АЯУСЫЗ ДӨРЕСЛЕКНЕ ЯЗУЧЫ
АЯУСЫЗ ДӨРЕСЛЕКНЕ ЯЗУЧЫ
Ә. ГАЛИӘКБӘРОВ
(Ги де Мопассанның тууына 100 ел тулуга карата)
Җир шарындагы прогрессив кеше-
лек, яңадан сугыш утын кабызырга
маташучы Америка-Англия империа-
листларына каршы бердәм көрәшкә
күтәрелде. Халыкара хәлләрнең нәкъ
менә шундый киеренке вакытында
атаклы француз язучысы Ги де
Мопассанның тууына 100 ел тулды.
Мопассан бөтендөнья әдәбияты-
на, Көнбатышта критик реализмның
иң күренекле вәкиле булып, бур-
жуазиянең черек морален аяусыз фаш
итүче булып килде. Бу иҗат мирасы,
хәзерге капиталистик дөньяның да
канына тоз сала торган, күзен
ачырмый торган актуаль әдәби мирас.
Бу — капиталистик җәмгыять
җитәкчеләре сыйныфының
битлекләрен ерта торган, хыя-
нәтчеләрне гаепләү акты урынында
тора торган иҗат мирасы.
Мопассан Флобер шәкерте, ләкин
ул үз иҗатын бөек рус классик әдә-
бияты яктылыгында үстерде, Лев
Толстойны өйрәнүендә, аның тәэсире
белән язуы аркасында гына чын
реалист урынын ала алды. Тургеневны
укытучысы итеп таныды, аның белән
дусларча хатлар язышты.
Мопассан иҗатында үзәк тема —
буржуа җәмгыятьнең эксплуата-
торлык, хосусый милекчелек аван-
тюраларын фаш итү иде. Шуның
белән бергә, ул гади халыкларның олы
җанлылыгын, киң күңеллелеген,
патриотлылыгын да аңлап язучы
булды.
Капитализм җәмгыятенә беренче
удар Париж Коммунасы тарафыннан
ясалды. Бу — бөтен капитализм
дөньясы өчен коточкыч хәл иде.
Франция буржуазиясенә ярдәмгә
пруссаклар килде, Париж Коммунасы
бастырылды. Шунда ук,
«республикачыларның үзләре кат-
нашыннан башка» Өченче республика
төзелде. Бу шундый реакцион
«Республика» иде ки, анда эре
биржевиклар, промышленниклардан
тыш, гади халык вәкилләреннән
һичкем дә юк иде. Сатлык министр-
лар, генераллар, «Республика» флагы
астына яшеренеп, «иске «ирекле»
капитализмның империализмга таба
үсешен» юлга салып җибәрделәр.
Республика башындагы финанс
олигархиясенең чикләнмәгән власте,
каты реакция хакимлеге, халыкларны
талау, колониаль басып алулар бу
вакытның характерлы яклары иделәр.
Шул — «капитализмның түбәнгә төшә
башлаган чорында» Мопассан,
капитализмның черек нигездәге
бизәкле бинасына үзенең күзен салды
һәм андагы ярыкларны, шул тирән
ярыкларда үрчегән хәшәрәтләрне
күрде. Аларны кояш нурлары астына
чыгарып ташлаган шикелле, халык
каршына китереп тезде. Мопассанның
беренче әсәрләре үк, капитализмның
таркалуын күрсәтеп торган җанлы
шаһитләргә әйләнделәр. Ул, беренче
гүзәл әсәре «Пышка» белән үк,
кешелексез, икейөзле хуҗалар
сыйныфының битенә хурлык тамга-
сын басты. «Тормыш», «Сөекле дус»,
«Монт-Ориоль», «Үлемдәй көчле»,
«Пьер һәм Җан» романнарында һәм
башка бик күп хикәя-новеллаларында
Мопассан, капитализмның кешене
изүен, кол ясавын,
кеше мәхәббәтенең, аның гомеренең,
акылының, иҗатының һәм сәләтенең
сатыла-алына торган әйбергә
әверелүен фаш итте.
Яхшылык, гуманлылыкның ни икәнен
дә белмәгән, кешелекнең әсәре дә
булмаган буржуалар, Мопассан өчен
көлке генә түгел, чирканыч иде. Шуңа
күрә дә ул аларның бозыклыкларын,
вәхшилекләрен чәчми-түкми үтергеч
сарказм аша чыбыркылады.
