Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ МУЗЫКАСЫНЫҢ ҮСЕШ ЮЛЫ

Ш.РАХМАНКУЛОВ

ТАТАР СОВЕТ МУЗЫКАСЫНЫҢ ҮСЕШ ЮЛЫ

Татар халкы Россия халыклары белән беррәттән Октябрь таңында янадан туды. Ул үзенең караңгылык патшалыгында йозакланып куелган теләкләренә ирек алды. Октябрьгача икеләтә изелү, кысылу, эзәрлекләнү шартларында үсә алмаган татар сәнгате киң сулыш алды, октябрь белән бергә үсте, ныгыды. Хәзер инде татар халкының милли музыкасы ил өстендә ирекле халкыбызның милли гимны булып яңгырый. Тирән фикерле, кайнар тойгылы, ачык һәм ягымлы мелодияләр, көчле омтылыш һәм горур пафослы музыкаль авазлар татар композиторларының иҗатларыннан көчле бер агым белән ташый. Музыка сәнгате аша татар халкы үзенең хисен тагын да куерак, тагын да көчлерәк һәм тагын да сафрак музыкаль телдә сөйләп бирә алды.

Патша Россиясе чорында татар халкы үзенә опера театрын булдыру турында уйларга да батырчылык итә алмый иде. Иң катлаулы тармак булган опера сәнгате татар дөньясында фәкать Октябрь революциясе җимеше буларак көр тавыш белән яңгырады. Советлар власте шартларында, җиңүче хезмәт халкының музыка сәнгатенә булган мәхәббәт көче, опера театрын тудыру теләген хыял итеп кенә калдырмады, ул аны тормышка ашырды. Хезмәт ияләренең йөрәкләрендәге кайнаган дәртле тойгыларны музыкаль авазларда нечкә моң белән әйтеп бирә белүче героик темаларны көчле пафос белән зур алымнарда чишүче, мелодияләрнең көчле яңгырауларын ишеттерүче композиторларыбыз күтәрелеп чыкты. Шул ук вакытта татар совет музыкасының һәрбер формада язылган әсәрләрен башкара алырлык, зур иҗади көчкә ия булган җырчылар, инструмента листлар, биючеләр үсеп чыктылар һәм татар музыка сәнгатенә нигез салдылар.

Бөек Октябрь революциясеннән һәм Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы төзелгәннән соңгы еллар татар совет музыкасының киң колач җәеп үсүе һәм зур күләмдәге музыкаль әсәрләр иҗат ителү белән характерлы. Бөек Октябрь революциясеннән соң татар телендә иң беренче концерт булып җырчы Фәттах Латыйпов концерты бирелә. Шушы концертта беренче мәртәбә масса алдында татар телендә «Марсельеза», «Варшавянка» һәм башка революцион җырлар башкарыла. Революциядән соң икенче, өченче елларда инде без татар сәхнәсендә яшь көчләр тавышын ишетә башлыйбыз. Революция чәчәкләре булып Гөлсем Сөләймаиова, Асия Измайлова, Сара Садыйкова, Фәхри Маннапов һәм башка җырчыларның тавышлары яңгырый. Шулай ук революциягә кадәр музыка өлкәсендә хезмәт иткән Фәйзулла Туишев та концертлар биреп йөри. Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә уйналган музыкаль әсәрләр аша музыка мәйданына Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая, Наилә Рахматуллина, Ярулла Чамаев һ. б. күп җырчылар аяк басалар. Революциягә кадәр татарлар арасында системалы рәвештә музыкаль белем белән шөгыльләнү булмаган. Бары Советлар власте оештырылганнан соң гына 1918 елның ахырында җирле милләтләр өчен музыка курслары оештырыла, һәм шушы курсларда татар культурасы тарихында беренче тапкыр татар телендә музыка теориясе укытыла башлый. Бу курслар татарлар арасында музыка белеменең башланып китүенә юл ача һәм киләчәк социалистик төзелеш шартларында аның үсеп китүенә төп нигез булып кала. Бу курслар 1919 елда Үзәк югары шәрык музыка мәктәбенә әйләнә һәм хәрби частьлардагы татарлар һәм вак милләтләр өчен аның филиалы да ачыла. 1921 елны Шәрык консерваториясе булып, аннан соң Татнаркомпрос каршындагы икенче баскыч музыка мәктәбе һәм 1934 елга хәтле Казан музыка техникумы булып дәвам итә. Казан музыка техникумы студентлары арасында хәзер инде үзләренең тормышларын татар музыка культурасын үстерүгә багышлаган: М. Мозаффаров, М. Рахманкулова, 3. Байрашева, X. Терегулова, X. Гобәйдуллин, Н. Җиһанов, Ф. Яруллин, Ю. Виноградов, А. Ключарев, 3. Хәбибуллин кебек дистәләгән исемнәрне күрсәтә алабыз. Октябрь революциясеннән соң Салих Сәйдәшев коммунистлар клубында оркестр оештыра. Шул елларны Буа шәһәрендә Камал I (Габдулла Камал), Камал II (Габдрахман Камал), Ситдыйк Айдаров, Арская һәм Җәгъфаровалар тарафыннан оештырылган труппада музыка эшләре буенча җитәкчелек итә һәм шәһәрдәге укытучылар арасында хор оештыра.

