ТАТАРСТАНДА ӘДӘБИЯТНЫҢ ЯҢА КҮТӘРЕЛЕШЕ ӨЧЕН
ГАЗИ КАШШАФ
ТАТАРСТАНДА ӘДӘБИЯТНЫҢ ЯҢА КҮТӘРЕЛЕШЕ ӨЧЕН
ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ II СЪЕЗДЫ
Татарстан совет язучыларының II съезды культура тормышыбызда зур вакыйгаларның берсе булды. Съезд республикадагы әдәби хәрәкәткә йомгак ясап, язучыларның иҗат бурычларын билгеләде. Съезд совет җәмәгатьчелегендә тирән кызыксыну тудырды. Анда республиканың җаваплы эшчеләре, СССР Совет язучылары союзы һәм Үзәк издательство вәкилләре, Казандагы фән эшчеләре, журналистлар, укытучылар, югары уку йортлары студентлары катнаштылар. Бу номерда без Правлениенең эше турындагы отчетның кыскартылган стенограммасын һәм фикер алышуларда катнашкан кайбер иптәшләрнең чыгышларын бирәбез.
Безнең икенче съездыбыз данлыклы юбилей көннәре алдында җыелды. Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасының оешуына утыз ел тулды. Бөек Ленин һәм Сталин инициативасы белән оештырылган Татарстан, партия җитәкчелеге астында, турыдан-туры иптәш Сталинның кайгыртуы белән һәм бөек рус халкы ярдәмендә алдынгы, культуралы республика булып әверелде. Ленин— Сталин милли политикасының җиңүен раслый торган гаять зур үзгәрешләр булды; элекке патша колониясе хезмәтен үтәгән Казан губернасы индустриальаграр республикага әйләнде. Татар халкы коллык, тигезсезлек богауларын ташлап, социалистик милләт булып формалашты һәм үзенең яңа рухи, әхлакый сыйфатларын чагылдырды. Яңа, социалистик культура төзеде. Ленин һәм Сталин идеяләре белән коралланган хезмәт ияләре социализм төзеделәр һәм батыр адымнар белән коммунизмга баралар. Формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик татар совет әдәбияты да социализм иленең үсеше белән бергә үсә, ныгый барды. Иптәш Жданов: «Без илебезнең йөзен тамырыннан үзгәрткән гаять зур үзгәрешләр белән бергә үзгәрдек һәм үстек» — дигән иде. Татар совет әдәбияты үзенең битләрендә шул үзгәрешләрне чагылдырып килде; совет халкының социализм төзелешендәге хезмәтенә булышлык күрсәтте, аның социалистик характерын формалаштыруда ярдәм итте, социализмның һәртөрле дошманнарына каршы көрәшергә, буржуаз милләтчеләргә каршы көрәшергә булышты һәм үзе дә шул көрәштә чыныгып, социалистик реализм әдәбияты буларак җитлекте. Безнең әдәби хәрәкәтебез белән, социалистик әдәбиятның үсеше белән Ленин — Сталин партиясе җитәкчелек итә. Иҗатыбызда күренгән барлык уңай күренешләр өчен без җиңелмәс большевиклар партиясенең даһи җитәкчелегенә бурычлы. Партия, формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культураның ирекле рәвештә үсеп, чәчәк атуына бөтен мөмкинлекләрне булдырды. Партия, СССР халыкларының үзара иҗади дуслыклары өчен киң мөмкинлекләр ачты. Партия, кешеләр рухының инженерларын — сүз мастерларын — аталарча кайгыртучанлык күрсәтеп, тәрбияләп үстерде; аларга идея һәм художество ягыннан югары күтәрелү юлларын күрсәтте һәм күрсәтә тора. Большевиклар партиясе, иптәш Сталин безнең әдәбиятыбызның төп методын, социалистик реализм методын билгеләде. Партия, буржуаз идеологияне Җиңмичә торып, әдәбияттагы милләтчелек һәм башка төрле дошман карашларын тар-мар итмичә торып, совет социалистик әдәбиятны үстерергә һәм югары күтәрергә мөмкин түгел, дип өйрәтә. Партия, безнең совет язучыларын, формализмнан котылмыйча торып, натурализмнан арынмыйча торып, милли чикләнүчәнлекне бетермичә торып, зур әдәбият тудырып булмый, дип өйрәтә. Язучылар, партиянең чакыруы белән, большевизм идеясе белән рухланган хәлдә, буржуаз идеологияләргә каршы, милләтчелек карашларына каршы актив көрәшеп килделәр. Партиянең дөрес юнәлеш бирүе белән татар совет әдәбияты да һәрбер этапта җиңеп килде. Сталинчыл бишьеллыклар чорына керү алдыннан ук совет язучылары үзләренең әсәрләрендәге идеялелек һәм художество көче белән совет социалистик әдәбиятының өстенлеген күрсәттеләр. Сталинчыл бишьеллыклар чорында да, бөек Ватан II сугышы елларында да совет әдәбияты социалистик илнең эшчән кешесендәге бөек сыйфатларны, мораль һәм рухи бөеклекне ышанырлык көч белән чагылдырды. Шуны әйтергә кирәк, бөек идеяләрне, иҗтимагый проблемаларны яктыртуның өлгесен татар язучылары бөек рус әдәбиятыннан алып килделәр һәм рус әдәбиятыннан өйрәнүне көннән-көн көчәйтә баралар. Соңгы елларда бөек рус культурасы байлыгын өйрәнү, СССР халыклары культурасының иң матур үрнәкләрен, иң яхшы казанышларын өйрәнү аеруча киң җәелде. Халыклар арасындагы иҗади дуслыкның көннән- көн ныгый баруы өчен дә без партиягә бурычлы. Татар совет язучыларының формалашуына бөек рус әдәбиятынык тәэсире гаять зур. Безнең язучыларның рус әдәби мәктәбен узулары гына да күп нәрсә сөйли. Рус совет язучыларының туганнарча булышуларын да әйтеп китәргә кирәк. Болар һәркайсы татар совет әдәбиятының җитлегүенә сәбәп булып торалар. Татарстан язучыларының I съездыннан соң 16 ел вакыт узды. Шул еллар эчендә илебездә бөтендөнья тарихи әһәмияте булган гаять зур вакыйгалар булды. Коммунистлар партиясе, бөек Сталин җитәкчелеге астыңда совет халкы социализм җәмгыятен төзеде; немец фашистлары белән дәһшәтле көрәштә җиңеп чыкты, фашизм коллыгы астында изелгән Европа халыкларына азатлык байрагы алып килде һәм хәзер даһи Сталинның 1946 ел 11 февраль речендә әйтелгән бөек программаны тормышка ашырып, ышанычлы адымнар белән коммунизмга бара. Шушы вакыт арасында Татарстан Совет язучылары союзы эчендә дә зур үзгәрешләр булды. Язучыларның саннары икеләтә үсте, алар идеяхудожество ягыннан бик нык югары күтәрелделәр, күп кенә язучылар әдәби хәрәкәтнең алгы сафына килеп бастылар. Правлениенең бу составы бөек Ватан сугышы елларында, 1942 елда, сайланган иде һәм ул шул вакыт эчендәге эшләреннән отчёт бирә. Бөек Ватан сугышы татар совет әдәбиятының күтәрелеш елларына туры килде. Безнең язучылар коллективы Ленин — Сталин партиясе тирәсенә тупланып, бердәм омтылыш белән патриотик рухлы әсәрләр иҗат итә иде. Социалистик реализм методы әдәбиятыбызның зур көчләре җитешүгә булышлык итә иде. Сугыш башлангач, язучылар коллективы көчләрен таркатмадылар гына түгел, бәлки икеләтә арттырып, үзенең барлык талант көчен, рухи дәртлелеген Ватанга хезмәт итүгә багышлады. Татарстан совет язучылары, барлык совет язучылары кебек үк, иптәш Сталинның ныгышларыннан, докладларыннан, бөек өйрәтүләреннән юнәлеш алып иҗат иттеләр. Сугышның беренче көненнән үк, юлбашчыбызның чакыруы буенча, совет халыкларының хис һәм омтылышларын дошманга отпор бирү бурычлары тирәсенә тупларга ярдәм иттеләр. Дошманга каршы нәфрәт һәм үч алу тойгысы белән коралланган Татарстан язучылары бөек Ватан сугышы елларында матур әдәбиятның яңа үрнәкләрен бирделәр. Ул әсәрләр совет патриотизмы хисе белән, Ватанга, бөек юлбашчыга кайнар мәхәббәт белән сугарылганнар. Алар совет халкының иң яхшы сыйфатларын, һичбер вакытта да булмаганча батырлык, фидакарьлек күрсәтүен, илбасарларга каршы көрәштәге тәвәккәллеген, ярсулы омтылышын, дошманга юнәлгән нәфрәт көчен, туган илне саклау өчен бернәрсәсен дә кызганмавын, халыклар дуслыгын чагылдырдылар. Безнең язучылар Ватан язмышын хәл итүдә турыдан-туры катнаштылар. Татарстан язучы ларының күбесе сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китте һәм барлык совет халыклары белән бергә, бердәм патриотик күтәренкелек белән илебезнең бәйсезлеген, иреген, бәхетен саклау өчен сафка бастылар. Татарстанның байтак язучылары сугыш кырларында батырларча һәлак булдылар. Алар арасында Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян, Рахман Ильяс, Вәдүт Мифтахов, Александр Бендецкий, Кәшфи Басыйров, Хәмит Кавеев һ. б. бар. Ватан сугышы елларында иҗат ителгән әсәрләрдә сугышучы халыкның авазы яңгырый. Фронтта язылган әсәрләр елъязма кебек, совет халкының көрәш юлын чагылдыралар, аның мораль өстенлеген, героик традициясен, совет патриотизмының җиңелмәс көчен сурәтлиләр. Сугыш елларындагы әдәбиятта совет халкының оптимистик рухы, җиңүгә булган ихтыяри көче, авырлыклар каршында да куәтен үстереп, максатына ирешүе җанлана. Халык йөрәгенең кайнар тибеше һәм аның үлемсезлеге күз алдына бастырыла. Сугыш елларында безнең язучылар патриотизм һәм батырлыкрухы белән сугарылган хикәяләр, очерклар, поэмалар, шигырьләр, драмалар бирделәр. Кыска хикәя һәм әдәби очерклар көндәлек вакыйгаларны елъязма кебек теркәп бардылар. Патетик рухта шигырьләр һәм поэмалар язылды. Ләкин зур күләмле
әсәрләр бик аз булды. X. Усманның «Ялкынлы йөрәк» исемле повесте һәм берничә пьесадан башка зур күләмле әсәрләре булмады. Шул рәвешчә, Ватан сугышы чорындагы халыкның батырлыгын әдәби образлар аша гомумиләштерү башланып кына калды. Кайбер язучыларның Идегәй кебек ханнар-феодаллар образын халык герое итеп гәүдәләндерү, аны идеаллаштырып җырлау төсендәге җитди хаталары булды. ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенең 1944 елгы 9 август карарында кайбер әдәбиятчыларның һәм тарихчыларның Алтын Урда ханлыгын идеаллаштыру, Идегәйне халык герое итеп күтәрү белән мавыгуларын милләтчелек характерындагы хаталары дип күрсәтте. ВКП(б) Үзәк Комитеты Татарстан язучыларына иҗат программасы биреп, рус, татар һ. б. халыкларның царизмга, капиталистларга, помещикларга каршы бердәм көрәшләрен гәүдәләндерергә кирәклекне әйтте; халыкның алдынгы вәкилләрен, илбасарларга каршы көрәштә, Ватанны саклауда, фән һәм башка өлкәдә үзен таныткан батырларны гәүдәләндерергә чакырды. Бөек Ватан сугышы совет халкының җиңүе белән тәмамланды. Бөек полководец атабыз Сталин җитәкчелеге астында данлы Совет Армиясе кешелек дөньясын коллыктан коткарып калды. Культураны, цивилизацияне саклап калды. Совет социалистик стройның куәтле көчен күрсәтеп, җиңеп чыккан совет халкы сугыш китергән яраларны төзәтергә кереште, сугышта җимерелгән хуҗалыкны аякка бастырырга һәм хуҗалыкны сугышка кадәр булганнан да куәтлерәк көч белән төзергә тотынды. Иптәш Сталин үзенең сайлаучылар җыелышындагы речендә коммунизм җәмгыяте өчен көрәш программасын бирде.
