Логотип Казан Утлары
Романнан өзек

ЯШЕНЛЕ ЯҢГЫРДАН СОҢ

ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ

ЯШЕНЛЕ ЯҢГЫРДАН СОҢ

(Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин турындагы романның беренче кисәгеннән). 

Яшенле-давыллы яңгыр әкрен генә үтеп китте. Соңгы күкрәү тавышы, баш өстендә бераз гөрелдәп торды да, аннары, ташлы юлдан үтеп киткән арба тавышыдай, кандадыр бик еракта, әллә Баулы, әллә Башкортстан җирләре өстендә күгелҗем рәшәгә кереп, бөтенләй тынды. Күк йөзе аязганнан аяза барды. Салынкы соры болытлар таралды. Хәзер башыңны күтәреп күккә карасаң, ул — чистарган, юылган кебек — зәп-зәңгәр. Ә тирә-якта шундый тынлык, шундый тынычлык, әйтерсең, табигать, бик каты тартыштан соң, арган да, хәзер, әкрен генә сулыш алып, хәл җыя. Шул ук вакытта бөтен нәрсәдә ниндидер үтә җиңеллек, үтә яктылык һәм үтә сафлык сизелеп тора, һава әллә нинди хуш исләр белән аңкый. Үләннәр, игеннәр, агач яфраклары, тагын да яшелләнә төшеп, миллион тамчылар белән җемелдәп торалар. Кояш баеп килә. Аның кыйгач нурлары кечкенә «Красногвардеец» колхозын буеннан буена яктыртканнар һәм аңа кабатланмас бер ямь биргәннәр. Әнә урам як бакчалары эченнән уенчык тартмалар шикелле генә күренгән ап-ак өйләр, әнә урам буйлап тезелеп киткән коеларның биек сиртмәләре, уйга чумгандай, тып-тын торалар, әнә авыл башында, казармага ошаган озын-озын ферма биналары тагын да зуррак, мәһабәтрәк булып киткәннәр. Исаково очында, хыялый бер капкасыман, аллы-гөлле салават күпере күтәрелгән. Давылдан соңгы тынлык озакка бармый. Актыккы күкрәү еракларда тынып өлгерер-өлгермәс борын ук бөтен тереклек иясе кузгала, поскан җирләреннән чыга һәм яңадан ыгы-зыгылы, чыр-чулы, эшчән, күңелле тормыш башлана. Бу — һәр җирдә шулай. «Красногвардеец»та да нәкъ шулай булды. Якты күлдә, Туйралыда, Наратлыда әле яңгыр ява иде, ә «Красногвардеец»ның кояш нуры төшкән ишек алларына, урамына, урамны икегә ярып үткән, яңгыр сулары ташусыман гөрләп агып торган чокыр буена, штан балакларын сызганган бала-чагалар, бәйдән ычкынган төсле, йөгерешеп чыктылар. Председатель Хәнәфи белән бригадир Габдулла, атларга атланып, басуга, игеннәрне карарга чаптырып киттеләр. Колхозның май заводы гөрли башлады. Ак яулыклы, ак алъяпкычлы бер кыз, аягына ялтырап торган өряңа галош киеп, көянтә белән чишмәгә суга чыкты. Чишмәнең түбән ягында, күлсыман җәелгән сары күбекле яңгыр суында, каз-үрдәкләр каңгылдашы пбакылдашып йөзә. Ат абзарларының киң ишекләрен ачып җибәрделәр. Аннан бер җирән колын атылып чыкты һәм, исе киткәнсыман бераз карап торды да, койрык чәнчеп уйнарга кереште. Аны чакырып әнкәсе кешнәде. Ул да булмады, шушы киң ачылган абзар ишегендә алларына шактый керләнеп беткән алъяпкычлар япкан ат караучы Сабир бабай белән Гази Була ул, — диде Газинур артына борылмыйча гына.

Абзарда ул, атларның иярләрен салдырып, иярләрне сбруйлар саргена кертеп куйды, атларны утлыкка кертеп япты. Колхозный туксан баш аты бар иде. Хәзер аларның күбесе кырда, утлап йөриләр. Ат караучылар, чиратлашып, аларны саклап торалар. Кул астында бары тик эш атлары һәм нәселле айгыр гына тора. Сабир бабай белән Газинур әле кичә генә, бер аша кырда торып, колхозга кайттылар. Алар урынына Гапсаттар белән Мирвәли китте. Хәзер абзарларны чистарту, ком сибү, атларга азык хәзерләү, су ташу — барысы да Сабир бабай белән Газинур өстенә төшә. Бу — җиңел эш түгел. Сабир бабай әйтмешли: «Туксан атның туксан төрле эше бар». Газинур белән Сабир бабай бик тату эшлиләр. Газинурның эш белая санаша торган гадәте юк, ул, кирәк икән, ике кеше өчен дә, өч кеше өчен дә эшли. Аңа эш кенә булсын. Сукрануның, зарлануның ни икәнен белми. Үзе гәүдәгә, буйга уртача гына булса да, һичкайчан армый, йончымый. Күп вакытта Сабир бабай аны абзарлар яныннан көчлән куып җибәрә. «Бар, бар, кайтып әзрәк ял ит. Кеше түгел, ат та арый», — ди ул. Газинур һәрвакыт җырлап эшли. Абзар тирәләреннән узып баручы кешеләр, аның җырын туктап бераз тыңлап торалар да башларын чайкап куялар.

— Бу кадәр җыр сөюче кеше булыр да икән! Менә хәзер дә, ярым караңгы һәм бик озын абзарда, озын саплы себерке белән уртадагы тар юлны себерә-себерә, Газинур бөтен тавышы белән җырлый. Сабир бабай, аның яныннан сүзсез генә узып, утлыкларның берсенә керә һәм төннәлеккә кибәк болгата башлый. Алар һәркайсы үз алдына шактый озак эшлиләр. Юлдан кайткан атларны кабул итеп, тиешле урыннарына урнаштыралар. Бары тик караңгы төшкәч кенә аларның эшләре бетә һәм ат караучылар, абзар ишегендәге аркылы агачка күкрәкләре белән ятып, үзара сөйләшә башлыйлар. Газинур шаярта.

— Ну, Сабир бабай, яшеннән үзең шүрлисең дә икән. Тәмам котың очкан иде. Сабир бабайның да хәзер кәефе яхшы. Карт кешегә күп кирәкмени: игеннәр зарарланмаган, атлар исән. Ул кеткелдәп көлә һәм түгәрәк сакал очын бөтерә.

— Әллә булгандыр, хәтерләмим, — ди ул һәм кинәт бик җитди итеп әйтеп куя:

Ә син, Газинур, башсыз егет. Дулаган айгыр янына кереп харап була яздың бит. Мин сиңа ничә тапкыр кычкырдым, кермә дидем.

— Кермичә ярамый иде, — ди Газинур, акланырга тырышып.— Әгәр мин айгырны кереп тынычландырмаган булсам, ул үзен-үзе бетерә иде. Менә веялка кызганыч, нихәтле коткарырга тырыштык — булдыра алмадык. Һади белән ике тапкыр ут эченә кердек...

— Ярый, хәерле каза булсын. Кеше башы түгел. Председатель әйтә, быел ук яңасын булдырырбыз, ди. Кулларың ничек, бик каты сызламыймы? Пешкән тән бик әрни ул.

Газинур чүпрәк белән ураган кулларына карый да көлә.

— Минем куллар эт тиресе шикелле, иртән торганчы төзәлә алар.

