ГҮЗӘЛ
ГҮЗӘЛ
НӘКЫЙ ИСӘНБӘТ
5 пәрдәлек драма
КАТНАШАЛАР:
Гүзәл Юлдашева — корыччы-ннженер.
Рамазан — Гүзәлнең атасы.
Үлмәс — Гүзәлнең анасы.
Арслан Тимепгалиев — корыч коючы мастер-стахановчы.
Әнисә — аның хатыны.
Ирек — аларның уллары, художник.
Г ромов — металлургия заводының директоры.
Сазонов — завотның партком секретаре.
Захар Федор ич — цех башлыгы.
Загадкин — корыч коючы мастер-стахановчы.
Миша — мастерның беренче кулдашы.
Е р м о л а й — мастерның икенче кулдашы.
Тарас — вак ремонтчы.
Тамара — рапорт бүлмәсендә эш башкаручы.
Миңлебикә — эшче.
Вакыйга бүгенге көннәрдә, металлургия заводларының берсендә бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
1 СӘХНӘ
Мартен цехының бер башындагы рапорт бүлмәсе. Өстәл, телефон, шкаф, урындыклар. Арткы стенада рамалы ишек пыяласы аша ара-тирә мартен шәүләләре йөри һәм шул ук вакыт цехның фермалары күзгә шәйләнеп кала.
Бүлмәдә Захар Федорич белән Тамара.
Захар Федорич (аяк өстендә әйтеп яздыра). Приказ: беренче мартен мичен ремонтка сүтәргә. Иртәгедән.
Тамара (яза, йөзен күтәреп). Захар Федорич, шул уңай белән сезнең тәкъдимнәрне дә мичкә үткәрергә дип язсак? Булмыймы?
Захар Федорич. Кирәкми. Ул инде ансыз да үткән, печать сугылган. (Кулындагы проект төргәген сүтеп тотып.) Менә, шәп була бит бу?
Тамара (проектка карап). Сез аны ничек дип — улак япкычы дип атыйсызмы?
Захар Федорич. Әйе, механик япкыч.
Тамара. Кайсысы ул? Әнә шул кара, түгәрәгеме?
Захар Федорич. Бумы? Юк, бу бит мич юллыгы. Корыч агыза торган. (Күрсәтә.) Япкыч ул — менә: күрәсеңме, кран белән шул юллыкка килә, һава көче белән үзе ача, үзе яба.
Тамара. Теге көнне карап торам. Шул беренче мичтә. Әй лом белән ачып азапланалар. Шунда Юлдашева түзмәде, үзе ломны алып, бер яктан бәрергә тотынды. Шул уңайга корыч атылып килеп чыкты бер заман. Бер дә хәтәр...
Захар Федорич. Моннан соң ул хәтәрләр булмас. Шушының белән мартенда кул көче куллану бөтенләйгә бетә. Механизм.
Тамара (язып бетереп). Кул куегыз, Захар Федорич. (Бирә.) Күрдегезме}, директор анда үзе төшкән, цехлар карап йөри.
Захар Федорич. Директор?
Тамара. Әйе. Бик кызуланган. Ярдәмче бригадалар төзи, ахры. Теге вакыттагы кебек.
Захар Федорич. Квартал ахыры җиттеме — шушы хәл. Тагын китте бит! Аны алданрак парткомга, иптәш Сазоновка әйтеп куясы калган икән, югыйсә... Ул әле, яңа кеше, белмидер безнең директорның ул гадәтен. (Кәгазьгә кул куеп.) Киттем. Син завкомга кереп чыкмассыңмы, Тамара? Минем теге приборны да алып кайтасы бар иде бит.
Тамара. Хәзер, сменаның эшен язып кына бетерәм дә...
Захар Федорич чыга.
(Тамара дәфтәрен тоткан килеш стенадагы кара тактага язып, графалар тутыра башлый. Фамилияләр графасына Тимергалиев дип, номерлар графасына — беренче мич дип, прогрессив норма графасына— 157% дип, эретү тизлеге графасына 4 сәгать, квадрат-тонна графасына 18,9 дип язып чыга, аннан шул ук турыларга — Загадкин, 2 нче мич, 165% 4 сәгать тә 15 минут, 19 тонна дип яза. Телефон шалтырый. Әйләнеп трубканы алып.) Партком секретаре иптәш Сазонов дисез? Юк, ул безгә килмәде. Яхшы, иптәш директор. (Телефонны куя. Тагын ала.) Диспетчер? Әйе. (Тыңлый, яза.)
Сазонов керә.
Сазонов. Исәнмесез, Тамара?
Тамара. Исәнмесез, иптәш Сазонов! Хәзер генә сезне директор сорады.
Сазонов. Ярый. (Тактаны күреп.) Бүгенге чыгарышмы? Яле... (Карый.) Тагын Загадкин? Тимергалиевне?..
Тамара (телефон трубкасын тоткан килеш). Тагын бер уңыш, иптәш Сазонов! Яна норма! Носов 158 процент биргән! (Тактага килеп, тегеләр астына — Носов, 6 нчы мич, 158% дип яза.)
Сазонов. Носов! Комсомол бригадасы, ул да Тимергалиевне! Бу бит әле беренче мәртәбә!
Тамара. Әйе.
Сазонов. Яхшы. (Тамарага әйләнеп.) Тамара, миңа Юлдашева- ның кичәге эше кирәк иде.
Тамара. Рәхим итегез. (Журналдан бармагы белән эзли.) Юлдашева Гүзәл... Менә!
Сазонов (карый). Фосфор, фосфор... Әһә, тагы кими төшкән! Була бит бу! (Тагы карый, гаҗәпләнеп.) һу, проценты — йөз егерме җидемени? (Анализын кәгазенә күчереп ала.)
Тамара. Әйе. Ул әле Тимергалиев нормасын кумакчы була.
Сазонов. Тимергалиевне?
Тамара. Әйе, мин дә әйтәм аны. Син, дим„ Тимергалиевне гомердә җитә алмыйсың. Аннан, мин әйтәм, син тәҗрибә өчен коясың, инженер, сиңа нигә темп?
Сазонов. Ул шуңа нәрсә, ди?
Тамара. Ул әйтә, Тимергалиев үзенең яңа корычын шул темп аркасында тапкан, миңа да шулай кумыйча булмый, ди.
Сазонов (уйланып). Дөрес, дөрес әйтә Юлдашева.
Тамара (тәрәзәгә күз салып алып). Директор килә!
Громов керә. Эшләпәдән, калын гәүдәле кеше. Горур табигатьле, иронияле.
Громов. Әһә, сине дә күрәсем бар иде, Александр Павлыч! (Күрешә, өстәл түренә уза. Приказны алып карап.) Менә бит! Кайда ул үзе?
Тамара. Захар Федорич? Аска төшеп китте.
Громов. Бар, чакыр үзен. Ә тукта, кем эшли хәзер ул беренче мичтә?
Тамара. Хәзер Юлдашева килде, Тимергалнев аңа сменаны тапшыра.
Громов. Монда җибәр Тимергалиевне. Ансыз да тапшырырлар. Хәзер үк. (Тамара чыга. Громов проектны күреп.) Ах, эш менә нидә! Күрдеңме син аларны. Александр Павлыч? (Проектны күрсәтә.) Синең белән минем башымда план үтәү кайгысы, ә монда инженер Захар Федоричның үз шәхси, гыйльми интересы. Сизәсеңме моны? Бу бит аның диссертация эше!
Сазонов. Роман Павлыч! Мин үзем биредә инженерның шәхсиу гыйльми интересы белән завод интересы арасында бер каршылык та күрмим. Бу бик кирәк механизм.
Громов. Кирәген кирәк, ләкин бит моны эшкә ашырыр өчен аскы цехны да яңадан җайларга кирәк. Димәк ки, эшне иң элек кирәкле шартлар тудырудан башларга Үиеш булабыз. Менә бит кайда кыенлыгы!
Сазонов. Ә нигә шарт тудырудан? Киресенчә, Роман Павлыч. Без эшне кешедән башлыйбыз..
Громов. Кешедән?
Сазонов. Соң, билгеле: менә кеше механизм тудырган, бюро аны кабул иткән. Без дә аны бүгеннән эшкә куя башлыйбыз. Ә шарт тудыру — анысы инде синең эш. Кирәкле кнопкаларыңны басасың гына.
Громов (тавышы катылана төшә). Александр Павлыч! Болар бар да матур, билгеле, ләкин онытмыйк, бүген бит егерме сигезе! Квартал ахыры! План! Кнопкалар ул башка вакытта. Ә хәзер...
Захар Федорич керә.
Захар Федорич. Исәнмесез!
Громов. Син нәрсә, Захар Федорич? Беренче мичне туктатырга итәсеңмени?
Захар Федорич. Ремонт графигы, Роман Павлыч. Үз тарафыгыздан расланган.
Громов. Расланды, ләкин шул ук мич әлегә хәтле графиктан тыш эшләп торырга ярады бит? Хәзер ике-өч көнгә калгач, ник ярамый? Нәрсә бу синең монда? Әйтерсең рапортный бүлмәсе дә түгел, проектный бюро! (Проектны күрсәтә.)
Захар Федорич. Проект — бюрода расланган.
Громов. Бик яхшы. Ә цехың ничек бара соң? Планның үтәлеше? Ничек чыгарбыз?
Захар Федорич. Минемчә, йөздән югары белән.
Громов. Ярый, ә Уралныкылар ничек? Бәлки алар бүген йөз дә унбиш белән? Безнең алар белән договор, аның срогы килеп җиткән, менә монда квартальный отчёт тора; миңа өстәмә цифрлар кирәк!
Захар Федорич. Безнең цех калышмый, Роман Павлыч, сез прокатныйны карагыз, әнә алар кала.
Громов. Прокатный ярап торыр, монда мартен, корычның күләме кирәк! Безгә шул күләм кирәк хәзер, түгәрәк сан! Төшенәсеңме?
Захар Федорич. Шуннан да ары... Карагыз. (Тактага күрсәтә.) Безнең бригадалар, стахановчылар йөз иллешәр белән...
Громов. Бригадалар ул шулай, ә гомумән? Җитми. Беләсеңме, безгә мичләрне тагын да ныграк кысарга кирәк хәзер! Мин сиңа ярдәмгә кешеләр җибәрттем. Алар анда килделәр, бар чыгып ал да хәзер үк үзләрен мичләргә тарат!
Захар Федорич. Кешеләр... Ник аларны мәшәкатьләргә? Без болай да сынатмый идек шикелле. (Чыга.)
Громов. Күрдеңме син аны? Син бездә яңарак кеше, белеп бетермисең булыр. Кнопка дисең, квартал ахыры саен директор башың белән шулай үзеңә биртелергә туры килә монда.
Сазонов. Күрәм, күрәм; ярый әле син болай үзең генә биртелеп калсаң! Цех биртелмәсен.
Громов. Цех?
Сазонов. Әйе. Нәрсә, син анда кичә дә, бүген дә цехара контроль бригадасын эшеннән алып, башка эшкә ыргыттыңмы?
Громов. Контроль — безгә план тутыру буенча булыр. Беләсеңме, мин сине әле ни өчен эзли идем? Безгә иртәгәге ялны киләсе айга күчерергә кирәк.
Сазонов. Анысы ни өчен?
Громов. Өстәмә корыч! Планнан тыш ул!
Сазонов. Ничек ул «планнан тыш»? Син бит киләсе ай планындагы бер көнне монда алып куярга дисең?
Громов. Киләсе ай — ул әле киләсе квартал. Анысын без әле күрербез. Монысы хәзер безгә — мең тонна корыч! Ә бу мичне — без әлегә сүтми торабыз. Менә сиңа тагын мең тонна!
Сазонов. Туктале... (Баштанаяк аңа карап алып.) Дөрес эшләмисең бит син, Роман Павлыч!
Громов. Нигә дөрес эшләмим, ди?
Сазонов. Штурмга барасың?
Громов. Штурм?
Сазонов. Әйе, хәзер контроль да, ремонт та, яңа механизмнар да — бар да шуның өчен туктый, штурм бу!
Г ромов. Онытмыйк, бүген безнең өчен бер генә мәсьәлә — өстәмә план!
Сазонов. Ә мин нәрсә турында сөйлим соң?
Громов. Штурм, имеш! Белмим, әлегә хәтле без шулай квартал саен бик һәйбәтләп кенә өстәмә план белән сугып килә идек әле. Бер дә штурм димиләр, рәхмәт кенә диләр иде. Бүген дә йөзнең өстенә чыктык. Аңламыйм, тагы ни?
Сазонов. Тагынмы? Әгәр дә без квартал башыннан ритм белән эшләп килсәк, мондый бригадалар белән бүген без, бәлки, бер дә болай кыйналмыйча гына йөз иллене алган булыр идек. Менә нәрсә ул синең штурмчылыгың!
Громов. Яхшы. Менә сәгать өчтә горкомда минем отчет-докладым, үзең дә шунда буласың, күрербез, әгәр дә бу юлы да без сугып алмасак!
Сазонов. Роман Павлыч, укыдыңмы син минем искәртмәләремне? Докладың буенча?
Громов. Ә ул үзеңне тәнкыйть мәсьәләләре... Укыдым... Ләкин мин аңа карап докладымны әллә ни артык үзгәртмим.
Сазонов. Масаясың, иптәш Громов!
Громов. Ихтимал. Ләкин бу уңыш директор Громовныкы гына түгел бит, партия җитәкчесе иптәш Сазоновныкы да. Курыкма, безнең, кулда хәзер түгәрәк сан бар.
Сазонов. Түгәрәк сан бар, ә сыйфат?
Г ромов. Сыйфат? Нинди сыйфат тагын ул?
Сазонов. Күп ул. Мәсәлән, укыгансыңдыр бит кичә газетада академик Васильев мәкаләсен?
Громов. Әйе, яңа сыйфатлы корыч турында.
Сазонов. Үзең беләсең, бу — турыдан-туры безнең яңа маркага кагыла. Әгәр дә Юлдашева шул корычны бездә коеп чыгара алса, менә ул үзе бер яңа сыйфат. Заказны да иң элек без алачакбыз. Иҗат бара, зур эшләр булырга тора монда, Роман Павлыч.
Громов. Юлдашева... Беренче мич. (Приказны алып.) Шушы мичтә эшли бит ул?
Сазонов. Әйдәгез күреп әйләник. Без аңа бик тиз эффектлы ярдәм оештырырга тиешбез.
Громов. Инде мин дә Юлдашевага ярдәм итмәгән булсам? Хәтта үзенә ышанып, мич тапшырдык. Тагы ни җитми? Яле, күрик шул беренче мичне...
Чыгалар. Ишек ачык кала. Тышта краннар гүләве. Мартен шәүләләре бии. Прибор күтәргән Загадкин белән Тамара керәләр.
3 а г а д к и н. Кая үзләре?
Тамара. Бирегә куйыйк. (Приборны алып, шүрлеккә куймакчы була, бер шнуры идәнгә төшеп, прибор кулыннан ычкына.) Ай, төште, тотыгыз!
Загадкин (түгәрәк бер хәрәкәт белән йомшак кына итеп приборны һавада тотып ала). Факт!
Тамара. Ныграк тотыгыз... (Аңа булышмакчы була, ләкин Загад- кинның кулы кымшанмый.)
Загадкин. Юк, ул шуннан да нык тотылмый инде,- тыныч булыгыз. Бирегә генә куйыйк. (Өстәлгә куя.)
Тамара. Завкомнан үтте инде алайса?
Загадкин. Үтте.
Тамара. Ә ничек эшли соң ул?
Загадкин. Күрсәтимме? Менә. (Шнурның бер башын штепцельгә кидерә, трубкалы икенче башын утыргычка куя.) Кашыгыз утыргычның астын. Чак кына кашыгыз. Карагыз теленә
Тамара (кашый, карап). Ай, сикерә! Кара, шундый кечкенә тавышны да сизәме?
Загадкин. Факт. Менә куеп карыйк әле без аны яңа мичкә.
Т и м е р г а л и е в керә. Яше кырык биш—илле тирәләрендә. Какча, төз, нәзек гәүдәле, яңак сөякләре чыгыбрак тора, хәрәкәтчән, арык йөзле, тиз кабынып китү- чән; әче һәм үткен телле. Ләкин ачуын озак сакларга яратмый. Анда шул үз табигате җирлегендә озак еллар мартен янында эшләү белән хасил булган сыйфатлар бар: мәсәлән, сискәнерлек бер эш булса, ул колга кебек турая, тик кенә тора, исәпләп ала да кинәт әйләнеп, ябык гәүдәсе белән җиңел, җитез кискен хәрәкәт ясый.
Бу хәрәкәтләре аның тәвәккәл һәм хәлиткеч була.
Тимергалиев (кереп туктый). Биредәме ул?
Тамара. Ә, иптәш Тимергалиев. Директор хәзер килер, утырып торыгыз.
Тимергалиев. Ут чыккан кебек мине чакырталар. Директор — бер яктан, Захар — икенче яктан... Яхшылап кына мичне тапшырып китәргә дә бирмәделәр. Нәрсә бар? (Графиннан салып су эчә, тирен сөртә.)
Загадкин (кәефле рәвештә приборга тиеп). Кара!
Т и м е р г а л и е в. Нәрсә ул?
Загадкин. Синең белән миңа бу. Күрмисенмени?
Т и м е р г а л и е в. Нәрсә, тагы Захар Федорич әкәмәтеме?
Загадкин. Тавыш язгыч. Бу, шайтан, мичтәге бөтен тавышны язып бара.
Тимергалиев. Нәрсәгә ул? Әгәр дә син корыч мичне тишеп чыгуы бар дисәң, ул чагында ул гөберди башлый. Колак нәрсәгә? Аннан бит хәзер корычка качарга урын да юк. Ул элек иде.
