ХАЛИКЪ САДРИ
М.ГАЛИ
ХАЛИКЪ САДРИ
(Тууына 60 ел тулу уңае белән)
Шушы елның августында Халикъ Садри иптәшнең тууына 60 ел тулды. Аның исеме 1912 нче еллардан ук матбугатта күренә башлаган иде. Ләкин ул Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына чынлап язучылык эшенә керешеп китте. Ул бөтен әдәби жанрларда дип әйтерлек эшчәнлек күрсәткән язучы. Ул проза әсәрләре дә, шигырь дә, сәхнә әсәрләре дә, очерклар да язды һәм публицистика белән дә шөгыльләнде. Аның әдәбиятта иң яраткан тематикасы техниканы пропагандалау, шуны яктырту. Бу яктан, ул татар язучылары арасында оригиналь язучы булып тора. Яза башлаган елларыннан ук X. Садри үзенең машинист-механик профессиясенә бәйле тематика өстендә эшләргә ярата. X. Садри 1890 нчы елда Самара губернасы, Бугурслан өязе, иске Ярмәк авылында ташчы-батрак семьясында дөньяга килгән. Бер яшьлек вакытында атасыннан, 6 яшьлек вакытында анасыннан калган. 7—8 яшьлек вакытыннан ук авыл кулакларында малайлыкта йөргән. Соңыннан авыл мәктәбенә күчеп, шунда эшләгән һәм укыган. 10 яшьлек вакытында аңлы бер авыл тимерчесенең ярдәме белән Бугурсланга күчеп, андагы татар мәктәбендә укыган. 12 яшенә җиткәч, бер учительнең ярдәме белән һөнәр мәктәбенә кереп укырга керешкән. 15 яшендә ул һөнәр мәктәбен бетереп производствода хезмәткә урнашкан...
Революциягә кадәр X. Садри иптәш Россиянең бик күп шәһәрләрендә була һәм бик күп предприятиеләрдә эшли. 1905—1907 нче елларда ул Бакуда нефть промыселында масленщик, 1907—09 нчы елларда Оренбургта типографиядә ярдәмче машинист, 1909—10 нчы елларда Уфада «Шәрык» типографиясендә электромонтёр, 1910— 12 нче елларда Уфа губернасы, Бөре өязендә паровой тегермәндә машинист, 1912—1915 нчеелларда Бугурслан өязендәге нефть эзләү промыселында машинист һәм 1915—17 нче елларда Самарада механик булып эшли. Анда иптәш Куйбышев белән таныша. Шул рәвешчә X. Садри иптәш революциягә кадәр гаять катлаулы тормыш мәктәбен уза. Февраль революциясе булу белән ул большевиклар партиясе сафына керә һәм рус большевикларының, бигрәк тә иптәш Куйбышевның турыдан-туры җитәкчелеге астында завод эшчеләре арасында революцион эш алып бара башлый, һәм милли шурачыларга, эсерларга һәм динчеләргә каршы көрәшә. Октябрь революциясе чорында X. Садри иптәш большевиклар партиясе җитәкчелегендә буржуаз Вакытлы хөкүмәт органнарын бетерешүдә актив катнаша. Бөек Октябрь социалистик революциясе булгач, ул вакыттагы Самарада ревком председателе Куйбышев иптәш тәкъдиме белән Губком янында татар-башкорт большевиклар секциясе оештырыла һәм аның председателе итеп X. Садри иптәш билгеләнә.
