ЯКТЫ ЯР
В.ПАНОВА
ЯКТЫ ЯР
Унберенче бүлек
ШАТЛЫКЛАР, КАЙГЫЛАР, ОЧРАШУЛАР ҺӘМ АЕРЫЛЫШУЛАР
Бер кыш эчендә алар нинди үсеп киттеләр. Светлана мәктәпкә килгән чагында кечкенә генә иде, бармак буыннары, имчәк баласыныкыдай, чокырланып батып тора иде; хәзер ул буйга шундый үсте, класста барысыннан да зуррак; куллары, аяклары неп-нечкә, оп-озын; күлмәкләре шул кадәр кыскарган, анасы зарланып бетерә алмый — һаман яңадан-яңаны гына тегәргә кирәк, ди. Кызгылт чәчле Фима да бик зур булып китте. Аңа форма сатып алганнан соң (коричневый күлмәк белән кара алъяпкыч сатып алдылар ана), аның кинәт үрнәк укучы булып, үзенең бик яхшы тэртиплелеге белән бөтен дөньяны гаҗәпләндерәсе килеп китте.
Берәү белән дә кычкырышмый, тәнәфес вакытларында, зурлар кебек, эре генә йөри (ә үзенең корсагы, кечкенә балаларныкы төсле, тырпаеп чыккан); атлаган саен я «рәхмәт» әйтә, я «рәхим итегез», ди. Шунсы бик кызык, ашкынучан күңелле Фиманың бу әдәплелеге күпмегә җитәр икән...
Вадик та шулай ук үсеп китте, мәктәптә йокламый башлады, ләкин һаман да әле электәге кебек шаяра: я сугыша, я партаны юна; бервакыт, тәрәзәдән сикереп, үзен чак кына имгәтми калды. Вадик, әгәр син минем канымны никадәр эчкәнеңне белсәң иде, — шундый кан эчүче икәнлегеңә үзең дә гаҗәпләнер идең. Рәсем ясарга һәм хыялланырга яратучы, басынкы, сабыр табигатьле Сашаны укытуы, шаян Вадикны укытуга караганда, бик күп читенрәк. Вадик, ичмасам, дәресләренә һәр көнне йөри, бер генә дәресен дә калдырмый, иртә белән бөтен кешедән иртәрәк килә. Шаян малайлар гомумән алданрак җыелалар: мәктәп әле ачылмаган да, мәктәпне җыештыручы хатын коридор идәнен юып бетереп кенә килә, ә инде ишек алды һәм болдыр балалар белән тулган була; чабышып йөриләр, шаулашалар, бер-берләренә сумкалары белән бәрәләр; алар аркасында Марьянага да мәктәпкә таң белән ук килергә туры килә. Саша алтмыш процент дәресләрен калдырды, һаман авырый. Ул кызамык белән авырып алды, озак кына эче авыртты һәм үпкәләре шеште. Шушы зур авырулар арасында ул һәртөрле вак авырулар белән — грипп, ангина, җил чәчәге һәм диатез кебек авырулар белән авырып алды. Малайның инде тәҗрибәсе бар — изоляторның, рентгенның, амбулаторияләрдә авыруларны кабул итүнең, инкубаңион дәвернең нәрсә икәнен белә. Дөрес, аның тормышы рәхәт түгел; дөрес, аның
да башка малайлар кебек яшисе, чабып йөрисе, уйныйсы, чанада шуасы килә. Ләкин ул бик чыдамлы рәвештә авырый, аңлы рәвештә дәвалана, үзенең капризлары белән берәүне дә борчымый: я бугазын бәйләгән килеш, я корсагына җылыткыч куйган килеш ята, микстуралар эчә һәм үзенең пароходларын ясый. Аның анасы оптимистка хатын: «Я, менә, Саша, моннан соң инде син кызамык белән авырмыйсың, кызамык ул ике мәртәбә булмый», — ди. Һәм алар, иркенләп сулап, Саша авырырга тиеш булган гаять зур авырулар исемлегеннән кызамык авыруын сызып ташлыйлар. Марьяна аларга бара, Сашаның кровате янына утыра һәм аның сабагын укыта. Ул аның икенче елга калуын һич тә теләми. Балаларның барысы да икенче класска күчеп бетәр, ә ул беренче класста кечкенәләр белән калыр. Ирләр еламыйлар, ул да еламас, ләкин, мин беләм, аның күзләре бик моңсуланыр...
Балалар икенче класска күчәрләр. Син дә күчәрсең, Саша. Нигә сине күчермәскә? Син, балаларның барысы шикелле үк, укырга, укыганны күңелеңнән сөйләп бирергә өйрәндең, өч тапкыр тугызның егерме җиде икәнен беләсең, дәфтәреңә исемеңне һәм фамилияңне язып куя аласың. Балалар, икенче класста тагын да тырышыбрак укырга туры киләчәк, мәсәлән, анда арифметик мәсьәләләр бик авыр булачак...
Нигә без очрашмабыз, бөтен җәй буе очрашырбыз, без бит әле бергә үзебезнең яшелчә түтәлләребезне караячакбыз. Минем сөекле укучыларым, сез миннән беркая да китәчәк түгелсез, дүрт ел буе миңа сезнең белән булырга туры киләчәк. Менә ул, чыннан да, кемнәргә кирәк икән: яшь булса да, карт булса да, матур булса да, котсыз булса да, кирәк ул аларга, бары яхшы гына булсын! Алар өчен ул анасыннан һәм атасыннан кала беренче кеше: укытучы, тәрбияче, дип атыйлар аны карт кешеләр.
Балалар әле озак үсәрләр. Аларны уннарча укытучы укытыр. Күбесе, бәлки, зур кеше булып китәр.
— Саша, син зур кеше булмассыңмы икән? Вадик, әллә син зур кеше булырсыңмы икән? — алар төрле якка таралышырлар, үзләренең бала чакларын елмаеп искә төшерерләр. «Мин нинди әкәмәт кыз идем», — дияр Фима. Ул чагында инде Марьяна карчык булыр, ләкин алар яшь Марья Федоровнаны, аларга әлифба укыткан һәм бергә-бергә чәчәкләр утырткан Марья Федоровнаны исләренә төшерерләр.
...«Ә Иннокентий Владимирович нәрсәгәдер безгә килми башлады әле. Митя аңа нәрсә булса да әйткән ахрысы, күренеп тә карамый. Ярар, килә күрмәсен: соңгы вакытта аның белән бик күңелсез иде. Үзе килә, үзе нәрсә сөйләргә дә белми, мин дә аңа нәрсә сөйләргә белмим...
Сәер кеше Митя, әлеге кичне ул саташкан төсле атылып килеп керде... Ул болай гына, дус күргәнгә күрә генә килде: берәрсеннән я нәрсә булса да ишеткән булгандыр, киңәш бирергә кергәндер. Иске танышлар бит. Ә без нинди танышлар соң? Ничә елдан бирле аерым яшибез, бер-беребезне рәтләп белмибез, — ул шулай да киңәш бирергә килгән; мин аның тагын да килүен телим... Кил, Митя, тагын кил».
Кеше нинди комсыз. Бик гаҗәп, бәхетле булу өчен аңа әллә никадәрле нәрсә кирәк.
Иннокентий Владимирович «Якты яр»дан китәргә хәзерләнә. Коростелев белән сөйләшкәннән соң ул өенә бик кәефсезләнеп кайтып керде. Аның күңелендәге хисләр арасында башта иң зурысы ачу хисе иде. Ул көрәш һәм үч алу турында планнар корды. Иртәгә үк ул партбюрога гариза бирәчәк: «Шул кадәр зур начарлыгы өчен дирскторга йогынты ясавыгызны үтенәм», — дип язачак ул, хәтта «бик әшәке эше өчен» — хәтта «хулиганлыгы өчен»,—дип язачак ул.
Коростелев бюрода ничек җавап бирер икән, партиянең аңа шелтә бирүенә әле бер ел да юк бит, ә хәзер партиясез специалистны эзәрлекләве турында яңа эш башлана. Ул, Иконников, иртәгә үк Марьяна янына барачак та: Коростелев бу өйгә аяк басасы булмасын, — дип таләп итәчәк. Даниловка язарга микән? Мондагы үзара мөнәсәбәтләрнең ничек булып киткәнен ул да белеп торсын. Юк, иң яхшысы болан итәргә: тресттагы өлкән зоотехникка иптәшләрчә генә итеп, сагышлы һәм лирик рухта хат язарга кирәк, — чамадан тыш арыдым, озак еллар буенча бик каты бирелеп эшләүнең сәламәтлеккә тәэсире булмыйча калмады, йөрәгемә, нервларыма нәрсәдер булган, ә җитмәсә шуның өстенә, директор белән ике арада күңелсезлекләр туып тора, директор оятсыз һәм кыргый рәвештә бәйләнә... дип язарга кирәк. Трестның өлкән зоотехнигы бу хатны Даниловка күрсәтер, шулай итсәм, бик яхшы булып чыгар: максатка да ирешәсең, зарланмаган шикелле дә булып күренәсең, иптәшләрчә язган хатта болай гына әйткән кебек буласың. Ә кинәт Коростелев, андый эшләрнең булганы юк, дисә?
Шаһитлар юк: булмады дип әйтүе бик мөмкин. Коростелевны барыбер урыныннан алачак түгелләр, Аспазия вакыйгасына карамастан, үзен күрсәтеп өлгерде инде ул. Татулаштырырга теләрләр, бергә-бергә эшләргә тәкъдим итәрләр. «Монда тормыш булачак түгел, — дип уйлады Иконников,— ул миңа ачуланыр һәм мине төрле юллар белән батырырга тырышыр, башымны төрмәгә кертер; ахыр чиктә хур итәр». «Мондый мөнәсәбәттә булган чагында эшләргә мөмкин түгел,— дип уйлады ул төн уртасында.
— Петр Иваныч һәм Иван Петрович ясаган тәкъдимнән файдаланып, тавыш күтәрмичә генә, өлкә җир бүлегенә күчәргә тырышсам, яхшырак булмас микән?» Бу перспектива аңа кинәт бик яхшы булып тоелды: шулай китеп, ул совхозны авыр хәлдә калдырырга, Коростелевның үчле интригаларыннан котылырга, шул уңайдан — мәхәббәт эшләрен дә өзәргә мөмкин булачак. «Моннан ике йөз километр ераклыктагы урынга китәрмен дә шунда ук акылга утырырмын. Нигә өйләнергә кирәк миңа? Я, нигә? Әле минем аңа тәкъдим ясаганым юк, шулай да скандаллары һәм күңелсезлекләре башланды инде; киләчәктә нәрсәләр генә булмас?»
Гариза һәм жалоба язасы урынга Иконников үзенең өлкә җир бүлегендәге танышына хат язарга утырды — бу ике хуҗалык арасындагы зур хаттан гыйбарәт иде; ул хатта «Якты яр» совхозындагы атаклы специалистны җибәрү турында һәм аны өлкә җир аппаратына күчерү турында, аның тәҗрибәсеннән һәм сәләтлелегеннән анда тиешле масштабларда файдаланачаклары турында язылган иде.
— Я, киләчәктә нишләмәкче буласыз? — диде Бекишев Нюшага. Нюша аңламамышка салышты.
