Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАВЗОЛЕЙ ЯНЫНДА

ГОМӘР БӘШИРОВ

МАВЗОЛЕЙ ЯНЫНДА


1
Саумы, Москва! Сиңа килдем тагы,

Таң калырлык матурлангансың.

Син җиякләп бөтен планетаны

Чын бәхеткә алып барасың.
(Александр Чак)


Башкалага килеп керүеңә, син монда беренче тапкыр гынамыг әллә унынчы килүеңме—барыбер күңел үзеннән-үзе Кремль мәйданына тарта. Москвага килгәннән соң Ленин мавзолеена бару — ул инде күптән үк бер яхшы гадәт, күңелне пакьландыра торган бер изге йола булып әверелгән. Елның нинди генә вакыты булмасын, Кремль буендагы чәчәкләрнең хуш ис аңкыткан чагымы, чыршыларның җемелдек кар белән бизәлгән вакытымы — һәркайчан акрын гына атлап, тиңсез ихтирам белән мавзолейга таба юнәлүче бик күп кешеләр тезмәсе күрәсең. Монда туган илнең төрле почмагыннан килгән, гомер юллары төрлечә узган бик күп кешеләр Ленин мавзолеена барып җиткәнче, шушы берничә минут эчендә бер-берсенең рухани якынлыгын сизеп, танышып өлгерәләр. Очсыз-кырыйсыз иген кырларыннан килгән югары уңыш остасы белән Урта Россиянең чал чәчле карт укытучысы, быел гына Москваның Дәүләт университетына алынган Алтын медальле яшь егет белән улына кунакка килгән колхоз әбие — барысы да бер үк теләк белән, бердәй дулкынланып янәшә баралар. Аларның һәммәсенең дә Ленинны, даһи Ленинны күрәселәре килә. Алар һәммәсе дә башкалага аяк баскан көнне үк, иң беренче эшләре һәм изге бурычлары итеп, тирән ихтирам белдерү, үз аталарыдай якын итеп күңел сәламен тапшыру өчен Ленин янына килгәннәр.
Менә даны бөтен дөньяга таралган мәшһүр Кызыл мәйдан. Үз гомерендә бик күпләрне күргән, зур тарихи вакыйгаларның шаһиты булган мәһабәт бу киң мәйданда һәрвакыт үзенә хас тирән тынлык сизелеп тора. Житез машиналар моннан, җиргә бөтенләй тимәгәндәй, шуып кына үтәләр, кешеләр тантаналы бер тынлыкта атлый, хәтта тирән уйга чумып койма буенда утырган чыршылар да тынлыкның бозылмавын телиләр кебек. Чөнки монда Ленин ята, монда Ленинның табуты.
Бу мөкатдәс урынга ничәнче генә килүең булмасын, бераз салкынча һәм тын мавзолейның эчке ягына аяк басканда, һәркайчан йөрәгең ешрак тибә башлый. Бу ишектән кергәндә иң куанычлы уйлар һәм күтәренке тойгылар белән рухланып, Ленинның даһи тәгълиматы коммунизм төзелеше рәвешендә тормышка аша барган бөек чорда, Ленин байрагын коммунизмның тантанасына алып баручы даһи Сталин чорында яшәвенә горурланып керәсең.
Ленин яныннан моңарчы узган егерме тугыз миллион кеше арасында кемнәр генә булмагандыр? Әмма кайсы гына илдән килмәсен, нинди генә кеше булмасын, берәү дә Ленинның табуты янына җиткәндә бу даһиның бөек акылына, тиңсез батырлыгына хәйран калып һәм сокланып ихтирам белән баш имичә кала алмый.
Нинди таныш бу йөз, нинди якын һәм нинди кадерле! Аның һәрбер йөз сызыгын, чыраеның аңа гына хас һәр үзенчәлеген, иң мөкатдәс бер истәлек итеп, күңелдә калдырасы килә. Ленин яныннан узганда аңа ия якты уйларны әйтәсе, иң зур куанычны аның белән уртаклашасы килә. Күпләрнең күзендә яшь бөртеге ялтырый, күпләрнең иреннәре кыймылдый, алар, гүя исән кешегә мөрәҗәгать иткәндәй, чын күңелдән якын итеп, аның исемен әйтәләр:
— Владимир Ильич!
— Кадерлебез Ленин!
Чөнки халык күңелендә Ленин һаман да исән! Чөнки Ленин бөек Сталинда яши, илебезнең катлаулы һәм бай тормышында, һәр кешенең куанычында һәм бәхетендә, бөтен илнең тиңсез уңышларында яши.
/Москва дөньяның үзәге б\лса, мавзолей шушы үзәкнең урта ноктасы. Мавзолейның миллионнарга таныш трибунасында без иң зур бәйрәмнәребездә Ленинның даһи көрәштәшен, аның иң якын иптәшен — бөек Сталинны күреп өйрәндек.
Менә гранит баскычлар, менә трибуна, һәр елны Октябрь революциясенең еллыгы көнне һәм Беренче Майда Иосиф Виссарионович шушында торып, бөтен халыкны бәйрәм белән тәбрик итә һәм сәламли. Шушында торып, ул туган илнең иң авыр көннәрендә — дәһшәтле 1941 елның ноябренда — халкыбызның сугышчы улларын фашист юлбасарларына каршы аяусыз һөҗүмгә озатты. Шушы трибунада торып, ул бөтен кешелек дөньясын һәлакәттән коткаручы ил батырларын, фашизм Германиясен тар-мар итеп кайтучы совет баһадирларын каршы алды.
Төрле илләрдән, Советлар Союзының төрле өлкәләреннән килгән йөзләрчә Москва кунаклары, бөтенесен истә калдыру, һәр күргәнне күңелдә беркетү өчен, бу тарихи урыннарга, Кремльнең киртләч коймаларына, кызыл йолдызларына озак-озак карап торалар. Кремль капкасында кыңгырау чыңлаган саен, капкадан машина килеп чыккан саен, авылдан килгән колхозчы әби генә түгел, һәркем дә, зур өмет белән шул якка карыйлар. Дөрес, бу бары хыял гына. Кая, алай булу мөмкинме сон? Ләкин Иосиф Виссарионович бу урынга шундый якын, аның килеп чыгу ихтималы шундый ышандырырлык... совет кешесенең бик күп куанычларына Сталинны үз күзең белән күрү бәхетенең дә өстәлүе мөмкин түгелмени?
Нинди генә якты уйлар тумый, нинди иҗат дәрте уянмый монда! Художник, дулкынланып, күңел күзе алдында үзе тудырачак бөек образларны күрә башлый; язучы һәм шагыйрь бу ике даһи турында күңеленең нидер әйтергә, моңа кадәр берәүдән дә ишетелмәгән ниндидер яңа һәм көчле сүзләр әйтергә ашкынуын сизә; композитор иң тирән һәм изге тойгыларын әйтеп бирердәй гаҗәеп авазлар дөньясында яши башлый.
Әйе, Ленин мавзолее белән Кызыл мәйдан өстендә чыннан да акрың гына, салмак кына бер көй тирбәлеп торган кебек. Ул кешелекнең иң мөкатдәс уй һәм тойгыларын уятып, караңгы болытны җиңүче якты нурсыман, бөтен дөнья өстенә куанычлы бер аһәң булып җәелеп бара кебек.