 Сәйдәшев 1918 елны Казанга кайтып, доброволец булып Кызыл Армиягә языла һәм Беренче Армия сафында фронтка китә. Фронтта чагында Сәйдәшев үзенең «Озын сәфәр» исемле көе белән беренче иҗади адымын башлап җибәрә һәм бик тиз халык арасында таныла башлый. Фронтта булу, халык уллары белән бергә, бер сафта йөрү Сәйдәшев көйләренә кыюлык һәм батырлык кертәләр. Сәйдәшев бик тиз арада үзен музыка өлкәсендә таныта башлый һәм иҗатын ачыкландыра бара. 1922 елда Казанга кайтып, Салих Сәйдәшев Татар Дәүләт Академия театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижёр булып эшли башлый. Бер үк вакытта татар педагогия техникумында һәм татар театр техникумы студентларына музыка теориясе буенча дәрес бирә башлый. Шушы көннән башлап татар драма театрының барлык спектакльләре Сәйдәшев тарафыннан язылган музыкаль оформление белән бара башлыйлар. Бу пьесалар өчен язылган оформленпедә Сәйдәшев тарафыннан бик күп санда арияләр, хор һәм бию өчен махсус музыкалар языла. Шулай ук оркестр һәм пьесага булган кереш музыка (увертюра, антрактлар халык көйләреннән файдаланып иҗат ителәләр. Татар музыка үсешендә күренекле хезмәтләр күрсәткән композитор Солтан Габәши, Татарстан республикасына 3 ел тулу уңае белән, «Татарстан» исемендәге маршын яза. һәм ул «Эшче кызы», «Колхоз җырлары», «Кызыл батыр», «Салчылар» кебек җырлар һәм татар хоры өчен күп кенә әсәрләр бирә. Аның «Кәкүк» исемендәге җыры татар музыкасы тарихында күренекле урын тота. Бу елларда музыкаль коллективларны оештыру, тәрбияләү, татар халык көйләрен гармонизацияләү буенча композитор Василий Иванович Виноградов белән танылган дирижёр һәм педагог Александр Александрович Литвиновлар да гаять зур эш алып бардылар. Беренчесе халык көйләрен эшләүдә генә түгел, ә оригиналь әсәрләр язуы белән дә татар музыкасын баеткан, үстергән композитор. Аның симфоник әсәре «Татар сюитасы» (1921) татар музыка байлыгында күренекле урын тота. Бу чорда (1925) татар музыкасының зур формадагы әсәре булып, Виноградов һәм Габәши тарафыннан беренче татар операсы «Сания» иҗат ителә. Музыкасы һәм либреттосы да зәгыйфь булган бу опера татар совет музыка культурасы үсешенең бер баскычы булып тора. Татарстан республикасының 10 еллыгына Виноградов һәм Габәши тарафыннан икенче опера, «Эшче» операсы языла һәм шул ук елны бу яца опера милли театрларның Бөтенсоюз олимпиадасында, Москвада күрсәтелә. Үзәк матбугатта, шулай ук театраль киңәшмәләрдә операның уңышлы һәм җитешсез яклары тулысы белән ачыла. «Сания» операсы аша 3. Байрашева, С. Садыйкова, Ш. Валиева, С. Айдаров, Ә. Хисамов кебек башкаручы опера көчләре күтәрелеп чыгалар. Бу исемлеккә Н. Рахматуллина, Я. Чамаев кебек «Эшче» операсында катнашкан тагы берничә җырчы исеме өстәлә. Шулай ук Татарстан радиостанциясенең (1927) эшли башлавы да татар музыкасының үсүенә зур ярдәм күрсәтте. Казан микрофоны—татар халык иҗатын, композиторлар тарафыннан язылган музыкаль әсәрләрне киң тамашачыга җиткерүдә мактаулы бурычны үтәде һәм үтәп килә. Ә инде микрофонның беренче карлыгачлары булып, халык иҗатының җанлы вәкилләренә әверелгән Гөлсем Сөләйманова, Мәрьям Рахманкулова һ. б. бик күп җырчылар, музыкантлар татар совет музыкасының үсешендә көчле пропагандистлык Вазыйфасын үтәп килделәр. Салих Сәйдәшев кебек танылган композиторлар белән бергә Мозаффаровның да иҗаты җәелә. Бигрәк тә югары музыка белеме белән коралланганнан соң бу иҗат аеруча үсә. Аның тарафыннан иҗат ителгән симфония, увертюралар, оркестр өчен язылган маршлар, дистәләрчә романслар, җырлар, симфоник поэмалар, инструментлар өчен язылган әсәрләр, фортепиано пьесалары, татар халык көйләрен гармонизацияләштерүдә уңышлы булган күп сандагы вокаль һәм инструментлар өчен язылган көйләре — югары музыкаль зәвык белән эшләнгән иҗади хезмәтләр булып торалар. 1930 нчы елларда Салих Сәйдәшевнең иҗаты тагы да киңрәк һәм көчлерәк яңгырый башлый. Үзешчән Кызыл Армия түгәрәкләре өчен композитор Кызыл Армиягә багышланган җырлар, биюләр һәм маршлар яза. Кызыл Армиянең 11 еллыгына карата популяр әсәргә әйләнгән маршын иҗат итә. Композиторның бу маршы күтәренке рух, 
сугышчан чакыру интонацияләре белән характерлы. Сәйдәшев иҗатында «Наемщик» пьесасына язылган музыка бик зур әһәмият тота. Композитор бу хезмәтендә татар халык моңнарының, халык җырларының үрнәкләреннән бик киң һәм оста файдалана. Күп сандагы хор, ансамбль, дуэт һәм арияләрне композитор гармониягә нигезләү принцибыннан чыгып иҗат итә. Пьесаның симфоник формада язылган кереш музыкасында да әсәрнең төп фикере тулы һәм ачык яңгырый. Шулай ук бу елларда татар, башкорт халык көйләрен эшләве белән танылып өлгергән Александр Ключарев төрле жанр һәм формалардагы музыкаль әсәрләр иҗат итүе белән зур эш башкара. Аның тарафыннан өч бүлектән торган «Галиябану» исемендәге симфоник сюита, «Салават», «Урал» исемендәге ике поэма, баян һәм фортепиано өчен язылган «Комсомол сюитасы» һ. Б. әсәрләр иҗат ителә. Профессиональ композиторларыбыз белән яшь көчләрнең бергәләп эшләве үсеп килә торган татар музыкасын тулыландыра барды. Казан музыка мәктәбендә укучы яшьләрнең иҗат тавышлары ешрак яңгырый башлады. Киң музыкаль колачка ия булган композиторларыбыздан Сәйдәшев, Мозаффаров һ. б. ның иҗатлары яшьләргә, язарга омтылучы музыка мәктәбе студентларына зур йогынты ясады. Алар үзләренең беренче хезмәтләрен, бигрәк тә Салих Сәйдәшев иҗаты тәэсире астында, аның иҗатының үрнәкләрен өйрәнү һәм үзләштерү нәтиҗәсендә яздылар, шул юнәлештә тәрбияләнделәр һәм үстеләр. Музыка мәйданында яшьләрдән Нәҗип Җиһанов, Заһит Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Фәрит Яруллин, Латыйп Хәмиди, Мәсгуть Латыйпов һәм башка шулар кебек өметле көчләр күренә башлый. 

