Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШЧАН ЭСТРАДА ӨЧЕН!

ӘНӘС КАМАЛ

СУГЫШЧАН ЭСТРАДА ӨЧЕН!

Үзешчән сәнгать эше масса хәрәкәтенә әверелеп, елдан-ел киң масштаблар ала бара. Социалистик илебезнең тыныч төзелеш бурычларын сәхнә аша гәүдәләндереп, көннең кадагына суга торган мөһим мәсьәләләр тирәсенә халыкны туплауда алдынгы рольне уйный. Безнең Татарстанда гына да драма коллективларының 2000 нән артып китүе, бу эшнең җанлы факторы булып тора. Партиябезнең идеология мәсьәләләре турындагы тарихи карарларыннан соң, үзешчән сәнгать фронты аеруча киң җәелеп китте, ләкин бу җанлануны, идея-художество ягыннан югары торган, чынбарлыкның катлаулылыгын тулы чагылдыра торган репертуар белән тагын да үстереп җибәрергә кирәк. Татар совет драматургиясенең бу эштә булышлыгы хәзергә бик аз. Татарстан Халык иҗаты йорты һәм Татгосиздат һаман да әле драма түгәрәкләрен репертуар белән тәэмин итүдә акрын эшлиләр. Онытылганда бер басылып чыгарыла торган пьесалар гына, бу зур сорауны канәгатьләндерә алмый. Татар телендә оригиналь пьесалар бик аз языла.

Русчадан тәрҗемә ителгән әсәрләр дә бик соңга калып чыгарылалар. Татарстан совет драматургларын бу эшкә якыннан тарту, аларның иҗат активлыгын оештыру да тиешенчә юлга салынмаган. Соңгы елларда үзешчән сәнгать өчен булган русча пьесаларны татарчага тәрҗемә итеп чыгару практикасы алып барыла башлады. Бу яхшы һәм кирәкле эш. Ләкин, кайбер тәрҗемәләрнең сыйфатлары түбән, чөнки, бу эштә очраклы кешеләр йөри. Алар «ирекле тәрҗемә» итү дигән сүз астында әсәрләрне бозып чыгаралар. Татгосиздат быел тагы бер «Эстрада җыентыгы» XXIII басып чыгарды. Аңа унбер исемдә бер пәрдәлек пьесалар һәм өч төрле бию композициясе кертелгән. Пьесаларның өчесе татарча оригиналь әсәрләр булып, башкалары русчадан тәрҗемә ителгәннәр яки татарчалаштырылып бирелгәннәр. Боларның идея-эчтәлекләрендә сугыштан соңгы бишьеллыктагы хуҗалык-төзелеш бурычлары, бүгенге көн проблемалары яктыртыла. Совет халкының тормыш-көнкүреше, хезмәте, тынычлыкка омтылышы, морале бирелә. Драма коллективларына, урыннардагы тамашачыларның кызыксынган мәсьәләләрен сәхнәгә күтәреп чыгарга, пьесаларның темаларына карата сайлап эш итәргә мөмкинлекләр юк түгел. Биредә фән белән практиканың берләшүе — совет укымышлыларының колхозга йөз белән килүләре («Галимнәр» — Н. Исәнбәт), социалистик авыл хуҗалыгында радиофикациянең һәм механикалашуның роле («Берсе артыннан берсе» — Г. Галиев), тыныч хезмәттә авиациянең әһәмияте, совет кешесе ихтыярының стихия бәлаләрен җиңүе («Бертуган кешеләр» — А. (Школьник), социалистик ярышта үзара булышлык («Әлфия белән Зөлфия» — П. Исәнбәт), совет яшьләрендәге яңа мөнәсәбәтләр, мораль сафлык, авыл-шәһәр аермаларының, бетүе («Ике дус» — А. Глебов), Мичурин агробиологиясенең илдә чәчәк атуы, академик Лысенко тармаклы бодаеның колхозларда киң таралуы («Мыштым егет» — Ә. Камал), сөрүдә сыйфат өчен көрәш («Тирән сөрү» — Е. Фельдман) һәм башка темаларга язылган пьесалар бар. Тик, бу җыентыкта, бөтен дөньяда тынычлыкны саклау, шуның өчен дөнья күләмендә барган көрәш темасына турыдан-туры язылган пьесаларның булмавы гына зур кимчелек булып тора. Бу эш кирәк иде. Рус әдәбиятында моның үрнәкләре шактый күп. Гражданнар сугышы чорыннан алынган бер эпизодны («Полустанкада» — А. Ульянинский әсәре, И. Юзеев тәрҗемәсе) һәм Грециядәге партизаннар хәрәкәтен күрсәтергә тырышылган («Нәкъ сәгать уникедә» — Л. Савельев әсәре, И. Гыйльфанов тәрҗемәсе) күренешләре генә бүгенге көн сорауларына җавап бирмиләр. Бу пьесаларның авторлары, империализмга һәм фашизмга каршы көрәш мотивларын тулы чагылдыра алмаганнар. Беренче пьеса очраклы трюкларга, икенчесе — декламациягә корылган. Аларда чын тормыш, чын көрәш күренми. Бу темаларга эпизодларны зур полотнолы танылган әсәрләрдән дә сайлап алып кертергә мөмкин булыр иде. Ләкин, бу эш эшләнмәгән. Җыентыкта татарча оригиналь пьесаларның өчәү генә булуы да бик күңелсез хәл. Бигрәк тә аларның икесе: «Хуҗа Насретдин колхозда» (М. Әмир әсәре) һәм «Әпкәли» (Хан Җәмил әсәре), күптән басылып, сәхнәләрдә уйналган, үз вакытларында әһәмиятләре булып та, хәзер инде искергән пьесалар. Чөнки, аларда күрсәтелгән (атны начар карау, хуҗасызлык, ялкаулык һ. б.) мәсьәләләр бүгенге колхоз тормышы өчен характерлы яклар булып тормыйлар.

