Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИПТӘШЛӘРГӘ ҖАВАП 


Иптәш Санжеевка 
Хөрмәтле иптәш Санжеев! Сезнең хатыгызга бик кичегеп җавап бирәм, чөнки Сезнең, хатыгызны миңа Үзәк Комитет аппаратыннан кичә генә тапшырдылар. Диалектлар турындагы мәсьәләдә Сез минем позициямне һичшиксез дөрес аңлыйсыз. > «Сыйнфый» диалектлар, — аларны жаргоннар дип атау дөресрәк булыр иде, — халык массасына түгел, бәлки тар социаль югары катлауга хезмәт -күрсәтәләр. Шуның өстенә аларның үзләренең грамматик төзелешләре һәм төп сүзлек фондлары юк. Шунлыктан алар һич тә үзләренә аерым телләр булып үсә алмыйлар. Җирле («территориаль») диалектлар, киресенчә, халык массасына1 хезмәт итәләр һәм аларның үзләренең грамматик төзелешләре һәм төп сүзлек фондлары бар. Шунлыктан кайбер жлрле диалектлар милләтләр төзелү процессында милли телләргә нигез була алалар һәм үзләренә аерым милли телләр булып үсә алалар. Мәсәлән, рус теленең Курск — Орёл диалекты (Курск — Орёл «сөйләме») белән шулай булды. Ул рус милли теленә нигез булды. Украин теленең Полтава — Киев диалекты турында да шуны ук әйтергә кирәк. Ул украин милли теленә нигез булды. Мондый телләрнең калган диалектларына килсәк, алар үзләре^ нең аерымлыкларын югалталар, бу телләргә кушылалар һәм алар эчендә юкка чыгалар. Моның киресе булган процесслар да була: үсеш өчен кирәкле эконо’- мик шартлар булмау аркасында әле милләт булып әверелмәгән халыкның бердәм теле бу халыкның дәүләт булу ягыннан таркалуы аркасында җимерелә, ә бердәм телдә әле югалырга өлгермәгән ж.ирле диалектлар җанланалар һәм алар үзләренә аерым мөстәкыйль телләр төзелүгә нигез бирәләр- Ихтимал, мәсәлән, бердәм монгол теле белән эш нәкъ әнә шулай торгандыр. 
1950 ел, 11 июль.

 
Д. Белкин һәм С. Фурер иптәшләргә 
ф 
Сезнең хатларыгызны алдым. Сезнең ялгышыгыз шунда ки, Сез төрле-төрле ике әйберне бутагансыз һәм минем иптәш Крашснинниковага биргән җавабымда тикшерелә торган нәрсәне башка нәрсә белән алыштыргансыз. 1. Мин бу җавабымда Н. Я. Маррны тәнкыйть итәм. Ул, тел (аваз теле) һәм фикерләү турында сөйләгәндә, телне фикерләүдән аера һәм шулай итеп идеализмга тәгәри. Димәк, минем җавабымда телләре булган нормаль кешеләр турында сүз бара. Анда мин, мондый кешеләрдә фикерләр бары тик тел материалы базасында гына була алалар, телләре булган кешеләрдә тел материалына бәйле булмаган, ялангач фикерләр булмый, дип раслыйм. Сез, бу положениене кабул итәсе яки кире кагасы урында, телләре булмаган һәм үзләренең фикерләре, әлбәттә, тел материалы базасында •гуа алмый торган, телсез, аномаль, чукрак-телсез кешеләрне китереп куясыз. Күрәсез, бу бөтенләй башка тема. Мин бу темага кагылмадым һәм кагыла да алмый идем, чөнки тел гыйлеме телләре булган нормаль кешеләр белән шөгыльләнә, ә телләре булмаган, аномаль, чукрак-тел- сезләр белән түгел. Сез тикшерелә торган теманы тикшерелмәгән башка тема белән алыштыргансыз. 