Сыер абзарлары ягыннан музыкасыман бер өзлексез ишетелеп торган нечкә гөжләү кинәт тынды. Сыер савучы кызлар, эшләрен бетереп, кайтып киттеләр. Өйләрдә мичләр ягылган. Морҗалардан, колмак кебек үрелеп, аксыл төтеннәр туп-туры һавага күтәрелә. Газинур Сабир бабайга председатель үзен ни өчен чакырганлыгын әйтте. Шәһәрдән кәгазь килгән. Кайдадыр завод салыргамы, урман кисәргәме колхоздан кешеләр сорыйлар. Газинурның барырга нияте юк түгел. Иртәгә исемлек төзиләр икән.

— Нишлим Сабир бабай, барыйммы, юкмы? Хәнәфи абый артык көчләми. Үзен, кара, ди. Син дөнья күргән кеше, киңәш ит әле миңа, Сабир бабай. Газинурның киңәш соравы картның күңелен нечкәртеп җибәрде. Сүз җаеннан гына түгел, чын күңеленнән сорый бит. «Рәхмәт, улым, — дип уйлап ала карт.

 — Үз гомерендә Карпат тауларына менгән, Порг-Артурда сугышкан, нужа капчыгын күтәреп булса да, киң Рәсәйнең буен-буйлаган, иңен-иңләгән бер картның яшьләргә бер-ике авыз киңәш бирерлек кенә тәҗрибәсе бар».

— Яшь вакытта, Газинур улым, — диде ул, Газинурны тулы исеме белән бүген икенче тапкыр хөрмәтләп, — дөньяны бер күрү кирәк. Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, дигәннәр борынгылар. Мин мәслихәт күрәм. Газинур картны игътибар белән тыңлады. Аның күз алдына ерак шәһәрләр, ерак урманнар килеп басты. Күңеле җилкенеп китте.

— Алай булгач, барам, — диде ул кыю гына. — Гали абзый янына кереп, тагын бер киңәшләшеп алам да — барам. Әтинең күптән әйтеп куйган сүзе бар: дөнья күрмәк — ир кешенең бурычы.

— Дөрес сүз. Шулай да, Газинур, атаң сүзенә караганда да, минем сүзгә караганда да, Мөхәммәтгали сүзен күбрәк тыңла. Без инде килде-китте кеше булып барабыз. Күбрәк югарыга түгел, аска карыйбыз. Әйе. Шуңа күрә безнең сүзне тыңласаң — рәхмәт, тыңламасаң — үпкәбез юк дигәндәй. Ә Мөхәммәтгали — партия кешесе. Безнең «Красногвардеец»ның нигезен салган кеше. Еракка карый ул. Авылда утлар кабыздылар. Күктә эре-эре йолдызлар калыкты. Атлар әкрен генә пошкырып ашыйлар. Айгыр бертуктаусыз таптана, стенага беркетелгән чылбыры бертуктаусыз чыңлап тора.

— Урта авылда этләр улый башлады, — диде Газинур, көлеп. — Әллә барып тамак ялгап килергәме икән.

— Бар, бар, — диде карт тиз генә. — Мин үзем калып торам. Газинур абзардан чыкты да келәтләр янында җыелган авылдашлары янына туктап, «кайсыгызның тәмәке тартасы килә — рәхим итегез!» диде һәм тәмәке белән тулы янчыгын чыгарды. Янчык кулдан кулга күчеп, Газинурга бушап кайтты. Газинур өйгә килеп кергәндә сәкегә җәйгән кызыл шакмаклы ашъяулык өстенә зур агач табак белән кайнар токмачны китереп куйганнар иде инде. Түрдә, аякларын бөкләп, караңгы чырайлы Гафиятулла бабай утыра. Ул, бөтен икмәкне күкрәгенә терәп, чалгы пычак белән каерып-каерып кисә. Башында майланып беткән кара кәләпүш, өстендә нинди төстә икәнен дә әйтеп булмый торган иске генә бишмәт. Аның сул ягында, француз яулыгын ияк астыннан бәйләгән, ябык кына, очлаеп торган йөзле хатыны — Газинурның үги анасы аякларын бөкләп утыра. Газинурның унбер-унике яшьлек энесе өйдә юк, әллә кая китеп югалган. Аның әтисенең уң ягындагы урыны буш. Газинур сәке кырындагы скамьяда, абыйсы Мифтах янына килеп утырды. Өй эче тып-тын. Картның кәефе юк чакта өйдә берәү дә кычкырып сөйләшми. Токмачны барысы да сүзсез генә ашадылар. Тик Гафиятулла бабай гына, беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә һәм беркемнең дә җавабын көтмичә ара-тирә үз алдына сукранып торды. Мондый чакта аны борчымау яхшы. Аның холкын яхшы белгән уллары сүз катмадылар. Гадә Мифтах —Газинурның үги әнисенең ияреп килгән улы. Газинурдан ике-өч яшькә олы.

— Була ул, — диде Газинур артына борылмыйча гына. Абзарда ул, атларның иярләрен салдырып, иярләрне сбруйлар сэрана кертеп куйды, атларны утлыкка кертеп япты. Колхозның туксан баш аты бар иде. Хәзер аларның күбесе кырда, утлап йөриләр. Ат караучылар, чиратлашып, алариы саклап торалар. Кул астында бары тик эш атлары һәм нәселле айгыр гына тора. Сабир бабай белән Газинур әле кичә генә, бер атна кырда торып, колхозга кайттылар. Алар урынына Гапсаттар белән Мирвәли китте. Хәзер абзарларны чистарту, ком сибү, атларга азык хәзерләү, су ташу — барысы да Сабир бабай белән Газинур өстенә төшә. Бу — җиңел эш түгел. Сабир бабай әйтмешли: «Туксан атның туксан төрле эше бар». Газинур белән Сабир бабай бик тату эшлиләр. Газинурның эш белән санаша торган гадәте юк, ул, кирәк икән, ике кеше өчен дә, өч кеше өчен дә эшли. Аңа эш кенә булсын.

Сукрануның, зарлануның ни икәнен белми. Үзе гәүдәгә, буйга уртача гына булса да, һичкайчан армый, йончымый. Күп вакытта Сабир бабай аны абзарлар яныннан көчләп куып җибәрә. «Бар, бар, кайтып әзрәк ял ит. Кеше түгел, ат та арый», — ди ул. Газинур һәрвакыт җырлап эшли. Абзар тирәләреннән узып баручы кешеләр, аның җырын туктап бераз тыңлап торалар да башларын чайкап куялар.

— Бу кадәр җыр сөюче кеше булыр да икән! Менә хәзер дә, ярым караңгы һәм бик озын абзарда, озын саплы себерке белән уртадагы тар юлны себерә-себерә, Газинур бөтен тавышы белән җырлый. Сабир бабай, аның яныннан сүзсез генә узып, утлыкларның берсенә керә һәм төннәлеккә кибәк болгата башлый. Алар һәркайсы үз алдына шактый озак эшлиләр. Юлдан кайткан атларны кабул итеп, тиешле урыннарына урнаштыралар. Бары тик караңгы төшкәч кенә аларның эшләре бетә һәм ат караучылар, абзар ишегендәге аркылы агачка күкрәкләре белән ятып, үзара сөйләшә башлыйлар. Газинур шаярта.

— Ну, Сабир бабай, яшеннән үзең шүрлисең дә икән. Тәмам котың, очкан иде. Сабир бабайның да хәзер кәефе яхшы. Карт кешегә күп кирәкмени: игеннәр зарарланмаган, атлар исән. Ул кеткелдәп көлә һәм түгәрәк сакал очын бөтерә.