3 а г а д к и н. Ансы, факт, элек. Бервакыт Чусовайда нинди хәл булды: мич, син әйткәнчә, гөберди башлый, корыччы, сызгырып, чүмеч сорый, аңарчы корыч мичне ярып чыкмасынмы? Идәнгә? Менә сиңа колак!
Тамара (зур кызыксыну белән). Ә нәрсә булды?
За гадки н. Нәрсәме? Дөньяда ике зур стихия бар, Тамара: берсе ут, берсе су. Ә монда икесе дә берьюлы — эреп су булган корыч! Мең ярым градус! Лава!
Т и м е р г а л и е в. Стихия дә лава! Карап торам да;, бөтенләй гыйлем кешесе булып беттең син, Осипич.
Тамара (Загадкинга). Нишләде? Цехны яндырдымы?
3 а г а д к и н. Яндыру гынамы? Менә идән бит инде, чуен плита — боз кебек шажгырып эри. Тимер баганалар төптән сыгыла. Өстә чуен өрлекләр, карыйбыз, бөтен фермасы белән безгә төшеп килә. Түшәм төшеп килә бит! Өстебезгә! Без — пар, тузан эчендә йөгерешеп чыктык. Мунча! Фаңт!
Т и м е р г а л и е в. Чусовайда мин үзем эшләдем. Ул бит — ул вакыт. Ул иске мартеннар... Мич авызын өч кеше кул белән күтәреп, көчкә-көчкә генә ача идек бит. Сигез пот чуен. Җәһәннәм дә кирәкми инде, тир! (Тирен сөртенә.) Шунда мине тирдән котылу өчен андагы татарлар тозлы су эчәргә өйрәттеләр. Ә хәзер кара! Газмы кирәк, теләгәнеңчә йөрт, температурамы — теләгәнеңчә күчер. Штурвал! Андый хәлләр өчен булса, кирәкми дә бу нәрсәләр.
3 а г а д к и н. Нигә андый хәлләр өчен генә? Тавышны язу — ул иң элек мичтәге процессны билгеләргә ярдәм итә. Менә, яңа мичтә сынап карарга итәбез.
Т и м е р г а л и е в. Син аны куй, Осипич. Мин менә бүген чак кына унтугыз тонна алмадым. Я„ менә бу ничек?
Загадки н. Поспеловны уздың алайса? (Кулын кыса.) Котлыйм.
Т и м е р г а л и е в. Нигә Поспеловны гына? Шабыр тиргә батсам, баттым... (Муен тирәләрен сөртенә...)
Захар Федорович керә.
Тамара. Китердек, Захар Федорич. (Приборны күрсәтә.)
Захар Федорич. Бик яхшы. (Әйләнеп.) Ишеттегезме? Редакциядән төшәләр. Сезнең хакта мәкалә язарга. Әзер торыгыз. (Түш кесәсеннән кәгазьләр чыгарып, чагыштырып карап, нидер билгели.)
Т и м е р г а л и е в. Мин аларга нәрсә әйтим? Мин... мич янында эшне кызу тотарга яратам. Шул. Мин Осипичка да һаман шуны әйтәм. Хикмәт, мин әйтәм, темпта. Аз гына кызу тотса, ул да бүген Поспеловны узган була иде.
Тамара. Ул әле дә узган: унтугыз тонна.
Тимергалиев (кинәт аягына тора). Ничек унтугыз? Туктагыз... (Загадкинга сискәнеп карый.) Осипич!
3 а г а д к и н (ике кулын җәеп ала). Факт. (Тактага күрсәтеп.) Менә бит.
Тимергалиев (тактага карый), йөз дә алтмыш биш! Унтугыз тонна... (Акрынлый башлый. Маңгаен кул сырты белән сөртеп ала.) Нәрсә? Мин юләргә калып утыраммыни? (Тураеп, Тамарага юнәлә.) Соң мин узып килдем дип утырам ич?
Тамара. Борчылмагыз; менә квартал буенча эшегез: Тимергалиев— тизлек ягыннан алда тора, Загадкин — тоннаж графасында. (Журналын алып чыгып китә.)
Тимергалиев (Загадкинга шикле карап). Ай-Һай!
За га дк и н. Улмы? Корычның, кабырчыгын киметү хисабына. Әйттем ич мин сиңа, миндә яңа эш бар, килеп карале, дип. Ул шул инде.
Т и м е р г а л и е в. Кабырчык? Күбек хисабына? Әнә, мин беләм, сыра сатучы Хәсәнә күбектән үзенә йорт салды. Ләкин металл күбегеннән синең тонналап корыч чыгара алуың? Көтмәгән идем. Алай булса, уздың! (Кулын бирә.) Ярый, мин дә сине шул ике көн эчендә узам. Ук процентка!
За гадки н (кулын җәеп алып). Эш бит сан артыннан сан кууда гына түгел, Арслан Канзафарич, эш — ирешелгән санны ныгытуда. Син рекорд кына кума: әнә, бүген синең белән миннән артык биргән егет бар. Кара Носовны: узамы безне? Факт, уза.
Ти мер га лиев (тактага карап). Носов?.. Ул бит әле бүген генә. Ул...
Сазонов белән Г ромов керәләр.
Сазонов. Сәлам, иптәшләр!
Загадкин. (бергә). Исәнмесез, Александр Павлыч.
Сазонов (приборны күреп). Аха, прибор монда да килеп җиттемени?
Захар Федор ич (кәефле). Әйе. (Кулын уа.)
Громов (өстәл артына узып, урын алып). Тукта, Захар Федорыч, проектларыңны... (Тимергалиевкә.) Иптәш Тимергалиев! Син беренчедә эшләп килдең, әйт, яңадан ике-өч көн эшләп булырмы ул мичтә, түзәрме?
Тимергалиев. Ни өчен түзмәс икән?
Захар Федорич. Нормадан тыш эшли.
Тимергалиев. Дүрт йөз илле мәртәбә эшли. Алай да мин былтыр. үзегез беләсез, бер мичне алты йөз җитмеш мәртәбә эшләттем.
Громов. Дөрес. Менә бу стахановча җавап! Техник норма, имеш! Аны җиңү — безгә бүген өстәмә корыч бирә. Мең тонна! Бу кварталда мичне сүтми торырсың, Захар Федорич. Сиңа йөкләнгән эш шул — иң элек шул мичтән мең тоннаны аласың.
Захар Федорич. Яхшы, Роман Павлыч.
Сазонов (Тимергалиевкә). Укыдыңмы кичәге газетаны?
Тимергалиев. Әле бушый алмадым, Александр Павлыч. Осипич миңа ул хакта сөйләде.
Сазонов. Синең дусың анда сиңа да сәлам биргән.
Тимергалиев (җәелә төшеп, мыек очын тарткалап алып). Сәламне бирә инде ул академик Васильев! Былтыр шулай безнең цехка килгәч, өч көн буе минем мич яныннан китмәде, һаман әйләнә дә әйләнә. Шуннан килә дә бу: ничек соң, Арслан Канзафарич, ди, углерод белән бергә яхшы корыч алып буламы? Мин әйтәм — була. — Ничек була? — Менә шулай була. Мин моңа эретәм дә күрсәтәм. Аркамнан кага. Безне шулай газетага да төшереп чыгардылар. Аннан мин шул тәҗрибәмне күрсәтергә Златоустка да барып кайттым. Шунда Поспелов белән ярышка да кул куйдык.
Сазонов. Ләкин ул мәкаләдә сүз синең бу яңа маркаң турында бара бит? Ә ул һаман тора да тора.
Загадкин. Факт. Мин Арслан Канзафаричка тагын Юлдашева белән бергә эшләргә тәкъдим иттем.
Тимергалиев. Туктале, син нәрсә, Осипич? Юлдашева! Чынлап сөйләшеп утырабыз бит монда.
Сазонов. Ә нәрсә? Минемчә дә бу яхшы тәкъдим.
Тимергалиев (Загадкинга). Соң, завкомда теге вакытны ләштек, ул нәрсә аңлашылды, бетте бит инде.
Громов (йөзләренә карап). Нәрсә ул—аңлашылды, бетте? Миңа, мәсәлән, бернәрсә дә аңлашылмады.
Т и м е р г а л и е в. Юк, мин әйтәм, мин теге вакыт шул эретмәне койдым, аны монда тикшерделәр-тикшерделәр... Аннан менә иптәш Загадкин тотты да аны завкомнан академиягә җибәртте. Васильевка.
Громов. Я, анысы билгеле.
Тимергалиев. Билгеле, ярый. Академиядән кеше көтәбез. Мин академик Васильев үзе килмәсме дип көтәм. Көтәм, бервакыт цехта яныма бер кыз килә. — Исәнмесез, Тимергалиев абый, мин сезнең корычыгызның технологиясен билгеләр өчен килдем, академиядән, ди. Шулай дигәч, карыйм, бу миңа таныш кебек. Яхшылабрак карыйм, Юлдашева! Сугыш башларында гына үзебездә мартенда өйрәнчек булып эшләп йөргән кыз.
Захар Ф е д о р и ч. Өйрәнчек булып килде, ләкин корыччы кыз булып китте, онытма. Уңышлар белән.
Тимергалиев. Корыччы кыз... (Каранып алып.) Без бит инде биредә барыбыз да ирләр, шул эштә сакал агарткан кешеләр, ачык әйтеп сөйләшик инде: аның ул уңышлары нәрсә? Күбек! Шулай инде!. Күпме эретте соң? Бер ел да эшләмәде, китте бит.
Загадкин. Юк, менә ул сиңа академиядән инженер булып килде, ни өчен син аны үз мичеңә җибәрмәдең? Шунысын әйт.
Тимергалиев. Нигә җибәрмим, мин җибәрдем. Килсен, мич янында каранып йөрсен, белмәгәнен сорасын. Азмыни бездә практикага килгән инженерлар. Академик үзе өйрәнә миннән! Васильев! Ул шул эштә сакал агарткан, мин бу эштә. Ә бу килеп нишли? Карыйм — кәгазенә язып исәпли дә мине өйрәтә, исәпли дә мине өйрәтә. Мине? Гүзәл?.. Нәрсә бу? Инде шул өйрәнчектән чыккан кыз — үз корычымны үземә өйрәтәме? Шул безгә яңа марка табышып бирәме? Кем ышансын моңа?
Сазонов. Мин ышанам. Күрдеңме син аның кичәге анализын? Ул аны табачак. Ләкин сез бергә эретсәгез, тизрәк табарсыз.
Тимергалиев. Бәлки табар да идек, ә план? Дөресен әйткәндә., без бит әле монда, совет мастерлары, үзара гына түгел, Американы куып узабыз. Безгә Сталин иптәш куйган төп бурыч — алтмыш миллион тонна корыч! Шулаймы? Бу нәрсә? Аерым ирләр тәвәккәллеге сорый торган эш! Шуның өчен дау алып барабыз. Олы дау! Шул вакытта бер Юлдашева килә дә минем кулымны тота. Аның белән эшләгәндә, беләсезме, минем нормам күпмегә төште? Шуннан завкомга да җиттек бит, аерыгыз, дидем. (Загадкинга.) Ничек инде ул тагын, иптәш Загадкин? Биредә мин синең белән ярышам, син мине тоннаж белән узасың, тегендә мин Поспелов белән... Менә тагы Носов чыкты, шушындый ва-кытта мин тагы Юлдашева белән эшлим дип норма төшеримме? Булмый.
Сазонов. Дөрес, норма үсә барырга тиеш, ләкин әгәр дә син Юлдашева хәзер дә синең кулыңны тота дип уйласаң, ялгышасың. Ул хәзер үзе дә темпка керде, йөздән югары белән бара. Уйла. Корыч үзең- неке.
Бу вакыт Тамара кереп, Сазоновка бер кәгазь биреп чыга.
Сазонов (кәгазьне карап, Тимергалиевкә). Менә күрәсең, хәзер инде ул сиңа встречныйга чыга.
Тимергалиев. Встречный?
Сазонов. Әйе. (Укый.) «Бүгенге эретмәмне иптәш Тимергалиевкә встречный итеп коям, яңа сыйфат буенча. Юлдашева». (Кәгазьне Тимергалиевкә суза.)
Ти мер га лиев (алып). Встречный? Миңа? Юлдашева?.. (Шаркылдап көлә дә йөри башлый.) Менә бит!
Громов (янындагы Сазоновка). Әмма характер!
Сазонов (Тимергалиевкә). Нәрсә, менә бит?
Т и м е р г а л и е в. Соң?..
Громов (тора, сәгатенә карый, Сазоновка карап). Безгә горкомга җыенырга вакыт, Александр Павлыч. (Барысына да.) Ярый, монысы сөйләшенер. Тимергалиев ул безнең атаклы тиз коючы, әгәр дә анык кулын тотмаса, мин дә Юлдашеваны аның белән бергә эшләтү ягында. Ләкин бу кварталда түгел. Әлегә мич тә сүтмибез, ул өстәмә мең тонна корычны мин сез бирдегә хисаплыйм, ә берсекөнгә — төнге сәгать уникедә. без үзебезнең клубта яңа ел каршы алырбыз! Тантана! Шуңа әзерләнегез.
3 а г а д к и н. Утызынчы сентябрьдә яңа ел! Яратам шундый яңа елны. Факт!
Громов, Сазонов, Захар Федоричлар чыгалар:
Тимергалиев. Завком члены булдым дисеңмени? Ярый, анда да сайлап куйдык үзеңне... Шулай да эшче бит әле син?
3 а г а д к и н. Аһа! Нәрсәгә бу?
Тимергалиев. Син нигә әле аны бик яклыйсың?
3 а г а д к и н. Ә син нигә кызны бик кимсетәсең әле? Күрдеңме син аның уңышын?
Тимергалиев. Синең аркаңда!
3 а г а д к и н. Ә нигә синең аркаңда түгел? Корыч синекеме? Синен өчен мин йөрим!
Тимергалиев. Нәрсә, күбрәк эш күрсәтәсең киләмени синең?
Загадкин. Ә син нәрсә, үз рекордың өчен генә көрәшәсеңмени? Тегене уздың, моны җиңдең, шәхси герой?
Тимергалиев. Тимә син шәхсигә. Матросов кем? Ул да шәхси герой! Әйт, Стаханов кем?
Загадкин. Юк, син әйт, стахановчы кем? Матросовчылар, стахановчылар кемнәр? Туктале, син үзең дә меңнәргә юл ачучы стахановчы бит?
Тимергалиев. Юк, әйт: сиңа ни җитми?
Загадкин. Аһа? Бәлки син мине Юлдашева белән берләшеп, синең маркаңны үзләштерә дип шикләнә торгансың? Әйт, шулай уйлады нм ы?
Тимергалиев. Яхшы, минем өчен тырышасың икән, ник син миңа килмисең, аңа барасың? Әйдә, менә шул марканы бергә, бер мичтә эретик тә коеп чыгарыйк. Бер чыкканны әллә чыгара алмабызмы? Нәрсәгә монда ул кыз!
Загадкин. Ярый чыгардык, ә технологиясен кем эшләр? һәммә заводта барырлык итеп инструкциясен кем төзер?
Тимергалиев. Ансына калгач, табылыр. Зуррак кеше килер безнең. арттан. Гүзәлләр эше түгел ул! Егерме биш еллык тәҗрибәм белән койган мин аны!
Загадкин. Ә фән? Син бу эретмәңне яңадан үзең дә эретә алмыйсың, аңлатып та бирә алмыйсың, кеше ярдәмен дә кабул итмисең, әйт, нәрсә телисең син?
Тимергалиев. Минме? Мин ул марканы шушы кулларым белән бер койган, нигә тагын коймам? Менә Гүзәлегез шуны коеп карасың] Встречный! (Чыга.)
Загадки н. Нәрсә бу! Масаюмы? Яки практикасын фәннән өстен куеп маташуымы?
II сәхнә
Мартен цехы. Сәхнәнең алдында өстән буйдан-буйга караңгы авыр чуен платформа сузылган. Аны челтәрле тимер багана күтәреп тора. Төптә караңгылык аша вакыт- вакыт сузылган саргылт ут шәүләләре. Көйгә салынган моң гына ут гүләве астында Миңлебикә җыры ишетелә. Аннан, сәхнә әйләнеп, үзе күренә. Ул утка түзем кирпечләр төялгән носилка янында утырган. Яшь, таза гәүдәле, моңлы гына кыяфәтле хатын. Җырлый да кулындагы кирпечне карап, носилкага сала. Аңа якын челтәр багана төбендә, Ирек, аяк өсте торып, рәсем ясый. Ул шәүлә күренгән якта каядыр Гүзәлне күреп-күреп ала да киндергә яза.
Миңлебикә (җырлый).
Мишә генә буе һәй тугае, Күкләрендә сайрый тургае, Тургай кебек күңел ник ашкына Җитәмәллә сабан туйлары?
Тургай кош булсаң иде лә, Күкләргә кунсаң иде лә, Шул Мишәнең өсләрендә Тирбәлеп торсаң иде лә.
Тартма беләгем, Яна йөрәгем, Өзелә үзәгем.
Ирек (рәсемне карап, үз-үзенә). Тартма беләгем... Никтер шул сүз миңа һаман Гүзәлем дигән кебек ишетелә... (Үзенә әйтеп карый.) Гүзәлем.
Миңлебикә (кинәт йөзен күтәреп, шәүлә төшкән якка эндәшә). Тарас! Я кая китте инде тагы... (Тагы тынып җырлый.)
Мишә генә буе әй тал агач, Таңнарында сайрый сандугач, Сандугачкай нигә сайрамасын, Күңеле сайлап кунган тал булгач.
Сандугач булсаң иде лә, Талларга кунсаң иде лә, Үз дигән талыңа кунып, Тибрәнеп торсаң иде лә.
Тартма беләгем, Яна йөрәгем, Өзелә үзәгем.
