ҺАДИ ТАКТАШ —ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ
ХАТИП ГОСМАН
ҺАДИ ТАКТАШ —ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ
I
Атаклы халык шагыйре Һади
Такташны әдәбият мәйданына Бөек
Октябрь социалистик революциясе
күтәреп чыгарды, аның көчле талантын
совет җәмгыяте тәрбияләп үстерде.
Урта хәлле крестьян семьясында туып-
үскән Такташ, социалистик
революциядән соңгы чынбарлыкка
демократик катлаулар арасыннан, вак
буржуаз карашлар белән килеп кергән
иде. Большевиклар партиясе, яшь совет
дәүләтен ныгыту өчен, миллионнарча
хезмәт ияләрен көрәшкә күтәргәндә,
Такташ та, хезмәт ияләренең бер вәкиле
буларак, шушы көрәшкә килеп
кушылды, ул да социализм өчен
практик көрәшкә кереште: авылда совет
укытучысы, актив җәмәгать эшчесе
булды. Шәһәрдә матбугат өлкәсендә
эшчәнлек күрсәтте. Социализм өчен
барган практик көрәштә катнашуы
аңарда яңа, социалистик карашлар
яралгысын тудырды. Бу яралгылар,
большевиклар партиясенең тәрбиясе,
совет дәүләтенең ныгый баруы нә-
тиҗәсендә, шагыйрьдә гаять зур тизлек
белән үсә бардылар. 1923— 24 елларда
шагыйрь материалистик карашлар
белән коралланды. Шушы нигездә ул үз
иҗатында социалистик реализм
методын үзләштерде.
Ленин сыйнфый көрәшне «социа-
лизмны тормышка ашыручы иҗади
көч»1, —дип атаган иде. Такташ та,
материалистик өйрәтмә белән
кораллангач, социалистик револю-
циянең, пролетариат диктатурасының
иҗади асылын тирәнрәк аңлый барды.
Шуңа күрә яңаның искегә каршы
көрәшен гәүдәләндергәндә бу
көрәшнең иҗади эчтәлеген ачарга
омтылды һәм шуңа иреште. Бу
ноктадан караганда, аның «Гасыр лар
һәм минутлар» поэмасы беренче зур
җиңеше булды. Шагыйрь монда
Ленинның көрәш мәйданына чыгуын
зур тарихи процесслар, бөек халык
хәрәкәтләре белән тирәнтен бәйләп
сурәтләде, Ленин белән Ленин белән
революцион не өзелмәс бердәмлектә Ул
монда социалистик чорыннан
коммунизмга чыгу өзлексез
көрәшләр аркылы барачагын,
ләкин бу көрәшнең иҗади көрәш
булачагын бик ачык
гәүдәләндерде. Монда ул
пролетариат диктатурасының ролен
төсмерләндереп үтте. Шагыйрь, халык
массаларының көрәшләре үзәгендә,
оештыручы һәм җитәкче көч булып,
Ленин һәм анын партиясе торуын
сурәтләде:
Баррикадаларда,
Сарайларны җимергәндә,
Бомбалар,
Утлар эчендә,
Төрмәләрдә,
Шахталарда
Син идең безнең белән.
Канлы кырларда сугышканда,
Синең шәүләң һаман
Безгә ак юллар сызып торды
Азатлыкка табан!
Безне коллыктан азат иткән
Бөек юлбашчыбыз,
Безгә ирекле сарай төзгән
Беренче ташчыбыз!
Ленинның бөек идеяләре җанлк
тарихи чынбарлыкка әйләнәләр,
халыкны,
көрәшләр
күрсәтте.
революция
идеяләр большевиклар партиясе җи-
тәкчелегендәге халыкның үз идеяләре
булып әвереләләр. Шагыйрь бу
идеяләрнең барлык изелгәннәрне кө-
рәшкә күтәреп, бөтен дөньяда җиңеп
баруларын түбәндәгечә күрсәтә:
Ул үлмәде,
Җир шары өстендә Ленин
Шәүләсе көн-төн йөри.
Уң кулында канлы байрак,
— Сул белән.
Куркыныч елларны алга өстери.
Ул кояш нуры кебек нурлар сибеп,
Төрмәләр, подвал, заводларга керә,
Я коточкыч байрагын тоткан килеш,
Ул кинәт килеп чыга зур Парламентлар өстЕнә!..
Такташ монда буржуаз парламен-
таризм чоры бетүен, яңа эпоха — Ленин
ачкан социалистик демократия эпохасы
башлануын, искиткеч поэтик көч белән
сурәтләп бирә, тарихи перспективаны
гаять көчле образларда ачып күрсәтә.
«Тормыш... ул мәңге хәрәкәттә,
мәңге җимерелү һәм төзелү процес-
сында була. Шуңа күрә тормышта
һәрвакыт яңа һәм иске, үсә торган
нәрсә һәм үлә торган нәрсә, револю-
цион нәрсә һәм контрреволюцион нәрсә
була»VIII, — ди иптәш Сталин.
Такташ та 1924 елның ноябренда
язган «Давылдан соң» әсәрендә:
Табигатьнең иркен күкрәгендә
Мәңге көрәш.
Мәңге хәрәкәт,
Мәңге туу,
Мәңге артып тору
Белән бергә
Үлем —
һәлакәт, —
ди Һәм бу диалектик карашын шунда
ук конкрет иҗтимагый тормышка
күчерә:
Картлар үлә,
Яшьләр
Тya бара.
Тормыш яңара...
Базар.
Базарда
Магазиннар.
Сәүдәгәрләр план корып ята таларга.
Күршедәге эшче кибетләре
Үлем маршы җырлый аларга...
Бу юллар Такташның материа-
листик карашлары тагын да тирәнәя,
үсә баруын раслыйлар.
Дөньяга материалистик караш белән
кораллану Такташны, бер яктан, халык
массаларының тарихта уйнаган
рольләрен бөтенләй яңача аңлауга
китерсә, икенче яктан, бигрәк тә совет
халкының кешелек дөньясы тарихында
тоткан аеруча бөек ролен аңлауга
китерде. Шушы нигездә аңарда совет
патриотизмы идеясе үсеп китте.
Чын азатлык, бәхет җәмгыяте
булган коммунизмга кешелекнең тик
пролетариат диктатурасы аркылы гына
чыга алуын Такташ тирән аңлады. Ә
мондый диктатураны тарихта беренче
булып безнең илебез халкы
урнаштырганын белү һәм шуның белән
совет халкының бөтен прогрессив
кешелек дөньясы авангардына
әверелүен күрү Такташта Россия
эшчеләр сыйныфы, Россия халкы өчен,
социалистик революция һәм совет
төзелеше өчен тирән горурлану хисен
тудырды: диктатура системасының
җитәкче көче булган большевиклар
партиясендә һәм аның юлбашчылары
Ленинда һәм Сталинда шагыйрь совет
халкының бөек талантын, даһилыгын,
кешелекнең бөтен якты киләчәген
күрде. Болар һәммәсе дә аңарда тирән
патриотизм, ил һәм халык өчен
горурлану, сөенү хисләрен уяттылар.
Аныи каршында совет халкының саф
һәм олы җаны, тиңдәшсез геройлыгы,
бетмәс-төкәнмәс иҗат көчләре ачылып
китте, ул:
Иске тормыш үлә,
Коммунизм гиганты күтәрелә, — диде
«Давылдан соң» әсәрендә. Ул
коммунизм гиганты күтәрелү про-
цессында халыкның үзе дә үсүен,
күтәрелүен күрде. Йөз меңнәрчә,
миллионнарча гади кешеләрнең
культурага, сәнгатькә, матурлыкка
омтылулары аны тирән сокландырды.
1925 елның 1 июлендә «Правда»
газетасында партия Үзәк Комитетының
«Художестволы әдәбият өлкәсендә
партиянең политикасы турында»
резолюциясе басылып чыкты.
Резолюция түбәндәге юллар белән
төгәлләнгән иде:
«Партия чын-чыннан эшче һәм
крестьян укучысын күздә тоткан ху-
дожестволы әдәбият тудыру кирәк-
леген аеруча нык әйтергә тиеш: әдә-
бияттагы баринлык гадәтләре белән
араны кыюрак һәм кискенрәк рәвештә
өзәргә һәм, иске осталыкның, барлык
техник казанышл арыннан ф ай д а л а н
ы п, м илл ионнарга а ңл аешлы булган
кирәкле форманы эшләп чыгарырга
кирәк. Шушы бөек мәсьәләне хәл
иткәндә генә, совет әдәбияты һәм
аның киләчәктәге пролетар авангарды
үзенең культура- тарихи миссиясен
үти алыр».
Партиянең, бу күрсәтүеннән соң
Такташ үз иҗат принципларын һәм
гомумән татар совет поэзиясенең,
принципларын яңадан карап чыгарга
карар бирде. Аңарда халыкчан сәнгать
тудыру идеясе барлыкка килде.
Моңа кадәр Такташ поэзиясе халык
иҗатына татар демократик әдәбияты
традицияләре аркылы бәйләнеп килгән
иде.
