Логотип Казан Утлары
Очерк

ОЧЕРКЛАР

АБДУЛЛА ӘХМӘТ ОЧЕРКЛАР НЕФТЬ КЕШЕЛӘРЕ
ЯҢА ЮЛДА
Менә, калын кара урман. Ул, нидер
сөйләгән кебек, нидер сизгән кебек,
моңсу гына шаулый. Аның эчендә киң
юл түгел, тар сукмаклар гына да юк.
Урман эченә кояш нурлары да үтә
алмый. Көннәрнең берендә, әнә шул
урман шаулавы, урман җыры өзелә:
маңгайларына «ХТЗ», «ЧТЗ», «СТЗ»
сүзләре язылган куәтле машиналар
киләләр дә, гасырлар буе шаулап
утырган агачларны икегә ярып,
гөрселдәтеп аударалар...
Һәм, горур
атлап, үтеп тә китәләр. Алар артыннан
йөк машиналары килә. Болары инде
егылган агачларны шунда ук ташый
башлыйлар. Күп тә үтми, киң пычаклы,
киң төрәнле, киң табанлы, җирне казый,
өя, тигезли торган көчле машиналар ки-
леп җитәләр. Аннары кешеләр зур,
тимер тагаракларга ошаган маши-
налардан асфальт бушаталар, аны юлга
җәяләр. Асфальт кибә, ныгый, ком сибү
белән юл агарып, матурланып китә.
Шулай итеп яңа юл өлгерә дә. Совет
кешесе иҗат иткән, кеше хезмәтен
җиңеләйткән техника ярдәме белән
кыска гына вакыт эчендә «Победа»,
«Москвич» кебек җиңел машиналар
җилдереп йөрерлек тигез, туры, шома
асфальт юл салына... Илле километрларга сузылган
Бөгелмә — Баулы юлы, нефтькә алып
бара торган яңа юл әнә шулай барлыкка
килә... Без бу араны кырык минут
эчендә үтәбез. Бернинди ирсксездән
туктау, әйләнеп, борылып үтүләр юк.
Без элекке, иске юллардагы кебек
машинада бизгәк тоткандагы кебек
дерелдәп утырмадык. Яңа юлларда
кешеләр машинада үзләрен пароход
палубасындагы кебек хис итәләр.
Халыкның элекке заманда әйтелгән:
«Юл газабы — гүр газабы», «Бер көнлек
юлга чыксаң, алты көнлек ашарга ал»,
мәкальләре, искерде инде. Дөресрәге,
бу сүзләрне без үзебез үзгәрттек!
Нефть салдырган, нефть барлыкка
китергән яңа, тигез юл буйлап көчле,
җитез машиналар «оча». Урманнарны,
кырларны яңгыратып, куәтле
тракторлар үтә. Бу юл фронт елларындагы юлларны
искә төшерә. Анда да шулай,
машиналар зур кызулык белән әрле-
бирле өзлексез чабалар иде, мондагы
тракторлар кебек куәтле тягачлар да
күп иде анда. Аерма шунда гына:
нефтькә бара торган тыныч еллар
юлында дөньяны шаулатып йөри торган
авыр танклар күренми. Ләкин, Бөгелмә —

Баулы юлында өзлексез йөреп торган
озын-озын трубалар салынган
машиналар фронт юлларында йөргән
танкка каршы ата торган озын көпшәле
орудиеләрне хәтерләтәләр. Алар да
нәкъ фронт вакытындагы кебек үк, алгы
позициягә ашыгалар. Биредә алгы
позиция — нефть чыга торган җирләр
— промыселлар. Биредә дә, фронттагы
кебек үк, көрәш бара. Табигатькә
каршы, нефть өчен көрәш. Илгә яңа көч,
яңа куәт бирә торган кыйммәтле нефть
өчен көрәш бара...

БУ НИНДИ ШӘҺӘР?

Без килеп тә җиттек. «Победа» тауга
күтәрелүгә, аста ике-өч катлы яна
йортлар, төтеннәрен һавага бөркеп
торган биек-биек морҗалар, тау
буйларына, тау башларына сибелгән
мәһабәт вышкалар, йөзләрчә
машиналар, тракторлар, тягачлар
тезелеп торган парклар күренә. Минем
иптәшем бу якларга беренче тапкыр
килә икән. Ул түзми, машина
тәрәзәсенә башын тыга төшеп:

— Бу нинди шәһәр? Бу якта нинди
шәһәр бар соң? — дип сорый. Трест
кешеләре елмаешалар. Бу вакыт
аларның йөзләрендә Баулының шулай
тиз үсүе белән горурлану күренә иде.
Мин моның хәзергә әле шәһәр
булмавын, район үзәге генә булуын,
ләкин туып килә торган яңа шәһәр
икәнен яхшы белә идем. Шуңа күрә
трест кешеләренә хәтле үк:

