Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯҢАНЫҢ ТАВЫШ БИРҮЕ

 

Апрель башларында, тып-тын гына җепшек кар явып торган бер көнне, кичкә таба «Хезмәт» колхозы урамыннан бер юлчы үтте. Ул калын табанлы чанага зур гына тегермән ташы салган иде. Йөк авыр, өстәвенә шактый ерактан кайтып килә булса кирәк, атлар йончый төшкәннәр, алар акрын атлыйлар. Шунлыктан, юлчы тиз генә күздән югалмады, һәм кечкенә генә пожар сарае янында басып торучы ике кеше үзара сөйләшә-сөйләшә аны карап-озатып калдылар.

— Бигрәк зурны алганнар икән, — диде басып торучыларның берсе,- инде шактый ерагайган юлчыдан күзен алмыйча. — Алар гомумән һәрбер эшне зурдан башлыйлар, әле генә торгызган силос башнялары нинди! Карасаң, бүрегең төшәрлек бит, шул чаклы биек... — диде аны сүзгә тартып икенчесе.

— Байлык шәп, байлык, безнең колхоз түгел инде.

— Күршенең бай булуы яхшы, йомышың төшсә-нитсә, дим, — йомышка йөрүдә безнең колхозга җитми инде.

— Ә синеңчә ничек, бер дә йөрмәскәмени? Булмый ул алай, бер төшмәсә, бер төшә йомыш.

— Безнең көн саен төшә... Шулай бер-берсенә төртебрәк сөйләшеп торучыларның берсе озын гына гәүдәле, ябыграк йөзлесе — ат караучы Салихҗан, ә икенчесе — өстенә кыска сары тун кигән, тәбәнәгрәк гәүдәле, кечкенә генә кара мыеклысы — Идрис иде. Ләкин ике арада башланган бу сөйләшү мәгълүм бер юнәлеш алып дәвам итә алмады, әле генә үтеп киткән юлчының, атларын каядыр калдырып, поселокка җәяүләп кереп килүе күренде.

— Нәрсә булды икән моңа? — диде Идрис үзе белән янәшә басып торучы озын гәүдәле, аз гына шадрарак йөзле Салихҗанга.

— Тәртәсе-фәләне сынгандыр, я, баушуы өзелгәндер. Шулай бит ул... Ә син йомышка йөрмичә генә тормыш итмәкче буласың.

— Син мине аңлап җитмәдең... Сүз тагы башланып кына калды, ашыга-ашыга атлап, алар янына юлчы килеп җитте. Өстенә кыска сары тун, аягына киң башлы күн итек, башына малахай бүрек кигән, биленә яссы итеп зәңгәр билбау буган, киң һәм тәбәнәк гәүдәле бу кешенең борчылуын аяк атлавыннан ук белергә мөмкин иде.

— Ни булды? — дип каршы алдылар аны Салихҗан белән Идрис.

— Чана салуга туры килде дә, таш чанадан шуышып җиргә ятып калды. Җиде-сигез ирсез кузгатырлык түгел, зинһар ярдәм итә күрегез инде, мин атларым янына ашыгам, — диде һәм Салихҗан белән Идриснең җавапларын да көтмәде, кире китеп тә барды.

— Тәртәсе сынган булса, ансын ничек тә рәтләгән булыр идек. Ә тегермән ташын чанага салу, ул... — дип башын селкеп куйды Идрис.

— Я, әйтеп бетер инде. 

— Кыен эш дим.

— Җиңел булса, бездән ярдәм дә сорамас иде ул. Әйдә, киттек.

— Ә кемнәр белән?

— Син, мин, Хәниф.

— Тагы?

— Тагымы...

Зәйнулла урманга киткән иде, ул шунда инде. Габидулла иртә белән районга чыгып бара иде, ул да кайтып җитмәгәндер... — дип берничә кешене санап чыкты Салихҗан. Ләкин аның бөтен санаганнары да ун-унбер кешедән артмады. Аларның да күбесе өйдә юк иде.

— Нишлибез соң? — диде Идрис аңа карап.

— Хәнифкә әйтик тә, өчәү барыйк. Ничек тә сала алырбыз әле. Әйдә, көттермик, күрше колхоз бит, ярдәмебез тисен.