Ирек (яза, аннан рәсемен карап, сискәнеп, үз-үзенә). Юк... Миңа бу җырның ритмы тәэсир итә. (Чигенә төшеп, бер рәсемгә, бер Миңлебикәгә карап алып.) Моңлы җырлыйсың.
Миңлебикә. Ә?
Ирек. Татар хатыны һәрвакыт шулай. Эшен җырламыйча эшләми. Миңлебикә. Нинди эш бит. Менә мин грузда эшләдем. Пароходта...
Ирек. Грузда эшләдең? Аһа!
Миңлебикә. Әйе. Аның нәрсәсенә гаҗәпләнәсең? Менә анда гел җырлата да тора. Гел Идел дә яр буйлары... алай да йөк төягәндә җырлый алмыйсың. (Торып килә.) Син кемне болай? Мичне төшерәм дигән буласың. Мөгаен Гүзәлне төшерә торгансың. (Карый.) Әйтәм бит... Әнә ул анда үзе, мич янында... Менә ул монда да... Илаһем, килештерүе. Үзе.
Ирек. Юк, ул хәзер үзгәрде. Бая ул утның күзенә сискәнгән кебек карап тора иде, ә хәзер... онытылган кебек тик кенә калды. Бу — синең җырыңнан. Көең миңа тәэсир итте. Минем аша аңа... рәсемгә.
Миңлебикә. Тәэсир итте, ди, карале... Теремени ул?
Ирек. Тере.
Миңлебикә. Менә миңа да хәзер тере кебек күренеп китте. Кит, сихер!
Ирек. Тукта. (Аңа ныгытып карый.) Яле, шулай тор. Кузгалма. (Аны күзе белән үлчәп.) Хатын — геркулес!
М и ң л е б и к ә (чигенә). Ярый, ярый... Тылсымлама.
Ирек. Йөк ташыган... Татар хатыны... Ә? (Карап тора.) Синея үзеңнең рәсемеңне язарга кирәк.
Миңлебикә. И, кая инде ул безгә... (Кулын селти, әдәпсенеп яулыгын кыстырына.)
И р е к. Син эштән оялма. Синең кулың кара, йөзең ак. Күпме күтәрә идең? Биш потмы?
Миңлебикә. Биш, ди, биш потны да кулымда чөймәгәч?.. «Тукай»да эшләдем мин. Хатыннар бригадасында...
Ирек. Авыр булгандыр?
Миңлебикә. Булды инде. Төрле чагы. Сугыш вакыты иде лә ул. Менә тагы кайсыбыз анда, кайсыбыз монда. Кулыңда бала да булгач. И рек. Ирең юкмыни?
Миңлебикә. Юк. Үлде ул. (Тынып кала.)
Ирек. Алай.
М и ң л е б и к ә. И, кемгә үпкәлисең, кулыңда һөнәрең булмагач. Менә монда да тагын кара эш... (Җанланып, тиз.) Гүзәл миңа, бушагач, яныма килерсең, дигән иде әле.
Ирек. Нәрсәгә?
Миңлебикә. Без аның белән кичен лабораториягә йөрибез...
Ирек. Ул сине укырга өйрәтәме әллә?
Миңлебикә. Әйе. Минем аз-маз укуым да бар да... Ул анда старший белән дә сөйләште инде. Корычның ныклыгын сыный беләм, шунда бер кереп китсәм... (Карап.) Әллә барыйммы икән? Тик тора түгелме?
И рек. Корыччының тик торуы да бушка түгел аның. Әнә аппаратурага ташланды. Смена бетмичә янына да барма.
Миңлебикә. Смена беткәч, аннан син алып китәсең бит аны...
Тимергалиев улы бит әле син?
Ирек. Әйе. Нигә?
М и ң л е б и к ә. Булган икәнсең. Үзең җәүһәр таныйсың...
Сәхнә артыннан каядыр Тарасның украинча һой... дип көйләве ишетелә.
М и ң л е б и к ә. Тарас! Кайда шул? (Стенадагы юллыкка карый. Аның артындагы кирпеч өеме ышыгыннан, аскы баскычтан Тарас чыгып баса. Кулы балчыклы, йөзе корымлы. Малахай бүректән.)
Тарас (Миңлебикәгә). Я? Булдымы, кодача? Бик сагынмадыңмы мине? (Иңбашыннан эләктереп селки.) Самара!
М и ң л е б и к ә. Әй. Кулыңны җыйнак тот. Салып җибәрермен, Самараңнан ары барып төшәрсең. (Кагып җибәрә.) Минеке турыдан булыр!
Тарас. Чү! Син нәрсә? Тилебәрән ашадыңмы әллә? (Аңа карал тора.) Кара нинди икән син!
М и ң л е б и к ә. Шундый булсам? Начар мәллә?
Тарас (карап тора). Ә мин шундый хатынны гына таныйм да. Бетте моннан соң. Молодец. Яле... (Утырган кирпечләрен карый.) Чатнатмадыңмы?
Миңлебикә. Чатнар да... Күтәр. Әйдә! (Носилканы алгы башыннан күтәрә.)
Тарас (икенче башыннан күтәрә). Киттек, кыйммәтлем, һай, һай...
(Җырлый, китәләр.)
Сәхнә әйләнә бара. Икенче яктан, төреп төенчек күтәргән Рамазан килә. Эш кешесе кебек йодрыгын кысып, терсәкләнеп, төзгә катыбрак, үзенчә бер вәкарь белаь йөри торган карт кеше. Алдан чәче бераз коелган, мангас биек күренә. Өс-башы шактый җыйнак. Үзен олысымак, эш белгән кеше кебек тотарга ярата. Аца каршы яктан Тамара керә. Кульшда цех журналы.
Тамара. Нихәл, Рамазан ага? Кызыңа киләсеңме?
Рамазан. Менә бит, әнисе җибәрде. Аларның күңеле түзәмени? Кызым кайнар килеш капкалар, ди. (Төенчеген тумба өстенә куеп.) Бушыймы әле ул?
Тамара. Кая инде хәзер ул... Корыч чыгармыйча! Кызың бүген Тимергалиевкә встречный коя, агакай. (Китә.)
Рамазан (артыннан). Тимергалиевкә? Шул, шул. Мин дә әйтәм аңа... Суына, ди бит. Дүрәк! Эш вакытында анда хәзер ашау кайгысымыни? Хатыннар акылы белән йөрсәң... Менә... (Савытны тотып карый.) Юк, суынмаган. Хәзер нәрсә инде моны? Әрәм була бит бу? (Савытны ача, күзеннән ераграк итеп тотып пәрәмәчләргә карый.) Кара, нинди өрелеп торганнарын гына салган. Шулай булмыйча? Хәзер нәрсә? Кыз хәзер инженер булды, атайга анда көйгәнрәкләре дә ярый. (Каранып алып, вәкарь белән тамак кыра.) Эһем! (Капмакчы була.)
Стена эчендә, өске тишектә, корым юлында Тарас йөзе күренә.
Тарас (Рамазанны күреп, тоташ кына көлеп куя). Кеһ-һе-һе-һи! (Күздән югала.)
Рамазан (кулын авызыннан кире алып). Ә? Әллә кем көлгән кебек булды? (Өскә карый.) Алла сакласын! (Тагы вәкарь белән тамак кыра.) Эһем! (Ашап йотып куеп.) Пәрәмәч! (Авызын сөртә.) Ә яхшы пешергән, каналия.
Тарас (бу вакыт аның аста шул ук стена эчендә, кирпеч сүтелгән җирдә эшләве күренә, Рамазанга карамыйча гына). Яхшы барамы тамакка, карт? (Эчтә гөпелди.)
Рамазан. Ярыйсы бара, яшь егет. (Аны эзли, табып.) Ә, менә кайда икән син, җен!
Тарас (башы белән мартеннар ягына ишарә итеп). Ул анда эшли торсын, мин монда тешли торыйм?.. (Аска төшеп күздән югала.)
Рамазан (яратмыйча). Ә сиңа нәрсә, кылый шайтан? Тешләсәм, үз кызым. Монда аңа да җитәр, миңа да. Әллә мин үз өлешемне дә алып килгән? (Төргәген савыт өстенә кайтара. Карап.) Ә? Кая булды тагын? Җен кебек стена ярып, күземә күренә бит. Әллә ни догаларыңны укырсың. (Урынын барып карый.) Нәрсә бу? Аска юл монда. (Ачуланып эчкә кычкыра.) Эшең булмаганга тыгыла торгансың!
Тарас (аның артында идән асты юлыннан күтәрелә. Кулында кечкенә савыт белән кыргыч калагы). Нәрсә дисең?
Рамазан. Эшең булмаганга дим. Каян сөйләшәсең?
Тарас. Яныңда басып торам ич. Күрмисеңмени?
Рамазан (әйләнеп, аны күреп). Тфү. Имәнеп киттем. Шөкә пәриеме әллә син?
Тарас (калагы белән савытына ком салып, балчык изә башлый). Эшең булмаганга! Син мине дә үзең кебеккә санама. Синең кебек шихта дворында җилгә калкаеп, әхрән басып тормыйбыз, эш эшлибез без. (Стенага кирпеч сүтелгән җиргә кереп китә.)
Рамазан. Син әхрәнгә тимә, әхрән ул чиста эш. Җилдә торсам торам, әмма синең эшкә бармыйм инде. Кая тагы, аска киттеме? (Аска карый, аны кызганып.) Кәсепмени бу, я? Үзе пычрак, үзе корым да сөрем. Мондый эшнең ни кызыгын табып эшләмәк кирәк?
Тарас (тишектә сылаганы күренә). Әй, әй! Син минем корымлы булуга карама. Мин сиңа теләсә кем түгел, мине спец диләр. (Горур.) Мин вак ремонтчы.
Рамазан. Вак икәне күренеп тора.
Тара с. Минем эшемнең исеме вак, үзе зур, белдеңме? (Югала, шундук стена ышыгыннан Рамазан алдына килеп чыга, кулларын алъяпкычына сөртеп.) Карт булсаң да дөнья күрмәгән кеше икәнсең. Әйтер идем дә мин сиңа... (Янчыгын чыгарып.) Тартасыңмы? (Аңа ыргыта.)
Рамаза н. Менә, мә! Хәзер адәм кебек! Тукта, кайда күрдем соң мин моны? (Урын.)
Тарас (башы белән бер якка ишарә итеп). Синең кызмы ул?
Р а м а з а н. Минеке дә булсын, сиңа нәрсә?
Тарас. Беренче күрәм. Кыз кеше — үзе инженер, үзе сталевар. Рамаза н. Һи! Син күрмәгән күп булыр. Кыздан генерал да бар.
Әллә гаеп итәрсеңме?
Тарас. Кызык карт икән син. Мин сиңа кызыңны мактыйм, син миңа, гаеп итү дисең. Булдыра ул, молодец!
Рамазан (горурланып китеп). Булдырмаска, атасы да Рамазан Юлдашев бит аның. Нигә булдырмасын?
Тарас. Атасын белмим, әллә ни кырганы күренми. (Кыргычын алып китә.)
Рамазан. Я ярый, миңа да булмаса, моны Тамарага калдырырга да смена алыштырырга кирәк. (Төенчеген алып китә башлый, кинәт кенә туктап, Тарас артыннан карап.) Туктале, бу теге Тарас булды бит бу? Шул, шул. Теге көнне мунча артыннан бергә сыра эчтек. Шул бит, корым? Менә син әттә генәсе, кешене артыннан таны, алдыннан таныма! Белгән булсам! Әнә шул татар акылы төштән соң була! (Чыга.)
Сәхнә әйләнә төшә. Мартен миче кырые белән күренә. Аның авызы публикага табан түгел, диагональ рәвештә сәхнә төбенәрәк караган. Чуен идәндә мич күзләвегеннән төшкән шәүлә көлтәсе. Мартенның халыкка табан ягында аппаратура. Калканында еллы, яшелле кечкенә лампалар яна. Мич янында Гүзәл, тып-тын гына торып, зур зәңгәр күзлеген бер яктан тотып утка карый. Иреннәре бераз ачык, аның йөзендә бик нык текәлгәнлек күренә. Ул яше егерме бишләрдә, ышанычлы, күндәм хәрәкәтле, үзен кыланусыз, иркен һәм ачык тота. Өстендә зәңгәр комбинезон, калын коңгырт чәчләре бераз җилкәсенә төшеп тора. Аның артындарак күләгәдә Миша тора. Кыска брезент кием, киез итектән. Буйга кыскарак, киңчә гәүдәле, нык егет. Ул кечерәк зәңгәр пыяла аша утка карый. Йөзе тыныч. Күзләре бәсәреп, аяк очына басыбрак мич артыннан икенче ярдәмче Ермолай керә. Ул ремесленныйдан килгән.
Ермолай (Миша янына килә). Буламы?
М и ш а. Тиздән була.
Ермолай (авызын ачыбрак). Ә?
Гүзәл (күзлеген маңгай өстенә күтәреп, кул сәгатенә карап тора, боерып). Проба! (Ермолайга.) Кая уйлавың, стаканың?
Е р м о л а й озын саплы уҗау—чүмеч суза, Гүзәл, мичтән эретмәне алып, «стакан»- га сала, бераз эретмәне идән плитасына агызып җибәрә. Тамара да килеп туктый. Карыйлар.
Миша. Күрәсезме? Әйтәм бит. Корыч — май шикелле.
Гүзәл. Ошыймы сиңа, Тамара?
Тамара. Нәкъ терекөмеш.
Миша. Көзге дә кирәкми инде.
Тамара. Үзем лабораториягә илтәм. (Стаканны алып китә.)
Ермолай. Стакан бар, кашык та бар, таба, чүмеч, уҗау да бар. Кухня!
Гүзәл (Ермолайга). Юллыкны кара! (Ермолай артка китә.) Менә хәзер беләбез, шул бер момент артыкмы, юкмы? (Инструкция кәгазьләрен карый.) Әгәр дә шуның белән коеп чыгарсак, димәк инструкция...
Миша. Борчылмагыз, мастер, корыч менә була. (Баш бармагын күрсәтә.)
Гүзәл. Борчылган кебекмени?
Миша (утка карап). Юк, мин карап-карап торам да, һәр корыччы үзенчә. Менә Загадкиниы ал. Мин аның кулында эшләдем. Шулай без икәү балыкка төшә идек. Нишли диегез? Кармакның җебеннән тота да җай гына тарта бу. Ни китертеп чыгара дисәң, зур бер балык! — Менә
син шушы балыкны кинәт кенә һавадан ярга ыргытып җибәр, ул, һавада чагында җебеннән өзелеп, шалт! суга китәр; эшнең дә шулай ибен белеп тарт, кинәт тартсаң, өзелә ул, ди. Менә, карт, һәм ул корычны да шулай җай гына чыгара. Ә менә Тимергалиев. Корыч чыгар вакыт җиттеме, шул хәтле кыза, бөтенләй әсәрә. Шуның белән кайчан балыгын да кулыннан ычкындыра.
Гүзәл. Шундый нәрсә сөйләдегез, Миша. Мин дә шулай борчыламмыни?
Миша. Сезме? Сез бүген бераз ашкынасыз кебек. Алай булмый идегез.
Г ү з ә л. Юк, мин нәрсәнедер оныттым кебек... Чыгамы минем исәбем?.. Миша, факелны күзәт. Мин хәзер... (Кечкенә өстәлдә тиз-тиз язып исәпли.) Окис феррум плюс...
Миша пыяла аша мичкә карый, аңар тагын Ермолай килә.
Ермолай (нидер әйтергә кысталып). Миша дәдәй.
Миша. Нәрсә?
Ермолай (әйтү уеннан кайтып). Ә юк...
Миша. Син нәрсә бүген бик шым йөрисең? Күзләрең тыҗрайган. Ермолай. Юк, мин шуның белән кызыксынам...
Миша (бүлеп). Бәхәсме тагы? Ташла. (Карый.) Күрәмсең факелны?
Ермолай. Күрәм... (Тагын сүзенә күчеп.) Юк, син шуны әйт, Миша дәдәй: корычның мич төбенә китүе мөмкинме?
Миша. Әйтәм бит, тагын бәхәс. Мөмкин түгел.
Ермолай. Ә мич төбендә кечкенә яньчелгән урын булса?
Миша. Нинди ул — яньчелгән?
Ермолай. Менә мин анда бая мич томалаганда күрдем. Юллыкка якын... Яньчелгән кебек күренде.
Миша. Күргәнсең, бик әйбәт. Ә ни өчен соң мичне тутыру алдыннан төбен магнезит белән сылап чыгыла? Корыч үтмәсен өчен бит? Шу- лай булгач, андый гына тигезсез урын калган икән, ни зыян? Бар, эшеңдә бул.
Гүзәл (кәгазен тотып килә). Менә... (Күзлеген куеп, мичкә күз салып алып.) Каяле, шул эретмә туңдымы? (Бая плитада тамып калган эретмәне карап.) Кис әле, Миша. Анализы килгәнче үзебез алдан белә торыйк.
Миша (корычны кисеп). Күрәсезме? Кристалл! Академик Курдюмов нәрсә дип әйтә әле? Кристалл төзелеше атомнар төзелешеннән килә, диме?
Гүзәл. Юк. Минем монда башка шигем бар. Хәзер мин аны... Мичне кара. (Тыңлый, шундук кечкенә өстәлдә анализ белән булыша: ышкый, сөртә, лупа белән карый.)
Загадкин керә.
Миша, һу, Осипич!
Загадкин. Я ничек? Сез бүген үз инструкциягез буенча барасыз, диләр.
Гүзәл. Әйе. Карагыз., Осипич. (Күрсәтә.)
Загадкин (корычны алып). Аһа! Менә бу ичмасам кабык! (Бармагы белән үлчәп карый.) Яңалык туа монда... (Лупа белән карый.) Тукта, нәрсә бу?
Гүзәл. Күрәсезме, кристаллар фонында тимгелләр бар.
Загадки н. Анысы килеп җитми икән шул.
