Логотип Казан Утлары
Публицистика

СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ БЕЛДЕРҮЕ

СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ БЕЛДЕРҮЕ


1950 елның 19 июнендә Союз Советының һәм Милләтләр Советының берләштерелгән утырышында кабул ителде.

Тынычлыкны яклаучыларның бөтендөнья конгрессының Даими комитетының И. Фарж әфәнде председательлегендәге делегациясен СССР Верховный Советында кабул итү турында, шулай ук Даими комитетның Стокгольм сессиясенең атом коралын тыю, бу тыюны күзәтү өчен халыкара нык контроль урнаштыру һәм бу агрессия һәм кешеләрне күпләп юк итү коралын беренче булып кулланачак хөкүмәтне хәрби җинаятьче дип игълан итү турындагы Өндәмәсе турында депутат В. В. Кузнецовның белдерүен тыңлаганнан соң, СССР Верховный Советы Даими комитет тәкъдимнәре белән үзенең теләктәш икәнлеген бердәм рәвештә белдерә. Тынычлыкны яклаучыларның бөтендөнья конгрессының Даими комитетының бу тәкъдимнәре барлык халыкларның бик әһәмиятле таләпләренә һәм аларның бөтен дөньяда нык һәм дәвамлы тынычлыкка омтылуларына тулысы белән туры килә. Совет халкының тынычлыкка нык омтылышын чагылдырып, СССР Верховный Советы Тынычлыкны яклаучыларның бөтендөнья конгрессының Даими комитеты тәкъдимнәрен тормышка ашыру буенча кирәкле чаралар эшләүдә һәм үткәрүдә башка дәүләтләрнең закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек итәргә хәзер торуын белдерә. СССР Верховный Советы тынычлыкны һәм халыклар арасында хезмәттәшлекне эзлекле төстә яклап чыгучы Совет Хөкүмәтенең киләчәктә дә бу политиканы — халыклар арасында тыныч һәм дуслык мөнәсәбәтләре политикасын нык үткәрәчәгенә, гомуми тынычлыкны һәм халыкара куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Берләшкән милләтләр оешмасы аркылы кирәкле чаралар күрәчәгенә һәм барлык башка юллардан файдаланачагына ышаныч белдерә. Шуның белән бергә, СССР Верховный Советы тынычлыкны яклаучылар хәрәкәтен һәм, барыннан да элек, Тынычлыкны яклаучыларның бөтендөнья конгрессының Даими комитетының Стокгольм Өндәмәсен бөтен совет халкының бердәм рәвештә яклаячагына ышаныч белдерә.