Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН

ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ

ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН
ТЫНЫЧЛЫК БАЙРАГЫ ЙӨРТҮЧЕЛӘР
Без гранит ярлар эченә кысылып аккан Москва елгасы ярында басып торабыз. Еракта» караңгы күктә, шәһәр өстендә асылынып торгансыман, якты утлар балкый. — Ленин тауларында, Москва университеты төзелеше утлары, — ди иптәшем. Мин сокланып озак карап торам ул утларга. Фронтта, салкын окопларда ятканда, безнең төшләргә керә иде ул утлар, ә иртән, шул утлар тизрәк кабынсын өчен, атакага бара идек.

— Менә бу якка борылып карагыз. Әнә, күрәсезме, анда тагын нихәтле утлар! Бу төзелеш утлары. Алар никадәр матур балкыйлар. Хәзер, бүтән бер генә илнең башкаласында да мондый утлар балкымый бит! Бу утлар төннең төн буенча сүнмиләр, һәм төзелешләрдә бер генә минутка да эш туктамый. Ә төн үтеп, таң сызыла башлагач, караңгыдан калкып, Москва күгендә шушы төзелешләрнең мәһабәт краннары күренә. Алар үзләренең челтәрле манаралары белән болытларга тиеп торалар һәм ерактан караганда очып барган бик зур самолётларга ошыйлар. Москва айлап, еллап түгел, атналап, көнләп яңара бара. Менә Ленинградское шоссе буенда, Песчанная дип аталган бер урам. Бу урамда мин бала чакта йөри идем. Анда Пушкин заманнарыннан калган, искереп, кыйшаеп беткән бер катлы өйләр тора иде. Сугыштан соң да алар бар иде әле. Ә хәзер киң асфальт урамның ике ягында, алтышар-җидешәр катлы йортлар тезелеп киткән. — Бу йортларны шул хәтле тиз салдылар, — ди москвалы иптәшем, әле (күптән түгел генә булып үткән көннәрне исенә төшереп, — кичен эштән кайтканда карыйсың — өйнең нигезен салалар, иртән эшкә барганда карыйсың — инде икенче катны салалар, ә берничә көннән карыйсың — түбәсен ябалар. Троллейбус Пушкин мәйданында туктый. Төшәбез. Мәйдан уртасында искиткеч матур бакча. Элек бу урында асфальт япкан буш мәйдан иде. Ә хәзер әйләнә-тирәсе кызыл мәрмәр белән уратып алынган бакчада ун-унбиш еллык юкәләр үсеп утыралар. Алдына ак алъяпкыч япкан олы гына яшьләрдәге бакчачы чәчәкләргә су сиптерә. Резин шлангтан бәреп чыккан су, кояш нурларында җемелдәп, чәчәкләр өстенә коела. Ике мыегыннан су бөркеп, урамнарга су коя торган автомобиль мәйдан буйлап әйләнә. Иптәшем шуларга карый да, күзен кысып, көлемсерәп куя.

— Америкада, — ди ул, — атом бомбалары хәзерләргә, хәрби базалар булдырырга, азатлык сөюче халыкларга каршы.корал коярга миллиард-миллиард долларлар тоталар, ә Нью-Йорк сусызлыктан тилмерә.

Анда, алладан яңгыр сорап, гыйбадәт кылып йөриләр икән! Коментарийлар да кирәкми! Метроның яңа станцияләрен күргән юк иде. Карап йөрибез. Гаҗәеп станцияләр, гаҗәеп дворецлар! Бер станцияне күргәч, юк, моннан да матуррагы булмас, дип уйлыйсың, ә икенчесенә килеп төшәсең, яңадан күзләр сокланудан ялтырап китәләр. Монысы тагын да матуррак. Москва метросы көн саен ике миллионга якын кеше йөртә. Ике миллион! Моны әйтүе генә ансат. Метро салына башлаган елларда Москвага инглиз язучысы Герберт Уэллс килгән иде. Максим Горький белән сөйләшкәндә ул, инглиз тәкәбберлеге белән:

— Сез юкка метро казыйсыз. Англиядән мең автобус сатып алсагыз, сезгә шул җитеп торыр иде, — диде. Тарих тарафыннан үләргә хөкем ителгән буржуаз сыйныфының язучысы социализм иле халыкларын үз аршины белән үлчәп, яшәргә өйрәтмәкче иде. Ләкин совет халкының һәрнәрсәгә үз үлчәве бар һәм ул бары тик шуның белән эш итә. Москвалылар, безнең илебезнең барлык кешеләре кебек үк, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карыйлар. Ышанычлары зур һәм алар яңа йортлар, яңа бакчалар төзиләр! Киләчәккә өмете һәм ышанычы булмаган кешеләр торак йортлар төземиләр, бакчалар һәм чәчәкләр үстермиләр. Анда, океан артында, Америка империалистлары сугыш уты с,өреме белән исергән чакта, монда, Советлар Союзы йөрәгендә, Москва газеталары тел гыйлеме турында иҗади дискуссия оештыралар. Илебезнең иң бөек кешесе, бөтен совет фәне өчен яңа чор ачып җибәрә торган гыйльми мәкаләләр язып чыга. Анда, океан артында, Америка конгрессы члены акылдан язган Риверс, Кореяга атом бомбасы ташларга чакырып, авызыннан күбекләр чәчә, ә монда, Москвада, СССР Верховный Советы атом бомбасын тыю турында тынычлыкны яклаучыларның бөтендөнья Конгрессының даими Комитеты Өндәмәсен яклавы турында белдерде. Анда, океан артында, профессор ис,еме алган байгышлар үләт йоктырылган күселәр үрчетәләр, демократик илләргә колорад коңгызлары ташлыйлар, ә монда, Москвада, СССР Фәннәр академиясенең һәм СССР Медицина фәннәре академиясенең гыйльми сессиясендә үзенең бөтен гомерен халыкка хезмәткә, Ватанга, хезмәт ияләренең сәламәтлеген сакларга юнәлдерелгән материалистик физиологияне һәм медицинаны үстерүгә багышлаган рус физиологы И. П. Павловның бөек идеяләрен тагын да үстерү мәсьәләләре карала. Ике дөнья, ике чик. Эшләгән эш характерлары арасында җир белән күк арасы. Бездә яшәү, бәхетле тормыш алга сөрелә, анда кешелек җәмгыятен үтереп бетерү турында акыралар. Берсенең киләчәге бар, икенчесе упкын кырыенда тора. Иҗади хезмәт белән яшәгән совет халкының бөтен уйлары тынычлык турында. Үзебез тыныч яшәргә теләгәнлектән без бүтән халыкларның да үз җирләрендә тыныч яшәүләрен телибез. Корея — кореялыларга, Кытай — кытайлыларга, Вьетнам — вьетнамлыларга! Бу — табигый. Ләкин һәрнәрсәгә тыгылырга һәм һәр халыкка үз тәртипләрен тагарга яраткан Вашингтон, Лондон, Париж бандитлары моңа каршы килә. Алар бу илләрнең батыр һәм талантлы халыкларын үзләренең коллары итәргә маташалар. Совет кешеләре сугышның кемнәр өчен файдалы булуын бик яхшы беләләр. Гади халык бер илдә дә сугыш теләми. Сугыш ул Уолл- стрит магнатлары өчен кирәк. Алар, капиталистик илләр өстендә яңадан кара канатын җәйгән кризисны атохм һәм водород бомбалары белән тагын бер тапкыр коткарып калырга маташалар. Кайда кутыр, шунда кара чебен куна, ди халык. Бик дөрес. Дар агачына эләкмичә калган барлык сатлык җаннар, яман атка калган һәм күптән инде хурлык баганасына кадакланган Тито, кардинал Миндсенти һәм Райк кебек халыкара шпионнар, үз илләренең халыкларына күренергә куркучы хәрби җинаятьчеләр, үз илләре белән сату итүче дипломатлар һәм үз намуслары белән сату итүче, язганнары сукыр бер тиен дә тормый торган журналистлар, капитализмның чүплек базында казынучылар һәм бер сөяк өчен шыңшучы барлык йолкыш этләр, кара чебеннәр кебек, чирканыч кутыр — Уолл-стрит тирәсенә җыелалар. Уолл-стрит агентлары — Америка империалистлары һәм сенаторлары Тегеранда, Ялтада һәм Потсдамда тынычлыкны саклау турында бөтен кешелек каршында биргән тантаналы вәгъдәләрен иң әшәке рәвештә боздылар. Алар, Гитлердан үрнәк алып, барлык договорларны ертып ташладылар. Алар гаебе буенча Германия икегә бүленеп яши, алар ярдәме белән Бизониядә, эсэсчылар, асучылар һәм кеше үтерүчеләр өере хөкем сөрә. Япониядә яңа гаскәр төзер өчен аларның агентларын табу кыен түгел, чөнки самурайлар азат ителә, Макартур сугыш җинаятьчеләрен үз канаты астына ала. Моңарчы Трумэнның явыз акылы уйлап чыгарган «салкын сугыш» өермәсе турында эфирда шаулыйлар иде. Хәзер Трумэн ачыктан-ачык канлы агрессиягә күчте. Эт этлеген итмәсә, эче күгәрә, диләр. Кичә Кытай һәм Корея эшләренә тыгылмаячагы турында такылдаган Трумэн, бүген Кореяга «оча торган крепость»лар, корабльләр һәм коры җир гаскәрләре җибәрә, Кореяны, Тайван атавын блокада эченә ала. Бәлки, бер катлы кешеләргә исәп тотып, ул ни эшләсәм дә миңа килешә дип уйлый торгандыр. Ләкин хәзер нинди генә бер катлы кеше булмасын, башына бомба яудыручының кем икәнен бик яхшы белә. Трумэн икейөзле хәшәрәт. Ул үзенең ачыктан-ачык кораллы агрессиясен Берләшкән Милләтләр Оешмасы флагы астына яшерергә тырыша. Америка Берләшкән Милләтләр Оешмасын Уоллстрит телә-: ген үтәүче бер балаганга әйләндермәкче була. Вашингтон һәм Лондон бандитларының кара эшләрен туктатыр өчен бөтен халык күтәрелә. Халык көченең игечиге юк. Үзенең барасы юлын ачык күргән, дөньяда на өчен яшәгәнен ачык аңлаган халыкларны һич ни белән куркытырга да, җиңәргә дә һәм барасы юлларыннан читкә борып җибәрергә дә мөмкин түгел. Алар үзләре, Гитлер өерен тарих чүплегенә себереп түккән шикелле, Трумэн өерен дә чүплеккә себереп түгәчәкләр. Тынычлык өчен көрәшүче кешеләр миллионнар. Алар Советлар Союзында гына, демократик илләрдә генә түгел, алар шул ук Америкада да, Англиядә дә, Франциядә дә бар. Совет халкы тынычлык армиясенең беренче сафында бара һәм шуңа күрә тынычлык турында аның тавышы аеруча көчле яңгырый.