— Әллә булгандыр, хәтерләмим, — ди ул һәм кинәт бик җитди итеп әйтеп куя:

— Ә син, Газнур, башсыз егет. Дулаган айгыр янына кереп харап була яздың бит. Мин сиңа ничә тапкыр кычкырдым, кермә дидем.

— Кермичә ярамый иде, — ди Газинур, акланырга тырышып. Әгәр мин айгырны кереп тынычландырмаган булсам, ул үзен-үзе бетерә иде. Менә веялка кызганыч, нихәтле коткарырга тырыштык — булдыра алмадык. Һади белән ике тапкыр ут эченә кердек...

— Ярый, хәерле каза булсын. Кеше башы түгел. Председатель әйтә, быел ук янасын булдырырбыз, ди. Кулларың ничек, бик каты сызламыймы? Пешкән тән бик әрни ул. Газинур чүпрәк белән ураган кулларына карый да көлә.

— Минем куллар эт тиресе шикелле, иртән торганчы төзәлә алар. Сыер абзарлары ягыннан музыкасыман бер өзлексез ишетелеп торган нечкә гөжләү кинәт тынды. Сыер савучы кызлар, эшләрен бетереп, кайтып киттеләр. Өйләрдә мичләр ягылган. Морҗалардан, колмак кебек үрелеп, аксыл төтеннәр туп-туры һавага күтәрелә. Газинур Сабир бабайга председатель үзен ни өчен чакырганлыгың әйтте. Шәһәрдән кәгазь килгән. Кайдадыр завод салыргамы, урман кисәргәме колхоздан кешеләр сорыйлар. Газинурның барырга нияте юк түгел. Иртәгә исемлек төзиләр икән.

— Нишлим? Сабир бабай, барыйммы, юкмы? Хәнәфи абый артык көчләми. Үзең кара, ди. Син дөнья күргән кеше, киңәш ит әле миңа, Сабир бабай. Газинурның киңәш соравы картның күңелен нечкәртеп җибәрде. Сүз җаеннан гына түгел, чын күңеленнән сорый бит. «Рәхмәт, улым,— дип уйлап ала карт.

 — Үз гомерендә Карпат тауларына менгән, Порт-Артурда сугышкан, нужа капчыгын күтәреп булса да, киң Рәсәйнең буен-буйлаган, иңен-иңләгән бер картның яшьләргә бер-ике авыз киңәш бирерлек кенә тәҗрибәсе бар».

— Яшь вакытта, Газинур улым, — диде ул, Газинурны тулы исеме белән бүген икенче тапкыр хөрмәтләп, — дөньяны бер күрү кирәк. Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, дигәннәр борынгылар. Мин мәслихәт күрәм. Газинур картны игътибар белән тыңлады. Аның күз алдына ерак шәһәрләр, ерак урманнар килеп басты. Күкеле җилкенеп китте.

— Алай булгач, барам, — диде ул кыю гына. — Гали абзый янына кереп, тагын бер киңәшләшеп алам да — барам. Әтинең күптән әйтеп куйган сүзе бар: дөнья күрмәк — ир кешенең бурычы.

— Дөрес сүз. Шулай да, Газнур, атаң сүзенә караганда да, минем сүзгә караганда да, Мөхәммәтгали сүзен күбрәк тыңла. Без инде килде-китте кеше булып барабыз. Күбрәк югарыга түгел, аска карыйбыз. Әйе. Шуңа күрә безнең сүзне тыңласаң — рәхмәт, тыңламасаң — үпкәбез юк дигәндәй. Ә Мөхәммәтгали — партия кешесе. Безнең «Красногвардеец»ның нигезен салган кеше. Еракка карый ул. Авылда утлар кабыздылар. Күктә эре-эре йолдызлар калыкты. Атлар әкрен генә пошкырып ашыйлар. Айгыр бертуктаусыз таптана, стенага беркетелгән чылбыры бертуктаусыз чыңлап тора.

— Урта авылда этләр улый башлады, — диде Газинур, көлеп. — Әллә барып тамак ялгап килергәме икән.

— Бар, бар, — диде карт тиз генә. — Мин үзем калып торам.

Газинур абзардан чыкты да келәтләр янында җыелган авылдашлары янына туктап, «кайсыгызның тәмәке тартасы килә — рәхим итегез!» диде һәм тәмәке белән тулы янчыгын чыгарды. Янчык кулдан кулга күчеп, Газинурга бушап кайтты. Газинур өйгә килеп кергәндә сәкегә җәйгән кызыл шакмаклы ашъяулык өстенә зур агач табак белән кайнар токмачны китереп куйганнар иде инде. Түрдә, аякларын бөкләп, караңгы чырайлы Гафиятулла бабай утыра. Ул, бөтен икмәкне күкрәгенә терәп, чалгы пычак белән каерып- каерып кисә. Башында майланып беткән кара кәләпүш, өстендә нинди төстә икәнен дә әйтеп булмый торган иске генә бишмәт. Аның сул ягында, француз яулыгын ияк астыннан бәйләгән, ябык кына, очлаеп торган йөзле хатыны — Газинурның үги анасы аякларын бөкләп утыра. Газинурның унбер-унике яшьлек энесе өйдә юк, әллә кая китеп югалган. Аның әтисенең уң ягындагы урыны буш. Газинур сәке кырындагы скамьяда, абыйсы Мифтах янына килеп утырды. Өй эче тып-тын. Картның кәефе юк чакта өйдә берәү дә кычкырып сөйләшми. Токмачны барысы да сүзсез генә ашадылар. Тик Гафиятулла бабай гына, беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә һәм беркемнең дә җавабын көтмичә ара-тирә үз алдына сукранып торды. Мондый чакта аны борчымау яхшы. Аның холкын яхшы белгән уллары сүз катмадылар. Гадәтенчә көлдереп эчне катырырга ярата торган Газинур да эндәшмәде. Әмма карчыкның түземлеге җитмәде.

— Булды инде, атасы, сукранма, алладай килгән каза, — диде.

Һе, алладан! — дип берьюлы кызып китте карт.— Мин аки мулладан дип әйтәмме әллә? Таптың сүз! Колхоз милке өчен кем җавап бирә: минме, алламы? Ул әнә яшен белән сыптырды да китте барды. Ә мин халык алдында җавап бирергә тиешмен, һе! Каныма тоз салган өчен, кире куллап берне бирсәм, белерсең аннары...

Ул кулын күтәреп кизәнә, ләкин сукмый. Бары тик солдатта, Кавказ тауларында крушениегә эләккән чагында, ярылган һәм соңыннан яра эзе гомергә бетмәслек булып калган киң борынының эре яфраклары гына селкенергә тотыналар. Үз гомерендә башыннан бик күп газаплар кичергән, әллә ничә тапкыр үлемнән калган Гафиятулла бабайның шулай кинәттән күтәрелә торган гадәте була иде. Әмма ул беркайчан да хатынына да, балаларына да кул тидермәде. Шулай да өйдәгеләр аңардан куркалар иде. Карт өч ел инде колхозда пожарник булып эшли. Шул өч ел эчендә бүген беренче тапкыр янгын булды — колхоз сараен яшен сукты. Сарай белән бергә әле шушы көннәрдә генә Газинур белән Һади Бөгелмәдән алып кайткан яңа веялка да янды. Пожарный атлар алдан җигеп куелган иде, ут чыккан җиргә Гафиятулла бабай сулы мичкәсе белән беренче барып җитте. Әмма янгынны сүндерә алмадылар. Хәзер Гафиятулла бабай менә шуның өчен үкенеп бетә алмый иде. «Мин пожарный дип колхоздай өч ел буенча труддень яздырып килдем, ә кирәк чакта бер сарайны да коткара алмадым. Кая ярый торган эш бу!» дип уйлый иде ул. Аштан соң Гафиятулла бабай ишек алдына чыгып тормады. Баш астына мендәр салды да, сәкегә кырын ятты.

