Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАС ОБРАЗЛАР ТУДЫРЫЙК

ГАЛИ ХАЛИТ

ОНЫТЫЛМАС ОБРАЗЛАР ТУДЫРЫЙК

1

И. Газиның «Онытылмас еллар»
повесте — сугыштан соңгы татар
әдәбиятында үзенә аерым урын алып
торырга хаклы әсәрләрнең берсе. Ул
повестьның яңа кисәкләре булырга
тиешлеген дә искә алсак, аның әһәмияте
тагын да киңәер дип ышанырга бөтен
мөмкинлек бар.

Бу повесть үзенең темасы һәм эч-
тәлеге белән илебезнең революцион
үткәнен чагылдыруга багышланган.
Сюжет үзәгендә — февраль буржуаз
революциясе белән Бөек Октябрь
социалистик революциясе арасында
крестьяннарның жир өчен көрәше тора.
Әмма әсәрнең сюжеты бу чор эчендә
генә калмый: анда империалистик
сугыш вакыты да һәм гражданнар
сугышының башлангыч көннәре дә
билгеле бер күләмдә чагыла. Аеруча
гражданнар сугышы чоры повестьның
язылачак кисәкләрендә тагын да киңрәк
урын алыр дип уйларга туры килә.
Повестьның идея эчтәлегендә тагын да
шунсы әһәмиятле: татар хезмәт иясе
крестьяннарының жир өчен көрәшенең
хәл ителешен автор социалистик ре-
волюциянең жиңүе белән бәйләгән.
Чөнки шунсыз татар хезмәт иясе
крестьяннарының да төп теләкләре
тормышка ашу мөмкин түгел иде.
Повестьтагы төп һәм зур вакыйга-
ларның барышы әнә шул идея як-
тылыгында ачыла.

Әсәрнең гомуми идея эчтәлегеннән
үк күренә ки, И. Гази революцион
үткәнне чагылдыруда, һичшиксез,
политик тирән һәм тарихи әһәмиятле
теманы сайлаган. Бу момент, әлбәттә,
очраклы күренеш түгел. Партия Үзәк
Комитетының сугыштан соңгы чорда
совет әдәбияты каршына куйган югары
таләпләрен тормышка ашыру фәкать
иҗтимагый зур һәм актуаль
темаларны чагылдыру жирлегендә генә
булырга мөмкин. Партия
карарларының ижатка рухландыручы
көченең тәэсире искиткеч зур
икәнлеген татар совет әдәбияты да
үзенең соңгы 3—4 ел эчендәге
үрнәкләрендә тагын бер мәртәбә ачык
итеп күрсәтте. Хәзерге һәм үткән заман
темасына багышланган зур күләмле
әсәрләрнең бер-бер артлы барлыкка
килүе әнә шул хакта сөйли. Чыннан да,
сугыштан соңгы татар әдәбияты үзенең
идея һәм художество үсешендә яна
дәвер кичерә. Без моның шулай
икәнлеген менә бу мәкаләдә тикшерелә
торган «Онытылмас еллар» повесте
яктырткан тарихи-революцион
тематикада да ачык күрәбез. Әгәр дә
сугышка кадәрге татар әдәбиятында бу
тематика күп вакыт очраклы рәвештә
сайланса һәм бытовизм басымыннан
котыла алмаган булса, хәзер инде
аеруча прозада һәм өлешчә драма-
тургиядә ул тематика буенча чын
мәгънәсендәге тарихи-революцион
эчтәлеккә лаеклы әсәрләр, политик
романнар, повестьлар туа башлады.
Болар арасында К. Нәжминең «Язгы
жилләр» романы һәм Н. Исәнбәтнең
«Мулланур Вахитов» драмасы совет
жәмәгатьчеле- ге алдында зур уңыш
казандылар. Чөнки аларда халык
революцион хәрәкәте, большевиклар
партиясе тәрбияләгән геройларның тормышы
һәм эше укучыга илһам бирүче төп
урынны алып тора.

Әйткәнебезчә, «Онытылмас еллар»
повестеның басылып чыккан кисәге дә
әнә шул әһәмиятле теманы зур күләмдә
сурәтләүне максат иткән әсәрләрдән. Бу
повесть аеруча авыллардагы
революцион вакыйгаларны күрсәткән
картиналарга, массовый сценаларга
бай. Беренче нәүбәттә менә шуларга
бәйләнешле рәвештә автор
крестьяннарның төрле катлауларыннан
булган типларны, характерларны ачуны
куя.

Бу иҗтимагый төркемгә караган
типларның беренчесе итеп, әлбәттә,
Галиулланы алырга туры килә. Ул
повестьның башында ук бирелгәне өчен
түгел, ә әсәр идеясенең, башка типлар
язмышының, үсешенең бирелешен
аңлау өчен әһәмиятле.

Кем ул Галиулла?

«Галиулла дөньяның ачысын-тө-
чесен җитәрлек татыган кеше ул.
Атасының семьясы зур иде. Ир ба-
лалары бер ул гына булганга күрә, аңа
эш талымлап торырга туры килмәде.
Бераз калкынып, егет була башлауга
кешегә ялланып урман кисте, ындыр
сукты, печән чапты; таш чыгарды; сал
куды. «Җен кебек таза, ат кебек көчле
кеше», диләр иде аның турында.
Унтугыз яшь тулар-тулмас шахтага
китеп, рәттәй икешәр смена эшләде.
Ачлы-туклы торып, акча җыйды.
Иптәшләре арасында «комсыз
Галиулла» дигән исеме чыкты. Егерме
өч яшькә кадәр шулай, үзен-үзе
белештермичә эшли торгач, үзенең
максатына ирешкән кебек булды: ат
алды, өйләнде, иске бура сатып алып,
җыйнак кына йорт торгызды. Көзен,
игеннәрне җыеп бетергәч, хатыны
белән икесенә тигән өлешне арба
төбенә салып, атасы өеннән үз өенә
күчеп килде. Язлый бакчасына читән
тотып, көз көне кырык төп алмагач
утыртты. Җәйгә чыккач, буш вакытын
гел шунда чокчынып үткәрде: бакчасын
таштан арындырды; алмагачларның
төбен кабартты, ботакларын кисте, су
сипте... Кышын, бакчага кергән
куяннарны капкын белән тотып, базарга
илтеп сатты. Сыерның бозаулар
вакыты җиткәч, төннәр буе
йокламыйча, ирле-хатынлы алмаш-
тилмәш саклап утырдылар. Сарык
бәрәннәре дә шундый ук хөрмәт белән
каршы алынды. Хәтта тавыкларның
йомырка салуларына хәтле тикшереп
торылды. Берәр тавык салмый калса,
Галиулла, борчуга төшеп:

— Күрше-коланга ияләшә күрмәсен,
караштырып йөрергә кирәк, —  дип,
тавыкның артыннан күзәтергә , чыгып
китә иде.