...Москва, С. М. Киров исемендәге «Динамо» заводы. Урам шикелле киң һәм озын цех эшчеләр белән шыгрым тулган. Аларның йөзләре җитди, карашлары кыю һәм тыныч. Алар арасында Октябрь революциясендә актив катнашкан карт эшчеләр, алар арасында Антанта походларына каршы сугышкан, хуҗалыкны аякка бастыручы ирләр, социализм төзүче батырлар, Москваны саклаучылар, Сталинград эпопеясы геройлары, Берлинны алучылар һәм Маньчжурияне, Кореяны азат итүчеләр бар. Алар арасында сугыштан соң гына цехка килгән яшьләр бар. Барысы бер җан, бер тән булып Стокгольм Өндәмәсен тыңлыйлар һәм бөтен йөрәкләре белән аңа кушылалар. Трибунага карт эшче күтәрелә. Бу кою цехы мастеры иптәш Волков. Сүзен башлап җибәргәнче ул җыелган халык диңгезенә бер минут чамасы тын гына карап тора. Кинәт аның җыерчыклы йөзенә күләгә төшкән күк була. Ул кашларын җыера. Ул атом бомбасы белән янаучыларны күз алдына китерә. — Иптәшләр! —ди ул һәм көрәштә туган бу сүз берьюлы бөтен йөрәкләрдән үтеп, митингка җыелган дүрт мең кешене бергә бәйли, — «Тынычлык» дигән сүз безнең күңелгә иң якын, иң кадерле сүз. Безгә сугыш кирәкми. Без, хатыннарыбыз һәм балаларыбыз сугыш куркынычларын күрмәсеннәр, дибез. Без тыныч яшәргә һәм тыныч эшләргә телибез!