Әдәби традицияләр халык рухы,
халык сәнгате казанышлары белән
һәрвакыт сугарылып, яңартылып
торырга тиешләр, чөнки һәрбер яңа
тарихи этап халык эстетикасында да
яңа казанышлар, яңа нормалар, дөньяга
яңача мөнәсәбәт элементларын тудыра.
Бу яңа элементларны бары тик халык
иҗатына турыдан-туры мөрәҗәгать
иткән язучы гына эзләп ала ала. Такташ
үзенең үсешендә шушындый карашка
килде. Ул «Эшче-крестьян яшьләре
әдәбияты» IX исемле аерым мәкаләдә
халык иҗатын катып калган бер нәрсә
итеп түгел, бәлки тирәннән кайнап,
һәрвакыт сафланып, яңарып тора
торган, тормышта туган һәрбер яңа
нәрсәне үз эчендә алып бара торган бер
поэзия итеп аңлавын язды, һәм ул яшь
шагыйрьләрне дә халык иҗатыннан
өйрәнергә чакырды. Яшь
шагыйрьләрнең җитешсез якларын
күрсәтеп, ул түбәндәгечә язды: «Күптән
ташланган бер форма: революция —
корабль, без — юлчылар... Без менә,
утлар тотып, диңгез артындагы
коммунизмга барабыз дигән
рәбештәрәк, интеллигентлар хыялы,
эшче-крестьяннарның башы сыйдыра
алмый торган, реальный тормыш
воображениеләреннән ерак, шаблонлы
нәрсәләр. Эшче-крестьяннар
коммунизмны диңгез артында дип тә
уйламый, шулай ук революцияне дә
диңгездә корабльдә йөзеп йөри торган
IX «Октябрь яшьләре* журналы, 1925 ел, № 6, 7.
итеп яки гомерендә күрмәгән янар
таулар рәвешендә дә башына китерә
алмый, ул революцияне үзенең
әйләнәсе тормышында, авылга килгән
оратор, комиссар, комсомолда,
революциянең чын, реальный
типларында күрә, һәм шул тирәдә генә
уйлый да ала. Ул революция тудырган
аерым типларны, аерым
каһарманнарны яхшырак күрә һәм алар
хакында үзеннән легендалар тудыра».
Такташ бу сүзләре белән башка-
ларның иҗатын гына түгел, бәлки үз
иҗатын да кискен тәнкыйть астына
алды. Янар таулар турында язу
барыннан да элек аның үз поэзиясенә
хас иде.
Үзенең эстетик карашларында тирән
борылыш ясавы нәтиҗәсендә, халык
иҗатына таянып, Такташ
«Провокатор», «Байрак тегәбез», «Син
дә үл инде» кебек әсәрләрен бирде.
Пролетариатның ялкынлы революцион
рухы белән сугарылган бу гүзәл әсәрләр
үз үлчәүләрендә, кысынкылык
тоймыйча, табигый һәм җиңел агып
баралар, болардагы халыкчан тел,
реалистик җанлы һәм кабарынкы
сурәтләү чаралары бу әсәрләрнең идея
эчтәлекләрен һәрбер кеше аңына тулы
килеш җиткерәләр, үзләрендәге
хакыйкать һәм гүзәллекләре белән
укучыда соклану һәм сөенеч
тойгыларын уяталар Шушыннан соң
аның әсәрләрендә халыкчанлык һаман
тирәнәя, камилләшә барды. Такташ
шигырьнең бөтен идея эчтәлеген,
рухын, ритмикасын, телен
халыкчанлык белән сугарды. Хәзер ул
сурәтләү чараларын да халыкча иҗат
итә иде:
Их!
Кичә генә әле февраль иде,
Бүген давыл кырга кар ташый,
Март аеның нечкә билле җиле,
Сузылып ятып җиргә, кар ашый.—
ди ул. «Нечкә бил» — бу халык
эстетикасында элек-электән килгән
сылулык, иркәлек сыйфаты. Ләкин
Такташка кадәр шагыйрьләрдән беркем
дә язгы җилнең нечкә билле булуын күрсәтмәгән!
Монда Такташның
аеруча көчле таланты, халык
эстетикасына никадәр тирән һәм
нечкәләп керә белүе, анда йомылып
яткан гүзәл чәчәкләрне үз иҗатында
осталык белән ачып җибәрүе күренә.
Шушыннан сон. аның иҗатында
халыкчанлык һаман тирәнәя барды:
Аның 1926 ел җәендә Сыркыдыда чакта
яки аннан Казанга кайткач язган
шигырьләрендә бу бик ачык күренде:
Авыл кырын тутырып бодай үсә,
Дулкынлатып аны җил исә,
Кави, сиңа биреп җырларымны,
Калыйммәллә монда югыйсә...
Гайшә кызы килә казлар куып,
Артта кала аксак бәбкәсе,
Бөгелеп алган чакта бәбкәсен ул,
Шалтырап китә талир тәңкәсе...
Бу юлларда халык җырларына хас
булган хиснең сафлыгы һәм гадилек,
ачыклык шигырьнең иркен, табигый, аз
гына да сөртенүсез агышы белән бергә
кушыла. Монда шагыйрь халык
поэзиясе тәгъбирләренә киң юл ача.
Шушы ук елның ахырында Такташ
«Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасын яза
башлап, аны 1927 ел башында
бастырып та чыгарды. Ул монда гаять
актуаль проблеманы алып җырлады. Бу
елларда совет семьясын ныгыту өчен,
совет семьясы мөнәсәбәтләреннән
буржуаз мораль калдыкларын себереп
чыгару өчен көрәш бара иде. Такташ бу
көрәшне Зөбәйдә белән Мәхмүтнең
трагедияле мәхәббәтләре аркылы ачып
салды һәм шунда ук ул бу трагедиянең
уңай якка чишелүен дә күрсәтте.
Шагыйрьнең бу әсәре яшьләр ара-
сында сөелеп укылды. Аның попу-
лярлык казануы, бер яктан, алган
проблемасының үткенлегеннән, идея-
сенең матурлыгыннан килсә, икенче
яктан, художестволы эшләнешенең
гаять оригиналь, җитлеккән һәм ха-
лыкчан булуыннан килә иде.
Шагыйрь үзенең яңа эстетик прин-
ципларын бу поэмада аеруча тулылык
белән эшкә ашырды. Монда совет
яшьләренең бик реаль вәкилләреннән
Зөбәйдә белән Мәхмүтне алып,
«революцияне аларның үз әйләнәсе
тормышында» күрсәтеп бирде, ягъни
аларның иске, буржуаз мораль
калдыкларын җиңеп, яңа, чын-чыннан
кешелекле, советча семья
мөнәсәбәтләренә керүләрен җырлады.
Әсәрнең аһәңе үк колакка яңа, күңелгә
ягымлы булып ишетелә иде. Монда
шагыйрь вакыйганы гади халыкчан тел
белән, ләкин үзенә махсус интим, җылы
бер интонация белән сөйләп бара.
Их, сип, яшьлек, Их, син, тиле
яшьлек! Шундый кыска булып
тоелдың, Кичен чәчәк аткан булдың,
Ә таңында...
Ә таңында инде коелдың, —
кебек юлларда халыкның олы поэ-
зиясенә хас булган тирән һәм катлаулы
хис, яшьлекнең үтеп киткәненә чын
күңелдән үкенү, ләкин шул ук вакытта
аның законлы, реаль хәл булуын тану
һәм шуны күркәм бер сабырлык белән
әйтеп бирү гаять оста, гаять самими төс
алган. Шагыйрь үзе дә:
Шуның өчен тыныч күңел белән
Туктап менә шушы урында,
Җырлыйм Зөбәйдәнең наборщикка
Булган көчле гыйшкы турында, —
ди. Берәүнең үткәнне сагынганда ос-
талык күрсәтеп тә, бүгенгене җырлауга
килгәндә көчсез булып калуы мөмкин.
Ләкин Такташ алай түгел. Аның бөтен
зурлыгы да бүгенгенең алдынгы
идеяләрен халыкчан формаларга салып
әйтә белүендә.
Ана,
Бөек исем.
Нәрсә җитә ана булуга.
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.
Бу да халыкча гади, ләкин шул ук
вакытта халыкча чын хис белән
мәгънәле итеп әйтелгән.
Сурәтләү чараларын иҗат итүгә дә
Такташ халыкның гүзәллек тойгылары
аркылы килә һәм аның эстетик
арсеналындагы әле ачылып җитмәгән
яңа орлыкларны ачып, үстереп җибәрү
юлы белән бара. Мәсәлән,
Күңел язы шаулап үтте аның,
Тәңкә карлар яуган буранда, —
кебек юлларны алыйк. «Тәңкә» —
халык иҗатында бик популяр поэ-
тик бизәк чарасы. Ләкин »Такташ авы
бөтенләй яна, көтелмәгән функциядә
куллана. Нәтиҗәдә образ, бер яктан,
укучының дәвамлы тормыш
практикасында туган эстетик тойгы-
лары системасына хуш килә, ятышлы,
үз булып чыга, икенче яктан, үзенең
яңалыгы белән укучыга көтелмәгән
тирән тәэсир ясый, аның күңеленә
кереп утыра, аның эмоцияләрендә,
гүяки, тирән уелып кала.
