ТЫНЫЧЛЫК ӨМЕТЕ
ИЛЬЯ ЭРЕНБУРГ
ТЫНЫЧЛЫК ӨМЕТЕ
Веронезеның иң мәшһүр картиналарыннан берсе мифтан алынган сюжет темасына язылган: үгезгә әверелгән Юпитер Европа исемле сылу буйлы финикиянканы урлый. Кыз карышмый, ләкин, аның йөзенә караганда, аптырашка калганлыгы күренә. Юлда алган тәэсирләрне, озак кына сөйләшеп утыруларны, кыска гына вакыт эчендәге очрашуларны, Париж, Стокгольм, Рим, Брюссель, Женева һәм Берлин шәһәрләрендә күргән нәрсәләрне барысын бергә юл хатирәләре иттереп тупларга тырышканда, мин шул картинаны исемә төшердем. Американың хөрмәтле дипломатларын үгез белән чагыштырырга һәм бигрәк тә аларны Юпитер белән чагыштырырга теләмим мин; шулай ук мин Европаны да коты чыккан гөнаһсыз кыз итеп күз алдыма китерергә теләмим. Шулай да Веронезе картинасындагы финикиянка- ның күзләре минем исемнән чыкмый, андый күзләрне хәзер Сена елгасы буйларында да һәм Италия наратлары арасында да күрергә мөмкин. Үзгәрешләр күп түгел шикелле. Океан дулкыннары нәкъ электәгечә Бретань ярларына ярсып бәреләләр; шаулап, дулкынлап арыган Төньяк диңгезе коры җирдән ераклаша, яр буендагы комнарда гаҗәеп төрле су үсемлекләрен калдыра: җил ком тауларын бер урыннан икенче урынга күчерә һәм, арып, тополь яфракларын да чак кына селкетә. Альп шарламалары да нәкъ электәгечә шаулап агалар, һәм җәйге көннең тирән тынлыгы эчендә төкле тураның очканы ишетелә. Готик стилендәге таш соборлар нәкъ электәгечә һаваларга ашып торалар, мрамор нимфалар иртәнге салкында туңып утыралар, тар, тыгыз урамнар да, нәкъ электәге шикелле үк. Европа электәге кебек үк борынгы һәм күңелгә ягымлы.
Дөрес, әгәр ныклабрак карасаң, әле күптән түгел генә булын үткән сугышның яраларын, куркыныч хәрабәләрен күрәсең, ул хәрабәләргә әле ташчыларның куллары кагылмаган һәм алар өстенә әле үләннәр дә үсмәгән: табигать, озак заманнар яшәп җимерелгән сарайларны һәм гыйбадәтханәләрне кызганып, аларны үзенең үләннәре белән каплый, ләкин ул кешенең кара эшен үзенең яшел җәймәсе беләа капларга ашыкмый. Бу хәрабәләргә карап шуны әйтәсең: бу беренче яралар гына түгел, алар төзәлерләр һәм онытылырлар, дисең. Белоруссиябезнең яндырылган авыллары бик зур тизлек белән яңадан төзелде, Сталинград, Минск һәм Орёл шәһәрләре бик зур тырышлык белән яңадан торгызыла. Варшаваны беренче мәртәбә күргәндә мин аптырап калдым: ул җимерелгән скелетка ошаган иде.
Варшаваның елдан-ел яңадан туа баруын, төзелеш басмаларының бик ашыгычлык белән корылуын, кирпечләрнең ничек салынуын, түбәләрнең каплануын, буш йортларның кешеләр белән тулуын, үлемнең тормышка урын бирүен мин үз күзем белән күреп килдем. Мин беренче бөтендөнья сугышыннан соңгы Францияне хәтерлим; сугышта ул Верден янында үз милләтенең данын югалтты; шуңа карамастан, аның төньягындагы җимерек шәһәрләре бик тиз арада җанландылар. Ә хәзер французлар үзләренең тынып калган хәрабәләренә бик күңелсез карыйлар — алар моны узган сугышны хәтерләренә төшерергә теләгән өчен түгел, ә бәлки киләчәк сугыш турында бик еш ишеткәнгә күрә шулай карыйлар. Аларның күңел тынычлыклары, үзүзләренә ышанычлары юк, шундый тынычлыкның һәм ышанычның булмавы кешегә йорт салырга, агач утыртырга бала үстерергә ирек бирми. Газеталар «Маршалл планы» турында бик күп яздылар, бик күп цифрлар китерделәр. Докторлар булып кыйланган капйотлар тарафыннан Европаның тормышына кертелгән аптырашта калуны статистика гына сөйләп бирә алырмы икән соң?