— Бу тиздән нефтьчеләр шәһәренә
әйләнәчәк Баулы, — дидем.
Күп тә үтми, вышкалар арасында
зур-зур ялкыннар күренә. Алар зур, ал
тасмадай булып ургылып-ургылып
өскә күтәреләләр. Гүяки, Баулыга
килүчеләргә бу якның бетмәс-төкәнмәс
байлыгы менә шул җирләрдән чыга
дигән төсле горур яналар алар. Безнең
машина шундый факелларның берсе
яныннан үтә. Бу — нефть белән бергә
җир астыннан чыга торган газ уты. Газ
җир астыннан чыккач, тар труба аша
«мерник»ка килә. Аннан труба
скважинадан йөз метрлар чамасы
киткәч, өскә күтәрелә һәм шул трубадан
газ чыга, ут төртелүгә бу газ дөрләп,
шаулап яна башлый. Аның язгы ташкын
кебек шаулавы, безнең машинага хәтле
ишетелде. Уйлап карасаң, никадәр
байлык әрәмгә яна. Әгәр дә
файдалансаң, бу йөзләрчә факелларның
газлары Баулының бөтен өйләрен
җылытырга, аның бөтен ашханәләрендә
аш пешерергә, заводларын эшләтергә
җитәр иде. Җитәр генә түгел, ул
вакытта да әле биредә файдаланыл-
маган газ бик күп калган булыр иде.
Известь яндыру, пар казаннарын
хәрәкәткә китерүдә дә газ бик күп
нефтькә экономия ясар иде.
Кайбер оешмаларның җитәрлек
кискен эш күрмәүләре, иске «поло-
жениеләр» рамкасыннан чыгарга
җөрьәт итмәүләре аркасында, бу
бетмәс-төкәнмәс байлык чын мәгънәсе
белән «җилгә» оча. Баулыда бер «кызык» хәл, дөресрәге
бик үк кызык булмаган бер хәл, күзгә
ташланды: бер участокта пар казаннары
эшли. Алар тәүлегенә дистәләрчә тонна
нефть ашыйлар. Ә шул җирнең
күршесендә генә нефть скважинасы.
Аның газы көн-төн һавага очып әрәмгә
китеп тора. Әнә шул газны пар
казаннарын эшләтүгә җибәрүнең бер дә
кыен түгеллеге һәркемгә мәгълүм бит.
Моның шулай икәнлеген безгә Баулы
промыселының баш геологы Иван
Яковлевич Юрин да сөйләде. Ләкин...
газ һаман да җилгә оча, ә газ
күршесендәге пар казаннары нефтьне
«суырып» кына торалар...

Күп тә үтмәс, Баулы өйләрен дә
(Октябрь шәһәрчегендәге кебек үк)
тимер тар труба билбаулар урап алыр
һәм ул трубалар буйлап өйләргә газ
килер. Бу — киләчәк эше. Без салам бүрекле кечкенә-кечкенә
өйләрдән торган иске Баулыны да
үттек. Безнең машина кояшта көлеп
торган зур-зур тәрәзәле биек йортлар
районына килеп керде. Яңа район Ык
елгасына таба җәелгән. Ул хәзердән үк
инде иске Баулыга караганда берничә
өлешкә зур. «Победа» яңа салынган стандарт
йортларның берсенә килеп туктады. Бу
— бораулау конторасы. Контора
алдында тормыш кайный, йорт ти-
рәсендә брезент киемле нефтьчеләр.
Аларның кайберләре ишек башына
«Бораулау конторасы» дип язылган
вывескалы бинага кереп китәләр.
Кайсылары бинадан чыгып, ашыга-
ашыга вышкаларга таба атлыйлар. Бийа
алдында «Победа», «Москвич»,
«Виллис» һәм берничә йөк машинасы
да күренә...

Директор кабинетын ачып җибә-
рүгә, мин бераз аптырабрак киттем
Кабинетның җиһазларында бернинди
дә үзгәреш, юк төсле. Шул ук йомшак
диван, шул ук җыйнак-җыйнак
урындыклар. Директор өстәле дә, аңа
ялганган кечерәк өстәлләр дә мин күргәндәгеләр.

Телефон да, хәтта бугазының бер як чите кителгән
графин да алмашынмаган. Кыскасы,
алты-җиде ай эчендә бу кабинетта
бернинди дә үзгәреш күренмәде. Алай
да бүлмәне ачып җибәрүгә, мин бераз
аптырабрак киттем. Чөнки, контораның
мин белгән директоры Анатолий
Димитриевич Обносов уз өстәленнән
читтә утыра. Ул, үзенең зур гәүдәсе
белән бераз арткарак каерылып утырган
да, нидер сөйли иде. Директор өстәле
артында бөтенләй икенче кеше. Мин,
алар урыннарын болай гына ал-
машканнардыр, дип уйладым. Кайчак
шулай да була бит ул. Шулай дип уйлап
та өлгерә алмадым — телефон
шалтырады, директор урындыгындагы
таза гәүдәле, кояшта, җилдә янган йөзле
кеше, зур кулына телефон трубкасын
алды.

— Әйе, мин инде ул бораулау
конторасы директоры,—дип куйды.
Мин шунда ук Анатолий Ди-
митриевичка кулымны суздым.

— Ә сез, сез кайда хәзер?
Ул куе бөдрә чәчләрен сыпырып, аз
гына елмайды.

— Хәзергә әле мин кабинетсыз
начальник, — дип куйды.
Минем аптыравым юкка гына булып
чыкмады. Бу кыска гына вакыт эчендә
Баулы һәм аның табигате генә үзгәреп
калмаган, аның кешеләре дә күп
үзгәргән икән. Слесарьлыктан контора
директорлыгына кадәр күтәрелгән
Анатолий Димитриевич Обносов хәзер
инде яңа оештырылган Баулы нефть
трестының директоры!
— Сезне эшегездә күтәрелү белән...
— дип башлаган идем, әлегә кабинеты
булмаган трест директоры
һәрвакыттагы кебек үк тыйнаклык,
гадилек белән генә:
—Ашыкмагыз, иптәш, эшләп күр-
сәтик әле, партиянең ышанычын
аклыйк, — диде.
— Бу бинага кергән вакытта мин
сезнең тактадагы күрсәткечләргә күз
төшердем. Анда акбур белән генә булса
да, матур сүзләр язылган: җирне
бораулау планы йөзле цифрны сикереп
чыккан ич, — дигән идем, ул үзенең зур
бөдрә башы белән телефонда бас белән
сөйләшүче кешегә ымлады.
— Ансы инде аның, әнә, яңа ди-
ректорның эше, — диде.

КАЙДА КҮРДЕМ СОҢ МИН БУ
КЕШЕНЕ?