Сталинчыл бишьеллыклар чорында без татар композиторларының иҗатларында индустрия һәм колхоз төзелеше пафосы белән рухланган яңа мотивларны ишетәбез. Бу елларда шәһәр һәм авыл халкы арасында гаять киң күләмдә җәелгән культура һәм масса эшләре музыка өлкәсендә күп кенә яңа талантлар бирә. Татар музыкасын өйрәнү түгәрәген оештыручы һәм аның җитәкчеләреннән берсе булып актив эш алып барган Нәҗип Җиһанов, беренче булып, зур күләмдәге музыкаль әсәрләр язды. Бу хезмәт татар музыка тарихында зур иҗади эшләрнең башланып китү факты булып тора. «Фабком», «Завком» ишекләрен ачып, «Машиналар бие»теп, «Ударниклар», «Колхозчылар» маршы белән киң «Урман, кырларга» сигнал биреп, татар музыка мәйданына аяк баскан Заһит Хәбибуллин үз стиле белән, һәрбер кечкенә генә иҗади эштә дә милли колорит буявы сала торган талантлы композитор булып, яшь иҗат кешесе булып танылды. Аның бу елларда иҗат ителгән «Сагыну», «Сиңа» һ. б. күп кенә җырлары тыңлаучылар тарафыннан җылы каршыланды һәм татар халкының яраткан көйләре булып исәпләнә иде. Башта үзенең музыкаль хезмәтен җыр һәм романслар язу белән башлаган Җәүдәт Фәйзи үсеш юнәлешендә барган татар совет музыкасын оптимистик һәм җылы лирик буяулар белән сугарылган, тыңлау өчен ягымлы булган әсәрләр белән баетты. Татар композиторлары татар халкының чын дусы булган рус халкының музыкаль иҗатын үзләштерүдә дә зур гына, кун кенә эш башкардылар. Рус классик музыкасының шедеврлары Глинка, Даргомыжский, P. Корсаков, Бородин, Мусоргский, Чайковский һәм рус совет композиторларының әсәрләр. Һәм рус халык көйләре, революцион җырлар (шул исәптән Ленинның иң яраткан көйләреннән «Замучен тяжелой неволей» һ. б.) татар телендә җырлана башладылар. Гомумән бу елларда татар композиторларының иҗатлары активлаша төшә. Музыка культурасы байлыгы яңадан-яңа әсәрләр белән өстәлә, байый бара. М. Мозаффаровның «Колхозчылар маршы», «Икенче большевистик яз», «Ударниклар маршы», «Металл», «Урал», «Бик күңелле урманда»; С. Сәйдәшевнең «Кызыл Армия» һәм «Бригадир җыры»: Л. Хәмидинең «Яшьләр ялда», «Лагерь җыры» «Октябрятлар маршы» шушы елларның иҗади җимешләре булып торалар. Татар композиторларының әсәрләре арта бару белән бергә иҗат ителгән әсәрләрнең идея ягыннан ачыклана, художество югарылыгы үсә һәм тематика буенча киңәя баруы да күзгә ташлана. Моңа мисал итеп революцион рухта, гражданнар сугышы героикасы, социалистик төзелеш, колхоз, большевиклар партиясе һәм Ленин — Сталин турында иҗат ителгән бик күп сандагы көйләрне күрсәтә алабыз. Шушы вакыт эчендә Салих Сәйдәшев үзенең колакта ягымлы яңгырап торган, тыңлаучы йөрәген дәртләндергән йөзләрчә көйләр иҗат итте. Аның иҗатындагы ихласлылык һәм җылылык, иҗади матурлык һәм техника гадилеге аркасында аның җырлары халык җырлары булып киң популярлык яулап алдылар. С.Сәйдәшев Татар Дәүләт Академия театрының репертуарында үзенә бер характерлы урын тоткан музыкаль пьесалар жанрын тудырып, шуның белән татар опера һәм балет театрының тууына мөһим хәзерлек ролен үтәүче музыкаль әсәрләр иҗат итте һәм аның киңәеп, үсеп китүендә шактый зур иҗади хезмәт күрсәтте. Салих Сәйдәшевнең музыкаль драматик спектакльләре аша татар халкы формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик булган үзенең опера һәм балет театрын тудыруга таба үсте. Партия һәм хөкүмәтнең кайгыртучанлыгы һәм халыкның мәхәббәте белән чолганып алынган хәлдә, татар музыка культурасы бик тиз үсә башлады һәм тарихи кыска вакыт эчендә алга таба зур адым ясады. 1933 нче елда ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты һәм Совнаркомы махсус карар кабул иттеләр.

Шул нигездә Москва Дәүләт Консерваториясе янында, югары квалификацияле милли кадрлар хәзерләү өчен, Татар Дәүләт Опера Студиясе оештырылды. Музыка җәмәгатьчелеге һәм сәнгать работниклары өчен бу чара чын мәгънәсендә бәйрәм төсен алды. Студиягә тыңлаучылар туплау, талантлы һәм музыкаль сәләтле кешеләр сайлап алу буенча энергияле эш кайнады. Студиядә укучыларның төп массасы Татар Дәүләт Академия театры артистлары, Казан музыка мәктәбе укучылары һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләреннән сайлап алынды. Студиядә уку башлану көне — татар опера һәм балет театрына нигез ташы салу көне булды. Музыкаль көчләрнең төп кадрлары укырга китү белән Казандагы музыкаль культура, яшь көчләр хисабына үсүендә дәвам итте. Казан яшь көчләр туплау эшенә кереште. Бу дәвердә бигрәк тә Татарстан ра- лиокомитеты зур эш башкарды. Радиокомитет штатында калган артистлар ярдәме белән радио тыңлаучылар арасыннан җырчылар күтәрелеп чыктылар. Завод-фабрикалар каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәкләреннән һәм Казан музыка техникумы укучылары арасыннан яңа талантлар күтәрелде. Шушы елларда музыка, җыр, бию көчләрен туплаган Татар Дәүләт Филармониясе оештырылды. Концерт залларының ишекләре ачылды. Халык иҗатын җыеп һәм аны пропагандалаучы ролен башкаручы Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле төзелде. Шушы сталинчыл бишьеллыклар чорында тәрбия алып, студияне тәмамлаган татар опера кадрлары: композиторлар, вокалистлар, хор, балет, оркестр артистлары составында 1939 нчы елның 17 нче июнендә Татар Дәүләт опера һәм балет театрының пәрдәсе ачылды. 
Татар опера театры ачылу — Ленин — Сталин милли политикасының гүзәл җимешләреннән берсе һәм татар халкының музыкаль культурасын үстерү турында партиябезнең һәм Совет хөкүхмәтенең тирәнтен кайгыртуларының нәтиҗәсе иде. Опера сәхнәсендә иң беренче әсәр булып Москва консерваториясен -тәмам итеп кайткан яшь композитор Нәҗип Җиһановның Пугачёв хәрәкәте һәм аңарга татар халык массаларының катнашуын чагылдырган «Качкын» операсы куела. «Качкын». нан соң шул ук композитор тарафыннан Россиядә февральдән соңгы һәм Бөек Октябрь революциясе чорындагы революцион хәрәкәт тарихы темасына «Ирек» операсы языла. һәм татар; опера театрының эшен башлап җибәрүдәге беренче әсәрләре булып күренекле композитор Мансур Мозаффаров тарафыннан «Галиябану» операсы иҗат ителә. Бу беренче опера әсәрләре «Качкын», «Ирек», «Галиябану» операларының барлыкка килүе — тагар совет музыкасының үсүгә таба баруын билгеләүче факторлар булып торалар. Бераз соңрак иҗат ителгән, ханнар изүенә каршы халык хәрәкәтләрен чагылдырган «Алтынчәч» (Нәҗип Җиһанов) операсы, Фәрит Яруллин тарафыннан язылган «Шүрәле» балеты, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» комедиясе татар совет музыкасы жанрын төрләндереп, үстереп җибәрделәр. Тулы гармония, тирән эчке аһәң белән, талант осталыгы белән, татар халык моңнарыннан, классик традицияләрдән киң күләмдә файдаланып язылган аеруча нәфис, гүзәл, йөрәккә ятышлы һәм һәркем өчен дә аңлаешлы булган Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты белән бергә бу елларда иҗат ителгән Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсы аеруча зур урын алып тора. Бу әсәрләр халыкның музыкаль фольклорына — моң-мелодияләренә һәм рус, дөнья классикасына таянып иҗат ителгәнлектән, тамашачыларның эстетик таләпләрен һәм художество зәвыкларын канәгатьләндерә алдылар. Бигрәк тә «Алтынчәч» операсында халык мелодияләре гармонияле булып яңгырадылар һәм бу әсәр композиторның гына түгел, гомумән татар халкының опера жанрын тудыруда үскәнлеген билгели ала торган факт булып тора. Бу операның еллар буе Татар Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә төшми уйналуы да, һәм бу операның казах, башкорт һ. б. телләргә тәрҗемә ителеп союздаш республикаларның опера театрларында уйналуы да һәм аның партия һәм Совет хөкүмәте тарафыннан икенче дәрәҗә Сталин премиясе белән бүләкләнүе дә югары сыйфатлы һәм идеяле әсәр икәнен раслап торалар.