1918 нче ел урталарында X. Садри чехословак бандаларына каршы Кызыл партизан отряды оештыра һәм соңыннан үзенең отряды белән Чапаев җитәкчелегендәге Кызыл Армия частена кушыла. Шул ук елның җәендә Самараны чех ак бандалары алгач, РКП(б) ҮК тарафыннан Архангельский фронтына ак интервентларга каршы сугышка җибәрелә һәм анда дошманнарга каршы көрәштә яраланып кайта. Аннан соң бер кадәр вакыт Москвада эшли һәм Казанны ак бандалардан азат итүдә катнаша. Бераздан Самарага кайтып, Губком янындагы татар коммунистлар бюросының председателе булып эшли, шул ук вакытта татар телендә чыгып килгән газеталарга редакторлык итә. 1920—21 нче елларда сәнәкчеләргә һәм Колчак бандасына каршы отрядлар һәм батальоннар оештыра, Бөгелмә, Карабаш фронтларында военком булып, сугышка катнаша. Гражданнар сугышыннан соң, X. Садри иптәш яңадан үзенең иске профессиясенә кайта һәм 1922— 25 нче еллар арасында ул Бугурслан электростанциясенең механигы һәм соңыннан директоры булып эшли. 1925—28 елларда ул Казандагы татар коммунистлар университетында укый. Аны тәмамлап чыккач, X. Садри Казан трампаркы идарәсе парткомының җаваплы секретаре булып эшли башлый. Аннан соң «Спартак» заводының директоры итеп билгеләнә. 1931 елда уйлап табучыларның (изобретательләрнең) Татарстан Өлкә советы председателе булып сайлана һәм шул эштә 1938 нче елга кадәр эшли. Аннан соң Татарстан сәнгать эшләре идарәсенең репертуар комиссиясенә председатель булып билгеләнә. 1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлану белән X. Садри иптәш фронтка китә һәм 1946 нчы елга кадәр анда батальон комиссары булып хезмәт итә. Армиядә «Ватан сугышы», «Кызыл йолдыз» орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә. Армиядән кайтканнан соң Татарстан Совет язучылары союзы янында СССР Литфонды уполномоченные булып эшләргә керешә. ТАССР ның 30 еллык юбилее уңае белән X. Садри «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. X. Садри иптәшнең вакыйгаларга искиткеч бай булган катлаулы тормышы үз әсәрләрендә дә чагылып китәләр. Язучының тормышы белән аның проза әсәрләре (хикәя, повесть, роман һәм очерклары) аша танышырга мөмкин. 1913 нче елда аның үз тормышыннан алып язылган «Тегермәндә» исемле беренче хикәясе басылып чыга. Бу аның революциягә кадәр язган бердәнбер прозаик әсәре. Күләм ягыннан кечкенә һәм художество эшләнеше ягыннан бик примитив булуына карамастан, X. Садри иптәшнең бу хикәясе революциягә кадәр булган татар әдәбиятында эшчеләр тормышын чагылдыруның бер күренеше булып тора. Аның бу әсәре Гафур Колахметов һәм Шәриф Камал кебек, татар художество әдәбиятында эшчеләр тормышын беренче чагылдыручы язучылар эзеннән баруын күрсәтә. Революциядән соң язган әсәрләрендә дә X. Садриның шул сукмак белән барганлыгы күренә. Аның аерым хикәя һәм повестьларында Ш. Камал эзләрен күрергә мөмкин, сәхнә әсәрләрендә исә Г.Л Колахметов алымнары сизелә. Татар әдәбиятында мемуар жанры бик йомшак эшләнгән. Революциягә кадәр булган татар әдәбиятында Г. Тукайның «Исемдә калганнары» кебек автобиографик очеркларыннан башка бездә мемуар жанрына кертерлек әсәр табу читен. С. Т. Аксаковның «Семейная хроника»сы, М. Л. Толстойның «Детство» һәм «Отрочество и юность» лары, М. Горькийның «Мои университеты» кебек әсәрләре безнең революциягә кадәрге әдәбиятыбызда тумаган кебек, Г. Камал белән М. Гафуриның кайбер әсәрләрен алмаганда, революциядән соң булган татар совет әдәбиятында да, Фурманов- ның «Чапаев»ы һәм Новиков-Прибойның «Цусима»сы кебек мемуар жанрына язылган әсәрләр туганы юк әле. X. Садри «Безнең таң» романы, «Ил батырлары» повесте һәм «Тимерче малае» хикәясе белән татар совет әдәбиятында мемуарчылык жанрын төсмерләүче бердәнбер язучы булып тора. Бу — X. Садриның татар совет әдәбиятында тоткан бер характерлы ягы. Икенче яктан, ул художество әдәбияты аша