Анатолий Димитриевич күрсәткән
якка, яңа директорга таба карадым.
Яхшылап карый торгач, бу кеше дә
миңа таныш кебек тоелды. Аның
урындыкка чак сыеп утырган озын, киң
гәүдәсен, кешегә ниндидер бер тирән
мәгънә һәм сынау белән карый торган
зур җитди күзләрен, биек, киң маңгаен
— барысын да, барысын да күргәнем
бар кебек. Ләкин, кайда, ничек? Ансын
һич хәтерли алмыйм.
Контораның яңа директоры:
— Ярты сәгатьтән үзем барып
җитәрмен, — дип сүзен бетерде.
Без таныштык.
Павел Прокофьевич Балабанов
Татарстанда туып-үскән кеше дә түгел,
һәм аның моңа кадәр Татарстанда
булганы да юк икән. Ләкин, аны безнең
нефтьчеләр генә түгел, бөтен илебез
нефтьчеләре яхшы беләләр. Ул —
атаклы нефтьче.
Хәзер Баулы бораулау конторасы
директоры кабинетында утыручы зур
гәүдәле, җитди йөзле, үзенә һәм
кешеләргә нык таләпчәнлек күрсәтә
торган бу кеше нефтьчеләр үтә торган
бөтен юлларны үткән, нефтьчеләр теле
белән әйтсәк: нефть исен иснәп үскән
кеше. Элегрәк елларны ул Баку
промыселларында гади эшче булып
эшләгән. Тырышлык, үз эшенә
намуслы, аңлы караш үз җимешен
биргән: Павел Прокофьевич җирне
бораулау мастеры дәрәҗәсенә күтәрелә
һәм күп тә үтми, инде ул Бакуның оста
мастерларының берсе булып китә.
Шуннан соң ул Башкортстанга, яңа
җиргә килә. Икенче Баку районында ул
могҗизалар күрсәтә башлый.
Коммунист мастер иң соңгы техниканы
— электр көче белән бораулау методын
үзләштерә, эш үрнәкләре бирә. Җирне
тиз бораулау, илгә нефтьне күбрәк бирү
теләге һәм дәрте белән генә яши.
Нәтиҗәдә бу эштә яңадан-яңа ре-
кордлар бирә. Коммунист мастер
үзенең уңыш серләрен берәүдән дә
яшерми. Ул үзенең күп еллык бай
тәҗрибәсен яшьләргә, яңа күтәрелгән
мастерларга күчерә. Мастер Балабанов
милли кадрлар хәзерләүгә дә нык күңел
бирә. Ул татарлардан, башкортлардан
дистәләрчә нефть кадрлары хәзерли...
Хөкүмәт һәм партия нефть өчен
көрәш фронтының алдынгы солдаты
Павел Прокофьевич Балабановның
хезмәтенә югары бәя бирә: аның киң,
таза күкрәгенә Сталин премиясе
лауреаты медален тага.
Илебез белән, миллионнар белән
бергә бу кеше дә үсә. Кичәге атаклы
нефть мастеры Балабанов бүген инде
директор.
Безнең ил кешеләренә генә хас
булган данлы үсеш юлы бит бу!
Безне Баулы җире серләрен ачуда
зур хезмәте тигән һәм бу якка килгән
беренче нефть разведкасында ук эшли
башлаган бер татар егете белән дә
таныштырдылар. Ул шул беренче
көннәрдән башлап хәзерге көнгә кадәр
нефтьтә өзлексез эшләп килә икән.
Ул егет, Баулыга нефть эзләргә дип,
авылдан килгән булган.

КАНДЫЗ ЕГЕТЕ
Егетнең күңеле түзми. Ул, көн-
нәрнең берендә, берәүгә бер сүз
әйтмичә, үзенең туган-үскән Канды-
зыннан чыгып китә. Авылдан чыккач,
бик азга гына туктап, авыл өстеннән күз
йөртеп чыга да, тагын алга таба атлый.
Яшел үләннәр, аллы-гөлле чәчәкләр
үскән борылмалы тар юл аны Баулыга
китереп житкерә.