Г ү з ә л. Шулай дисезме? Минем сездән бик сорыйсы киңәшем бар. Мин кичә дә төн буе лабораториядә утырдым. Бер ноктада шигем бар. Менә минем исәп буенча... (Инструкциясен алып килә.)
Загадкин (утка карап алып). Юк, юк. Хәзер сез мичне карагыз, доводканы ычкындырмагыз... Ә бу хакта... Мин хәзер лабораториягә ке- рәм. Әйләнеп килермен. Сөйләшербез. (Китә.)
Гүзәл. Әмма ярдәмле кеше дә үзе...
М и ш а. Загадкинмы? Ул инде...
Гүзәл (факелны күзәтә). Күрәсеңме?
М и ш а. Мичнең көймәсенме?
Гүзәл (боерып). Газ күчерергә!
Миша. Була, мастер. (Күчерә. Ермолайга.) Син нәрсә, занятиегә Тимергалиевкә күчтеңмени? Загадкин кебек остадан?
Ермолай. Тимергалиевтә темп.
Миша. Тимергалиев темплы коя, Загадкин төпле коя. Син тизлеккә генә карама, беләсеңме, Загадкинның корычында бер күзәнәк тә юк. Сыйфат бу!
Е р м о л а й. Ә без кем корычы өстендә эшлибез? Сыйфат түгелмени бу?
Гүзәл. Тимергалиев абыймы? Тимә, менә бүген без аның корычын үзенә коеп күрсәтсәк, беләсеңме аннары?
М и ш а. Аннары шул корычны Осипич кебек кәрәзсез дә итеп булса? Ә? Менә проблема!
Гүзәл. Дөрес. Менә сез шуны әйтегез: тормыш ни өчен һәрвакыт яңа, һәрвакыт кызык? Чөнки ул гел яңадан-яңа проблемалар атып тора. Эзлегеннән. Гөл кебек. (Сәгатен карый.) Хәзер анализны китерерләр. (Ермолайга.) Ломыңны әзер тот. (Нидер тавыш ишетеп.) Тыңла! (Мишаны тотып.) Нәрсә ул?
М и ш а. Ә? (Тыңлый.)
Гүзәл. Нигә шыңламый ул? (Тиз генә аппаратка карый.)
М и ш а. Чынлап та...
Гүзәл (Ермолайга). Син нәрсә анда? Юллыкны сылаганда металл- фәлән катыштырмадыңмы?
Ермолай. Ә? Юк. (Нидер әйтмәкче була.)
Гүзәл, йөгер, юллыкны кара!
Ермолай мич артына йөгерә. Загадкин килеп баса. Пыяласын чыгарып, мичкә карый. Бер генә секунд тынлык. Мичтә тонык бер гөбердәү ишетелә.
Г ү з ә л (куркып). Ә?
Загадкин. Корычыгыз кача бит!
Гүзәл (карарга килеп). Миша! Сүндер! Чакыр кранчыны, бушатабыз! (Мичне сүндерә.)
Миша (мич кырыена йөгереп чыгып, әче сызгыра). Чүмеч! (Кул болгый.)
Гүзәл лом тоткан килеш мичнең артына йөгерә. Мичнең ал ягыннан идәнгә шажгы- рып, куе ут түгелә башлый. Ул — корыч.
Загадкин (Мишага). Күтәр шул рельсны! (Идәндә яткан кыскарак рельсны күтәреп, бер башын корыч аккан юлга сөяп куялар.) Магнезит! (Көрәк белән алып ком ыргыта башлыйлар, корыч басыла.)
Миша (ыжгырып). Ә! Буйсындымы адәм көченә! Загадкин. Факт!
Бу вакыт сәхнә әйләнеп, мичнең арты килә. Мич төбендә Ермолай белән Гүзәл лом тотып юллыкны казып ачарга тырышалар, юллык бирелми. Кранчының өзек- өзек кагылган шомлы кыңгыравы ишетелеп, һавадан шаулап килгән кран чүмеченең силуэты йөзә. Гүзәл, улак янындагы тимер басмага сикереп менеп, һавада торган шикелле улак өстеннән торып, бер-ике кизәнүгә юллык бердән ачылып китә дә якты ут көлтәсе кебек корыч бәреп чыгып, ул очкыннар эчендә кала. Ян-яктан Ирек, Тамара, Загадкин, Тарас, астан Миңлебикә һәм башкалар йөгерешәләр.
За гадки н (алга омтылып, кычкырып). Тотыгыз аны... Яна! Гүзәл. Ай!
Ломы кулыннан төшеп китә, ул чаткылар эчендә кала да бер кулы белән маңгаен тотып, аркасы белән улак өстенә авып китә. Ермолай тиз генә үз ломын улакка аркылы сала, ләкин аңарчы Гүзәлне улак аша сикереп баскан Ирек тотып ала.
Арттан Тимергалиев килеп чыга.
Тимергалиев (Ермолайдан ломны тартып алып). Кара, ачылып җитмәгән бит! Җәтерәк агызырга!
Каерып ачып җибәрә. Яктылык көчәя, аста пар күтәрелә. Тимер басма аша Гүзәлне кулларына күтәргән килеш Ирек үткәне күренеп кала. Бар да пар артына күмелә. Тик салават күпере шикелле төрле төстәге шәүләләр биюе белән янгын кыңгыравы шикелле өзек-өзек кагылган кран кыңгыравы ишетелә.
ПӘРДӘ
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Мартен цехының рапорт бүлмәсе. Беренче пәрдәдәгечә. Ашыгып Тамара керә.
Тамара (телефонны алып). Горкомны бирегез. Горкоммы? Мин сездән тагын сорыйм, иптәш Громовны чакырыгыз әле. Отчёт бирә? Ул чагында иптәш Сазоновны. Китте дисез. Яхшы. (Утырып, цех журналы буенча үтәлгән нормаларны яза.)
Ишектән Ермолай керә. Ул аптыраганрак бер кыяфәттә туктала.
Ермолай. Тамара Ивановна...
Тамара (аңа күтәрелми, журналдан карап, таба да, бармагы белән басып күчерә). Егерме икенче сентябрь... (Эзли.) 97%. Егерме бишендә... (Язган килеш Ермолайга.) Захар Федорич кайда?
Ермолай (каушап). Анда... Мичне тикшерәләр. Иптәш Сазонов та килде.
Тамара. Сазонов? Горкомнан кайтты алай булса?.. (Яза.) Егерме алтысында...
Ермолай (үз-үзенә). Бөтен айлык эшен язалар. Судка бирергә итәләрме әллә? (Омтылып.) Тамара Ивановна... (Ишек артында аяк тавышлары. Ермолай тиз генә анда табан барып карап, кулын селти, үз-үзенә.) Булмады! Кеше юкта сөйләшә алмый калдым.
Ишектән мольберт күтәреп, Ирек керә, Ермолай китә.
Ире к. Мөмкинме бирегә?
Тамара (бердән күтәрелеп). Ирек? (Күкрәген тотып.) Уй! Я әйтегез, ничек?
И рек. Шул, кулын бәйләделәр.
Тамара. Ярый, кешене үлемнән коткардыгыз.
Ирек. Минем эш нәрсә? Мннсез дә анда... Төшәргә бирмиләр иде, әлбәттә. Теге Ермолай үзенең ломын улак өстенә салып өлгерде бит. Минем эш кечкенә. Менә сез кызны әйтегез, алай да ничаклы эретмәне коткарып алып калды.
Тамара. Ут кыз.
И р е к. Чын-чын ут кызы! (Мольбертын тотып.) Кая, шунда калдырып торсам, буламы?
Тамара. Әнә теге почмакка. Шкаф артынарак.
Ирек (мольбертын урнаштырып). Я, хәзер, сезнеңчә, аңа нәрсә булыр?
Тамара. Белмим инде. Захар Федорич бик каты борчылган. Зыян зур гына бугай. Менә Александр Павлыч та кайтып җитте...
Ишектән Тимсргалнсв белән Сазонов күренәләр. И рек, әтисен күргәч, почмаккарак китеп, мольбертын шкаф башыннан салынып торган катыргы белән каплабрак куярга тырыша.
Ти мер га лиев (Сазоновка сөйли керә). Ә мин ни әйттем? Мин, Александр Павлыч...
Тамара (тора). Александр Павлыч! Күрдегезме Захар Фе- доричны?
Сазонов. Күрдем. Кайда Юлдашева?
Тамара. Медпунктта ул...
Сазонов. Ничек сон. хәле?
Тамара. Кул сыртына гына эләккән, диләр. Ярый йөзен каплап өлгергән.
Т и м е р г а л и е в. Алай зыянлы түгел? (Әйләнеп Ирекне күреп.) Менә ич минем егет тә монда. Нихәл соң? Егылган җирдә генә син тотып калдың, ә?
Ирек (әкрен генә аңа). Әти... кирәк тү?ел.
Т и м е р г а л и е в (аның кулыннан кысып, бер кулы белән иңбашыннан тоткан килеш). Молодец, улым, шулай кирәк, оялма.
Сазонов (аның кулын кыса). Егетлек күрсәткәнсең, рәхмәт, егет. Корыччының эше һәр минуты шулай бер тәвәккәллек аның... (Әйләнеп, Тамарага.) Сез беләсезме, ул ничек соң бүген, үзенең инструкциясе нигезендә койдымы?
Тамара. Әйе.
Сазонов. Кайда соң ул инструкциясе?
Тамара. Биредә. Анда өстәлдә калган булган. Алып килдем мин аны. (Алып бирә.)
Сазонов. Яхшы иткәнсең. (Ачып-ачып карый.)
Ирек чыга.
Т и м е р г а л и е в. Инструкция монда ярдәм итми. Анда түгел эш....
Сазонов. Нәрсәдә?
Т и м е р г а л и е в. Тәҗрибәдә. Әйтәм бит мин.
Сазонов (Тамарага). Мин инструкцияне үзем белән алдым. Әйтерсез.
Тамара. Яхшы, Александр Павлыч. (Сазонов чыга.)
Т и м е р г а л и е в. Кайда соң Захар Федорич?
Тамара. Алар анда... Мич төбенә аска төшеп киттеләр. Килерләр инде.
Т и м е р г а л и е в. Загадкин да андамыни? Әйттем мин аларга. Сабантуй, имеш! Уен күрәләр. Мин, туганкай, яшь чакта үзем сабантуйда ат чабыштырган малай. Беләм. Эрегән корычмы? Ул да нәкъ шул кулга өйрәнмәгән кырыс айгыр. Бер буйлап киттеме — ни җитте ирләр кулы да аны тоталмый. Ә монда... Хатын-кыз кулын ул сизмимени?
Каралган, тирләгән Миша, аннан Ермолай керәләр.
Тимерга лиев (Мишага). Я? Кайда Захар Федорич?
М и ш а җавап бирмичә, кул сырты белән маңгай тирен сөртә. Әйләнеп карый да салкын алыр өчен стена буена идәнгә чүгәләп утыра.
Ермолай (аның өчен җавап бирә). Киләләр...
Т и м ер га л и е в. Яхшы парландыгыз, ә?
М и ш а (фуражкасын янына салып куеп, тәмәке янчыгын чыгара. Шатырдатып кәгазь ерта, төреп.) Эшләр!.. Әле тагы эш хакы алганда искә төшерерләр.
Тимергалиев. Нәрсә, чыкканы да бракмыни?
М и ш а. Белмим, шулай диләр ич. Булмаска кирәк иде...
Тимергалиев. Ә мич? Эш озакка тартылырлыкмыни?
Миша. Корыч төпкә, төтен юлына киткән. Ул кәҗәнең үзен генә кискәләп алырга да...
Тимергалиев. Я? Менә син теге вакытны миңа күчмәгән идеи, имеш, мин ярдәмчеләремне куырып барам. Менә тыныч эшләдең?
М и ш а. Куегыз әле, мастер, уен мәллә?
Тимергалиев (коры). Нәрсәсен куйыйм да нәрсәсе уен ди аның? Мин монда сезнең артыгыздан мичне алыйм да, Осипичка встречный ясыйм дип киләм, ә анда...
Миша. Сезнең дә койган кәҗәләрегез аз булмагандыр. Анысы гаҗәп түгел аның. Тиз коюга ирешү өчен ничә мич көймәсен эреттегез?
Тимергалиев. Син, Миша, аны куй. Монда син үзең ир кеше, тәҗрибәң җитәрлек, нәрсә карадың? Мастер булса да кыз кеше — кыз инде ул.
Миша. Монда ул түгел... Юлдашева миннән алда сизде. Ул кулыннан килгәнен эшләде.
Захар Федор ич белән Загадкин килеп керәләр. Захар судан чыккан кебек манма юеш, арыган, талчыккан хәлдә. Загадкин да тирләгән, ләкин ул һаман җайлы, җыйнак. Фуражкасы да туры тора.
Захар Федорич. Юлдашева ни хәлдә? Белеп килегез.
Тамара. Хәзер, Захар Федорич. (Чыга.)
Захар Федорич (кесәсеннән юеш яулык, портсигарын чыгарып куя, папиросын каба, шырпысы янмый.) Мунча! (Ташлый.)
Тимергалиев. Шырпыга хәтле тир үттемени? (Кабызып бирә.) Тышта Миңлебикә тавышы. Әйдәгез, әйдә...
Ишектән Миңлебикә, Тарас, X а й б у л к и н н а р белән берничә эшче килеп керәләр.
Захар Федорич. Смена бетте, сез нәрсә, иптәшләр?
Миңлебикә (алгарак чыгып). Без менә булышырга килдек. Мичне хәзер сүтәргә кирәкмиме?
Тимергалиев (эшчеләрнең берсен күрсәтеп). Менә минем кулдашым Хайбулкин да. Ул да булышырга кала! Молодец!
Хайбулкин. Ничек калмаска? (Иптәшләренә әйләнеп.) Син үзеңә план үтә, мин үземә, ә цех өзеклектә утырсын? Алдынгы булып килгән безнең цех! Кеше күзенә карый алмыйм мин аннан...
Эшчеләр. Шулай, шулай. Квартал ахыры. Ярамый. Калып эшлибез.
Загадкин. Моны бик яхшы уйлагансыз, иптәшләр. Ләкин бүген булмый, әле тикшерү бетмәгән.
Тарас. Мин ул мичне әле үзем тикшерәм. Сменадан калып...
Хайбулкин. Ә сез әйтегез генә безгә. Без ул мичне... (Чыга башлыйлар.)
Захар Федорич. Яхшы, иптәшләр... (Миңлебикәнең һаман торганын күреп.) Син нәрсә?
М и ң л е б и к ә. Ә ничек? Исәнме соң ул?
Захар Федорич. Юлдашевамы? Исән... (һаман китмәгәнен күреп.) Тагын ни?
Миңлебикә (аңа туп-туры карап торгач). Җаны исән булсын. (Чыга.)
Захар Федорич (Миша белән Ермолайга). Ә сез?
М и ш а. Менә аптырап утыруым, Захар Федорич. Шундый шәп корыч коя идек бит. Ярый, менә сез тикшердегез инде. (Бүреген йомарлап, идәнгә баскалап.) Нәрсә генә булды соң бу? Сәбәп?
Захар Федорич. Бар душка. Юын, ял ит бүген, Миша.
Миша (тора, Ермолайга). Әйдә, мичне тагын бер карап әйләник, тә... Шундый шәп номер бирә идек бит. Юлдашеваны гына әрәм итмәгән булсак ярар иде...
Ермолай (аңа, акрын). Ә теге яньчелгән урын?
Миша (аңа). Ансын аның мич суынгач карарбыз. (Чыгалар.) Загадки н. Кызны бөтен цех яратып өлгергән, ә?
Т и м е р г а л и е в. Ярый. (Кузгалып, Захарга.) Шулай итеп встреч- ныем өзелде? Иртәгә иртәдән икенче мичне миңа бирәсең.
3 а г а д к и н акт яза башлый.
Захар Ф е до р н ч. Кич хәл итәрбез. (Тимергалиевнең каршына туктап аңа карап тора.) Әйтегез әле, Арслан Канзафарич, сез мичне Юлдашевага ничек тапшырдыгыз?
Т и м е р г а л и е в. Мин мичне сезнең үз алдыгызда тапшырдым.
Захар Федор ич. Юк, томалаганда сез карадыгызмы? Кем томалады?
Тимерга лиев. Ә сез миңа томалаганчы калырга бирмәдегез.
Захар Федорич. Әйе. Директор үзе ашыктырды. Киттең. Ә шул вакыт Юлдашева кайда иде?
Т и м е р г а л и е в. Ул Миша белән шихта тутырыша иде.
Захар Ф е д о р и ч. Әйе, ә юллыкны кем томалады?
Т и м е р г а л и е в. Юллыкнымы? Ул анда әнә теге ремесленникны куйган иде — Ермолайны. (Тынып торгач.) Сез нәрсә? Мич миндә вакыт бозылгандыр дип уйламыйсыздыр бит?
Захар Федор ич. Юк, Арслан Канзафарич. Сез бер яктан корычны алып бетерүгә, алар икенче яктан магнезит сибеп, тутыра да башладылар. Кайнар килеш. Аннан мин сезне үзем җибәрдем. Шулай булгач... (йөри.) Юк, монда ул, ул... Юлдашева үзе.
Тамара (керә). Килә... (Урынына уза.)
Гүзәл керә. Аның өстендә инде эш киеме түгел, плащ. Кулы күренми.
Ти мер га лиев (урыныннан торып). Утырыгыз,, Гүзәл.
Г үзәл. Рәхмәт. Кузгалмагыз, Тимергалиев абый.
Т и м е р г а л и е в. Юк, юк... Сөйләшегез. (Чыга.)
Загадки н. Утырыгыз.
Г үзәл. Рәхмәт. (Басып тора. Бер кулы белән урындык аркасына тотынган.)
