Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ӘХМӘТ ФӘЙЗИ
КАЙТУ
Эч пошыргыч көзге яңгырлы кич иде.
Соңгы сукмак эзен караңгылык йотты.
Казан шәһәренең студентлар торган ярлы урамында
Ульяновлар йорты.
Тәрәзәсендә ут: тегеп утыра ана,

хәрәкәте талгын, тыныч төсле үзе.
Әмма йөрәгендә көйрәп торган сагыш,

тирән күзләрендә сүнмәс хәсрәт эзе.
Соңгы еллар, айлар бер-бер артлы аңа

китереп торды сынау бер-берсеннән каты:
аталары үлде, аннан өлкән улын

Шлиссельбургта патша палачлары асты.
Күпме авыр булса үлгәннәрнең сагышы,

шулчак кыйммәт аңа исән калганнары.
Төн уртасы җитә.
Володясы кайтмый.
Тирә-якта мыжгый патша жандармнары.
Чү? Улмы? Ул. Кайтты.
Чәй хәзерли ана.
— Ачыктыңмы?— ди ул, «кайда булдың?» — дими.
Кайда булсын соң ул?
Иптәшләре белән Яшрен түгәрәктә,— карчык сизмимени?
Ул үзе бит шушы бәхетсез чор кызы. Карап тора улына
яшьле күзен терәп, нишләсен инде ул
чоры шундый булгач? Башка нинди юл бар?
Ә юл кирәк, кирәк! Яшерен сизенүләр
озак көттермәде, кабынып китте кинәт
пыскып янган очкын: дүртенче декабрь

университетта студентлар ярсып,
күтәрелеп чыкты. Ялкынланды сүзләр:
«Ил тормышы авыр, мөмкин түгел түзү,
мөмкин түгел дәшмәү! Долой реакция!
Сулыш алсын күкрәк! Рус җирендә бетсен
коллар булып яшәү!» Патша, хөкүмәте
каушап калды кинәт, Хәрәкәткә килде
богау, төрмә, гаскәр. Чылбырланды куллар,

әмма йөрәкләрне буалмады бер көч,
тетрәмәде яшьләр. Володяга бары
унҗиде генә яшь, илле яшьлек унтер
аны конвойлаган. Кыяр-кыймас кына
ул егеткә карый: «Революционер, ә?
Моны кем уйлаган?!»
— Кая керәсез сез,
җимереп, яшь егет, сезнең алдыгызда
стена тора! Җитәр! Егет җавап бирә
кыска гына итеп:
— Стена, әмма черек,
төрттең, авып китәр!..
Кырык студентны
камап алган конвой.

Сөреләләр алар
Казан шәһәреннән.
Аналары килгән,

күпләренең шунда

Тешне кысып түзү
килми хәлләреннән.
Воскресенский I тулы озатучы халык, полиция аны гаҗиз таратудан.

Чәчәк ташлый яшьләр сөрелүчеләргә:
— Мәгърур йөрәкләргә, каһарманнарга дан!
Листовкалар оча Казан урамында:
«... Безнең эшебез хак!
Без кайтырбыз тиздән!..» Володя һәм

аның кыю иптәшләре саубуллашты шулай
эшче Казан белән. Еллар үтте...
реформадан соңгы, крестьян бөлеп,
шәһәрләргә күчте. Капитализм үсте,

аның белән бергә аның газраиле —
эшче сыйныф үсте.
Еллар үтте авыр ыгы-зыгы белән

текә юллар булып, борылмалар булып,

халык муенына көчләп кидерелгән

авыр камыт кебек реформалар булып.
Еллар үтте...
Үтте тугызынчы январь,
Кар өстенә тамган кан тамчысы булып;

бишенче ел булып, аннан Столыпинның

җәза отрядлары, үч камчысы булып.
* * *
«Без кайтырбыз!» дигән вәгъдә онытылмады,

«Аның» кайту көнен сагынып көтте Казан,

«Ленин» дип кул куйган «Искра» газетасы,

кыйммәтле хат булып, килеп торды һаман.

Аны безнең Ямаш укып бирде безгә,

алгы көрәшләргә дәртләндереп тагы;
I Воскресенский — хәзерге Чернышевский урамы.
көрәш коралларын үткерләде эшче —
Алафузовтагы, Крестовниковтагы.
һәм ул кайтты...
Кайтты яз кояшы белән
Апрель тезислары белән кайтып килде безгә.
Әйтерсең лә, ләйсән яуды безнең илгә,

мең ел яңгыр көтеп кипкән җиребезгә!
Студент Ульяновның дөрес чыкты сүзе:

патшалыкның ауды черек стенасы,

капитализмны штурмлады халык,

балкып туды җирдә Октябрь тантанасы.
Ленин кайтты безгә, хезмәт халкыбызның гасырларча көткән
өмете, фикере булып,

Татарстан өчен совет нигезендә

автономия игълан иткән декрет булып.
Ике катлы богау кигән татар халкы

өзде чылбырларын Ленин сүзе белән,

бөек рус туганы ярдәм итте аңа,

алып китте алга аны үзе белән.
Күп халыклы совет семьясында без дә

тиң хокуклы булдык, урныбызны таптык.
Эштә сынатмадык.
Иптәш Ленин исемен күкрәкләребезгә
орден итеп тактык.
Ленин яши һаман безнең белән бергә,

безнең теләкләрдә, безнең күңелләрдә.
Ленин исеме белән, Сталин исеме белән

без барабыз алга — яңа җиңүләргә!
ГАЛИ ХУҖИЕВ


АПРЕЛЬ
(Өзек)
Җиргә тагын апрел ае килде,

Алып килде җылы яңгырын;

Урам тутырып ага гөрләвекләр,

Гөрләвекләр көйли яз җырын.