— Ярый, барып карыйк. Ләкин ул кадәр зур ташны өч-дүрт кеше белән генә салып булыр микән... — диде Идрис бераз икеләнеп һәм Салихҗан белән янәшә атлады. Юл уңаенда бик азга гына Хәнифнең капкасына тукталып, аны чакырып чыгардылар һәм тегермән ташы алып кайтучы юлчының басу уртасында ярдәм көтеп торганлыгын, аның күрше колхоздан икәнлеген сөйләделәр. Өстенә кара материядән тегелгән телогрейка, аягына соры чёсанка, башына гади генә фуражка кигән Хәниф шунда ук йөгереп өенә керде дә, кулына күн бияләй киеп чыкты һәм Салихҗан белән Идрискә иярде.

— «Азат» тан дисезме?

— Әйе, «Азат»тан.

— Аларга дигәндә, башым идәндә минем. Гомер буе шулардан йомыш табабыз.

— Ишеттеңме? — диде Салихҗан Идрискә таба борылып.

— Мин әйткәнне дөресли түгелме!

— Мин бит йомыш табуга каршы түгел. Йомыш табу бер мәсьәлә, ә менә гел генә йомышка йөрү ул инде икенче мәсьәлә. Минем сиңа да һәм Хәнифкә дә әнә шул турыда сөйлисем килә. Безнең колхозның бүгенге барышы белән килешеп бетә алмыйм мин. Без «Клейтон» кирәк булса да «Азат» колхозына барабыз, тегермәнгә дә аларга йөрибез, балаларыбыз да шуларда укый. Кыскасы, безнең ярты тормышыбыз алар белән бергә бара.

— Барса соң, бик әйбәт. Безнең үзебез өчен генә клейтон сатып алуның, мәктәп яки тегермән салуның мәгънәсе юк. 

Бердән, аңа көчебез җитми безнең, икенчедән, әйтик, бездә уку яшендәге балалар унбер-уникедән артмый икән, алар өчен генә мәктәп салуның ни кирәге бар! дип сөйләп бирде Салихҗан. Аның бу сүзләренә Идрис комментарий ясады.

 — Бөтен хикмәт тә менә шунда шул: катлаулы машиналар эшләрлек киң мәйданнар, зур каралтылар салырлык байлыклар булмауда. Сез үзегез уйлап карагыз, барлык колхозларда катлаулы техника кулланылган бер заманда без кулыбызга чалгы яки урак тотып басуга юнәләбез. Трактор яки комбайннар безнең басуларыбызда борыла да алмыйлар. Безнең бар белгәнебез — ат һәм кул көче. Шуннан башка нәрсә беләбез без. Кул көче дә күпме генә бит әле, бармак белән генә санап чыкмалы.

— Аз инде, бик аз, — диде Хәниф Идриснең сөйләвен юпьләп.

— Акыл белән уйлап карагыз, әгәр безгә урып-җыю вакытында МТС «МК1100» маркалы сугу машинасын җибәрә икән, безнең аңа җитәрлек тә кешебез юк, «МК-1100» дә эшләү өчен кырыклап кеше кирәк, ә бездә эшкә яраклы ни барысы егерме биш-утыз кеше... Алар сөйләшә-сөйләшә юлчы янына килеп җиткәннәр иде инде. Юлчы ашыга иде: — Әйдәгез әле, туганнар, тизрәк кыймылдыйк, юкса көн кичкә авыша, — диде ул ярдәмгә килүчеләргә. — Ләкин таш бик авыр, сезнең белән генә булдырып булыр микән. Нишләп болай өчәү генә соң сез? Хәер, шулай инде сездә...