О, билгеле, Маршалл әфәнденең «планына» кадәр дә акчалар дөньясында тәртипсезлек яшәгән иде; аңа кадәр дә Америкада мамыкны яндыралар, ә кешеләр ялангач йөриләр иде, аңа кадәр дә бодайга эозин кушалар, ә кешеләр ачлыктан интегәләр иде. Аңа кадәр дә Бразилия паровозларына кофе ягалар, җирне Дания дуңгызлары белән ашлыйлар, станокларны җимерәләр һәм гөрләп иген үсә торган җирләрне кысыр калдыралар иде. Хәзер шушы плансыз тәртипсезлеккә иң куркыныч тәртипсезлек булган «план» өстәлде. Бельгия тукучылары эшсез калдылар, чөнки америкалылар Көнбатыш Германиядән Бельгиягә арзанлы товар кертәләр. Француз балыкчылары үзләренең тоткан балыкларын диңгезгә түгәләр, чөнки америкалылар Норвегиядән Франциягә арзанлы балык китерәләр. Швейцариянең данлы сыерларын үстерүнең нигә кирәге бар? Бәхетсез сыерлар, шулай ук аларның хуҗалары да бәхетсез: америкалылар сөт порошогы эшләп чыгаралар. Франциянең авиация заводлары ябылды, Италиянең машиналар төзү заводлары ябылды; Швеция портларындагы көймәләр хәрәкәтсез торалар. Кешеләр эшсез калалар, тормыштагы урыннарын югалталар; кайчандыр аларга: «Бу — ярдәм», дигәннәр иде; я алар шуннан башка бернәрсәне дә аңламыйлар, яисә алар барысын да аңлый башлыйлар. «Ярдәм»? Бай Франция бөлгенлеккә төшерелде. Билгеле, аның шәһәрләрендә әле бик яхшы киенгән хатын-кызларны очратырга, зиннәтле магазиннарның витриналарын күрергә, Брия-Саверенның барлык кагыйдәләре белән ашау-эчү әйберләре пешерә торган беренче дәрәҗәдәге рестораннарны табарга мөмкин. Ләкин хәзер Франциянең әллә никадәр кешесе «бер көнне ничек үткәрергә икән?» дигән проблеманы хәл итү өстендә башларын ваталар; бу проблеманы хәл итүгә Декарт логикасы да, Иль-де-Франс гармониясе дә ярдәм итә алачак түгел...
Хезмәт хакы ун тапкыр артты, ә әйбер бәяләре исә егерме тапкыр күтәрелде: кешегә электәге тормышының яртысын гына бирәләр. Мин инглизләрне Стокгольмда да һәм Цюрихта да очраттым; алар, үзләренә хас булган горурлыкларын югалтып, кибетләрнең витриналарына комсызланып карап торалар иде, ә витриналар исә Англиядә эшләнеп чыгарылган товарлар белән тулы иде: «Бу товарларны Лондонда безнең беркайчан да күргәнебез юк», — диләр алар...
Сугыш беткәннән соң биш ел вакыт узып китте; мәшһүр «план», аңа караганда мәшһүрлеге ким булмаган «ярдәм» булып узды. Ләкин Франциядә, Италиядә никадәр бала ач килеш йокларга ята һәм ач килеш йокысыннан уяна? Балалар мамык та, уран рудасы да түгел, аларны биржада сатып булмый. Эшлекле кешеләр эш белән мәшгуль: Кушма Штатларда бәрәңге бик күп, аны юкка чыгарырга кирәк. Бельгия академигы Броннэне начар ниятлелектә гаепләп булмый, әмма ул түбәндәге сүзләрне яза: «Әгәр кем дә булса берәү икенче планетадан безгә карап торса, анда кешеләрнең аң дәрәҗәләре турында бик зур фикер калмас иде. Кешеләрнең бер өлеше ачтан үлә, икенче өлеше байлыктан газаплана. Кешеләр дәһшәтле сугыштан котылып та өлгермәделәр, яңа сугыш хәзерлиләр, ул сугышның нәтиҗәсен күз алдына китерүе дә мөмкин түгел».
