КҮП ҺӘМ ЯХШЫ ЯЗУНЫ ЯКЛАП
КҮП ҺӘМ ЯХШЫ ЯЗУНЫ ЯКЛАП
Фатих Хөсни
Татарстан язучыларының күптән көткән съезды, ниһаять, менә җыелды. Күбесенчә оештыру эшләренә багышланып, моннан 15—16 еллар элек булып үткән Беренче съездыбыздан бирле күп су акты, байтак кына яңа әсәрләр язылды, әдәбиятка яңа исемнәр килде, әдәби практикабызның күп кенә яңа мәсьәләләре өлгерде. Безнең оешмабызда эшне таркаулыкка китергән сәбәпләрнең берсе — гамьсезлек, иҗатыбызга һәм кешеләребезгә обывательләрчә тыныч карау булды. Гамьсезлек — правление эшендә дә, коллективның үз членнарына карата булган мөнәсәбәтендә дә һәм шулай ук берберебезгә мөнәсәбәттә дә зур урын алып килде. Әйтик, теге яки бу язучының иҗатында чатаклыклар килеп чыкты, ди. Хәтта бер генә түгел, берсе артыннан икенчесе, икенчесе артыннан өченчесе... Әгәр язучының талантлы булуы шик астына алынмый икән, ә шулай да иптәш үз иҗатында чатаклыклар җибәрә икән, минемчә, правление бу иптәшне, әлбәттә, игътибарсыз калдырырга тиеш түгел иде кебек. Ләкин бездә бу нәрсә эшләнмәде. Мәсәлән, язучы-драматург М. Әмир иптәш, уңышлы гына ике пьеса язып, татар совет тамашачыларының игътибарын үзенә җәлеп иткәннән соң, бербер артлы уңышсызлыкка очрады. Мин аның «Җыр дәвам итә» һәм «Минем хатын» дигән уңышсыз пьесаларын күз алдында тотып әйтәм.
Танылган язучы уңышсызлыкка дучар булды. Миңа калганда, бу инде, әлбәттә, игътибар итүне сорый торган факт иде. Безнең оешмабыз бу фактка тиешенчә игътибар иттеме соң? Дөресен әйтергә кирәк, бөтенләй игътибар итмәде, гамьсезлек күрсәтте. Ә бит бу факт бер Мирсәй Әмир өчен генә характерлы түгел, бу факт яктылыгында без башкаларыбыз өчен дә симптомлы хәлләрне күрә алган булыр идек. Мәсәлән, М. Әмир иптәшнең «Җыр дәвам итә» дигән пьесасында авторның җанлы колхоз тормышыннан аерылганлыгы ачыктан-ачык күренеп тора. Тышкы яктан барысы да үз урынында. Әсәрдә сүз уңыш күтәрү турында бара, интригасы шактый ук тыгыз, теле дә саф әдәби тел. Шуңа да карамастан, пьеса, әдәби әсәр буларак, җылытмый, укучының һәм тамашачының күңелендә җавап авазы кузгатмый. Бәла нәрсәдә соң? Бәла шунда, автор, колхоз чынбарлыгын тиешенчә белмичә язуы аркасында, әсәрне ясалма конфликтка корырга мәҗбүр булган. Пьесадагы персонажларның новаторлык тенденциясе аларның шәхси бәхетенә аркылы килә, бу бәхетнең тигезлегенә комачаулый. Безнең чынбарлыгыбыз өчен табигый конфликтмы бу? Әлбәттә, табигый түгел. Ләкин без — тәнкыйть тә, язучылар җәмәгатчелеге дә — үз вакытында авторга моны ачык әйтмәдек. Шуның аркасында автор үзенең бу уңышсыз пьесасына карата соңгы көннәргә чаклы хата фикердә калуында дәвам итә. Аныңча, пьеса ярамаслык түгел, хәтта яхшы дип тә әйтергә була, имештер, пьесаны театр харап иткән. Язучылар съездына хәзерлек уңае белән, соңгы көннәрдә иптәш М. Әмир, драмсекция җитәкчесе буларак, татар совет драматургиясенең торышы турында өлкә газетасы битләрендә мәкалә белән чыкты. Бу мәкаләсендә автор башкаларның хаталарына һәм йомшак якларына карата урынлы һәм дөрес күрсәтмәләр ясады. Бусы — бик әйбәт. Ләкин шулай да үз иҗатындагы уңышсызлыкларны анализларга батырчылык итмәде. Ә бит иптәш М. Әмир рядовой язучы гына түгел. Ул Язучылар союзының правлениесе члены. Шулай буларак, үл үз-үзеңне тәнкыйтьләүнең ачык мисалын күрсәтергә тиеш иде кебек. Яки менә икенче бер фактны алып карыйк. Соңгы вакытта кайбер драматургларның — союз членнарының — үз иҗатларында иске водевиль алымнары белән мавыгулары күзгә ташлана башлады. Бу чиле-пешле комедияләрдә шаккатыргыч водевиль сюжетын ватмыйча-җимермичә саклау һәм соңыннан, «серне» берьюлы ачып, тамашачыларның