«Классик үрнәкләр тиңдәшсез булып калуларында дәвам итәләр. Димәк, өйрәнергә һәм өйрәнергә, классик музыка мирасыннан анда булган барлык иң яхшы якларны һәм совет музыкасының алдагы үсеше өчен иң кирәк булганнарын күчереп алырга кирәк» (Жданов). Барыннан да элек, «Алтынчәч» операсының шушы таләпләрдән чыгып иҗат ителүен әйтергә кирәк. Бу операсында композитор, иң беренчедән, рус классик музыкасының иң яхшы традицияләреннән бик уңышлы файдалана алган булса, икенчедән, композитор татар халкы белән, аның музыкасы һәм җыр иҗаты белән шигъри элемтәгә керә алган һәм шул нигездә чорның рухын чагылдыра торган көчле, художестволы әсәр тудыра алудагы осталыкка ирешкән. «Алтынчәч» операсы—татар халкының мөкатдәс теләкләрен, изге хисләрен, ягъни туган ил өчен көрәш идеясен символик образлар аша сурәтләгән зур документаль музыка әсәре. Бу операда туган ил хөрлеге өчен көрәшүче батыр татар халкының аналары (Тугзак), уллары (Җик мәргән) һәм кызлары (Алтынчәч) аркылы татар халкының азатлык сөюе, иҗтимагый моңы, патриотик тойгылары, аның милли хисләре, милли рухы белән бергә бәйләнеп, зур осталык белән җырлана. Тузгак, Алтынчәч, Җик һ. 6. партияләрнең ария, дуэт, триолары, ансамбль, хор һәм балет өчен язылган музыкалар художество һәх техника ягыннан югары сыйфатта иҗат ителгәннәр. Табигатьне тасвирлауда, татар халкының көчле характерлы музыкаль образларын тудыруда композитор халык моңнарының мелодик алымнарыннан һәм музыкаль орнаментларыннан иҗади төстә киң файдаланган һәм аны симфоник планда үстереп биргән. Операның музыкасында халык көйләре органик рәвештә үзләштерелгән һәм операда халык җырларыннан файдалану шактый киң урын алып тора. Мәсәлән, Тугзак ариясендә композитор зур иҗади осталык белән, халыкка аз билгеле булган борынгы көйләрдән «Кыйгак», шундый ук осталык белән кызларның хан алдындагы биюләрен дә «Чагән-чагән», зур художество сизгерлеге белән Җик җырында борынгы озын көйләрдән «Кара урманны» файдалану, Җик белән Алтынчәч дуэтында кызу темп белән бара торган җиңел формадагы авыл көеннән оста файдалана белүендә дә Җиһанов иҗатының алым, стиль үзенчәлеген, оригинальлеген күрәбез. Нәҗип Җиһанов операдагы төп һәм халыкчыл геройл|арны аеруча мәхәббәт белән характерлый. Операның музыкасында төп һәм халыкчыл геройларның хисләре бик тәэсирле гармония һәм оркестровка аша мелодияле итеп бирелә. Шуның өчен дә «Алтынчәч» операсының музыкасы халыкчыл аһәң белән яңгырый. Үзенең киң колачлы музыкаль фантазиясендә Җиһанов гаять тә садә, яңа һәм киң катлаулы тыңлаучылар массасының һәммәсе өчен дә җан азыгы була алырлык әсәр тудыра алган. Шуңа күрә дә бу әсәр композитор белән бергә татар халкының да горурлана ала торган әсәре диясебез килә. М. Мозаффаровның халык иҗатыннан файдаланып, халыкка якын булган «Галиябану» драмасы мотивларына таянып, халыкның җыр иҗаты стилендә язылган опера әсәре, кимчелекләре булуга карамастан, композиторның иҗатында аерым урын тота. «Галиябану» операсы татар опера театрының башлангыч чорындагы бер баскычы. Операның өченче пәрдәсендә, Мозаффаров җыр материалын симфоник яктан үстереп һәм халык җыр элементларының сыйфатын үзгәртүдә художество тирәнлегеннән чыгып чишә алуга ирешкән. Бигрәк тә бу нәрсә соңгы картинадагы Хәлилнең үле гәүдәсе өстендә үтәлгән Галиябануның җырында сизелә. Бу психологик күренештәге ачык, нечкә колорит авторның үсешен ачыклап тора. Операда файдаланылган фольклор материаллары белән бергә, яучы ариясе, беренче пәрдәдәге кызлар хоры, Бәдри җыры («Мең тәңкә...»), ата-анасының хат «уку» картинасындагы речитативлар һичшиксез композиторның унышы турында сөйлиләр. Татар совет музыка фондын җыр һәм романслар белән баеткан Җ. Фәйзи татар музыка сәнгате тарихына яңа жанр кертүдә уңышлы тәҗрибә ясады. Хәбибулла Ибраһимовның «Башмагым» драмасының сюжетына таянып, Т. Гыйззәт тарафыннан эшләнгән либретто буенча оперетта язды. Бу хезмәтендә Ж. Фәйзи татар халкының бай музыкаль фольклорЬшиан киң күләмдә файдалана алган. Әсәрдәге көйләр үзенең ягымлылыгы, йомшаклыгы аркасында тамашачыларга тиз барып җитәләр.