Язучылар оешмасы каршында да яңа бурычлар килеп басты. Язучыларга совет халкының иртәгәге көнгә бару юлын, коммунизмга бару юлын прожектор белән яктыртып тору кебек мактаулы бурыч йөкләнде. Бу бурычлар ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият-сәнгать мәсьәләләре буенча чыгарган карарларында бик ачык күрсәтелделәр. ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча чыгарган карарлары большевиклар партиясенең әдәбият, сәнгатькә булган бөек кайгыртучанлыгын чагылдыралар. Бу карарлар әдәбиятсәнгать өлкәсендә идеясезлеккә, аполитизмга, формализмга, гамьсезлеккә каршы көрәш ачалар, черек буржуаз культура каршында баш июнең зарарын бөтен тулылыгы белән ачып, совет халкын коммунизм рухында тәрбияли торган әсәрләр иҗат итәргә чакыралар. Партия карарларының уңай йогынтысы Татарстандагы әдәби тормышта да бик тиз үзенең нәтиҗәләрен бирә башлады. Язучыларыбызның төп кадрлары ВКП(б) Үзәк Комитетының, тарихи карарларын тормышка ашыру буенча актив иҗат эшенә тотындылар. Язучылар коллективы партия каршында, дәүләт каршында, халык каршында җаваплылыкны тирәннән тоеп, идея-художество ягыннан югары торган әсәрләр тудыру өчен барлык көчен куеп эшләде. Зур күләмле проза, поэзия әсәрләренең мәйданга килүен, сәхнә әсәрләре язудагы активлыкны бары шуның белән генә аңлатырга мөмкин.
Ш. Камал романнарыннан соң бездә зур күләмле әсәрләр юк иде әле. Партия карарларын тормышка ашыру нигезендә бездә берничә роман мәйданга чыкты. Шундыйларның берсе Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы. Шуны әйтергә кирәк, К. Нәҗми бу романны А. М. Горькийдан бик нык өйрәнеп, аның күрсәтүләрен истә тотып язган. Барыбызга да билгеле, А. М. Горький «Шобага» хикәясенең җитешсезлекләрен күрсәтеп, язучыга киңәшләр биреп хат язган иде. К. Нәҗминең бу романы аның зур художник булып җитлегүен раслый. Ул үзенең теле, стиле белән дә, образларының бирелеше, җанлылыгы белән дә, материалларының күплеге һәм кызыклы булуы белән дә матур, уңышлы әсәр. Роман үзенең яңа тема алып килүе
белән, яңа образлары белән, башлыча, татар халкының, татар пролетариатының иҗтимагый һәм революцион аңы үсү тарихын дөрес чагылдыруы белән кыйммәт. Бу процессны язучы Россиянең гомуми тарихына, рус пролетариатының революцион хәрәкәтенә тыгыз бәйләнешле итеп сурәтли; ул коммунистлар партиясенең бөек ролен, аның бөек көрәшләр һәм сынаулар аркылы пролетариатны социалистик революциягә алып килүен җанландыра. Рус, татар һ. б. халыкларның царизмга, капитализмга каршы бердәм хәрәкәт нтүе, азатлык көрәшендә чын дуслык, туганлык мөнәсәбәтләренең тамырлануы бик күп реаль вакыйгалар аша күз алдына бастырыла. Совет укучылары бу әсәрне идея көче, художество чынлыгы өчен яратып каршы алдылар. Татар авылының революциягә чаклы тормышын һәм революция елларындагы күтәрелешен Ибраһим Гази «Онытылмас еллар» исемле повестьта гәүдәләндереп бирде. Бу әсәр — трилогиянең беренче кисәге һәм анда Казанга ерак түгел бер татар авылы тормышы яктылыгында (империалистик сугыш елларының авырлыгы, Татарстанда Советлар властен ныгыту өчен барган көрәш атмосферасы чагылдырыла. Язучы татар крестьяннарының фәкыйрьләнүләрен, җнрсезлектән читкә чыгып китүләрен, э'шчелэр арасында йөреп, яңа фикерләр алып кайтуларын, ниһаять, рус революциясе күтәрелешендә читтән генә күзәтүче булып түгел, бәлки большевиклар җитәкчелегендә актив көрәшкә күчүләрен оста рәвештә, реалистик көч белән җанландырган. Ул бик күп оригиналь образлар биргән, алар укучыны дулкынландыралар, истә калалар. Аеруча Хәлим исемле
үсмер егет образы җылы итеп, барлык психологик кичерешләре, балалык җиңелчәлеге, беркатлылыгы белән гәүдәләндерелгән. Үз гомерендә һичбер рәхәт күрмәгән, «кешенеке шикелле, рәтле яшьлеге дә булмаган» ярлы Миңнулла образы бик нык эшләнгән. Бу — өмет белән яшәүче, авырлыкны уенкөлке астында җиңеләйтергә тырышучы, халыкның түземлелеген чагылдыручы кеше. Ул татар халкындагы рухи куәтнең чиксезлеген, яктылыкка, гаделлеккә омтылуының көчен күрсәтә. Большевик образларыннан Столяров һәм Якуб образлары җанлы, истә кала торган итеп эшләнгәннәр. Аларда да үзләренә хас характер, чорга хас кыяфәт, хәрәкәт, кыланышлар бар, табигыйлек, чынлык бар. Болар һәркайсы «Онытылмас еллар» повестена аерым бер җылылык өстиләр. Республикабызның революцион үткәнен чагылдыру партия карарларыннан соң шактый җанланып китте. «Мулланур Вахитов», «Каюм Насыйри», «Пугачёв Казанда» кебек тарихи драмаларның мәйданга килүләре һәм сәхнәгә куелулары нәкъ менә сугыштан соң булган күңелле фактлар. Әхмәт Фәйзи рус, татар, башкорт һ. б. халыкларның бердәм рәвештә помещикларга каршы көрәшүләрен «Пугачёв Казанда» исемле драмасында гәүдәләндерсә, Нәкый Исәнбәт советлар Казаны өчен, социалистик ил өчен бердәм көрәшү вакыйгаларын «Мулланур Вахитов» драмасында җанландырды. М. Гали, X. Урази- ков татар халкының атаклы эшлеклесе, зур галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның әдәби образын сәхнәгә күтәрделәр. Яшь язучы Павел Евгеньев Казан губернасы Бездна авылы крестьяннарының революцион күтәрелешен сурәтләп, «Бездна» исемле повесть язды. Болар һәркайсы язучыларның социальтарихи темаларны эшләүгә җитди рәвештә тотынганлыкларын күрсәтәләр. Гомәр Бәшировның «Намус» романы турында күп язылды һәм күп сөйләнде. Роман совет чынбарлыгында формалашкан яшьләрнең омтылышларын, интересларын, аларның хисләрен, эчке дөньяларын аерым бер дулкынлану белән тасвир итә. Язучы совет кешеләрен үз-үзләрен аямыйча көрәшүчеләр итеп сурәтли, алар икмәк өчен, дошманны җиңү өчен җәелгән көрәштә катнашалар, совет кешеләре — иҗтимагый тормышның иң мөһим мәсьәләләрен хәл итү процессында биреләләр. Бу роман совет кешеләренең хезмәтен поэтик югарылыкка күтәреп сурәтләде. Билгеле, хезмәт процессын чагылдыру, хезмәтне төп тема итеп алу мәсьәләсе совет әдәбиятына күптән куелган мәсьәлә. Язучыларның I Бөтенсоюз съездында А. М. Горький бу бурычны һәрбер совет язучысы каршысыиа китереп куйды. Ләкин хезмәтнең әле татар совет әдәбиятында Г. Бәши- ров романындагыча барлык матурлыгы белән, мәхәббәт белән тулы гәүдәләндерелгәне юк иде дисәк, хата булмас. Романда коллектив хезмәте югары күтәрелә, ул хезмәт аша геройларның характерлары ачыла, индивидуаль сыйфатлары бирелә; хезмәт совет кешеләренең рухи, мораль сыйфатларын үстерергә ярдәм итә. Большевиклар партиясе тарафыннан җитәкләнә торган коллектив хезмәте — ул кешенең яшәү чыганагы булып кына тормый, хезмәт — ул совет кешесенең тормышы, сулышы, яме, шатлыгы. Язучы, шул рәвешчә, Нәфисә, Хәйдәр, Карлыгачлар аша, Мәүлиха, Тимериләр аша, Айсылу һәм Мансуров образлары аша коллектив тормышның, социалистик хезмәтнең поэтик чагылышын бирә, хезмәтне дан эше, намус эше, батырлык эше итеп гәүдәләндерә. Дәүләт интересы белән, халык интересы белән яши торган гүзәл характерлы, олы җанлы бу кешеләр иртәгәге көнгә, коммунизмга ышаныч белән карыйлар һәм үзләре дә иртәгәге көн кешеләренең сыйфатларын алып киләләр. Шуның өчен дә роман укучыларны, дулкынландыра, ул аларны кызыксындырган бик күп проблемаларны художество чаралары белән чагылдыра.
Шуны әйтергә кирәк, социалистик хезмәт темасы татар совет әдәбиятында көннән-көн ныграк җәелә бара. «Намус» романы инде бу теманы яктыртучы бердәнбер әсәр түгел. Сугыштан соңгы әдәбиятта без моның үрнәкләрен һәрбер жанрда күрәбез. Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» исемле драмасы да социалистик хезмәтне яктыртуга зур урьин бирә торган әсәр. Коллектив хезмәт, иҗтимагый интереслар белән мавыгып, бригадир Фатыйма образы үзенең авыр кичерешләрен, кайгызарларын җиңә ала; ул, хезмәт белән, иҗат эше белән тормышын ямьләндерә белә. Социализм иле кешесенә генә хас булган шушы бөек сыйфат М. Әмир тарафыннан художество көче белән, поэтик сюжетта ачыла. Сюжет чыннан да халыкчан рухта эшләнгән. Туган илгә, сөйгәненә җилләр аша сәлам җибәрү турында халык бик күп җырлый. Язучы шундый җырларны әсәрнең нигезенә салган һәм аны совет кешесендәге искиткеч матур сыйфатларны гәүдәләндерү өчен файдаланган. Басыйрның фронтта чыгарган җыры — интим мәхәббәт җыры түгел. Ул җырда совет солдатының туган илгә булган мәхәббәте, тормышны, хезмәтне өзелеп сөюе, Фатыймага юнәлгән саф хисләре чагыла. Ул җырда туган илгә, совет халкына бирелеп хезмәт итүченең үлемсезлеге бирелә. Саф йөрәктән чыккан изге тойгылар, җыр рәвешендә, җиңелмәс көч булып яшиләр, һәм пуля ала алмый торган җыр, авызданавызга күчеп, фронт утлары аша, җилләр белән туган илгә кайтып җитә. Бу җыр Фатыйманың Басыйрга булган мәхәббәтен, туган илне, халыкны, хезмәтне сөюен тагын да көчәйтеп җибәрә. Ул җыр — тормыш җыры булып, совет халкының яшәү көче, җиңү авазы булып, хезмәт һәм фронттагы батырлыгын чагылдырып яңгырый. Ул совет патриотының тормыш дәвамы булып ишетелә. Гариф Гобәйнең «Замана балалары» исемле совет балалары турында балалар өчен язылган кызыклы повесте да социалистик хезмәтне зурлый торган әсәр. Повесть Ватан сугышы елларында мәктәп укучылары тормышын гәүдәләндерә, аларның патриотизм хисләренең югарылыгын, эчкерсез бай тойгыларга ия булуын сурәтли. Шул бөек хис аларны батырлыкка алып килә, иҗтимагый файдалы хезмәткә ашкындыра һәм совет балалары үз хезмәтләренең җимешен күреп шатланалар. Ватанга, дошман белән көрәшүче әтиләренә файда китерерлек эш эшләүләре белән үзләрен бәхетле саныйлар. Нәкъ менә Шул моментта социалистик хезмәтнең кешене үстерүе, югары идеалларга, ашкынуларга алып килүе гәүдәләнә дә. Шуңа күрә дә әсәр совет балаларын патриотизм рухында, Ватанга бирелгәнлек һәм аңа турылыклы булу рухында, совет халкына гадел һәм намуслы хезмәт итү рухында тәрбияли.