Тырыша-тырмаша торгач, Галиулла
урталар рәтенә баскан иде. Ләкин егет
чак — көчле чак, искән җил кебек, үтеп
китте. Электәге шикелле, үзеңне-үзең
белештермичә эшләү кыенайды. Бигрәк
тә япон сугышына барып кайтканнан
соң, Галиулланың саулыгы какшады:
явым-чәчемле көннәрдә аяк табаннары
чәнчешә һәм калак сөякләре сызлый
торган булып калды» (10—11 битләр).
Повестьның беренче битләрендә
Галиуллага бирелгән бу кыска гына
характеристика үзе үк инде ул типның
язмышында патша режимы
шартларындагы миллионлаган хезмәт
иясе крестьяннарының билгеле бер
уртак язмышы гәүдәләнүен күрсәтә.
һәм повестьның моннан соңгы
битләрендә Галиулла тормышын,
психологиясен сурәтләүләр нигездә әнә
шул тезисны тулырак һәм җайлырак
итеп ача баралар. Чыннан да, ул типта
матур теләкләр, хыяллар белән
рухланып та, иске тормышның мең
төрле изү һәм талау хәйләләреннән
котыла алмаган хезмәтчел крестьянның
күңелсез һәм газаплы яшәү юлы бирелә.
Ахыр чиктә Галиулла, матур теләкләре-
нең бик азын гына булса да табу нияте
белән, җирсезлек бәласеннән, кулак
талавыннан котылырга теләп, «бәхет
эзләп», шахталарга төшә. Әмма ул
тагын да катырак алдана, — ул
капиталистик эксплуатациянең
корбаны була: шахтада басылып
калганнан соң инде физик яктан да
аякка баса алмый. Ләкин Галиулланың
уйларында һаман да аның гомер буе
көткән һәм теләгәннәре сүнми: аның
«алпут талап
алган ышна жирен кире кайтарып»
алуны күрәсе, аның, да кешечә яшисе
килә:

«Галиулла табыи янында да гел
сөйләнеп утырды: ул тегеләй итәчәк тә
болай итәчәк, бары тик савыксын
гына... Бакча да гөл булачак; өйне дә
икенчене салачак; читән урынына
койма коячак; бакча уртасында кое
казытачак: зур тәгәрмәчле, ике чиләкле
кое булачак ул; беренче чиләкне
күтәргәндә, икенче чиләк төшеп су
алачак, икенчесен күтәргәндә,
беренчесе төшеп су алачак» (54 бит).
Шул ук вакытта Галиулла үзенең бер
почмактагы тук һәм тыныч тормышын
идеал итеп, гомеренең соңгы көннәрен
кичерүче генә дә түгел. Ул кабаттан
инде аякка басмаслык булып ватылган
һәм бәхетсезлек тарафыннан
кыерсытылган булса да, аңарда үз
әйләнә-тирәсендә ниндидер икенче
вакыйгаларның һәм аның теләкләре
өчен көрәшүче икенче кешеләрнең
килеп чыгуларын сизү сәләте дә бар:
«Галиулла тагын да җанлана төште:
аның ябык күзләре елтырап куйдылар.

— Сез шулай чынлап ук тотына-
сызмыни? — диде ул һәм, очлы тез
башларын капшап:

—Ах, сәламәт чак
булса, мин дә сездән калышмас идем,—
дип куйды. Аның йөзе каралып китте.

— Якуб!— диде ул, кинәт калкынып:
аның тавышы калтырап китте.

— Дус булсаң, өйрәт мине: нишләргә хәзер
миңа? Үзең беләсең, ат кебек эшләдем
мин! Менә бу куллар (ул ябык
кулларын алга сузды) таш та ваттылар,
күмер дә казыдылар, сука сабын да
тоттылар. Шулай да ник адәм рәтле
тормыш күрмәдем мин? Әйт! Син
шәһәрдә тордың: китаплар укыгансың,
акыллы кешеләр очраткансың. Әйт
миңа!

— Терелергә кирәк сиңа әүвәле,—
диде Якуб» (72—73 битләр).
Болар һәммәсе дә Галиулла об-
разының үзенчәлекле, индивидуаль
характерын, психологиясен күрсәтеп
кенә калмый; Галиулла, барыннан да
бигрәк, хезмәт иясе крестьяннарының
күпчелеге өстенә төшкән иҗтимагый
газапны кичергән һәм шул газаптан
котылуның юлларын аптырый-
аптырый эзләгән конкрет тип. Аның
повестьта бик кыска гына итеп
сурәтләнгән тормыш тарихында,
биографиясендә татар хезмәтчел
крестьянының бәхет һәм дөреслекне
эзләү драматизмы бик ачык итеп
сурәтләнгән.

Галиулла үлгәннән соң җәелеп
киткән вакыйгалар һәм аның кор-
дашларының җир һәм ирек өчен көрәше
аның омтылышларының, теләкләренең
дә логик дәвамы, реаль чагылышы
булып тоела, һәм дөрестән дә,
Галиулланың авылдашы һәм дусты
эшче Якуб җитәкчелегендә
Галиулланың авылдашлары да җир
өчен, советлар өчен революцион
көрәшкә күтәреләләр.
Икенче яктан, Галиулла образының
язмышы белән повестьның төп
геройларыннан берсе булган яшүсмер
Хәлим дә аерылмаслык булып
бәйләнгән. Хәлим — Галиулланың
тормышын кабатлаучы булып түгел,
бәлки атасының күңелсез язмышыннан
бөтенләй котылуны тәэмин иткән яңа
тормышка баручы, югары, ачык
иҗтимагый идеалларга хезмәт итү
юлына ашкынучы тип булып үсәргә
тиеш дип уйларга кирәк. Повестьның
икенче кисәге, ышанабыз, моны
тулысынча ачып бетерер. Беренчесендә
әле моның фәкать башлангычлары,
яралгылары гына күренә.