2. Иптәш Белкинның хатыннан күренүенчә, ул «сүзләр телен» (авазлар телен) һәм «жестлар телен» (Ы. Я. Маррча — «кул» телен) бер рәткә куя. Ул, жестлар теле белән сүзләр теле бер үк нәрсә дип, заманында кешелек җәмгыятенең сүзләр теле булмаган, ул чагында «кул» 'теле соңыннан килеп чыккан сүзләр теле урынын тоткан, дип уйлый, күрәсең. Ләкин иптәш Белкин чыннан да шулай уйласа, ул җитди ялгышлык эшли. Аваз теле яки сүзләр теле һәрвакыт кешелек җәмгыятенең кешеләрнең аралашуларында тулы бәяле чара булып хезмәт итәргә сәләтле бердәнбер теле булган. Аваз теле булмаган бер генә кешелек җәмгыятен дә, хәтта аның иң артта калганын да тарих белми. Аваз теле булмаган бер генә артта калган халыкны да, хәтта, әйтик, үткән гасырның австралиялеләре яки утлы җирлеләре кебек яки аларга караганда да борынгырак булган бер- халыкны да этнография белми. Кешелек дөньясы тарихында аваз теле кешеләргә хайваннар дөньясыннан аерылып чыгарга, җәмгыятьләргә берләшергә, үзләренең фикерләүләрен үстерергә, иҗтимагый производство оештырырга, табигать көчләренә каршы уңышлы көрәш алып барырга һәм хәзерге вакытта бездә булган прогресска кадәр килеп җитәргә ярдәм иткән көчләрнең берсе. Бу яктан алганда жестлар теле дип аталган тел чиктән тыш ярлы һәм чикләнгән булганлыктан, аның әһәмияте юк дәрәҗәсендә аз. Чынлыкта бу тел түгел, һәм хәтта аваз телен ничек булса да алыштыра алырлык тел суррогаты да түгел, бәлки бик чикләнгән средстволары булган ярдәмче чара гына. Аның белән кеше кайчакларда үзенең сөйләвендә теге яки бу моментларны аерып күрсәтү өчен файдалана. Борынгы агач китмәнне биш корпуслы сабаны һәм тракторга тагыла торган тезмә чәчкече булган хәзерге заман чылбырлы тракторына тиңләштерергә ярамаган кебек, жестлар телен дә аваз теленә тиңләштерергә ярамый. 3. Күренә ки, Сез иң элек чукрак-телсезләр белән, ә шуннан соң гына инде тел гыйлеме проблемалары белән кызыксынасыз. Нәкъ менә шушы хәл Сезне миңа берничә сорау белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән булса кирәк. Ярый, әгәр Сез таләп итәсез икән, мин Сезнең үтенечегезне канәгатьләндерүгә каршы түгел. Шулай итеп, чукрак-телсезләр белән эш ничек тора соң? Аларның фикерләве эшлиме, аларда 4

 
фикерләр туамы? Әйе, аларның фикерләве эшли, фикерләре туа. Билгеле, чукрактелсезләр телдән мәхрүм булгач, аларның фикерләре тел материалы базасында туа алмый. Бу, чукрак-телсезләрнең фикерләре «Табигать нормаларына» (Н. Я. Марр сүзләре) бәйләнмәгән, ялангач фикерләр, дигән сүз түгелме? Юк, алай дигән сүз түгел. Чукрак-телсез- ләрнең фикерләре күрү, тиеп сизү, тәм, ис сизү аркасында тышкы дөнья әйберләре турында һәм шулар арасындагы бәйләнешләр турында алар- ның көнкүрешендә аларда килеп чыга торган образлар, сиземнәр, күз алдына китерүләр базасында гына туалар һәм яши алалар. Бу образлардан, сиземнәрдән, күз алдына китерүләрдән башка фикер буш, нинди булса да эчтәлектән мәхрүм, ягъни ул яшәми. 
