Т У К А Й
ӘХМӘТ ФӘЙЗИ
Т У К А Й
БЕРЕНЧЕ КИТАП
Беренче бүлек
Мөхәммәтгариф Казанга бу кышны бара алмый калды. Зур суыклар булды, һәм ул бизгәгенең, яңаруыннан курыкты. Көннәр җылыта гөшеп, кояш язга карагач, хатыны Гафифә йөкле хәлендә авырып китте. Баладан бик авыр котылды. «Үләме, каламы?» дип тордылар. Бала үле туды. Гафифә аякка басуын-басты, әмма бик авыр һәм сыкранып кына йөри алды. Арба юлы төшү белән Мөхәммәтгариф йортка күрше Хәмдия әбине чакырып, аңа хуҗалыкны һәм алты яшьлек Шәриф белән өч яшьлек Гәзизәне тапшырды да Гафифәне Соңгырга Илья Афанасьевичка алып китте.
Майның беренче атнасы иде Көн шул кадәр матур, яшь һәм яңа, юл шул кадәр күңелле иде ки, Мөхәммәтгариф ун-унбиш елга яшәреп киткәндәй булды. Авылдан чыгу белән ул атын яшел туйралык аша үтә торган юлга чыгарды. Яңа гына бөреләнеп килә торган туйра исен ул борыны белән генә түгел, бөтен тәне белән тойгандай булды.
— Иснә әле, Гафифә, бөтен күкрәгеңне тутырып иснә. Бу истә җитмеш сырхауның дәвасы бар, — диде ул, Гафифә белән бергә ләззәтләнәсе килеп.
Шул вакыт аның борынына бик сәер, шул ук вакытта ниндидер тагын бер башка ис килеп бәрелде. Ул гаҗәпләнеп уйга калды: чынлап та нинди ис? Бу, кар астыннан чыккан былтыргы яфракларның язгы дым белән кушылган исе бит... Ә, әйе, әйе... тапты. Ул йомырка җыеп йөргән малай чагында туйралык артыннан кечкенә инеш үтә иде. Ул хәзер корыган инде. Менә шунда иптәшләре белән суалчан казырга килә торган иде бит ул. Бу казыну үзе генә нинди истәлекләр белән бәйләнгән... Алтын балалык!.. Истәлекләр тезмәсе Мөхәммәтгарифны кинәт балалыкның шул чорына илтеп куйды. Ул хәзер, янына остабикәсе утырып Соңгырга бара торган ир уртасы мулла түгел, бәлки шул вакыттагы ап-ак күлмәк-штанлы, кызыл түбәтәйле, кара камзуллы, ялан аяклы малай! Тирә-як табигатькә ул хәзер гүя нәкъ шул вакыттагы күз белән карый, аның тавышларын шул вакыттагы колак белән ишетә! Һәр кешедә әледән-әле булып ала торган бу тойгы бу юлы менә шулай Мөхәммәтгарифны чолгап алган иде. Гафифә урынында кузгалып куйды. Мөхәммәтгариф, истәлекләреннән айнып, хатынына карады. Күңеленә тулган рәхәтне мулсынып, ул кинәт Гафифә алдында оялып кунды. Бәхеткә ул комсыз түгел иде. Рәхәтнең яртысын бикәченә бүлеп бирәсе килеп булса кирәк, ул аңа:
— Урынын, уңайсыз түгелме? Кая менә бу печәнне менә болай авыштырыйк, читән аягыңны кырмасын, — диде һәм әйткәнен бик рәхәтләнеп шунда ук эшләп тә алды. Аннан ул юл өстендә һәм агач ботакларында парлашып утырган яз кошларына карата әдәп сыйдырганчы гына бер-ике мәзәк сөйләп куйды һәм төсе качкан Гафифәне оялып кына елмаеп куярга мәҗбүр итте. Юк, ул шатлыгын һаман биреп бетерә алмады әле...
Кинәт ул үзен дуслары уртасында Габдуллаҗан белән бергә итеп тойды һәм үзенен шатлыгын аларга да өләшәсе килде. Ниһаять, кем очраса шунарга чүмереп бирәсе килде ул үзенең шатлык хәзинәсен. Ләкин алар кыр уртасында Гафифә белән икәүдән-икәү генә иде. Шунда ул Гафифәсен кочып, үбеп аласы килде. Ләкин бер очраклы хәл аның бу күтәренке кәефен кинәт кырып ташлады. Алар басу чигендәге елга иңкеленә җиткәннәр иде инде. Аларнын күзләре алда, юл кырында атсыз гына үз көчләре белән җир сукалап торучы ике кешегә төште. Бу, Кушлавычның Маннап агай белән хатыны Бибисафура булып чыкты. Бибисафура сукага җигелеп, бөтен гәүдәсе белән алга омтылган. Маннап бөтен көче белән, җиргә кереп китәрдәй булып, суканың саплары өстенә яткан иде. Алар ат белән узып баручыларны күреп, суканы кулларыннан ычкындырдылар.
— Әссәламегаләйкем, хәзрәт! — диде Маннап һәм маңгаендагы тирен җиңе белән сыпырып алды. Сафура яулык почмагын авызына капты, гөнаһ эшләгәндә тотылган кешесыман кызарып китте. Мөхәммәтгариф Маннапның сәламен алды һәм:
— Алла ярдәм бирсен! — дип, сукачыларны узып китте. Менә алар күперне чыктылар. Күрше авылның зираты яныннан узып, авылга кермичә, әрәмәлек аша киттеләр. Ләкин гаҗәп: арбаның тәгәрмәчләре һаман бер урында, Маннап белән Сафура турында әйләнеп тораларсыман! Мөхәммәтгариф атка селтәнеп куйды. Ат иңкелгә җиңел генә юыртып алып төшеп китте. Ләкин Мөхәммәтгариф һаман Маннап белән Сафураны узып китә алмый җәфаланды. Бая гына эчендә ташып торган шатлыгын менә кемнәргә биреп калдырасы иде, ләкин ул күптән юк... Ә булса? Алар синең шатлыгың белән нишләсеннәр? Менә син. рәхәткә комсыз булмасаң, аз гына вакытка булса да арбадан төшәр идең дә атыңны тугарып, сукага җигәр идең. Менә булыр иде бу аларга шатлык. Аз гына, кечтек кенә булса да...
Мөхәммәтгариф Кушлавычта атсызларның бер Маннап кына булмавын, хәтта аларның дистәдән артык икәнен белә. Узган ел земстводан килгән сан алучылар белән бергә алариы ул үзе санап йөрде һәм бер дә гаҗәпләнмәде. Андагы атсызлык ул фәкать крестьянның сорауларга тойгысыз, ялкау гына җавабы һәм статистикның кәгазь өстенә төшкән коры цифрлары гына иде. Менә монда ул шуны беренче тапкыр үз күзе белән күреп белде... Мөхәммәтгариф Сонтырга барып җиткәнче Гафифәгә бер сүз катмады. Аның кинәт кабынып, кинәт сүнә торган, алышынучаи табигатен белмәгән кеше, әлбәттә, моңа сәерсенер, хәтта үпкәләр иде. Ләкин Гафифә моны белә, шуңа күрә ул ирен үз ихтыярына куйды.
Илья Афанасьевич Кострома ягындагы бай гына, бер алпавытның улы иде. Ул шактый вакыт Петербургта хәрби врач булып эшләде, полковник дәрәҗәсенә иреште. Аңа тагы да зуррак дәрәҗәгә ирешергә юл ачык иде. Ләкин ул аның белән файдаланмады. Университет скамьясында чагында ук мавыга башлаган азатлык Фикерләре, Прудон тәгълиматы, аннан соң Бакунин әсәрләре аның дөньяга карашына бөтенләй икенче юнәлеш бирделәр. Шул нигездә ул үзенең алпавыт атасы белән бозылышты. Ниһаять, 1876 нчы елда Петербургның Волков зиратында булган сәяси демонстрацияне башлап йөрүчеләр белән беррәттән ул да кулга алынды. Эш сенатта каралганнан соң, аны хәрби врачлыктан азат иттеләр, һәм гади земство врачы итеп. Казан губернасына җибәрделәр. Монда ул моңарчы ишетеп кенә белгән колонизаторлык сәясәтенең фаҗигале нәтиҗәләрен үз күзе белән күрде. Самодержавиенең «бүлгәлә һәм хакимлек ит» дигән законы буенча бер-берсе өстенә куылган, бер-берсенә каршы маңгайлары белән чәкәштерелгән һәм тәмам кысрыкланып, бөлеп, үләргә йөз тоткан татарлар, чувашлар, марилар моннан соң Илья Афанасьевичның иң кайгырткан кешеләре булып киттеләр. Ул килгәннән соң озак та үтмәстән, университет белән, бигрәк тә андагы хөр фикерле поофессоплар белән эчемтә ясап алды. Алар аркылы ул җирле халыкның тарихын, этнографиясен һәм статистикасын өйрәнә башлады. Казан университетының профессоры Афанасий Прокофьевич Щаповның кулъязма хәлендә кулдан-кулга йөри торган лекцияләре һәм язмалары аның кулына килеп төште. Ул язмалар арасында:
Иной восстанет грозный мститель.
Иной родится мощный род;
Страны своей освободитель.
Проснётся дремлющий парод, — дигән шигырьләр белән беррәттән, җирле халыклар турында шундый сүзләр бар иде: «... Көнчыгышның инородецлары борынгы хәлләрендә бернинди, культурасыз сүнә баралар. Без аларны, үзебезнең көнчыгыш туганнарыбыз итеп, уртак европалылар семьясына кертергә, аларны агартырга, аларга азат хокуклар бирергә бурычлыбыз. Моны төшенергә күптән вакыт!»
Щаповның бу сүзен Илья Афанасьевич үзенең яңа урындагы эш һәм көрәш программасының башына язып куйды. Җирле халыклар турындагы статистик мәгълүматларны чагыштырып караганнан соң туу белән үлем-җитем арасындагы коточкыч аерма, күкрәк һәм күз авыруларының коточкыч таралу һәм үсүләре Илья Афанасьевичка ин элек эшне шуннан башларга кирәклекне төшендерде. Ләкин ул берьюлы тоткарлыкка очрады. Шәһәрдә руслар белән бергә яшәү шәһәр татарының рус докторына, рүс адвокатына, хәтта рус учителенә уңай мөнәсәбәтләрен билгеләде Ләкин бу — авыл иде. Әллә ничә йөз еллар рустан ерак, фанатик муллаларның рус культурасыннан өркетү йогынтысы астында яшәгән кара һәм караңгы авыл иде бу. Илья Афанасьевичның татар һәм мари авылларында күкрәк авыруы һәм трахома белән авыручылар өчен берничә пункт оештыру хәстәренә каршы иң элек авылның мулласы каршы чыкты.
— Авырудан дәвалыйм дигән булып, кафер әкрен-әкрен синең динеңә үрмәли. Больница салдырырга дигән приговорга кулын куйган кеше чиркәү салдырырга да кулын куярга тиеш булачак, — дип ул мужик эченә коткы салды. Илья Афанасьевич муллалар белән сөйләшеп тә карады. Тегеләр болай бер дә аңа каршы килмәгән төсле булдылар, хәтта кайберләре аның фикерен хупладылар да. Әмма бу хөкүмәт репрессиясеннән куркып эшләнгән күз буяу гына иде. Доктор авылдан китеп бару белән.
«Инородецлар» дип революциягә кадәр рустан башка милләтләргә әйтелә иде. Хәзрәт мужикны астыртын котыртуда дәвам итте. Монда мулланып фанатиклыгыннан тыш икътисади бер мәсьәлә бик зур роль уйнады. Өшкерү, төкерү, им-том, шайтан куа торган камчы яки таяк, тәлинкәгә зәгъферан суы белән язылган аятелкөрсиләр, баю, сәламәтләнү, сөйдергеч һәм биздергеч догалары, күкташ, шәйтан бармаклары, ногыт борчаклары... һәм тагын шуның кебекләр мулланың бюджетында шактый зур килер тәшкил итте. Рус докторы, әлбәттә, бу яктан мулланын кесәсенә китереп сугачак иде. Илья Афанасьевич татарларны үзенә тартыр өчен төрле чаралар кулланып карады. Чараларның, берсе итеп, ул старосталар аша тирә-як авылларга үзенең төрле дару үләннәре сатып алуын игълан итте. Татар агай-энесе, хәтта хатын-кызы чынлап та аңа күп итеп дару үләннәре китерә башладылар. Илья Афанасьевич алар өчен акча түләде. Үзенең шактый хосусый акчасын дару үләннәренә тыгып бетерде. Аңа дару үләннәре җыеп китерүче татарларның саны көннән-көн артты. Әмма больницага үзенен авыруы белән мөрәҗәгать итүче булмады. Илья Афанасьевич күңелен төшермәде. Староста һәм мулла ярдәменнән башка татарлар белән турыдан-туры аңлашу өчен ул бик тырышып татарча өйрәнергә кереште. Аның нәтиҗәсен көтеп тормастан, ат җигеп, дарулар төяп, авылларга чыгып китте. Мәңгәр, Әтнә, Мәмсә, Көнәр волостьларын йөреп чыгу аның бөтен бер җәен алды. Кушлавычка ул менә шул вакыт килеп чыкты һәм Мөхәммәтгариф белән шунда танышты. Ике эчкерсез кеше бер-берсе белән бик тиз аңлаштылар һәм яратыштылар...
Мөхәммәтгариф земство больницасы алдына килеп туктаганда. Илья Афанасьевич өй артындагы бәрәңге бакчасында түтәл казып тора иде.
— Ә, әфәнде!—диде ул Мөхәммәтгарифны күреп. Ул аңа беренче танышудан ук шулай дәшә иде. Мөхәммәтгарифны күрүгә аның артык исе китмәде, бәлки аны үзенең өендә күрүне ул, бик табигый эш хөкемендә санап, каршы алды. Өйгә керделәр. Мөхәммәтгариф белән Гафифәгә чишенергә һәм утырырга урын тәкъдим итеп, үзе юынырга чыгып китте. Озак та үтмәстән ул башларына кызыл канва белән әтәч сурәтләре чигелгән ап-ак сөлгегә сөртенә-сөртеиә килеп керде һәм шунда гына:
— Күптән, күптән күрешкән юк без сезнең белән, әфәнде!—диде. Мөхәммәтгариф килеп чыгуының сәбәбен аңлатты, Гафифәнец хәлен сөйләп бирде. Илья Афанасьевич, татарның гореф-гадәтенә хөрмәт йөзеннән Гафифәгә туры карамаска тырышып, аның ашавы, йокысы, элекке авырулары белән кызыксынды, шактый сораулар бирде. Ольга Ивановна килеп керде. Бу — Илья Афанасьевичның хатыны булып, больницада фельдшерлык һәм акушерлык хезмәтен алып бара иде. Ольга Ивановна башына күпертелеп җыйналган һәм чал керә башлаган чәчен җитез генә төзәтеп алды һәм кунакларның икесенә дә бертөсле үк ягымлылык белән башын бер якка иңкәйтә төшеп, карап калды. Чәчләрен капламаган хатынның Мөхәммәтгарифка тартынмый гади генә елмаеп торуы Гафифәгә шактый сәер тоелса да ул, Ольга Ивановнаның соры күзләрендә сирпелеп торган шәфкатьле җылылык тәэсире астында калды һәм аны бер күрүдә яратты. Гафифәнең авыруы турында Илья Афанасьевич хатыны белән сөйләшеп алды. Аннан соң Ольга Ивановна Гафифәне үзе белән икенче якка алып чыгып китте.
