Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ШИГЫРЬЛӘР

МОСТАФА НОГМАН
ВОЛГА
Җем-җем итеп яна
Шат йолдызлар күктә,

Ә Иделдә балкый
Маякларның уты,

Бөек Волга буйлап
Алып кайта бүген

Безне «Урицкий» пароходы.

Озатып кала читтә
Жигули таулары

Кыяларын сузып
Биеклеккә таба,

Үзенең көче белән

Һавалангансыман

Ярларыннан тулып
Волга ага.
Нинди легендалар,
Волга, синең хакта

Илнең телләрендә
Әйтелмәгән?!
Иң мактаулы, гүзәл
Елгабыз, син, безнең

Кем табылыр сине,

Әйт, белмәгән?
Күпме күз яшьләре
Үткән заманнарда

Түгелмәгән
Синең ярларыңда?!

Бурлакларның зарын,
Халыкларның моңын

Кичергәнсең, Волга,

Син барын да.

Я, син шатлан инде,
Чиксез ташкыннарың

Ямь бирәчәк
Синең
Яңа юлларыңа,
Волга, гомерлеккә
Бөтен ихтыярың
Күчкән большевикның
Тимер кулларына.
Ярларыңнан алып
Ярларыңа кадәр

Корылыр плотиналар

Тимер-бетоннардан,

Хәрәкәткә килер

Көчле зур турбиннар
Без агарга кушкан

Синең дулкыннардан.
Кнопканы гына
Килеп басар берәү

Шлюз капкалары бердән

Күтәрелер,

Диңгез кораблары
Авыр йөкләр белән,

Волга, синең аша
Үткәрелер.
Сусыз кипкән чүлләр

Совет кешесенең
Ихтыяры белән

Бакча булыр,

Киң кырларда үскән

Мул игеннәр безнең

Диңгез кебек шаулар,

Дулкынланып торыр.
Сталин бирә безгә
Шул зур бәхетләрне

Ул - кайгырта барлык

Илнең язмышларын,

Иҗат итә безгә
Бөек планнарны

Төннәр йокламыйча
Җәен һәм кышларын.
Сызып биргән иде
Сталин бөек фикерен

Бөтен совет халкы
Котлап каршы алды,

Әрәмәләр баскан
Таулы Волга яры

Зур корылышка бүген
Әверелеп калды.
Доллар корольләре
Азатлыкка каршы

Алып барса бүген
Анда канлы сугыш,

Тынычлык сөюче
Совет илебездә

Күтәрелә бүген
Шундый бөек корылыш.
Август, 1950.

СТАЛЕВАР ПАРТИЯГӘ КЕРГӘНДӘ
Шау-гөр килеп тора

Кызу мартен цехы,
Уттай кызыл корыч

Кайный зур мичләрдә,

Корычтай чыныккан

Сталевар иптәшләр

Эшли бер туктамый
Көндез һәм кичләрдә.
Кайнар цех каршында

Парторг бүлмәсе,
Мартен ялкыныннан

Ул яктырып тора,

Зур бүлмәдә хәзер

Сменадан бушап,

Партҗыелышка килгән

Коммунистлар утыра.
Зал туп-тулы хәзер

Шул эшчеләр белән,
Бөек партиябез —

Авангарды аның;
Партия ул үскән шушы эшчеләрдән,

Көрәшләрдә ныгытып

Үзенен киң сафларын.
Председатель торып

Әйтә көн тәртибен:
— Әүвәл партиягә кабул итү...
(Минем теләк фәкать

Шул бер мәсьәләне
Җырларымда бүген

Чагылдырып үтү).
Парторг Лопатин

Заявление укый:

«Рәхмәтуллин Исхак

Партия кандидаты...
Телим сезнең белән

Сафташ булырга мин;
Беләм, Коммунистның
Яшәүдә максаты —
Көрәшләрдә алгы сафта булу,

Җиңүләргә таба гел омтылу».
Рәхмәтуллин тирән

Дулкынлану белән

Сөйли җыелышка
Үзенең тормыш юлын...