— Сез нәрсә турында әйтәсез сон, иптәш Бекишев? Бекишев аңа кызыксынып карады һәм берникадәр вакыт сүзсез торды. Сәер кыз. Нюша нечкә генә кашларын күтәреп җибәрде, аның күз карашы гөнаһсыз һәм җитди иде, ә бит ул Бекишевның нәрсә турында әйткәнен бик яхшы белә. Чытлана. Үз-үзенә бик ышана. Эштә — аруны-талуны белми. Киләчәге бик зур аның. Бекишевның бик күп күргәне бар: кеше һич тә сизелми генә, аеруча файда китермәгән шикелле генә яши-яши дә, кинәт ялтырап китә һәм таңга калдыра. Безнең кешеләр — менә шундый алар.
— Укырга кирәк сезгә, менә нәрсә, — диде Бекишев аңа.
— Укырга?—дип кабатлады Нюша.— Сез шулай кирәк дип табасызмы?
— Әллә сез үзегез шулай кирәк дип санамыйсызмы? Миңа комсорг әйткән иде — сезнең бик зур планыгыз бар дигән иде. Алар ишек алдында басып торалар иде. Нюша, кашларын күтәреп җибәреп, уйчан елмаеп, кулындагы чыбык белән җиргә сызгалый. Парторг иптәш Бекишев аның янында бераз басып торсын әле. Үгетләп карасын.
— Мин шулай дип уйлаган идем, — диде Бекишев.
— Сезгә мәктәпкә яңадан кереп торуның кирәге юк. Өлкә шәһәрендә техникумнарга хәзерли торган кыска вакытлы курслар бар. Җәй көне шул курсларда укырсыз һәм аннары шунда ук студент булып та китәрсез. Өч елдан соң — зоотехник. Начармыни?
— Әйе, билгеле, начар түгел, — диде Нюша, нечкә генә итеп сузып.— Ләкин әле мин белмим. Бәлки, мин әле ветеринарлыкка укырга керермен дип уйлыйм. Аңнары тагы, сез ничек уйлыйсыз, шәхси тормышымның планнары да булуы мөмкин бит?
— Кияүгә чыгарга җыенасызмы әллә?
— Бик ихтимал, — диде Нюша һәм ап-ак тешләре белән чыбыкның очын тешләп өзеп алды.
— Минем сүземне тыңлагыз, кияүгә чыгарга кирәкми сезгә, — диде Бекишев, борчылып. — Башта укып бетерегез. Иртә әле сезгә.
— Әгәр дә без бер-беребезне сөйсәк?
— Сөю беркая да качмас.
— Әгәр дә сүз куешкан булсак?
— Көтеп торыр!
— Көтеп торырмы?
— Ә көтеп тормый икән, — ул чагында, Нюша, нәрсәгә ярый соң ул?
— Менә сез нинди фикердә икән. Димәк, сез мәхәббәт хисләренең мәңгелегенә ышанасыз?
— Ышанам! — диде Бекишев, җитди итеп. — Һәм сезнең укырга тиешле икәнегезгә дә ышанам, сезгә укырга кирәк. Аннары сезнең үзегезнең дә укыйсыгыз килә. Ни өчен дип сез белем алудан баш тартырга тиеш? Нюша күзләрен күтәрде һәм Бекишевтан бер читкә, яшеллеккә, кояш нурына чумган язгы бакчаларга, басуларга таба карады.
— Тизрәк уйлагыз да гариза языгыз!
— Минсез Стрелка сөтен киметер. Минем кебек, аны берәү дә карамас. —Сез инде бу сүзегез белән мине үпкәләтәсез. Мин сезгә сүз бирәм, Стрелка нинди тәрбиягә күнеккән булса, аны шулай тәрбияләрләр.
— Ә Дмитрий Корнеевич мине җибәрерме соң? — дип сорады Нюша.
— Җибәрер. Мин сөйләштем. «Җиңел генә җибәрә икән», — дип уйлап алды Нюша. Бекишев, аның күңелсезләнеп киткән күз карашларын һәм кызарып киткән яңакларын күреп, нәрсә турында уйлаганын сизеп алды.
— Әлбәттә, аның җибәрәсе килми сезне, — диде ул, — анысы күренеп тора. Ләкин инде мин моны оештырдым. Моның производство өчен кирәклегенә ышандырдым мин аны. Сез бирегә, «Якты яр»га эшләргә кайтачаксыз. Без сезне берәүгә дә бирмибез.
Нюша, башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
— Кайтырга теләрменме икән дип, сорарсыз әле сез.
— Сорап та тормыйм. Кайтасыз. Шулай, Нюша, гариза язабызмы?— дип Бекшиев аңа кулын сузды.
— Болай булгач, нишләргә инде миңа сезнең белән, язабыз, — дип, жавап бирде Нюша һәм үзенең тупасланган нечкә бармакларын аның зур, тыныч кулы өстепә салды.
Лукьянычның кәефе бик яхшы. Хозрасчёттагы икенче ферма язгы чәчүне срогыннан элек бетерде. Ферманы хозрасчётка күчерү эше Лукьянычның инициативасы беләк эшләнде; хәтта хозрасчётны яратучы Данилов та шикләнгән иде, иртәрәк түгелме икән, дигән иде. Менә сиңа иртәрәк, Иван Егорыч! Лукьяныч нәрсә эшләргә кирәк икәнен белә ул!
Беренче һәм өченче ферманы хозрасчётка күчерергә тәкъдим итмәдем бит мин сезгә! Кредиторларга түләнеп бетте, банктагы счёт дәгъвалардан бушады, банк директоры Лукьянычны каршыларга үзе чыга һәм кул биреп күрешә... Ә тышта һава нинди яхшы! Бәйрәм диярсең. Счёттан күзләреңне аласың да — ачык тәрәзә аша зәпзәңгәр, алтындай матур, ялтырап торган күк йөзенә карыйсың, бухгалтериягә бал исе агып керә. Ишек ачылган чакларында кәгазьләрең җил белән очып китмәсен өчен, аларны киптергеч белән бастырып куярга гына онытма. Ә яр буенда яңа каек тора. Лукьяныч инде ул каекны йөртеп тә карады — яхшы каек булып чыкты, чайкалмый, авыр да түгел, искиткеч шәп каек. Лукьяныч шул каекта йөрү сәгатьләрен өзелеп көтә. Бүген ул эштән гадәттәгегә караганда иртәрәк чыгып китәчәк, аңа ял итәргә тиеш булган сәгатьләрдән файдаланачак (шундый сәгатьләре инде меңгә җиткән; ул аларны гомерендә дә файдаланып бетә алачак түгел), бүген ул каекта балаларны йөртергә вәгъдә биргән иде. Йөрергә теләүчеләр күп; үзара гына әйткәндә, эшләр яхшылангач, бер-ике елдан соң совхозга моторлы көймә — су автомобиле —нигә сатып алмаска; балачагаларны йөртер идек, шатлансыннар иде бер; аннары, совхозның үзе өчендә кирәк...
Барысы да, иптәшләр, алда һәм барысы да безнең кулыбызда, ә хәзергә әле, балалар, сез бик күп, ә каек бер генә, шуңа күрә мин кемгә элек вәгъдә биргән булсам — шуны йөртәчәкмен. Серёжа минем оныгым шикелле. Ничә елдан бирле инде каекта йөртергә сорый; Марьяша рөхсәт итми иде, ә быел рөхсәт итте. Серёжа каекка чыгуны шул кадәр шатланып көтә, нишлисен дә белми. Аны алып чыкмыйча һич тә мөмкин түгел... Васька инде — күрше малай: геройларча тырышып, өченче класстан дүртенче класска күчкән өчен, аны көймәдә йөртермен дип вәгъдә биргән идем; аның класстан күчүен анасы да көтмәгән иде — күңеле тулып, күзләренә яшь килде; Васьканы бүләкләргә кирәк. Тагын минем кызгылт чәчле, кечкенә генә, бик матур бер таныш кызым бар. Ул тәпи йөрергә өйрәнгән чагында, мин аны сөлге белән бәйләп тотып өйрәттем, — бухгалтер ярдәмчесе Марья Васильевианың кызы ул һәм Марьяшаның укучысы — Фима исемле. Марья Васильевна бая миннән сорый: «Павел Лукьяныч, минем кызгылт чәчемне алып чыгасызмы?» — ди.
Бу турыда әйтеп торырга да кирәк түгел. Кызгылт чәч булсын да, бармый калсын имеш. Күптән түгел генә мин икенче бер кечкенә туташ белән таныштым әле, миндә ул бик яхшы тәэсир калдырды. Культура йортында мәктәп үзешчәнлеге чыгыш ясады, шул кечкенә туташ биегәндә техникасының камиллеге һәм аруны-талуны белмәве белән барсыннан да уздырды: әллә инде җиде тапкыр, әллә инде сигез тапкыр чыгып биеде, шарф белән дә, шарфсыз да, үкчәле ботинка киеп тә, оекчан гына да биеде. Надя исемле. Бик зур уңыш казанды. Кем дип беләсез аны? — безнең коллектив члены Тося Алмазова кызы икән. Бик ошатуымны белдереп, мин аңа шоколад бирдем һәм каекта йөртергә вәгъдә иттем. Билгеләнгән вакыттан сәгать ярым элегрәк, Лукьянычның яр буендагы каегы янында, Серёжа, Васька һәм Фима очрашты. Серёжа сер итеп кенә Васькага:
— Менә бу кыз совхоз мәктәбендәге чыршы бәйрәмендә булды, Фима атлы ул, — диде. Васька, шактый каты итеп кычкырып:
— Төкерәм мин кызларга! — диде. Серёжа Васька алдында Фима белән исәнләшергә батырчылык итмәде; чүгәләп утырды да ком белән уйнарга кереште. Ләкин ул аның белән исәнләшмичә әшәкелек эшләгәнен сизә һәм әрни иде. Ул бер хәйлә уйлап тапты: каекка таба траншея казып бара башлады, ә каекның читендә, үзенең кояшта каралган тап-таза аякларын салындырып, Фима угыра. Серёжа, комны бик тырышып казый-казый, аңа якынлашканнан якынлашты; Фиманың сандал олтаннары аның башына тия башлагач, ул аңа:
— Исәнме, — диде. Фима, югарыдан гына карап:
— Исәнме, — дип җавап бирде. — Син бөтенләй үсмәгәнсең икән; элек нинди кечкенә булсаң, хәзер дә шулай икәнсең.
Фиманың хурланганын һәм үч иткәнен аңлый иде Серёжа. Ул аңа карата әшәкелек эшләде. Әшәке кеше булу нинди начар икән дип уйлый-уйлый, ул, бер сүз дә әйтмичә, траншея буйлап кирегә, шуышып китте, — әшәке кеше булсаң, барысы да сиңа хурлап карыйлар.
Ун минутлап көтеп торганнан соң, Васька:
— Шулай да, картлач безне утыртты булса кирәк, шуңа ошый, — диде. Өстенә ак блузка, башына кызыл ленталы яшел эшләпә кигән һәм пионер галстугы бәйләп җибәргән Надя килде.
— Картлач акылдан язган булса кирәк, — диде Васька. — Кызларны гына җыйган. Белгән булсам, килмәгән булыр идем.
Лукьяныч, ишкәген иңбашына күтәреп, елга буена килеп җиткәндә, балалар, көтә-көтә арып, башларын иеп, дөньядагы бернәрсәгә дә ышанмый башлап, күңелсез генә утыралар иде. Серёжа белән Фима Лукьянычка каршы:
— Без инде сез килми торгансыздыр дип уйлаган идек! — дип кычкыра-кычкыра йөгерделәр. Лукьяныч, көлә-көлә, кесәсеннән сәгатен чыгарып күрсәтте:
— Биш туларга биш минут. Бишкә сүз куешкан идек. Сез монда иртә белән үк килгәнсез ахры? Көндез ашамагансыздыр да? Ярар, хәзер кузгалып китәбез. Кабатлап әйтәм, иптәшләр, исегездә тотыгыз, каек ул — пароход түгел, анда урыннан сикереп торырга, аның читенә ятырга ярамый. Әгәр тын гына утырмыйсыз икән — икенче юлы йөртмим. Мә әле, ишкәкне тот әле.