— Сез борчылмагыз, — диде Илья Афанасьевич Мөхәммәтгариф белән ялгыз калгач, — Ольга Ивановна белән алар чәй эчәрләр, аннан ул аны карар, кирәк булса ваннага утыртыр, Ольга Ивановна минем хәтле үк татар теленең «профессоры» булмаса да (ул үз-үзеннән мәзәк табып елмаеп куйды), бераз татарча сукалый, — диде. Мөхәммәтгариф монда да Илья Афанасьевичның татарның аерым табын булып утыру гадәтенә хөрмәт күрсәтәсе килүен сизде. Югыйсә ул үткән ялгыз килүендә чәйне Ольга Ивановна белән бер мәҗлестә утырып эчкән иде бит...
— Яле, я, әфәнде, сөйлә әле, — дип сүз башлады Илья Афанасьевич,— сез анда мөселманнар нәрсә, правительствога каршы газават күтәрәсез диме? Безнең патшаны бәреп төшереп тәхеткә мөселман патшасы утыртырга җыенасыз, ди бугай? Расмы? Мөхәммәтгариф кинәт Илья Афанасьевичка карады: шаярып сөйлимe, чынлапмы? Илья Афанасьевич көлми, йөзендә җитдилек сакларга тырыша, ләкин күзләрендә ниндидер мәкерле шаян очкын. Ниһаять аның бодай саламы төсле күпереп торган саргылт мыегының бер очы күтәрелеп куйды. Илья Афанасьевич үзенең елмаюын яшерә алмады. Мөхәммәтгариф аның шаярып сөйләвен сизеп алу белән елмаеп:
— Сез берәр мәзәк уйлап табарсыз инде, Илья Афанасьевич! — диде.
— Нигә, сез ишетмәдегезмени? — дип сорады Илья Афанасьевич, үзенең хәйләкәр елмаюын инде яшермичә.— Казанда русларга каршы пушкалар хәзерләнгән, ди бит... Ә башкортлар инде бер шәһәрне безнең кулдан сугып алганнар, ди!
— Әнә бит!—дип кеткелдәп көлеп алды Мөхәммәтгариф.
Афанасьевич дәвам итте:
— Һәр мөселман үзенең өендә непременно бер мылтык, хәнҗәр һәм пычак яшереп саклый икән, дөрес булса. Мылтык белән хәнҗәрен белмим, әмма һәр өйдә бер пычак бар инде анысы, ә? Анысы дөрес бит инде, әфәнде?
— Әйе, әйе, анысы дөрес, һәр өйдә бер ипи пычагы, я чыра пычагы бар инде анысы, әмма аны яшерү нигә хаҗәт? Алар рәхәтләнеп көлешеп куйдылар.
— Кызыгы анда гына түгел әле моның, — диде Илья Афанасьевич һәм, сер әйткән шикелле шаяртып, шыпырт кына дәвам итте, — шул уйдырмаларга ышанып, исправниклар халык арасында рәсми тентүләр ясап йөргәннәр бит. Берни дә таба алмагач, губернаторга чыра пычаклары турында язып җибәргәннәр...
Уйлап табарга кирәк бит мондый нәрсәне!.. Ул арада тере генә бер карчык өстәлгә кайнаган самовар кертеп утыртты һәм өстәлне хәзерләп чыгып китте. Илья Афанасьевич Мөхәммәтгарифны өстәл кырына чакырды. Мөхәммәтгариф алып килгән күчтәнәчләрен капчыгыннан алып өстәл өстеиә куйды.
Илья Афанасьевич башлаган сүз Мөхәммәтгарифка үзен кызыксындырган мәсьәләләр буенча чәй ‘янында әңгәмә ачып җибәрергә ярдәм итте:
— Исправникларның бу рәвешле тынычсызлануы нигезсез түгелдер бәлкем, Илья Афанасьевич? Сез ничек уйлыйсыз бу турыда?
— Анысы шулай, әфәнде, утсыз төтен булмый, мин аны әйтмим. Мин халык хәрәкәтләре белән куркынган администрациянең күзенә һәрнәрсә куш булып күренә, димәкче булам. Шул кузгалу белән халык әллә нихәтле киртәне җимереп, әллә нихәтле буаны спып алып китә ала иде. Үзегез уйлап карагыз! Колонизация буенча Идел һәм Каманың уңышлы җирләреннән куылып, менә бу соры балчык өстене килеп утырган крестьяннарның ачыгуы, аларпың елдан-ел бөлә һәм ябыга баруы, реформаның авыр нәтиҗәләре, өченче елгы ачлыкка карамастан, мәҗбүри страхование, имана, недоимка, пожар һәм каравыл салымнары, үпмансызлык, болынсызлык, атсызлык һәм башкалар, һәм башкалар...
Уйлап карагыз, статистика буенча безнең Казан өязендә генә өч крестьянның берсе атсыз. Крестьян урман эчендә яши, ә миченә үзенең идәнен я түбә саламын яга. Өченче ел крестьян ачтан үлеп ятты, әмма урманга барып, имән чикләвеге җыярга хакы булмады. Алпавытның рөхсәте юк, ягъни йорты янган крестьян страховой алып, йорт салу урынына, недоимка түли, нәрсә бу? Менә шулар белән крестьянның сабыр савыты күздәй булып тулган иде инде. Тагын бер генә тамчы, һәм савыт тулып, ташып кптәпгә тиеш иде... Шуңа карамастан, халык һаман түзә. Казан артында булып узган чуалышларда ул — корал түгел, агач казык та кулланмады бит! Алар бераз тын утырдылар. Гарифны борчыган төп мәсьәлә һаман чишелмәгән иде әле. — Анысы шулай, — диде ниһаять Мөхәммәтгариф.
— Крестьянны» сабыр савыты ташып китте. Әмма һәрхәлдә бапыбер закон крестьяннан көчлерәк булып чыкты, Илья Ананасыч! Безнең атайлап сөйли. Ямәлкә күтәргән яу безнең Мәңгәрнеке ише генә булмаган. Әмма аны да басканнар...
— Әйе, анысы шулай, — диде Илья Афанасьевич уйга талып һәм бодай саламы төсле мыегын аралаштырырга һәм бөтергәләргә тотынды.
— Бу шулай мәңге дәвам итәр микәнни соң? — диде Мөхәммәтгариф һәм шунда киң Рәчәйнең бер очыннан бер очына миллион күкрәкләрдән тирән көрсенү белән бергә туган сорауны кабатлады:
— Нишләргә соң?! Илья Афанасьевич берьюлы гына дәшмәде.
Ул иң элек чынаякларга чәй агызып чыкты һәм болай дип сүз башлады:
— Мин яшь чакта безнең Кострома ягында, бер староста бар иде. Әмма кляузник иде үзе, каһәр. Кеше кизәнсә — сукты, дип, сукса — үтерде, дип разбой сала торган кеше иде. Үзе кучерын тәртә белән кыйный, үзе каравыл кычкыра, — дип сөйлиләр иде, явызны. Ягъни «алдан ук каравыл кычкырып куйыйм, моның торып үзеңә ябышу ихтималы бар!». Байлыгына карамастан, бик яман карак булган, дип, сөйлиләр иде. Дөресме, юкмы, әллә кеше арттырып көлеп сөйлиме, бервакыт теге кич белән күршесенең камытын урлап, келәтенә бикләп куя. Икенче көнне иртән капкадан чыгуына, күрә, күршесе моңа таба килә. Староста аны-моны белешмәстән, күрше өстенә ташлана: «Молчать, с ин үзең карак!» ди. Күрше әлбәттә аптырап кала, чөнки аның әле камытының урлануыннан хәбәре дә юк. Мөхәммәтгариф кеткелдәп көлеп җибәрде һәм:
— Соң, соң, шуннан?—дип кызыксынып сорады. — Шуннан шул. Озак яшәмәде шуннан соң — үтерделәр. Кем үтергән, ничек, мәгълүм булмады. Кырдай табып алып кайттылар... Масляница вакыты иде. Исерек көе булган эш, дип тә сөйләделәр. Имеш, кучеры белән күрше авылдан кунактан кайтып килгәндә, ике авыл арасына җитәрәк кучеры моңа әйткән була: имеш, бай, гомер буена aй башында мин утырдым, инде син ат башына утырып кара, ә мин синен урынга утырыйм... Тегене мәҗбүр иткән бу и...
— Кучерга берни булмадымы?
— Утыртып чыгардылар, әмма судта, кунак итүче авыл кешеләре «кучер исереп бездә калды, бай бер үзе кашып китте» дип гуаһлык биргәннәр. Шуның белән кучерны гаепләргә юл калмаган.
— Шуннан? — шуннан шул, әфәнде. Әмма шуннан соц авыл иркенләп бер сулыш алды... Мөхәммәтгариф моның хикәя генә түгел, бик көчле киная дә булуын төшенеп алды һәм тетрәп китте: димәк, безгә дә шулай итәсе калган... Ләкин ул моны кычкырып әйтергә кыймады. Гомумән ул Илья Афанасьевич белән әңгәмәне дәвам иттерергә курыкты: я тагы аннан да куркынычрагын ишетерсең. Уйлый башласаң, эш староста белән генә дә бетми бит... Старостадан өлкән әнә кемнәре бар бит әле аның: исправник... земский... губернатор... падиша... Юк, мәсьәлә тирәнгә керде. Болай ярамый... Һәм Мөхәммәтгариф, Илья Афанасьевичка булган йомышларын ашык-пошык төгәлләп, кайтып китәргә ашыкты.
Илья Афанасьевич белән әңгәмә Мөхәммәтгарифны борчып кайтарды. Ул хәтта беравык «нигә соң мин Соңгырга бардым әле» дип үкенеп тә йөрде. Беркөнне ул төшендә шуның белән саташты. Имеш, Мөхәммәтгариф, кучер булып, зур чанада патшаны алып бара... кинәт җил-буран күтәрелә... әллә каян чәчләре тузган Илья Афанасьевич килеп чыга. Кулында кистән: «төш, ди ул патшага... менеп утыр кузлага!..» Патша кучер булып утыра...
Мөхәммәтгариф ни өчендер азан әйтергә тотына. Илья Афанасьевич кебек чәчләре тузган, кистәннәр белән коралланган бик күп халык килеп чыга... Берсе балта тоткан... бу теге Мәңгәрдә күргән Габдеразак: «шәһит үтәсем килә» дип кычкыра ул һәм патшага балтасы белән селтәнә... патша авып төшә... аның урынына Габдеразак менеп баса... Юк, бу ул түгел, бу җирән Маннап... аның чәчләре кызыл... алар яна... төтен... томан... Бөтен куркынычлыгыннан тыш, Илья Афанасьевичның фикере Мөхәммәтгарифның нә шәригать, нә әхлак кагыйдәсенә туры килми иде. Кемне генә булса да үтерү белән бәйләнгән эш аныңча һәрхәлдә изге эш түгел иде, әлбәттә. Бу Мөхәммәтгарифның Илья Афанасьевичка соңгы баруы булды. Шуннан соң ул үзенең фикерләрен берәүгә дә сөйләмәскә карар итте һәм аларны күңелендә ничек кенә булса да томаларга тырышты. Үз-үзенә йомылып, ул ничек кирәк алай җәйне үткәрә алды. Шуннан аргысына аның көче җитмәде. Чана юлы төшү белән ул Казанга, дусы Габдуллаҗанны эзләп китте...
Габдуллаҗан Мәңгәрдән киткәннән бирле үзенең туган-тумачасына да, дус-ишләренә дә хат язмады. «Китте дә олакты» диделәр аның турында. Тик былтыр Казанга солы илтә барган агасы Мөстәкыйм абзый очраклы рәвештә аның анда Күлбуе мәдрәсәсендә мобассыйр II булып торуын белеп кайтты. Шуңа күрә Мөхәммәтгариф, Казанга килеп керү белән шул мәдрәсәгә юнәлде. Казанның атаклы мәдрәсәләреннән берсе иде бу. Кабан күле буена салынганга күрә, аны «Күлбуе мәдрәсәсе» дип йөртәләр иде.
II Мобассыйр — шәкертләр өстеннән караучы, надзиратель.
Мөхәммәтгариф, иң якын кешесенә килеп төшкәнсыман гамьсез генә мәдрәсәнең ачык капкасыннан кереп, атын туктатыр өчен урый эзләгән хәлдә тирә-якка күз йөртеп чыкты һәм, лапаска ошаган берни дә күрмәгәч, атын йорт почмагындагы ышыкка илтеп туктатты. Чанасыннан төшкәч, ул шунда ук атны тугарып та ташламакчы иде. Әмма, кире уйлап, атның алдына вакытлы гына бер уч печән ыргытты да өч катлы кызыл кирпеч йортның ишегенә атлады. Җитен өлгермәде, аның каршына ишектән 15—16 яшьләр чамасында булыр, бер шәкерт комган тотып килен чыкты һәм, аягындагы агач башмагк гаеп, кинәт чайкалып китте. Шәкерт егылмас өчен стенага тотынды. Аннан егылмый калуына үзе дә гаҗәпләнеп:
— Атак! Аллаһеммә атина, мулла кызы Фатыйма... — дип такмаклап алып киткән пде, Мөхәммәтгарифны күреп шып туктады. — Әссәламегаләйкем, шәкерт! — дип дәште аңа Мөхәммәтгариф. Шәкерт өчен моның бөтенесе оик капылт килеп чыкты ахры, ул сәламне кайтарырга ук онытып, авызын ачып карап калды. — Дамеллә Габдуллаҗан өйдә микән, син белмисеңме, шәкерт? — дип сорады аңардан Мөхәммәтгариф. Шәкерт җавап урынына нәрсәдер мыгырданып ишеккә таба ымлады да, үзе йортның почмагына таба йөгерде. Мөхәммәтгариф ишектән эчкә узды һәм, кергәч, берни аңламый, тукталып калды. Бүлмәнең эче мунчадагы төсле куе пар белән томаланган, казанда пешә торган өйрә, көйгән чүпрәк, аяк чолгаулары белән тулган иде. Томан эчендәге кешеләр беленер-беленмәс кенә күренәләр, аның каравы кешеләрнең тавышы бик көр һәм аерымачык ишетелә иде.
— Ал кашыгыңны, дим! Җәһәннәм кисәве! Тыгылма казанга!
— Син үзең нигә тыгыласың, нәҗес? Борыныңны җый, табак өстен» тамып төшә бит.
— Кайсы аягы корганы киде минем катаны! Сал дим!
— Гарәфи, чолгавың көя, тиз бул! Мөхәммәтгарифның күзе бүлмә эченә ияләшә төште. Бу мәдрәсәнең ашханәсе иде. Ишек төбе агач башмаклар белән тулган һәм лычма су иде. Бу Мөхәммәтгарифны тизрәк эчкә, корыга атларга мәҗбүр итте. Бүлмә уртасынарак җиткәч, ул сәкене һәм аның өстендә аягын бөкләп ашап утыручы сукыр бер картны күреп алды. Бу суфи карт иде. Мөхәммәтгариф аңа сәлам бирде. Сукыр карт аңа әйләнеп:
— Ә? — дип сорады. Мөхәммәтгариф аның сукырлыгы өстенә чукрак икәнен дә төшенеп алды. Шуңа күрә аның янына туктамастан, ул эчкәрәк узды һәм, сорарга омтылып, берничә шәкертнең җиңенә тотынып карады. Әмма алар, анардан ычкынып, үз юллары белән чабыштылар. Шәкертләрнең аш вакыты булганга, алар бүлмәдә янгын чыккандай чабышалар, күзләренә ак-кара күренми иде. Берничәсс аның күз алдыннан көйрәп торган самоварларын күтәреп тышка чыгып киттеләр. Бүлмәдә зәңгәр төтен генә сузылып калды.