Йөрәгенә якын, кадерле булган
Комсомолның Баулы район комитеты
вывескасын ул кергән саен укый. Ә бу
юлы ул аны уку белән генә дә
канәгатьләнми. Бинага керер алдыннан
туктап ук кала. Озын, соргылт чәчле
башын югары күтәреп, аерым бер
горурлык, аерым бер житдилек белән
үзенә таныш хәрефләрне укып чыга.
Кандыз егете Мотаһар Нургалиев
бинага шуннан соң гына кереп китә.
Алар комсомолның район комитеты
секретаре белән бик озак бәхәсләшәләр.
— Минем авылда ятып күңелем
түзми. Шундый каты сугыш барган, ил
куркыныч астында вакытта ничек итеп
мин яп-яшь башым белән өйдә
утырыйм, — ди Мотаһар секретарьны
күндерергә тырышып.
— Яшь әле син, иптәш Нургалиев.
— 16 тулып, 17гә киттем инде мин.
Аннан соң сез минем буйга дз игътибар
итегез, мин...
Ул яшенә караганда үзенең буе-
сыны дәү булуы белән дә алдырып
карамакчы була. Ләкин комсомол
секретаре күнми. Аңа ул ил сакларлык
кешеләрнең җитәрлек булуын әйтә. Син
әле бик яшь, сиңа Баулыда яшәп тә,
колхозда эшләп тә дошманны җиңү
сәгатен якынайтып була, моның өчен
фәкать тырыш, намуслы хезмәт кирәк,
ди секретарь.
Күкрәгенә КИМ значогы таккан егет
боларны аңлый иде, билгеле. Аны
илебезгә басып кергән фашистны үз
кулы белән тончыктырасы килү теләге
генә борчый иде.
Үз теләге белән фронтка, илебез,
өстенә ташланган явызларны корал
белән юк итү мөмкинлеген ала алмагач,
комсомол егет нефть разведкасына
эшкә керергә уйлый. Бу
— 1944 еллар
иде...
Шул елның бер көнендә, Баулыга Ык
елгасы аръягыннан, Туймазы ягыннан
йөк машиналары агыла башлый. Тыныч
заманда, йөк машиналары Баулының үз
урамнарында да күп кенә йөриләр иде
йөрүен. Тик сугыш башлангач кына
аларның күбесе фронтка китте. Ә менә
дошманга каршы канлы көрәш барган
1944 нче елны Ык аръягыннан килеп
чыккан машиналар моңа кадәр Баулы
халкы күрмәгән ят әйберләр төягәннәр
иде. Зур, озын, авыр трубалар, дизель
һәм насос машиналары, вышка
частьлары төялгән машиналар авылга
ниндидер бер җанлылык, яңалык алып
килделәр. Бу — нефть разведкасының
килүе иде. Бу — моңа кадәр Баулн
тарихында булмаган зур эшнең баш-
ланып китүе турында хәбәр кнҗ иде.
Эш башланды. Ләкин беренче
скважинаны кайсы җиргә салу мәсь-
әләсе бик җаваплы иде. Аның нефть
запасы бай булган катлауга туры килүе
кирәк иде. Безнең геологлар күп
тикшеренүдән соң беренче скважинаны
авыл читенә, «Гали тавы» башына
салалар. Бу — Баулы тирәсендәге калын
урман белән капланган, итәкләре аллы-
гөлле чәчәкләр белән чигелгән
тауларның берсе. Аның тирә-юнендә
куе әрәмәлек. Алсу таң аткан
вакытларда, ямьле Ык буйларын мактап
җырлагандай, өзлексез кошлар сайрап
тора анда. Ләкин кошлар концертының
иң матур, иң гүзәл җырчысы сандугач
сайраган вакытта, әрәмәлек яныннан
тиз генә үтеп китеп булмый...
Әнә шул табигатьнең ямьле поч-
магын тагын да ямьләндереп, тау
башында, урманнан да өстен булып, 41
метр биеклегендәге металл вышка үсеп
чыга. Ул, килер елларның, алдагы
уңышларның бөек һәйкәлесыман,
мәгърур басып тора.
Мең дә тугыз йөз дә кырык дүртенче
елның бер көнендә, Кандыз егете дә әнә
шул ерактан күренеп торган мәһабәт
вышкага таба атлый. Урман тынлыгын
бозып, гүелдәп торган машиналар,
җирне бораулаучы трубалар тавышы,
ротор әйләнүе авыл егетен үзенә тарта-
лар. Комсомол егет нефть илгә басып
кергән дошманны җиңүне тизләтүдә
тоткан урынын яхшы аңлый. Чөнки
аның колагында әле һаман да комсомол
район комитеты секретареның сүзләре
яңгырый:
— Баулыда яшәп тә, колхозда эшләп
тә дошманны җиңү сәгатен якынайтып
була, моның өчен фәкать тырыш,
намуслы хезмәт кирәк.
Әнә шуның өчен дә ул Баулы чи-
тендәге биек тауга үрмәли, Баулыда
нефть эзләүче разведкага килергә була.
Үзенең туган районыннан нефть
табарга тели ул. Тулы йөзле, үз көченә,
үз сәләтенә булган ышанычны аңлатып
торган үткен карашлы яшь егетне
разведкага берсүзсез алалар. Ул
слесарьлыкка өйрәнә башлый. Әнә шул
тарихи көннән соң Мотаһар игенчелек
эшеннән бөтенләйгә аерыла — Та-
тарстан нефтьчесе булып китә. Алай да
үзе туып-үскән, суларын эчкән, күкрәк
тутырып һавасын иснәгән,
болыннарында йөгереп йөргән Кандыз
онытылмый. Мотаһар еш кына авылга
кайткалый. Эштән арып-талып хәл
алган вакытларда вышка төбенә
утырып, урманнарны, тауларны
яңгыратып җырлап та җибәргәлиләр
алар. Бу вакыт егетнең ирен өсләрендә
инде йомшак йон төкләре күренә
башлый — аңа 17 яшь тула. Егет инде
ул, менә дигән егет. Шуңа күрә дә аның
җырларында да йөрәктән чыккан саф
яшьлек хисләре яңгырый, мәхәббәт
кыллары чиертелә...

Аклы ситсы күлмәгем юк,

Берне кими хәлем юк,

Әлегә хәтле сөйгәнем юк,

Берне сөйми хәлем юк, —
дип җырлап, Мотаһар кебек яшьләр
үзләренең беренче мәхәббәткә өлгереп
җиткән булуларын аңлаталар.
Ләкин бу беренче талпынулар,
вакытлы кытыкланулар гына иде.
Баулының беренче скважинасында
бораулау эшләре бик авыр шартларда
бара. Тауга, беренче буровойга бару
өчен юллар бөтенләй булмый. Пычрак
була. Транспорт җитешми. Эш көчләре
аз, ашау-эчү яклары да такыр... Ләкин
беренче буровой кешеләре сменасыз
эшләсәләр, эшлиләр, юньләп ял ит-
мәсәләр, итмиләр, ләкин каты, тискәре
җирнең яңа горизонтларын бер-бер
артлы яулап алалар, табигатьнең
каршылыкларын сындыра баралар.
Кышның суыгы да, салкын бураны да,
җәйнең эссесе дә яңа нефтьчеләрнең
ихтыярын сындыра алмый...
Бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинның
Көнчыгышта икенче Баку төзү
турындагы тарихи сүзен Баулы
нефтьчеләре гаять тирән дулкынлану
белән каршы алалар һәм, шуны гамәлгә
ашыру өчен, яналар. Эш тагын да көчәя,
җәелә... Юлбашчы боерыгын какшамас
дуслык һәм бердәмлек, тырышлык һәм
чыдамлык белән үтиләр алар...