— Балалар, шауламагыз, кәефем юк. Чыгып торыгыз әле, — диде. Газинур үзенең читкә китәргә теләге барлыгы турында әтисе белән яхшылап киңәшмәкче иде дә, картның кәефе юклыгын күргәч, соңыннан сөйләшергә булды. Алар Мифтах белән ишек алдына чыктылар. Караңгы. Яңгырдан соң һава җылы: җир рәхәтләнеп, изрәп ята шикелле. Лапаста сыер күши. Бозау ишек алдына ук чыгып яткан. Бозау янында, башларын канат асларына тыгып, казлар йоклыйлар.

 — Авыр холыклы кеше безнең әткәй, — диде Мифтах, тирән генә көрсенеп. — Әйтерсең аны судка бирәләр. Берәү дә тиргәми ич аны. Үзе авыртмаган башына тимер тарак эзли. Ул түмәр өстенә утырды. Газинур айың алдына аягүрә басып торды.

 — Юк, абый, син әтине аз беләсең, аның күңеле әйбәт,— диде ул һәм кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгарды.

— Каһәр суккан, беткән икән.

— Синең һәрвакыт шулай. Булды исә хәзер кешеләргә таратасын, ә аннары үзең интегеп йөрисең, — диде Мифтах, сүрән генә. Газинур көлеп җибәрде.

— Саклап тотсаң—мең көнлек, сакламасаң—бер көнлек, димәкче буласыңдыр, абый. Белом, саран ирдә мал тора. Чыгар янчыгыңны. Мифтах иренеп кенә кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгарды. Тәмәке янчыкның төбендә генә иде.

Һай, абый, монда бит бер төрерлек тә юк,—диде Газинур, янчыкны селкеп. — Үзеңнеке булмаганга син шулай дисең. Безгә бик юмартланмаганда да ярый. Алар шулай сөйләшә-сөйләшә тәмәке төрделәр. Аннары тәмләп суырасуьфа тарттылар. Бая, өйдән чыккач, караңгылык бик көчле шикелле тоелган иде. Хәзер, күзләр күнеккәч, ул шактый сыек ук булып китте. Хәзер инде күршеләрнең каралтылары, читән казыклары, хәтта казык башына кидергән чүлмәкләре дә ап-ачык күренә иде. Аргы башта кемдер гармонь сыздырып җибәрде.

— Абый, — диде Газинур, тәмәкесен тартып бетергәч, — мин читкә китәргә уйлыйм. Хәнәфи абый, иртәгә кереп, окончательный әйт, диде. Нишлим, барыйм микән? Мифтах туры җавап бирмәде. Ул башта нинди эшкә, хезмәт хакы күпме буласы, кием-салым бирәчәкләрме, юлга күпме акча тия, колхоздай тагын кемнәр бара дип төпченеп сораштырды. Газинур председательдән ишеткәннәрне сөйләп биргәч, ул бераз уйга калды.

— Алар менә әйткәннәрен алдан бирсеннәр иде, — диде ул ахырда. Газинур, бер карында ятмаган булсалар да, абыйсын ярата иде. Ләкин эченнән бервакытта да аның фикеренә кушылмый иде. «Единоличник син, абый», ди торган иде ул аңа. Ул хәтта бу турыда мәкаль дә чыгарган иде: «Минем абыйдан киңәш сорамаь сорасаң, ул әйткәннең нәкъ киресен эшлә».

— Кызык кеше син, абый, — диде Газинур, шлёмын артка этәреп.— Мин анда мал җыярга бармыйм лабаса. Элек заманда гына ул читкә китеп бәхет эзләгәннәр. Минем яңа җирләр, яңа кешеләр күрәсем килә. Акыл җыясым килә.

— Акча булса — акыл була,—диде Мифтах, урыныннан торып.— Син бит өйләнәсе кеше, өс-башыңны әзрәк рәтләү ягын кара.

— Агач күрке — яфрак, адәм күрке — чүпрәк, димәкче буласыңдыр тагын. Юк, мин үзем дә чүпрәк яратмыйм, чүпрәк яраткан кызларны да сөймим. Ярый, абый, сау булып тор. Мин киттем.

 — Кая, правлениегәме? Алар урамга чыктылар. Урам буенда тонык кына булып, яңгыр сулары ялтырый. Правлеииедә ут бар. Чишмә башыннан челтерәп аккан су тавышы ишетелә.

— Юк, Гали абзыйга кереп чыгам әле. Киңәшәсе бар иде. Мифтах авылның бер башына — үз өенә таба китте, Газинур икенче якка — Гали абзыйларга таба атлады. Абыйсыннан аерылып, егерме- утыз адым да китмәгәндер, Газинур урамны яңгыратып кычкырып җырлап җибәрде: Беләзеккәең һәй бөгелмә. Бөгелмәдән килгән түгелме. «һаман да акылга утырмый бу, тинтәк малай», дип уйлап алды, кулларын аркасына куеп, башын бөгеп барган Мифтахетдин. Ә Газинур тагын да кычкырыбрак җырлый бирде:

Сөям-сөям, дип әйтәсең.

Сөюләрең хәйлә түгелме...

Газинурның җыры ишетелгәч тә, Гали абзыйларның кечкенә өендә, ачык тәрәзәнең ак пәрдәсе күтәрелде. Гыйльмури, тәрәзә яңагына-сөялеп, озын керфекләрен түбән төшереп, тыңлый башлады. Ул инде Газинурның читкә китәргә җыенуын да, правлениедә Сәлим белән бәрелешеп алуын да белә иде. Бу хәбәрне дус кызы Гөлчәһрәдән ишеткәч, башта коелып төште, аннары Газинурга бик нык үпкәләде. Кич буе Диярлек ул, Газинурга әйтәсе шелтәләре турында уйлап, ачынып йөрде. Гыйльмури аңа кем? Хатыны түгел лә. Халык алдында аның исемен телгә алырга шадра шайтанның (бик ачуланганда ул Газинурны шулай атый иде) нинди хакы бар. Ләкин Газинурның җырын ишеткәч, Гыйльмуриның дулаган йөрәге бик тиз сүрелде. «Нәрсәсе белән бу шадра минем күңелемне сихерләде соң», дип уйлый ул һәм татлы да, газаплы да итеп көрсенеп куя. Газинур үзе: «шадра — йөрәк яндыра», ди. Әллә чыннан да бу сүз дөресме икән. Алай дисәң, «Красногвардеец» шадра егетләр бер генәмени! Нигә алары йөрәкне телгәләми.