22 июль, 1950 ел. 
Иптәш А. Холоповка Сезнең хатыгызны алдым. Эшем күп булганлыктан кичегебрәк җавап бирәм. Сезнең хатыгыз, дәшмәстән генә, ике караштан килеп чыга: теге яки бу авторның әсәреннән цитата китергәндә аны шул цитатада сүз бара торган тарихи чордан аерып алып китерергә ярый дигән караштан һәм, икенчедән, тарихи үсеш чорларының берсен өйрәнү нәтиҗәсендә марксизм чыгарган теге яки бу нәтиҗәләр һәм формулалар үсешнең барлык чорлары өчен дөрес һәм шунлыктан үзгәрешсез калырга тиеш, дигән караштан. Әйтергә тиешмен, бу карашлар и-кесс дә тнрәнтен ялгыш. Берничә мисал. 1. Үткән гасырның кырыгынчы елларында, әле монополистик капита- лизхМ булмаган чакта, капитализм югары күтәрелү линиясе буйлап азмы-күпме тигез үсеп, аның тарафыннан әле алынмаган яңа территорияләргә җәелә барган, ә үсешнең тигезсезлеге законы әле тулы көче белән эш итә алмаган чакта, — Маркс һәм Энгельс, социалистик революция нинди булса да бер илдә җиңә алмый, ул бары тик цивилизацияле илләрнең барысында да яки күпчелегендә гомуми удар нәтиҗәсендә генә җиңә ала, дигән нәтиҗәгә килделәр. Соңыннан бу нәтиҗә барлык марксистлар өчен кулланма положение булып әверелде. Ләкин XX гасыр башында, бигрәк тә беренче бөтендөнья сугышы чорында, монополияләргә кадәрге капитализмның ачыктан-ачык монополистик капитализмга әверелүе һәркем өчен билгеле булгач, күтәрелеп бара торган капитализм үлеп баручы капитализмга әверелгәч, сугыш бөтен дөнья империалистик фронтының төзәлмәслек зәгыйфь якларын ачкач, ә үсешнең тигезсезлеге законы төрле илләрдә пролетариат революциясе өлгереп җитүнең төрле вакытта булачагын билгеләгәч, — Ленин, марксистик теориягә таянып шундый нәтиҗәгә килде: үсешнең яңа шартларында социалистик революциянең аерым алынган бер илдә жицүе бик мөмкин, барлык илләрдә цивилизацияле илләрнең, күпчелегендә революциянең өлгерүе тигезсез булганлыктан, бу илләрдә социалистик революциянең бер үк вакытта җиңүе мөмкин түгел, Марксның һәм Энгельсның иске формуласы инде яңа тарихи шартларга туры килми. Күренә ки, монда без социализмның җиңүе турындагы мәсьәлә буенча берберенә каршы килү генә түгел, бәлки бер-берсен алып ташлый торган ике төрле нәтиҗә белән эш итәбез. Эшнең асылына төшенмичә, цитаталарны формаль төстә, тарихи шартлардан аерып алып китерүче кайбер хәреф ятлаучыларның һәм талмудчыларның, бу нәтиҗәләрнең берсе, шартсыз ялгыш булганлык

/  
тан, алып ташланырга тиеш, ә икенче нәтиҗә, шартсыз дөрес булганлыктан, үсешнең барлык чорларына карата кулланылырга тиеш, дип әйтүләре мөмкин. Ләкин марксистлар хәреф ятлаучыларның һәм талмудчыларның ялгышуларын белми кала алмыйлар, алар бу нәтиҗәләрнең икесенең дә дөрес икәнлеген, ләкин шартсыз түгел, бәлки һәрберсе үз заманы өчен: Маркс һәм Энгельс нәтиҗәсе — монополияләргә кадәрге капитализм чоры өчен, ә Ленин нәтиҗәсе — монополистик капитализм чоры өчен дөрес икәнлекне белми кала алмыйлар. 