Логотип Казан Утлары
Роман

ТУКАЙ

ӘХМӘТ ФӘЙЗИ

ТУКАЙ

Роман

Өченче бүлек 

1

Мәмдүдәнең атасы Зиннәтулла карт Казан артына, Уфа ягындагы Каҗмакты авылыннан килеп чыкты. Ул шул чордагы атаклы Кышкар мәдрәсәсенә укырга керде. Кышкар мәдрәсәсеннән берничә ярлы шәкерт, ачлыкка түзмичә, качып чыгып киттеләр. Мәдрәсәгә Зиннәтулла белән бергә килеп кергән Хафиз исемле мишәр егете качарга өлгерә алмады, шушында үлеп калды. Шулар кебек үк ярлы һәм ач Зиннәттулла качмады һәм үләргә дә теләмәде. «Сабыр төбе сары алтын», «сабыр иткән морадына җиткән» дип, ул сабыр итте. Уналты ел чамасы укып, «Гакаид»ны тәмамлагач, остазының фатихасы белән, Кушлавычка килеп мәзин булды. Шунда өйләнде. Балалар үстерде. Аннан Өчилегә килеп мулла булды. Әмма һаман сабырның төбе һәм андагы сары алтын күренмәде. Башы ярлылыктан чыкмады. Яраткан хатыны Камилә үлеп китте. Мәхәллә алдында үзен куя белгән мулла өчен мәчет никадәр табыш чыганагы булса, Зиннәтулла өчен ул шул кадәр отышсыз һәм табышсыз булды. Шуның өстенә Өчиле аз җирле, ярлы авыл булып, аның турында тирә-яклар «Өчилеләрнең уракка чыкканчы җире урылып беткән, ындыр табагына җиткәнче ашлыкларын җил очырган» дип көлеп сөйлиләр иде. Шуңа күрә карт мулла үлгәннән бирле озак еллар авыл мулласыз яшәп килде, мәчет тәмам искереп кыйшаеп төште. Мәдрәсә тәмамлаган бер шәкерт тә бу хәерче авылга килергә теләмәде, баерак авылны сайлады.

Өчиле кешеләре Кушлавыч мәзиненең имам булып киләсен ишеткәч, үзләре үк «безнең авылга килергә теләгән кешенең муллалыгы да шул төсле генәдер инде», диештеләр. Нәзек, озын кыяфәтен, сирәк кенә чөй сакал белән очланган сипкелле озынча йөзен күргәч, «чынлап та дәрвишрәк икән шул», диделәр. Аннан соң өйрәнеп киттеләр. Хәтта, хатыны үлеп, ул тол калгач, һәркайсы аңа үз кызын димләргә әзер иде. Ләкин ул монда да үзенчә эш итте. Латифа исемле күп балалы хатынга өйләнде. Моңа берәү дә инде гаҗәпләнмәде. «Сабырның төбен күрү» һәм «моратка ирешү» аның өчен максат түгел иде инде. Коточкыч ярлылыкка, көчлеләр тарафыннан изелүгә сабырлык белән җавап бирү көченә ия булган адәм — аныңча инде камиллеккә ирешкән бәхетле адәм иде. Кияве Мөхәммәтгариф белән дә ул бу турыда берничә тапкыр бәхәскә килде, һәм шул күзлектән чыгып, аны патшага дога кылуны туктатуы өчен битәрләде. Патшаның яманмы, яхшымы һәр эшенә ул шикләнеп карый иде. Патшаның халыкка җиңеллекләр вәгъдә иткән манифестына да ул шулай карады. Аныңча бу тиктәскә түгел: «патша биргән чикләвекнең кабыгы изгелек булса, аның төше һичшиксез явызлык булырга тиеш. Ләкин явызлыкны явызлык белән җиңеп булмый, аны сабырлык белән генә җиңеп була. Бизнә, Тигәнәле вакыйгаларының канлы нәтиҗәләре моңа шаһит». Бу сүзләрне ул «Мохтасар» китабының катыргысына язып куйды: ул атасы Зәйнелбәшәрдән кала килгән тарихи язмаларны алып бара иде. Мәхәллә халкын ул мал суймаска өндәмәде, ләкин үзе ит ашамады. Моның сәбәбен сораучыларга һәрвакыт: «ит гомерне кыскарта ул» дип кенә җавап бирде. Әмма моның төбендә, әлбәттә, аның сабырлык фәлсәфәсе ята иде: мал суюны ул кан коюга, золымга хисаплады. Менә шундыц карт иде Зиннәтулла. Соңгы айларны ул йөрәгенә иң якын, иң кыйммәт нәрсәсеннән — кызы БибиМәмдүдәдән аерылу җәфасын кичереп яшәде. Әмма сабыр итте. Искереп ауган мәчет урынына яңа мәчет салдыру хәстәре аны бу юксыну җәфасыннан бераз коткарып, оныттырып торды. Мәчет тә салынып бетте. Ниһаять, вакыт табып, ул күршесе Камалидан ат сорап алды (әле һаман аның үз аты юк иде) һәм Кушлавычка, кызы белән кияве янына кунакка китте. 

2

Зиннәтулла капка ачарга чыккан кызының йөзендә аның килүенә шатлану тойгысы белән бергә каушау һәм борчылу сизеп алды.

 — Авырмыйсыңмы? — дип сорады ул кызыннан тәшвишләнебрәк.

— Юк, әткәй, үзем аллага шөкер, тик... менә киявең базардан авырыбрак кайтты...

Өйгә керделәр. Мөхәммәтгариф сәкедә сузылып яткан көе, аларның керүен әһәмиятсез калдырды. Зиннәтулла кычкырып сәлам бирде. Җавап урынына кияве:

— Юк! Минем улым мулла булмас! — дип кычкырып куйды. Зиннәтулла эшне аңлап алды. Аның кияве мулла Мөхәммәтгариф әйе, бу ялгыш түгел —  исереп ята иде.

— Бу ни хәл бу, кызым! Авыру түгел бит. Исерткеч истигъмал кылган бит бу?! Мәмдүдәнең йөзенә кинәт алсу шәүлә йөгерде. Башын иңкәйтә төшеп, ул ихтыярсыз түбән карады.

— Беренче тапкыр, әткәй! Үзем өчен дә хәйран калырлык эш булды бу.

— Бер-бер хәл булдымы әллә арагызда?

— Юк, әткәй, бик мәхәббәт белән гомер итәбез, минем өчен җанын аямый торган адәм.

— Алайса?

— Арча базарыннан бозылып кайтты. Сагышын бик яшерүчән иде. Йөрәгенә җыеп йөргән, күрәсең... Менә шул буа күк ерылып китте инде. Күкрәк авыруы да бик борчый башлаган иде... Сагыш белән авыру ике яклап имде бичараны.

— Мулла булмас минем улым, аллаһы боерса!—дип тагын кычкырды Мөхәммәтгариф һәм «шап» итеп киезгә сукты. Чынлап та Мөхәммәтгариф улының тууына, берьяктан, бик нык шатланса да, икенче яктан, аның үсүе һәм киләчәге белән бик, бик борчыла башлады.

Соңгы елда, Мәмдүдә белән кушылганнан соң, муллалыкны ташлау ниятеннән ераклашуы исенә төшеп, бик гаҗәпләнде. Шуннан соң, Габдулла туу белән, аның бу нияте янәдән бик көчле мәсьәлә булып калкып чыкты. Тагын ул үз ниятен эшкә ашырырга тыпырчынып карады. Тагын эш чыкмады.

— Димәк, күпме генә чәбәләнмә, ата-баба йоласы белән язмыш сызган сызыклардан читкә чыгып булмый икән! — дип уйланды ул.

Зиннәтулла шактый вакыт, ни әйтергә белми, түбән карап утырды. Аннан соң алдыңа куелган чәйле чынаякны читкәрәк этәрде дә, өстәлдә яткан кулъязма китапны тартып алды. Аның язылмаган битен ачып ул шунда ук торган кечкенә бакыр кара савыты эчендәге каурыйны алып: «Кызым, әллә бу кешедән китүең хәерлерәк булырмы?» — дип язды һәм китапны кызына этәрде. Мәмдүдә зәгфыран суы белән язылган сары юлларга озак кына моңсынып карап торды. Ничек? Мөхәммәтгарифтан аерылырга? Мөмкинме соң бу? Шуның өченмени ул үзенең чәчкә кебек кыз чагын көрсенүсез аңа, Мөхәммәтгарифка, багышлады? Шуның өченмени Мөхәммәтгарифны беренче кат күрү белән аны тетрәү алды? Шуның өченмени ул үзенең Мөхәммәтгарифын кыз чагындагы кебек әле һаман төшендә күрә. Алар һаман ике тавис булып кыйбла хутына очалар... Менә хәзер анда тот та, парлап очып барган җирдән кинәт үз ихтыярың белән кулларыңны ычкындырып җибәр! Мөмкинме бу? Мәмдүдәнең алсу яңагы буйлап эре генә ике яшь бөртеге тәгәрәп төште. Ирексездән аның ияге тартылып куйды, ул сулыгып җибәрде, Әйе, һич шик юк, бу яшьләр йөрәкнең иң әрнүле урынына кагылган сүзләрнең нәтиҗәсе иде. Әрнүле урын—Мәмдүдәнең иренә булган мәхәббәте иде, әлбәттә. Зиннәтулланың үз күңеле нечкәреп китте:

— Мәелең, кызым, мәелең... йөрәгеңә авыр алма... Бу вакыт Мәмдүдәнең бармаклары каурыйны тоткан хәлдә кәгазь өстендә әкрен генә тирбәләләр иде. Ул язып бетерде һәм китапны атасы алдына куйды. Зиннәтулла анда шушы сүзләрне укыды:

Мине аннан аерганнан,

Безни утларга салганнан,

Ла язырры вола янфәге

Моны фәһем ит, газиз әткәй.

Зиннәтулла белән Мәмдүдәнең әңгәмәсенә кушылгансыман, бишегендә кечкенә Габдулла уянып, сөрән салырга тотынды. Зиннәтуллага ул:

— Оныттыгызмыни, монда мин бар бит әле, — дигәнсыман булып тоелды. Зиннәтулла Мәмдүдәдән Мөхәммәтгарифны берни дә аера алмаячагын, аерса фәкать үлем генә аера алачагын бик нык төшенде. Ул торып, Мәмдүдә артыннан Габдулланың бишеге янына килде. Бала анасын күреп тынды һәм күзләрен анасыннан бабасына күчерде...

— Һайт сине! — диде бабасы, бармагы белән аның иягенә кагылып. Бала әллә көләргә, әллә еларга җыенып чыраен сытты һәм «буа! буа!» дип авызыннан куыклар җибәрде.

— Көлә, — дип куаныштылар анасы белән бабасы. 

Шулай да Зиннәтулла үзенең кайгысын Мөхәммәтгалим кордашына әйтми китә алмады. Китәр көнне ул карт хәзрәт янына килде һәм балай диде: ...ни файда? Моны уйла...  

— Без кызыбызны җиде буыннан килә торган муллага бирәбез, дип бирдек. Ярый инде, кылган гөнаһсы өчен алла каршында җавабын үзе бирер. Беребез дә әүлия түгел, кичерәм дисә ходавәндә гафуреррахим. Әмма «улым мулла булмас» дигәне нәрсә? Бу ата-бабадан кала килгән изге мирасны аяк астына салып таптау түгелме?

Мөхәммәтгалим тагын улы янына килде. Әңгәмә бик кызу булды. Бу юлы Мөхәммәтгариф теге вакыттагыча, башын иеп дәшми кала алмады. Киресенчә, ул үзе кызып китте:

— Әткәй, — диде ул, — синең сүзеңне аяк астына салмыйм дип,, унсигез ел гомеремне мәдрәсәдә череттем. Шуннан мин җисмани һәм рухани авыру булып кайттым. Мәдрәсә биргән гыйлемнең хәзерге дөнья өчен ярамау гына түгел, аның зарарлы икәнен мин соңыннан гына белдем. Ул болай дип әйтергә теләмәгән иде, ләкин ничектер теленнән ычкынып китте һәм бер сүз — башкаларын китереп чыгарды:

— Тәрбиячеләрем унсигез ел минем миемә дин тутырганчы, өч-дүрт ел гына дөнья гыйлеме яки русча хат өйрәткән булсалар, мин инде сәүдәгә керешеп, табышымны милләт юлына сарыф итәр идем. Казанның Юныс баесыман ятим балалар җыеп укытыр идем. Ярар, минем сиңа үпкәм юк, әткәй! Син үзең дә атабабаң биргән тәрбиядән читкә сикерә алмагансың. Үз башыңа бер юл уйлап таба алмагансың икән, анда син гаепле түгелдер, бәлки. Әмма үтенеп һәм ялварып сорыйм, инде син миңа үземчә яшәүне һәм баламны үземчә тәрбияләүне үз ихтыярыма куй. Мөхәммәтгалим карт улыннан мондый коточкыч «итагатьсезлек» көтмәгән иде. Шуңа күрә ул башта аңа каршы бер сүз дә әйтә алмады, телсез калды. Ул нидер әйтергә теләгән кебек авызын ачкан хәлдә иреннәрен тирбәтеп торды-торды да, исенә килеп, урныннан торды һәм таягы белән идәнгә нык кына төртеп куйды.

— Ярар, улым, — диде ул ниһаять,-—яхшы иттең, карый атаңны тотып сүгәргә батырчылыгың җитте. Хуш, алайса! Син мине белмә, мин сине белмим. Минем сиңа фатихам юк! Менә шул! Мөхәммәтгалим карт бөтен ачуын һәм үпкәсен йөрәгенә туплап, ярсып, чыгып китте.

Мөхәммәтгарифка бу никадәр авыр булса да, ул атасы артыннан чыкмады. Ул йөзен каплап, авыр уйга талды...

Мөхәммәтгалим карт та, өенә кайтып бик озак үзенең хәсрәтле башын түбән иеп, идәнгә карап утырды. Аның күптән яшь белән чыланмый коргаксыган күзләренә ачы яшь килде.