— Карап карыйк, бәлки сала алырбыз, — диде Хәниф өметен бөтенләй үк югалтмыйча. Атлар тугарылып аларның алдына печән салынган иде. Юл читендәге шактый тирән салуда, кар катлавын сытып кергән бик зур тегермән ташы ята иде. Дүрт ир ташның янына килеп бастылар һәм аны чанага ничек салу турында киңәшләшеп алдылар. Юлчының, мондый хәлгә очрауны күздә тотып булса кирәк, үзе белән алган запас киртәләре бар иде. Шул киртәләрне кар астына кертеп ташны каерып күтәрергә тотындылар. Ләкин бер ымтылуда ук ташны тиз генә кузгата алмаганлыкларын аңладылар. Таш авыр, ә кар катлавы бик калын булганлыктан, киртәләр омтылган саен һаман аска бата гына баралар иде. Әлбәттә, тагы берничә генә ир кеше булганда, ташны чанага ничек тә булса, бәлки, салып та булыр иде. Ләкин башка кеше юк иде.

 — Булмады... диде юлчы һәм ачуыннан, нишләргә белмичә, атлар янына барып аларның авызлыкларын кигереп килде.

— Тагы бер омтылып карыйкмы әллә,—диде кыяр-кыймас кына Хәниф.

— Шулай итик, — диде Идрис һәм кулына каен киртәне алып, аны ипләп кенә ташның астына кертте. Юлчы каршы килмәде. Яңадан омтылдылар, ләкин таш үзенең бөтен авырлыгын салып йта бирде.

 — Булмады!—дип кул селтәде юлчы һәм шунда ук атларын чана янына алып килеп җигә башлады,— иртәнгә кадәр шушында ятсын инде, иртә белән үзебезнекеләр белән килеп чанага салырбыз. Иртәгә мин, кирәк икән, егерме кеше алып киләм. Бездә кеше җитәрлек... Шулай диде дә, пар ат җигелгән киң табанлы буш чанага утырып, китеп тә барды. Бу хәл Салихҗанда да, Идристә дә һәм Хәнифтә дә бик күңелсез тойгы калдырды. Бу, бер яктан, «Хезмәт» колхозының гомумән дәрәҗәсен төшерү булса, икенче яктан, таза ир буларак, аларның үзләренең дә горурлыкларын югалтулары иде. Алдыннан «Азат» колхозының правлениесе урнашкан кызылга буялган калай түбәле бина алдына симез генә күк атка атланган Салихҗан килеп туктады. Кечкенә иярдән төшү белән атны баганага бәйләде. Ә үзе туп-туры правление бинасына кермәде, шунда басып торучы бер төркем колхозчылар янына тукталды, исәнлексаулык сорашты һәм гомуми сүзгә кушылды. Әңгәмә яңгыр яудыру установкасы алу, ярдәмче предприятиеләр өчен электр моторлары кайтарту, колхозның автомашиналары өчен гараж салу кирәклеге турында бара иде. Салихҗанны бу әңгәмә тирән уйга калдырды, ул колагы белән аларны тыңлады, ә күңеле белән үзләренең колхозын күздән үткәрде: бөтен җиребез бер йөз гектардан артмый, анда нинди дөрес чәчү әйләнеше була алсын, казынып гомер үткәрәбез инде шунда. Ә боларда нинди генә эшне алма, анда — машина. «Безгә болай яшәү ярамый» дип Идрис бик дөрес әйтә, партийный шул ул, ерактан күрә...

— Сез ниләр эшләп ятасыз, Салихҗан иптәш? — дип дәште аңа «Азат» колхозчыларыннан берсе.

— Әллә ни зур эшләр юк... Теге ике ат белән эшли торган сугу машинасы өчен привод каешы биреп тормаслармы икән дип җибәргәннәр иде, — дип җавап кайтарды Салихҗан бераз уңайсызланып.

— Ни йомыш төшсә, сезгә киләбез инде без.

— Ул машинагыз бик кечкенә бит, өстәвенә иске дә. Нигә зурракны сатып алмыйсыз?.. Ләкин аның өчен байлык кирәк шул, ә сезнең ул як чамалы инде, — диде әлеге колхозчы ашыкмыйча гына.

— Гомумән сезнең эшләр авыр бара булса кирәк.

— Авыр, билгеле. Кул көче белән генә нәрсә майтарып була. МТС керми безгә, — диде Салихҗан. — Һәм керергә җае да юк сездә. 10—15 гектар өчең трактор килеп йөрсенмени! Сәер сезнең эшләр, бик сәер, колхоз дисәң, колхоз үзегез, тик әллә ничек шунда...

