Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ТЕАТРЫ

ТАТАР СОВЕТ ТЕАТРЫ
Ленин һәм Сталинның бөек күр-
сәтмәләре нигезендә төзелгән Та-
тарстан республикасының данлыклы
XXX еллыгы бәйрәм ителде.
Бу гүзәл тантананы Татарстанның
бөтен хезмәт ияләре зур хезмәт һәм
иҗат уңышлары белән каршыладылар.
Шушы еллар эчендә безнең рес-
публикабыз алдынгы индустриаль һәм
тоташ колхозлашкан илгә әйләнде.
Формасы белән милли, эчтәлеге белән
социалистик булган татар культурасы,
әдәбияты, сәнгате чәчәк атты.
Бу гүзәл уңышларның бер ачык
үрнәге итеп, Татар дәүләт академия
театрын күрсәтергә була.
Беренче татар театры труппалары
1905 елда халыкның революцион
күтәрелеше нәтиҗәсендә, татар
большевигы X. Ямашев һәм аның
иптәше татар пролетариат әдәбиятына
нигез салучы Г. Коләхметов,
демократик язучылардан Г. Тукай, Г.
Камал, беренче татар артистлары һәм
режиссерлары булган Г. Кариев, И.
Ашказарскийларның, инициативасы
һәм җитәкчелеге аркасында барлыкка
килде.
Труппаларның репертуарын бул-
дыруда, аны оештыруда һәм иҗат
эшен реалистик юлга юнәлтүдә иң зур
роль уйнаган кеше атаклы драматург
Галиәсгар Камал булды. Шуның өчен
дә Татар дәүләт академия театрына
аның хөрмәтле исеме бирелгән.
Бу труппалар татар халкын агарту,
демократик рухта тәрбияләү юлында
яхшы ук нәтиҗәле хезмәт күрсәттеләр
һәм шулай ук күп кенә талантлы
артистлар җитештерделәр.
Ләкин Бөек Октябрь социалистик
революциясенә кадәр татар театры
труппалары бик авыр хәлдә яшәп
килделәр һәм алар, әгәр илдә совет
власте урнашмаган булса, һичшиксез,
яшәүдән туктарга мәҗбүр булачаклар
иде. Бары тик Бөек Октябрь
социалистик революциясе җиңеп
чыгуы, большевиклар партиясенек.
җитәкчелеге аркасында гына ул яңадан
аякка басты һәм киң адымнар белән
алга китте.
Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә
төзелгән Татарстан Автономияле
Совет Социалистик Республикасының
халык хуҗалыгы һәм культура
өлкәсендә 30 ел эчендә ирешкән
уңышларын күз алдыннан кичергәндә,
татар совет сәнгатенең, аерым алганда,
театр сәнгатенең зур уңышларын ачык
күрергә мөмкин.
Татар совет театрының нигезе Бөек
Октябрь көннәрендә салынды.
Дөньяда беренче буларак властьны үз
кулына алган Россия пролетариаты
политик ирек белән бергә, үзенең
рухани культурасын үзе теләгәнчә,
үзенең интересларына, таләпләренә,
омтылышларына яраклы рәвештә төзү
мөмкинлеген дә яулап алды.
Иске мәгънәдәге театр үзенен
яшәвеннән туктады. Совет театр
сәнгатенең бурычы, иҗтимагый тор-
мыштагы урыны, сәнгатьнең асылы
тамырыннан яңартылып корылды.
Театр сәнгате тарихында беренче
мәртәбә театр эше дәүләт эше булып
әверелде. Шуның өчен дә авыр
интервенция еллары, бөлгенлек, җи-
мереклек хөкем сөргән көннәр ки-
черүгә карамастан, совет хөкүмәте
культура өлкәсендә, аерым алганда
театр эшен яңа баштан корып җибәрү
буенча киң эш алып барды.
Совет хөкүмәте 1917 елның 9 но-
ябренда ук, ягъни революциянең
өченче көнендә үк театр эшләре белән
җитәкчелек итүне әле яңа гына
төзелгән Мәгариф Халык Ко-
миссариаты карамагына тапшыру
турында декрет чыгарды. Бу дек-
ретның зур әһәмиятен аңлау өчен
революциягә кадәр театрлар өстеннән
күзәтү, җитәкләү эше эчке эшләр
министрлыгы һәм патша сарае
министрлыгы карамагына тапшы-
рылган булуны күз алдына китерү дә
җитә.
Совет хөкүмәте исә театрларны
Мәгариф министрлыгы карамагына
биреп, аны мәктәпләр, университетлар
сафына куйды һәм театр эш-
леклеләрен халыкны агарту эшенә
хезмәт итәргә чакырды.
1919 елның 26 августында совет
илендәге барлык театрларга нацио-
нализация ясау, дәүләт кулына күчерү
турында декрет кабул ителде, театр
эше әһәмиятле дәүләт эшенә әйләнде.
Хезмәт ияләрен театр сәнгатенә
якынайту өчен, аларны яулап алынган
азатлыкны саклап калу рухында
тәрбияләү өчен бушлай яки арзан бәягә
спектакльләр күрсәтүләр оеш-
тырылды. Шулай итеп, 1919 елда
партиянең VIII съезды кабул иткән яңа
программаның мөһим бурычларының
берсе эшкә ашырыла башлады. Анда
болай диелгән иде:
«...Хезмәт ияләренең хезмәтен
эксплуатацияләү нигезендә барлыкка
килгән һәм моңа чаклы бары тик
эксплуататорлар иркендә генә булган
барлык сәнгать хәзинәләрен хезмәт
ияләренең үзләре файдаланырлык итеп
ачып куярга кирәк».
Партия программасының бу пункты
шундый киң рәвештә тормышка аша
башлады ки, шәһәрләрдә генә түгел,
Һәрбер авылда диярлек я
профессиональ, я үзешчән драма
түгәрәкләре калкып чыктылар, театр
сәнгате чын-чыннан халыкның көн-
күрешенә килеп керде.