Ах, йөрәгем, нигә болай
Дөрләп янасың икән? —
кебек тәгъбирләрнең татар халык
җырлары өчен бик хас булуын кем генә
белми? Йөрәккә «Ян син!» дип
эндәшүләрне дә халык җырларында еш
очратырга мөмкин. Шуңа күрә
Такташның:
йөрәк.
Ян син, —
диюендә әллә ни яңа нәрсә юк. Чөнки
бу халыкның эстетик арсеналыннан
алынган бер орлык кына әле. Такташ бу
орлыкны ача башлый; иң элек ул бу сүз
тезмәсен
Йөрәк,
Ян син, ян син, йөрәк. —
дип, инверсия белән кабатлап китерә,
шуның белән, гүяки, укучы йөрәгендә
моңа кадәр тын торган яңа кылга
җиңелчә генә кагылып үтә, укучы
күңеленә бөтенләй яңа моң сибә,
аңарда лирик настроение барлыкка
китерә. Шуннан соң гына ул:
Кан бирелгән сиңа янарга! —
дип өсти. Бусы инде бөтенләй яңа,
халык поэзиясендә моңа кадәр бө-
тенләй булмаган, ләкин Такташ үс-
тереп чыгарган һәм югарырак торган
фикер, хис; бу инде халыкның
иҗтимагый тормыш практикасында
туган эстетикасы белән шагыйрьнең
фәнни карашлары җирлегендә туган
эстетикасын бергә китереп тоташты-
ручы образ. Ул, бер яктан, халыкча
гади дә, икенче яктан, халык өчен
бөтенләй яңа да.
Иҗатын фольклор белән бәйләргә
теләп, шигырьләрен авыл җырларына
ошатып язучы шагыйрьләр аз
булмады. Мондый иярү, күбесенчә,
халык иҗатының рухын үзләштерү-
дән бигрәк, аңа тыштан гына ошауга
кайтып кала, шигырьгә чын халыкчан
гүзәллек кертә алмый. Такташ
андыйлардан түгел. Аны билгеле бер
дәрәҗәдә бакчачылык өлкәсендәге
мичуринчыга ошатырга мөмкин.
Мичуринчы җимеш агачынын бер
төре ботагын икенче төргә ялгап
үстерү нәтиҗәсендә бу ике төрнек
икесеннән дә югарырак торган яна төр
җимеш ала. Такташ та шулай: ул үз
иҗатын фольклорга бәйли, ләкин ул
фольклорны кабатламый, бәлки
аңарда булган халыкчан гүзәллекне үз
шигыренә алып, аны тагын да
үстеребрәк җибәрә. Шуна күрә дә
аның:
Комсомоллар!
Минем күз карашым
Соң мәртәбә сезгә тегелгән,
Авылыбызны Ленин юлы белән
Чыгарыгыз тормыш төбеннән,—
дигән юллары да шундый ук тирән
халыкчан юллар булып яңгырыйлар.
Халыкчан поэзиянең үзенчәлекле
бер сыйфаты булып, Такташ иҗатында
тагын юмор ачылды.
А. Луначарский юморның әдәбиятта
тоткан урынын түбәндәгечә билгели:
«Әдәбиятта юмор дип тормышка
мөнәсәбәтнең укучыны көлдерә, ләкин
ягымлы, мөлаем итеп көлдерә торганын
аңлыйлар... Көлү көленә торган нәрсә
өстеннән һәрвакытта кешенең җиңүен
белдерә... Көлке нәрсәләрнең һәммәсе
дә бер тип буенча барлыкка килә.
Маска киеп, сабыйны куркыталар да,
аннары масканы салалар икән, маска
нинди генә куркыныч булган
булмасын, аның астында әтисе яки
абыйсы яшеренгәнен белгәч, бала
көләргә керешә, аңардагы эчке
каршылык чишелә».
Юмор, шулай итеп, күңелнең кар-
шылыкларны җиңеп, эчке бер бө-
тенлеккә ирешүе нәтиҗәсендә бар-
лыкка килә. Әнә шуңа күрә Такташ
иҗатының башлангыч чорында, ша-
гыйрьнең күңеле эчке каршылыклар
белән өзгәләнгән чакта, аңарда юмор
туа да алмады, хәтта моның һичнинди
билгесе дә күренмәде. Киресенчә,
дөньяга материалистик караш белән
кораллану аркылы ул эчке бөтенлеккә ирешкәч,
аның поэзиясенә юмор калкып чыкты. Нәтиҗәдә
аның юморы совет кешесенең искелек
калдыкларын җиңүе һәм шушы җиңүнең рухи бер
гәүдәләнеше буларак барлыкка килде. Әнә шуңа
күрә аның юморы эчке бер сафлык, яктылык белән
аерылып тора, аның елмаюыннан кешелекле
тирән хисләр белән бергә гадилек, үзенә аерым
бер шуклык, ягымлы шаянлык бөркелә.
Такташның юморны ике төрле
формада куллануы сизелә. Беренчедән,
ул юморны нинди дә булса бер идеяне
әйтеп бирүгә кереш рәвешендә, шул
идеяне кабул итү өчен укучыда җайлы
настроение тудыру максаты белән
куллана. Ул бу очракта юморны «төп
мотивка иярчен настроение,
декорация» дип карый. Икенчедән, ул
аны төп идеянең үзенә органик рәвештә
үрелдереп бара. Бусы аның соңгы чор
иҗаты өчен күбрәк характерлы.
Такташ иҗатында юморның беренче
чаткыларын балкытып алган шигырь
аның «Нәни разбойнигы» (март, 1926)
булды. Монда төп идея дүрт юлда
әйтелгән:
Шулай, әткәй, Ленин юл күрсәтте
Юлдан язар усал улыңа,
Иптәшләрчә үткен каләм бирде.
— Мә, яз инде, диеп кулыма.
Такташ бу шигырендә революция-
нең халык улларын капитализм кол-
лыгыннан, кыргыйлык хөкеменнән
йолып алуын, аларга киң иҗат юлларын
ачып җибәрүен җырлый. Ләкин шушы
төп идеягә декорация тәртибендә күп
кенә юмористик сурәтләүләр бирә.
Шагыйрь үз иҗатында юморның
эшләнеп җиткән, түгәрәкләнгән
формасын эзләгәндә, «төп мотивлар
белән иярчен настроениеләр» про-
порциясен билгеләүдә ялгышлар да
ясады. Бу аның аерым әсәрләрендә
«декорацияләр», «иярчен настрое-
ниеләр» белән артык мавыгып китү-
ләрендә гәүдәләнде. Мондый чакларда
«иярчен настроениеләр» өстенлек
алып, төп идеяне басып үтәләр, хәтта
аңардан аерылып та киткәлиләр иде. Бу
хәл бигрәк тә аның «Нәни
шаярулар»ында күренде. Мәсәлән,
«Җырым сиңа булсын» шигырен
алырга мөмкин. Шагыйрь биредә төп
идеясен түбәндәгечә әйтә:
Җырым сиңа булсын,
Яшьлегемне
Үзем теләп бирәм кулыңа.
Ләкин тыңла мине!
Иптәш тә бул миңа,
Ана да бул минем улыма!
Бу шул ук «Мәхәббәт тәүбәсе» те-
масы. Ләкин шагыйрь бу идеягә
калкурак төс бирү ниятендә, аңа
капма-каршы булган фактларны су-
рәтли һәм, аларга юмористик төс
биреп, укучы күңелен кытыкларга
керешә. Әмма бу кытыклаулар ши-
гырьдә «иярчен настроениелектән»
узып китеп, өстенлек алалар, төп
идеяне басып үтә башлыйлар. Бу хәл,
ахыр чиктә, шигырьнең гомуми
кыйммәтенә кимлек китерә. Шушы ук
хәл аның «Габдулла агай әкияте», «Ай
кебек без озак яшәмәбез»... кебек
шигырьләрендә дә күренеп калды.
Болар һәммәсе дә Такташның
шигырьдә идея белән юморны икесен
ике элемент итеп каравыннан килә
иде. Ул үз үсешенең тагын да
югарырак баскычында идея һәм
юморның органик бердәмлегенә
иреште. Ул юморны идеянең бик күп
төрле формаларыннан — гәүдәләнү,
ачылу формаларыннан берсе итеп
карый һәм иҗатында да шулай куллана
башлады. Моңа «Алсу» әсәрен мисал
итеп китерергә мөмкин.
«Алсу»да юмор төп идеягә кереш
рәвешендә бирелми, бәлки төп идеянең
бер хасияте буларак, аның үзеннән үсеп
чыга. Шагыйрь, Алсуның тере
табигатен нечкәләп ачар өчен, аның
характерындагы теге яки бу
сызыкларны мөлаем бер юмор, сөй-
кемле кинаяләр аркылы балкытып бара,
укучыны Алсудан соклану хәлендә
тота.
Ул үзенә үзе хуҗа бүген,
Үзе акыллы, үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә —
Усал түгел кебек шикелле, — кебек
юлларда юмор «иярчен настроение»
яки «декорация» түгел, бәлки Алсуның
характерын ачу чарасы итеп китерелә.