Соңгысы Салихҗанга аерата авыр тоелды, һәм ул нәрсә дип җавап кайтарырга да белмәде, маңгаена чыккан тир бөртекләрен сөртәсөртә правление бинасына кереп китте. Ләкин председательнең кәефсез чагына туры килде. Әле генә аңа район советы башкарма комитеты председателе «Хезмәт» колхозына берничә центнер сортлы арыш орлыгы бирергә кирәклек турында әйтеп киткән иде. Елның елына «Хезмәт» колхозын сортлы орлык белән тәэмин итүдән тәмам туйган Шәйхеразиның ачуы бик кабарган иде. Ул Салихҗанның сөйләп бетерүен дә көтмәде:

— Беләм, беләм, мин синең нәрсә булса да сорарга килгәнеңне. Привод каешы өчен килгәнсеңдер. Кичә базарда председателегез дә сүз кузгаткан иде ул турыда. Анысы да бездән, бусы да бездән дигәндәй, сез бигрәк безнең өскә салынасыз. Булмый, булмый, бирә алмыйм сезгә мин ул каешны.

— Алай итмә инде, Шәйхерази, кире борып җибәрмә инде син.

— Кирәк икән, үзегез сатып алыгыз. Салихҗан авыр гына атлап, правление бинасыннан чыкты, бәйдәге атны чиште дә аңа атланып капкага таба юнәлде. Ләкин шул вакытта правление бинасы баскычында колхоз председателе Шәйхерази күренде.

— Кая ашыгасың ул кадәр? — диде ул урам якка чыгып баручы Салихҗанны күреп алып.

— Соң, монда нишләп торыйм инде мин, — диде Салихҗан кимсенгән кыяфәт белән.

— Син алай авырга, алма әле минем сүзне. Бәйлә атыңны яңадан. Үзең монда кереп аз гына утырып тор. Мин бушану белән клодовойга бергә төшәрбез. Шунда ул привод каешы.

— Башта ук шулай әйтү кирәк иде, — диде Салихҗан шатлыгыннан һәм ияреннән төште дә, атын яңадан бәйгә куйды, үзе правление бинасына керде. Көн кичкә авышканда, Салихҗан ат сыртына привод каешы салган хәлдә «Хезмәт» колхозына кайтып бара иде инде. 

Дүрт-биш тәүлек рәттән һавалар бернинди үзгәрешсез торды, һәр көнне иртә белән аз гына чык төште һәм кояш агач биеклеге күтәрелү белән иген басулары өстенә зәңгәп рәшә ятты, кичләрен исә, нәкъ кояш баеган чакларда еракларда-еракларда елык-ялык итеп туктаусыз нәҗәгай уйнады. Төннәрен дә һавалар шулай ук аяз торды. Ә иртәләрен исә басуларга яңадан чык төште, яңадан рәшә ятты. Зәңгәр полоса булып күренеп торган бу рәшә шушы дүртбиш көн эчендә арышларны агартты, карабодайларны кызартты, солыларны бурлан- дырды, акация кузакларын көрән төскә кертте. Бу, уракка төшү алды көннәре иде. Шушы көннәрнең берсендә, көндезге аш вакыты узгач, «Азат» колхозы правлениесе бинасына Салихҗан килеп керде. Колхоз председателе — чандыр, озын гәүдәле, сары чәчле, тимгеллерәк йөзле Шәйхерази телефон аркылы электр монтеры белән сөйләшә иде.

— Бүген утны унбердә сүндермә, правление утырышы була. Аннары, яңа ындыр табагына сузылган линияне кабат тикшереп чык. Өч-дүрт көннән уракка төшәбез. Сушилка алдына тышкы якка тагы бер лампочка эл. Аңладыңмы?.. Аңласаң — менә шул, — диде ул һәм трубкасын элеп куйды. Аның сөйләшүен көтеп торган Салихҗан өстәл янына килде:

— Исәнме, Шәйхерази туган,— диде. «Тагы берәр нәрсә сорарга җибәргәннәрдер инде моны» дип унлап алган Шәйхерази салкын гына җавап кайтарды:

— Исәнен исәәән... — диде сузып кына, нәрсә өчендер көяләнеп утырган кыяфәт белән.

— Бер-бер борчу бармы әллә?..