Революциягәчә булган татар театры
үзенең иҗаты белән нигездә де-
мократик катлауның таләпләренә исәп
тотты. Шуның өчен дә ул 1917 елның
давыллы Октябрь көннәре алдыннан
пролетариат язучысы М.
Горькийның «Мещаннар» исемле
драмасын куярга хәзерләнгәндә иде.
Бу әсәрдәге эшче-машинист Нил
капитализмга каршы соңгы һөҗүмгә
хәзерләнгән халыкка васыять әйткән
кебек, «безгә хокукларны беркем дә
бирмәс, аны яулап алырга кирәк»,
дигән революцион чакыру белән
мөрәҗәгать итте.
Шулай итеп, татар совет театрының
беренче спектакле М. Горький әсәре
белән башланып китте. Бу исә аның
бөек, мөкатдәс олы юлга борылуының
билгесе иде.
Шушы көннән башлап, революция-
нең җиңүенә чын күңелдән ярдәм
иткән, аны ныгыту юлында эшләгән
татар артистлары өчен киң мәйдан
ачылды. Эшчеләр, крестьяннар, кы-
зылармеецлар артистлар йөзендә бергә
эшләүче, бергә көрәшүче иптәшләрен
күреп, алар хезмәтенә зур хөрмәт
белән карадылар. Шулай итеп, театр
совет властен ныгытуда актив көрәш
алып баручы көчкә әйләнде.
Шул чорда мөселман коммунист-
лары бюросы каршында тупланган
алдынгы татар артистлары халыкка
революцион эчтәлекле әсәрләр күр-
сәтү эшен башлап җибәрделәр.
Октябрь революциясенең беренче
еллыгына алар татар пролетариат
әдәбиятына нигез салучы Гафур
Коләхметовның «Яшь гомер» дра-
масын куйдылар. 1908 елда күп кенә
әһәмиятле урыннары цензура
тарафыннан сызылып, матбугатка
чыккан бу әсәр, бары тик революция-
дән соң гына сәхнә күрә алды. Шулай
итеп, Г. Коләхметов яшь совет илен
ныгыту эшенә керешеп китте. Сәхнәдә
1905 елгы революциядән соң, реакция
чорында подпольеда фидакарь,
батырларча көрәш алып баручы
большевик Вәли һәм аның
иптәшләренең үз-үзен аямыйча, патша
палачларының даими һөҗүме
астында, хезмәт ияләренең киләчәк
җиңүен хәзерләүче кешеләрнең ба-
һадирлыгы гәүдәләнде. «Яшь го-
мер» спектакле шундый зур авыр-
лыклар белән яулап алынган ирекне
нык сакларга өндәп, халык бәхете өчен
геройларча көрәшергә чакырып
яңгырады.
Г. Коләхметовның «Ике фикер»
исемендәге пьесасы да революцион
татар театрларының төп репертуарына
керде.
Гражданнар сугышы башлангач
,
Совет илендәге барлык оешмалар
үзләренең эшләрен яңа шартларга
көйләргә мәҗбүр булган кебек, татар
театры да сугышчан хәлгә китерелде.
Тиз арада берничә театр труппасы
оешып, ак бандаларга каршы
көрәшүче Кызыл Армия берләшмәләре
составына кушылып эшкә тотынды.
Революцион театрның, зур иҗат
илһамы белән кабынган артистларның
хәрәкәттәге Кызыл Армия су-
гышчыларына искиткеч зур йогынты
ясавы, аларны дошманны җиңүгә
рухландыруы турында матур
истәлекләр һаман да яшәп киләләр әле.
Татар хатын-кызларыннан беренче
артистка булган Гыйззәтуллина-
Волжская Көнчыгыш фронтында 2 нче
армиянең политбүлеге каршындагы
труппада уйный башлады.
Атаклы артист Г. Мангушев Са-
марада татар бригадасы каршында
труппа оештырды. 1919 елда Казанда
татар запас батальоны каршында
Камал II беренче социалистик труппа
төзеде, бу эштә атаклы драматург
Галиәсгар Камал артист һәм режиссер
сыйфатында актив эш алып барды.
Оренбургтагы Кызыл Армия
берләшмәләрендә Н. Сакаев
оештырган труппа яхшы ук уңышлы
эш башкарды.
Татар театрының дәүләт театры
булып оешуы 1920 елда Татарстан
Автономияле Совет Социалистик
Республика төзелгәннән соң була, һәм
ул совет хөкүмәтенең карары
нигезендә Татарстанның мәгариф
эшләре халык комиссариаты кара-
магына тапшырыла. Шуның белән
бергә Казаннан башка шәһәрләрдә дә
профессиональ театрлар оешалар.
Болар үз нәүбәтендә киң катлау
һәвәскәрләрне җыеп, сәхнә сәнгатенә
өйрәтеп, шулар арасында ин. талантлы
булганнарын Казандагы Татар дәүләт
театрына биреп торучы ярдәмче
студияләр ролен дә башкаралар. Татар
дәүләт академия театрындагы хәзерге
урта буын артистларның иң зур
күпчелеге әнә шундый юл белән
сәхнәгә басып, соңыннан бу театрга
күчеп килгән талантлардан торуы
моны ачык күрсәтә. Мәсәлән, ТДАТ
үсешенең төрле чорында Москва,
Оренбург, Астрахань һ. б.
труппалардан Н. Сакаев, Г. Уральский,
Г. Камская, Ф. Камалова, Ш. Мәҗитов,
3. Сафин, С. Садыйкова, Г. Зыятдинов,
Г. Юсупов иптәшләр килеп кушыл-
дылар.
Сәхнә кадрларын хәзерләү эшенә
партия һәм җирле совет оешмалары
зур әһәмият бирделәр. Бу эшкә татар
сәхнәсенең күренекле көчләре
тартылды.