Мотаһар Нургалиев сәләтле, тырыш
егет булып чыга. Ул Баулы өчен генә
түгел, гомумән безнең Татарстан өчен
дә яңа булган нефть
промышленностеның үзенчәлекләрен,

аның катлаулы техникасын бик тиз
үзләштерә. Билгеле, монда аңа партия
һәм комсомол оешмаларының ярдәме
дә күп кенә тия. Соңыннан ул турыдан-
туры буровой эшенә күчә. Аны тау
башында, урман эчендә шаулап, гөрләп
утырган буровой үзенә тарта. Башта
гади эшче булып эшли. Күп тә үтми, ул
инде катлаулырак эшкә, вышка өстенә
менә — верховой була.Ул егерме
метрлар чамасындагы биеклектә озын,
авыр трубаларны зур тизлек белән
кранга эләктереп тора. Верховойдан
җитезлек, кыюлык, осталык кына да
соралмый әле, аннан физик көч тә бик
нык таләп ителә. Күп вакыт вышка
өстендә җил уйнап тора. Көз, кыш
көннәре исә, каты суыклар эшкә тагын
да ныграк комачаулык китерәләр, эш
урыннары, эш кораллары бозланып
бетә. Эш авырая. Ләкин, комсомол егет
бу комачаулыкларга да бирешми:
верховой эшен оста, төгәл, җитез
баҮикарып тора. Аның эшендә һичбер
вакыт тоткарлык булмый...
Киеренке эш айлары, хезмәт еллары
Мотаһар Нургалиевкә дә үсеш алып
киләләр. Ул тормышта, эштә һаман да
яктыга, һаман да югарыга таба юл ала.
Вышка өстендә өч ай эшләүгә, аны
бурильщик ярдәмчесе итеп күтәрәләр.
Татарстанның атаклы бу- рилыцигы
Буянкин үзенең көчен, вакытын
кызганмый, иренми-нитми, зур
түземлек белән егетне катлаулы
машиналар белән таныштыра, алар-
ның телен өйрәтә, җир асты серләрен
ача... Җир өстендә торып, аста,
берничә йөз метрлар тирәнлектә
җирне бораулаучы долотоның тавы-
шын, трубаларның хәрәкәтен ишетеп,
күзәтеп торырга өйрәтә. Оста мастер
әнә шул тавышлар аша эшнең нормаль
бару-бармавын белә. Тәҗрибәле
бурильщик Кандыз егетен машиналар
белән үзлегеннән идарә итәрлек хәлгә
җиткерә. Нургалиев бурильщик
исемен ала. Шулай итеп, комсомол
егетнең үсеш юлы туктаусыз дәвам
итә. Ул ике ел ярым бурильщик булып
эшләп күп кенә тәҗрибә туплый,
чыныга, җирнең бик күп серләренә
төшенә... Шуннан соң инде Мотаһар
Нургалиев нефть мастеры дигән мактау-
лы исемне алуга ирешә. Ул, Татарстан
нефте тарихында беренче комсомолец
буровой мастер. Алай гына да түгел,
Мотаһар Татарстанының Баулы
районында, үз районында беренче
нефть табучыларның да берсе. Юк,
алай гына да түгел, Нургалиев
Татарстанда девон нефтен беренче
табучыларның да берсе. Кандыз егете,
бик күп авырлыклар аша булса да,
максатына ирешә. Мең дә тугыз йөз дә
кырык алтынчы елның августында
Нургалиев туган Баулы районында
тарихта беренче тапкыр нефть
фонтаны ата . башлый...
Баулы җирләрендә бетмәс-төкән-
мәс байлык булу турында бик күп
еллардан бирле төрле сүзләр йөри.
Җир өстенә чыккан төрле билгеләргә,
эзләргә карап, халык бу җирдә байлык
булырга тиеш дигән фикергә килә. Ул
вакытларда халык телендә нефть «җир
мае», «җир каны» дигән исемне ала.
Җир асты байлыгы турында халык
теленә кереп калган легендалар да юк
түгел. Моны бу якның хөрмәтле
аксакаллары сөйлиләр. Бу
легендаларда нефть «Алтын күле»
дип йөртелә. Күп легендаларның берсе
болай башланып китә: Борын-борын
заманда, Баулы таулары арасында
«алтын күлләре
» булган, ди. Бик күп
еллар үтү белән, бу таулар бер-берсенә
бәрелешеп кушылганнар, зурайганнар,
ди. Шуннан соң бу «алтын күлләр» җир
астында калганнар, ди. Шул вакыттан
соң инде кешеләр бу кадерле алтынны
никадәр генә эзләсәләр дә таба
алмыйлар икән, ди.
Элекке патша Россиясе капита-
листлары да, чит илнең комсыз фир-
малары да бу якларга килеп, «Алтын
күлен» бик озак эзләгәннәр, ләкин алар
бу байлыкны һич таба алмаганнар. Бу
кыйммәтле байлыкны, «Кара алтын
күлен» фәкать совет гыйлеме һәм совет
техникасы беләк коралланган безнең
кешеләр генә табу бәхетенә ирешәләр...
Баулыдагы «Алтын күле»н эзләү һәм
аны табуда Кандыз егете Мотаһар
Нургалиевнең дә хезмәте кечкенә түгел.
Хәзер инде Мотаһар Нургалиев үзе
мастер, — аның инде хәзер үзе-
нең командасы — бригадасы бар. Ул,
Бугурусланда мастерлар курсын ях-
шыга бетереп кайткач, эшен тагын да
шаулатып, гөрләтеп җибәрде.