техниканы пропагандалау ягыннан да татар әдәбиятында характерлы урын тотып килгән язучы. Революциядән соң X. Садри иптәшнең «Безнең таң» исемле романы, «Ил батырлары» исемле повесте, «Тимерче малае», «Шулай башланды» һәм «Партизан кызы» исемле хикәяләре һәм башка бик күп вак очерклары һәм истәлекләре басылган. Аның русча басылып чыккан әсәрләре дә бар. Художество эшләнеше ягыннан булган җитешсезлекләренә карамастан, ул әсәрләр тирән патриотик рух белән сугарылганнар. Аның күп кенә әсәрләре революциягә кадәр пролетариатның подполье көрәшен һәм гражданнар сугышын сурәтләүгә багышланган. 1936 елда басылган «Тимерче малае» исемле хикәясе балалар өчен язылган. Анда революциягә кадәр булган кустарьларның һәм гомумән эшчеләрнең, бигрәк тә производствода эшләүче балаларның газаплы авыр тормышлары сурәтләнә. Бу әсәрнең төп герое Тәкыйулла (кыскартып әйткәндә Тәкый) ярлы авыл тимерчесенең төпчек баласы була. Ул бала вакыттан ук тимерчелек алачагында йөреп, әтисенең һәм аның кул астында эшләүче абыйсының һөнәре белән танышып үсә. Беренче империалистик сугыш башлану белән аның абыйсын сугышка алалар. Солдатка китүче ярлы авыл яшьләре бай малаен кыйныйлар. Бу вакыйганы патша түрәләре авыл ярлыларының хөкүмәткә каршы бунт чыгарулары дип карап, шуның өчен авылдан сигез кешене сөргенгә җибәрәләр. Шул эшкә катнашуда гаепләп тимерчене дә Себергә озаталар. Аның тәрбиячесез калган семьясы бик авыр хәлдә яши башлый. Шул авырлыкларга түзә алмый Тәкый бер ялгызы икмәк эзләп, шәһәргә китәргә мәҗбүр була. Юлда ул зур маҗараларга очрый. Нәтиҗәдә мең бәла белән бер заводка кереп, тамак ялына дип әйтерлек, авыр хезмәткә урнаша. Авыр хезмәттә көн-төн эшләп тә ул ачлык-ялангачлыктан котыла алмый. Шундый авыр хәлдә яшәгәндә, февраль революциясе була. Дөнья үзгәрүенә Тәкый зур өмет белән карый, ләкин байлар эш башында калганлыктан, аның өметләре бушка чыгалар. Тәкыйне заводтан бөтенләй куып чыгаралар. Бу авыр газаплы тормыштан аны тик Бөек Октябрь революциясе һәм советлар власте гына коткарып алалар. Октябрь революциясеннән соң Тәкый Егоров фамилияле бер рус машинисты белән танышып ала һәм ул аны машинистлык эшенә өйрәтә. Шуннан соң гына Тәкый үз башына яши һәм иркен көн күрә башлый. Әсәрнең художество кимчелекләре күп; ул схематик әсәр. Ләкин хикәя мавыктыргыч сюжетка корылган һәм производство эшчеләре, кустарьлар тормышын чагылдыра торган булып чыккан. Әсәрнең баш герое Тәкыйулла образы да хәтердә кала торган итеп, җанлы гына эшләнгән. X. Садри иптәшнең 1937 елда басылган һәм күләм ягыннан пң зур әсәре булган «Безнең таң» романы производство тормышын яктырту ягыннан характерлы.
Без «Тимерче малае» хикәясендә, күбрәк, фабрика, завод капкалары һәм эшче бараклары тирәсендә йөреп, эшчеләр тормышы һәм производство процесслары белән башлангыч формада гына танышсак, «Безнең таң» романында промышленность предприятиеләренең һәм эшче баракларының эчләренә үк кереп, андагы тормышны шактый якын торып күзәтәбез. Патша Россиясендә эшчеләрнең чиктән тыш авыр тормышлары, капиталистларның аларны хайван дәрәҗәсендә нык эксплуатацияләүләре, эшчеләрнең патшa хөкүмәтенә һәм капиталистларга каршы көрәшүләре бу романда ышандырырлык итеп сурәтләнә. Романдагы вакыйгаларның барышы авторның биографиясенә бик якын тора. Әсәрнең төп герое булган механик Габдулла Исмагыйловның тормыш юлы белән авторның тормыш юлы янәшә баралар. Аларның туып үскән урыннары, семьялары һәм балалык тормышлары гына түгел, хәтта туган еллары да туры килә. Үсеп буйга җиткәч тә автор белән Габдулланың тормышлары бер үк төсле бара. Алар бер үк шәһәрләрдә яшиләр, бер үк юллардан йөриләр һәм бер үк маҗараларны башларыннан уздыралар. Шунлыктан без бу романны, бер дә икеләнмичә, авторның уз тормышыннан алынып язылган биографик роман дип атый алабыз. X. Садри иптәшнең шактый