Татарстанның халык артисты
Касыйм Шамил, Казанның Елга
Аръягы районында эшче театры
оештырып, шактый ук көчле кол-
лектив тәрбияләп үстерде.
1920 елда Самарада армия по-
литбүлеге каршында РСФСР ның
атказанган, Татарстанның халык
артисты Зәйни Солтанов татар драма
студиясе оештырды. 1922 елда
Казанда татар театры сәнгате өл-
кәсендә бик күп талантлы кадрлар
хәзерләп биргән театраль техникум
ачылды. Аны башлап оештыручыда 3.
Солтанов булды.
Татар театрының үсү тарихында
театрның нигезен тәшкил иткән ре-
пертуар мәсьәдәсе ул чорда бигрәк тә
кискен торды. Яна заман, яңа идеяләр
социалистик ил өчен көрәшүче совет
халкы яңа әсәрләр тудыруны сорый. Г.
Камал комедияләре, Мирхәйдәр Фәйзи
драмалары гына халыкны
канәгатьләндереп бетерә алмый
башладылар.
Советчыл һәм эш методы белән
реалистик тенденцияләрне алга
үстерүдә татар совет театрына М.
Горький, Г. Коләхметовның ре-
волюцион драматургиясе зур ярдәм
итте; рус реалистик сәхнә әсәрләрен
тәрҗемә итүнең әһәмияте зур булды.
А. Н. Островский, Н. В. Гоголь, А.
П. Чехов һәм шулай ук Шекс-
пир, Мольер бу чор репертуарында
күренекле урын тоттылар. Шулар
җирлегендә яшь драматурглар үсә
башлады. Алар үзләренең советчыл,
интернационалистик позициясендә
нык тордылар һәм бу көрәштә җиңеп
чыктылар.
Театр җитәкчелегенә үрмәләгән
дошманнар театрны пычрак максат-
ларга хезмәт иттерергә маташып
караганнар иде. Алар аңлы рәвештә
репертуарны вак-төяк пьесалар белән,
ханиар-феодаллар заманын мактауга
корылган милләтчелек рухындагы
чүп-чарларны сәхнәгә күтәрергә
тырыштылар. Ләкин дошманнарның
мондый кабахәт омтылышлары
тулысынча кимерелделәр, фаш
ителделәр.
1925 ел гомумән совет театры
тарихында борылыш елы булды. Рус
театрларында бер-бер артлы замандаш
фикерләрне чагылдырган, үзенең уе,
теләге, хисе, кичерешләре белән
революцион эпоха кешеләрен
сурәтләгән әсәрләр сәхнәгә күтәрелде.
Б. Ромашовның «һава пирогы»,
Сәйфуллинаның «Виринея»се, Билль-
Белоцерковскийның «Шторм» әсәр-
ләре совет театрында, совет драма
әдәбиятында яңа чор башлануы ту-
рында хәбәр иттеләр.
1926 елда К. Тренёвның атаклы
«Любовь Яровая» әсәре куела башлый.
1927 елда В. Ивановның «Бронепоезд»
драмасы совет сәхнәләренә күтәрелде,
Б. Лавренёвның «Разлом»ы үзенең
мактаулы сәхнә тормышын шушы
чорда башлап җибәрә. Алдынгы рус
сәхнәләрендә барган бу тирән
үзгәрешләр, һичшиксез, татар совет
театрына да турыдан-туры һәм уңай
йогынты ясадылар. Беренче нәүбәттә
бу борылыш алдынгы драматурглар
иҗатында чагылды. Үзенең күп кенә
халыкчан сәхнә әсәрләре белән
танылган Мирхәйдәр Фәйзи, татар
совет драматургиясендә беренче
буларак, 1921 елда «Кызыл йолдыз»
исемле пьеса язып, анда совет авылын
һәм совет кешеләре образларын
гәүдәләндерде. Әсәрдә властьны үз
кулына алган совет кешеләре партия
җитәкчелегендә авыл кулакларына
каршы көрәш алып баралар. Аеруча
зур илһам һәм ярату белән язучы бу
пьесада комсомол оешмасы членна-
рын, аларның көрәшен, уй-хыялла-
рын сурәтләп күрсәтә.
Татар һәм башкорт халыкларының
шагыйре Мәҗит Гафури 1926 елда
шулай ук «Кызыл йолдыз» исемендә
пьеса язды. Бу әсәрдә М. Гафури авыл
халкының акларга каршы алып барган
батыр көрәшен сурәтләде. «Кызыл
йолдыз» драмасында яшь татар совет
драматургиясе беренче тапкыр илне
саклаучы, дошманны җиңүче
кызылармеецлар образларын бирде.
Татар совет драматургиясендә зур
урын тоткан Таҗи Гыйззәтнең
«Наемщик» исемле драмасы 1928 елда
сәхнәгә куелды. Бу беренче зур
күләмле әсәре белән Т. Гыйззәт татар
совет драматургиясенә Мирхәйдәр
Фәйзи алып килгән музыкаль
фольклор элементлары белән
баетылган драмалар язу юлын уңышлы
дәвам итә башлады. «Наемщик»
пьесасы битләреннән үткән авыл
тормышының драматик киеренке
көрәше, ярлыларның алпавытларга
каршы баш күтәрүе киң күләмдә
сурәтләнде. Т. Гыйззәт дра-
матургиясендәге әсәрләрнең иң
уңышлы һәм тирән язылганнарының
берсе, әлбәттә, шушы «Наемщик»
булды.
Әсәрдә гәүдәләнгән образлар татар
совет әдәбиятында буйсынмас рухлы
бабаларыбызның якты хыялларын,
өметләрен, көрәштәге пафосларын
алып килделәр.