Җыентыкта бердәнбер оригиналь әсәр итеп — Гариф Галиевнең «Берсе артыннан берсе» пьесасына карарга туры килә. Соңгы елларда Гариф Галиев үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен матур-матур берничә пьеса бүләк иткән язучы. Алар үзләренең яңа темалары, матур яңа эчтәлекләре белән репертуарга нык кереп урнаштылар һәм тамашачылар тарафыннан яхшы кабул ителделәр. Шуңа күрә дә, бу пьесаларның берничәсе, 
Бөтенсоюз халык иҗаты йорты тарафыннан кабул ителеп, русчага тәрҗемә ителеп, Москвада басылып чыгуга да лаеклы булдылар. «Берсе артыннан берсе» пьесасы да идея һәм эчтәлеге ягыннан бик әһәмиятле пьеса. Биредә, социалистик авыл хуҗалыгында техниканың үсеше, социалистик ярыш һәм стахановчылык хәрәкәтенең массалашуы, культуралы хезмәт һәм радиофикациянең роле күрсәтелә. Вакыйга, МТС диспетчерының бүлмәсендә бара. Комбайн, трактор бригадалары, үзләренең көндәлек эш нәтиҗәләре турында радио аша рапорт бирәләр. «Сугышчан листок» редакторы, берсе артыннан берсе рекорд бирүче стахановчыларның эшләре артыннан өлгерә алмый. Аларның уңышлары турында чыгарылган листокны кат-кат эшләргә мәҗбүр була. Автор шушы хәлне, үткен юмор теле белән оста куертып бирә, тамашачы алдына, МТС бригадаларындагы җанлы эш картиналарын китереп бастыра. Колхоз кырларында масса хәрәкәтенә әверелгән социалистик ярышның мондый гүзәл күренешләрен сәхнә аша җанландыру тамашачыларда зур кызыксыну тудыра ала. Бу тормыш белән бик якыннан таныш булган Гариф Галиев, көндәлек гади күренешләрне сайлый белүе, үстерә алуы белән шушындый матур, кызыклы пьесаларны язуга ирешә.