Өйалдында Газинурның аяк тавышлары ишетелгәч, Гыйльмури якадан салкын, буйсынмас кыяфәткә керде. Хәзер ул яңадан чәнечкеле, усал Гыйльмури иде. Көр күңелле, шаян табигатьле Газинур шулай ук бу өйгә кергәч, кинәт бик үзгәреп китә иде. Бу юлы да ишек төбендә туктап, тартынып кына сорады: — Гали абзый өйдәме? Гыйльмури өстәлдә керләр үтүкли иде. Ул Газинурга ачулы күзләре белән кыеклатып карап алды да:

— Пычрак ботинкаларың белән идәнне таптама әле,—дип кычкырды. Газинурның ботинкалары чыннан да пычранган иде. Ул аларны чистартып керер өчен ишекне ача гына башлаган иде, алгы як бүлмәдән Гали абзыйның калын тавышы ишетелде:

— Газинур, әйдә, уз, — диде. Газинур бер Гыйльмурига, бер ботинкасына карап алды. Аннары башын чайкап, көлемсерәп куйды һәм тышка чыкты. Бераздан ул яңадан керде һәм көлеп җибәрмәс өчен авызын учы белән каплаган Гыйльмури яныннан, каш сикертеп узып, ботинка башларына гына баса-баса алгы бүлмәгә кереп китте. Гали абзый тимер кроватьта, ак мендәрләргә терәлеп утыра иде. Кулында ниндидер кызыл тышлы китап. Янындагы кечкенә өстәл кырында ак абажурлы җиделе лампа янып тора. Өстәл өсте дә, шүрлекләрдә китап белән тулган. Стенада Ленин белән Сталин рәсемнәре һәм зур карта. Гали абзый үзе эчке күлмәктән генә. Башы яланбаш. Чәчен бритва белән такыр итеп алдырган. Йөзе чандыр, кылыч борыны, авыруы аркасында, тагын да юкара төшкән шикелле, йөзендә хәстә сарылыгы сизелә. Ләкин коңгырт күзләре үткен, тере карыйлар. Стенада кояшта уңып беткән хәрби гимнастёркасы һәм яшел фуражкасы эленеп тора. Газинурны ул, елмаеп, якты чырай белән каршы алды. Ачык чырай — кайнар чәй, дигәндәй, Газинур берьюлы тартынудан котылды.

— Нәрсә, Гыйльмури пычранган ботинка белән оҗмахка кертмимени? Әйдә, утыр, — диде Гали абзый, елмаеп.

— Зрә хәтәр, — диде Газинур, — чебиле тавык кебек. Ул кызылга буяган артсыз урындыкка утырды һәм, башыннан шлемын салып, тезләренә куйды. Яңгырдан соң шлём әле рәтләп кибеп тә җитмәгән иде. Ул арада Гыйльмури кереп, Газинурның аяк астына чыпта җәйде.

— Кара аны, шадра шайтан, идәнемне пычратсаң, икенче тапкыр ишектән дә кертмәм, — диде ул һәм туптай тәгәрәп чыгып та китте. Гали абзый белән Газинур бер-берсенә мәгънәле генә карашып алдылар. Аннары Гали абзый, китабын читкә куеп:

— Я, Газинур, эшләр ничек? Колхозның сарае белән яңа веялкасын яндырдык, диген, — диде. Моны ул битәрләп тә, яманлап та әйтмәде. Әмма Газинур колакларына кадәр кызарды.

 — Яндырдык шул, — диде ул, авыр көрсенеп, һәм чүпрәк бәйләгән кулларын шлём астына яшерде. Гали абзый Газинурның күңелендә нәрсәләр барын сизде булса кирәк, ул, яшь гомеренең күпчелек өлешен мәктәп партасында түгел, ә кырда, көтүлектә, абзарда яки сабан артыннан йөреп үткәргән, Бөгелмәдән башка бер генә шәһәр дә күрмәгән, тормышның иң төбеннән калкып килүче бу зур күзле, шадра битле гади колхоз егетенә сөеп карады. Гомумән ул Газинурны ярата, аның артыннан һаман күзәтә, әледән-әле үз янына чакырып яки правлениедә, клубта, кырда, абзарда очратып, аның белән вакыт сыйдырганчы сөйләшә, аңа үзенең киңәшләрен бирә иде. Ул Газинурның исемен башкалар кебек кыскартып, «Газинур» да, әтисе кебек «Газизнур» да дими, ә бик матур иттереп Газинур ди. Гали абзыйдан кала колхозда аны «Газинур» дип бары укытучылар гына һәм бик кәефе килгән чакларында Гыйльмури гына атый. Газинур үзе дә Гали абзыйның үзенә чын күңелдән яхшылык теләвең сизә. Көнбагыш кояшка гашыйк булып, аның артыннан көннең көн буе башын борып карап торган кебек, Газинур да һәрвакыт Гали абзыйга борылыпборылып карый һәм бер-бер эшкә тотынса — бу турыда Гали абзый нәрсә әйтер икән, дип күңеленнән уйлап ала. — Сарайны яшеннән суктыруда без үзебез гаепле, Газинур, — диде Гали абзый, — фән күптән инде громоотвод дигән нәрсәне белә. Ә без...

— Нәрсә ул громоотвод? — дип сорады Газинур, бик кызыксынып. Ул һәр яңа нәрсәне бик тиз белергә омтылучан иде. Гали абзый аңлатып бирде. Газинур гаҗәпләнеп башын чайкады һәм шунда ук үзенә хас булган җитезлек белән, андый хикмәтле яшен үткәргечләрне һәр өйгә иртәгә үк куеп чыгарга кирәк дип тәкъдим ясады. Гали абзыйны егетнең беркатлылыгы көлемсерәргә мәҗбүр итте...

— Барлык кешеләр дә синең кебек җитез уйласа, Газинур, без аларны бик тиз куяр идек, — диде ул. Сөйләшә-сөйләшә вакыт шактый үтте. Гали абзый янында Газинур таңга кадәр утырырга да риза иде. Ләкин авыру кешене озак борчырга Газинур яхшысынмады. Аннары Сабир бабай янына да барасы бар әле. Ул үзенең ни өчен кергәнлеген әйтергә ашыкты. Колхоз председателе бүген Гали абзый янында булган һәм кемнәрне эшкә җибәргәндә яхшырак булыр, дип киңәшкән. Газинурны Гали абзый үзе тәкъдим иткән. «Шәһәр күреп кайтса, бу егет колхозның тоткасы булачак», дигән. Председатель Газинур кебек эш яратучы егетләрне колхоздан бик үк җибәрергә теләмәсә дә, Гали абзый аны күндергән. «Без кешеләргә, Хәнәфи дус, колхоз күзлегеннән генә түгел, дәүләт күзлегеннән дә карарга тиешбез. Менә бер-нке елдан синең колхозыңа берничә механик яки электрик яки бүтән һөнәр осталары килеп төшсә, начар булачакмыни? Алар сиңа, Хәнәфи дус, тиздән һава кебек кирәк булачак. Алга карап эш ит». Бу турыда Газинур белми иде. Гали абзый үзе дә сөйләүне кирәк тапмады.

 — Cин үзең ничек уйлыйсың, Газинур? Барырга теләгең бармы? — дип сорады ул.

— Теләгем бар гына дип әйтсәм, дөрес булмас, Гали абзый. Теләгем бик зур, — диде Газинур, — тик минем кебек коры җир көймәсе ни белә. Синең киңәшеңне ишетәсем килә минем. Сабир бабай да синең белән киңәшергә кушты.

— Алайса тыңла, — дип Гали абзый үзенең киңәшен әйтте. Аннары Газинурга:

 — Ә син кая барачагыңны беләсеңме соң? — дип сорады.

 — Юк, белмим, — диде Газинур, оялып.

