ТАЛӘПЧӘНЛЕКМЕ КӨЧӘЙТҮ ӨЧЕН
ГОМӘР БӘШИРОВ
ТАЛӘПЧӘНЛЕКМЕ КӨЧӘЙТҮ ӨЧЕН
Безнең республикабызга быел утыз яшь тулды. Шушы утыз ел эчендә республиканың хуҗалыгы һәм культурасы белән бергә, большевиклар партиясенең оста һәм зирәк җитәкчелегендә, бөек рус совет әдәбиятының уңай йогынтысы белән татар совет әдәбияты да элекке белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә үсте, алга китте. Кайсы гына жанрны алмагыз — прозамы, поэзияме, яисә сәхнә әсәрләреме — һәркайсында безнең әдәбиятыбызның тәмам җитлегүен, татар совет язучыларының матур әдәбият алдында торган тагын да катлаулырак бурычларны хәл итәргә дә хәзерлекле булуларын күрсәтердәй яхшы әсәрләр аз түгел. Менә шундый шартларда агымдагы һәм узгынчы мәсьәләләр турында сүз йөртү белән бергә, язучылар коллективы алдында торган төп бурычлар турында фикер йөртү файдалы булыр. Безнең һәркайсыбыз нинди дә булса бер иҗат проблемасын хәл итәргә җыена, җитди һәм әһәмиятле бер теманы яхшырту дәрте белән рухланып иҗат итә, әмма нигездә безнең күпчелегебезне бер үк мәсьәлә дулкынландыра. Ул да булса — ВКП(б) Өлкә Комитетының карарында әйтелгәнчә, эшчеләр тормышыннан, совет интеллигенциясе һәм илебезнең дан казанган алдынгы кешеләре тормышыннан чорыбызга лаеклы, яхшы, зур әсәрләр язу. Бу— хәзер безнең әдәбиятыбызның киләчәген һәм язмышын хәл итә торган төп һәм нигез бурыч. Башка темаларга нинди генә күп язылмасын, шушы төп бурычны уңышлы башкармыйча торып безнең әдәбиятның алга китүе мөмкин түгел. Без бу турыда күп сөйлибез, төрле планнар сызабыз. Әмма нәтиҗәсе һаман да күренми әле. Шундый сорау туа: нигә язучылар бу темаларга зур күләмле әсәрләр язудан тыелып торалар? Минемчә, моңа кайбер язучыларның иҗат тәвәккәллеге һәм кыюлыклары җитмәве, катлаулы иҗат проблемасын хәл итү кебек җаваплылыктан читтәрәк торуны артык күрүләре уңайсызлый. Билгеле, чорыбызның иң алдынгы кешеләренең: катлаулы иҗади тормыш белән яшәүче совет галиме образын яисә производствога яңалыклар кертүче стахановчы эшче образын тудыруга караганда, сандугачлар һәм айлы кичләр турында язу җиңелрәк. Чөнки сандугачлы айлы кичләрне мең еллардан бирле язып киләләр, аның эзе күптән салынган һәм буявы да әзер. Әмма әдәбиятның алтын фондына кереп калырдай эре һәм күренекле образлар, гомумән, чорыбызның соравына җавап бирердәй чын художество әсәрләре бары туган ил тормышындагы хәлиткеч вакыйгалар җирлегендә генә, коммунизмга бару юлында әһәмиятле бурычларны хәл итү җирлегендә генә барлыкка килүе мөмкин. «Язгы җилләр» һәм «Алтын йолдыз» кебек әсәрләр укучылар тарафыннан яхшы каршы алынган икән, моның сәбәбе — бу язучыларның таланты халкыбызның тормышындагы бөек вакыйгаларны тасвирлаганда тулырак ачылуда. Өлкән язучыбыз Нәкый Исәнбәт пьесасында революционер- большевик Мулланур Вахитов, Мирсәй Әмир пьесасында бөек Ватан сугышы чорының хатын-кыз герое — Миңлекамал образы башкалардан күп өстен торалар икән, моның да сәбәбе, минемчә, бу язучыларның зур талант ияләре булудан тыш, шул ук җирлеккә кайтып кала. Бу язучылар тормышның бөек вакыйгаларын үзләре тудыручы эре фигураларын тасвирлауны бурыч итеп алдылар. Бу — зур көч куюны, бик күп кыенлыкларны җиңеп чыгуны сорый торган иҗади тәвәккәллек һәм батырлык. Шунсыз яхшы әсәр язу мөмкин дә түгел. Хәзерге темаларга зур әсәрләр булмауның тагын бер сәбәбе, минемчә, кайбер язучыларның үз бурычын бик тар аңлавында, үз әдәбиятыбыз рамкалары белән чикләнүдә. Кайбер язучылар, мәсәлән, рус әдәбиятында күптән үк хәл ителгән темаларны кабатлыйлар. ДөреС, бер үк темага бик күп әсәр язарга мөмкин. Әмма яңа әсәр бу теманы милли әдәбиятның үзенә хас мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләреннән файдаланып, үзенчә хәл итәргә, тагын да үстерергә тиеш. Мин шуны әйтергә телим: без, милли республика язучылары, үз әдәбиятыбызның классикларыннан өйрәнү белән бергә, иҗатыбызда бөтен совет әдәбиятының, барыннан да бигрәк, бөек рус әдәбиятының казанышларына таянырга, хәтта темалар сайлаганда да үз өлкәбезне һәм үз телебездә укучыларны гына күздә тотып түгел, бәлки бөтен совет әдәбияты алдында торган гомуми бурычлар таләбеннән чыгып эш итәргә тиешбез. Чөнки социализм чорында аерым халыкларның милли әдәбияты ул бит, элеккеге кебек, үз эченә генә бикләнеп, башкалардан аерылып яшәүче ниндидер «читлек әдәбияты» түгел. Советлар Союзындагы тигез хокуклы башка бик күп халыкларның әдәбияты кебек үк, татар совет әдәбияты да гомуми совет әдәбиятының аерылмас бер өлеше булып яши, гомуми әдәбият белән бер юлдан бара, бергә үсә. Бөтен союзның бөек совет әдәбияты — ул бит туганнарча бер Союзга берләшкән барлык халыкларның уртак әдәбияты. Шунлыктан шушы Союз эчендәге һәрбер милли әдәбиятның уңышы ул барыбыз өчен дә уртак куаныч һәм уртак бер уңыш.