Капиталистик җәмгыятьтә фәннең,
сәнгатьнең дә кеше үтерү юлына хезмәт
итүен күрсәтте. Ул кешеләр хезмәте бе-
лән тудырыла торган броненосецларның
кан Дарьясыннан йөзәчәкләрен, кеше
үтерү коралларының, кеше тарафыннан
эшләнеп тә, үз-үзләрен үтерү өчен
хәзерләнүләрен ачып салдьр.
Үз ватанын җаны-тәне белән сөюче,
ялкынлы патриот Мопассан,
капиталистик дөньяның череп
таркалып баруын, аның кешелеккә,
культурага дошман булуын бөтен
әсәрләрендә ачык чагылдырып килде.
«Тормыш» романында күрсәтелгән
алпавытлар семьясының паразитларча
көн күрүләре, барлык кабахәтлекләре,
хуҗалар классының вәхшилегенә
ачык мисал булып тора.
Максим Горький Анатоль Франска
карата:
«Ул — Европаның командалык
итүче класслары өчен шундый үрнәк,
шундый гаҗәеп җайланган, пычрак
җәһәннәмендә яшәп, барлык
«әшәкелекләрне» искиткеч дәрәҗәдә
ачык күрде, сизә белде» дип язган иде.
Бу сүзләрне Мопассанга карата да
кулланырга мөмкин. Чөнки Мопассан
да, үз әсәрләрендә башлангыч
империализмның «пычрак
җәһәннәмен» шундый көчле һәм дөрес
гәүдәләндерүче язучының берсе
булды.
1885 нче елда язылган «Сөекле
дус» романы — Мопассанның барлык
иҗатына ачкыч. Бу романда Өченче
республика башында торучыларны,
сатлык министрларны, алдакчы
матбугатны, ил белән идарә итү
политикасына тон бирүче аван-
тюристларны, илне теләсә ничек
борып йөртүче миллионер Валитер-
ларның битлекләрен ертып ташлады.
Бу романында Мопассан, дошман
партияләр арасында авышып йөрүче,
«республикачы маскасы астындагы
иезуит»ны, буржуа министры
Лароша-Матьеның тибын бирде
Лароша-Матьега бирелгән харак-
теристика шул тикле типиклашты-
рылган ки, әйтерсең лә, ул нәкъ
хәзерге француз министрлары ту-
рында язылган, әйтерсең лә, сүз, үз
илен, Франция халкы милли ин-
тересларын дошманнарга саткан Бидо
турында, һәм шундый вак. политик
бәндәләр турында бара.
Өченче республика белән идарә
итүчеләр, бер төркем банкирлар һәм
биржевикларның интересларын яклап,
80 нче елларда Туниста һәм Тонкинда
— ике төрле талау, колониаль
сугышлары оештырдылар һәм бу
сугышларны палатадан,
җәмәгатьчелек фикереннән яшерен
рәвештә алып бардылар.
Мопассан шушы сугышлар үрнәгенә
нигезләп, «Сөекле дус» романында,
Марокконы басып алу өчен барган
сугыш турында язды. Министр
Ларош-Матье бу сугышны
җәмәгатьчелектән яшерә һәм банкир
Вальтер белән бергәләп сугыштан
килгән миллион-миллион табышны
бүлешәләр.
Романның бу эпизоды гына да
Мопассан реализмының нинди
булуын һәм озын гомерлелеген
раслый. Чөнки хәзерге маршаллаш-
тырылган Франция хөкүмәтенең
башлыклары да, үз халыкларының
милләт интересларын океан арты
империалистларына сатып көн итә-
ләр.
«Сөекле дус» романындагы, буль-
вар газетасы «Vie francaise»нең
хуҗасы, биржа спекулянты, эре
банкир — Вальтер. Редакциянең
игълан ителмәгән составында, бан-
кирның спекуляция махинацияләре
белән эш итүче ярты дистә парла-
мент депутатлары бар. Ә инде,
редакциянең журналистларына кил-
сәк, болары, арзанга гына . сатып
алынган «язучы» кисәкләре. Инфор:
манияләр: министрлардан — шпик-
лардан, генераллардан — сутенер-
лардан, епископлардан һәм шулер-
лардан алына. Менә газетаның хәбәр
чыганагы; ул шул базага нигезләнеп
эш итә. Яшерен шантаж, аз гына
йөзен качырган реклама, ялангач
порнография — редакциянең тоткан
юлы.
