ЯШЬ НОВАТОР
МӨХӘММӘТ САДРИ
ЯШЬ НОВАТОР
Рифгать рөхсәт сорап кабинетка
кергәндә, МТС директоры иптәш
Улитин әле генә мастерскойдан
кайткан була.
— Абый, мөмкиңме?
Ул өстәл янына ук килә дә түбәндәге
сүзләр язылган бер кәгазь суза:
«Кадерле иптәш Улитин!
Фрунзе исемендәге колхоз прав-
лениесе сездәге тракторчылар яки
комбайнчылар курсына Рифгать Кә-
лимуллинны да алуыгызны үтенә.
Дөрес, Рифгать әле кечкенә. Ләкин
аның бөтен хыялы — сезнең МТСта
эшләү. Ул һәр җәй саен тракторчылар
һәм комбайнчылар янында була,
алардан аерыла алмый. Ул сезнең
МТСтагы курсларга җибәрүне сорап,
правлениегә берничә тапкыр
мөрәҗәгать итте. Без дә сездән аны
алуыгызны үтенәбез...»
Директор, колхоз правлениесе язуын
укып чыга да Рифгатькә карый. Язу
өстәле читеннән аның башы гына
күренә. «Кечкенә, бик кечкенә» —
иптәш Улитин үзенә-үзе әнә шулай ди
һәм аны яхшылап карар өчен
урыныннан тора.
— Сиңа ничә яшь, акыллым!
Рифгать нәрсә әйтергә дә белми.
«Дөресен әйтсәм, алмас, ә ялган
сөйләү, ярамый», — ди ул эченнән
генә. Аңа 13 кенә яшь тулган була.
Озын буйлы директорга Рифгать бик
кечкенә булып күренә.
Калын тавышлы директор үзенең
ягымлы соравын тагын кабатлагач,
Рифгать ялына башлый:
— Алыгыз инде, абый, алыгыз, бик
тырышып өйрәнер идем, — ди ул, —
кечкенә булуыма карамагыз!
Фрунзе исемендәге колхоз прав-
лениесе җибәргән кәгазьгә иптәш
Улитин кызыл карандаш белән болан
дип яза:
«Кадерле иптәшләр!
Кәлимуллинны кабул итә алмыйм.
Ул тракторчылар курсына түгел,
балалар бакчасына гына ярарлык...»
— Синең урынга икенче бер кеше
җибәрсеннәр, акыллым, — ди директор
әлеге кәгазьне биреп.
— Ә мин?
— Мәктәптә укуыңны дәвам ит...
— Мин мәктәптә укырга да, сездә
өйрәнергә дә өлгерер идем,..
Рифгатьнең күңеле тула һәм ул елап
җибәрә.
— Үзең механизатор булырга те-
лисең, үзең елыйсың, — ди директор
үзенә бер ягымлылык белән һәм
Рифгатьнең мөлдерәп яшь чыккан
зәңгәр күзләренә карап. — Берничә
елдан кил, әле сиңа ышанып машина
тапшырып булмый. Машинаң
тукталыр да, ходка җибәрә алмыйча
елап торырсың.
Чандыр йөзле, кечкенә яшүсмер, күз
яшьләрен сөртә-сөртә Бәрле елгасы
янындагы йорттан, МТС
конторасыннан, чыга да калкулыкка
таба юнәлә. Авылга кайтасы юл әнә
шул калкулыктан үтә. Ул, юлга чыккач,
артына борыла һәм тагын карап тора.
Аның күз алдына усадьбадагы күп
санлы тракторлар, комбайннар, алар
янында эшләп йөргән кешеләр,
мастерскойларның ак биналары килеп
басалар.
— Анда нинди күңелле, — ди ул
машиналарга карый-карый, — ә мине
алмадылар. Фронтка китәргә ярамыйм,
МТСка керергә ярамыйм,
туган илгә ничек файдалы булырга
соц? Кечкенә имеш, машинаны ходка
җибәрерлек көчен юк имеш!
