Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧЛЫКНЫ ЯКЛАП

К.ФАСЕЕВ

ТЫНЫЧЛЫКНЫ ЯКЛАП

«Куркыту Һәм кешеләрне күпләп үтерү коралы булган атом коралын без һичсүзсез тыюны таләп итәбез. Без бу карарның үтәлешенә ныклы халыкара контроль куюны таләп итәбез. Нинди дә булса илгә каршы атом коралын беренче булып кулланучы хөкүмәтне без кешелеккә каршы җинаять итә дип саныйбыз һәм ул хәрби җинаятьче итеп каралырга тиеш дибез. Без бөтен дөньядагы яхшы теләкле кешеләрнең барысын да шушы Өндәмәгә кул куярга чакырабыз». Тынычлык тарафдарларының бөтендөнья конгрессы Даими комитеты тарафыннан Стокгольм сессиясендә кабул ителгән Өндәмә әнә шундый. Бу тарихи документта гади һәм ачык итеп безнең көннәрнең иң әһәмиятле, иң актуаль бурычы — империалистик сугыш уты кабызучыларга каршы, тынычлык өчен көрәш бурычы бөтен кискенлеге белән куелган.

Атом коралын, агрессиянең иң әшәке, иң кешелексез коралын тыюны таләп итү — тынычлык өчен көрәшүчеләрнең төп таләбе булып тора, чөнки атом коралы кешеләрне масса күләмендә кыру коралы. Империалистлар политик шантаж һәм хәрби психоз таратып, атом коралы куллану белән яныйлар. Алар үзләренең иң кабахәт планнарын атом бомбасы белән бәйлиләр. Менә шуңа күрә дә Тынычлык тарафдарларының бөтендөнья конгрессы Даими комитеты Өндәмәсен барлык намуслы хезмәт кешеләре зур канәгатьләнү белән каршы алдылар. Бу Өндәмәне барлык совет кешеләре чын күңелдән һәм актив рәвештә яклыйлар. Сайлаучыларның наказларын үтәп, СССР Верховный Советы депутатлары Стокгольм Өндәмәсенә үзләренең солидарлыклары турында бертавыштан белдерделәр. СССР Верховный Советы бу Өндәмәдә алга куелган тәкъдимнәрне тормышка ашыру өчен барлык дәүләтләрнең закон чыгаручы органнары белән хезмәттәшлек күрсәтергә хәзер булуын әйтте, тынычлык тарафдарлары хәрәкәтенә һәм Стокгольм Өндәмәсенә барлык совет халкының чын күңелдән кушылачагына ышаныч белдерде. «Халыкларга тынычлык һәм бәхет» дип язылган безнең байрагыбызда. Совет резолюңиясе күтәреп чыккан бу бөек чакыру дөньядагы барлык намуслы кешеләрне тынычлык өчен, бәхет өчен көрәшкә рухландыра. Совет кешеләре тынычлыкны ничек булса да саклап калырга, канлы империалистик сугышларны булдырмаска үз ихтыярларын һәрвакыт ачык күрсәтеп килделәр. Империалистик талаучылар кабызган сугышларның нинди зур бәлаләр, корбаннар, югалтулар һәм җәфалар китергәнен без бик яхшы беләбез. Боларның барысын да без үзебезнең җилкәбездә кичердек һәм шуның өчен дә халыкларга бу гаять зур явызлыкны яңадан тагарга маташучы агрессорларга без үзебезнең ачы нәфрәтебезне белдерәбез. Европада һәм Көнчыгышта сугышның соңгы артиллерия залплары тынганга әле биш кенә ел үтте.

1941 елның 22 июнь көне совет кешеләренең хәтереннән бервакытта да китмәс. Ул көндә бөтен дөнья империализмы тарафыннан әзерләнгән канлы сугыш башланды. Гитлерчы бандитлар безнең илебезгә, чәчәк атучы, тыныч, бәхетле һәм шатлыклы тормышыбызга пиратларча һөҗүм ясадылар. Без тарихта иң авыр сугышны кичердек, исәп-хисапсыз корбаннар бирдек, җәфалар күрдек. Илебезнең бик күп районнары сугыш уты белән яндырылды. Фашист варварлары бик күп промышленность үзәкләрен, гөрләп торган шәһәрләрне һәм авылларны хәрабәләргә әйләндерделәр, совет халкының хезмәте белән тудырылган культура учакларын юкка чыгардылар. Гитлерчы ерткычлар совет кешеләрен күпләп үтерделәр, балаларны, хатынкызларны һәм картларны да кызганмадылар. Халкыбыз икенче дөнья сугышында бөек җиңүгә иреште. Бу җиңүнең дөньякүләм тарихи әһәмияте бар.