Бу газетаның үсеп китүе тарихы
шактый кызыклы. Гайбәт җилкәнен
киергән бу редакция көймәсе, буржуаз
политиканың болганчык сулы елгасы
буйлап, зур рейска чыгып китә. Алар
тарафыннан мактала, өреп кабартыла
торган, намусы һәм бернинди максаты
да булмаган депутат — буш җан поли-
тик эшлекле, чит ил эшләре министры
булуга ирешә. Политик аферистлар
шайкасы органы, кабинетның официоз
газетасына әверелә. Дәүләтләрнең
сугыш хәзерлекләре турындагы имеш-
мимеш хәбәрләр белән сату итүче
редакция, кинәт биржа
спекуляциясенең грандиоз эшләрен
башкаручы зур оешмага әйләнә.
Шушындый зур эшләр нәтиҗә-
сендә: «Ике министр бу эштә 20 шәр
миллион табыш ясадылар. Вальтерга
килсәк, аның бу эштә икеләтә файда
ясаганын бөтен Париж белде...»
«Сөекле дус» романының арка сөяге
әнә шулардан тора. Бу романның төп,
тискәре герое, килмешәк Дюруа. Ул
үзенең дәрәҗәгә күтәрелү эшен
«гарәпләрне талаудан» башлап
җибәрә. Мопассан, команда
биеклекләренә менү өчен һәртөрле
кабахәтлекләрне эшләүдән дә
тартынмый торган бу «геройны» шул
чорның иң характерлы тибы
рәвешендә җанландыра.
Язучы империалистик Франциянең
бозыклыкларын күрсәтү өчен аяусыз
сарказмны куллана; республика
башындагы генералларны, илчеләрне
— талаучы мошенниклар белән,
епископларны — Шулерлар, караклар
белән юри янәшә куеп, ачы рәвештә
көлеп яза.
«Сөекле дус» романы Өченче
республика хуҗаларына каршы
ачыктан-ачык язылган памфлет.
Мопассан, романның тискәре герое
килмешәк Жорж Дюруа аша, буржуаз
матбугатның сатлык бандиты тибын
гына тудырып калмады, шундый
карьеристларның капиталистик
дәүләт эшлеклеләре, министрлары
дәрәҗәсенә күтәрелә алуларын да
сурәтләде.
Бу роман дөньяга чыгу белән,
Өченче республика башлыклары
арасында зур гауга күтәрелде
Мопассан боларны чиктән тыш каты
яңаклады лабаса! Шул заманның зур
газеталары «каракның бүреге яна!» —
дигәнсыман бик каты хурландылар
һәм Мопассанны гаепләп яза
башладылар. Мопассанга үз-үзен
якларга кирәк булды. Анда да ул
шундый үткен тапкырлыгын күрсәтте:
«Кем дә булса минем персонажларым
арасында үзен таный аламы соң? Юк!
Кем мине, кемне булса да күз алдымда
тотып язган дип исбат итә ала? Юк!
Чөнки мин бер шәхескә карата гына ук
атмадым» — дип язды.
Шулай итеп ул буржуаз тән-
кыйтьчеләрнең авызларын бик оста
томалады. Алар гомумиләштереп
бирелгән бу портретларда үзләрен
күрсәләр дә: «Бу бит мин! Бу теге
министр! Бу безнең депутат!» дип
әйтергә базмадылар. Шулай итеп
Мопассан җинде. Аның аяусыз дө-
реслеге дошманны хәзердә дә җиңел
килә!
Мопассан үз хикәяләрендә гади
халыкларның тормышларын да гәү-
дәләндерде. Үзе дә министерство-
ларда хезмәт итеп көн күргәнлектән,
ул ярлы чиновникларның тормыш-
лары белән яхшы таныш булды.
Нормандия ярларындагы балыкчылар,
вак һөнәрчеләр, солдатлар-моряклар,
ярлы крестьяннар — Мопассан
әсәрләрендә күп урын алган халык
геройлары. Ул алар арасындагы
дуслыкны, бердәмлекне, ил
сөючәнлекне, алардагы караш-ом-
тылышларның киңлеген бик ачык
күреп язды.
Мопассан француз колонизатор-
лары тарафыннан алып барыла торган
талау, басып алу сугышларына
һәркайчан каршы булды. «Кояш
астында» исемле китабында һәм
башка әсәрләрендә, Алжирда алып
барылган сугышның гадел түгеллеген,
гарәпләрнең талануларын язды.