Унҗиде яшендә
Ул фронтка киткән,

Һәм наводчик булып
Артиллериядә,

Сталинградтан башлап

Берлингача җиткән.
Көрәш юлы аның

Ихтирамга лаек,
Сүздә генә түгел болар бары;
Җанлы шаһит булып

Күкрәгендә аныц
Балкый өч дәрәҗә «Слава» орденнары.
— Мин сүз сорыйм,
Иптәш председатель, —

Обермастер Антон Демьянович

Салмак кына үзе кузгалды,

Җыелышка чыгып сүз алды.
— Мин куәтлим, ди ул,
Партбюроның фикерен,

Партиягә аны
Алу ягында мин,

Рәхмәтуллин миңа
Якын таныш иптәш,

Ничә еллар цехта
Аның янында мин.
Кайтып армиядән
Мартен мичләрендә

Ул подручный булды
Сталеварга,
Хәзер үзе
Корыч кайнатучы,

 Сокланамын карап
Мин аңарга.
Мартенчылар безнең

Сугышларга каршы

Баскач шул тынычлык
Вахтасына,
Рәхмәтуллин исеме

Алдынгылар белән

Балкып тора цехның

Почёт тактасында.
Рәхмәтуллин хәзер
түземсезлек белән
Партиягә үзенең
Алынуын көтә.
Цех буенча шаулап,
Биткә кызу бәреп,

Кайнар металл белән
Состав үтә.
Цех башлыгы шунда
Сәгатенә карап
Парторгка таба
Ымлап куя,
Бу, янәсе —
Безнекеләр бүген
Планнан тыш
Тагын
Корыч коя.

Ә залда утырган
Коммунистлар йөзенә
Цех җиңүен күреп
Шатлык агыла,

Сүз бирәләр алар
Бөек партиягә
Зур җиңүләр өчен
Көрәшергә тагы да.

Председатель торып
Җыелыш фикерен сорый:
— «Кемнәр кушыла тагын
Бюро тәкъдименә?»
Корыч коеп үскән
Тимер куллар шунда
Җитез генә булып күтәрелә;
Рәхмәтуллин Исхак
Кандидаттан бүген

Ленин партиясенә үткәрелә.

Бернинди көч безне
Куркыта алмый җирдә,

Шундый партиябез
Булган чакта,
Халыкларның бәхтен,
Тынычлыгын яклап
ВКП(б) бара
Алгы сафта.
1950
Кузбасс. Металлургия комбинаты.


ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ
ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
РУС ХАЛКЫ
Татар малае мин. Яшьтән бирле

Рус халкына карап сокланам.
Аның җиңүен күреп шатланам мин,

Анын үсүен күреп рухланам.
Мин яратам рус халкының холкын,

Азатлыкны сөя белүен;
Сугышта да, тынычта да безгә

Матур үрнәк булып килүен.
Мин яратам аның кыенлыкны

Батырларча кичерә белүен,

Каршысында торган киртәләрне

Һәрвакытта җимерә белүен.
Мин яратам аның алга таба

Омтылуын, бәхет юллавын;

Туганнары белән тыгыз сафта

Бергә баруын, бергә сулавын.
Якын миңа аның тойгылары,

Теле якын, җыры, йоласы;
Кайгысы да якын, шатлыгы да,

Якын миңа барлык дөньясы.
Ул беренче булып үз илендә

Яңа тормыш төзеп дан тота.

Ул беренче булып җир йөзендә

Коммунизм нурын балкыта.
Шуның өчен бөек, шуның өчен

Мактауларга, данга ул хаклы;
Якты йолдыз кебек мәңге балкып,

Мәңге яшәр бөек рус халкы!..-

РОССИЯНЕКЕЛӘР БЕЗ
Без Россия җирләрендә

Туып үскән кешеләр.
Без Россия илләрендә

Авылда да, шәһәрдә дә

Руслар белән күршеләр.
Татулык, дуслык, туганлык,

Бердәмлек шундый бүген

Үлчи торган бер нәрсә юк

Биеклеген, бөеклеген,

Тирәнлеген, киңлеген.
Таш җимердек, утка кердек,

Курку белмәс ирләр без;

Рәхәтен дә, михнәтен дә

Руслар белән бергә күрдек,

Россиянекеләр без.
Тиребез белән җир сугардык,

Уртак безнең болыннар.

Россиянең бәйсезлеген

Без бергәләп яулап алдык,

Уртак безнең тойгылар.
Бу җирне үзебез биләдек,

Мәңге үзебез биләрбез.