Бу хәл Москва яннарында дәһшәтле
сугышлар барган 1941 нче елның
октябрь аенда була. МТСның иң яхшы
тракторчылары, комбайнчылары әнә
шунда, совет Ватанының йөрәген —
изге Москваны саклау өчен арсланнар
кебек сугышучы совет солдатлары
сафларында иделәр. МТСка ашыгыч
рәвештә яңа кадрлар хәзерләргә, 1942
нче ел сезонында эшләү өчен
тракторчылар, комбайнчылар кирәк,
авыр сугыш шартларында югары
уңыш үстерү, фронтны ашлык белән
өзлексез тәэмин итү өчен көздән үк
ашыгыч чаралар күрергә кирәк. Җиңү
эше әнә шуны таләп итә. Колхоз
авылының күп кенә яшь патриотлары:
кызлар, яшь егетләр МТСка әнә шул
изге уйлар белән, фронтка киткән
аталары, абыйларының машиналарын
йөртү, тракторчы яки комбайнчы
булып, Ватанга хезмәт итү уйлары
белән килделәр. Рифгать тә әнә шул
патриотик хисләр белән дулкынланды.
Аның да МТСка керәсе килде. Ләкин
ул чыннан да кечкенә иде әле.
Шулай да Рифгать анда кереп өй-
рәнү, эшләү өметен өзмәгән.
1942 нче елның март аенда ул та-
гын иптәш Улитин янына килгән.
— Алыгыз инде, абый, машинада
эшләргә кечкенә дисәгез, башка берәр
төрле эшкә өйрәнер идем!— дигән ул.
Директор бу юлы Рифгатьнең
теләген үтәмичә булдыра алмаган һәм
аны өйрәнер өчен комбайнчы
Хәкимовка беркеткән.
Кечкенә Рифгать өчен бу иң зур
бәхетле көн була һәм ул, шушы
көннән башлап, комбайнны һәм ком-
байнчылар тәҗрибәсен өйрәнүдә ис-
киткеч тырышлыклар күрсәтә. Кеч-
кенә Рифгать МТС усадьбасына
һәркемнән алда килә һәм һәркемнән
соң китә. Усадьбадагы катлаулы
авыл хуҗалыгы машиналарын бары-
сын да күрергә, аларның ничек эш-
ләүләрен белергә омтыла. Төннәрен
ул комбайн һәм трактор турында
китаплар укый. Ял көннәрендә үзе-
нең ике-өч ел элек туган хыялын
тормышка ашырырга керешә һәм бер
тапкыр бөтен МТС халкын шак
катыра. Ул МТС усадьбасына үзе
уйлап тапкан «машина» белән—кар-
да йөри торган «мотоцикл» белән
килә. Рифгать болай эшләгән: ике
чаңгыны бергә беркеткән һәм каядыр
аунап яткан иске бер мотор табып
алып, үзе ремонтлаган да аны
чаңгыга көйләгән. Шулай иттереп
моторлы чаңгы туган.
Менә урып-җыю чоры, авыл ху-
җалыгының хәлиткеч чоры җитә. Бу
вакытта Кәлимуллин кыр корабында
эшли башлавы белән иксез-чиксез зур
шатлыклар кичерә. Ул комбайнчы
иптәш Хәкимов кушканнарның
барысын да җитез итеп башкара, кыр
корабының өзлексез йөрүен тәэмин итү
эшенә комбайнчыга булышуда вакыт
белән дә, ял-йокы белән дә исәпләшми,
ару-талуны белмичә ялкынланып
эшли. Күп тә үтми Хәкимов аңа
штурвалчы ролен бирә башлый һәм
Кәлимуллин агрегат белән идарә итү
эшенә керешә. Берничә көннән сон,
иптәш Хәкимов авырый һәм ул
комбайнны Рифгатькә тапшырып
китәргә мәҗбүр була. Бу хәлне МТС
дирекциясе дә белми кала. Кәлимуллин
машина белән урып-җыюны дәвам итә.