— Юк, килер... Килми булмас...—дип карар кылды ул. Шуннан соң көн саен ул кичерү сорап килергә тиеш, улын көтте. Мөхәммәтгариф килмәде. Ул килә алмады. Тагын көзге яңгырлар башланды, Мөхәммәтгариф тагын урын өстенә егылды. Мөхәммәтгалим улының егылуын ишетсә дә «елда бер килә торган өянәгедер, аягына басар, килер» дип көтте. Әмма октябрьның гаять караңгы, яңгырлы бер кичендә аның тәрәзәсен шакыдылар һәм:

— Шәкерт абый вафат!—дип хәбәр иттеләр. Мөхәммәтгарифны күмәргә бөтен авыл купты. Табут артыннан, таякка таянып, картлыгыннан бигрәк кайгысыннан бөкерәеп Мөхәммәтгалим карт бара иде. Җиназа үзләренең өе яныннан узганда Мәмдүдә иренең гәүдәсенә соңгы кат карап калу өчен тәрәзәгә тартылган иде, мәет чыгарышкан карчыклар «яхшы түгел, кеше күрер» дип аны итәгеннән тарттылар. Табут озатып үтүче бик күп кешенең аяк тавышын һәм йөткеренүен ишетеп, Мәмдүдә нәрсәдәндер курыккансыман күзләрен бик нык кысып йомган Һәм яулык почмагын тешләренә кыскан хәлдә тынып калды. Тавышлар акрын гына ераклаштылар һәм Мәмдүдә өчен кинәт дөньядагы бөтен хәрәкәт тынды, тормышны үлек бер тынлык басты. Кешеләр гүя үзләре белән Мәмдүдә йөрәгенең зур бер өлешен куптарып алып киттеләр. Ул таш кебек катып басып торган җиреннән кинәт чайкалып куйды һәм идәнгә авып төште. Карчыклар аны күтәреп сәкегә салдылар. Мәмдүдә, һушына килеп, күзен ачканда Мөхәммәтгарифсыз өйнең иләмсезлеген тагын да көчәйтеп, эңгер төшеп килә иде... 

4

Халык йөрәгендәге ачу күмере пыскып януында дәвам итте. Александр патша тәхеткә утыру белән тагын да көчәя төшкән реакциянең шомлы җиле ул пыскуны сүндермәде, киресенчә, өреп, көчәйтә генә барды. Сиксән җиденче елның беренче март вакыйгасы моның ачык дәлиле булды.

Беренче март вакыйгасы аянычлы бетте. Патша өчен хәзерләнгән бомбалар шартламый калдылар. Алар шартлаганчы ук бомба хәзерләүчеләрне хөкүмәт җасүсләре тотып өлгерделәр һәм Шлиссельбург крепостенда астылар. Бу хәбәр Казан артына майның соңгы числоларында гына килеп иреште. Илья Афанасьевич, больницаны хатынына тапшырып, берничә көнгә Казанга барып килергә, анда берничә кешене күреп, вакыйга турында җентекләбрәк сорашырга булды. Бу вакыйгада патшаның үлү яки исән калу мәсьәләсе аны бөтенләй борчымады. Патша үтерүнең халыклар өчен уңай нәтиҗәсе булмавын, киресенчә, народниклык хәрәкәтенең нигезеннән җимерелүенә сәбәп булуын сиксән беренче ел вакыйгасыннан соң Илья Афанасьевич, үз күзе белән күреп, төшенгән иде инде. Бигрәк тә менә шуңа күрә карт народникларның көленнән көйрәп туган яңа яшь төркемнең бу көтелмәгән каһарманлыгы аны сокландырды да кызгандырды да.

Сокландырды, — чөнки бу бер төркем яшь народоволецлар китергән корбаннары белән чынлап та халыкның бөек намусын һәм фидакарьлеген гәүдәләндерделәр. Кызганды, — чөнки бу корбан бикәргә иде. Аның бәрабәренә халык бернәрсә отмады, киресенчә, хөкүмәт палачларының үзенә каныгуын гына көчәйтте. Аның кичерешен тирәнәйткән тагын бер хәл — асылганнардан Александр Ульяновның исеме Казан белән бик нык бәйләнгән, Илья Афанасьевич аны күреп белмәсә дә, кешеләрдән ишетеп аның акылы һәм фидакарьлеге белән сокланырга өлгергән иде. Ульяновның атасы Илья Николаевич инородецларны агарту буенча үз-үзен кызганмый эшләгән зур гали йөрәкле кеше булу ятыннан Идел буе мәгърифәтчеләре арасында беренче урында торды. Илья Афанасьевич моны белә, аны бик хөрмәтләп искә ала һәм инородецларга хезмәт күрсәтүче сыйфатында үзен аның эзеннән баручы итеп тоеп, горурлана иде. Илья Афанасьевич Казанга юлга чыгарга хәзерләнеп беткән иде инде, аңа урядник килеп керде. Бу әледән-әле аңа тешенең сызлавыннан зарланып, кереп йөри торган урядник Мартынюк иде. Башта аның кереп, тешенә подлы мамык кыстыруны үтенеп йөрүенә чынлап ышанган һәм аңа һәрвакыт ярдәм итеп килгән Илья Афанасьевич, соңыннан эшнең сылтау гына икәнен, аның үз өстеннән яшерен күзәтүче икәнен төшенеп алды. Шуннан соң ул аңа бер тапкыр аның авырткан тешен суырып ташларга тәкъдим итте. Теге бу тәкъдимне кире кагып:

— Ай-Һай, рәхәтләнеп суырыр идегез бугай, Илья Афанасьевич! Сез революционерлар безне, хөкүмәт тәртибен күзәтүчеләрне, бөтенләй тешсез калдырыр идегез, — диде һәм, рәхәтләнеп, кычкырып көлде.

— Теш нәрсә! Башыгызны саклагыз,—диде үз нәүбәтендә көлеп, Илья Афанасьевич.

Шуннан соң Мартынюк үзенең Илья Афанасьевич алдындагы ролен яшереп торуны кирәксенми торган булып китте. Кирәк булганда ул турыдан-туры бернинди сылтаусыз килеп йөри башлады, хәтта үзенең күзәтү астындагы кешесенә күнегеп, ияләшеп китте. Шуның аркасында Илья Афанасьевич Соңгырдан Казанга еш кына барып йөрү иркенә иреште. «Медикаментлар алып кайту» өчен бирелгән бу ирекне ул, әлбәттә, Казандагы народоволецлар белән элемтә ясауга файдаланды... Ләкин Мартынюкның бүгенге килүе башта ук Илья Афанасьевичны сагаерга мәҗбүр итте.

— Гафу итегез, вакытсызрак борчыйм мин сезне бүген, Илья Афанасьевич, — дип сүз башлады ул һәм «хезмәте буенча сөйләргә ярамаса да» «Илья Афанасьевичны якын күреп» Питер вакыйгаларын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Илья Афанасьевич моны беренче тапкыр ишеткәнгә салышты, чөнки «медикаментлар алып кайту өчен» хәзерләнгән чемоданны ул кулына тотып диярлек тора иде инде.

— Сез кая, берәр җиргә җыендыгызмы, Илья Афанасьевич, — дип сорады аның чемоданын күреп Мартынюк.

— Үкенечкә каршы мин сезнең юлыгызны бүләргә мәҗбүрмен. Его благородие становой приставның боерыгы шулай...

5

 Илья Афанасьевич Казанга, шулай итеп, фәкать алты айдан сон ноябрь кергәч кенә барып чыга алды. Мартынюкча бу вакытта дөнья тынычланган иде инде һәм аннан соң, ие, ие, Илья Афанасьевичны сукыр эчәгесе борчый һәм аңа һич кичекмәстән операция ясарга кирәк! Илья Афанасьевич барып төшкән йортның иясе ветеринария институтының профессоры Сергей Филиппович дөньяга карашы белән тыныч кына либерал иде. Илья Афанасьевичны аның белән килештергән һәм кушкан нәрсә Щапов әсәрләре булды. Ул үзе либераллардан сулрак карашлы кешеләр белән катнашмый, шулай да аларның фикеренә һәм хәрәкәтенә юл куя, Лавровны һәм Михайловскийны яратып укый. Аның үз улы Евгений «зарарлы фикерләр» йогынтысына бирелгән өчен университеттан куылган, хәзер ветеринария институтына шартлы рәвештә кабул ителгән «ышанычсыз» студент...

Илья Афанасьевичка, әлбәттә, атасы белән түгел, улы белән булган бәйләнеш әһәмиятлерәк иде. Евгений аңа беренче көнне үк март вакыйгасыннан соң булган хәлләрне, студентларның һәм яңа фикерле профессорларның полиция тарафыннан бик нык эзәрлекләнүен, кемнәрнең университеттан һәм институттан куылуын яки төрмәгә ябылуын, мәгариф министры Деляновның ярлы һәм аз хәлле кешеләр өчен университетка керүне бик каты чаралар белән чикләвен, аның «кухарка балаларына белем кирәкми» дигән мәшһүр сүзен, еврейларны укырга алганда биш процентлы норма белән чикләү законы һәм башкаларны сөйләп бирде. Ләкин Илья Афанасьевич өчен иң кызыгы, әлбәттә, народниклар эчендә бер-берсенә каршы ике төркем туып, бер-берсенә каршы көрәш алып барулары, картларның җиңелүе, күп кенә народникларның көрәштән ваз кичеп, яшәп килгән тәртип белән килешү юлларын эзләүләре булды. Евгений әйтүенчә, хәзер толстойчылык, «явызлыкка карышмау» теориясе иң модный теория булып китте. Ләкин шушы акрын гына бетү һәм сүнү җирлегендә ниндидер бер яңа ут пәйда булды. Ул әле хәзергә дөрләп кабынып китмәгән, ул очкынлап кына тора, ләкин бу инде тычкан уты түгел, тормышның үзеннән туган ут һәм аның очкыны сүнүгә бармый, бәлки көннән-көн көчәя һәм кыза бара иде. Бу юнәлештәге яшьләр өчен инде Бакунин да, Лавров та, Ткачев та авторитет түгел. Болар рус теленә тәрҗемә ителгән «Коммунистлар манифесты» һәм «Капитал» дигән китапларны укыйлар, Чернышевский, Добролюбовның басылган һәм кулдан күчереп алынган әсәрләрен тикшерәләр, Плехановның народникларга каршы язылган «Безнең фикер каршылыклары» дигән әсәрен кулдан-кулга йөртәләр. Полициягә бу китапларны эзләргә, табарга, юкка чыгарырга, аларның ияләрен кулга алырга, «марксизм» дигән яңа фикерне кызган тимер белән көйдерергә, аңа рус чынбарлыгында үсәргә мөмкинлек бирмәскә, аның тамырын корытыр өчен бөтен чараларны кулланырга дигән ачык һәм яшерен боерыклар бирелә...

Евгений марксизмны өйрәнү түгәрәкләре турында сөйләгәндә, аларны оештыручыларның берсе итеп, Федосеев дигән егетнең исемен телгә алды.

— Кем ул, профессормы, ничә яшьләрдә, зур сакаллы мәһабәт кешеме? Күрәсе иде үзен, — дип кызыксынды Илья Афанасьевич. Ләкин ул әле аның гимназиянең соңгы сыйныфларында укучы унсигез яшьлек нәзек һәм ябык кына бер егет икәнен белгәч, гаҗәпләнеп куйды. Евгений Федосеев оештырган түгәрәкләрнең берсендә бик мавыгып йөрүче булса да, Илья Афанасьевичны ул түгәрәк белән хосусый рәвештә таныштыра алуын вәгъдә итә алмады. Бу конспирация иде.

 — Ләкин, — диде ул, — мин шәһәрдә бер «уку түгәрәге» беләм. Анда интеллигентлар белән бергә һөнәрчеләр һәм приказчиклар да була. Алар белән эшне нигездә народниклар алып бара. Әмма кайбер җыелышларга «федосеевчылар» килеп чыккалый һәм ике арада шактый кызык кансыз бәрелешләр булып алгалый. «Федосеевчылар» үз түгәрәкләрен оештыру белән генә чикләнми, народниклар тарафыннан оештырылган түгәрәкләрне дә үз йогынтылары астына алу өчен көрәш, алып баралар, — бу шуның бер чагылышы... 

Соңгырга кайтканнан соң бераз торгач, Илья Афанасьевич университет студентларының революцион чыгышлары турында ишетте. Бу эш: өчен Владимир Ульянов кырык студент белән бергә Казаннан сөрелгән, Федосеевны төрмәгә алганнар. Боларны аңа полиция эзәрлекләвеннән качып Соңгырга килеп чыккан Евгений сөйләп бирде. Әтисен уңайсыз хәлгә куймас өчен ул кайбер революцион китапларын да үзе белән, алып килгән иде. Шулар арасында Герцен, Чернышевский, Добролюбов, Плеханов китаплары, «Коммунистлар манифесты» һәм студентларның берничә кулъязма листовкасы һәм кулдан күчерелеп алынган мәкаләләр бар иде. Илья Афанасьевичка Евгений белән шактый күп әңгәмәләргә җитешергә һәм ул китергән китаплар белән танышып чыгарга киң мөмкинлек булды. Аның башында инде народниклыкның җимерелү елларында туган бик зур сорауларның җавабы бар. Моңарча меңнәрнең, миллионнарның баш ваткан: «Нишләргә?» дигән сорау — аның өчен нәләт сорау түгел иде хәзер. Ләкин ул картаеп килә иде инде. Соңгы елларны йөрәк аеруча биреште, йөргәндә тыны кысыла башлады. Атка утырмыйча ул хәзер авылның бер очыннан икенче очына да бара алмый иде... Көннәр, атналар, айлар буе өендә утырып үткәнне уйлау, үкенү һәм «эх, хәзер яңадан яши башлыйсы иде» дип талпынып кую, аның көндәлегенә кереп китте!...