чәчләрен үрә торгызу өчен, бөтен нәрсә корбан ителә. Гамир Насрыйның «Без капчыкта ятмый» комедиясенең элекке варианты, аның ук «Идел буенда» либреттосы, 3. Шаһиморатның «Энҗе бөртекләре», Әнәс Камал һәм Җ. Тәрҗеманов иптәшләрнең «Бу — кем хаты?» дигән әсәре һәм, ниһаять, әле соңгы көннәрдә генә Театр училищесы студентлары тарафыннан сәхнәгә куелган «Кунак егете» (Эмма Шамиль) — менә болар барысы да шул принцип белән язылганнар. Симптомлы хәлме бу? Бик тә шулай. Бу фактлар тирәсеннән тыныч кына үтәргә ярый идеме соң? Һич тә ярамый иде. Бу фактларны өйрәнергә, аларның сәбәпләрен ачарга кирәк иде. Драматургия мәсьәләләре, драматургиянең теориясе белән шөгыльләнергә кирәк иде. Ниһаять, шушы фактлар белән бәйләп, безнең чынбарлыгыбызның үзенә хас каршылыклары, безнең тормыштагы конфликтның үзенә хас табигате, бу конфликтның иске конфликтлардан принципиаль үзгәлеге турында теоретик мәсьәләләр күтәрергә иде. Кызганычка каршы, бездә бу нәрсәләр берсе дә эшләнмәде һәм, күренә ки, драматургия мәсьәләсе съездда аерым мәсьәлә булып та тормый. Безнең эшебезгә комачаулык ясый торган икенче нәрсә — безнең профессиональ артталыгыбыз. Профессиональ осталыкның җитәрлек булмавы аркасында, безнең макталган әсәрләребездә дә фабула таркаулыгы, әсәрне кирәкмәгәнгә озынга сузу, чарланып җитмәгән тел элементлары үзләрен бик нык сиздерәләр. Шуның аркасында безнең әсәрләребезне русчага тәрҗемә иткәндә яки табаклап-табаклап кыскарталар, яки табаклап-табаклап яңадан тутырырга керешәләр. Шуның аркасында теге яки бу әсәрнең әдәби җитешлеге турында берберенә капмакаршы булган фикерләр йөрергә урын калдырыла. Берәүләр әдәби әсәрдә көнкүреш-быт элементларына бөтенләй диярлек каршы чыгалар, син аларга иҗтимагый коллизияләрне генә бир. Бу бәйләнештә иптәш К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романына карата булган тәнкыйтьләр бик характерлы. Авторны романына көнкүреш-быт детальләрен кирәгеннән артык күп төягән дип тәнкыйтьлиләр һәм бу сүзләрне дәлилләү өчен романнан анда чагылдырылган эпоханың колоритын билгеләүгә ярдәм итә торган детальләрне алып, шуларга ябырылалар. Минемчә, бәла — авторның үз әсәренә көнкүрешбыт штрихларын кертүдә түгел, бәла — I авторның аларны кирәк урыннарына тиешенчә оста итеп урнаштыра белмәвендә, зур социаль вакыйгаларга кушып, ул укаларны осталарча үрә белмәвендә. Нәтиҗәдә кайда куе, кайда сыек килеп чыккан да. Әдәби әсәрдә аерым кисәкләрнең урыңлы һәм берберенә гармонияле ятышып торулары, әсәрнең архитектоникасы, зур иҗтимагый вакыйгаларны колоритлы көнкүреш детальләре белән оста үреп алып бара белү—автордан зур осталык сорый. Менә шул зур осталык, үкенечкә каршы, безнең барыбызда да диярлек җитенкерәп бетми. Димәк, безнең барыбызга да үзебезнең профессиональ осталыгыбызны күтәрү өстендә эшләргә һәм җитди рәвештә эшләргә кирәк. Иске правление бу юнәлештә аракылы ятканны буйга да алып салмады. Яңа сайланачак правление профессиональ осталыкны күтәрү, укуөйрәнү мәсьәләләрен бөтен .җитдилеге белән куяр дип уйларга кирәк. Шушы бәйләнештә жанрлар турында да берничә сүз әйтеп үтәсе килә. Барлык жанрлар да кирәк, барлык жанрлар да кояш астында (ягъни әдәбият кояшы астында дигән сүзем!) урың алырга хаклылар. Формаль рәвештә без моңа барыбыз да шулай дип кул куябыз, ә эшкә килгәндә кайбер жанрларны ничектер күләгәдәрәк калдырабыз. Әйтик, менә кыска хикәя жанрын алып карыйк. Аз гына урында, төенләнгән вакыйгалар аша һәм, әлбәттә, стиленә ятышып торган төгәл тел белән совет кешеләренең характерлы эшләрен күрсәтү, идея-эмоциональ бурычны хәл итү — бер дә җиңел