— Урман кисәргә дигәннәр иде. Нинди шәһәр янында икәнен дә әйткәннәр иде — оныттым. Гали абзый, өстәл кырыеннан ак чыбык алып, картадан Свердловск тирәләрең күрсәтте. Газинурлар Соликамск шәһәре янында эшләячәкләр икән. Гали абзый шул җирләр турында тулы итеп сөйләп бирде. Газинур, аның белеменә сокланып, калынрак иреннәрен ача төшеп, тын да алмыйча тыңлап утырды. Иң ахырдан Гали абзый әйтте:  
— Мин сиңа ул җирләрнең байлыгы турында да, Урал шәһәрләренең матурлыгы һәм заводларының зурлыгы турында да барысын да дөресен сөйләдем. Ләкин син, анда баргач, барысы да берьюлы ал да гөл булыр дип ялгыш уйлама. Юлыңда кыенлыклар күп очрар. Син алар алдында чигенмә, аларны җиңәргә тырыш. Син бит халык мәкальләренә оста кеше. Нр егетнең юлдашы
тәвәккәл, дигәнне беләсен. Тәвәккәл бул, өйрән, укы. Анда, һичшиксез, нинди дә булса курслар булыр. Рус телен яхшылап өйрән. Ул сиңа бик кирәк булачак. Гали абзый яныннан Газинур бик соң чыгып китте. Гыйльмури чыбылдык эчендәге кроватьта йоклый иде инде. 
«
Красногвардеец»тан договор белән эшкә китүчеләр юлга хәзерләнә башладылар. Гарәфи абзый, юлда чәй күп эчелә дип, тишек калай чәйнеген тимерчедән кургаш белән койдырып алды; юлда аш күп ашала, дип ел саен кысыр кала торган симез сарыгын суйды; читтә йөргәндә хатын янда булмый, дип барлык ертык-тишекләрен яматты, өзелгән сәдәпләрен тактырды; мин киткәч, өйдәгеләргә кыен булмасын, дип кышлыкка утынын кисеп-ярып, әрдәнәгә өеп куйды; абзар-кураларын төзәтте һәм юлга, кул очында бераз акча да булсын, дип, председательдән ат сорап, Бөгелмә базарына барып кайтты. Боларны ул колхоз эшеннән буш чакта гына эшләде. Шуңа күрә бер атна вакыт үткәне сизелми дә калды. Ниһаять, ул, биленнән иртә-кич төшми торган алъяпкычын салып, аны хатынына бирдо. Шуннан ул, өй алдына чыгып, бакча кырындагы урындыкка утырды. Кичке эңгер-меңгер вакыт иде. Көтү инде кайткан. Буш урамда бары тик кара сыргалы ике кәҗә тәкәсе сикерә-сикерә уйный. Башта алар урамның теге ягында иде. Аннары, ялт иттереп чокырга сикереп төштеләр дә, күз ачып йомганчы, бу якка чыктылар. Бу кадәресенә Гарәфи абзыйның исе китмәде. Кәҗә тәкәләренең мутлыгы һәркемгә билгеле нәрсә. Ләкин ул каһәр суккан нәрсәләр кое янындагы атлар эчерә торган озын улакка сикереп менеп кенә дә калмадылар, ә кое бурасы өс- тенә сикереп менеп, сөзешә башладылар. Гарәфи абзый борчылып куйды. — Һәй, юләрдән туган юләр нәрсәләр, коега егылып төшәсез ич! — дип кычкырды. Шул чакта кое янына әллә кайдан гына Газинур килеп чыкты да кәҗә тәкәләрен кое өстеннән себереп тә төшерде.

— Газнур, бире кил әле, — дип кычкырды Гарәфи абзый аңа утырган җиреннән. Газинур шунда ук аның янына килеп утырды. Ул якасы ачык ак күлмәктән, биленә каеш буган, аягында күн итекләр. Аны өстенә иске солдат гимнастёркасы, башына шлём, аягына чабата кигән килеш күрергә күнеккән Гарәфи абзый шаяртмыйча булдыра алмады.

— Мутлангансың түгелме, Газнур, — диде. Газинур кара кашын сикертеп куйды.

— Ул нидән мыеклы, без нидән кыеклы, Гарәфи абзый. Әле мондыйларны гына түгел, менә дигән шәһәр костюмнарын киярбез. Гарәфи абзый көлемсери төшеп башыи чайкады.

— Җавапны син таба беләсең, Газнур. Я, ничек, пример әйтик, юлга хәзерме соң?

— Минем хәзер булганга биш былтыр инде, Гарәфи абзый,— дип бердә тоткарлыксыз җавап бирде Газинур, — аркага юл капчыгын асасы да, әтиәнинең фатихасын аласы. Аннары дүрт ягым кыйбла. Гарәфи абзый Газинурның шат, көләч һәм алсу йөзенә озак карап торды. Мөгаен, ул күптән түгел генә мунча кереп чыккан. Яңаклары, шадралары беленмәслек булып, янып торалар. Бер караганда ул исерек тә кебек, бер караганда бөтенләй айнык. Ятим үскән, балачак иркәлеген татымаган, сигез яшеннән үк әтисе белән көтү көтә башлаган, һәм колхоз оешканга кадәр кышларын кулакларда батрак булып эшләгән, алардан хәтсез кагылу-сугылуларны күргән бу яшь егеткә кайдан шул кадәр көр күңеллелек, кайдан шул хәтле үз-үзенә ышану? Менә Гарәфи булып Гарәфи читкә чыгып китәр алдыннан утырыр урын тапмыйча борчыла. Мактанудан түгел, Гарәфи бит Уралын да, Себерен дә, Кырымын да күргән кеше. Шулай да озын юлга чыгу алдыннан йөрәге тырный. Ә колхозыннан утыз-кырык чакрымнан да ары китмәгән Газинур ник бер генә хәвефләнсен. Була икән шундый кешеләр! — Җиңелрәк карыйсың син тормышка, Газнур, җиңелрәк. Уй-сагышың юк синең, пример. Газинур, кесәсеннән ак яулык чыгарып, маңгаен сөртте.

— Уй-сагыш, Гарәфи абзый, эшсез кешеләрдә генә була ул, — диде ул шаян тавыш белән, — минем бүгенгәчә эшсез көнем булмады. Юк, уй-сагышның нигә кирәге бар? Уйлама күплем әллә ни, Уй бетерә бәндәни, — дип көйләп тә җибәрде. Гарәфи абзый ихтыярсыздан кычкырып көлде.

— Диңгез сиңа, пример, һаман тубыктан әле, Газнур. Сокланам мин сиңа, җиңел яшисең, матур яшисең. Аннары, пример, дөньядан да курыкмыйсың. Газинур кинәт бик җитдиләнеп китте. Авыз эченнән көйләүдән туктады.

— Үзебезнең совет дөньясыннан ни өчен куркырга, Гарәфи абзый? — дип сорады ул.

— Менә иске заман булса, мин куркыр идем. Ә хәзер миңа кая барсам да бер кояш.

— Шулай, шулай, — диде Гарәфи абзый һәм үзе Газинур белән беренче танышкандай аны җентекләп күзәтте. Ләкин аның күзләре начар күргәнгә Газинурның бу минутта күзләренең ничек балкуын яхшылап шәйли алмады. Ул бары тик йөрәге белән генә моны сизде. «Син мәктәпкә йөрмәдең, әмма Гали абзыеңның яхшы мәктәбен үткәнсең егет», дип уйлады ул. Ә телдән бөтенләй икенче нәрсә әйтте.