Шундый көннәрнең берендә аның исенә Кушлавыч мулласы Мөхәммәтгариф һәм аның белән булган соңгы әңгәмәсе килеп төште:

~ Менә бит ул да минем алдыма килеп «нишләргә?» дигән сорауны, куйган иде. Тукта әле, мин аңа ни дип җавап бирдем икән шунда?.. Ул җавабын исенә төшерә алмады. Аның Мөхәммәтгариф белән, тагын бер очрашып сөйләшәсе килде. Менә ул ничек икән хәзер?  

Казанга барганның икенче елында гына көзгә таба ул Кушлавыч аркылы узып баручы таныш землемерны очратып, Мөхәммәтгарифны сорады һәм аның вафат хәбәрен ишетте... 

6

Мөхәммәтгариф үлгәч, аның балаларын урнаштыру буенча Мөхәммәтгалим Гайнулла мәзинне чакырып алды. Озак киңәшкәннән соң, Газизә белән Шәрифне Гафифәнең Казанда тора торган сеңелесе Хәдичәгә тапшыруны мәгъкуль күрделәр.

— Хәдичә Казанда үзенең солдатлар мулласы белән яхшы һәм хәлле генә тора. Балаҗанлы. Гафифәнең иң якын сеңелесе. Кире какмас, — диештеләр. Мөхәммәтгалим Хәдичәгә хат язды. Аңынчы ике баланы мәрхүмнең энесе Шакирҗанга тапшырырга, әмма Шакирҗан йорт тотмас, булдыксыз кеше булганга, әледән-әле балаларга күз төшергәли торырга кирәк таптылар. Күз-колак булу эше мәзингә тапшырылды.

— Минем хәлне беләсең, Гайнулла, — диде Мөхәммәтгалим хәзрәт, — үземне карар кеше юк, картлыгым да, хәлсезлегем дә җитте, син бөтенләй үк ялгыз түгел, хатының булмаса, җиткән кызларың бар. Хәдичәнең балаҗанлылыгы дөрес булып чыкты. Ул озак көттермәде, Кушлавычка килеп төште. Ләкин ниндидер сәбәп буенча, ул үзе белән Газизәне генә алып китте. Шәриф тагын калды. Бабасы аның турында Мөхәммәтгарифның Гурьевтагы сәүдәгәр туганы Мөхәммәтзарифка язды, ләкин аннан җавап ала алмады. Шәриф Шакирҗаннан Гайнулла мәзингә күчте. Мөхәммәтгарифтан калган йорт-җир, абзар-каралты опекунга куелды һәм опекунлыкны Гайнуллага тапшырдылар. Мәмдүдә Габдулланы күтәреп, төп йортка, Өчилегә кайтып китте.

Хәсрәтле Мәмдүдә өчен үги ананың җылылыгы озакка җитмәде. Мәмдүдә баласын карарга өлгерә алмастан, өйдә Латифага, мәктәптә атасына булышты. «Үзенең килүе аларның тормышын авырайтмасын, сүз була күрмәсен, әзергә килде дип уйламасыннар» дип, ата- анасы өчен үз-үзен кызганмады. Эшләрен «төгәлләдем» дип күңеле тынычлангач кына ул караучысыз елап, шешенеп беткән Габдулласы янына килеп егылды. Ләкин аны үги әнисе күреп:

— Әүлия баласы түгелдер әле ут хәтле, безнекеләрдән артыклыгы юктыр, көнтөн шуның өстендә дөньяңны онытмасаң!—дигәч, тагын аягына басты. Юып куйган савыт-сабаны тагын бер кат сөртеп, агартылган самовар белән комганны тагын бер кат ышкып чыкты. Ләкин күңеле һаман тынмады. Ул һаман үзен бу өйдә артык тойды. Кыш авыр төшсыман узып китте.

Яз җылысы үзе белән аз булса да күңел җылысы алып килде. Бик матур кояшлы бер көнне Мәмдүдәгә өчпочмаклап төрелгән кечкенә хат китереп бирделәр. Бу Мөхәммәтгариф мәрхүм әйтмешли «нур өстенә нур» булып төште. Хат Мәмдүдәнең дус кызы Гандәлиптән икән. Ул Мәмдүдә белән бер чорда ук диярлек Өчиледән алтмыш чакрым ераклыгында Сосна починкасындагы берәүгә кияүгә киткән иде. Хәзер ул Мәмдүдәне сагынып, бик күрәсе килеп, аны җыенга утырмага чакырып хат яза. Хатына: «Кил әле, синең бәхетең шушында түгел микән?» дигәнсыман уйландыра да, канатландыра да торган сүзләр кыстыра. Шуны гына көтеп торгансыман, Мәмдүдә ике-өч көн эчендә җыенып, Габдулланы алып, Соснага китеп бара. Юл өстендә ул Кушлавычка кереп чыга. Аның хәлен аңлаган мәзин кызлары:

— Бик ябыккансың шул, Мәмдүдә, төсләрең качкан. Кунакка чакырганнар икән, иркенләп ял итеп кайт инде, балаңны өстерәп йөрмә,— диләр һәм Габдулланы алып калалар. Мәмдүдә Соснага ялгыз килә. Ике ахирәт дус елашып күрешәләр.

— Ниһаять, Гандәлип хатындагы «синең бәхетең шушында түгел микән? дигән сүзнең сере ачыла. Соснаның яшь мулласы күптән үк тирә-яктан үзенә тиң кәләш эзли икән. Аның колагына Кушлавыч мулласының үлеме һәм бик чибәр, бик акыллы хатынының тол калуы ишетелә. Ләкин ул кыймыйчамы, башка сәбәп беләнме, Кушлавычка үзе бармый, бәлки хатынны Соснага китертү хәйләсен эзли һәм таба. Гандәлипнең кияве бу эштә ярдәмгә килә. Мәмдүдәнең ахирәте бик уңайлы арадаш була. Беркатлы Гандәлип мулланың хәйләсенә күнә, «Ахирәт дустымның бәхете өчен тырышам лабаса» дип уйлый ул. Мәмдүдә Шакир мулланың (Сосна мулласының исеме) ниятен белеп алу белән җир астына кереп китәрдәй булып ояла:

— Димәк, мин монда кияү эзләп килеп чыккан булам! — дип уйлый ул. Ашыгыч рәвештә җыенып кайтып китмәкче була. Әмма кая? Тагын шул үги ана кул астына, газап чигәргә? Ниһаять, ул, язмышына буйсынып, Соснада кала. Шакир мулла, булачак бабасы Зиннәтуллага хат язып, аның фатихасын алганнан соң, Мәмдүдәне ярәшеп ала. 

Шакир, өйләнгәч, Мәмдүдәнең бернинди таянычы юк, ялгыз һәм бәхетсез кеше икәнен белеп ала. Аңа гайрәт кереп китә. Никахтан соң беренче көннәрдә үк ул үзенең һәрбер сүзе һәм хәрәкәте белән Мәмдүдәнең нечкә тойгыларына тукына, аны мыскыл итә башлый. Нигә? Әллә, Мәмдүдәгә суынып, аны өйләнү үкенече борчыймы? Юк, ул аны торган саен ярата, хәзер аны өзелеп, бөтен дөньясына көнләп сөя. Ләкин аның саен ул аны мыскыл итә: ягъни борынын күтәрмәсен, үзенең көчсезлеген һәм ярдәмсезлеген төшенсен, тыпырчынмасын! Шуңа күрә ул Мәмдүдәнең Габдулланы алып кайтасы килүен ишеткәч, аның артында баласы барлыгын башта ук белә торып, гаҗәпсенгәнгә салышып сорый:

— Ничек? Алып кайтыйк, дисеңме? Кайдан, кемне? Кушлавычта калган улыңны? Нинди ул? Син аны миңа әйткәнең юк иде түгелме?

— Әйттем бит! Сиңа ризалык бирмәс борын ук әйттем. Бирнә бүләген кире кайтарып, кисәтеп әйттем, хәтереңдәме, Гандәлипләрдә аш вакытында чыбылдык аша сорадым: «мин балалы хатын бит, сезнең кебек яшь кешегә баласыз кызлар да табылыр иде» дидем.

— Белмим шул, бәлки әйткәнсеңдер дә. Нигә аны бүген миңа, үзеңнән олы кешегә, үпкә сөйләгән кебек, сөйләп утырасың? Әллә миңа кияүгә чыгуыңа үкенәсеңме? Тәкәбберлегең бар икән үзеңә күрә. Әйтерсең, йөкләп туй бүләге белән килеп төшкән килен!

— Син минем малсыз кешенең кызы икәнне белеп алдың түгелме соң, Әхмәтшакир? Әллә мине ятим итеп кимсетеп әйтүең шушымы?

— Кара әле, нәрсә җитми әле сиңа? Нигъмәт кадерен белмәгән шөкеранасыз кешенең әҗере турында китап нәрсә әйтә, беләсеңме?

— Мин берни дә сорамыйм, Әхмәтшакир! Мин тик газиз улымның үз янымда булуын гына телим... Ана кешенең аны гына сорарлык хакы юкмыни соң, Әхмәтшакир!

— Улың качмас. Син бу турыда үзеңнән олы кешенең карарын көт. Ирдән узып сүз әйтүнең гөнаһсын ничек юларсың, менә шуны уйла. Тәүбә итәргә әле соң түгел, тәүбә, диген! Бүген ике рәкәгать нәфел  намазы укып, улыңа тәүфикь телә. Менә бусы аның өчен файдалырак булыр. Шуннан соң Мәмдүдә бу турыда «ләм-мим» дип авыз ачмады, һаман иренең «карарын» көтте. Көтә-көтә бер җәй, бер кыш үтеп китте. Ул арада, Габдулланы анасына кайтарудан өмет өзеп, Гайнулла мәзиннең кызлары аны Кушлавычның Шәрифә дигән бер тол карчыкка көчләп диярлек тактылар. Шәрифә карчык күптән ире үлгән һәм ир баласыз көе ике кызы белән торып калган бик ярлы бер карчык иде. Карчыкның да, кызларының да закон буенча җир биләү хокуклары булмау аркасында, алар мәрхүм семья башлыгыннан калган дүрт таяк җирне атсыз-нисез коры кул белән диярлек эшкәртеп, шуннан кысыр гына иген алып көн иттеләр. Тормышлары болай да авыр бу семья өчен Габдулла артык авыз иде, әлбәттә. Шуңа күрә карчык аны алырга риза булмады. Әмма бер көнне аның янына Гайнулла мәзин староста белән килеп керде.

— Менә без үзара сөйләштек тә, сиңа бер яхшы киңәш белән килдек, Шәрифә, — дип сүз башлады мәзин.

— Киләсе елга җир бүлү була бит. Кызлар җиткерәсең, гомер буена дүрт таяк җир белән яши алмассың... Ал син, безнең ятимне! Үзе мәхзүм, үзе ир бала. Җирле булырсың. Дөньялык өчен ул сиңа дәүләт китерер, ахирәтең өчен бер догачың булыр...

Ниһаять, карчыкны күндерделәр. Әмма шуннан соң Габдулланың тормышы унике елга бер генә тапкыр бүленә торган җирнең жирәбәсенә эләккәнче ничек тә тормышта эләгеп тору, ничек тә тәнендәге җанын чыгармый саклау белән билгеләнде. Аягына басып йөри башлау белән үк Габдулланың бөтен тормышы үзенә тапшырылды. Ул биргәндә ашады, бирмәгәндә үзе үрелеп алды. «Пырдымсыз!» дип кашык белән аның кулына суктылар, өстәл яныннан кудылар. Ул, аралыкка кереп, яңа туган мәче балалары белән бер савыттан ашады. Кышның суыгында да, буранында да өйдән чыгарга туры килгәндә, ишекне үзе ачыш, чыкты, үзе ачып керде. Суык белән шыгырдап туңган ишекне тыштан ача алмыйча, штансыз һәм яланаяк көе калтыранып торулар аның өчен тормышның котылгысыз күренешләре булып китте. Аның тыштан:

— Әби-и-и! А-а-ч! — дип әрнеп кычкыруын ишеткән чакта да карчык:

— Ярар, дөмекмәссең әле, килмешәк! — дип аңа ишек ачарга ашыкмады. Көн үзенең бөтен иләмсезлеге, ачлыгы, талаш-сугышлары белән аны ашыкмый гына үтерә торган чырайсыз бер зур җәнлеккә, аждаһага әверелде. Төн аңа ял һәм тынычлык алып килмәде. Мич башындагы ниндидер ачышкан исле сәләмә киемнәр өстендә ятканда, аның кансыз һәм итсез тәнен ашамаган хәшәрәт калмады. Тәнен әллә нинди сызлавыклар, кутырлар басты. Кышның зәһәр суыклары һәм бураннары үтте. Кен язга авыша башлады. Ябалак кар яуган җылы гына бер көн иде, тирән чанага утырып, ниндидер озын гына кеше белән бергә Габдулланың әнисе килеп төште. Габдулла исенә, аңына килгәнче, әнисе аны үзе алып килгән юрганга төреп, башына үзенең шәлен урап, тирән чанага чыгарып салды да, әлеге озын кеше белән икесенең уртасына утыртып, Соснага алып китте.  