Революциягә кадәр Тукай поэзия-
сенең халыкчанлыгы, Пушкин һәм
Лермонтов поэзиясенең бөек каза-
нышларын татар халкының авыз иҗаты
казанышлары белән иҗади төстә бергә
кушу нигезендә туды. Нәтиҗәдә Тукай
татар халкы тормышында тарихи яктан
караганда алдынгы тенденцияләрне
ачып салды, шул чорның алдынгы
демократик идеяләрен гүзәл халыкчан
формаларда җырлап бирде. Такташ исә
үз иҗатына революциягә кадәр үскән
татар демократик әдәбиятының уңай
казанышларын, шул исәптән Тукай
поэзиясенең дә гүзәл казанышларын
үзләштереп алды. Ләкин ул моның
белән генә чикләнмәде, алга таба
хәлиткеч яңа адым атлады: ул татар
халкының совет чынбарлыгы
шартларында яңа нигездә үсеп киткән
авыз иҗаты җиңешләренә Маяковский
поэзиясе мәктәбенең бөек
казанышларын китереп кушты; татар
демократик әдәбиятының матур
традицияләрен шушы яңа җимешләр
белән баетты. Ул әдәбияттагы
халыкчанлыкның иң югары
гәүдәләнеше дәрәҗәсенә большевистик
партияле әдәбият принцибына
күтәрелде. «Без сәнгатьтә беренче
урынга партиячелекне куябыз»,—
диде ул. Партиянең бөек көрәшенә
тулысынча бирелеп эшләүне, ул иҗади
эшчәнлеге өчен гомумән беренче шарт
итеп карады, аерым язучыларның бер
урыңда таптанып торуларын көрәштән
читләшүләре белән аңлатты: «Көрәш
булмаган җирдә әдәбиятның кирәге
юк» X XI, — дип язды ул.
II
Такташ — социалистик иҗади хез-
мәт һәм халыклар арасында дуслык,
тынычлык җырчысы. Аның поэзиясе
үзәгендә социалистик хезмәт аша
культураның моңа кадәр күрелмәгән
яңа бөек хәзинәләрен тудыручы,
дөньяны революцион нигездә яңартып
коручы совет кешесе образы тора. Бу
кеше чынбарлыкны үзгәртеп кору
барышында үзенең рухи тормышын да
яңарта, ул үзе дә үсә, яңара бара, якты
һәм чын-чыннан кешелекле яңа
коммунистик мораль тудыра һәм аны
X «Партиясез» һәм партияле шигырьләр (1931).
XI Донбасска баргач (1930).
үстерә. Яна кеше проблемасы Такташ
иҗатында үзәк проблема булып
әверелә.
Шулай итеп, дөньяны һәм кешене
яңартып коруның беренче төп шарты —
иҗади хезмәт процессы. Әнә шуның
өчен дә Такташ 1922 елда «Эшлиләр»
шигырендә иҗади хезмәтне матурлык
идеалы итеп җырлады. Матурлык
төшенчәсен иҗади хезмәт аркылы
билгеләү шуннан сок аңарда һаман саен
көчәя барды. «Гасырлар һәм
мннутлар»да Ленин турында язган
чагында, ул инде революция даһиенда
яңаны иҗат итү көченең гәүдәләнүен
күрде. Бу чакта инде ул революцияне
массаларның иң бөек иҗат формасы
итеп аңлый иде. Шуңа күрә, Такташның
моннан соң иҗат иткән геройлары
киләчәккә иҗади хезмәт аркылы карый
торган булып гәүдәләнделәр. «Урман»
(1924) шигырендәге студент та шул ук
иҗат хыялы белән дәртләнә-дәртләнә
укый; ул урманга эндәшеп: «Сиңа
инженер булып эшләргә кайтырмын!»
— ди.
1925 елны «Син дә үл инде» ши-
гырендә шагыйрь:
Без кояшлы язның чәчәкләрен
Үзебезчә җырлый белербез,
Безгә кирәк булган матурлыкны
Үз кулыбыз белән төзербез, —
дип язды. 1927 елда да:
Безнең тупас куллар — киләчәктә
Туар матурлыкның анасы, —
дип, бөтен матурлыкның чыганагын
тулысы белән азат хезмәткә, матур-
лыкның үзен исә хезмәт җимешләренә
кайтарып калдырды.
«Нәрсә соң ул матурлык? Һәрбер
маңгай тире, йөрәк каны, мең еллар
буенча көрәш нәтиҗәсендә туган;
Һәрбер файдалы нәрсә матур! Мин
үземне киң урманнар, яшел басулар
аркылы ыргылып алга өстерәгән
поездның матурлыгы турында уйларга
тырышам. Соң ни өчен хәзергә кадәр
кешелек тудырган даһи җыр
чылар шушы бөек хезмәт тудырган
матурлыклар турында жырламаган-
нар? Ни өчен матурлыкны хатын-кыз
күзеннән, табигый яратылыштан гына
эзләгәннәр алар?.. Экономика
матурлыкка булган карашны үзгәртә
бара. Кичәге матурлар үлде. Иртән
аның яңасы туар».
Кешелек өчен булган һәр файдалы
Хезмәт матур булып санала.
Җырың матур булса гына, бүгенгенең
Йөрәгендә урын ала ала («Җавап», 1929).
Иҗади хезмәт тудырган материал
хәзинәләрне матурлык итеп тану — бу
бик дөрес, ләкин бу матурлык
турындагы мәсьәләнең бер ягы, объ-
ектив ягы. Моннан кала мәсьәләнең
шундый ук әһәмиятле икенче ягы бар:
шушы хезмәт, матурлыкны иҗат итү
процессы кешенең эчке тормышына
нинди тәэсир ясый? Аның хисләрен,
карашларын һәм башкаларга карата үз-
үзен тотуын ничек үзгәртә? Такташ бу
мәсьәләләрне дә чишү юлын эзли.
Тормышны үзгәртеп коруның җанлы
процессында кешеләр, бер яктан,
яңадан-яңа мөнәсәбәтләргә керсәләр,
икенче яктан, алар, бөтен бер коллектив
булып, тирә-юньгә карата да бөтенләй
яңа иҗади мөнәсәбәтләргә керә
баралар. Шулай итеп, иҗади хезмәт
процессы, тирә-юньдәге материаль
факторларның үзара мөнәсәбәтләрен,
үзара бәйләнешләрен үзгәртеп,
югарырак, максатка лаеграк формага
кертеп, яңадан корган кебек, коллектив
эчендәге кешеләрнең дә үзара
мөнәсәбәтләрен яңадан кора бара. Бу
рухани яңадан корылыш хезмәт
процессында бик нечкә, бик катлаулы,
шуның белән бергә, өстән караганда,
гадәттәге агыш белән барганга,
хезмәтнең үзендә катнашучыларның
күзенә ташланып тормый. Ләкин
акыртын-акыртын тормышка кереп
бара торган үзара яңа мөнәсәбәт
элементлары аларның эмоцияләре
аркылы сиземгә, тойгы һәм хискә
әверелә баралар. Ягъни объектив
(тышкы) тирә-юньдәге яңадан
корылыш артыннан кешеләрнең
үзләрендә субъектив (эчке) яңадан
корылыш та, яңару да башлана. Бу
яңадан корылыш, үз нәүбәтендә, алар
настроениесендә сөенү, дәртләнү,
энтузиазм, бәхет тойгысы кебек
хәлләрне китереп чыгара. Бу хәл
аларның иҗади көчләрен арттыра.
Ләкин бу хисләрнең’ асылын алар
үзләре әйтеп бирә алмаска да мөмкин
әле, чөнки бу яңа хисләр әле аларда
тәмам ачыкланган аңлы идеягә оешып
та җитмәгән булырга мөмкин. Әгәр бу
хисләр ачык идеягә оешсалар, аларның
иҗади дәртләндергеч көчләре, һич-
шиксез, күп өлеш артып китәчәге, алар
кешеләрне тагын да үстеребрәк
җибәрәчәге һәркем өчен аңлаешлы
булса кирәк.
Менә шушы урында рух инженеры
шагыйрь кирәк. Шагыйрь бу яңа
хисләрнең асылын ачып бирергә,
аларны ачык, эшләнеп җиткән идея
дәрәҗәсенә күтәреп, кешеләрнең ру-
хани иҗат көчләрен күп өлеш арттырып
җибәрүгә хезмәт итәргә тиеш.
Такташ хикже шигырь аркылы
билгеле бер идея итеп оештыруны аңа
исем бирү дип атый. Бу аңарда дәвамлы
иҗат практикасында туган караш.
Шуңа күрә булса кирәк, ул бу фикергә
кабат-кабат әйләнеп кайта. «Шагыйрь
кем? — Ул... хисләргә исем бирүче —
ул массаның йөрәгендә һәр көн туып,
яңарып торган хисләрен җыючы һәм
аларны бертөрле рәвешкә китереп
бирүче». «Җавап» шигыре
вариантларының берсендә ул шул ук
фикерне кабатлый:
Без.
Үткәннең каты җиңелүе.
