Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ АВТОРНЫҢ БЕРЕНЧЕ КИТАБЫ

ЯШЬ АВТОРНЫҢ БЕРЕНЧЕ КИТАБЫ


Гомуми әдәбиятның аерылгысыз
бер кисәге булган татар совет балалар
әдәбияты көннән-көн үсү һәм ныгу
юлында. Татгосиздат соңгы елларда
яшь укучыларыбызның рухани
таләпләренә җавап бирерлек күп кенә
әдәби әсәрләр басып чыгарды. Шул
китаплар шүрлегендә без Кадрия
Ишукованың 1950 елда чыккан
«Ясмин гөле»
XI исемле хикәяләр
җыентыгын да күрәбез.
Моңа кадәр авторның кечкенә хи-
кәяләре ара-тирә журнал битләрендә
генә күренгәли иде. Бу җыентык исә
яшь хикәяче биргән беренче китап һәм
әйтергә мөмкин: нигездә уңышлы
китап. Анда кергән дүрт хикәя дә совет.
балалар тормышыннан алып язылган.
Үзенең кечкенә геройларында автор
яшь кешегә бирелергә тиеш
сыйфатларның — үз халкыңа
мәхәббәт, хезмәтне ярату, иптәшлек
һәм бердәмлекнең чагылышын
күрсәтергә омтыла. һәр хикәянең тема
сайланышы һәм чишелеше
үзенчәлекле.
«Урман» хикәясендә әдәбиятта киң
чагылыш табарга тиешле актуаль тема
— табигатьне үзгәртү темасы алынган
һәм бу бөек эштә балаларның үз
хезмәтләре белән ничек колхозга
ярдәм итүләре күрсәтелгән,

һәр ял саен кышкы карга
төренгән нарат урманына кечкенә
чаналар тартып, пионерлар килә. Алар
нарат орлыклары җыялар, уйныйлар,
бер-берсен укудагы кимчелекләре
буенча тәнкыйть итәләр. Шушы
эчтәлеккә корылган кыска хикәядә
авторның совет балаларына хас матур
сыйфатларының берсен — илдәге зур
хезмәткә кулларыннан килгән кадәр
булышлык күрсәтергә омтылуларын
җанлы образлар аша бирә алуы
уңышлы күренеш. Биредә алынган
пионерлар — бүгенге яшь буын
вәкилләре. Үзара мөнәсәбәтләрендә
алар дуслар, эш вакытында тырышлар
һәм ял иткәндә көр күңеллеләр.
һәркем киләчәгенә якты өмет аша
карый, үз хыялын тулы итеп күз
алдына китерә ала. Марат укытучы,
Равил лётчик булырга телиләр.
Соңгысы иптәшләренә чын күңел
белән: «Менә мин отпускка кайтам, ди.
Самолётымнан төшәм дә, җәяү кайтам,
ди. Юлның ике ягында да алмагачлар,
кып-кызыл алмалар, ди», — дип сөйли.
Әйе, бу сүзләрнең чынга әйләнәсенә
балалар гына түгел, Гөлҗамал әби дә
ышана. Чөнки алар якын елларда туган
ил кырларында тасмага ошап сузылган
яшел урман полосалары кү-
тәреләчәкне, һәр урында җиләк-
җимеш бакчалары күбәячәкне, әби
әйтүенчә, «Сталин сызган планның
үтәлмичә калмавын» йөрәкләре белән
тоялар һәм күңел күзләре белән
күрәләр. Авторның, табигатьне үз-
гәртү турындагы фикерләрне әсәрдәге
эчке агыштан чыгып, звено вожатые
Нәҗип сүзләре аша бирүе табигый һәм
ышандырырлык яңгырый. «Күрәсезме,
урман җилне ничек туктатты? Инде
аңладыгызмы, хөкүмәт ни өчен урман
утыртырга куша? Нигә дисәң, урман ул
эссе яктан искән кайнар җилләрне дә
шулай туктата». Чыннан да, тирә-якны
ышыклап торучы тын урманга карап
әйтелгән бу сүзләрдәге реаль көчне
тоймый мөмкин түгел. Балалар өчен
язганда гомумән коры сөйләүдән
котылырга, әсәрдәге үсешне күбрәк
геройларның эчке кичерешләре,
хәрәкәтләре, сөйләшүләре аша бирергә
кирәк. Яшь хикәяче бу кагыйдәне белә,
урыны-урыны белән уңышлы гына