Үзләренең милли хокукларын як-
лаучы халыкларны мактады, алармы
буйсындырырга теләүчеләргә каршы
протест, нәфрәт белән чыкты.
Мопассан һичкайчан пацифист
булмады. 1870—1871 нче еллардагы
Франко-Пруссия сугышлары
турындагы әсәрләрендә ул, Франциядә
икейөзле, ватанга хыянәт итүче
космополит эксплуататорлар сый-
ныфы яшәвен, аларның Ватан язмышы
белән бернинди уртаклыклары
булмавын язып, шул ук вакытта,
дошманнан һәркайчан үч алырга хәзер
торган, батыр, фидакарь, халык
Франциясе барлыгын күрсәтте.
Мопассан реакцион хөкүмәткә,
агрессив сугыш уты кабызучыларга
дошман булды.
Мопассанның: «Шулай итеп, хө-
күмәтләр үз халыкларын үлемгә кертү
хокукын үзләштергәннәр икән, бер дә
гаҗәп түгел, әгәр дә бервакыт
халыклар да үз хөкүмәтләрен үлемгә
кертү хокукыннан файдалансалар,
алар хаклы. Алар үлемнән сакланалар.
Ни өчен сугыш игълан иткән саен
хөкүмәтләрне хөкемгә тартмаска?
Халыклар моны аңласа иде, халыклар
кеше үтерергә өндәүчеләр өстеннән үз
хөкемнәрен ясасалар иде, алар
мәгънәсезгә кан коюга барудан баш
тартсалар иде, әгәр алар, кеше
үтерергә дип кемнәр биргән шул
коралларны аларга каршы борсалар
иде, шул көндә үк сугыш үзе үләр
иде», — дигән сүзләре, нәкъ менә
бүген әйтелгән шикелле яңгырыйлар.
1Мопассанның йомшаклыгы аның
халыктан аерылган булуында иде. Ул
буржуаз җәмгыятьнең кешеләрчә
булмаган, гарип якларын бик тирәнтен
күрә алса да, ул тормышның ни өчен
алай начар төзелгән булуының
социаль сәбәпләренә төшенә алмады-
Ул үз иҗатын, Париж Коммунасының
сугыш гөрелтеләре әле тынып та
җитмәгән бервакытта башлаган булса
да, Франциядә эшчеләр хәрәкәтенең
җәелеп, үсеп киткән елларында язучы
булса да — Мопассан пролетариатның
революциядә алдынгы көч булуын
аңлый алмады. Ләкин ул зур
инстинктлы, дөреслекне сурәтләүче
художник буларак, туган иленең
тормышы белән нык бәйләнгән,
Франциянең егади халыкларына якын
торган язучы булды. Авыл, гади халык
геройларын ул һичкайчан
идеаллаштырып язмады, тормыш
авырлыкларын, аның коточкыч
күренешләрен чын дөреслектән чыгып
гәүдәләндерде.
Реакцион тәнкыйтьчеләр, Мопас-
санның көчен, үткен сатирасының
әһәмиятен киметеп күррәтү өчен,
«Мопассан коточкыч хәлләрне күңел
юату өчен, гадәттән тыш хәлләргә
корылган сюжетлар эзләнүеннән генә
язды» — дип гаепләмәкче булалар,.
«Ул кешеләрне сөймәде, аларга
дошманнарча карады» — дип язалар.
Бу Мопассанның капитализмны фаш
итүчән ролен кечерәйтеп күрсәтергә
маташу, аның критик реализмына яла
ягу! Ялганчылар гайбәте!
Мопассан җинаятьчеләр, гарипләр
коллекционеры түгел! Ул — капита-
лизм системасы эштән чыгарган,
изелгән гади халыкның язмышы өчен
әрнүче һәм аларга гуманистларча
мәхәббәтен баглаучы. Ул дөреслекне
ачып салу максатыннан, капитализм
тудырган пычраклыкларны,
бәхетсезлеккә, ярлылыкка дучар
ителгән, изелгән халыкларның
язмышын төртеп күрсәтергә мәҗбүр
булган язучы. Дөрес, ул бу хәлләрне
корыч ихтыяр саклап, бик тыныч кына
яза шикелле, ул — бу коточкыч
хәлләргә үз мөнәсәбәтен ачыктан-
ачык күрсәтми. Болай язу аңа, укучы
массаны тетрәтү өчен, аның күзен
ачтырыр өчен, дөньяга карашын
үстерү өчен шулай кирәк иде. Ул
халкының язмышын сурәтләгәндә,
үзенең рухи йомшаклыгын сиздермәү
өчен шулай язды. Кайчан ул чын
халык вәкилләрен сурәтләде, бу
вакытта инде, ул патриотларча
ялкынлы булды. Ул гүзәл уйларын
кеше исемен йөртергз лаеклы булган
гади кешеләргә, халкына багышлады.