Бүгенгенең җиңеп килүе
Уртасында туган миллионнарның
Йөрәк хисен җыеп йөрүче,
Туып та әле исем бирелмәгән
Хисләренә исем бирүче.
Хискә исем бирү — аны эчке бер
психологик кичереш, томанлы бер
сизенү хәленнән, сүз аркылы, тышка,
җәмәгатьчелек алдына идея һәм образ
итеп чыгару дигән сүз. Әнә шуңа күрә
дә Такташ: «Шагыйрь башкаларның
башларында булып та. әйтә алмаган
уйларны киң, җанлы рәвештә әйтә
алырлык булырга тиеш», — ди.
Ләкин яңа хисләр искедән
яңарып бара торган кешеләр күңелендә
туалар. Алар иске хисләр стихиясе
эчендә, иске психология
чәбәләнешләре арасында барлыкка
киләләр. Алар иске хисләр, иске аң
белән үлем көрәшенә керәләр. Капи-
тализмнан социализмга күчү чоры
кешесенең билгеле бер вакытта кар-
шылыклы психология кичерүе әнә
шушыннан килеп чыга да. Шагыйрь,
нәкъ менә шушыны исендә тотып,
«Киләчәккә хатлар»ында «колхозчы-
ның һәм гомумән безнең күчү чоры
кешесенең психологиясендәге кар-
шылыклар берлеген күрсәтә»12 13.
Чөнки:
Канга сенеп калган иске гадәт.
Иске караш, иске йолалар,
Яңа кешенең туып үсүенә
Киртә булып чыгып торалар, —
шагыйрь әнә шулай ди. Шушыннан ул
иске белән яңа көрәшендә үзенең ролен
билгели. Бу көрәштә ул, каләмен кылыч
итеп, кеше күңелендәге иске хисләр
белән яңа хисләр арасына килеп керә:
ул яңа хисне иске идеология, иске
психология һөҗүменнән аралый, иске
хисләргә, иске карашларга һөҗүмгә
ташлана, яңа хисләрне үстереп, ачык аң
байлыгына әверелдерә. Моның өчен ул
социализм төзүчеләр «башында туган
яңа уйларны, яңа хисләрне... үзенең
йөрәгенә сеңдереп, аларны үзенең
йөрәк җылылыгы белән тәрбияли,
үстерә, үзендә булган шигьри буяулар
белән баета»14 һәм үз ижат процессына
тормышны тирән белү, тирән хис итү
белән күңеле тулышкан, камилләшкән
хәлендә килә. Ул миллионнар
кичергәнне көчәйтелгән һәм
тирәнәйтелгән формада, идея ягыннан
максатлы төстә үзе кичерә башлый.
Халыкның стихияле күнел
дулкыннары, аның йөрәге аркылы үтеп,
сафланган һәм көчәйгән якты агымга
әверелеп чыгалар. Шушы ижат итү,
«язу вакытында гына ул үзен иң
бәхетле, иң бай кеше итеп хис итә»...
Чөнки ул бу вакытта совет кешеләренең
үз күңеленә җыеп йөргән «байлык-
ларын үзләренә кайтарып бирә».
Әлбәттә, Такташ, үз шигырьләре
өчен хисләр, идеяләр чыганагы итеп,
теләсә нинди хезмәт процессын алмый.
Ул хезмәтнең иң югары формасын —
социалистик хезмәтне, социалистик
хезмәт процессын ала. Аның
карашынча тик социалистик хезмәт
процессы гына кешелек өчен бердәнбер
бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы, тик
шушы коллективистик хезмәт
процессы гына кешеләрнен иҗади
көчләрен тулысынча жәеп җибәрә, тик
шушы процесс кына һәр аерым
кешенең сәләтлекләрен ачып сала һәм
шәхесне тулысынча чәчәк атуга китерә.
Әнә шунын өчен дә шагыйрь
социалистик коллектив белән шәхес
арасындагы гармонияне аеруча
дәртләнү һәм дулкынлану белән
җырлый:
Ашкынып җырланган теләкләрнең
Чәчәкләрен килә күрәсе.
... Ах, үләсе килмәс, үләсе...
Ах, син, илем,
Ничек үләргә соң,
Сагыныр кешеләр синдә булганда,
Ничек үлим,
Берләр меңнәр өчен —
Меңнәр берләр өчен торганда.
Әнә шуңа күрә дә ул яңа хисләрне,
яңа идеяләрне «сөзеп алу» өчен, аларны
аерым кеше күңеле аркылы ачып салу
өчен, бердәм, социалистик төзелешнең
туып килгән гигантлары арасына
барырга, андагы иҗади коллективка
керергә чакырса, икенчедән, аерым
кешенең рухи тормышын коллектив
белән өзелмәслек бәйләнештә алып
ачарга кирәклеген әйтә. «Бүгенгенең
яңа хисләре социализм культурасы
тудырган гигантлар арасында гына,
бүгенгенең яңарып, үзгәреп торган
экономикасы эчендә генә туалар».
«Безнең идеяләребез күктән төшмиләр.
Алар безнең конкрет тормышыбызда,
безнең көрәшебез эчендә, бүгенге бай
көрәш вакыйгалары эчендә туалар,
яшиләр һәм хәрәкәт итәләр» 15,— дип
язды ул үзе. Ул кешенең рухи тор-
мышы, характеры иҗтимагый ва-
кыйгалар аркылы гына ачыла алуын
әйтте:
Батырларның батыр булганлыгы
Сугыш кырларында беленә.
Уңган кешеләрнең уңганлыгы
Эшкә килгән чакта күренә.
Бик күпләрнең, әйтик, кемлекләрен
Еллар буе белми барасың.
Кинәт бер вакыйга уртасында күреп,
Аның кемлегенә хәйран каласың.
Әнә шуның өчен дә «батырның ба-
тырлыгын чәй эчеп утырган чагында
күргәзеп булмый. Аның батырлыгын
батырлык кирәк булган вакыйгалар
эчендә генә күреп һәм күргәзеп була».
Шушыннан Такташ вакыйга һәм
аның фоны турындагы фикерләргә
килә. Әдәби әсәрләрдә, аерым алганда,
драмада вакыйга һәм аның фоны
мәсьәләсен беренче башлап Маркс һәм
Энгельс яктырталар. Фон — бу тарихи
чорның гомуми жанлы күренеше,
масса. Вакыйга яки, дөресрәге,
вакыйга эчендәге герой — шушы
фонның индивидуаль вәкиле. Герой үз-
үзен тотышның барлык социаль
мотивларын фоннан ала. Фон өчен хас
булган барлык мөһим тарихи
тенденцияләр, геройда индивидуаль
төскә кереп, геройның эшләгән эшләре
аркылы ачылып барырга тиешләр. Фон
— геройга рух биреп тора. Фоннан
аерылган герой төссезләнә, шиңә. Әнә
шуңа күрә Маркс Лассальга, аның
әсәренең кимчелекләре турында сөй-
ләгәндә, турыдан-туры болай ди:
«Синең драмаңда... крестьяннарның
(биргәк тә аларның) һәм шәһәрләрдәге
революцион элементларның вәкилләре
гаять мөһим актив фон төзергә
тиешләр иде.. Ул чагында син үз
геройларыңның авызы белән за-
мананың нәкъ менә иң-иң яңа идея-
ләрен аларның нәкъ беркатлы фор-
маларында күп өлеш зуррак күләм-
нәрдә гәүдәләндереп бирә алыр идең».
Үз заманы турында, бүгенге көн
турында язучы өчен геройны бүгенге
вакыйгалар фонында калкытып чыгару,
һичшиксез, җиңел эш түгел. Монда
шагыйрьдән аеруча сизгерлек. үткен
һәм тирән караш таләп ителә. Чөнки
үтеп киткән вакыйгаларны, читтән
торып караганда, күз күреме белән
иңләп алу, аларның характерлы
сыйфатларын сайлап алу җиңелрәк.
Әмма бүгенге көн аркылы киләчәккә
бара торган чынбарлыкта әле яңа гына
туган күренешләрне күреп, тотып алу
һәм аларның шунда ук
гомумиләштерелгән сынын иҗат итү
шагыйрьдән аеруча талант һәм
хәзерлек сорый. Аның алдында бүген
туып килә торган геройны бүгенгенең
социаль үзгәрешләрендә күрсәтү
бурычы күтәрелә. Моны инде тик
социалистик реализм язучысы гына
эшли ала. Такташның бу турыда ачык
билгеләнгән үз карашлары бар. Менә ул
нәрсә ди: «Фоны якын, бүгенгенең
телендә йөргән вакыйгалар, теләкләр
турында язу, аларны нәфис дәреслек
нигезендә караучы алдында җанлан-
дыра алу — бик авыр бер нәрсә. Үт-
кәннәр фонында калган социаль ва-
кыйгалар, аларның социаль төсләре
еллар үтү белән бертөрле калыпка
салынып өлгерү сәбәпле, аларны алып
язу ул кадәр авыр да, мәсьүлиятле дә
булмый. Әле кичә генә караучы
алдыннан шаулап үткән вакыйгаларны
әдәби калыпка салып күрсәтү, үзе шул
вакыйганы күреп үткән укучыны язган
нәрсәгә ышандыру, аны әйтергә
теләгән уйлары белән чолгау,—
язучыдан күп көч, күп эшләүне сорый.