Повестьның Галиулладан соң булган
сюжеты ике зур сызык буенча
формалаша бара: моның берсе, Хәлим
тормышын, икенчесе, авылда барган
революцион хәрәкәтне киң итеп
сурәтләүгә багышлана. Ләкин алдан ук
күрсәтеп китәргә кирәк: повесть
эчтәлеге укучы каршында шулай
җәелдерелә, хәтта анда мөстәкыйль ике
янәшә сюжет хасил була. Әгәр дә без
повестьның турыдан-туры Галиулла
белән башланган тарихын дәвам
иттерсәк, табигый рәвештә, Хәлим
сюжеты беренче планга куелган дияр
идек; әмма әсәрдә шундый иҗтимагый
вакыйгалар һәм типлар күтәрелеп чы-
галар, алар Хәлим сюжетын да һәм
Хәлим образын да, һәр адым саен
диярлек, артка этәрәләр, каплан ки-
тәләр.

Повестьның гомуми иҗтимагый
вакыйгаларыннан аерып алганда,
Хәлим сюжеты ятим баланың иң авыр
һәм иң күңелсез тормышын бик тулы
итеп сурәтләгән бер хикәягә әйләнеп
калыр иде. Дөрес, автор Хәлимнең
әдәби образ булып чыгуына бик зур
игътибар биргән; ул барлык типларга
караганда да үзенең аерым һәм конкрет
тормыш юлын үтүче, иң деталь
сурәтләргә һәм психологик буяуларга
бай тип. Ләкин шулай да, Хәлим
образы повесть төзелешендә һәм
андагы типлар мөнәсәбәтендә,
образлар системасында иң алгы
планга, хәтта беренче, үзәк фигура
итеп куелып та, иң авыр хәл ителгән
һәм бик уңайсыз хәлдә калдырылган
типлардан. Беренче нәүбәттә, нәкъ ме-
нә повестьның төп сюжетын һәм төп
героен башкарырга тиеш дип
уйланылган Хәлим образы биреле-
шендә әсәрнең зур гына кимчелекләре
күзгә ташлана. Шушы урында И. Гази
повестьның гомуми сюжетын коруда
схематизмнан котыла алмаган. Бу
схематизм образ үсешен әсәрнең төп
иҗтимагый сюжетына, үзәк
вакыйгаларга турыдан-туры һәм
башка образлар язмышына органик
рәвештә бәйли алмау төсендә күренә.
Хәлим, төп геройларның берсе булса
да, повесть үзәгендәге зур вакыйгалар
фонында фәкать очраклы элемент,
хәтта вакыты-вакыты белән шәүлә
булып кына кала әле; ягъни, ул
повестьтагы әһәмиятле, беренче
дәрәҗәдәге тарихи-иҗтимагый
хәлләрдән аерылмаслык булган типка
әверелә алмаган. Ә фактта исә Хәлим
әсәрдә шулай булырга тиеш иде. Нико-
лай Островскийның «Корыч ничек
чыныкты» романында гаҗәп зур ре-
волюцион вакыйгалар алына. Ә
яшүсмер Павел Корчагинның тор-
мышын һәм язмышын шулардай аерып
карап буламы?

— Һич тә. Островский
романның төп сюжетын тәшкил иткән
хәлләр белән Корчагинны өзелмәслек
мөнәсәбәттә сурәтли, Корчагин
сюжетын үзенә мөстәкыйль итеп аеру
да мөмкин түгел,  татар
әдәбиятыннан бер мисал: Кави
Нәҗминең «Язгы җилләр» романында
яшүсмер Гәрәй һәм Гриша образлары
бар. Романда шулай ук эпоханың зур-
зур вакыйгалары сурәтләнә. Әмма
Гәрәй һәм Гриша бик табигый рәвештә
зур вакыйгалар эченә кереп китәләр
һәм үзләренә лаеклы рольләрне фәкать
шул вакыйгалар белән бәйләнештә
генә үтиләр. Димәк, мәсьәлә әдәби
образның олы кеше яки бала булуында
гына түгел, ә төп образның төп
иҗтимагый вакыйгалар эчендәге
урынында, шуларга мөнәсәбәтендә. Без
инде совет әдәбиятында кечкенә
геройларны да зур иҗтимагый фонда
гәүдәләндерүнең күп кенә уңышлы
үрнәкләрен беләбез.

Ә «Онытылмас еллар»да Хәлим
ничек? Дөрес, автор аны берничә
урында зур иҗтимагый вакыйгалар
белән дә якын китерергә омтылыш
ясый. Хәлим үз тирәсендә барган
үзгәрешләрне, халык хәрәкәтен ба-
лалык тойгысы сыйдырган күләмдә
генә булса да сизенә башлый шикелле,
һәм язучы моны берничә урында бик
җайлы итеп, ышандырырлык формада
чагылдырып та уза. Без моны, мәсәлән,
патшаны төшерү һәм крестьян
чуалышлары башлану вакытларында
Хәлимнеч шул зур вакыйгаларны
балага лаеклы дәрәҗәдә хис итә
башлавында күреп калабыз. Аннан соң
инде әсәрнең фәкать соңгы бүлегендә
генә (тозга бару вакытында) Хәлимнең
төп иҗтимагый сюжет эченә керә
башлавына ишарә ясала кебек. Ә калган
очракларда Хәлим үз сукмагыннан,
«балалык юлыннан гына» бара диярлек.
Без моның белән Хәлимнең үз юлы һәм
барыннан да бигрәк балалык сукмагы
булмасын димибез. Бәлки әсәрдәге олы
иҗтимагый юл белән Хәлим
сукмагының бср-бсрсеннән бик ае-
рылып баруларын әйтергә телибез.
Чыннан да, Хәлим тормышынын
күпчелеге ятим баланың күңелсез һәм
авыр тормышын гадәттәге
мелодраматик стильдә сурәтләүдән
тора. Авторның психологизм га,
сентиментализмга бирелеп китүләре
моны тагын да көчәйтә.

