Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОММУНИЗМ ТӨЗЕЛЕШЕНДӘ АКТИВ КАТНАШЫРГА

Г.ГУЛИА

КОММУНИЗМ ТӨЗЕЛЕШЕНДӘ АКТИВ КАТНАШЫРГА

Иптәшләр! СССР Совет язучылары союзы правлениесе исеменнән сезне тәбрик итәргә һәм сезгә иҗат уңышлары теләргә рөхсәт итегез! (Алкышлар.) Миңа шулай ук «Литературная газета» редколлегиясе исеменнән тәбрик итү эше тапшырылды. (Алкышлар.) Иптәшләр! Мин, сезнең язучы иптәшләрегездән берсе буларак, сезнең бу съездыгызда бер-ике сүз әйтергә телим. Мин үземне бер яктан да татар әдәбиятын белүче дип исәпләмим, ләкин мин уйлыйм, без барыбызда совет язучылары, һәм зур совет әдәбияты алдында нинди бурычлар торса, Татарстан язучылары алдында да, шул ук бурычлар тора. Шул күзлектән карап, мин, биредә, сезнең съездыгызда, ясаган күзәтүләремнән чыгып, берничә генә замечание ясарга телим. Беренчедән, минемчә, Татарстан Язучылар союзының һәрбер члены, һәрбер язучы иптәш хәзер совет халкы алдында тора торган искиткеч зур бурычлар турында уйларга тиеш, һәрбер язучы иптәш бөтен җир шарындагы халыкның инде 40% ы диярлек социализм өчен көрәшкә кушылганлыгы турында, бөек совет халкының үз илендә уңышлы рәвештә коммунизм төзүе турында уйларга тиеш, һәрбер язучы иптәш дөньяның хәзер көрәш хәлендә торганлыгы, бу көрәшнең кешелек дөньясын зур нәтиҗәләргә китерәчәк икәнлеге турында уйларга тиеш, — биредә мин хәзер капитализм илләре белән социализм һәм халык демократиясе илләре арасында алып барыла торган бергә-бер көрәшне, башкача әйткәндә, салкын сугышны күздә тотам.

Бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәшүче, бөтен дөнья халыкларына демократиягә юл ачучы иң алдынгы халык каршында тора торган барлык бу бөек бурычлар уңае белән һәрбер совет язучысына һәм шул исәптән татар совет язучыларына аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Бөтен совет халкы һәм совет әдәбияты алдындагы бу җаваплылыкмы тулысынча аңламый торып, безнең һәрберебезнең иҗаты теге яки бу дәрәҗәдә, әлбәттә, аксаячак. Татарстан совет язучылары совет әдәбиятының зур отряды булып тора. Биредә без бик талантлы, сәләтле язучыларны күрәбез һәм андый язучылар аз түгел; аларны сездә, Татарстанда гына түгел, бәлки бик ерак өлкәләрдә дә беләләр, һәм мин сезгә әйтә алам ки, аларны яраталар, укыйлар һәм аларга хөрмәт белән карыйлар. Бу исә, сезнең һәрберегез үзенең татар халкы өчен генә түгел, бәлки бөтен совет халкы өчен, бөтен совет әдәбияты өчен иҗат итүен уйларга тиеш, дигән сүз. Бу, язучының культурасы, анык иҗат мастерлыгы үсәргә тиеш, дигән сүз, без уз профессиябезгә өйрәнергә тиешбез, бөтен эшебезнең башында булырга тиешбез. Иҗат итәргә һәм өйрәнергә — безнең һәрберебезнең девизы шул булырга тиеш. Мастерлыкка өйрәнү ни дигән сүз? Мин биредә тормышны актив рәвештә өйрәнүне, коммунизм төзелешендә актив катнашуны күздә тотам, үзенең иҗатчы һәм көрәшче фигурасы белән совет халкының алдында баручы, массаларны өйрәтүче һәм тәрбияләүче, аларны җитәкләп алга таба, Ленин — Сталин партиясе юлы белән алып бара торган язучыны күздә тотам. Иптәшләр, безнең мастерлыгыбыз чыннан да югары, чыннан да советчыл, чыннан да партиячел булсын өчен, ул бездән партиябез таләп иткәнчә булсын өчен, без үз иҗатыбызга да, шулай ук иптәшләребезнең иҗатына да тәнкыйть күзе белән карарга тиешбез. Мин шуны әйтер идем: татар совет әдәбияты бары тик Татарстан республикасы белән генә чикләнми, бәлки еракка тарала. Шулай булса да, безнең татар язучыларының кайберендә киң массаларның тормышы белән танышу җитмәгәнлеге күренә. Мин Советлар Союзының төрле районнарына, авыл хуҗалыгы, культура үзәкләренә барып кайтуларны, сәяхәтчеләр булып түгел, бәлки актив совет гражданнары булып баруларны, кайнап торган совет тормышын бөтен күп төрлелеге белән өйрәнүне күздә тотам. Мондый командировкалар, коллектив булып барулар күп нәрсә бирер иде, язучыларыбызның күз-күремен киңәйтер иде. Иптәшләр, мин безнең гүзәл тормышыбызның барлык күренешләрен дә сурәтләп бирүне яклыйм. Бу исә шушы чынбарлыкны безнең матур әдәбиятыбызда чагылдыруга зур булышлык итәчәк. Безнең бурыч — киләчәккә күз ташларга, безгә билгеләп бирелгән юнәлештә барлык халык массаларын тәрбияләргә мөмкин булсын өчен, бөтен алдынгы күренешне элеп алу, үз әсәрләребездә куәтләү һәм чагылдыру. Бу—без промышленностьны, авыл хуҗалыгын истән чыгармаска тиешбез, дигән сүз. Без бу темаларны чикләргә тиеш түгелбез. Бу темалар безне язучылар буларак борчырга тиеш. Без колхоз төзелешендә актив катнашучылар булырга тибшбез, без колхозда, совхозда, шәһәрдә барлык алдынгы күренешне, барлык яңалыкны элеп алырга тиешбез, без бөтен тормышны чагылдыра торган, шул җөмләдән, кешелек дөньясы тарихында күрелмәгән рәвештә киң колач белән авыл хуҗалыгын механикалаштыруны һәм электрлаштыруны да чагылдыра торган кешеләр булырга тиешбез. Барлык процесслар безнең күз алдында торырга тиешләр. Алар безнең бөтен эшебезнең башында булсыннар, алар безнең иҗат эшебезне һәрвакытта алга этәрсеннәр, тиешле иҗат пафосы ядросын тәшкил итсеннәр! Аннары, рус һәм татар интеллигентлары хәзерли торган зур университетлы Казан интеллигенциясенең тормышын күрсәтү һәм аларны тәрбияләү безнең язучының бурычы булып тора. Без нинди дә булса бер жанрдан тыш эшли алмыйбыз. Жанрлар барысы да яхшы. Язучы билгеле бер жанрда эшли. Минемчә, татар язучыларына прозаны алга этәрү һәм җитди рәвештә этәрү юлында аеруча күбрәк эшләргә туры килер. Булган уңышларга карамастан, тагын кат-кат шуны әйтергә кирәк: чын мәгънәсе белән югары художестволы совет прозасы өчен көрәш татар совет язучыларының иҗатында нигез булып тора һәм булачак, һәм прозада хикәя жанрын һәрьяклап куәтләүдә, үстерүдә язучыларга булышлык итәргә кирәк. Хикәя безгә кирәк. Хикәя вакыйгаларга карата тиз арада фикер бирергә булышлык итә. Югары художестволы хикәянең һәрберсе безнең гомуми эшебезгә булышлык итә. Шуңа күрә хикәянең югары сыйфатлы булуы өчен көрәш Татарстан язучыларының гына түгел, бәлки барлык совет