20 нче елларның соңында татар
совет драматургиясе шактый зур үсеп
китте. Югарыда әйтелгән әсәрләр
өстенә тагы Г. Камалның «Ха-
физалам, иркәм», Ш. Камалның «Козгыннар
оясында» кебек атаклы әсәрләре
өстәлеп, алар татар театрының
репертуарына уңай йогынты ясадылар.
Бу, һичшиксез, яшь совет дра-
матургиясенең милләтчелек идеясенә
каршы көрәштәге җиңүе иде.
«Хафизалам, иркәм» татар халык
көенә нигезләнеп, совет авылында
барган матур үзгәрешләрне лирик
җылылык белән сурәтләгән әсәр
буларак, татар театрының репертуа-
рында зур урын тотты.
Бу елларда атаклы шагыйрь Һади
Такташ та драматургия жанры белән
яхшы ук тирән кызыксына башлый һәм
драма әсәренең үзенчәлеген
үзләштерүдә зур осталык күрсәтә.
«Камил» әсәре әнә шулай язылган
драма иде. Авылда барган кискен
сыйнфый көрәш, эксплуататор
сыйныфларның соңгы калдыкларын
юк итү кебек киеренке драматик
ситуациядә яңа төр кешеләрнең үсеп
күтәрелүләре бу әсәрдә үзенең матур,
тулы канлы чагылышын тапты.
Ш. Камал югарыда әйтелгән әсәр-
ләре белән татар совет театрына яңа
идеяләр, яңа образлар алып килде.
«Козгыннар оясында» драмасында
революциягәчә шахтерларның
тормышы һәм аларның политик аңы
үсүе җанлы итеп киеренке драматик
көрәш барышында тасвир ителде.
Бу чордагы татар совет театрының
репертуар йөзен билгеләү өчен рус
совет драматургиясенең зур ярдәмен
күрсәтеп китәргә кирәк. Крестьяннар
восстаниесенең атаклы җитәкчесе
Разин турында язылган «Степан
Разин», революцион диңгезчеләрне
көчле буяулар белән сурәтләгән
«Разлом» һ. б. әнә шундыйлар рәтенә
керә.
Бу әсәрләрне сәхнәгә күтәрү эшендә
театрның иң алдынгы көчләре
катнашты. Яңа репертуар, яңа идеяләр
театрның актёрларын, режис-
сёрларын сәхнә сәнгатенә тагы да
зуррак бурычлар ноктасыннан карарга
өйрәтте. Иҗат коллективы совет
чынбарлыгыннан алынып язылган һәр
драма әсәренә аеруча җитди караш
белән якын килергә, аны тамашачы
йөрәгенә оста итеп җиткерергә
тырышты.
Татар совет театрын реалистик юл-
дан алып барып, үзләренең талант-
ларын яхшы ук ачык күрсәткән тәҗ-
рибәле актёрлар күтәрелде. Г. Бол-
гарская, И. Сакаев, X. Әбҗәлилсв, Ф.
Ильская, Ш. Шамильский, Камал III, Г.
Уральский, С. Айдаров, М. Сульва, Г.
Камская, Х.Уразиков, М. Ильдар һ. б.
халыкның яраткан артистлары булып
киттеләр.
Сталинчыл бишьеллыклар чорында
татар совет театры яңа, югары
баскычка күтәрелде. Татар сәхнәсендә
шушы елларның киеренке көрәше,
колхозлашу, илдә эксплуататор
сыйныфларны бетереп, социализм
җәмгыяте төзү буенча совет халкы
алып барган героик көрәш, социализм
Ватанын эчке һәм тышкы
дошманнардан саклау, совет ке-
шеләренең социалистик аңы үсү, яңа
кешеләр барлыка килү, авылда һәм
шәһәрдә гигант төзелешләр күтәрелүе
һ. б. сәхнәдә гәүдәләнеп, театр
тамашачыны советчыл, коммунистик
рухта тәрбияләү эшен алып барды.
Шушы чорда иптәш Сталин совет
сәнгатенең стилен социалистик
реализм исеме белән билгеләп, аның
тирән эчтәлеген ачып бирде.
Бу бөек күрсәтмәнең әһәмияте дә
шунда ки, ул совет сәнгатендәге төрле
бозуларга, ялгышларга каршы ничек,
нинди юл белән көрәшергә кирәклекне
күрсәтте. Социалистик сәнгатьнең
характерын, асылын күрсәткән
программага әйләнде.
Юлбашчының шушы даһи күрсәт-
мәләрен эшкә ашыру юлыннан барып,
совет сәнгате, шул уңайда татар совет
театрында утызынчы елларда югары
идеяле яңа сәхнә әсәрләре иҗат ителде,
чын мәгънәсендә социалистик сәнгать
барлыкка килде.
Нәкъ шушы чорда татар театрын
даими репертуар белән тәэмин иткән
Таҗи Гыйззәтнең иҗаты кип үсеп
китә. Хезмәт ияләре тормышын
якыннан белеп, күп еллар буенча үзе
сәхнәдә артист булып эшләп, Т.
Гыйззәт бер-бер артлы көчле драмалар
язды.
«Бишбүләк»,» «Чаткылар», «Мак-
таулы заман», «Ташкыннар», «Ял-
кын», «Кыю кызлар» һ. б. менә бу
чорда язылган әсәрләренең бер өлеше.
«Чаткылар», «Кыю кызлар», «Ял-
кын» драмаларында татар крестьян-
нарының ерак үткәне, байларга каршы
көрәше, үзенең матур киләчәге
турындагы хыял-өметләрс, хезмәт
ияләренең матур сыйфатлы харак-
терлары бу пьесаларда күп вакытларга
истә калырлык итеп сурәтләнгән иде.
Т. Гыйззәтнең иҗатында төп те-
маларның берсе авыл халкынын
тормышын күрсәтүгә багышланды.
Шунын, өчен дә ул авыл крестьян-
нарының ерак үткәнен дә, власть
яулап, көрәшкә күтәрелүен дә, илен
саклап, гражданнар сугышында кат-
нашуын да, колхозлашу һәм кол-
хозларның үсеп чәчәк аткан чорын да
гәүдәләндерде.