Фатыйманың әле күптән түгел генә
сөеп, иркәләп караган Хәлименә, атадан
ятим калгач, тупас мөнәсәбәт күрсәтүе
кебек эпизодларны һич тә җитди
сурәтләү дип булмый. Мондый берни
белән дә акланмый торган хәлләрне
Хәлим тормышында байтак очратырга
мөмкин. Чөнки автор Хәлим тормышын
нигездә бытовизм ноктасыннан карап
кына сурәтләгән. Дөрес, Хәлимнең
язмышы, күңелсез тормышы —
иҗтимагый күренеш. Аның шулай
булуы бик табигый. Ләкин ничек кенә
булмасын, әсәрдәге зур тарихи-револю-
цион сюжет белән Хәлим сюжетының
турыдан-туры бәйләнеше юк. Хәлим
повестьтагы олы тарихи юлдан читтә
калып, көнкүреш, семья
рамкаларыннан үсеп чыга алмый.
Шулай итеп, Хәлим сюжеты сызыгында
историзмга (эпоханың социаль хәлләре
мәгънәсендә) караганда, бытовизмның
өстенлек алып китү куркынычы туа.
Хәлимгә карата сөйләнгәннәрдән
нинди нәтиҗә ясарга мөмкин соң?
Димәк, әсәрнең барлык вакыйгалары,
андагы барлык тарпхи-иҗти- магый
фон бер ноктадан чыгарга һәм шул
ноктага җыелырга тиеш. Әсәр зурмы,
кечкенәме, аның төн сюжеты, бер бөтен
үзәге булырга тиеш, ә аның барлык
вакыйга һәм образлары ахыр чиктә яки
тегеләй, яки болай шуңа килеп
җыелалар. Әдәби әсәрнең
композициясен оештыручы, аны бер
бөтен итүче көч тә әнә шунда. Шуңа
күрә дә әсәрдә сурәтләнә торган
чорның, шул чор өчен характерлы дип
сайланган теманың, бу тема аша бирелә
торган идеянең һәм, ниһаять, шул
идеяне ачучы типларның бер-берсеннән
аерылмаслык булуы бик әһәмиятле
мәсьәлә. Әсәр эчтәлегенең, сюжеты-
ның, композициясенең байлыгы һәм
ныклыгы—бер-берсенә бәйләнеп үсеп
чыкмый торгап төрле-төрле вакый-
галарны, картиналарны, эпизодларны
бирүдә түгел (бу момент безнең
әдәбиятта бик еш очрый торган
кимчелек), ә вакыйгаларның һәм
типларның бер-берсеннән аерылгысыз
булуында. «Онытылмас еллар»
повестеның беренче китабында нәкъ
менә шул монолитность җитми. Аеруча
Хәлим сюжеты, автор теләсә-теләмәсә
дә, повестьның тарихи-иҗтимагый
фонын күп вакыт тарката, аңа очраклы
рәвештәрәк тагылып йөри, аннан
табигый булып үсеп чыкмый һәм
повестьның гомуми сюжетындагы
схематизмга алып бара.

Югарыда сөйләнгәннәр шуны күр-
сәтәләр ки, Галиулла образында
бирелгән идеяләрнең үстерелеше
Хәлим образында әле үзенең чын
мәгънәсендәге иҗтимагый чагылышын
таба алмаган. Дөресрәге, Хәлим,
бөтенләй икенче тарихи хәлләр
әйләнәсендә булуына карамастан,
Галиулланың үзенең балачагын гына
чагылдыра дисәк тә ялгыш булмас.
Чынлап та, Хәлим тормышының
бирелеше әгәр дә атасының балачагына
кайтарып каралса, аннан нп белән
аерылыр иде икән?

— Моның өчен
фәкать берничә эпизодны төшереп
калдыру да җитәр иде. Димәк, автор
Галиулла белән Хәлим арасындагы
бәйләнешне нигездә нәсел җебе белән
генә калдырган диярлек, чөнки
Хәлимне мелодраматизм, бытовизм
рамкаларыннан чыгарып сурәтләүгә
тулы- сынча ирешә алмаган.
Әмма Галиулла белән башланган
идеяләрнең иҗтимагый һәм әдәби
үстерелешен без икенче образларда
күрәбез: болар — Галиулланың
авылдашлары, кордашлары, заман-
дашлары һәм теләктәшләре. Галиулла
алпавыт кулындагы җиргә ху- җа булу
теләгеннән, ирек һәм бәхет турында бер
ялгызы хыялланудан әле уза алмаган
булса, аның авылдашлары — Берьярым
Миңнулла, Гафият, Гапсаттар һәм
Шәрифҗаннар шул теләкләрне,
хыялларны үз куллары, үз көчләре
белән тормышка ашыру эшенә
керешәләр, һәм, ниһаять, пролетариат
революциясенең җиңүе белән алар
бәхетне үзләренең кулларына тотып
карыйлар:

«Җир өстенә тезләнгән Гафиятне
күреп, Хәлим сорады:
— Нәрсә таптың, Гафият абзый?
— Алтын таптым, алтын...
Хәлим йөгереп килде.
— Яле, күрсәт!
— Менә ул алтын!— диде Гафият,
учындагы кара туфракны Хәлимгә
сузып.— Күр, менә ул! Бер кантары н
калды р м ы йч а ты р м ал ! Тет үзен:
мамык ит! Үзебезнең җир! Үзебезгә
чәчәбез! Үзебезгә җыеп алырга насыйп
итсен!

Ул тезләренә таянып күтәрелде дә,
сабан тоткасына ябышып:

— Һей, йокладың мәллә!— дип,
биясенә кычкырып җибәрде: шатлыгы
эченә сыймый иде аның бүген. Әгәр
кирәк булса, үзе аг урынына җигелеп
сукаларга риза булыр иде ул» (241—242
битләр).

«Авыл аркылы кызыл гаскәр үтү
халыкны сөендерде: болай булгач,
акларың килә алмас инде! Гаскәр китте,
кешеләрнең күңелләрендә өмет һәм
ышаныч уятып китте ул: димәк, алар
ялгыз түгел! Аларны яклаучылар, алар
өчен дошман белән сугышырга хәзер
торучылар бар! һәм кешеләр тагын
җиргә кыюрак басып йөри
башладылар» (254 бит).

Җир һәм ирек!— менә шул идеал
хезмәт иясе крестьяннарны бөек ре-
волюцион көрәшкә илһамландырды
һәм пролетариатның ышанычлы со-
юзнигы итте. «Онытылмас еллар»
повестендагы хезмәт иясе крестьян-
нарның төрле образлары җир өчен,
советлар власте өчен барган әнә шул
революцион көрәшнең үзәгендә һәм
аның актив солдатлары булып хәрәкәт
итәләр; шул көрәш эчендә үзләренең
иҗтимагый тип, характер булуларын,
шәхси һәм гомуми теләкләрен һәм
кичерешләрен ачалар.