«Ярдәм»? Бу турыда гади французларның берсе булган налог түләүче мосье Дюран кайбер фикерләрне әйтә алыр иде. Франция узган елны Кушма Штатлардан 280 миллиард франк акча алды. Нәрсәгә алды уланы: промышленностен аякка бастырыргамы? Төзелеш өченме? Чимал сатып алыргамы? Юк, сугыш расходларына. Бу расходларның Тарасконда яшәүче мосье Дюранның куркуы белән һич тә бәйләнеше юк, аның бары тик Вашингтонда яшәүче мистер Ачесонның йөгәнсез аппетиты белән генә бәйләнеше бар. Французлар, Америкадан 280 миллиард алганнан соң, сугыш расходларына 550 миллиард тотарга тиеш булдылар. Менә аларның «ярдәмнәре» нинди. Көнбатыш Европаның төрле илләрендә кешеләр сугыш турында сөйләгәндә, сугыш — акылсызлык ул, диләр. Европаның төрле илләрендә власть башында шундый кешеләр утыралар, алар сугышны булдырмау өчен бернәрсә дә эшләмиләр, әмма сугыш аларның үз җирләре аша үтсен өчен барысын да эшлиләр. Америка стратеглары Франциянең күперләрен, тоннельләрен, шлюзларын кирәк чагында ничек җимертергә дип инструкцияләр бирәләр. Италиядә Америка корабльләре өчен базалар корыла. Бельгиялеләрнең Америка танклары өчен юл салганнарын мин үз күзем белән күрдем. «Нейтраль» Швейцария үзенең очучыларын Американың хәрби мәктәпләренә җибәрә. Көнбатыш Германиядә нацист генераллар һәм офицерлар көнчыгыш ягына таба түземсезләнеп карыйлар. Үзләренең я хөрмәткә лаеклы булмаган эшләре белән, я сүз дәшмәүләре белән, я каршы килмәүләре белән сугыш хәзерли торган Италия министрыннан, Лион фабрикантыннан, Лондонның парламент членыннан сорап карагыз: «Сез үзегез хәзерли торган сугыш турында нәрсә уйлыйсыз?» — диегез. Алар сезгә: «Сугыш ул катастрофа, сугыш ул — һәлакәт...»— дип җавап бирерләр. Алар шул сүзне әйтәләр, ләкин Американың приказларын тормышка ашыруларында һәм аларны яхшы итеп табуларында дәвам итәләр. Бер француз депутаты шундый әфәнделәрнең адресына карата:
«Сез кеше үтерүчеләр», — дип кычкырган иде. Бәлки, «сез үз-үзегезне үтерүчеләр дә» дип өстәргә кирәктер. Әгәр аристократия үзенең авантюризмы белән билгеле булса, өченче сословие һәрвакытта да тәртиплелекне, тыныч дәвам иткән һәм үзгәрми торган тормышны яратып килде. Француз романистлары йөз еллар буенча кешеләрнең өметләрен, ызгыш-тал ашларын, нәселдән килгән җинаятьләрен тасвирлап язып килделәр; васыять язып калдыру буржуа өчен тормышның ик зур акты булып санала иде. Эшләгән чагында, алар үзләренең балаларына нәрсә калдырачакларын бик яхшы беләләр иде. Буржуа дөньясының килбәтсез булып күренүе мөмкин, әмма без яши торган дөньяның зурлыгында берәүнең дә шиге юк. Француз төш вакытында үзенең өстәле янына барып утырырга һәм түшенә салфеткасын бәйләргә тиеш иде. Әгәр инглиз көндезге сәгать биштә бер чынаяк чәй эчмәсә, үләр иде.