Йозакны ачалар, чылбыр чалтырый, балаларның арыган-талганнары бетә, йөрәкләре еш-еш тибә, күзләре ялтырый, — нинди күңелле, хәзер утырып китәләр, ишкәкне тоткан малай нинди бәхетле... Бары тик Надя гына ягымлы һәм эре генә булып, бер читтә басып тора. Ул зур кыз инде, балерина, бу нәрсәләрдән өстенрәк инде ул.
— Этегез, булыш! Әй, дубинушка, ухнем! Бер-ике — әйдәгез!
Барысы да каекның кырыеннан ул тотканга һәм, күкрәге беләк ятып, каекны ул эткәнгә, каек урыныннан кузгалды днп уйлый; каек юеш ком өстеннән әкрен генә чыжылдап кузгала да, суга төшә.
— Этегез, этегез, баһадирлар! Каек суда.
— Утырып беттегезме? Кызлар каекның бер ягында, малайлар икенче ягында утыралар.
— Лозунгны онытасы булмагыз: һ-и-ч тә кыймылдамыйча утырасыз! Каек артында көмеш төсле су бик тиз генә бөтерелә башлый.
— Су, су! — дип Фима, кызу-кызу гына әйтеп, кулын суга тыкты. Надя да кулын суга тыккан иде, әмма ул чәрелдәп кычкырып җибәрде.
— Салкын. Васьканың да кулын суга тыгасы бик килә иде, ләкин ул тыкмады, чөнки кызларның, бездән күрде дип, уйлаулары мөмкин. Серёжа тын гына утыра, артта кала торган сихерле яр буена карый. Ә көн аяз һәм тынычсыз — күктә кояш йөзә, төркем-төркем булып түгәрәк апак болытлар өелеп тора, кинәт-кинәт җил искәләп куя, кояш кыздыра, ә җил салкын, һаман да әле салкын җилләр исә, бу көнгә кадәр елгада бары тик Васька кебек чая малайлар гына коена; бик каты яшен яшьнәп, коеп яңгыр яуганнан соң гына чын җәй башлана, диләр картлар. Алар агымга каршы баралар иде. Җил елга тамагыннан исә, агымга каршы баруы читен. Лукьяныч аягүрә баскан килеш каекны бик сакланып кына ишеп алып бара.
— Мин сезгә бер урынны күрсәтим әле, — диде ул. Текә яр өстендә бер төркем карт усаклар үсеп утыра иде. Җил исеп киткән чакларда усакларның көмеш яфраклары, су шикелле, дулкынлана һәм дулкыннар елга суында да чагыла. Усак башларында каргалар кычкыра.
— Шушы урыннымы? — дип сорады Фима.
— Юк, — диде Лукьяныч. — Ул урын борылышның теге ягында. Бәлки, без анда әле туктарбыз да, сез, туташлар, судан төнбоеклар да җыеп алырсыз. Серёжаның анасы кечкенә чагында, ул урынга мин аны да алып барган идем. Серёжа нәрсәнедер тыңларга кереште.
— Син ничек дип уйлыйсың, анда Карр-Карр кычкырмый микән? — дип сорады ул Васькадан.
— Нишләп ул анда булсын, — диде Васька. — Синең каргаңнан башка, карга беткән иде ди.
— Нинди Карр-Карр?—диде Фима.
— Аның өйрәтелгән каргасы бар иде, — дип аңлатып бирде Васька.— Аны мин биргән идем аңа.
— Карр-Карр атлы иде ул,—диде Серёжа. — Ул очып китте.
Ул тыңланып баруында дәвам итте. Аның күзләре зур булып ачылган һәм тынычсыз иде. Серёжа кинәт кып-кызыл булды, хәтта колаклары да кызарып китте һәм, бөтен көчен җыеп, бик каты кычкырып җибәрде:
— Карр-Карр-Карр! Апа җавап итеп, каты һәм бик ачык итеп: «карр!»— дип кычкырган тавыш ишетелде, һәм усак яфраклары арасына ниндидер кара нәрсә атылып кереп китте. Серёжа, үз-үзен онытып: _ Карр-Карр! — дип кычкырып, урыныннан сикереп торды да көймәнең икенче кырыена, кызлар утырган якка ташланды. Аның артыннан Васька да ташланды. Каек чайкалып китте, эченә су керде, бала-чагалар, борчак шикелле, суга сибелделәр.
Бу хәл бер секунд арасында булып алды. Лукьяныч аңына килергә дә өлгермәде. Буш каекта ул бер үзе генә калган иде; каек, тынычланып, чайкалуы кимегәннән-кими бара; усаклар башында каргалар кычкыра.
— Ааах! — диде Лукьяныч. Утырып, күн итекләрен салырга кереште. Кабаланып чишенә-чишенә, тирә-ягына каранып алды: каекка таба эт шикелле йөзеп, Фима килә иде, куркуыннан күзләре акайган иде.
— Бирегә килмә! Бирегә килмә! — дип кычкырды Лукьяныч. — Ярга таба йөз, сай урын ерак түгел! Каек барыбер харап булды, харааап булды! Фима эшлекле генә борылды да ярга таба йөзеп китте.
— Молодец! — дип кычкырды аңа Лукьяныч һәм суга сикерде. Аның янында гына Васька су астыннан килеп чыкты, авызына кергән суын төкерде, сул кулы белән борынын сеңгерде — уң кулы белән ул Серёжаның чәченнән тоткан иде.
— Ярга таба йөз! — диде Лукьяныч. — Барып җитә алырсыңмы?
— Тагын берәр нәрсә әйтәсең юкмы? — диде Васька поршылдап һәм, сул кулы белән ишеп, йөзеп китте. Лукьяныч аның артыннан:
— Надя кайда? — дип кычкырып калды, ләкин Васька җавап бирмәде; аңа авыр иде булса кирәк. Лукьяныч су астына чумды, чумган урыныннан бер илле метрга түбәнрәк барып чыкты, як-ягына каранды: аның алдында гына, үзлегеннән генә чайкалып, каек агып бара иде, ә каек артыннан эшләпә агып бара — эшләпәнең ленталарын дулкын уйната. «Эшләпәсен салып өлгерә алмагандыр ул, — дип уйлады Лукьяныч, — резинкалы иде ул, резинкасын ияк астыннан эләктереп җибәргән иде. Эшләпәсе кайда булса, башы да шунда булырга тиеш»...
...Күп-күмгәк булган, аңын югалткан Надяны ул ярга өстерәп чыгарды. Аны ясалма рәвештә сулатырга кереште — Надя суын косып чыгарды, калтырарга тотынды, күзләре ачылып китте. Астындагы комы юешләнде, төрле якка таба ваквак гөрләвекләр ага башлады...
Йөзә белми торып, ничек итеп ул төпкә китмәгән? Бәлки ул, гадәте буенча, үзе дә аңламыйча, аякларын хәрәкәтләндергәндер... Эх, биергә өйрәткәннәр, йөзәргә өйрәтмәгәннәр. Инәсеннән-җебеиә кадәр чыланган Васька килеп җитте. Еракта, шәһәргә таба йөгереп барган ике кечкенә бала күренә — Фима белән Серёжа алар.
— Мин аларны өйгә кайтарып җибәрдем, — диде Васька. — йөгерә- йөгерә кайтырга куштым. Суык тидерүләре мөмкин. Теге кыз үзе йөзеп чыкты...
Лукьяныч каегына карады. Аның каегы еракта, бөкедәй бөтерелеп, агып бара иде. Лукьяныч ялан аяклары белән бер урында таптанды һәм уфтанды... Алар шәһәргә кайтып җиткәнче, аларга каршы кешеләр йөгерешеп килә иде: алар, суга чыланган, котлары чыккан балаларны күреп, ни булганын сорашканнар да ярдәмгә йөгергәннәр. Надяны больницага алып киттеләр, Фима белән Серёжаны тетя Пашага илттеләр. Тетя Паша аларны урам чатында каршы алды. Ул бизгәк тоткандай калтырана иде, ләкин үзе эшлекле кыяфәтле һәм каушамый гына сөйләшә иде. Марьяна өйдә юк иде. Балаларны урын җәеп яткырдылар, кайнар сөт эчерделәр, тирә-якларына кайнар шешәләр куйдылар. Лукьяныч медицина ярдәменнән баш тартты, тегя Пашага мунча ягарга һәм ярты литр аракы алып кайтырга гына кушты. Аракы! — диде тетя Паша. — Иң яхшысы, аспирин эч. Беркайчан да аракы эчкәнең юк, ярты литр нигә сиңа? Каегың кызганыч түгел, кадалып китсен, менә тик күн итеген генә кызганыч, бик яхшы иде. Ләкин Лукьянычныц бернәрсә турында ишетәсе һәм сөйләшәсе килми иде. Васьканы чакырып алды, ана да мунча чабынырга һәм аракы эчәргә кушты: «Эч, орёл!» — диде.
Мунчадан ул чөгендер төсле кызарып чыкты, кроватена ятты һәм төн уртасына кадәрле оятыннан да. кайгысыннан да ыңгырашты.
Ул көнне Алмазов иртәдән үк совхозда юк иде. Черепица эшләп чыгару өчен Ленинградтан станок килгән иде. Станокны алып кайтучы совхоз механигы станциядән паникага бирелеп йөгереп кайтты: тимер юл начальствосы платформаны бушатырга, станокны хәзер үк алырга кушкан икән; ә аны, шайтан нәрсәне, ничек төшерергә, — сигез тонна тарта бит ул. Коростелев йөк машинасын хәзерләргә кушты һәм, Алмазовны, механикны, тагын ике балта остасы алып, станциягә китте. Бу станокны станциядән алып кайту өчен махсус арба хәзерләнгән иде; ЧТЗ тракторы Коростелевлар артыннан шуны өстерәп килде. Станок ниндидер койма артында, култыкта, запас юлдагы платформада тора иде. Алмазов аны әйләнеп карап чыкканнан соң, платформа кырыена бүрәнәләр куеп, шудырып төшсрмәсәк, башкача төшерергә мөмкин түгел икәнен әйтте. Шунда ук, Костровода, алар кооперациядән бүрәнәләр алдылар һәм станокны шудырып төшерерлек ител хәзерләделәр. Бишәүләп, ломнар белән каерып күтәрә-күтәрә, станокны рельслар өстенә куйдылар һәм рельслардан платформа кырыендагы бүрәнәләргә шудырып китерделәр. Бүрәнәләр буйлап станок арбага күчте... Әкият кенә бик тиз сөйләнә, әмма эшне алай тиз эшләп булмый, — тимер юлчылар кушкан вакыт эчендә станокны барыбер төшереп җиткерә алмадылар. Алмазов бары тик кичке бишләрдә генә өенә кайтып керде. Өйдә Тося да, балалар да юк иде. «Хәзер инде рәхәтләнеп йоклыйм!» — дип уйлады Алмазов. Ашыйсы килми иде аның — Костровода ашадылар алар, директор аларны станция буфетына алып кереп кунак итте. Бары тик салкын су гына эчте, — чиләкне янтайтып, озак итеп, комсызланып, кырыеннан гына эчте. Чишенде, эчке күлмәген алмаштырды, кроватька барып ятты, рәхәтләнеп аякларын сузып җибәрде,— йоклап та киткән булыр иде, тик кинәт ишекне шакылдаттылар. Төзелеш бригадасындагы бер малай килгән икән, хат китергән. Конверты таушалып беткән, конвертында марка да, чын адресы да юк, бары тик карандаш белән: «Якты яр» совхозы, Алмазовка, — дип кенә язылган иде. Бу хатны иртә белән ниндидер бер кеше китереп бирде, бик тизлек белән бары синең үз кулыңа гына тапшырырга кушты, диде малай. Бригададагы малайлар Алмазов янына берничә тапкыр килеп иткәннәр икән, ләкин аны очратмаганнар. Алмазов, конвертны ертып, хатны укып чыкты...
