ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ ҺӘМ ХУДОЖЕСТВО ОСТАЛЫГЫ ТУРЫНДА
С.КИРЬЯНОВ
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ ҺӘМ ХУДОЖЕСТВО ОСТАЛЫГЫ ТУРЫНДА
Иптәшләр! Татар әдәбияты — безнең бөтен күп милләтле совет әдәбиятыбызның аерылмас бер кисәге. Безнең барлык язучыларыбыз нинди юнәлештә эшләсәләр, татар совет язучылары да шул юнәлештә эшлиләр. Илебезнең барлык язучылары алдында нинди бурычлар торса, безнең алда да шул ук бурычлар тора. Моны Татарстан язучы ларының без катнаша торган икенче съезды ачык күрсәтә. Биредә бик кискен рәвештә, зур күтәренкелек һәм дәрт белән тикшерелә торган мәсьәләләр дә шуны күрсәтәләр. Минем уемча, Татарстан азучыларының икенче съездында җәелдерелгән тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть киләчәктә Татарстан язучылары оешмасындагы хәлне төзәтергә булышлык итәр, яңа поэтик, шулай ук прозаик әсәрләр барлыкка китерү буенча, татар әдәбиятындагы тәнкыйтьне яңа баскычка күтәрү буенча яхшы иҗат эшен чын мәгънәсе белән җәелдереп җибәрергә булышлык итәр. Бүген иптәшләрнең мәсьәләләрне кискен куюлары бик дөрес. Язучылар союзының элекке правлениесе тарафыннан алып барылган оештыру эше мәсьәләләренә күп игътибар бирелә, ләкин минем уемча, алда торган бурычларга басым ясарга кирәк, перспективаны ачык билгеләргә кирәк, ул Татарстан Язучылары союзының эшенә комачаулык иткән черегән, иске, кирәкмәгән нәрсәләрне бетерергә булышлык итәр, тиз темп белән алга барырга һәм яңа уңышларга ирешергә булышлык итәр. Чыннан да, барлык жанрларда эшләүче Татарстан язучылары алдында шул ук, безнең бөтен Ватаныбыз язучылары алдында тора торган бурычлар тормыймыни? Безнең бай һәм күп төрле чынбарлыгыбыз турындагы хакыйкатьне күрсәтү, безнең чынбарлыгыбызның иң характерлы һәм әһәмиятле якларын үз әсәрләрендә чагылдыру, заманыбызның кешеләре образларын — бөек совет патриотизмы хисе белән сугарылган, билгеле максатка омтыла торган, искелек калдыклары белән иң кискен рәвештә көрәшә торган ихтыярлы партияле һәм партиясез большевикларның образларын тудыру, яңалык хисе көчле булган, большевистик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть нигезендә кыю һәм ышаныч белән коммунизмга бара торган кешеләрнең образларын тудыру — татар совет язучыларының бурычы түгелмени? Минем уемча, биредә булган чыгышларда тормышны өйрәнү мәсьәләләренә, чынбарлыкны өйрәнү мәсьәләләренә әле җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирелмәде. Язучылар союзының XIII пленумында тәнкыйтьчеләрнең тормышны өйрәнүләре мәсьәләсе бик кискен куелды. Ә тәнкыйтьчегә, тормышның үзен белми торып, тормышны күрсәтүче әсәрне тикшерергә ярамый бит. Ә Татарстан тәнкыйтьчеләренә, язучыларына сөйлисе нәрсә бик күп.