Мөхәммәтгариф мәдрәсәнең икенче катына менде. Монда түбәндәгедән бераз тәмизрәк. Ләкин бүлмә ашханәдән менгән төтен һәм өйрә исе белән тулган һәм гаять бөркү иде. Мөхәммәтгарифның дикъкатен башлап тарткан нәрсә шәкертләрнең мендәр сугышы булды. Биш-алты шәкерт кайсы почмактагы сәкегә, кайсы тәбәнәк өстәлләргә менеп баскан килеш бер-берсенә мендәрләр белән тондыралар, һавада тавык йоны, каз мамыгы тузып оча, шау-шу, көлеш, кычкырыш...
Мөхәммәтгариф икенче почмакка карады. Анда мендәр сугышына катнашмаган җиде-сигез шәкерт «кем сукты?» уйныйлар иде. Шәкертләр арасыннан кемдер Мөхәммәтгарифны шәйләп алды һәм шомлы тавыш белән: — Казый! — дип кычкырды. Мәдрәсә кинәт тын булды. Мендәрләр һәм сөлгеләр үз урыннарына кайттылар, шәкертләр идәнгә, тәбәнәк өстәлләр янына утырышып, китап карарга керештеләр. Тик һавада тузгып очкан йон һәм мамык кына берьюлы идәнгә ягып өлгермәде. Шулай да куркыныч шунда ук узып китте. Шәкертләрнең казый дип курыкканнары көрән чикмән киеп билен буган сала мужигы булып чыкты. Алар берәм-берәм Мөхәммәтгариф янына җыелдылар. Кыска гына сорашу, танышу булып алды. Мөхәммәтгарифның хәзрәг кеше икәнен белделәр. Үзен булачак мулла итеп хыялланган һәр шәкерт үзенең булачак кыяфәтен, ягъни Мөхәммәтгарифның килеш-килбәтен җентекләп чыкты һәм, әлбәттә, хәзрәтнең кызыл төймәле төлке толыбы булмавын һәм аның гап-гади сала мужигы төсле булуын ошатмады. Шәкертләрдән сораша торгач, Мөхәммәтгариф шуны белде: Габдуллаҗан инде күптән монда тормый, хәтта хәзер аның мәдрәсә белән мөнәсәбәте дә юк, аның кайда торганын белсә, мөдәррис кенә белер, ләкин ул дәрескә ахшамнан соң гына керәчәк...
Нишләсен, Мөхәммәтгариф мөдәррисне көтеп торырга булды. Ул арада аның янына бер аксак шәкерт килеп басты һәм:
— Тәкъсир, сез дамеллә Габдуллаҗанны эзлисезме? — дип сорады. Шуннан соң Мөхәммәтгариф аның Габдуллаҗанга самовар куеп, хезмәт күрсәтеп йөргән малай икәнен белеп алды. Малай сөйләп китте. Ул Габдуллаҗанның мәдрәсәдән Бишбалтага күчеп киткәнен белә, хәтта ул, аңарда берничә тапкыр йомыш белән булганы бар, Габдуллаҗан Бишбалтага олы юл белән кергәч, икенче тыкрыкта ике катлы зәңгәр тәрәзәле йортта тора, андый йорт тыкрыкта берәү генә. Йорт хуҗасының исеме Касим. Бишбалтада аны «ут күз Касим» дип беләләр, Идел буенда крушниклар десятнигымы — кемдер булып хезмәт итә һәм башкалар... һәм башкалар... Шәкерт бик сүзчән булып чыкты. Ул Мөхәммәтгарифка тагын Габдуллаҗанның муллалар кебек укымышлылыгын, шәехләр кебек изгелеген, мәзәкчәнлеген, аерым вакыйгалар белән дөресләп, сөйләп алып китте. Әмма көн кичегеп килә, Мөхәммәтгарифның аны тыңлап торырга вакыты юк иде. Аннан соң ул Габдуллаҗанны шәкерттән башка да бик әйбәт белә иде. Шуңа күрә ул шәкертнең хәтере калмаслык дәрәҗәдә сүзен бүлеп, аңа рәхмәт укырга һәм саубуллашып чыгып китәргә ашыкты.
Аксак шәкертнең мәгълүматлары дөрес булып чыкты. Габдуллаҗан чынлап та мәдрәсәне ташлап Касим Гаделҗановка күчкән. Бишбалтада ул шактый вакыт балалар укытып торган. Ләкин шуннан соң мәктәпне ни өчендер яптырганнар. Габдуллаҗан яңадан Иске бистәгә, толчокчы Сәмигулла дигән берәүгә күчеп киткән. Бусын Мөхәммәтгариф Бишбалтада әлеге ут күз Касимның үзеннән сорашып белде. Ләкин Касим аңа толчокчы Сәмигулланың торган урынын тәгасн генә әйтеп бирә алмады, ләкин Сәмигулланың бик якын әшнәсе Хәйрулла ломовой торган өйне бик җентекләп өйрәтте.
— Алар Иске бистәдә икесе дә оер тирәдә торалар, ул сиңа Сәмигулланың өен үзе алын барып күрсәтер, — дип сүзен бетерде Касим. Мөхәммәтгариф яңадан Иске бистәгә кайтканда караңгы төшкән инде. Иске бистәнең өйләрендә җиделе, унлы, унбишле лампалар кабынган, урыны белән 20— 22 ле лампалар балкып утыралар нде. «Ит күз Касим» әйтеп җибәргән йортны Мөхәмхмәтгарпф караңгыда көчкә генә тапты. Тапканнан соң, хуҗа телләре бәйләнгән лаякыл исерек булып чыкты һәм бик күп нәрсә әйтергә тырышып та бернәрсә аңлата алмады. Кая барырга? Тәрәзәләрдә якын гына янган лампалар аңа әллә ничек ерак, ят һәм суык булып күренделәр. Аңа, бу ят шәһәрдәге ялгыз кешегә, бик-бик ямансу булып китте. Ул, җирсенеп, ихтыярсыз бер көрсенеп куйды Аның күз алдына Кушлавыч, җылы өе, Гарифә һәм ике баласы килеп басты. Гафифә хәзер мич кырындагы кечкенә ян тәрәзә янында утырадыр. Мөхәмхмәтгариф киңәш итеп калдырганча, ул мәзиннең олы кызы Садияне чакырып алгандыр. Алар сөйләшеп, я «Йосыф вә Зөләйха» китабын көйләп укып утыралардыр, — әйе, әйе, Мөхәммәтгариф аулакта калган хатын-кызның мәхәббәт турындагы бу китапны яратып укыганын бик яхшы белә. Бәлки Гафифә ялгызы гынадыр. Балаларын йоклаткан да үзе генә моңаеп утырадыр. Юк, юк, ул бит «син киткәч, түшәкне яңадан тутырам, балаларга юрган сырам» дип калган иде, мөгаен шуны эшли торгандыр... Ә менә мине уйлый микән? Хәзер очып Кушлавычка барып төшсәң икән дә, шыпырт кына килеп ян тәрәзәдән чиртсәң икән. Кереп, җылы өйдә, бөтен дөньяны онытып, өергә утырсаң икән.
— Кая барырга? — дигән сорауны кабатлады ул һәм шунда аның исенә хатыны Гафифәнең бертуган апасы Хәдичә килеп төште. Ләкин ул анда бару фикерен шунда ук катгый рәвештә кире какты. Хәдичә белән аралары бик тату булса да, Мөхәммәтгариф аның ирен — солдатлар мулласын бер дә генә сөйми иде. Барып төшәрлек бердәнбер кеше булса, ул да әлеге Кушлавычтан китеп баеган, аңа нәзер сәдакасы итеп Бохара чалмасы биргән әлеге Габдерахман бай иде. Тгкән килүдә Мөхәммәтгариф аңа килеп төште һәм ул үзенең кунагын бик тәкәллеф белән каршы алып, сыйлап, хөрмәт итеп җибәрде. Менә шуңа күрә дә Мөхәммәтгариф авылдашының тәкәллефле кунакчыллыгы белән тагын бер кат файдаланырга яхшысынмады. Менә шуңа күрә аңа Габдуллаҗанга — үз кешесенә, якын дустына тәкәллефсез генә килеп төшү һәм аның сыйсыз гына коры чәе белән якты чырае кирәк иде. Ләкин нишләсен? Мөхәммәтгариф уйлап торды-торды да атын Габдерахман торган Екатеринский урамга таба борып алып китте.
Казанга килүнең өченче көне иде. Мөхәммәтгариф ломовой Хәйруллага тагын барды. Бу юлы Хәйрулла аек булып чыкты. Ул чикмәнен бөркәнеп, сөннәтле бүреген башына чүңкәйтеп кенә утыртты да (көн җылыткан иде инде) Мөхәммәтгарифны урам аркылы толчокчы Сәмигуллага алып керде. Сәмигулла үзе өйдә юк икән, хатыны чаршау аша акрын гына өзек-өзек тавыш белән Габдуллаҗанның читекче Исрафилләргә күчеп китүен әйтте, аларпың йортын өйрәтте. Ниһаять Мөхәммәтгариф дусты Габдуллаҗанны эзләп тапты. Ул тора торган читекче Исрафил өе Габдерахман байга күрше генә булып чыкты. Мөхәммәтгариф ул өй яныннан көн саен узып йөрде лабаса, хәтта ул өй үзенең шыксыз салынышы белән аның игътибарын да биләп өлгергән иде: өйгә әйләндерелгән келәтме бу, әллә келәткә әйләндерелгән өйме?
Икенче катка менеп, Мөхәммәтгариф, тар гына караңгы коридор белән китте; әллә нинди аркылы яткан нәрсәләргә абынды; коридор башына җиткәч, бер генә кеше сыярлык борылмалы баскыч белән янә аска төште. Читекче Исрафилнең квартирасы шушында иде. Мөхәммәтгариф, ишекне ачып, караңгы-яктылы бер бүлмә эченә килеп керде. Бүлмәдә яртышар-яртышар ике тәрәзә; әйтерсең бүлмәне аслы-өсле икегә бүлгәннәр дә бу бүлмә шуның аскы өлеше, тәрәзәләр шулай ук бөтен тәрәзәләрнең аскы яртысы. Алар түшәмгә эленгән шикелле торалар. Якты идәнгә килеп җитми, шуңа күрә тәбәнәк кенә верстак өстендә җиделе лампа яна. Лампа яктысында кемдер, башын күтәрми, җөй каеп утыра: без белән тишә дә дуңгыз кылы белән очланган ике җепнең очын бер-беренә каршы үткәреп, аларны выжлатып тартып ала, тагын бер тапкыр тартып, җөйне ныгытып, өстен чүкеч белән тигезләп куя.
— Әссәламегаләйкем!—дип сәлам бирде Мөхәммәтгариф. Читек каеп утыручы, эшеннән башын күтәрми генә, аның сәламен кайтарды: эшен сорап килүчедер, я эш китерүчедер, дип уйлады ул.
— Орнашбашның мулла Габдуллаҗан шушында тора дигәннәр иде, — диде Мөхәммәтгариф. Шунда гына җөй каеп утыручы кинәт башын күтәрде һәм аптырап калды.
— Мөхәммәтгариф кордаш, бу синме, тәбәррек зат? — диде ул һәм каеш белән тезенә беркетелгән читекне шуытып төшерде дә аягына басты. Ике кордаш кулларын сузып күрештеләр, озак кына бер-берсен җибәрми тордылар.
— Әй-й-й! Тәкъдирнең нинди рәхмәтле җиле сине монда китереп ташлады? — диде Габдуллаҗан.
— Менә бит, киттең дә олактың, дус-ишне оныттың, без эзләп килмәсәк, синең тавышың да чыкмый, баедың ахры? — диде аңа каршы Мөхәммәтгариф.
— Баедым!—дип кеткелдәп көлде Габдуллаҗан.
— Гаеп ирән!—диде Мөхәммәтгариф.
— Кәфәштатиуш! — диде Габдуллаҗан. Ике дус, мәдрәсә кушаматларын искә төшереп алганнан соң, бераз кеткелдәп көлеп тордылар. Аннан Габдуллаҗанның исенә төште:
— Чишен, чишен тизрәк, карале, мин нәрсә басып каттым?
Габдуллаҗан кунакны эһ дигәнче чишендереп, аны верстак каршындагы каеш белән тартылган бүкәнгә, тимер мич каршына утыртты. Тимер мич өстенә калай савыт белән чәй кайнатырга куйды. Мичкә чыбык-чабык өстәп җибәрде. Шул арада ул хуҗаның үзе базарда икәнлекне, бу бүлмәдән башка өске катта тагын хуҗалар тора торган зуррак бер бүлмә барлыгын, анда хуҗа үзенең биш баласы һәм ике хатыны белән яшәвен сөйләп алды.
Мөхәммәтгариф бүлмәгә күз төшерде. Верстак белән ике бүкәннән һәм идән уртасындагы озынча калай мичтән тыш почмакта иске такталардан кораштырган сәке караңгыга күмелеп тора, шуннан башка бүлмәдә бер җиһаз да юк иде. Аның каравы кая карама эбер-чебер тулып ята: эреле-ваклы иске калыплар, тимер табаны, күн киерә торган такта, күн җебетә торган кисмәк, күн кисәкләре, верстакта эш кораллары һәм тимер, агач кадаклар, ниндидер куе кара сыекча салган шешәләр...
Тыштан килеп кергән Мөхәммәтгарифны бүлмәнең рәхәт җылысы кочып алды. Тора-бара бүлмә дә ул кадәр үк караңгы түгелсыман тоелды. Тик нәрсә бу? Габдуллаҗан ничек монда?
Ярый. Габдуллаҗанның бәхете кирегә китеп барган, ди. Ул төр кеше белән булуы мөмкин хәл: язмыштан узмыш юк. Ләкин аның сагышлы матур күзләре кайда? Алар урынында хәзер гамьсез елмаеп тора торган гади күзләр. Анын моңсу басынкы тавышы урынына әллә нинди олы кешегә килешми торган күтәренке тавыш. Очрашу шатлыгы? Юк, ул инде менә ике сәгатькә якын үзе турында сөйли:
— Яшәгәнбез икән без синең белән мәдрәсә дигән кара мунчада, дөнья йөзе күрми, томаланып! — ди. Әйтерсең, хәзер оҗмахта яши!
— Кара инде син шуны, — ди, дәвам итеп Габдуллаҗан, — мине рус тупрагында яшәүче татар малаен фарси телендә гарәп сарыфын укытканнар! Шуннан соң Гавамиль, Исагуҗи Шәмсия, Гакаид, шайтан, берсе-бер мин аңлый торган телдә түгел, тормыш өчен берсенең бер пычагыма да кирәге юк! Менә шуларны ач бозау күк егерме, егерме биш ел күшә! Шуннан соң җәмгыять бездән тормыш өчен файдалы эш көтсен! Аһ, суга салынган яшьлек, җилгә очырылган гомер! «Соң алай булгач, утырып еларга кирәк, сии нигә көләсең соң?» — дип уйлады Мөхәммәтгариф, ләкин иптәшенең кәефен җибәрмәс өчен фикерен бер сүз белән генә көрсенеп әйтеп куйды:
— Нишлисең бит!