Гомумиләштереп алганда, повестьтагы
крестьян типларының бирелешендә бер
әһәмиятле иҗтимагый проблеманың
әдәби яктан да уңышлы юнәлештә
алынуына игътибар итми мөмкин түгел:
бу — крестьяннарның революцион
инстинкты белән алардагы хосусый
милекчелек консерватизмы арасындагы
каршылыкны сурәтләү һәм шуны
психологик планда ачуга да басым ясау.
Хезмәт иясе крестьяннарның рево-
люцион темпераментын а ларның төрле
иҗтимагый дәрәҗәләренә нисбәтән
бирергә омтылу повестьта ачык булып
сизелеп тора. Ярлы Берьярым
Миңнулла белән хәллерәк Гафиятнең
революцион омтылышлары бер үк
дәрәҗәдә булмаган шикелле, инде
большевик Якуб йогынтысындагы
солдат Шәрифҗанның
революционлыгы аларның
нкесенекеннән дә күпкә көчле һәм ачык
булып чагыла. Авторның хезмәт иясе
крестьян типлары характерларын ачуда
иң элек аларныц әнә шул революцион
тойгылары дәрәҗәсен билгеләүдән
башлавы, һичшиксез, иң әһәмиятле һәм
кирәкле нокта. Революциои-тарихи
ситуацияләргә, вакыйгаларга турыдан-
туры бәйләнгән образларның харак-
терларын ачуны шуннан башламау,
әлбәттә, аларныц реалистик һәм типик
булуына бик зур зыян китерер иде.

Димәк, И. Гази хезмәт иясе
крестьяннарның типиклыгын һәм
характерларын ачуда иң элек аларныц
революцион хәрәкәткә бәйләнешләрен
күрсәтүне беренчел итеп алуы белән
дөрес позицияне сайлаган. Бу момент —
повестьтагы бер төркем әһәмиятле
типларның иҗтимагый характерын
билгеләүче беренче сыйфат булып
торса, шуныц белән беррәттән,
югарыда әйткәнебезчә,

крестьяннардагы хосусый милекчелек
психологиясен сурәтләү дә аларныц
иҗтимагый, типик характерларын
ачудагы икенче әһәмиятле тенденция
итеп карала ала. Моның беренче
сызыкларын инде без Галиулла
образында ук очратабыз. Галиулланың
бәхетле булу идеалы нигездә үз
хуҗалыгын аякка бастыру максатыннан
читкә чыга алмый. Аңарда әле хосусый
интересларның халык хәрәкәте белән
мөнәсәбәттә булуы юк диярлек. Ул
ялгыз һәм шуңар күрә дә кызганыч
образ булып кына гәүдәләнә. Инде
Галиулладан соң сурәтләнгән крестьян
образларындагы хосусый милекчелек
табигате революцион хәрәкәттә
формалаша барган коллектив теләкләр
белән кискен каршылыкта чагыла. Алар
җир һәм ирек даулап, массовый
рәвештә, бердәм теләк, дәрт
белән революцион хәрәкәткә кереп
китәләр, әмма шул ук вакытта аларныц
йөрәгендә утырып торган хосусый
милекчелек «җене» дә вакыты-вакыты
белән котырып ала. Мәсәлән, моның
бер рельефлы гәүдәләнешен алпавыт
малын, атларын бүлү вакыйгасында
күрергә мөмкин:

«Төрле гайбәтләрнең буласын алдан
ук белгән Якуб башлап совет членнары
алып кайткан малны бүлү мәсьәләсен
куйды. Гафият ике сыер, ун баш сарык
алып кайткан иде. Аның бер сыерын,
җиде сарыгын алырга ясадылар. Ул,
шыгырдый-шыгырдый булса да,
бирде. Миңнулла да бик каты торып
караган иде, ләкин аның да ике баш
атын алырга булдылар. Утырышта
шушы карар кабул ителгәч, Миң-
нулланың исән күзеннән чак кына яшь
атылып чыкмады» (225 бит).
Ләкин автор крестьяннардагы бу
хосусый милекчелек табигате уйнавын
гомумән крестьян психологиясенең
катып калган бер табигате итеп кенә дә
бирми яки әсәрне нинди дә булса
очраклы 41 әм юмористик штрихлар
белән тулыландыру өчен генә дә
эшләми. Ул, барыннан да элек, әнә шул
хосусый милекчелек кирелеген сүтә
һәм аның коллектив интереслары
каршында көчсез икәнлеген дә күрсәтә.
Әле генә пке-өч ат даулап, кан-яшь
түгәргә хәзер торган Миңнулла, күп тә
үтми, совет утырышында икенче кеше-
ләрне дә алай булмаска үгетли. Шул
рәвешчә, крестьяннардагы революцион
интерес'белән милекчелек инстинкты
капма-каршы куела, һәм шуның белән
бергә үк крестьяннарның
революционлыгына беренчел
әһәмиятне биреп, революцион хәрәкәт
эчендә аларның индивидуалистик
консервативлыгы сынуга, арткы
планга, икенче дәрәҗәдәге урынга
чигенә баруына басым ясалу да —
авторның дикъкатькә лаеклы бер уңай
тенденциясе итеп каралырга тиеш.
Хезмәт иясе крестьян типларының
билгеле бер тарихи чорда аеруча кискен
булып калкып чыгарга тиешле, ягъни
революционлык белән хосусый
милекчелек шикелле капма-
каршылыклы психо-идеологиясен
типик итеп күрсәтүе һәм ул күренешнең
төрле типларда төрле дәрәҗәдә
чагылып үтүен бирергә омтылуы белән
И. Гази образларның индивидуаль
характерларын ачуга ирешә алганмы?
Крестьян образларының гомуми типик
характерларын билгеләүче төп
сызыклар әсәрдә, һичшиксез, кискен
итеп сызылганнар. Әмма, икенче яктан,
автор типларны бирүдә күпчелек оч-
ракта әнә шул сызыклар белән генә
канәгатьләнгән дә. Галиулладан соң
сурәтләнгән крестьян типлары ара-
сында билгеле бер күләмдә әдәби
рельефлылык һәм укучы хәтерендә
үзенә аерым урын алып калырлык
индивидуальлек белән бирелгәне
Миңнулла гына диярлек. Ул үзенең
ярлылыгы белән генә түгел, ә комик
характеры белән дә аерылып тора.
Әмма бу төркем образларны бер-
берсенә чагыштырып, бөтен килеш
алганда, алар күп вакыт бер «масса»
рәвешендәрәк гәүдәләнәләр. Дөрес,
масса хәрәкәтен күрсәтү уңышсыз
күренеш түгел. Сугыштан соңгы татар
әдәбиятында революцион
хәрәкәтләрнең массовый сценаларын
җанлы итеп һәм эпик осталык белән
сурәтләүнең уңышлы мисаллары
мәйданга килде. Тарихи-революцион
темага багышланган әсәрләрдән Кави
Нәҗминең «Язгы җилләр» романында
без моның бай һәм киң полотнодагы
чагылышын күрсәк, «Онытылмас
еллар» повестенда да андый уңышлы
сурәтләнгән массовый сценалариы күп
табарга мөмкин. Бу, һичшиксез, хәзерге
татар әдәбиятында зур күләмле прозаик
әсәрләрне язу практикасының үсүен
күрсәтүче факт. Әмма шуның белән
бергә үк әйтергә кирәк: шул массовый
сценалар эчендәге төп геройларның үз
характерларын, индивидуаль
сыйфатларын үстереп бирү, ачу байтак
йомшак тора әле. Ә бу исә әдәби
образларны тудыруда иң үзәк булып
торырга тиешле мәсьәләләрдән.
Әйткәнебезчә, И. Гази повестенда да
индивидуаль характерлар мәсьәләсе
кирәгенчә һәм тулы рәвештә хәл
ителмәгән әле. Беренчедән, крестьян
образларында алынган иҗтимагый-
сыйнфый типиклык сыйфатлары көчле
булса да, ул сыйфатлар типларның
үзләренә генә хас, тулы психологик һәм
индивидуаль дөньялары белән киң һәм
органик бәйләнештә, реалистик төр-
лелек белән биреп җиткерелмәгән.
Дөрес, повестьтагы крестьяннар үз-
ләренең иҗтимагый хәлләре һәм
революцион хәрәкәттәге рольләре
белән дә бер-берсепнән нык кына
аерылалар. Әмма бу әле типиклыктагы
аерымлык кына, ә аларнын
индивидуаль характерлары түгел.
Икенчедән, автор крестьян типларын
индивидуальләштерүгә басым ясыйм
дип, аларны бер төрлерәк булган
индивидуаль сыйфатлар белән бирү
ягына да китә. Мәсәлән, бу момент
әсәрнең буеннан-буена дип әйтерлек
сузылып барган хосусый милекчелек,
саранлык табигатенә аеруча һәм бер
яклы игътибар итүдә гәүдәләнә.
Билгеле, без моның белән авторның күп
кенә очракларда әнә шул идеяне
чагылдыруда уңышлы әдәби
тәҗрибәләр ясавын инкарь итмибез.
Хәтта бу әдәби тәҗрибәләрнең гаҗәп
нечкә детальләр һәм психологик ачык
итеп эшләнгән картиналарда чагы-
лышын байтак күрсәтергә мөмкин:
«Икесе дә кәгазь ертып иреннәренә
ябыштырдылар. Икесе дә көтәләр: кем
алдан тәмәке янчыгын чыгарыр?
Ниһаять, Миңнулла үзенең кесәләрен
капшый башлады. Бик озак актарынып,
бернәрсә дә тапмагач:

— Карале, Гафият дус, минеке
бетеп калган икән.—дигән булды,—
синең бармы?

Үз чиратында Гафият тә бик озак
актарынды: кулы баядан бирле тәмәке
эчендә йөрсә дә, һаман таба алмаган
булып азапланды ул: янәсе, кесә
төбендә генә калган, бармакка эләкми.

— Тузаны гына калган икән,— дип,
Гафият бер чеметем вак тәмәке
чыгарып бирде.

Икесе дә төреп, авызларына капкач,
шырпы таба алмадылар: бусы чынлап
та юк иде, күрәсең» (242— 243 битләр).
Ләкин, гомумән алганда һәм шуның
белән бергә һәр типның үз ха-
рактерына якын килгәндә, крестьян
образларының һәммәсендә дә беренче
нәүбәттә шул хосусый милекчелек,
саранлык сыйфаты табарга
тырышыла. Шундый бер яклы тен-
денция белән мавыгу аркасында
автор аеруча Малик шикелле кулак
образын бирүдә сизелеп торган
примитивлыклардан һәм зур гына
кимчелекләрдән дә котыла алмын.
Ләкин без моның белән әле Малик
образының реалистик әһәмияте бө-
тенләй юк дип әйтергә җыенмыйбыз.
Чыннан да, хосусый милекчелек
ерткычлыгы үзенең барлык ту-
паслыгы белән кулак Малик обра-
зында гәүдәләндерелгән. Ул авыл
халкын төрле юллар белән талап ята.
Галиулла семьясы һәм тагын бик
күпләр аның тозагына эләгеп
җәфаланалар, бөләләр. Малик халык
җирен, халык малын, комсыз- ланып-
комсызланып, үз кулына тартып
алырга омтыла, һәм вакыты-вакыты
белән ул шул теләгенә ирешә дә.
Повестьта Маликны менә шул
юнәлештә ачуга бик күп урын би-
релгән, аның ерткычлык характеры,
талаучы сыйныф вәкиленең психо-
логиясе һәм теләкләре кискен рә-
вештә индивидуальләштерелгән. Ма-
лик авыл шартларындагы барлык
әһәмиятле вакыйгаларда диярлек үзен
күрсәтеп үтә. Әмма һәр урында да
Малик ялгыз; халык аны сарык
көтүенә тире ябынып кергән бүре
шикелле итеп сизә. Малик хәйләкәр,
ләкин куркак. Менә бу сыйфатлар
һәммәсе дә авылдагы сорыкортлар
сыйныфының билгеле бер иҗтима-
гый һәм психологик характерын
ачучы сызыклар булып тора.
Ләкин шулай да без Малик об-
разының эшләнешендә примитив-
лыклар һәм кимчелекләр сизелеп тора
дибез. Иң элек Маликның авылда
барган сыйнфый көрәштәге роле байтак
схематик дияргә туры килә. Менә
шуның өчен дә аның югарыда
күрсәтелгән әһәмиятле сыйфатлары да
бер яклы һәм примитив булып күренә
башлыйлар. Малик образында пролетар
революциягә каршы торучы
контрреволюцион сыйныфның
иҗтимагый типиклыгы ачылганмы? —
дигән сорауны куйганда, повестьтан
моны тулысы белән раслаучы дәлилләр
китерүе кыен. Малик һәрвакыт масса
арасында йөри һәм беренче нәүбәттә
үзенә күбрәк мал эләктерергә тырыша.
Ул ялгыз гына түгел, хәтта искит-
кеч көчсез дә. Ул һәр урында диярлек
бик җиңел генә читкә этәрелә һәм
көлкегә калдырыла:

