Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ТУРЫНДА

Проф. Г. КАМАЙ
Химия фәннәре докторы


1924 елда булса кирәк, Томскп- дан
кайтканымнан соң, мин язучы Кави
Нәҗми квартирасында яшь шагыйрь
Һади Такташ белән таныштым. Ул
чакта Такташ татар яшьләренең иң
яраткан, иң популяр шагыйре иде инде.
Шагыйрь белән бергә миңа күп
тапкырлар Казан урамнарында һәм
паркларында йөрергә туры килде.
Кайчакта без Ленин бакчасында
очраша идек.
Мин аның үзенә сокланып карый
идем. Аның зур зәңгәр күзләре, аның
йөрү манерасы мине үзенә тарта иде.
Аның ягымлы мишәр акценты белән
сөйләгән сүзләрендә дөреслек, ихлас
күңеллелек һәм гадилек сизелә иде.
Беренче очрашулардан соң ук мин,
шагыйребез Тукайның варисы бар
икән, дип уйладым.
Такташ шигырь язуда җиңел ка-
рашка, халтурага дошман иде. Ул күп
яклы катлаулы барлык культураны
колачлап алырга омтылды. Ул үткән
һәм хәзерге поэзияне бик яхшы белә
иде. Такташ теләсә нинди поэзияне һәм
аның һәрбер сүзенең тирән мәгънәсен
аңлый иде.
Ул Пушкиннан, Лермонтовтан,
Маяковскийдаи һәм башка рус классик
шагыйрьләреннән өйрәнде. Ул немец
шагыйрьләре Гейне белән Гёте
әсәрләрен немец телендә укырга
тырышты. Миңа аның белән бергәләп
Гейненың «Buch cler dieder» еннән
кайбер җырларны өйрәнергә туры
килде. Без аның белән мәгъ- Ак каенга
асылып менгән кебек, Мин тормышка һаман
яктыга, Югарыга табан юл алдым.
Менгән саен җирнең матурлыгын, Яктылыгын
күбрәк күралдым.
лүм җырның баш өлешен түбәндәгечә
тәрҗемә иттек:
На севере кедр одиноко На голой
вершине растет, Он спит; одеялом белым
Укрыл его снег и лед...
Аннары шул юлларны М. Лер-
монтов тәрҗемәсе белән һәм Ф. Тют-
чев тәрҗемәсе белән чагыштырдык.
Шагыйрь, үзенең дусты Мокамай- га
мөрәҗәгать итеп, «һаман яктыга,
югарыга таба» баруын әйткән иде.
Гейненың шигырен мөмкин кадәр
оригиналына якын китерергә омтылып,
тырышып-тырышып сүзләр эзләвендә
аның җитдилеге, осталыгы, югарыга
омтылуы күренә дә.
Шулай ук бервакыт аның белән
бергәләп Гётенең әсәрләрендәге
илгизәрнең төнге җырын тикшер-
гәплегебезне хәтерлим.
Әңгәмәләребездә без поэзия мәсь-
әләләрен генә түгел, бәлки күбрәк
табигать белеме мәсьәләләрен тикшерә
идек.
Бервакыт көндезен Такташ В. И.
Ульянов-Ленин исемендәге Казан
Дәүләт университетының химия
лабораториясенә мине эзләп килде. Ул
А. Эйзенштейнның чагыштырмалылык
теориясе һәм II. И. Лоба- чевскийның
ие-эвклид геометриясе турында
сораштыра башлады. Аңарда шундый
катлаулы сорауларның кайдан килеп
чыгуы белән кызыксынуыма Һади
Такташ елмайды да, Казан Дәүләт
университетында «Дөньяның ахыры
бар-
6
мы» дигән лекция тыңлаганын, ләкин,
кызганычка каршы, бу лекциянең
кайбер моментларын аңламаганын
әйтте. Мин аңа чагыштырмалылык
теориясен аңлатып бирергә
тырыштым. Чагыштырмалылык тео-
риясе пространство һәм вакыт ту-
рындагы тәгълиматны үз эченә ала.
Идеалистик философиядә простран-
ство белән вакыт фикерләүнең яки
зиһенгә алуның формалары дип карала.