 Совет дәүләте шундый сынауларны кичерде ки, ул сынауларга бер генә капиталистик дәүләт тә чыдый алмаган булыр иде. Сугышта совет иҗтимагый һәм дәүләт строе җиңде. Бөтен дөнья тагын бер кат социалистик стройның югары, иң нык һәм тормышка сәләтле строй икәнлегенә ышанды. Икенче дөнья сугышы сабаклары барлык халыкларны чын демократия өчен, социализм өчен кискенрәк һәм батыррак көрәшергә өйрәтә, чөнки социализм һәм демократия генә халыкларга эксплоатацияне, сугышларны бетерергә мөмкинлек бирә, халыкларның чын азатлыгын һәм бәйсезлегеи тәэмин итә. Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлегеи саклап калып, бөек җиңү белән рухланган совет халкы тыныч төзелешкә яңа энтузиазм белән кереште. Сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллык планны совет кешеләре зур энтузиазм белән кабул иттеләр, һәм без — совет патриотлары — большевиклар партиясе җитәкчелегендә, бөек Сталин юлбашчылыгы астында башкарылган хезмәтебезгә хәзер горурланып йомгак ясыйбыз. Илебезнең промышленносте производствоның сугышка кадәрге дәрәҗәсен инде күптән узып китте.

Бөртекле культуралар уңышы сугышка кадәрге 1940 ел уңышыннан артты. Совет халкының 1 материаль көнкүреш дәрәҗәсе күтәрелде. Совет кешеләре зур рухлану белән хуҗалыкның һәм культураның тыныч үсеше бурычларын хәл итәләр. Совет кешеләренең тормышы, көрәше һәм хезмәте барлык илләрнең хезмәт ияләре өчен бөек үрнәк булып тора. Тынычлык, социализм һәм демократия лагере икенче дөнья сугышыннан соң тагын да ныгыды. Польша, Чехословакия, Венгрия,, Румыния, Болгария, Албания халыклары социализмга илтә торган яңа тормыш башладылар. Кытак революциясенең гүзәл җиңүе тынычлык һәм демократия фронты ныгуының көчле факторы. Ул империализм коллыгыннан 475 миллион кешене азат итте, көнчыгышта милли азатлык көрәшенең яңа„ җиңүле этабын ачты. Германия демократик республикасы төзелүе Европада тынычлык эшенең зур җиңүенә алып килде. Совет Армиясе тарафыннан фашизм үләтеннән азат ителгән Германия демократик республикасы хезмәт ияләре демократик нигездә яңа тормыш коралар. Икенче дөнья сугышы нәтиҗәсендә Советлар Союзының авторитеты тагын да үсте, аның халыкара хәле тагын да ныгыды. Көнбатышта һәм Көнчыгышта безнең хәзер ышанычлы союздашларыбыз бар, алар белән безнең арадагы дуслык социалистик идеяләргә, тынычлыкны саклау өчен бердәм омтылышка, халыкларның үзара берберсен хөрмәт итүләренә нигезләнгән. Гитлер Германиясен һәм япон империализмын җиңеп чыккан Советлар Союзының тынычлыкны яклау эшендәге роле хәзер тагында үсте һәм көчәйде. СССР хәзер тынычлык өчен көрәштә берләшкән күп кенә демократик илләрнең башында тора. Халык демократиясе дәүләтләренең Советлар Союзы белән туганнарча дуслыгы һәм бердәмлеге тынычлыкның көчле факторы ул. Социалистик илләргә сугыш кирәкми. Яиа тормыш төзүче Советлар Союзына һәм халык демократиясе илләренә ныклы тынычлык кирәк. Советлар Союзының тынычлык политикасы бөек Ленин тарафыннан билгеләнде. Утыз ел элек Америка корреспондентына җавабында Ленин болай диде: «Америка капиталистлары безгә тимәсеннәр. Без аларга тимәбез». Совет хөкүмәтенең тынычлыкны яклаучы тышкы политикасы совет иҗтимагый һәм дәүләт строеның нигезендә ята, чөнки совет строе сугыш уты кабызучылар булган эксплуататор сыйныфларны юкка чыгарды. Даһи юлбашчыбыз һәм остазыбыз иптәш Сталин күрсәтмәләреннән чыгып, Совет хөкүмәте тынычлык политикасын намуслы рәвештә һәм ачыктан-ачык үткәрә, халыкара куркынычсызлыкны ныгыту программасын эзлекле һәм кискен яклый, империалистик сугыш утын кабызучыларның һәртөрле маташуларын аяусыз фаш итә. Без, совет кешеләре, беләбез: ике системаның тыныч ярышында социализмның капитализм өстеннән җиңеп чыгуы тәэмин ителгән. Кешеләрнең прогрессив үсешендә һәрбер адым социализмга яңа җиңүләр китерә, империализмның нигезен ныграк какшата. Икенче дөнья сугышыннан соң дөньяда социаль көчләрнең торышы тамырыннан үзгәрде. Халыкара аренада көчләрнең нисбәте торган саен империализм өчен уңайсызрак була бара. Реакция лагере гаять зур югалтуга очрады. Яңа демократик дәүләтләрнең барлыкка килүе империализм системасын бик нык какшатты. Коммунистик партияләрнең авторитеты үсте. Барлык илләрдә коммунистлар саны хәзер 23 миллионга җитә. Сугыштан соң колониаль илләрдә көчле милли азатлык хәрәкәте җәелеп китте. Империализмның колониаль системасы тирән кризис кичерә. Империалистларның аяк астында ут яна, аларның тылында кискен сыйнфый көрәш үсә бара. Капитализм үз эчендәге каршылыклар белән тетри. Капитал илләрендә экономик кризис көчәя һәм тирәнәя, империалистлар аны читләтеп үтә алмыйлар инде. Империализм лагереның үз эчендә, барыннан да элек Америка һәм Англия империализмы арасында каршылыклар кискенләшә.

