Логотип Казан Утлары
Поэма

ЯҢА КЕШЕЛӘР

И.ГӘЛЛӘМОВ

ЯҢА КЕШЕЛӘР
I

Зур, яңа цех,

Тора станоклар,

Полксыман сафка тезелеп,

Шпиндельләр балкый, әйләнгәндә

Елтыравык нурга төренеп.

Җылы һава сулый колорифер

Мотор улый, каеш йөгерә.

Станоклар әйбәт, үткен резец

Тимер тасма кырып төшерә.

Пресс дулый, Штамп деталь кисә,

Өстә кран канат кагына.

Төтен сирпи читтә вольт дугасы,

Очкын чәчеп тирә-ягына.

«Пышылдый» да һава күтәргече,

Кызган мичнең ишеге ачыла.

Эсселәнеп китә цехта һава,

Яктысында күзләр чагыла.

Чиста, якты монда, кояш нуры

Агып керә түшәм аркылы.

Гөрләп тора цехта көчле шау-шу,

Дөрләп тора хезмәт ялкыны.

Минем герой Самат монда эшли

Бар сәләтен, көчен кулланып.

Кайчагында көләч, яки җитди,

Күп вакытны йөри уйланып.

Яшь ул Самат, чибәр, буйга озын,

Маңгае киң, кыю карашы.

Тынгы белми бер дә, җитез, уңган,

«Эшкә генә, — диләр, — чамасы».

Комсомолец Самат, Идел суын

Эчеп үскән Казан кешесе.

Монда туган, аның әткәсе дә

Гомере буе завод эшчесе.

Самат эшли, 

Шпиндель — станокның үзәк өлеше.

Колорифер — җылы һава өрдерә торган җылыту приборы. 
Станокта деталь

Ялт-йолт килә көзге төсендә.

Күршесендә Гайфи токарь, ләкин

Шатлык хисе янмый йөзендә.

Озын түгел бугай...

Чәчен тарап,

Кесәсенә салды тарагын.

Ир уртасы кеше, шактый куе

Саргылт төкләр баскан яңагын.

Карап торгач азрак станокка

Мыекларын куйды бөтереп.

Кояш уйный, аның чәчләренә

Балкалардан шәүлә төшереп.

Станоклар монда бертуктаусыз

Гүләп торып цехны селкетә;

Гайфи исә, гаять зур көч куеп,

Тирләп-пешеп деталь беркетә.

Көлемсерәп Самат, акрын атлап,

Килеп басты аның янына.

Ләкин токарь аңа күз дә салмый

Кулын куйды ехпорт сабына.

Эчкерлексез Самат:

— Гайфи абый,

Ярдәм итим, — диде аңарга.

— Юкка гына болай ярсынасың,

Ярыйдыр бит карап-карарга?

— Юк, Мифтахов, — диде Гайфи абый,—

Кирәк түгел кеше ярдәме. —

Уйлыйсыңмы соң син, Гайфи абый,

Кайчан булыр уңыш бәйрәме?

Беләсеңме, вөҗдан тирги мине,

Шәптән түгел безнең эшебез.

Цех заводны тота, план тулмый,

Җитеп бетми ахры көчебез.

Бер детальне өч көн эшкәртәбез,

Йөрәк түзми менә шунлыктан.

Уйлыйсындыр бәлки андый хәлне

Киләдер дип сәләт юклыктан?..

Башка бу цех хәзер, гүзәл, зур цех,

Диварлары мәрмәр төсендә,

Эшчеләрнең саны өч мәртәбә

Арткан монда өч ай эчендә.

Монда хәзер Гөлсем иҗат иткән

Компрессорлы дизель эшләнә.

Коммунизм утын кабызу ич ул,

Бик кадерле шуңа кемгә дә.

Тик бер деталь хәзер цехны тота,

Һич табылмый тизлек чамасы.

Үзләштерү чоры шул инде ул

«Аты булса, булмый чанасы»...

— Беләм, туган, — диде Самат тагын,—

Маңгай тирең юкка түгелә.

Кустарь дисәм, кустарь түгел үзең,

Примитивлык, ләкин, күренә.

Гайфи абый, синең өлкәнлегең

Каршысында башым иям мин. 
Су порт —станокның резецны йөртә торган өлеше. 
Турысын әйтәм, кичер,

Бер урында —

Таптануны синдә күрәм мин.

Дөрес, әле мин дә синең алда

Мактый алмыйм бүген эшемне.

Азмы-күпме, деталь эшкәртүдә

Биш сәгатькә уздым үзеңне.

Тәҗрибәң шәп синең.

Ләкин аны һаман әле биктә тотасың.

Киңәшергә килсәм, кулың селтәп,

Шау-гөр килеп эшне бозасың.

Үз сукмагың сукмак,

Мин-минеңне

Төп максаттан өстен күрәсең.

Манарадан карап,

Картлыгыңа —

Артыграк бәя бирәсең.

Эшмени бу.

Менә бер мәгънәсез

Сөял баса безнең кулларны.

Нигә соң без икәү бергәләшеп

Эзләмибез матур юлларны?

Күрәсеңме?.. Әнә, Виктор Ильич

Көн-төн дими, ничек ашкына.

Эшләп кенә бетер,

Детальләрдән

Тау өйде бит безнең каршыга. 
Тыңлап торды аны Гайфи абый

Мыекларын сәер бөтереп.

Чыраен да сытты, көлгәләде

Мөмкин кадәр кәефен китереп.

— Оһо,—диде Гайфи, — оста килгән,

Кем өйрәтте болай үзеңне?

Син әйтмәсәң әллә белмимме мин,

Белмәгәнгә сөйлә сүзеңне.

Егерме ел минем эш стажым,

Аз күрмәдем синен ишене.

Бигайбәдән булсын, җенем сөйми

Тел батыры булган кешене.

— Стаж дисең, абый, бер файда юк

Катып торсаң баскан урныңда,

Иртәгесе көннең путёвкасы

Булмый икән бүген кулыңда. —

— Соң син, Самат, нәнем, токарь-пекарь,

Малайлыкка миңа ярыйсың.

Ник үзеңне, энем, әллә кемгә,

Мине тәмам юкка саныйсың.

Ялкаумы мин әллә? —

— Түгел, түгел.

— Шулай булгач нигә ярсыйсың?

Эшлим диеп, туган, шартлап булмый,

Син бит шуны яхшы аңлыйсың.

Мин бит сиңа малай-шалай түгел,

Я, җыерма чибәр кашыңны.

Көнгә берне эшлим диеп бүген

Бәриммени ташка башымны?
Уйлап таба белмим, анысы бер хәл,

Сәләтем бар, менә кулымда.

Эш җайланыр, күпләр баш ваталар,

Безнен эшне ходлау турында.

Тәҗрибәм ул минем, тирем түгеп,

Озак еллар җыйган хәзинәм.