Ыыотон механикасында
пространствоны һич үзгәрми торган
һәм материя белән бәйләнмәгән,
материянең объектив урыны дип,
вакыт абсолют һәм материя белән һәм
пространство белән бәйләнмәгән дип
уйланыла. Ч а г ы ш т ы р м а л ы л ы к
теориясе иде а - лизм философиясе
положениеләреннән дә, шулай ук
Ньютонның пространство турындагы
карашларыннан да тамырыннан ук
аерыла. Бу теория буенча,
пространство һәм вакыт абсолют түгел,
алар аерылгысыз, материя белән үзара
органик рәвештә бергә бәйләнгәннәр
һәм үзгәреп торалар.
Эйзенштейнның чагыштырмалылык
теориясе нигезендә Казанда эшләгән
атаклы галим геометр Н. И.
Лобачевскийның не-эвклид
геометриясе ята. Ләкин Эйзенштейн
үзенең философик фикерләрендә һич
тә эзлекле түгел һәм махизмга якын
тора. Һади Такташ минем аңлатуымны
зур игътибар белән тыңлады һәм
мәсьәләнең мәгънәсен тирәнтен
үзләштерергә тырышты.
Безнең әңгәмәбез һәрвакыт бик
җанлы була иде. Теоретик мәсьәләләр
шактый күп кузгатыла иде. Хәтта
бервакыт ул миннән бөтен дөнья
яктылык эфире турында, ягъни
бөтенесе аша үтә торган гипо- тетик
мохит турында сорашты.
Һади Такташ бервакыт кояш
нурларының вак кына су тамчылары
аша сынуы нәтиҗәсендә хасил була
торган төрле төстәге дуга — Салават
күпере белән бик кызыксынды. Аны
әйберләрнең физик һәм химик
мәгънәләрендә төрле төскә
буялганлыгы төшенчәсе үзенә тартты.
Ул безнең лабораториядә, бөек
химиклардан Зинин, Бутлеров һәм
башкаларның препаратлары белән
беррәттән, төрле төстәге реактивлар
(буягычлар) белән танышты. Ул
төссез—сары—кызгылт сары—кызыл
көрән — зәңгәр — күк — яшел — кара
төсләр шкаласы буенча төсләрнең
үзгәрүен аеруча озак карады.
Ахырында мин кешенең хәзерге
вакытта үзенең ясалма буягычлары
белән табигатьтәге теләсә нинди төсне
бирә алырга сәләтле икәнлеген әйттем.
Шагыйрь фәннең, ягъни буягычлар
химиясенең шундый югарылыкка
күтәрелүенә бик шатланды.
Такташның яшь чагы Тамбов ур-
маннары тирәсендә, рус табигатенең
күп төсле бизәкле үзәк өлешендә үткән,
шунлыктан аңарда төрле төсләргә
кызыксыну туган булса кирәк.
Ихтимал, ул табигатьнең бу
күренешләрен үзенең позициясендә
бирергә җыенгандыр.
Һади Такташ реалист иде һәм танып-
белүгә деалектик материализм
күзлегеннән карый иде. Минем
истәлекләрем дә беркадәр шуны
күрсәтәләр. Ул искелеккә, катып
калганлыкка каршы иде, мещан- л ы к
и ы ң, о б ы в а тел ь л е к и е ң д о ш м
аны иде. Такташ үзенең әсәрләрендә
материализмның агитаторы һәм про-
пагандисты булды.
Үзенең кайнар эшчәнлегепең күп
моментларында Һади шагыйрь
Маяковскийны хәтерләтә иде.
Мин Маяковскийның шигырьләрен
шагыйрьнең үз авызыннан тыңларга
тырыша идем. Шулай ук Такташның да
үз шигырьләрен үзе сөйләп биргәнен
ярата идем. Хәзер дә Такташның
шигырь сөйләвен без сагынып искә
алабыз.
Минем белән очрашкан чакларда
Һади, балалык чагымдагы дусым
Мокамайны югалттым, ләкин аның
каравы хәзер минем Гекамае.м бар, дип
шаяртып әйтә иде.
Бу сүзләрне мин бөек Сталин
эпохасындагы күренекле татар ша-
гыйренең үзем өчен иң яхшы хатирәсе
итеп еш кына искә алам.