Шигърият
УҢЫШ БҮЛГӘНДӘ
Котлы булсын, Уңыш бәйрәме — дип, Колхозчының кулын кысканда, Председатель рәхмәт әйтеп тора Чын күңелдән якын дусларга.
Чират җитте менә, Ат караучы Мәхмүт картка бодай төялде, Кабызганда шофёр машинасын Капчыкларга карап сөйләнде:
— Мәхмүт бабай, эшең яхшы икән, Уздыргансың ахры барысыннан, Чыдар микән диеп куркам менә, Тәгәрмәчләр бик нык басылган.
— Шелтәләмә мине, Иптәш шофёр! Авыр булган өчен бу йөгем, Хезмәтемә тигән өлешемне Кабул итеп алам мин бүген.