Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺАДИ ТАКТАШ

ҺАДИ ТАКТАШ


Татар халкының сөекле шагыйре Һади Такташның тууына 50 ел тулды. Совет
шартларында үскән, большевиклар партиясе тарафыннан тәрбияләнгән, барган саен яктыга, югарыга таба юл алган шагыйрьне совет җәмәгатьчелеге тирән хөрмәт белән искә ала. Һади Такташ татар совет поэзиясенә нигез салучылардан берсе. Аның поэтик әсәрләре совет яшьләре тарафыннан яратып укылалар, сөелеп җырланалар. Һади Такташ безнең әдәбиятыбызга, халыкчан шигырьләр белән бергә, бай гына теоретик хезмәтләр дә язып
калдырды. Такташ татар совет әдәбиятының реалистик юлдан үсәргә тиешлеген яклап язды, аның партиялелеге, большевистик сугышчанлыгы, халыкчанлыгы өчен, югары художестволы булуы өчен көрәште.

Түбәндә без Такташның «О себе» исемле русча язылган мәкаләсен бирәбез. Ул «Красная Татария» газетасы өчен язылган һәм шул газетада басылып чыккан. Татарча беренче мәртәбә басыла. Шуның белән бергә без Такташның мәкаләләреннән, рецензияләреннән аерым өзекләр бирәбез.


ҮЗЕМ ТУРЫНДА
Үзең турында язу — эшең турында сөйләү дигән сүз. Мондый хәлдә инде
үз-үзеңне тәнкыйть итмичә булмый. Язучы һәм шагыйрь өчен үз-үзеңне чын
мәгънәсендә большевикларча тәнкыйть итү — бу, барыннан да элек, үз иҗади эшчәнлегеңә тәнкыйть күзе белән карау дигән сүз.
Минем иҗат юлым — хаталарны җиңү һәм, үз-үзеңне аяусыз тәнкыйть
итү нигезендә, әдәби осталыкны камилләштерү юлыннан гыйбарәт.
Хәзер минем сайланма әсәрләремнең зур җыентыгы (25 басма табак)
басылып ята, аңарда минем вак буржуаз-бунтарьлык чорымнан алып,
диалектик иҗат методын үзләштерү һәм шушы метод ярдәмендә
шигырьләремдә чын-чыннан пролетариат идеологиясен чагылдыру минем
өчен төп лозунг булып әверелгән соңгы вакытка кадәрге иҗатымның бөтен
процессы гәүдәләнгән. Әгәр иҗатымның беренче, яшьлек чорында миндә
пролетариат революциясенең асылы һәм перспективалары турында ачык
төшенчә булмаган булса һәм мин шигырьләр белән революциягә ярдәм итеп
булуын белмәгән булсам, хәзер исә инде мин каләм безнең кулларда
тормышны социалистик нигездә яңартып коруның һәм кешелекне үзгәртүнең
куәтле коралы булуын беләм.
Хәзерге вакытта мин «Киләчәккә хатлар» әсәре өстендә эшлим. Аларда
мин киләчәк буыннарга безнең яңа тормыш өчен, яңа кеше өчен алып барган
героик көрәшебезне тасвирларга тырышам.
Беренче хатта (1930 елда «Кызыл Татарстан»да басылып чыкты) мин
сыйнфый көрәшнең гомуми фонын бирдем. Икенче хатта (басылып ята)
колхозчы һәм гомумән безнең күчү чоры кешесенең психологиясендәге
каршылыклар берлеген күрсәттем.
Өченче хатта мин социалистик хезмәтнең кеше психологиясен ничек
үзгәртүен сурәтлим. Мин капитализм дөньясындагы колның хезмәте белән
бөтен дөнья пролетариатының Ватаны булган безнең Союзда үзара ярыша-
ярыша социализм төзүче күп миллионлы массаларның азат иҗади
хезмәтләрен бер-берсенә чагыштырып күрсәтәм.
Киләчәк буыннар рухи үсеш ягыннан, һичшиксез, бездән югарырак
торырлар, шуның өчен аларга хат язу минем өчен нинди авыр булуы
турындагы фикерне мин хат башында басым ясап әйтеп үтәм. Мин Максим
Горький белән очрашкан чакта нинди кыюсызлык тойган булсам, аларга хат
язганда да шундый ук кыюсызлык тоюымны әйтәм. Мин, аңар ни әйтергә
белми, аптырап калдым, бөек кеше алдында «хур булмас өчен», һәрбер
сүземне уйлап кына әйтә башладым, ә ул тотты ла минем белән шундый гади
итеп сөйләп китте, мин шунда ук үземнең кыюсызлыгымны оныттым. Мин
киләчәк кешеләренә дә. шундый ук мөнәсәбәт ясыйм, һәрбер проблема
бөтенләй яңача куела торган безнен эпохабыз турында аларга гади генә итеп
сөйләргә тырышам.

