Логотип Казан Утлары
Поэма

АЛГЫ САФТАГЫЛАР

ӘНВӘР ДАВЫДОВ

АЛГЫ САФТАГЫЛАР

1

Тук башаклар салмак тирбәләләр.

Моторларга кушылып җир гөрли.

Безнең комбайнда, Баш очыңда,

Көчле канат кебек, Җил-җил килеп,

Күчмә кызыл байрак җилферди.

Ике бөек образ ул байракта

Алтын җепләр белән чигелгән.

«Алгы сафтагылар бу байракны

Югарыда тотсын!» Диелгән.

Без агрегат белән яулап алдык

Аны бергә тырыш хезмәттә.

«Аны кулдан төшермәскә» дигән

Нык ант яши безнең йөрәктә.

Безнең юлның һәрбер адымын хәзер

Бу байракның нуры билгеләр.

Замполит һәм күрше комбайнчы

Аны безгә китереп бирделәр. 

2

Күрше комбайнчы, Мөнирәкәй

Башта бераз торды дәшмичә,

Тик күзендә Ниндидер бер хиснең

Килә иде шунда яшнисе.

Тик йөзеннән күренә, Авыр аңа

Аерылуы алсу байрактан.

Ләкин нинди тойгы аның күзен

Горурлану белән нурлаткан?

Замполит та моны белми әле,

Дусларым да моны аңламый,

Чөнки аларга бит Мөнирәнең

«Сөям» дигән сүзе яңгырамый.

Алар белми, Нигә Мөнирәнең

Күзен миңа ешрак салуын,

Нигә киткән чакта бераз гына

Минем белән артка калуын.

Юлга кадәр аны мин озаттым,

Без янәшә үттек камылны.

Аның кайнар сулышын ишеттем мин,

Кулбашлары иңемә кагылды:

— Аңла мине... Байрак югалтуы

Авыр, авыр минем күңелгә,

Ләкин артка калмадым мин эштә,

Тик син уздың мине бүгенгә.

Әмма, бел син әле бүгеннән соң

Кыза төшәр уты ярышның.

Мин көтәрмен сине, һәм син инде

Байрак алып безгә барырсың.

— Нәрсә диим сиңа, Мөнирәкәй?

Сөям сине, Сагынам һәр чакны,

Көт син мине, иркәм, Мин барырмын,

Ләкин илтмәм, бирмәм байракны.

— Юк, бирерсең! — Диде Мөнирә һәм,

Сикереп алды нечкә кашлары,

Иреннәре үзсүзлелек белән

Кысылдылар.

Ашыгыбрак атлый башлады. 

— Мөнирә! Син минем сүзләремә

Тупас шаяру дип карама.

Ярыш сыный хисләр зурлыгын да,

Дуслыкны да безнең арада.

Сөям сине, Ләкин егет өчен

Сөюдән дә өстен хисләр бар.

Айлы кичнең зәңгәрлегеннән дә

Матуррак булган төсләр бар.

Намус бар. Бар туган илгә булган

Тойгыларның тиңсез ныклыгы,

Һәм сиңа да билгеле бит, иркәм,

Монда ике юлның юклыгы.

Бездә байрак бүген, һәм ул хәзер,

Безнең кулга кергән минуттан,

Минем өчен, минем дуслар өчен

Ил алдында вөҗдан, намус, дан...

Әнә кара, штурвалчы Садри

Кырык беренченең көзендә

Ул үрмәләп, күкрәк белән шуышып,

Яра әрнегәндә тезендә йөз чакрымнар —

Дошман сафы аша —

Чыккан саклап полк байрагын.

Шул байракның төсенә өстәгән ул

Күкрәк ярасының ал канын.

Коңгырт чәчле тракторчы Сәет,

Әнә, көлеп безгә караган.

Аның киң дә, сөйкемле дә йөзе

Тузан катыш майдан каралган,

Тик иң затлы чиста энҗе кебек

Балкып тора ап-ак тешләре...

Бер кичтә дә тракторыннан ул

Бурычын үтәмичә төшмәде.

Әнә шофёр, әнә ашчы апа,

Бер уй берләштерә һәрберсен.

«Безнең бодай белән эшелоннар

Ил буена тизрәк йөгерсен!»

Сөям сине. Ләкин син ярышта

Көтмә, иркәм, миннән йомшаклык.

Синнән артка калмам. Их, Мөнирә,

Шушы түгелме соң чын шатлык?! 