— Ярар, — диде ул. — Бар.
Малай чыгып киткәч, хатны ул яңадан укыды, нәрсә язылганын тәмам анлады һәм калтыранган куллары белән киенергә кереште. Язмыш ничек кенә шаярмый. Аның сөеклесе кичәдән бирле Костровода икән, аны эзли, күрешергә чакыра, ә ул бүген көн озын диярлек Костровода булды, ләкин очрашмадылар. Аиын сөеклесе кичке поезд белән китәчәк. Поезд сәгать унбердә китә. Хәзер алтынчы ярты булса кирәк, шуннан артык түгелдер. Өлгерәм. Күрәм.
Өйдәй чыккач, аяк чолгавының начар уралганын сизеп алды, итеге аягын кыра. Болай ике километр киткәч үк аксарсын, һич тә барып җитә алмассың. Кире керде, чолгавын яхшылап урады. Барырга мөмкин. Бүген ул, йөк машинасына утырып, бу юлдан ике тапкыр узып киткән иде, хәзер ул шул ук юл буйлап Костровога таба яңадан китте; ул, солдатча тигез-тигез атлап, кулларын селки-селки бара. Ул инде мине исенә дә төшерми торгандыр дип уйлаган иде Алмазов. Берберсеиә «до востребования» адресы белән хат язарга сүз куешканнар иде; Алмазов ике хат язды, әмма хатын бер сүз белән дә җавап бирмәде. Шәһәр почтасында никадәр генә сорашуына карамастан, Алмазов исеменә бер генә хат та килмәде. Ә менә хәзер ул үз янына чакыра: «Мин хәзер Костровода икәнлегемне сиңа хәбәр итәм, кичә кич белән узышлый төшеп калдым һәм бүген кичке поезд белән яңадан утырып китәм, килми калма, синең белән күрешер өчен дип, бер тәүлеккә туктадым». Минем белән күрешер өчен! «Мине бер хатын үзенә кунарга алып керде, мине тимер юлчыларның тулай торагыннан, икенче каттагы алтынчы бүлмәдән сора. Сине сөеп, сагынып калучы...»
Сине сөеп, сагынып калучы. Сөйде һәм сөя дә. Минем йөрәгемдәге әрнү мәңге бетмәячәк! Менә бит ул, менә бит ул ничек, мин бүген шунда булдым, шул тулай торактан ике генә адым җирдә, синнән ике генә адым җирдә булдым, әмма синең анда икәнеңне белмәдем, очрашмадык...
Өнме бу, төшме бу? Ят-чит бер бүлмәдә аның өчен бик кадерле — аның мәхәббәте, дусты, хатыны булган кеше утыра. Ул инде китәргә хәзерләнгән: киндер белән төреп бәйләгән корзинасы идәндә тора, роза чәчәкләре төшерелгән шәлен иңбашына салган. Толымнарын башына тыгыз итеп, кысып, ураган, ул таҗ шикелле ялтырап тора. Алдында имчәк баласы йоклый.
— Малаймы?
— Акалай.
— Ничә айлык?..
— Озакламый җиде ай була.
— Ни исемле?
— Егорушка, Егорка. Егорий — җиңүче дигән сүз. Аларның сөйләшер сүзләре күп түгел. Сүзләрнең нигә кирәге бар монда. Алар, күзләрен күздән алмыйча, бер-берләренә карашып кына утыралар.
— Еракка барасыңмы?
— Еракка. Каенанам янына.
— Нинди каенанаң янына?
— Иремнең анасы янына. Бик ягымлы ул. Баланы күрергә тели. Нәрсә соң бу — хатын-кызларның кабахәтлегеме, әллә аларның бик зур акыллылыгымы?
— Отпуск алдым да — тукта әле, мин әйтәм, карчык янына барып килим, кунак булыйм, дим.
— Инде сине күрермен дип уйламаган идем мин.
— Күрешергә теләдем мин. Бик сагындым... Бу хатын бик яхшы кеше булып чыкты, үз бүлмәсенә алып кереп кундырды һәм, баласы белән поезддан калган дип әйтеп, билетымны да компоссировать итеп бирде... Күңелсез хатлар яздың син.
— Хатлар нәрсә соң алар.
— Шулай да каймакларыңда язгала.
— Ә син?
— Мин начар язам.
— Бик яхшы язасың син.
— Каян беләсең син?
— Бүген җибәргән хатыңны укыдым.
Хатын көлеп җибәрде:
— Тиле... һәм шәленең очы белән күз яшен сөртте.
— Бернәрсә дә эшләп булмый, сөеклем, бернәрсә дә эшләп булмый. Читен, шулай да түзәргә кирәк. Синең болай төсең-битең бик яхшы күренә, кояшта янгансың, тазарып киткәнсең... Синекеләр исән-саулармы соң?
— Бер көе торалар.
— Минеке эшкә урнашты, сакчы булып эшли. Үзебезнең заводта ук, ишек төбендә. Акрын-акрын рәтләнеп килә...
Ишекне шакылдаттылар:
— Поездга чыгыгыз, вакыт җитте. Хатын урыныннан торды.
— Баламны ашатып та өлгермәдем бит. Поездда ашатырмын инде. Менә чәйнек, син миңа кайнаган су алып килеп бирерсеңме? Юлда йөрергә яратам мин, шулай да бала белән мәшәкатьле, бигрәк тә җәй көне: вагонда җил уйнап тора.
— Тыңла әле син! — диде Алмазов. — Мин сиңа нәрсәдер әйтергә теләгән идем?.. Әйе: синең хат язмый торуыңа артык түзәргә риза түгел мин. Синең дөньяда икәнеңне белсәм дә, ярап тора миңа.
Хатын Алмазовка таба үзенең баласын сузды һәм кыю гына итеп әйтте:
— Үп. Алмазов баланың кечкенә генә битеннән үбеп алды. Аның тамагына нәрсәдер килеп утырды...
— Сау бул. Күңеллерәк хатлар яз. Бәлки, берникадәр вакыттан соң күрешергә туры килер әле... ... һәм поезд китеп барды. Шуның белән тәмам. Алмазов, яңадан өеңә таба атла.
Кайткан чагында Алмазов үзенең искиткеч арыганлыгын сизде һәм, ял итәргә дип, юл буендагы таучыкка утырды. Басуларга соргылтсу караңгылык төшкән. Үләннәр әкрен генә тирбәнә. Чикерткәләр кычкыра. Алмазовка тирә-юньдәге бөтен нәрсә күңелсез. моңсу булып тоелды, һәм ул үзен дә йорт-җирсез калган ятим итеп сизеп җибәрде. Эшләрен тәмам итеп, бөтен кешеләр өйләренә кайталар, аның исә кайтырлык урыны юк. Аның йорты кайда соң?
Үләннәр көчлерәк тирбәнә башладылар, жил ерактан көпчәк тавышларын алып килде: дөп-дөп-дөп... дөп-дөп-дөп...
Бу аның поезды, ерак- лашканнаи-ераклаша. Алмазов кинәт: «Болай ярамый», — дип уйлады. Болай яшәргә ярамый. Кешенең юлы бер генә булырга тиеш. Нәрсә булса да берсе белән генә барырга, берсенә басып, тынычланырга кирәк. Үләннәр яңадан тынып калдылар. Аңлыйсыңмы, мин арыдым. Миңа ярамый болай.
Икенең берсен сайларга кирәк. Күңелне урнаштырырга, тормышымны корырга. Яшәргә кирәк.
Төн уртасы, өй ишеге шар ачык, болдырда хатын-кызлар сөйләшеп торалар:
— Син, Тося, ул кадәр борчылма. Шулай гына булганга, рәхмәт әйт әле.
— Бер-ике көн тотарлар да чыгарырлар.
— Аның тәне шундый кызу, кырык та уннан ике, — ди Тося кайгылы тавыш белән.
— Аның кызуы — куркудан гына. Шундый курыксаң, тәнең кызу гына түгел, йөрәгеңнең ярылуы мөмкин. Нәрсә булган икән?
— Менә ире дә кайтты, хатынын тынычландырыр, — ди болдырдагы хатыннарның берсе.
— Икәү бергә булганда, нинди генә кайгы да җиңелрәк була ул. Ят, ял ит, Тося. Йоклагач, нервларың тынычланып китәр. Бу балаларны үстереп җиткергәнче әле елап туярсың...
Ике хатын болдырдан төшә. Алмазов өйгә керә. Электричество яна. Тося кухняда утыра, башын һәм күкрәген өстәлгә салган. Катя, зур күзләре белән карап, үзенең кроватенда эчке күлмәктән генә утыра. Надя өндә юк.
— Тося, нәрсә булды? Надя кайда? Тося соргылт йөзен күтәрә.
— Безнең балеринабыз... — ди ул һәм яңадан башын куллары өстенә төшерә.
— Надя суга батты, — ди Катя.
— Аны больницага салдылар. Аның кызуы кырык та уннан ике. Алмазов өстәл янына утыра. Ул үләрлек дәрәҗәдә арыган, аягүрә басып тора алмый.
— Туктагыз әле. Син больницада булдыңмы соң, Тося?
Тося кайгыдан көйгән иреннәре белән генә җавап бирде:
— Булдым, ләкин аның янына кертмәделәр. Температурасын әйттеләр, әмма палатага кертмәделәр. Мин шунда чагында доктор хатын телефон белән өлкә шәһәргә шалтыратты, ниндидер дару сорады, нинди дару сораганын аңламадым. Алар ниндидер куркыныч нәрсә турында уйлыйлар, миннән яшерәләр. Әйтегез, минем балам бит ул, минем белергә хакым бар, дим! Ә алар әйтәләр: «Өегезгә кайтып китегез, иртәгә барысы да билгеле булыр», диләр. Әгәр ул үлә торган булса, башымны бәреп ярачакмын мин!
Надечкадан да кадерле кеше юк миңа! Соңгы сүзләрен ул кычкырып елый-елый әйтте. Аннары, ыңгырашып һәм: «Надечка! Надечка!» дип кычкыра-кычкыра, бик каты үксеп еларга тотынды. Алмазов аның әрнүле тавышын тыңлый һәм аңа оят иде. Надя чак кына суга батмый калган, ул авырып ята (аның үлүе мөмкин түгел; бары тик Тося гына шулай курка торгандыр; әгәр үлеп китсә?);
Тосяга Надя никадәр якын, никадәр кадерле булса, хәзер аңа, Алмазовка да, ул шулай ук кадерле, шулай ук якын булып тоелды; ул үзенең аңа тиешенчә йомшак күңелле булмавына — аны җитәрлек яратмавына, җитәрлек кызганмавына, урынсыз бәйләнүләренә, тиешенчә тәрбияләмәвенә, аны сакламавына үкенә — Алмазов үзе гаепле! — әгәр Надя, аның кызы, аның кара чәчле, соргылт-су яшел күзле кызы үлә икән, аның өчен дөньяның бөтен яме бетәчәк. Ул Тосяга, аның түбән иелгән башына, үксүдән калтыранган тәненә карап тора, һәм аның чәчендәге аксыл бөртекләрне күрә — ничек ул аларны элек күрмәгән икән, — һәм ул бу аксыл бөртекләрнең ни өчен болан иртә килеп чыгуын да аңлый. Әгәр ул кызларын, балалар анасы булган, чал керә башлаган чәчле, әрнүле йөрәкле һәм кайгылы Тосясып ташласа, нинди зур җинаять эшләгән булыр иде. Алар шундый кызганыч — йөрәкне өзеп ала.