Галимҗан куплетлары, Себер бае Гафур, Җиһан карчык, Вафа җырлары, Сәрвәрнең матур колоратура вальсы, гомумән Галимҗан белән Сәрвәр арияләре, дуэтлары, балет һәм хор өчен язылган көйләр — төгәл һәм оста иҗат ителгәннәр. Шуңа күрә тамашачы аның аерым урыннарын үз йөрәгенә, үз хисенә якын итеп каршылады һәм композиторның иҗат үсешендә зур уңыш дип санады. «Башмагым» комедиясенең Татар Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 150 дән артык баруы да, аның Мокымый исемендәге үзбәк музыкаль комедия театрында куелуы да, Свердловск һәм ниһаять Москва театрлары сәхнәләрендә күрсәтү өчен хәзерлек алынып баруы да — югарыда әйтелгәннәрне ачык күрсәтсә кирәк. Бер үк вакытта югары художестволы 
опера әсәрләрен биргән композиторлар тарафыннан симфоник оркестр, аерым инструментлар өчен күп санлы әсәрләр языла. Татар композиторларының көчле иҗат талантлары һәм югары художествопрофессионал ь культуралары алар язган һәм сәхнәдә бара торган операларда гына гәүдәләнеп калмый, бәлки аларның башка әсәрләрендә дә чагыла. Бу елларда иҗат ителгән татар поэзиясенең классиклары һәм совет шагыйрьләре текстларына язылган йөзләрчә җырлар һәм инструменталь әсәрләр татар совет музыкасының байлыклары булып саналалар. Композитор Мансур Мозаффаров. ның иҗади йөзе елдан-ел киңәя һәм тулылана бара. Аның татар халык фольклоры мотивларына язылган симфоник поэмасы, агач инструментлар өчен язылган квартет, фортепиано пьесалары һәм дистәләгән җырлары татар совет музыкасының байлыклары булып саналалар. Җ. Фәйзи тарафыннан фортепиано белән тавышка язылган кечкенә күләмдәге җырдан башлап, симфоник оркестр өчен язылган зур музыкаль полотнога кадәр, төрле жанрларда музыкаль әсәрләр язылган. Нигездә Җәүдәт Фәйзи вокаль музыка өлкәсендә зур хезмәт күрсәтә. Ул яңа образлар тудырды, җырга тагын да нечкәрәк, нәфисрәк интонацияләр кертте. Аның иҗаты аша татар җырына гражданнар сугышы лирикасы керде. Яна совет кешесенең, аеруча совет яшьләренең лирик образлары чагылды. Композитор үзенең патриотик-масса җырларында: «Гармонь», «Комсомолка Гөлсара», «Гөрләсен безнең җыр», «Бәйрәм бүген», «Күтәрик бокалларны», «Чайка башыңны» кебек җырларын җанлы фикер, ачык музыкаль тел, форма культурасы белән эшләү дәрәҗәсенә ирешкән һәм бу җырларның һәркайсысы диярлек халыкка халык җырлары булып барып җиттеләр. Аның музыкасы кайнап торган энергия һәм лирик героика белән тулыландырып язылган. М. Фәйзи музыкасындагы образлар реаль һәм тыңлаучыга нык тәэсир итүчән. Аның музыкасы халыкка ачык аңлаешлы һәм гадәттә аудитория белән бик тиз контактта була ала. Шулай ук Хәбибуллинның лирик жанрда эшләвен дә әйтергә кирәк. «Жил», «Чишмә» һ. б. җырларында Хәбибуллин мелодияне драматик яктан үстереп бирә. Бу аның иҗатында кыю адым булып исәпләнергә тиеш. 3. Хәбибуллин тарафыннан язылган җырларның лирикасы героиня һәм югары романтика белән нык бәйләнеп үстерелә, аның җырларындагы лирикада драматик үсеш динамикасын сизәсең. 1939 елда Татарстан Совет композиторлары Союзы оешып эшли башлады. Татар композиторларының иҗатлары үсүенә Союз җитди җитәкчелек итеп килә. 

Фашистлар тарафыннан безгә тагылган канлы сугыш халыкның иҗат көчен сындыра алмады, киресенчә, татар халкының талантлы уллары һәм кызлары тагын да зуррак энергия белән үз иҗатларын үстерү өстендә эшләделәр. Явыз дошманны тулысынча тар-мар итү өчен барган бу бөек азатлык сугышында татар совет композиторларының әсәрләре совет солдатларын яңадаи- яңа батырлыкларга рухландырдылар. Каты көрәш көннәрендә Нәҗип Җиһаиов үзенең «Илдар» операсын язды. Профессор М. Юдинның «Фәридә» операсы сәхнәгә менде. «Илдар», шулай ук «Фәридә» опералары татар халкының Гитлер Германиясен тар-мар итүгә юнәлдерелгән изге хисләрен, мөкатдәс теләкләрен музыка теле белән әйтеп бирергә омтылган музыкаль әсәрләр булып саналалар. Композиторлар үзләренең музыкаль тавышлары белән татар халкын бөек көрәшкә рухландырдылар, дошманны тизрәк тар-мар итүгә өндәделәр, дошманны изге туфрагыбыздан куып, аны үз оясында кыйнарга чакырдылар. Югарыда әйтелгән опера әсәрләре белән беррәттән, Нәҗип Җиһановның «Партизанка», «Сугышчы кабере янында» (Г. Кутуй сүзләре), Мансур Мозаффаровиың «Поход җыры» (Ә. Исхак), «Кулъяулыгы» (Ә. Бикчәнтәена), «Землянкада» (Ш. Маннур) исемендәге әсәрләре; Җәүдәт Фәйзинең «Геройлар маршы», «Канга кан!» (Г. Насрый), «Халык җырлый» көйләре; Заһит Хәбибуллпнның «Команда алга» (Г. Кутуй), «Җиңеп кайт» (К. Нәҗми) һәм Клю. чаревның фольклорга нигезләнеп эшләнгән «Минем дустым армиядә» кебек дистәләрчә әсәрләре татар совет музыкасының Ватан сугышы елларындагы җимешләре булып тора. Бу җырлар шәһәрдә булсын, авылда булсын чакыру тавышы белән яңгырадылар. Бу елларда язылган җырлар сугышчан ритм, чакыру интонацияләре белән сугарылганнар, һәм бу дәвердәге җырлар композиторларыбызның хезмәтләрендә идея һәм художество җәһәтеннән тирәнәя, музыка һәм интонация элементлары байый барганлыгын раслап торалар. Совет солдатлары, сугыш геройлары, хезмәт батырлары турындагы җырлар башлыча лирик чагылышта бирелсәләр дә бу еллардагы җырлардагы лирика актив героикадан, югары романтикадан аерылып тормыйлар, ә киресенчә халыкның эмоциональ психологик байлыгын чагылдырган патетик интонация белән яңгырыйлар. Ә инде Татарстан Министрлар Советы янындагы Сәнгать эшләре идарәсе тарафыннан «Сталин турындагы җыр»га үткәрелгән конкурста композитор 3. Хәбибуллин музыкасының беренче премия алуы — Хәбибуллин иҗатындагы иң күренекле, җитди иҗади уңышларның берсе. Татар композиторлары тарафыннан иҗат ителгән әсәрләре белән бергә, татар халкының музыкаль фольклоры да үсә, байый бара. Татар халкының музыкаль иҗат Санлыкларын җыю, аларны өйрәнү һәм массага җиткерү эшен Казандагы музыка фольклоры кабинеты башкарып килә. Бигрәк тә сугыш елларында оештырылган экспедицияләр матур гына нәтиҗәләр бирделәр. Экспедиция вакытында җыйналган көйләрдә, кырларда совет сугышчыларының батырлыклары, халыкның дошманга тирән нәфрәте, һәм Ватан сугышы фронтларында көрәшүче туганнарына булган кайнар мәхәббәтләре сөйләнелә. Югары уныш алу өчен гадел хезмәткә чакыру, Кызыл Армиягә ярдәм итү, батыр сугышчыларның семьялары турында туганнарча кайгырту — Ватан сугышы көннәрендә җыйналган халык җырларының төп эчтәлеге булып торалар. Соңгы елларда җыйналган татар халык көйләренең, җырларының күбесе үзләренең музыкаль төзелешләре белән дә бпк матурлар һәм яналар. Татар музыка культурасы үсү белән бергә, аның кадрлары да үсә бара. Хәзер инде без Сәйдәшев, Җиһанов, Мозаффаров, Хәбибуллин, Яруллин, Фәйзи кебек профессиональ композиторлар арасында иҗат эше белән шөгыльләнә башлаган яшь, башлап язучы композиторларның саны да арта барганын күрәбез. Музыкага килгән бу яшь көчләр татар музыкасын үстерүдә, баетуда булышлык күрсәтәләр. Башлап язучыларның профессиональ композиторлар белән бергәләп дусларача эш алып барулары нәтиҗәсендә, татар музыкасы шактый гына матур әсәрләр белән баетылды, һәм профессиональ композиторлар исемлегенә яшьләрдән Вәлиуллин, Шәмсетдинов, Бакиров, мелодистлардан Ш. Мәҗитов кебек исемнәр өстәлде. Еллар буе үсеп килгән музыка сәнгате, ТАССР ның 25 еллык бәйрәме уңае белән яңа музыкаль әсәрләр белән баетыла. Композиторлар республиканың данлы тантанасын иҗади хезмәтләр белән каршыладылар. Бу юлы да Н. Җиһановның таланты зур кыюлык һәм иҗади көчлелек күрсәтә алды. Ул симфоник оркестр өчен поэма язды. Мансур Мозаффаровның симфониясе, Салих Сәйдәшевнең республиканың 25 еллыгына багышланган тантаналы увертюрасы, Александр Ключаревның татар халык көйләре буенча эшләнгән сюитасы, Заһит Хәбибуллинның 
симфоник оркестр белән бергәлектә скрипкада уйнау өчен язылган әсәре, Юдинның кантатасы һәм скрипка өчен язылган концерты һәм башка композиторларның күп кенә яңа әсәрләре — татар совет музыкасының яңа үсеше иде. Ун ел гомер иткән яшь Татар Дәүләт опера һәм балет театрына Җиһанов алты опера һәм ике балет әсәре бирде. Татар көйләрен өйрәнү, аларны нотага салу, зур форма әсәрләр язганда алардан оста һәм урынлы файдалана белү Җиһанов иҗатында бу соңгы елларда аеруча сизелә башлады. Аның, Тукай әкиятләре мотивлары буенча эшләнгән «Кырлай» исемендәге симфоник поэмасы, ачык темпераментлы «Сугыш» исемендәге симфоник картинасы һәм шактый санда башка әсәрләре, композитор тарафыннан эшләнгән — нотага салынган татар халык көйләре — моның мисалы булып тора. 1945 елны Татар Дәүләт Консерваториясе ачылу, һичшиксез татар музыкасының үсә баруын, тагы да югарырак күтәрелүен раслый иде. Татар Дәүләт Консерваториясенең ачылуы татар музыка культурасы өлкәсендә мөһим вакыйга булып тора. Консерваториягә иң яхшы иҗади, гыйльми һәм педагогик көчләр туплана. Казандагы музыка эшлеклеләреннән тыш консерваториягә Москва, Ленинград, Баку, Свердловск кебек шәһәрләрдән музыка белгечләре чакыртылды. Консерваториянең вокаль, фортепиано, оркестр, хор-дирижёрлык һәм теортик-композиторлык факультетларында тәрбия алган укучылардан беренче булып 40 лап кеше 1950 елда укуны тәмамлап музыка өлкәсендә югары белем алып чыгалар. 