НУРГАЛИЕВЧЕЛӘР
Күгелҗем таулар, куе әрәмәлекләр
арасыннан борылып-борылып ага
торган Ык, Башкортстаннан безнең
республикага килеп керә. Ул ике
кардәш, дус республиканың чиге
хезмәтен үтәп тора. Җәй көннәре Ык
буйлары гаҗәп бер матурлыкка күмелә.
Елга буенда бөдрә таллар, киң
болынлыклар. Бу елга үзе әллә ни зур да
түгел. Алай да ул яз көннәре биек
ярларыннан ташып чыгып, диңгез кебек
булып тирә-юньгә җәелә. Әнә шул
ямьле Ык буенда, әрәмәлек янында,
күккә үрләп мәһабәт бер вышка тора.
Аны Баулыда Нургалиев буровое дип
йөртәләр. Анда көн-төн эш кайный,
көчле дизель моторлары, насос ма-
шиналары тавышы, роторның, тру-
баларның кызу әйләнү тавышы Ык буен
яңгыратып, елга буен җанландырып,
аңа яңа бер ямь кертеп тора. Пар
казаннарының ак парлары чыжылдый.
Нефтькә, мазутка буялып беткән
брезент киемле кешеләр бертуктаусыз
хәрәкәт итәләр. Әнә, машиналар янында
тәҗрибәле бурильщик Андрей
Яковлевич Буянкин басып тора. Әле
моннан 4
—5 еллар гына ул үзе
Нургалиевне җир борауларга өйрәткән
иде. Аның өйрәнчеге, комсомол егет
укытучысын инде узып китте.
Әнә, машиналар бүлегендә әле дизель
машинасын, әле насос машинасын
күзәтеп, тыңлап, өлкән дизелист Әгъзам
Гайнетдинов йөри. Коммунист
Гайнетдинов машиналар телен белүче
тәҗрибәле кеше ул. Нургалиев
бригадасына хәтле ул унөч ел буе
Сахалинда механик булып эшләгән.
Шул тәҗрибәсе өстейә анда
машиналарга карата гаҗәеп бер
кайгыртучанлык бар. Аның дизеле
ремонтсыз-нисез 6500 сәгать эшли.

Гадәттә, дизель ремонтсыз фәкать 700
сәгать кенә эшли ала.
Сез мопа ничек ирештегез? — дип
сорагач, үл бер дә уйлап тор- мастан:
— Атны үз вакытында тиешенчә
ашатып-эчертеп, яхшы тәрбия итсәң, ул
көр дә була, яхшырак та эшли. Машина
да шулай ук, аны да бик нык карап
торырга, тәрбия итәргә кирәк, — дип
җавап бирә.
Элекке батыр, кыю танкист нефть
фронтында да моторлар белән чын
коммунистларча идарә итеп килә. Аның
һәрвакыт ялтырап торган чиста
машиналары тигез ритм белән эшлиләр.
Коммунист дизелист комсомол члены
Камалетдиновны да үзе кебек оста
моторист булырга өйрәтә.
Өстә, егерме метрлар биеклектә,
вышка өстендә украиналы егет Петро
Семенович Гребля эшли. Ул —
верховой. Чуваш егете Кузьма Мак-
симович Евдокимов һәм татар егете
Кәбировлар да буровойга күптән түгел
киләләр. Ләкин алар да инде үзләрен
тырыш эшчеләр итеп күрсәтергә
өлгерәләр. Нургалиев бригадасының
уңышларында аларның да хезмәт
өлешләре кечкенә түгел.
Нургалиев «хуҗалыгы» әле моның
белән генә бетми. Буровой янында
тагын да бер кечерәк бина бар. Ул
буровойга пар трубалары белән
тоташкан. Аның эчендә, көчле язгы
ташуны хәтерләтеп, пар казаннары
гүелдәп тора. Алар буровойга җылы пар
җибәрәләр. Пар казаны цехында да
яшьләр. Ютазы районы, Кызыл Яр егете
Әнвәр Газизев слесарьлык эшен,
Туймазы кызы Равия Ягъфарова белән
Зәкәрия Шәмсуллин кочегарьлык
хезмәтен намус белән үтәп киләләр.
Мастер комсомолец Нургалиев
буровое кешеләре әнә шулар. Аларның
яше-карты, бурилыцигы-гади эшчесе,
русы, украинлысы, татары, башкорты,
чувашы — барысы да, барысы да
бердәмлек, татулык, дуслык нигезендә
оешкан сугышчан коллектив. Алар,
комсомол егетнең тырышлык, яшьлек
дәрте белән кыю җитәкчелек итә
алуына сөенеп, зур эшне матур дәвам
иттерәләр.
1950 елның кышында Нургалиев
бригадасына, гыйльми тикшеренү
максаты белән үткәрелә торган мөһим
эш йөкләнгән иде. Алар бу заданиене
дә зур намус белән башкарып чыктылар.