2. Энгельс үзенең «Антп-Дюринг»сында, социалистик революция җиңгәннән соң дәүләт үләргә тиеш, диде. Шушы нигездә, безнең илебездә социалистик революция җиңгәннән соң, безнең партиябездәге хәреф ятлаучылар һәм талмудчылар, безнең дәүләтебезнең тизрәк үлүе өчен, дәүләт органнарын тарату өчен, даими армиядән баш тарту өчеи партия чаралар күрсен, дип таләп итә башладылар. Ләкин совет марксистлары, безнең замандагы бөтен дөнья обстанов- касын өйрәнү нигезендә, капиталистик чолганыш булганда, социалистик революция әле бер генә илдә җиңеп чыкканда, ә барлык калган илләрдә капитализм хөкем сөргәндә, җиңеп чыккан революция иле, әгәр бу ил капиталистик чолганыш тарафыннан тар-мар ителергә теләмәсә, үзенен дәүләтен, дәүләт органнарын, разведка органнарын, армиясен йомшартмаска, бәлки барлык чаралар белән көчәйтергә тиеш, дигән нәтиҗәгә килделәр. Рус марксистлары шундый нәтиҗәгә килделәр: Энгельсның формуласы социализмның барлык илләрдә яки күпчелек илләрдә җиңүен күздә тота, ул социализм аерым алынган бер илдә җиңгән, ә барлык башка илләрдә капитализм хөкем сөргән очракка кулланырлык түгел. Күренә ки, без монда социалистик дәүләтнең язмышы турындагы мәсьәлә буенча бер-берсен алып ташлый торган ике төрле формула белән эш итәбез. Хәреф ятлаучыларның һәм талмудчыларның, бу хәл түзеп тормаслык хәлне тудыра, формулаларның берсен, шартсыз ялгыш дип карап, алып ташларга, ә икенчесен, шартсыз дөрес дип, социалистик дәүләт үсешенең барлык чорларына карата кулланырга кирәк, диюләре мөмкин. Ләкин марксистлар хәреф ятлаучыларның һәм талмудчыларның ялгышуларын белми кала алмыйлар, чөнки бу формулалар икесе дә дөрес, ләкин абсолют рәвештә түгел, бәлки һәркайсы үз вакыты өчен: совет марксистлары формуласы — бер яки берничә илдә социализмның җиңүе чоры өчен, ә Энгельс формуласы — социализмның аерым илләрдә бербер артлы җиңүенең күпчелек илләрдә социализмның җиңүенә китерүе һәм, шулай итеп, Энгельс формуласын куллану өчен кирәкле шартлар туу чоры өчен дөрес. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин булыр иде. Тел турындагы мәсьәлә буенча Сталинның төрле әсәрләреннән алынган һәм ип. Холопов тарафыннан аның хатында китерелгән ике төрле формула турында да шуны ук әйтергә кирәк. Ип. Холопов Сталинның «Тел гыйлемендә марксизм турында» дигән әсәренә таянмакчы була. Анда, әйтик, ике телнең кушылуы нәтиҗәсендә телләрнең берсе гадәттә җиңүче булып чыга, ә икенчесе үлә, димәк, кушылу ниндидер яңа, өченче телне бирми, бәлки телләрнең берсен саклап кала, дигән нәтиҗә ясала. Аннары ул Сталинның ВКП(б) иың XVI съездындагы докладыннан алынган икенче бер нәтиҗәгә таянмакчы була. Анда, бөтен дөнья күләмендә социализмның җиңүе чорында, социализм ныгыгач һәм көнкүрешкә кергәч, милли телләр әлбәттә гомуми бер тел булып кушылырлар, бу тел, билгеле, великорус теле дә, немец теле дә булмас, бәлки ниндидер яңа тел булыр, диелә. Шушы ике формуланы чагыштырып карап һәм аларның бер-берләренә туры килмәүләрен генә түгел, бәлки, бер-берләрен алып ташлауларын күреп, 

 