Немец кайда гына булмасын, билгеләнгән сәгатьтә, — утырыштамы, концерттамы яисә сөйгәне янына күрешергә дип ашыга-ашыга баргандамы — барыбер үзенең ашарга тиешле бутербродын ашый иде. Хөкүмәтләр, конституцияләр, флаглар үзгәрде, ләкин сәүдә фирмалары үзгәрмәде. Тормыш уклады какшарлык түгел иде. Сугыш давылы йөзләрчә шәһәрләрне юк итте, семьяларны таркатты, илләрне бөлгенлеккә төшерде. Сугыш беткәннән соң, обыватель үзенең көнкүрешен, кайгы-хәсрәтләрен киметә торган, күнегелгән вак-төяк гадәтләрен исенә төшерде. Тормышка үз юлына керергә нәрсә комачаулый соң? Узганнарны искә төшерүләр түгел, ә киләчәк турындагы уйлар комачаулый. Европаның культурасы өстендә генә түгел, бәлки һәрбер квартира өстендә, сугыштан исән-сау калган кешеләр җыелышып утырган һәрбер аш өстәле өстендә асылынып торган куркынычны сизү комачаулый. Французлар электә кайбер ерак илләрнең җирләре вулканлы икән дип укыйлар иде; җир тетрәүнең булачагын көтеп, андый урында ничек яшиләр икән, дип уйлыйлар иде. Хәзер Прованс яисә Пикардия җире тынычсыз, тетрәп тора торган җиргә әверелде; обыватель үзенең иртәгә нинди хәлдә буласын белми, һәм ул бу турыда уйларга да теләми. Конфетларсыз, ефәк күлмәкләрсез, йомшак урындыкларсыз яшәргә мөмкин. Ләкин киләчәк турында өмет булмаганда яшәп булмый: кешегә өмет һава шикелле кирәк, әгәр ул киләчәк турында уйламый, хыялланмый икән, яшәми башлый. Аның аңы таркала, эшен механик рәвештә эшли башлый һәм ул үзен кеше итеп санау хокукын югалта. Көнбатыш Европадагы төрле илләрнең власть башындагы кешеләре курку авыруына сабышканнар. Алар америкалы начальниклардан да һәм үзләренең кул астында эшли торган кешеләрдән дә, шаушулы демонстрацияләрдән дә һәм тыныч бүлмәләрдән дә, халыклардан да һәм үзләренең намусларыннан да куркалар. Бу куркуның нәрсә икәнен мин бик ачык күрдем. Кайчандыр мин Франциядә бик күп еллар яшәгән булуыма карамастан, мине анда кертмәделәр. Франциянең власть баянындагы кешеләре: сез Франциягә «дусларча» карамыйсыз, дип кертергә теләмәделәр.
Хәлбуки, минем Францияне ничек яратканлыгымны һәрбер француз белә; менә шуңа күрә дә Бидо әфәнде миңа виза бирмәде — яңа сугыш хәзерли торган кешеләр нәфрәт үстерәләр, аларга дуслык сүзе комачаулый. Мин Швейцариягә барырга теләгән чагында, бу янәсе нейтраль илнең власть башындагы кешеләре миңа шундый бер кәгазьгә кул куярга тәкъдим иттеләр, аңа кул куеп, мин үземнең авызымны да ачмаска, хәтта җыелышларда да (шул исәптән әдәби җыелышларда да) йөземне күрсәтмәскә сүз бирергә тиеш идем. Минем белән бер үк вакытта шул ук Швейцариягә Американың бер генералы килде. Ул бер йөкләмәгә дә кул куймады һәм ачык рәвештә речьләр белән чыгыш ясады. Ләкин ул генерал сугыш турында сөйли торган генерал иде. Ә Швейцариянең власть башындагы кешеләре совет язучысының тынычлык турында сөйләве мөмкин дип курыктылар. Хезмәтчеләр үз
хуҗаларының манияләрен үзләштерәләр: Көнбатыш Европадагы төрле илләрнең хөкүмәт кешеләре хәзер хәтта «тынычлык» дигән сүздән дә куркалар: кечкенә генә күгәрчен «очучы крепостьларга» комачаулар дип уйлыйлар алар.
Мәгълүм ки, Халыкара Кызыл Хач барлык илләрнең хөкүмәтләренә атом коралын тыю турындагы өндәмә белән мөрәҗәгать итте. Женеваның кантональ советында Кызыл Хач җәмгыятенең бу тәкъдимен кабул итү турында фикер алышынды. Депутатларның берсе: «Без бу резолюцияне бертавыштан кабул итәргә тиешбез. Хәзер бөтен кешелек дөньясы курку эчендә яши...»— диде. Аның сүзен Ачесон әфәнденең турылыклы шәкерте булган икенче бер депутат болай дип бүлде: «Кешелек дөньясы хәзер коммунизм алдындагы курку эчендә яши», — диде ул. Бу акылыннан язган кеше социаль гаделлелек идеяләреннән шул кадәр курка, шуның аркасында аңа атом бомбасы ниндидер кот- каргыч бер әйбер булып күренә. Кантональ советның шаушулы утырышыннан соң Рене Бювар әфәнде буржуа газеталарының берсе булган «Трибюн де Женев» газетасында түбәндәге сүзләрне язды: «Шулай итеп Женевада, Кызыл Хачның туган җирендә, коммунистлардан курку барлык иң яхшы ниятләрдән дә көчлерәк булып чыкты». Алар куркуларыннан нәрсә эшләргә дә белмиләр. Франциянең «Монд» газетасында Сириус әфәнде түбәндәге сүзләрне яза: «Америкалылар хәзер салкын сугышның бер лозунг кына түгел, бәлки чын сугыш икәнен таныйлар, алар бу сугышка җитәкчелек итәләр һәм шул сугыш өчен бернәрсәне дә кызганмыйлар...