Өйрән, эшлә, пешер, аша шуны,

Үз боткамны сиңа «мә» димәм.

— Гайфи абый шундый, бәхәсләшеп

Кызып китсә белми ноктаны...

 ...Цех башлыгы Гатин һәм парторг —

Великатов килеп туктады.

Гайфи абый тынды һәм Мифтахов

Күз карашын түбән төшерде.

Бит очлары алсу алма булып

Кай арада пешеп өлгерде.

— Гайфи туган, — диде Великатов,

Текәп торып аңа күзләрен.

— Үзең уңган, үзең тырыш кеше,

Ләкин ямьсез синең сүзләрең.

Уңыш булсын дисәң, Гайфи иптәш,

Дуслык кирәк хезмәт юлында.

Уйлагыз сез, дуслар, һәр көн саен

Дүрт-биш деталь эшләү турында. 
II 
Таңга карап Самат эшкә килә,

Кар шыгырдый итек астында.

Горур басып торган гигант завод

Төтен бөрки аның каршында. 
... Менә баскыч. Самат менеп китте,

Язны котлап очкан кош кебек.

Яшьлек дәрте ялкын сибеп тора,

Шундый безнең һәр кыз, һәр егет.

Цехка кергәч, аңа Гайфи абый

Масаюлы караш ташлады.

Исәнләшкәч Самат, гадәтенчә,

Эш урынын җайлый башлады.

Күп тә үтми Самат резец куйды,

(Житез мотор тоташ улады).

Зырылдады деталь, шуңа карап,

Көлемсерәп чәчен тарады...

Ак шәүләләр сибә битләренә

Деталенең гаҗәп яктысы.

Күзләрендә балкый ике көндә —

Берне эшләү — өмет чаткысы.

Будкасында Виктор Ильич эшли,

Генератор цехны гөрләтә...

Сигнал булды, ләкин Гайфи абый

Божра өреп махра төтәтә.

Өч минуттан ул да станокның

Кнопкасын басып җибәрде.

«Икс көндә берне эшлим» дисә,

Самат аңар тәэсир итәрме?
Көләр генә Гайфи, булмас дияр.

Аңламый ул совет семьясын,

Бу елларда аның наданлыгы

Комга тери тормыш көймәсен.

Дөрес түгел: азмы-күпме уйлау,

Эш чыкмас дип андый кешедән.

Фикердәше итәр Самат аны,

Аң-белемле — конкрет эш белән.

Көнгә өчне эшләр тиздән Самат,

Аз булса да хезмәт стажы.

Ул фән белән үсә, һәр новатор

Үз мастеры — сүзнең кыскасы. 
III 
Смена бетә тиздән, ләкин цехта

Хезмәт дәрте һич тә сүрелми.

Гайфи абый уйлый, — шайтан белсен,

Алга китү юньләп күренми.

Гайфи эшли бүген житезерәк,

Кузгалмыйча баскан урныннан.

Башка көнне төргән тәмәкесе

Төшми иде бер дә кулыннан.

Самат сүзе аңар борчу салды:

 — «Примитивлык», имеш, күренә.

Япь-яшь башы белән эһ тә дими

Узмак була цехның түренә.

Гайфи эшли ярсып, деталенең

Яктысында күзе чагыла.

Көнлиме ул аннан, еш-еш кына

Карап ала Самат ягына.

— Эшлим, имеш, әйдә, эшлә егет,

Кәпрәймә, ләкин, «мин» диеп.

Гайфи абзаң синең карт эшче ул,

Синең алда тормас баш иеп.

Гайфи абыең эшли башлаганда,

Урның булган синең бишектә.

Егерме ел белән өч-дүрт елны

Чагыштырып булмый ничек тә. 
Самат эшли... Деталь менә дигән,

Күреп тора эшнең барышын.

Каретканы, резец, супортларны

Җитез, жиңел йөртә барысын.

Ике резец куйган ул берьюлы,

Бертуктаусыз каеш                                                                                                                                                                                                                                           йөгерә.

Туктап житми деталь, Самат шунда

Микроннарны үлчәп өлгерә.

Үзгәреш бар Гайфи абыйда да,

Җыйнак, чиста өстәл тирәсе.

— «Токарь-пекарь» түгел, килә минем

Менә дигән деталь бирәсе»...

Сигнал булды. Гайфи станогын

Май агызып сөртә башлады... 
Каретка — станокның супортны станина буйлата йөртә торган өлеше.
Яшькелт-зәңгәр металл йомычкасын

Җыеп алып читкә ташлады.

Самат исә, менә, нәкъ шул вакыт

Карап куйды Гайфи ягына,—

— Булды, булды, Гайфи абый! — диде,—

Килче менә минем яныма.

Ялтырап тора Самат станогы

Якты янган лампа нурында.

Килеп басты Гайфи сүзсез генә

Микрометр тотып кулына.

— Булды, дисең, Самат, ашыкмый тор,

Карыйм әле исәп-хисапны.

Шапырынма, егет, эшең харап

Бозган булсаң әгәр сыйфатны.

Бер-бер артлы төрле корал белән

Гайфи абый үлчәп карады.

«Биш, алты, ун, унбиш, егерме» , — дип

Микроннарны җитез санады.

Күтәрелде Гайфи көлемсерәп,

Самат аңар тыныч күренде.

— Тукта, энем, тукта, соң бу җире

Ярап бетми кебек түгелме?

Ничек кирәк алай эшләп булмый,

Ул бит, энем, дизель детале.

Күрәсеңдер менә бу радиуста

Кытыршылык калган бит әле.

Дөресен әйтәм, Самат, бу рәвештә

Әрәм итмә юкка көчеңне.

Өч көн эшлим, ләкин төгәл эшлим,

Кара әнә минем эшемне!

Китеп барды Гайфи, һаваланып,

Станогын тагын карарга.

Уйга чумды Самат: «чыннан да шул,

Ни дисәң дә хаклык аңарда...» 
IV 
Чатор-чотыр килә-вольт дугасы,

Виктор Ильич эшли бирелеп.

Карт эшче ул, озын, зур юл үткән

Тормышында күпне кичереп...

...Дуга сүнә. Туктый генератор,

Зажигалка кинәт кабына...

(...Анда-монда читкә сугылмыйча,

Әйдә барыйк Самат янына.)

Самат уйчан, Виктор Ильич килде

Трубкасын тотып кулына.

— Нихәл, парень,—диде көлемсерәп,

Эндәшкәндәй үзенең улына.

— Син икәнсең, әйдә, Виктор Ильич,

Гаҗәпләнмә, әйтәм турысын.

 Әллә ничек килеп чыкты эшем,

Һич аңламыйм менә шунысын.

Ике көндә эшен бетерсәм дә,

Яратмады Гайфи детальне.

Дөрес түгел, чөнки минем бу эш

Туып кына килә бит әле.
— Бракмы соң? — Түгеш.

— Ә нигә сон. Башың идең, менә тилергән.