...Төн яртысы. Бүген чык мул төште.

Таңга кадәр ике сәгать бар.

Колхозның ял бакчасында бүген

Зур шәһәрдән килгән кунаклар.

Яшь артистка шундый матур җырлый

Мин яраткан «Ялгыз гармонь»ны,

Әйтерсең лә, минем өчен генә

Багышлый ул бүген бар моңны.

Ә мин йөрим аллеялар буйлап,

Мәйданнарга чыгып тукталам.

Зәңгәр күлмәк күрсәм, шунда таба,

Төркемнәрне ярып, омтылам. 

Ләкин таба алмыйм Мөнирәне,

Килмәгән ул бүген, күрәсең.

Яшь артистка! Минем шулай өзелеп

Эзләгәнне каян беләсең? 

«Ул кемнедер шулай эзләп йөри,

Ләкин һаман таба алмый ул».

Ник килмәдең, бүген Мөнирә?

Әллә, иркәм, якты күңелеңә

Син кирәкмәс шөбһә салдынмы?

Теләмим мин андый булуыңны,

Күз алдымда башка Мөнирә.

Минем нык һәм көчле ярышташым,

Көрәштәш һәм сафташ Мөнирә.

Шундый Мөнирәне эзлимен мин,

Аны кирәк мина табарга,  

Чөнки бүген минем йөрәгемдә

Әйтәсе сүз бик күп аңарга.

Көн буена аз җыеламыни

Әйтәсе сүз Сөйгәнеңә, якын дусларга,

Тормышыңда, бөек Ватанында

Көнең атнага тиң булганда? 

Яңа җиңү белән нурландырдым,

Дуслар, мин бүгенге көнемне,

Эчке шатлык белән генә чикли

Аламмы соң бу зур серемне:

Йөз дә җиде гектар бодай кыры,

Анда байлык, муллык, тиңсез бит!

Көн эчендә аны кичеп үттек,

Ә ул күзең җитмәс диңгез бит. 

Әйтегезче, Нигә Мөнирәкәй

Бакчабызга бүген килмәгән?

Атлап барам иркен урамнан мин,

Замполитами уты сүнмәгән. 

Китап шүрлекләре. 

Зур өстәл. 

Ул һәм директор өстәл артында.

МТС ның көрәш сызыклары

Өстәл өстендәге картада.

Анда безнең хезмәт һөҗүмебез

Билгеләнә бара көн саен,

Һәрбер гектар — яулап алынган чик,

Көчле корал — һәрбер комбайн.

Ләкин һөҗүм сызыгы ни өчендер

Тигез түгел кайбер урында.

Мин кергәндә киңәш бара иде

Шуның сәбәпләре турында.

«Большевик» һәм «Коммунизм таңы»,

«Зирекле» һәм «Җиңү», «Вахта» лар —

Болар бара алгы сафта, менә,

Алар сафны тигез тоталар.

Ләкин, менә «Батыр көрәшчеләр»

Һәм янәшә — «Кызыл береклек» —

Аларда эш бүген шәптән түгел,

Аларда бар бүген өзеклек. 

Директорның тавышы яну белән,

Зур ачыну белән яңгырады.

Ләкин нигә күрше колхозын ул

Бер ни дип тә телгә алмады?

Тыным тыеп көттем, Көттем шуны:

Мөнирәкәй, кайсы сафта син?

Ә директор зур ачыну белән

Атлый санап идән тактасын. 

Мин белмимен, ничек карый бүген

Мөнирәнең зәңгәр күзләре.

Аның исеменә кагылмыймы

Директорның әйткән сүзләре? 

Минем агрегатым намус белән

Ныклы тота ярыш байрагын,

Тик, беләмсез, Бүген үземне дә

Миң гаепле итеп санадым,

Һәм миңа да тия директорның

Замполитка биргән соравы:

— Бармы, иптәш, безнең кулда хәзер

Өзеклекне җиңү коралы? 

Карадым мин шунда замполитка,

Ләкин тыныч аның карашы.

Димәк, бар, бар ашлык фронтында

Тизрәк җиңеп чыгу чарасы. 

6

 Бөек сугыш көннәрендә шулай

Парторгның якты йөзеннән

Укый идек җиңү якынлыгын,

Ныклык ала идек сүзеннән.

Ә ул көннәр әле онытылмаган,

Алар әле безнең хәтердә,

Замполитның сул битендә яра

Алсуланып тора хәзер дә.

