ТЕЛ ГЫЙЛЕМЕНЕҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ КАРАТА
И.СТАЛИН
ТЕЛ ГЫЙЛЕМЕНЕҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ КАРАТА
Е. Крашенинникова иптәшкә җавап Ип. Крашенинникова! Сезнең сорауларга җавап бнрәм.
1. Сорау. Сезнең мәкаләгездә телнең базис та, өскорма да түгеллеге ышандырырлык итеп күрсәтелгән. Тел базиска да, өскормага да хас күренеш дип санау дөрес булыр идеме, әллә телне аралык күренеш дип санау дөресрәкме?
Җавап. Әлбәттә, барлык иҗтимагый күренешләргә, шул исәптән базиска һәм өскормага хас булган гомуми нәрсә иҗтимагый күренеш булган телгә хас, ягъни барлык башка иҗтимагый күренешләр, шул исәптән базис һәм өскорма, җәмгыятькә хезмәт күрсәткән кебек, ул да җәмгыятькә хезмәт күрсәтә. Ләкин барлык иҗтимагый күренешләргә хас булган гомуми нәрсә асылда шуның белән төгәлләнә дә. Шуннан ары иҗтимагый күренешләр арасында җитди аермалар башлана. Эш шунда ки, иҗтимагый күренешләрнең, бу гомуми нәрсәдән тыш, тагын үзләренең специфик үзенчәлекләре бар, шул үзенчәлекләр аларны бер-берсеннән аерып торалар һәм шулар фән өчен барыннан да әһәмиятлерәк. Базисның специфик үзенчәлекләре шунда: ул җәмгыятькә экономик хезмәт күрсәтә. Өскорманың специфик үзенчәлекләре шунда ки, ул җәмгыятькә политик, юридик, эстетик һәм башка идеяләр белән хезмәт күрсәтә һәм җәмгыять өчен тиешле политик, юридик һәм башка учреждениеләрне тудыра. Телнең аны башка иҗтимагый күренешләрдән аерып тора торган специфик үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт соң? Алар шуннан гыйбарәт ки, тел җәмгыятькә кешеләрнең аралашу чарасы булып, җәмгыятьтә фикерләр алышу чарасы булып, кешеләргә бер-берләрен аңларга мөмкинлек бирә торган һәм кеше эшчәилегенең барлык сфераларында, производство өлкәсендә дә, шулай ук экономик мөнәсәбәтләр өлкәсендә дә, политика өлкәсендә дә, шулай ук культура өлкәсендә дә, җәмгыять тормышында да, шулай ук көнкүрештә дә бергәләшеп эшләүне җайга сала торган чара булып хезмәт күрсәтә. Бу үзенчәлекләр тик телгә генә хас һәм алар телгә генә хас булганга күрә дә тел мөстәкыйль бер фәннең — тел гыйлеменең өйрәнү объекты булып тора. Телнең шушы үзенчәлекләре булмаганда, тел гыйлеме мөстәкыйль яшәү хокукын югалткан булыр иде. Кыскасы: телне базислар разрядына да, өскормалар разрядына да кертеп булмый, алай ук аны оазис белән өскорма арасындагы «аралык» күрелешләр разрядына да кертеп булмый, чөнки мондый «аралык» күренешләр юк. Ләкин, ихтимал, телне җәмгыятьнең җитештерүче көчләре разрядына, оптик, җитештерү кораллары разрядына кертергә мөмкиндер. Чыннан да, тел белән җитештерү кораллары арасында беркадәр ошашлык бар: җитештерү кораллары, тел шикелле үк, сыйныфларга аермасыз карыйлар һәм җәмгыятьнең төрле сыйныфларына, искеләренә дә, яңаларына да, бер үк төрле хезмәт күрсәтә алалар. Бу хәл телне җитештерү кораллары разрядына кертергә нигез бирәме? Юк, бирми. Бервакытны Н. Я. Марр, үзенең «тел базис өстендә өскорма» дигән формуласына каршы килүләрен күреп, «эшне үзгәртеп корырга» булды һәм «тел — җитештерү коралы» дип игълан итте. Телне җитештерү кораллары разрядына кертүе белән Н. Я. Марр хаклы идеме? Юк, ул бөтенләй хаксыз иде. Эш шунда ки, тел белән җитештерү кораллары арасындагы ошашлык әле яңа гына мин әйткән аналогия белән төгәлләнә. Ләкин анын каравы тел белән җитештерү кораллары арасында тамырдан аерма бар. Бу аерма шунда ки, җитештерү кораллары материаль байлыкларны җитештерәләр, ә тел бернәрсә дә җитештерми яки сүзләр генә «җитештерә». Төгәлрәк әйткәндә, җитештерү коралларына ия булган кешеләр материаль байлыкларны җитештерә алалар, ләкин шул ук кешеләр, телләре булып та, җитештерү кораллары булмаса, материаль байлыклар җитештерә алмыйлар. Әгәр тел материаль байлыклар җитештерә алса, тел бистәләре дөньяда иң бай кешеләр булырлар иде, — моны аңлау кыен түгел.
2. Сорау. Маркс һәм Энгельс телне «фикернең турыдан-туры чынбарлыгы» дип, «практик... чынбар аң» дип билгелиләр. «Идеяләр телдән аерым яшәмиләр», — ди Маркс. Сезнең фикерегезчә, тел гыйлеме телнең мәгънә ягы белән, семантика һәм тарихи семасиология һәм стилистика белән ни дәрәҗәдә шөгыльләнергә тиеш, әллә тел гыйлеменең предметы форма гына булырга тиешме?
Җавап. Семантика (семасиология) тел гыйлеменең әһәмиятле өлешләреннән берсе. Сүзләрнең һәм әйтелмәләрнең мәгънә ягы телне өйрәнү эшендә җитди әһәмияткә ия. Шунлыктан тел гыйлемендә семантикага (семасиологиягә) үзенә лаек урын бирелергә тиеш. Ләкин семантика мәсьәләләрен эшләгәндә һәм аның мәгълүматларыннан файдаланганда аның әһәмиятенә һич тә тиешеннән артык бәя бирергә ярамый һәм, аннан да бигрәк, аңардан урынсыз файдаланырга ярамый. Мин кайбер тел галимнәрен күздә тотам. Алар семантика белән чиктән тыш мавыгып китеп, «фикернең турыдан-туры чынбарлыгы» — фикерләүгә аерылгысыз бәйләнгән чынбарлык сыйфатында телне санга алмыйлар, фикерләүне телдән аералар һәм, тел үзенең гомерен кичереп бара, телдән башка да эш итәргә мөмкин, дип раслыйлар. Н. Я. Маррның түбәндәге сүзләренә игътибар бирегез: «Тел авазларда гәүдәләнгән чамада гына яши; фикерләү эше гәү- дәләнештән башка да бара... Хәзер инде тел (аваз теле) үзенең фунң. цияләрен пространствоны берсүзсез җиңүче өр-яңа уйлап табуларга бирә башлады, ә фикерләү үзенең элек туплаган һәм файдаланылмаган маяларыннан һәм яңа казанышларыннаи тауга күтәрелә Һәм телне бөтенләе белән алып ташлаячак һәм алыштырачак. Киләчәк, тэге тел — табигый материядән азат булган техникада үсә торгаң фикерләү. Аңа бернинди тел, хәтта табигать нормаларына бәйләнгән аваз теле дә каршы тора алмый» (Н. Я. Маррның «Сайланма әсәрләр»ен карагыз). Әгәр бу «хезмәт-магик» сүз боткасын гади кеше теленә күчерсәң, түбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкин: а) Н. Я. Марр фикерләүне телдән аера; б) Н. Я. Марр, кешеләрнең аралашулапы телдән башка да, телнең «табигый материясеннән» азат булган, «табигать нормаларыннан» азат булган фикерләү ярдәме белән булырга мөмкин, дип саный: в) фикерләүне телдән аерып һәм аны телнең «табигый материясеннән» «азат итеп», Ы. Я. Марр идеализм баткаклыгына