Захар Федорич (кәгазен тотып). Ягез, иптәш Юлдашева... Без карадык. Сез ничек соң? Әгәр без алдан тикшерүнең нәтиҗәсен сезгә әйтсәк, тыңлый аласызмы?
Г ү з ә л. Әлбәттә, әйтегез, Захар Федорич.
Захар Федорич. Биш тонна корычыгыз төтен юлында ята. Морҗа юлы юк, томаланган. Аны ватып ачарга, төптән яңа мич салырга. Унике көнлек эш. Үзегез беләсез — унике көнгә мич туктату нәрсә икәнен? Еллык планны үтибез дигән көнне.
Г үзәл (сискәнеп). Захар Федорич! Ничек соң бу? Ә корычның чы- I арган хәтлесе? Аны бу сменаныкы белән кушкач, бүгеннең планы шуның белән тулмыймыни?
Захар Федорич. Сез үзегез коткарган корычны күздә тотып әйтәсезме? Ул — брак.
Г үзәл (аның тез буыннарының хәле китеп, аумас өчен артындагы остәлгә аркасы белән торып, бер кулы белән аңа тотынып.) Брак?
Захар Федорич. Әйе. йөз тонна корычыгыз брак!
Г үзәл (үзенә әйткән кебек). Ничек соң ул? Алай булырга тиеш түгел иде. (Аңа.) Монда бер ялгышлык юкмы? һични аңламыйм, Захар Федорич.
За гадки н. Монысын мин дә аңламыйм, Захар Федорич. Кая соңгы анализы?
Тамара. Менә. (Загадкинга анализ кәгазен бирә.)
Загадкин карый, кулын җәеп ала. Аңардан Гүзәл алып карый, кулы тетрәп куя.
Захар Федорич. Сез Тимергалиевтән мичне төзек килеш кабул итеп алдыгызмы?
Гүзәл. Төзек килеш. Ул үз эретмәсен минем күз алдымда агызып алды. Яхшы корыч. Шулай булгач, мин Тимергалиев һич тә технологияне бозып эш иткәндер дип уйламыйм.
Захар Федорич. Димәк, бу эштә башка кешенең гаебе юк?
Гүзәл (тынлыктан соң). Мин беркемне дә гаепләргә җыенмыйм, Захар Федорич!
Захар Федорич (Тамарага). Тамара, яз докладной: махсус тикшерү комиссиясе төзергә, менә иптәш Загадкин, тагын хезмәт охра- насыннан берәү булыр. Ә инженер Юлдашеваны вакытлы рәвештә эшеннән алырга.
Загадкин. Ничек соң, Захар Федорич? Сез инде бу эшнең бөтен сәбәпләре дә ачык дип саныйсызмыни?
Захар Федорич (йөри, коры). Мин үз цехым буенча директорга докладной бирәм. Калганы директор эше. (Гүзәл каршына туктый.) Их, иптәш Юлдашева! Нинди хәлгә куйдың син безне! Минем синең бу эшең өчен тырышуларым! Тимер кебек ышана идем мин сиңа! Беләсеңме, тимер кебек!
Гүзәл (әсәрләнеп). Захар Федорич! Монысы миңа барыннан да авыр... (Үзен кулга алып.) Дөресе, мин бу эшнең ничек килеп чыкканын әле үзем дә төшенеп җитмим. Алай да миңа бертөрле дә скидка кирәкми. (Нык, калка төшеп.) Үз кул астымдагы эшкә үзем җаваплы. Үзем гаепле. Миңа китәргә мөмкинме?
Захар Федорич. Барыгыз.
Гүзәл борыла. Аның плащ астыннан марлялы кулы чыгып күренеп кала. Захар Федорич аны күреп сискәнеп китә. Аннан папирос чыгарып, учы белән каплап кабыза. Кашлары җыерылган. Гүзәл Ирек яныннан үз алдына караган килеш ашыкмый узып, күздән югала. Тамара торып Гүзәл артыннан чыга. Ирек аларны күзе белән озатканнан соң, ул да шул якка китә.
Загадкин (ишекне барып ябып, әйләнеп). Хатын-кыз булып та скидка сорамый. Күрдегезме, нинди буын җитешә, Захар Федорич. Ә үзенең күрдегезме кулын?
Захар Федорич (тартып йөргән җиреннән йөзен күтәреп). Нәрсә кулын? Гади пешү. Андый чаткы тию, кул белән ачканда, болай да була ул.
Загадкин. Ләкин бу икенчерәк. Сез нәрсә, Захар Федорич, аңа бик каты ташландыгыз? Шул мич өченме? Ташлагыз. Дөресен әйткәндә, мин монда авария дип әйтерлек эш тә күрмим.
Захар Федорич. Их, Осипич, әллә сез миңа боларны аңа әйтү бик җиңел булды дисезме? Әгәр дә мин уйлап табучы Захар Федорич кына булсам? Бая гына мин шул мичтән бу кварталга тагын мең тонна корыч алып бирергә директорга сүз бирдем. Дөрес, мич ул болай да ремонтка сүтелергә тиеш анысы. Авария дигәне дә кәҗә кою гына аның, ләкин ул төптә утыра, төтен юлында! Ике атнага өзеклек! Менә нәрсәсе суя.
Загадки и. Захар Федорич. Беләсезме без нишлик? Мич суынып җитсен. Төтен юлындагы корычны алып, анализ ясатабыз. Үзем төшәм.
Захар Федорич. Ярый. (Загадкин чыга.)
(Ялгыз, тартып йөри. Мольберт алдына туктый. Ачып карый.)
Ул... Ә нинди кыз... Җавапка калдырдык; Ни өчен? (Яба. Үз-үзенә уй' ланып.) Димәк үзем начар эшлим. Артыграк ышанганмын. Үзем караП җиткермәгәнмен.
Тамара керә, кулында кәгазь.
Тамара (кәгазен өстәлгә куеп). Сез нишләдегез, Захар Федорич? Я?
Захар Федор и ч. Нәрсә эшләдем?
Т а м а р а. Сез шушындый кешеме? Сезне беренче мәртәбә шулай күрәм.
Захар Федорич. Ә нәрсә өчен бу һөҗүм?
Тамара. Гүзәл белән мөгамәләгез соң? Чыгам, күрәм баганага тотынган... Үзе ап-ак...
Захар Федорич. Нәрсә, елыймы? (Чыкмакчы була.)
Тамара. Юк, юк... Мин янына бардым, кочакладым, берничә жылы сүз әйттем. Берни әйтми китә башлады. Көч-хәл бара. Җитәкләмәкче булам. Кая, үзен җитәкләтәме соң ул?
Захар Федорич. Кайда соң ул? Аны бер үзен җибәрергә чынлап та ярамый торгандыр.
Тамара. Тимергалиев белән киттеләр.
Захар Федорич. Кайсы Тимергалиев белән? Мастермы?
Тамара. Юк. Улы белән. Художник.
Захар Федорич. Художник белән... (Бер рәсемгә табан, бер ана атлый.) Я, я?
Тамара. Сез ул чаклы каты итеп әйтергә тиеш түгел идегез, Захар Федорич.
Захар Федорич. Туктагыз әле, ни өчен Юлдашева сездә үзенә бик зур яклаучы тапты әле? Комсомолка булып, нәкъ менә сез үзегез цехта өзеклек булдырмау өчен көрәшүегез яхшырак булыр иде. (Кәгазьне алып.) Менә бу анализ нәрсә күрсәтә соң?
Тамара. Ә баштагы анализлары? (Күрсәтә.) Яхшы ич?
Захар Федорич (карый). Фосфор, шулай. Хром... шулай. Ярый. (Тагын карый.) Монысы да ярый. (Өченчесен карап.) Монысы...
Тамара. Монысы чыккан корычныкы.
Захар Федорич. Брак! Яңадан тикшертергә кирәк. Шайтан белсен нәрсә икәнен. (Чыга.)
Тамара да анализ кәгазьләрен алып чыга.
Тәрәзә рамалары аша шәүләләр бии. Ишектә Ермолай күренә. Артыннан Рамазан килә.
Ермолай (сузылып карап). Тагын чыктымыни?
Рамазан. Кая, мондамы ул?
Ермолай. Кем?
Рамазан. Кыз. Гүзәлне әйтәм. Монда юкмыни? (Керәләр.)
Ермолай. Ә мастермы? Кайтып китте.
Рамазан. Ә? Кайтып, дисең. Исән-сау алайса?.. Шулай, башы сау булсын. Кая соң? (Төенчеген эзли. Күреп.) Менә, әйтәм бит. Тиеп тә карамаган. Суынып та беткән. Нәрсә инде хәзер моны? (Аңа.) Кем, син аның кул астында эшлисең бит әле?
Ермолай. Әйе, нәрсә?
Рамазан. Менә бит... Мин аңа китергән идем. Калды бит инде бу болай булгач. Пәрәмәчне әйтәм. Кил, ашыйсыңмы?
Ермолай. Юк, юк... Сез нәрсә тагы. Рәхмәт.
Рамазан. Эшләгән кеше, мә, берәрие аша. Ашамыйсыңмыни?
Ермолай. Юк, юк, бабай. Рәхмәт.
Рамазан. Нәрсә, судка бирергә итәләр, диме? Дөресме бу?
Ермолай Мин дә әйтәм аны. Тимергалиев артыннан мичне мин үзем томаладым. Менә мин белмим, алай да корыч шул яньчелгән жиргә киткән булса?
Рамаза и. Ә? нинди яньчелгән җир ул? Чокырмы? Тимергалиев артыннан ук бар иде дисең?
Ермолай. Чокыр түгел, яньчелгән җир.
Рамазан (исәпли). Әһә. Чак кына? Яле, я? Шул җитте! Алайса корыч шунда киткән! Ә Тимергалиев шуны белдеме?
Ермолай. Каян белсен? Ул бит аны күрмәде ич.
Рамазан (кулбашлары күтәрелеп, гәүдәсе турая бара. Тавышы катылана төшеп). Әһә! Ә син шуны күргәч, әйттеңме соң?
Ермолай (куркып). Кемгә?
Рамаза н. Аңа.
Ермолай. Тимергалиевкәме? (Көлә.) Ай-ай син, бабакай. Беләсеңме, кем ул? Аннан ул бит минем күз алдымда шул мичтән менә дигән корыч коеп алды. Аңа аннан зыян булмады ич.
Рамазан. Алса? Әйттеңме Гүзәлгә?
Ермолай. Ул шихтада иде. Ә соңыннан... Мин Миша дәдәй белән сөйләштем. Туктале, син каян беләсең әле, бәлки безнең корыч анда китмәгән?
Рамазан. Әһә! Сез анда алай да болай, монда хәзер Гүзәл гаепле булып калды? Шулаймы?
Ермолай. Туктале... Нәрсә син? Мин сиңа монда Гүзәл апада гаеп юктыр дип торам, син миңа кычкырасың?
Рамазан. Кычкырмыйча? Беләм мин синең ул мастерларыңны! (Ермолайның түш кесәсеннән күренеп торган пыяласын тартып чыгара.) Күк пыяла! Мондыйны борын заманда зур мастерлар гына кия иде, син, значит, шушы яшеңнән мастерның сикеритең алырга йөре, синнән ни хәер көтмәк кирәк? Әллә син Тимергалиев белән бер сүздән? Ә? Әллә бер яртыны кактырдымы? Кичәгнәк?
Ермолай (гарьләнеп, бердән чигенеп). Кит аннан... Нәрсә сөйләп тора... Олы башы белән!.. Мин бөтенләй эчмим дә. (Яшен сөртеп ала.) Мин тагы аңа Гүзәл апа ягыннан сөйләп торам, ә син... нәрсә сөйләп тора... Тимергалиев андый кешемени? Ул әле мич төбен күрмәде дә... Аны чакырттылар, белдеңме? Мин сиңа тагын сөйләп торам. Начар икәнсең...
Рамазан. Сез бик яхшы кешеләр. Бергәләп авария ясыйлар да кыз гаепле! Әле генә нәрсә әйттең?
Ермолай (кинәт үчләшеп). Нәрсә әйттем? Әнә бар да кеше өс- тенә сөйләп кара, алайса. (Үз-үзенә.) Юк, моңа ялгыш сөйләдем. Осипич белән генә сөйләшергә кирәк миңа. (Чыга.)
Рамазан (артыннан). Хәзер танасыңмыни? (Үз-үзенә.) Ә? Китеп үк барды. Хәзер ишетмәмещ, белмәмеш. Әллә дирехтырына тотып алып барыргамы? Ул танса? Юк, үзем дә катырак киттем, ахры. Миңа аны балавыз кебек йомшатып, серен алып бетерәсе икән. (Китәргә булып, җилдере белән төенчеген кулына алып, үзен сүгеп.) Дүрәк!
Ишектә Тарас күренә.
Та рас (борынын алга сузыбрак, ишектә). Алай.
Рамазан. Ә сиңа нәрсә?
Тарас. Ашадык коймакны, сөрттек авызны да кайтып барабыз.
Рамаза н. Коймак сөйлисең әле син монда...
Tapaq. Ә син дулама. Беләсеңме моны — нинди эш? Корычның качуын алдан сизәсе?.. Жәл кызың миңа, жәл.
Рамазан. Кызмы? Бик әйбәт. Аңламагач, шул тиеш аңа. Мин баштук әйткән аңа: тыгылма ирләр эшенә. Ә ул — юк. Үзе зур укыган. Ирләрдән күп белә...
Тарас, һәм белә. Тукта, син нәрсә болай? Үз кызың өстенә?
Рамазан. Шулай булмыйча? Кая анда! Без әйткән ярыймыни? Без борынгы кеше — нәрсә бёләбез? һе! Имеш, хәзер заман башка.
Имеш, әле аны мастерлар үзләре өйрәтәләр. Корычмын сикеритен өй' рәтә була. Аңа? Рамазан кызына! Мастер! һе, тот капчыгыңны. Өйрәтер мастер! Менә өйрәтте. Ә? Шулай өйрәтәләр акылны...
Тарас. Дуамал икән син!
Рамаза н. Булырсың дуамал! Шулай булмыйча? Рамазан кызы бит! Әнә кая китте? Тимергалиев коеп та коймаган, бу коеп бирә! Ыз- намы. Беләбез. Төшендек. Рәхмәт, һе! Көтеп тор! Хәзер әнә, мичне ике атнага туктатырга да үзен судка тартырга!
Тарас. Ике атнага? Ә юк, монысы булмас. Кем әйтте?
Рамазан. Бөтен кеше әйтә.
Тарас. Ике атнага? Юк... Без әле аны карарбыз.
Рамазан. Кая карамаган. Мич җимерелде, хәзер шул синең белән мин төтен юлын гына карамасак...
М и ң л е б и к ә керә.
Миңлебикә. Абый, нәрсә диләр соң Гүзәлне? Белмәдеңме?
Рамазан. Кит, кит! Ирләр эшенә тыгылып йөрсәң, сиңа да шул булыр. Йөрмә буталып! (Чыгып китә.)
М и ң л е б и к ә. Нәрсә ул?
Тарас. Син аңа карама. Борчылган ул.
Миңлебикә. Менә шулай инде минем бәхет. Бу Гүзәл шундый әйбәт иде, әзерләп укырга кертәм дип тә тора иде... Шулай ук эшләре заяга китәр микәнни?
Тарас (башыннан бүреген кулына төшереп, эченнән кәгазьләр алып карый.) Өченче мич... Ә менә беренче мич. Кырыйдан. Яле, я? Заяга дисең? Шаярма. Без бар бит әле монда! (Мәгънәле итеп башын кага, бүреген кия.)
ПӘРДӘ
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
1 НЧЕ СӘХНӘ
Юлдашевалар квартирасы. Икегә бүленгән. Алгы бүлмәдә тыштан керә торган ишек, сул кулда пәрдә эленгән таррак ишек. Аш өстәле, гади генә урындыклар. Ишектән кергәч, озын сандык, өстендә палас белән мендәр — Рамазан ’ картның урыны. Шул турыда стенага биштәрле капчык белән иске брезент кожан эленгән. Бүлмә агартыл- ган, гади булса да чисталык күзгә ташлана. Бу алгы бүлмәдән, уң кулдагы ишектән, Гүзәл ягына керелә. Ул як караңгы. Тәрәзәләренә штор төшерелгән. Тышта аяк тавышлары. Гүзәл белән Ирек кайтып керәләр.
Ирек (ишекне алдан ачып). Әйдә, Гүзәл. (Гүзәлне кертә. Артына карап.) Кая әниең? Анда калдымыни?
Гүзәл ак челтәр шәлен маңгаеннан алгарак күләгәләп төшергән; ул берни әйтми, чйгә чак кына, әһәмиятсез бер күз ташлый да, үзенең салмак һәм юнәлгән йөреше белән, туры үз бүлмәсенә уза, ике кулы белән утыргыч артына ябышып, бердән туктап кала. Аннан йөзен, иңсәсен күтәреп, тавышсыз гына тирән сулый. Аңа һава җитми, йөзе тамашачыга да, Иреккә дә күренми.
Ирек (бүлмә ишегендә). Рөхсәтме?
Гүзәл (аның ягына карамыйча, тирән тын алгач, тонык тавыш белән). Рөхсәт!
Ирек (аңа якын килеп). Гүзәл! (Гүзәл дәшми.) Өстеңне салыйк... (Шәленә кул суза.)
Гүзәл (кинәт айныган кебек). Хәзер. Үзем... (Әйләнеп өстен-башын сала.)
И р е к. Кулыңны авырттыра күрмә. (Булыша, киемен гардеробка илтә.)
Гүзәл берни әйтми, әкрен генә барып, тәрәзәнең шторын тарта. Форточкасын ачып куя да тәрәзәгә якын килеп туктап, тышка карап тора. Тыштан куе яшькелт ай яктысы төшеп, бүлмәдәге гөлләрне һәм кечкенә өстәлдәге кайбер химия приборларын яктырта. Йомшак диван, урындыклар, китап этажеркасы, стенадагы рәсем рамалары белән җыйнак кына хатын-кыз бүлмәсе күзгә шәйләнә. Гүзәл баскан урынында хәрәкәтсез, тик ара-тирә иңсәсе күтәрелүе аның тирән сулап алганын күрсәтә. Авырткан кулының марлясын рәтләп куйгалый.