— Иске заман булса, Газнур, пример, болай җырлап йөрмәс идең шул. Дөрес әйтәсең. Мин безнең әтиләрнең эш эзләргә чыгып киткәннәрен хәтерлим. Безгә, пример, барып җиткәнче үк эш әзерләп куйганнар, сутычныен да, билет бәһәсен дә рәхим ит. Кыскасы алда ни буласын, кая барасыбызны алдан беләбез, ә ул чакта кеше бәхет эзләргә китә, ә бәхете, әткәй мәрхүм әйтмешли, я җиде кат җир астында, я җиде диңгез артында. Шундый эчкерсез һәм мәгънәле сүзләре өчен Газинур Гарәфи абзыйны ярата һәм хөрмәт итә иде. Аннары Гарәфи абзыйга аның хөрмәтен баглый торган тагын бер нәрсә бар иде: Гарәфи Газинурның «Красногвардеец»та иң яраткан кешесе — Гали абзыйның яшьлек дусты...

1918 нче елда Бөгелмәдә Кызыл гвардия отрядлары төзелә башлагач, типсә тимер өзәрлек ике яшь егет — Гали белән Гарәфи Кызыл гвардиягә язылырга китәләр. Галинең авылда бер әбисеннән башка һичкеме булмый. Әтисен Ерак Себсрдә, Лена елгасы буенда эшчеләрне атканда атып үтергәннәр. Әнисе шул дәһшәттән качып, туган авылы Сугышлыга килеп егылган да, әбисе әйтмешли, гүр иясе булган. Ә Гарәфинең авылда әти-әнисе, сеңелләре һәм сыңар күзле аты- калган була. Гарәфи бара-бара да бер әйтеп куя икән:

— Әткәй карт белән әнкәй карчык күз алдыннан китми. Йөрәгем әрни, — ди.

— Алай булгач, бар, кайт, — ди икән Гали, көлеп. Гарәфи дәшми, ул башын иеп бара да бара. Аннары тагын әйтеп куя икән:

— Мин булмагач, аларның сукаларын кем сукалар, — ди. Гали тагын, мыскыллап, аңа әйтә икән:

 — Бар кайт, алайса, — ди, — мин синең өчен дә, үзем өчен дә буржуйларны кыйнармын, — ди. Галине отрядка алалар, ә Гарәфиие, күзләре трахома белән авырганга — алмыйлар. Ул яңадан авылына кайтып китә, ә Гали Бөгелмәдә кала. Аның башыннан күп хәлләр уза, кулаклар фетнәсе вакытында аны бик каты кыйныйлар, ат койрыгына тагып йөртәләр. Авылда аны атканнар дип тә, асканнар дип тә сөйлиләр. Гарәфи аның белән байтак вакыттан соң, армиядә генә очраша. Алар бергәләп акларны Томскига кадәр куып баралар, аннары Врангельне дөмбәсләп, Кара диңгезгә ташлыйлар. Гали инде отделком була. Шуннан күп тә үтми, Гарәфине — тагын шул каһәр суккан трахома аркасында — авылына кайтарып җибәрәләр. Алар Гали белән Кырымның карасу биек чинарлары астында кочаклашып аерылалар.

— Илгә кайткач, кара, Гарәфи дус, үзебезнең Советский власть өчен көчеңне кызганма. Бәлки, мине ат койрыгына таккан куштаннар, йоннарын алмаштырып, әле дә шыпырт кына яталардыр анда. Очратсаң, эшләрен солдатча бетер, — ди икән Гали һәм үзе үк көрсенеп куя икән.

— Юк, булдыра алмассың, юашрак кеше син, Гарәфи, йөгән белән әйдәсәң: калмыйсың, барасың, әмма тезгенеңне ычкындырсалар — сукыр тәкә кебек төртеләсең дә куясың, — ди. Дөресен әйткән булган икән шул Гали, Гарәфи абзый авылына кайткач, яңадан шул сыңар күзле атына һәм сукасына ябышкан. Еллар үткәннәр. Гарәфи берничә тапкыр читкә дә чыгып, бәхет сынап караган. Аның белән бергә киткән Сугышлы егетләренең күбесе я шахтада, я рудникта, я заводта урнашып калганнар. Ә Гарәфи яңадан авылына кайткан, көннәрнең берендә Казаннан килгән бер уполномоченныйдан Гали турында сораштырып белгән.

Гали зур кеше, Өлкә комитетында эшли икән, ләкин фронттагы яраларыннан соң сәламәтлеге бик шәптән түгел икән. Әллә кайларда, әллә нинди курортларда дәвалап караганнар — шифасы аз тигән. Врачлар аңа авылга кайтырга, борчылмыйча яшәргә кушалар икән. һәм шуннан соң күп тә үтми, илдә колхозлашулар башлангач, Гали абзый үзе дә Сугышлыга кайтып төшә, һәм төшүе белән — коммунист кеше тынгылык беләмени — колхоз турында сүз кузгата. Гарәфи белән дә алар озак сөйләшәләр һәм Гарәфи тагын, инә артындагы җеп шикелле аңа тагыла.

— Әйдә, тезгенне сиңа бирдем, Гали, сиңа ышанам, — дип әйткән икән ул. Колхозда Гарәфи бик тырышып эшли, аның тормышы шактый түгәрәкләнә. Әмма үзе күзгә күренеп картая, башының маңгай өсте пеләшләнә, чигә чәченә чал куна. Гәүдәсе бөгелеп, кулларын артка куеп, башын бөгеп йөри торган була. «Красногвардеец» яшьләре аны күбрәк шул кыяфәттә хәтерлиләр. Әмма Газинур аның бөтен тормыш юлын белә. Җай туры килгән саен ул:

— Гарәфи абзый, сөйлә әле, Гали абзый белән Кызыл гвардиягә язылырга ничек бардыгыз?—дип сорый һәм Гарәфи, һич тә арттырмыйча, башыннан үткәннәрне сөйләп бирә торган иде.

Газинур кесәсеннән һәйбәт папирос кабы чыгарды һәм аны: «кош күрсәтәм, карагыз, очмасын», дигәндәй кыландырып, Гарәфи абзыйга сузды.

— Рәхим ит, Гарәфи абзый, Казан кызларының бүләге, — диде. Гарәфи абзый, алтын язулы папиросны бармак очларында әйләндерә-әйләндерә, күрә караучы күзләре белән, киез эшләпәле башын кыйшайтып Газинурга текәлде.

— Нинди Казан кызлары? — дип белмәмешкә салынып сорады ул. Бу беркатлы кешенең дә үзенә күрә хәйләсе бар иде. Югыйсә нибары кырык дүрт йорттан торган «Красногвардеец»та Гафиятулла бабайның моннан бер атна элек, яшенле яңгырның икенче көнендә килгән кунак кызлары турындагы хәбәр минуты-сәгате белән бөтен колхозга таралып өлгергән иде. Алай гына да түгел, Газинурның ул студентка кызларны урманда, кырда, су буйларында йөртүләре турында имеш-мимешләр дә пешкән иде инде.