Дөрес, Габдулла яңа урында алты почмаклы зур өйнең ак бүлмәсендә түгел, зурзур ләгәннәр, комганнар, сөлгеләр, иске туннар белән тулган кара ягында күзләре бетәшеп беткән бик карт бер әби белән бергә яшәде. Дөрес, анасы аның янына бик сирәк керде яки һәрхәлдә сирәк керәсыман тоелды. Әтисе (Габдулланы әлеге озын кешегә әти дип дәшергә өйрәттеләр) әнисеннән дә сирәгрәк, анда да Габдуллага күз дә төшерергә иренеп, ни өчендер сукранып чыгар өчен генә ксргәләде. Ләкин шуңа да карамастан, монда торган бер ел, кечкенә Габдулланың күз алдыннан әйләнеп кайтмый торган татлы төшсыман узып китте. Бу төшеннән айнуы һәм беренче тапкыр хәсрәтнең ачы җимешен татуы болан булды. «Әти» дип аталган кеше ат җигеп каядыр читкә чыгып китте. Бер атна чамасы каядыр эш беләнме, кунактамы йөреп, әйләнеп кайтты. Ул көнне кич әнкәсе аның янына кермәде. Теге якта ул «әти» кеше белән озак кына нидер сөйләште. Әмма тора-бара әнинең тавышы тынды, әтинең торган саен ныграк күкри бара торган тавышы гына калды. Кинәт ниндидер пыяла нәрсә төшеп, чәлпәрәмә килгән тавыш ишетелде. Аның артыннан гөрс! итеп өстәлме, нәрсәдер ауды. Шуннан соң гына әнинең:

— Әхмәтшакир, бәгырем, үтерәсең бит! — дигән ачы һәм әрнүле тавышы ишетелде.. Аннан ул кинәт тынды. Шуның артыннан ук кара якка башы-күзе тонган «әти» килеп керде һәм әллә каян килгән җитезлек белән комган һәм сөлгене эләктереп алып чыгып китте. Ишекне ачып-япкан арада, әнинең авыр-авыр иңрәве ишетелде. Икенче көнне кара якка күрше хатыннар кереп, сулар кайнатып, әллә нинди чүпрәкләр юып, ыгы-зыгы килеп йөрделәр. Арадан берсе Габдулланың башыннан сыйпап:

— Бәхетең юк икән, балакай! Энекәшсез калдың, — диде. Шул көнне күрше мужик муенына аскан кабыкка кечкенә ак бүзгә төргән нәрсәдер салып ак өйдән чыгып китте. Аның артыннан «әти» һәм тагы берничә кеше чыгып, зиратка таба киттеләр. Әби аларны тәрәзәдән карап, озатып калды һәм тешсез авызлары белән чыш-пыш килеп:

— Илаһи раббым, бу баланы ахирәт көнендә атасы, анасының шәфәгатьчесе кыл, — дип калды. Ул көнне әнисе Габдулла янына кермәде. Икенче көнне Габдулланың үзен әнисе янына алып керделәр. Әнисе түр сәкедә зур түшәк өстендә чалкан, ияген өскә күтәреп ята иде. Ул Габдуллага таба башын бора алмыйча, күзләрен генә әйләндереп карады. Аннан соң ишарә белән Габдулланы үз янына чакырып алды да, кулын аның башына салды. Өзелә-өзелә зур көч белән ул:

— Бәхил бул, җаным... Сиңа күзем җитмәде... Ана була белмәдем... Рәнҗемә... — диде тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, тамагында нәрсәдер «гыр! гыр!» килеп, тынып калды. Аның авыз читеннән, нәзек кенә юл сызып, кан агып төште. Әти кеше аның баш очына утырып «ясин» чыгарга тотынды. Карт кына бер хатын, авыру өстенә иелеп тыңлап торды да, башын күтәреп, аның инде бу дөнья кешесе түгеллеген аңлатты.

Ясин тынды. Хатыннар елашырга тотындылар. Мулла да түзмәде, елап җибәрде. Шунда Мәмдүдәнең ахирәт дусы Гаидәлип, хәзрәткә карап:

— Хәзрәт, яшеңне әрәм итмә, хатының өчен синнән ахирәттә сорау алганда кирәк булыр, — диде. Хәзрәт кинәт урыныннан торып, нидер әйтмәкче булган иде, карт хатын (мулланың анасы бугай) ишарә ясап, аңа чыгып китәргә кушты. Икенче көнне Мәмдүдәнең акбүзгә төрелгән һәм зур кабыкка салынган мәетен бик күп кеше күтәреп, капкадан алып чыгып киттеләр.  

Габдулла да әбисе белән озатырга баскычка чыккан иде. Башта аңа йортта бик күп кешенең буталып йөрүе, әнисен кабыкка салып күтәреп алып чыгулары кызык кебек тоелды. Ләкин мәет артыннан зур рус капка ябылып, келәсе шалт итеп төшкәч һәм йортта ул әбисе белән ялгыз калгач, аңа кинәт куркыныч булып китте. Ул йөрәгендә нәрсәдер өзелеп киткәндәй авырту сизде: әйтерсең әнисе белән үзен бәйләп торган җеп кинәт өзелеп куйды. Ул аны-моны бслешмәстән, әбисеннән ычкынып, баскычтан йөгереп төште һәм капкага барып тотынды. Капканы ача алмагач, ул шунда ук җиргә ятты һәм капка астыннан урамга карап:

— Әнине кая алып киттегез?! — дип кычкырып елап җибәрде. Гомер буена аның йөрәгенә киселеп калган истәлекләрнең беренчесе менә шул булды. 

Шакир мулланың йөкле хатынын кыйнап, аның баласын төшертүе, хатынының шуңардан үлеп китүе турындагы хәбәр Соснада гына калмады, волостька да барып җитте. Мәмдүдә үлгәннән соң атна-ун көн дә узмады Шакир мулланы становойга чакырттылар. Шакир эшне шунда ук сизеп алды. Билгеләнгән көнне ул караңгыдан торып ат җикте. Тарантас артына бер зур тәпән бал утыртты, тарантас эченә симез генә сарык бәйләп салды һәм, кеше-кара күреп өлгергәнче, таң атканны да көтми, авылдан чыгып китте. Становой белән күрешү иң элек алып килгән күчтәнәчләрне тапшырудан башланды. Становой аңа узган җир бүлгәннән бирле якын әшнә булып киткән түрә иде. Ул вакыт шушындый ук күчтәнәч һәм бүләкләрдән соң становой землемер белән берлектә починкада имана түли алмый кәсепкә чыгып киткән суык аякларның, муллага бурычка кереп тә, вакытында түләргә хәленнән килмәгән ярлыябаганың җирләрен моңа кисеп бирделәр. Ләкин җир эше никадәр җиңел хәл ителсә, бу эшнең төене шул кадәр чәерле булып чыкты. Становой Шакирны:

— Үз үлеме белән үлгәнлекне доказать итә алмасак, губерна, һичшиксез, мәетне яңадан казып алуга кадәр барып җитәр, — дип кисәтте. Озак кына киңәшкәннән соң становой бу турыда үзенең танышы — хәрби доктор белән сөйләшергә, мөмкин булса, аның аркылы кирәкле актны ясатып алырга булды. Эш шактый зур акчага килеп терәлде. Шакир, үзенең бөтен мөмкинлеген барлап, тиз арада килеп чыгарга булып, кайтып китте. Ул өенә кәефе шактый кырылган хәлдә кайтып керде. «Әти» кеше аты белән капкадан кергәндә, Габдулла тәрәзәдән карап утыра иде. Шакир арбадан сикереп төшү белән зур, йонлач Сарыбай, хуҗасының кайтуын котлап булса кирәк, килеп, аның аягын яларга тотынды. Шакир кинәт, киерелеп, этнең эченә типте. Эт аркасына әйләнеп төште һәм, авыр гына кузгалып, чиный-чиный мунча артына өстерәлеп китеп барды. Шакир камыт күтәреп, кара өйгә керде.    

Исән генә кайттыңмы, улым,—дип урынында кыштырдап куйды карчык. Шакир җавап бирмәде. Эт белән булган маҗараны күреп алган Габдулла почмакка ук сыенып, тын алырга куркып, Шакирга карап калды. Шакир ишеккә борылды. Габдулла, «әти»сенең үзен күрми чыгып китүенә кинәнеп булса кирәк, иркенләп тын алды һәм рәхәтләнеп борынын тартып куйды. Әмма ул моны бераз ашыгып эшләде; Шакир чыгып барган җиреннән кинәт туктап, ана таба борылды, һәм нидер әйтергә теләп тә. сүз таба алмагангамы, тупас кына:

— Син! — дип куйды. Габдулла, әйләнеп кайткан куркуын җиңә алмый, тәмам каушап, елап җибәрде. Шакир янында торган утыргычны сәкегә таба тибеп очырды һәм чыгып китте. Хатынының үлеме турында ул бабасы Зиннәтуллага әле хат язмаган иде. Габдулланы күргәч, шул исенә төште. Шул көнне кич ул хат язып җибәрде. Ике-өч көн дә үтмәде, Зиннәтулла килеп җитте. Шакир гаҗәпләнеп:

— Бабакай, мин бит хатны өченче көн генә язып салган идем, кай арада юлкып алдың? — дип сорады.

— Мин сездән бер хат та алмадым, газизләрем! Эшләремнән бушандым да менә, сагынып дигәндәй, килеп чыктым. Я, ничек яшисез, газизләрем, ал да гөлме? Мәмдүдә кая соң, йорт арасында кайнашамы?

Шакир кешенең тойгысы, кәефе, хәле белән исәпләшми торган туң җанлы, дорфа кеше иде. Шуңа күрә ул сүз сайлап тормастан, турыдан-туры Мәмдүдәнең үлемен әйтте салды.

 — Хат барып юлыкмаган икән алайса, хәзрәт. Мин анда Мәмдүдәнең баладан авырып вафат булуы турында язган идем...

Зиннәтулла кинәт агарып китте. Аннан аның күзләре зәгыйфь кенә өмет очкыны белән кабынып куйдылар һәм ул, зарыгып, ялварып, Шакирга карады. Бу караш берьюлы:

— Уйнап сөйлисен бит? Нигә бичара картны шаяртасың? Минем бәхетсезлегемнән кызык табуың шушымы? — дигән сорауларны чагылдырды. Ул бу сорауларны кычкырып әйтә генә алмады. Бары аның иреннәре нидер әйтергә җыенгансыман тибрәнеп куйдылар. Ниһаять, хакыйкатьне аңлап, ата, кинәт күтәрә алмаслык йөк белән басылган кеше шикелле гөрс! итеп идәнгә ауды... 

Һушына килеп хәсрәтеннән бераз айныганнан соң ул, Габдупланы җитәкләп, кызының каберенә китте.

— Әнкәң янына барып кайтыйк, улым, — дигәч, Габдулла шунда ук, бик кинәнеп, әнкәсен күрергә ашыкты. Ләкин ул аны күрмәде. Алар зират эчендә күптән түгел генә өелгән туфрак өеменә шактый озак карап утырдылар. Бабасы авыз эченнән нәрсәдер укып, җиңе белән күзләрен сөртте. Габдулла еламады. Аңа каршыдагы куш каен артыннан әнисе килеп чыгар һәм гадәтенчә:

— Улыммы син минем? Якутыммы син минем? — дип иркәләп үбәргә» тотыныр төсле тоелды. Бабасы, өем яныннан торып, Габдулланы зираттан алып чыга башлагач, ул, гаҗәпсенеп, бабасына карады.

— Әнигә барабызмы? — дип сорады ул, ниһаять. Бабасы кинәя белән:

— Барабыз, улым, барабыз, һәммәбез дә шунда барабыз... — дигәч, Габдулла берьюлы тынычланды. Бабасы аны арбага утыртып, Өчилегә алып киткәндә дә ул һаман «әнигә барабыз» — дип уйлады.

Шакир шактый акча һәм бай күчтәнәчләр белән становойга барып кайтты. Бу юлы ул каршы алып, аңа сыенган Сарыбайны тибеп җибәрмәде, иелеп, аның колак артын кашып алды. Шакир өстеннән башланган эш, суга чумгандай, юкка чыкты. 

Гомеренең бишенче язын Габдулла Өчиледә каршылады. Әмма бу яз ил өстенә коточкыч афәт алып килде. Габдулланың хәтерендә. Узган ел бу вакытта авыл малайлары беренче язгы күкрәүне ишетеп, җиргә егылып аунадылар. Габдулла да алар белән бергә ятып аунады. Әй, кызык булган иде! Быел күк күкрәүләр ишетелмәде. Берәү дә җиргә ятып аунамады. Быел инешне төбенә хәтле туңган дип сөйләделәр. Кыш шул кадәр зәһәр килгән иде. «Кояшка эш бар монда» дип сөйләнделәр кешеләр. Әмма апрель кояшы эшне кызу тотты. Ике атна эчендә тау-тау карны һәм калын бозлавыкны эретеп, актарып ташлады, аларны ерганакларга һәм парга әйләндереп, теле белән ялап алгандай итте. Җирнең бер катын ашап, икенчесенә тотынгансыман, ул кар астыннан чыккан уҗымнарга озак яшәреп утырырга бирмәде, аларны да көйдерергә тотынды. Кешеләр әледән-әле күзләрен күккә күтәреп, болыт көттеләр. Авылның яшь җилкәнчәге авылдан ярмадыр, тоздыр җыеп, инеш өстенә «яңгыр боткасы» пешерергә чыктылар, яңгыр теләге теләделәр:

 Яңгыр яу, яу, яу,

Кара сарык суярмын,

 Ботын сиңа куярмын,

Тәти кашык бирермен,

Майлы ботка бирермен,

Тәти кашык базарда,

Майлы ботка казанда...

Аннан соң боткадан бушаган чиләк һәм савытлар белән, инештән су чүхмереп, берберсе өстенә сибештеләр, чәчрәтештеләр... Габдулла өчен бу былтыргыча җиргә ятып аунаудан да кызыграк булды. Әмма олы кешеләрнең чырае сүрелгәннән сүрелә барды. Аларның куллары эшкә бармады. Авылны хәсрәтле тынлык басты. Габдулла кинәт авырый башлады. «Менә үлә, менә үлә», — дип көттеләр тирә-ягындагылар. Бабасы Зиннәтулла һәм аның 14 яшьлек кызы Саҗидә аны бер дә генә үтерәселәре килмәсә дә, үги әбисе: «Үлсә, урыны оҗмахта булыр, өйдә бер кашык кимер», — генә диде. Үлем-җитемгә йөри торган Мәһдия карчык боларга иртәле-кичле кереп сораша торды:

— Үлмәдеме әле? Кызуы басылып, аңына кайткан чакларда Габдулла бу сүзләрне ишетеп, сискәнеп китә һәм авыруы никадәр көчле, авыр булса да, үзенең әле тере икәнлегенә кинәнеп куя иде. Күрше Сәләхи хатыны үлгәч, аны юып, кәфеннәргә төреп йөрүен күргән Габдулла өчен Мәһдия карчык аңа үлемнең үзеннән дә килбәтсезрәк күренә иде. Бервакыт аның авыруы үзенең иң авыр ноктасына җитте: «Үлә» дип төнлә ут алдылар. Бабасы баш очына утырып ясин чыга башлады. Баланың сулышы ешайганнан ешая барды. Күз алмалары ниндидер сыек пәрдә белән капланган хәлдә, ул бер генә нәрсәне күрде: янып торган чыра...

