ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ М. ГАФУРИ
ХӘСӘН ХӘЙРИ
ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ М. ГАФУРИ
(Тууына 70 ел тулуга карата)
Халык шагыйре Мәҗит ГафуриныҢ тууына 70 ел тулды. Утыз ике ел дәвам иткән иҗат гомерендә ул шактый катлаулы юлны үтте, илебездә булган зур тарихи вакыйгаларны, үзгәрешләрне башыннан кичереп, бай һәм киң иҗатында чагылдырды. ( Мәҗит Гафури үзенең иҗат эшчәнлегенең утыз еллыгы көннәрендә, 1932 нче елны, үткән юлына карап:
Утыз ел сакладым вөждан,
Утыз ел сатмадым вөҗдан,
Шуны саклар өчен бик күп
Авырлыклар күрде җан, — дип язган иде. Чынлап та, бик хаклы сүзләр иде бу. Халык арасыннан, түбәннән күтәрелеп чыккан М. Гафури бөтен гомерен, бөтен иҗатын хезмәт иясе халкына, сөекле туган иленә багышлады. Ул патша строеның, алпавытлар һәм капиталистлар дөньясының коточкыч авыр шартларында, «халыклар төрмәсе» булган иске Россиядә коллык, төрле изү, җәберләүләр, хаксызлык, хокуксызлык хөкем сөргән заманда азатлык җырын җырлап чыкты, хезмәт ияләрен яктылыкка өндәде. Ул татар һәм башкорт демократик әдәбиятларын нигезләүчеләрдән, аны үстерүчеләрдән бсрсс булды; һәртөрле реакцион көнчыгыш-феодаль һәм буржуаз әдәбиятларның һөҗүменә, басымына карамастан, демократик әдәбият байрагын, Г. Тукай. Г. Камал, Ш. Камал, Г. Коләхметовлар белән берлектә, югары күтәреп барды. Ул Бөек Октябрь социалистик революцияне якты өметләр, нык ышаныч, шатлык белән каршы алды һәм социалистик тормыш төзү өчен көрәшүчеләр сафына килеп басты. Мәҗит Гафури зур, бай иҗат мирасы калдырды. Аның талантының киңлеген төрле жанрларда язылган уңышлы, зур гына әсәрләре бик ачык күрсәтә. Ул — көчле шагыйрь дә, үзенчәлекле прозаик та. Оста мәсәлче буларак ул безнең әдәбиятта, һичшиксез, беренче урынны алып тора. Мемуар-истәлекләр характерындагы беренче повестьларның («Шагыйрьнең алтын приискасында», «Тормыш баскычлары») үрнәкләрен бирүче дә М. Гафури булды. Ул халыкка якын, үтемле, аңлаешлы гүзәл яңа поэтик сүз таба белүче язучыларның берсе иде. М. Гафуриның иҗаты Октябрьга кадәр Г. Тукай поэтик мәктәбе нигезендә үсте. 1905 елгы революция ялкыны эчендә туып, чәчәк аткан безнең демократик әдәбиятта татар хезмәт ияләренең иң якты теләкләре, моң-зарлары һәм шатлыклары, төрле изүчеләргә, иске дөнья караңгылыгына каршы протестлары һәм көрәшләре чагылды. Демократик әдәбиятның критик реализмы, халыкчанлыгы. прогрессив, демократик идеяләрне, азатлык идеяләрен күтәреп чыгулары, яклаулары, ватанчылык хисләре, Россиядәге пролетарреволюцион хәрәкәте, милли азатлык хәрәкәте белән, хезмәтчел халыкта революцион настроение, көрәш уты үрчү белән тыгыз бәйләнгән иде. Демократик язучылар патша Россиясендәге реакцион көчләргә, татарлар арасындагы феодализм калдыкларына, реакцион көнчыгыш кыргыйлыгына, ишанчылык-мөритчелек кабахәтлекләренә, сатлык җан буржуаз милләтчеләргә каршы рәхимсез көрәш алып бардылар. Демократик әдәбият шушы көрәштә үткенләнеп кайралды, үсте, ныгыды һәм татар жәмгыятенең үзәгендә торган көч булып җитеште. Бу әдәбият иҗтимагый фикергә йогынты ясады, изүчеләргә, караңгылыкка каршы нәфрәт тойгысы тәрбияләде. Демократик язучылар рус әдәбиятыннан үрнәк алып, өйрәнеп, үзләренең каләмнәрен чыныктырдылар. Рус классик әдәбияты алар өчен иң беренче таяныч, рухландыручы, өйрәтүче үрнәк булды. Бу — безнең демократик әдәбиятыбызның иң матур бер традициясе. Г. Тукай, М. Гафурилар тудырган демократик әдәбият өчен азатлык, гуманизм идеяләрен җырлау, халыкчанлык, көрәш пафосы, принципиальлек, патриотик хис, халыкка хезмәт итү, эксплуатация строен инкарь итү идеясенә нигезләнгән критик реализм, художество гадилеге характерлы. Шушы гүзәл традицияләр аша М. Гафури совет әдәбиятына килеп тоташты. М. Гафуриның социалистик революцияне беренче көннәрендә үк котлап каршы алуы һәм совет власте өчен сугышучылар сафына басуы да очраклы нәрсә түгел иде. Революция аның күзен ачты. Элекке вак буржуаз чайкалуларыннан, ялгышларыннан котылырга ярдәм итте, пролетариат китергән чын азатлык көчен күрсәтте. Социалистик революциянең югары идеяләре, совет халкының бердәм көрәше, гүзәл эшләре шагыйрь өчен яңа иҗат юлларын ачтылар, аның иҗатын тагын да киңрәк һәм тирәнрәк үстереп җибәрделәр. Революция елларында һәм гражданнар сугышы чорында М. Гафуриның сугышчан политик лирикасы яңгырап торды. Ул революцион сугыш җиңүләре, Кызыл Армиянең данлыклы юлы, көче турында ялкынлы шигырьләр язды, фронттагы татар егетләрен дошманнан курыкмаска, алга омтылырга, совет иле өчен батырларча сугышырга өндәде. Ул, революционер Мулланур Вахитовиың контрреволюцион ак гвардеецлар