Эссенны Детройтка һәм Европаның 250 миллион кешесен Американың 150 миллион кешесенә, кәҗәләрне һәм кәбестәләрне бергә кушкан шикелле, һич тә кушарга ярамый — бу бик начар хисап алып бару булыр иде...
Англосакслар сугыш теләмиләр, ләкин алар әгәр бу сугыш котылгысыз нәрсә булып чыга икән, ул сугышта жиңеп чыгарга телиләр. Безнең өчен, континентта яшәүче кешеләр өчен, андый сугыштан бертөрле дә файда килмәячәк». Сириус әфәнде Атлантик пактның Франциягә һәлакәтлек китергәнен бик яхшы белә, ләкин ул «Монд» газетасын укучы эре буржуаларның, атом бомбасыннан куркуга караганда, коммунистлардан куркарак төшкәнлекләрен дә белә һәм Сириус әфәнде бик күңелсезләнеп: «Пактны тәнкыйть итү хәзер коммунистларга ярдәм итү булып санала», — дип өстәп куя. Әлеге дә баягы әкият кабатлана. 1936 нчы елда алар: «Халык фронтына караганда, Гитлер яхшырак»,— дигәннәр иде. Алар Гитлерны алдылар, һәм бары тик совет кешеләренең батырлыклары гына Францияне үлемнән коткарып калды. Хәзер шул ук әфәнделәр: «Тынычлыкны яклаучыларга караганда, атом бомбасы яхшырак», — дип кычкырып әйтмәсәләр дә, үзара шул сүзләрне әйтеп, пышылдашалар. Юк, Детройтның дәртле кәҗәләреннән кәбестәләрне бу бакчачылар коткарып кала алачак түгелләр.
Быел яз көне мин Берлинның көнчыгыш кварталларында тынычлык теләүче кызларны күрдем; алар тынычлык турындагы җырларны җырлыйлар иде. Мин көнбатыш кварталларына киттем һәм анда броневикларны очраттым. Күзгә күренми торган, хыялдагы сызык белән генә бүленгән ике дөнья үзенең методларын, үзенең хыялларын, үзенең яшәешен күрсәтә диярсең. Фашизм еллары Германия өчен эзсез-йогынтысыз калмады, ул еллар шәһәрләрне, дәүләтләрне хәрабә хәлендә калдырдылар. Көнчыгыштагы кешелэр уйланырга, укырга керештеләр: алар узган тормышларының хурлыкларыннан котылырга тырышалар. Бала чагында ук туганлык, дуслык турындагы изге сүзләрне ишетеп үскән яшьләр житлекте. Көнбатышта нәрсәләр эшләнә соң? Анда нацист офицерлар сугышка хәзерләнәләр, промышленность хуҗалары сугыш алдындагы файдаларын саныйлар, ә кечкенә кешеләр кечкенә спекуляция белән шөгыльләнәләр, кыска гына көннәре турындагы кыска уйларга биреләләр; алар киләчәктә үзләрен нәрсә көткәнлеге турында уйларга куркалар. Америкалылар нәрсәдән куркалар соң, нигә алар гаскәрләрен сугышчан хәлгә китерәләр? Үзләренен тынычлык теләүләре турында әйтергә дип Берлинга җыелган яшь егетләрдән һәм яшь кызлардан куркалармы әллә алар!?
Бәлки, алар чех студентларыннан һәм поляк балаларыннан курка торганнардыр? Әллә «Интернационал» авазларыннан куркалармы? Әллә Унтер ден Линден өстендә очып йөрүче тынычлык күгәрчененнән куркалармы!?
