БИЧЕР-СТОУ ҺӘМ АНЫҢ "ТОМ АГАЙ АЛАЧЫГЫ" РОМАНЫ
З.КӘЛИМУЛЛИН
БИЧЕР-СТОУ ҺӘМ АНЫҢ ТОМ АГАЙ АЛАЧЫГЫ РОМАНЫ
Быел Татгосиздат тарафыннан татарчалаштырып чыгарылган «Том агай алачыгы» исемле роман Американың үткәнен ачык рәвештә фаш итүе ягыннан гына кызыклы түгел. Ул бүгенге көндә дә үзенең актуаль әһәмиятен югалтмый; чөнки коллыкны формаль бетерүгә карамастан, хәзерге Америкада негрларга карата коллык һаман дәвам итә. Негрларны элеккечә рәхимсез эксплуатациялиләр; Линч суды белән һичбер гаепсезгә алариы асалар, җәзалап үтерәләр. Бичер-Стоу йөз ел элек нинди коллык турында; язган булса, хәзер дә Америкада ул нәрсә хөкем сөрә. Китапның авторы Гарриэт Бичер- Стоу (1811 — 1896) руханилар среласыннан чыга; аның атасы һәм абыйлары руханилар булалар, ире — 1 Гарриэт Бичер-Стоу, «Том агай алачыгы», роман. Гариф Гобәй тәрҗемәсе. богословие профессоры була. Болар барысы да язучының дөньяга карашында билгеле эз калдыралар. Яшьлек елларыннан ук Бичер-Стоу туган шәһәргә Личфилдтан (Кентук. ки штаты) ерак түгел урнашкан хатын-кызлар мәктәбендә укыта, соңыннан 1832 нче елны семьясы белән бергә Цинциннати шәһәренә (Огайо штаты) күчә, һәм анда укытучылык эшендә дәвам итеп, язучылык эшендә дә үзенең каләмен сынап карый. Биредә, Огайо штатында, ул колбиләүчелек белән якыннан торып таныша һәм соңыннан колбиләүчелекнең дәһшәтле йөзен «Том агай алачыгы» исемле романында фаш итә. Үзенең романында Бичер-Стоу коллыкка каршы төрле аргументлар китерә. Вилсон белән сөйләшкәндә негр Джордж болай ди: «Хуҗам килде дә мине эшемнән, дусларымнан, минем барлык яраткан нәрсәләремнән аерды һәм пычракка салып таптады. Нәрсә өчен? Чөнки ди ул, син үзеңнең кем икәнеңне оныттың, ди. мин, ди, синең негр кисәге генә икәнеңне исеңә төшерергә мәҗбүр итәрмен, ди. Ниһаять, ул минем белән хатыным арасына кереп басты да, син хатыныңны ташларга һәм башка белән тора башларга тиешсең, диде, һәм сезнең законнарыгыз аңарга шундый мәрхәмәтсезлекне эшләргә хокук бирде. Уйлап карагыз, Вилсон әфәнде. Биредә эш әниемнең һәм апаларымның йөрәкләрен, хатынымның һәм минем йөрәгемне яралаучы рәхимсез хуҗада гына түгел, биредә эш сезнең Кентуккидагы һәрбер кешегә шулай рәхимсез булырга хокук бирә торган законыгызда. Закон түгел бу, башбаштаклык. Юкка гына сез аны закон дип, җитмәсә, минем ватаным законы, дип атыйсыз». (148 бит.)
Бичер-Стоу, АКШ ның көньяк тәртипләрен тәнкыйть иткәндә, һәрвакыт эзлекле прогрессив позицияләрдә тормый. Ул коллыктан курка, чөнки, аның фикере буенча, колбиләүчелек котылгысыз рәвештә канлы революциягә, халыкның җиңүенә китерәчәк. Революциядән котылуның бер генә мөмкинлеге бар: колларны азат итү. Авторның бу фикерен гәүдәләндереп Огюстен Сен-Клер энесе Альфред белән бәхәсләшкәндә болай ди:
«—Ә менә мин әйтәм, халык нәкъ безнең заманда күтәрелеп чыгачак һәм түбән катлау властьны үз кулына алачак. Ул көн килер һәм, пычракмы-түгелме, кара халык сезнең белән идарә итәр, — диде Огюстен.
— Һәм хәзер сез аның белән ничек мөгамәлә итсәгез, ул да сезнең белән шулай мөгамәлә итәр. Француз дворяннары халыкны штансыз йөрттеләр, ә бер көн килеп шул «штансызлар» дворяннарны тар-мар иттеләр». (280 бит.) Гарриэт Бичер-Стоу үзенең сыйнфый чикләнгәнлеге аркасында күп нәрсәне аңламый, билгеле. Шуңа күрә аның романында прогрессив мотивлар реакцион карашлар белән бергә буталалар. Ул, мәсәлән, бөтен көче белән җәмгыятьнең кара тәнлеләргә карата симпатияләрен тудырырга тырыша, ул негрларның ак тәнлеләр кебек үк кеше икәнлекләрен исбат итә һәм бу — романның уңай якларының берсе. Ләкин негрларның рухи күтәренкелеген исбат итәргә тырышып, ул үзенең либеральбуржуаз һәм дини карашларына яраклы рәвештә, имештер, христианнарча буйсынучанлык, каршылык күрсәтмәүчәнлек, тыйнаклылык негрлар өчен аеруча характерлы итеп сурәтли. Бу, билгеле, романның реальлеген, аның политик үткенлеген киметә. Ләкин авторның либераль-буржуаз һәм сентименталь позициясенә карамастан, «Том агай алачыгы» укучыларның ихтирамын казана, чөнки китаптагы материал авторның карашларыннан көчлерәк булып чыгалар.