тарафыннан үтерелүе уңае белән, аңа багышлап 1919 елны «Нур» исемле күңелне дулкынландырырлык көчле шигыре бирде. 1920 елны шагыйрь Татарстан республикасының тууын котлап чыкты («Татар егетенә» шигыре). М. Гафуриның революция елларында язган революцион пафослы политик үткен шигырьләре, бу чордагы Г. Камалның политик сатиралары, шигырьләре кебек үк, зур популярлык белән файдаландылар. Бу әсәрләр асылда татар совет әдәбиятының беренче матур башлангычлары иде. Бу хезмәтләрнең тарихи әһәмиятләре бик зур. Совет тормышы шартларында М. Гафуриның иҗаты яңа баскычка күтәрелде, идея-тематик ягыннан да, художество осталыгы ягыннан да нык үсте. Ул үзенең иҗатында халыкның социалистик Ватанга, большевиклар партиясенә тирән мәхәббәтен, шәһәрдә һәм авылда социализм төзү фронтының уңышларын, совет халыкларының какшамас дуслыкларын чагылдырды. «Ленин сызган матур юлдан көрәш, эш җырларын җырлап» барды ул. «Батырларча советны якларга» кулына каләм алган шагыйрь, үз сүзе белән әйтсәк, «сүнмәс ленинизм маягын» күрде һәм шул бөек маяк аңа көч бирде. Совет иленең чын патриоты, халыкның сөекле җырчысы Мәҗит Гафури. совет дошманнарына каршы бик күп шигырьләр язды. Ул эчке һәм тышкы дошманнарны, империалистик илләрдәге коллыкны, айда ялгап, бозыклык хөкем сөрүен фаш итте; колониаль илләрнең империализм тырнагы астында изелүе турында политик үткен шигырьләр язды. «Агулы миләрне тикшергәндә» дигән шигырендә шагыйрь капитализмның ерткыч планнарын, империалистларның Советлар иленә каршы пычрак эшләрен, сатлык Хан татар ак гвардеецларының, буржуаз милләтчеләрнең «хуҗаларның күңелен табар өчен Советларга каршы өрүләрен» фаш итте. Шул ук вакытта чит илләрдә хезмәт ияләре арасында Советлар Союзының дуслары да булуын, бөтен дөнья хезмәт ияләре арасындагы интернациональ тойгылар, теләкләр яшәвеи ачык күрде, безгә килүче «чит ил кунакларын» тәбрикләп каршылады («Беренче май», «Чит ил кунаклары» һ. б. шигырьләре). Изелгән халыкларның азатлыгы бары тик Кызыл байрак астында, пролетар революция хезмәт ияләренең бердәм көрәше нәтиҗәсендә генә булуы мөмкин икәнлеген аңлап, М. Гафури интернационализм, бердәмлек темаларына күп кенә шигырен багышлады. Ул үзенең каләмдәшләрен бөтен дөнья хезмәт ияләренең чын туганлык хисләрен җырларга өндәде:
Чәчик җир йөзендә чын азатлык,
Чын туганлык, дуслык орлыгын. («Беренче май»)
Мәҗит Гафури, совет шагыйренә хас булганча, үз иленең, совет халкының киң тормышы белән кызыксынып яшәде, тормышның сулышын, көндәлек бурычларын якыннан хис итә белде. Аның эшчеләр тормышы, колхоз авылы темасына, халыкара хәлләр темасына язылган шигырьләре, «Кара йөзләр» кебек классик повесте, «Шагыйрьнең алтын приискасында» һ. б. кебек прозаик әсәрләре халыкка тиз җитәрлек гади һәм матур, үткен һәм мәгънәле сурәтләр белән, чын художестволы тасвирлар аша бирелделәр. Алар ачык, конкрет идеяле итеп эшләнделәр. Бизәкләр өчен бизәк белән мавыгу, шигырьне ясалма чуклар белән чуарлау, иҗатта идеясезлек, максатсызлык совет шагыйре М. Гафури иҗаты өчен ят нәрсә иде. Буржуаз әдәбиятына, декадентларга карата булган мөнәсәбәте дә аның иҗат-политик позициясен ачык күрсәтеп тора. «Шагыйрьнең алтын приискасында». һәм аерым башка әсәрләрендә ул Дәрдмәнд кебек милләтче декадентлар турында үзенең фикерен бик ачык әйтте. Бер урында ул болай ди:
Укыймын кайчагында Дәрдмәндне,
Алып ташлый күңелдән барча дәртне;
Булыр төсле булам мин гүр иясе,
Аның шигыренә башка ни диясе!