Сәхнәдә: радио элемтәсе, авыл хуҗалыгында техника, механикалашкан яңа хезмәт темпы кайный. Анда шаккаткыч хәлләр, көтелмәгән вакыйгалар да, төрле мәхәббәт интригалары да юк. Ләкин, иң әһәмиятлесе яңа тормыш, шат хезмәт тамашачыны үзенә тарта, аңа яңа дәрт тудыра, хезмәткә рухландыра. Шуның белән беррәгтән, сәхнәдә, актёр уены өчен хәрәкәтләрнең байлыгына да ире Үпергә кирәк иде. Бу яктан караганда, «Берсе артыннан берсе» пьесасында уйнаучыга мөмкинлекләр аз. Чөнки вакыйгалар радио аша бирелә, сәхнәдәгеләр, радиостанция янында утырып торырга яки ара-тирә чыгып-кереп йөрергә генә мәҗбүр булалар. Мондый форма, электәге, «җанлы газета»ларны искә төшерә. Бу — искергән сәхнә чарасы.

Гариф Галиев иптәшкә үз әсәрләренең формасын эшләүгә игътибар итәргә кирәк. Татарча оригиналь пьесаларның аз булуы сәбәпле, җыентыкка катнашкан авторларның күбесе, русча пьесаларны ирекле тәрҗемә итеп, татарчалаштырып бирергә тырышканнар. Мондый пьесалар арасында уңышлы чыкканнары итеп, Н. Исәнбәтнең «Галимнәр» (А. Второвтан) һәм «Әлфия белән Зөлфия» (Т. Новиковадан) пьесаларын санарга кирәк. Ы. Исәнбәт бу пьесаларны тәрҗемә булуын беленмәслек дәрәҗәдә уңышлы эшләгән. Образларны үз сөйләмнәре, гадәтләре, йөреш-торышлары белән оригиналь биргән. «Галимнәр»дәге Габдерәхим Абдуллин, Хөбби әби, Карәмәтулла Хикмәтуллиннар, чыннан да тормыштагыча реаль хәрәкәт итәләр. Ләкин яшь Абдуллин, Сафина образларының үзенчәлекләре бик аз сизелә. Җитмәсә алар, пьесаның төп геройлары, уңай образлары итеп биреләләр. «Әлфия белән Зөлфия»дә дә, төп геройларны ачыкландырып бирү җитешми. Русчадан татарчалаштырылган, татар тормышына күчерелеп бирелгән бу әсәрдә, Гөлйөзем образы гына татар хатын-кызының характерын күз алдына бастыра ала.

Эсмеральдадагы кыланышларны, үзен ярәшелгән кыз дип санап, олылар алдында сөйгән егете турында ачыктан-ачык сөйләшеп утырулары табигый түгел. Әлфия белән Зөлфия дә бик саксыз сөйләшәләр. Татар егетенең балалайка уйнавы, кызның чит ил романнары белән мавыгуы табигый түгел.