Монда хәзер Гөлсем иптәш килер,

Син китми тор бераз биредән.

Беләсең бит... Гөлсем яшь инженер,

Без эшләгән дизель авторы.

Гади бер кыз, ләкин эшчән бер кыз.

Ә кызларның—гаҗәп матуры.

Газапланып юллар эзләгәндә

Ялгышулар булмый, дисеңме?

Минем киңәш, Самат, кыюырак

Дәвам ит син иҗат эшеңне.

— Бик дөрес бу, дөрес, Виктор Ильич,

Ләкин ничек?.. Киңәш бир әле...

Бер ялгызың эшләп, деталь белән

Күмеп куйдың безнең тирәне.

Без тиешбез алга омтылырга

Серен чишеп цехта, һәр эшнең, —

Диде Самат ике кулын салып

Җилкәсенә Виктор Ильичның.

Виктор Ильич: — Рухың кителмәсен,

— Диеп китте Самат яныннан.

Вак-вак атлап Гөлсем килеп җитте

Электрик мичләр ягыннан.

— Самат иптәш! Шулмы деталегез,

Китерегез, карыйк яхшылап.

— «Кай арада килеп җиткән» диеп,

Калды Самат кинәт аптырап...

...Карап торды Самат

 «Нәрсә әйтер

Икән» дигән уйга бирелеп,

Һәм идәннән алып үз детален

Якынырак куйды китереп.

— Монда начар менә,

Гөлсем иптәш,

Бөтен эшем калды терәлеп.

— Гөлсем шунда Самат деталенә

Карап торды азрак текәлеп...

Һич зарар юк, Самат, — диде Гөлсем,

 Деффекты бар, ләкин кечкенә.

Калган монда хәзер эшләр өчен

Ун минутлык нәни эш кенә.

Беркетүдә гаеп, сезнең деталь

Эшкәрткәндә торган калтырап.

Гайфи абый түгел, киресенчә,

Сезнең «брак» монда хаклырак.

— Гөлсем иптәш! Рәхмәт!

Деталемне

Беркетермен шушы киртмәгә.

Сезнең киңәш белән коралланып

Эш итәрмен, димәк, иртәгә.

— Нихәл Гөлсем?—диде Великатов,

Өмет бармы? Ничек күренә? —

Җавап бирде Гөлсем, туры карап,

Парторгның тыныч йөзенә.

— Бар, бар, өмет, иптәш Великатов,

Сизәм эшнең әйбәт икәнен.
Мөмкин булыр хәзер тизрәк итеп

 Эшкәртергә дизель детален...

— Самат иптәш, — диде Великатов, —

Сүз бирдекме, нык тор сүзендә.

Бергә түгел, хәтта, биш детальгә

Җитәрлек көч күрәм үзеңдә.

Гайфи иптәш, кая, килче бире...

Кул селтәмә мондый адымнан.

Күреп торам, туган, Мифтаховта

Якты ялкын дөрләп кабынган.

Син карт эшче, токарь хезмәтенең

Хикмәтләрен яхшы беләсең.

Самат белән синең бердәмлекне

Килә минем, дускай, күрәсем... 
...Ә соң Гөлсем, нинди яшь ул Гөлсем,

Шундый ачык, шундый мөлаем.

Аңар карап һәркем «сокланырлык

Икән бу», дип әйтер, мөгаен.

Йөзе алсу, күзе җете зәңгәр,

Дулкынсыман аксыл чәчләре.

Зифа буен чиксез гүзәлләтә

Күлмәгенең вак-вак чәчәге.

Кашлары да сызып куйган кебек,

Саф матурлык! Аңа ни җитә?

Сулаганда аның күкрәкләре

Кабат калкып, йөрәк җилкетә!

«Гомерлеккә, Гөлсем, булсын иде

Күз нурым һәм минем фәрештәм.

Иң зур бәхет бит ул әгәр эштә,

Лаек булып шуңа ирешсәм». 
Чумды Самат хисләр диңгезенә

Юллар эзләп бәхет таңына.

Җанга тынгы бирми, мәхәббәтнең

Сүнмәс уты шулай кабына... 

Төн уртасы. Самат ңехка килде,

— Ни хәл, Гуров, ай-һай җил икән.

— Мифтаховмы? Кем бу? Саумы, Самат?

Танымый да торам, син икән.

— Семён Гуров — мастер, комсомолец,

Эштә үрнәк һәрбер урында.

Цехтагылар бар да:

— Ут ул, диләр,

Сөйләгәндә аның турында.

Дуслаштылар алар эштә бергә,

Уртак хисләр белән янарга...

Һәм Самат та якын дусты итеп

Бөтен серен сөйли аңарга...

Тора Самат менә каршысында,

Көлемсерәп аңа караган.

Гаҗәпләнде күреп «төнге» мастер,—

— Нигә килдең, Самат, яңадан?

— Самат өчен хәзер эш муеннан,

Йокы бирми шуңа йөрәге.  
Иртәгәдән башлап көнгә берне

Эшкәртергә аның теләге...

Шуның өчен кирәк нәни генә

Яраштырма ясап карарга.

Кладовойлар ябык, металл кирәк,

Төнлә шуны ничек табарга?

Сизде Гуров эштә Мифтаховның

Яңа юллар табып бирәсен.

Ул да тели Самат белән бергә

Каршыларга завод иртәсен.

Станок бар, Гуров эшләр бүген

Җан-фәрманга, җиңен сызганып.

Цехта эшләр чөнки начар бара,

Йөри шуңа тирән сызланып.

Массалашып китсә Самат эше,

Иртәгәдән башлап биредә —

Булыр иде алга зур бер адым,

Тәгәрәмәс цех та кирегә.

— Сөям, Гуров! — диде Самат аңар,

Менә шундый изге теләкне.

Вакыт бик аз, әйдә, тиз-тиз генә

Караштырыйк, нәрсә кирәкне...

— Эскиз бармы, Самат, — диде Гуров,—

 — Барын бар да, ләкин кечкенә.

— Самат бирде, Гуров бик җентекләп,

Карап торды эскиз өс генә.

Берничә кат Гуров санап чыкты,

Эскиздагы саннар тезмәсен.

Аннан әйтте:

— Самат, бераз гына

Үзгәртәбез, исең китмәсен.

Беркетергә яхшы булсын өчен

Планшайбада XIX тишек тишәрбез.

Бераз озын эшләп, гайка өчен

Бу башына сырлар кисәрбез...

— Чыгып китте Гуров күрше цехка...

Бераздан соң килде әйләнеп;

Һәм идәнгә куйгач корычларын,

Тирен сөртте, көлеп, сөйләнеп.

— Булды, Самат, менә, — диде Гуров,—

Берсе сиңа, берсе үземә.

Иң шәп корыч, шуннан яхшырагы

Күренмәде минем күземә... 
...Ике мотор тиздән эшкә күчте,

Шпиндельләр китте ялтырап.