Бер вакыт комбайн моторы эшләми
башлый, һәм агрегат туктала. Шушы
чакта бирегә МТС директоры килеп
чыга һәм агрегатның тик торуына
гаҗәпләнә.
— Хәкимов кайда?
— Бүген ул авырый, иптәш ди-
ректор.
— Аның урынында синме?
— Мин, иптәш директор.
— Машина нигә тукталды, нәрсә
булды?
Рифгать дәшми, директор күзләренә
туры карап, үзенә генә хас булган бер
төрле гаепле елмаю белән елмая да,
тагын үз эшенә керешә. Тиз генә
хедерны карый. Ул арада кисү
аппараты янына менеп җитә, комбайн
күперчегеннән төшеп, мотор янына
килә, аны тикшерә һәм аның янында
озаграк туктап торып, игътибар белән
карый, радиаторны чистарта һәм
терсәге белән ятып, мотор тоткычын
әйләндереп җибәрә дә читкә сикерә.
Моторга җан керә.
— Бу егеттә өмет бар икән, — ди
директор эченнән генә һәм моторный
ходка җибәрелүенә сөенеп, — нинди
оста җибәрде, көчехм җитми дип
тормый, тоткычка терсәге белән ята
бит, җитез дә, хәйләкәр дә икән...
Агрегат ходка китү белән иптәш
Улитин комбайн күперчегенә күтәрелә.
Ул яшь комбайнчының бөтен эшен
күзәтеп бара,
— Мотор радиаторына чүп күп керә,
су кайный, — ди Рифгать директорга,
— Бу хәлне булдырмас өчен берәр
нәрсә уйлап табасы иде!
— Яхшы, туган, — ди директор
Кәлимуллиниың аркасыннан сөеп, —
болай эшләсәң, тиз үсәрсең.
Кечкенә Рифгать эшләгән агрегат-
ның урып-җыюны уңышлы башкаруы,
сезон нормасын үтәве дирекциядә
яхшы тәэсир калдыра- Бу агрегатны
колхозда да бик яраталар.
1943 нче ел язында директор
усадьбага кереп Кәлимуллинны ка-
бинетына чакырып китә:
— Синең белән сөйләшәсе сүз бар
иде, эштән кайтканда миңа кер әле,
Рифгать! — ди ул.
Анда, директор кабинетында, сүз
Кәлимуллинның үзен комбайнчы итү,
аның үзенә агрегат бирү турында бара.
— Эшли алуыңа ышанам, иртәгә
«Коммунар» кабул ит һәм аны ре-
монтлауны да үзең оештыр. Ярдәм
итәрбез, — ди директор.
Шулай итеп 15 яшьлек Кәлимул-
линга МТС дирекциясе, партия оеш-
масы комбайн тапшыралар. Рифгать
тагын да яңа дәрт белән эшли башлый.
Ул искиткеч зур тырышлык,
булдыклылык, сәләтлек күрсәтә.
Комбайн вакытында һәм бик яхшы
ремонтлана. Аннары урып-җыю чо-
рында ике сезон нормасын үтәп, ул
МТС комбайнчылары арасында бе-
ренче урынны ала. Ә 1944 елда инде
Рифгать тагын да яхшырак эшли.
Шулай итеп ул елдан-ел яхшы күр-
сәткечләр бирә башлый. 1945 елда 270
гектар урынына 565, 1946 елда 603,
1947 елда 608 гектар ашлык урып-җыя.
Кәлимуллиниың комбайнда эшләү
тәҗрибәсе артканнан-арта бара. Аның
фидакарь хезмәте, аның бик яхшы
эшләү даны бөтен республикага
тарала. Авыр сугыш елларындагы зур
тырышлыклары өчен Рифгать BJIKCM
Үзәк Комитетының, Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумының,
ВЛКСМның Татарстан Өлкә
Комитетының, Кайбыч районы
башкарма комитеты һәм ВКП(б)
райкомының мактау грамоталары
белән бүләкләнә.
1948 елда ул аеруча зур уңышка
ирешә һәм үзенең агрегаты белән 1100
гектар урып-җыя.