— Карт эшче бераз эндәшми тора, аннары аның тавышы көчле нәфрәт белән яңгырый башлый, — империалистлар — безнең илебезнең һәм бөтен кешелекнең иң явыз дошманнары — яңа сугышка ачыктан-ачык хәзерләнәләр. Кореяда алар инде чын сугыш уты кабызып җибәрделәр. Америка самолётлары Кореяның дөге кырларында эшләүче хатын-кызлар һәм балалар өстенә бомбалар яудыралар, аларны пулемётлардан аталар! Утыз ел производствода эшләгән һәм сугышта үзенең газиз улын югалткан бу эшченең сугыш чукмарларына булган нәфрәтенең чиге юк. Ләкин ул, көчсез кешеләр кебек, аларга нәләт уку белән генә чикләнми. Ул тынычлыкны яхшы сүзләр, яхшы теләкләр белән генә яулап алып булмасын белә. Сугыш чукмарларын авызлыкларга кирәк! Ә моның өчен һәрбер эшче үз постында тагын да яхшырак, тырышыбрак эшләргә тиеш. Карт эшче шул турыда әйткәннән соң гына трибунадан төшә һәм беренче булып Даими Комитет Өндәмәсе астына кул куя. Гади рус эшчесенең имзасы! Океан артындагы империалистлар самолёт канатлары астына бомбалар таккан вакытта, Америка конгрессменнары һәм Англия парламентарийлары үлем чәчә торган бациллаларны иреккә җибәрер өчен йозакларына ачкыч тыкканда, гади рус эшчесе: — Юк, без сугыш теләмибез! Без тынычлык өчен көрәшәбез! — диде. Аның артыннан иптәшләре кул куйдылар һәм шул ук сүзләрне кабатладылар.

 ...«Урак-чүкеч» заводы, дөрләп янган кызу мартен мичләре. Корыч коючылар, шул мичләр яныннан китмичә, Өндәмәгә кул куялар һәм илгә тагын да күбрәк корыч бирергә йөкләмә алалар.

...«Комсомольская кольцевая» станциясенең тоннеле. Монда метро төзүчеләр — проходчиклар, тюбингщиклар, бетончылар җыелган. Алар да Өндәмәгә кул куялар.

...Галимнәр йорты. Биредә Советлар Союзының төрле почмакларыннан Москвага гыйльми сессиягә килгән укымышлылар җыелган. СССР Фәннәр 
Академиясе президенты, тынычлыкны саклаучыларның Совет Комитеты члены С. И. Вавилов чыгыш ясый һәм галимнәрне Стокгольм Өндәмәсенә кул куярга чакыра. Бөтен дөньяга атаклы чал чәчле академиклар Өндәмәгә кул куялар:

— Без тынычлык яклы! — диләр. ... Көтепханә залында яшь кенә бер кыз утыра һәм газетадан Леонид Соболев мәкаләсен укый. Өстәлендәге китаплары аның быел гына унынчы классны тәмамлап, каядыр нефть институтына укырга керергә җыенуын күрсәтәләр. Ул укый-укый да кулындагы карандашы белән мәкаләнең аерым урыннарын сызып куя. Менә ул сызып куйган урыннарның берсе: «Борын-борын заманнарда бер яхшы кешене нахакка гаепләп, үлем җәзасына хөкем иткәннәр һәм утта яндыру өчен баганага бәйләп куйганнар. Карлыгач, моны күреп, күлгә очып барган да, суга чумып, канатларын чылаткан, аннары шушы чыланган канатларындагы! тамчылар белән утны сүндерергә тотынган. Саескан моны күргән дә карлыгачтан көләргә тотынган — утны алай сүндерәләрмени, — дигән. Шуннан соң карлыгач үзенең барлык иптәшләрен җыйган. Меңләгән карлыгачлар, күлгә очып барып, канатларында алып килгән су тамчылары белән учакны сүндергәннәр һәм гаепсез кешене коткарганнар. Океан артындагы ахмак саесканнарга Өндәмәгә кул куючы гади; кешеләр шушындый карлыгачлар булып күренәләр. һәрбер имза дөнья-күләм янгынны сүндерә алмый торган файдасыз бер тамчы кебек тоела аларга. Ләкин алай түгел ул. Беренчедән, мондый карлыгачлар бик күп. Икенчедән, алар; үзләренең канатларында сугыш янгынын сүндерер өчен су тамчылары түгел, ә толлар һәм ятимнәр күз яшен, сугыш булмасын өчен түгелгән канның тамчыларын алып киләләр. Өченчедән, иң мөһиме, бу исәпсез-хисапсыз төркем эчендә карлыгачлар гына түгел, ә миллионнарча кыю, батыр бөркетләр дә бар. Икенче бөтен дөнья сугышын кабызып җибәрүчеләр аларның көчен бик яхшы беләләр. Бу бөркетләр үзләренең куәтле канатлары белән сугыш утын тәмам туздырып ташлаячаклар».

— Минем әтием сугышта һәлак булды, — диде бу яшь кыз соңыннан. — Әти сугышка киткәндә мин әле беренче класста гына идем. Мин атасыз үстем. Бала идем һәм бала булганлыгым өчен: «әтием кайда?» дип елый идем. Ә әни мине кочаклап елый иде. Сугыш минем йөрәгемә гомерлек яра салды. Ә фашистлар яңа сугыш уты кабызырга һәм яңадан меңләгән балаларны ата-анасыз калдырырга хәзерләнәләр...

Мин аларны бөтен җаным-тәнем белән күрә алмыйм! Бу яшь кыз да Өндәмәгә кул куйган. Бөтен совет гражданнарының имзалары арасында аның имзасы да бар. Сугыш чукмарлары бу имзалар турында уйларга тиешләр. Совет кешеләренең имзалары астында аларның кайнар йөрәкләре, йөрәкләрендә Ватанга, бөек Сталинга кайнар мәхәббәтләре бар. Бу — теләсә нинди атом бомбаларыннан да куәтлерәк көч! Совет кешеләре үзләренең сүзләрен бервакытта да җилгә ташламыйлар. 

БөтенСоюзда, завод-фабрикаларда эшчеләр Тынычлык вахталары оештыралар. Алар тагыя да яхшырак, тагын да тизрәк эшләргә, шуның белән Ватаныбызны» куәтен тагын да арттырырга йөкләмә алалар, һәм йөкләмәләрне арттырып үтиләр. Бу хәрәкәт көннән-көн киңәя, үсә бара. Хәзер инде аерым эшчеләр, аерым бригадалар гына түгел, ә цехлар, заводлар тулы килеш Тынычлык вахталарына басалар. Ә москвалылардан үрнәк алып, шушындый ук Тынычлык вахталарын илебезнең барлык заводфабрикалары, колхоз-совхозлары оештыралар. Бу инде совет кешеләренең үз имзаларын эш белән ныгытулары дигән сүз. Азатлык сөюче Кытай һәм Корея халыкларына каршы Америка сугыш чукмарлары кораллы агрессия башлаган бу борчулы көннәрдә бөтен дөнья хезмәт ияләренең күзләре Советлар Союзына, бөек Сталинга юнәлгән. Алар Советлар Союзының кыю һәм нык тавышын ишетәләр. Ишетәләр һәм хак эшнең тантанасына күңелләрендә ышаныч арта. Тынычлык сугышны җиңәчәк. Чөнки тынычлык өчен көрәшүчеләрнең беренче сафында күп сынауларны үткән Советлар Союзының каһарман халкы бара, чөнки тынычлыкны яклаучылар хәрәкәтенә бөек Сталин җитәкчелек итә!