Бөтерелеп металл йомычкасы

Станоктан төште калтырап.

Вакыт бик соң. Ләкин Великатов

Эштә икән әле һаман да; һәм

Саматны күреп туктап торды

Цех буенча узып барганда.

— Рәхмәт сиңа, — диде, сорап белгәч,

Мифтаховның нигә килгәнен. —

XIX П л а н ш a н б а — станокның алынма өлеше.

Зур детальләрне беркетү өчен кулланыла. 
Аңлыйсыз сез, дуслар, эшегездә

Зур борылыш кирәк икәнен.

Уйла, Самат, тудыр яңалыклар,

Мин ышанам синең көчеңә.

Бер бик яхшы ки ran хәзерләдем,

Ярдәм итәр иҗат эшеңә.

— Самат уйлый: — нинди гүзәл кеше,

Һәр сүзеннән илһам табасың.

Күңлең ача, рух һәм хис тудыра,

Һәр «авыруның» белә чарасын.

Юл тапмасаң, сиңа юл күрсәтә,

Җитәкли ул арган чагыңда.

Көч җитмәсә, килә ярдәмгә ул

Һәм көч бирә тагын, тагын да. 
VI 
Самат үскән эшче семьясында,

Оста токарь булган әтисе.

— Әткәй, — дигән Самат, — синең кебек

Килә минем эшләп яшисе.

Яратмаган Самат яшь чакта ук,

Өйдә калып эшсез торырга.

Килгәләгән цехка, әтисеннән

Күрә-күрә деталь кырырга,

һәр ел саен аның дәрте үскән,

Күпне белгән, эшне яраткан.

Ун еллыкта укып, кичләрендә

Фабзавучка йөргән азактан.

Ул вакытлар инде артта калды,

Зур эшләргә Самат чыныкты,

Туган илгә булган мәхәббәтен,

Гакылын һәм көчен ныгытты.

Самат әйтә, — күпме бөек эшләр,

Безнең бурыч үтәү барсын да.

— Басып тора менә Великатов

Җитәкчесе булып каршында.

Великатов! Нинди гүзәл иптәш,

Рухланасың аның сүзеннән.

Карт булса да, якты яшьлек нуры

Агыла төсле аның күзеннән.

Үткен күзле, җитез, тынгы белми,

Һәр җиргә дә барып өлгерә.

Кайчан җитди, кайчан көлке сөйләп,

Көлмәс җирдән сине көлдерә.

Шатланасың шунда аның белән

Күңел ачыл көлеп алганда.

Великатов, дисең, чын юлдашың,

 Чын дустың ул — алга барганда.

«Урал» — ди ул бик еш, «Минем Урал»,

Туган чөнки, урта Уралда.

Ул туганда канлы бәрелешләр

Булып торган көн дә урамда.

Үскән шулай эшче семьясында,

Ачлы-туклы яшәп, интегеп.

Ул үскәндә завод яннарыннан

Атыш тавышы торган ишетелеп. 
Үткән еллар. Үскән Великатов,

Кергән килеп көрәш эченә,

Һәм яшьтән үк үзен багышлаган

Азатлык һәм хаклык эшенә.

Көрәш белән үткән... ай белән ай,

Атна белән атна арасы...

Кышкы сарай өчен сугышканда

Һәлак булган аның атасы.

Великатов!.. Нинди татлы хисләр...

Уйлый Самат, эшли ашкынып.

«Уздыра бит», — дигән көнләү белән

Деталь кыра Гайфи ярсынып.

Самат исә татлы уйлар белән

Сизми калды көннең узганын.

Җанга рәхәт шундый. Соңгы кабат

Резец очыра металл тузанын.

Соңгы минут. Самат күрә хәзер,

Нәтиҗә бар аның эшендә.

Эшкәртелде деталь... бүген менә

Өч көн түгел, бер көн эчендә.

— Гайфи абый, булды, — диде Самат,

— Бүген бастым җиңү юлына.

— Гайфи килде тагын, гадәтенчә,

Микрометр тотып кулына.

— Җиңдем, дисең, Самат, ашыкмый тор,

Карыйк менә исәп-хисапны,

Бер буш бугаз кеше буласың ич,

Бозган булсаң, тагын сыйфатны!

— Гайфи агай төрле корал белән,

Бер-бер артлы үлчәп карады.

«Биш, алты, ун, унбиш, егерме» дип,

Микроннарны җитез санады.

— «Эмм, да, — диде шунда Гайфи абый,—

Җиңел түгел, җиңел түгелен.

Тик шулай да әйтәм, җиңү синдә,

Сизә моны минем күңелем...

Җиңү синдә, Самат, бәхәс тәмам,

Рәхмәт сиңа, тордың сүзеңдә.

Тумыштан ук токарь икәнсең син,

Шундый сыйфат күрәм үзеңдә.

Болай булгач, инде синең белән

Мин чыннан да чыгам ярышка.

Синең кебек эшләп, иртәгәдән

Ирешермен мин дә уңышка».

— Әйбәт булган, — диде Великатов,

Туктап торып Самат янында.

— Әйдә, шулай, көн дә деталь санын

Арттырырга тырыш тагын да!

— Арттырырмын, иптәш Великатов,

Болай булса эшләр уңачак!

Бара-тора көнгә берне түгел,

Биш деталь дә биреп булачак.

Шәп тәҗрибә, белем, баш ватулар,

Бик зур эшләр кирәк булса да

— Биш детальне көнгә эшкәртермен,

Күпме генә кыен булса да.
Детальләрне күреп цех башлыгы

Гаҗәпләнеп какты җилкәсен. —

— Ышанмаган идем, син шулай да

Молодчина кеше икәнсең! —

— Минем, — диде аңар Великатов,

— Бер сүзем бар моңа ялгарга:

— Яхшы өйрән син дә кадрларның

Көч-сәләтен, җанын аңларга. 
VII 
Тыныч бүлмә, шунда тәрәзәдән

Бөтен бистә тора күренеп.

Великатов утыра нидер язып,

Көндәгечә эшкә бирелеп.

Кызыл постау җәйгән имән өстәл,

Постау өсте калын пыяла.

Бер шакмаклы кәгазь һәр көн саен

Кызыл-зәңгәр төскә буяла!

Шуңа карап план үтәлешен

Великатов көн дә тикшерә.

Кайда — өзек, кайда эш бик акрын,

Барып җитә шунда тиз генә.

Бүлмә тыныч, уйный күләгәләр,

Ялт-йолт килеп, нурга коенып,

Коммунистлар бик күп мәсьәләне

Хәл итәләр шунда җыелып.

Виктор Ильич, Самат, Гайфи монда

Ишек шакып килеп керделәр...

— «Җыелыш ачык», — диде Великатов,—

Көн тәртибе булыр «төрлеләр».