— Юк, Мөхәммәтгариф дус! — диде каршы төшеп Габдуллаҗан,— «Нишлисең бит» түгел, әле безнең хаталарыбызны төзәтерлек мөмкинлегебез бар, әле без бөтенләй тавык мие эчкәй хәрифләр түгел...
«Ничек төзәтеп? Әле мин синең иске читек төзәтүдән башка эшенне күрмим»— дип уйлады Мөхәммәтгариф.
— Нишләмәкче буласың? — дип дустына сорау бирде ул.
— Сиңа ничә яшь?—«диде сорауга каршы сорау белән Габдуллаҗан.
— Утыз дүрт белән барам...
— Мин утыз бишне тутырам. Иеме? Ун ел балалыкны сызып ташладык, калдымы егерме биш ел? Бу безнең фәнагә, мәгънәсезгә үткән еллар. Инде без шул еллар бәрабәренә киләчәгебездән тагын унбиш ел сугышып ала алмыйбызмы? Син һәрхәлдә аласың...
— Ә син?
— Мин? Йөрәк белән үпкә чыдаса, мин дә...
Чыдар, чыдатырбыз, эчмәбез, тартмабыз, ничек булса да, ә?..
Бу сүзләрне әйткәндә Габдуллаҗанның тавышы кинәт салмаклана һәм басынкылана төште. Тирән сагыш чагылып китте анда. Менә ул нәкъ элекке Габдуллаҗанлыгына кайтты. Менә ул «гакаидчы» шәкерт Габдуллаҗан үзе!
Ләкин бу озакка бармады. Шунда ук Габдуллаҗан урыныннан сикереп торды да, түшәмгә үрелеп, сайгакка кыстырылган бер китапны тартып алды.
— Менә! — диде ул, яңадан күтәренке тавыш белән. — Менә кайда ул «гыйлем чишмәсе», менә ул «фәлсәфәләр җәүһәре»! Менә шушы юка гына йөз битле китапта!
— Нинди китап ул?
— Бу шундый китап бу, моның янында без укыган «Коламнан» алып «Мәллә җәләлгә» кадәр бөтен «гыйлем» — чүп! Менә нәрсә бу...
Һәм ул китапны Мөхәммәтгарифның, кулына тоттырырга курыккансыман, күкрәгенә кысып тоткан хәлдә дусының янәшәсенә килеп утырды да китапны ачты.
Бу яңа язу таный башлаган балалар өчен эре хәрефләр белән язылган «Русча уку китабы» иде.
— Урысча түгелме соң бу? — дип гаҗәпләнде Мөхәммәтгариф һәм ихтыярсыз тартылып куйды.
— Урысча гына түгел, христианча, — дип көлде Габдуллаҗан,— менә кара әле бу сурәтләрне! Ул китап эчендәге шактый сурәтләр арасыннан баш тирәләре ак нур сызыгы белән түгәрәкләнгән ана белән бала сурәтен табып Мөхәммәтгарифка күрсәтте:
— Менә бу кечкенә Гайса — Мәсих, монысы Мәрьям ана! — диде ул мактангансыманрак һәм Мөхәммәтгарифның чирканып читкә тартылуыннан көлеп.
Мөхәммәтгариф та фанатик түгел иде түгелен. Ләкин рус китабы, сурәтле китап, шуның өстенә почмактагы тәре сурәтен күрсәткән китап гадәтләнмәгән Мөхәммәтгариф өчен ят һәм сәер тоелды. Җиде буыннан килгән мулла малае иде ул. Чебен башы кадәр сурәт саклаган өйдән фәрештәләр кача. Анда намаз дөрес түгел. Кем дә кем дөньялыкта сурәт ясаса, ахирәттә аңа ясаган сынына җан өрергә кушачаклар. Шуңа күрә атасы һәм бабасы өендә Мөхәммәтгариф намазлык, сөлге һәм ашъяулык чигүләреннән тыш, Казаннан кайткан керәч һәм калай савытлардагы путаллы бизәкләрдән тыш бервакыт, бернинди сурәт күрмәде. Тик бер генә тапкыр, күптән инде бу, атасы Мөхәммәтгалим хәзрәт, савытта чәйнең исе яхшы саклана дип, калай савытлы чәй алып кайткан һәм шуның тышында аякларын бөкләп чәй эчеп утыручы кытайларның сурәтләре булган. Әмма Мөхәммәтгариф күргәндә инде аларның йөзләре пычак белән яп-якты итеп кырылган, аяк һәм куллары танылмаслык дәрәҗәдә сызгаланган иде. Ләкин һәрбер яшерелгән нәрсә һәркемнең, бигрәк тә баланың, кызыксынуын гына көчәйтә.
Монда да шул ук хәл булды. Ялгыз калган чакларында Мөхәммәтгариф, башы өзелгән, аяккуллары киселгән сурәтнең серенә төшенәсе килеп, сәгатьләр буе аны күзәтеп, кырылган җирләрен үзенең хыялы белән тутырып утыра, иде. Беренче сурәтле татарча китапны ул мәдрәсәдән чыгып мулла булгач кына, кунак булып килгән җирендә күрде. Бу 1804 нче елларда Петербургта татар телендә беренче тапкыр рәсемләп басылган тыйб китабы иде. Адәмнең эчке төзелешен аркылыгабуйга ярып күрсәткән, ике буяуда эшләнгән бу ачык рәсемнәр Мөхәммәтгарифның хәтеренә бик нык сеңеп калды. Бу аны бик-бик кызыксындырды. Шуннан соң ул татарча басылган сурәтле китап күрмәде. Русча китапка карамады. Әмма бу? Габдуллаҗан күрсәткән бу китап инде чамадан чыгып киткән! Сурәт кенә булса, бер хәл, бу бит почмакка куя торган тәре тактасыннан күчереп эшләнгән сурәт!
— Әстәгъфирулла!— диде Мөхәммәтгариф читкә тибәрелеп, — син бигрәк инде, Габдуллаҗан...
— Әнә бит, — дип көлде Габдуллаҗан, — хатыннар балаларын имчәктән аерыр өчен күкрәкләренә йонлач тире кисәге бәйлиләр, бала аңардан куркып, менә нәкъ синең төсле шулай читкә тибәрелә. Курыкма, мин сине китаптан аерырга теләмим. Киресенчә. Хикмәт бөтенләй бу китапның сурәтләрендә түгел. Мин ул сурәтләргә бөтенләй әһәмият бирмим. Хикмәт аның сүзләрендә. Менә тыңла: Чалавпк и звир п пыташка Вче бнрутса за дила. С пош ай ташшитса букашка, За мягком лнтпт пчала.
Ишеттеңме? Ягъни һәркем эшләп көн күрергә, һәркем тырышырга тиеш! Без укыган калын-калын җилдле Гакапд, Мулла Җәлал китапларында бар идеме шундый бер сүз? Пычагым! Тәһарәт, истинҗа, нифас, фәлән-фәсмән, ачуым килмәгәе, тьфү! Безнең мәдрәсәләрне бөтен гыйлеме шул штан, сөлге тирәсеннән уза алмады, шуның белән безнең мине черетәләр...
Тора-бара җенем кузгала минем бу эшкә. Ничек түзгәнбез, ничек түзгәнбез, валлаһи! Безнең яшь гомеребезне оятсыз рәвештә һәлак иткән надан муллаларыбызны ничек үз чалмалары белән үзләрен бәйләп ыргытмаганбыз шунда? Ул, урынында утыра алмый, торып китте. Шуны гына көтеп торгандай, тимер мич өстендәге су да кайнап ташый башлады. Габдуллаҗан, кулларын пешерә-пешерә тимер мич өстендәге калай чәйнекне алып верстак өстенә утыртты. Аннан соң ул караңгы почмактагы сәкедән, мендәр астыннан булса кирәк, шактый керләнгән чүпрәкле төргәкне алып килде дә, аның эченнән зур гына кисәк такта чәй чыгарып, чүке; белән шуның бер почмагын китеп төшерде һәм аны чәйнеккә ыргытты. Чәйнекне бераз томалап, чәйне «дәмнәп» алганнан соң ул күк чәчкә төшергән китек чынаякка чәй агызып, аны Мөхәммәтгариф алдына куйды. Үзенә чәйне ниндидер тоткасыз бакыр кружкага ясады.
— Такта чәем, якты чыраем,—диде ул.
— Я, җитеш әле, кордаш!..
Мөхәммәтгариф баядан бирле хәтер саклап, дусының сүзләренә дәшми утырды. Ләкин, ниһаять, ул дәшми булдыра алмады.
— Туктале, кем, Габдуллаҗан, кызма әле син. Булган эш булган, өстенә кар яуган. Үзең дә әйтәсең бит: хаталарыбызны төзәтергә вакытыбыз бар әле, дисең. Менә төзәтешик инде бергә-бергә. Ярый. Син мулла булу фикерен ташлап, менә монда күчеп килдең дә читекче булдың, без үз урыныбызда калып мәхәллә көтүдә дәвам итәбез. Хуш. Шуннан без күпмегә синнән артта калдык та, син күпмегә бездән алга киттең?
— Бер илле дә, бер илле дә... Хикмәт андамыни? Хикмәт шунда ки, мин үз көнемне үзем күрәм, халык җилкәсендә утырмыйм мин һәм вөҗданым тыныч!..
Соңгы сүзләрен ул аны-моны уйлап тормый, эчкерсез садәлеге белән әйтеп салды һәм аның Мөхәммәтгарифка авыр барып кадаласын-искә алып өлгермәде.
— Халык җилкәсендә утыручылар ул, без булып чыгабыз инде алайса,—диде Мөхәммәтгариф...
— Юк, мин синең турыда... — дип Габдуллаҗан самими рәвештә акланырга тотынган иде, Мөхәммәтгариф аны бүлде:
— Нигә минем турыда да әйтмәскә? Мин кемнән артык? Син бик туры әйттең, дөрес әйттең, рәхмәт туры сүзеңә, Габдулла кордаш! Әмма эчемдә төер булып калмасын, мин дә әйтием: син мулла Вазыйфасын муеныңнан төшереп, аны Шаһназар кебек чалмалы урядникка тапшырып киттең, вөҗданың нәрсә отты? Шаһназар синең мужикларыңны тотып, берәм-берәм төрмәгә озаттырды. Шуннан соң да синен вөҗданың тынычмы? Мөхәммәтгариф үз сүзләренең тәэсирен күрер өчен кордашының күзләренә текәлде. Ләкин Шаһназар турындагы хәбәр Габдуллаҗанга мәгълүм булса кирәк, аның моңа исе китмәде.
— Ярый, — диде ул, — менә син мәхәлләне муеныңнан төшермәдең, мужикларыңны Шаһназар кебек хөкүмәт кулына тотып тапшырмадың, ярар. Шуны хәзер бик зур эшкә сансыңмы син?
— Зур эшкә санамыйм, әмма мин синең төсле бөтен авырлыктан, мәсьүлияттән качып котыла торган җиңел юл да сайламыйм, Габдуллаҗан кордаш, ачуланма, мин сине үз итеп әйтүем! Бу сүзләреннән соң Мөхәммәтгариф урыныннан ук кузгалды.
— Туктале, чәпчемә әле, кая кузгаласың? Синең өчен махсус чәй кайнаттым. Син минем сыйны азсынасың алай булгач? Шулай инде, мин сине Габдерахман бай кебек сыйлый алмам. Әмма аштан олы булу кирәкмәс иде.
— Габдерахман бай да алла бәндәсе. Синең авылдашың һәм үз мөселманың. Нигә аңа тел тидерергә? Рәхмәт, озатма, юлны үзем табармын!..
Мөхәммәтгариф икенче көнне Габдерахман бай өендә гаять кәефсез уянды. Габдуллаҗан белән кичәге сагынычлы очрашу һәм шуның артыннан ук, аның хөрмәт итеп куйган чәен дә эчми, үпкәләп чыгып китү вакыйгасы бүген аның йөрәгендә кургашсыман авыр әрнүгә әверелгән иде.
— Кирәк бит! Өч-дүрт ел күрешмәгән дустың белән очраш та, аның дусларча бер туры сүзен күтәрәлми үпкәләп чыгып кит. Әнисенең куеныннан чыгып, беренче тапкыр утырмага килгән бай кызымыни! Ахмак!—дип ул, урыныннан кузгалмый, бераз үз-үзен сүгеп ятты. Мөхәммәтгариф көне буе борчылып йөрде. Бер ул Габдуллаҗан янына барырга җыенып, өйдән үк чыкты. Әмма ул кордашы тора торган тыкрыкка җиткәч, аны узып китте һәм икенче урам белән өйгә әйләнеп кайтты. Дөрес, монда сер бирәсе килмәү дә бар иде, әлбәттә, ә серне гадәттә үзеңнән өстен тойган кешегә генә бирәсе килми. Димәк, Мөхәммәтгариф Габдуллаҗанны, аның гади читекчегә әверелүенә карамастан, өстен тоя... Бу да бик әһәмиятле. Ләкин кире борылып керүнең төп сәбәбе ул түгел иде. Мөхәммәтгариф дусы белән яңадан очрашырга әзер түгел иде әле. Аңа иң әүвәле үзенең чуалып калган фикерләрен барлап, рәткә китерергә һәм шулардай мөһимрәген генә сайлап, уртак тикшерүгә салу кирәк иде. Ул дусы янына һичшиксез бүген кич барырга карар итеп куйды. Ләкин аңа кичне көтәргә туры килмәде. Аны эзләп Габдуллаҗан үзе килеп керде. Мөхәммәтгарифның бик нык гаҗәпләнүенә каршы, сәламнән соң аның беренче сүзе шул булды:
— Мөхәммәтгариф кордаш, ачуланма, хаталык миндә!..
— Туктале, нинди хаталык?
— Соң ни, туры әйткән туганына ярамаган дигән төсле, синең хак сүзеңә мин чәпчеп китә яздым лабаса...
— Минем хак сүземә? Нинди сүземә?!
— Син бик дөрес әйттең, кордаш! Мәсьүлияттән качып, вөҗданны тазартып булмый. Милләткә хезмәт итәргә кирәк! Әмма, ничек? Габдуллаҗан дусын үзенә алып китте: мондый тәкәллефле урын аңа ошамый, ул садәлекне ярата, аннан соң анда аны тагын бер дус кешесе көтеп утыра...
Алар килеп кергәндә, верстак янында ике кеше бәхәсләщкәнсыман кызу-кызу гына сөйләшеп утыралар иде. Алар русча сөйләшкәнгә күрә, Мөхәммәтгариф башта аларның икесен дә руслар дип уйлады. Җентекләбрәк карагач, берсе җөббәдән һәм кәләпүштән булып чыкты. Аның теле дә русчага тегенеке кебек үк ябышмый, рус сүзе җитмәгән җирдә күп уйлап тормастан, ул татарча гына әйтеп ычкындыра, кызу-кызу гына нидер сөйләп ала да:
— Вәт чава! — дип куя иде.
Тегесе, артка тарап салган озын сары чәчле, күк күзле егерме сигез-утыз яшьләр чамасында нәзек озын буйлы егет, аңа таркау гына елмаеп, акрын гына башын чайкый, үзенең ни беләндер риза түгеллеген аңлата иде. Мөхәммәтгарифның сәламенә каршы җөббә кигәне, тәмам мөселманчалатып сәлам кайтарды, озын чәчлссе торып, башын иде һәм алар яңадан бәхәсләренә кайттылар.