Музыка өлкәсендә чирек гасыр эчендә яулап алынган казанышлар, әлбәттә, зурлар. Әмма үзенең үсү юлларында зур уңышларга ирешеп килә торган татар музыкасында кимчелекләр дә булмады түгел. Кайбер композиторлар тарафыннан иҗат ителгән әсәрләрнең халыкка барып җитә алмавы шулай ук уйландырырга тиеш бер мәсьәлә. Моның төп сәбәпләрен кайбер композиторларның татар халкы музыкасындагы моңлылыкны, лирик җылылыкны, гомумән, үзенчәлекле музыкаль бизәкләрне кинәт кенә бөтенләй «онытып» җибәрүләрендә булса кирәк. Татар композиторларының иҗатларындагы бу җитди кимчелекләр ВКП(б) Үзәк Комитетының композитор Мураделинең «Бөек дуслык» операсы турындагы тарихи карары һәм иптәш А. А. Ждановның совет музыкасы эшлеклеләренең ВКП(б) Үзәк Комитетындагы киңәшмәсендә сөйләгән реченнән соң тагын да ачык сизелделәр. Бу мөһим документларда күрсәтелгән кимчелекләр безнең татар совет музыка сәнгате өчен дә бик характерлы һәм уртак кимчелекләр булып килде. Бу тарихи карарлар композиторларның иҗатларындагы характерлы бер күренеш итеп, аларның халык көеннән, халыкның җыр һәм музыкаль байлыгыннан аерылуларын, бу иҗади байлыкны санга санамыйча, аңар өстән карауларын күрсәтте. Менә бу кимчелекләр татар совет музыкасы сәнгате өчен дә хас кимчелекләр. Музыканың җанлы фикере булган — көй, мелодиягә тиешенчә игътибар итмәү безнең композиторларыбызның да иҗатларында сизелде. Халык көйләреннән тиешенчә файдаланмау, халык җырларының чыганагы, туу урыны килеп чыгуның иҗтимагый сәбәпләре белән кызыксынмау, халык җырлары табигатен хис итә белмәү кебек хаталар татар композиторлары иҗатларында да булды. Шулай ук бу тарихи карарларда күрсәтелгән музыка сәнгатендәге формализм күренешләре, димәк музыканың формасы белән мавыгып, әсәрләрнең эчтәлегенә әһәмият бирми, форма белән эчтәлекне аеру кебек зур хаталар татар композиторларының иҗатларында да чагыла Бу күңелсез кимчелекләр бигрәк тә безнең опера сәнгате өлкәсендә ачык күренделәр. Татар композиторлары үзләренең сәхнә әсәрләрендә идея эчтәлегенә әһәмият бирми, бары тик музыкаль яңгыраш белән генә кызыксындылар, музыка беләи эчтәлек органик рәвештә бәйләнә алмады. Шуның белән бергә татар композиторлары үзләренең иҗат эшләрендә татар халкының бай музыкаль фолькларыннан, моң-мелодияләреннән һәм рус классикасына таянып эшләүдән читләшә төштеләр.