Сайрый күктә сабан тургайлары,

Төркем-төркем казлар киләләр;

Балыкчылар ятьмә, җылым карый,

Кузгалалар ишкәк, көймәләр.

Таңнан тора һәркөн бакчачылар,

Дулкын шаулый елга ярында;

Бөреләнә тауда алмагачлар,

Бер җәелеп яфрак ярырга.

Апрель, апрель, безнең күңелләргә

Шушы көннәр белән кердең син:

Кояшлы яз алып килдең җиргә һәм

Ильичны алып килдең син.

Елдагыча зәңгәр Идел күге,

Елдагыча Идел күп сулы.

Уза гомер. Володяга бүген

Унҗиде яшь тулды. Бу юлы

Авыр кайгы килде һәммәбезгә,

Кемнән бүген киңәш алырга?
— Юк, ярамый болай! Кирәк безгә,

Башка бер юл белән барырга.

— Килеп баса тәрәз буйларына.

 Шушы хисләр белән уралып;
һәм Сашаның киткән юлларына

Карап тора, озак уйланып.
Яшен уйный ерак офыкта:
— Кемнәр салды сезне бу утка?

Килә болыт, килә каралып,

Тизме икән китәр таралып?
Ява яңгыр... Яңгыр астында.

Сүнеп барган учак каршында

Балыкчы карт ялгыз утырып,

Кемне уйлый болай онтылып?

Кузгала ул шалаш яныннан,

Күтәрелә Идел ярыннан,

Юл тота ул, туры Сембергә,

Кемнең икән хәлен белергә?
Ишетепме өлкән картлардан,

Танышлары тирә-яклардан

Юл тоталар барысы бер йортка:
— Кемнәр салды сезне бу утка?
Астырылган Саша...
Сүзләр бармы
Бу көенечне әйтеп бирерлек?
Тирән була йөрәк сызлаулары,

Яраланса әгәр гомерлек.
Ә Владимир моны аңлый барысын,

Тик әйтергә тапмый җай гына;
Балаң ничек тыныч карый алсын,

Ана, синең авыр кайгыңа?
Менә рәсеме сөйгән абыйсының,
Аердымы язмыш үч итеп?
Аңа төбәп уйчан күз карашын,
Гүя, аны тере хис итеп:
— Юк, туганым, — ди ул, — ялгышкансыз,

Сез көрәштә ялгыз икәнсез;
Юк,
Бу юл белән, — ди ул, — китмәбез без,

Без башка юл белән китәрбез.
Ул бүген дә тыныч, гадәтенчә,

Йортларында өлкән ир кеше;
— «Авыр чакта сыкрап башын исә,

Шул буламы, йөрәк, ир эше?»

Сөя иде, дулкыннарны ярып,

Көймә-каекларда йөрергә;
Балык тотып, ярда учак ягып,

Уйнап-көлеп сулар керергә;

Сөя иде, тимераякларда

Тау шуарга һәр кич кышларын;

Язга чыккач, яшел урманнарга

Җибәрергә очырып кошларын.

Үтте инде, Елга өстендәге

Дулкын кебек, шаян чаклары;

Үзгәрде ул, саранланды сүзгә,

Тартты күңелен Питер яклары.

Менә алар Идел буенда,

Нәрсә икән ана уенда?

Кабызганнар инде бакеннарны,

Сембер күген йолдыз каплаган;

Бер-бер артлы Саллар кәраваны

Агып килә ерак яклардан.
Сал өстендә кемдер учак яккан,

Ялкыннары күккә үрелә;

Мачталарга комач йолдыз таккан,

Ераклардан балкып күренә.

Дулкын җыры елга ярында;
Җыр суза карт учак янында:
— Кайда икән агым су башы;

Ниләр генә күрми ир башы...
Уйлый ана:
Шушы гади җырда
Күпме моң бар, күпме ялкын бар?!

Һәрбер хезмәт кешесенең җирдә

Кешеләрчә яшәү хакы бар.
Шушы аның әйтер сүзләре:
— Юк, бер заман дөнья үзгәрер.
— Бу — хакыйкать, әнкәй. Ләкин бераз

Башкачарак аңлыйм мин аны,
Юк, көтмәскә кирәк үзгәрүен,

Үзгәртергә кирәк дөньяны;
Үзгәртергә кирәк.
Ана әйтә:
— Әйе, улым,—ди ул, — син хаклы;

Үзгәртергә кирәк. Бу хакыйкать,

Чишмә суы кебек, саф, якты.
Апрель, апрель, безнең күңелләргә

Шушы көннәр белән кердең син:

Кояшлы яз алып килдең җиргә һәм

Ильичны алып килдең син.
Ильич исемен бизә, яз чәчәге,

Зурла аны, ал таң балкышы;

Ул якты итте һәркем киләчәген,

Ул якты итте һәркем язмышын.