Рифгать Кәлимуллин «Коммунар»
комбайнын бик яхшы белү белән бергә,
барлык яңа системалы совет
комбайннарын да өйрәнә һәм 1949 нчы
елның кышында, үзе эшләгән
«Коммунар»ны камилләштерергә, аңа
үзгәртүләр кертергә кирәк дип таба,
шушы мәсьәлә турында МТС
дирекциясенә конкрет тәкъдимнәр
белән мөрәҗәгать итә.
— Бу тәкъдимнәрне тормышка
ашырганда бер урынына биш сезон
нормасы үтәргә, кимендә 1200—1300
гектар урып-җыярга мөмкин, — ди ул.
МТС директоры коммунист Ули-
тин. аның политик эшләр буенча
урынбасары Мөхәммәтҗанов, баш
механик Курамшин иптәшләр оста
комбайнчы, комсомолец Кәлимул-
линның тәкъдимнәре белән танышкач,
аңа үзенең теләкләрен тормышка
ашыру өчен бөтен мөмкинлекләрне
тудыралар. Бу тәкъдимнәр МТСның
барлык комбайнчылары белән
тикшерелә.
Рифгать иң элек комбайнның хе-
дерын озынайта. Моның өчен ул аның
игенгә кереп барган ягына
өчпочмаклар ялгый, полотно йөреше
юлларын 80 сантиметрга озынайта.
Шул өчпочмакларга хедердагыча
бармаклар, сегментлар беркетеп,
пычакны — кисү аппаратын озынайта.
Шулар санынча мотовило озыиайтыла.
Хедерның озынайтылган иң җаваплы
урыны шпренгельләр һәм
өчпочмаклар белән ныгытыла. Аңа
өстәмә рәвештә амортизатор куела.
Бу чара Кәлимуллинга урып-җыю
нормасын шактый арттырып үтәүгә
мөмкинлек бирә.
Хедерны озынайткач, ул комбайн
моторы радиаторына да яңалык кертә,
аңа полотнодан махсус һава юлы эшли,
һава юлын бункердан өскә күтәреп,
радиаторның чүпләнмәвенә,
тыгылмавына һәм андагы суның
кайнамавына ирешә. Башка елларда
радиатордагы су ярты сәгать эшләгән
саен кайный башлаган һәм ул суны
ярты сәгать саен алыштырып торырга
туры килгән. Шуның өстенә ике көн
саен агрегатны махсус туктатып,
радиаторны чистартырга, юарга һәм
шулай итеп әллә никадәр вакыт әрәм
итәргә туры килгән. Радиаторга яңа
һава юлы эшләү сезонга бик күп гектар
артык урып-җыю мөмкинлеген
тудырган.
Болардан тыш Кәлимуллин «Ком-
мунар»га тагын бер яңалык кертә.
Андагы пекарьларны алып, кече
транспортер куя, машинаны салам
тыгылудан, үләнле саламнар чорна-
лудан. беренче чистарту иләгенә зак
үләнле салам төшүдән коткара.
Хедерны биекләндереп, хедер аша
башак агып чыгу мөмкинлеге бетерелә.
Бункердан ашлык бушату өчен
комбайн туктатылмый. Моның өчен
бункер мәйданчыгында колхоздан
билгеләнгән ике кеше эшли. Алар
бөртекне капчыкларга тутыралар һәм
авызын бәйләп, шунда ук янәшә
баручы олауларга тапшыралар.
Машина тикшерү, чистарту, майлау
өчен — тулы техник карау һәм
агымдагы техник карау өчен генә
туктатыла- Бу чаралар комбайнның
өзлексез эшләвен тәэмин итә, аш-
лыкның бер башагын да югалтмый
урып-җыю мөмкинлеген тудыра.