Үткән сугыш дөнья халыкларына гаять зур бәлаләр китерде. Ләкин империалистларны бу һич тә борчымый. Алар халыкларга яңа, тагын да куркынычрак бәлаләр көчләп тагарга җыеналар, кешелеккә каршы яңа явызлыклар эшлиләр, Советлар Союзы һәм демократик илләр халыкларының тыныч иҗади хезмәтләрен өзәргә, дөньяны яңа сугыш утына төртеп кертергә тырышалар. АКШ һәм Англиянең реакцион даирәләре ачыктан-ачык Гитлер эзенә бастылар һәм яңа сугышны хәзерләү политикасын үткәрәләр. Бу державаларның генеральный штаблары тынычлык сөюче демократик илләргә каршы һөҗүм планнары хәзерлиләр. АКШ һәм Англия империалистлары үзләре тарафыннан хәзерләнгән сугыш барышында киң хезмәт ияләре массаларының тынычлык һәм азатлык өчен һаман үсә барган хәрәкәтен бастырырга, демократияне һәм социализмны буарга исәп тоталар, яңа сугыш ярдәмендә хәзерге капитализм кереп баткан тирән һәм төзәтелмәслек каршылыклардан чыгу юлын эзлиләр. Империалистик агрессорларның акылдан шашкан башларында икенче дөнья сугышыннан соң яңадан ахмак идея — бөтен дөньяны яулап алу идеясе туды. Америка империалистлары тоткарсыз рәвештә кораллану алып баралар. АКШның хәрби расходлары сугышка кадәрге елларга караганда егерме тапкыр үсте һәм хәзер бюджетның 76 процентын тәшкил итә. Америка — Англия империалистлары үзләре кул куйган халыкара йөкләмәләрдән баш тарталар. Алар Көнбатыш Германияне һәм Японияне хәрби авантюра плацдармнарына әйләндерәләр. Берләшкән Милләтләр оешмасына Совет хөкүмәте хораллар санын кыскарту, атом коралын тыю, тынычлыкны ныгыту өчен биш дәүләт пактын төзү турында тәкъдим керткән иде. Америка империалистлары бу тәкъдимнәргә каршы чыктылар һәм аны кабул иттермәделәр. Америка империализмы җир шарының барлык почмакларында хәрби базалар төзи, һәм җирдә иң реакцион көчләргә булышлык күрсәтә, үзенең тынычлыкка карата дошманлыгын ачыктан-ачык белдерә. АКШ ның элеккеге президенты Гувер һәм Трумэнның тышкы политик эшләр буенча киңәшчесе Даллес Берләшкән Милләтләр оешмасын юкка чыгаруны таләп иттеләр. Трумэнның икенче киңәшчесе Бернард Барух оятсыз рәвештә болай ди: «Дөнья сугыш кыргыйлыклары вакытында матур булып күренә, ләкин сугыш тәмам булгач, ул җирәндергеч булып кала». Америка империалистларының барлык кабахәтлекләрен фаш итеп бөек Ленин әле 1918 елда ук болай язган иде: «нәкъ менә... Америка миллиардерлары, шушы хәзерге заман колбиләүчеләре, канлы империализмның канлы тарихында аеруча фаҗигале сәхифәне ачтылар». «Америка миллиардерлары... йөзләрчә миллиард долларлар талап җыйдылар», «һәм һәрбер долларда, — дип язды Ленин, — пычрак эзләре күренә... һәрбер долларда — «доходлы» хәрби поставкалардан килгән пычрак эзләре... һәрбер долларда кан билгесе» (В. И. Ленин XXIII т., 176— 80 6., 3 басма). Америка империалистлары икенче дөнья сугышында да халыкларның бәхетсезлеге хисабына баедылар. һәм хәзер инде алар тагын яңа канлы сугыш ачып җибәрергә, халыкларны