төшә. Болай дип әйтәләр: фикерләр кешенең башында телдән әйтелгәнче үк туалар, тел материалыннан башка, тел тышчасыннан башка, әйтергә мөмкин, ялангач килеш туалар. Ләкин бу һич дөрес түгел. Кешенең башында нинди генә фикерләр туса да, алар тел материалы базасында гына, тел терминнары һәм фразалары базасында гына туа һәм яши алалар. Тел материалыннан азат булган, телнең «табигый материясеннән» азат булган, ялангач фикерләр юк. «Тел — турыдан-туры Фикернең чынбарлыгы» (Маркс). Фикернең реальлеге телдә күренә. Телнең «табигый материясенә» бәйләнмәгән фикерләү турында, телдәй башка фикерләү турында идеалистлап гына сөйли алалар. Кыскасы: семантикага артык бәя бирү һәм аңардан урынсызга файдалану Н. Я. Маррны идеализмга китергән. Димәк, әгәр семантиканы (семасиологияне) Н. Я. Марр һәм аның кайбер «шәкертләре» кебек арттырып бәяләүдән һәм урынсызга файдаланулардан сакласаң, тел гыйлеменә ул зур файда китерә алачак.
3. Сорау. Сез, буржуаларның һәм пролетарийларның идеяләое, карашлары, гадәтләре һәм әхлак принциплары капма-каршы, дип бик дөрес әйтәсез. Бу күренешләрнең сыйнфый характеры, һичшиксез, телнең семантик ягына (ә кайчакларда аның формасына да — Сезнең мәкаләгездә дөрес күрсәтелгәнчә, сүзлек составына) йогынты ясады. Конкрет тел материалына һәм, беренче чиратта, телнең мәгънә ягына анализ ясаганда, бигрәк тә кешенең фикерен генә түгел, бәлки аның чынбарлыкка мөнәсәбәтен дә (монда аның кайсы сыйныфныкы икәне аеруча ачык күренә) тел белән әйтеп бирү турында сүз барганда, тел белдергән төшенчәләрнең сыйнфый асылы турында сөйләргә мөмкинме?
Җавап. Кыскасы, Сез ШУНЫ белергә телисез: сыйныфлар телгә йогынты ясыйлармы, алар телгә үзләренең специфик сүзләрен һәм әйтелмәләрен кертәләрме, кешеләрнең бер үк сүзләргә һәм әйтелмәләргә, нинди сыйныфтан булуларына карап, төрле мәгънә бирү фактлары буламы? Әйе, сыйныфлар телгә йогынты ясыйлар, телгә үзләренең специфик сүзләрен һәм әйтелмәләрен кертәләр һәм кайчакларда бер үк сүзләрне һәм әйтелмәләрне төрлечә аңлыйлар. Бу һичшиксез. Ләкин моннан, специфик сүзләрнең һәм әйтелмәләрнең, шулай ук семантикадагы аермалыкның, бердәм гомумхалык теленең үсүе өчен җитди әһәмияте булырга мөмкин, алар аның әһәмиятен йомшарта яки аның характерын үзгәртә алалар, дигән нәрсә килеп чыкмый. Беренчедән, мондый специфик сүзләр һәм әйтелмәләр, шулай ук семантикада аермалык очраклары телдә шул кадәр аз ки, алар бөтен тел материалының бер процентына да җитми торганнардыр. Димәк, сүзләрнең һәм әйтелмәләрнең бөтен калган күпчелек массасы, шулай ук аларның семантикасы җәмгыятьнең барлык сыйныфлары өчен г о м у м и. Икенчедән, сыйнфый төс үзгәлекләре булган специфик сүзләр һәм әйтелмәләр телдә табигатьтә булмаган ниндидер «сыйнфый» грамматика кагыйдәләре буенча түгел, бәлки гамәлдәге гомумхалык теле грамматикасы кагыйдәләре буенча файдаланылалар. Димәк, специфик сүзләр һәм әйтелмәләр булу һәм тел семантикасында аермалык фактлары бердәм гомумхалык теленең барлыгын һәм кирәклеген читкә какмый, киресенчә, раслый.