Шушы гади хакыйкатьне искә алмау аркасында, татар композиторларының кайбер әсәрләре, бигрәк тә зур полотнода язылган әсәрләре халыкка барып җитмәделәр, аңлашылмадылар, һәм тыңлаучыларны, кискен тәнкыйтенә очрадылар. Бу җитди кимчелекләрне без Н. Җиһановның «Ирек», «Түләк» һәм соңгы елларда язылган «Шагыйрь» операларында күрсәк, шул ух кимчелекләрне Җ. Фәйзинең «Акчарлаклар» комедиясендә дә очратабыз. Бу әсәрләр халык моңыннан ераклашу, музыкаларының эчтәлектән аерылу, идея һәм художество ягыннан уңышсыз либреттоларга язылу аркасында сәхнәдән төшеп калдылар. Татарстан совет композиторлары бу тарихи карарны бөтен тирәнлек белән аңлап, аннан үзләренә практик нәтиҗәләр чыгарып, үзләренең соңгы елларда язылган әсәрләрендә беркадәр алга киткәнлеге сизелә башлады. Булган җитешсезлекләр һәм ялгышлыкларга каршы тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьнең принципиаль югарылыкта алып барылуы аркасында, татар музыка сәнгате яңа баскычка күтәрелеп бара. Татар совет композиторлары, бөек юлбашчыбыз иптәш Сталиннын һәм партиянең «халык композиторлардан төрле жанрларда югары сыйфатлы һәм югары идеяле әсәрләр көтә» дигән күрсәтмәләренә җавал итеп, социалистик реализмның гүзәл үрнәкләре булырлык, чын халыкчан рух белән сугарылган музыка әсәрләре тудыру өстендә эшлиләр. 

ВКП(б) Үзәк Комитетының бу тарихи карары һәм 1948 елның апрелендә композиторларның Бөтенсоюз күләмендә уздырылган беренче съездында бирелгән күрсәтмәләр гатар совет композиторларының иҗади эшләренә шактый зур үзгәреш кертте, аерым композиторларның иҗатында булган формализм элементлары күренешләреннән котылу юлында иптәшләрчә тәнкыйть аша иҗади булышлык күрсәтү, композиторларның идея, политик белемнәрен күтәрүдә һәм профессиональ мастерлыкларын үстерүдә ярдәм итте. Нәтиҗәдә татар совет композиторлары тарафыннан соңгы вакытта язылган музыка әсәрләренең идея-художество сыйфатлары күтәрелә баруы сизелә. Бу борылыш массовый җырлардан, романслардан алып зур күләмдәге сәхнә әсәрләрендә дә нык кына чагыла. Ленин — Сталин комсомолының 30 еллыгы уңае белән композиторларыбыз зур иҗади активлык күрсәттеләр. Күп сандагы җырлар, маршлар барлыкка килде. Шулар арасында 3. Хәбибуллинның « Яшьлек җыры», «Яшәсен яшьлек», М. Мозаффаровның «Ике йолдыз», А. Ключаревның «Канатлы яшьлек», Җ. Фәйзинең «Комсомол» әсәрләре тыңлаучыларның җылы каршылавына очрадылар. Бу иҗади хезмәтләр янына тагы да шушы елларда иҗат ителгән С. Сәйдәшевиең «Комсомол маршы»н, М. Мозаффаровның «Скрипка өчен фантазия» сен һәм «Поход маршы», Ә. Бакировның виолончель өчен Сонатасын, Р. Яхинның фортепиано өчен Сонатинасын, X. Вәлиуллннның тынлы оркестр өчен язылган маршын һәм А. Ключарёв тарафыннан язылган «ВЛКСМ ның 30 еллыгы» исемендәге маршын өсти алабыз. ВКП(б) Үзәк Комитеты карарының уңай йогынтысы яшь композиторлар иҗатына да нык тәэсир итте. Яшь композиторлар тарафыннан күп кенә әсәрләр язылды, иҗади хезмәтләре активлаша төште. Яшь композиторлардан Хөснулла Вәлиуллин, Әнвәр Бакиров, Рөстәм Яхин, Исмәгыйль Шәмсстдинов, Аллаяр Вәлиуллиннар соңгы ел эчендә композиторлык эшендә искә алынырлык иҗади хезмәтләр бирделәр. Алар тарафыннан язылган инструменталь әсәрләр, халык сүзләренә һәм татар совет шагыйрьләренең шигырьләренә язылган романслары игътибарга лаеклы әсәрләрдән санала. Татар композиторлары арасында татар халык көйләрен өйрәнү, аларны нотага салу, зур форма әсәрләр язганда алардан оста файдалана белү эше дә соңгы елларда аеруча җанлана төште, һәм зур күләмдәге әсәрләр язуда да шактый ук җитди адымнар ясалды. Композитор Салих Сәйдәшев соңгы ел эчендә «Наемщик» драмасына язылган музыкаларын яңадан редакцияләү белән бергә, җырлар, балет өчен яңа көйләр өстәп, «Наёмщик»ны зур музыкаль әсәргә әйләндерде. А. Ключарёв башкорт халык легендаларына нигезләнеп язылган «Тау әкияте» (Ф. Гаскаров либреттосы) балетын театрга тапшырды. Ә композитор Нәҗип Җиһанов татар халык көйләреннән файдаланып симфоник оркестр өчен зур сюитасын иҗат итте.

H. Җиһановның татар халык көйләренә язылган сюитасы аеруча әһәмияткә ия булып тора. Композитор бу әсәре белән ВКП(б) Үзәк Комитеты карарыннан соң үз иҗатында кискен борылыш ясавын күрсәтә алды. Композитор үзенең бу әсәрендә шат күңелле, якты, лирик тойгыларны саф музыкаль тавышлар белән тулы ачып бирә алган. Татар халык җырының интонацияләре белән сугарылган бу сюита үзенең югары сыйфаты, чын халыкчыл әсәр булуы һәм матур темасы белән тың. лаучыны тартып тора. Кызу темпта башланган сюита үзенең ачык, шатлыклы ритмы белән тыңлаучыны халык биюе дөньясына алып керә. Бу гомуми күтәренке-шатлыклы күренешкә лирик-эпизод тема булып халык җыры «Райхан» килеп кушыла. Сюитаның икенче кисәге — лирико-эпик вариация формасында язылып, татар, башкорт халкы арасында популяр булган «Кара урман» томасына нигезләнгән. Бүлекнең тематик материалында да һәм оркестровкасында да урман табигате образлары бик матур һәм ачык сурәтләнә.

Тыңлаучылар алдына урман табигате картинасы килеп баса. Тыңлаучыларның колак төпләрендә: кояш нурлары белән баш күтәргән яфрак шаулаулары, кошлар сайраулары, кәкүк тавышлары яңгырап тора, һәм без бу күренешне һич тә натуралистик иллюстрация дип атый алмыйбыз. Чөнки композитор халык тарафыннан кабул ителә торган поэтик һәм символик якты табигатьне тыңлаучылар алдына лирик күтәренке рухлы образлар аша китереп бастыра. Бу образларда туган ил жире, туган ил табигате һәм шул җирдә, шул табигатьтә яшәүче кешеләр барлыгы сизелеп тора. Өченче кисәкнең нигезенә татар халкының популяр шаян җырларыннан «Колаксыз Зариф» көе алынган. Җиңел һәм оста оркестровать ителгән бу бүлек динамик эффектлар белән, көтелмәгән борылышлар белән баетылып ижат ителгән. Сюита — ачык, ритмик энергияле финал белән тәмамлана. Иптәш А. А. Жданов «Халык музыкаль әсәрнең талантлылыгын, аның безнең чор, безнең халык рухын ни дәрәжәдә тирән чагылдыруына, киң массаларга ни дәрәҗәдә барып җитүенә карап бәяли— Музыкаль әсәр никадәр эчтәлекле һәм тирәнрәк булса, осталык ягыннан никадәр югарырак булса, никадәр күбрәк кешеләр тарафыннан танылса, никадәр күбрәк кешеләрне илһамландыра алса, — шул кадәр дә һирәк булачак...» диде.