Великатов сөйли, йөзе балкый,

Электрик лампа нурында: —

— Мин чакырдым сезне киңәшергә

Зур җаваплы эшләр турында.

Тәҗрибәң бар, Самат, син дипломлы,

Зур эш тора синең каршыңда.

Техминимум бирсәк ничек булыр,

 Токарьларны җыеп барсын да?

Чөнки, Самат, цехта бар да тиеш

Техниканы әйбәт белергә,

Якынайтыйк барын, бергә эшләп,

Осталыкка, аң һәм белемгә.

— Риза, — диде Самат, — күрерсез сез,

Ходка китәр эшләр шушыннан.

Тырышырмын барсын хәзерләргә

Килгән кадәр минем кулымнан.

— Виктор иптәш, — диде Великатов,

— Вольт дугасы безнең «ДИП»ләрне

Артка сөйрәр. Кискен чара күрсәк

Кызартмабыз кебек битләрне.

— Дөрес, — диде Виктор, —

Гатин белән

Без бу эштә аз-маз тырыштык.
Эш үтәлешен күрсәтә торган диаграмма.

Дип — «Красный пролетарий» исемендәге завод эшләп чыгара торгаи токагний станокның маркасы. 

Дугачылар санын арттыруда

Аның белән киңәш корыштык.

— Нәрсә диде? — Кысты кулларымны,

Күп тә үтмәс, эшләр көйләнер.

Иртәгедән башлап дүрт дугачы

Минем янда эшкә өйрәнер.

— Гайфи иптәш, — диде Великатов,—

Әйбәт хәзер синең эшләрең.

Килде бүген безгә өч яшь токарь,

Шефка алып өйрәт үзләрен.

Уңыш белән, дуслар, без бу эшне,

Якын көндә, әгәр үтәсәк,

Цехның гына түгел, заводның да

Эше, шиксез, алга китәчәк.

— Була, — диде Гайфи, — ник булмасын,

Кирәк икән күккә ашармын.

Әйттем — бетте, барсын үзем кебек

Менә дигән токарь ясармын.

— Уңыш телим, — диде Великатов,

Әңгәмәне чыннан ошатып.

Якты, нурлы караш белән барсын

Артларыннан калды озатып. 
VIII 
Түбәләрне шакып җилләр уйный,

Тәрәзәгә карлар ябыша.

Утлар сүнгән, суык караңгы төн

Акрын гына таңга авыша.

Бар да инде күптән ялга чумган,

Кем йөрсен дә, ишек шакысын?

Тик бер бүлмә тышка төне буе

Сибеп торды ачык яктысын.

Өйдә өстәл, аңда лампа яна,

Яшел бүрек кигән башына.

Каршысында Самат нидер карый

Иелеп азрак якты астына.

Формулалар тезә кәгазьләргә,

Саный, сыза, ерта, төзәтә.

Унлап тора, аннан шырпы сызып,

Папиросын тагын төтәтә.

Өстәл өсте тулы: анда кәгазь,

Төрле-төрле исәп-хисаплар.

Төпчек белән тулган савыт та бар,

Ачылганнар калын китаплар.

Ялгыз түгел Самат, аңар монда

Бик күп галим бүген эшләшә.

— Уйла, улым, — диеп, кансы-берсе

Китабыннан карап эндәшә.

 Уйга чума Самат, тагын сыза,

Төрле-төрле корал куллана.

Уңышсызлык булса — хыяллана,

Өмет күрсә — йөзе нурлана.

Идән буйлап йөри арлы-бирле,

Йөрәгендә шатлык кабына.
Тагын уйлый, саный нидер сыза:

Яраштырма күзгә чагыла.

Ул торачак калкып станокта

Киң иттереп ачып кочагын.

Педаленә басып бикләр Самат,

Деталь куйгач, алгы йозагын.

Өч подшипник белән ике җәя,

Камытсыман кочып детальгә —

Әйләнгәндә бирер зур җиңеллек

Һәм төгәллек, тизлек, һәрхәлдә!

Ни генә юк шушы сызыкларда?

Монда җиңү, монда тантана.

Монда өмет, монда алга адым,

Шуны уйлап Самат шатлана.

Монда аның ашкын яшьлек дәрте,

Монда хыял, монда киләчәк,

Һәм бу хыял цехка тиздән җинү,

Заводка да уңыш бирәчәк. 
IX 
Менә станок. Монда Гайфи эшли,

Һәм йөзендә өмет ташкыны.

Юнәлтелгән эшкә бөтен көче,

Дәрте, хисе, бөтен барлыгы.

Эшләр китте хәзер җиңелгәрәк,

Цех та инде алга сикерде.

Эшли хәзер монда барсы, барсы

Көнгә берне Самат шикелле.

Самат ләкин моңа риза түгел,

Тели ул гел алга барырга.

— Нигә, — ди ул, — дуслар, безгә хәзер,

Ярты юлда туктап калырга.

Бар эшче дә хәзер цехта эшләп,

«Эшче» дигән сүзне акласын.

Берне унбиш итеп хезмәт белән

Якласын ул дәүләт максатын.

Партия бит безгә шулай куша,

Гайфи абый, ничек синеңчә?

— Шәп инде ул, — диде Гайфи аңар,—

Көн дә саен җиңеп киленсә.

Аз шул әле, Самат, бик аз әле

Эшмени соң көнгә бер генә!

Мин үзем дә чөнки синең кебек

Прогрессив эш яклы гел менә.

Син Салминга кара... аңарда да,

Безнең уй һәм безнең юнәлеш.

Ялкау иде, хәзер ут уйната,

Шатлык ич ул шундый үзгәреш.

Кемнәр генә уңыш теләмиләр,

Цех эшендә, завод эшендә;

һәм ярышка безне чакырдылар,

Алга өндәп шуның өчен дә.

Күрче, ярыш нинди колач җәйде,

Әйдә, брат, сызган җиңеңне.  
Мин дә инде, Самат, сизәсеңме?

Читкә бәрдем иске «мин»емне.

Безнең уңыш, Самат, нәни әле,

Әнә Гуров ничек алдыра.

Җыючылар цехы, фрезерчылар

Эше бүген йөрәк яндыра. —

Хафаланма бер дә, Гайфи абый,

Без һаман да юллар эзләрбез.

Әзер булыр тиздән яраштырмам,

Көнгә хәзер дүртне эшләрбез! 

Эштән бушап хәзер көн дә Самат,

Техбюрога чаба ашкынып. —

— Шәп, — ди, — менә тизрәк булса икән

Хыялларны эшкә ашырып!

Гөлсем исме якты, сүнмәс ялкын,

Сокландыра килеш-торышы. —

— Ничек булыр минем формулалар,

Дөрес микән менә монысы?

Бүген алар озак утырдылар.

Соңгы көн бу, соңгы хисаплар.

Алларында изис, линейкалар,

Төрле-төрле кәгазь, китаплар.

Әзер булды менә яраштырма,

Соңгы сызык аңа сызылды.