Тегеләр сөйләшкән арада Габдуллаҗан кордашына аңлатып бирде. Сөйләшеп утыручыларның берсе Күлбуе мәдрәсәсенең хәлфәсе Сәхипгәрәй Әхмәрев булып, икенчесе духовная семинария укучысы Константин Семивратский икән. Алар аратирә шулай икәүләп, кайчагында дус-ишләрен дә ияртеп, шушында килеп, әңгәмә корып утырырга яраталар. Кайчагында Семивратский монда үзенең рус иптәшләре белән килә. Атар озак кына нидер киңәшеп, серләшеп, ниндидер кәгазьләр, китаплар актарып утыралар. Бу вакыт Габдуллаҗан аларның әңгәмәсенә катнашмый, үз эше белән мавыгып утыра бирә. Бервакытта да тегеләрнең әңгәмәсе моңа, моның чүкеч белән шакылдап утыруы тегеләргә комачауламый. Габдуллаҗан инанып белә: болар андый-мондый гына кешеләр түгел, ниндидер бик мөһим бер тормыш мәсьәләсен чишәргә тырышып йөриләр. Ул — чияләндереп бәйләгән төенсыман, чишүе авыр мәсьәлә. Шуңа күрә алар аны чишеп өлгергәнче кемнеңдер кереп комачаулавыннан курыккансыман бик акрын һәм сак хәрәкәт итәләр. Беркөн алар сөйләшеп утырганда, баскычтан ниндидер ят адымнар белән берәүнең төшеп килгәне ишетелә. Семивратский шунда ук сынар итеген салып, Габдуллаҗанга ыргыта.
— Габдуллаҗан әфәнде, берәр нәрсә кыландырыгыз шуны,— ди. Читеген төзәттерергә кергән күрше кибетче, әлбәттә, боларны итек төзәттерергә кергән узгынчылар, дип уйлый. Шуның белән бу очрашу эзсез генә үтә дә китә. Шулай килеп йөрүләрдә Габдуллаҗан Семивратскийның гали җанлы, намуслы кеше икәнен дә төсмерләп өлгерә. Семивратскийны беренче тапкыр монда Сәхипгәрәй алып килә Духовная Семинария Күлбуе мәдрәсәсенә күрше бит. Рус шәкертләре Кабан күле өстснә тимераяк шуарга чыгалар. Күлбуе шәкертләре һәм хәлфәләре дә чыгып аларның шуганын кызыксынып күзәтәләр. Семивратский белән Сәхипгәрәй хәлфә шунда танышалар һәм дуслашып китәләр. Семивратский Сәхипне русча укырга өнди. Бу риза була. Очраша торган урын итеп, алар шушы өйне сайлыйлар. Аннан сон, кызыксынып, Габдуллаҗан да боларның укуына ияреп китә... Әңгәмә дәвам итте.
— Без бөек фәтрат дәверен кичерәбез, — диде Сәхипгәрәй,— безгә пәйгамбәр кирәк, яңа пәйгамбәр... Ул чыгачак, һичшиксез, чыгачак... Моңа минем иманым камил...
Мөхәммәтгариф тетрәп китте. Аның гомеренә мондый кыю, яңа һәм дәһшәтле сүзне ишеткәне юк иде. Әйе, ул да яшәүнең очына чыга алмаслык чуалчык һәм читен мәсьәләләре белән баш вата. Әмма «Әддөнья җифәтеи, вә талибеһа кәлбен»VII VIII, дип ата-бабадан кала килгән игътикадIX, мөселманга бу дөнья михнәт йорты булса, теге дөнья рәхәт йорты дигән ышаныч аңа тынычланырга җитә иде. Бүгенге сөйләшү аның йөрәк төбендә оеп яткан авыр уйлар һәм тойгыларны яңадан тузгытып җибәрде.
VII — Пәйгамбәрсезлек. VIII — «Дөнья — үләксә, аны эстәүче — эт» мәгънәсендә. IX — Ышану.
Габдуллаҗан Мөхәммәтгарифның сискәнүен сизеп алды булса кирәк, ана карап куйды һәм шунда ук күзен Сәхипгәрәйгә күчерде. — Ул сөйләр, — диде ул хәйләле генә елмаеп. Бу Мөхәммәтгарифны тынычландыру өчен әйтелгән сүз иде, — ягъни: «Бу аның беренче тапкыр түгел, синең аңа исең китмәсен!» Сәхипгәрәй алдындагы калай кружкадан нидер эчеп куйды һәм күзләрен кысып йомган хәлдә җиңе белән иреннәрен сөртте. Шунда гына Мөхәммәтгариф аның теге сары чәчле белән «кагып» утыруларын төшенде. Габдуллаҗан Мөхәммәтгарифка аңлатырга ашыкты:
— Сары Тауга ахун итеп чакырдылар үзен, бармады. Бүген үк тотып мөфти итеп куярлык кеше. Сәхип шул вакыт «я, ташла!» дигәнсыман кулын селтәп куйды.
— Әмма сорап кара, разыймы ул үзенең гыйлеменнән? Кай-я! Һаман нәрсәдер җитми үзенә. Капшана, тикшеренә, казына... Аның менә шул тыйгысызлыгы ошый миңа... Билләһи! Аннан соң ул Семивратскийга карап:
— Верно бит, Константин! Мала-мала Сахипка чәфчим үзенең бистәсендә сидит итә белми. Семивратский аңа нәрсәдер русча әйтеп көлеп куйды. Ул татарча аңлый, әмма үзе иркенләп сөйләшә белми иде әле. Аңа җавап итеп Сәхип русча ниләрдер тезеп алып китте. Мөхәммәтгариф бераз вакыт сүзнең ни турыда барганлыгын төшенми торды. Габдуллаҗан аңа ярдәмгә килеп, әңгәмәне тылмачлап утырды, урыны-урыны белән үзе дә әңгәмәгә катнашты. Бу кич Мөхәммәтгариф өчен гаҗәп кич булды. Сәхипгәрәй башлаган коточкыч әңгәмәне Семивратский төгәлләде. Мөхәммәтгариф бу кичне гомеренә ишетмәгән искиткеч сүзләр ишетте.
— Рухани ачлык, җавабы табылмаган нәләт сораулар, ниндидер бер коткаручы, пәйгамбәр көтү, — диде Семивратский, — бу бер Сәхипгәрәйне генә борчымый. Бу бөтен татарны, бөтен изелгән халыкларны борчый. Стенька Разиннан алып Мәңгәр күтәрелешенә хәтле кабынгалап килгән утлар нәрсә? Шул бит... Җавапны халык үзенең каны белән эзли... Үзегез әйттегез, татарга чын мәктәп кирәк, рус белеме кирәк, татар рус культурасына мохтаҗ. Ә нигә алай булгач, ул авылына рус мәктәбе ачуга теше-тырнагы белән каршы? Нигә рус китапларын мичкә яга?
— Муллаларның кара коткысы белән, — дип куйды Габдуллаҗан.
— Дөрес!.. Урта Азия фанатизмы! — дип, Семивратский дәвам итте. — Шуның өстәвенә рус колонизаторлары өч йөз ел буе татарны христианлыкка көчләделәр. Культура даруына мохтаҗ халыкка өч йөз ел буе дини агу йоттырдылар. Шуннан соң халык алар кулыннан ак күмәчне дә алырга курыкты. Булмаса иде ислам фанатиклары! Булмаса иде рус руханиларының кара сәясәте, отец Гурий, Лука Канашевич, Амфитеатров, Малов, Ильминскийлар булмаса иде! Татарлар моннан берничә йөз ел элек рус культурасына үз теләкләре белән табигый рәвештә кушылып киткән будырлар иде. Юк, колонизатор хөкүмәт ул юл белән китмәде. Ул «оҗмахка» халыкларны күсәк белән куып кертергә теләде. Чукындыруга каршы чыккан Герценны Россиядән куды, Добролюбовны төрмәгә япты. Көнчыгыш инородецларына мәгърифәт һәм хокук даулаган өчен Афанасий Прокопьевич Щаповны сөргендә черетте. Хурлык! Ул Сәхипгәрәй тарафыннан аракы салынып куелган кружканы кулына алды да, аны ачу белән икенче урынга күчереп утыртты.
X Саратовка.
Рус егетенец ислам фанатиклары һәм рус миссионерлары турындагы фикере, бигрәк тә татарларның мәдәнияттән өч йөз елга соига калуларының сәбәбен аңлатуы Мөхәммәтгариф өчен бик яңа һәм искиткеч кыю иде. Бу егет аңа шул кадәр ошады, хәтта ул йөрәгенең төбенә үк яшерелгән әлеге «нишләргә соң?» дигән сорауны бирә язды. «Патшаны үтерергә!» дигән җавапны ишетүдән куркып, сорамады. Ишеткән кадәр хакыйкать аңа артыгы белән җиткән иде инде. Ләкин аның бу куркуы да соңыннан тиктәскә булып чыкты. Рус егете Сәхипгәрәй белән чыгып киткәннән соң, Мөхәммәтгариф үзенең кордашы белән шактый вакыт гапләшеп утырды. Габдуллаҗан аңа рус егетенең «дөньяны төзәтү өчен патша үтерүнең бернинди файдасы юк», дип аңлатуын үзе дә сөйләп бирде.
— Соң нишләргә кирәк ди соң үзе, берәр юлын күрсәтәме? — дип сорады яңа фикер ишетү теләге белән Мөхәммәтгариф.
— Завод, фабрикаларда эшләүче мастеровойларның бер фикергә килүендә, аларның бергә туплануында безнең котылу, дип куя ул мәсьәләне.
— Шуннан?
— Шул... Мөхәммәтгариф завод, фабрикалардагы бу мастеровойларның туплануы белән Мәнгәр крестьяны арасында бернинди бәйләнеш тапмады һәм бу мәсьәлә үзенең аңлаешсызлыгы белән ике кордашның аңында шул көе йомылып, томаланып калды. Мөхәммәтгариф кордашына үзенең Шиһап хәзрәтне, Шаһбаз мирзаны һәм Каюм хәлфәне күрәсе килүен әйтте. Шиһаб хәзрәткә алар бергә барырга булдылар. Каюм хәлфә белән Шаһбаз мирзага алып баруны Габдуллаҗан Сәхипгәрәйдән үтенергә булды. Ике кордаш бер- берсенә тыныч йокы теләп, соң гына аерылыштылар.
Икенче көнне кичкә таба Мөхәммәтгариф кордашы янына барып чыкты һәм анда Сәхипгәрәйне очратты. Габдуллаҗан инде аның белән Мөхәммәтгарифны Каюм хәлфәгә алып бару мәсьәләсен бетереп сөйләшеп куйган, тегесе ризалык биргән икән. Мөхәммәтгариф килгәч, Сәхипгәрәй аның хезмәтенә бүген үк әзер булуын белдерде һәм, озак юанып тормастан, алар Каюм хәлфәгә бару нияте белән чыгып та киттеләр. Алар, Каюм хәлфәнең Екатеринский урамда Озын Ает йортындагы квартирасына килеп, ишеген шакыдылар. Эчтән ачарга ашыкмадылар. Тагын бер тапкыр шакыгач кына эчтән сүлпән генә ишек шыгырдавы һәм:
— Кайсы анда? — дигән кәефсезрәк тавыш ишетелде. Сәхипгәрәй дәште. Ишек ачылды. Өй хуҗасы исәнлек-саулык сорашуны өйалдында ук тәмамлап, өйгә кергәч өстәленә барып утырды һәм камыш каләмен алып, башлаган эшен дәвам иттерде. Каюм абзыйның (ишекне ачкан кеше шул үзе иде), үз эшен бетерми торып кунакка мөрәҗәгать итми торган гадәтен белеп алган Сәхипгәрәй, шыпырт кына Мөхәммәтгарифка утырырга ишарә ясады. Алар икесе дә, хуҗаның эше беткәнне көтеп, шактый вакыт дәшми утырдылар. Бу Мөхәммәтгарифка өйне һәм аның хуҗасын теләгәнче күзәтеп утырырга мөмкинлек бирде. Түшәме бераз тәбәнәк булса да, квартира шактый иркен һәм, гомумән, тәмиз иде. Тик шүрлеккә сыймаган китапларның стена буйлап идәндә өелеп ятуы, ишектән кергәч тә сул почмактагы станоксыман өстәлдә коралларның бераз тәртипсез хәлдә булуы хатынсыз кешеләр торагын хәтерләтә. Гомумән, йортның җыештырылуы тәртип сөючән хуҗа белән фетнә күтәрергә яратучан әйберләр арасындагы каршылыкны чагылдыра. Бер якта ниндидер такта эскәнҗәләр эченә кыстырылган китап тышлыклары, бауга эленгән чүпрәк тасмалар, мич өстендә калай савыт белән эреп, ис чыгарып утыра торган җилем — һәммәсе хуҗаның тик тормас кеше икәнлеген сөйлиләр. Сайгакка кыстырылган яки кечкенә-кечкенә бәйләмнәр итеп стенага тезгән үлән һәм чәчкәләр аның бүлмәдә генә эшләп утыручы түгеллеген, урман һәм сахралар гизүче кеше икәнен дә күрсәтәләр. Ул үзе уртача буйлы, чандыррак йөзле, чал кергән һәм шактый кыскартылган сакал-мыеклы, уң күзе йомылыграк, гади генә чырайлы илле биш-илле алты яшьләрдәге кеше. Әмма табигате белән ул гаять дәрәҗәдә үзлекле, кешегә буйсынмый торган нык хокуклы кеше булырга ошый. Күрәсең, кунак килде дип ул башлаган эшен өзми, ләкин шул ук вакыт ул тәкәббер дә түгел. Кунакны чакырмый, килсә ачуланмый, кунак алдында төче телләнми, шул ук вакыт үзе аны игътибар белән тыңлый иде. Ниһаять камыш каләмнең кәгазь өстендә кыштырдавы тынды. Хуҗа каләмен ниндидер йон кисәге белән сөртте дә, аны ашыкмый гына чүпрәккә төрә-төрә:
— Я, Сәхипгәрәй әфәнде! Кайсыгыз кемне куа: син дөньянымы, әллә дөнья синеме? — диде.
— Ай, Каюм абзый, авыр! — дип көрсенеп куйды Сәхипгәрәй.
— Аның каравы Каюм абзыеңа бик җиңел! Егерме биш ел татарны агартыйм, бәхетле итим дип тырышкан Каюмны татарлар урамда туктатып, битенә төкерәләр. Берни дә юк, Каюм кайтып, сөлгесе белән битен сөртә дә, яңадан шул ук «татарым» дип өстәленә «ләһҗә» XI язарга утыра, күкрәген черетә, калган сыңар күзен бетерә шуның өчен...
— Без ике күзебез белән кояшлы көнне тома сукырлар төсле капшанып йөрибез. Син сыңар күзең белән бездән күбрәк күрәсең, Каюм абзый. Әйт, нәрсәдә безнең тормышыбызның мәгънәсе? Ни өчен яшибез без? Каюм хәлфә каләмен төреп кашагага кыстырды да, мич өстендәге җилемне алып, аны болгата-болгата верстак өстенә илтеп куйды. Аннары баудагы тасмаларны, эскәнҗәдәге кәгазьләрне алып, бер-берсенә ябыштыра һәм аларны китап тышлыгы рәвешенә китерә-китерә, Сәхипгәрәйгә җавап бирде:
— Тормышның мәгънәсеме? Кешеләрне агартуда...
— Алар синең битеңә килеп төкерсәләр дәме?
— Әйе. Мәгърифәт орлыгы чәчүдә...
— Игелексез туфрак өстенәме?
— Мең орлыктан берсе тишелеп чыксын...