маневрлар ясый, кайчакта тышкы
тасвирлау һәм аңлатмалар белән
чикләнә. Үзәк образ итеп алынган
Нәҗип тә һәрьяклап күрсәтелмәгән.
Звено вожатые буларак, аңа күбрәк
урын бирелергә, андагы типик һәм
индивидуаль сызыклар тулырак
ачылырга тиеш иде. Чөнки һәр укучы
гадәттә әсәрдәге төп персонажларның
берсенә игътибарын күбрәк юнәлтә,
аның белән яисә аның өчен шатлана,
кайгыра, андагы уңай сыйфатларны
үзенә ала. Автор исә Нәҗипне аз сүзле,
үз уйларына чумган пионер итеп
күрсәткән.
Хикәянең азагы «гөнаһсын юарга»
дип, нарат күркәсе җыярга килгән
Гөлҗамал әбигә багышланган. Ул
беренче планга күчә һәм шул сәбәпле
пионерларның эше әби образын ачу
өчен фон булып кала, идеянең төп
юнәлеше читкәрәк китә. Авторга,
киресенчә, балаларның үсешен
күрсәтүдә әби образын ярдәмче итәргә
кирәк иде.
«Малайлар» хикәясе коммунистик
җәмгыять төзергә тиешле кешенең
иҗтимагый холкын дөрес тәрбияләү
мәсьәләсенә туктала. Үз сүзле һәм
тискәре укучы Ринатны укучылар
коллективы һәм укытучы Халидә
апасы үз араларына алып,
тәрбиялиләр.
Хикәя ахырында без Ринатны башак
җыярга чыккан иптәшләре арасында
күрәбез. Коллектив эчендә һәм күмәк
хезмәттә ул моңсулыкта, эч пошу да
сизми. Автор көндәлек, гади
тормыштан алынган кечкенә
конфликтлар аша да үз героеның
характер үсешен һәм бердәм кол-
лективның кешене тәрбияләүдә зур
көчкә ия булуын күрсәтә алган. Бу
мәсьәләне мәктәп тормышы һәм
укытучылар белән бәйләп бирергә
тырышуы да хикәянең уңай ягы.
Бу мөһим һәм аз яктыртылган
теманы җәя төшеп, совет мәктәбенең
эчке тормышын, укытучыларның гади,
бер үк вакытта гүзәл хезмәтен, пионер
һәм комсомол оешмаларының идея-
тәрбия өлкәсендә тоткан ролен тулы
итеп сурәтләү — татар совет балалар
язучыларының кичектерелмәс
бурычы.
Автор хикәяләрендәге сюжетны
коллектив эшенә бәйләп җәя. «Ясмин
гөле» кебек хикәядә дә, эчтә-

лек семья рамкаларында бирелүгә
карамастан, героинын, кечкенә тор-
мышы Ватан тормышына органик
бәйләнгән. Сафия үз семьясы ты-
нычлыгына күмелеп, гамьсез, пошы-
нусыз яшәүче иркә бала түгел, бәлки
иле белән бергә сулаучы, аныц
кайгысын, шатлыгын уртаклашучы
бала.
Бөек Ватан сугышы тәмамланган
тантаналы җиңү көнендә әнисе белән
бергә урамга чыккан Сафия дә әйтеп
бетергесез шатлыклы хисләр кичерә.
Үзенең тырышлыгы белән кадерләп
үстерелгән ясмин гөленең беренче ак
чәчәкләрен бу шатлыклы көндә, ул,
бәхетле балачагын, матур киләчәген
фашист илбасарларыннан саклап
калган совет сугышчыларының
берсенә бүләк итә. Аның бу бүләге
Туган илгә, героик армиягә булган
мәхәббәтен чагылдыра. Тик шушы
матур идея фәлсәфи сюжетка
төрелгәнлектән, хикәянең балаларга
аңлашылуын шик астына куя.
Сафиянең әтисеннән хат килмәгәндә
гөл корый, кырда моңсулык башлана.
Аннары гөл яшәреп китә һәм көтелгән
хат килә, җиңү көнендә гөл кинәт кенә
чәчәк ата... Менә бу символик һәм
очраклы бәйләнеш укучыны
ышандырып бетерә алмый.
Сафия, образ буларак, бер яклырак
бирелгән. Ул, үз сүзе буенча, бишлегә
генә укый. Ләкин ике-өч айны эченә
алган эчтәлектә аның бер генә мәртәбә
дә дәресләр каравы, вакытын ничек
бүлүе күрсәтелмәгән. Бала йокларга
яткач та бары гөл турында гына уйлый.
Сафиянең бишлеләрне алуга ничек
ирешүен күрсәтелсә, хикәя тагын да
уңышлырак чыгар иде.
«Табылдык» хикәясе идея-худо-
жество эшләнеше буенча башка хи-
кәяләрдән шактый түбән тора. Биредә
төп игътибар «Табылдык» исемле
этнең табылуын, үсүен, хуҗасына
булышлыгын һәм үлемен сурәтләүгә
юнәлгән. Ләкин автор табигатьнең
стихияле көче һәм ерткычлары белән
кеше арасында була торган
мөнәсәбәтне дөрес юнәлештә
сурәтләмәгән. Хикәядәге объектив
логика буенча кеше табигать белән
көрәштә җиңелеп кала. Укучыга
табигать каршысында ярдәмчесез
ялгыз калган көчсез кеше турында
түгел, ә табигать белән идарә итә
алучы, нык ихтыярлы һәм һәрвакы
т
җиңүгә омтылучы чын кеше турында
язарга кирәк иде. Бу безнең совет
чынбарлыгы өчен табигый булыр иде.
Һәм совет әдәбияты шулай язуны
таләп итә дә. Кешенең көчсезлеге
хикәядә бүре белән эт көрәшен
тасвирлаган күренештә бөтен
тулылыгы белән ачыла. Буранда
табылган кечкенә «Табылдык» бу
вакытка зур эт булып җитә. Хуҗасы
белән кышкы төнне авылга
кайтышлый, Табылдык бүре белән
очраша. Ике арадагы озак көрәштән
соң бер гәүдәнең кар өстендә ятып
калуы күренә. Бу вакытта кеше нишли
соң? Ул, пассив рәвештә бу көрәшне
читтән генә күзәтә, карап тора. Автор,
балалар өчен язылган һәр әсәрнең
оптимистик рух һәм яшәүчәнлек хисе
белән сугарылган булырга тиешлеген
онытып, этне дә үтертә. Бу хәл
укучыларны караңгы, кайгылы уйлар
эчендә калдыра.
Авторның күп кенә урыннарда
каләм осталыгы җитмәве дә күзгә
бәрелә. Язучы образларның харак-
терын, төп идеяне ачуга һичничек
бәйләнми торган детальләр белән
мавыга. Геройларның тормышындагы
иң характерлы моментларны язу
урынына, хикәяче аларның кайбер
көннәрендәге һәр сәгатьне бәйнә-
бәйнә теркәп бара. Болай язу уку-
чының китапка булган кызыксынуын
сүрелдерә. Аерым вакыйгаларны су-
рәтләгәндә язучы тормыш чынбар-
лыгыннан читкә киткәли, ә бу исә
эчтәлекнең табигый агышына зарар
китерә. «Табылдык» хикәясендә
Кызыл Армиягә бүләккә дип ферма
казларын яз көне суялар. «Ясмин
гөле»ндә кечкенә Сафия, әнисенә
мәктәптә контроль эш язуы турында
сөйли. Ләкин хикәядә аның беренче
класс укучысы икәнлеге аңлашыла. Ә
гадәттә контроль эшләр югарырак
классларда гына язылалар.
К. Ишукова үз хикәяләрендә халык
иҗатын — мәкальләрне дә файдалана.
Бу уңышлы. Ләкин ул фольклорның
сыйнфый икәнлеген, Крупская
өйрәткәнчә, балаларга халык иҗатын
сайлап кына кулланырга кирәк