«Коммунар»га үзгәрешләр кертеп,
агрегатта хезмәтне яңача оештырып,
үткән ел ул искиткеч зур уңышка, 1304
гектар урып-җыю һәм 5 сезон
нормасын үтәүгә ирешә. Шулай итеп
Рифгать Кәлимуллин 8 урып-җыю
сезонында 20 сезон нормасын үти. Бу,
1949 елда Кәлимуллин 1961 нче ел
сезоны өчен эшләде дигән сүз. Үткән ел
аның исеме ВЛКСМ Үзәк Комитеты
тарафыннан атаклы кешеләрнең алтын
китабына языла.
МТСта үскән, анда комсомол
сафына кергәң һәм атаклы комбайнчы
булып үскән Кәлимуллин тәҗрибәсен,
хәзер республикабызның барлык
комбайнчылары өйрәнәләр. Ул үзе дә
квалификациясен камилләштерүне
өзлексез дәвам итә. Ул Советлар
иленең атаклы комбай н ч ы л а р ы
тәҗрибәсен, Социалистик Хезмәт
Герое Константин иптәш Борин
тәҗрибәсен ныклап өйрәнә.
1949 ел көзендә барлык комбайннар
Кайбыч районы колхозларыннан
усадьбага әйләнеп кайткач һәм ул
машиналарга ремонт башлау вакыты
җиткәч, Мөрәле МТСы дирекциясе
яшь, оста, атаклы комбайнчы
Кәлимуллинны комбайннар механигы
итеп билгели.
Әнә шулай итеп 21 яшьлек совет
патриоты Кәлимуллин берничә елда
комбайнчы ярдәмчесеннән яңа эшкә
күтәрелә. Ул 27 комбайнга ремонт
оештырырга тиеш була. Күп тә үтми
МТСка тагын 8 үзйөрешле комбайн
килә. Ул хәзер 34 комбайн механигы!
Рифгать бу гаять зур җаваплы эштә
Совет хөкүмәтенең, коммунистлар
партиясенең ышанычын аклар өчен
тагын да тырышып, бөтен көчен,
дәртен, тәҗрибәс,ен биреп икеләтә-
өчләтә көч белән эшли. Яшь
комбайнчыларны өйрәтүгә һәм алар-
ның машиналарын бик яхшы ре-
монтлауга якыннан булыша. «Ком-
мунар» комбайнчылары Рифгать
тәҗрибәсен өйрәнәләр һәм машина-
ларга аның комбайнындагы кебек үк
җайланмалар куялар, үткән елларга
караганда яхшырак эшләү өчен яңа,
күтәренке йөкләмәләр алалар, Мөрәле
МТСын республикабызда иң алдынгы
МТС итеп күтәрү өчен намус белән
эшлиләр.
1950 ел. Кояшлы июль иртәсе. Без
МТС директоры иптәш Улитии белән
усадьбага юнәләбез. Ул Кәлимуллин
турында аеруча яратын сөйли:
— Механизатор булу өчен туган ул!
— ди директор үзенә бер шатлыклы
елмаю белән һәм сүзен дәвам иттерә, —
быел комбайннарга ремонт үткән
елларга караганда яхшырак һәм тизрәк,
оешканрак рәвештә үткәрелде. 27
комбайнга ремонт ясадык. Кәлимуллин
комбайныннан башка комбайннар кол-
хозларда инде. Ә Кәлимуллип үзе
барлык комбайннарны озаткач кына
китәргә булды. Бүген ул да агрегатын
алып китә.
Менә без Рифгать янында. Аның
белән мин беренче тапкыр 1947 елда
урып-җыю вакытында таныштым.
Аның җитезлеге, эшчәнлеге, ару-
талуны белмичә эшләве, сәләтлеге
мине сокландырды. Аңа кадәр мин
Бөек Ватан сугышында: Москваны
саклау, Киевны азат итү, аннан соң
Берлинны алган вакыттагы һөҗүм
сугышларында искиткеч тизлек белән
хәрәкәт итүче совет танкистларын белә
идем. Комбайнда да әнә шул гвардеец
танкистлар кебек оста, җитез, кызу,
төгәл хәрәкәт итәргә, көне-төне
эшләргә мөмкин икәнлеген күз алдыма
да китерә алмый идем. Рифгать
комбайнында булу, аның эше белән
танышу миңа Бөек Ватан сугышы
батырларының берсен хәтерләтте.