Ирек (ишекне ябып килеп, аңа карамыйча, якындарак басып, у.т да тәрәзәгә йөзе белән туктый. Тышка карап, үз-үзенә сөйләгән кебек). Аргы башта ниндидер бер йолдыз... Кара, ничек ул үзенең чем-яшел нурларын чагып җибәрә! Зөһрә йолдызмы ул? (Гүзәл дәшми.) Их, бер йөзәсе иде шул күктә! Тавышсыз гына бер очкыч белән... Шул торна юллары аша... Ә ул торна юлы шундый нечкә тукылган, синең чәч өстеңдәге челтәр шәлең шикелле... (Гүзәл дәшми.) Ә шәп! Шәп бу дөнья! Колач ташлап йөзәсе килә. (Аңа карап куеп.) Дәшмисең? Син юл буена бер сүз эндәшмәдең. Ташла...
Гүзәл (кузгалышсыз, үз-үзенә әйткән кебек, эчтән сыкравын тыйган хәлдә). Син шул вакыт... Мине коткарып алып калдың!..
Ирек. Юк ла, Захар Федорич ул просто сине җәберләде. Кызулык белән генә...
Гүзәл. Ул соң бүтәнчә ничек итсен? Ул мине шул мичкә куючы, миңа һәрвакыт ата кебек яхшы карап килүче... Мин аны шул хәлгә куйганнан соң?
Ирек (тагын тәрәзәгә күз ташлап алып). Гүзәл. Исендәме, теге төн! Ленинградта, Нева буенда? Без синең белән күпер өстендә тора идек. Син миңа сыенган. Өстән ай шундый... Нигәдер, ул бик югары да, бик якын да күренә иде ул төнне. Исеңдәме, син миңа, художникка, айдагы Зөһрә кызны күрсәттең. Көянтә, чиләге белән... Үзе кө- меш-кара туткыллы... Шундый мәһабәтле бер гүзәл сында күренде ул... Без синең белән аның йолдызын да таптык. Зөһрә йолдыз. Син шул йолдызга карап тордың да бер сүз әйттең. Исеңдәме, ни әйткәнең? /Минем исемдә: — Дөньяда үзеңне кешемен дисең икән, максатың бөек булсын, дидең. — Ул бөек булса, аның өчен авырлык күтәрү дә җиңел, чөнки ул бит максат, синең үз максатың, барыбер сиңа үз җаның кебек газиз, үзең ич ул синең! Моны син' әйттең. Мин дә сине шул сүзеңнән таныдым, Гүзәл. Син шундый. Я менә бүгенге эшең — ул нәрсә? Ил өчен югары сыйфатлы корыч табу иде бит. Әйе, син үзеңә зур максат куеп кына калмыйсың, аның өчен утка да керә беләсең.
Гүзәл (аны ишетми, еракка текәлеп, үз-үзенә әйткән кебек). Нинди эш була иде, нинди гүзәл эш... Ә хәзер? Нәрсә булып чыкты? Бөтен ил алдында! Нинди зур хурлык! Оят!
Ирек (аны кулыннан тотып). Син нинди кызу... Тукта, Гүзәл, мин бсләм, синдә чиксез зур намус тойгысы, ләкин уйлашыйк әле, эш алай ук тора микән?
Гүзәл (кулын алып, аңа). Юк. Кайда ялгыш? Нәрсәдә ялгыш? Инструкциядәме? Ничек инде ул алай?.. (Аңа елмайгандай итә, елмая алмый.)
Ирек. Мин сине аңлыйм, Гүзәл. Ләкин башта син үзеңнең кайнар хисләреңә бераз сүрелергә бир. (Ишек тавышын ишетеп.) Әниең кайтты... Беләсеңме нәрсә, Гүзәл. Син хәзер ашап-эчеп ал. Аннан без синең белән һавага чыгып, әйләнеп керербез.
Алгы бүлмәгә тыштан Үлмәс апа керә. Кара туткыллы, калын чәчле, заманача киенгән, мәһабәт карт хатын. Башында ак ефәк шәл. Сумка күтәргән.
Гүзәл. Юк, рәхмәт. Мин бүген беркая да чыкмыйм, Ирек.
Ирек. Әле сәгать алты да юк... Я? Тынычлан, җанкисәк. Мин әйләнеп килермен. Я? (Алгы бүлмәгә чыгып.) Үлмәс апа, сез хәзер Гүзәлгә бик әйбәтләп куе гына чәй эчерегез әле. Беркөнге кебек. Мин хәзер киләм.
Үлмәс. Ә? Шулай итәсеңме? Ярый. Бар, бар... Чәйне бергә эчәрбез...
Ирек чыга. Ү л м ә с бу вакыт әйберләрен куеп, шәлен сала. Рамазан кайтып керә. Кулында төенчек.
Рамазан (артка әйләнеп). Ә? Кем булды ул чыккан? Мин һәрвакыт күрәм. Гүзәл белән... Кем малае соң ул?
Үл м ә с. Нигә, белмисеңмени? Мастер Тимергалиев улы ич.
Рамазан (гаҗәпләнеп). Мастер Тимергалиев? Шушымы? Белмәдем... Мин аны... (Ишекне ачып карый.) Киттеме әле шул?
Ү л м ә с. Белсәң соң? Нишләтер идең? Кеше сиңа дип килмәгән, Гүзәлгә килгән.
Рамазан. Менә нишләткәнне белерсең! Тимергалиев улы! Эзс булмасын! Икенче күрсәм мин аны...
Ү л м ә с. Котырдыңмы әллә?
Рамазан. Котыру, ди, белмисеңмени әле, кызың анда нәрсә эшлә- 1 ән?
Үлмәс (әкрен тавыш белән). Нәрсә?
Рамазан. Янып үлә язган ич. Ике атнага завод туктаталар. Анык өчен!
Үлмәс (куркып). Ә? Янып диме? Кычкырма, ичмасам, кешенең котын алып! Өйрәнгән, никрут чагыннан, авыл буена бугазын киереп акырырга! Үзе монда ич! (Гүзәл ягына кереп китә.) Гүзәл?
Рамазан (үз-үзенә). Кычкырма, имеш! Сөйләвем шул булгач! Өйрәнгәнсез үзегездән үзегез куркып, пышылдап сөйләшергә! Боларга кычкыргач та ярамый...
Үлмәс (диван башына килә, мендәргә таянып, йөзен каплаган Гүзәлне табып). Кызым? (Үрелеп өстәл лампасын кабыза.) Балам? Елыйсың түгелме? Я? Нәрсә булды?
Гүзәл (күтәрелеп, аңа карамыйча гына). Юк, әни...
Үлмәс (кулын күреп). Юк, ди, кулың бәйләнгән ич. Нишләдең, пештеңме әллә?
Гүзәл. Юк, әни, борчылма. Азрак кына ул.
Ү л м ә с. Илаһем. Төсләре калмаган... Кая, сөт бирим, эч әле. Ни булды?
Г үзәл. Берни дә юк, әни... (Кинәт әнисен кочаклап үкси.)
Үлмәс. Ни генә булды соң, бала? Исәбеңдә-ниеңдә ялгыштыңмы соң?
Гүзәл. Кеше алдында түздем, түздем!.. (Үкси.)
Ү л м ә с. Утыр әле, утыр...
Гүзәл (утырып). Җитмәсә, чыкканы да брак! (Яшеннән арынып.) Шул китапны алып бир әле, әни.
Үлмәс. Мартен китабыңнымы? (Алып бирә.) Ярый әле, үзең исән калгансың, болай булгач, шунсын бәхет диген.
Гүзәл (китапны алдына ачып салып, уйда). Нәрсәдә ялгыштым соң?
Рамазан (ишектә ярты күренеп, Гүзәлгә коры тавыш белән). Әйттемме мин сиңа? Тыгылмассың кыз башын, белән ирләр эшенә!
Үлмәс. Син дә тагы бала өстенә җилкен! Аңа җиңелме әллә?
Рамазан (тагын ярты күренә). Аңамы? Теге елларны койды — җитмәгән идемени? Ул, юк, инженер булгач, яңадан килеп мич ала! Тимергалиев белән булашып! Әнә, суд диләрме хәзер анда.
Үлмәс (сөт алып килә). Я бар, үз ягыңа чык. (Гүзәлгә килә.) Мә әле, кызым, сөт эч әле. Бер дә борчылма, алла теләсә. (Сөтне өстәлгә куя, Рамазан ягына ямьсез карап алып.) Аның башында кайгы аз? Көн-төи чаба, шул корыч дип өзелә, инде кеше сине-мине карашкан кулын пешереп кайта, өстенә тагын син җикерен.
Рамазан. Вәт сөйләш моның белән! Мин карамаган да тапмаганмыни?
Үлмәс. Тапсаң? Күбрәк үз тамагыңа салдың! Ата булып Гүзәлгә күпме ярдәмең тиде?
Гүзәл (тыеп). Әни... (Укый.)
Үлмәс. Сөйләмәсен ичмаса. Бер эш кырган кебек... Элек булды — элек, зимагур Рамазан булып Рәсәй күчте. Совет булгач та ничә ел шуны куды. Бар һөнәре — себерке дә көрәк. Шул көенә әчедер теле, дуамалдыр үзе. Бер шәһәргә сыймады, шунда килгәнче, шул семья таралмасын дип ни азаплар белән алып килдем бит.
Рамазан. Ярар, балаларың кайсы укытучы булган, кайсы радиодан Сакмар суын җырлап тора, Рамазанныкылар нишләп болай кеше булып беткәннәр соң?
Үлмә с. Үзләре тырышкан. Совет кеше иткән. Бик синнәнме әллә? (Гүзәл өстенә карап.) Шул бала яшьтән завод мәктәбендә укыды, эшләде, тырышып, кеше арасында кеше булды бит әле, балам. (Гүзәлгә.) Кая әле, чишеп карамыйкмы?
Рамазан (килеп, Үлмәскә). Кул белән орынма, ярамый, авырттырырсың. Кая әле, марляны пәке очы белән генә кирәк аны... (Кесәсеннән бумажнигын алып ачып, кәгазьгә төргән пәке сыныгын чыгара.) Кычкырсам, әллә мин дә эчем янганга кычкырам? Рамазан кызы шулай булган диләр, җиңелмени? Гарьлек түгелмени? Минем кызым ла ул... (Янына утырып.) Каяле, кызым... Бар әле, анасы, анда мазь бар иде түгелме соң?
Гүзәл. Кирәкми, әти, сез нишлисез?.. (Китабына караган -.килеш тынып утыра.)
Үлмәс. Я, доктор үзе караган, торсын алай булгач...
Рамазан. Ярый алай булса. (Пәке кисәген кулында янап, чәчләренә тидереп-тидереп ала. Кәефле.) Һә! Мине юләр дип уйлый бит ул әниең. Әллә мин корыч эше күрмәгән дә белмәгәнме? Син әле... мин күргәнне күрсәң... (Пәке кисәген күрсәтеп.) Менә сиңа, алай булса, шушы пәке. Кичә иске сандыкны актарганда, шушы сыныгы килеп чыкты. Иске бумажник эченнән. Тукта, мин әйтәм, күрсәтим Гүзәлгә... Әйт, нинди корыч бу?
Үлмәс (карамыйча). Хикмәтледер берәр... Иске арасында яткач.
Рамаза н. Хикмәтле шул. Залтаус корычы диләр моны. Теге заманның! Ә-ә! Әнә корыч коям дип утыра бит ул. Китаптан? Бар, хәзер табарсың моны китаптан! Юк ул!
Үлмәс. Юк булып, корыч кая булган?
Рамазан. Бар ул, бу юк. Иван Михайлнч үзе белән кабергә алып киткән аны мәрхүм, белдеңме? Һә-ә!
Үлмәс. Я бар, кыз кешенең йөрәген алып, әллә нинди кыйссалар сөйләп утырма. Кешегә тын алырга бир. Сине тыңлыймыни ул? Кызым, аш өлгертимме?
Гүзәл. Ә? Юк, кирәкми әле... Ашамыйм.
Үлмәс. Алаймы? Алайса сөтеңне эчеп куй. Ярый, соңрак ашарбыз.
Гүзәл аңламый утыра. Ул алдындагы китабына карап югалып тора, кайчак диван аркасына терсәге белән таянып, баш бармагын тешләттерә. Шул вакыт Үлмәс белән Рамазан арасында түбәндәгечә сүз бара.
Рамазан (Үлмәскә). Бар кухняңа, ашыңны кара. Кыйсса, имеш! Мин аны сиңа сөйләмим, Гүзәлгә сөйлим. Ул, значит, укыган кеше, үзе
аңлар. (Сакалын тешләп алыш бер күзен кысып, билгесезлсккә текәп, аяк өсте килеш сөйли башлый.) Теге ярман сугышында, мин ранинбулып, шулай Залтауска эләктем. Шбиталга. Чыктым — янвалит, акча да юк, кая барырга? — Әнә, Иван Михайлич кучер эзли, диләр. Значит, ул безнең татар кешесен ярата. Бардым, ялландым мин моңа: значит, тарантаска утыртып алып барам мин моны һәр көнне заводка, ул анда главный корыч остасы. Җитәкләп цехка алып керәм, шул хәтле карт бу, сыпжырап беткән, значит, әйтсп-кушып кына утыра. Ярый, утыра бу. Шуннан нишли? Бөтен кешене цехтан кудырып чыгара да мине ишеккә куя. Үзе бу мич янында. Белмим, әллә шунда бу әф- сүн укып өрә. әллә төкерә, әллә кесәсеннән бер дару чыгарып сала! Үзе бертуктамый әллә ни мыдыр-мыдыр укый, Садыйкҗан мулла дога укыган кебек; үзе шуның артыннан сүгенеп куя бит әле, ә? Менә Хоя бу бер заман! Җен догасы белән! Их, мин әйтәм, әфсүнен генә белеп алсам! Беләсеңме, аннан Рамазан кем? Кем мин? Шул хәтле беләсе килә моның сикеритен! Юк бит. Торам ишеккә карап. Ярамый... Бер заман раштуа җитә...
Үлмәс. Татар шулай укымыйча әфсүн белән генә бәхетле булырга хыялланып, кара эштән башы чыкмаган.
Рамазан. Ярар, торып тор әле син. Раштуа җитә,, хуш, значит, праздник. Бу, значит, өендә, исерек. — Тот, князь, эч минем саулыкка, ди, бу мина аракы бирә бер стакан.
Ү л м ә с. Биргәч, эчтең инде... Әйтәм шул. Мастер кешедән зур һөнәр өйрәнгәнсең икән. Сине тыңлыймы ул? Китабы белән утыра бит.
Гүзәл. Тимә, әни... (Бармагын тешли, уйда утыра.)
Рамазан (Үлмәскә коры гына). Сүзне, значит, тыңлый белергә кирәк аны! (Кызына йомшак тавыш белән дәвам итә.) Шуннан әйтә бу миңа, Иван Михайлич:
— Ә как, князь, тый буга малишсә? ди. Мин әйтәм: как мал итсә? Как учил мулла, так, значит, башта тәхәрәт бирум п колак кагаем, патум фарыз, сүннәт читаем.
— А ну, пакажи, ди бу миңа. Мин кызу баштан аны-моны карап тору юк, тиз генә кыйблага кара да, значит, колак как.
Үлмәс. Исерек көйгәме? Шул да булдымы намаз?
Рамазан. Тукталс син, урыс кешесенә күрсәтергә бит ул, вәт дүрәк! Аннан минем бит әле бу уй да бар: әллә ул да миңа теге догасын ычкындырыр... Исерек баштан? Кем белә?
— Значит, колак кактым и әлхәм укыйм... (Ачулы тавыш белән.)
— Рәзетак алкаран читают? Вот как читают, ди бу миңа. Нишли? Килеп бер заман бик әйбәтләп кыйблдга басты бу, әгузеләтеп колак какты, шарлатып әлхәм укып җибәрде, карап та торам бер заман! Үземнең Иван Михайлич! (Ул булып йомшак кына матур итеп күрсәтергә тырыша.) Әлхәмде лиллаһи раббел галәмин, әррәхман әррәхим, ди, значит, бу миңа, ә?
Үлмәс. Я җитәр, кит, кит! Кешенең эче янганда. Укыды корьән сиңа Иван Михайлич. Син укымаганны. Стаканы белән чүмергәч, күренгән инде күзеңә. Зимагур кыйссасы...
Рамазан (җитди). Күренгән түгел, моның мәгънәсе шул: гарәп 7ә коя корыч, үзенең догасы белән; ...әгелчән дә коя корыч; бу, значит, Рәсәй кешесе, аларның бөтен наукасын белеп өстенә төкерә: тфу, ди — бу, значит, ярамый болар миңа, Рәсәй мастерына, ди, үзе коеп чыгара яңа бер сорт корыч. Үзенең сиксритс белән! Аның янында настоящий дәмәшык корычы да пи пачем, дөньяда бер, значит, Залтаус корычы. Ә-ә! Үзем атлы казакта хезмәт иттем, шул мастерның койган кылычы кулымда. Менә: ике очыннан гына ал да бөклә. Кыл кебек бөгелер, су кебек чагылыр, үзен ут та алмас, су да алмас, турыга селтәдеңме, алмас кебек кыя да төшерә инде. Тигәнен дә белмисең! Һоо! Җиленә очадыр иде ярманиың башы, җиленә! Кая ул хәзер?
Үлмәс. Әйтәм корыч беткән, Иван Михайличың гына йотып үлгән күрәсең.