коллыкка төшерү һәм изү хисабына, хезмәт ияләренең каны хисабына баерга тырышалар. АКШ һәм Англия империалистлары агрессив блоклар һәм союзлар — Көнбатыш союз, Төньяк Атлантик блогы төзеделәр. АКШ, Англия һәм Франция тышкы эшлә; министрларының күптән түгед Лондонда үткәрелгән киңәшмәсе дз агрессив максатларны күзәтте. Сугыш хәзерләү өчен Европада берләштерелгән хәрби штаб төзелгән. Америка империализмы үзенең бетен экономикасын һәм маршаллаштырылган илләрнең экономикасын сугыш максатларына буйсындыра, хезмәт ияләре массаларын элементар тормыш шартларыннан мәхрүм итә. Бу җинаятьчел политика нәтиҗәсендә капитал илләрендә миллионлаган кешеләр хәерчелеккә дучар ителгәннәр. АКШ ның үзендә 6 миллион тулысынча эшсезләр һәм 12 миллион ярым эшсезләр бар. Капитал илләренең барысында эшсезләрнең саны 45 миллионга җитә. Сугыш уты кабызучылар кешеләрне куркыталар, хәрби психоз атмосферасын тудыралар, атом бомбасы белән кизәнәләр, бактериологик һәм химик сугыш планнары коралар. Америка империалистлары сугыш планы төзеп кенә калмадылар, хәзер алар Кореяда ачыктан-ачык агрессиягә күчтеләр. Төньяк Кореядагы Ли Сын Манның курчак хөкүмәте, Америка империалистларының турыдан-туры күрсәтмәләре буенча, Корея Халык демократик Республикасына һөҗүм ясады. Демократик хөкүмәткә турылыклы булган һәм Ким Ир Сен иптәш җитәкчелегендә Төньяк Корея гаскәрләре, бөтен Корея халкынын теләкләрен чагылдырып, оятсыз басып керүчеләргә кискен отпор бирделәр аларны 38 параллельдән генә түгел, бәлки Сеулдан һәм башка бик күп шәһәрләрдән һәм өязләрдән кудылар, Көньяк Кореяны азат итү эшен уңышлы рәвештә алып баралар. Трумэн Кушма Штатларның хәрби һава һәм хәрби диңгез көчләрен Корея халкының тыныч тормышына һөҗүм иткән Ли Сын Maн гаскәрләренә ярдәмгә җибәрде, Формоза атавына гаскәр җибәрергә боерык бирде. Англиянең премьер-министры Эттли Англия хәрби диңгез көчләрен Америка властьлары карамагына тапшырырга боерык бирде. Шулап итеп, Америка һәм Англия хөкүмәтләре, барлык халыкара законнарны таптап, Корея халкына каршы һәм Кытай Халык Республикасына каршы агрессив хәрәкәт башладылар. Тынычлыкның дошманнары яңа сугыш уты кабызучылар нәкъ менә Америка — Англия империалистлары икәнлегендә хәзер дөньядагы намуслы кешеләрнең, берсендә дә шик калмады. Ләкин империалистларның агрессив эшләренең көчәюе һәм сугыш угы кабызучыларның кычкырынулары халыкара реакция лагереның көчле булуы турында сөйләми, бәлки агрессорларның көчсезлеген генә күрсәтә. Америка империализмы күтәреп чыккан бөтен дөньяны яулап алу планы, гитлерчылар һәм япон империалистлары планнары кебек үк, авантюралы һәм җирлексез. Совет халкы мондый планнарны бер тапкыр Германия империясе хәрабәләрендә күмде инде. Хәзерге шартларда, көчләр нисбәте социализм файдасына тамырыннан үзгәргән шартларда, дөнья хакимлеге яулап алуга омтылучыларның планнары җимерелүгә бигрәк тә дучар ителгән.