иптәш Холопов өметсезлеккә төшә. «Сезнең, мәкаләгездән, дип яза ул үзенең хатында, мин, телләрнең кушылуларыннан беркайчан да ниндидер яңа тел килеп чыга алмый, дип аңладым, ә мәкаләгә кадәр мин. Сезнең ВКП(б)ның XVI съездындагы чыгышыгыз буенча, коммунизм вакытында телләр гомуми бер тел булып кушылырлар, дип нык ышанган идем». Күрәсең, ип. Холопов, бу ике формула арасында каршылык ачып һәм, каршылык бетерелергә тиеш, дип нык ышанып, формулаларның берсеннән, дөрес булмаганлыктан, котылырга һәм барлык заманнар һәм илләр өчен дөрес булган икенче формулага ябышырга кирәк дип саный, ләкин ул нинди формулага ябышырга кирәклекне белми. Ерып чыга алмаслык хәлсыман бернәрсә килеп чыга. Ип. Холопов формулаларның икесе дә, һәркайсы үз заманы өчен, дөрес булырга мөмкинлеген төшенә алмый. Эшнең асылына төшенмичә һәм цитаталарны формаль төстә, бу цитаталарда әйтелә торган тарихи шартларга бәйләмичә китерүче хәреф ятлаучылар һәм талмудчылар белән һәрвакыт шулай була, алар һәрвакыт ерып чыга алмаслык хәлгә төшәләр. Хәлбуки, мәсьәләнең асылына төшенеп карасаң, ерып чыга алмаслык хәл өчен бернинди нигез юк. Эш шунда ки, Сталинның «Тел гыйлемендә марксизм турында»гы брошюрасы һәм Сталинның партиянең XVI съездындагы чыгышы бөтенләй төрлечә булган ике эпоханы күздә тоталар, шуның аркасында формулалар да төрлечә килеп чыга. Сталинның брошюрасында, аның телләрнең кушылуларына кагылган өлешендәге формуласы бөтен дөнья күләмендә социализмның җиңүенә кадәр булган чорны күздә тота. Бу чорда дөньяда эксплуататор сыйныфлар хаким көч булып торалар, милли ҺӘхМ колониаль изү әле көчендә калган була, милли аерымлык һәм милләтләрнең бер-берләренә ышанмаулары дәүләт аермалары белән беркетелгән була, әле милләтләрнең хокук тигезлеге булмый, телләрнең кушылулары телләрнең берсенең өстенлеге өчен көрәш тәртибендә бара, әле милләтләрнең һәм телләрнең тыныч һәм дусларча хезмәттәшлеге өчен шартлар юк, телләрнең хезмәттәшлеге һәм бер-берләрен баетулары түгел, бәлки бер телләрнең ассимиляциясе һәм икенче телләрнең җиңүе чиратта тора. Аңлашыла ки, мондый шартларда тик җиңгән һәм җиңелгән телләр генә булырга мөмкин, Сталин формуласы, әйтик, ике телнең кушылуы нәтиҗәдә яңа тел тууга түгел, бәлки телләрнең берсенең җиңүенә һәм икенчесенең җиңелүенә китерә, дигәндә нәкъ әнә шул шартларны күздә тота. Инде Сталинның партиянең XVI съездындагы чыгышыннан алынган икенче формулага, аның телләрнең гомуми бер телгә берләшүләренә кагыла торган өлешенә килсәк, монда башка бер эпоха, ягъни бөтен дөнья күләмендә социализм җиңгәннән соң булган эпоха күздә тотыла. Бу вакытта инде бөтен дөнья империализмы булмаячак, эксплуататор сыйныфлар бәреп төшерелгән булачак, милли һәм колониаль изү бетерелгән булачак, милли аерымлык һәм милләтләрнең бер-берләренә ышанмаулары үзара ышаныч белән һәм милләтләрнең якынлашулары белән алышыначак, милләтләрнең хокук тигезлеге тормышка ашырылачак, телләрне