— Эх, Каюм абзый, Каюм абзый! Мин сиңа моны әйтмим дигән идем, әйтим: син безнең Күлбуе мәдрәсәсенә русча укытырга килгәч, хәлфәләр, син йөри торган иске мәктәп тәһарәтханәсенең идәнен кисеп, сине бәдрәфкә батырырга уйладылар. Берике шәкертнең, сизенеп, бу эшкә комачаулавы гына сине коткарып калды...
— Мин аны сиздем...
— Менә шул халыкны агартуымы яшәүнең мәгънәсе?
— Адәм балалары үз мәнфәгатьләрен үзләре аңламый торган сабыйлар бит алар, кем, Сәхипгәрәй! Шуңа күрә аларга сабак бирергә, аларны ышандырырга кирәк.
— Ышанмасалар? Могҗиза күрсәтергәме? Пәйгамбәрләр шулап иткәннәр бит. Ә безнең ул хәлебездән килми, ә? Эх, Каюм абзый... Могҗиза күрсәтәсе иде! Пәйгамбәр көтә халык!
— Рухани ачлык дәверен кичерәбез! Яңгырсызлык белән коргаксыган җир яңгыр тамчысын ничек көтсә, кешеләр шулай хак сүз көтәләр. Аларның йөрәк сусынын басарга, йөрәкләрен сугарырга кирәк. Нәрсә белән? Мәгърифәт яңгыры белән?
— Юк, диңгездән бер тамчы ул синец мәгърифәт яңгырың, Каюм абзый. Рәткә кертер өчен аларны... чыбыкларга кирәк бик шәп кенә... иң йомшак җирләрен табып...
— Урынлы әйтелгән яхшы сүзнең, көче синең чыбыгыннан да нәтиҗәлерәк. энем! Яхшы сүз кирәк... Яхшы сүз җан азыгы, яман сүз баш казыгы, ди. Яман сүзне халык көн саен ишетә бит әнә...
— Дөрес әйттегез, тәкъсир!—дип сүзгә катышты Мөхәммәтгариф һәм колагы яхшы, җылы сүз ишетми торган крестьян тормышыннан бер-ике мисал китерде. Каюм хәлфә аның Мәңгәр волостеннан килгәнен белгәч, андагы хәлләрне сорашты. Халыкның русча укырга теләмәвен ишетеп:
— Чукындырудан курка. Юкка, юкка, тәкъсир! Ул дәвер күптән артта калды инде. Менә шуны төшендерсәгез иде сез халыкка...
— Әмма Пльминскийлар чынлап та шул ният белән ачтыралар бит рус .мәктәпләрен. Аны хәзер бездә Мәнди анасы да белә...
— Кешене мәгърифәт белән чукындырып булмый, тәкъсир! Әгәр Илъминскип «мәгърифәт белән чукындырып була» дип уйлый икән, ул бик нык ялгыша. Илаһи ялгыша күрсен берүк, хәтта без ана бу ялгышында ярдәм итәргә тиешбез, тәкъсир, шулай, шулай! Дәшмәгез, күбрәк ачсын ул татар арасында рус мәктәпләрен! Каюм хәлфә әңгәмәсен шул сүзләр белән бик кәефле генә көлеп тәмамлады...
Мөхәммәтгариф Каюм хәлфәдән бик канәгать булып кайтты. Шушы көннән алып, ул зур бер хакыйкатьне төшенүенә куанып йөрде. Димәк, дөнья, ата-балалар моңа тикле уйлап килгәнчә мөселманга һәм кафергә түгел, бәлки мәгърифәтлегә һәм мәгърифәтсезгә бүленә! Димәк, дөньяны төзәтим дисәң, әнә шул бүленүне бетерергә көч куй, ягъни мәгърифәтле кеше мәгърифәтсез кешегә ярдәмгә кил» аны да үзең кебек мәгърифәтле яса!
— Нинди ачык һәм хакыйкый фәлсәфә! Ничек мин моңа үз башым белән ирешә алмаганмын?! — дип уйлады Мөхәммәтгариф. Дөрес, Шаһназар мулланың үз халкына дошманлыгы, һәм киресенчә, Илья Афанасьевичның, шулай ук Семивратскийның татарларны туганнарча кайгыртуын күргән Мөхәммәтгариф өчен дини аерылышның әһәмияте күптән беткән иде. Ул русларны туганнарча чынлап ярата башлаган иде инде. Әмма ул үзенең бу табигый тойгысын әле акылга, фәлсәфәгә нигезләп өлгермәгән иде. Каюм хәлфә менә шуны нигезләп бирде: «каферләр» белән «мөселманнар» юк, мәгърифәтлеләр белән мәгърифәтсезләр генә бар! Шәп! Казанда торуның бишенче көнендә Мөхәммәтгариф өр-яңа хәбәр ишетте. Аны печән базарыннан Габдерахман бай алып кайтты:
— Спас өязенең дүрт авылы: Зур Тигәнәле, Урта Тигәнәле, Түбән Тигәнәле, Гаделша авыллары имана һәм страховой түләүдән баш тартканнар. Фетнәне басарга гаскәр белән губернатордан тыш Петербург вәкиле князь Урусов үзе киткән... Димәк, бу кечкенә эш түгел...
Мөхәммәтгариф барасы шактый җирләренә бармастан, авылына ашыкты. Шул көнне кич аның озак кына Габдуллаҗан белән бик җылы, бик якын әңгәмәсе булды. Алар моннан соң бер-берсенә хатлар язышып торырга, бәйләнешне өзмәскә вәгъдәләр биреп, күңелләре тулышып аерылыштылар. Икенче көнне иртүк Мөхәммәтгариф, авылына кайтырга, юлга чыкты.
Икенче бүлек
Шуннан соң берсеннән-берсе көчлерәк һәм көтелмәгәнрәк вакыйгалар бер-бер артлы ялганып киттеләр. Мәңгәр, Мәмсә, Әтнә волостьларындагы 1878 елда булган кузгалышларда кулга алынган крестьяннарның эшен карап, Казан суд палатасы аларныц шактыен Себергә күчеп китәргә, бер өлешен төрле срокларга каторгага һәм арестантский роталарга хөкем итте. Ләкин бу халык ачуының теге я бу рәвештә кабынгалап торуына комачауламады. Мәңгәрнең тымызык суына ташланган беренче таш җәеп җибәргән боҗралар күрше өязләргә генә түгел, күрше губерналарга кадәр (Самара, Вятка, Уфа, хәтта казах далаларына кадәр) барып җитте. Дини кысынкылыкларга һәм салымнар җәберенә каршы сенатка язылган крестьян гаризалары ишәйгәннән-ишәя барды. Ниһаять, ул нәкъ бер елдан, 1879 нчы елның ноябренда Спас өязенең Тигәнәле кузгалышы булып кабынып китте. Спас өязенең дүрт авылы: Зур Тигәнәле, Урта Тигәнәле, Түбән Тигәнәле һәм Гаделша авыллары имана һәм страховой салымнарын түләүдән баш тарттылар. Бу юлы алар бернинди дини сылтау күрсәтеп-нитеп тормый, ачыктаначык хөкүмәтнең авыр салымнарына үзләренең ризасызлыкларын белдереп чыктылар. Кузгалышның дини нигездә булмавына карамастан, Петербург вәкиле князь Урусов Уфага җитешеп, аннан «фетнә кузгатучы» мөселманнарга карата хөкүмәт тарафыннан язылган үгеткә мөфтидән кул куйдырып, Казан губернаторы Скарятин һәм шактый гаскәр белән Спас өязенә килеп төште. Казан байлары да «ятып калганчы атып кал» дип, Петербургка депутация җибәрергә рөхсәт сорадылар. Москва сәүдәгәрләренең конкуренциясенә түзми бирешә башлаган, шуның өстенә шәһәр идарәсендәге шактый аерым хокукларыннан колак каккан татар купецлары хөкүмәтнең бу кузгалышлар алдында каударлануын файдаланып калырга тырыштылар, үзләренә идарә һәм сәүдә эшендә җиңеллекләр таләп иттеләр.
Крестьяннарның Скарятин өстеннән биргән гаризалары шул кадәр күп, Скарятин өстенә ташланган гаеп шул кадәр ачык һәм хаклы иде ки, хөкүмәт аларны кире кага алмады. Эшнең зурга китүеннән куркып, эчке эшләр министры Лорис-Меликов Скарятинны губернаторлыктан өч мең сум пенсия белән «үз прошениесе буенча» азат итте, һәм эшен карауны «билгесез вакытка» кичектерде. 1881 нче елның 1 нче мартында 23 яшьлек народоволец Игнатий Гриневицкий бомба ыргытып патшаны үтерде. Бу гүя халык йөрәгендә күптән көйрәп килгән ачуның кинәт кабынып куюы булып чыкты. Ләкин патшаны үтерү авырлыктан котылуга юл ачмады. Чөнки шул ук елның 15 нче маенда аның улы Александр III нең тәхеткә менү манифесты чыкты. Бер патша урынына шундый ук икенче патша тәхеткә менеп утырды. Скарятин эше, манифестка эләгеп, бөтенләй туктатылды. Әмма сөргенгә җибәрелгән Казан арты, Спас һәм Чистай крестьяннары кире кайтмадылар. Тик сөргеннән качып кайткан Сәфәр солдатның Спаста урманда качып ятуы һәм Бизнә русларының ярдәме белән хөкүмәткә каршы көч туплавы турында халык арасында авыздан-авызга чыш-пыш, имеш-мимешләр китте. 2 Мөхәммәтгариф муллалыгын ташларга карар итте. Ләкин шуннан соң нишләргә? Каюм хәлфә кебек балалар укытыргамы, китап язаргамы, купец Юнусов кебек, баеп балалар приюты яки мәктәп салдырыргамы? Әллә гап-гади крестьян булып калыргамы?
Мөхәммәтгариф аны уйлап бетермәгән иде әле, аның нияте җитди тоткарлыкларга очрады. Гафифәдән ишетеп, Мөхәммәтгарифның ниятен карт остабикә үзенең мулласына кайтып сөйләде. Мөхәммәтгарифның әтисе — Мөхәммәтгалим хәзрәт авырып яткан җиреннән торып утырды. Картлык һәм сәламәтсезлек белән йончылып, намазның биш вакытын да мәчеткә йөреп уку көченнән килмәгәч, ул карт мулла исемен күтәреп өйдә калган, яшь муллалыкны улы Мөхәммәтгарифка тапшырган иде. Мөхәммәтгариф җиде буыннан кала килгән муллалыкны кабул итеп алды. Ни өчен? Җиде буыннан килгән имамлык вазифасын сигезенче буынга тапшыру өчен. Ә монда менә нәрсә килеп чыгарга тора! Мөхәммәтгалим хәзрәт улын янына чакыртып ала аладыр иде. Әмма ул бөтен көчен җыеп, таягына таянып, үзе аның янына китте. Бу—мәсьәләнең җитдилегенә басым ясар өчен шулай кирәк иде. Белсен, бу уен эш түгел!
Авыру картның көч-хәл белән өстерәлеп килеп керүен күргәч, Мөхәммәтгариф та, Гафифә дә аптырап киттеләр. Ыгы-зыгы купты. Карт мулланы, түшәк салып, түргә менгезеп утырттылар. Хәзрәт башын иеп, бераз дәшми утырды. Аннан соң акрын гына сүз башлап болан диде:
— Минем чамам буенча сезнең Мөхәммәтшәрифкә бу ел хут белән хәмәл арасында 1 тугыз яшь тула бугай. Башлы-күзле булыр өчен ана нибары унбиш-уналты ел гомер кирәк. Гомер фани, җил кебек үтәр дә китәр. Менә сизми дә калырсың, мәдрәсәне бетереп галим булып чыгар һәм фатихаңны сорап синең алдыңа килеп басар, ни диярсең? Синең аңар әйтер бер генә сүзең бар: «Улым, мин картайдым, михрабым белән мөнбәремне сиңа тапшырам, ал, һәм җиде бабадан килгән имамлык вазифасын дәвам иттер...» Менә син аңа нәрсә дип әйтергә тиешсең... син шуңа әзерме? Мөхәммәтгариф дәшмәде, күзләрен аска төшерде.
— Мин сиңа сөаль бирәм, Мөхәммәтгариф, әзерме, түгелме? —дип кайтарып сорады Мөхәммәтгалим. Мөхәммәтгариф нык карарга килгәнсыман кыю гына башын күтәрде һәм атасының күзләренә карады.
— Дөрес, әткәй, әмма...
— Җитте! — дип ярсып, калтыранып кычкырды Мөхәммәтгалим,— калганы синең сүзең түгел, шайчан вәсвәсәсе...
Каян килеп керде ул синең күңелеңә?.. Моның өчен сиңа җиде буын гына түгел, бабаларыңның бабалары, шул җөмләдән бабамыз Туптулының изге рухы рәнҗер. Хәзер үк чыгарып ташла ул вәсвәсәне күңелеңнән һәм тәүбә ит, тәүбә ит! Югыйсә минем фатихамны көтмә! Шуның белән каршы сүз әйтүнең юлы кырт киселде... Карт хәзрәт киткәч, Гафифә дә күңеле тәмам йомшарган хәлдә, ирен мирас булып килгән муллалык җебен өзмәскә өндәде. «Төпчегем» дип сөйгән соңгы улы Мөхәммәтгазиз гомерсез булды.
Сәламәтлеге болан да какшаган Гафифә өчен аны табуы никадәр авыр булса, югалтуы шул кадәр хәсрәтле булды. Ул анасының унунбиш еллык яшьлеген һәм сәламәтлеген үзе белән алып китте. Үлгәннән соң еш кына анасының төшенә керде. Шуннан соң Гафифә кинәт үзе дә аңламаган мәхәббәт белән беренче улын, Мөхәммәтшәрифне, сөя һәм иркәли, аның язмышы белән борчыла һәм кайгыра башлады. Мөһәммәтшәрифнең чирләшкә үсүе аны бигрәк тә куркытты. Шуның аркасында беравык иң төпчеге булып калган алты яшьлек Газизәнең дә тәрбиясе күз уңыннан чыкты. Бу турыда, ниһаять, кызын бик ярата торган әтисе белән дә сүзгә килешеп алырга туры килде. Бу юлы да ул чирләшкә Мөхәммәтшәрифнең үз башына көн күрергә калгач, аңа авырга киләсен күз алдына китерде. «Берүк кенә кара мужик эшенә кала күрмәсен» дип курыкты ул һәм ирен ничек тә Мөхәммәтшәрифне мәхәллә тәрбиясенә калдыруга һәм мулла итүгә күндерергә тырышты. Аннан соң ул, балага узып, түшәккә егылды, һәм шуннан тормады. Гомеренең соңгы көннәрен ул гел үлем турында уйлау белән уздырды, «мин үлсәм, Мөхәммәтшәрифем кем кулына калыр?» дип борчылды. Соңгы көннәрне ул бик зур кайгыртучанлык белән үзеннән соң Мөхәммәтшәрифкә ана булырлык кеше эзли башлады. Аңа озак эзләргә һәм бу турыда Мөхәммәтгариф белән киңәшергә дә туры килмәде. Ике ел моннан элек булып узган бер вакыйганың истәлеге аңа ярдәмгә килде.