— Быел дүрт ындыр табагының дүртесенә дә электр кертергә иде, булдырып булмый, дүртенчесенә су көче җитми... Өстәвенә тагы кирәксә дә, кирәкмәсә дә сез елганы буып суны киметәсез...

— Бу арада арба тәгәрмәчләребез бик коргаксып китте, бөтенләй таралу хәленә килделәр. Шуңа күрә аларны елга эченә кертеп куйдык. Су бик сай булгач, буган идек шул... —

 Сезнең ничә арбагыз бар сон, күп дигәндә җиде-сигездер...

— Шулай инде, — дип куйды кызарып Салихҗан. Һәм бик тиз Шәйхеразиның уңаена ятты.

— Сездә су көчен киметә икән буаны бүген үк җибәрәбез без аны.

— Киметә, билгеле, — диде салкын гына итеп Шәйхерази, үзегезнең электр станциягез булса, сүз дә әйтеп булмас, иде. Ә сез станциягез булмауга карамастан, кирәкмәскә елганы ике-өч көн буе буып торып безгә кырынлык китерәсез. Колхозыбызда яп-якты ут янып торганда кайчакны кинәт лампочкалар караңгыланып калалар. Баксаң, сез елганы буган буласыз. Ярамый бит инде ул алай.

— Гаеп бездә, инде Шәйхерази,— диде Салихҗан. «Сүз җае килеп чыкканда башлап җибәрү кирәк» дип уйлап алды эченнән генә һәм дәвам итте:

— Моңа кадәр үзебезгә бер төрле булып яшәвебездә дә үзебез гаепле без...

— Ничек үзегезгә бер төрле?

— Шулай, үзебезгә бер төрле яшибез бит без. Менә мин сезгә киләм дә аптырап калам: сездә трактор, сездә комбайн, сездә зур сугу машиналары, сездә электр, сездә зур-зур күперле амбарлар, сушилкалар... ә бездә. Бездә нәрсә?..

Шушылай башланган сүз шактый озакка сузылды. Салихҗан «Хезмәт» колхозының кечкенәлеге, аның үз кабыгында гына яшәгәнлеге, зур эшләрне башкара алмавы турында сөйләде. Күп еллардан бирле председатель булып эшләп килгәнлектән, Шәйхеразиның колхоз төзелеше мәсьәләсендә белеме дә, тәҗрибәсе дә җитәрлек иде.

— Үзең беләсең, колхозлашуның беренче елларында авылда күпме хуҗалык булса, шул хуҗалыклардай колхоз оешты. Ул елларда ярый иде ул. Чөнки тракторлар аз, колхоз җитәкчеләре йомшак иде. Ул елларда эре колхозлар гына оештыру белән мавыкмаска кирәк иде. Авылда хуҗалык ягыннан ныклы нигезе булмаган гигант колхозлар оештыру белән мавыкмаска кирәклек турында партия алдан искәртеп куйдык — диде Шәйхерази шкафка таба борылып. Ул аннан калын гына бер китап 
алып ачты да, берничә минутка гына тынып калды. Аннары дәвам итте:

— Менә, күрәсеңме иптәш Сталин 1930 елда нәрсә дип язган иде.

— Яле, я, — диде Салихҗан өстәлгә тагы да якынрак килеп. Шәйхерази аңа И. В. Сталиннан бер өземтә укып чыкты. «Хәзер работникларның игътибары авылларда колхозларның оештыру-хуҗалык эшенә юнәлдерелергә тиеш. Бу эш тиешле уңышларны биргәч, «гигантлар» үзләреннән-үзләре килеп чыгар» дип язылган иде ул өземтәдә. Шәйхерази эзләгән нәрсәсен тапкан шикелле куанып сөйләп китте.

