Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иптәш Климент Ефремович ВОРОШИЛОВКА


Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитеты һәм ССР Союзы Министрлар Советы Сезгә җитмеш яшь тулу көнендә Сезне, Ленинның һәм Сталинның турылыклы көрәштәшен, большевиклар партиясенең һәм Совет дәүләтенең күренекле эшлеклесен котлыйлар.
Сез, яшь вакытыгыздан ук революцион хәрәкәткә керешеп, үзегезнең бөтен аңлы тормышыгызны хезмәт ияләрен капитализм изүеннән азат итү өчен, Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе, Совет дәүләтен саклау һәм ныгыту өчен, илебездә социалистик җәмгыять төзү өчен көрәшкә багышладыгыз. Партия һәм дәүләт эшенең барлык постларында Сез, бөек остазларыбыз Ленинның һәм Сталинның ныклы шәкерте буларак, бөтен көчегезне, белемегезне, тәҗрибәгезне һәм талантыгызны Ватанга хезмәт итүгә биреп, Сезнең алга Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте куйган барлык бурычларны намус белән үтәдегез.
Совет халкы Сезнең Ватаныбызга күрсәткән хезмәтләрегезгә югары бәя бирә. Партия җитәкчесе, дәүләт эшлеклесе, Совет Армиясен күренекле төзүчеләрнең берсе сыйфатында үзегезнең армый-талмый эшләвегез белән Сез совет халкының тирән ихтирамын һәм кайнар мәхәббәтен казандыгыз. Сезнең эшегез — совет халкы өчен рухландыручы үрнәк.
Сезгә, сугышчан дусыбыз һәм иптәшебез, кадерле Климент Ефремович, Ватаныбыз файдасына, бөек Ленин — Сталии партиясе эше хакына чын күңелдән озак елларга сәламәтлек һәм нәтиҗәле эш телибез.
ВКП(б) ҮЗӘК ССР союзы
КОМИТЕТЫ. МИНИСТРЛАР СОВЕТЫ.