Халыкларның сугышка һәм кешелекнең явыз дошманнарына каршы көрәштә тынычлыкка, бердәмлеккә омтылулары көчәйгәннән-көчәя. Империалистик дәүләтләрнең агрессив политикасы халыкларның көинән-көи үсә барган каршылыгына очрый. Акылдан шашкан агрессорларны авызлыклауны халыклар кискенрәк һәм ныграк таләп итәләр. Америка — Англия сугыш уты кабызучыларының авантюристик политикасына нәфрәт белән янган миллионлаган гади кешеләрнең протест тавышы торган саен көчлерәк яңгырый. Тынычлык тарафдарлары армиясе үзенең сафларында милләт, политик карашлар, җенес, партиялелек һәм дин аерымлыкларына карамастан берләшкән 800 миллион кешене туплый. Бy зур армия капиталистик монополиянең табыш артыннан куучы кечкенә группасына каршы тора. Халыкларның бердәм фронтында дөньядагы барлык халыклар, алар арасында совет халкы белән кытай халкы кебек бөек халыклар катнашалар. Бу фронт инде җиңелмәслек көч булып әверелде. Тынычлык тарафдарларының 1949 елның апрелендә булган беренче Бөтендөнья конгрессыннан соң тынычлык хәрәкәте зур уңышларга иреште. Хәзер тынычлык тарафдарлары оешмалары 76 илдә төзелгән. Анда бик күп төрле массакүләм чаралар — тынычлыкны яклау конференцияләре һәм конгресслары, тынычлык петицияләренә кул кую, тынычлык эстафеталары, сугышка каршы тәкъдимнәр белән парламентларга мөрәҗәгать итү һ. б. үткәрелә. Тынычлык тарафдарларының бөтендөнья конгрессы Даими комитетының Стокгольм сессиясе Өндәмәсе бөтен илләрдәге халыклар арасында популярлык яулап алды. Империалистларның кабахәт планнарын фаш итүче бу Өндәмә сугыш уты кабызучыларга дәһшәтле кисәтү булып тора. Тынычлык сөюче халыклар атомчыларга кисәтеп әйтәләр: «Әгәр дә сез җинаятьчел сугышны башлап җибәрсәгез һәм атом коралын куллансагыз —халыкларның гадел хөкеменнән котыла алмассыз». Тынычлык яклаучыларның активлыгы Стокгольм Өндәмәсенә кул кую белән генә чикләнми, әлбәттә. Тынычлык өчен көрәш башка формаларны да ала. Франциядә, Италиядә, Бельгиядә, Голландиядә һәм Көнбатыш Германиядә докерлар Америкадан килгән коралларны бушатудан баш тарталар. Алар үрнәгенә тимер юлчылар кушылалар. Күп кенә предприятиеләрнең эшчеләре корал эшләп чыгарудан баш тарталар, аларны башка профессия эшчеләре яклап чыгалар. Хәзер Корея халкына каршы сугыш башлаган Америка империалистларының җинаятьчел авантюрасына каршы бөтен дөньяда көчле хәрәкәт башланды. «Кореядан кулыгызны алыгыз!» — Барлык илләрнең намуслы кешеләре таләбе әнә шундый. «Америка — Англия сугыш уты кабызучыларына җинаятьчел планнарын башкарырга ирек бирмәбез! Бөтен дөньяда тынычлыкны саклап калырбыз,» — Хезмәт ияләренең бердәм ихтыяры әнә шундый. Тынычлык өчен көрәшчеләрнең көчле хәрәкәте империалистлар лагеренда ярсу һәм куркыныч тудыра. Тынычлыкны яклаучыларга каршы алар реакциянең бөтен көчләрен, террор, погром һәм ялган пропаганда чараларын туплыйлар. Тынычлык байрагын күтәрүче кешеләргә аталар, аларны төрмәләргә ябалар, каторгаларга җибәрәләр, агулыйлар, ачык һәм яшерен үтерәләр. Америка компартиясе җитәкчеләре — тынычлык өчен батыр көрәшчеләр, төрмәгә ташланганнар. Атом энергиясен хәрби максатларга куллануга каршы чыкканы өчен зур галим Жолио Кюри Франция властьлары тарафыннан эзәрлекләнә. Азатлык һәм тынычлыкның зур җырчысы Поль Робсонны реакция көчләре үтерергә тырышып йөриләр. Макартур күрсәтмәсе буенча Япониядә компартия законнан тыш дип игълан ителгән. Океан арты империалистлары хуҗалык иткән һәрбер җирдә тынычлык тарафдарларына каршы котырынган кампания бара. Капиталистик илләрнең хөкүмәтләре һәм парламентлары Стокгольм Өндәмәсенә кушылмадылар гына