— Я, җитәр инде, — диде ул. — Җитәр инде, Тося.— Һәм ул, аның, янына барып, чәченнән сыйпарга кереште. Тося аның кулы орынгач, бөтенләй эреп китте, үксүе кимегәннән кимеде. Ул тәмам тынганчы, Алмазов аның чәченнән шулай өзлексез сыйпап торды.
— Хәзер бар инде, ял ит, — диде ул. — Иртә белән икәү бергә больницага барырбыз. Ул аны бүлмәгә озатып куйды. Тося кроватька ауды һәм шунда ук. йоклап китте. Ә ул, аның янына утырып, тәмәкесен тарта-тарта уйланды: нәрсә генә булмасын — ул моннан китә алачак түгел; бу йорттан, Тося яныннан, Надя белән Катя яныннан китә алачак түгел ул,— нәрсә генә булса да, — аның күңеле бу йорттан китә алачак түгел.
Аш бүлмәсендә кызгылт чәчле Фима йоклап ята, аны дүрт одеал белән төргәләп салганнар. Аның янында, кроватька башын төртеп, Фиманың анасы, Марья Васильевна йоклап киткән. Лукьяныч яткан бүлмәдән, «ааах!» дип, сузып-сузып ыңгырашкан тавыш ишетелә — Лукьяныч оятыннан һәм каегын югалту кайгысыннан шулай ыңгыраша. Марьяна больницадан кайтып керде; ул, ишек төбендә үзенең туфлиләрен салып, оекчан килеш кенә бүлмәсенә үтте. Серёжа йоклый, әгәр уянса-нитсә, Серёжа курыкмасын өчен, өстәл өстендә лампа янып тора. Лампа яктысы, Серёжаны уятмасын дип, кәгазь белән томаланган. Серёжа кроватена җәелеп яткан, башы мендәрдән шуып төшкән, одеалы идәндә...
Марьяна одеалын рәтләп яба, Серёжаның башын мендәргә алып куя һәм аның баш очыннан үбеп ала; һәм шул вакыт ул үзенең нәрсә эшләгәнен аңа сөйли: «Тиле, тиле син, одеалың төшкән бит, башыңны мендәргә дә куймагансың, мендәрең бер читтә ята, үзең икенче урында ятасың, анаң сине мендәргә сала, анаң синең өстеңә яба, тиле син, тиле син...»
Ул, кровать башына тотынып, улына караган килеш уйга чумды, аның йөзе җитдиләнеп китте. Аның улы чак-чак кына үлми калды, әгәр ул үлгән булса, бу иң авыр, иң дәһшәтле аерылышу булыр иде. Серёжа йокы аралаш чәбәләнеп куйды, нечкә тавыш белән кызык кына елап җибәрде — төшендә елый ул; аның төшенә суга батуы керә...
Йокла, сөеклем, сөеклем, анаң синең янында, лампа янып тора, бернинди дә куркыныч юк! Аяк тавышлары ишетелә, кемдер ишекне акрын гына кага.
— Керегез, — диде Марьяна. Шакылдатучының ул Коростелев икәнен белә иде. Ул аның киләчәген белеп торды, бөтен кич буенча көтте, һәм ул, соңга калып булса да, килде. Соңга калдым дип куркып тормаган.
Коростелев, кыюсыз гына бөгелә төшеп, аяк очларына гына басып, кровать янына килде һәм Серёжага карап алды:
— Йоклый икән... Кызуы юкмы?
— Юк.
— Тося кызының утыз сигез дә уннан сигез. Менингит дип курыкканнар иде. Хәзер инде — менингит түгел, диләр.
— Беләм. Мин әле хәзер генә больницадан кайттым.
— Шулаймыни? Бардыгызмыни? Мин шалтыраткан идем. Менингит — бик куркыныч нәрсәме ул?
— Бик. Аллага шөкер, менингит түгел икән әле.
— Уйласаң — исең китә, нәрсә булган булыр иде бит. Уйлап кына кара әле син.
— Барысына да минеке гаепле, Серёжка.
— Шулаймыни?
— Шуның аркасында каек капланган. Әгәр белсәң иде, аны җибәрәсе килмәгән иде, күңелем тартмаган иде. Мин гаепле.
— Сөеклем, нәрсәдә гаепле булуың мөмкин синең, синең һәм синең Сережкаңның... Аларның куллары кровать башында янәшә тора иде.
— Марьяша! — ди Коростелев һәм үзенең кайнар маңгаен Марьянаның кулына куя.
— Мин сине сөям. Куып җибәрмә мине.
Ике көннән соң яшенле яңгыр явып узды, һәм эссе, көнле, җылы кичле чын җәй башланып китте. Җылы кичләрдә басуда гармонь тавышы я дәртле, я моңлы булып яңгырап тора. Кешеләр, гармонь тавышын ишетеп: «Степан Степаныч уйный», — диләр. Кызыл почмакта күңел ачу кичәсе төн буенча дәвам итә — анда Нюшаны озаталар, иртәгә ул укырга китә.
Кызлар танцовать итеп туйдылар һәм, кулъяулыклары белән тирләрен сөртә-сөртә, Степан Степаныч тирәсенә килеп утырдылар. Үзләренең яраткан җырларыннан: «Катюша», «Минем Москвам» һәм «Дон даласына чыкты бер яшь егет» җырларын җырладылар. Аннары Степан Степаныч борынгы романсларны уйнарга тотынды. Кызлар хор белән: «Әнкәем, текмә син миңа кызыл сарафан» дип шатлыклы тавыш белән жырларга керештеләр. Бу — Степан Степанычның иң яраткан сәгате иде: яшьләр зал буенча бөтерелеп йөреп арыганнан соң аның янына, анын гармоне янына җыелышып утырганнарын ярата ул. Алар таң атканчы җырлап утыра алалар. Нюшаның бер ягында Таня, икенче ягында Анатолий Иваныч утыра; Нюшаның яңаклары кып-кызыл. Я ул кычкырып көлә, я лампа яктысында аның яшьле күзләре ялтырап китә. Я, я, кайгырма! Ул барыбер минеке булачак. Минем мәхәббәтемә кемнең мәхәббәте тиң була ала? Китәрмен дә кайтырмын, һәм ул минеке булыр. Эй, сез әле Нюшаны белмисез! Нюша берәр нәрсәне булдырырга теләсә, булдырмыйча калмый ул! Туп-туры бара ул, бернәрсә дә куркыныч түгел аңа! «Иртә әле миңа чәчләремне пар толымлап үрергә... Сөеклем, алтыным, гүзәлем, көтәрсең бит син мине! Кызлар кычкырып-кычкырып җырлыйлар:
Күз яше, күз яше, там син,
Тын гына ак, күз яшем...
Анатолий Иваныч, Толечка да, ныгып җитмәгән баритон тавышы белән оялып кына җырны күтәреп ала:
Тик бер кеше дә белмәсен,
Тик беркем дә күрмәсен.
Аһ, сөю — авыр сагыш ул,
Йөрәккә авыр яра...
Һич тә авыр сагыш түгел, йөрәккә авыр яра да түгел. Мәхәббәт ул —күңел ачу, шатлык, мәхәббәт ул — тантана! Әгәр дә аңа әйтсәң?.. Бу турыда уйлагач, Нюшаның хәтта утырган урындыгы селкенеп киткән шикелле булды; йөрәге калтыранып куйды һәм өзелгәндәй булып китте... Бик ансат кына, аның янына барасың да: Дмитрий Корнеевич, аны карагыз, мине көтәсе булыгыз, дисең...
Һәм нәкъ шул вакыт кызыл почмакка Коростелев килеп керде Аның белән бергә укытучы Марьяна Федоровна да килеп керде. Коростелев Марьяна Федоровнаны сөя. Марьяна Федоровна да Коростелевны сөя. Алар өйләнешергә җыенганнар... Аларның мәхәббәтләре һәм планнары турында Нюшага берәүнең дә әйткәне юк; ләкин ул моны шунда ук сизеп алды: алар кызыл почмакка килеп керү белән үк. бербсрсенә карашып алдылар.
Коростелев, Дмитрий Корнеевич, Марьяиага нәрсәдер әйтте... Беркем дә бу дөньяда Ярдәм итәлми аңа, — дип җырлыйлар кызлар, Нюша да алар белән бергә җырлый.
— Иптәшләр, — диде Коростелев, кычкырып, — барыгызның да ашханәгә керүегезне үтенәм, безнең сөекле стахановкабызны озату уңае белән банкет ясыйбыз.
— Һәм ул, Марьянага карап алып, бары тик аның өчен генә — әкрен генә нәрсәдер әйтте... Бәхетле булам дигәндә Өзелде минем өмет, — Бәхтем ай шикелле батты, Агып китте су кебек.
Банкет, тост күтәрүләр, яңадан гармонь моңнары. Яшьләр, урындыкларны бер читкә этеп куялар, яңадан залга — танцовать итәргә чыгалар. Аннары алар яңадан өстәл янына киләләр һәм яңадан тост күтәрәләр, җырлыйлар, көләләр...
Коростелев Марьяна белән бергә таң алдыннан гына кайтып китте. Марьянаны озаткач, өенә кайтты һәм анасын уятырга тотынды:
— Әни! йоклыйсызмы сез, әни? Анасы сәндерәдә түгел, ә җәй көннәрендәгечә печәнлектә йоклый иде. Аларның печәнлекләре чормада гына, чормага өйалдына куйган баскычтан менеп йөриләр. Коростелев баскыч янында басып тора һәм анасына әкрен генә эндәшә.
— Я, йокламыйм, — ди анасы аңа, ниһаять.
—Нәрсә кирәк сиңа?
— Юк, бернәрсә дә кирәкми. Бары тик мин сезгә шуны гына әйтергә теләгән идем: Иконников өйләнми аңа. Мин өйләнәм аңа. Йоклагыз, йоклагыз, әни. Уятканга ачуланмагыз.
Нюша исә банкеттан соң, үзенең туган-үскән урыннары белән саубуллашырга дип, бераз әйләнеп килергә теләп чыгып китте. Хәзергә кадәр әле аның бу урыннардан бер генә көн дә китеп торганы юк иде, иртәгә инде мин монда булмам, дигән уй аңа бик гаҗәп тоела иде,— ниндидер яңа, моңа кадәр күрмәгән нәрсәләрне күрәчәк ул, ниндидер икенче тормыш башланачак... Таня аның артыннан бер генә адым да калмыйча бара. — Танечка, баруын бар, ләкин, зинһар өчен, тын гына бар, бернәрсә дә сөйлисе булма, — ди ул аңа.