Чыра сүнәргә җыена. Караңгылык, посып торган зур ярканат шикелле мич артыннан чыга да, утка һөҗүм итә. Кемдер чыраның янган очын сындырып төшерә. Ут тагын көчәя. Ярканат яңадан мич артына поса... Габдулланың аңында ул ут гаять ерак һәм гаять зур янгын шикелле һәм аңа дөнья кадәр зур кара ярканат һөҗүм итә шикелле тоела. Ут аның гомере, ярканат — үлеме...

Кайсы җиңәр? Менә бервакыт ут көчәя башлый, мич артыннан әлеге зур ярканат кара канатларын җәеп, килеп чыга да утка һөҗүм итә. Ут һаман кечерәя, кечерәя... 

— Сүнә, сүнә! Сүндермәгез! — дип кычкыра бала, аның иреннәре тартышып кыйшая, авызыннан ак күбекләр чыга... Шуннан соң ул берни дә белми... Төшендәме, әллә инде үлгәннән соң теге дөньядамы, ул ишек ачылуын һәм аннан Мәһдия әбинең тешсез авызлары белән күшәп «үлдеме әле?» дип соравын ишетә. Аннан соң ул тагын оеп китә. Шул көе озакмы яткандыр, әмма күзләрен ачканда тәрәзәгә тыштан җәйге кояшның беренче нурлары карап тора... Габдулланың башына беренче булып:

— Ут җиңдеме икән, ярканатмы икән? — дигән уй килә. Аннан соң ул үз янында Саҗидә апасын күрә. Саҗидә Габдулланың күңелендә дөньяның бөтен изгелеген үзенә җыйган аеруча бер якты булып яши. Габдулла аңардан акрын гына һәм аның әйтәсе җавабыннан курка төшеп:

— Апа, мин үлдемме? — дип сорый. Апасы җавап урынына аның кулларын үзенең кайнар яңагына китереп кыса һәм үксеп елап җибәрә. Габдулла шуннан: «үлгәнмен икән» дип уйлый. Үлмәгәнлегенә ул соңыннан гына төшенә: үги әбисе тагын тегесен төртеп, монысын этәреп, карганып йөри башлый. Үз төсен югалткан сәләмә бикасәп камзул кигән, Мәһдия карчык тагын күренә. Авырудан терелгән чакта була торган ашау теләге көчәйгәннән-көчәя бара. Әле ул сау чакта суелган сыерның ите күптән ашалып беткән, бабасы көн саен каяндыр алып кайта торган бер түтәрәм икмәк тугыз кешелек семья өчен бик, бик аз. Саҗидә апасы Шәбәрде урманыннан имән чикләвеге һәм алабута башы җыеп алып кайта һәм өй эче кешеләре шулар белән «тамак алдап» яшиләр. Бу, әлбәттә, теге дөнья түгел, бу дөнья. Димәк, ул үлмәгән... Ләкин бер көнне тәртип тагын чуалып, үзгәреп китә. Әллә каян бер олаучы килеп чыга. Әби кинәт юашая. Бер дә еламаган бабасы Зиннәтулла елап ала. Үзенең яшен Габдулладан бервакытта да яшермәгән йомшак күңелле Саҗидә кинәт бик җитдиләнеп китә һәм аңа болай ди:

— Туганым, мин дә еламыйм, син дә елама, без синең белән аерылышабыз. Син калага китәсең. Сиңа анда яхшырак булыр, тамагың тук булыр, кайгырма. Дөньялар рәтләнгәч, тагын күрешербез. Аннан соң олаучы аны чыпталар өстенә утыртып, «кала» дигән җиргә алып китә...

Дүртенче бүлек 1891 нче елның 19 нчы январенда Гатчинадагы Павел I сараеннан ике кеше чыкты. Төз һәм көяз сынлы, көмеш аксыл бантлысы мәһабәтлегенә хас булмаган җитезлек белән алдан йөгереп китте һәм көтеп торучы каретаның ишеген ачып куйды. Околодочныйныкы кебек соры шинельлесе киң иңсәсен ишектән сондык чыгарган шикелле кырын тотып чыкты да, баскычтан төшү белән туп-туры экипажга юнәлде. Әмма аның күзе карета артында тибенеп торган иярле туры атка төште. Ул тукталып калды.

— Сезнекеме, генерал? — дип сорады ул, атка таба соргылт көрәк сакалы белән ымлап.

— Нәкъ шулай, ваше величество!

— Начар эшләнмәгән бу ияр...

— Казан выставкасыннан, ваше величество. Аларның шәһәр башлыгы бүләк итеп алып килгән. Рөхсәт итсәгез, безнең конюшня өчен бу бик асыл зиннәт булыр иде.  

— Ыһым... әйе, әйе... Ул һаман биреләмени әле?

— Биредә, ваше величество. Ул һаман сезнең кабул итүегезне көтә...

Һаман шул тимер юл мәсьәләсе беләнме?

Һаман шул Казан — Муром тимер юлы проекты белән, государь!.. Егерме дүрт ел сузылып килә торган канитель. Кермәгән ведомстволары калмаган, бөтен җирдә аларның күз яше белән язган прошениеләре, петицияләре...

Казан губернасының бөлеп бетүгә таба баруыннан зарланалар. Инде бөтен җирдә аларның шул яшьле үтенечләренә карата «Казан ятимнәре» дип атаганнар. Ярлылыктан котылуны фәкать тимер юл салуда гына күрәләр. Казан алпавытлары һәм сәүдәгәрләре, шушы тимер юл төзелә калса, ел саен йөз миллион пот икмәк чыгарырга сүз бирәләр...

Шул көнне кич Россиянең «алла ихтыяры белән куелган» императоры Александр III Казан шәһәр башлыгы Дьяченконы кабул итте. Сергей Викторович Дьяченко югары хокук мәктәбен зур имтияз белән тәмамлап, Петербургның суд органнарында җаваплы урыннар биләгән һәм, бер көйләнеп алса, логикасы белән әллә нинди иезуитларны әйләндереп салырлык сүз остасы һәм шактый дәрәҗәдә актёр иде (ул студент чакта атасы оештырган һәвәскәрләр театрында актёр булып уйнады). Бүген падиша кабинетында Сергей Викторович үзенең әлеге «көен» табып алды. Тел мәкәрлегенә үзе үк гаҗәпләнгән хәлдә ул падиша алдында сәбәп һәм сылтаулардан, дәлил һәм нәтиҗәләрдән-торган яшьле үтенечен сөйләп алып китте. Сүзнең бер урынында ул, падишаның йөрәгенә үтәрдәй итеп, тавышын калтырата, урыны белән патетикадан да кире тормый, «алла», «падиша», «итагатьле халык» дигән сүзләрне әйткәндә, аның тавышы дулкынланып, тетрәп чыга иде. Халыкның үзен ул, әлбәттә, болыт шикелле зур бер формасыз һәм төссез масса итеп кенә күз алдына китерә ала. Болытның язмышы җил ихтыярында, халыкның язмышы падиша һәм аның сатраплары ихтыярында. Ләкин, әлбәттә, бу ихтыярны яхшы мәгънәдә кулланырга гына кирәк, дип уйлый иде ул. Шуңа күрә ул үзенең артында торган халыкның йөзен күз алдына китерергә теләсә, халык үзе түгел, бәлки ихтыярсыз рәвештә аның «вәкилләре» — земский начальниклар, заседателъләр, шәһәр думасы членнары, гласныйлар, шул ук алпавыт Мусин-Пушкиннар, заводчы Крестовниковлар, Алафузовлар, Щетинкин, Галеев, Сәйдәшев кебек югары гильдияле сәүдәгәрләр күз алдына килеп баса.

Менә гүя алар һәммәсе хәзер арттан аны тыңлап торалар, «афәрин» кычкыралар һәм падиша хозурыннан чыгуына кочакларын ачып, күтәреп алырга әзер торалар. Патша башта Дьяченконы чынлап тыңларга җыенган иде, әмма сүз башлану белән ул шәһәр башлыгының провинция түрәләренә хас булмаган кыюлыгын ошатмады. Дьяченко үзенең тел мәкәрлеге белән падишаны «әсир иттем» дип уйлый, ә падиша аны бөтенләй ишетми, үз уе белән мәшгуль иде:

— Кара ничек кыю сөйли бу, сукин сын. Аның алдында әллә самодержец, әллә бер гади мещанин. Өйрәнгәннәр реформадан соң ораторлык итәргә. Ә менә мин сине тотып беренче баганага асып куйсам? Падишасы алдында болай кыю сөйләгән кеше крестьян алдында ниләр сөйләмәс. Чыгышы кем, кайда укыган? Народоволецлар тирәсеннән түгелме? Ул инде аңа «юк» дип җавап бирергә җыенган иде, ләкин бернәрсә исенә төшеп туктап калды: падишаның тимер юл һәлакәтеннән могҗизалы рәвештә исән калуын котлап, былтыр Казанның 100 итчесе прошение биргәннәр һәм шул котлау хөрмәтенә якшәмбеләрне ит сатмаска рөхсәт сорганнар иде бит. Патша моңа ул вакыт, бик әсәрләнеп, жавап телеграммасы җибәргән һәм кайчан булса да Казан өчен бер игелек эшләргә эченнән вәгъдә итеп куйган иде. Шуңа күрә «юк» диясе урынга «ярый» дип ычкындырды ул. Соңыннан ашыгып рөхсәт бирүе өчен үзен бераз битәрләп тә алды. Әмма гали хөкемдарның әйткән сүзе — закон һәм аны алыштыру падишалык дәрәҗәсенә лаек эш түгел иде, әлбәттә... 

18 нче февральдә Казан — Муром тимер юлын сала башлау турында хөкүмәтнең рәсми указы чыкты. Май башында Казанга инженерлар һәм юл төзүчеләр килде. Иделнең теге ягында, Вязовая авылы янында, булачак тимер юлның юнәлеше билгеләнеп, тантаналы рәвештә догалар укылып, җир казу эшләре башланды. 22 нче июль императрица Мария Федоровнаның туган көне иде. Казан шәһәр думасы тимер юл ачылуга багышланган тантаналы утырышын шул көнгә туры китерде. Утырышта губернаның һәм шәһәрнең русыннан, татарыннан иң олы кешеләре хәзер булды. Мәҗлесне ачканда архимандрит Павел һәм Галимҗан хәзрәт императорга һәм императрицага озын гомер теләп догалар кылдылар. Аннан соң бер сәгатьлек речь белән шәһәр башлыгы Дьяченко чыкты. Ул мәҗлестә хәзер булган кунакларга — инженерлар һәм юл төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп:

— Сез бөек туфан бетәчәген хәбәр итеп Нух көймәсенә зәйтүн җигачының сабакларын алып килгән күгәрченнәр шикелле, безгә тимер юлыбызның расланган проектын алып килдегез... — диде.

Җыелган кунаклар мәҗлестән соң Дьяченконы куллар өстенә күтәреп чөйделәр.

Шул көн тарихи вакыйгага, ә Дьяченко шул вакыйганың каһарманына әйләнде. Гласный Крестовников думаның смета комиссиясе исеменнән Дьяченкога алтын сервиз бүләк итте. Заводчы Алафузов та аңардан калышмады. Казан сәүдәсенә акчалары кергән чит шәһәр байларыннан, Казан губернасының эре алпавытларыннан Дьяченко исеменә котлау телеграммалары килде. Чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә падишага озын гомерләр теләп махсус догалар кылынды. Бу — урта Россия промышленникларының егерме дүрт ел буе тартышып килгән өч төркеме эчендә Казан төркеменең җиңү тантанасы иде. Татар җәмәгатьчелеге эчендә бу вакыйга шундый ук яңгыраш тапты. Көнбатыш белән көнчыгыш арасындагы сәүдә бәйләнешен үз карамагына алган татар сәүдәгәре өчен бүгеннән башлап киң мөмкинлекләр ачылды. Киләдер лә кәрван ай киләдер, Үргәнечтән түгел, Хивадан, — дип җыр сагышына кергән озын һәм куркыныч сәүдә сәфәрләре ун — егерме өлеш кыскара, димәк табыш цифрлары да шул ук чама озыная... Шуның өстенә бу — татар җәмәгатьчелеге эчендә аеруча милли горурлык та тудырып өлгерде. Мәсьәлә шунда ки, патшага бүләк игеп бирелгән Һәм тимер юл проектын раслатырга сәбәп булган атаклы иярнең иясе татарның беренче гильдияле сәүдәгәре Сәгыйтьҗан Сәгыйтов иде. 

Сәгыйтьҗан Сәгыйтов Казаннан ерак түгел бер авылның Мостафа исемле бай гына мулланың өч улыннан иң кечесе иде. Олысы, Шакирҗан, атаклы Кышкар мәдрәсәсен бетереп, бай гына башкорт авылына имам булып китте. Анда башкорт җирләрен юк бәясенә җыеп баеган кешеләрне күреп, атасына хат язды. Мостафа мулла шунда ук ана табышны уртак бүлү шарты белән әз генә акча, ләкин шактый күп чәй һәм кытат җибәрде. Уртанчы улы Закирҗан зур галим булып кайтыр өчен Бохарага киткән иде, ул анда торып калды. Шуңа күрә Мостафа мулла Шакирҗанга акча һәм товарны кече улы Сәгыйтьҗан аркылы җибәрде һәм аны үзенең андагы сәүдә эшләрен башкаручы итеп билгеләде. Ике-өч ел эчендә Шакирҗан тирә-якта дәүләте белән генә түгел, комсызлыгы һәм саранлыгы белән дә дан тоткан бай булып китте. Ләкин ул озак яши алмады, ниндидер авыру белән үлеп китте...