Татар поэзиясен генә алыйк. Соңгы 2—3 ел эчендә чыккан һәм безнең барыбызга да билгеле булган әсәрләр күп кенә яңа мәсьәләләрне алга куялар. Бу зур әсәрләрне тудырган язучыларның һәрберсе, минем уемча, бөтенсоюз укучысының игътибарына лаеклы, һәм, бу әсәрләрне тиз арада рус телендә күрү өчен, аларны актив рәвештә һәм зур иҗат планында тикшерергә кирәк. Бу әсәрләрне тудырган язучыларның, һәрберсе зур иҗат юлын үткән. Минемчә, бу әсәрләр өстендә мастерлык мәсьәләләрен бик җитди рәвештә куярга мөмкин. Мастерлык мәсьәләләре Язучылар союзының эш практикасында зур урын алырга тиеш. Мин бу положениене ике мисал белән күрсәтеп үтәргә телим. Мин К. Нәҗми иҗаты белән танышу өстендә күп эшләдем һәм зур татар язучыларыннан берсе булган бу язучының зур һәм катлаулы юл үткәнен, үзенең әдәби-поэтик һәм прозаик иҗатының башлангыч чорында аның ят йогынты астында булганлыгын, бу ят йогынтының аңа тулы кыйммәтле художество әсәрләре тудырырга комачаулык иткәнен мин бик ачык итеп күз алдыма китерә алам. «Шобага», «Иң соңгысы» хикәяләрендәге образларны хәтерлик. Бу образлар үз вакытында Горький тарафыннан бик дөрес тәнкыйть ителгәннәр иде. Горький юлны дөрес әйтеп бирде. Менә шушы этапта инде бу атаклы язучы ят йогынтыларны башыннан кичерде, алар белән көрәште, аларны җиңде һәм «Язгы җилләр» романын тудыруга килде. Бу роман социалистик реализм йогынтысының К. Нәҗмигә художник буларак үсәргә ничек булышлык иткәнлеген ачык күрсәтә. Тирән тормыш хакыйкате, тормышны шактый тирәң аңлау, бу әсәрдә булган образларның ачык эшләнүе язучыга укучыны яулап алырга һәм татар халңының революциягә Килеп кушылуын күрсәткән киң тарихи революцион картинаны бирергә, революционерларның-большевикларның үсеш картинасын бирергә булышлык итте. Кашкача әйткәндә, бу роман татар халкының тарихын аның хәрәкәтендә, аның динамикасында, аның Исешендә күрсәтә, һәм, гәрчә романдагы вакыйгалар, без социализмны практик рәвештә тормышка ашыра башлаганга чаклы күп элек тәмам булса да, без К. Нәҗми язган геройларның коммунистлар, социалистик җәмгыять төзүчеләр булачагын күрәбез. Шулай итеп без, язучының мастерлыгы үсешен, аның иркен сулый башлаганын, аның күп милләтле совет әдәбиятының иң зур вәкилләре белән бер гомуми ташкынга кушылганын күзәтеп чыга алабыз. Бәшировны алыйк. Ул кечкенә хикәяләр язудан башлады, аннары «Сиваш» повестен бирде һәм, ниһаять, әһәмиятле зур әсәр булган «Намус»ны иҗат итте. «Намус» романы татар әдәбиятының һичшиксез зур уңышларыннан берсе булып тора. Ләкин «Красная Татария» газетасында бу романны ип. Ясницкая һич урынсызга һәм бик нигезсез рәвештә тәнкыйтьләп чыкты. Безнең совет әдәбиятының иң зур, иң яхшы әсәрләре җөмләсенә керә торган бу әсәр совет кешеләренең патриотизмын күрсәтә. Романның аерым кимчелекләре турында сөйләп тә, анда төп нәрсәне, төп эчтәлекне күрмәү, безнең алдынгы кешеләребезне, безнең эпоханы аеруча типик гәүдәләндерүче кешеләрне, социалистик җәмгыять кешеләрен, социалистик җәмгыятьнең иң типик сыйфатларын чагылдыручы кешеләрне күрсәтүне күрмәү, шушы романда күрсәтелгән шикелле уңай геройларның яшәве безнең туган илебез өчен бәхет икәнен күрмәү һич ярамый. Татар халкы, бу язучы тормышны өйрәнеп, безнең халкыбызның дөрес, алдынгы, ышандырырлык сыйфатларын биргән һәм аларны художестволы рәвештә күрсәткән, дип әйтә ала. Әсәр зур кызыксыну белән укыла. Мин бу турыда бары тик русча тәрҗемәсе буенча гына хөкем итәм. Ә иптәшләр бу әсәрнең татар телендә әйбәтрәк чыкканлыгын әйтәләр, чөнки анда язучының Татарстан табигатен сурәтләү ягыннан мастерлыгы аеруча ачык күренә. Ул нәкъ менә язучының иҗат үсеше белән бәйләнгән зур, кызыклы мәсьәлә турында сөйли. Шулай ук язучы Бәшировның да реализм методы нигезендә тудырылган беренче әсәрләреннән башлап үткән индивидуаль юлы бар, һәм биредә әдәби тәнкыйть өчен, иптәшләрчә дискуссия өчен һәм бербереңнән өйрәнү өчен тема җитәрлек. Минем уемча, әгәр дә Татарстан Язучылар союзы мәсьәләләрне шулай куйган булса, ул әдәби тәнкыйтьнең баюына һәм яшь язучыларның үсүенә булышлык иткән булыр иде, чөнки яшь язучыларны үзләренең зур әдәби мәктәп үткән өлкән иптәшләренең иҗат тәҗрибәсе өстендә өйрәтмәсәң, нәрсә белән өйрәтергә мөмкин? Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романы турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Мин Әпсәләмовның, язучы буларак, ничек үскәнлеген, аның, өйрәнеп һәм социалистик реализм методын үзләштереп, алга таба хәрәкәт итүен күрәм. Моны Гариф Гобәй турында һәм соңгы елларда үзләрен күрсәткән башка шактый күп язучылар турында да әйтергә була. Ләкин, шуның белән бергә, мастерлык белән бәйләнгән кимчелекләр турында бик җитди рәвештә сөйләргә кирәк. Партия безне мастерлыкка күбрәк игътибар бирергә өйрәтә. Безнең әсәрләребез — дөньяда иң алдынгы әсәрләр, һәм шуңа күрә аларны кайберәүләр, идея ягыннан югары, ә художество ягыннан йомшак, диләр икән, бу караш дөрес түгел, чөнки художество ягыннан йомшак әсәр идея ягыннан да югары һәм тулы кыйммәтле була алмый. Биредә телгә алынган әсәрләрнең барысында да бер үк төрле диярлек кимчелекләр һәм, барыннан да элек, кешеләрне бөтен төрлелегендә күрсәтергә курку, кешеләрне схемалаштыру күренә, һәм бу схематизм һәрбер әсәрдә сизелә. Бу үткән заманнан калган кимчелек; ул язучының игътибар белән эшләмәвеннән килә. Аннары, әсәрләрнең озынлыгы, сюжетның таркаулыгы турында әйтергә кирәк, һәрбер әсәр мөмкин кадәр күбрәк күренешне, күзгә күренгән бөтен нәрсәне үз эченә алырга омтыла. Биредә әсәрне чүпләндерә торган, аны көпшәкләндерә торган, әсәргә карата хәтта гади укучының кызыксынуын да киметә торган, образларны һәм әсәрдә сурәтләнә торган характерлы, типик вакыйгаларны гадиләштерүгә алып бара торган кирәкмәгән нәрсәне вакытында читкә алып ташлый белергә кирәк, чөнки кирәкмәгән артык нәрсә әсәрнең тирәнтен катлаулы
булуына комачаулый. Аннары тел өстендә эшләүдә беркадәр кимчелек барлыгы турында да сөйләргә мөмкин. Соңгы вакытта әсәрдә тел мәсьәләләренә һич тә җитәрлек игътибар ителми. Без А. М. Горькийның, художество әсәрендә тел — төп нәрсә, тел художестволы булмаган урында чын художестволы әсәр юк, дигән сүзләрен истән чыгардык. Мин әйтер идем, югарыда күрсәтелгән әсәрләрдә иптәшләр тел өстендә эшлиләр, ләкин алар һәркайчан да телнең чыннан да яхшы яңгырый торган булуына ирешеп җитә алмыйлар. Әгәр бу әсәр оригиналда әдәбиятының үсешенә комачаулык итә торган обывательчелек булмаска ъиеш. Ул бар иде һәм аны иң кискен рәвештә бетерергә кирәк. Шундый иҗат турында сөйләшүләр күп булырга мөмкин, һәм алартатао совет әдәбиятының үсешенә булышлык итәчәкләр.
Мин Халит сөйләгән мәсьәләгә тукталып нәселен оныткан
без һавасыз пространствода яшәмибез. Рус халкының һәм татар халкының гүзәл классик мирасы бар. Татар язучыларының мирасы да бик әһәмиятле? Минем уемча, татар классик революцион-демократик әдәбияты традицияләре турындагы, бу традицияләрне совет азучыларының иҗатын
яхшы чыга икән, тәрҗемәсе дә яхшы чыгарга тиеш, чөнки тәрҗемә өстендә эшләүгә без квалификацияле, яхшы язучыларны һәм профессиональ тәрҗемәчеләрне тартабыз, һәм алар әсәрне тиешенчә биреп җиткерә алырлар. Ләкин биредә башка нәрсә турында — язучыларның чын иҗаты турында да әйтергә мөмкин. Чын иҗат эшендә совет, ягъни классик мирас мәсьәләләре — эш юктан гына кузгатылган мәсьәләләр түгел, дигән фикергә үтәргә телим. Без үз кешеләр түгел, дәвам иттерү турындагы мәсьәлә татар әдәби тәнкыйтендә эшләнмәгән диярлек. Эшли торган, уйлый торган тәнкыйтьчеләр бар, ләкин биредә калын пластларны күтәрергә кирәк.