түгел, алар бу Өндәмәгә кул кую эшен барлык чаралар белән өзәргә тырышалар. Америка хөкүмәте Кушма Штатларга Даими комитет делегациясен җибәрмәде. АКШ конгрессы Даими комитет тәкъдимнәрен тыңларга теләмәде. Англиядә Эттли һәм Бевин тынычлык делегациясен кабул итүдән баш тарттылар. Голландиядә Комитет вәкилләрен кулга алдылар һәм илдән кудылар. Бельгиядә делегацияне парламентка кабул итмәделәр. Австрия хөкүмәте Стокгольм Өндәмәсенә кул кую хәрәкәтенә каршы белдерү белән чыкты. Тынычлыкны җимерү эшен дә хурлыклы рольне троцкийчы-тито бандасы һәм җинаятьче уң социалистик лидерлар үтиләр. Америка долларларына сатылган бу кабахот бәндәләр халыкларның изге теләген җимерергә, Америка — Англия империалистлары белән бергә тынычлык эшен өзәргә, кешелекне яна сугыш утына салырга маташалар. Ләкин империалистлар һәм аларның ялчылары ничек кенә котырынсалар да, аларның барлык маташуларының юкка чыгачагына шик юк. Дөньяда тынычлык өчен көрәшчеләрнең хәрәкәтен туктатырлык көч юк. Судлар да, төрмәләр дә, каты эзәрлекләүләр дә тынычлык көрәшчеләренең сугышчан рухын сындыра алмаслар. Тынычлык тарафдарлары алдына куелган хәзерге төп бурыч — атом коралын тыю турындагы Стокгольм Өндәмәсенә кул кую, шуның белән барлык тынычлык сөючеләрнең бердәм ихтыярын туплау. Бу кампания чын халыкчан кампаниягә, барлык илләрдә тынычлыкның көчле демонстрациясенә әверелде. Өндәмәгә инде йөз миллионнан артык кеше кул куйды һәм аңа тынычлыкны саклау теләге белән янучы тагын йөзләрчә миллион кешеләр кул куяр. Барлык халыкларның тынычлык өчен бөек көрәше башында безнең илебез, Советлар Союзы бара, моның белән совет халыклары горурланалар. СССР — халыкара көчле демократик лагерь юлбашчысы, тынычлык байракчысы. Барлык илләрнең хезмәт ияләре Советлар Союзына нык ышаналар, тынычлыкны саклау эшендә коммунистик партия һәм бөек Сталин тарафыннан җитәкләнгән совет халкына таянырга мөмкин икәнлекне алар беләләр. Икенче бөтен дөнья сугышы вакытында бөтен прогрессив кешелек Советлар Союзының фашистик Германиягә каршы батыр һәм килешмәүчән көрәшче булуын күрде. Хәзер ул Советлар Союзын тынычлык эше өчен иң кискен» эзлекле һәм иң көчле көрәшче дип таный. Без, совет кешеләре, тынычлык өчен көрәштә көчләребезне кызганмадык һәм кызганмабыз. Без — яңа җәмгыять төзүчеләр. Безнең өчен коммунизм җәмгыяте төзүдән дә зуррак шатлыгыбыз һәм бәхетебез юк. Безнең теләк — төзергә һәм төзергә, тудырырга һәм иҗат итәргә. һәм сугыш уты кабызучыларның, кешелек өчен яңа үлемнәр һәм җимереклекләр тудыручыларның һәртөрле маташуларына каршы без әйтәбез: без тынычлыкны сорамыйбыз, бәлки аны үзебезнең барлык көчебез белән, үз халыклары һәм милләтләре патриотларының берләшкән көчләре белән яулап алырбыз. Тынычлык көчләре сугыш көчләренә караганда бик күпкә зур һәм алар империалистларның канлы кулларына суга алырлар. Океан артында юкка гына атом бомбасы белән кизәнәләр, — ул корал бездә дә бар. Ләкин без атом энергиясен кешелеккә каршы түгел, җимерү һәм сугыш өчен түгел, бәлки тыныч хезмәт өчен, кешелек файдасына кулланырга телибез. Без озакка сузылган һәм ныклы тынычлыкны яклыйбыз, без барлык халыклар белән тату һәм дусларча яшәргә телибез. Без әнә шуның өчен көрәшәбез һәм, биш ел моннан элек фашизмны җиңгән кебек, бу көрәштә дә җиңеп чыгарбыз. «Без сугыш теләмибез һәм аны булдырмас өчен мөмкин булганның бөтенесен эшләрбез,—диде иптәш Г. М. Маленков. — Ләкин безне беркем дә сугыш уты кабызучыларның корал шалтыратуларыннан куркалар дип уйламасын. Сугыштан безгә түгел, бәлки империалистларга һәм агрессорларга куркырга кирәк.