Николай Вирта үзенең «Хлеб наш насущный» дигән пьесасында яисә казах язучысы Мостафин «Миллионер» исемле повестенда колхоз председателе образын мәгълүм бер күзлектән чыгып тасвир иткәннәр икән, алардан соң шул ук темага керешкән бүтән язучы ул образны безнең әдәбиятта моңарчы ничек бирелүенә карамастан, тагын да үстереп, югары баскычка күтәреп бирергә тиеш. Әгәр дә С. Бабаевскийның «Ил өстендә яктылык» дигән романы моннан бишалты ел элегрәк чыккан булса, мин «Намус» романында райком секретаре Җәүдәт Мансуров образын Бабаевскийдагы Кондратьевка караганда баерак, аннан калкурак итеп бирергә омтылырга тиеш булыр идем. Моңа безнең иҗат көчебез һәм әдәби осталыгыбыз җитәме яисә җитенкерәмиме, ансы башка мәсьәлә. Әмма, әгәр үсәргә телибез икән, шул рәвешчә бөек совет әдәбиятының иң алдынгы әсәрләрен күз алдында тотып, шулардан өйрәнеп язарга, үз әсәрләребезне шулар дәрәҗәсенә күтәрүне македт итеп алырга тиешбез. Моны социалистик ярышның әдәби иҗат өлкәсенә хас үзенчәлекле бер формасы дип атарга да мөмкиндер. Иптәшләр бу әйтелгәннәрне артык югарыга үрелү дип аңламасалар кирәк. Урынсызга мескенләнү, үз көчебезгә ышанмау зарар гына итәр иде. Безнең иҗатыбызда үзен әледән-әле сиздерә торган тагын бер кимчелек — каләмебезне тагын да чарлый төшү, әдәби осталыгыбызны үстерүгә җитәрлек әһәмият бирмәвебез. Язучылар союзының правлениесе дә, партия оешмасы да язучыларның игътибарын бу тармакка туплый алмадылар.
Иптәш А. Жданов үзенең мәгълүм бер речендә: «Искелекне җиңү өчен яңалык аннан өстенрәк торырга тиеш, шулай булмаганда аның (яңалыкның) мәгънәсе дә калмый» дигән иде. Яңаның искедән өстен булуын күрсәтү өчен, ул яңаны иң элек үзең яхшы белергә тиешсең. Без исә кайвакытларны тормыштагы яңалыкны күрә белмибез, яисә күргәндә дә философик тирәнлектә аңлап җиткерми калабыз, иҗатыбызда социалистик реализм методын һәрвакытта да оста куллана белмибез. Үз иҗатымнан бер мисал китерим. «Намус» романының фоны итеп мин МТС ка керми калган уртачарак бер колхозны алган идем. Дөрес, сугыш вакытында андый колхозлар да бар иде әле. Әмма колхозларның киләчәктә үсү перспективасын, авыл хуҗалыгы артельләренең югары машина техникасы
Һәм фән казанышлары белән коралланмыйча алга китүләре мөмкин түгеллеген истә тоткан булсам, әсәремнең фоны итеп МТС ка кергән колхозны алган булыр идем (әсәремнең икенче басмасын хәзерләгәндә, бу кимчелекне төзәтергә тырыштым). Безнең илнең экономик һәм культура тормышы шундый тизлек белән үсә, безгә үз чорыбызның бөек вакыйгаларын һәм аның бөек җанлы иҗатчы кешеләрен әдәбиятта дөрес һәм тулы канлы итеп чагылдыру өчен хәзерге чынбарлыкны тирәнтен белү генә җитми, бәлки киләчәкне дә шактый ук ерактан күрә белергә, моның өчен марксизм-ленинизм тәгълиматы белән чын-чыннан коралланырга кирәк.