Авыр сугыш юлларын ул үтте,

Кичте таулар, кичте ул елга,

Һәм ут, давыл аша кешеләрне

Алып барды җиңү таңына.

Һәм хәзер дә корыч ныклык белән

Яңгырый аның: — Юл бар!—диюе,—

Бик вакытлы булды әле, менә,

Байрак йөртүченең килүе.

Нәрсә әйтер ул? 

Ә йөрәктә минем

Бүген бик күп әйтер сүзләрем...

Ләкин хәзер ничек аларны мин

Аңлаешлы итеп тезәрмен?

Бездә тәүлек бүленә көнгә, төнгә,

Сәгатьләргә бүленә көнебез.

Без һәр көннең бөек Ватан өчен

Күбрәк файда бирүен телибез,

Һәрбер план безнең, һәр график,

Теләкне эш итү өчен юл.

Бездә хәзер көнлек график бар,

Ләкин җәйге көн бит озын ул.

Һәм син әгәр бер сәгатькә түгел,

Бер минутка калсаң юанып,

Күк йөзенә карап һәм кояшның

Әле югарылыгына куанып,

Димәк, начар, Димәк, югалттың син

Җиңү шартын — теләк ныклыкны,

Алгы сызыкларда полководец

Югалткандай иң зур полкны.

— Моннан котылу юлы?

— Бар иптәшләр,

— Сөйлә, сөйлә, иптәш Шаяхмәт.

Нинди юл ул?

— Без агрегат өчен

Графикны төзедек сәгатьләп.

Һәр кич саен көмеш чыклар төшкәч

Безнең комбайн да туктала.

Иртәгәнең җиңүенә инде

Хәзерлек тә шунда башлана.

Алда зур көн. Алда — яңа диңгез.

Ә, комбайн — көчле бер караб.

Йөзәргә без аны хәзерлибез,

Һәр кисәген җентекләп карап.

Җыелышып тату семьябызда

Тикшерәбез үткән юлларны,

Иртәгәнең һәр сәгате өчен

Билгелибез ачып планны,

Һәм бер генә очраклык та инде

Көтелмәгән биек киртәдәй,

Уңайсызлык булып килеп басмый

Безнең каршыбызга иртәгә.

Нәтиҗәсе... — Без беләбез, иптәш,

Сез бирдегез йөз дә җидене...

Тынлык... Минем сүзләр директорның

Соравына җавап бирдеме?

Ул утыра әле уйга чумып.

— Рәхмәт, иптәш, — диде замполит,

— Иртәгә без очрашырбыз әле,

Ә хәзергә бераз син ял ит.

Ләкин нидер аның исенә төште,

Күзләремә сынап карады:

— Ә ярышташ синең калышмый бит,

Якынайта бара араны.

Тик аңа да бераз ярдәм кирәк,

Синең... киңәш кирәк аңа да,

Әгәр курыкмасаң, ал байракны

Алып китәр диеп яңадан. 

Их, Мөнирә ишетә алса иде

Ярсып тибүен минем йөрәкнең,

Аңлар иде тиңсез кайнарлыгын,

Яктылыгын минем теләкнең.

— Ярдәм түгел, әгәр кирәк булса,

Йөрәгемне аңа бирермен.

Узсын, иптәш, бу бит миңа файда,

Мин тагын да күбрәк урырмын. 

Мин урамга йөгерә-йөгерә чыктым,

Нинди матур бүген таң алды.

Күк тә аяз, күңелем дә аяз,

Бар болытлар анда таралды. 

Чыгып киттем авыл урамыннан,

Их, замполит нинди ял ди ул?

Кырга барам, Чын мәхәббәт бер дә

Зур хезмәттән аерым янмый ул. 

йолдызлар да бүген шундый матур,

Шундый тантаналы яналар,

Гөлчәчәкләр юеш ирен белән

Итегемне үбеп калалар. 

— Ялгышасың, — диде мина Садри,

— Белмим, иптәш, син ни телисең.

Син, Шаяхмәт, ахры ал байракның

Кадерен, туган, бер дә белмисең,

Уйлап кара, җиңел бирелдеме

Җиңү дигән нәрсә кулыңа?

Җиңү серен зәңгәр чәчкә итеп

Кем чыгарып куйды юлыңа?

Ә син аны хәзер ансат кына,

Корбан итеп сөю хисеңә,

Ачмакчысың, матур кызга кызыгып...