4 Сорау. Сез үзегезнең мәкаләгездә Маррга, марксизмны вульгарлаштыручы. дип бик дөрес бәя бирәсез. Бу, лингвистлар, шул исәптән без, яшьләр, Маррның бөтен лингвистик мирасын читкә ташларга тиешсез, дигән сүзме? Һәрхәлдә тел өлкәсендә аның күп кенә кыйммәтле тикшеренүләре бар бит (алар турында Чикобава, Санжеев һәм башка иптәшләр дискуссиядә яздылар). Без, Маррга тәнкыйть белән карап, шул ук вакытта аның файдалы һәм кыйммәтле фикерләрен ала алабызмы? Җавап. Әлбәттә, Н. Я. Маррның әсәрләре ялгышлардан гына тормый. Н. Я. Марр, тел гыйлеменә марксизм элементларын бозып кертүе белән, үзенә аерым тел теориясе тудырырга маташуы белән бик тупас ялгышлар эшләде. Ләкин Н. Я. Маррның талантлы язылган, аерым яхшы әсәрләре бар. Аларда ул, үзенең теоретик дәгъваларын онытып, намус белән һәм, әйтергә кирәк, оста итеп аерым телләрне тикшерә. Мондый әсәрләрдә күп кенә кыйммәтле һәм өйрәнерлек нәрсәләр табарга мөмкин. Аңлашыла ки, Н. Я. Маррның бу кыйммәтле һәм өйрәнерлек нәрсәләре алынырга һәм файдаланылырга тиеш.
5. Сорау. Күп лингвистлар совет тел гыйлемендә торгынлыкның төп сәбәпләреннән берсе ф о р м а л и з м дип саныйлар. Тел гыйлемендә формализмның нәрсәдән гыйбарәт булуы һәм аны ничек итеп җинү турында Сезнен фикерегезне белергә бик теләр идем.
Җавап. Н. Я. Марр һәм аның «шәкертләре» Ы. Я. Маррның «яна тәгълиматына» кушылмаучы барлык тел галимнәрен «формализмда» гаеплиләр. Билгеле, бу җитди түгел һәм акылсызлык. Н. Я. Mapp грамматиканы буш «формальность» дип, ә грамматик төзелешне телнең нигезе дип санаучы кешеләрне формалистлар дип санады. Бусы инде бөтенләй ахмаклык. Минем уемча, «яңа тәгълимат» авторлары «формализмны» тел гыйлемендә үзләренең, домшаниарына каршы көрәшүне җиңеләйтү өчен уйлап чыгарганнар. Совет тел гыйлемендә торгынлыкның сәбәбе Н. Я. Марр һәм анын «шәкертләре» уйлап чыгарган «формализм» түгел, бәлки тел гыйлемендәге Аракчеев режимы һәм теоретик кимчелекләр. Аракчеев режимын Н. Я. Маррның «шәкертләре» тудырды. Тел гыйлеменә теоретик буталчыклыкны Н. Я. Марр һәм аның якын көрәштәшләре кертте. Торгынлык булмасын өчен тегесен дә, бусын да бетерергә кирәк. Бу чирләрне бетерү совет тел гыйлемен савыктырыр, аны киң юлга алып чыгар һәм совет тел гыйлеменә бөтен дөнья тел гыйлемендә беренче урын алырга мөмкинлек бирер.
29 июнь, 1950 ел «Правда», 4 июль, 1950 ел