Үткен пәке белән кәгазьдәге

Соңгы хата инде кырылды.

— Рәхмәт, Гөлсем, рәхмәт, — диде Самат,

— Онытмамын синең ярдәмне.

Синең көчең, синең эшең белән

Минем хыял чынга әйләнде.

Рәхмәт сиңа, — диде тагын Самат

Карап алгач, сәгать теленә.  

— Алты тулып килә, җитәр ахры,

Күрәсеңме, таң да беленә.

Изелеп йоклый торган вакыт хәзер,

Мөмкин булса куйыйм озатып!

— Бик шат, — диде Гөлсем кинәт кенә,

Күңеленнән моны ошатып. 
«һич тавыш юк, тышта энҗе карлар

Күмеп киткән завод юлларын,

Сыек зәңгәр төскә бизәп куйган

Таң яктысы җирнең юрганын.

Электрдан яуган саргылт нурда

Куаклыклар җемҗем итәләр.

Самат уйлый... ... Уйлар Мифтаховны

Еракларга алып китәләр.

Биек таулар нурда ялтырыйлар,

Асларында диңгез чайкала.

Көчле дулкын килә ишелә-ишелә,

Ярлар ләкин кире кайтара. 
Изис — конструкторлар өчен махсус сызым сызу яраштырмасы.
Кара урман шаулай, айда касн,

Анда нарат, усак, имәннәр;

һәм Саматка сәлам биргән кебек

Ботакларын түбән игәннәр.

Күз иярмәс кырлар. Арыш үскән,

Дугалы ат күмелер эчендә.

Хуш ис аңкый. Авыр тук башаклар

Җемелдиләр алтын төсендә.

Чиксез кырлар, безнең бөек кырлар,

Социализм чоры алтыны.

Ул ич шатлык, ул ич яшәү көче,

Ул ич безнец йөрәк ялкыны.

Болытларны узып төтен бөрки,

Домна, мартен, завод-гигантлар,

Кызыл якут йолдыз күкне нурлый,

Алга әйдәп суга курантлар...

Бара торгач Гөлсем әйтеп куйды:  

— Күрче, Самат, завод тирәсен!

Сөйләшмисең, димәк, син хәзер дә

Үзеңнекен уйлый бирәсең.

— Көлемсерәп куйды Самат шул чак,  

— Дөрес, Гөлсем, дөрес фикерең.

Күзем йомдым, шунда кояш кебек

Балкып китте синең исемең.

Күңелем белән дөнья гиздем, Гөлсем,

Бармаган җир һич-һич калмады.

Шаулап торды урман, икмәк кыры,

Ялтырады диңгез ярлары.

Күп елларга алга үрмәләдем,

Гөл-гөл булдың минем янымда.

Рухландыргыч көчнең берсен синдә

Күрдем, Гөлсем, бүген тагын да.

Белсәң иде, Гөлсем, Сине уйлап —

йөрәгемнең ничек янганын.

Яңа туган кайнар хисләремнән

Хезмәт дәрте арта барганын.

Күз алдымнан синең нурлы йөзең,

Бер минутка китми еракка.

Әллә ничек, яну-көюләрне

Җиңә алмыйм, хәтта, җырлап та.

Җырга күчеп минем иң саф хисләр,

Учак булып кайчак, яналар.

Бөдрә таллар кочкан киң күлләргә,

Чишмә булып шаулап агалар.

Учак сүнәр. Чишмә аккан җирләр

Назлы гөлләр белән капланыр.

Сиңа булган кайнар мәхәббәтем,

йөрәгемдә тирән сакланыр.

Йөзәр идем бәхет диңгезендә,

Тиң санасаң мине үзеңә — ...

— Кайтып җиттек, Самат, — диде Гөлсем,

Кинәт карап аның күзенә.

Очраштылар күзләр, берберсенә

Әзер булып күпне сөйләргә,

Ашыкмады Гөлсем, ни өчендер,

«Хәерле ял, Самат» дияргә.
Сөйләштеләр алар... Салкын кыш та

Булды гүя, язның чынысы.

Иреннәргә бетмәс ләззәт бирде,

Мәңге сүнмәс яшьлек җылысы. 
XI 
Түземсезлек белән көтте Самат

Максатының эшкә ашканын;

Яраштырма кирәк тизрәк диеп,

Белми йөрде кайда басканын.

Биш сызым бар, бар да шул турыда,

Кем җиңәр соң, кемнең сызымы?

— Их, — ди Самат, — сызым өстен чыкса,

Менә кайда эшнең кызыгы!

— Өч көннән соң Самат, — булды!—диде,

Татлы сизеп, хыял-уйларын.

Кабул иткәч, Гатин Самат эшен,—

— Молодец!—дип кысты кулларын.

Яхшы бәя бирде баш технолог,

Төрле яктан үлчәп карагач.

— Рәхмәт, Самат, — диде баш инженер.

Озак кына нидер санагач.

Яраштырма бик зур, эше бик күп,

Катлаулы да тагын җитмәсә.

Иркен сулыш алыр Самат, әгәр

Көтә-көтә җәфа чикмәсә!

Яраштырма ясау цехы эшләр,

Тизме, ләкин, кайчан өлгертер?

Кайчан соң ул менә шау-шу биреп

Цех эшенә уңыш китерер?

 — Иптәш Гатин, — диде Самат, уйлап,—

Төннәр буе сызган сызымым —

Озак ятыр кебек теге цехта,

Бер дә күрмим моның кызыгын.

Көч күп кирәк, ансын яхшы беләм,

Ләззәт табам эшнең күбеннән.

Сезнең караш ничек моңар хәзер,

Тотыныйммы үзем бүгеннән?

— Станок юк, — диде Гатин аңар,—

Җәяләрдә эшең бүленер. —

— «Фрезерда» XXII мөмкин эшкәртергә

Өч көн үткәч, барсы күренер! —

Тукта, Самат, яшьлек уты белән

Текә ярдан түбән сикермә.

Эшләп булмый бездә... мөмкин түгел,

Хыялланып кеше көлдермә.

— Тыңлап торды аны

Вслнкатов Чиерткәләп өстәл өстенә.

Һич килешми, Гатин, болай әйтү

Синең кебек өлкән кешегә.

Син беләсең, мондый кыенлыклар

һәр цехта да әле табыла.

Үзләштерү чоры... шуңа күрә,

Примитив эш күзгә чагыла.  
XXII «Фрезер» — станок.  
Теге цехта, Гатин, эш муеннан,

Йөзләп штамп — ашыгыч планда.

Ул гына да түгел, һәр көн саен

Яца эшләр туып торганда —

Барлык эшнең шунда эшләнүен,

һәр җитәкче көтеп ятсынмы?

Бер бригада түгел, бөтен завод,

Прорыв дигән сазга батсынмы?

Юк, юк, Гатин, завод коллективы

һич теләми моны күрергә.