Ул көннәрдә Берлиннан килгән хәбәрләрне бөтен дөнья комсызланып көтеп алды. Париж халкы, Варшава, Прага һәм Брюссель халкы көнбатыш секторда сугыш репетициясе ясалганлыгын, әмма көнчыгыш секторда яңа Германиянең балалары җыелганлыгын, аларның, тынычлык турындагы китапны ачып, кешеләр арасындагы дуслыкның, туганлыкның беренче сүзләре өстендә башларын игәнлекләрен аңлыйлар иде. Бөтен дөньядагы кешеләр яшәргә телиләр; бу сүзләр бик гади генә булып ишетеләләр, ләкин алар безнең көннәрнең иң зур хакыйкате булып яңгырыйлар, чөнки кешенең тормышы үлем астына куелган, чөнки кешенең тормышы биржадагы кызу алыш-бирешкә, уранны сатуга һәм аны бер кулдан икенче кулга сатуга бәйләнгән, чираттагы акылдан язган кешенең пресс-конференциясенә, уң джентельменның сул аягына бәйләнгән. Вашингтон пресс-конференцияләренең осталары, Стокгольм мөрәҗәгате турында беренче тапкыр ишеткәннән соң, көлемсерәп куйганнар иде. «Бу — коммунистларның санын язып алу», — дип язган иде «Нью-Йорк тайме». Хәзер инде алар моның бер партия членнарын регистрацияләү түгел икәнен, ә бәлки барлык карашлардагы, барлык диннәрдәге, барлык илләрдәге кешеләрнең анты икәнен күрәләр. Бу мөрәҗәгать астына кемнәр генә үзләренең кулларын куймыйлар? Бу мөрәҗәгать астына Франциянең беренче магистры да һәм Италиянең либераль премьерлары да, «Атлантида» авторы да һом Гётеборг матрослары да, Томас Манн да һәм протестант епископлары да, Канада фермерлары да һәм атаклы артистлар да.
Калабрия крестьяннары да һәм Боринаж тау эшчеләре дә, Версаль муниципаль советы да һәм коммунарларның балалары да, Кэмбридж студентлары да һәм Норвегия балыкчылары да, Египетның дәүләт советы председателе дә һәм Кубаның сигара эшчеләре дә, Нью-Йорк университетының профессорлары да һәм Сенегалның укый-яза белми торган негрлары да, кытай хатын-кызлары да һәм Берлин архитекторлары да, Мексика көтүчеләре дә һәм Дания клерклары да — барысы да үзләренең кулларын куялар. Бәлки, берәр скептик болай дияр: «Очучы крепостьлар» янында төрле имзалар белән чуарланган бу кәгазьләрнең нинди әһәмияте бар соң?» — дияр. Ләкин сугышны да һәм тынычлыкны да кешеләр хәл итәләр, ә Стокгольм мөрәҗәгате астына куелган имзалар матур язарга өйрәнү өчен генә куелган имзалар түгел алар, автографлар коллекцияләре дә түгел алар, алар миллионнарның, уннарча, йөзләрчә миллионнарның антлары, һәр кечкенә кешенең һәм бөтен кешелек дөньясының анты ул: сугышның юлын кисәргә, дип ант итәләр алар. Җилгә ташлана торган сүзләр дә була, әмма кайбер сүзләрне давыллар да урыннарыннан кузгата алмыйлар, алар ташлардан да авыррак. Берәр тел бистәсе сөйләгән чагында, кешеләр аның сөйләгәнен тыңлыйлар, сызгыралар, кул чабалар һәм шул чагында ук аның нәрсә сөйләгәнен оныталар, хәтта ул тел бистәсенең титулы бик данлыклы һәм галимлек дәрәҗәсе зур булуга карамастан да оныталар. Әгәр инде халыклар сөйли икән, аларның сүзләре эш итеп санала.