«Гомердә булмаган нәрсә: быел жир
бүлешү талаш-тартышсыз үтте, чөнки
жир шундый әйбәт, каян гына бирсәләр
дә үпкәләрлек түгел. Тик Биби күленә
башлаш бер жир өчен Малик кына
тавыш чыгармакчы булган иде дә, аны
да бик коры тоттылар. «Бу җирне мин
алпуттан сатып алдым: аны бүләргә
хакыгыз юк! Менә кәгазьләрем!» дип,
кычкырып карады ул. «Кәгазьләреңне
кесәңә сал, жил алып китмәсен», дип
җавап бирделәр аңа. Җавап кайтарырга
өйрәнде хәзер халык. «Мин аңа акча
түләдем, кайтарыгыз алайса акчамны!»
дип шаулады Малик. «Алпут кайткач,
алпуттан сорарсың!» диделәр аңа»
(240— 241 битләр).
Хәтта шундый тәэсир туа: авыл
хезмәт ияләренең Малик сыйныфы
белән булган көрәшенең, бәрелешенең
югары ноктасы «кара китапны»—
бурыч теркәлгән китапны яндыру белән
генә дә чикләнә шикелле: «...Солдатлар
Маликны бөтереп алганнар да, аягын-
кулын бәйләп, ишек алдына
ыргытканнар. Аннары, кибеткә кереп,
әлеге каһәр суккан китапны алып
чыкканнар. Киткәннәр аны күтәреп
каравыл йортына. Шунда, өстенә
керосин сибеп, халык алдында
яндырганнар үзен. Дөрес булса,
Миңнулла абзагыз, ялкын өстендә
кулларын җылыткан булып: «Бөтен
гөнаһларым янды, анадан яңа туган
кебек, чистарып калдым», дип әйткән,
имеш» (235— 236 битләр).

Малик белән бәйләнгән мондый
күренешләр авылда совет власте өчен
барган көрәшнең иң катлаулы һәм иң
кызган вакытларында биреләләр.
Хезмәт иясе крестьяннарның сыйнфый
көрәше нигездә алпавыт җирен һәм
милкеи алу шикелле зур иҗтимагый
конфликтлар белән бәйләнгән булса да,
әнә шул конфликтларның, тагында
тирән һәм нечкәрәк ягын чагылдыруда,
ачуда бер’әһәмиятле объект булырга
тиешле Малик образы реалистик
җитдилек белән сурәтләнмәгән, аның
сыйнфый көрәштәге идеологик-
политик йөзе бирелеп җитмәгән. Чөнки
ул революциягә каршы торган башка
контрреволюцион элементлардан, үз
сыйныфыннан читтә, аерым гына
алынган. Повестьта сурәтләнгән тарихи
чордагы кулак сыйныфының политик-
идеологик максатларын ачуны, фаш
итүне беренче планга куеп җиткермәү,
әлбәттә, Малик образының иҗтимагый
тип булып өлгерүенә бик зур кимчелек
китергән. Шуңар күрә дә Малик,
конкрет тарихи-сыйнфый көрәш
шартларында үзенең политик йөзен
күрсәткән, позициясен билгеләргә
омтылган контрреволюцион сыйныф
вәкиле булудан бигрәк, гомумән авыл
кулагының комсызлык һәм сорыкорт-
лык характерын чагылдыручы тип
булып кына чыккан. Димәк, Маликның
социалистик революциягә каршы
торган контрреволюцион йөзен
билгеләүче сыйнфый-политик һәм
идеологии әйләнәсе, средасы турыдан-
туры аңа бәйләнештә бирелмәгән.
Шуңа күрә дә Малик образы бер
яклырак фаш ителгән.

Крестьяннарның җир өчен һәм
советлар властен урнаштыру өчен
булган революцион көрәше фәкать
большевиклар партиясенең җитәк-
челеге аркасында гына, пролетариат
хәрәкәте максатлары белән
бәйләнгәндә генә үзенең нәтиҗәсен
күрсәтә ала дигән идея «Онытылмас
еллар» повестеның эчтәлегендә бик
ачык булып гәүдәләнгән. Авылдагы
стихияле революцион көрәшнең ачык
максатлы һәм җиңүне тәэмин итүче
оешкан көчкә әверелүен сурәтләү
фәкать әнә шул чынлыкны күрсәтү
белән аерылмаслык рәвештә
бирелгәндә генә дөрес булырга мөмкин.
Шушы идеяне ачу юнәлешендә
«Онытылмас еллар»да бер төркем
революционер типлар бирелә. Болар
арасында бигрәк тә Якуб аерылып тора.
Столяров (шәһәрдә), Серебряков
(пристаньда), Васильев (кирпеч
заводында) һ. б. күбесенчә Якуб белән
бәйләнештә генә сурәтләнәләр. Шуңар
күрә дә революционер-большевик
образлардан повесть үзәгендә
торучысы һәм
авторның дикъкатен аеруча җәлеп
иткәне — Якуб.

Якуб образында авылдан шәһәргә
кнтеп, заводта пролетар тәрбия алып,
авылдагы революцион-сыйн- фып
көрәш белән җитәкчелек итү
дәрәҗәсенә үскән большевик тибы
бирелә. Әсәрнең идея эчтәлеген ачуда
Якуб образының әһәмияте, һичшиксез,
зур һәм аның повестьтагы вакыйгалар
үзәгендә торуы да табигый рәвештә
таләп ителә. Һәм нигездә ул шулай
сурәтләнгән дә: Якуб авылдагы
революцион вакыйгаларны оештыра,
аларга юнәлеш бирә һәм, барыннан да
бигрәк, аларны шәһәрдәге революцион
хәрәкәт белән, пролетариатның власть
өчен көрәше белән бәйләүне күздә
тота. Әйтергә мөмкин ки, Якуб об-
разының әнә шул принципиаль идея
сызыкларын ача торган хәлләр һәм
картиналар повестьта урыны-урыны
белән бик кискен генә булып өскә дә
калкып чыгалар. Аеруча без боларны
авылдагы революцион хәрәкәтләрне
оештыру вакытларында күрәбез. Җыеп
кына алганда, Якуб образы аша
бирелергә тиешле идеянең иң
әһәмиятле, типик сыйфатларын.
юнәлешен автор җитәрлек дәрәҗәдә
ачык итеп уйлаган һәм повесть
сюжетына бәйләнештә форма-
лаштырган.