кысу һәм ассимиляцияләү политикасы бетерелгән булачак, милләтләрнең хезмәттәшлеге юлга салынган булачак, ә милли телләр хезмәттәшлек тәртибендә бер-берләрен ирекле рәвештә баету мөмкинлеге алачаклар. Аңлашыла ки, мондый шартларда бер телләрнең кысылу һәм җиңелүе һәм икенче телләрнең җиңүе турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Монда без берсе җиңелә торган, ә икенчесе көрәштән җиңеп чыга торган ике тел белән түгел, бәлки йөзләрчә милли телләр белән эш итәчәкбез. Алардан, милләтләрнең озак вакыт экономик, политик һәм культура хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, башта иң

 
күп баетылган бердәм зональ телләр килеп чыгачак, ә соңыннан зональ телләр гомуми бер халыкара тел булып кушылачаклар. Бу тел, әлбәттә, немец теле дә, рус теле дә, инглиз теле дә булмаячак, бәлки үз эченә милли һәм зональ телләрнең иң яхшы элементларын туплаган яна тел булачак. Димәк, төрлечә булган ике формула җәмгыять үсешенең төрлечә булган ике эпохасына туры киләләр һәм нәкъ менә шуларга туры килгәнлектән, бу ике формула, һәркайсы үз эпохасы өчен дөрес. Капитализм хакимлеге эпохасы социализм хакимлеге эпохасы белән каршылыкта булмасын, социализм һәм капитализм бер-берсеи алып ташламасыннар, дип таләп итү мәгънәсезлек булган кебек үк, бу формулалар бер-берсенә каршылыкта булмасыннар, алар бер-берсен алып ташламасыннар, дип таләп итү дә шулай ук мәгънәсезлек булыр иде. Хәреф ятлаучылар һәм талмудчылар марксизмны, марксизмның аерым нәтиҗәләрен һәм формулаларын, җәмгыять үсеше шартларының үзгәрүенә карамастан, «беркайчан да» үзгәрми торган догматлар җыелмасы дип карыйлар. Алар, әгәр без бу нәтиҗәләрне һәм формулаларны күңелдән ятласак һәм алардан кыек-мыек итеп цитаталар китерә башласак, теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итә алырбыз дип уйлап, күңелдән ятланган нәтиҗәләр һәм формулалар үзләренә барлык заманнар һәм илләр өчен, тормыштагы барлык хәлләр өчен ярар, дип исәплиләр. Ләкин марксизмның хәрефен генә күреп, аның асылын күрмәүче, марксизм нәтиҗәләренең һәм формулаларының текстларын күңелдән ятлаучы, ләкин аларның эчтәлеген аңламаучы кешеләр генә шулай уйлый алалар. Марксизм — табигатьнең һәм җәмгыятьнең үсеш законнары турындагы фән, изелгән һәм эксплуатацияләнүче массаларның революциясе турындагы фән, барлык илләрдә социализмның җиңүе турындагы фән, коммунистик җәмгыять төзү турындагы фән. Марксизм, фән буларак, бер урында тора алмый, — ул үсә һәм яхшыра. Марксизм үзенең үсешендә яңа тәҗрибә белән, яңа белемнәр белән баемый кала алмый,— димәк, аның аерым формулалары һәм нәтиҗәләре заманнар үтү белән үзгәрми кала алмыйлар, яңа тарихи бурычларга туры килә торган яңа формулалар һәм нәтиҗәләр белән алыштырылмый кала алмыйлар. Марксизм барлык эпохалар һәм чорлар өчен мәҗбүри булган, үзгәрми торган нәтиҗәләрне һәм формулаларны танымый. Марксизм — һәртөрле догматизмның дошманы. 28 июль, 1950 ел. ; 
«Большевик» журналы Ns 14.