Н. Исәнбәт иптәш пьесаның бу урыннарын, чын мәгънәсендә татарчалаштырып бетермәгән. А. Глебовның «Ике дус» комедиясе, И. Гыйльфановның ирекле тәрҗемәсе диелгән булса да, биредә тәрҗемәче тарафыннан өстәлгән яңалык, образларга бары татар исемнәре кушуга кайтып кала. Бик кызыклы һәм әһәмиятле идеягә корылган бу әсәрнең 
образларын үз исемнәре белән алып, тәрҗемә итеп биргәндә яхшырак булыр иде. «Ирекле тәрҗемә» итү белән мавыгып, авторның әсәрен бозу — «Тирән сөрү» (Е. Фельдман әсәре, ирекле тәрҗемә итүче Ф. Зәйни) пьесасында бик нык күзгә чалына. Тәрҗемәче, җитди һәм әһәмиятле темага язылган пьесаны «кызыкландырырга» тырышып, уңай образларга Чаптаров, Айбагаров шикелле сәер фамилияләр куша. Эшкә, әсәрнең вакыйгасына, образларның характерларын ачуга һич тә кагылышы булмаган: «Кәҗә тәкәсе, корсак яру, бавыр өзелү, эч сыйпау, кысыр чәчәк, кукиш» һ. б. шуның шикелле тупас сүзләр кертә. Яхшы, эшлекле тракторчы егетне: «Юләр, тиле, ялкау, намуссыз һәм алдакчы», — дип сүгәләр. Пьесадагы алдынгы кызның атасы тилемсә итеп бирелә. Ул үз кызын очраган бер кешегә димләп йөри. Шушындый кыландырулар аркасында, әсәрнең идеясенә күп зарар килгән. Җыентыкның редакторы Р. Ишморат иптәш тә мондый бозуга ни өчендер юл куйган. Хәзер бу әсәрне сәхнәгә куйганда, бик саклык белән эш итәргә, тупас сүзләрне бетерергә, образларның җитдилеген сакларга кирәк. Шулай булмаганда, бу пьесаның сәхнәдән начар яңгыравы мөмкин. Аркадий Школьникның «Бертуган кешеләр»е Р. Ишморат тарафыннан һич тә үзгәртелмичә, бик дөрес һәм логик уңай итеп тәрҗемә ителгән.

Диалогларның театраль яңгырашына, сүзләрнең басымнарына, җөмләләрнең культуралы төзелешенә дә зур әһәмият биреп эшлэпелгэн. Пьеса үзе дә идея ягыннан бик әһәмиятле. Колхозчылардагы хезмәттә фидакарьлек, югары уңыш алуда сыйфат өчен көрәш, стихия бәлаләрен җиңүдә кешеләрнең бердәмлеге һәм бу эштә техниканың өстенлеге — пьесада бик ачык чагыла. Әсәрдә катнашучыларның Нюра, Фёдор, Чуйко исемле булулары да, пьесаның татарча телдә уйналуына һич тә комачауламый, киресенчә, без рус халкы колхозчыларының эштә шундый алдынгы булуларын күреп рухланабыз, аларның булдыклылыгын күреп үрнәк алабыз. Әсәр бу хәлендә көчлерәк яңгырый. Тәрҗемә итүче Риза Ишморат иптәшнең шулай дөрес эш итүен мактарга гына кирәк, кайбер тәрҗемәчеләр, мондый кечкенә пьесаларда милли форманы күрә алмыйлар, кече форма әсәрләргә «җиңел кәсеп» дип карыйлар. «Бертуган кешеләр» пьесасын сәхнәгә кую өчен режиссёр күрсәтмәләре биреп үтүне мактарга кирәк. Җыентыктагы башка пьесаларга да Шушындый кулланма бирү кирәк иде. Ләкин, Татгосиздат китапның күләме зураюдан куркып булса кирәк, бу практиканы кулланмаган. Балетмейстер Гай Таһировның «Чүпләмле», И. Быстрининаның «Карабай», О. Князева белән Е. Марголисның «Урал кадриле» биюләре аңлаешлы язылганнар. Биюгә сәләтле булган түгәрәк членнары боларны бик тиз үзләштерә алачаклар. Бию хәрәкәтләренең схемалары да бик гади һәм ачыклык белән эшләнгәннәр. Ләкин, бу жанрдагы язмаларны, аерым кулланма китабы итеп чыгару уңышлы булыр иде. Татарстан Халык иҗаты йорты һәрбер үзешчән сәнгать жанрларына, аерымаерым кулланма бирү методы белән эш итәргә тиеш.

Гомумән, җыентык канәгатьләнү тудыра. Ләкин, эстраданы сугышчан отрядлар югарылыгына күтәрү юлында әле бик нык эшлисе бар. Югары сыйфатлы репертуар тудыру бурычын Татарстан Халык иҗаты йорты, Татарстан Совет язучылар союзы көн тәртибеннән алмаска тиешләр.