— Иптәш Сталинның бу сүзләрө никадәр алдан күрү ул. Моның шулай булып чыкканлыгы сңнең белән минем күз алдыбызда бит. Хәзер колхозлар ныгыды, аларда җитәрлек кадәр белеме булган җитәкче кадрлар үсте, тракторлар һәм башка машиналар саны бик күп артты, һәм менә шулай итеп, в-ак колхозлар эре колхозларга берләшә башладылар. Бу турыда сезгә дә уйлашырга кирәк, Салихҗан. Шәйхерази правление утырышына кадәр ашап килү уе белән өенә ашыкты. Ул өстәл лампасының абажуры өстенә куйган кепкасын алып киде дә, урыныннан торды. Шәйхеразиның уңай фикердә икәнлегенә инде тәмам ышангач, Салихҗан мәсьәләне ачып салды:

— Уйлаштык инде без, Шәйхерази. Минем бүген килүемнең дә сәбәбе шул. Мине сезгә сүз салып кайту өчен җибәргәннәр иде. Әгәр сез мәгъкул эш дип тапсагыз, безнең исәп, сезгә кушылу, — диде Салихҗан һәм урынынан кузгала башлады. Шәйхерази «Хезмәт» колхозы членнарының иң нечкә кылларына чиертеп карауны тиеш тапты.

— Тукта әле ашыкма, сөйләшкәч-сөйләшкәч ныграк сөйләшик. Минем сиңа берничә соравым бар. Әйтик, сез безгә кушыласыз икән, сезне бит инде анда аерым хутор итеп тотып булмый, колхозыгызның бөтен каралтыларын, үзегезнең өйләрегезне һәммәсен дә бирегә күчерергә туры киләчәк һәм сез тимер юлдан өч-дүрт чакрымга ераклашачаксыз. Бу турыда сөйләшкәнегез бармы?

— Бар, бар... Без ул турыда әллә кайчан ук сөйләшеп куйдык инде.

— Ә Гайнетдинов ничек карый?

— Председательне әйтәсеңме?

— Әйе.

— Ул да безнеңчә карый.

— Нишләп ул үзе килмәде?

— Ул иртәгә килә.

— Ә, шулаймыни!

— Әйтәм бит, мине сүз салып кайту өчен генә җибәрделәр дип.

— Бик яхшы, шаять каршы булмас безнең халык сезнең кушылуга, — диде Шәйхерази үзенең нинди фикердә икәнен кабат аңлатып. Салихҗан правление бинасыннан чыкканда кояш батып килә иде инде. Урамда очраган һәркем белән ул чын күңеленнән исәнләшеп үтте һәм авыл башын чыкты. Юлны кыскарту уе белән, болын буйлап, турыданрак кайтырга булды һәм сулга борылып, тар гына җәяүле сукмакка төште. Анда, әле яңа гына чабылып печәне эскерткә салынган болын уртасыннан агып үтә торган Тын елганың бер борылмасында ап-ак стеналары, трансформатор будкалары, һәм озын, төз баганалары белән «Азат» колхозының электр станциясе күренеп тора, болынның аргы ягында ап-ак булып торган, арыш басуына кызыл буяулы үзйөрешле ике комбайн килеп туктаган, ә алардан арырак «МК-1100» тагылган бер трактор хәрәкәт итә иде. Болар һәммәсе дә хәзер аңа үзенеке кебек булып күренә һәм ул үзенең уйлануы аркасында, гадәттәгегә караганда, ашыгыбрак атлый иде. «Азат» колхозына кушылганнан соң колхозга яңа исем бирү-бирмәү мәсьәләсе күтәрелерме, юкмы, бу, әлегә мәгълүм түгел иде түгелен. Шулай да бу мәсьәлә күтәрелсә-нитсә Салихҗанда ул турыда да бер фикер туып килә иде инде. «Әгәр «Азат»ка безнең колхоз исемен өстәп — «Азат хезмәт» дип йөртсәк, бик кулай була түгелме, минемчә, кулай да һәм мәгънә ягыннан тулырак та була шикелле, менә син ә, каян башыма килде әле бу!..» дип уйлый иде Салихҗан тиз-тиз атлап. Алда, офык буйлап сузылып киткән зәңгәр болыт артына, карап туймаслык бер матурлык белән шәфәкъ кызыллыгы җәелгән иде. «Уракка төшкәнче үк кушылса идек без, ашыктырырга, иртәгә үк җыелышып хәл итәргә кирәк бу мәсьәләне, бөтенебез дә шуны телибез хәзер», — диде ул үз-үзенә һәм адымнарын тагы да кызулата төште.