Г. Галиев бүгенге көннең колхоз кешеләрен, аларның хезмәтен сурәтли торган хикәяләре, очерклары белән үзенең тормышны белүен, күзәтүчәнлеген күрсәтте. Ул тормыштагы яңалыкларны күрә белә һәм үз вакытында аларны матбугатка чыгара. Әгәр дә ул әсәрләрдә тирәнлек һәм художество гомумиләштерүе тиешле югарылыкта булса, Г. Галиев әсәрләренең кыйммәте тагы да үсәр иде. Хезмәт темасы безнең хәзерге поэзиядә еш кына җырлана һәм бу өлкәдә безнең язучыларның уңышлары юк түгел. Социалистик хезмәт алып килгән күңелле нәтиҗә турында безнең шагыйрьләр аеруча күп язалар. Авыл хуҗалыгы темасына, югары уңыш алу мәсьәләләренә багышланган (поэмалар нәкъ шул турыда сөйлиләр. Биредә М. Садриның «Бәхет турында җыр» поэмасын, Ш. Маннурның «Алтын көшел» (Гайҗан бабай) поэмасын, Ә. Юнусның «Уңыш», Г. Хуҗиның «Каенсар» поэмаларын китерергә мөмкин. Производство кешеләренең хезмәтен сурәтләүгә Б. Зернитның «Есть на Волге утёс» исемле поэмасы һәм Ш. Мөдәрриснең «Биш минут» поэмасы багышланганнар. Ш. Мөдәррис социалистик ярышның матур нәтиҗәләре турыңда, тимер юлчыларның поездлар йөртү графигын үзгәртүгә алып килә торган дәртле хезмәтләре турында яза. Поэма тимер юлчыларның сугыштан соңгы еллардагы фидакарь хезмәтләренә мәхәббәт уята, ярышып эшләргә чакыра. Социализм ярышының илһамландыруы турында җанлы вакыйгалар бирә. Риза Ишморат үзенең «Якын дус» исемле драмасында бик кызыклы проблема күтәрә. Ул большевистик дуслыкның иң матур үрнәген гәүдәләндерүне максат итеп куя. Эшкә, тормышка файда китерә торган, хаталарны тирәннән төшендереп, төзәлүгә алып бара торган дуслык, иске карашларның тутыгыннан арынырга бульйпа торган дуслык язучыны дулкынландыра һәм ул аны производство кешеләре аша яктырта. Дөрес, анда стахановчылар образы йомшак бирелгән, пьеса үзе дә производство эченә кереп бетә алмаган, ләкин анда оригиналь фикерләр бар. А. Әхмәтнең «Серләр» шсемлө пьесасы Татарстанда нефть эзләүче геологларның хезмәтләрен күрсәтүгә багышланды. Ләкин әле бу мактаулы темага әсәр кагылып кына китте. Хезмәттә дулкынланган кешеләр характеры ачылмый калдылар. Социалистик хезмәт темасын чагылдыруда беренче тәҗрибәләр шундый. Күп кенә әсәрләр совет кешесен үз хезмәтеннән аерып сурәтлиләр, чынбарлыкның җанлы конфликтларын күрә белмиләр. Социализм кешесенең һәрбер өлкәдә могҗизалар күрсәтүен, үз хезмәте белән коммунизмга бару юлын якынайтуын югары художество көче белән җанландырасы бар әле. Хәзерге әдәбиятның иң зур темаларыннан берсе — ул Ватанны саклау темасы. Бөек Ватан сугышының героик күренешләрен гомумиләштереп бирү — бу узган көннәрнең мәһабәт вакыйгаларын искә төшерү генә түгел, ул тарихи көннәр яктылыгында тынычлык өчен көрәшү булып яңгырый, Америка сугыш чукмарларына кисәтү булып тора. Бу тема өстендә шөгыльләнүләре белән совет язучылары мөһим патриотик хезмәт башкаралар. Сугыш темасының сугыштан соң җәелеп, үсеп китүе бик табигый. Язучылар кичә булып узган бөек вакыйгаларга әйләнеп карап, аның иң характерлы сызыкларын әдәби яктан гомумиләштерәләр, типик образлар иҗат итәләр. Күз күргән, йөрәктән кичерелгән дәһшәтле күренешләрнең иң мөһиме, иң кирәклесе, киләчәк буынга әйтеп калырга тиешлесе сайлана һәм шуңа күрә без ал арны хәзер елъязмалар төсендә түгел, бәлки типик сызыкларга ия булган әдәби образлар Итеп укыйбыз. И. Гази сугыш елларында «Алар өчәү иде», «Малай белән эт», «Әхмәт бабай», «Ана» кебек хикәя, очерклар язды. Аларда сугыш көндәлеге, аерым вакыйгалар, эпизодлар чагыла иде. Сугыштан соң И. Гази бу теманы яшен уты кебек чагылып киткән аерым вакыйгаларны, кешенең тормышында һичбер онытылмаслык булып кала торган дәһшәтле минутларны җанландыру төсендә генә язмый. Ул теманы киңрәк ала, образларга гомуми уртак сызыклар бирә, әдәби портретны, совет кешесенең эчке рухи дөньясын яктыртуга килә. Аның «Без әле очрашырбыз» исемле повестенда бирелгән Дәүләтшин, Разия образлары совет кешесенең, беренче чиратта, совет офицерының мораль өстенлеген һәм ихтыяри көченең чиксезлеген сөйлиләр. Язучы совет кешесендәге патриотизм, батырлык чыганакларының фәлсәфи серен ачарга омтыла һәм ул Дәүләтшин белән Разия образларында аны художество теле белән күрсәтә. Бөек Ватан сугышы елларында Г. Әпсәләмов иң актив иҗат итүчеләрнең берсе булды. Укучылар массасына аның «Төньяк балкышы», «Зәңгәр кыя» җыентыклары, «Ак төннәр» повесте бик яхшы таныш. Ул фронт көндәлеген очерк һәм хикәяләрдә оста рәвештә күрсәтә килде. Алар арасында талантлы язылган хикәяләр, истә кала торган образлар байтак кына. Болар язучының үсүен, мастерлыгының югары күтәрелүен сөйлиләр.
Г. Әпсәләмов 1949 елда Ватан сугышы батырларының образларын киң полотнода чагылдыра торган «Алтын Йолдыз» исемле роман бирде. Бөек Ватан сугышы елларында Ленин— Сталин комсомолының тиңдәшсез батырлыгын күрсәтә торган бу романны укучылар массасы яратып каршы алды. Чөнки «Алтын Йолдыз» яшьләрне тирәннән дулкынландыра торган сорауларны куя һәм аларга художество теле белән җавап бирә. Мәхәббәт, дуслык-иптәшлек, бөек идеал кебек проблемалар белән бергә, Әпсәләмов батырлык проблемасын куя һәм аны ничек күрсәтергә кирәклеген аңлата. Ватанга иң зур хезмәт күрсәтү — менә совет яшьләренең идеалы һәм батырлык юллары. Бу нәрсәне автор яшьләрнең эчкерсез омтылышлары, романтик мавыгулары, подвиг күрсәтү өчен дәртләнеп йөрүләре аша, туган илгә, Ленин — Сталин партиясенә кайнар мәхәббәтләре аша гәүдәләндерә. Романда халыклар дуслыгы, фронттагы бердәмлек якты буяуларда күрсәтелгән. Яшь патриотларның совет мәктәбеннән үк дөрес тәрбия, юнәлеш алып чыгулары матур бирелгән. Шул ук сугыш темасына Константин Лебедев «Дни испытаний» (Сынау көннәре) исемле роман язды. К. Лебедев яшь язучы әле, ләкин аның бу әсәре укучылар җәмәгатьчелегендә кызыксыну тудырды. Романның төп темасы иҗат хезмәте — ул яшәүнең мәгънәсе һәм аның эчтәлеге итеп күрсәтелә. Бу тема совет кешеләренең патриотизм көче, Ватанга булган мәхәббәтләре аша сурәтләнә. Т. Гыйззәт «Чын мәхәббәт» исемле драмасында фашизм коллыгыннан көнбатыш халыкларын азат итүдәге Совет Армиясенең үзе теләп Ватан сугышына катнашкан кызларның героик-лирик образы бирелә. Аның кешелек сыйфатлары, мораль сафлыгы югары күтәрелә. С. Хәким, үзенең «Дала җыры» исемле поэмасында чик сакчылар ын ы ң н ыкл ык, чыдамлылык, куркусызлык, туганнарча дуслык, фидакарьлек сыйфатларын, СССР халыкларының бердәмлеген, армия һәм халыкның бер бөтенлеген җырлый. Партизаннар хәрәкәте, аларның, немец тылында, авыр шартларда тиңдәшсез көрәш алып барулары 3. Нуриның «Дан юлы» исемле поэмасында гәүдәләнә. Белоруссия партизаннары белән бергә көрәш юлы узган яшь шагыйрь бу теманы уңышлы яктырткан, партизаннарның хисләрен дөрес чагылдырган. А. Расихның «Сугыш хикәяләре», «Бәхет орлыклары» исемле повесте игътибарга лаеклы әсәрләр. Язучы «Бәхет орлыклары» повестенда маҗаралы вакыйгалар аша совет кешеләренең ихтыяри көчләрен сурәтли. Шуны да әйтергә кирәк, безнең әдәбиятта очерклар жанры да шактый көчәеп бара. М. Максудның Зеленодольск турындагы очеркы, Г. Әпсәләмов, С. Сабиров, Г. Галиев, Ф. Басыйров, Г. Насрый һ. б. очерклары шул турыда сөйлиләр. Билгеле, болардан тыш та проза, шигъри әсәрләр байтак язылды. Алар һәркайсы бездәге әдәби хәрәкәтнең җанлылыгын күрсәтәләр. Тик моның белән тынычланырга ярамый, бу әсәрләр әле беренче адымнар гына. Күптән түгел ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты, Татарстан Совет язучылары союзы эшен тикшереп, бик күп җитешсезлекләрне ачып салды. Өлкә Комитеты, үзенең 15 март карарында, язучыларның бер өлешендә иҗат торгынлыгы булуын күрсәтте, правление эшенең, аның элекке председателе Ә. Ерикеевның, җаваплы секретаре С. Вәлидинең, правление членнарының, иҗат секцияләренең эшләре гаять йомшак булуын әйтте. Чыннан да, берничә әсәрнең мәйданга килүе белән тынычланырга һичбер нигез юк. Ул әсәрләрнең дә күп кенә җитешсезлекләре булуын бик нык истә тотарга кирәк. Язучылар җәмәгатьчелеге, тәнкыйть К. Нәҗми романының да, Г. Бәши- ров романының да, Г. Әпсәләмов Маннурның поэмасында ролен чагылдыра. Ш. «Казан кызы» исемле романының да бик күп, җидти кимчелекләрен күрсәтте. Сюжет таркаулыгын, игътибарны читкә юнәлдерә торган икенче дәрәҗәдәге моментлар белән мавыгуны, образларның схематик бирелүен, телдәге чуарлыкны төбендә уңышлы булган әсәрләрдә дә күрергә мөмкин әле. Бу нәрсә әдәби мастерлыкны үстерү бурычын бөтен кискенлеге белән китереп куя. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты язучыларның эше хәзерге тормыш таләпләренә җавап биреп бетермәвен бик хаклы рәвештә күрсәтеп китә. Язучылар әле тормышның бик мөһим темаларына кагылганнары юк; социалистик производство батырлары, колхоз, совхозларның техниканы үзләштергән кешеләре, авылда электр станцияләре салу, табигатьне үзгәртү кебек гаять кызыклы мәсьәләләр, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары бездә әле бөтенләй диярлек яктыртылмаган. Фән эшчеләре, студентлар, комсомол, пионер оешмалары шулай ук үзләренең художникларын көтәләр. Шул ук вакытта безнең әле байтак язучылар иҗат активлыкларын җәеп җибәргәннәре юк. Рус әдәбиятыннан тәрҗемәләр бирүгә бөтен игътибарын юнәлткән һәм, әйтергә кирәк, чыннан да уңышлы тәрҗемәләр бирә торган язучы Афзал Шамов оригиналь әсәрләр язуда бик акрын эшли. Сугыштан соң язылган « Миңнур карт» исемле хикәясе үзенең күләме белән дә, кузгатылган мәсьәләләре белән дә бүгенге тор м ы ш н ы ң яңалыкларын тулы чагылдыра торган әсәр түгел. Совет укучылары күптән инде Шамовтан зуррак әсәр бирүен сорыйлар. Газиз Иделленең дә гаять акрын эшләвен әйтергә кирәк. Ул күптән инде производство эшчеләренең фидакарь хезмәтләрен чагылдыруны максат итеп, «Атна» исемле повесть язарга кереште. Ләкин укучыларга аның берничә главасы гына билгеле. Язучы повестьның әле һаман ахырын язып бетергәне юк. Фатих Хөсни актив иҗат итүчеләрнең берсе. Ул байтак кече күләмле хикәяләр язды, илебездәге шатлыклы, матур якларны күрсәтә торган, совет кешеләренең көр күңеллелеген, тормышның муллыгын чагылдыра торган новеллалар бастырды. Ләкин шуңа да карамастан, Ф. Хөсни соңгы елларда уңышсызлыкка очрый. Бигрәк тә зур күләмле әсәрләр язуда ул үз теләгенә ирешә алганы юк әле. Моның төп сәбәбе тормышны яхшылап белмәүгә кайтып кала; шуңа күрә язучы тормышның иң характерлы якларын тотып, гомумиләштереп күрсәтә алмый. Ул тормышны әйдәп бара торган зур, иҗтимагый мәсьәләләрне тота белми, күбесенчә икенче дәрәҗәдә торган вак мәсьәләләр белән мавыгып китә. Язучы исә, художник буларак, тормышның зур мәсьәләләрен кузгатырга тиеш. Эш монда тема сайлауда гына түгел, билгеле. Бик матур темаларны да бозарга, җансыз итеп язарга мөмкин. Ф. Хөснинең «Агитаторша», «Яз», «Кышкы этюдлар» кебек хикәяләре бик кирәкле, иҗтимагый-политик темаларга язылганнар. Ләкин художество ягыннан алар дөрес хәл ителмәгәннәр. Агитатор кыз үз эшендә түгел, ул беркатлы булып, политик эшне йорт эчендәге вак-төяк эшләргә алыштыручы булып күз алдына баса. «Кышкы этюдлар» да төбендә хезмәт темасын югары күтәрә торган парчалар булып чыкмаганнар, гәрчә язучы аларны бик яхшы ният белән язган. Аларда хезмәт белән янучы тере образ юк, «урман кызы» да граниттан коелган кебек, катып калган итеп күрсәтелә, аның йөрәк җылысы бирелми. Язучы, тасвирларны әсәрнең идеясенә буйсындырмый, алар үз алдына яшиләр һәм язучыны формализмга өстериләр. Ә. Еники җанлы тормыштан шактый ерак яши, шуңа күрә, бердән, ул бик акрын темп белән иҗат итә, шуның өстенә, тормыштагы матур якларны күреп тә бетерә алмый. Вакыт-вакыт язучы тормыштан алган тәэсирен аңлатып бирүдә ялгыш юлга кереп китә; характерлы булмаган вакыйгалар, күренешләр белән мавыга.
ВКП(б) Үзәк Комитетының «драма театрларының репертуары һәм аларны яхшырту чаралары турында» карарыннан соң Татарстан драматургларының төп игътибары хәзерге заман темаларына драмалар язуга юнәлде. Татар совет драматурглары театрларның репертуарында күренекле урын алган, тамашачылар тарафыннан яратып каралган байтак драмалар бирделәр. Биредә Таҗи Гыйззәтнең «Изге әманәт», «Чын мәхәббәт» драмалары турында, яңадан төзәтелеп эшләнгән «Бишбүләк», «Даулы көннәр» кебек драмалары турында сүз йөртергә мөмкин. М. Әмирнең «Миңлекамал», «Тормыш җыры» кебек әсәрләре, Р. Ишморатның «Кайту», «Якты юл», «Якын дус» кебек драмалары, Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов», А. Әхмәтнең «Серләр» драмасы һ. б. бу өлкәдәге эшчәнлекне күрсәтәләр. Тик бу эшчәнлек, бердән, бик акрын темп белән барса., икенчедән, уңышлы дигән әсәрләрнең дә сыйфаты турында бәхәс йөртергә юл кала. Бу уңышлы әсәрләр Бөтенсоюз аренасына чыга алмадылар. Т. Гыйззәтнең «Изге әманәт» драмасын алып карыйк. Аны тамашачылар яратып карадылар, чөнки ул совет халкының немец фашистларына юнәлгән нәфрәтен чагылдыра. Немец оккупацияләгән районда калган совет кешеләренең илбасарларга каршы көрәше, Ватанга турылыклы тойгылары, патриотик хисләpe сурәтләнә. Әсәр, дошман тылында калган кеше үзен ничек тотарга тиеш, дигән сорауга дөрес җавап бирүе белән тамашачыларга ошады. Ләкин драма партизаннар хәрәкәтен йомшак күрсәтә, аларның җитәкчесе Мартынов образы схематик бирелә, шахтер кызы Наҗия рухы белән йомшак һәм каты сынауларга түзә алмый торган булып җанлана. Яки А. Әхмәтнең «Серләр» исемле драмасын алып карыйк. Анда да без Нарский, Хайров кебек ачылып бетмәгән образлар күрәбез. Шуның өстенә драматик конфликт та безне ышандырып бетерми. М. Әмирнең «Җыр дәвам итә» кебек соңгы драмаларының уңышсызлыкка очравы да шул ук нәрсә турында сөйли. Драматургия өлкәсендә ВКП(б) Үзәк Комитеты карарларын уңыш белән үтәп барабыз, диярлек материал бик аз.
Киресенчә, бу фактлар партия карарларын тирәннән аңлап бетермәү турында, иҗат эшендә тиешле борылыш ясалып өлгермәве турында ачык әйтәләр. Тарихи һәм фольклор образларны чагылдыруда зур гына хаталар ясап килгән Н. Исәнбәтнең Мулланур Вахитов кебек большевик, оештыручыреволюционер образын чагылдыруы аның иҗатындагы җитди борылыш ясалу турында сөйли иде. Ләкин бу борылыш та акрын бара әле. «Рәйхан» драмасында ул, семья, мәхәббәт мәсьәләләрен совет кешеләренең практик тормышына бәйләп күрсәтмәде; ирекле мәхәббәт турындагы фәлсәфәсе совет семьясын ныгыту мәсьәләләреннән игътибарны читкә алып китте. Күптән түгел «Литературная газета» аша алдынгы эшчеләр язучыларга мөрәҗәгать итеп чыктылар. Алар совет драматургиясендә эшчеләр сыйныфы вәкилләре — эшчеләр образы үзенең чагылышын тапмый дип күрсәттеләр. Бу сүзләр безнең татар совет драматургиясенә карата да бик тапкыр киләләр. Безнең драмаларда әле производство эшчеләре үзәк образ итеп күрсәтелмиләр. Бу хәл драмада гына да түгел. Бу яктан бер генә жанр да мактана алмый. Без эш честахановчы образын, аның тормышын, производствода төп урынны биләүче зур фигура булуын күрмибез. Р. Ишморатның «Якын дус» исемле драмасы да, производство кешеләрен җанландыруны максат итеп куюына карамастан, эшче образын бик сыек бирә, аның рухи, мораль сыйфатлары күрсәтелми. Производствога яңалыклар алып килүче яшь эшче Хәйдәр образу схематик бирелгән.