Казанда университет, институт бар; шулай да классик мираска чынлап бәя бирелмәгән әле. Мәсәлән, мин сез үзегездә чыга торган дәреслекләрне әле җитәрлек дәрәҗәдә тәнкыйть итмәгәнсез, дип исәплим. Кайбер дәреслекләр ВУЗларда укый торган студентларга кадәр яшьләргә дөрес ориентация бирмиләр, аларны дөрес тәрбияләмиләр иде. Мәсәлән, ВУЗлар өчен язылган дәреслектә Дәрдмәнд әсәрләренең хәтта Тукай әсәрләреннән дә күбрәк урын алган булуы күңелсез хәл. Без, әлбәттә, дәреслекләрдә бу язучылар турында сөйләргә тиешбез, андый язучылар булганнар һәм яшәгәннәр, ләкин аларга бәя бирергә, аларны үз урынына куярга һәм укучы яшьләребезгә дөрес ориентация бирергә кирәк. Дөрес ориентация бу мирастан файдаланачак яшь язучыларга бик кирәк. Ниһаять, мин, сез Тукайның иҗат мирасын чын-чынлап эшләүгә аз игътибар итәсез, дип уйлыйм, һәрхәлдә, зур биографик очерклар, зур обзор очерклары гына бар, иҗат мирасын һәм аннан, әлбәттә, алырга кирәкле нәрсәне чын-чынлап һәм киң күләмдә эшләү юк. М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камал турында, шулай ук чын зур шагыйрь һ. Такташ турында да шуны ук әйтергә була. Аннары мин рус әдәбияты белән татар әдәбиятының бер-берсенә йогынтысы, үзара тәэсире, гомумән СССР халыклары әдәбиятының үзара йогынтысы турындагы мәсьәлә дә куелмый, дип уйлыйм, һәм, К. Нәҗми «Язгы җилләр»не, Г. Бәширов «Намус»ны, И. Гази, «Онытылмас еллар»ын язган чакта, бары тик татар язучылары әсәрләре белән генә чикләнгәннәрдер, башка халык язучыларының бик күп әсәрләренә мөрәҗәгать итмәгәннәрдер, дип һич уйлый алмыйм. Ни өчен бу мәсьәлә куелмый? Мондый мәсьәләләрне киңрәк куярга, үзеңне тар рамкалар белән генә чикләмәскә кирәк. Аларны газета һәм журнал битләрендә куярга була, язучыларның киң тикшерүләренә, иҗат тикшерүләренә куярга була, аларны оста куярга кирәк, һәм шул вакытта иҗат тормышы чыннан да чишмә кебек кайнап торыр. Аннары биредә бер иптәш тәрҗемәләр мәсьәләсен бик яхшы һәм дөрес куйды. Татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрнең сыйфатын үзара тикшерү мәсьәләсен куйыйк. Бу мәсьәләләр безнең бөтен иҗат эшебезгә турыдан-туры бәйләнгәннәр. Әйтик, Ш. Маннур, үз шигырьләренең ничек тәрҗемә ителүенә карап, бөтенсоюз укучысы алдына чыгачак һәм бөтенсоюз укучысы алдына гына да түгел, — безнең китапларыбыз халык демократиясе республикаларына китә, хәзер безнең белән бөтен дөнья кызыксына. Шуна күрә К. Нәҗми, Г. Бәширов, М. Әмир әсәрләренең тәрҗемәләренә карата бу иҗат мәсьәләләрен куярга һәм бу эштә Москва белән, издательство белән бәйләнеш тотарга кирәк. Биредә СССР Язучылары союзы адресына карата да тәнкыйтьләр булды. Бу тәнкыйть дөрес. СССР Язучылар союзы чыннан да моңа кадәр татар әдәбияты белән җитәрлек шөгыльләнмәде. Бары соңгы вакытта гына секретариатта татар әдәбияты мәсьәләсе каралды. Икенче съезддан соң мин СССР Язучылар союзы татар язучыларына һәрвакыт ярдәм итеп килер, дип ышанам. Ә биредә, татар язучылары барлык обывательчелек хыялын читкә атып, ВКП(б) Өлкә Комитеты җитәкчелеге белән яңа уңышларга ирешерләр!