Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢ БЕРЕНЧЕ ЭШЛӘРНЕҢ БЕРСЕ

Н.ТОМАН

ИҢ БЕРЕНЧЕ ЭШЛӘРНЕН БЕРСЕ

 СССР Совет язучылары союзының шушы елның башында булып үткән XIII пленумы, матур әдәбият мәсьәләләрен җитди игътибар белән тикшерде. Идея ягыннан югары дәрәҗәдә үткән бу пленумда балалар әдәбиятының торышын яхшыртуга юнәлдерелгән карар кабул ителде. Бу карар СССР Совет язучылары союзы адресына гына түгел, бәлки өлкә һәм республикалардагы язучылар союзлары адресларына да юнәлдерелгән иде. «Балалар әдәбияты алдында торган зур тәрбия бурычларын хәл итү һәм балалар әдәбиятының идея-художество әһәмиятен көчәйтү, — диелә бу карарларда, — балалар әдәбиятында большевистик партиялелек принципларын җиренә җиткереп үтәгән һәм әдәби әсәрләргә бәя бирүдә семьячылык һәм әшнәлек күренешләренә аз гына да урын калдырмый торган чын иҗади тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть атмосферасын тудырган шартларда гына тормышка ашырылырга мөмкин». Татарстан Совет язучылары союзында бу карарларны үтәү мәсьәләсе ничек тора? Татарстан Совет язучылары союзы правлениесе һәм аның партия оешмасы татар балалар әдәбиятының үсешенә булышлык иттеме яки, ихтимал, бу әдәбият мондый ярдәмгә артык ихтыяҗ калмаслык дәрәҗәдә ныгыгандыр? Гази Кашшаф иптәшнең отчёт докладыннан без татар балалар әдәбиятының хәле бик үк яхшы түгел икәнлеген күрәбез. Татар балалар язучылары, соңгы елларда шактый гына әсәрләр биреп, күп кенә казанышларга ирешкән булсалар да, татар балалар әдәбиятының торышы гомумән алганда әле һич тә канәгатьләнерлек түгел. Докладчы татар балалар әдәбиятының үсеп баруына комачаулый торган күп кенә кимчелекләрне гомуми сызыкларда әйтеп китте, ләкин ул Татарстан Совет язучылары союзы правленисенең балалар әдәбияты секциясенә җитәкчелек итү булмаганын җитәрлек дәрәҗәдә, үзара тәнкыйть күзлегеннән карап, күрсәтеп үтмәде. Балалар әдәбияты мәсьәләләре Татарстан язучылары союзы правлениесенең утырышларында күп еллардан бирле бер генә тапкыр да куелмаган. Менә бу фактны балалар әдәбиятына һич кичерелмәслек рәвештә игътибарсыз карау белән генә аңлатырга мөмкин. Татарстанның тәнкыйтьчеләр кадры да балалар әдәбиятына тиешенчә игътибар итмәгән, бу мәсьәләләр буенча матбугатта чыкмаганнар, балалар язучыларының әсәрләренә тирән анализ ясамаганнар. Нәтиҗәдә, балалар язучылары үз казаннарында гына кайнаганнар, бер-берсенә карата тиешенчә таләпчәнлек булмаган. Татар балалар язучыларының рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре белән танышканда, бу әдәбият соңгы елларда шактый үскән, аның темалары, даирәсе киңәйгән, идея-художество һәм тәрбия әһәмияте күтәрелгән, дигән фикергә киләсең. Бу һичшиксез, ләкин казанышлар белән беррәттән, тәҗрибәле татар совет язучыларының әсәрләрендә дә балалар әдәбиятының әле күп йомшак яклары күренә. Бу әсәрләрнең кайберләре турында тукталып үтәм. Безгә Мирсәй Әмирнең Татарстанда популяр прозаик һәм драматург икәнлеге мәгълүм. Аның күп повестьлары һәм хикәяләре татар укучылары арасында бик хаклы рәвештә уңыш белән файдаланалар. Ул балалар өчен дә яза. Аның балалар өчен язган хикәяләреннән бишесе «Хикәяләр» дигән гомуми исем белән рус телендә аерым китап булып чыкты. Бу китап белән танышканда, беренчедән, аның билгеле бер яшьтәге укучыга каратылмаган булуы күзгә ташлана. Бу хәтта ки ran исеменең бик гомуми («Хикәяләр») булуында да сизелә. Бу беренче тәэсир хикәяләрнең эчтәлеге белән раслана. Бу хикәяләр мәктәп балалары өчен дә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә язылган хикәяләр түгел. Мәктәп балалары өчен алар беркадәр примитиврак, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен темалары ягыннан да, теле ягыннан да артык дәрәҗәдә катлаулы.