Эшчеләрнең иҗат омтылышы, дулкынлану, ярсу белән тулы эшен, аның гүзәл тормышын, иртәгәге көнгә бару өчен яңадан-яца көч туплап, дәртләнеп яшәвен, аның катлаулы һәм бай психологиясен художество чаралары белән гәүдәләндерү эше зур бурычларның берсе булып кала. Моны язучылардан совет халкы, партия сорый. Колхозчы крестьяннар образы еш кына сәхнәдә күрсәтелүенә карамастан, авылдагы механикалашкан хезмәт, МТС һәм аның алдынгы кешеләре бөтенләй диярлек гәүдәләндерелми. М. Әмир үзенең «Җыр дәвам итә» исемле драмасында бу бурычны алдына куйса да, ахыры- нача башкарып чыкмады. Совет комедиясе тудыру буенча Ә. Камал, Г. Насрый, Э. Шамил иптәшләр эшләп киләләр. Г. Насрый «Күңел дәфтәре» исемле уңышлы комедия бирде. Ул колхоз яшьләренең көр күңеллелеген, иҗади хезмәт белән үз тормышларын алга алып баруларын, шат яшәүләрен сурәтләде. Ләкин башка комедияләр уңышлы чыкмадылар. Әнәс Камалның «Буран» комедиясе чынбарлыкны кыек көзгедә яктыртты. Э. Шамилнең «Зур гаилә» комедиясе шулай ук социалистик реализмнан читкә китә торган әсәр булып чыкты. Г. Насрыйның «Без капчыкта ятмый» исемле комедиясе дә уңышлы түгел иде, ул да чынбарлыкны дөрес чагылдыра алмады. Төп җитешсезлек бу өлкәдә дә социалистик тормышны тирәннән белмәүгә кайтып кала, шуңа күрә драма әсәрләре ясалма конфликтлар, ясалма ситуацияләр белән чуарланалар. Байтак кына әсәрләрдә төп сюжетны читкә алып китә торган өстәмә сюжетлар, образлар урын алалар. Геройларның үсеше тамашачының күз алдында бармый, сәхнә артында бирелә. Ике арадагы бушлык җыр, музыка аша тутырыла. Мондый җырлар, билгеле, пьесаның аерым моментын җанландыруга хезмәт итәләр, ләкин алар вакыйгалар белән органик бәйләнмәгән булганга образларның характерларын ачу өчен җитмиләр. Кече форма сәхнә әсәрләре — бер актлы пьесалар тудыруга бөтенләй диярлек игътибар ителми килде. Бу өлкәдә бары Гариф Галиев белән Әнәс Камал гына беркадәр эшчәнлек күрсәтеп киләләр. Меңнәрчә клуб сәхнәләренә югары сыйфатлы әсәрләр кирәк. Бу сорауны, билгеле, бер-ике язучы гына канәгатьләндереп бетерә алмый. Сәнгать эшләре идарәсе һәм Халык иҗаты йорты моңа кадәр урыннарга начар сыйфатлы тәрҗемәләр җибәреп торалар. Бу өлкәдә Язучылар союзы һәм Сәнгать эшләре идарәсе җитди эш алып барырга тиешләр. Драматургия өлкәсендәге җигешсезлек өчен иң элек Язучылар союзы правлениесе һәм аның драм- секциясе җаваплылар. Алар яшь драматурглар кадрын үстерүгә игътибар итмәделәр, яңа талантларны таба белмәделәр, һәркемгә билгеле, әгәр яшь алмаш үсмәсә, әдәбиятның үсү перспективасы да югала. Берничә драматург кына партия куйган бурычларны тулысынча башкарып чыга алмый. Шуңа күрә яшь драматурглар кадрын үстерүгә кыюрак килергә кирәк. Бу мәсьәләдә театрларның да эше бик йомшак. Театр белән Язучылар союзы арасында иҗади контакт юк. Театр яңа пьесаларның тууына аз булыша, язучыларның игътибарын кирәкле булган, актуаль проблемалар тирәсенә юнәлдерми. Ул үзенең эшен әсәр килгәннән соң гына башлый. Шуны әйтергә кирәк, пьесаларны сәхнәгә куйган вакытта, әсәрдәге образларны көчәйтеп бирәсе урында, театр аларны вакыт-вакыт йомшартып, сыекландырып куя. Моны без Р. Ишморатның «Якты юл», «Якын дус» драмаларының постановкасында күрдек, моны без М. Әмирнең «Җыр дәвам итә», Ә. Фәйзинең «Пугачёв Казанда», Ш. Камалның «Козгыннар оясында» драмаларының постановкаларында күрдек. Чыннан да, «Пугачёв Казанда» спектакле режиссёр Ш. Сарымсаков постановкасында, үзенең идеясен ачып бетерә алмады. «Мужик патшасы» образы Пугачёв көлке планда, ярлыландырып бирелде. Режиссёр Г. Юсупов постановкасында «Якын дус» спектакленең идеясе дә ачылып бетмәде. ВКП(б) Үзәк Комитетының карарында драматурглар һәм режиссёрларның бурычы ачык билгеләнде: «Безнең драматурглар һәм режпс- сёрлар совет кешеләрен тәрбияләү эшендә актив катнашырга, аларның үскән культура сорауларына җавап бирергә, совет яшьләрен көр күңелле, күтәренке рухлы итеп, Ватанга бирелгән һәм безнең эшебезнең җиңәчәгенә ышанып караучы итеп, тоткарлыклардан курыкмаучан, нинди генә кыенлыкларны да җиңеп чыгарга сәләтле итеп тәрбияләргә бурычлылар». Бу бурыч хәзергә бик йомшак үтәлә. Драматургиянең үсешендә тәнкыйтьнең нинди роль уйнаганлыгы һәркемгә билгеле. Ләкин бу өлкәдә тәнкыйтьнең бөтенләй юклыгын әйтергә туры килә. Драматургларның иҗаты өйрәнелми, аларның иҗат юнәлешләре, драматургиянең спецификасы, сәхнә культурасы мәсьәләләре тикшерелмиләр. Рус совет драматургиясенең уңышлы тәҗрибәләрен өйрәнү сизелми. Хәтта соңгы елларда постановкаларга гади рецензияләр язу да тукталды. Татар Дәүләт Академия театрының барлык постановкалары диярлек рецензия күрмәделәр. «Совет әдәбияты» журналы 1949 елда, бары бер сәхнә әсәре генә бастырды, драматургия һәм театр буенча бер генә мәкалә дә урнаштырмады. Шундый салкын канлылык ничек итеп драматургиянең үсешенә ярдәм итсен! Моңа түзеп торырга мөмкин түгел, драматургияне җанландыруга барлык көч белән керешергә күптән вакыт.
Поэзия халыкның рухи тормышында зур урын тота. Ул сугыш елларында аеруча көчле булды һәм совет халкының сугышчан тойгыларына рухи азык биреп торды. Ватан турында, Ленин — Сталинның бөек партиясе турында, Совет Армиясенең батырлыгы турында, илне саклау, халыклар дуслыгы, социалистик хезмәт һәм төзелеш турында бик күп поэтик әсәрләр язылды. Болар поэзиянең идея һәм художество үсешен күрсәтәләр. ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи карарларыннан соң, шагыйрьләр иҗтимагый-политик мәсьәләләрне тагын да кыюрак, үткенрәк итеп куя башладылар; «интим» лирика, политик яктан йомшак әсәрләр азайганнан-азая барды. Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, Ә. Исхак, С. Хәким, М. Садри, Г. Хуҗи, Ә. Ерикәй» Ш. Мөдәррис, Н. Арсланов һәм яшь шагыйрьләрдән Ә. Давыдов, М. Хөсәен, Ы. Шәриф, Н. Вафин, Г. Латыйп, 3. Нури, 3. Мансур, Ә. Малик һ. б. тарафыннан рус совет поэзиясенең иң матур традицияләре нигезендә яхшы, лирик яңгырашлы, дулкынландыра торган шигырьләр аз язылмады. Бүгенге көн темасы, сугыштан соңгы еллардагы төзелеш көр тавыш белән җырлана, шул ук вакытта сугыш тематикасы буенча поэтик әсәрләр тудыру да уңышлы бара. Шагыйрьләр, проза өлкәсендәге кебек үк, зур күләмле әсәрләр бирүгә омтылалар. Ш. Маннурның «Казан кызы», «Алтын көшел», С. Хәкимнең «Курск дугасы», «Дала җыры», Ш. Мөдәрриснең «Биш минут», С. Батталның «Олы юл буйлап», М. Садриның «Бәхет турында җыр», Ә. Юнусның «Уңыш», Г. Хуҗиның «Каенсар», 3. Нуриның «Дан юлы», Ә. Давыдовның «Алтын көз» һ. б. поэмалар чыннан да бу өлкәдәге уңыш турында сөйлиләр. Безнең әдәбият әле бервакытта да проза һәм поэзиядә мондый байлыкны күргәне юк иде. Боларда совет чынбарлыгының төрле яклары чагыла; алар үзләре белән бай образлар алып киләләр. Шуңа да карамастан, иң оператив жанр булган поэзия, илнең гомуми үсешеннән бик нык артта бара. Табигатьне Сталин планы буенча яңа баштан үзгәртү кебек темалар бездә әле тиешенчә чагылганы юк. Халыкара мәсьәләләргә карата да шагыйрьләрнең авазы сирәк яңгырый. Бүген, бөтен дөньяда барлык прогрессив көчләр тынычлык өчен көрәш алып барганда, яңа сугыш уты кабызучыларны фаш иткәндә, татар совет язучылары да бу мәсьәләдән читтә торырга тиеш түгелләр, бәлки Тукай, Г. Камал, Такташлар традициясен көчәйтеп, империалистларның ерткычлык политикаларына каршы, сугышка каршы кискен көрәшергә тиешләр. К. Нәҗми моннан берничә ел элек, актуаль темаларга шигырьләр язып чыга иде, хәзер ул да бу яхшы традициясен онытты. Татар совет поэзиясендә әле бик күп темалар яктыртылмаган. Халык өчен популяр җырлар иҗат итүдә дә бик күп эшлисе бар. Маннур, Хәким, Хуҗи, Исхак кебек шагыйрьләр җыр язуга аз тартылдылар. Композиторлар белән шагыйрьләрнең иҗат дуслыгын көчәйтәсе бар. Җыр — аерым шагыйрьләр эше генә түгел, ул барлык шагыйрьләрнең актив катнашуын сорый. Опера өчен либретто язуда да безнең мактанырлык казанышларыбыз юк. Г. Бәшировның «Намус» романы нигезендә Ә. Исхак тарафыннан язылган либретто, бу өлкәдә бердәнбер әсәр булып тора. Ш. Маннур, М. Садри либретто язарга ышандырып та, эшләми калдылар. Ә. Фәйзинең «Шагыйрь» исемле либреттосы уңышсыз булып чыкты. Ул идея-художество ягыннан зәгыйфь, формалистик әсәр иде һәм шуңа күрә либретто чынбарлыкны чагылдыра алмады. Поэзиядәге формализхм һәм ндея- сезлеккә каршы керәш җитәрлек булмады. Шушы мәсьәләгә карата «Совет әдәбияты» журналында 1948 елда дискуссия башланган иде. Ләкин шагыйрьләр үзләре бу дискуссиядә катнашмадылар, басылган мәкаләләр теоретик яктан зәгыйфь чыктылар һәм дискуссия көткән нәтиҗәне бирмәде. Моның өчен, әлбәттә, правление гаепле иде, ул язучылар җәмәгатьчелеген формализм һәм идеясезлеккә каршы көрәш бурычлары тирәсенә тупламады. «Шагыйрь» либреттосына опера язылу, Ә. Ерикәйнең «Яшь бөркет» кебек поэмасы басылып чыгу фактлары бездә формалистик әсәрләр белән килешеп яшәүне күрсәтәләр. «Яшь бөркет» поэмасы партизаннар хәрәкәтен
дөрес итеп чагылдыра алмау өстенә, образларны бирүдә дә, сюжет, композиция ягыннан да бик сыек әсәр. Билгеле, идея кимчелекләренә каршы кискен көрәш алып бару белән бергә, форма, сүз байлыгы, шигырь техникасы өстендә дә бик нык эшлисе бар. Сюжет таркаулыгын, образларның бер яклы сурәтләнүен әле поэмаларның һәркайсыннан табарга була; поэма, шигырьләрнең композициясе әле бик сыек эшләнә. Социалистик реализм эстетикасы таләп иткәнчә, образларның җанлылыгы, тел, стиль матурлыгы, гадилек турында җитди уйлану җитми.
Татарстанда яшәүче рус язучылары байтак әсәрләр бирделәр. К. Лебедевнең «Дни испытаний» романы, Б. Зернитның «Есть на Волге утёс» поэмасы, А Колесников, Т. Ян, А. Мелузниковның шигырьләр җыентыгы, «Литературный Татарстан» альманахында басылган хикәяләр, повесть, шигырьләр — болар барысы да рус секциясенә талантлы яшьләр тупланганлыгын раслыйлар. Ләкин правление рус секциясе белән шөгыльләнмәде, яшь язучыларның иҗатына юнәлеш бирмәде. Рус язучыларыннан бары бер генә кеше Язучылар союзында член булып тору — правлениенең җавапсызлыгы турында сөйли. Бары тик ВКП(б) Өлкә Комитеты күрсәтүеннән соң гына правление рус секциясе белән кызыксына башлады. Рус секцияёе җитди иҗат ярдәменә мохтаҗ. Соңгы вакытка кадәр СССР Язучылар союзының Өлкә Комиссиясе дә Татарстандагы рус язучылары белән кызыксынмады; «Литературный Татарстан» альманахын тикшереп, андагы уңай һәм йомшак якларны күрсәтмәде. Ә тәнкыйтьтән башка үсү мөмкин түгел. Секция членнары арасында бер тәнкыйтьче дә юк, алар үз казаннарында кайныйлар. Шуңа күрә алар Татарстанның җанлы тормышыннан ерак торалар, вакытлы матбугатта аз катнашалар, Татарстан турында аз язалар. Партия балалар әдәбиятын үстерүгә бик нык әһәмият бирә. Чөнки ул Ленин — Сталин партиясе эшенә турылыклы, көр күңелле, батыр, куркусыз алмаш тәрбияләү өчен хезмәт итә. Безнең балалар әдәбияты коммунистик җәмгыять кешесенең характерын тәрбияләүгә булыша. Бу зур, мактаулы эш балалар язучысыннан аеруча җитди булуны, һәрбер сүзе, һәрбер образы өчен җаваплылык сизеп торуны сорый. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты татар совет балалар әдәбиятының аеруча начар хәлдә торуын күрсәтте. Язучылар союзы правлениесе бу өлкәдә бөтенләй эш алып бармаган. Эштәге салкынлык шул кадәр була, хәтта СССР Язучылары союзының XIII пленумы тикшергән балалар әдәбияты мәсьәләсе бездә фәкать май аенда гына җыелышка куела. Татар совет балалар әдәбияты, үзенең традициясе булуга карамастан, К. Нәҗми, М. Әмир, Ә. Исхак, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур кебек тәҗрибәле язучыларның актив эшләүләренә карамастан, Г. Гобәй, А. Әхмәт кебек балалар әдәбиятын үстерүдә хезмәт күрсәткән язучылары булуга карамастан, ул әле бик нык артта бара. Дөрес, соңгы елларда Л. Ихсанова, Г. Бакиров, Җ. Тәрҗёманов, Г. Лотфи, К. Ишукова, С. Әдһәмова һ. б. шактый кызыклы әсәрләр бирделәр. Ләкин алар гына хәзерге совет балаларын канәгатьләндереп бетерә алмыйлар. Бездә әле тормышның күп ягы чагылмый кала. Фән-техника яңалыклары турында популяр очерклар язучы юк, Ватаныбызның атаклы кешеләре турында язучылар юк, бездә маҗаралы әсәрләр юк, бездә туган ил тарихы турында, „аның җир асты һәм табигать байлыклары турында язучылар юк. Бездә комсомол, пионер оешмаларының җәйге-кышкы эшләрен сурәтләгән әсәрләр юк. Бер пионер яки комсомолецның бер еллык тормышын чагылдыра торган әсәр, мәсәлән, никадәр мавыктыргыч вакыйгаларны гәүдәләндерә алыр иде! Балалар китабының теле бик яхшы эшләнгән гбулырга тиеш. Бу яктан, бездәге әдәбиятның җитешмәгән яклары бик күп әле. Басылып чыккан
китапларның күбесе коры тел белән, сыек образлар белән язылган, алар салкын һәй җансыз эшләнгәннәр. Балалар язучылардан кызыклы, яхшы һәм төрле китаплар бирегез, күп бирегез, дип сорыйлар һәй язучылар бу тавышны ишетергә тиешләр.
ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты правлениенең яшь талантларны үстерүдә эшләмәвен әйтте. Чыннан да, яшь язучылар белән эшләүдә бик зур кимчелекләр бар. 1948 елда Язучылар союзы ВЛКСМ Өлкә Комитеты белән берлектә яшь язучылар конференциясе уздырган иде. Конференциянең йомгаклары өйрәнелмәде. Язучылар союзы членнары арасында комсомол яшендә бер генә кеше булмавын бик аянычлы хәл дип карарга кирәк. Яшьләр юк —алдагы үсеш перспективасы юк, дигән сүз. Бу мәсьәләгә правление дә» аның элекке председателе Ә. Ери- кеев тә бик салкын карадылар. Ерикеев җитәкләгән яшь язучылар белән эшләү комиссиясе ике ел буе кыл да кыймылдатмады. Яшь кадрларны үстерү, тәрбияләүдә өлкә газета редакцияләре һәм Татгосиздат та бик зур эш алып барырга тиешләр иде. Фактта исә яшьләр тиешле ярдәмне күрмиләр. Татгосиздат әдәби консультация бюросын бөтенләй бетерде. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Комсомолец Татарии» һәм «Яшь Сталинчы» газеталарын чыгару турындагы карары Республикабызның культура тормышында гаять зур роль уйнады. Бу газета битләрендә Республиканың яшь талантлары үзләренең иҗат көчләрен күрсәтсргә мөмкинлек таптылар. Байтак яшь көчләр шушы газеталарда һәм «Совет әдәбияты» журналы I битләрендә үсәләр. Язучылар союзы каршындагы яшь язучылар түгәрәге бик начар эшләүгә карамастан, правлениенең салкынлыгына карамастан, яшьләр көче үсеп бара. Бу үсеш яшьләр тарафыннан чыгарыла торган җыентыкларда ачык күренә. М. Хөсәен, Г. Латып, Ә. Бикчәнтәева, З.Мансур, Ә. Давыдов, Н. Шәриф, Ы. Вафин, С. Шакир, Гыйлемханов, Галләмов Н. б. яшьләрнең тавышы көннән-көн көчлерәк яңгырый. Ләкин, ВКП(б) Өлкә Комитеты карарында күрсәтелгәнчә, аларның күбесенең иҗаты бер жанрда үсә. Яшьләр шигырь белән мавыгалар, проза, драматургия өлкәсендә бөтенләй диярлек эшләмиләр. Яшь язучыларны уку пафосы бервакытта да ташламаска тиеш. Бу бурычны СССР Язучылары союзының XIII пленумы барлык язучылар каршына куйды, һәм моны яшьләр аеруча истә тотарга тиешләр. Алар үз иҗатларындагы кимчелекләрне күрә белергә, һәм сюжет таркаулыгыннан, портретлар сурәтләүдәге беркатлылыктан, тел фәкыйрьлегеннән котылу өчен бик күп укырга тиешләр. Совет әдәбияты тәнкыйтьтән башка, принципиаль, большевистик тәнкыйтьтән башка үсми. Әдәбиятның идея һәм художество югарылыгы өчен көрәштә тәнкыйтьнең роле гаять зур. СССР Язучылары союзының XIII пленумы әдәби тәнкыйть алдында торган бурычларны махсус тикшереп үтте. Иптәш А. Фадеевның докладында тәнкыйтьнең торышы һәм аньиң йомшаклыгы бик ачык әйтелде. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты карарында да татар әдәби тәнкыйтенең йомшаклыгы, бу өлкәдәге хаталар күрсәтелде. Әдәби тәнкыйтьне үстерү өчен правлениенең бернәрсә дә эшләмәве, правлениенең элекке председателе Ерикеев- нең һичбер кайгыртучанлык күрсәтмәве искә төшерелде. Бездә тәнкыйтьнең торышы нинди хәлдә? Бик җиңел юлга басып, бездә тәнкыйть юк, дип әйтергә дә мөмкин. Кайбер «иптәшләр шул юлдан китүне яхшырак күрәләр һәм бернәрсәне дә танымыйлар. Ләкин бу хата юл. Бездә совет әдәбиятының интересларын, совет халкының интересларын яклый торган, социалистик культураның үсүенә булыша торган тәнкыйть бар. Бу тәнкыйтьне Ленин — Сталин партиясе тәрбияләп үстерде. Әдәбиятның партиялелек принцибы өчен көрәшә торган, совет социалистик культураның дошманнарын таный белә торган, совет идеологиясенең сафлыгы өчен көрәшә торган тәнкыйтьнең барлыгын юкка чыгарырга ярамый. Аз булса да, әледән-әле чыгып килә торган мәкаләләр, рецензияләр, обзорлар бу өлкәдәге эшне күрсәтәләр. X. Хәйринең «Такташ» турындагы монографиясен, Г. Халит, М. Максуд, М. Әмир, Г. Гобәй, Г. Кашшаф, Л4. Гайнуллин, Ш. Сайкин һ. б. мәкаләләрен күрсәтергә була. Соңгы елларда И. Нуруллин, Ә. Нигъмәтуллин, Б. Гыйззәт, Сайганов, Н. Гыйззәтуллин һ. б. яшьләрнең үсеп килүләрен әйтергә була. Аның өстенә язучылар коллективының үз эчендәге тәнкыйтьне онытмаска кирәк. Коллектив эчендә ныклы тикшерү нәтиҗәсендә Бәширов һәм И. Гази да, С. Баттал һәм Р. Ишморат та, М. Әмир һ. б. да үзләренең әсәрләренә үзгәрешләр керттеләр һәм әсәрләренең сыйфатын күтәрүгә ирештеләр. Коллектив «Алтын Йолдыз» романын киң күләмдә тикшерде. Коллектив Г. Кашшаф- ның критик хезмәтләренә киң рәвештә тукталып, аңа хаталарын төзәтүдә зур ярдәм күрсәтте. Безнең язучылар коллективы идея-художество ягыннан түбән яки зарарлы булган әсәрләрне үз вакытында тикшереп, аларның матбугатка чыгуын туктатып калды. Шулар эчендә милләтчелек рухы белән сугарылган Г. Теләш поэмаларын, X. Еникеевнең зарарлы әсәрләрен күрсәтеп китәргә мөмкин. Ләкин, кызганычка каршы, болар бик аз һәм һич тә канәгатьләнерлек түгел. Әдәби тәнкыйть «иң артта сөйрәлгән эш участокларының берсе булып кала. Язучылар союзы эшендә принципиаль большевистик тәнкыйтьнең җитәрлек булмавы нәтиҗәсендә генә идея-художество ягыннан зәгыйфь булган әсәрләр мәйданга чыктылар. Язучылар союзы идеясезлеккә каршы көрәшне җәелдереп җибәрмәде. Партия матбугаты буржуаз космополитизмга каршы көрәш мәсьәләләрен күтәреп чыкканнан соң да, язучылар союзында бу эш принципиаль төс алып китмәде. Шушы көрәшкә язучыларның барлык көчләре, гыйльми эшчеләрнең игътибарлары тупланмады. Космополитизмга каршы көрәш мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган җыелышлар югары дәрәҗәдә узмадылар. Тәнкыйть өлкәсендә эшли торган иптәшләрнең хаталары, йомшаклыклары ачылып бетмәде. Урта мәктәп дәреслекләре, ВУЗ лар өчен төзелгән дәреслек, К. Насыйри, Г. Тукай һ. б. багышланган җыентыклар, Г. Халитның «Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре» кебек әсәрләре бөтенләй тикшерелмәделәр. Шуның нәтиҗәсендә соңгы вакытка кадәр бу әсәрләрдәге хаталар ачылмадылар. М. Гайнуллин һәм Җ. Вәзиева иптәшләрнең ВУЗ лар өчен дәреслек-хрестоматия китабы СССР Язучылары союзының ХШ пленумында хаклы рәвештә тәнкыйть ителгәннән соң да әле бу мәсьәләләр тирәсенә язучыларның игътибары тартылмады. Андагы хаталарның характерын, Дәрдмәнд, С. Рәми кебек буржуаз, декадент язучыларның иҗатындагы реакцион якларны безнең коллектив үзе ачып салмады. Ул хаталарны аңлауга, декадентларның реакцион рольләрен күрергә партия ярдәм итте, ВКП(б) Өлкә Комитеты карарында алар тулысынча күрсәтелделәр. Гомумән безнең әдәбиятта иске мирасны бәяләүдә зур хаталар урын алып килделәр. Әдәбиятны өйрәнүчеләр һәм тәнкыйтьчеләр иске әдәбиятны күпертеп, идеаллаштырып бәяләделәр. Мондый хезмәтләрдә еш кына һәрбер милли культурада икс культура барлыгы турындагы Ленин өйрәтүләре онытылды; узган тормышның, ерактагы тарихның каршылыклары истән чыгарылды, язучылары һичбер социаль төркемнәргә аерылмыйча, бердәм планда, бердәм агымда (единный поток) күрсәтелде. Бу нәрсә буржуаз объективизмга, С. Рәмиләр, Дәрдмәндләр, М. Колый, Утыз Имәниләрне ялгыш позициядән торып бәяләүгә алып килде. Л. Җәләй иптәшнең VIII класслар өчен язган дәреслегенә карата ВКП(б) Өлкә Комитетының 1948 елгы карарыннан тәнкыйтьчеләр тиешле сабак алмадылар. Узган мираска бармак аша карау бетерелергә тиеш. Совет укучылары узган культура тарихын марксизм-ленинизм яктылыгында, гыйльми яктан тирән анализлар аша өйрәнергә телиләр һәм әдәбият фәне өстендә эшләүчеләр, тәнкыйтьчеләр нәкъ менә шундый хезмәтләр бирергә тиешләр дә. Социалистик реализм мәсьәләләре безнең тәнкыйтьчеләр тарафыннан бөтенләй яктыртылмаган әле. Бу мәсьәләләргә карата язылган мәкаләләрне күрсәтү кыен. Әдәбиятның партиялелеге, форма һәм эчтәлекнең берлеге турында шөгыльләнүчеләр бөтенләй юк. Теге яки бу әсәрне тикшереп язган мәкаләләр, күбесенчә, әсәрнең реалистик буылуын яки чынбарлыктан ераклашу-ераклашмавын әйтү белән чикләнәләр. Әсәрнең идеясе дә, аның билгеле бер формага салынып бирелүе дә, язучының художество осталыгы да — берсе дә тиешенчә тикшерелми. Гали Халит иптәш татар әдәбиятында реализм мәсьәләләрен тикшереп, махсус җыентык бастырды. Җыентыкның яртысы совет әдәбиятына багышланган. Ләкин автор татар әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләренә, әдәбиятның партиялелек принцибы мәсьәләләренә җитди рәвештә тукталмаган. Минем карашымча, җыентык нәкъ шул мәсьәләләрне яктырта торган мәкаләләр белән башланырга тиеш иде. Г. Халитның аерым тезислары социалистик реализмны аңлауга ярдәм итмиләр, киресенчә, бозып аңлаталар.