— Нюшечка, аңлыйм мин!—ди Таня.—Тынымны да чыгармам. Ул, Нюшадан бер-ике адым артка калып, аның белән бергә китте һәм сүзендә торды — бөтен юл буенча бернәрсә дә сөйләшмәде, бары тик, үзенең хисләренә бирелеп, авыр-авыр көрсенгәләп кенә куйды. Таняның аның янында булуы һәм аның кайгысын уртаклашуы Нюшага күңелле иде. Яктыра башлады. Йокыга талган посёлок буйлап уздылар һәм очсыз-кырыйсыз киң басуга барып чыктылар. Бер сүз дә әйтешмичә, аяк парындагы туфлиләрен салдылар: туфлиләре биек үкчәле булганга һәм танцовать иткәнгә, аларның аяклары ут шикелле яна иде.
Юлда калын гына, йомшак кына тузан ята, әле аның төнге салкынлыгы бетмәгән. Үсеп торган солылар өстеннән соргылтсу дулкыннар йөгереп үтә. «Димәк, минем мәхәббәтем юкка гына чәчәк аткан икән...» — дип уйлый Нюша. Кошлар уяндылар; урманнан аларның шатлыклы сайраулары ишетелә. «Ул аны нәрсәсе белән сихерләде икән? Анда бит андый сихерләрлек бернәрсә дә юк...»
Алар кирпеч заводы янына барып чыктылар. Эш көне башланмаган иде әле, бер җан иясе дә юк; кичә кирпеч яндырылган зур мичләрнең морҗаларыннан беленербеленмәс кенә булып төтен чыгып тора һәм сөрем исе аңкый. Ромашкалар чәчәк атып торалар. Карьералардагы балчык алган урыннар ачык коңгырт булып күренәләр. Нюша: «Ромашкалар нинди зур икән», — дип уйлап, бер ромашканы өзеп алды да үзенең чәченә, колагы өстенә кыстырып куйды. Таня да бер ромашканы өзеп алды һәм чәченә кадады.
«Үзенең кызыгырлык бернәрсәсе дә юк. Бик гаделсезлек бу. Иң әрнүле әйбер бу! Дмитрий Корнеевич үкенер әле. Без әле күрешербез, үкенер әле ул. Эх, дияр, аны сөймәскә иде, Нюшаны сөяргә кирәк иде икән миңа, дияр... Шулай менә. Минем мәхәббәтем барып чыкмады. Ләкин башка бөтен эшем барып чыгар, нәрсә генә булмасын, барыбер барып чыгар! Ярышта мин җиңдем, калган эшләрдә дә мин җиңәчәкмен, күрсәтермен әле мин! Мине кулыннан ычкындырганга Дмитрий Корнеевич менә шундый күз яшьләрен кояр әле!» Ерактан: «Дың...дың...» иткән тавыш ишетелә. Бу — эш башлау өчен иртәнге сигнал; моны икенче фермадагы сторож бирә, ул кулындагы чүкече белән корыч рельсны кыйный.
— Киттек, Нюшечка, кайтабыз, — ди Таня кызганыч тавыш белән.
— Миңа эшкә барырга вакыт.
—Бар, — ди Нюша, — мин әле бераз әйләнеп киләм. Кире кайткан чагында ул, шәһәр аркылы кайтты. «Менә ул, Марьяна Федоровна, шушы йортта тора. Билгеле, матур ул. Матур булса, нәрсә соң? Бары тик китәсем генә бар минем, әгәр китми торган булсам, Марьяна Федоровна, синең белән тартышып карар идем әле мин! Кем-кемне җиңәр иде, анысы билгесез. Сезнең белемегез бар, матур да сез, әмма шулай да н-и-ч-е-к булыр иде әле...»
Бу сәгатьтә Марьяна Федоровна йоклый иде. Матур төшләр күрә ндс ул һәм үзләренең йортлары яныннан, урамның икенче ягыннан, хәсрәтле күңелле һәм апа бик зур үпкәсе булган кечкенә генә гәүдәле кызның узып киткәнен белми иде ул.
Китәр алдынһан Нюша елга аръягына чыкты. Хәтфәдәй йомшак, җылы җил исеп торган яшел болында, тынлыкта, сыерлар акрын гына арлы-бирле йөриләр. Нюша шулар арасыннан Стрелканы эзләп тапты.
— Я, сау бул инде, — диде ул аңа. — Мине онытма.
Стрелка, яшел үләнне ашаудан туктап, башын Нюшага таба борды; җәй көне көтүлектә йөри торган барлык терлекләр шикелле ул да таза һәм шат кыяфәтле иде.
— Әйе, менә инде мин китәм, әйе, китәм!—диде Нюша яңгыравыклы тавыш белән (аның күзләренә яшь тулган иде).
— Хәзер инде сине мин карамам, әйе, әйе. Ә син бернәрсә дә аңламыйсың! Стрелка озын койрыгын селкеп куйды һәм кинәт моңлы итеп кычкырды — ул шундый дәһшәтле һәм борчылып кычкырды, шунда ук бүтән сыерларның да төрле яктан борчылып кычкырганнары ишетелде. Нюша көлеп җибәрде, елады һәм үзенең башка сыерлары белән саубуллашырга китте...
Арып-талып һәм елап туеп, кире кайтып барганда, ул профилакторийга тагын бер мәртәбә кереп чыкты. Профилакторий бозаулар белән шыгрым тулы иде — егерме җиде бозау иде анда. Настасья Петровнаның һич тә вакыты юк иде. Шулай да ул, эшен ташлап, ишек төбендә Нюша белән бераз басып торды. Көч кояшлы, кыздыра иде; яңа печән исе килеп торган салкынча профилакторийдан килеп чыкканнан соң, Настасья Петровнаның күзләре үзләреннән-үзләре чагылды.
— Китәсеңме?
— Китәм, — диде Нюша, көрсенеп.
— Кайгырырга кирәк түгел, — диде Настасья Петровна. — Бик күп мәртәбә кайтырсың әле һәм яңадан китәрсең. Озатырлар да, каршы да алырлар — барысы да булыр.
Нюша, билбавының очлары белән уйный-уйный, кайтарып сорады:
— Шулаймы, барысы да булырмы?
— Барысы да булыр.
Нюша кыска гына, тирән генә итеп көрсенде һәм Настасья Петровнаны кочып алды.
— Сау бул, — диде ул аны кочкан килеш.
...Яшь айгыр җигелгән линейка йорт янына килеп туктаган. Степан Степаныч печәнне уңайлабрак сала һәм аның өстенә палас җәя: Нюшаны озатырга дип совхоз иң яхшы ат белән иң яхшы линейканы бирде. Озатырга килгән кызлар бер читтә өелешеп басып торалар. Степан Степаныч Нюшаның чемоданын, анасы исә камыш сумканы алып чыкты; камыш сумкага салынган ашамлыклар селкенмәсен һәм төшеп калмасын өчен, аның бавын бергә китереп бәйләп куйганнар: сумка эченнән ап-ак муенлы сөтле шешә чыгып тора.
— Сөтне тизрәк эч, — диде анасы, — югыйсә аның ачуы мөмкин.
— Ә син аны кайнаттыңмы соң? — диде Степан Степаныч.
— Юк, — диде анасы һәм аптырап калды.
— Кайнатмадым.
— Кайнаткан сөт ачымый, — диде Степан Степаныч. — Ничек итеп кайнатыйм мин аны, кайнаткан сөтне ул үлсә дә эчми.
Алар, бу сөткә бөтен нәрсә бәйләнгән шикелле итеп, дулкынланып һәм бик җитди итеп сөйләшәләр. Ашыгып кына Таня килеп җитте; аның бөтен нәрсәсе: кофтасы да, яңаклары да, кулындагы роза чәчәге дә кызыл.
— Ой, эссе! — диде ул.
— Әйе, — диде Степан Степаныч. — Җәй үзенекен итә.
— Кыш көне яхшырак,— диде Таня.
— Нигәдер, белмим — никадәр салкынрак булса, мина сулу алуы шул кадәр җиңелрәк.
— Кыш көне яхшы, — диде Степан Степаныч, — ә җәй шулай да яхшырак.
Һәм алар шул мәсьәлә турында сөйләшергә керештеләр. Кызлар да сүзгә кушылдылар. Нюша, иреннәрен кайгылы гына кысып, аларның сөйләгәнен тыңлап тора: менә һәрвакытта шулай инде — берәр кеше китә икән, я барысы да тынып калалар, я юк-бар нәрсәләр турында сөйлиләр, берәү дә иң кирәк нәрсә турында сөйләми,—дип уйлый ул.
— Бары тик бер Настасья Петровна гына иң кирәкле нәрсә турында әйтте. —
Я, кузгалырга вакыт, — диде Степан Степаныч. Нюша, аякларын линейканың басмасына куеп, яшь айгырга яны белән, атасына арты белән утырды. Атасы: «Н-на!» дип әйтеп куйды һәм яшь айгыр, сикереп, урыныннан кузгалды. Нюша озатучыларга карады — кызлар линейка артыннан йөгерәләр, кулларын селкиләр, хор белән нәрсәдер кычкыралар, ләкин аларның нәрсә кычкырганлыкларың аңлап булмый; анасы юл уртасында басып тора, ә аның янында кулына кызыл роза тоткан Таня тора; күзләрен сөртә-сөртә, ул да нәрсәдер кычкырды...
Нюша кулын күтәрде, селкеде... Бу сәгатьтә посёлок урамы буп-буш: бөтен кеше эштә. Урамны үттеләр: шунда ук юл үсеп торган солылар арасына кереп китте. Ике кечкенә генә кыз, кулларыннан тотышып, солы басуы буенда басып торалар һәм Нюшаның киткәнен карыйлар...
Кешегә үзенең күнеккән җиреннән китүе нинди генә авыр булса да, ул анда йөрәгенең нинди генә зур өлешен калдырса да, шулай да ул юлда үзенең күңелен юатырлык, өметләндергеч һәм аңа ниндидер шатлык вәгъдә итә торган нәрсәләрне таба. Бара торган юл басулар, болыннар буйлап борыла-сырыла сузыла, басулар һәм болыннар бер горизонттан икенче горизонтка кадәр өзлексез бөтерелеп торалар, синең йөзеңне йомшак кына җил сыйпый, очсыз-кырыйсыз җир өсте бер урыннан икенче урынга күчә һәм син шул дөньяга үзеңнең язмышыңны эзләп барасың. Кайдадыр сул якта трактор тавышы ишетелә: «Бу безнең трактор», — дип уйлыйсың син. Бераз барганнан соң, икенче яктан, уңнан икенче трактор тавышы ишетелә: «Бусы чкаловчылар тракторы», — дип уйлыйсың син. Еракта, басулар өстендә кечкенә генә ап-ак төтеннәрнең еш-еш кына атылып чыкканы күренә, әкрен генә искән җил синең колагыңа локомобиль тавышын алып килеп җиткерә: «Бусы кемнәрнеке икән?..» — дип уйлыйсың син. Күк йөзендә, бик биектә, кояш баер алдыннан кырыйлары кып-кызыл булып киткән түп-түгәрәк, ап-ак бер болыт тын гына, хәрәкәтсез генә тора. Шул болытка карап: «Син каласың, ә мин иртәгә кайда булырмын икән?», — дип уйлыйсың син.