Сталинчыл бишьеллыклар чорында
Шәриф Камалның да драма өлкәсендә
эшләве активлашты. Ул театр өчен
«Таулар», «Габбас Галин»; «Матур
туганда» кебек киң тамашачыга
билгеле булган сәхнә әсәрләре бирде.
Драматургларның саны да нәкъ менә
шушы чорда яңа исемнәр белән баеды.
Р. Ишморат «Данлы чор», Г. Ильяс
«Тормыш көлә», X. Җәмил «Гудок», Г.
Минский «Шлем», С. Баттал «Язулы
яулык», Г. Кутуй «Шатлык җыры», Ә.
Фәйзи «Тукай», Г. Иделле «Дәүләт
Бәдриев», Н. Исәнбәт «Хуҗа Насретдин»

исемле яңа пьесалар яздылар.
Рус совет классик әдәбияты бу чор
репертуары өчен күп кенә матур
әсәрләр бирде. В. Ивановның «Бронепоезд»ы,

А. Корнейчукның «Эска-
драның һәлакәте», Д. Фурмановның
«Фетнә» исемле әсәрләре татар театры
репертуарында зур урын алдылар.
Шул ук вакытта классик драматургия
өстендә дә театр яхшы ук тирән эш
алып барды. М. Горькийның
«Тормыш төбендә», «Дошманнар»
әсәрләре, Островскийның «Бүреләр
һәм сарыклар», «Гроза», «Төшемле
урын», Гогольнең «Ревизор»ы,
Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»
һәм «Отелло»сы, Шиллерның
«Мәкер һәм мәхәббәт»е, Мольерның
«Тартюф»ы, Лопе де Веганың «Печән
өстендәге эт» исемле әсәре,
Гольдониның «Мирандолина»
комедиясе һ. б. театр репертуарына
керделәр.
Татар классик әдәбиятыннан Г.
Камалның «Банкрот»ы, Ш. Камалның
«Хаҗи әфәнде өйләнә» комедияләре,
ЛА. Фәйзинең «Галиябану» драмасы һ.
б. тамашачының яраткан
спектакльләренә әйләнделәр. Шушы
чорда театрга бер төркем талантлы
яшь артистлар килде. Г. Сәгыйтов, И.
Гайнуллин, Ф. Халитов, И. Гафуров, Р.
Җиһаншпна, Г. Ибрагимова, К.
Гыйльманов, Г. Зыятдинов, Г.
Иадрюков, М. Миңлебаена һ. б.
артистлар сталинчыл бишьеллыклар
чорында төрле театраль уку йортларын
тәмамлап, тәҗрибәле олы буын
артистлар белән бергә эшли
башладылар.
Татар совет театры Ватан сугышы
чорында күп кенә әһәмиятле
спектакльләр иҗат итте.
Т. Гыйззәтнең «Таймасовлар»ы, Б.
Горбатовиың «Аталар яшьлеге», М.
Әмирнең «Миңлекамал»ы, М. Гали
һәм X. Уразиковның «Каюм На-
сыйри», Шекспирның «Король Лир»
һәм башка әсәрләр шулар рәтенә керә.
Татар дәүләт академия театрының бер
төркем артистлары фронтка,
хәрәкәттәге армиягә сәнгать хезмәте
күрсәтте һәм хәрби госпитальләрдә эш
алып барды.
Шуның белән бергә театрның ре-
пертуарында күп кенә җитешсезлек-
ләр дә, хәтта кайбер хаталар да булды.
Мәсәлән, И. Исәнбәтнең «Җирән
чичән», «Идегәй» исемле пьесалары
ханнар-феодаллар дәверен
идеаллаштыралар һәм феодал
Идегәйне халык герое дәрәҗәсенә
күтәрәләр иде. Кеше үтерүче фашистта
кешелек сыйфатлары эзләп маташкан
«Мәрьям» исемле пьесасы да
драматургның хаталары турында
сөйлиләр иде.
ВКП(б) Үзәк Комитеты 1944 ел 9
август карарында идеология өл-
кәсендәге мондый бозуларны кискен
рәвештә хөкем итте һәм Татарстан
язучылары һәм тарихчылары каршына
җаваплы бурычлар куйды.
Ватан сугышы тәмамлангач, татар
совет театры үзенең эшен сугыштан
соңгы таләпләрне үтәү максатына
туры китереп үзгәртеп корды.
Бу чорда театрлар алдындагы зур
бурычларны билгеләгән партиянең
идеология мәсьәләләренә караган
тарихи карарлары, бигрәк тә «Драма
театрларының репертуары һәм аны
яхшырту чаралары турында» ВКП(б)
Үзәк Комитеты карары чыкты.
Бу карар идеология фронтының алга
бару юлын яктыртып, аңа киләчәк өчен
сугышчан программа бирде, театр
сәнгать өлкәсендә булган
җитешсезлекләрне һәм ялгыш
чакырды.
Шушы зур вакыйгадан соң, иҗат
коллективларының игътибар үзәгенә
хәзерге заман темасына язылган
пьесаларны кую кебек мактаулы
проблема килеп басты. Моннан соц
инде драматурглар да, режиссерлар
һәм артистлар да үз иҗатларына
замандаш темаларны, чорыбызның зур
вакыйгаларын, алдынгы совет
кешеләренең зур характерларын
сәнгатьчә ачып бирүне нигез итеп
алдылар.