Татар әдәбиятында 20 нче еллардагы гыйсъянчылыкны Г. Халит прогрессив күренеш итеп аңлатуы белән дә социалистик реализмны боза. Такташ, Максуд, Шамов һ. б. — барысы да гыйсъянчылар булып күрсәтеләләр, һәм гыйсъянчылык — реализмга таба бару итеп анлатыла. Моның өчен ул Такташның иҗат мисалын ала. Бу — дөрес түгел. Чынлыкта гыйсъянчылык Такташны реализмга алып бармады, киресенчә, гыйсъянчылык аңа реализмга килергә комачаулап торды. Гыйсъян белән реализм арасында һичбер уртаклык юк. Шушы уңайдан X. Хәйринең «Такташ» турындагы монографиясен дә искә алырга кирәк. Монография нәкъ шул гыйсъянчылык мәсьәләсенә ачык бәя биреп китә алмый. Такташ үзе «Үзем турында» исемле мәкаләсендә большевистик принципиальлек белән үзенең хаталарын тәнкыйть итеп чыккан иде. X. Хәйри моны истән чыгара һәм шагыйрьнең индивидуалистик бунтарьлыгын, романтикасын вакыт- вакыт аклау юлына баса. Ш. Камал, Ф. Кәрим иҗатларына бәя биргәндә дә Г. Халит гаҗәп фразалар куллана. Менә, Ф. Кәримгә карата ул нинди юллар яза: «Ф. Кәримнең сугыш елларында тудырган әсәрләренең буеннан-буена сузылып барган көчле бер үзенчәлеге — Ватанга мәхәббәт тойгыларының интим лирика, интим мәхәббәт югарылыгы белән чагылуында» (86 б.) Интим лирика, интим мәхәббәт сәнгатьнең югары ноктасы итеп бирелгән. Чынында исә, бу юллар әдәбиятның идеялелек мәсьәләсен танымыйлар. Билгеле, Халит идеялелекне юкка чыгару өчен язмаган, ләкин социалистик реализм турында тиешенчә уйланмаганлык- тан, аның бу фикерләре хата тезис булып чыккан. Соңгы вакытта тәнкыйть, Г. Халитның XX йөз башында татар әдәбияты турындагы мәкаләләрендәге хаталарны да күрсәтте. Болар барысы да тәнкыйтьнең большевистик фәннилеген үстерүдә бик нык эшләргә кирәклеген искә төшерәләр.
Безнең әдәби тәнкыйть форма, эчтәлек, тел мәсьәләләренә, әдәби мастерлыкны күтәрү мәсьәләләренә бөтенләй диярлек кагылганы юк. Әдәби әсәрләрнең художество югарылыгы өчен көрәш чын-чынлап җәелмәгән әле. Соңгы елларда татар әдәбиятында сюжетсыз поэмалар күбәеп китте. Хәтта тәҗрибәле шагыйрьләр дә лирик тойгыларының киртәсен чикли белми башладылар. С. Хәкимнең «Дала җыры» кебек көчле патриотизм рухы белән сугарылган поэмасы да, образларны тулысынча, бөтен яктылыгы белән күз алдына бастырырлык җыйнаклыкта эшләнмәгән. Художество эшләнеше ягыннан, мәсәлән, Ш. Маннурның «Казан кызы» исемле поэмасы да канәгатьләндереп бетерми. Шагыйрь үзенең матур фикерләрен оригиналь поэтик формага сала алмаган. Поэма бер сугышчының хикәясе төсле бирелә, ул Дилбәргә карата үзенең хисләрен сөйли. Баш геройны кеше сүзләре аша гына күргәнгә, тиешле тәэсир ясалмый. Поэманың ахыргы өлешендә автор сугышучы солдатларның романтикасын чагылдыруда чынбарлыктан читкә тайпылган, чөнки ул теманы бер яклы хәл иткән, сугышчыларның эчке дөньяларын бай итеп бирмәгән, аларны мәхәббәт тойгылары эченә бикләп калдырган. Г. Хуҗи поэмалары да сюжет таркаулыгы белән күзгә ташланалар. Строфаларның музыкаль яңгырашы матур, ягымлы булырга да мөмкин, ләкин строфалар үзара компакт сюжетка бәйләнмичә, аерым лирик шигырь төсен алып торсалар, поэманың тәэсир итү көче бик күпкә кими. Ш. Мөдәрриснең «Биш минут» исемле поэмасын да әле байтак җыйнакландырасы калган. Шуның өстенә аның стилендә, телендә дә беркадәр архаизм, борынгылык сизелеп тора. Тел чисталыгына, аның музыкаль яңгырашына безнең өлкән язучыларыбыз да игътибар итеп бетермиләр, ә алардан яшьләр үрнәк алалар. Кави Нәҗми романында җанлы нәрсәләргә карата әйтелә торган сүзләр — җансыз нәрсәләргә карата да кулланыла, һәм «шәм төбе янып торучы» «таптаучы... итек» кебек сәер әйләнмәләр китереләләр. Ш. Маннур рифма яки ритм саклау өчен генә «чынысы» (чыны), «кисәгесе» (кисәге), «кисәгесен» (кисәген), «табатын» (таба) рәвешендә сүзләрне бозып яки «чыртан», «үңәрде» кебек архаик сүзләрне куллана. Диалектизм белән мавыгып китү Г. Бәшпровта да нык сизелә. Әхмәт Исхак исә аерым сүзләр белән түгел, бәлки вакыт-вакыт ‘шигырьнең бөтен төзелешен, стилен авырлаштырып яза. Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Тик тәнкыйтьчеләр генә бу мәсьәләләр өстендә эшләмиләр һәм язучыларга булышмыйлар. Ачык әйтергә кирәк, безнең тәнкыйть әдәбиятка чын хуҗаларча килгәне юк әле. Шуңа күрә бик күп китапларга бертөрле дә бәя бирелми кала. Бигрәк тә тәнкыйтьчеләр өлкә газеталары аша китапларны популярлаштыруда начар эшлиләр. Шуның аркасында И. Газиның «Онытылмас еллар»ы, Г. Гобәйнең «Замана балалары» повестьлары, Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романы рецензия күрмәделәр. Аерым очракта рецензияләр укучыга дөрес юнәлеш бирә алмадылар. К. Лебедевның «Сынаулы көннәр» повесте буенча бары бер кечкенә хәбәр язылды. «Литературный Татарстан» альманахы турындагы рецензиядә укучыларны саташтыра торган фикерләр бар иде. «Намус» романына карата Ясницкая рецензиясе үзенең рухы белән үк дөрес булмады. Ясницкая әсәрнең партиялелеген күрмичә уза, романның совет кешесен, совет строен югары күтәрә торган сыйфатларын сызып ташлый. Әсәрнең йомшак якларын булганынча күрсәтеп, авторга ярдәм итәсе урында, Ясницкая вак мәсьәләләрне принцип рәвешендә алып, әсәрнең яхшы ягын, кыйммәтен юкка чыгара. Шуның өчен дә СССР Язучылары союзы секретариаты бу рецензияне ялгыш дип тапты. Язучы әдәби фактларга бәя биргәндә объектив булырга, камус белән эш итәргә тиеш. Кечкенә рецензия дә большевистик принципиальлек белән аерылып торырга тиеш. Аерым язучыларның иҗатларын киңрәк күләмдә тикшерү кирәклеге күптән сөйләнә. Ләкин бик күп язучылар монография түгел, кечкенә обзор төсендәге рецензия дә күрмиләр. Чыннан да 30—25—20— 15 еллар буе әдәбият дөньясында эшләгән язучылар үзләренең ижат юлларына анализ ясауны сорарга хаклылар бит! Ә тәнкыйть аларны күрми тора. М. А^аксуд, А. Шамов, Ш. Маннур, Ә. Исхак, Ф. Хөсни һ. б. 25 елдан артыграк язып киләләр, ә алар турында бернәрсә дә юк, диярлек. Аерым әсәрләренә карата басылган рецензияләр буенча кайбер прозаикларны күз алдына китерергә мөмкин. Дөрес, әле бу — бик кечкенә, һич тә канәгатьләнерлек түгел, шулай да нәрсә дә булса бар. Шагыйрьләргә килгәндә, эш бөтенләй начар тора. Аларнын поэтик йөзләре бөтенләй өйрәнелмәгән. ВКП(б) Өлкә Комитеты бик хаклы рәвештә язучыларның иҗат йөзләре өйрәнелми, аларга тиешле юнәлеш бирелми, дип әйтеп китә. Бу—әдәбият кадрларына игътибарсыз караудан гына килеп чыккан бернәрсә. Ш. Маннур, Ә. Исхак. Ә. Фәйзиләрнең поэтик үзенчәлекләрен генә түгел, С. Хәким дә, Г. Хуҗи, Ә. Юнус, М. Садри, С. Урайский һ. б. лар да җитди өйрәнелергә хаклылар һәм тәнкыйтьчеләр бу юлда активлык күрсәтергә тиешләр. Әдәби тәнкыйтьне үстерүдә Казанның гыйльми көчләре зур ярдәм күрсәтә алалар. Ләкин алар зшкә җәлеп ителмәгәннәр, бу нәрсә рус секциясе буенча аеруча күзгә ташлана. Фән эшчеләре секция эшендә катнашмыйлар. Моның өчен, билгеле, правление җаваплы, ләкин фән эшчеләре дә җаваплылыктан читтә кала алмыйлар. Соңгы елларда әдәбият буенча диссертация яклаучыларның саны бик күп үсте, алар инде Татарстанның әдәби хәрәкәтендә катнашырга тиешләр иде, ләкин, кызганычка каршы, фән эшчеләре әдәбият тормышыннан бик ерак торалар һәм үзләренең эшләүләрен сиздермиләр. Университет, пединститут, өлкә партия мәктәбендәге әдәбият кафедралары язучылардан аерым яшиләр. Язучылар үзләре дә тәнкыйть мәкаләләре белән матбугатка чыгудан читтә тормаска тиешләр. Бу эш — алариың эшен җанландырыр, интересын киңәйтер иде. Язучыларның өлкә газеталарында катнашулары бөтенләй канәгатьләнерлек түгел. Публицист әсәрләр белән укучылар алдында чыгу бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Алдагы вакытта бу мәсьәләләргә җитди игътибар итәргә кирәк. Соңгы елларда тәнкыйть өлкәсендә эшләргә югары мәктәпләрдә укучылар арасыннан яшь көчләр килә башладылар. Бу күңелле факт.