Аның 1870 нче елда пруссакларның
Францияга басып керүләре турында
язылган хикәя, очеркларына күз
салсак Мопассанның халкы өчен
ничек януын бик ачык сизәргә була. Ул
үзенең хурланган Франциясендә
нинди батыр улларының-кызларының
яшәвсн бик яхшы күрде. «Милон ата»,
«Мадмуазель Фифи» хикәяләрендә
гади кешеләрнең оккупантларга
каршы ничек көрәшүләрен Мопассан
бик ачык характерлады. Мопассан
халык рухын аңлауда хәзерге заман
чит ил язучыларыннан бик күп өстен
торган художник. Ул халыктагы олы
җанлылыкны, илгә бирелүчәнлекне,
фидакарьлекне тирәнтен белгән
язучы. Ул — басып алучыларга каршы
чын көрәш алып баручыларның бары
тик халык булганлыгын ачык күр-
сәтте. Аның соңгы тәмамланып бет-
мәгән «Анжелюс» исемле романына
карасак, анда бер пруссак офицер
графиня де Бремонтальне үз йор-
тыннан куа һәм мыскыл итеп: «Сез
үзегездә түгел, сез бездә. Хәзер
Франциядә беркем дә үз өендә тор-
мый!»— дип белдерә. Нинди усал һәм
шулай ук бүгенге сүзләр болар!
Хәзерге көндә трумэнчы маршалли-
заторлар француз халкына шушындый
сүзләрне әйтмиләрмени?
Мопассан шул заманда ук инде,
хәзерге бөтен дөньяга хуҗа булырга
теләүче англо-саксон нәселләренә
карата нәфрәт саклады. Гадел бул-
маган басып алу сугышларының чын
дошманы булган Мопассан, безгә —
тынычлык сөючеләргә шуңа күрә
кадерле дә.
Реакцион тәнкыйтьчеләр, фальси-
фикаторлар Мопассанның социаль
фаш итүчәнлеген капларга, аны кеше
сөймәүче, яки порнограф, итеп
күрсәтергә тырышалар.
Хәзерге вальтерлар һәм дюруалар
аның аяусыз дөреслекне язучы бул-
ганлыгы өчен Мопассаннан үч алырга,
аның исеменә, хезмәтенә пычрак
ыргытырга телиләр.
Господин Дюруаның нәселләре
башта Гитлер итек олтанын ялаган
булсалар, хәзер америкалыларның
ботинка табаннары астында туфрак
булдылар. Уолл-стрит кулында курчак
урынында уйнап, атом бомбасы,
водород шартлаткычы психозын
оештыралар. Мопассанның фаш
итүчәнлек көче һаман да ачыклана,
куәтләнә. Халык каршында, импе-
риализм авантюрасы, сатлык хөкүмәт
аппаратлары, ялганчы матбугатның
йөзе фаш ителә бара- Мопассанның
дөреслекне ачучанлыгы сатлык
җаннарга ошамый гына түгел,
куркыта. Алар аның әдәби мира-
сыннан ваз кичеп булса да, аннан
котылырга уйлыйлар, исеменә тап
төшерү юлларын эзлиләр. Ләкин
Франция халкы, Мопассанны үз итә,
сөя, хөрмәтли. Алар аны үз арала-
рында, бөек азатлык өчен көрәшү-
челәр сафында итеп күрәләр, аның
капитализм, империализмга каршы
булган нәфрәтен, аяусыз дөреслеген
саклап, күтәреп алып баралар.
Мопассанның даны бер француз
халкы өчен генә кадерле түгел. Ул
бөтен кешелек дөньясы белән бергә,
демократия өчен, прогресс өчен,
космополит милли хыянәтчелеккә
каршы, барлык төр сугыш провока-
торларына каршы, тынычлыкны яклап
алга бара.