Кара, туган, төшәр исеңә:

«Мөнирәкәй!» диеп өзелгәнең

Сине шәпләп узып тагын да,

Борыныңа чиертеп, байрагыңны

Тартып алып киткән чагында.

Сөйгән чакта ярыш законнары

Бөтенләйгә була башкача.

Хурлык бит ул, әгәр сөйгән кызың

Сине санга сукмый башласа.

Кыз яратса сине, ашыкмасын,

Тыя төшсен бераз темпларын,

Ә даныңны тартып алыр өчен

Инде йөрмәсен ул, дусларым. 

Бер иркенләп көлеп ала Садри,

Куәт эзләп үткен сүзенә,

«Шәп әйттем ләбаса!» дигән кебек

Карап куя Сәет күзенә. 

Тик бер кем дә ана елмаймады,

Ә йөзләрдә ачу күренде...

Һәм Садриның зәңгәр күзендә дә

Усал чаткы бик тиз сүрелде.  

Маңгаена төшкән аксыл чәчтә

Булган төсле бөтен гаеп тә,

Аны ачу белән сыпырып кунды.

Сөзеп карап алды Сәеткә: 

Күрәм, ишетү авыр Сәеткә дә

Садридан мондый фикерне,

Иң яраткан матур ак каенда

Чергән ботак күрү шикелле.

Иптәшенә каты сүз әйтмичә

Сәет йөрәге дә түзмәде.

Нинди ныклы, нинди көчле булып

Яңгырады аның сүзләре:

— Садри! Шәхси файда өчен генә

Тирлимени безнең күкрәкләр,

Һәм бер ана — Ватан хөрмәтенә

Типмимени безнең йөрәкләр?..

Әйтче, Садри, җылы куенында

Коткарганда полк байрагын,

Син ул авыр һәм үлемле юлны

Нинди хисләр белән сайладың?

Тәкъдимем шул: безнең тәҗрибәбез

Серле казна булып ятмасын.

Бөтен колхозларның кырларына

Ул киң адым белән атласын.

 «Зирекле» дә комбайнчы бик яшь,

Аңа кирәк ярдәм итәргә,

Рөхсәт итегез, ал таң уянгач та

Анда барамын мин иртәгә.

Безнең җиңү юлының һәр адымын

Мин җентекләп шунда сөйләрмен.

Сәгать саен темплар үссен өчен

Тракторны шәпләп көйләрмен.

Монда минем сменачым Әхтәм

Тырыша төшәр минем өчен дә.

— Була ул, — ди Әхтәм, һәм Сәетнең

Очкын күренә керфек очында.

— Син, Шаяхмәт, ни уйлыйсың?—ди ул.

Мин Садрига карап аламын.

Күрәм аның бит алмаларының

Оялудан уттай янганын. 

Тук башаклар салмак тирбәләләр

Моторларга кушылып җир гөрли.

Мөнирәнең зәңгәр косынкасы,

Битемә бәргәләнеп җилферди.

Алтын дулкыннарда тирбәлгәләп

Комбайны алга ашыга,

Мөнирәкәй инде өч сәгатьнең

Графигын эшкә ашыра.

Коңгырт йөзе дикъкать белән балкый,

Ике очкын ике күзендә.

Зур ышаныч — һәрбер хәрәкәттә,

Төгәл ныклык — һәрбер сүзендә.  

Штурвалны кысып кулларына

Күзәтә ул башак агымын,

Ул йөрәге белән капшый кебек

Бу басуның һәрбер адымын.

Ләкин менә ни өчендер, белмим,

Кинәт туктап калды комбайн,

Тракторчы безнең якка карап,

Елмая һәм сөртә маңгаен.

Сорау белән карыйм Мөнирәгә:

— Нигә, — димен,— иркәм, туктадың?

— Бөртек бушатырга кирәк бит,— дип

Ул күрсәтә туктау сылтавын.

Мин аңлатам шунда Мөнирәгә

Бу сылтауны бетерү кирәген,

Тракторчы ягына: —Кузгал, — диеп,

Кулым болгап, сигнал бирәмен.

Шофёры да бик тиз аңлап ала,

Стартёрга баса, тырышып,

Һәм кузгала машина да шунда,

Комбайнга таба елышып.

Тигез булып бөртек ага башлый...

Миңа таба карый Мөнирә

Һәм күзләре аның рәхмәтен дә

Тирән хисләрен дә белдерә. 