икәнлеген истән чыгарга-
лый. Хәзерге көнгә җавап бирми
торган, буржуаз идеологии калдыгын
чагылдырып йөрүче «сабыр төбе сары
алтын» («Малайлар»), «туры әйткән
туганына ярамаган» («Урман»)
шикелле мәкальләрне балалар
сөйләшүенә кертү бер дә урынлы
түгел.
Татар теле байлыгын дөрес фай-
даланмау аркасында, автор еш кына
кабатлана. «Кулым белән капшап
карадым. Карачкыл тагын шыңшып
куйды. Елтыр күзле бу карачкылны
капшап карадым» («Табылдык», 19
бит). Сафиянең шат күңелле, уенчак
бала икәнлеген күрсәтер өчен, өч
урында аның сикергәләп йөрүенә, биеп
алуына басым ясала. Ялангач гөл,
яфраксыз тармак эпитетлары да
берничә мәртәбә кабатланалар.
(«Ясмин гөле»).
Балаларга бөтенләй аңлашылмастай
җөмләләр һәм мәгънәне ача алмаслык
сүзләр куллану да очрый. «Анык
булмасаң, шулай була шул ул» (19 бит)
һ. б. Җанлы телдән төшеп бара торган
гарәп-фарсы сүзләрен балаларга
тәкъдим итү дә уңышсыз: хасил,
тәкъдим, дорфа, әмер, гөнаһ, сыйныф
(мәктәптәге «класс» урынына) һ. б.
Балалар өчен идеяне аңларга ярдәм
итәрдәй югары сьийфатлы, матур
рәсемнәр ясарга кирәк иде. Ләкин
художник Л. Фәттахов башкарган
рәсемнәрдә төгәлсезлек, төссез
буяулар, эчке җансызлык күзгә
бәрелеп тора.
«Ясмин гөле»ндә җиңү бәйрәме
көнен чагылдырган этюдта сугышчы -
и н в алидн ы ң м ыл ты км ы, сум-
камы асканын аерып булмый. Са-
фиянең укучыга бары аркасы гына
күренә. Арткы пландагы кешеләрнең
йөзләре һәм киемнәре штрихлар белән
генә бирелгән.
Җитешсезлекләре булуга кара-
мастан, җыентык авторның балалар
әдәбияты өлкәсендә эшләргә көче һәм
сәләте барлыгын күрсәтеп тора. Без,
Ишуковадан һәр әсәрне үзләренең
тормыш тәҗрибәләреннән чыгып
тикшерә баручы, үзләренә яңа уй, яңа
теләк һәм хыял өстәүне таләп иткән
балаларыбызның характерларын
тәрбияләүдә уңай роль уйнардай яна
әсәрләр бирүен көтеп калабыз.
И. НАДИРОВ, Н. ЮЗЕЕВ.