...Әгәр империалистлар өченче бөтендөнья сугышын башлап җибәрсәләр, бу сугыш инде аерым капиталистик дәүләтләр өчен генә түгел, бәлки бөтендөнья капитализмы өчен кабер булыр». СССР Верховный Советының Стокгольм Өндәмәсенә кушылуы турында белдерүе һәм бу Өндәмәгә кул кую кампаниясе халкыбызда яна политик һәм патриотик күтәрелеш тудырды. Совет кешеләре Совет хөкүмәтенең сугыштай соңгы тынычлык сөючән политикасын чын күңелдән яклаулары турында, тынычлык өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкә хәзер булулары турында белдерәләр. Стокгольм Өндәмәсенә кул кую империалистик агрессорларның кешелеккә каршы юнәлдерелгән кабахәт эшләрен өзү юлында зур әһәмияткә ия булган чара булып тора. Совет кешеләре өчен Стокгольм Өндәмәсенең әһәмияте ачык, һәрбер совет кешесе бу документка кул куя. 30 июньнән башлап илебезнең барлык почмакларында — заводларда һәм фабрикаларда, колхозларда һәм совхозларда, МТСларда, уку йортларында һәм фән учреждениеләрендә хезмәт ияләренең күп массалы җыелышлары үткәрелде. Зур оешканлык һәм политик күтәренкелек белән үткән бу җыелышларда совет кешеләре ялкынлы чыгышлар ясадылар, үзләренең тынычлык өчен көрәштә бердәм ихтыярларын белдерделәр. Чистай сәгать заводы стахановчысы иптәш Нигъмәтуллина болай диде:

— Мин тынычлыкны яклау өчен җәелгән хәрәкәтне чын күңелемнән котлыйм. Чөнки немец-фашист илбасарларына каршы барган сугыш әле дә хәтеребездә. Без сугыш теләмибез, тынычлык телибез. Мин туган Ватанымның экономик куәтен туктаусыз ныгытуда бөтен көчемне куеп катнашырга, 6 айлык заданиене 4 айда үтәргә сүз бирәм. Азнакай МТСы эшчесе, сугыш инвалиды иптәш Фәттахов болай дип белдерде: — Без үткән сугышта күп кан койдык. Үзебезнең туганнарыбызны югалттык. Без андый хәлнең тагын да кабатлануын теләмибез. Без тынычлык һәм халыклар дуслыгын телибез. Шуның өчен без партиябез һәм иптәш Сталин тирәсенә тагын да тыгызрак тупланабыз.

— Без сугыш теләмибез, — дип белдерде Лаеш МТСы комбайнчысы иптәш Темляков, — ләкин сугыш уты белән янаулардан арыкмыйбыз. Чөнки ирекне яулап алган, шатлыклы һәм культуралы тормыш төзегән герой совет халкы ирекне һәм тынычлыкны саклый белә.

Совет галимнәренең бердәм теләген һәм ихтыярын белдереп, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы президиумы председателе, Сталин премиясе лауреаты академик А. Е. Арбузов болай диде:

— Без атом бомбасының нинди дәһшәтле җимергеч корал икәнен беләбез. Ләкин шуның белән бергә сез атом бомбасының сер түгел икәнлеген дә һәм дөньяның тынычлык сөюче кешеләре бу энергияне кара максатларга файдаланырга юл куймаячагын да яхшы беләбез. Без, барлык башка эшләребездә һәм омтылышларыбызда бөек коммунистлар партиясе тирәсенә тупланган кебек, тынычлыкны яклау омтылышыбызда да партия тирәсенә, Сталин тирәсенә тагын да тыгызрак туплану белән җавап бирербез. Совет кешеләре Стокгольм Өндәмәсен чын күңелдән һәм саф йөрәктән яклыйлар, үзләренең авазларын тынычлыкны яклаучыларның миллионлаган тавышына кушалар. Бөтен дөньядагы тынычлык сөюче халыклар белән бергә без белдерәбез: яңа сугышны башлап җибәрергә маташучы хөкүмәт халыклар нәфрәтеннән һәлак булыр. Империалистик агрессорларны, сугыш факелчыларын гитлерчы илбасарлар язмышы көтә. Без тынычлыкка омтылабыз, ләкин бу без көчсез дигән сүз түгел. Без үзебезнең көчебезгә нык ышанабыз, совет иҗтимагый һәм дәүләт строеның өстенлегенә таянабыз. Үз ватанын немецфашист илбасарларга каршы көрәштә яклап калган, азат хезмәт шатлыгын таныган совет халкы большевиклар партиясе һәм иптәш Сталин артыннан яма җиңүләргә, социалистик ватаныбызның тагын да чәчәк атуы һәм бәхете өчен яңа казанышларга ышанычлы рәвештә бара. Атом коралын тыю турындагы Өндәмәгә кул кую СССР хезмәт ияләрендә яңа хезмәт күтәрелеше тудыра, аларны коммунизм төзелешенең барлык тармакларында яңа уңышларга рухландыра, барлык совет халкын сугыштан сонгы сталинчыл бишьеллык планны уңышлы рәвештә үтәүгә туплый. Совет халкы Стокгольм Өндәмәсенә кул куйганда, үз алдына янңа югары йөкләмәләр ала. Коммунистик төзелешнең барлык тармакларында социалистик ярыш киң жәлә, хезмәт җитештерүчәнлеге торган саен үсә. Совет кешеләре үзләренең барлык энергияләрен илебезнең хуҗалык һәм культура күтәрелешен, аның оборона куәтен тәэмин итүгә буйсындыралар. Без үзебезнең хак эшебезгә нык ышанабыз. Империалистик ерткычлар бернинди бомбалар белән дә безне куркыта алмаслар. Безнең көчебез зур һәм ул торган саен һаман үсә. Безнең белән бергә — безнең йөрәкләребездә тынычлык эшенең җиңүенә какшамас ышаныч кабызган бөек кеше, барлык халыкларның юлбашчысы, тынычлык өчен армый-талмый көрәшүче, безнең бөек дусыбыз һәм даһи остазыбыз иптәш Сталин. Сталин исеме — совет халкы өчен һәм дөньядагы барлык гади кешеләр өчен ия кадерле исем. Сталин исеме барлык хезмәт ияләрен сугыш уты кабызучыларга каршы, ныклы тынычлык өчен, демократия һәм социализм өчен көрәшкә рухландыра. Стокгольм Өндәмәсенә кул куйганда совет кешеләре тирән мәхәббәт һәм бирелгәнлек белән үз карашларын һәм хисләрен большевиклар партиясенә, Совет хөкүмәтенә, сөекле юлбашчыбыз иптәш Сталинга юнәлтәләр һәм бертавыштан иптәш Сталинга, бөтен прогрессив кешелеккә сүз бирәләр:

— Яңа сугыш уты кабызучыларның кабахәт планнарын өзәрбез! Бөтен дөньяда тынычлыкны саклап калырбыз!