Жиһановның бу хезмәте әнә шул таләпләрдән чыгып тыңлаучыларның эстетик таләпләрен һәм художество зәвыкларын канәгатьләндерүгә җавап бирә алырлык хезмәт булып тора. Бу сюитаның халык тарафыннан кабул ителүе һәм Сталин премиясе белән бүләкләнүе дә — моны ачык күрсәтә. Соңгы елларда яна җырлар иҗат итүдә алга киткәнлек аеруча сизелеп тора, һәрбер композитор зур иҗат күтәрелеше, дулкынлану белән бетен дөнья хезмәт ияләренең һәм совет халкының бөек юлбашчыларына — Ленин һәм Сталинга багышланган җырларын тудырдылар. В. И- Ленин турындагы яңа җырлардан М. Мозаффаровиың «Ленин турында җыр», Җ. Фәйзинең «Ике лачын», X. Вәлиуллинның «Ленин юлыннан» һ. б. үзләренең художестволы, интонацпонмелодик эчтәлекле булулары, рус революцион-масса җырлары элементларын оста файдалана белүләре ягыннан татар композиторларының бу әсәрләре һичшиксез зур иҗади уңыш булып торалар. Шулай ук бөтен прогрессив кешелек дөньясының даһие иптәш И. В. Сталинга 70 яшь тулу тантанасы да зур иҗади эшләр белән каршыланды. Сталин турында мона кадәр иҗат ителгән җырлар өстенә тагы Н. Җиһановның «Сталинга сәлам», А. Леманның «Яхшы җырым Сталин турында», X. Вәлиуллинның «Сталин турында җыр», Ә. Бакировның «Кадерле юлбашчыбыз». Р. Яхинның «Сталин турында җыр» кебек яңа әсәрләр белән баетыла. Бу җырларда бөек юлбашчыга булган рәхмәт һәм мәхәббәт халык тавышы булып яңгырый. Татарстан республикасының 30 еллыгын татар совет композиторлары шулай ук зур иҗади полотнолар белән каршыладылар. Композитор Н. Җиһанов «Намус» исемле операсын, 3. Хәбибуллин композитор Н. Пейко белән берлектә татар музыкасы тарихында беренче тапкыр революция көннәрен чагылдырган «Язгы җилләр» исемле балетын. М. Мозаффаров «Бәхетле юл» исемле зур кантатасын язу белән каршыласалар, Сәйдәшев, Фәйзи, Ключарев һ. б. композиторларыбыз да иҗади эш алып бардылар. Соңгы елда татар совет музыкасы, тугандаш республика сәхнәләренә менеп, төрле телдә яңгырый башлады. Фәрит Яруллинныц «Шүрәле» балеты Ленинградта, Нәҗип Җиһановның югары художестволы «Алтынчәч» операсы Алма-Атада, Уфада, Свсрдловскида, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» комедиясе Ташкентта, Ижевскида уйналулары һәм бу әсәрләрнең башка шәһәрләрдә дә кую өчен хәзерлек алынып барылулары шул турыда сөйли. Татар совет музыкасының алдынгы һәм беренче вәкиле булган Нәҗип Җиһановның иҗаты ике тапкыр иң югары — Сталин премиясе белән бүләкләнүе татар совет музыкасына бирелгән иң югары бәя булып тора. Һәм бу партия, хөкүмәт, халык каршында татар музыкасының үз иҗатын таныта алуга ирешүен һәм аның зур адымнар белән алга баруын күрсәтә. Татар совет музыкасының 30 ел эчендә яулап алынган казанышлары әлбәттә зурлар. Ләкин моның белән генә килешеп калырга һич тә ярамын. Бу уңышлар әле фәкать җитди адым ясаудагы сынау юллары гына. Бу хезмәтләр — совет халкы һәм партиябез таләп иткән югары сыйфатлы, чын халыкчыл музыкаль әсәрләр иҗат итәрлек көчләр һәм мөмкинлекләр барын күрсәтеп, татар совет композиторларының иҗат активлыкларын тагы да югарырак баскычка күтәрергә, иҗат өлкәсендә әлегә кадәр булган кайбер бетерелмәгән кимчелекләрне төзәтеп заманыбызга хас, чын сәнгать әсәрләре иҗат итәргә — опера, симфония музыкасы өлкәсендә, җыр иҗатында, хор һәм бию музыкасында югары сыйфатлы һәм идеяле әсәрләр язарга чакыралар. Татар музыкасы эшлеклеләре алдында зур бурычлар тора. Татар совет музыкасы тирән эчтәлеккә, югары художество көченә ия булырга, халкыбызның рухи коралы булып хезмәт итәргә, героик темаларны тормышыбызның көчле пафосы белән зур музыкаль алымнарда чишәргә, халык мелодияләреннән киңрәк файдаланырга, татар халкының йөрәкләрендә кайнаган дәртле тойгыларны аңлаешлы музыкаль авазларда әйтеп бирә алуга ирешергә, бөек рус халкының классик һәм совет композиторлары әсәрләренең югары үрнәкләреннән өйрәнергә, полифония техникасын тулы үзләштерергә, иҗатта көнебез, халкыбызның актуаль мәсьәләләрен яктыртуда, илебездә бара торган бөек төзелешләребезне, зур вакыйгаларны һәм хезмәт батырларын күрсәтүдә, сурәтләүдә политик принципиальлекне тагы да югары баскычка күтәрергә кирәк. Татар совет композиторлары алдында әнә шундый гаять җитди һәм гаять зур бурычлар тора. Бу бурычларны үтәүгә тырышмаска берәүнең дә хакы юк, һәм аларны үтәүдә безнең һәртөрле мөмкинлекләребез дә бик күп. Чөнки безнең илебездә иҗат кешеләренә чикләнмәгән мөмкинлекләр бирелгән, тулы шартлар тудырылган.

Татар совет композиторлары да бу уңай шартлардан тулысынча файдаланырга, партия һәм халык таләп иткән тирән эчтәлекле, техник яктан югары сыйфатлы әсәрләр биреп халкыбызның художество завыгын үстерергә, эстетик яктан канәгатьләндерерлек профессиональ осталыкта язылган әсәрләр иҗат итеп, совет җирлегендә чәчәк аткан музыкаль культурабызны гел алга, үсешкә таба алып барырга тиешләр.