Алар хәзер совет сәхнәсеннән без-
нең кешеләрнең яңа сыйфатларын
тирән һәм дөрес итеп бирә торган,
совет кешеләренең тулы канлы
образларын гәүдәләндерү өстендә
эшлиләр. Хәзерге драмалар илебезнең
ялкынлы патриотларын, тормышта
һәм эштә һаман алга омтылучыларны,
бөек максатларыбыз өчен теләсә
нинди авырлыкларны да җиңә
алырлык характердагы геройларны,
сугыштан соңгы төзелеш батырларын,
алдынгы эшче, колхозчы, иҗат
интеллигенциясе образларын реаль
буяуларда гәүдәләндерәләр. Театр да
тамашачыны бөек коммунизм рухында
тәрбияли торган спектакльләр өстендә
рухланып эшли башлады.
Татар театры, илебезнең башка
театрлары кебек үк, партиянең бу
тарихи күрсәтмәләрен тормышка
ашыру эшенә кереште, чөнки карарда
күрсәтелгән җитешсезлекләр биредә
дә зур урын алган иде. Мәсәлән, Татар
дәүләт академия театрында 14 исемдә
бара торган спектакльләрдән бары ике
генә спектакль («Миңлекамал» һәм
«Изге әманәт») хәзерге заман тема-
сына язылган булып, алары да җитди
төзәтүләргә мохтаҗ иделәр.
Менә шушы шартларда театрлар
яңа репертуар өчен көрәшне җәеп
җибәрергә тиеш булдылар, һәм моннан
соңгы чорда театрларның репер-
туарлары замандаш темадагы әсәр-
ләрнең төп урынны алып торулары
белән характерланды да.
Югарыда әйтелгәнчә, татар теат-
рының репертуары тематик яктан,
башлыча, я халыкның ерак үткән-
күрсәткән әсәрләрдән тора иде.
В
КП(б) Үзәк Комитеты карарын-
нан соң татар театры сәхнәсенә дә яңа
образлар, яңа идеяләр килеп керде.
Социалистик революциянең даһи
оештыручылары Ленин һәм Сталин
образлары татар театры тарихында
беренче тапкыр сәхнәне балкытып
җибәрделәр.
Үзәк Комитет карарыннан сон театр
үз эшен үзгәртеп коруны Б.
Лавренёвның Сталин премиясе алган
«Диңгездәгеләр өчен» исемле хәрби
пьесасы белән башлады, Б. Лавренёв
бу пьесада совет кешеләренең эчке
дөньясын, катлаулы һәм инде өлгереп
җиткән иҗтимагый-психологик
йөзен оста итеп сурәтләп бирде. Бу яңа
образлар каты көрәш — Ватан сугышы
— шартларында совет строе
тарафыннан тәрбияләнгән яңа
коммунистик мораль кагыйдәләрендә
чыныгып, намус турында, дан
турында, Ватанга хезмәт итү турында
уйларны сүздә генә түгел, ә эштә;
тормышта күрсәтә торган кешеләрне
гәүдәләндерәләр. Әсәрнең иң
кыйммәтле ягы шунда иде ки, ул коры,
схематик рәвештә идея ташлап кына
калмый, шушы кыйммәтле идеяне
тулы канлы, нәкъ безнең
чынбарлыкның үзендә булганча,
җанлы образларда, характерларда
күрсәтә.
1947 елда куелган «Мылтыклы
кеше» спектакле татар театры өчен зур
сынау булды. Беренче сынауны Ленин
һәм Сталин образларын башкара алу
дәрәҗәсенә күтәрелгән артистлар табу
буенча үтәргә кирәк булды.
Ленин образын иҗат иткән халык
артистлары Г. Шамуков, Н. Гайнул-
лин, Сталин образын иҗат иткән халык
артисты М. Ильдар һәм Г. Зыятдинов
иптәшләр бу мөһим спектакльнең
уңышын тәэмин иттеләр.
М. Әмир үзенең «Тормыш җыры
»
исемле лирик драмасы белән совет
власте чорында үсеп тәрбияләнгән
хезмәтчел хатын-кызларның Ватан
сугышы чорында намуслы эшен,
мораль яктан сафлыгын яхшы ук
көнкүрешен, я булмаса, тарихын
уңышлы күрсәтеп бирде. Бу спек-
такльнең уңышлы баруы, һичшиксез,
әсәрдә куелган фикерләрнең матур
образларының эше, кыланышы, уй-
хисләре аша бирелгәннән дә килә иде.
Сугыштан соңгы чорда Таҗи
Гыйззәт иҗаты тагын да көчлерәк үсеп
китте. Аның «Чын мәхәббәт» һәм
,яңадан төзәтеп куелган «Биш- бүләк»,
«Шомлы көннәр», «Даулы көннәр»
әсәрләре театр репертуарының
үзәгендә торалар. «Чын мәхәббәт»
әсәренең (ул 1948 елда сәхнәгә
куелды) инде берничә ел тукталмыйча
уйналып килүе хәзерге темага язылган
драма әсәрләренең озын гомерле булу-
булмауларының «серен» ачарга да
ярдәм итә. Әсәрнең баш герое
Гөләндәмнең уй-кичереш- ләре, аның
эшләре, омтылышлары, үсүе совет
тамашачысына бик якын, •аңлаешлы
һәм гыйбрәтле иде. Аның иленә, туган
җиренә булган мәхәббәте шундый
көчле ки, шушы чын мәхәббәт аны
дошманнарга каршы барган сугыш
кырларына илтә, ул анда үзенең шәхси
мәхәббәтен — сөекле ирен дә таба,
совет патриот- касы буларак,
Ватанына намуслы хезмәт белән дә
чын мәхәббәтен күрсәтә.
Гөләндәмнең Ватанга мәхәббәте,
аның шәхси мәхәббәтен дә,- шәхси
бәхетен дә тәэмин итә.
Т. Гыйззәт театрда күп еллар буенча
уңышлы барган «Бишбүләк» исемле
әсәренең яңа вариантын язды. Яңа
спектакльдә советлар иленә канлы
интервенция оештырган чит ил
капиталистларының кемнәр булуы
бөтен ачыклыгы белән күрсәтелә.