Хикәяләрнең төп кимчелеге, минемчә, балаларга әзер төшенчәләрне тәкъдим итеп, бу төшенчәләрне хәрәкәт процессында ачып бирмәүдә күренә. Әмир балага теге яки бу мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә хәл итүгә килергә, уйлап карарга яки хикәядә сөйләнә торган вакыйгаларда актив катнашырга мөмкинлек бирми. Әмирнең хикәяләрендә дидактик элемент та еш кына уңышсыз чыга. Мәсәлән, «Кызыл юл» хикәясендә ике малай бер-берсенә каршы куела. Аларның берсе—шапшак, икенчесе— тәрбияле һәм чиста бала. Бу, малайларның тышкы күренешенә карап, өстән генә күрсәтелә һәм ышандырырлык итеп бирелми. Бу алым искергән һәм максатка җиткерми. «Әниләре өйдә юкта» дигән икенче хикәясендә әби балаларны, «әниегезгә әйтермен» яки «әтиегезгә язармын, әтиегез бүләк тә алып кайтмас», дип куркытып шуклыктан тыярга тырыша. Баланы «Зирәк» дигән хикәядә кечкенә хәйләкәр малай эшли торган эшләрнең бөтенесе белән таныштыру кирәклеге дә шикле. Шул хәйләкәр малай үрнәгендә бала ирексез рәвештә, үзенең кечкенә шәхси максатларына ирешү өчен, үзен чолгап алган даирәдә хәйләкәрлек эшләргә өйрәнмәсме? Балалар китабында һәрбер сюжет ходы, һәрбер фраза китапка кертелүдән элек җентекләп үлчәнгән булырга, баланың психикасына аның ничек тәэсир итүе мөмкинлекләре һәрьяклап уйланылган булырга тиеш. Ләкин, бу барлык кимчелекләргә карамастан, һичшиксез, Мирсәй Әмир балалар өчен яза ала һәм язарга тиеш: аңа балалар әдәбияты методикасын үзләштерергә генә кирәк. Мирсәй Әмир хикәяләрендәге кимчелекләр беркадәр башка татар балалар язучыларында да күренә; алар балалар өчен матур әдәбият әсәрләре тудыру кебек авыр сәнгатьне тулысынча үзләштереп җиткермәгәннәр әле. Ә бу кимчелекләрне бетерүдә балалар язучыларына бары тик аларның әсәрләрен җитди тәнкыйть итү генә ярдәм итә алачак. Гариф Гобәйнең балалар өчен язган кызыклы һәм файдалы повесте «Замана балалары»ның эшләнеп җитмәгәнлеге дә шундый җитди тәнкыйтьнең юклыгыннан килә. Бөек Ватан сугышы елларында татар балалары характерының калыпка салынуың күрсәтүгә багышланган бу повесть, идея-тәрбия әһәмиятен киметә торган кирәкмәгән эпизодларны үз эченә алып, композициясенең көпшәклегеннән күп оттыра. Иптәш Гобәй хәзер үзенең повестен өстәмә рәвештә шактый эшләргә кирәклеген аңлады һәм инде аны Детгиз өчен җитди рәвештә яңадан эшли башлады. Ләкин, әгәр язучы иптәшләр бу китапның һәм тулаем бөтен татар балалар әдәбиятының язмышы белән күбрәк кызыксынган булсалар, иптәш Гобәй үзенең повестен татар телендәге беренче басмасына чаклы ук шактый яхшы итеп эшли алган булыр иде. Балалар өчен татар поэзиясе турында берничә сүз. Балалар өчен язылган берничә поэтик әсәр рус теленә тәрҗемә ителгән: мәсәлән, С. Хәкимнең «Шагыйрьнең бала чагы» дигән кызыклы һәм гыйбрәтле поэмасы, шулай ук Тәрҗемановның һәм Ерикеевның шигырьләр җыентыклары бар. Бу шигырьләрнең күбесе актуаль, чөнки аларның темалары халыклар дуслыгы, өлкәннәргә карата хөрмәт, мәктәпкә карата мәхәббәт, Верховный Советка сайлаулар мәсьәләләрен аңлату кебек, әһәмиятле мәсьәләләргә багышланганнар. Ләкин, кызганычка каршы, бу шигырьләрнең күбесе, аларда балалар турында сөйләнсә дә яки балалар исеменнән язылган булсалар да, балаларга хас шигырьләр түгел. Бу шигырьләрдә балаларга берни бирми торган гомуми, тонык, поэзиясез җөмләләр күп. Менә сезгә Ерикеев әсәреннән берничә строфа:

Җансыз алар! Имчәк балаларын

Үтерергә базган куллары.

Эх, бер төшереп кулга бандитларның

Чәйнәп өзәсе иде муеннарын!..

Ләкин алар өстенә

Бәла килә кечкенә:

Я гранатлар явалар,

Я наратлар авалар.

Ул тыныч эштә дан тоткан,

Төзүчеләр даны ул.

Улы көрәшләрдә чыныккан

Райком секретаре ул.

Тәрҗемановның шигырьләрендәге түбәндәге юллар балалар өчен авыр һәм аңлашылырлык түгел.

Белемле булу өчен,

Тырышып уку өчен,

Бик күп, бик күп баскыч бар,

Бик күп, бик күп ачкыч бар.

 Биредә автордан бигрәк тәрҗемәченең гаебе күбрәк булуы да ихтимал. Менә шагыйрь Мелузниковның рус телендә балалар өчен язган шигырьләре. Бу «Төлке һәм куян» әкияте, дөресрәге, рус халык әкиятен шигырь белән сөйләп бирү. Ләкин ул бик озын һәм тонык булып чыккан. Анда уңышлы строфалар да очраштыргалый. Аның каравы бу әкияттә бик үк грамоталы булмаган уңышсыз юллар шактый күп. Менә берничә мисал:

В дверь дубовую, резную

Барабанят ДВОЕ РУК. 

Лапки заячьи в копыте

Держит вежливый козёл. 

Вы СТУПИЛИ мне на хвост...

Яңа йортка күчү уңае белән җәнлекләрнең куянда эчкелек мәҗлесендә булулары картинасы балалар өчен килешеп җитми торган бер тупас тонда бирелгән. Моның тупаслыгын күрсәтә торган бик күп мисал китерергә мөмкин. Әгәр дә без мондый эшләнеп җитмәгән чиле-пешле һәм турыдан-туры уңышсыз шигырьләрне авторның кулъязмасында укысак, биредә шагыйрь генә гаепле булыр иде, ләкин без мондый шигырьләрне китапта басып чыгарылган хәлдә укыйбыз, һәм бу хәлдә гаепнең шактый өлеше, әлбәттә, бу шигырьнең, йомшак якларын күрми калган, аларны яңадан эшләп бирүне таләп итмәгән, шигырьләрне бастырып чыгарырга ашыккан редактор өстенә төшә. Редактор таләпчәнрәк булган булса, болар берсе дә булмас иде, чөнки Мелузников, һичсүзсез, талантлы шагыйрь. Шул ук әкияттә аның шагыйрьлек талантын күрсәтә торган яхшы шигырьләре дә бар. Биредә татар балалар прозасының һәм поэзиясенең кимчелекләре турында сөйләгәндә, мин үз фикеремне генә түгел, бәлки СССР Совет язучылары союзының бу әсәрләрне тикшергән балалар әдәбияты комиссиясенең фикерен дә әйтәм. Сүземнең ахырында, Татарстан балалар язучыларына, киләчәктә дә уңышлар белән бергә, аларның үз әсәрләренә һәм үз иптәшләренең әсәрләренә күбрәк тәнкыйть белән карауларын теләр идем, ә Татарстан Совет язучылары союзы правлениесенең балалар әдәбиятына нәкъ менә, һәрвакыт бездән партиябез һәм иптәш Сталин үзе таләп иткәнчә каравын теләр идем. Советлар иленең яшь буынына тәрбия бирүдә көчле чара булган бөтен совет балалар әдәбияты турында безнең партиябез һәм иптәш Сталин тирәнтен һәм көн саен кайгыртып тора.