Сәгыйтьҗан, атасының кушуы буенча, опекун комитеты аша мирасны үз исеменә күчерде дә, агасының йорт-җирләрен, малтуарын акчага әйләндереп, әтисе янына кайтты. Башкортстаида рус алпавытлары һәм сәүдәгәрләре белән эш итеп, шактый тәҗрибә казанган Сәгыйтьҗан, авылына кайткач, юрисдикциядән хәбәрсез һәм русча язу танымый торган атасына әллә нинди кәгазьләр буенйа, булмаган зарарны бар итеп, булган табышны юк итеп күрсәтте һәм дәүләтнең дүрттән өч өлешен үз кесәсенә салып, атасыннан аерылып чыкты... Казанга килеп ул, атаклы тире комиссионеры Зальм белән бергә эш башлады һәм шул ук вакыт Бурнаевларның мех фермасына пай кертте. Бу Зальм һәм Бурнаевларның сәүдәсе шактый нык алга киткән еллар иде. Берике ел эчендә Сәгыйтьҗанның капиталы дүрт-биш өлеш үсте, ул инде үз башына сәүдә оештырып җибәрү, Алафузов шикелле завод салдыру хыялы белән әвәрә булды. Заводка кирәк капиталны үстерү өчен ул мөмкин булган юлларның барысын да сынап карады. Авылга барып болыннар сатып алды, Казан гарнизонына печән һәм солы поставкасын үз өстенә алды. Шул эшләрдә үзенә компанией булып йөргән бер бай шорникны бөлдереп, аның Мещанский урамындагы зур гына мастерскоен бөтен мастеровойлары һәм абзар-каралтылары белән юк бәясенә сатып алып, печән базарында күн әйберләре сата юрган кибет ачып җибәрде. Ләкин поставкаларда ниндидер бер эш өчен судка эләкте һәм, шактый зур акчага адвокат яллап, кая кирәк анда акча төртеп, акланып чыкты. Ни булса булды, әмма бу эшләрдән кесәдә шактый зур табыш калды һәм зур эшкә тотынуның вакыты килеп җитте. 1882 нче елны Мәкәрҗәдән кайтканда ул Чар өязеннән Желтухин дигән бер алпавыт белән танышып алды. Бөлеп бара торган алпавыт аңа үзенең Алексеевкадагы пыяла заводын тәкъдим итте...

Сәгыйтьҗан Казанга кайткач, сәүдә посредниклары һәм тәҗрибәле кешеләр белән киңәшкәннән соң, инженер яллап, заводны барып карады һәм ниһаять, Желтухин сораганның яртысына төшкәнче сатулашып, заводны сатып алды. Аннан аны зурайтып җибәрде. Хәтта эшчеләр өчен махсус салынган чиркәүне яңадан төзәттереп, аңа биш йөз сум иганә ясады. Пыяла заводы башта шактый зур табыш бирде. 1890 нчы елгы Казан выставкасына катнашкан аракы заводчылары аңа миллионга якын шешәгә заказ бирделәр. Сәгыйтов пыяла заводының бүлекләрен ачты. Ростовта һәм Симферопольдә яңадан ике пыяла заводы салдырды. 

Әмма выставка узгач ук заказлар кинәт бетте. Вак заказлар гына бу зур заводларның чыгымын каплый алмый башладылар... Заводларда тик тору көннәнкөн ешаеп китте. Эш башыннан эшли торган мастеровойлар өчен кара көннәр туды. Алар Сәгыйтовның завод кибетеннән азыкны бурычка ала башладылар. Сәгыйтов буш тору көннәрен үз җилкәсенә күтәрәсе килмәде. Кибетендәге онның потын 80 тиеннән 1 сум 10 тиенгә менгезде. Мастеровойлар түләп бетергесез бурычка баттылар. Хезмәт көннәрендә алар күптән ашап беткән бурычны каплар өчен эшләделәр. Бүген яшәр өчен алдан бурычка керделәр. Ризасызлыклар башланды. Сәгыйтов моның өчен ике дистәгә якын эшчесен заводтан куып чыгарды. Ризасызлыклар моның белән генә сүнмәде, кабына барды. Сәгыйтов аларга: «сез минем завод белән бергә сатып алган җиремдә торасыз, я аренда түләгез, я чыгып китегез», диде. Тегеләрнең аренда түләү түгел, ашарларына да юк иде. Ә моннан алар кая чыгып китсеннәр!

Эш судка китте. Сәгыйтов үз ягыннан иң зур адвокатлар яллады. Суд Сәгыйтов файдасына хөкем итче. Мастеровойлар үз якларыннан судка бирделәр... Эш сузылды. Сәгыйтов мастеровойлар белән тагын да ныграк аяк терәп сөйләшә башлады. Ниһаять, суд «сарык та исән калсын, бүре дә тук булсын» нигезендә ярым-йорты хөкем белән дәгъваны туктатты. Юристлар фикеремчә, эшчеләр файдасына хәл кылынырга тиеш мәсьәләнең болан хәл ителүе нигездә Сәгыйтовның җиңүе булып чыкты. Шуннан соң Сәгыйтовка доверенные хезмәтен итүче улы Мортаза белән управляющий Сидоровның мастеровойларга мөнәсәбәтләре бик йомшак төсле булып тоелды. Бер көн пар ат белән заводка ул үзе килеп төште. Эшчеләрне төркем-төркем итеп конторага чакырдылар. Сәгыйтов аларга:

— Завод зарарга эшли. Моннан соң без эш хакын акча белән түгел, кызыл мал белән түләргә булдык. Кем шуңа риза, заводта кала, каршылар булса, без аларны көчләп тотмыйбыз... — диде. Эшчеләр шаулашып карадылар, әмма хуҗаның нык карарлы йөзе ташсыман, күзләре пыяласыман үзгәрешсез калды. Нишләсеннәр, эшчеләр эш хакын кызыл мал белән алырга күнделәр. Сәгыйтовның Мәкәрҗәдән һәм Эрбеттән сатылмый әйләнеп кайткан кытат, бүз, көтән йөк-йөк итеп, заводка озатылды, шүрлекләр кинәт бушап калдылар. Сәгыйтьҗан әйткән нәзере итеп печән базары мәчетенә зур палас алып җәйдерде. Бөтен Казан муллаларын җыеп мәҗлес уздырды. Алар Сәгыйтовның сәүдәсенә бәрәкәт теләп дога кылдылар... Әмма шуннан соң озак та үтмәде, заводтан Казанга дүрт карт мастеровой килде һәм Сәгыйтовка кереп, үзләренең эшчеләр тарафыннан сайланып килгәнлекләрен әйттеләр. — Ни йомыш? — диде Сәгыйтов, аларны утырырга кыстап-нитеп тормыйча гына. Карт мастеровой Каинкин йодрыгына йөткереп алды һәм сөйләп алып китте:

— Эшчеләр бик зарланалар, Сәгыйть Мустафич! Сезнең кызыл мал бәрәкәтсез әйбер булып чыкты. Базарга алып чыктык, алмыйлар. Ертып карыйлар да, четерчетер китте барды чүпрәк. Яткан товар булып чыкты. Ярты бәясенә көч-хәл белән генә үтә, ә мастеровой бит ашамый тора алмый. Аның балалары бар...

— Минем хәлем юк. Алайса мин тотам да ябам заводны. Менә шул... — диде Сәгыйтьҗан. Килешү булмады. Депутация губернский управага китте. 

5

Август байлларында Сәгыйтовны шәһәр башлыгы үз кабинетына чакырып алды. Сәгыйтов шәһәр думасы алдына бик кәефле генә килеп туктады. Тарантасыннан ул әллә каян килгән җиңеллек белән егетләрчә генә сикереп төште. Ул шәһәр башлыгының үзен ничек каршы аласын, һәм «ияр» өчен махсус рәвештә аның кулын кысасын күз алдына китереп кәефләнде. Шуның өчен генә чакырган инде ул чакыруын, әмма Сәгыйтьҗан ул уйлаганча ук беркатлы түгел, бу очрашудан ул, һичшиксез, сәүдә буенча үзенә берәр отышлы нәтиҗә белән чыгарга тиеш. 

Шәһәр башлыгы аны, урыныннан торып, тиешле хөрмәт күрсәтеп, каршы алды. Әйе, ул иярнең уңышлы хезмәте белән котлап, аның кулын да кысты. Ләкин сизгер Сәгыйтьҗан сүзнең моның белән генә чикләнмәячәген һәм ниндидер башка бер җитди сүз булачагын сизеп алды. Утырыштылар.

— Сәгыйть Мустафич!— дип сүз башлады шәһәр башлыгы,— сез безнең шәһәребенең почётлы гражданины, ике сайлауны үткән гласный, беренче гильдия купең, сезнең исемегез Питербургта мәгълүм. Безнең шәһәр җәмгыяте сезнең белән, әйтергә кирәк, мактана һәм горурлана ала. Бигрәк тә шуңа күрә миңа бүген сезнең белән сөйләшү гаять дәрәҗәдә читен, ләкин кызганычка каршы минем рәсми вазифам моңа мәҗбүр итә...

Сәгыйтов шунда ук мәсьәләгә төшенеп алды. Сүз, әлбәттә, әлеге депутациянең шикаяте буенча булырга тиеш. Булса ни? Аның моңа җавабы әзер. Кызыл мал аңа шундый-шундый бәягә төшкән иде, һәм ул аны эшчеләргә биргәндә закон белән билгеләнгән чамадан бер илле дә читкә чыкмады. Ә «черек» дигән сүз — яла. Теләсә ул аны мең төрле дәлил белән юкка чыгара ала... Шәһәр башлыгы дәвам итте:

— Эш менә нәрсәдә, Сәгыйть Мустафич, сезнең завод турында миңа губернский управадан яшерен кәгазь килеп төште...

— Ни өчен яшерен? — дип уйлап алды Сәгыйтов. — Мәсьәлә сезгә ачыграк булсын өчен мин башта кечкенә аңлатма ясарга тиешмен. Дөрес, бөек самодержавиебезнең нигезе, алланың мәрхәмәте аркасында, какшамаслык таза һәм нык. Аның дошманнары, төрле экспроприяторлар һәм фетнәчеләр берничә тапкыр аны какшатырга тырышып карадылар. Чуалышлар кузгаттылар, падишаларыбызга бомба ыргыттылар. Аллага мең шөкер, алар берсе дә безнең бөек монархиянең нигезен какшата алмадылар. Киресенчә, аның таш баганаларына бәрелеп, үзләре һәлак булдылар. Алар аерым кешеләрнең аерым чыгышлары гына, күп булса җирле фетнәләр генә булып калдылар. Нинди генә кыю һәм усал булмасыннар, народоволецлар крестьянны үзләренә ышандыра алмадылар. Менә ни өчен аларны җиңү безнең хөкүмәтебез өчен ул кадәр авыр эш булмады.

— Нигә бу миңа боларны сөйли, — дип уйлады Сәгыйтов һәм күзләрен шәһәр башлыгына күтәрде. Аның эче поша башлаган иде инде. — Ләкин унтугызынчы гасыр безгә моңарчы күрелмәгән өр-яңа, ләкин эчендә гаять зур куркыныч яшеренеп ята торган фетнә алып килде. Моннан егерме ел гына элек мастеровойлар, һөнәрчеләр, разночинецлар баш күтәреп франциянең башкаласын биләп алдылар. Ярый, алланың кодрәте белә бу фетнәнең гомере кыска булды. Ул озакка сузылып, үз артыннан башка шәһәрләрне, хәтта башка дәүләтләрне ияртеп алып киткән булса, нишләр идең? Мәсьәлә шунда ки, бу фетнә безнең дәүләт башындагы кешеләребезнең, политик һәм дипломатларыбызның күзен ачты. Бу безнең һәммәбез өчен бик зур сабак булды. Шуның белән бергә, онытырга ярамый, бу фетнәчеләрнең үзләре өчен дә бик гыйбрәтле репетиция булды. Алар шуннан соң хәзерге тәртипкә каршы ничек хәрәкәт итүнең юлларын төшенеп алдылар. Хәзер ул фетнә итәк астына бомба яшереп, я ачыктан-ачык корал шалтыратып килми. Ул, белсезме, хәзер ничек килә? Менә сезнең заводтан килгән дүрт кешелек депутация шикелле тыйнак кына атлап, юаш кына таләпләр куеп килә ул хәзер. Ләкин бу безнең өчен һәм безнең кглләчәк өчен народоволецларның бомбаларыннан куркынычлырак. Ниһаять, Сәгыйтов бу озынга сузылган аңлатманың йомгак очык тотып алды. Менә нәрсә икән! Юкка котлары очкан боларның. Мастеровой халкының таләпләре бер дә яңа нәрсә түгел. Сорану теләнче халкының гадәте инде ул. Белмимени соң ул аларны?  

Һәм шул фикерен шәһәр башлыгына аңлатты.

— Сез хаклы, Сәгыйть Мустафич! — диде аңа каршы Дьяченко. — Әгәр алар оешмаган аерым кешеләрнең, аерым төркемнәрнең таләбе булса, аның куркынычы юк. «Оешмаган» дигән сүзгә мин басым ясап әйтәм. Аерым дулкыннар ярга китереп сугалар, яр аңа карап җимерелми, киресенчә, дулкыннар берәм-берәм үзләре чәлпәрәмә килеп ватылалар да гаҗиз рәвештә кире тәгәриләр... Бу ошату аның үзенә бик ошады. «Онытмыйм, берәр җирдә кирәк булыр бу» дип алдындагы дәфтәренә «дулкын» дип язып куйды. Ул әдәбият белән шөгыльләнә һәм җирле газетага кушамат белән фельетоннар язгалый иде.

