Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

С. ГЫЙЛЕМХАНОВ 
УОЛЛ-СТРИТ ТЕШЛӘРЕ 
Маршалл планы буенча «ярдәм» итеп, АКШ Англиягә күп санда ясалма тешләр җибәргән. (Газеталардан.)
 Конгресс залы. Речь тота Гарри (Бире кыскартып Биргәч тә ярый). Сөйли Трумэн: — Лондон, ди, бүген Безнең ярдәмнән Канәгать түгел. Сөяк кызганып Булмас алардан, Безнең планда Шулай каралган. «Кече партнёр»ны Кирәк җайларга, Маршалл планы Белән майларга. Икенче бурыч — Атомлы сугыш! Юкса, харап эш Кысыла сулыш. Бу мөһим эшкә Кем ничек карый? Диде дә сүзен Очлады Гарри. 
Гофман сүз алды, Уфлап кузгалды, Җайлы фикерен Әйтте дә салды: — Көйләнсен өчен Лондонда эшләр, Ясалма тешләр Җибәрсәк нишләр? 
Күп тә үтмәде — Менә бервакыт, 
Тешләрне төяп Җиде пароход Лондон портына Килеп тә җитте. Шаккатты лордлар, Исләре китте. Тик юкка иде Мондый шатлану, Тумаган атка Менеп атлану. Яшиклардагы «Байлык»ны күргәч, •Ясалма тешләр Икәнен белгәч, Күзләре шакмак Булды лордларның, Капшап куйдылар Шунда уртларын. — Әллә безнең бу Тешләрне коеп, Уоллстрит биргән Ташларны куеп, Уйлыйлар микән Хикмәт ясарга, Атомга тартым Бер сер ачарга?.. Счёт төймәләре Шалтшолт салынды Тешләрнең төгәл Саны табылды: Булган тешләрнең һәммәсен коеп, «Ярдәм» тешләрен Мәҗбүри куеп, Мөмкин өч гасыр

 
 Яшәргә илдә! Тешкә мохтаҗлык Күрмичә бер дә. 
Тешләргә урын Табуны уйлап, Пөргәндә лордлар Бүлмәләр буйлап, Язгы ташкындай Шаулап ерактан, 
Халык тавышы Килде һәрьяктан: — Безнең тешләр сау, Күпкә түзәрләр, Сезнең бугазны Чәйнәп өзәрләр! Уоллстрит тешен Кояр көнебез Бик якын инде, Лордлар, белегез!
 
АСПИРИН 
Америка агрессорларының кискен таләп итүләренә карамастан, Берләшкән Милләтләр Оешмасы составында булган илләр Кореяга үзләреннән гаскәр җибәрергә теләмиләр. Дания хөкүмәте генә Кореяда сугыш алып баручы Америкага медикаментлар белән ярдәм итәргә вәгъдә биргән. (Газеталардан.) 
Макартурны бизгәк эләктергән, Хәле начар икән мескеннең. Ә «Ак йорт»та күптән мигрень вата Ахмак башын Гарри мистерның. 
Кореядан һәркөн явып тора Трумэнга утлы хәбәрләр: — «Блицкриг» белән ычкыналар Безнең кулдан портлар, шәһәрләр. 
Трюгве Лигә йокы бирми Гарри: — Ник «партнерлар» хәлне белмиләр? Кайда ООН, Кайда союзниклар, Нигә тизрәк гаскәр бирмиләр? 
Рим «ишетми» Трумэннең зарын, һәм борчылмый, никтер, Лондон да, Парижда да баш ватмыйлар икән Макартурга ярдәм турында. 
Премьер Хедтофт менә сынатмаган, Даниядән булсын, дип, «ярдәм», Аспиринның мәшһүр сортларыннан Генералга «ярдәм» җибәргән. 
Беләм, дигән, мондый чакта сезгә Таблеткалар булыр зарарсыз, Башыгызны «бизгәк» чатнатканда, Аспириннан файда табарсыз. 

 
 
3. МАНСУР ★ ДОШМАН ТИК ҮЗЕ ЯНАР! 
Дөге саламы белән япкан Өй янында яшь ана Иркәли иде баласын, Күңелле иде аңа. Теданган суы өстендә Уйный иде шат нурлар; Тыныч тормыш төзи иде Эш сөюче батырлар. Күтәрелде кара болыт’, Рәхимсез җилләр исте, Шаулап үскән акация Таш юлга авып төште. Кара кошлар оча күктә. Юк, кара кошлар түгел — Көньягыннан Кореяга Дошман ташланды бүген. Үкерә авыр бомбалар, Тарала утлы төтен, Көтелмәгән авыр кайгы Чолгый бар авыл өстен. Корал алды кореялы, Басты тыгыз сафларга, Китте ерткыч дошманнардан Туган илен якларга. «Белегез сез илбасарлар, Тотыгыз исегездә — Сез күтәргән авыр бомба Үлем ул үзегезгә! Корея безнеке иде, Безнеке булып калыр, Үзе яккан ут эчендә Дошман тик үзе янар!..» Уолл-стрит ялчылары Түзә алмый һөҗүмгә, Дучар ителгәннәр алар Котылгысыз үлемгә! 

 
 
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН 
ТЫНЫЧЛЫКНЫ САКЛАУ ПОСТЫНДА 
Мин яратам җитен чәчле картның Яшь күңелле һәм шук булуын, Мин яратам туып-үскән якның Бодайлары күкрәп уңуын! 
Мин яратам эшчән, яшь ярларның Тигез-, матур тормыш коруын, Чын күңелдән телим халыкларның, Бер тугандай, матур торуын. 
Менә шуңа Мин кул куйдым, иптәш, Каләмемне ныклап кыстым да, Яңа җиңү өчен ачтым көрәш Тынычлыкны саклау постында. 
Күз алдымда Сталин! Аңа агыла Миллионнарның йөрәк алкышы, — Ул елмая, Аның елмаюы — Бөек коммунизм балкышы.
63 
 
 
НУР ШӘРИФ 
ҖАВАП 
Америка самолетлары Германия демократик республикасы кырларына колорад конгызлары ташлыйлар. ( Газеталардан.) 
Трумэн 
никадәрле 
тырышса да, таба алмас пушка итен: 
Немец халкы 
тыгыз сафка баса, Тынычлыкны байрак итеп. 
Уолл-стри[г 
ярсый, 
котырына: 
Сэм бабайның 
козгыннары Ташлый Германия кырларына Колорад коңгызларын. 
Ак йорттаРы 
сугыш сөремендә 
Зәгыйфьләнсә 
хәтер ягы, Утлы сүзләр белән Трумэнга Кабатлыйбыз менә тагын: 
Борча үрчетүче 
самурайлар 
татыдылар 
халык үчен; Коңгызларга — агу, 
элмәк тә бар үлем сибүчеләр өчен!

 
 
ҮЗГӘРТЕЛГӘН МӘКАЛЬ 
«Аз булса да, тәмле булсын!» — Дигәннәр картлар, Безнең илдә моны тагын, 'Я, кем кабатлар? 
Бу борынгы мәкальне без Үзгәрттек күптән: Үстергән җимешләребез Тәмле дә, күп тә! 
ЯҢА КҮПЕР ЯНЫНДА 
Таң кояшы ак мамыктай болытларга Алсу ялкын сипкән чагында, Мин сокланып карап торам киң кырларга •Яна зур таш күпер янында. 
Юл буенда үсә зифа яшь каеннар, Тук башаклар пешкән — өлгергән; Яңа ашлык төяп яңа машиналар Гөрләп уза яңа күпердән.