Мин Көнбатыш Европада кораллар бушатудан баш тарткан докерларны күрдем. Алар үзләренә аткан вакытта да туктаусыз алга бардылар. Алар ачлык газабыннан курыкмадылар. Алар төрмәләрдә үзләренең тынычлыклары белән төрмәчеләрне куркуга салдылар, ә суд барган чагында үзләренең судьяларын хөкем иттеләр. Франциянең яшь бер кызы хәрби эшелонны үткәрмәс өчен рельсларга ятты. Хәзер инде Франция халкы, Италия халкы, Европа халыклары сугышны булдырмас өчен алга ташланалар. Көнбатыш Европа турында уйлаганда, мин урланган финикиянканың күзләрен, аның аптырашта калган кайгылы йөзен исемә төшерәм., дип әйткән идем. Ләкин мин Көнбатышта башка күзләрне дә — ачулы, дәһшәтле, бөтен нәрсәгә хәзер булган күзләрне дә күрдем. Юк, Европа халыклары — финикиян патшасының кызы түгел, аны урлап алып китеп булмый. Менә аның матур йөзенә бик аз гына елмаю чаткылары сибелеп китте: халыклар күтәреләләр, халыклар «юк!» диләр. Мин Варшаваның ничек итеп яңадан салынуын, ерак Вага уйсулыгында электростанция утларының ничек кабынып китүләрен күрдем. Мин Словацкийның лирасын кысып тоткан поляк шагыйрен һәм чехларның җылы җәйге көннәрдәге яшел агач яфракларына ошаган, күңелле һәм бик матур курчак фильмнарын күрдем. Мин кешеләрнең тормышны ничек төзегәннәрен һәм аларның бу тормышны берәүгә дә бирергә теләмәүләрен күрдем. Аерылып торганнан соң, яңадан шаушулы Москваны, мәктәпне бетереп чыгу уңае белән ясалган кичәдән кайтып баручы ак күлмәкле укучы кызларны һәм яңа салына торган йортларны уратып алган төзелеш басмаларын күргәннән соң, кулына ромашка чәчәкләре тоткан эшчене һәм «Динамо» янындагы чыныккан тәнле яшүсмерләрне күргәннән соң, катлаулы, кайнап торган, бик күп төрле кешеләрдән гыйбарәт булган дөньяны күргәннән соң кешенең күңеленә тынычлык урнаша. Бу тынычлыкны безнең көнбатыш шәһәрләребез өстендәге разведка самолеты да, безнең көнчыгыштагы чикләребез буенда пикировать итә торган бомбардировщиклар да боза алачак түгелләр. Бу тынычлык эчке көчне тою белән бик нык бәйләнгән. Американың дуамал политиканнары водород бомбалары турында шапырынган чагында, безнең «Тимирязевка» да тәрбияләнеп укып чыккан агрономнарыбыз, илебезнең төрле җирләренә таралып, игеннәр, яшелчәләр, бакчалар һәм урманнар үстерәләр.
Акылыннан язган тагын берәр кеше төрле пресс-конференцияләрдә сугыш белән куркыта бирсен. Без җитди эш белән мәшгүль: без киләчәкне төзибез. Безнең газеталарыбыз үзләренең битләрен фәнни дискуссияләргә багышлыйлар; алар иртәге көн турында гына түгел, бәлки безнең балаларыбыз һәм балаларыбызның балалары яшәячәк дөнья турында да уйлыйлар. Безнең дәүләтебезнең беренче кешесе тел турында фәндә гаять кыйммәтле хәзинә булдыру өчен вакыт тапты. Бу безнең тынычлыкны күрсәтеп тора торган гүзәл әйбер түгелмени? Без тынычлыкта яшәү хокукын яулап алдык. Дошман безгә ташлангач, без каушап калмадык, без аның һөҗүмнәрен кире кайтардык, халыкларны явыз тираниядән коткарып калдык. Ул чагында без; «Җиңү безнең якта булачак»,— дигән идек.
Без сугышырга теләмибез, без яшәргә — үзебез өчен, балаларыбыз өчен, үзебезнең искиткеч матур җиребез өчен яшәргә телибез. Без тынычлыкны яратучылар гына түгел, без аны саклыйбыз да — без аны үзебезнең хезмәтебез белән, үзебезнең тыныч табигатьлелегебез белән, үзебезнең аңыбыз белән саклыйбыз, һәм хәзер без: «Тынычлык безнең якта булачак», — дибез. Без күбәү, ләкин без ялгыз түгел; бөтен халыклар безнең якта. Әлеге гүзәл финикиянка да безнең якта; аны эрзан Юпитер хурларга хәзерләнә. Ләкин без аны хурларга ирек бирмәбез. Көз көне ашлыкларны сугарлар, төньякның хуш исле алмаларын, ә көньякта виноград тәлгәшләрен җыеп алырлар. Яшь ана үзенең беренче баласын мәктәпкә илтеп тапшырыр, һәм кечкенә бала, башын бик аз гына кырын салып, авызын чак-чак кына ача төшеп, үзенең әле язарга күнекмәгән кулы белән беренче сүзне «Тынычлык» дигән сүзне язар.