 Алар җирнең бик ерак
тирәнлегенә кадәр борауларга тиешләр
иде. Бу эштә бригадага бик күп
кыенлыклар күрергә, тоткарлыклар
кичерергә туры килә. Эшнең бер ритм
белән шома гына барган вакытында,
балчык сыекчасы каядыр жир астына
китеп югала башлый. Җирнең ерак
тирәнлегендә, кайсы җирендәдер,
ачыклык, тишек хасил булган һәм
сыекча шунда китеп югала башлаган
булган. Ә инде бу сыекча булмаса,
долото жирне бораулый алмый, туктый.
Яшь мастерга күп кенә уйланырга туры
килә. Ләкин аның бердәм коллективы
сыекчаның кая китүен дә белә һәм шул
жирне табып, куе балчык белән ныгыта
да. Бу көтелмәгән бәла эшне ай ярым
чамасына туктатып тора. Аның өстенә
эш барышында кайбер
инструментларны алмаштырырга да
туры килә.
Җирнең бу тоткарлыкларына, та-
бигатьнең бу каршылыкларына җавап
итеп, буровой командиры Нургалиев
һөҗүмне тагын да көчәйтә. Трубаларны
күтәрү, төшерү эшен тизләтә, алар бу
эшне 127% ка җиткереп үтиләр. Эш
темпын көчәйтү өчен төрле кече
механизацияләр үзләштерелә һәм алар
эштә кулланыла. Бригадир башка
кайбер буровойларда бик үк игътибар
бирелми торган «вак» нәрсәләргә дә,
мәсәлән, автозатаскиватель, долотоны
ачу һәм ябу өчен кулланыла торган
ачкычлар һәм башкаларны үзләштерү
һәм куллануга нык игътибар бирә. Бу
вакытларда мастер үзе буровойдан
китми, ялны белми эшли, һәр җирдә
үзе була, үзе тикшерә, үзе булыша.
Өлкән дизелист белән бергәләп, техник
укуларны юлга сала. Буровойга яңа
килүчеләр катлаулы машиналар белән
таныштырыла.
Нургалиевчеләр уңышының тагын
бер сере бар. Бу жиңү юлындагы иң
әһәмиятле сер. Ул да булса, Нургалиев
бригадасында масса-аңлату эшләре дә
яхшы куелган.
Буровой янында өченче бер бина
бар. Моны нефтьчеләр «культура
будкасы» дип йөртәләр. Нургалиев
буровоендагы будкага бу сүзне һич
тайчанмый әйтеп була. Будкага килеп
керү белән сине стенадагы юлбашчылар
һәм язучылар портреты каршы ала.
Биредә татар һәм башкорт халкы
шагыйре Мәҗит Гафури портреты да
эленеп тора. Өстәлдә газета-
журналлар... Монда чисталык та,
җыйнаклык та, яктылык та җитәрлек.
Бу чыннан да буровойның масса эшләре
үзәге.
Әиә шулай итеп, яшь мастер Нур-
галиев бригадасы нефть фронтында
зур гына җиңүләргә ирешә. Алар,
табигый каршылыкларны җиңеп, 1900
метр тирәнлек җирне 14 көн алдан
бораулап бетерәләр. Бездә намуслы
хезмәт һәрвакыт тәкъдир ителә.
Нургалиевчеләрнең дә бу авыр,
катлаулы эшне вакытыннан алда
үтәүләрен искә алып, хөкүмәт
бригаданы кырык бцш мең сум акча
белән бүләкли.
Татарстан нефтьчеләренең бер за-
коннары, кискен сүзләре бар:
— Авариясез эшләргә, скважинаны
срогыннан элек эксплуатациягә
бирергә!
Күрәсез, Нургалиевчеләр бу законны
яхшы үтиләр. Егет сүзе бер булыр,
диләр алар. Соңгы вакытны
комсомолец Нургалиев бригадасы
җирне уртача бораулау тизлеген бер
станокка 370—470 метрга кадәр
җиткерде. Ә норма — 225 метр!
'Әле кайчан гына, Кандыз авылының
гади колхозчысы булган бу егет, биш-
алты ел эчендә инде җирне бораулау
эшенең атаклы мастерына әйләнә. Аны
инде хәзер бөтен Татарстан
нефтьчеләре беләләр. Бу үсеш юлы
кечкенә түгел, ул зур юл. мактаулы юл.
Бу таза, озын буйлы, көләч йөзле,
чәчләрен, яшьләргә хас рәвештә, артка
каерып салган спай егетнең киң
күкрәгендә инде хәзер комсомол
значогы гына түгел. Аның күкрәген
«Нефть промышленносте отличнигы»
значогы да бизәп тора. Ул инде хәзер
атаклы нефтьче!
Хәер, Мотаһар гына түгел, аларның
бөтен семьясын чын мәгънәсе белән
нефтьчеләр семьясы дип атап була.
Аның әтисе нефтьтә төзү участогында
эшли, энесе комсомолец Юнир
Нургалиев моторист, абыйсы Рәшит
Нургалиев ярдәмче бурильщик!
Нургалиевләр семьясы — Татар-
стандагы яңа промышленностьның яна
нефтьчеләр семьясы.
Бәйрәм көннәре иде. Безнең Та-
тарстан үзенең 30 еллыгын үткәрә иде.
Бу зур шатлык, тантана көннәрен
Татарстан халкы яңа җиңүләр, яңа
уңышлар белән каршы алды. Бу
көннәрне Нургалиев бригадасында да
эш кызу барды.
Көннәрнең берендә, буровой га-
дәттәгечә бер ритм белән эшләп
торганда, партия Үзәк Комитетының
Баулыдагы парторгы иптәш Андрианов
Нургалиев бригадасына килә.
Нефтьчеләр үзләренә еш кына килә,
хәл-әхвәлләрен сораша, кирәк булса,
һәрвакыт ярдәм итә торган бу армас-
талмас кешене ерактан ук таныйлар. Ул,
гадәттәгечә, бүген дә ашыкмыйча гына
башта исәнләшә, эшнең барышы
турында сораша, буровойга кереп,
дизель, насос машиналарының
тавышын тыңлый, чисталыгын белә,
күтәрелеп вышка өстенә карый, 20
метрлар биеклеккә «кунаклаган
верховой» егетнең дә хәлен белә.
Шуннан соң, акрын гына кесәсеннән
бер газета тартып чыгара да, кызыл
карандаш белән сызылган бер җирне
күрсәтеп бригадирга суза:
— Укыгыз әле, иптәш Нургалиев! —
ди. Һәм үзе, бераз аптырашта калган
Нургалиевкә елмаеп карый. Нургалиев
я мактап, я берәр кимчелекләребезне
күрсәтеп газетага язганнардыр, дип
уйлый. Аның ак. тулы йөзендә бер дә
үзгәреш күренми. Ләкин, газетаның
кызыл карандаш белән сызылган җирен
укуга аның йөзенә кызыллык йөгерә. Ул
газетаны парторгка кире кайтарырга да,
кайтармаска да белмичә, кулында
бөгәрләп тота. Газетаның кызыл
карандаш белән билге куйган җирендә
болай дип язылган иде:
«СССР Верховный Советы Прези-
диумы указы Татарстан АССРның утыз
еллыгы уңае белән һәм про-
мышленностьны, авыл хуҗалыгын,
фәнне, культураны һәм сәнгатьне
үстерүдә ирешкән казанышлары өчен
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән
бүләкләргә: Нургалиев Мотаһар Фатих
улын — «Татнефть» берләшмәсенең
Баулы нефть промыселының бораулау
мастеры».
Парторг, тагын да тирәнрәк елмая
төшеп, аңа кулын суза:
— Сезне югары бүләк белән кот-
лыйм, иптәш мастер! — ди ул, Нур-
галиевнең тимердәй нык кулларын
кыса.
Яшь мастер үзен бик тиз кулга ала.
— Рәхмәт, иптәш Андрианов, рәхмәт,
— ди ул ашыга-ашыга. — Лә- кшгбу
бүләк миңа гына түгел, минем бригадам
өчен дә. Безнең уңышлар барыбызның
да уңышы, коллектив уңышы!
Ул арада, бригаданың брезент киемле
бурильщиклары, эшчеләре, яшь, ләкин
эшчән, уңган бригадирны котларга
ашыгалар.
Ул көн, Нургалиев бригадасы өчен,
мәңге онытылмый торган бәйрәм көн
булып калды.
Әйе, элекке Кандыз егете, колхоз
егете Мотаһар Нургалиев хәзер инде
промыселның атаклы, данлы, орденлы
нефть мастеры булып үсте. Аны без
хәзерге Татарстан нефть
промышленностеның чын, типик, үрнәк
мастеры дип һич курыкмыйча әйтә
алабыз. Нургалиев үз алдына, барыннан
да бигрәк хөкүмәт, халык файдасын
алга куя торган, шуны тормыщка
ашыру өчен бернинди көчен, сәләтен,
үз-үзен кызганмый торган мастер. Ул
табигать каршылыкларын җиңү, илгә
күбрәк нефть бирү әчеп чын совет
кешесенә хас булганча аңлы булу
өстенә техниканы үзләштерү
кирәклеген дә яхшы аңлый. Юк, аңлап
кына калмый ул. Ул, бригадада зур эш
алып баруы өстенә бик күп укый да,
өйрәнә дә...
Бу нефтьчеләр семьясына почта көн
саен бер кочак хат, газета-журналлар
китерә. Нургалиев район кө-
тепханәсенә дә йөрергә вакыт таба.
Аның өендә хәзер үзенең көтепханәсе
дә бар инде. Анда художество әсәрләре
өстенә техник әдәбият та күп кенә.
Күптән түгел биредә буровой мас-
терларның гомуми белемнәрен,