Җиңү юлы белән алга барып,

Без тиешбез байрак элергә!..

Тәвәккәллик мәллә, иптәш Гатин,

Көчне җыйнап цехта тизерәк.

Ышанычлы теләк — ун моторлы

Станоктан мең кат көчлерәк!

Шунда, Гатин, менә безнең зур көч...

Яратам мин шундый егетне.

Кулы белән кысып ташны вата,

Ихтыярлы, көчле, өметле! 
ХИ 
Смена бетте. Самат кузгалмыйча

Басып калды цехта уйланып,

«Эш бик күп шул. Шуны башкарырга

Нинди генә әмәл кулланып?

Партбюрога биргән шушы антны

Ничек итеп эштә акларга?

Эшлим, эшлим! Ләкин, менә хәзер

Кай җиреннән тотып башларга?» —

Иптәш Самат, нигә моңланасың?

Уйланасың нәрсә хакында? —

Борылып карый Самат җитез генә,

Виктор Ильич тора артында.

— Виктор Ильич, нигә гаҗәпләндең,

Белмисеңме минем кайгыны?

— Нәрсә, Самат, әллә берәр җирдә

Кулъяулыгың төшеп калдымы?

— Виктор Ильич, әйдә, үчекләшмик,

Кайт өеңә, ялга, ашарга,

Яраштырма кирәк, беләсең ич,

Менә шуны ничек ясарга?

— Шулай диген... Эх син, Самат иптәш,

Шуның өчен башың идеңме?

Син кайчан да булса бу турыда

Ярдәм сорап миңа килдеңме?

Аңлап алды Самат аның сүзен,

Китте шунда йөзе ачылып, —

Виктор иптәш, — диде, сөенечтән

Кулын кысты аның ашыгып. —

Токарь да син үзең, слесарь да,

Фрезерчылык сиңа чүп кенә...

Шуны һаман искә алмаганмын

Ә баш ваттым үзем күп кенә.

Кирәк булса син бит автогенчы,

Ниләр килми синең кулыңнан. —

— Салпы якка салам кыстырасың,

Чыкма, Самат, читкә юлыңнан!.. 
XIII 
Төнге унбер, цехка көтмәгәндә

Килеп керде Гайфи ашыгып.—

— Нигә дуслар, миңа әйтмәдегез,

Эшләмидер ахры башыгыз! —

Әйдә, әйдә, булыш, Гайфи абый,

Рәхмәт,— диде Самат шатланып.

Өстен салды Гайфи, корал алды,

Китте эшләр тагын җайланып...

Өч төн шулай алар эшләделәр,

Смена беткәч цехта бергәләп,

һаман-һаман эшкә рухландырып,

Великатов йөрде килгәләп.

Килгәләде монда цех башлыгы,

Бик еш булды Гөлсем биредә,

Төннәр буе калды алар белән

Китә калса эшләр кирегә.

Комсомолец Гуров әйбәт егет,

Булды гел-гел болар янында.

Нәрсә җитми, нәрсә кирәк булса,

Табып торды, шуның барсын да.

Самат, Виктор, Гуров, Великатов,

Гөлсем, Гайфи, болар һәммәсе —

Эшләделәр цехта, сузылганчы —

Алсу нурлы таңның шәүләсе.

Очкыннарын чәчте вольт дугасы,

Шпиндельләр торды әйләнеп,

Җемелдәде металл йомычкалар,

Бер-берсенә тыгыз бәйләнеп.

Бар эш бетте менә, Сармат шунда,

Шатлык катнаш башын күтәрде, —

Рәхмәт сезгә, дуслар, рәхмәт сезгә,

Бу бурыч та, димәк, үтәлде.

— Моның белән,—диде Великатов,—

Тынычланып туктап калмаска,

Көн дә саен әйбәт яраштырма

Килеп торсын моңа алмашка.

Безгә кирәк көн дә яңалыклар,

Күкрәк киереп алга барганда,

Уйлыйк, эзлик һаман Коммунизм

Биеклеген яулап алганда! 
XIV 
Үтте көннәр, шушы яраштырма

Бирде цехка гүзәл җимешен,

Һәм көчәйтә барды, һәр көн саен

Заводның да йөрәк тибешен.

Күп тә үтми, Самат хезмәтенең

һәркайда да даны таралды.

Бара-тора мондый казанышлар,

Берләп түгел, унлап саналды.

Хәбәр язды өлкә газетасы

Урнаштырып Самат рәсемен,

Матурлатып торды Самат исеме

Смена саен завод «Яшен»ен.

Чакырдылар Өлкә Комитетка,

Анда ада «рәхмәт» диделәр.

Чөнки инде кайбер заводларда

Мифтаховча эшли иделәр. 
XV 
Үсте Самат завод шау-шуында,

Шунда булды эшнец бар яме.

Моннан соң да аңа бик күп булды

Яшь инженер Гөлсем ярдәме.

Хөрмәт итеп Самат шул ярдәмне,

Киңәшләрен зурлый, кадерли,

Һәм эштән соң калып берничә көн,

Бик яхшы бер бүләк хәзерли.

Менә бүләк, матур металл букет

Дюраль, бакыр, җиз һәм корычтан.

Ялгап куйган пөхтә, бер эз дә юк,

Эшләнгәндәй бар да бер очтан.

Бар сәләтен биреп эшли Самат,

Бүләгенең һәрбер кисәген.

Шул ук вакыт тота күз алдында

Эшләнәчәк деталь исәбен.

Кат-кат кыра, кат-кат карап тора,

Уйлый, саный, тагын шомарта.

Кайдан җыйган, кемгә заказ биргән,

Төрле-төрле махсус коралга.

Ап-ак фетр белән букетының

Ялтыратты барлык өлешен,

Көн дә калып шулай цехта аның

Тәмам итеп торды бер эшен.

Шундый булсын букет, бер кеше дә

Бер җиреннән гаеп тапмасын!

Матур булсын, бар да аңа карап,

Самат эше бу дип мактасын.

Ул тиң булсын үзен эшләүчегә,

Лаек булсын алган кешегә,

Башка төрле эшләп буламыни

Яшь инженер Гөлсем ишегә.

Ул хаклы бит кадер-хөрмәтләргә,

Җанга якын, әйтеп биргесез,

Кабул итәр микән тик букетны,

Менә ләкин нәрсә билгесез!

Бүләк әзер, Самат озак итеп

Карап торды анар тукталып.

Үз эшенә үзе сокланыпмы, —

Булды бит бу, — диде рухланып.

Батарея куйды җайлаштырып,

Бик тиз генә букет эченә.

Төрле-төрле металл балкып китте

Кереп кинәт чәчәк төсенә.
Карап торды Самат тагын аңар

Соклангандай җәйнең таңына.

Парафинлы кәгазь белән төреп

Кереп китте Гөлсем янына...

— Ышан, Гөлсем,әйтәм чын йөрәктән,

Бурычлымын синең каршыда.