Дошманга без юл бирмәдек,

Россия — батырлар иле,

Россиянекеләр без.
Безнең ил данлы мәңгегә

Батырлар даны белән.

Җырлыйбыз тормыш ямьлегә,

Яңалыкка юл ачтык без

Руслар ярдәме белән.
Тыныч хезмәт, тыныч иҗат

Теләгән теләгебез.
Россия ул шатлык иле,

Россиядә һәркем азат,

Россиянекеләр без.
Без бәхетле җирдә тудык,

Шушы җирдә үләрбез.

Юк, үлмәбез, бөгелмәбез,

Россиянең үлеме юк!..

Россиянекеләр без.
йолдыз маяк безнең юлда,

Бәхет төзүчеләр без.
Юл күрсәтә безгә Сталин,

Кызыл байрак безнең кулда,

Россиянекеләр без.

БЕР ҖЫР ҖЫРЛЫЙСЫ КИЛӘ
Шундый матур, шундый ямьле

Илемнең болыннары.

Болыннарга яңрап китә

Былбылларның моңнары.
Бар күңеллелек тирәмдә,

Айга карыйм, ай көлә.

Җырламыйча түзми күңел.

Җырларга туры килә.
Яшел үзәннәр, болыннар

Еракка сузылып киткән.

Туган илнең матурлыгын

Күрәсеңме син, иркәм?..
Зәңгәр күзләреңнән, иркәм.

Бәхет нуры сирпелә.

Синең күзләреңне күрсәм

Сөенеп җырлыйсы килә.
Рәхәтләнеп, ләззәтләнеп,

Дәртләнеп тибә йөрәк,

Алтын кебек туган илгә

Яңа җиңүләр теләп.
Кичке тынлык. Әллә кайда

Гармонь тавышы ишетелә.

Гармонь тавышына кушылып

Тагын җырлыйсы килә.


ОЛЫЛАУ ҖЫРЫ
Без җырлаган бу җырларны

Колхозчылар чыгарган:

Илнең якты кояшына

Сәлам колхозчылардан.

Рәхмәтебез барып җитсен

Без җырлаган җыр белән.

Ирештек без мул тормышка

Сталин сызган юл белән.
Мул уңышлар бизи хәзер

Колхозчыларның кырын.

Чөнки безгә даһи Сталин

Өйрәтә җиңү юлын.

Сталин безне алга таба

Җитәкләп алып бара

Коммунизмның кояшлы

Кыяларына таба.
Даһи Сталин җитәкләгән

Илнең һәр эшендә без,

Коммунизмның кояшлы

Иртәләрен күрәбез.

Сталин безнең илебезгә

Кояш кебек нур чәчә.

Син яшәсәң, без яшәрбез,

Яшә, Сталин, күп яшә!..

 

САЛЛАР
Идел өстендә томан

Күгелҗем мамыксыман.

Тынга талганнар таллар,

Тирбәлеп уза саллар.
Алсуланып тан ата,

Салчылар чәй кайната.

Кул чапкандай салларга

Дулкын бәрә ярларга.
Күз алмыйм салчылардан

Карап торам мин ярдан.

Тирбәлеп саллар үтә,

Йөрәгем леп-леп итә.
I

Саллар, саллар, агыгыз,

Кызуырак барыгыз,

Сезне бит көтеп тора

Яңа йорт, яңа бура,
Калалар, төзелешләр,

Илдәге кызу эшләр.

Сезгә якты юл теләп

Җилкенә безнең йөрәк.
* * *
Көзге көнне каршыларга

Мин чыгам кырга.
Мин чыгам җылы җәй белән

Саубуллашырга.

Тынып калган, бушап калган

Кырлар, далалар.

Комбайннар эш бетереп

Кайтып баралар.
Миләшләрнең тәлгәшләре

Янып торалар.
Ерак юлга таба карап

Оча торналар.
Ял итмичә җәй буена

Эшләдем кырда.
Шуның өчен күңелләргә

Рәхәт ындырда.


ГАЛИ ХУҖИЕВ
ИКЕ ШИГЫРЬ
ХАЛИСӘ
Авыл кырын тутырып бодай үсә.