күп сандагы әсәрләре арасында аның «Безнең таң» романы, «Ил батырлары» исемле повесте әһәмиятле урын тота. Бу әсәр дә үзенең эчтәлеге ягыннан «Тимерче малае» хикәясе белән «Безнең таң» романына ошый төшә. Тик бу повестьта маҗара элементлары элекке ике әсәргә караганда күбрәк. Бу әсәрнең ике төп герое — Кайман исемле егет белән Фатыйма исемле кыз — икесе дә бер авылдагы ике ташчы-батрак семьясында туып үсәләр. Бу балалар икесе дә яшьтән үк ятим калалар. Очраклы бәхет аркасында Фатыйма баласыз бер татар лесничиена балалыкка бирелә. Ул анда яхшы тәрбиядә тора, укый һәм соңыннан врач булып чыга. Ә Кайман исә зур бәхетсезлекләргә очрап, бик авыр тормыш юлы уза. Ул кече яшьтән ташчы булып эшли башлый, байларда малайлыкта тора, грузчик була, приказчик була, типографиядә эшли һәм вакыт-вакыт эшсез, ач тора. Башыннан бик күп нужалар уздыра. Типографиядә эшләгәндә Ишчеләр хәрәкәтенә катнашкан өчен ул төрмәгә эләгә. Тик 1905 нче ел революциясе булгач кына ул аннан котылып чыга. Ике революция арасында ул башта Оренбургта типографиядә эшли. Анда эшчеләр хәрәкәтенә катнашуы өчен охранка күзәтүенә очрый һәм шуннан соң Петербургка качып китә. Анда ул киң колач белән революция эшенә керешеп китә һәм Октябрь pелюциясен шунда каршылый. Кайман Фатыйманы очраклы рәвештә Кама буендагы бер пароход пристаненда шактый күңелсез бер хәлдә очрата. Тик бер-берсе белән танышып өлгерә алмыйлар, бары берничә елдан соң гына, гражданнар сугышы чорында, Урал фронтында очрашалар. Бу сугышка Фатыйма врач булып, Кайман гади сугышчы булып катнашалар. Бу повестьта Кайман образы да һәм Фатыйма образы да матур гына эшләнгәннәр. Кайманның тормышы баштанаяк революцион көрәш эчендә үтә. Тик ул Бөек Октябрь революциясе аркасында гына якты тормышка чыга. Ташчы-батрак семьясыннан чыгып, революциянең башлангыч елларыннан ук врач булу дәрәҗәсенә ирешкән Фатыйма да совет власте аркасында иркен» якты тормышка чыга һәм үзенең балалык дусы Кайман белән кушылып, гомерлек бәхетле тормышка аяк баса. Бу хикәяне X. Садри иптәшнең уңышлы әсәрләреннән дип санарга кирәк. Моннан 15 ел чамасы элек язылган бу әсәрдә һәм авторның югарыда тикшерелгән башка әсәрләрендә тел, сурәтләү чаралары ягыннан җите/шсезлекләре бар. Тик шулай да алар укучылар арасында киң таралдылар, яратып укылдылар, чөнки автор үзе белгән тормышны дөрес итеп, чын күңелдән чагылдыра иде. Чәчмә әсәрләрдән тыш, X. Садри иптәш тезмә әсәрләр язу белән дә шөгыльләнә. Аның аерым артистларның репертуарларына кертелеп,. укылып һәм музыкага салынып җырланып йөри торган матур гына шигырьләре бар. Революциягә кадәр булган матбугатта X. Садри иптәш күбрәк үзенең фәнтехникага караган публицистик язмалары белән күренгән язучы. 1912 нче еллардан башлап «Вакыт», «Йолдыз» газеталарында, «Шура», «Икътисат» һәм «Россия сәүдәсе» журналларында аның «Механик» яки «машинист Габделхаликъ Садри» имзасы белән һөнәрчелек эшләре турында язылган күп кенә мәкаләләрен һәм китап рәвешендә басылган аерым әсәрләрен очратырга була. Революциядән соц да ул, бу жанрда язуын озак дәвам иттерә. 1912 нче елдан башлап 1936 нчы елга кадәр аның 10 га якын исемдә фән-техникага караган китаплары басылган. Киң масса арасында фән-техника белеме таратуда аның бу әсәрләренең һичшиксез әһәмиятләре булды. Революциядән соң озак еллар уйлап табучылар (изобретательләр) оешмасында эшләү X. Садри иптәштә ул эш белән дә нык кызыксыну тудырган. Фән һәм техника өлкәсендә аның кайбер уйлап табылган яңалыклары һәм шул турыда язган әсәрләре дә бар. Бу уйлап табучанлык эшен ул әле хәзер дә дәвам иттерә. Кыскасы, X. Садри иптәш күп кырлы язучы һәм культура эшчесе. 37—38 еллык язучылык гомерендә ул татар культурасы, татар әдәбияты өчен күренерлек һәм искә алынырлык әсәрләр бирде. Хәзер ул Сталинград сугышлары турында яңа әсәр өстендә эшли.