М. Гафури совет чорының алдынгы бер шагыйре булып, югары идеяле совет әдәбиятының чәчәк атуы өчен көрәште, иҗат көчен, байге тәҗрибәсен кызганмыйча чын күңелдән бирелеп эшләде; татар һәм башкорт совет әдәбиятлары тарихына онытылмаслык гүзәл һәйкәлләр куеп калдырды. Аның мирасында хәзерге яшьләр өйрәнерлек матур үрнәкләр бик күп. Мәҗит Гафури иҗатында төп темаларның берсе — патриотизм темасы. Моны революциягә кадәрге иҗатына карата да, бигрәк тә совет чоры иҗатына карата да әйтергә мөмкин. Аның патриотизм тойгылары халыкның азатлык өчен көрәш идеясенә, халыклар дуслыгына, илнең бәйсезлегенә һәм куәтенә нигезләнеп үстеләр. Совет патриотизмы тойгысын җырлап, шагыйрь:
Чиксез ватанчы мин, Совет иле
Булу шарты белән ул Ватан.
Советларга дошман кеше миңа
— Дошман, әгәр булса да атам. — дип язды.
Шагыйрь шактый әсәрләрен сугыш темасына багышлады, һәм бу шигырьләрендә дә без аның чын гуманист, патриот шагыйрь булганын күрәбез. 1914 нче елгы беренче империалистик сугышны мәгънәсез кан кою сугышы, хезмәт ияләренә газаплар тудыручы, халыкка һәм илгә бөлгенлек кенә китерүче сугыш дип бәяләде һәм аңа каршы протест белдереп чыкты. Совет чорында язылган шигырьләрендә М. Гафуриның тавышы тагын да көчлерәк яңгырады. Ул сугыш уты кабызучы империалистларга, чит илдәге фашистик козгыннарга каршы нәфрәт белән тулган шигырьләрен язды. «Чит ил кунаклары» шигырендә совет иленең явыз дошманнары Чемберлен, Черчилль, Брианнарның берләшеп, безгә каршы пычрак планнар коруларын әйтте, «Чит дошманнар» шигырендә капитал дөньясының янавыннан совет халкы һич тә курыкмавы, халыкның бердәм көче нык булуы турында язды. «Капитал дөньясында» шагыйрь империализм ялчыларына, социал-фашистларга үтергеч характеристика бирде: Сатлык фашист-социаллар, сезне Капиталга тезләндерәләр, Сыйнфый көрәшләрне каплар өчен Төрле төстә төтен өрәләр. М. Гафуриның моннан унбиш-унсигез ел элек язган әнә шундый шигырьләре бүген дә актуаль яңгырыйлар, хезмәт ияләрендә сугыш уты кабызучы империалистларга каршы нәфрәт хисен тәрбиялиләр. АКШ һәм Англиянең сугыш чукмарлары, атомчылары СССР га һәм демократик илләргә каршы кара планнар төзегән бүгенге көннәрдә дә патриот шагыйрь Мәҗит Гафуриның политик үткен поэзиясеннән без рухландыручы ялкынлы сүзләрне табабыз. Шагыйрьнең патриотик тавышы тынычлык өчен көрәшүчеләр тавышы белән тоташа. Ул «Көрәш барган чакта картаерга ярынмы соң дәртле кешегә» дип, совет халкының, Ленин—Сталин партиясенең бөек эшләре белән рухланып җырлады. Ул актив иҗатчы совет шагыйре булып алгы сафта барды, һәм аның поэтик сүзе бүген дә безнең, арада яңгырый.