Соңгы вакытта иҗат секцияләренең отчёт-сайлау җыелышлары булып узды. Бу җыелышларда тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть киң җәелеп, съездга хәзерлек эшен шактый җанландырды. Язучылар җитди һәм объектив тәнкыйть ясап правление эшенең, секцияләр эшенең зур кимчелекләрен ачтылар; язучыларның иҗатларына тә н к ы йть ясадылар, җитешсезлекләрнец сәбәпләрен күрсәттеләр. Секцияләрнең плансыз эшләүләре, эшнең үз агымына баруы, дискуссияләр, теоретик мәсьәләләр, әдәби проблемаларның бөтенләй онытылуы, язучыларның иҗат юнәлешләре белән кызыксынмау һ. б. күрсәтелде. Бу кимчелекләр күптән инде билгеле иде, тик аларны берәү дә төзәтмәгән, алар турында берәү дә кайгыртучанлык күрсәтмәгән. Правление членнары ул фактларны салкын канлылык белән искә альип киләләр, ләкин эш өчен яну, совет әдәбиятының үсеше өчен чын-чыннан борчылу булмаганга җитешсезлекләр яши бирәләр. Оештыру эшләрен, язучыларны тәрбияләү, аларны өйрәнү эшен правлениенең җаваплы секретаре С. Вәлиди иптәш бик йомшак башкарды. Правление члены Б. Зернит иптәш хәтта правление утырышларына да килми иде. Правление эшендәге салкынлык, җансызлык атмосферасы, башлыча, аның җитәкчесе Ә. Ерикеев иптәшнең булдыксызлыгыннан килеп чыкты. Ул
Союз интересы белән яшәмәде, язучыларның үсешен кайгыртмады; правление членнарының инициативасын якламады. Мондый хәлдә, билгеле, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть җәелә алмады, тәнкыйть кысылды. Ерикеев үзенең шәхси эшләрен кайгырту белән шөгыльләнде; шагыйрь буларак ул шагыйрьләр секциясенә дә йөрмәде, тәнкыйтьне ишетәсе килмәде. «Яшь бөркет» поэмасын шагыйрьләр секциясенә тикшерүгә куймыйча, тупас хаталары белән бастырып чыгарды. Ләкин шуны әйтергә кирәк, бу хәлне барлык язучылар күреп, белеп тордылар һәм бер сүз эндәшмәделәр. Иң беренче чиратта правление членнары шул тынчу атмосфера белән килешеп яшәделәр. Шушы съезд хаталарны төзәтү өчен конкрет юллар күрсәтер, язучылар эшенә йомгак ясау белән бергә, яңадан сайланачак правлениенең эшенә дә юнәлеш бирер, дип ышанырга кирәк.
«Совет әдәбияты» журналының эше турында да берничә сүз әйтергә кирәк. Соңгы вакытта журналның эшендә беркадәр уңышлы моментлар күренде. Ул зур күләмле әсәрләрне бастыра башлады, һәм ул шул юнәлештә үзенең эшен дәвам иттерәчәк. Журналда яшь язучыларның әсәрләре системалы рәвештә басылып килә. Ләкин шуларга карамастан, журнал эшендә зур кимчелекләр бар. Публицистика, тәнкыйть-библиография бүлекләре гаять йомшак эшли, очерклар бүлеген җанландырасы бар. Шуның өстенә кыска хикәяләрнең юклыгын да әйтергә кирәк. Журнал эшен авырлаштыра торган тагын бернәрсәне әйтергә кирәк: авторлар үзләренең кулъязмалары өстендә намус белән эшләмиләр, бик ашыгып язалар, чиле-пешле материал китерәләр. Бу хәл — редакциянең аз санлы сотрудникларына өстәмә эш йөкли. Соңгы елларда матур әдәбиятны бастыру эше сизелерлек рәвештә яхшырды. Г. Тукай, Ш. Камал, М. Гафури, Г. Коләхметов, Г. Камал, Һ. Такташ кебек сөекле язучыларның әсәрләрен яхшы сыйфат белән бастыру факты совет укучыларын куандыра. Сугышка чаклы еллар белән чагыштырганда, хәзер рус һәм дөнья классиклары әсәрләре күбрәк басылалар. Тәрҗемә итү эшендә квалификацияле язучылар эшли. С. Әдһәмова М. Горькийның алты томлыгын тәрҗемә итә. М. Максуд Ажаевның «Москвадан еракта» романын, Гётенең «Фауст» трагедиясен, Низаминың «Ләйлә һәм Мәҗнүн» поэмасын, Балтик буе шагыйрьләрен тәрҗемә итте. А. Шамов Л. Толстойның «Воскресение» романын, В. Пансев аның «Якты яр» повестен тәрҗемә итте. Г. Гобәй А. Первенцевның «Намуслы яшьлек» романын, Б. Стоуның «Том агай алачыгы» романын, М. Твенның «Том Сойер маҗаралары» романын тәрҗемә итте. И. Гази, Г. Иделле, Г. Гобәй Б. Полевойның «Чын кеше» повестен тәрҗемә иттеләр. Ш. Маннур М. Бубенновның «Ак каен» романын, М. Әмир И. Тургеневның «Аталар һәм балалар» романын, Г. Гулианың «Сакенда яз» повестен тәрҗемә итте. Ә. Исхак, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи Пушкинның «Евгений Онегин» романын тәрҗемә иттеләр. Безнең шагыйрьләр һәм язучылар катнашы белән Пушкинның иң яхшы әсәрләре тәрҗемә ителде. Бездә туган халыкларның әдәбиятыннан: Җамбул, Стальский, Шевченко, Руставели, Навои, Абай, Коне. Иванов һ. б. әсәрләреннән уңышлы тәрҗемәләр бар. Билгеле, бу исемлекне үстерергә мөмкин. Ләкин шулай да бу саннар хәзерге укучының соравын канәгатьләндереп бетерә алмый. Укучылар Сталин премиясе белән бүләкләнгән әсәрләрнең тәрҗемә ителүен сорыйлар. Татгосиздат бигрәк тә шигъри әсәрләрне аз тәрҗемә итә. Татгосиздатның драма әсәрләрен басуда да кыюлыгы җитми. Күп кенә сәхнә әсәрләре еллар буе басылмыйча яталар. Шул ук нәрсәне яшьләр иҗатына карата да әйтергә туры килә. Яшь язучылар Татгосиздатның матур әдәбият секторында үзләрен үги бала кебек хис итәләр. Бу юлда бик нык эшлисе бар әле.
Соңгы берничә ел эчендә СССР Язучылар союзы секретариаты Татарстан Совет язучылары союзы эшен ике тапкыр тикшерде. Секретариат бик мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә килде. Сугыш елларында журнал буенча зур гына ярдәм күрсәтелде. Быел апрель азагында Секретариат Татарстан азучыларының байтак әсәрләренә анализ ясады. Тик шуны әйтергә кирәк, Татар әдәбияты комиссиясе бик начар эшли, шуңа күрә без зур күләмле әсәрләр буенча һичбер фикер ишетә алмадык. СССР Язучылар союзы Татар әдәбияты комиссиясенең эшен җанландырырга тиеш. Партия әдәбиятның үсешен күзәтеп, аталарча кайгыртучанлык күрсәтеп килде. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты көндәлек җитәкчелек итеп, эшкә юнәлеш биреп торды. Соңгы еллар эчендә ВКП(б) Өлкә Комитеты Татарстан Язучылар союзының эшен берничә кат тикшерде, «Совет әдәбияты» журналы редколлегиясе эшен карады, язучыларның аерым әсәрләренә тикшерү оештырды. Болар һәркайсы язучыларның идея-иҗат активлыгын үстерергә, хаталарны төзәтергә, актуаль мәсьәләләр тирәсенә фикер тупларга ярдәм иттеләр. Әдәбияттагы җанлылык әнә шул кайгыртучанлык нәтиҗәсендә булды да. ВКП(б) Өлкә Комитеты шушы елның 15 мартында Язучылар союзы эше буенча махсус карар кабул итте. Шушы карар нигезендә, большевистик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне җәелдереп, без Союз членнарының иҗат эшчәнлекләрен кискен рәвештә яхшыртырга тиешбез. Совет әдәбиятының үсешенә игътибарсызлык бөтенләй бетерелергә тиеш, һәрбер Союз члены әдәбиятның үсеше өчен җаваплылык сизсен. Өлкә Комитеты бездән шуны сорый. Совет язучысы дигән исем — зур исем. Партия һәм хөкүмәт язучының хезмәтен югары күтәрә, язучыларны орденнар белән бүләкли, иң яхшы әсәрләргә Сталин премиясе бирә. Совет халкы алдынгы язучыларны үзенең депутаты итеп Советларга сайлый. Совет язучысы дигән исем горур яңгырый. Совет язучысы СССР да иң мактаулы гражданнар белән янәшэ тора. Совет язучысы дигән исем—данлы исем. Менә шуның өчен совет язучысының бурычы тагын да җаваплырак, тагын да зуррак. Ул үзенең данлы исемен намус белән, югары тотып алып барырга тиеш. Партия совет язучысына мактаулы бурыч йөкләде: язучы совет халкын коммунизм рухында тәрбияләүдә актив катнашырга тиеш. Бу бурыч язучыдан, идея-художество ягыннан югары торган, совет халкының күркәм мораль сыйфатларын зур осталык белән чагылдыра торган, совет кешесенең хезмәтен, тормышын гәүдәләндерә торган, предприятиеләрдәге, колхоз-совхозлардагы, МТС лардагы, совет учреждениеләре һәм уку йортларындагы яңа кешеләрне җанландыра торган әсәрләр бирүне сорый. Бу бурыч балалар әдәбиятын, драматургия, поэзия һәм прозаны җитди рәвештә үстерүне таләп итә. Совет әдәбиятының үсеше һәм аның чәчәк атуы яшь көчләрдән башка мөмкин түгел. Яшь авторлар белән эшләүне кискен рәвештә яхшыртасы бар. Әдәби тәнкыйтьнең койрыкта сөйрәлеп баруын бетерергә, бу өлкәдә әшнәлек, семьячылык күренешләрен булдырмаска кирәк. Әдәби тәнкыйть совет язу чыларының идея-художество ягыннан күтәрелүләренә булышырга тиеш. Бу бурычларны уңышлы рәвештә үтәү өчен язучылар бервакытта да үзләренең идея-теоретик белемнәрен күтәрү эшеннән туктамаска тиешләр. Уку пафосы—үсү юлдашы — бервакытта да язучыны ташламаска тиеш! Язучылар, социалистик реализм методын кулланып, тормышны тирәннән өйрәнергә һәм алга бару, җиңү процессының асылына төшенеп, шуны чагылдырырга тиешләр. Үз әсәре белән язучы халыкны идея ягыннан коралландырырга, аны алга алып барырга, иртәгәге көнгә карарга, совет кешесенең иң яхшы, иң матур сыйфатларын чагылдырырга тиеш.
Моны партия сорый, героик совет халкы сорый. Правлениенең эшендә һәм аерым язучыларның эшчәилегендә җитди җитешсезлекләр булуга карамастан, татар совет әдәбияты күтәрелештә тора. Язучылар союзы—ул үзенең иң зур күпчелеге белән сәламәт организм, ул иҗат итәргә сәләтле оешма, партия һәм хөкүмәтнең бурычларын үти алырлык иҗат берләшмәсе. Безнең оешма иҗат индивидуальлекләре белән күп төрлегә аерыла торган прозаикларны, шагыйрьләрне, драматургларны, балалар язучыларын, тәнкыйтьчеләрне, тәрҗемәчеләрне берләштерә. Алар әдәбиятның барлык жанрларын үстерә алырлык, социалистик әдәбиятны яңа югарылыкка күтәрә алырлык язучылар. Моның гарантиясе кешеләр рухының инженерлары дигән бөек исемне иҗат белән акларга хәзер торулыкта; коммунистлар партиясе, совет халкы һәм совет дәүләте эшенә чын күңелдән бирелгәнлектә! Моның гарантиясе сөекле атабыз, остазыбыз, коммунизм җәмгыятен төзүче иптәш Сталинга юнәлгән кайнар мәхәббәтебездә! Моның гарантиясе большевиклар партиясенең зирәк җитәкчелегендә, бөек Сталинның аталарча кайгыртып торуында!