Поэзия
Ш. МАННУР
АНА ҖЫРЫ
Туган җирдән еракларда
Калды синең әтиең.
Калды: бәхтен яклаганда
Син үскән рәхәт илнең.
Үс, улым, син,
Күз нурым, син,
Үс минем куанычка.
Сакчысы бул аналарның,
Таммасын яше аларның,
Яшәсеннәр тынычта!
Теләмибез сугышны без!
Без тынычлык телибез. —
Безнең якты тормышыбыз
Мәңге балкысын! — дибез.
Үс, улым, син,
Күз нурым, син,
Тынычлык сакчысы бул.
Синең бөек бу илеңә,
Синең яшьлек гомереңә
Дошманнар сузмасын кул!
Океан арты дошманнары,
Ишетсен, белсен бары:
— Бар дөнья каршы сугышка!
Булдырмабыз без аны!
Үс, улым, син,
Күз нурым, син,
Терәк бул тынычлыкка.
Безнең тавыш көчле булса,
Безнең уллар сакта торса —
Юл куелмас сугышка!
НУРИ АРСЛАНОВ
ТЫНЫЧЛЫК ҖИҢӘР
Узган сугышларның корбаннары
Тыныч ятсын өчен кабердә,
Түгелмәсен өчен күз яшьләре,
Ачы хәсрәт салып бәгырьгә,
Сеңсен өчен җиргә коелган кан,
Акмасын дип кабат тагын да
Тынычлыкны даулап бар милләтләр
Имзаларын җыйган чагында
Кул куярга бөек Өндәмәгә
Бүген каләм тоткан кулымда
Бәлки кылыч булыр бер иртәдә:
Әгәр кем дә бозык уенда
Усал ният саклап күтәрелсә,
Ут кабызса дөнья халкына —
Без тынычлыктуганлыкны яклап,
Ташланырбыз дошман каршына!
Теләмиләр икән тынычлыкны —
Алар өчен тыныч көн булмас,
Кешелек дөньясының нәфрәтеннән.
Бөек үчтән алар котылмас!
һәм тынычлык җиңәр бар дөньяда:
Сугыш күрмәс ерак киләчәк;
Анда тарих алтын тактасында
Безгә хаклы урын бирәчәк.