Әмма, конкрет алганда, Якуб об-
разы оригиналь тип, оригиналь ха-
рактер булып чыга алганмы? 'Менә
шушы мәсьәләдә инде Якуб образының
әһәмиятен байтак кына киметә торган
моментлар күренәләр. Барыннан да
элек, автор бу образның тормыш
тарихын тудыруда безнең әдәбиятта
күп мәртәбәләр кабатланган алым
белән эш итүдән котыла алмаган. Бу
шуннан гыйбарәт: гадәттә әсәрдә
алынган революционер тип авылдан
шәһәргә китә һәм анда тәрбияләнеп,
яңадан авылга кайтып, революцион эш
алып бара башлый. Моның төрле
вариантлардагы чагылышын Т. Гыйззәт
пьесаларының байта гысында
очратырга мөмкин, һәм әйтергә кирәк:
Т. Гыйззәт татар драматургиясендә
шундый типны байтак тулы
гәүдәләндереп үтте. Революционер
образының формалашуында әнә
шундый тормыш ситуацнясе булуын
без һич тә инкарь итәргә җыенмыйбыз.
Ул, һичшиксез, реалистик күренеш,
реалистик ситуация. Ләкин шуңар да
карамастан, революционер-большевик
образын бирүдә фәкать шул ситуацияне
генә алу безнең әдәбиятта инде схемага
әйләнеп бара. Кешеләр тормышта
ничек итеп төрле юллардан һәм төрле-
төрле ситуацияләр аша килеп
формалашсалар, әдәби типлар да
үзләренең тормышларын төрле-төрле
итеп күрсәтергә тиешләр. Бер үк идеяне
яклаучы, чагылдыручы кешеләрнең һәм
типларның да бер-берсенә башка-башка
булган тормыш юлын үтүләре табигый
хәл. Ә образны формалаштыручы тор-
мыш тарихын бер стандарт белән генә
төзү, әлбәттә, реалистик байлыкка,
төрлелеккә каршы бара. Иҗтима гы й
тор мышның әһәмиятле законнарын,
сыйныфларның төн идеяләрен ачканда,
язучы аерым кешеләрнең, типларның
үзләренә хас, үзләренә характерлы,
индивидуаль тормышлары һәм
кичерешләре аша күрсәтергә тиешлеге
бик билгеле нәрсә.

Дөрес, И. Гази безнең әдәбиятта күп
очракларда шулай кабатланган типны
киңәйтеп һәм тормыш вакыйгалары
байлыгы аша үткәреп сурәтләгән, ул
аиы билгеле бер күләмдә үстергән һәм
характер итеп тулыландыру өстендә
тырышкан. Автор аны бик күп
вакыйгалар аша үткәрә, күп кешеләр
белән мөнәсәбәттә бирә. Ләкин шулай
булуга да карамастан, Якубнын эзлекле
итеп бирелгән характерын,
индивидуаль тип булуын тотуы читен:
Якубнын авыл белән шәһәр арасында
йөрүе дә бик үк табигый булмаган рә-
вештә, көчләнебрәк, хәтта очраклырак
хәлләр ярдәмендә бирелә. Ул отпуск
вакытында авылга кайтып, очраклы
рәвештә диярлек кенә, революцион
вакыйгаларга бәйләнеп китә.
Отпускысын үз белдеге белән
«озайткан» өчен дә аны заводта гафу
итәләр һ. б. Алай гына түгел: Якуб
һәммә очракта диярлек берсүзсез җиңеп
бара, аны аптыраткан тормыш һәм
сыйнфый көрәш кыенлыклары,
каршылыклары юк. Кулак Маликлар да,
аларның интересын
яклаучы һәм билгеле бервакытларда
советларга кереп урнашкан эсерлар да,
милләтчеләр дә Якуб өчен җитди
каршылыклар тудырмыйлар. Аннан да
бигрәк, Якубның тормыш
каршылыклары белән бәрелешүе аның
эчке дөньясы аша бер дә гәүдәләнми.
Анарда ясалмалылык күзгә бик нык
бәрелеп тора. Кызганычка каршы, автор
солдат Шәрифҗан образын характер
итеп үстерүгә әһәмият бирмәгән. Ул
Якубның «адъютанты» сыманырак
кына, артык иярчен образ булып кына
калган. Югыйсә, крестьян революцион
хәрәкәтендә ул образ үзенең оригиналь
характерын ачарга тиеш иде. Аннан соң
автор Якуб тирәсендәге бертөрлерәк
булган эпизодик типларны күбрәк бирү
белән дә артык мавыккан.
Югарыда сөйләнгәннәрдән нинди
нәтиҗә чыгарырга мөмкин? Без нигездә
«Онытылмас еллар» повестеның
образлар системасына һәм өлешчә
композициясенә, сюжет төзелешенә
игътибар иттек. Чөнки нәкъ менә шушы
моментларда повестьның һәм уңышлы
яклары, һәм кимчелекләре үзләрен нык
сиздерәләр. Автор, беренчедән,
повестьны күп планлы итеп коруны
максат итеп алган. Әмма аның бер-
берсеннән аерылып торган ике сюжет
сызыгы барлыкка килгән. Икенчедән,
образларның иҗтимагый типиклыгы
өчен кирәкле тенденцияләре күп вакыт
тулы бирелсәләр дә, аларның
характерлары төрлелеген, индивидуаль
оригинальлеген тудыру буенча
җитәрлек эшләнмәгән.
«Онытылмас еллар»ның икенче
кисәкләре булырга тиешлеген күз
алдында тотканда, авторга, әлбәттә,
беренче кисәктәге кимчелекләргә
игътибар итү һәм хәтта билгеле бер
күләмдә яңадан эшләү турында да
уйларга кирәк. Чөнки беренче кисә-
генең логикасындагы кимчелекләр
башка кисәкләрнең логикасын үстерүгә
бик комачауларга мөмкин. Ә
«Онытылмас еллар» повестен чын
мәгънәсендә тулы художество кыйм-
мәтенә ия булган зур әсәр итүнең бөтен
билгеләре бар. Язучы анда бик
әһәмиятле идея эчтәлеген һәм төрле
иҗтимагый типлар, характерлар
үстерелеше проблемасын үзәк итеп
алган. Аның өстәвенә авторның
художестволы итеп уйлау һәм сурәтләү
сәләте көчле. Ул вакыйгаларны һәм
кешеләрне хәрәкәтчел һәм табигый
итеп сурәтли белә. Шуңа күрә дә
«Онытылмас еллар» повесте татар
проза теленең һәм стиленең эпик
сыйфатын үстерүдә дә уңышлы
тәҗрибәләрнең берсе итеп саналырга
хаклы. Моның матур мисалларын
әсәрнең бик күп урыннарында
очратырга мөмкин. Әмма моның белән
бергә үк шуны да әйтергә кирәк: автор
Хәлим образында байтак кына артык
детальләргә урын биргән булса, инде
Якуб образында ул публицистика,
китап тезислары белән сурәтләү,
дөресрәге, сөйләү алымнарыннан да
котыла алмаган: димәк, стильнең
төзеклеге һәр урында да бер
югарылыкта сакланмаган. Повестьның
булачак кисәкләре беренчесендәге
кимчелекләрне кабатламыйча, аның
уңышлы итеп башланган якларын
тагын да үстерерләр дип ышанабыз.