Эшебезне күрер, белер өчен

Бүген безгә килгән Мөнирә,

...Миңа микән, йөрәгемә микән

Ул үзенең соравын бирә?

Бензин салыр өчен туктап торган

Комбайнга күзен төшерә:

— Күпме вакыт түгә икән иптәш

Ягулыкны салу эшенә?

 — Унбиш минут. — Бик күп.

— Ансыз булмый.

— Була, иптәш... була ансыз да.

Комбайнга запас бензин алып

Йөрер өчен савыт бар сездә.

Димәк, әле күбрәк эшләр өчен

Сездә табыла яңа мөмкинлек. 

Иптәшләрем бар да шатланышып

Аның сүзенә кушыла, гөр килеп,

Ә Мөнирә миңа таба карый,

Елмаюын тыймый ирене.

Мин яшермим, дуслар, шатлыгымны,

Мин яшермим йөрәк серемне:

— Мөнирәкәй! Без бер сафта, иркәм,

Кулбашыма тия кулбашың.

Шулай булгач ник соң безнең көннәр

Атналарга тиңдәш булмасын!

Җидегән йолдыз әле борылмаган,

Нурга коенып йоклый куаклар,

Бакчабызда соңгы концерт бирә

Зур шәһәрдән килгән кунаклар.

Яшь артистка «Ялгыз гармонь» көен

Бигрәк матур җырлый, тыңлачы.

Без Мөнирә белән ышанабыз

Бәхетен табар ул яшь гармоньчы.

Ул табар, һәм алар очрашырлар

Якты, шаулы кичке бакчада.

Без бер-беребезгә карап елмаябыз

Җыр бик моңлы булып акса да,

Очрашырлар. Алтын бөдрәле кыз

Сагынуын сөйләр үзенең,

Ләкин гармонь тавышы ишетсә дә

Каршы йөгереп чыкмый түзүен.

Алар бергә кырга чыгып китәр,

Көтә алмыйча таңның атканын,

Һәм ай күрер, Бәхет юлы булып

Чыклы үләндә пар эз калганын. 

Монда кем дә күләгә җир эзләп

Мыскыл итми җәйнең кояшын.

Биттән агып төшкән һәр тамчыда

Алтын авырлыгы тоясың.

Кызу һавадагы һррбер дулкын,

Машиналар гөрләп торуы,

Кешеләрнең җитез хәрәкәте,

Бункерларга бөртек тулуы —

Бар да балкыталар бер мәгънәне —

Бөеклеген тырыш хезмәтнең,

Яшәү дәрте сине кочып алып,

Кызулата тибүен йөрәкнең.

Кулларымда ярыш бюллетене,

Анда һәр сан— җиңү маршы ул.

Сафларыбызның бөек тантанага

Корыч адым белән барышы ул.

Бер генә дә, яки биш кенә дә

Түгел бүген бездә алдынгы, —

Бөтен МТС — илле комбайнчы

Тигез тота бүген адымны.

Моңа мин бик тирән шатланамын,

Куанамын, әйтим дөресен,

Бит һәр дусның якты уңышында

Минем дә бар тыйнак өлешем.

Иртә саен артыграк урган

Минем гектарларның һәрберсе

— Иптәшләрнең, бөтен коллективның

Ныклы ярдәменең җимеше. 

Соңгы гектар. Соңгы колач. 

Менә Армас җилпенүче канатлар

Кагылуыннан бердәм үреләләр

Транспортёрга соңгы башаклар... 

Без чыгабыз юлга. Иркен, киң юл.

Моннан күренә кебек бөтен ил.

Безнең шатлык, шатлык көен

Бөтен ил буена тарат, җил! 

Әнә, Күрше кырдан Мөнирәкәй

Чыга безнең байрак астына.

Штурвалын кыскан. Ал яулыгы

Бәргәләнеп җилдә ашкына.

«Большевик»тан, «Кызыл береклек» тән,

«Зирекле»дән, «Җиңү» кырыннан

Ал байраклы сафка ашыга дуслар,

Һава яңгырый мотор җырыннан.

Тагын, тагын, — Барлык басулардан —

Җиңүчеләр килә. Җыр бөркелә.

Моторларга кушылып җыр гөрли.

Безнең корыч сафлар баш очында

Көчле канат кебек, Җил-җил килеп,

Күчмә кызыл байрак җилферди.

Ике бөек образ бу байракта

Алтын җепләр белән чигелгән.

«Алгы сафтагылар бу байракны

Югарыда тотсын!» диелгән.