Чөнки хәзер эшем күп урында

Үрнәк булып китте барсына! —

Самат басты менә бармак белән

Букетының бер як читенә,

Җемелдәде букет кәгазь аша

Нурлар сибеп Гөлсем битенә..

Кызыксынды Гөлсем бүләк белән,

Сүтеп алды кәгазь кисәген.

Керфекләрен сирпеп карап торды,

Җемелдәвек металл бизәген.  

— Рәхмәт, Самат!—диде Гөлсем аңар,—

Чын күңелдән хөрмәт иткәнсең!

Белми торам, түгел эшкә генә,

Син хискә дә оста икәнсең!

Менә нәрсә, әйбәт синең букет,

Чын чәчәктән хәтта яхшырак!

Ләкин бүген моңа миннән битәр,

Великатов иптәш хаклырак.

Чөнки, Самат, бүген һәр яктан да,

Мин дә, син дә аңар бурычлы.

Ул бит монда безгә ата кебек,

Якын дус һәм иң зур булышчы!

Шуңа күрә моны син теләсәң,

Бераз соңрак бүген икәү без,

— Ярдәмегез өчен рәхмәт, диеп,

Парторгка бүләк итәрбез!

— Әйдә, барыйк, Гөлсем икәүләшеп,

Великатов анда чагында.

Алда торган эшләр, хыялларны

Сөйләшербез аның янында...

Юк, юк, Гөлсем, бер дә алай түгел,

Йөрмик анда барып тикмәгә.

Смена бетеп, эшләр тәмамлангач,

Тапшырырбыз моны иртәгә!

Минем теләк алган уңышларны

Алга табан дәвам иттерү.

Иртәгедән башлап һәр көн саен

Деталь санын бишкә җиткерү!

Бик дөрес бу... Гөлсем, күреп торам,

Бик шәп фикер килгән башыңа.

Алай булгач сиңа бүләк итеп

Нәрсә бирим дуслык хакына? —

Ничек диим, Самат, синең ирек,

Кирәк булса менә турысы:

Саф йөрәгең, чиста дуслыгыңны

Бүләк итсәң, — җитәр шунысы!

— Гөлсем, бәгърем, — диде Самат шунда,—

Барсы сиңа, барсы синеке!

Иң зур шатлык миңа, күз нурым син,

Гомерлеккә булсаң минеке! —  
Бер сүз әйтми Гөлсем Саматының

Күкрәгенә килеп сыенды.

Тирән хистә үткән ике-өч минут

Иң зур бәхет булып тоелды.

Мәхәббәтнең җылы хисләренә

Кемнәр генә башын имәгән?

Кемнәр генә сыенып бер-берсенә

«Сандугачым, иркәм» димәгән?.. 
XVI 
Смена бетте. Самат иркен сулап

Алып куйды соңгы детален.

Яхшы деталь, кем дә бүтән җирдә

Таба алмас моның мисалын.

— Бишне!—диде Самат горурланып,—

Бишне бирдем менә, ниһаять!

Ирешкәннәр белән туктап калу

Минем өчен чөнки җинаять!

Уңыш бирсен һәркем һәм ул юлны

Читләтмәсен һичбер кешебез!

Уртак жиңү булса шатланырга

Лаек булыр безнең эшебез! Виктор белән

Гайфи ашыга-ашыга йөгерделәр

Самат янына.

Гаҗәпләнде цехта бар кеше дә

Самат биргән деталь санына.

Великатов килде, аның белән

Килеп җитте Гөлсем бирегә.

— Самат туган, — диде Гайфи шунда,—

Өйрәт, әйдә, тизрәк мине дә!

Великатов шунда сөенечтән

Кочып алды килеп Саматны.

— Рәхмәт егет, кулың алтын икән,

Хыялларың синең канатлы!

— Сезгә рәхмәт, иптәш Великатов,

Сезнең ялкын минем хисемдә.

Мин үземнең барлык җиңешләрне

Багышладым сезнең исемгә.

Искиткеч көн бүген... бәхет җыры

Тирә-якны торды шаулатып.

Шатлыгымны, кайнар хисләремне,

Сүзләр белән булмас аңлатып.

Серле көзге булды детальләрем,

Көн буенча минем каршымда.

Ватанымның бөек тарих юлын —

Шунда күрдем, сөйлим барсын да:

Мин беренче деталь эшкәрткәндә —

Путиловта күрдем Ленинны;

Кулын сузып торды трибунадан

Киләчәккә әйдәп илемне!

Мин икенче деталь эшкәрткәндә

Күреп тордым — Сталин атамны.

Микрофонда сүзен дәвам итте

Бөек эшкә өндәп Ватанны!

Мин өченче деталь эшкәрткәндә —

Уйлап куйдым партия турында.
Бала чактан бирле минем хыял

Чәчәк атты аның нурында.

Мин дүртенче деталь эшкәрткәндә

Күреп тордым хезмәт ялкынын.

Бишьеллыкны дүрттә үтәү өчен

Көрәшкәнен совет халкының!

Мин бишенче деталь эшкәрткәндә

Барсын-барсын яхшы аңладым:

Күреп тордым алда балкып аткан

Коммунизм чоры таңнарын.

Шуңар карап минем көч-куәтем

Артып торды һаман кулларда.

Минем күңел булды шунда һаман —

Эшләр эш һәм барыр юлларда!

Алар монда сакта торалар.

Автоматлар супорт ручкаларын

Ничек кирәк шулай боралар.

Күргәннәрем белән хозурланам,

Акыл тиздән барын җиңәчәк!

Таныш түгел өстәл, эш һәм кеше,

Их! Матур соң безнең киләчәк!

Мин гел табам сезнең булышлыкта

Җаным өчен бөтен рәхәтне.

Шуңа күрә сезгә бүләк итәм

Менә шушы металл чәчәкне!..

...Балкып китте менә металл букет

Җиде төрле төстә ялтырап.

Күреп шунда аның матурлыгын

Великатов калды аптырап.

Сокландылар бар да цехтагылар

Күреп шушы матур бүләкне,

Великатов тәмам гаҗәпләнде:

— Нигә инде болай бу хәтле!

— Рәхмәт, — диде Самат, — бергәләшеп

Матур-матур эшләр эшләдек.

Металл букет булыр Гөлсем белән

Икебездән сезгә истәлек!

— Юк, мин, — диде кинәт Великатов,

— Лаек түгел моңа бу тикле!

 Менә нәрсә! Иптәш Сталинга

Бүләк итик шушы букетны!

— Алай булгач букет, — диде Самат,—

Бүләк булсын завод исеменнән,

Мин тагын да гүзәл итим аны

Килгән кадәр хисем-көчемнән! —

Минем теләк, — диде Великатов,—

Барыбыздан шуны өстәргә:

Без ант итик иптәш Сталинга,

Күп мәртәбә яхшы эшләргә!