Дулкынлатып аны җил исә...
(Һади Такташ).
Күптән тынды апрель ташуы,

Кабат гөрләр, җылы яз килсә.

Кара-кучкыл бодай басуы,

Дулкынлатып аны җил исә.

Дулкынлатып аны җил исә,

Игенчеләр эшли кыр тулып;

Күрше кызы, сеңелем Халисә,

Син күңелемә кердең җыр булып

Ярларыннан тулы зәңгәр күл,

Күл буенда шаулый камышлар;

Камышлардан бер дә ким түгел

Сез үстергән куе арышлар.
Чыктың менә яшел тугайга,

Гөл-чәчәкләр белән бизән син;

Юк, бизәнмә, сеңелем, болай да.

Тормышыбыз кебек гүзәл син.

Кырда үтә синең җәйләрең,

Иртә язлар, алтын көзләрең;

Чәчәкләрнең куе зәңгәрен

Хәтерләтә синең күзләрең.
Иңнәреңә төшә таралып,

Толым-толым чәчең тарасаң;

Ягымлы һәм ихлас елмаеп,

Керфекләрең сирпеп карасаң,

Һәр яшь күңел сиңа омтыла,

Ә син бары берне сөясең;

Уйларыңнан чыкмый ул гына,

Димәк, сеңелем, сөя беләсең.
Чик сакчысы синең өметең,

Очу эше — аның һөнәре;

Күкрәгендә уңган егетнең

Тибә, димәк, бөркет йөрәге.
Ул да сине сөеп сагына,

Хатлар яза кичен утырып;
Син дә бастың тормыш сагына.

Аның белән иңгә-иң торып.
Җитте менә арыш урагы,

Күптән койды юкә чәчәген;

Син йөртәсең кырлар корабын,

Штурвалда торып, Кичәге
Танкист белән торып янәшә,

Илемне, дип, хезмәт бизәсен;

Комсомолка, сеңелем Халисә,

Тормышыбыз кебек гүзәл син.
1950


ЧЫН КҮҢЕЛДӘН
Яшьлек безгә бары бер килә,

Тик сагынырга кала соңыннан;

Без яшибез туган ил белән,

Башлап ана бишек җырыннан.

Без янәшә, иптәш коммунист,

Без иңгә-иң торып тагын да,

Яшьлек һәм җыр бергә бастык без

Тынычлык һәм хезмәт сагына.
Корыч коя яшьләр вахтасы,

Кайнап ага корыч мартеннан;

Гигантларның нигез ташлары

Ныгый безнең цемент, бетоннан.

Бер семья без, аерым тусак та,

Уртак безнең газиз оябыз;
Без, партия, кайда булсак та,

Җитәкләүче кулың тоябыз.
Төзибез без җирдә яңаны,

Иркен колач бирдең син безгә;

Җылыта яшьлек салкын тайганы,

Диңгезләрне куша диңгезгә.

Иген шаулый колхоз кырында;

Тыныч булсын, диеп, ил көне,

Сыңар башак үскән урында

Үстерәләр яшьләр икене.
Әйтим, дуслар, сезгә уемны:

Китмәс өчен сезнең арадан

Комсомолда гомер юлымны

Китәр идем башлап яңадан.

Бу — миллионнар узган якты юл,

Ошады ул язгы ташкынга;

Син давылда тудың, комсомол,

Тудың яшенле күк астында.

Корчагинны безнең кем белми,

Кемнәр белми шушы чынлыкны:

Тормыш, яшьлек җиңде үлемне,

Корыч менә шулай чыныкты.

Без янәшә, иптәш Чайкина,

Шушы бүген минем теләгем:

Типсен иде минем кызымда

Синең зур һәм кайнар йөрәгең,

Һәм телим мин, газиз улымның

Матросовча яши белүен;

Йөрәгемә куеп кулымны,

Чын күңелемнән шулай дим бүген:

Син, комсомол, тормыш үрнәгем,

Олы юлдан алып киттең син;

Шушы миңа иң зур бүләгең:

Коммунист һәм солдат иттең син.

Картаймам мин гомерем узып та,

Сафларында синең калырмын;

Яшьлек һәм җыр, алгы сызыкта

Сезнең белән бергә барырмын.
1950.