Рамазан. Бар ул, шушы сорты юк. Авызыңны ерасың әле син: әйтми мастер үзенең сикеритен! Белдеңме? Әнә, мәрхүм, үлде, анда да әйтмәде.
Үлмәс. Беркемгә дәме?
Рамазан. Беркемгә, ди, улына әйтмәде. Үзенең улына! Шуны әйтәм бит мин Гүзәлгә. Кычкырасың дисең, дөрес булгач, нигә кычкырмыйм?
Г үзәл. Тукта. Син нәрсә сөйлисең, әти?
Рамаза и. Нәрсә сөйлим? Барны сөйлим. Менә кара. (Пәке кисәген бирә.)
Гүзәл (карап, шундук кире биреп). Беләм, әти. Менә син, алай булса, ул корычың белән моны кис. (Өстәлдән икенче корыч алып бирә.)
Рамазан (тамагын вәкарь белән кырып). Кхм. Карыйк. (Кисештерә. Рамазан кулындагы пәке кителеп, чылтырап төшә.) Ә? Әллә кисте бу минекен? Әллә ялгыш текәрәк иеп җибәрдем?..
Үлмәс. И, сөйлисең дә бит ичмасам, шунда да сүзен бирмәс.
Рамазан. Кем корычы бу?
Үлмәс. Нигә, күрмисеңмени? Кичә лабораториядән алып кайткан үз корычы ич. Кызың койган.
Рамазан. Туктале син... (Гүзәлгә.) Тимергалиев корычы дигәнегез шушымыни? Нәрсә ул, минем Иван Михайличның сикеритен да белгәнмени?
Үлмәс, йөдәттең бит инде баланы, сикеритен белән!
Рамазан. Туктале син... (Гүзәлгә карый.) Ә?
Гүзәл. Иван Михайлич... Синең Иван Михайличың кем соң ул, әти? Секретын яшереп үлгәнме? Ә менә аннан соң анда икенче Иван Михайлич эшләгән, Назаров. Яшь, совет мастеры. Ул менә синең мастерыңның корычын алып, аны яңадан өйрәнеп, аннан да яхшырак яңа корыч коеп чыгарган, секретын да яшермәгән. Тимергалиев абыйны син кем дип беләсең? Шул Назаров кулында өйрәнгән кеше ул.
Рамаза и. Анысын ул өйрәнгәң, ярый әле син шунысына рәхмәт диген, мичеңә дары салмаган! Залтауста бер шулай да иттеләр.
Г үзәл. Иске белән яңаны бутыйсың бит, әти.
Рамазан. Искеме? Ә яңа булып бу нишли? Дары да салмый, синең белән бергә дә коймый, значит, чокыр гына калдырып китә?
Гүзәл (тора). Бөтенләй юкны сөйлисең! Тимергалиев абый бервакытта да алай эшләмәс.
Рамазан. Мин сөйләмим, әнә Ермолаең үзе сөйли. Томалаганда үзем күрдем, ди.
Гүзәл. Күргәч, ник әйтмәгән?
Рамазан. Белмим, ник әйтмәгән? Аны мин кыса башлагач та әле качып китте.
Гүзәл. Ермолаймы? Алай булса, мин бигрәк тә зур гаепле. Син бер дә Тимергалиев өстенә сөйләмисең, минем өстемә сөйлисең!
Рамазан. Менә сиңа мә! Сөйләш болар белән! Янып-пешеп, мәсхәрә булып кайткан, иртәгә заводтан куалар, суд! Атай аңа син мина- ват түгел дип тора...
Г үзәл (бүлеп). Син, әти, завод тирәсендә генә эшлисең. Хәзерге эшчеләрне белмисең. Шулай булгач, стахановчылар арасына кереп, белмәгәнеңне сөйләп йөрергә тиеш түгел. Ул ара бозу була.
Рамазан. Менә хәзер мин гаепле булдым! Дөресен әйткәч, әле ара бозам?
Үлмәс. Я җитәр. Сиңа әйтеп тора бит кеше. Элек ул мастерлар байга эшләгән, монда үзебезгә эшлиләр.
Рамазан (торып ишеккә баса). Ә мин сиңа нәрсә сөйлим? Монысы да хәзер миңа политика сата. Гарьләнеп үләрсең бит! Бу хәтле оста булгач, министрлыкка гына урын сорарга кирәк иде! (Кинәт алга атлап, кызып, кулларын сузып, Гүзәлгә.) Син, значит, Тимергалиевның сикеритен беләм, наука язам дип йөр, встречный объявит ит, ул значит, сине үзеннән уздырырга өйрәтә була! Кайда булган эш бу! Тимергалиев! i ере суын тапкан Хөзсрильяс та сиңа үзенә каршы эштә ярдәм итмәс.
Г үзәл. Гөзерильяс итмәс, бу итәр. Чөнки бу совет кешесе. Ярышны да аңламыйсың, бу бер-береңә каршы эш түгел, социалистик ярыш.
Р а м азан. Беләм мин, социалистик! һе? Алай бик ярдәмле булгач, нигә соң встречныеңны кабул итми? Ә?..
Үлмәс, Я бар, чык үз ягыңа. Кеше күңелен бозып... Ялганлатын. җитәр.
Рамазан (кызып). Ничек? Ялган сөйлиммени әле мин?
Үлмәс. Ялган, ялган! Яхшыга булмаган сүз барысы да ялган. Теге корыч күгәрми дә, анысы ашалмый, имеш. Әнә Гүзәл кайткач, үзеңә менә дигән тешләр куйдырып бирде, теш кенә булса да, бик ярый. Бер дә күгәрми дә, ашалмый да, үзе ашый.
Г үзәл. Әни, куй, кирәкми.
Үлмәс (Рамазанга, йомшарып). Я бар, кешегә дә ял итәргә бир.
Рамазан (китә, ишектә әйләнеп). Ярый, алай үзенә бик ошый икән, йөрсен яна-пешә. Әмма ләкин шуны бел: үзем исән вакытта мин аның малаен аяк атлатмыйм. Белсә, мин Гүзәлнең үз файдасына тырышам. Кызымны яклыйм. Күңеле саф, адәм баласын белми әле ул! (Чыга.)
Үлмәс (артыннан). Нәрсә, ди? Син тагы дуамалга барып, Тимергалиев улына бәрелеп кара!
Гүзәл. Үзең дә инде, әни, аны этеп-төртеп кенә торасың... (Тәрәзәдән карый.)
Үлмә с. Бигрәк әче зимагур телләре бит үзендә. Сине дә кызганам шул.
Г үзәл. Әле һаман бакчада йоклыймы ул?
Үлмәс. Сөйләмә дә. йокының тәмлесе җирдә дип, шушы көздә дә бакчага чыгып ята бит. Гомер буе өйгә ияләшә алмады. Нишләтим?
Тышта автомобиль быргысы.
Гүзәл (сискәнеп). Машина. Безнең парадныйда... (Тыңлый.) Кемдер монда килә...
Үлмәс. Бер дә курыкма. Ниятең дөрес булгач...
Кызу гына ишек кагу.
Тамара (ашыгып керә). Мөмкинме?
Гүзәл. Тамара!
Тамара. Завком машинасын гына алдым да тизрәк сиңа. (Кәгазьләрен чыгара.) Менә корычыңның анализы.
Гүзәл (карый). Ничек? Уртача сыйфатлы? Ә ни өчен теге анализ буенча брак?
Тамара. Ул беренче низложницадан. Күрәсең аңа, корычың качканда башта көл-тузаимы, нәрсәдер катышкан булган. Янадан ясатсак, менә...
Гүзәл. Брак түгел! Минем эшем брак түгел! Тамара! (Аны селкетә.) Димәк, бу корыч план тутыруга китә? Тамара!
Үлмәс. Менә кайгыра идең, әйтәм бит... (Тамарага.) Алайса барысы да әйбәт, бернәрсә дә юк инде? Менә рәхмәт сиңа бу сөенчең өчен. Иллә шул Тамара әйбәт тә инде. (Аркасыннан сөя.) Сал өстеңне. Хәзер аш булдырам. (Үз ягына юнәлә.)
Тамара. Юк, хәзер китәм, җыелыш анда. Мин шуны китерергә генә...
Г ү з ә л. Тукта. Ә Захар Федорич?
Тамара. Аның бар борчылганы мич. Унике көнгә бит...
Гүзәл (тына төшеп). Унике көн... Әйе, әйе. Бу шатлыгым белән исемнән үк чыккан. Ул хаклы. График.
Тамара. Мин әйтәм, нигә унике көн? Хәзер анда комсомолецлар җыела калды. Мәсьәләне шунда куябыз. Әллә кысмабыз дисеңме? Безнең коллектив, беләсең, бер тотынсак...
Г үзәл. Безнең цех коллективы... (йөзен учы белән баса.) Нинди зур оят булды миңа алар янында. Юк, барыйм мин хәзер шунда, ашамам, эчмәм, йокламам...
Тамара (аны тотып). Син нәрсә, Гүзәл? Әле анда бер эш тә юк. Директор кайтасы бар. Ә син борчылма әле. Я? (Үбә.) Тынычлан. Киттем мин.
Гүзәл. Тукта...
Тамара (әйләнеп). Онытып барам икән, инструкцияң иптәш Сазоновта.
Т а м а р а ишеккә юнәлә, Ирек керә, кулында букет.
Ирек (зур шатлык белән). Гүзәл! (Тамарага юл бирә.) Исәнмесез!
Тамара. Сау булыгыз. (Чыга.)
Ирек. Мин ишеттем... (Чәчәген бирә.) Дөресме бу?
Гүзәл. Кирәкми, син нәрсә алай?.. (Букетын алып иснәп, аңа карап тора.) Мин сиңа бүген тормышым өчен дә бурычлы, Ирек... Әлегә хәтле рәхмәтемне дә белдерә алмадым. Гафу ит! (Муеныннан кочаклап үбә.)
Ү л м ә с ишектән керә дә кире югала.
Гүзәл (Ирекнең кулбашыннан йөзен күтәреп). Ләкин безгә куанырга иртә.
Ирек. Ни өчен?
Гүзәл. Кара, бу бөтен эшне дә коткарамы соң? (Аңа анализ кәгазен бирә.) Аннан: ни өчен әтиең мине яратмый? Әйт! Аңарда карт мастерлар горурлыгымы? Кыз башы белән эшемә катыша дип миннән хурланамы? Төшенмим.
Ирек. Минем әтине төшенү... Юк, монда тирәнрәк эш. (Уйга калып, йөреп китмәкче булганда, кинәт туктап.) Дррес, син әйткән нәрсәләр дә бар, ләкин, беләсеңме, минемчә, төп эш нәрсәдә, Гүзәл? Сугыштан соң бездә фән-техника һич моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә күтәрелеп китте. Җитешә алмый карт. Укуы аз бит. Эше алда бара, белеме артка кала. Арада бушлык. Шуны каплау өчен ул үзенең практикасын фәннән дә югары итеп күтәрә! Әлеге — физик хезмәт белән акыл хезмәтен аерып карау.
Гүзәл. Карый, ләкин моннан минем өлешкә нәрсә чыга?
Ирек. Юк, тыңлале син, аныңча, ничек бит: бар зур белем, андый белем бары тик академик башында гына була. Карт була ул академик. Аннан бар эшче, үзе кебек зур тәҗрибәле эшче. Ул — практик. Инде менә син килдең. Эшче дә, инженер да. Икесен дә бергә җыйган. Җитмәсә, үзең яшь кенә кыз. Киләсең дә син аны өйрәтә башлыйсың. Үз эшен үзенә. Килешә аламы ул синең белән?
Гүзәл. Горурлыгы күтәрми? Яки...
Ирек. Юк, без синең белән үзебез башта ялгыш иттек, Гүзәл. Син монда кайткач та мин сине үзебезгә алып барырга теләгән идем. Бу безне якынайткан булыр иде. Син каршы килдең.
Г үзәл. Әйе, мин иң элек аңа үземне эштә күрсәтергә теләдем. Әле дә мин шул карашта. Ләкин...
Ирек. Беләсеңме нәрсә, Гүзәл? Мин тотам да сөйләшәм аның белән.
Громов. Беләсеңме син унике көннең безгә нәрсә икәнен? Унике көн миңа иң кимендә өч мең тонна корыч! Ике тәүлек сезгә мич ремонтына!
Захар Ф е д о р и ч. Ә сез исәпләп чыгыгыз. Бу бит мич көймәсе төзәтү түгел.
Громов. Ярый, еллык отчёт нишли? График? (Портфеленә тиеп алып.) Беләсеңме, ни диләр анда, горкомда? Квартал ахыры булдымы — штурмчылык. Бу нәрсә? Ритм юк сездә, иптәш Громов! Иртәгә Москвадан, министрлыктан, кеше килә, сез шул вакыт Юлдашева белән миңа шушындый белен пешереп китерәсезме? Җитмәсә, үзе пешә язган. Син нәрсә? Мине бөтен СССР га мәсхәрә итмәкче буласыңмы?
Захар Федор ич. Роман Павлыч! Ни өчен соң мин сездән механизмнар, приборлар куярга сорап йөрим?
Громов. Прибормы? Рәхмәт, сыйладың, Захар Федорич! Ничек моңа хәтле кешеләр приборсыз эшләгәннәр! Тимергалиев әле генә шул мичтә эшләп чыкты, ни өчен аның корычы качмады? Дөрес әйтә ул. Мавыктыгыз Юлдашева белән. Алдыңмы эшеннән?
Захар Федорич. Юк, Роман Павлыч. Мартен эшендә гаепиен кемдә, нәрсәдә икәнен тиз генә беләсе...
Громов. Хәзер эшеннән алырга, тикшерергә бирергә.
Захар Федорич. Мин үзем барысын да аңлыйм, Роман Павлыч. Әле анда Загадкин төтен юлындагы корычны каттырып карый. Тикшерү бетмичә, Юлдашеваны мин эшеннән алмыйм.
Громов. Юк, алырсың!
Захар Федорич. Роман Павлыч...
Г ромов (бүлеп). Ул чагында... (Кнопканы басып, телефонны ала.) Секретарь? Языгыз приказ. Беренче мичтә графикны өзгән өчен, Юлдашеваны эшеннән алырга, акт нигезендә тикшерергә бирергә. (Телефонны куеп.) Хәзер генә горкомда яңа марканы тизләтергә сүз бирдем. Ә син? Монда кайтуыма унике көнгә мич? Өч мең тонна корыч! Мин монда синең аркаңда ялган отчёт бирдем булып чыгамыни? Хәзер октябрь алды ярышы тора, цехыңда өзеклек, син миңа шул вакыт Юлдашеваны яклыйсың? Юк, монда миңа андый аспирант кирәкми, академия үзе кирәк хәзер, төшендеңме? Тизрәк Юлдашеваны кире озатырга. Академиягә аңлатма язарбыз. Ә синең цехыңны... цехыңны бюрога куям. (Торып эшләпәсен алырга бара.) Яче, барыйк, күрик мичегезне!
Ишектә Тарас күренә.
Т а р а с. Мөмкинме?
Громов. Приборчылар! Экспериментаторлар! (Чыгып китә.) Захар Федорич (аның артыннан бара). Роман Павлыч! Тарас. Нәрсә ул? Мич өченме?
Захар Федорич (ишектә). Ә? Булмады. Күрәсең горкомда пешереп кайтарганнар.
Тарас. Захар Федорич, беләсезме, мин сезгә нәрсә әйтәм? Мич... (Аның терсәгеннән тота.)
Захар Федорич (тыңламыйча). Тукта, приказ яздыра бит ул? (Чыга.)
Тарас бүлмәне карап әйләнә. Авыз эченнән мыгырдап, украинча нидер көйли. Мич кебек урынны күргәч, стенаны сугып, тавышын тынлап карый. Бюст алдына туктый, карый. Захар Федорич борчылып керә.
Т а р а с. Захар Федорич...
Захар Федорич (бүлеп). Мичләрең турындамы? Цехта сөйләшербез!
Тарас бир дә кәефен бозмыйча, башы белән җиңел чә дөресли дә чыга. Захар Федорич папирос кабыза. Сазонов бүлмәсендә урындык кузгалган тавышны ишетеп, кинәт шунда карый. Ишек янына килеп, тизрәк тартып бетереп, шунда керергә җыйналганда, ишек ачылып, Гүзәл, аннан Сазонов күренә.
Гүзәл (кулында инструкция). Инде шушы комачауларны җиңеп чыга алсам... (Чыга, Захар Федоричны күреп.) Захар Федорич!
Захар Федорич. Юлдашева?
Сазонов (күренә). Захар Федорич, сез миңамы?
Захар Федорич. Әйе. Менә иптәш Юлдашева үзе дә бире икән.
Л1ин директорга актны китергән идем.
Сазонов. Соң?
Захар Федорич. Шул. Менә иптәш Юлдашеваны эшеннән алырга туры килә, ди; килешә алмадык.
С а з о н о в. Сез аны эшеннән алмаска дисезме? Минемчә, дөрес итәсез. Әле бөтен нәтиҗәләр ясалып бетмәгән бит.
Захар Федорич. Юк та, дирекция белән ничек итәбез, Александр Павлыч? Приказ басылып ята.
Сазонов. Сез дөрес юлда икән, партия комитеты сезне һәрвакыт яклар.
Захар Федорич. Яхшы. Инде мич турында да. Ремонтка сезгә ике көң, ди. Безнең унике көн белән һич тә килешә алмый.
Сазонов. Унике көн? һмм.. Бик күп. Мин монысында директор хаклы дип уйлыйм.
Захар Федорич. Мин аны аңлыйм. Директорның да бар дулаганы шул. График! Ә нишли алабыз? Корыч төптә, төтен юлында утыра бит җитмәсә.
Гүзәл. Унике көн... Юк! Көн-төн чыкмам, цехта ятырмын, безнең Миша, Ермолай, тагын Миңлебикә апалар...
Захар Федорич. Анда өмәгә сорап торалар ла анысы.