техник хәзерлекләрен тикшерү булып
үтте.
Берләштерелгән трест парторгы—
инженер Мисилин Нургалиев белән
беседа үткәргән икән. Ул комсомол
мастер турында гаять сокланып сөйли.
— Нургалиев — хәзерге совет бу-
ровой мастерлары тибы. Мин аның
гомуми белем ягыннан да, техниканы
белүе ягыннан да яхшы хәзерлекле
булуын белгәч, егетнең үзен
кочакламый булдыра алмадым. Әйе,
мин, бәлки, бераз арттырыбрак
җибәргәнмендер. Яшь кешегә, бәлки,
эчтәге хисләрнең барысын да әйтеп
бетерергә кирәк булмагандыр, — ди
инженер.
— Дөрес эшләгәнсез, Павел Ива-
нович. Мотаһар яшь булса да, алай
узынып, масаеп китмәс, ул чын мастер
булуы өстенә, чын комсомолец та бит
әле.
Әйе, әйе, Нургалиев әле һаман да
үсәр, югары күтәрелер...
Бөтен илебез, дөньяның бөтен ты-
нычлык сөючеләре яңа сугыш уты
кабызучы атомчыларга үзләренең тирән
ачуларын, кискен нәфрәтләрен
белдерәләр. Миллионнарча гади
кешеләр Стокгольм Өндәмәсенә кул
куеп, Уолл-стрит сугыш чукмарларына
кисәтү ясыйлар. Аналар —
балаларының шат, көр үсүләре өчен,
яшьләр — ата-аналарының тыныч
картлыгы өчен, бөтен ил халкы —
сөекле Ватанның тагын да ныграк чәчәк
атуы өчен Өндәмәгә кулларын куялар.
Нефтьчеләр дә үзләренең бердәч
кискен сүзләрен әйттеләр:
— Ут белән шаярмагыз, атомчы
әфәнделәр! Үзегез янарсыз!
— Канлы кулыгызны Кореядан
алыгыз!
— Без тынычлык таләп итәбез!—
диделәр алар.
һәм Америка сугыш уты кабызу-
чыларга җавап итеп, җиңнәрен тагын да
ныграк сызгандылар, тынычлык
вахталарына бастылар, үзләренә
күтәренке йөкләмәләр алдылар.
Бу — илебезнең куәтен тагын да
арттыру өчен әйтелгән эшче сүзе иде.
Бу — дошманга нәфрәт сүзе иде!
Әйткән сүз — аткан ук, —диләр.
Нефтьчеләр дә сүзләрен эш беләк
расладылар. Нургалиевчеләр янадан-
яңа уңышлар казандылар.
Тәҗрибәле бораулау мастеры Гай-
фуллин бригадасы да, тынычлык өчен
кул куйганнан соң, аеруча күтәренкелек
белән эшләде. Бу бригада июнь ае
производство планын 201,6 процентка
үтәде. Ә тизлек җирне бораулау
тизлеге! Бу яктан бригада тагын да яңа
сикерешләр бирде. Җирне бораулау
тизлеге план буенча бер станокка—айга
280 метр билгеләнә. Ләкин
Гайфуллинчылар бу тизлекне 760
метрга җиткерәләр.
Менә, безнең нефть кешеләре ни чек
эшлиләр. Менә, совет кешеләре нең
сугыш уты кабызучыларга бул ган
җавабы нинди!