Безнең театр, әдәбият шул — фоны
ераклашкан вакыйгалар исәбенәрәк
яши. Бүгенге проблемаларны,
теләкләрне җанландыруда соңлый яки
зур уңышларга ирешә алмый аксап
бара. Ә бит әдәбият, театр бүгенге
теләкләрне җанландыру, укучының,
тыңлаучының фикерен шул теләкләр
тирәсенә оештыру нигезендә үсәргә,
көндәлек проблемалар белән карау-
чының йөрәген дулкынландырып,
бүгенгенең туып килгән вакыйгала-
рына реагировать итәргә тиешле».
Яңа хисләрне бүгенгенең таш-
кынлы. кайнаулы вакыйгалары эченнән
рельефлы төстә калкытып чыгару
Такташның үзенә дә җиңел бул-
малы. Бу аның өчен бөтен бер көрәш, тирән иҗат
процессы иде. Шагыйрь, 1929 елның җәендә
оештырылган язучылар экскурсиясендә
катнашучы буларак, Бакуда социалистик
шәһәрнең яңа кварталларын карап йөргәндә,
иптәш язучысының «йөрәгендә уянган хисләрен
укырга тели. Мин, — ди ул, — аның йөрәгендә
яңа, бөтенләй яңа хисләрнең уянуын, шул
исемсез бөек шатлыгы уртасында уянган
хисләренә ашыга-ашыга исем эзләвен, таба
алмый газаплануын карап тордым. Чөнки ул
хисләр минем үземнең йөрәк томаным
уртасында, иҗат хаосы эчендә туып килгән
планета кебек, аерым бер рәвешкә кереп
өлгермәгән килеш әйләнә, бутала, йөрәкне
гакылсыз бер ашкыну белән белемсезлек эчендә
очындыра иде».
Бу — шагыйрьнең «бөек җиңү алып
килгән хисләр белән исерүе». Ул шулай
«бүгенгенең, бүгенге матурлыкның
сынын эзли» һәм бу сынны таба,
ачып җибәрә яки фон өстенә калкытып
чыгара.
Кешеләрдә социалистик төзелеш
процессында туган һәм Такташ кү-
peп алган хисләр, революцион яңадан
корылыш нәтиҗәсе булганга,
эпоханың алдындагы идеяләрен кабул
итү өчен база булып торалар. Әнә
шуна күрә шагыйрь аларны
шигырьләре аркылы ачкан чакта,
аларга эпоханың алдынгы идеяләрен
китереп тоташтыра. Шигырьдә идея
һәм хис бергә тоташып, яңа
матурлыкның сынын барлыкка ки-
терәләр. Шушында идея җанлы хис
белән, хис алдынгы идея белән су-
гарыла, алар яңа рухи байлык булып
әвереләләр. Әнә шуңа күрә дә Такташ
әсәрләрендә иң катлаулы идеяләр дә
табигый төс алалар, бүгенгенең җанлы
фонында бүгенге матурлык булып
калкып чыгалар. Бу әсәрләрдә кеше
әле тел очында гына торып та,
әйтергә сүз таба алмаган үз
фикерләрен, үз хисләрен күрә, ягъни
шагыйрь бүгенге көн кешеләренең иң
яңа хисләрен, алдынгы идея белән
яктыртып җибәрүе аркасында, ачык
бер ац хәзинәсе итеп формалаштыра.
Иптәш Жданов социалистик реализм
методын кулланып иҗат итү, совет
кешеләрендә туган иң яхшы
сыйфатларны сайлап алып, аларны
художестволы образда гомумиләш-
тереп бирү икәнен аңлатты. «Совет
кешеләренең, — диде ул, — бу яна
югары сыйфатларын күрсәтү, хал-
кыбызны аның бүгенге көне белән генә
күрсәтеп калмыйча, бәлки аның иртәге
көненә дә күз салу, алга таба бару юлын
прожектор белән яктыртуда ярдәм итү
— һәрбер намуслы совет язучысының
бурычы әнә шул.»
Югарыда китерелгән материаллар
Такташның нәкъ шушы принциплар
нигезендә иҗат итүен раслыйлар. Әнә
шуңа күрә аныц әсәрләрендәге
«бүгенге матурлык сыны» бүгенге көн
белән иртәгәге көн чигендә тора; ал
арда бүгенге реаль көрәш вакыйгалары
да чагыла, коммунистик иртәгәнең
беренче нурлары да чагыла.
I I I
Такташның бөек борылыш елы ар-
кылы социализм чорына килеп керүе
белән аның иҗатында яңа кеше
проблемасы тагын да тирәнәя һәм
конкретлаша төште. Бу чорда социа-
листик җәмгыять кискен сыйнфый
көрәш аркылы корыла барды. Бу
вакытта яңа кешенең тууы исә иске
кешенең яңаруы иде дияргә мөмкин. Бу
— социалистик җәмгыятьне төзүченең
үзендә эчке көрәшне китереп чыгарды.
Кешедә буржуаз идеология
калдыклары белән җиңеп бара торган
социалистик идеология көрәштеләр.
Яңа кешенең тууы әнә шушы көрәш
аркылы барды. Бу «эчке көрәш» исә
тышта, объектив тирә- юньдә барган
сыйнфый көрәшнен бер гәүдәләнеше
иде.
Такташ бөек борылыш елы аркылы
социализм эпохасына керү белән
чорның шушы үзенчәлеген ачык
аңлады. Ул үзенең төп ролей яна кеше
өчен көрәштә күрде.
Без үткәннең каты җиңелүе,
Бүгенгенең
җиңеп килүе —
Көрәшендә
Артык ашкынулы
Хисләр уты белән янабыз;
Без яңа җир,
Яңа кеше өчен
Җирдә зур дау алып барабыз.
Бөек борылыш елын шагыйрь гаять
гүзәл яңа иҗат җимешләре белән
башлап җибәрде. 1929 ел, февраль
аеның ун көне эчендә ул үзенең
гомумән бөтен иҗатында иң күренекле
әсәрләреннән булган «Мокамай» (9
февраль) һәм «Алсу» (19 февраль)
поэмаларын язды. Бу ике әсәрне бер-
бер артлы язылу якларыннан гына
түгел, бәлки, барыннан да элек, идея
эчтәлекләре һәм художество
үзенчәлекләре ягыннан да бер-берсеиә
тыгыз бәйләп карарга кирәк. Мокамай
һәм Алсу — яшьлек. язмышлары
икесенең ике тарихи чорга туры
килгән, әйтергә мөмкин, абыйлы-
сеңелле халык балалары. Шагыйрь бу
халык балаларыннан беренчесенең
язмышы өчен гаять тирән тетрәнә,
икенчесенең язмышы өчен тирән
шатлана, сөенә, һәр ике хәлдә аның
тирән социалистик гуманизмы ачылып
китә.
Мокамайның трагедиясе нәрсәдә? Бу
трагедия аның үзендә түгел, аны
чолгаган иҗтимагый шартларда,
кешеләрне бер-берсенә ерткычлык
мөнәсәбәтләренә китереп керткән
хосусый милекчелек төзелешендә.
Мокамайга карата шагыйрь тирән
симпатия уята:
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп...
Беребез сары чәчле, беребез кара,
Сары чәчлесе ул — мин идем,
Кара чәчле, коңгырт кара күзле.
Кәкре аяклы дустым, җан кисәгем,
Ул, Мокамай бәгырем, син идең...
«Син яхшы идең, — ди шагыйрь аңа
карата, — синең яхшы иде күңелең».
Ләкин берәүләрнең бәхетен тартып
алып, аларны дөнья ләззәтләреннән
мәхрүм иткән һәм комсызларга
хакимлек биргән хосусый милекчелек
дөньясы Мокамай кебекләрне ачлыкка
дучар итеп, аларны адаштыра, һәлакәт
чокырына этеп төшерә. Ул тәгәрмәчләр
урлаган икән, монда инде ул үзе генә
гаепле түгел, кабахәт хосусый
милекчелек төзелеше, буржуаз төзелеш
гаепле:
Үткәннәрем авыр әкият минем,
Үл әкиятне әгәр сөйләгәндә,
Чагылып китсә синең күләгәң.
Юк, юк,
Мин ант итәм,
Һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм...
Поэма Мокамайга эндәшеп язылса
да, асылда ул 1929 елда тарихи
борылыш алдына килеп баскан күп
миллионлы Совет иле крестьяннарына
адресланган иде. Алар алдында ике юл:
я артка —тагын капитализм коллыгына
төшү юлы, я алга — күмәкләшү аркылы
социализмга күчү юлы тора. иде.
Күмәкләшү хәрәкәтенең инициаторы,
оештыручысы һәм җитәкләүчесе
большевиклар партиясе булды. Бу
хәрәкәтнең реаль җирлеге партия
тарафыннан озак еллар дәвамында
хәзерләнде һәм партия, аны кузгатып
җибәргәндә, крестьяннарның алдынгы
өлешендә туган омтылышларга таянып
эш итте. Ләкин мондый бөек тарихи
борылыш вакытында крестьяннарның
билгеле бер өлешендә икеләнү,
батырчылык итмәү кебек хәлләр дә
килеп чыгуы табигый иде.