Гүзәл. Бер атна! Мин ышанам, җиңәрбез, Александр Павлыч!
Сазонов (Захар Федоричка). А4енә шул. Сез коллектив инициативасын күздә тотмагансыз, хисабыгыз технический яктан гына. Ә сез мич осталары белән аерым киңәшеп карамадыгызмы?
Захар Федорич. Юк.
Сазонов. Алдан киңәш ясап алырга кирәк. Аннан анда сезнең вак ремонт бригадасында берәү эшли. Тарас. Бик өлгер күренә. Аның белән дә...
Захар Федорич. Ә, безнең Тарасмы? Мондадыр ул. (Эндәшеп.) Тарас! (Коридор ишегеннән Тарас йөзе күренә.) Кер әле!
Сазонов. Ә, Тарас Кузьмич, килегез әле, дус кеше. Монда мич турында сүз безнең. Унике көн, ди Захар Федорич. Сез нәрсә дисез?
Тарас. Ремонткамы? Нигә унике көн? Ул бик күп. (Ике кесәсенә кулын тыккан килеш туп-туры Захар Федорич каршысына туктап.) Захар Федорич! Әгәр дә мин мичне иртәгә ходка җибәрсәм? Сез миңа ни әйтерсез?
Захар Федорич. Син нәрсә, Тарас Кузьмич! Монда без синец белән җитди сөйләшәбез бит.
Тарас. Мин җитди. Бая шуны директорга әйтим дидем — ул чыгып китте, сезгә әйтмәкче булдым — тыңламыйсыз, шуннан тукта, мин әйтәм, менә Александр Павлыч бушасын да аңа гына керим... Сазонов. Я, я? Ничек итеп?
Тарас. Менә шулай... (Башын җиңел генә алга кагып, бүреген кулына төшерә дә эчен күрсәтә.) Карагыз.
Захар Федорич. Фокус!
Тарас. Юк, алыгыз элек, карагыз.
Сазонов. Кәгазь бирә ул сезгә. Алыгыз, Захар Федорич (Алып бирә.)
Захар Федорич (кәгазьне алып карый). План?
Громов. Беләсеңме син унике көннең безгә нәрсә икәнен? УниКе көн миңа иң кимендә өч мең тонна корыч! Ике тәүлек сезгә мич ремонтына!
Захар Ф е д о р и ч. Ә сез исәпләп чыгыгыз. Бу бит мич көймәсе төзәтү түгел.
Громов. Ярый, еллык отчёт нишли? График? (Портфеленә тиеп алып.) Беләсеңме, ни диләр анда, горкомда? Квартал ахыры булдымы — штурмчылык. Бу нәрсә? Ритм юк сездә, иптәш Громов! Иртәгә Москвадан, министрлыктан, кеше килә, сез шул вакыт Юлдашева белән мина шушындый белен пешереп китерәсезме? Җитмәсә, үзе пешә язга и. Син нәрсә? Мине бөтен СССР га мәсхәрә итмәкче буласыңмы?
Захар Федор ич. Роман Павлыч! Ни өчен соң мин сездән механизмнар, приборлар куярга сорап йөрим?
Громов. Прибормы? Рәхмәт, сыйладың, Захар Федорич! Ипчек моңа хәтле кешеләр приборсыз эшләгәннәр! Тимерга лиев әле генә шул мичтә эшләп чыкты, ни өчен аның корычы качмады? Дөрес әйтә ул. Мавыктыгыз Юлдашева белән. Алдыңмы эшеннән?
Захар Федорич. Юк, Роман Павлыч. Мартен эшендә гаепнен кемдә, нәрсәдә икәнен тиз генә беләсе...
Громов. Хәзер эшеннән алырга., тикшерергә бирергә.
Захар Федорич. Мин үзем барысын да аңлыйм, Роман Павлыч. Әле анда Загадкин төтен юлындагы корычны каттырып карый. Тикшерү бетмичә, Юлдашеваны мин эшеннән алмыйм.
Громов. Юк, алырсың!
Захар Федорич. Роман Павлыч...
Громов (бүлеп). Ул чагында... (Кнопканы басып, телефонны ала.) Секретарь? Языгыз приказ. Беренче мичтә графикны өзгән өчен. Юлдашеваны эшеннән алырга, акт нигезендә тикшерергә бирергә. (Телефонны куеп.) Хәзер генә горкомда яңа марканы тизләтергә сүз бирдем. Ә син? Монда кайтуыма унике көнгә мич? Өч мең тонна корыч! Мин монда синең аркаңда ялган отчёт бирдем булып чыгамыни? Хәзер октябрь алды ярышы тора, цехыңда өзеклек, син миңа шул вакыт Юлдашеваны яклыйсың? Юк, монда миңа андый аспирант кирәкми, академия үзе кирәк хәзер, төшендеңме? Тизрәк Юлдашеваны кире озатырга. Академиягә аңлатма язарбыз. Ә синең цехыңны... цехыңны бюрога куям. (Торып эшләпәсен алырга бара.) Яче, барыйк, күрик мичегезне!
Ишектә Тарас күренә.
Т а р а с. Мөмкинме?
Громов. Приборчылар! Экспериментаторлар! (Чыгып китә.) Захар Федорич (аның артыннан бара). Роман Павлыч! Тарас. Нәрсә ул? Мич өченме?
Захар Федорич (ишектә). Ә? Булмады. Күрәсең горкомда пешереп кайтарганнар.
Тарас. Захар Федорич, беләсезме, мин сезгә нәрсә әйтәм? Мич... (Аның терсәгеннән тота.)
Захар Федорич (тыңламыйча). Тукта, приказ яздыра бит ул? (Чыга.)
Т а р а с бүлмәне карап әйләнә. Авыз эченнән мыгырдап, украинча ипдер көйли. Мич кебек урынны күргәч, стенаны сугып, тавышын тыңлап карый, бюст алдына тукгый. карый. Захар Федорич борчылып керә.
Т а р а с. Захар Федорич...
Захар Федорич (бүлеп). Мичләрең турындамы? Цехта сөйләшербез!
Тарас бер дә кәефен бозмыйча, башы белән җиңел чә дөресли дә чыга. Захар Фсдорнч папирос кабыза. Сазонов бүлмәсендә урындык кузгалган тавышны ишетеп, кинәт шунда карый. Ишек янына килеп, тизрәк тартып бетереп, шунда керергә җыйналганда, ишек ачылып, Гүзәл, аннан Сазонов күренә.
Гүзәл (кулында инструкция). Инде шушы комачауларны җиңеп чыга алсам... (Чыга, Захар Федоричны күреп.) Захар Федорич!
Захар Федорич. Юлдашева?
Сазонов (күренә). Захар Федорич, сез миңамы?
Захар Федорич. Әйе. Менә иптәш Юлдашева үзе дә бире икән.
Мин директорга актны китергән идем.
Сазонов. Соң?
Захар Федорич. Шул. Менә иптәш Юлдашеваны эшеннән алырга туры килә, ди; килешә алмадык.
Сазонов. Сез аны эшеннән алмаска дисезме? Минемчә, дөрес итәсез. Әле бөтен нәтиҗәләр ясалып бетмәгән бит.
Захар Федорич. Юк та, дирекция белән ничек итәбез, Александр Павлыч? Приказ басылып ята.
Сазонов. Сез дөрес юлда икән, партия комитеты сезне һәрвакыт яклар.
Захар Федорич. Яхшы. Инде мич турында да. Ремонтка сезгә ике көң, ди. Безнең унике көн белән һич тә килешә алмый.
Сазонов. Унике көн? Һмм.. Бик күп. Мин монысында директор хаклы дип уйлыйм.
Захар Федорич. Мин аны аңлыйм. Директорның да бар дулаганы шул. График! Ә нишли алабыз? Корыч төптә, төтен юлында утыра бит җитмәсә.
Гүзәл. Унике көн... Юк! Көн-төн чыкмам, цехта ятырмын, безнең Миша, Ермолай, тагын Миңлебикә апалар...
Захар Федорич. Анда өмәгә сорап торалар ла анысы.
Гүзәл. Бер атна! Мин ышанам, җиңәрбез, Александр Павлыч!
Сазонов (Захар Федоричка). Менә шул. Сез коллектив инициативасын күздә тотмагансыз, хисабыгыз технический яктан гына. Ә сез мич осталары белән аерым киңәшеп карамадыгызмы?
Захар Федорич. Юк.
Сазонов. Алдан киңәш ясап алырга кирәк. Аннан анда сезнең вак ремонт бригадасында берәү эшли. Тарас. Бик өлгер күренә. Аның белән дә...
Захар Федорич. Ә, безнең Тарасмы? Мондадыр ул. (Эндәшеп.) Тарас! (Коридор ишегеннән Тарас йөзе күренә.) Кер әле!
Сазонов. Ә, Тарас Кузьмич, килегез әле, дус кеше. Монда мич турында сүз безнең. Унике көн, ди Захар Федорич. Сез нәрсә дисез?
Тарас. Ремонткамы? Нигә унике көн? Ул бик күп. (Ике кесәсенә кулын тыккан килеш туп-туры Захар Федорич каршысына туктап.) Захар Федорич! Әгәр дә мин мичне иртәгә ходка җибәрсәм? Сез миңа ни әйтерсез?
Захар Федорич. Син нәрсә, Тарас Кузьмич! Монда без синең белән җитди сөйләшәбез бит.
Тарас. Мин җитди. Бая шуны директорга әйтим дидем — ул чыгып китте, сезгә әйтмәкче булдым — тыңламыйсыз, шуннан тукта, мин әйтәм, менә Александр Павлыч бушасын да аңа гына керим...
Сазонов. Я, я? Ничек итеп?
Тарас. Менә шулай... (Башын җиңел генә алга кагып, бүреген кулына төшерә дә эчен күрсәтә.) Карагыз.
Захар Федорич. Фокус!
Тарас. Юк, алыгыз элек, карагыз.
С а з о и о в. Кәгазь бирә ул сезгә. Алыгыз, Захар Федорич. (Алып бирә.)
Захар Федорич (кәгазьне алып карый). План?
Гарас. План. (Күрсәтә.) Менә, иптәш Сазонов хәзер аңлар. Кара' гыз... Беренче мич. Күрәсезме? Монда безнең, тагын бер төтен юлы бар- Искесе. Менә ул яңасы белән янәшә бара. Төшендегезме?
3 а х а р Ф е д о р и ч. Әйе, әйе?
Сазонов. Ничек? Ике төтен юлы бармыни анда?
Захар Ф е д о р и ч. Болай ул, иптәш Сазонов: без теге елны аны яңадан салганда бераз кырыйга күчереп салдык. Япа төтен юлы ясадык. Искесе шунда калдырылды (Тараска.) Я, я?
Сазонов. Бу бик кызык. (Карый.) Димәк, ике төтен юлын бергә тоташтырып була?
Тарас. Шуны әйтәм шул.
Гүзәл. Тарас Кузьмич’ (Аны тота.) Чынлапмы бу? (Кәгазьгә сузыла.)
Захар Федор ич. Шуны бүрегеңә салгансың да йөретә бирәсен?!
Тарас. Кайда йөртим? Башка җирдә буяла бит ул. (Бүреген суза.) Салыгыз.
Захар Федор ич (бирмичә). Юк, хәзер ул миндә тора. Барыл чыгармы бу эш? Тикшерик әле... (Тарас белән чыга.)
Гүзәл (һаман үзенә килә алмыйча). Александр Павлыч! Димәк?..
Сазонов. Сез аңарчы тәҗрибәгезне лабораториядә алып бара торыгыз. Мин сезгә эшегездән тукталмаска киңәш бирәм. Ә кемдә гаеп мәсьәләсен — анысын тикшерү үзе күрсәтер.
Г үзә л. Мин сезгә ничек рәхмәт укырга да белмим инде, Александр Павлыч. (Кайнар рәвештә кулын кыса.) Сез минем юлымнан иң зур комачауларны алып ташладыгыз, миңа яңадан мәйдан ачтыгыз. Мин бирегә килгәндә нинди зур аптырауга төшеп килсәм, сезнең яннан шул хәтле җаныма җиңеллек алып китәм. Дөрес, минем юлымда торган кайбер каршылыклар әле моның белән генә бетми, ләкин эшемә мәйдан бар икән, мин аларны җиңүемә ышанам. Эштә!
Сазонов. Уңыш телим. (Кулын кыса. Гүзәл чыга.)
Сазонов (артыннан карап калып). Каршылык, ди ул? Кем белән ул? Нинди каршылык? (Сизенеп, бармагын маңгаена күтәреп.) Ә! Теге?
Сазонов үз бүлмәсенә кереп китә. Телефон шалтырый. Кызуланып Громов килеп керә. Кулында приказ кәгазе.
Громов (эшләпәсен өстәлгә салып, телефонны ала, тирләрен сөртә-сөртә сөйли). Ә? Тантаналы җыелыш? Булмый иртәгә. Кичектерелде... (Куя. Галстугын ычкындырып, ике кулы белән җилкәсен кочып, өстәлгә таянып утыра. Аннан ,кинәт текәлеп, үзенә китеп, тынып кала.)
Бүлмәсеннән Сазонов чыга.
Сазонов. Кайттың?
Г ромов (исенә килеп, каранып). Ни өчен бик тын?
Сазонов. Тын?
Громов. Миңа хәтта һаваның үз тынлыгы да сизелгән шикелле Беләсеңме, мондый вакытта колакта ничек? зыңң... дип ишетелеп торган шикелле.
Сазонов. Гадәттә кызу мунча артыннан шулай тоела. Я, ни булып бетте анда?
Г р о м о в. Ни булып бетсен? Үзең юл ачып биреп киттең бит. Ул арада каян таралып өлгерде: заводында авария! Менә ул штурм! Шуннан башланып китте, кая монда үзеңне тәнкыйть? Кая монда... китте, китте. Әйтерсең лә, мин, Громов, еллык планны да алдан үтәп килмәгән. Авария! Монда кайттым, карыйм, нинди авария дисәң, ул, имеш, кәж- койганнар. Тәҗрибә мичендә! Тапканнар ис китәрлек эш! Бу Захар дигән кешеме? Шул айда шалтыратып безне эзләүче, җитмәсә, анын улак япкычлары өчен дә анда миңа эләкте.
Сазонов. Син тагы Захар Федоричтан да шикләнми торгансың?
Громов. Ә нәрсә Захар? Аңа синең ул иске мичең бик кирәкме әллә? Килгән, тагын теге кызны яклый. Механика! Барыннан да шикләнәм мин хәзер, Александр Павлыч! Я менә син үзең шуннан соң әйт инде: мин нинди директор?
Сазонов. Начар директор түгел. Тик менә синең бары директор гына булуың начар.
Громов (сискәнеп). Нәрсә?
Сазонов. Әйе, коры директор кгына булуын. Ләкин син бит әле директор гына түгел, иң элек металлист, Роман Павлыч.
Г р о м о в. Төшерерләр дисең?
Сазонов. Кемне?.. Су эч, Роман Павлыч. Синең чынлап та төсең киткән. (Стаканны этә.)
Громов. Су? Ә бәлки чынлап та миңа бер стакан аракы эчәргә дә^ йокларга гына кирәктер бүген? Кыз турында менә. (Приказын аңа бирә.)
Сазонов (карап). Эшеннән алырга?
Г р о м о в. Әлбәттә. Миңа бик каты наказ биреп кайтардылар, иптәш: эшче инициативаны киң җәелдерергә, яңа сыйфатлы корычны бик тиз форсировать итәргә. Ә монда мин шушы мич өчен дә, кыз өчен дә җавап биреп утырам.
Сазонов. Ярый, син күрдеңме бу анализны? (Алдына кәгазь сала.)
Громов. Юлдашеваның?
Сазонов. Әйе. Ә менә монысы академиянеке. Тимергалиев корычына (Бирә.) чагыштырып кара: якынмы?
Громов. Син нәрсә, шуннан соң да ул кыздан бер эш чыгар дип уйлыйсыңмы?
Сазонов. Нигә мин генә? Син укы. Анда әнә баш инженерың нәрсә әйтә.
Громов (укый). «Технологиясе дөрес. Хәзер бөтен эш югары температура белән тизлектә. Шушы координациядә...» — Яле, я? Нәрсә бу? Димәк?..
Сазонов. Әһә? Яндымы күзләрең?
Громов. Туктале, бу шушы бүгенге корычы? Бу бит металл!
Сазонов. Металл!
Громов. Әгәр дә бу булып чыкса...
Сазонов. Шулай булгач, хәзер безгә Юлдашеваны җибәрергә түгел, ә корычны форсировать итәргә!
Г р о м о в. Форсировать?.. Туктале, Александр Павлыч. Укыдыңмы син бу актны? Унике көнгә! (Актны аңа бирә.) Шушы кешеләр горкомда отчётымны ектылар, монда графикны өзделәр, шушы кешеләр...
Сазонов (актны биреп). Беләсеңме нәрсә, Роман Павлыч? Аз беләбез без синең белән шушы кешеләрне. Безгә, синең белән, алар арасында күбрәк булырга кирәк. Якынрак булырга. Ә мич... (Приказын кире бирә.) Мич ул ике көн эчендә аякка басачак. Шушы кешеләр үк аркасында. Килешәсеңме шуның белән?
Громов. Ике көн эчендә? (Приказны алып.) Белмим. Миңа әйтәләр, иптәш Сазонов завод коллективының җаны диләр. Ләкин бу металл... Яңа корыч мәсьәләсе... Ярый, мин риза! Ләкин мондый координациядә тизлекне ул кыз каян ала алыр? Аннан бит, иптәш Громов та бит, алдан план тутырган өстенә, хурлык күтәреп калырга тиеш түгел. Кем соң монда бутый? Ул кеше минем алдымда җавап бирергә тиеш! Мин аны барыбер табачакмын! (Приказын ерта.)
пәрдә
(Ахыры киләсе санда)