— Агрегатны алып китәм, Григорий
Яковлевич,—диде Рифгать иптәш
Улитинга зәңгәр күзләре белән туры
карап, — бүген барып җитәрбез.
Шушы вакытта мин Рифгатьнең 1941
елда директор янына килүен һәм
кечкенә булганга күрә МТСка
алынмыйча елап кайтып киткән ва-
кытын хәтерләдем. Ул эпизодны иптәш
Улитин миңа үзе сөйләгән иде.
— Танымаслык булып үсте безнең
Рифгать, Совет хөкүмәте аны быел
Ленин ордены белән бүләкләде,— диде
МТС директоры Кәлимуллинның
үсүе белән шатланып.
Рифгать быел Кайбыч районындагы
иң зур колхозларның берсенә —
«Первое Мая» колхозына барырга,
анда эшләргә булган. Бу колхозда эшче
көче һәм тарту көче аз. Анда бөтен эш
трактор һәм комбайн көче белән
башкарыла. Аңа тагын да күбрәк ярдәм
итәргә, аны оешу-хуҗалык ягыннан
ныгытуда бигрәк тә күп булышырга
кирәк. Рифгать шуңа күрә дә МТСтан
иң ерак әнә шул колхозга китәргә сүз
биргән.
Күп тә үтми комбайнны алырга
куәтле «СТЗ-НАТИ» тракторы килә
һәм Рифгать агрегаты колхозга юнәлә.
Төштән соң иптәш Улитин мине
Рифгать киткән колхозга барырга
чакыра.
Гади крестьян улы Григорий
Яковлевич Улитин бу МТСта директор
булып 1937 нче елдан бирле эшли. Күп
кенә механизаторлар аның күз алдында
үскәннәр. 1937 елда МТСта 46 трактор
булган. Ә хәзер алар санап бетергесез
күп. Район колхозларының барысы да
җирне трактор белән сөрәләр, чәчү
машина белән үткәрелә һәм урып-җыю
эшләре дә машина белән башкарыла.
1945 елда Кайбыч районында 6 мең
гектар бөтенләй эшкәртелмәгән җир
булган. Хәзер ул җирләрдә мул иген
үстерелә инде. Ягулык материалларын,
запас частьларны файдалануга
экономия ясап һәм тракторлар эшенең
бәясен төшерү өчен көрәшеп, МТС
соңгы елларда гына да 1.020.000 сум
экономия ясауга ирешкән. Биредә
машиналарның эшләү срокларын
арттыру өчен бөтен коллектив намус
белән көрәшә. Шуның нәтиҗәсендә,
мәсәлән, көпчәкле СТЗ тракторларын
биредә 10 мең сәгать урынына 40—45
әр мең сәгать эшләтә алуга ирешкән-
нәр. 1950 елның июль ае ахырына гына
да биредә тракторчылар 9116
килограмм ягулыкка экономия яса-
ганнар. Бу, ягулык белән 536 гектар
туфрак эшкәртергә мөмкин дигән сүз.
Ягулыкка экономия ясауда ком-
мунистлардан Андрей Кузнецов,
Әгъзам Җамалиев, Иван Кирюгин,
Кәлим Гарифуллин иптәшләрнең
бригадалары алдынгы баралар.
«Москвич», Федоровка авылы
яныннан үткән Бәрле елгасына са-
лынган күпер аша чыкты да, алтын
диңгез кебек, очсыз-кырыйсыз зур
арыш басулары арасыннан үткән юлга
керде. Тигез юлда шофер машинаның
кызулыгын тагын да арттырды. Сүз
быелгы уңыш турында башланды.