Болай булды бу. Зиннәтулла мулла кызы Мәмдүдә, туып-үскән авылын сагынып, Кушлавычка утырмага килде. Көзге пычраклар бетеп, кырпак төшкән вакыт, каз өмәләре вакыты иде. Мәмдүдә Кушлавычта туды һәм ундүрт яшенә кадәр шунда яшәде. Аның атасы Зиннәтулла, Кышкар шәкерте, Кушлавычта мәзин булып торды һәм хатыны Камилә үлгәннән соң, үтенеп чакыру буенча, Өчилегә мулла булып китте. Шуннан бирле, ягъни ун ел эчендә бу Мәмдүдәнең туган авылы Кушлавычка икенче тапкыр гына кайтуы иде. Ешрак кайта алмавының сәбәбе — бердән, атасының күп балалы хатынга өйләнеп, моның гаиләдә бердәнбер булышырлык дәү кыз булуы, икенчедән, мәктәптә атасына балалар укытуда ярдәм итүе иде. Тырыш, уңган, тегү-чигүгә оста булып үсте ул һәм тик торырга, утырмага йөреп вакыт үткәрергә һәвәс булмады. Бу юлы да дәү апасының, «үлеп-нитеп китсәм, күреп калыйм» дип, үзе иркәләп үстергән сеңеле- сен күрәсе килеп, үтенеп чакыргач кына килде. Мәмдүдә килгәч, аның дәү апасы, Гафифәне чәй эчәргә чакырды һәм Гафифә чәйдәй рухланып, Мәмдүдә белән сокланып кайтты.
— И, күрсәң иде Камилләттәйнең кызын, — диде ул иренә кайтып.
— Буйга шундый зифа булып җиткән, төскә шундый чибәр! Ул тыйнаклыгы белән акыллылыгы! Ул гыйлемлеге! Мөхәммәдияне көйләп әйтеп җибәргән иде, күзләремнән яшьләр атылып чыкты! Тавышларының матурлыгын гына бер тапкыр ишетсәң иде син! Гафифә бу соклану белән генә чикләнмәде, икенче көнне, иренең мәчеткә, ястүгә китүенә туры китереп, дәү апасы белән бергә Мәмдүдәне чәйгә дәште. Мөхәммәтгариф ястүдән кайту белән кунак өенә колак салды. Кунаклар китмәгән иде әле. Көлгәндә кечкенә кыңгырау тавышы кебек тетрәп көлә торган яшь, нәфис тавыш аның дикъкатен биләп алды. Ул, алгы як өйгә кереп бара торган җиреннән кире борылып, әлеге тавышны тыңларга кереште. Сүзләре аңлашылмый, ләкин тавыш шул кадәр ягымлы һәм самими иде ки, сүзләрнең якты мәгънәсе болай да мәгълүм һәм ачык шикелле тоелды аңа. Аннан соң кыз сак кына, күкрәк тавышы белән «Йосыф китабыннан» бер касыйдәне XII көйләп җибәрде. Мөхәммәтгарифның кинәт тез буыннары йомшап китте. Шул минутта ул ишетү белән генә канәгатьләнми, бу нәфис тавышлы җырчының үзен күрәсе килде. Ул аяк очларына гына басып йортка чыкты һәм, кунак өенең тәрәзәләренә якынлашын, тәрәзә пәрдәсенең астында калган кечкенә ачыклыктан сәкегә утырган кызның тезләре өстенә спай гына салынган ап-ак һәм матур кулларын күрде. Йөзен ул күпме генә күрергә тырышса да булдыра алмады. Ах, аз гына күтәренке булсачы бу пәрдә! Ул бу пәрдәне Арча базарыннан алып кайтканың хәтерләде һәм «ах, нигә мин аны бераз җитенкерәтмичә алып кайтмаганмын», дип үкенеп тә куйды хәтта! Ләкин аның күңелен ниндидер ялкын көйдереп алганны сизәр өчен шушы матур кул күренеше һәм кул иясенең тавышы җитә калды. Шушы кул һәм тавыш ярдәме белән ул кызның бөтен калган сыйфатларын күз алдына китерә башлады һәм ниһаять, аны баштанаяк күргән шикелле сокланып, тетрәнеп китте...
Кунак кызның Өчилегә кайтып киткәненә бер атналар булган иде инде. Беркөнне Мөхәммәтгариф иртә белән йокы аралаш Мәмдүдәнең исемен телгә алды. Гафифә тетрәнеп китте. Шуннан берничә көн аның йөрәге әрнеп йөрде. Аннан ул тора-бара әкрен генә тынды, Мөхәммәтшәрифне тапшырып калдырырлык ышанычлы ана табу кайгысы аны бөтенләй үзенә йотты. Менә бүген аның исенә Мөхәммәтгарифның Мәмдүдә белән саташуы һәм шуннан соң аның, уйга сабышып, дәшми йөрүе исенә төште. Гаҗәпләнүенә каршы бу Гафифәнең йөрәген чәнечмәде, киресенчә, аның күңеле кинәт яктырып китте. Гафифә, ниһаять, үзенең Мөхәммәтшәрифен тапшырып китәрлек кешене тапты. Инде хәзер Мәмдүдәнең генә ризалыгын алырга кирәк. Ләкин ул бу турыда артык борчылмады. Өйләнер өчен иң элек кызның ата-анасы риза булу кирәк бит. Зиннәтулла муллага килгәндә, Мөхәммәтгариф аның иң хөрмәт итә торган якын кешесе түгелме? Ә кызлар яратмаслык ирмени Мөхәммәтгариф? Юк, аны яратмаска мөмкин түгел. Ул галим. Аңа тирә-як муллалары килеп, фәтва XIII сорыйлар. Ул чибәр. Кушлавычның һәм тирә-якның хатын-кызы аның турында турыдан-туры сокланып сөйләүдән тартынмыйлар. Шулай булгач? Гафифә Мөхәммәтгарифны янына чакырып алды һәм әйтте:
— Мөхәммәтгариф, миңа инде озак калмады. Телем әйләнгәндә һәм акылым дөрес чакта әйтеп куйыйм. Мин үлгәч балаларны карардай ана һәм сиңа хатын кирәк булыр. Мин бер кызга күз тегәп торам. Үзе акыллы, үзе чибәр, үзе галим кыз. Ул сиңа да ошар. Әмма барыннан бигрәк, яшьтән ятим калып, чит ана кулында үги үскән кыз... Үзе үги кеше минем ятимнәрнең күңелен сындырмас... — диде һәм Мәмдүдәнең исемен әйтте. Бу васыятен ул үләр алдыннан аның янына килгән Гайшә абыстай алдында тагын бер кат тапкырлады.
Гафифәне 1884 нче елның кышында уразага керер алдыннан җирләделәр. Мөхәммәтгариф җииазадан туп-туры өенә кайтты. Әнкәләрен озатканнан соң елый-елый шешенеп беткән Мөхәммәтшәриф белән Газизәне янына чакырып, аларны кочаклап, ул бик озак тын утырды. Гафифә юк иде. Унбиш ел бергә торып, ирен ярты сулышыннан аңлый торган, дөньяны аның, иренең, уңаена кора белгән, аңа җаны һәм тәне белән бирелгән Гафифәнең бу өйдә якты истәлеге генә калды. Юк, ул беркемгә, беркемгә алыштырмас иде үзенең Гафифәсен! Теге вакыт Мәмдүдәне тәрәзә аркылы күреп, кабынып китүе вакытлы
XIII Дини бер мәсьәләне чишү.
кабыну булды күрәсең, ул озак та үтмәде, сүнде. Хәтта ул тәрәзә төбендә кыз күзләп йөрүеннән оялып, Гафифәгә туры карарга оялып йөрде бер мәл. Инде хәзер кем булса да башка берәү турында уйлау Мөхәммәтгариф өчен Гафифәнең рухын рәнҗетү булып тоелды. Аның урынына ул үзенең Гафифә белән булган кыска гына тормышын күздән кичереп чыкты һәм үзенең Гафифә өчен берни дә эшли алмаган- лыгын беренче кат ачы үкенү белән төшенде. Аның бөтен гыйлеме, сәләте, кешелеге фәкать менә нәрсәгә — Гафифәне зиратка илтеп, җиназа укып, күмеп калдырырга гына ярады. Гафифә өчен эшләгән бөтен эше менә шул булды. Үзенең хәленнән битәр, ул балаларның язмышы белән борчылды. Ярый, бездәй булмады. Мәдрәсәдә әрәм үткәй унсигез елны, суга салынган яшьлекне кайтарып алып булмый инде. Әмма аның каравы балаларны кайгыртырга, аларның киләчәге турында уйларга кирәк бит. Заман әллә кайда алга узып киткән, без иске муллалар гыйлеме белән мең ел артта калганбыз икән, балалар ни өчен монда гаепле соң? Ни өчен алар ата-баба хаталарының корбаны булырга тиеш? Ләкин әти картның фатихадан мәхрүм итү белән, янавы? Гафифәнең Мөхәммәтшәрифне мулла итеп калдыру васыяте?! Мөхәммәтгариф тагын кискен рәвештә дусты Габдуллаҗанның янында юклыгын тойды. Габдуллаҗан «авыр хәлләргә калганда бер-беребезгә языйк, берберебезгә ярдәмгә килик!» — дигән иде бит. Менә аның сәгате килде.
Шул көнне кич, балаларын йоклаткач, Мөхәммәтгариф утырып, дустына хат язды. Икенче көнне ул сорашып, күрше авылдан Казанга баручыны эзләп тапты һәм үзенең хатын аңа бик зур әманәт итеп тапшырып калдырды. Аннан соң ул бер кабынып, бер өметсезләнеп түземсезлек белән дустыннан җавап көтте. Январьда язылган хатка җавап, ниһаять, апрельдә, язгы пычраклар бетеп, юл төшкәч кенә килеп җитте. Анда сәламнән һәм хәл-әхвәлдән соң шушы сүзләр язылган иде: «... Вәкәнә ул да мәгълүм булсын ки, хөкемдарга улган тәҗавездәи соң Казанда бик күп адәм зинданга хәбес улынды.
Шул җөмләдән бәнем мөгаллим улан Кәнстәнтин хәбес улынды. Ул хөкүмәткә каршы хәрәкәттә катнашкан булса кирәк. Менә ниндәен кеше булып чыкты безнең Кәнстәнтин! Хәйран калам, ничек ул мине һәм Сәхипгәрәйне үзенең бу фикерләре белән аз гына булса да хәбәрдар итмәде икән? Шуннан соң уйлап куям: безнең кебек уникенче гасырда туңып калган иске-москы бәндәләр белән ул яңа фикерле адәм ни эшләсен икән? Безнең ни хаҗәтебез бар аңа? Безнең Сәхипгәрәйнең аны мөселманлыкка күндермәкче булып йөрүеннән әле дә булса көләсем килә. Янә бер яңа хәбәр әйтим. Сәхипгәрәй, түгел башкаларны мөселманлыкка чакыру — хәзер үзе миссионер Ильмиискийның мөритенә әверелеп бара. Бөтен буш вакытын Ефим поп дип танылган миссионер Малов белән мосәхәбәдә уздыра. Башта бу әңгәмәләр мөселманчылык белән христианлык арасындагы моназарадан башланды. Әмма Малов, әлбәттә, безнең Сәхипгәрәйдән укымышлырак та, гакыллырак та булып чыкты, син күр дә, мин күр, Сәхипгәрәебез бер көн теге якка киртә сикерсә, бер дә гаҗәпләнмә, фәкать хакыйкать эзләүнең кызганыч бер корбаны итеп кара! Безнең котылуыбыз әлбәттә русның мәзһәбен кабул итүдә түгел, бәлки аның мәгърифәтен, мәдәниятен кабул итүдәдер. Мин соңгы көннәрдә татарларыбыздан менә шул юл белән киткәннәребезне күреп бик куандым. Каюм абзый Насыйри безне үзенең якын дусты Габдерахман әфәнде Ильяси белән таныштырды. Ул университет янындагы тарих вә этнография дип әйткән гыйлемне өйрәнү җәмгыятьнең агзасы икән. Тарихымызны актаруда вә тикшерүдә ул җәмгыятьнең хезмәте бик зур имеш. Бу турыда киләсе хатта язармын. Әмма Габдерахман әфәнденең, сүзләрен тыңлап, аның татар җәмгыяте намына хезмәт күрсәтү фикерләрен тыңлап, «бәрәкалла, бар икән бездә дә кешеләр» дип бик шатландым. Аның фикерләрен һәм киләсе хатта язармын, һәрхәлдә милләтебездә Каюм абзый һәм Габдерахман әфәнде кебек галимнәр, үз хисабына ятим балалар приюты ачкан һиммәтле байларыбыз исән булсыннар. Инде үз тарафыңа килгәндә, мин шуны әйтим. Үткәнең өчен үкенәсең килмәсә, киләчәгеңне кайгырт. Киләчәгең — синең балаларың. Атаң картның да, хәләлең Гафифәнең дә теләге фәкать бер: балаларыңның киләчәген бәхетле итү. Бәс син аларны нинди генә юл белән булмасын, бәхетле, сәгадәтле ит. Сәгадәтле итәсем килә, дисең, искечә укытма, фән укыт, рус телен өйрәт, фән рус теле аша җиңел табыла. Хәзрәт Гали әйткәнчә без һәм балаларыбызны киләчәк заман өчен яраклы итеп тәрбия итик.» Сезгә озын гомер теләп, дустыгыз Габдуллаҗан дию белгәнсез»... Мөхәммәтгариф дустының хатын өч-дүрт кат укып чыкты, укыган саен аның һәр җөмләсеннән һәм һәр сүзеннән өр-яңа мәгънәләр тапты. Икенче көнне ул йокысыннан, фәтвасы табылган өр-яңа шатлыклы бер карар белән торды.
Мөфтинең циркуляр боерыгы буенча эчке Россия һәм Себер мөселманнары мәчеттә һәр җомга саен намаз артыннан патшаның һәм аның гаиләсенең сәламәтлеген теләп дога кылырга тиешләр иде. Мөхәммәтгариф мулла моны үз мәчетендә бөтенләй туктатты. Аның исәбе кыска һәм бик дөрес иде: бу хәл һичшиксез түрәләргә барып җитәр һәм моның өчен аны указыннан мәхрүм итәрләр. Шулай итеп ул ике куянны берьюлы тотар: муллалыгыннан котылыр, шул ук вакыт бу атасы Мөхәммәтгалим хәзрәтнең әмерен бозу да булмас, — улы муллалыгын үз теләге белән ташламады бит! Шуннан соң ул үзен мәчеттә вакытлы кеше итеп тоя башлады. Биш вакыт намазының күбесен мәзингә тапшырды, үзе крестьянчылык эше белән мәшгуль булды. Кушлавычның куштаны һәм байгурасы, Орнашбашта комач фабрикасы тотучы Мамашевның кияве Корамша үз мулласының патшага дога кылудан туктавын һәм сәер сүзләрен старшинага җиткерүне кирәк тапты. Ул волостька барырга җыенды һәм һичшиксез старшинага керергә булды. Юлда ул бер тоткарлыкка да очрамады. Волостька җитеп, старшинага керде. Старшина Салихҗан Гобәйдуллин өйдә вде. Бар да уңай килеп торды. Чәй эчәргә утырдылар. Берни юк, бар да ал да гөл! Ике яктан да исәнлек-саулык, хәл-әхвәл соралып беткәннән соң, старшина гадәтенчә:
— Я, муллагыз нихәл, исән-саумы, мәхәллә белән арасы ничек? — дип сорады. Корамтага мәсьәләне ачып салыр өчен уңай минут туды. Ул җавап бирер өчен авызындагы күмәч кисәген чәйнәп йотып җибәрде? Әмма икмәге ялгыш юлга киттеме, никтер, Корамша, кинәт буылып, тынып калды. Кызарып, бүртенеп китте, күзләре акайды. Хужа, сикереп торып, аның аркасын тукмарга тотынды. Ләкин файдасы булмады. Корамшаны сәкегә күтәреп салдылар һәм хәзрәтне чакырырга җибәрделәр. Әмма хәзрәт килгәнче Корамша хәл алып өлгерде һәм торып утырды. «Мөхәммәтгариф мулла» дип яңадан авыз ачарга да куркып, ул кире Кушлавычка кайтып китте.
