Логотип Казан Утлары
Публицистика

И. В. СТАЛИН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ


9 нчы томы татар телендә
Татгосиздат И. В. Сталин Әсәрләренең 9 нчы томын, 20 мең тираж
белән, татар телендә басып чыгарды. Бу томга И. В. Сталинның 1926
елның декабреннан 1927 елның июъаенә кадәр язган Әсәрләре керә.
Бу чорда большевиклар партиясе илне социалистик индустрияләштерү
өчен көрәшен дәвам иттерде. Шуның нәтиҗәсендә Советлар Союзында
социалистик хуҗалык ныгыды. Бу хәл империалистик дәүләтләрнең һәм ил
эчендәге капиталистик элементларның социалистик элементларга каршы
көрәшен кискенләштерде.
Коммунистик интернационалның VII киңәйтелгән пленумында сөйләгән
«Тагын бер тапкыр партиябездәге социал-демократик тайпылыш
турында» дигән докладында, Москва губернасының XV
партконференциясендә һәм Сталин исемендәге тимер юл мастерскойлары
эшчеләре җыелышында сөйләгән речьләрендә, «Хәзерге темаларга
заметкалар» дигән мәкаләсендә һәм башка әсәрләрендә И. В. Сталин партия
турындагы марксистик-ленинчыл тәгълиматны үстерә. Троцкийчы-
зиновьевчы блок лидерларының дошман «теорияләрен» һәм аларның ВКП(б)
дагы һәм Комин- терндагы җимерү эшләрен фаш итә.
9 нчы томга кергән Әсәрләрендә И. В. Сталин илне индустрияләштерү,
социализм төзү теориясен һәм практикасын үстерә. Социалистик
революциянең милли һәм интернационал бурычларының бердәмлеген һәм
бүленмәслеген аеруча күрсәтеп үтә. Советлар Союзына яңа сугыш
куркынычы көчәйгән шартларда партиянең тышкы политика өлкәсендәге
линиясен һәм СССР ның оборона сәләтен көчәйтү бурычларын билгели.
«Крестьян мәсьәләләрендә партиянең төп өч лозунгысы турында»,
«Эшче-крестьян хөкүмәте турындагы мәсьәләгә карата», «Октябрьны
хәзерләү чорында пролетариатның һәм ярлы крестьяннарның диктатурасы
лозунгысы турында» дигән әсәрләрендә И. В. Сталин эшче һәм крестьяннар
союзы һәм бу союзда пролетариатның э^итәкче роле турындагы ленинчыл
тәгълиматны үстерә. Совет дәүләтенең сыйнфый асылын ачып бирә.
«Кытай революциясе мәсьәләләре», «Сун-Ят-сен исемендәге
университет студентлары белән беседа», «Кытайдагы революция һәм
Коминтернның бурычлары» дигән хезмәтләр 1925—1927 еллардагы
революцион-демократик һәм антиимпериалистик хәрәкәтнең үсү
перспективаларына анализ ясауга багышланганнар.
Томда, И. В. Сталинның Ксенофонтовка, Зайцевка, Шинкевич- ка,
Чугуновка, Цветковка, Алыповка һәм Покровскийга язган хатлары татар
телендә беренче тапкыр басылалар.