— Уңыш ел саен арта бара, — диде
иптәш Улитин «Москвич» тәрә-
зәләреннән юлның әле бер. әле икенче
ягындагы биек-биек игеннәргә
күрсәтеп. — Арыш та, сабан ашлыгы да
әйбәт. Колхоз авылы крестьяннарының
тормышлары елдан-ел яхшыра. Ал
арның хезмәтләрен җиңе-
ләйтү өчен сөекле юлбашчыбыз иптәш
Сталин, Совет хөкүмәте, коммунистлар
партиясе бөтен мөмкинлекләрне
тудыралар.
...Рифгать Кәлимуллин агрегаты
МТС усадьбасыннан чыгып, озын юл
үтте һәм «Первое Мая» колхозының
арыш басуы чигендәге кыр вагоны
янына туктады.
Комбайнчы штурвал күперчегеннән
басуларга карады. Аның алдына күз
күреме җитмәслек еракларга сузылган
арыш басулары килеп басты. Шул
арада штурвал күперчегенә тагын ике
яшь кеше менде. Боларның берсе,
Рифгатьнең ярдәмчесе һәм аның кебек
үк җитез, чандыр йөзле, яшь
коммунист Гаделша Гафаров, ә
икенчесе, үлчәүче, кечкенә буйлы,
курнос борынлы комсомолец
Габдрахман Тимершин иде. Алар да
Кәлимуллин күз йөрткән якларга, иген
басуларына карадылар.
— Алтын диңгез! Арыш бик әйбәт,
куе да, биек тә! Вакытында һәм
югалтуларсыз җыеп алырга гына
кирәк.
Бу минутта әлеге комбайн агрегаты
зур походка китәр алдыннан рейдта
торган корабны, ә аның штурвал
күперчегендәге кешеләре батыр
диңгезчеләрне хәтерләтәләр иде.
— Әйдәгез, туганнар, комбайнны
тизрәк көйлик!—диде Рифгать яр-
дәмчеләренә. — Караңгы төшкәнче
бөтенесен хәзерләп калдырыйк та, таң
белән эшкә башларбыз!
Алар, озын юлдан соң да ашау-эчү,
ял турында бернәрсә дә уйламыйча,
кызу эшкә кередггеләр. Хедер
беркетелде, кисү аппараты һәм мотор
көйләнде. Радиаторга полотнодан
эшләнгән махсус һава юлы куелды.
Яшьләр, аеруча зур игътибар белән,
орлык тоткычны яңадан тикшерделәр,
частьларны барлап чыктылар,
лущильник китерттеләр.
Комбайн тулысынча хәзер. Аны
басуда эшләтеп, сынап карыйсы гына
калды.
Менә агрегат махсус хәзерләнгән
арыш участогына керә.
— Агрегат яхшы эшли, — диде
Кәлимуллинның эшен игътибар белән
күзәтүче МТС директоры.
...Атаклы комбайнчы Кәлимуллин
килүе турындагы хәбәр авылга яшен
тизлеге белән таралды. Колхоз җи-
тәкчеләре, бригадирлар, яшь кол-
хозчылар, ак сакаллы картлар, барлык
колхозчылар шатлык кичерделәр.
— Быел урып-җыю һәм дәүләткә
ашлык тапшыруда башка еллардагы
кебек артка калмабыз, районда иң
беренче булырбыз, безгә Кәлимуллин
килде бит! — диделәр алар.
Рифгать килүе белән үк колхозда
комбайн агрегатына хезмәт күрсәтү
өчен яшь колхозчылар, автомашина
һәм җанлы тарту көчләре билгеләнде.
Кич белән колхоз правлениесендә
комбайнга хезмәт күрсәтергә тиешле
иптәшләр катнашы белән производство
киңәшмәсе булды Анда комбайнчылар,
бригадирлар, колхозчылар, МТС
директоры иптәш Улитин, Арсланово
авыл советы председателе Гаранин,
колхоз председателе Краснов,
агротехник Кучнев, карт колхозчы
Платон Аширов, аның улы механик
Андрей Аширов һәм башка күп кенә
иптәшләр килделәр.