— Ләкин, — диде ул кинәт урыныннан торып, — күз алдыгызга китерегез. Шул дулкыннар сүз беркетеп ярга бөтенесе берьюлы китереп суксалар, нәрсә булыр иде? Яр, һичшиксез, җимерелеп төшәр иде. Ул җимерелеп төшкән ярны сурәтләп күрсәтү теләге белән булса кирәк, «лып!» итеп урынына утырды.

Һи-һи-һи-һи, Сергей Викторович, дулкыннар алар сөйләшә белмиләр бит, алар бервакытта да сүз беректерә алмаслар, тыныч булыгыз! Диңгез диңгез булып кала инде ул.

Сергей Викторович, алдындагы кәгазьгә дулкыннар сурәте сызгалыйсызгалый, дәвам итте:

— Менә безнең бөтен ялгышыбыз да шунда, Сәгыйть Мустафич, бөтен ялгышыбыз да менә шунда. Ә сез каян беләсез? (Ул кинәт суд тикшерүчесе төсен алды). Ә сез каян беләсез менә шул аерым кешеләр һәм төркемнәр артында берәр оештыручының яшеренеп ятмавын?

 Сергей Викторович торып, кабинет буенча йөреп китте.

— Ә мин уйлыйм, сез белмисез. Сез аларны сөйләшә белми торган дулкыннар дип уйлыйсыз. Ә нигә сез аларны порох мичкәсенә таба әкрен генә үрләп, көйрәп килә торган ут дип уйламыйсыз? Куып чыгардым да эш бетте дип уйлыйсыз сез, ә оештыручыларны сез куып чыгара алмадыгыз бит.

Алар урыннарында калдылар. Алар, сезгә күренми генә, сездән көлеп торалар. Сез аны эзләмисез дә, таба да алмыйсыз. Алар кичә Алафузовта, бүген сездә, иртәгә Крестовниковта. Алар һәр җирдә бар һәм бер җирдә дә юк. Сез үзегезнең хәрәкәтегез белән аларга үзгезне суя торган пычак хәзерләп бирәсез. Сәяси сабыйлар! Менә сез кем. Мәрхәмәтнең кинәт мәрхәмәтсезлеккә әйләнеп китүе Сәгыйтьҗан өчен бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыкты. Ул уңайсыз гына кузгалып куйды һәм гаепле генә тамак кырып алды:

— Моңа хәтле без андый хәл сизмәгән идек сизүен, Сергей Викторович, — диде ул.

— Кай числода килде сезгә депутация? — дип прокурорларча сорады башлык.

— Хәтерләмим, апрель ахырларында микән, май башларында микән?.. Алайса мин сезгә әйтеп бирим. Алар сезгә беренче май көнне килгәннәр. Беләсезме, бу ни дигән сүз? Бу аларның революцион инҗилләренә язылган көн. Бу көнне аларга пәйгамбәрләре Маркс билгеләп биргән. Өченче ел бу көнне ИвановоВознесенский эшчеләре эш ташладылар. Быел Алафузов эшчеләре будочникны кыйнап, завод кибетен туздырдылар. Сез моны белмисез? Юк, сезнең депутациянең килү көне бу очраклы гына туры килү түгел. Моңа кем җаваплы? Үзегезнең комсызлыгыгыз белән эшне шул дәрәҗәгә китереп җиткергән сез җаваплы моңа!..

Башлыкның Сәгыйтов белән булырга тиеш әңгәмәсенең төп ноктасы менә шушында иде. Ул хәзер үзен прокурор трибунасындагы кебек хис итә һәм, әйтерсең, бер Сәгыйтовны түгел, бөтен Сәгыйтовларны, бөтен купецларны эттән алып эткә сала иде...

— Безгә народоволецлар куркыныч түгел. Безгә менә сез куркыныч. Сез үзегезнең комсызлыгыгыз белән заводларыгызда, фабрикаларыгызда хөкүмәткә каршы фетнәчеләрне үстерәсез. Юк, без сезнеи заводыгызны түгел, бөек монархияне саклап алып калырга тиеш. Без фетнәчеләрнең кулларыннан коралны, һичшиксез, сугып төшерербез. Монда без түгел, ә аларны оештыручылар хурлыкка калырлар. Шуна күрә без ул депутацияне төрмәгә япмадык һәм сөргенгә җибәрмәдек. Иртәме, соңмы без аларны ябарбыз һәм сөрербез!

 Сәгыйтов өенә аңгы-миңге кайтып керде һәм кыйналып ташланган шикелле кәнәфигә ауды.

— Сиңа нәрсә булды, картым? — дип сорады хатыны борчылып.

— Алып бир әле миңа шүрлектән календарьны, — диде Сәгыйтьҗан аңа җавап урынына. Хатыны календарьны китерде. Сәгыйтьҗан көн исемнәрен кайта-кайта кирегә санап, заводка барган әлеге бәхетсез көннең числосын табарга тырышты. Бәлки башлык ялгыша торгандыр, бәлки ул беренче май булмагандыр...

— Я, нигә бәйләндем инде мин бу урыс заводы белән? Кайсы шайтаным мине Желтухин белән Мәкәрҗә юлында, пароходта очраштырды? — дип ачынды Сәгыйтов. Икенче көнне ул, әлеге пар атына утырып, Алексеевкага китте. Юк, ул заводка үзе өстеннән шикаять ясаган эшчеләрдән үч алу теләге белән килмәде. Ул алар белән ипләп сөйләшү, аларга тойгыдашлык күрсәтү, мөмкин булса юату, хәтерләрен табу теләге белән килде. Чынлап уйлаганда ул бит инде бер дә ул хәтле капъйот түгел, аның хәтта мәчеттә гыйбадәт вакытында күңеле нечкәреп елаганы да бар. Шул фикерләр белән ул җир идәнле, төрмә эче кебек караңгы һәм гадәттән тыш эссе завод бинасына барып керде. Пыяла эретә торган мичләрнең ялкыннарыннан кара диварларда һәм кешеләрнең авыр эш белән йончыган йөзләрендә шомлы шәүләләр уйный. Бер минутка «бу җәһәннәмгә кешеләр үз теләкләре белән килмәгәннәрдер, ниндидер авыр гөнаһлары өчен боларны монда көчләп китергәннәрдер» дип уйлыйсың. Ләкин боларның һәммәсе үз теләкләре белән килгәннәр. Әгәр алар үзләрен шунда китереп керткән һәм коточкыч бәхетсезлеккә дучар иткән кешене (ул кеше Сәгыйтьҗан бай бит!) күрү белән өзгәләп ташласалар гаҗәп булыр идемени? Ләкин аларның йөзләрендә кайгылы буйсынудан башка берни юк. Алар хуҗага бер сүз дәшмиләр, хәтта, тайпылышып, аңа юл бирәләр! Сәгыйтьҗан, шешәләр өрә торган зур бүлекне үтеп, кечкенә ишеккә юнәлде. Ләкин управляющий аңа:

— Бусы сезнең өчен кызык булмас, Сәгыйть Мустафич, хатыннар да балалар гына монда, — дип аның юлын бүлмәкче булды. Ләкин эчтән берничә хатын-кыз тавышы килде:

— Керсен, керсен, нигә кертмисез, күрсен! Сәгыйтьҗан, иелә төшеп, кечкенә ишектән керде һәм башта, бернәрсә аера алмый, карап торды. Монда зәңгәр ис кара сөрем белән бергә болганып әйләнә һәм өстә берьюлы төнлек һәм тәрәзә хезмәтен үти торган тишеккә суырыла, ләкин төнлек төтенне суырып өлгерә алмый иде. Кинәт почмактагы зур мич дөрләп кабынып китте, кемдер аның күмерләрен актарып җибәрде ахыры. Кем ул? Бер-ике секунд Сәгыйтьҗан мич алдына карап, берни аңламый торды. Шуннан соң гына ул  озын кисәү агачы белән мич алдында күмер болгатып торган, анадан тума диярлек ялангач хатынны шәйләп алды һәм тиз генә икенче якка борылды.

— Борылма, борылма, хуҗа! Якынрак кил! Моны әллә шул хатын, әллә бүтәне кычкырды... Юк, шул үзе кычкырган икән, өстәп куйды:

— Безнең ничек эшләгәнне күреп кит! Бикәңә, балаларыңа кайтып сөйләрсең, кызык булыр!.. Сәгыйтьҗан чыгып тарантасына утырырга ашыкты һәм управляющийга:

— Ул кем? Нигә сез хатын-кызга шәррән яра чишенеп эшләргә рөхсәт итәсез, — дип шелтә ясады.

— Алар күрше татар авылыннан килеп эшләүче хатыннар, Сәгыйть Мустафич! Берәү дә аларга чишенеп эшләргә кушмый. Әмма ул мич янында алар дүрт сәгать тә эшли алмаслар иде. Ә алар бит...

— Мөселман хатыны ич ул? Аз гына булса да шәригатьне белә микән?

 — Белә торгандыр бәлкем, әмма монда аңа әһәмият бирмиләр. Аның ире дә шунда кирпеч сугу бүлегендә эшли... Балалары күл...

Сәгыйтьҗан маңгаен җыерып куйды. Бу кызгану ишарәсе булдымы, нәфрәтме, управляющий моны аңламады. Тарантаска менеп утырган хуҗаның боерыгын ул үзенең дәфтәренә язып алырга ашыкты.

— Хуҗа шушы айдан алып, — диде Сәгыйтьҗан, — эш хакын акчалата һәм һәр число башында соңлатмый түли барырга вәгъдә итте дип, капкага язып куярсың. Теге хатын минем кибеткә килсен, анда аңа бер-ике әчмуха чәй төреп җибәрерләр...

Юл буе Сәгыйтьҗанның күз алдында әлеге хатынның мич ялкынындагы коточкыч күләгәсе басып торды. Әйтерсең ул җәһәннәмнән кемнәрнеңдер гөиаһсы өчен җавап алырга чыккан газап фәрештәсе! Шәригать һәм оят бу хатынның бәхетсезлеге алдында бөтенләй кирәксез мәгънәләр булып калганнар. Кешенең бәхетсезлеге һәммәсен кичерә. Кичерү генә түгел, бу җәһәннәм, хатынның бөтен гөнаһсын үзенә суырган. Хатын бөтенләй арынган, тазарынган да, гөнаһлы Сәгыйтьҗаннан сорау ала:

— Борылма, хуҗа, кил, менә бу ут алдында җавабыңны бир! — ди. Әйтерсең ул Сәгыйтьҗанны дәшми каршы алган эшчеләрнең һәммәсенең ләгънәтен үзенә җыйган. Коточкыч! Нигә аңа, Сәгыйтьҗанга, ул аргы бүлеккә керергә кирәк иде соң?! 

8

«Ияр вакыйгасы» белән иң элек Печән базары шау килде. Тугыз ай инде телдән төшмәгән «Мөртәт Гәрәй вакыйгасы» да бүген икенче планга күчте. Ефим попка барып мөселманлыктан «дүнгән» Сәхипгәрәй хәлфәнең иманын әле кичә генә ахшамнан соң Болак буенда каңгырып йөргән арык бозау кыяфәтендә «күргәннәр» иде. Шуннан соң бозау батып үлгәнме, әллә, дуңгыз кыяфәтенә кереп, мөселман зиратына таба киткәнме, берәү дә белми, ләкин һәркем бүген аның кызыклы дәвамын көтә иде. Әмма мәчет чатында сәүдә итүче һәм дөньяның бөтен серләре белән хәбәрдар каптырмачы Мөхәммәтҗан үз тирәсенә җыелган кешеләрне барлап, аларга серле генә карап чыкты да, сүзне бөтенләй башка нәрсәгә борып җибәрде:

 — Ишеттегезме, мөселманнар, мөселманчылык өскә чыга... Кичә шәһәр думасында губернатор хәзрәтләре үз авызы белән әйткәнне нәни абзыйның каенагасы теге кем, Айтуганов, үз колагы белән ишеткән. Адаш абыйны падишаһымыз хәзрәтләре үз янына, Петербургка чакыртып алырга булган... Ягъни болай булган бу...

Падишаһымыз хәзрәтләре үзенең утырып йөри торган туры айгырына ияр эшләтеп алырга дип, бөтен мәмләкәтләргә яр салган. Петербурда шуның выставкасы булган. Төрле патшалыклардан ун мең ияр ясап китергәннәр выставкага...

Шуннан падишаһымыз хәзрәтләре бары ике генә иярне сайлап алган: мимеч патшасыныкын һәм безнең адаш абыйныкын... министрларын чакырып сораган падишаһымыз. Ягъни моның кайсысына алтын медаль, кайсысына чуен медаль бирик. Бөтен министрлар бер авыздан мимечкә чуен медаль, Сәгыйтовка алтын медаль тиеш дип хөкем чыгарганнар... Шуннан соң падишаһымыз әйткән: алтын медаль генә аз, Петербурдан Казанга тимер юл салынсын, князь шул тимер юл белән кунакка килсен миңа, дигән...

Менә кая таба бара бит ул эшләр...

Московский урам ягыннан Сәгыйтьҗан абзыйның тарантасы күренү халыкны бөтенләй күтәреп җибәрде.

— Әссәламәгаләйкем, Сәгыйтьҗан абзый.

— Рәхмәт, мөселманлыкны сынатмадың, Сәгыйтьҗан абзый.

— Бик дөрес, бик дөрес! Өскә чыгардың дин исламны, Сәгыйтьҗан абзый!

Бу Сәгыйтьҗан абзыйның күңелен күтәрмәде, шулай да ул аларга игътибарлары өчен рәхмәт укыды. Исхак мәзин әңгәмәне куәтләп җибәрде:

— Падишаһымыз хәзрәтләренең шәфкате зур нндё, мөселманнар. Сөйләп торасы юк. Үз халкын балалары кебек кайгыртып, башларыннан гына сыйпап тора... Шөкраналар булсын... Ганимәт белергә кирәк моны...