язучыларының да иҗат бурычларыннан берсе булып тора. Сездә эш сыйфат һәм сан ягыннан яхшырак тора, ләкин үткен, чыннан да зур сюжетлы, зур эчтәлекле, зур эпик әсәрләрне барлык чаралар белән үстерергә һәм дәртләндерергә кирәк. Без мондый әсәрләрне тудыру өстендә эшләүче иптәшләргә һәрьяклап булышлык итәргә тиешбез. Безнең совет чынбарлыгы бөек һәм күп төрле, күп бизәкле. Еш кына лирик рамкалар бу чынбарлыкның бөтен күп төрлелеген чагылдырып бетерә алмыйлар, зур эпик әсәрләр кирәк була. Аннары, иптәшләр, без хәзерге заманда чыннан да сугышчан партия публицистикасыннан башка һич тә эш итә алмыйбыз, без тынычлык өчен көрәшкә кушылмый кала алмыйбыз. Бөтен прогрессив кешелек дөньясы тынычлык өчен көрәшә. Татар язучылары бу зур проблемадан читтә торып кала алмыйлар. Без бөтен дөньяда реакция көчләренә каршы көрәш барган чагында үз тавышыбызны ишеттерергә тиешбез. Шуңа күрә язучылар газеталарда, журналларда хәзерге вакытта аеруча актив катнашырга тиешләр. Өлкә газеталардагы иптәшләр дә язучыга ярдәмгә киләләр, язучының кискен, аеруча әһәмиятле темаларга мәкаләләр язуын көтәләр. Хәзер язучының тавышы, Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек үк, бөтен совет халкы өчен көчле рәвештә яңгырап торырга тиеш. Бу бик кирәк. Аннары, иптәшләр, театрга булышлык итү язучылар союзының төп бурычларыннан берсе булып тора. Безгә 130 пьесаның исемлеге укып күрсәтелде. Бу бик күп. Ләкин кызганычка каршы, бу пьесаларның сыйфаты бик югары булырга ошамый. Алар я бөтенләй сәхнәгә чыкмаганнар, я тиз арада сәхнәдән төшеп калганнар. Теге яки бу драматургның уңышсызлыкка яки уңышка очравына карамастан, театр өчен эшләүче иптәшләргә бик саклык һәм мәхәббәт белән булышлык итәргә һәм пьесаларны сәхнәгә менгерүдә ярдәм итәргә кирәк. Театр язучыдан башка яши алмый. Димәк, һичкем түгел, бары тик без, язучылар гына, театр өчен эшләргә тиешбез. Бу шулай ук, балалар әдәбияты мәсьәләләре кебек, бик җитди эш. Аннары мин язучылар белән эшләүгә аерым рәвештә тукталып үтәргә телим. Гәрчә биредәге иптәшләр әле картлар булмасалар да, без бик яшь буын турында, әдәбиятта беренче адымнарын ясый торган кешеләр турында уйларга, яңа язучылар һәм беренче чиратта прозаиклар җитештерү турында кайгыртырга тиешбез. Безгә прозаиклар кирәк, без аларны җитештерергә тиешбез, безгә һәм яхшы шагыйрьләр кирәк. Ләкин биредә поэзия фронтында эш начар һәм шуңа күрә моңа аеруча басым ясалырга тиеш. Язучылар союзының һәрбер члены берничә яшь иптәшне шефлыкка алырга, аларга ярдәм күрсәтергә һәм аларны мәхәббәт белән үстерергә, аларны яшь чагыннан ук тәнкыйтькә өйрәтүдән һәм шулай итеп алмаш үстерүдән курыкмаска тиеш. Шуның белән бергә Татарстан Язучылар союзы яшь кадрлар җитештерүне үзенә максат итеп куярга тиеш. Яшь иптәшләр белән шундый планлы эш алып бармый торып, безнең гомуми эшебез күп яктан аксаячак. Рус әдәбияты секциясенең төзелүе, әлбәттә, яхшы, һәм, бу секция эшләр, дип уйларга кирәк, ә биредә эшләрлек иптәшләр бар...