эш түгел. Бу — язучыдан тормыш материалын гаять яхшы белүне, стиль һәм пропорция тойгыларына ия булуны сорый. Безнең әдәбиятта кыска хикәячеләр кадры юк дип әйтеп булмый. Шуңа да карамастан, соңгы вакытта бездә кыска хикәянең азаеп баруын, «Совет әдәбияты» журналы битләрендә йөзгә кызыллык китермәслек юньле хикәяләрнең сирәк басылуын күрәбез. Нилектән бу? Минемчә, кыска хикәяләрнең тиешенчә игътибар үзәгенә алынмавыннан. Бары тик шуннан гына. Кыска хикәя турында бөтенләй диярлек сөйләмибез, аның уңышлы мисалларын күрә белү юк дәрәҗәсендә. Көче җитү-җитмәү белән исәпләшеп тормастан, барысы да калынга үрелә. Күрәсең, кайбер иптәшләр һәрбер зур әсәр гениаль була дип исәплиләр булса кирәк. Бездә кыска хикәянең жанрын һәрьяклап күтәрә башларга бик вакыт. Издательство һәм газета редакцияләре идеяәдәби эшләнеше тиешле дәрәҗәсенә ирешкән яхшы хикәяләрне һәрьяклап күтәрергә, алга сөрергә тиешләр. Ниһаять, үз-үземне тәнкыйтьләү рәвешендә берничә сүз. Докладны тыңлаганнан соң мин катгый рәвештә бер фикергә килдем, юк, иптәш Гази Кашшафның рәхимле сүзенә ирешеп булмады. Иптәш Гази Кашшаф архив тузаны арасыннан минем «Кышкы этюдлар» дигән кечкенә генә, гөнаһсыз гына парчаларымны казып чыгарды һәм минем ишекне үзе ачып, үзе ябып йөри торган акыллы этем алдында кизәнә башлады. Ләкин тәнкыйтьче иптәш бер нәрсәне күреп җиткермәде: ишекне үзе ачып, үзе ябып йөрү һөнәреннән башка тагын, ул эт төннәрен кара урман эчендәге кечкенә посёлокның йокысын саклый. Урман кисүчеләрнең учаклары янында биюче кечкенә кошчык үзенең шатлыгын безнең кешеләр — совет кешеләре белән бүлешә. Ниһаять, тәнкыйтьчебез көчле рус әдәбиятында М. Пришвин кебек танылган каләм осталарының, сакаллары агарганчы, шушы кечкенә урман кошларына «утырып» йөрүләрен истән чыгарды. Зирәк рус әдәбияты табигатьнең бу гади бизәкләрендә оптимизм күрә, тормыш шатлыгы ишетә. Әйе, минем уцышсыз әсәрләрем булды. Алар турында күп тапкырлар һәм бик дөрес әйтелде. Ләкин минем турыда берәү дә «ул инде беткән баш!» дигән сүзне әйтми кебек, һәрхәлдә иптәшләрем һәм укучыларым тарафыннан мин моны сизмим. Каләме, теле, фантазиясе булган һәм баштанаяк яхшы теләк белән сугарылган кеше... кинәт сөрлегеп китә. Бер мәртәбә, аннан икенче мәртәбә, аннары тагын. Нилектән бу? Правлениенең моның белән кызыксынганын мин ничектер сизмәдем, дөресрәге, җитәрлек кызыксыну сизмәдем. Ә менә мин үзем бу турыда күп тапкырлар уйланып йөрдем һәм хәзер дә уйланам. Бу сөрлегүләрнең бердәнбер сәбәбен — үземнең сөеп яза торган тормышымнан соңгы вакытта беркадәр аерылган булуымда күрәм. Болай үзе гаять кызыклы һәм затлы эш булган газета эше генә язучыны канәгатьләндерә алмый. Язучы һәрвакыт җанлы тормыш белән аралашып торырга, яңадан-яңа кешеләр күрергә тиеш. Ә менә Язучылар союзы, бигрәк тә аның правлениесе, минем оешмам, минем хуҗам буларак, мине иҗат эшендә тиешенчә файдалану буенча тиешле кайгыртучанлыкны күрсәтмәде. Күп кенә сүзләр җыелган, иптәшләр. Ә алар арасыннан иң җитдие, иң самими йөрәктән чыкканы — үпкә сүзләре. Язучылар кадрларының тиешенчә файдаланылмавы өчен, сайлап куйган иптәшләребезнең ышанычны акламаулары өчен, язучы буларак, кайвакытта дарыны бушка шартлатуың өчен — барысы өчен дә, барысы өчен дә үпкә белдерәсе килә. Халык, партия һәм иптәш Сталин алдында без барыбыз да бурычлы әле. Безнең зур һәм уртача мөмкинлекләребез бар. Безнең арабызда байтагыбыз әле хәзергә кадәр урта мөмкинлектә барды, уртача җай белән эшләде. Бурыч—эшебезне зур мөмкинлекләргә корып җибәрүдән һәм бөек эпохабызга лаеклы югары дәрәҗәле художество әсәрләре бирүдән гыйбарәт.