Җәмәгать күтәреп алды:

— Әйе, әйе. бик дөрес, сәдәкатебезне күрсәтеп, бөтен мөселман исеменнән падишаһымызга телеграмма сугарга кирәк.

— Телеграмма гына аз, мәчет салдырырга кирәк, падишаһымызны хөрмәтләп...

— Бик дөрес әйтте Исламгәрәй абзый: мәчет салдырырга кирәк. Хәзердән үк акчасын җыя башларга кирәк. Сәгыйтьҗанга алар кинәт Ташаяк кәмитенең киендерелгән чүпрәк курчаклары шикелле көлке һәм тупа күренделәр. Ул аларга:

— Сибел! — дип кычкырасы килде, ләкин кычкырмады, аның урынына ул бу курчакларның урынсыз дәртләрен сүндерү теләге белән сүзне кирегә борып алып китте:

— Иң әүвәле Петербурда салыначак мәсҗетнең маясын туплап бетерергә кирәк, җәмәгать. Урыннардан җыела торган акча бик әкрен килә. Петербур ахуны Гатаулла хәзрәт яза: мәсҗетнең гыймарәтенә керешер өчен ике йөз мең сум акча кирәк, хәзерге көнгә хәтле җыелган кадәресе бары унҗиде мең сум гына, ди. Бу нәрсә? Бөтен дөнья алдында көлкегә калабыз лабаса, җәмәгать. Мәсҗеткә хәтта руслар һәм хөкүмәт үзе зур-зур иганәләр ясадылар, алла кабул итсен. Без мөселманнар нәрсә карыйбыз? Оят! Каптырмачы Мөхәммәтҗан моны да эләктереп алды:

— Афәрин, Сәгыйтьҗан әфәнде, падишаһымызга турылыгыбызны күрсәтү белән бергә, мәсҗетнең дәүләт пайтәхетендә салынуы, без мөселманнар өчен нинди зур мактаулы эш!

— Әйе, әйе, ул анда безнең дин исламның шәүкәтен балкытып торучы нур булыр иде... Җыйнашырга кирәк.

— Бүгеннән үк яңа подписка ачарга кирәк.

— Кирәк, кирәк! Ай, афәрин! Сәгыйтьҗан ихтыярсыз бүленгән юлын тизрәк дәвам иттерү теләге белән урынында түземсез генә кузгалып куйды. Ләкин шул вакыт Мохтар дворының капкасы янында торучы җигүле сала арбасына баскан берәү нәрсәдер кычкырды, йөзләр тавыш ягына борылдылар. Ул да булмады, түшенә медальгә ошатып бик күп калай түгәрәкләр таккан тиле Сафиулла, җыелган кешеләр янына йөгереп килде дә, сулышлары кысылган хәлдә тотлыга-тотлыга сөйләп китте:

— Әнә, әнә, кабык арба өстендәге сала кешесе... Әсрар, ди... Әбрар, ди„. Мине Әсрарга бирәм, ди... Әсрарга да, Әбрарга да бармыйм, абзыкайлар, җибәрмәгез, абзыкайлар. Бер тиен генә! Бер тиен генә! Бер тиен генә! Ул һәр кешенең алдына килеп, кулын суза-суза йөреп китте. Моннан элек кенә төгәлләнеп җиткән күңелләр кинәт сүрелде, базар халкын борчылу һәм шомлану чолгап алды. Арба өстеннән әлеге сала кешесе тагын кычкырды:

— ... Теләүчеләр юкмы?

— Нәрсә, ди, ни кычкыра?

— Бала бирәм диме?

— Әйе, асрарга бала бирәм, ди. Бар да арбага карадылар. Анда яңа тукылган сап-сары чыпта өемнәре өстендә дүрт яшьлек дисәң, олыларча моңсу күзле, алты дисәң, бик кечкенә һәм арык гәүдәле малай утыра.

Бу Кушлавычның мәрхүм Мөхәммәтгариф улы Габдулла иде. Моңарчы халыкны ул үзе күзәтеп утырды. Инде халык аның үзен күзәтергә тотынгач, малай тәмам каушап калды һәм ихтыярсыз башын аска иде. Шуны гына көтеп торгансыман аның борыны йомшап китте, ул аны еш-еш тарта башлады. Елап җибәрергә тәмам хәзер иде инде ул. Әмма шунда җыелган халык күзләрен малайдан олаучыга күчерде. Берьюлы берничә тавыш олаучыга юнәлде:

— Әй, суык аяк, көнең шуңа калдымыни инде?

— Чыптаң белән бергә бала сата башладыңмыни?

— Кил әле, кил бире! Олаучы уңайсызланып, арба өстеннән төште һәм мәчет чатындагыларга якынлашты.

— Соң бит... минекемени? Миңа әманәт итеп тапшырылган бала ич... Авылдан, Нәфисә апа киңәше белән Сәлим байларга уллыкка тапшырырга, дип утыртып җибәргәннәр иде аны миңа. Бай Эрбеткә киткән, бикә якын да килми...

Кире алып кына кайтыр идем, бабасының рәте юк. Нишләтим соң?.. Каюм мәзин түзмәде:

— Әнә бит нишли мәгърифәтсез сала мужигы... Биргәненә шөкерана юк, нигъмәтнең кадерен белү юк.

Кинәт олаучының ачуы йөзенә кан булып йөгерде. Әмма ул үзен тыярга тырышып:

— Булмагач, нинди нигъмәтнең кадерен белсен крестьян. Бер тубал арышка мохтаҗ авыл. Асрарга да бирер шул. Эт баласы түгел бит, ачтан үтерәсе килми, — диде.

— Шөкерана юк. Шуның шомлыгын күрә сала җире, бер дә гаҗәп түгел... — дип нәтиҗә чыгарды каптырмачы Мөхәммәтҗан, һәм сүзенең Сәгыйтовка ничек тәэсир иткәнен күрер өчен күзләрен аңа текәде. Бу вакыт Сәгыйтьҗан чыпта өстендә утырган малайга бик зур дикъкать белән карап тора иде. Кинәт ул үзе дә сизмәстән:

— Менә бит! — диде һәм бармагын шартлатып куюдан чак кына тыелып калды.

Ул үзен борчыган авыр мәсьәләнең чишелешен тапты һәм таз генә китәргә ашыкты. Шулай да, кинәт китеп баруны яхшысынмады ахры, олаучыга төбәп:

— Бер дә яхшы түгел, агай-эне, падишаһымыз алдында оят,— диде һәм дилбегәне тартты. Шуны гына көтеп торган кыбырсык күк айгыр дәррәү кузгалып китеп барды... 

10 

Шул көнне кич Сәгыйтьҗан хатынына:

— Ястү намазын бүген мәчеттә укыйм, яңа эш башлау алдыннан хәзрәтне күрәсем, сәдәка бирәсем бар, — диде һәм атны җиктерергә кушты. Евангелистскийга чыгу белән кучер атны мәчет урамына бора башлаган иде, бай аның аркасына таягы белән акрын гына төртеп:

— Суконныйга, — диде. Мәсьәләне аңлап алган кучер атны мәчет урамыннан бөтенләй тискәре якка борды. Урамның эре ташлары өстеннән барган тарантас никадәр сикертмәсен, Сәгыйтьҗан моны сизми, башына илһам булып килгән бүгенге уй аны баштанаяк биләп алган иде:

— Юк, мин сәүдәне рус һәм яһүт күпецларынча корып җибәрим, дип мавыктым. Шул харап итте мине. Имеш, алардан өйрәнергә кирәк, заманнан калышмаска кирәк. Пычагым! Миңа ата-бабайлар юлы белән генә бара бирү кирәк иде. Үзебезчә, киберләнми генә, мөселманча гына сәүдә итәргә кирәк иде миңа. Мин ата-баба йоласына хыянәт иттем. Шул тотты мине. Я, булган эш булган. Әле соң түгел... Әйе, ул пыяла заводын сатарга һәм тизрәк аның бәласеннән котылырга карар бирде. Аның күз алдында инде чәй төрү фабрикасы тора. Тимер юл аңа чәйне турыдан-туры Кяхтадан алып кайтып аударачак. Ул Мәскәү чәйчеләренә барып җиткәнче, бу инде ящикларга төяп озатып өлгертәчәк. Ә эшчеләр мәсьәләсен ул бик җиңел, мөселманча гына хәл итәчәк...

Георгиевский белән шактый барганнан соң, ат уңга керде һәм, эреле-ваклы иске агач өйләр белән тулган тыкрыклардан борылгалап, ике катлы зур гына агач өйнең кызыл фонарь кабызып куйган парадный ишеге алдына килеп туктады. Кунакны каршы алырга тәбәнәк кенә юантык буйлы, озынча нечкә борынлы, кечкенә, ләкин ерткыч кошныкы кебек үткен күзле Миһри җиңги үзе чыкты. Ул башын бераз иңенә авыштырып, кулын кулга кушырып:

— Әйдүк, көтелмәгән кадерле кунак! Төкле аяккаең белән, Сәгыйтьҗан абзый! Оныттың, оныттың безне... бөтенләй ташладың...— диде һәм кынага буяган тешләрен күрсәтеп елмайды...

Зал ягыннан «Ай-хайлүк»не уйнаган гармонь тавышына кызлар чинавы кушыла. Шешәләр шалтырый, бөкеләр атыла... Сип, сип, сип, әйдә, Мулла кызы Зөбәйдә, дип, кемдер аякларын тибә, кулларын чәбәкли иде. Миһри Сәгыйтьҗанны баскычтан үз бүлмәсенә алып менеп китте. Пөхтә җыештырылган, келәмнәр түшәлгән бүлмәнең диварлары кара өстенә ак һәм сары путал белән язылган корьән аятьләре, шамаил шәрифләр белән бизәлгән иде...

Сәгыйтьҗан кергәндә түр почмакка челтәрле чыбылдык корылган кечкенә кроватьта унбер-унике яшьлек кыз, яткан урыныннан торып, мәче баласын шаяртып утыра иде. Миһри утырып кул күтәреп дога кылып алды, Сәгыйтьҗан да аңа ияреп, сакалларын сыйпап куйды һәм шактый уйнак тавыш белән:

— Я, сәүдәләр ничек? — дип сорады, үзе хәйләкәр генә сыңар күзен кысып елмайды. Сәгыйтьҗанның үзен болай иркен тотып сөйләшүе, Миһригә кайчандыр булып алган артык якын әшнәлекне хәтерләтте, ләкин ул моны сизмәмешкә салышып:

— Тол кешенең мәгълүм инде, Сәгыйтьҗан абзый, иремнән калган мал белән көн итеп яту, ул да бетсә нишләрбез инде, дип кот очып тора инде менә, — диде.

— Алдыйсың, иблис хатын, ирең үлгәч, баеп киттең бит син, — дип чак кына ычкындырмады Сәгыйтьҗан, ләкин: «мин моны аңа әйтермен әле», дип, эченә салып куйды. Миһри дәвам итте:

— Кешеләр минем турыда әллә ниләр сөйли дип ишетәбез, аллаһы тәгалә үзе шаһит, теләсәләр корьән укып ант итәрмен (ул пыяла шкаф эчендәге яшел хәтфә белән тышланган бик калын китапка карап алды). Фатир акчасы алып, ике асрау белән көн кичерәм. Тегү-чигү эшенә өйрәтим дип җыйган ятимнәрем бар...

Үз мөселманымның балалары ачка тилмереп, кеше күзенә карап йөрмәсеннәр, һөнәргә өйрәнсеннәр, дип эшләгән эш иде... Гаҗизләргә хәлең барда кулдан килгәнне эшләргә кирәк бит инде. Китап шулай ди бит, кем, Сәгыйтьҗан абзый. Ачыктан-ачык фәхешханә тотып та, изге кеше кыяфәтендә утыруына ачуы килеп китте Сәгыйтьҗанның:

— Я, ташла әле, Миһри, син аны белмәгән кешегә сөйлә. Алла каршында җавабын син үзең бирерсең. Мин синең эшеңә тәфтиш ясарга килмәдем. Башка эш белән килдем мин сиңа. Миһринең нәрсәгәдер күңеле йомшарып китте, ул кулындагы яулыгы, белән нык кына борынын бушатып алды һәм аклану нияте белән: — Нишләмәк кирәк инде, Сәгыйтьҗан абзый. Менә бит, Нәсимәм үсеп килә. Укытырга, башлы-күзле итәргә кирәк, — диде. Хәйлә вә мәкергә Миһридән уздырмаган булса, аңардан һич калышмаган Сәгыйтьҗан, сөйләшә торгач, «тегү-чигүгә өйрәнүче кызларның» хәзерге көндә нәкъ егерме биш данә икәнен һәм аларның төрле авыллардан менә шушы бер-ике ел эчендә генә җыелып алынган ятимнәр икәнлеген белеп алды.

— Менә нәрсә, Миһри, — диде ул, — син дөрес әйттең. Коточкыч хәл ләбаса. Крестьяннар ачлыктан балаларын базарга китереп сата башладылар... Бүген шуның берсен үзем күрдем. Сатмыйлар, — буш бирәләр. Ал гына! Я әле, менә синең белән киңәшләшеп карыйк. Сиңа бу кызларны «тегү-чигү мәктәбенә», ягъни Сөнгать шәкерт җыеп алып кайтты бит? Миһри аңа кинәт күтәрелеп карады:

— Иблис икәнсең син, Сәгыйтьҗан абзый. Аны сиңа кем әйтте? Яшь кенә асрау кыз самовар күтәреп керде һәм чәй урыны хәзерләп чыгып китте. Сәгыйтьҗан белән Миһри чәй янында шактый озак сөйләшеп, киңәшеп утырдылар. Ниһаять, сүз көзге пычракларга кадәр Сөнгать шәкертне уртак исәптән Казан артына тагын чыгарып кертергә карар кылу белән очланды...

(Дәвамы киләсе санда)