60 яшьлек Мохтар бабай колхоз оештыру эшендә катнашкан һәм аны
шуның өчен карчыгы җылы куеныннан мәхрүм иткән.
Мохтар бабай аңында — каршылыклар көрәше. Бер яктан, ул кол-
хозның өстенлекләрен, акылы белән уйлап, бик яхшы белә, икенче яктан,
хосусый милекчелек гадәтләреннән аерыла алмый. Мал-туарлар
җәмәгатьләштерелгән, ләкин Мохтар бабай элек үзенеке булгар атны бик нык
күзәтеп йөри, кеи-е күрмәгәндә генә аңа яхшырак азык салырга тырыша. Ә
бервакыт аның аты үлеп, бу югалту өчен аның белән бергә колхозчы
иптәшләре дә кайгыргач, ул бу атның аңа кадерле булган кебек, башкаларга
да кадерле булганын аңлый.

Өченче хатның эчтәлеге, чамалап әйткәндә, әнә шундый. Бу хатлар
минем иң зур әсәрем булачак. Мин һәрбер хатны аерым проблемага
багышларга уйлыйм. Бер үк вакытта мин колхоз тормышыннан пьеса өстендә
эшди башладым.


ТАКТАШ.
«Красная Татария», 24 май 1931 ел.
«Фоны якын, бүгенгенең телендә йөргән вакыйгалар, теләкләр ту-
рында язу, аларны нәфис дөреслек нигезендә караучы алдында җанландыра
алу — бик авыр бер нәрсә. Үткәннәр фонында калган социаль вакыйгалар,
аларның социаль төсләре еллар үтү белән бертөрле калыпка салынып өлгерү
сәбәпле, аларны алып язу ул кадәр авыр да, мәсьүлиятле дә булмый.
Әле кичә генә караучы алдыннан шаулап үткән вакыйгаларны әдәби
калыпка салып күрсәтү, үзе шул вакыйганы күреп үткән укучыны язган
нәрсәгә ышандыру, аны әйтергә теләгән уйлары белән чолгау язучыдан күп
көч, күп эшләүне сорый.
Безнең театр, әдәбият, шул — фоны ераклашкан вакыйгалар исәбенәрәк яши. Бүгенге проблемаларны, теләкләрне җанландыруда саклый
яки зур уңышларга ирешә алмый аксап бара. Ә бит әдәбият, театр бүгенге
теләкләрне җанландыру, укучының, тыңлаучының фикерен шул. теләкләр
тирәсенә оештыру нигезендә үсәргә, көндәлек проблемалар белән
караучының йөрәген дулкынлатып, бүгенгенең туып килгән вакыйгаларына
реагировать итәргә тиешле» (Г. Кутуйның «Җавап» исемле пьесасына
рецензиядән, 1929).
«Пролетариат язучысы, әле төзелеп өлгермәгән, ләкин җиңелмәслек
бер омтылыш белән төзелеп килгән бөек тормыш күренешләрен күрсәтү
нигезендә безнең бүгенге идеалларыбызның җиңүләренең иртәсе белән меңнәрне кызыктыра алырга, аларны шул җиңүләр өчен булган
көрәшләргә чакыра белергә тиешле.
Моның өчен ул бүгенге социалистик экономиканың иртәсе алып
килгән җиңүләрне айнык рәвештә алдан күрергә, меңнәрнең кул хәрәкәтләрен, уй омтылышларын өйрәнергә, тормыштагы бөтен күтәрелешләрне, бөтен тайпылышларны аңлап, бөек төзелешнең һәрбер винтын карап, күреп үтәргә, һәрбер тәгәрмәченең хәрәкәте китергән энергиянең күләмен үлчәп үтәргә тиешле.
Пролетариат язучыларының кыйммәте, аларның кирәклеге сыйнфый
көрәш һәм бүгенге социализм экономикасын тудырган яңа хисләрне, яңа
уйларны оештыра, бер формага кертә белүе белән, шул теләкләрне массаның
йөрәгенә сеңдерә алуы белән үлчәнергә тиешле» («Донбасска баргач» исемле
мәкаләдән, 1930).
«Без язучылардан яши һәм хәрәкәт итә ала торган һәм укучыларның уй
юнәлешләрен хәрәкәт иттерә торган әсәрләр таләп итәбез!..
Буржуа идеалист, формалист теоретиклары (бүгенге көндәге Кант
шәкертләре...) сәнгатьтән партиячелекне куып, форманы гына нигез итеп
алырга маташалар һәм форманы гына алга сөреп, сәнгатьне, әдәбиятны
сыйнфый көрәштән аерып алырга теләсәләр, без сәнгатьтә беренче урынга
партиячелекне куябыз. Форманы без билгеле (конкрет) бер идеяне
җанландыруга, хәрәкәт иттерүгә ярдәмче бер элемент, икенче төрле
әйткәндә, идея белән аерып ала алмаслык бәйләнешле бернәрсә итеп алабыз.
Тарих тарафыннан бетәргә хөкем ителгән бөтен дөнья буржуазиясе,
пычраклыгы һәм канлылыгы белән мәшһүр нажива, хосусый милек
идеясеннән башка һәрбер идеягә каршы булса, без әдәбиятта, сәнгатьтә
пролетариат сыйныфы торган һәм кешелек дөньясын хурлыклы түбәнлектән
чыгаруга алып барган иң бөек идеяләр өчен көрәш алып барабыз»
(«Партиясез» һәм партияле шигырьләр турында» исемле мәкаләдән, 1931).