Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮГАРЫ СЫЙФАТЛЫ СӘХНӘ

ЮГАРЫ СЫЙФАТЛЫ СӘХНӘ

Татар совет драматургиясенең бүгенге торышы, шактый күләмдә җитди әһәмияткә ия булган сәхнә әсәрләребез булуга карамастан, безне канәгатьләндерә алмый. Хәзерге заман темасына язылган әсәрләребез, культура таләпләре үскән хәзерге совет тамашачысын да канәгатьләндерә алмый. Эш нәрсәдә соң? Шушы чор эчендә безнең драматурглар тарафыннан 130 дан артык санда пьесалар язылган. Ләкин бу сан безнең файдага сөйлиме соң? Юк. Чөнки бу санга кергән пьесаларның яртысыннан күбесе яки бөтенләй сәхнә күрмәде, яки бик тиз сәхнәдән төшеп калды. Ә үз вакытында файдалы, уңай роль уйнаган өлеше дә бүген өчен искерде. Ә инде шул чор эчендә язылган әсәрләрдән бүген өчен дә идея-художество көчен югалтмаган, кайбер искәрмәләр белән булса да, татар совет драматургиясенең алтын фондына керердәйләрен чүпләп алсак, андыйлар 10—15 тән артмый. Бу күңелсез факттан бер генә төрле нәтиҗә чыгарып була: без әле үзебезнең вакытыбызны да, иҗат энергиябезне дә, безгә бирелгән иҗат мөмкинлекләрен дә рациональ рәвештә файдалана белмибез. Үз тарафыбыздан тиешенчә уйланып җитмәгән, җитәрлек үзләштерелмәгән, шуңа күрә, күбесенчә, кирәкле нәтиҗәне бирә алмый торган эшкә бик күп вакытыбызны бирәбез, һәм моның сәбәбе, барыннан да элек ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 ел 26 нчы август карарында әйтелгәнчә, күп кенә драматургларның бүгенге көннең нигез мәсьәләләреннән читтә торуларына, 
халыкның тормышын һәм аның сорауларын белмәүләренә, совет кешесенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтә алмауларына кайтып кала. ВКП(б) Үзәк Комитетының мондый күрсәтүләреннән соң безнең драматургларның төп массасы үзенең иҗат эшендә җитди борылыш ясады, халыкның тормышын һәм сорауларын тирәнрәк, җитдирәк төстә өйрәнергә кереште. Нәтиҗәдә шактый гына иҗади уңышларга да иреште. Ләкин, шулай булуга да карамастан, ВКП(б) Үзәк Комитетының драматургларның тормышны җитәрлек белмәүләре турындагы күрсәтүләре бүген дә үз көчендә кала. Сәхнә әсәрләрендә совет җәмгыяте тормышын өзлексез алга таба баруы процессында чагылдыру өчен, халыкның тормышын бөтен киңлеге һәм тирәнлеге белән белергә кирәк. Безнең драматургларыбыз күп кенә вакытта үз пьесалары өчен кирәк булган материалны өстән-өстән генә өйрәнү белән чикләнәләр. Ә бит иң җанлы образлар, чын мәгьнәсендә кызыклы, мавыктыргыч ситуацияләр хезмәт белән көн итүче совет халкы тормышының үзендә, аның хезмәтендә, иҗат эшчәнлегендә табыла. Шуңа күрә, сәхнә әсәрләрен җанландыру өчен кирәк булган мавыктыргыч конфликтны да кызыклы характерларны да һәм башка шундый художество чараларын да тормышның үзеннән табып алу иң дөрес юл булырга тиеш иде. Ә без, тормышның үзендә булган реаль байлыклардан файдаланасы урында, күбесенчә үзебезнең хыял ярдәменә таянабыз, тормышка ят булган ситуацияләр уйлап чыгарабыз. Драматурглар арасыннан кайбер иптәшләр моңа каршы киләләр: «Безне, тормышны белмәүдә гаепләү урынсыз, диләр. Без үзебездә булган ул кимчелекне күптән инде таныдык һәм тормышның язарга алынган тармагын чын-чынлап өйрәнергә керештек», диләр. Дөрес, бездә хәзер, драматургларның төп массасьи арасында, тормышны җитди төстә өйрәнүгә таба борылыш ясалды. Ләкин, безнең алдынгы совет кешеләре тормышын белүебез чикләнгән күләмнән артмый әле. Без, күбесенчә, теге яки бу алдынгы кешене өйрәнгәндә аның инде үткән юлын өйрәнү белән чикләнәбез. Ягъни үзебез язарга җыенган геройның инде эшләп үткән эшләре белән генә танышабыз. Бу да, әлбәттә, начар түгел. Ләкин чын мәгънәсендә художество әсәре язу өчен, бу аз. Без үз геройларыбызны нәкъ тормышта булган тулылыгы белән: алардагы каршылыклар, алар алдында хәл итә торган проблемалар белән бергә белергә, үз әсәрләребез белән ул проблемаларны уңышлы хәл итү эшенә ярдәм итәрлек булырга тиешбез. Тормышны әнә шулай, аны читтән күзәтүче булып кына түгел, актив төзүче дә булып өйрәнгәндә генә, бүгенге көн сорауларына тулысынча җавап бирерлек, чын мәгънәсендә идея һәм художество ягыннан югары торган сәхнә әсәрләре иҗат итәргә мөмкин...

Искелек белән яңалык арасындагы көрәш драматургия өлкәсендә дә бара. Драма әсәрләренең эчтәлекләре һәм формасы турындагы иске теорияләрдән азык алып торган иске тенденцияләр, пьесаның конфликтын коруда иске алымнар белән эш итү, художестволылыкның үзе нәрсә икәнен билгеләүдә иске критерийлар куллану — алга таба хәрәкәт итүче тормыш тарафыннан кертелгән яңа тенденцияләргә көрәшсез генә юл куймыйлар, һәм мондый искелек калдыклары үзләренең идея-политик дәрәҗәләрен күтәрүгә, социалистик реализмның төп принципларын үзләштерүгә җитәрлек игътибар бирмәүче драматургларның әсәрләрендә күбрәк урын ала, шуларда ныграк саклана. Тормышны җитәрлек тирәнлектә белмичә, андагы үзгәрешләрне дөрес бәяли алмыйча, андый авторлар яңа күренешләргә иске үлчәү белән киләләр, яңа теманы иске алымнар белән хәл итәргә тырышалар. Нәтиҗәдә «Райхан», «Зур гаилә» яки «Без капчыкта ятмый» шикелле совет чынбарлыгын дөрес чагылдырмый торган әсәрләр килеп чыга. Мондый әсәрләрдә инде үз дәверләрен үткәргән, социалистик реализм методы белән уртаклыгы булмаган иске алымнар өстенлек алалар, шуның аркасында яна тема вульгарлаштырыла. Бу мәсьәләләрдә театраль һәм әдәби тәнкыйтьнең дә драматургларга ярдәме юк дәрәҗәсендә аз. Социалистик реализм методын чын мәгьнәсендә үзләштерү аша без бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап биргән, ягъни идея-художество ягыннан югары дәрәҗәдә торган сәхнә әсәрләре иҗат итә алырбыз.