Беренче вариантта булмаган сэр
Джонсон, америкалы башкисәр —
менә кем ул эшче-крестьяннарны
Себер тимер юлы буйлап, асып-кисеп
килгән ерткыч. «Бишбүләк»нең яңа
вариантында, шулай итеп бүгенге
көндә яңа сугыш уты кабызучыларның
ерткыч йөзләре фаш ителде.
«Ташкыннар» трагедиясенең бе-
ренче ике кисәгендә Т. Гыйззәт татар
крестьяннарының империализм
сугышы елларында аң ягыннан үсеп,
Октябрь революциясендә актив кат-
нашырлык көчкә әйләнеп баруларын
күрсәтте. Сәхнәдән урта хәлле Бик-
тимернең уй, хыяллары, кайгы-шат-
лыклары бер-бер артлы теземле рә-
вештә тамашачы алдыннан әнә шул
үсү юлын күрсәтеп үттеләр.
Үзенең беренче зур күләмдәге
сәхнә әсәре белән театрга килгән А.
Әхмәтнең «Серләр»е шулай ук
тамашачы каршында зур уңыш ка-
занды. Әсәрнең темасы безнең рес-
публика өчен әле чагыштырмача яңа
булган нефть табучылар тормышын-
нан алынган булып, андагы образлар,
бигрәк тә яшьләрдән Газиз һәм
Рәхимәләр, үзләренең саф күңелләре,
матур уйлары белән йөрәктә кал-
дылар.
Драматург Нәкый Исәнбәт граж-
даннар сугышы герое Мулланур Ва-
хитов турында тарихи драма язып,
җәмәгатьчелекнең уңай бәясен алды.
Бу чорда классик драматургия дә
шактый ук киң рәвештә репертуар га
керде. Н. В. Гогольнең «Ревизор», А.
Н. Островскийның «Гаепсездән
гаеплеләр», «Кичеккән мәхәббәт»,
«Ярлылык гаеп түгел», Гольдони
-
ның «Ике хуҗаның хезмәтчесе», татар
классикасыннан М. Фәйзинең
«Галиябану», Г. Камалның «Хафи-
залам, иркәм», Ш. Камалның «Коз-
гыннар оясында» әсәрләре сугыштан
соңгы репертуарда шактый зур уңыш
белән бардылар. «Мулланур Вахитов»
(Н. Исәнбәт), «Икенче фронт артында»
(В. Собко), «Бер илдә» (14. Вирта), «Ят
күләгә» (К. Симонов) кебек хәзерге
совет драматургиясе әсәрләре татар
сәхнәсен яңа образларга баеттылар.
Югарыда күренгәнчә, ВКП (б) Үзәк
Комитетының идеология мәсьәләләре
һәм бигрәк тә театрларның ре-
пертуарына карата чыгарган карар-
лары татар театрын идея-художество
ягыннан үстерүдә искиткеч зур роль
уйнады. Театрның репертуар йөзе
тамырдан үзгәрде, замандаш темага
куелган спектакльләр өстенлек алды,
шулай итеп, театр чын-чыннан
тамашачыны бүгенге көн идеяләре,
таләпләре рухында тәрбияләү юлына
ныклап адым атлады.
Әлбәттә, бу чор эчендә репертуар
сайлау эшендә, драматурглар белән
характердагы образларны уңышлы
иҗат итеп, комедия әсәрләрендә һәм
драмаларда, күренекле рольләрне
башкарып, артист Әбҗәлилев тама-
шачының даими игътибарын яулап
алды.
Камал исеме тамашачылар
каршында зур мәхәббәт казанды. Кыю,
батыр йөрәкле, якты акыллы яшь
егетләрне, бигрәк тә . уңай образларны
чын мастерларча иҗат итүе белән ул
һәрвакыт үсеп баручы талантлы артист
булып танылды.
Гражданнар сугышы чорында
театрга килгән X. Уразиков, М. Илдар,
М. Сульва, Г. Камская, Ф. Камалова
дистәләрчә матур образлар тудырып,
театрның иҗат коллективында үзәк
урыннарны алуга ирештеләр. Г.
Булатова, Н. Гайнуллин, Ф. Халитов, Г.
Шамуков совет театр мәктәпләрендә
укып, театрның өлкән буыны күрсәткән
осталыкларны дәвам иттереп, күп санда
җаваплы образлар тудырдылар,
талантларын елдан-ел үстереп,
тамашачының мәхәббәтен казандылар.
Талантлы өлкән буын үзенә лаеклы
алмаш хәзерләүдә яхшы ук зур хезмәт
куйды. Шуның нәтиҗәсендә соңгы
елларда И. Гафуров, Р. Җиһаншина, Г.
Ибраһимова, К. Гыйльманов, Г.
Зыятдинов, Г. Надрюков, М.
Миңлебаева, Ф. Закиров, А. Мә-
сәгутова һ. б. кебек күп кенә талантлар
үсеп чыктылар.
Соңгы елларда югары идеяле,
уңышлы спектакльләр куеп, театрның
баш режиссёры Г. Юсупов, режиссер
Ш. Сарымсаков, художниклардан Р.
һибәтуллин, М. Сутюшев иптәшләр
үзләрен талантлы сәнгать мастерлары
итеп күрсәттеләр.
Татар дәүләт академия театры
соңгы елларда тирән эчтәлекле яна
әсәрләр сәхнәгә куеп, Казан тама-
шачысы алдында хөрмәт казанды.
Шулай ук ул инде берничә еллар буе
Татарстан районнарына һәм Урал,
Себер шәһәрләренә чыгып, күп
меңләгән хезмәт ияләренә үзенең
сәнгатен күрсәтеп килә.