Бичер-Стоу китабында дини мотивларга караганда да көчлерәк булып азатлык гимны яңгырый. «Ирек! Сихри сүз! Ни дигән сүз соң ул? Ни өчен бу сүзне ишеткәч Америка кешеләренең йөрәкләре көчлерәк тибә башлый? Ни өчен бу сүз хакына аларның аталары үзләренең каннарын койганнар? Ни өчен аларның аналары иң батыр улларын сугышка җибәргәннәр? Бөтен бер илгә кирәк булган бәйсезлек аерым кешегә дә шул ук дәрәҗәдә кирәк түгелмени? Ирек дигән сүз илдәге һәрбер кеше ирекле булырга тиеш дигән сүз түгелмени? Безнең аталарыбыз өчен ирекнең мәгънәсе — илнең бәйсезлегенә ирешүдә булган. Ә Джордж Гаррис өчен ирек — хайваннар рәтендә йөрүдән туктату, кеше булу хокукына ирешү; үз хатынын — хатыным дип әйтү, аны җәбер-золымнан саклау хокукына ирешү; үз баласын —-балам дип әйтү, аны үз янында тәрбияләү хокукына ирешү; үз торагы, үз дине, үз карашлары булуга ирешү» (374, 375 битләр),— ди Джордж Гаррис, һәм аның образы — изүчеләргә каршы көрәшүче батыр көрәшче образы — әсәрнең төп геройларыннан булган Том агай образына караганда бик күп дәрәҗәдә ышандырырлык һәм әһәмиятлерәк. Сөргенгә җибәрелгән декабристлар, ә аннан соң Герцен да, Некрасов та һәм «бөек демократ Чернышевский да «Том агай алачыгын» тирән дулкынлану белән укыганнар. Алар бу китапта һәртөрле коллыкка һәм гаделсезлеккә ачы протест күргәннәр, аның авторында «ак коллыкка» — Россиядәге крепостное правога каршы көрәштә үзенең союзнигын тапканнар. 1858 елда Россиядә крепостное правога каршы көрәш иң кискен характер алган елларда «Том агай алачыгы»ның русча тулы тәрҗемәсен Н. А. Некрасов «Современник» журналына кушымта итеп тараткан. Моннан йөз ел элек Бичер-Стоу үзенең китабында укучы яшьләргә мөрәҗәгатендә: «Мин ышанам ки, сез олы кешеләр булып җиткән вакытта, дөньяда ак тәмлеләрнең башка төсле тәнле кабиләләргә каршы кешелексез карашлары инде булмас», дип язган иде. Ләкин Бичер-Стоунның өметләре тормышка ашмады. Ул чактагы балачагаларның инде улларының уллары да үсеп җиттеләр, ә Америкада милли дискриминация бетмәде генә түгел, бәлки тагын да көчәйде. Менә шуңа күрә дә «Том агай алачыгы» бүген дә үзенең актуальлеген саклап килә. Алдынгы кешелек дөньясы бу китапны никадәр ихтирам итсә, Американың хәзерге хуҗалары аны шул кадәр үк күрә алмыйлар, чөнки бу роман — күптәнге вакыйгалар турында гына язмый, бәлки ул хәзерге капиталистик Американың коточкыч йөзен фаш итә. Менә шуңа күрә дә «Том агай алачыгы» ның татар телендә басылып чыгуын котларга кирәк. Язучы Гариф Гобәй иптәш Бичер-Стоуның «Том агай алачыгы» романын бик күп көч куеп, яратып тәрҗемә иткән. Әсәр җиңел укыла, дулкынландыра, нәфрәт уята. Ул яшьләрдә Америка империалистларына каршы нәфрәт хисе тәрбияли.
Тәрҗемәче хәрефкә хәреф тәрҗемә итмичә, аның эчке мәгънәсен сакларга тырышкан. Ләкин кайбер урыннарда ул текстны кыскартып алган. Моның белән безнең килешеп бетәсебез килми. Тәрҗемәче русча текстның болан да инде кыскартылган икәнен онытмаска тиеш иде. Ләкин монда шуны да әйтергә кирәк, тәрҗемә рус телендә 1941 елда чыккан кыскартылган вариантыннан эшләнгән. Татгосиздатның яшьләр-балалар әдәбияты секторы ни өчендер романның русчада уңышсыз булган тәрҗемәсен нигез итеп алган, һәрхәлдә Татгоснздат «Том агай алачыгы» ның 1949 елгы тулы һәм 1941 елгы тәрҗемәдән күк белән җир кадәр аерылып торган тәрҗемәсе турында белергә тиеш иде. 1949 елгы басмада «Том агай алачыгы»ның хәтта икенче исеме дә бирелгән: «Том агай алачыгы яки Америкада негрларның тормышы». 1949 елгы яңа басмасы бүгенге көндә бик актуаль яңгырый торган, зур политик әһәмият тоткан урыннарны да эченә ала. Татгосиздат соңгы басмага игътибар итмәгәнгә күрә, ул китаптагы сүз башының искергәнен дә сизми калган. Роман 1941 елда язылган сүз башы белән басылган. Билгеле, инде ул искергән. Шуңа күрә аиы яңа баштан карап чыгарга кирәк иде. Сүз башы бүгенге көннең таләпләреннән чыгып язылса, әсәрнең кыйммәте тагын да арта төшәр иде. Шундый җитешсезлекләре булуга да карамастан, «Том агай алачыгы» романын укучылар яратып каршы алырлар.