Беркөн җомгадан чыгышлый Гайнулла мәзин Мөхәммәтгарифны озата китте. Юлда ул, сүз кузгатып, болай диде:
— Хәзрәт, без икебез дә тол кешеләр (аның хатыны Гайшә абыстай да вафат иде инде). Мәрхүмә җәмәгатьләребезнең һәркайсының безгә әйтеп калдырган васыятьләре бар. Аны үтәүнең вакыты килеп җиткәндер инде шаять... Мөхәммәтгариф уйга талды һәм бераздан:
— Ә, әйе, әйе, бар шул, — диде.
— Әмма... Әмма мәрхүмә Биби-Гафифә моны көне-сәгате белән ашыктырып эшләүне алга сөрмәде бугай... Белмим тагы...
— Мин моны сиңа күптән әйтергә җыенам, хәзрәт! — диде Гайнулла,— әмма бу мәсьәләне иң элек үзе башлап әйтү яхшырак булмасмы, дип көтеп йөрим. Хикмәт менә нәрсәдә. Синең җәмәгатең мәрхүмә, — аллаһетәгалә урынын җәннәтнең түрендә кылсын, — вафаты алдыннан минем җәмәгатькә әйтеп калдырган, минем мәрхүмә әманәт итеп аны миңа әйтте. Бердән, мин шул әманәтне тапшырырга тиешмен. Икенчедән, Зиннәтулла хәзрәтнең кызы Мәмдүдәгә тирә-яктан күп яучылар килә икән. Әгәр дә ул кызын башка берәүгә биреп куйса, без икебез дә җәмәгатьләрнең васыятен үтәмәгән булып чыгабыз...
Мөхәммәтгариф бу мәсьәләне тикшерү һәм хәл итү өчен әзер түгел иде әле. Дөрес, ул балаларына бер тәрбияченең кирәклеген күптән төшенә, әмма үзенең мулла булып калу-калмау мәсьәләсе хәл «ителми торып, ул нинди өйләнү турында сүз алып бара ала?! Кыз муллага чыгам дип чыгар да, аңа мужик хатыны булып калырга туры килер! Бу нәрсә?! Мәмдүдә кебек яшь, гүзәл, акыллы һәм булдыклылыгы белән тирә- якта дан тоткан кызны алдау булып чыга түгелме бу? Юк, монда җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр кисми туры килми. Боларның һәммәсен ул Гайнуллага сөйләп бирде һәм үзенең кискен аны, ай-ваена карамый, үзендә кунарга калдырды. Гайнулла Мөхәммәтгарифның хәлен, аның уйларын, фикерләрен, планнарын, үзе белгән кадәр һәммәсен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Зиннәтулла Мөхәммәтгарифны бик ярата, әмма аның турында кемнәндер «төшергәли икән» дигән сүз ишеткән, аның әхлагы һәм киләчәге өчен бик зур хәвефтә тора икән. Гайнулла Мөхәммәтгарифның хатыны үлү кебек авыр вакыйгадан соң да андый хәлгә төшмәвен, киресенчә, хәмер турында аның фәкать кире фикерен генә ишеткәнен де һәм Зиннәтулланы моңа бик нык ышандырды. Әмма менә Мөхәммәтгарифның муллалыгын ташларга нәтулланы бик борчыды. Шулай да ул Мөхәммәтгарифны касында килеп туган бу гаять ялгыш адымыннан саклап карарын әйтүне икенче вакытка кичектерде. Берничә көннән Гайнулла Мөхәммәтгарифка килеп, Арча базарына ашыгыч кына барып кайтырга тиешлеген әйтте һәм, аңардан рөхсәт алып, икенче көнне иртән Арчага китте. Әмма аның базар белән артык зур эше булмады. Аида ашык-пошык кына эшләрен тәмамлаганнан соң кайтырга чыкты һәм юлда атын Өчилегә таба борды. Аның төп йомышы шунда иде. Өчиледә әтисенең якын кордашы Зиннәтуллага төште. Зиннәтулла
сөйләп бир-теләве Зин- яшьлеге аалып калыр өчен һәм бигрәк тә шуның өчен аңа Мәмдүдәне бирергә риза булды. Шуның өстенә ул кызын бик ярата һәм аны еракка читкә җибәрәсе килми иде. Кызын сораткан кияүләр арасында яшәгән авылы белән ия якын кеше Мөхәммәтгариф иде. Кызның ризалыгын сорап та тормастан, икенче көн иртүк Гайнулла Кушлавычка кайтып китте.
Ике картның алдан билгеләнгән мәслихәте буенча, көзне көтеп тормадылар, сиксән бишенче елның язында, сабантуйлары арасында, Мәмдүдә белән Мөхәммәтгарифның, шау-шусыз гына никахлары укылды.
Гафифә үзенең Мәмдүдә турындагы фикерендә ялгышмаган булып чыкты. Мәмдүдә «үземнән олы кешегә чыктым, ике баланы өстемә алдым» дип уфтанмады, килү белән өйне, хуҗалыкны, балалар тәрбиясен үз эше итеп, хәтта тансыклап, үз кулына алды. Мөхәммәтгарифны ул элек-электән күреп белә, аңа олы һәм галим кеше итеп хөрмәт саклый, хәтта, аңардан курка да иде. Үзеннән ризалык сорагач, ниндидер рәхәт тетрәү белән акрын гына «ие» дип җавап кайтарырга аны яратуыннан битәр, әнә шул курку катыш хөрмәт мәҗбүр итте. Ләкин ул иренә берьюлы ияләшеп китә алмады. Аның белән ялгыз күзгә-күз калудан тартынып, ул һәрвакыт берәр эш тапты. Балаларны кат-кат юындырды, киендерде, чәчләрен тарады, самовар һәм комганнарны кат-кат агартты, калган вакытын йортта, мал-туар, кош-корт белән чуалып уздырды. Мөхәммәтгариф олы, тәҗрибәле кеше буларак, яшь кызның бу хәлен бик тиз төшенеп алды һәм аны үз иркенә куйды. Бу, әлбәттә, озак сузыла алмады. Тормыш аларны өермәсе белән бөтереп бергә үрелдереп алып китте. Бер-берсен якыннан белеп алгач, алар алдында өр-яңа икенче бер дөнья ачылды, хәтта алар үзләренең башта бер-берсен чынлап белми йөрүләрен сәерсенеп искә төшерделэр. Бер-берсен белү шатлыгы тора-бара көчле мәхәббәткә әверелде. Хәзер аларны ут белән дә, су белән дә аеру мөмкин түгел иде. Аларның төсләре, холыклары, гыйлемнәре белән бер-берсенә тап килгәнлекләрен күреп, кешеләр:
— Әмма пар килгәннәр дә инде, ходай гомерләрен генә бирә күрсен берүк!—дип сокландылар. Ләкин кешеләр Мәмдүдәнең Мөхәммәтгариф белгән бик күп матурлыгын белмиләр иде әле. Берәр җирдән кайтып кергәндә Мөхәммәтгариф кайвакыт Мәмдүдәне өстәл янында нәрсәдер язып утырган хәлдә таба. Аның «На язасың, аккош?» дип соравына, Мәмдүдә:
— Болай гына, әтигә китап күчерәм, — дип җавап кайтара да кәгазьләрен сондыкка җыеп куя иде. Беркөнне Мөхәммәтгариф өйдә ялгыз калды һәм аңа ни өчендер сандыкны ачарга туры килде. Шунда ул Мәмдүдәнең язуларына тап булды. Кызыксынып аларга күз салды. Кәгазьләрдә Мәмдүдә кулы белән манзумалар XV язылган иде. Шунда Мөхәммәтгарифның күзенә шигырь юллары эченнән үзенең исеме чалынып киткәндәй булды. Чынлабрак күз салып караса, шигырь аның турында! Менә ул:
XV — Шигырьләр, көйле парчалар.
Йөрәгемнең парәсе сән, Дәрт шәүкымныц чарасы сән, Күңелемә рух индергән Сәнсц исемендер ул, Гариф! Йөзең күркәм, сүзең ширин, Үзең Кышкар дигән җирдин, Мәнем үлемем сәнекеннән Элек ул сын иде, Гариф? Мөхәммәтгариф озын шигырьнең шул ике мисрагын гына укып өлгерде. Тышта капка келәсе шалтырады. Мөхәммәтгариф тиз генә дәфтәрне ябып, сондыкны бикләп куйды. Мәмдүдә килеп керде. Мөхәммәтгариф, аеруча бер бик-бик җылы сүз әйтәсе килеп, аның күзләренә карады. Шул вакыт ул аның үзенә текәлгән моңсу елмайган күзләренә очрады. Алар: «Мөхәммәтгариф, бу бәхетле гомер белән безгә озакмы яшисе калган икән?» дигәнсыман тоелды. Мөхәммәтгарифның әйтер сүзе кинәт тамагына тыгылды һәм ул берни әйтә алмый, тиз генә һавага чыкты. Моны ул соңыннан Мәмдүдәгә: «күкрәгемне кинәт ютәл буып алды» дип аңлатты. Юраганы юш килгәндәй, шул төнне ул, бик озак йоклый алмый ютәл белән йончып, калтырап, туңып чыкты. Бу Мөхәммәтгарифның һәр елны көз керү белән көчәя торган бизгәге башлану иде...
Мәмдүдә, ашау-эчүен, төн йокыларын, хәтта үзен-үзе оныту дәрәҗәсенә җитеп, Гарифның авыруы белән көрәште. Гариф, хәл кереп, урыныннан торып утыргач Мәмдүдә ул теләгән тансык ашның һәммәсен хәзерләде, ничек кенә булса да ирен элекке хәленә кайтарырга тырышты. һәм, ниһаять, аны аякка бастырды. Мәмдүдәне Гариф «үзенең бөтен чиккән җәфалары бәрабәренә алла тарафыннан җибәрелгән рәхмәт фәрештәсе» дип атады. Шуңа күрә ул аның өчен үзе борчыла башлады: бәхет бит ул килде дигәнче, китеп өлгерә. Бу аның бәхетенең сүнә торган ут теле кебек гөлт итеп кабынып куюы түгелме? Әлбәттә, ул аның үзеннән элек үләчәгенә ышанмый, юк, хикмәт анда түгел. Хикмәт—яшьләрнең унбиш ел аермасында. «Әй син, ике балалы карт имгәк! Чәчәк кебек яшь гомеремне бер авыру картны карап үткәрмәсәм!» — диде дә, мәсәлән, китте дә барды! Менә сиңа! Әмма бер бик мөһим вакыйганың җиле баш өстендә куера башлаган шикләнү болытларын кинәт әллә кая куып алып китте. Беркөнне төнлә белән Мәмдүдә йокысыннан «ай!» дип, акрын гына, ләкин бик тирән әрнү белән әрнеп, иңгерәп уянды. Гариф кинәт мендәрдән башын күтәрде һәм кулын Мәмдүдәнең маңгаена куйды. Маңгаена бөрчек-бөрчек тир чыккан, әмма башы авыру дип әйтерлек кызу түгел иде.
— Ни булды, аккош? Бер-бер яман төш күрдеңме? — дип сорады, аны кочып, Мөхәммәтгариф. Җавап урынына Мәмдүдә кинәт иренең күкрәгенә башын төртеп, үксеп елап җибәрде. Мөхәммәтгариф аптырап калды. Ул аны тынычландырып, аның башын мендәргә күчерде дә, торып ут алды. Яңадан Мәмдүдә янына килде. Әмма, ни күзе белән күрсен: Мәмдүдә яшьле күзләре аша елмаеп ята. Шул ук вакыт ул ирен юкка борчыган өчен оялып булса кирәк, күзләрен мендәргә яшерергә тырыша.
— Я, шаяртма, Мәмдүдәкәй, ни булды, сөйлә! — ди куркуыннан әле айнып өлгермәгән Мөхәммәтгариф.
— Син елап уяндың түгелме соң?
— Ачуланма, җаным,—ди Мәмдүдә, күзе белән һаман мендәргә капланган килеш.
— Мин шатлыгымнан көләм...
— Ничек көләсең, аккош, син бит елап уяндың?
— Хәзер сөйлим, тик утны сүндер, мин оялам! — ди Мәмдүдә. Ут сүнгәч, Мәмдүдә үзенең төшен сөйли.
— Ишеттеңме, — ди ул, — бүген урамнан солдатка каралган яшьләр җырлап үтте? Ике тавис бер тутый кош Оча кыйбла хутына. Раббым алла, кадыйрь мэүлә Салдың дөнья утына, — дип җырладылар. Карале, шул төшемә керде!...
— Ничек?
— Кыйбла хутына очып бара торган ике тавис кош ул синен белән мин имеш, дим, карале! Бу урында Мәмдүдә әкрен генә кеткелдәп көлеп куйды.
— Шуннан?
— Шуннан син минем кулымнан тоткансың да, без очабыз, очабыз... Кинәт... Шунда Мәмдүдә үзе дә сизмәстән, куркынган нарасый кебек, иреш елышып куйды.
— ... Җил, давыл чыкты. Ул безне чайкый, канатларыбызны каера башлады. Син шунда, җилгә каршы тора алмый, мине кулыңнан ычкындырып җибәрдең дә, мин әллә кая түбәнгә томырылып төшеп киттем... Кычкырып уянуым шунда булды... Уянгач, карыйм, мин бөтенләй ычкынмаган, синең куеныңда ятам... Алар икәүләп бик рәхәтләнеп көлештеләр. Күзләрдән йокы качты. Мөхәммәтгарифның бөтенесе өчен Мәмдүдәгә бик җылы сүз әйтәсе Мәмдүдә сискәнеп киткәндәй булды һәм тиз генә иренең кулын табып алды да, аны сул күкрәгенең астына куйды:
— Ишетәсеңме, ишетәсеңме? — дип сорады ул кабаланып, тыны кысылып.
— Менә, менә хәзер... Әнә, сиздеңме? Сиздеңме? Мөхәммәтгариф кулыннан битәр йөрәге белән хатынының йөрәге астында ниндидер икенче бер җанның тыбырчынуын сизде.
— Рәхмәт, Мәмдүдә. Рәхмәт, аккош! — диде ул хатынының башы күкрәгенә кысып һәм аның чәчләреннән үпте. Соңыннан ул бу дәрәҗәдә самими һәм җылы рәхмәтне үз гомерендә кемгә булса башка берәүгә әйткәнен хәтерли алмады. Бу аның калган гомере буенча тормышындагы иң якты минутлары булып калды. Кыш шатлыклы көтү белән узды. Озын кичләрдә Мөхәммәтгариф белән Мәмдүдә, балаларны йокларга яткызып, үзләре булачак балага исем эзләделәр һәм ниһаять, дөньяда кем иң якын, дус, шуның исемен кушарга булдылар. Шуңа күрә, әгәр дә кыз булса Мәмдүдәнең Өчиледә калган иң якын әхирәа дусты Зөһрәнең исемен, ир бала булса, Гарифның иң якын кешесе Габдуллаҗанның исемен алырга карар кылынды. Сиксән алтынчы елның апрель ахыры иде, Мәмдүдә бер ир бала дөньяга китерде. Исемен, алдан килешү буенча, Габдулла дип куйдылар.
(Дәвамы киләсе санда)