Крестьяннарның бер өлешендә туган,
ләкин әле катгый бер идея
югарылыгына күтәрелеп җитмәгән
хисләрне, тойгыларны ачып,
коллективизм, идеясе белән яктыртып
җибәрергә һәм аларга карар кабул
итүдә ярдәм күрсәтергә кирәк иде.
Такташ бу ярдәмне «Мокамае» белән
күрсәтте. Без монда да аның хәтта
элегрәк заманнарда булып үткән
вакыйгаларны сурәтләгән «Мокамай»
кебек әсәрләрен дә көннең иң актуаль
политик проблемаларына нинди зур
осталык белән бәйли белүен күрәбез.
Мокамай — шагыйрь өчен биографик
истәлек кенә түгел, ул күп миллионлы
хезмәт иясе крестьяннарның бер вә-
киле. Шуңа да аны шагыйрь шәхси
истәлекләр томаны арасыннан чыга-
рып, бүгенгенең шау-шулы, сыйнфый
көрәш белән ыгы-зыгы килеп торган
политик хәлләре уртасына китереп
кертә. Ул моңар ничек ирешә? Менә
бер штрих: «Мокамай»ның беренче
вариантын ул өченче заттан яза:
... Ул остарак иде,
Чабатасын
Миннән матуррак үрә иде.
Минем яхшы итеп үрә алмавымны
Күнел бирмәвемнән күрә иле.
Болан өченче зат белән язу ша-
гыйрьгә артык дәрәҗәдә тыныч,
аермасыз, ашкынусыз тоела, күрәсең.
Ул соңгы вариантында Мокамайны
икенче затка күчереп, аңа турыдан-
туры «син» дип эндәшә. Бу — әсәрнең
лирик дулкынлылыгын кискен төстә
көчәйтеп җибәрә. Мокамайны тере
хәлендә турыдан-туры бүгенге
чынбарлыкка алып керә, аны .һәркем
әллә кайда, еракта итеп түгел»
шушында бөек вакыйгаларда,
миллионнар арасында, үз янында итеп
тоя. һәркем Мокамайның трагедиясе
ниндидер дәрәҗәдә аның үзенә дә
кагылган кебек хис итә башлый...
Үзенең укучыларын, тыңлаучыларын
шу н д ы й дул к ы н л а ну хәленә
җиткергәч, шагыйрьнең «син» дип
эндәшүе гүяки һәрбер хезмәт иясе
крестьянга аерым-аерым мөрәҗәгать
итү булып әверелә:
Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан
Чыгу юлын бергә эзлиләр,
Ялгыз калып ачтан үлмәс өчен.
Күмәк тормыш җирдә төзиләр...
Бу чордагы крестьяннарның инди-
видуализм белән коллективизм ара-
сында икеләнүче бер өлешендә ягда
туган коллективистик хисләрне «Мо-
камай» поэмасы көчәйтеп җибәрде,
аларның җиңеп чыгуына хезмәт итте,
ул хосусый милекчелеккә нигезләнгән
иҗтимагый тормышны гаепләүче, аның
ерткычлыгын фаш итүче булды.
«Мокамай»ны язып бетергәннең
унынчы көнендә Такташ «Алсу»
поэмасын тәмамлады. Алсуны, социаль
яктан алганда, чыннан да Мокамайның
сеңелесе, диясе килә. Ул да, Мокамай
кебек, халык баласы, ләкин ул бәхетле
чорга туры килгән:
Газзә түзми, аның сүзен көтә,
Үзе уйлый зачет бирәсен,
Алсу көлә-көлә күзенә карый,
Соң ул аңа нәрсә сөйләсен...
Сөйләсенме матур яшьлегенең
Зур елларга туры килүен,
Сөйләсенме җирне, бүгенгене.
Бар нәрсәне өзелеп сөюен...
Һәр кояшлы иртә аның өчен
Яңа уйлар алып китерсә.
Бүгенгенең һәрбер матурлыгы
Үзе белән аны исертә...
Чын совет кешесенә хас булган
югары этикалы Такташ: «Йөрәгендә
табигый шатлыгы булмаган кешеләр
генә эчәләр. Алар үзләрен агулап,
сүнгән йөрәкләрендә шатлык уятырга
тырышалар»,— ди. Ул саф хисле
кешенең тормыш гүзәллеген, тормыш
мәгънәсен нечкәләп һәм тирәнтен
тоеп исерүен тели. Ул шигырьләрдә
олы җанлы, бай рухлы кешенең
табигый шатлыгы ташып торуын тели.
Алсуның да рухи тормышын ул әнә
шул яктан килеп ача. Алсу иренә язган
хатында: «Бик бәхетле синең Алсуың»,
— дип тәмамлый. Алсу ул —
капитализм эксплуатациясен белмәгән
совет халкының беренче буын
яшьләренең бер вәкиле. Бөек
революция, совет чынбарлыгы аны
Мокамай трагедиясеннән коткарып
калган һәм аның алдында фән
сарайларының ишекләрен киң ачып
җибәргән. Шушы сарайларда Алсуның
рухани дөньясы искиткеч тулылык һәм
гүзәллек белән чәчәк ата, аның
шатлыгы, бәхете эченә сыймый таша
аның капитализм пычрагыннан саф
булган якты хисләре башкаларда да
соклану һәм совет кешесенә хас
шатлык, горурлык уята, ягъни совет
кешесенең, социалистик төзелеш өчен
көрәшендә туган хисләрен үстерә,
аларны совет кешесе мораленең аңлы
элементларына әверелдерә. Такташ:
«Алсуның эчке тормышы хәрәкәте
белән күбрәк бирелә»21,—ди. Ул
Алсуның психик тормышын аның
хәрәкәте, жестлары аркылы ача.
Мәгълүм ки, билгеле бер психик хә-
рәкәт аңар хас булмаган жестка
«киендерелсә», психик хәрәкәт белән
жест арасында дисгармония, фальшь
килеп чыга. Димәк, рухи халәтнең
жестка әверелгәндә, үзе тудырган, ана
гына хас булган специфик жест
элементларын да дөрес таба белергә
кирәк. Аннан соң психик халәтнең
социаль-тарихи яктан кабатланмас
конкрет булуын да истән чыгарырга
ярамый. Шулай булгач, бу халәт ту-
дырган жестлар системасы да үзлә-
ренең конкретлыгында тарихи яктан
кабатланмый торган яңа булырга
тиешләр. Шушы жестлар аркылы яңа
кешенең яңа туган хисләре, аның эчке
бөтенлеге гүзәл эчке тормышы ачылып
китәргә тиеш һәм Такташ совет
кешесенең нык ихтыярына бәйле
рәвештә аның йомшак һәм мөлаем
хисләрен, якты психологиясен
Алсуның матур, ягымлы хәрәкәтләре —
жестлары аркылы ачып сала:
Салкын карга басып Алсу килә,
Үзе акыллы, үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә —
Усал түгел кебек шикелле...
Такташ бөек борылыш елына әнә
шулай, илебез тарихында булган ике
эпоханы «Мокамай» һәм «Алсу»
әсәрләрендә чагылдыру белән килеп
керде һәм «Яңа җир, яңа кеше өчен
барган зур дау»га шушы әсәрләре
белән кушылды. Әмма әле Алсу — яңа
кешенең капитализм пычраклары
белән тапланмаган яшь буыны
арасыннан өлгереп чыкканы иде. Ул
үзенең бөтен җаны-тәне белән социа-
лизм ягында тора... Такташ инде «зур
дау»ның үзәгенәрәк кергәч, аның
алдында яңа җир, яңа кеше өчен
көрәшнең чагыштыргысыз дәрәҗәдә
киң фронты ачылып китте. Ул яна
кешенең тууын киңрәк фонга күчереп
сурәтли башлады. Аның аеруча
әһәмиятле әсәрләреннән «Камил»
пьесасы һәм «Киләчәккә хатлар»
поэмасы нәкъ шундый әсәрләрдән
булды.
Шагыйрь «Киләчәккә хатлар» ту-
рында: «Бу хатлар минем иң зур әсәрем
булачак... мин аларда киләчәк
буыннарга безнең яңа тормыш, яңа
кеше өчен алып барган героик
көрәшебезне тасвирларга тырышам»,
— дип язды. Бу әсәрендә куелган
проблемаларны ул түбәндәгечә
билгеләде: «Беренче хатта мин
сыйнфый көрәшнең гомуми фонын
бирдем. Икенче хатта колхозчы
һәм гомумән безнең күчү чоры
кешесенең психологиясендәге кар-
шылыклар берлеген күрсәттем. Өченче
хатта мин социалистик хезмәтнең кеше
психологиясен ничек үзгәртүен
сурәтлим. Мин капитализм
дөньясындагы колның хезмәте белән
бөтен дөнья пролетариатының Ватаны
булган безнең Союзда үзара ярыша-
ярыша социализм төзүче күп
миллионлы массаларның азат иҗади
хезмәтләрен бер-берсенә чагыштырып
күрсәтәм».