Җил башта әкрен генә һәм кызу булып исә, аннары көчәйгәннән көчәя һәм салкынлана төшә: станциягә барып җиткәнче кояш синең артыңда батарга өлгерә һәм очсыз-кырыйсыз җир йөзенә саф, йомшак һавалы караңгылык төшә башлый. Кичке караңгылык төшкән чагында Кострово өйләре һәм бакчалары инде ачык күренми. Йортлар һәм бакчалар артында, караңгылык төшеп килгән тынычсыз күк йөзендә, югарыда, ялгыз фонарь яна. Көндез ап-ак булып күренеп торган, ә кояш баеган чагында кырыйлары алсуланган ак болыт акрын-акрын кызарганнанкызарды, — хәзер инде ул куе карасу кызыл булып әверелде һәм ялгыз фонарь янында тора; җир йөзенә менә шул болыттан һич тә сиздермичә генә куерганнанкуера барган караңгылык төшкән шикелле булып тоела...
Тирә-юнь тып-тын, һәм кинәт авыл артында, станциядә, паровоз кычкырып җибәрә; ул үзенең кычкыруы белән сине ашыктырган шикелле булып тоела: тизрәк, тизрәк, үзеңнең язмышыңны табарга ашык! Нюшалар артыннан бер җайдак чабып килә, якынлашканнан-якынлаша: ул өзәңгеләренә басып, бераз күтәрелеп, атын куа, ашыктыра; ул атының дугадай кәкрәйгән муенына яткан, — ашыга күрәсең! Нюшаларны куып җиткәч, ул атын туктата төште һәм, тешләрен ялтыратып, көлеп җибәрде, — Толя, Анатолий Иваныч, икән ул.
— Шулай да куып җиттем бит! Нюша, аңа бер сүз дә әйтмичә, гаҗәпләнмичә һәм шатланмыйча гына күтәрелеп карый...
— Минем белән хәтта саубуллашмадың да. Сезгә барып керсәм, моннан бер сәгать элек чыгып китте, диләр. Ничек инде ул алай, дим, — бергә эшләдек бит... Ул Нюшаны куып җиткәненә бик шатлана. Ул алар белән янәшә бара. Станция. Толя атыннан сикереп төшә, камыш сумка белән чемоданны ала һәм, үзенең көче белән мактанып (камыш сумканың авырлыгы бер пот чамасында; калын такталардан ясалган чемодан — аңа Караганда ике өлеш авыр, аларны перронга күтәреп керә. Шул вакыт ул, кулындагы багажларны селки-селки әйтеп куя:
— Оһо, Нюша! Шәһәрдә сип ялгыз гына нишләрсең, икән? Носильщик алырга туры килер сиңа.
— Әллә ни түгел. — ди Степан Степаныч. — Аның сөяге нечкә булса да. көче бар. Күтәрер әле.
Степан Степаныч Толяны махорка белән сыйлый.
— Рәхмәт, — ди Толя һәм әрнүле йөз белән тартырга керешә.
— Нәрсә, папирос яхшыракмы әллә? — дип сорый аннан Степан Степаныч.
— Юк, нигә алай дисез? — ди Толя.
— Гомумән, икесе дә бер.
Нюша поезд киләсе якка карый. Мондый кирәксез сүзләрдән туйды инде ул. Поезд тизрәк кенә килсен иде. Менә төтен күренеп китте, аннары паровозның кара башы килеп чыкты. Ул якынлашкан саен зурайганнан-зурайды, — башта ул әкрен генә зурайды, аннары тизтиз зурая башлады, һәм Нюшага аның бер вагоны да юк шикелле булып тоелды. Бары тик паровоз перронга атылып килеп кергәч кенә, поездның барлык составы, үз язмышларын эзләп баручы билгесез кешеләр белән тулган озын-озын вагоннары бөтенләе белән күренде. Толя, чемоданны күтәреп, перрон буенча йөгерде, Нюша да, утырырга өлгерә алмам дип, кинәт куркып, аның артыннан чапты. Ул, куркып, вагон басмасына сикереп менде һәм юлга аркылы төшкән, аның билетын һәм плацкартын сораучы проводникка ачуланды. Поезд озак туктап тормады. Нюша пассажирларның ярдәме белән үзенең багажын шүрлеккә урнаштырып кына өлгерде, шунда ук свисток тавышы ишетелде һәм нәрсәдер дөбердәргә тотынды, — кузгалып та киттеләр! Ачык тәрәзәдән Толяның кычкырганы ишетелде:
— Нюша, без биредә! Нюша тәрәзә янына килде, атасына һәм Толяга карап елмайды. Алар вагон артыннан киләләр иде, аннары күздән югалдылар. Станция каралтылары да, платформа кырыенда флажок тотып торган кеше дә һәм Кострово да күздән югалды. Барысы да артта калды. Тагын бер горизонттан икенче горизонтка кадәр басулар йөгереп уза башлады. Нюша тәрәзә янында басып тора: сау бул, минем мәхәббәтем, синең, яныңнан киттем инде мин, дип уйлый...
Тимер юл буендагы җир өеме өстендә сыңар тоткалы пычкысын иңбашына салган яланбаш бер кеше басып тора: эштән кайтып килә булса кирәк ул, узучы поездны карарга дип туктагандыр. Сылу буйлы яшь егет иде ул; аның кара чәчләрен җил уйната. Нюшаның күзләре бер генә секундка аның күзләре белән очрашты...
Поезд чабып узып китте, юл буендагы җир өеме өстендәге кеше дә югалды., тәрәзәдән беренче йолдыз күренде — шул йолдыз, бер генә адым да калмыйча, поезд артыннан чабып бара.
БССР. Сталин исемендәге колхоз. Колхоз председателе Иван Николаевич Гречкага.
Хөрмәтле Иван Николаевич! Синең дусларча язган хатыңа үз вакытында җавап бирмәвем өчен гафу ит. Кайбер эшләр комачаулык итте. Ләкин мин синең дуслыгыңны югалтырга теләмәс идем һәм миңа үпкәләмәвеңне аеруча үтсиәм. Котлавыңны кабул итәм: синен киңәшеңне тотып, мин үземнең мәхәббәт эшләремне бөтен җиренә җиткереп рәткә салдым...»
Коростелев көлә. Бу хатны ул Субботиннар йортының террасасында яза. Көн кичкә таба авышып килә, карт өрәңге астында, кыеклатып төшкән кояш нурында, черкиләр уйный, ап-ак аркаларына кара тәре тамгалары салынган озын аяклы чебешләр, бер-бер артлы тезелеп, сарайга, йокларга кереп баралар.
— Беләсеңме нәрсә, Марьяша, ул мине ниндидер бер Дон-Жуан итеп унлаган иде. «...һәм ничек тиеш булса, шулай итеп үземнең семья почмагымны оештырдым. Шуннан тыш, минем шәхси эшләремдә тагын бер җитди адым бар: мине биология факультетына читтән торып укырга кабул иттеләр. Көздән укын башлыйм, һичшиксез бу бик кирәк нәрсә! Әгәр укымыйбыз икән, Иван Николаевич, без синең белән я биш елдан, я ун елдан тормышыбыз өчен яраксыз кеше булачакбыз, чөнки тормыш һаман алга. I алга бара. Хат язмый торуым өчен син миңа ачуланма; минем шатлыгым өчен куан. Кем белә, бәлки, очрашырбыз әле, бәлки, бер генә түгел, күп мәртәбәләр очрашырбыз. Очрашырга теләр идем мин. Алена Васильевнага һәм балаларыңа сәлам әйт.
Дустың Д. Коростелев».
Надя терелеп килә. Аның үпкәсе шешкән иде, хәзер инде авыруы узды, бер-ике атнадан аны больницадан чыгарачаклар. Алмазовның йөзе яктырып, ягымлыланып китте, — күрәсеңме, кызының терелүенә нинди шатлана,—диләр кешеләр...
Тося ябыгып китте, үзенең бәхетле икәнен белеп, тынып, сабырлыланып калды, шатлыгы йөзенә чыкты. Надечка, сөйкемле балерина, яшәячәк! Надечка авырган кайгылы көннәрдә Тося үзенең бөтен җаны-тәне белән теләгән бәхетенә иреште: ире —аның таянычы, ире — аның дусты һәм иптәше, ире — өйдәге баш кеше — ул аның янында! Өйдә дә күңелле булып китте: бертөрле талаш та, авыр тынлык та юк. Тося сөйли башлый икән — ире аңа җавап бирә; әгәр Тося берәр нәрсәне ире әйткәнчә эшләмәсә — ире аны гафу итә. Алар икәү бергә Надяны күрергә дип больницага баралар (хәзер инде аның янына кертәләр). Тосяның пешергән күчтәнәчләре янына атасы үзенең күчтәнәчләрен — конфет, пряник кебек нәрсәләрне өстәми калмый. Ире белән бергә янәшә шәһәргә, Надяга күчтәнәчләр илтергә барганда, Тосяныц күңеленә шундый рәхәт була, кешеләр дә моны сизәләр һәм: «Тося бәхетле, ире аның нинди яхшы», — дип уйлыйлар. Лукьяныч та Надяны күрергә баргалап килә, аңа шоколадлар һәм саплы әтәчләр илтә, — ә Тося исә Лукьянычны үчекли. Дмитрий Корнеевичның хатыны, укытучы Марьяна Федоровна да, больницага бара, докторның әйтүенә караганда, Дмитрий Корнеевич та өч тапкыр шалтыраткан, Надя турында сорашкан икән. Тирә-юньдәге кешеләр нинди дус яшиләр, дөньяда яхшылык нинди күп! Бер көнне Коростелев Алмазовка әйтте:
— Иптәш прораб, сез кич белән, зинһар, беркая да китмәгез, мин сезгә бүген кунакка барам. Ялгыз гына да түгел. Алмазов, эштән кайткач, бу турыда Тосяга әйтте. Тося әле яңа гына машинасын гаражга куйган (яңа гаражга, әле аны күптән түгел генә салып бетерделәр!) һәм өйгә кайтып кына кергән иде, ә монда: кунаклар киләчәк, диләр. Тося, пәрәмәчләр һәм җиләк пироглары пешерергә дип, мич янында кайнаша башлады. Коростелев, аның белән бергә Бекишсв һәм Иван Никитич Горельченко килгәндә, инде электричество кабызылган, Катя да, кунакларны көтә-көтә арып, йокыга киткән иде. Алмазов, ниндидер гадәттә булмаган нәрсәне сизеп, уңайсызланып урыныннан торды. Коростелев галифе кесәсеннән ике бутылка чыгарды һәм аны шапылдатып өстәл өстсиә куйды.
— Күрәм, закускалар хәзерләнгән! Тося ул — акыллы хатын, нишләргә кирәк икәнен белгән!
Бекишев, елмаеп:
— Алдан билгеләнгән тәртипне бозасыз сез,—диде.
— Юк, иптәш парторг, бүген без тантаналы бүлексез генә үткәрик!
— Доклад ясарга туры килер. Ансыз ярамас.
— Әгәр шулай икән, ясарга кирәк. Бекишевка сүз бирелә.
— Иң яхшысы сез ясагыз,—диде Бекишев, елмаеп. — Сезгә бу эш штат буенча йөкләнгән.
— Сез утырыгыз әле!—дип ялварып әйтеп куйды Тося. Кунаклар утырыштылар. Коростелев бутылканы ачты һәм стаканнарга аракы салды.
— Мин сүз алам. Иптәшләр, парторг Бскишевиың инициативасы буенча, безнең уңышларыбызга һәм якындагы перспективаларыбызга җентекле рәвештә анализ ясалды. Бу анализ иптәш Бекишев җитәкчелегендә безнең гүзәл бухгалтериябез тарафыннан тормышка ашырылды, һәм анализ ясау нәтиҗәсендә шундый нәрсә бик ачык булып беленде: без, хәзерге кадрларыбыз һәм кулдагы материалларыбыз белән, быел совхоздагы төзелешнең бишьеллык планын сиксән биш процентка тулысынча үти алабыз, ягъни планны бөтенләй тутырып үтәр өчен бары тик унбиш процент кына җитмәячәк.