Киңәшмә озакка сузылмады. Кол-
хозчылар анда Кәлимуллинның эш
методы, алган йөкләмәләре белән
таныштылар. Ул быел 1300 гектар
урып-җыярга һәм 13 процент ягулыкка
экономия ясарга йөкләмә алган. Урып-
җыю тәүлек буенча алып барылачак.
Ашлык бушату өчен комбайн
туктатылмый: Агрегат сәгатьлек
график белән эшләячәк, һәр сәгать, һәр
минут тулы файдаланырга тиеш.
Шуннан чыгып Кәлимуллин
агрегатына хезмәт күрсәтүнең
үзенчәлекләре, анда хезмәтне оештыру
мәсьәләсе тикшерелде һәм кемнең
нинди эш башкарачагы а ч ы кл а н д ы
р ы л д ы.
— Мәсьәлә ачык! — диде колхоз
председателе иптәш Краснов, — иртәгә
комбайнчылар һәм алар белән бергә
бөтен колхоз авылы кешеләре кырга,
урып-җыю эшенә чыга. Без Тынычлык
Өндәмәсенә куйган имзаларыбызны
дәртле хезмәт белән ныгытырбыз,
дәүләткә ашлык тапшыруны
срогыннан элек үтәп, Ватаныбыз
куәтен тагын да арттырырбыз.
Таң беленә башлау белән халык
басуга ашыкты. Яшь совет патриоты
Кәлимуллин үзенең ярдәмчесе белән
бергә тагын агрегатны тикшереп чыкты
һәм штурвал күперчеген? Күтәрелде.
Шул вакытта ул Тынычлык
Өндәмәсенә кул куйганда әйткән
сүзләрен исенә төшерде һәм болай
диде:
— Мин бүген тынычлык вахтасына
бастым. Мин үз комбайнымда смена
саен 8 гектар урынына, 25-30 гектар
урырга йөкләмә алдым.
Тынычлык Өндәмәсенә куйган им-
замны фидакарь хезмәт белән ныгытам.
Яшәсен, сталинчыл тынычлык по-
литикасы!
Яшәсен, бөтен дөньяда тынычлык!
Бу сүзләр Рифгать агрегаты член-
нарының барысының да уртак фи-
керләре иде.
— Алга! — диде Рифгать трак-
торчыга сигнал биреп. — Алга!
Кырлар корабы киң иген диңгезенә
керде һәм комбайн элеваторыннан
бункерга эре-эре бөртекләр алтын
чишмә булып ага башладылар.
1950 елда игеннәрне урып-җыюны
һәм дәүләткә авыл хуҗалыгы про-
дуктлары хәзерләүне үткәрү турында
СССР Министрлар Советы һәм ВКП(б)
Үзәк Комитеты карары, шулай ук
ВКП(б)ның Татарстан Өлкә
Комитетының икенче пленумы ка-
рарлары белән рухланып Кәлимуллин
үзе белән социалистик ярышка
Дәүләки МТСының Закир Фатихов һәм
үзе эшләгән МТС ның алдынгы
комбайнчысы Салих Җәмилев ип-
тәшләрнең агрегатларын ярышка ча-
кырды.
Рифгать беренче көндә ук яхшы
эшләде. Ә аннан соң инде ул ун сменага
258 гектар урып-җыйды. Бу инде һәр
смена саен өчәр норма үтәү дигән сүз
иде. Ул тагын да яхшырак
күрсәткечләр бирүгә ирешү өчен һәр
сәгать, һәр смена эшенә аерым йомгак
ясап барды. Смена алышынган саен
агрегат членнары белән производство
киңәшмәсе үткәрде. Ун көн
эшләгәннән соң үзенең быелгы тәҗ-
рибәләре белән уртаклашу өчен
«Кызыл Татарстан» газетасына «Сә-
гатьлек график белән эшләүдә минем
тәҗрибәм» дигән яңа фәнни, нигезләп
мәкалә дә язды.
Безнең бөек Совет илендә, тыныч-
лык Ватанында совет яшьләре әнә
шулай тиңсез бәхетле, сокланырлык
кешеләр булып, атаклы кешеләр
булып үсәләр.
Август, 1950