Шагыйрь бу проблемаларны фи-
лософик күзлектән карап чишәргә
омтыла, ул чынбарлыкның тирән
диалектикасын поэтик образлар ар-
кылы ачыЕР салырга тели. Бу, әлбәттә,
җиңел эш түгел. Бу проблемаларны
уңышлы хәл кылып чыгу өчен,
аларның үзәген, аларның бергә килеп
бәйләнгән төенен таба белергә кирәк.
Такташ мондый үзәк, мондый төен
итеп, яңа тормыш, яңа кеше өчен
барган сыйнфый көрәшне ала:
Бүгенге ул сыйнфый катлауларның
Соңгы каты көрәш заманы.
Без искене җимереп.
Планетада
Тигез тормыш,
Матур,
Яңаны
Төзү уе белән янабыз,
Һәм без планетаны сыйныфлардан
Тазартуга алып барабыз.
Шагыйрь бу строфаны поэмасының
лейтмотивы итеп, рефрен рәвешендә,
әледән-әле кабатлап китерә, моның
белән ул яңа җир һәм яңа кеше
сыйнфый көрәш аркылы туганлыгын
тагын һәм тагын кисәтеп әйтергә тели.
Сыйнфый көрәш илнең бөтен
тормышын, кешеләрнең бөтен
психологияләрен, уйларын, үзара
барлык мөнәсәбәтләрен сугарып үтә:
Сыйнфый көрәш хәзер фронтлардан
Бөтен почмакларга күченә; һәр гаилә ике
каршылыкның Берләшүен ала эченә, —
диде шагыйрь. «Колхозчы һәм гомумән
безнең күчү чоры кешесенең
психологиясендәге каршылыклар
берлеген» шагыйрь Мохтар бабай
образында ачты. «Мохтар бабай
аңында, — ди шагыйрь үзе, — кар-
шылыклар көрәше. Бер яктан, ул
колхозның өстенлекләрен, акылы бе-
лән унлап, бик яхшы белә, икенче
яктан, хосусый мулекчелек гадәтлә-
реннән аерыла алмый» Мондый
каршылыклы хәл Мохтар бабайга гына
түгел, шул чордагы миллионнарга хас:
Бездә һәр гаилә хәзер каршылыклы,
Бик күп кешеләр икегә бүленә;
Мохтар бабай кебек күпләр әле
Үзе дошман бүген үзенә...
Ләкин шунысын әйтергә кирәк: бу
каршылык мәңгелек түгел. Җәмгы-
ятьнең капитализмнан сыйнфый кө-
рәш аркылы социализмга күчә баруы
нәтиҗәсендә килеп чыккан бу кар-
шылык, социализмның материаль
куәте арткан саен, үзенең чишелеше-
нә якынлаша бара. Кешеләрнең
аңында капитализм калдыклары тә-
мам бетерелгәч, яңа кешенең эчке,
рухани бөтенлеге барлыкка килә.
Ләкин бу бөтенлек кайчан барлыкка
килә соң? Башта кеше үз эчендә
барган каршылыклар көрәшен аңла-
маска мөмкин, дөресрәге — аңламый
да. Әмма социалистик иҗтимагый
мөнәсәбәтләрнең тормышка һаман
саен тирәнрәк керә барулары нәти-
җәсендә, большевиклар партиясенең
тәрбия эше нәтиҗәсендә, кеше
үзендә каршылыклар көрәше баруын
аңлау дәрәҗәсенә килә. Кешенең
үзендә барган каршылыклар
көрәшенең асылын аңлавы — бу
инде шул ук вакытта аның бу
каршылыкларны җиңеп чыгуы да
дигән сүз. Димәк, күчү чоры
кешеләре аң һәм психо-
логияләрендәге капитализм калдык-
ларыннан тизрәк котылсыннар һәм
рухи камиллеккә ирешсеннәр өчен,
алар алдында үзләрендәге каршы-
лыкларның асылын ачып салырга,
аңлатырга кирәк. Бу яңа кешене
тудыруда бик мөһим момент.
Мохтар бабай сөйли:
— «Мин, ди, менә
Дошман булып йөрим үземә...
Элек чакта мин бер кеше идем, Хәзер,
малай, миндә ике «мин». Берсе менә
аның коммун яклы. Икенчесе каршы,
сукин сын».
Мохтар бабай хәзер үзендәге :
«коммун» белән «сукин сын»ны тану
дәрәҗәсенә җиткән, димәк, ул кар-
шылыклар чиген нигездә үткән, ул
инде «сукин сын»ны контроль, күзәтү
астына алган. Аның рухында
камиллек урнашып бара, ул — яна
кеше. Такташ шушы образ аркылы күп
миллионлы социализм төзүчеләрнең
күңелләрендә барган көрәшне аларга
ачып бирә, аларның яңа кичерешләрен
югары аңга әверелдереп, үстерә.
Шушында инде шагыйрьнең безнең
кешеләргә карата тирән мәхәббәте,
гуманизмы гәүдәләнә.
Өченче хатында шагыйрь алдынгы
эшчене, производство ударнигын
күрсәтә. Ул инде, Мохтар карт кебек,
каршылыклы түгел, ул бөтенләе белән
социализм кешесе. Менә ул трибунада.
Ул бүгенге бөек көрәш куйган
Бурычларны яхшы белгәнен,
Шушы бурычларны үтәү өчен
Бөтен иҗат көчен биргәнен
Ул әйтергә залга теләде...
Мин аңарда чиксез яну күрдем
Бүгенгенең бөек эше өчен,
Мин аңарда күрдем бүгенгенең,
Туып килгән яңа кешесен!..
Беренче сталинчыл бишьеллык
чорында менә шушы кешеләрнең иҗат
көчләре, бөтен дөньяны хәйранга
калдырып, социализм гигантларын
торгызды. Такташ шушы кешеләрнең
иҗаты аркылы, алар торгызган бөек
гигантларның башларыннан
коммунизм кырларына карады,
коммунизм кешеләренә дәште:
Бишьеллыкның бөек гигантлары һаман
үсә, һаман күккә таба үрелә,
Башларыннан инде сез яшәгән
Коммунизм кыры күренә...
Шагыйрь шулай кешенең, халык-
ларның иң бөек бәхете азат иҗади
хезмәттә, яңаны иҗат итү аркылы
барлык искене, кешегә дошман булган
кара көчләрне, барлык реакцион
нәрсәләрне җиңә һәм юк итә баруында
дип карады. Ул безнең илебездә киң
җәелеп киткән бөек иҗади хезмәтне
капитализм дөньясындагы черү
процессына, андагы кыргыйлашуга,
ерткычлыкка, җинаятьчел
агрессив сугыш уты кабызучыларга
каршы куеп күрсәтте. Ул социалистик
иҗади хезмәтне, тынычлыкны җырлан,
сугыш уты кабызучы һәртөрле
чемберлсннарны, керзон һәм чан-кай-
шиларны фаш итте, аларның
битлекләрен ертты. Ул агрессив
сугышларга каршы тынычлыкны
мактап җырлады.
Без сугышны үзебез теләмибез, Без
тынычлык җирдә телибез, Без беренче,
җирдә Бөек, тигез Социализм илен
төзибез.
Ләкин ул тынычлык үзлегеннән генә
килмәвен, аны яулап алыр өчен
империализм ерткычларын тезген-
ләргә кирәген дә бик ачык әйтте:
Буржуйларга безне бетерү кирәк.
Сугыш кирәк буржуй халкына,
Базар кирәк,
Безнең ирекле илне
Алу кирәк тырнак астына.
Анысы булмас!
Без сугышны үзебез теләмибез,
Була икән,
Каршы тору юлын белербез,
Фронтларга көчле — җимерелмәслек
Корыч колонналар бирербез.
Ул безнең илдә социализмның үсүе
һәм көчәюе бөтен дөнья күләмендә
бөек тарихи әһәмияткә ия булуын һәм
бөтен дөньяда империализмга каршы
демократик хәрәкәтне дәртләндерүен
шулай ук ачык аңлады;
империалистларның сугыш уты ка-
бызырга омтылулары аларның көч-
лелегеннән түгел, бәлки үзләренең
котылгысыз һәлакәтләрен сизенеп
котырынуларыннан икәнен күрсәтте.
Такташ Тукайдан соң татар по-
эзиясен бөтенләй яңа баскычка кү-
тәрде. Аның иҗатында ике бөек көч-
нең— коммунизм белән халыкның —
кушылу процессы чагылды. Әнә шуңа
күрә аның поэзиясе кешелекнең ре-
волюцион үсешен җырлаучы сугышчан
поэзия булып барлыкка килде. Аңарда
бүгенге көн вакыйгалары аркылы
иртәге көн яктырып ачыла барды.
Шагыйрь, киләчәк кешеләренә дәшеп,
үз поэзиясен киләчәк белән бәйләде.
Әнә шуның өчен без бүген дә әле аның
рухландыргыч көчле авазын ишетәбез,
аның поэтик тавышы бүген дә үзенең
бөтен көче белән яңгырый.
1950 ел