— Дөрес әйтмисез, — диде Бекишев. — Үти алабыз гына түгел, бәлки, ачык итеп әйткәндә, төзүчеләребезнең бүгенге эш темпларын искә алганда, бу нәрсәнең эшләнми калуы мөмкин түгел.
— Докладчының сүзен бүлмәгез, — диде Коростелев. — Һәм менә без, иптәш Алмазов, сезгә шул турыда әйтергә һәм кыска гына вакыт эчендә шул кадәр кадрларны өйрәткән кешегә үзебезнең иптәшләрчә, большевикларча рәхмәтебезне белдерергә дип килдек.
— Тукта әле, — диде Горельченко. — Димәк, сез төзелешнең бишьеллык планын кырык сигезенче елның беренче яртысында тәмамлыйсыз булып чыга?
— Һичшиксез шулай, — диде Бекишев. Горельченко, үзенең кара күзләрен Алмазовка төбәп:
— Димәк, сез бер елдан соң киләсе бишьеллыкта буласыз алайса? Без әле бу бишьеллыкта, ә сез киләсе бишьеллыкта, шулаймы?
Алмазов, бераз уйлап торганнан соң:
— Шулай булып чыга, — диде.
— Бер мең тугыз йөз илле беренче ел хисабына эшли башлаячаксыз икән.
— Илле беренче ел хисабына.
— Киләсе бишьеллыкны өч елда тәмам итеп — тагын да алга китәрсезме? Коммунизмга беренче ротада барып керәсезме?
— Иптәшләр, менә бит ул нәрсәләр эшләнә!—диде Коростелев һәм, урыныннан торып, урындыкны дөбердәтеп этеп куйды; тар, кысрык кухня буйлап — өстәл яныннан мичкә кадәр ике адым, мич яныннан өстәлгә кадәр ике адым урынны әйләнеп килде...
— Якын бит инде хәзер, ә? Без, без, менә шушы эштә кия торган итекләребез белән, коммунизмга барабыз һәм барып җитәчәкбез! Алмазовның йөзе агарып китте, күзләре яна башлады, ә папирос тоткан кулы калтырый иде... Горельченконың киләчәк бишьеллык турында һәм беренче рота турында әйткән сүзләре аны таңга калдырды, бервакытта да аның бу нәрсәне шул кадәр ачык итеп күз алдына китерә алганы юк иде. «Әйе, шулай шул, мең тугыз йөз илле беренче ел минем өчен кырык сигезенче елда башланачак. Әйе, без коммунизмга барабыз һәм барып җитәчәкбез...» Алмазов үзен яңа кеше итеп күрде, аның гади һәм күнегелгән хезмәте ап-ачык булып нурланып китте. Күзне чагылдыргыч бу нур эчендә йөрәктәге кайгылар һәм тормыштагы үңышсызлыклар кинәт Алмазовка бик кечкенә нәрсә булып тоелды; алтын толымнарын таҗдай итеп башына ураган, тезенә имчәк баласын куйган, матур, сөйкемле хатын образы да, — хәтта шул образ да Алмазовның үз янында булган гаять зур һәм күзне чагылдыргыч хәл алдында артка чигенде.
— Америкалылар комачаулык итмәсәләр ярар иде, — дип әйтеп куйды ул. Моны ул бары тик үзенең дулкынлануын басар өчен генә әйтте: бу минутта ул кемнең дә булса аңа һәм аның иптәшләренә алга, алга барырга комачаулык итә алуларына ышанмый иде!
— Немецлар комачаулык итәргә маташып караганнар иде, — диде Бекишев һәм стаканын күтәрде:
— Иптәшләр, без яши торган бәхетле заман өчен эчик!
— Коммунизмга без нинди хәлдә керербез икән? — диде Коростелев, кашларын җыерып.
— Лаеклы кешеләр булыпмы?
Алмазов аңа каршы төште:
— Әгәр без төзелешне башкарып чыга алабыз икән — сез лаексыз кешеләр дип кем әйтә алыр безгә?
— Шулай да без үзебездә булган капитализм калдыкларыннан арынып бетмичә керербез, — диде Коростелев.
— Чынын гына әйткәндә: коммунизмга мин үземдәге бөтен нәрсәне алып барырга телимме, юкмы? Әлбәттә, барысын да алып барырга теләмим.
— Шул калдыклардан арындыру өчен партия безне тәрбияли дә, — диде Бекишев.
— Төзү эшләрен дәвам итү белән бергә, без үзебезне сафландырганнан-сафландыра да барабыз. Кешеләр эпоханы тудыралар, ә эпоха кешеләрне яңа баштан тәрбияләп чыгара. Өзлексез процесс. Алмазов сүзнең кинәт икенче мәсьәләгә кереп китүен аңламый тора иде. «Әйе, кайчакларда кешеләрдә булмаска тиеш нәрсәләр дә булгалый, — дип уйлады ул, — әмма шулай да без: ватаныбызны фашистлардан саклап калдыкмы? Шәһәрләребезне яңа баштан торгызабыз, иген игәбез, корыч коябыз, — кемнәр эшли моны? — гади совет кешеләре. Димәк, без начар кешеләр түгел икән; нигә мескенләнергә?..»
Горельченко да, аның фикерен сизгәндәй, сөйләргә кереште:
— Совет кешесенең сөяге нык, ышанычы да нык. Ватан сугышында безне Сталин җитәкләп алып барды, һәм без җиңдек. Безне хәзер дә Сталин җитәкләп алып бара, һәм без кешелекнең иң бөек хыялын тормышка ашырабыз — моннан да бөек хыял юк! Әгәр кешеләрнең аңында нинди дә булса, иске чүп-чарлар бар икән, — без үтә торган юлда алар очып бетәчәкләр, коммунизмга без аларны алып барачак түгелбез. Иптәшләр, коммунизмга без яхшы нәрсәләрне күпме алып барачакбыз? Санагыз. һәм алар, таза куллары белән стаканнарын күтәреп, Бекишев тәкъдим иткән тост өчен чәкәштеләр.
Уникенче бүлек
ИРТӘ БЕЛӘН ҺӘР КЕШЕ ЭШКӘ БАРА
«Дың... Дың...» иткән тавыш басулар буйлап тарала. Икенче ферманың сторожы рельсны кага, яңа көннең башланганын хәбәр итә. Кешеләр, торыгыз, кояш чыкты! Елганың аръягында, киң туплауларда, терлекләр куна торган лапас асларында, мәшәкатьле һәм тырыш тормыш башлана: кое сиртмәләре шыгырдый, чиләк тавышлары ишетелә, йөзләрчә сөт чиләкләренә өзек-өзек булып шаулап сөт ага. йөк машинасы көтеп тора — хәзер аңа зур-зур бидоннарны төярләр, шофёр иртәнге һәм кичке сөтне станциягә алып китәр; кичә кич сауган сөт шунда ук, салам белән томаланган тирән базларда саклана.
Степан Степаныч үгезне җигә, үзенең данлы чалгысының үткенлеген капшап карый; яшел солы белән борчактан торган туклыклы азыкны чабып алырга» шул азыкны терлекләргә алып кайтырга кирәк. Карт үгез тәртипне белә, солы басуына таба үзе борыла, кирәк урында туктый, бары тик аңа: «Килеп җиттек», — дип әйтергә генә кирәк. Бекишев белән Толя күпердән чыгып баралар. Бекишев битен кызартканчы юынган, сафланган, пөхтә итеп киенгән. Толя башын түбән иеп бара һәм үзенең уңышсыз мәхәббәте турында шигырь чыгара: «Юк, син минем өчен түгел. Язмышым шундый минем», — ди һәм шул ук вакытта, үзе дә сизмәстән, күпер өстенә ара-тирә салынган өр-яңа, ефәктәй сузылып яткан ап-ак такталарга басарга тырыша...
Коростелев, хатынын өйдә калдырып, үзенең озын аяклары белән совхозга бара. Алмазов та төзү эшенә чыкты, беренче тәмәкесен төреп җибәрде, төзүчеләрнең килгәнен көтеп тора. Әнә алар, балталарын, пычкыларын күтәреп, беренче фермадан да, икенче фермадан да киләләр.
Җир өсте теп-тигез, ерактан ук күренә. Райкомның «газ» машинасы тын урамда тора; ул урамда шомыртларның тузанлы яфраклары коймалар, читәннәр аркылы салынып төшкән. Шофёр, ерак юлга чыгасын белеп, машинаның капотын күтәргән, моторны тикшерә, эчен актара. Горельченко урамга чыга, машинага утыра, шофёр капотны шапылдатып яба, рольгә барып тотына, урам буйлап тузан күтәрелә, — Иван Никитич колхозларга чыгып китә. Бераз соңрак — борчак-борчак ак төшкән күк күлмәкле бер хатын мәктәп тирәсендә дулкынланып үсеп торган иген басуы аркылы үтә — укытучы Марьяна Федоровна үзенең укучылары янына бара. Ә шәһәрдән еракта, елганың уң яктагы биек яры буйлап Серёжа бара. Ул сандал һәм трусик кигән, яланбаш; аның йомшак аксыл чәчләрен акрын искән җил уйната. Бөтен тирә-юньдә сары чәчәкләр, ромашкалар, тузмабашлар диңгездәй үсеп торалар. Тузмабашларның кайберләре алтын төсле сап-сары, кайберләре әле ачылып кына килә, ә кайберләре инде ап-ак түгәрәк мамыкка әйләнгәннәр. Серёжа бер тузмабашны өзеп ала һәм аңа өрә: мамык оча. Серёжа карт усаклар янына бара. Шуның өчен ул анасы белән бергә мәктәп бакчасына түтәлләрне карарга да бармады, — аңа усаклар янына барырга, каргасының, Карр-Каррының шундамы, түгелме икәнен белергә кирәк. Әлеге көнге карганың аның каргасы икәненә ышана ул. аның тавышына башка нинди карга шулай җавап бирсен икән?
Әйдә, Васька теләсә никадәр көлсен. Васьканы герой булган өчен бөтен кеше ярата, анасы да аны, бик яхшы малай, гаҗәп яхшы иптәш дип атый, сине үлемнән коткарып калган өчен, син аңа бурычлы, ди.
Чыннан да Васька, Серёжаны су астыннан бик тиз чыгарып, бик яхшы эшләде; суга баткач Серёжага бик куркыныч булган иде, һәм ул Васькага бик зур рәхмәт әйтә, әмма шулай да Васьканың әйткән сүзләренә ышанырга кирәкми.
Моның шулай икәнлегенә Серёжа үзенең күпьеллык тәҗрибәсе белән ышана. Карга турында Васька һичшичсез ялгыша. Әлеге карга — Карр-Карр иде ул. Серёжа алдыннан ак күбәләк очып бара: биегән шикелле оча ул, Чәчәккә барып куна да, канатларын кушыра, — Серёжа аны тотып алыйм дигәндә генә — күбәләк, куркып, очып китә, икенче чәчәккә барып куна. Тагын җилпенеп күтәрелеп китә, тагын оча. Шулай итеп Серёжа елганың биек яры буйлап бара, акрын искән җил аның йомшак чәчләрен җилфердәтә, һәм ак күбәләк, чәчәктән-чәчәккә кунып, аның алдыннан очып бара.
А. Тәүгильде тәрҗемәсе