Рус язучыларыңың бурычы — биредә рус культурасын лаеклы рәвештә гәүдәләндерү, Татарстан республикасы бирә торган бай материал өстендә җиң сызганып эшләргә өйрәнү һәм өйрәтү. Шул уңай белән тәнкыйть мәсьәләсе. Бу мәсьәлә безнең бөтен эшебездә нигез ташы булып тора. Шунсыз без бер генә адым да ясый алмыйбыз; бу бик әһәмиятле МӘСЬӘЛӘ. Беренчедән, әгәр безнең татар язучылары оешмасыңда тәнкыйть, басым ясап әйтәм, теләктәшлек рухында булмаса, без алга бара алмаячакбыз. Татарстан язучылары оешмасының хәзерге хәле Татарстан язучылары сафларында чын большевистик тәнкыйтьнең булмавыннан да килә. Тәнкыйтьнең һәм үзара тәнкыйтьнең булмавы бары тик торгынлыкка гына китерә. Совет язучылары союзына партиянең Өлкә Комитеты тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм бик вакытлы.

Иптәшләр, тирәк чагында, тәнкыйть рәхимсез булырга тиеш. Безнең әдәбиятыбызның һәм һәрбер язучының үсешенә комачаулык итә торган кимчелекләрне ачып салуда без большевикларча аяусыз булырга тиешбез. Ләкин бу, без чалгы алырбыз да, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә чаба башларбыз, дигән сүз түгел. Аерым кызу канлы дуамал башлар бар, күрәсең. Алар теге яки бу иптәшнең иҗат эшендәге һәрбер кечкенә кимчелек артында асылда булмаган әйберләрне күрергә һәм бөтенесен дә, уңга-сулга карамый, пыр туздырырга әзер торалар. Мин, мондый тәнкыйть зур файда китермәс, дип уйлыйм. Безнең белән бер сафта тора торган һәм әдәбият кебек катлаулы эштә теге яки бу хаталарны ясый торган кешеләргә карата түгел, бәлки безнең социалистик төзелешебезгә, коммунизм төзелешенә комачаулык итә торган бөтен нәрсәгә һәм дошманнарга карата рәхимсез булырга кирәк... Безнең арада тәнкыйть теләктәй рухта һәм иҗат максатына юнәлдерелгән булырга тиеш. Тәнкыйтьне тиешенчә җәелдермәгәндә бездә группачылык һәм безнең белән берлектә бер үк максат өчен эшләүче кешеләрне кыйнау килеп чыгарга мөмкин. Мин моны, иптәшләр үзләренең язучы иптәшләреннән теге яки бу кешенең аерым кимчелекләрен ниндидер эгоистлык максатлары белән генә чокып чыгару һәм тәнкыйть итүдән чын, сәламәт, большевистик тәнкыйтьне аерсыннар өчен әйтәм. Шундый дифференциаль большевистик тәнкыйть безгә язучының мастерлыгын күтәрергә, прозаның, поэзиянең, балалар әдәбиятының, драматургиянең дәрәҗәсен күтәрергә булышлык итәр, ялгышларны эш өстендә төзәтергә булышлык итәр. Безгә шуңдый тәнкыйть кирәк, һәм ул безгә ачык һәм билгеле максатка барырга, елдан-ел яңадан-яңа казанышларга ирешеп, үсә барачак зур совет әдәбиятына килергә бу лышлык итәр. Менә, иптәшләр, без шундый тәнкыйть өчен, Язучылар союзы правлениесенең председателеннән дә, правление членнарыннан да, аерым иптәшләрдән дә курыкмый торган, кимчелекләрне кыюлык белән ача торган тәнкыйть өчен көн саен көрәшергә тиешбез, һәм биредә Язучылар союзы партия оешмасының бурычы бик зур. Иптәшләр, минем уемча, Татарстан язучыларында җитәрлек иҗат көче һәм иҗат энергиясе бар, алар бөек Ленин — Сталин партиясенең белемнәре белән коралланганнар, алар Ленин — Сталин партиясенең һәм бөтен совет халкының бөек эше белән рухланганнар, алар совет язучыларына партиябез Үзәк Комитеты тарафыннан һәм иптәш Сталинның үзе тарафыннан көн саен күрсәтелә торган булышлык белән рухланганнар, һәм алар бөтен совет әдәбияты, бөтен совет халкы өчен һаман саен зуррак уңышларга ирешерләр һәм ирешергә тиешләр!