Үзенең спектакльләрен торган саен
күбрәк тамашачыга күрсәтеп, аларны
коммунизм эшенә бирелгән-
эшләү өлкәсендә җитди генә җи-
тешсезлекләр дә булды. Ләкин алар,
ирешелгән уңышларны каплап калырлык
дәрәҗәдә булмыйча, вакытында бетерелә,
төзәтелә бардылар һәм шуның өчен дә
татар совет театры бертуктаусыз идея-
художество ягыннан үсә, күтәрелә
килде.
Шушы еллар эчендә күп санлы
талантлы татар артистлары үсеп чыкты.
РСФСР ның атказанган, ТАССР ның
халык артистлары Гөлсем Болгарская.
Фатыйма Ильская, РСФСР ның һәм
ТАССР ның халык артисты Хәлил
Әбҗәлилев, РСФСР ның атказанган,
ТАССР ның халык артисты Зәйни
Солтанов, РСФСР ның атказанган,
ТАССР ның халык артистлары Камал
Ш.,
Г. Булатова, X. У разиков, ТАССР халык
артистлары К. Шамил, М. Илдар. Г. Ша-
муков. Н. Гайнуллин. ТАССР ның
атказанган артистлары М. Сульва, Ф.
Халитов, Ф. Камалова, Г. Камская, Р.
Җиһаншина, З.Басыйрова һ. б. татар
сәхнәсенең алдынгы көчләре булып,
тамашачылар алдында аеруча зур хөрмәт
һәм мәхәббәт белән файдаланалар.
Театрның өлкән буыны Гөлсем
Болгарская революциягә чаклы ук
сәхнәгә күтәрелгән татар хатын-кыз
артисткаларының беренчеләреннән.
Үзенең күп еллык иҗат гомерендә ул
туктаусыз үсеп, төрле характердагы,
катлаулы, күренекле образлар иҗат
итте һәм тамашачы алдында гомуми
хөрмәт казанды. Аның белән бер чорда
сәхнәгә баскан Касыйм Шамил
революция, чорында һәм соңрак эшче
һәм колхоз театрлары төзүче буларак,
күп кырлы артистлык таланты белән
иҗат коллективында күренекле
урынны алып тора.
Атаклы артистка Фатыйма Ильская
чын-чыннан Бөек Октябрь социалистик
революциясе күтәргән талант. Сәхнә
мастерлыгы, тудырган образларының
тирәнлеге, гүзәллеге һәм бигрәк тә
соңгы елларда алдынгы совет хатын-
кызларының уңай образларын уңышлы
иҗат итүе белән үзен көчле талант итеп
танытты.
Татар дәүләт академия театрының
алдынгы көчләренең берсе булып Хәлил
Әбҗәлилев тора. Төрлелек рухында

тәрбияләү кебек бөек,
мактаулы бурычларны яхшырак,
уңышлырак үтәү өчен Татар дәүләт
академия театры үзенең гастрольләрен
елдан-ел киңәйтә бара. Елдан-ел
үзенең эшен яңа тамашачыларга
күрсәтергә омтыла.
Шушы әһәмиятле эшнең дәвамы
итеп, театр 1950 елның җәендә ту-
гандаш Башкортстан республика-
сында һәм Үзбәкстанда гастролләрдә
булды.
Шулай итеп, Совет власте еллары
чорында татар халкының сәхнә
культурасы зур уңышларга иреште.
Хәзерге көндә аның Академия театры,
Опера һәм балет театры, дистәләгән
колхоз-совхоз театрлары,
филармониясе, югары һөнәрле сәхнә
кадрлары хәзерли торган консер-
ваториясе, театр һәм музыка учи-
лищелары эшлиләр.
Опера сәнгате өлкәсендә зур
уңышларга ирешкән ТАССР нын
халык артистлары Мәрьям Рахман-
кулова, Галия Кайбицкая, Фәхри
Насретдинов, Мөнирә Булатова, ат-
казанган артистлардан Халидә Зә-
бирова, Зөһрә Байрашева, Усмаң
Альмеев, Бари Әхтәмов, һ. б. халыкта
хаклы рәвештә хөрмәт казандылар.
Күп санда гүзәл опералар язган
Сталин премиясе лауреаты Нәҗип
Җиһанов, композиторлардан Салих
Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Мансур
Мозаффаров, Фәрит Яруллин, Заһид,
Хәбибуллин, Александр Ключарёв*1
һ. б. музыка сәнгатенә үзләреннән
кыйммәтле өлеш керттеләр.
Татар совет театры алдында яңа,
зур, мактаулы бурычлар тора. Алар
ВКП(б) Үзәк Комитетының карарында
бик ачык күрсәтелгәннәр һәм сәнгать
работникларының алдында тулы бер
программа куелган:
«ВКП(б) Үзәк Комитеты драма-
турглар һәм театр эшчеләре алдына
совет җәмгыятенең тормышы ту-
рында, совет кешесе турында матур,
художество ягыннан тулы кыйммәтле
әсәрләр тудыру бурычын куя.
Драматурглар һәм театрлар
пьесаларда һәм спектакльләрдә совет
җәмгыятенең тормышын, анын
туктаусыз алга барышында сурәт-
ләргә, совет кешесе характерының
бөек Ватан сугышы вакытында аеруча
көчле булып күренгән иң яхшы
якларын тагын да үстерүгә һәрьяклап
булышлык итәргә тиешләр. Безнең
драматурглар һәм режиссерлар совет
кешеләрен тәрбияләү эшендә актив
катнашырга, аларның үскән культура
сорауларына җавап бирергә, совет
яшьләрен көр күңелле, күтәренке
рухлы итеп, Ватанга бирелгән һәм
безнең эшебезнең җиңәчәгенә
ышанып караучы итеп, тоткар-
лыклардан курыкмаучан, нинди генә
кыенлыкларны да җиңеп чыгарга
сәләтле итеп тәрбияләргә бурычлы-
лар».
Илебездә формасы белән милли,
эчтәлеге белән социалистик булган
культураның Сталин эпохасына
лаеклы рәвештә чәчәк атуына тулы
мөмкинлекләр ачылган.