 — Имеш, Казан кызлары Газинурдан кипкән елга суын таптыралар. Ә теге шадра юләре, авызын ачып, аларны кырлар буенча былтыр аккан суны эзләп йөри, — дип көлештеләр «Красногвардеец» кызлары. Җил исми, кура тибрәнми дигәндәй, кызларның чәнчеп әйткән сүзләрендә дөреслек тә бар иде. Бу хәл болай булды: Колхозга ике студентка килүе турындагы хәбәр Гали абзыйга да ишетелә. Бер көнне ул аларның урам буйлап узганын тәрәзәдән дә күреп кала. Кызларның берсе — кыска сары чәчле, икенчесе, озын кара юлымлы. Алар, кулга кул тотынышып, ниндидер күңелле әйбер турында сөйләшеп, урам уртасыннан баралар. Көмеш кыңгырау шикелле чыңгырдап көлгән тавышлары ишетелә. Башта Гали абзый алар белән Казан хәлләре турында гына сөйләшергә уйлаган иде. Күптән инде аның Казанда булганы юк. Ул Газинурның энесе Рөстәм аркылы алардан үз янына кереп чыгуларын үтенде. Рөстәм, Газинур кебек, Гали абзый өчен утка керергә әзер торган малай булганлыктан, кызларны шул сәгатьтә үк диярлек алып та килде. Әмма сүз Казан хәлләре белән генә бетмәде, дөресрәге шуның белән башланды гына. Кызларның сары чәчлесе — ул үзен Гөлләр дип таныштырды — инженер-электрик булырга укый икән, ә озын кара толымлысы — анысы Фатыйма исемле иде — артистка булырга хәзерләнә. Моны белгәч, Гали абзый әйтеп бетергесез шатланды.

— Сез бит безнең өчен һава кебек кирәкле кешеләр, кызлар, — диде ул, җанланып китеп. — Сез беләсез, без Казаннан ерак торабыз, Бөгелмә дә ян күрше түгел. Шәһәр кешеләре безгә әлегә сирәк килә. Ә безнең колхозчылар — бәлки, үзегез дә сизеп өлгергәнсездер инде — культурага бик нык сусый. Менә сез, Гөлләр, аларга колхоз электростанцияләре турында доклад ясый алмассызмы икән? Ә Фатыйма, бәлки, безгә үз һөнәреннән берәр нәрсә күрсәтер иде.

— Ул кызларга үзенең сынаучан күзләре белән текәлеп карап торды да, — я, ничек, кызлар, буламы? — дип сорады. Кызлар бер-берсенә карашып алдылар да елмаеп куйдылар. Алар риза иде. Тик хәзерлек өчен бер-ике көн вакыт сорадылар. Аннары Гөлләр «Красногвардеец»ның үз елгасын тикшерергә теләге барлыгын әйтте. Бәлки, якын киләчәктә «Красногвардеец» үзе дә электр станциясе корып җибәрер. ««Красногвардеец»ның үз елгасы» дигән сүзләрне ишеткәч, Гали абзый уңайсыз гына көлемсерәп куйды. Шул ук көнне колхоз председателе, Гали абзый киңәше буенча, Газинурны правлениегә чакыртты.

— Газинур, сиңа боевой задание, — диде ул, кара мыегы астыннан көлеп. Ул Гали абзыйның бу эшен яратып бетерми, әмма аңа каршы килергә дә кыймый иде.

— Кунак кызлары су юлы эзли икән. Син шул су юлын табу өчен кунак кызлары белән разведкага чыгасың. Аңлашылдымы? 

Газинур Хәнәфинең мыскыллап сөйләвен шунда ук сизеп алды.

— Артыгы белән, Хәнәфи абый.

— Артыгы белән? — дип кайтарып сорады председатель.

— Ә разведка — ни дигән сүз, беләсеңме?

— Кайткач, әтидән сорармын әле.

— Ах, син тел бистәсе! — дип көлде Хәнәфи, башын артка ташлап. — Үзеңнән олыларны хитрить итмәкчс буласыңмы? Шагом-марш!

Газинур кызлар белән кырга чыкты. Ул аларны кайларда гына йөртмәде. Су бөркелеп торган бөтен чокыр-чакырны күрсәтте. Яз көннәрендә, яңгыр вакытларында суның кайдан агуын, кайларда җыелуын барысын да күрсәтте. Әмма, «Красногвардеец» җирендә электростанция корырлык түгел, мал сугарырлык та су юк иде. Арыган, кояшта эсселәгән кызлар тәмам күңелсезләнделәр. Газинур Хәнәфинең «разведка» сүзен исенә төшерде дә, кинәт көлеп җибәрде. Хәнәфи кадровыйда хезмәт иткәнгә гади кеше аңламый торган шундый сүзләрне кыстырырга ярата иде. Әмма Газинурга бу сүз ошады: разведка, разведка. Ул, тартынуны белми торган егет булганга, шунда ук бу сүзнең мәгънәсен кызлардан сорап алды: «аны чәй белән эчәләрме, ипи белән ашыйлармы?» диде. Гөлләр аңлатып бирде. Фатыйма сүзгә катнашмады. Ул күбрәк чәчәкләр белән кызыксынды. Бер чәчәк таба да: «Газинур, бу нинди чәчәк?» дип сорый. Газинур аңа бу чәчәкләрнең җирле мәзәк исемнәрен әйтә: «Монысы бәрхет чәчәге, монысы көләч гөл...»

Гөл көләч була димени? Фатыйма көлә, гаҗәпләнә, кайберләрең кечкенә блокнотына язып куя. «Син ботаникмы әллә? Каян барысын да беләсең?» ди. Ботаник сүзен Газинур гомерендә беренче ишетә. Юк, ул ботаник түгел, ул бары тик шул кырларда кечкенәдән аунап үскән малай. Бабайлар ни белсәләр, аңа шуны сөйләгәннәр, ә ул барысын да күңеленә бикләгән. Бал корты чәчәктән чәчәккә кунып ничек бал җыйса, Газинур да халыктан ишеткән сүзләрне шулай хәтер сандыгыңа җыйган. Газинур кызларны күрше «Прогресс» колхозына илтә. «Красногвардеец»тан нибары бер чакрымда көчле, мул сулы елга ага. Гөлләр моны күргәч, ачынып, шатланып китә. Аның күзләре ялтырый башлый. Ул Газинурны кулыннан эләктерә дә, алар бөтен көчләре белән елга ярына йөгерәләр... 

Газинур кулындагы Гөлләр бүләк иткән папирос кабына карап елмаеп тора. Берсеннән-берсе биегрәк боз таулары. Бер кеше атка атланган да, башлык колакларын җилдә туздырып, аргамагын җан-фәрманга чаптырып, каядыр ашыга. Кавказ диләр ул таулы җирләрне. Газинур Кавказ турында әтисенең бетмәс-төкәнмәс солдат хикәяләрен генә ишеткәне бар. Әмма ишетү бер, ә үз күзең белән күрү икенче. Эх, әгәр дә Газинур шул карлы тау башларын якыннан торып бер күрсә иде. Кызык тау башларында кар, ә түбәндә виноградлар, әфлисуннар үсә, ди.

— Кара аны, Газинур, — дип шаярта Гарәфи абзый, икенче папиросның төпчеген суыра-суыра.

— Пример әйтәм, сурәтле папирос кабына Казан кызы каптырып куймасын үзеңне. Була ул андый хәлләр яшь чакларда. Урамның аргы ягыннан ныгып бетмәгән яңгыравыклы тавыш «Газинурр абый», дип кычкырды. Һәм бөтен «Красногвардеец» тирәләре күңелле яңгыраш белән: «...нур...» дип кабатладылар.

— Пилмән ашарга чакыралар, — диде Газинур һәм урыныннан торды. Гарәфи абзый да күтәрелде.

— Ярый, Газнур,— диде ул, — шулай алайсаң иртәгә таң белән кузгалабыз. Һадига, Газзәнгә, Закирга бер ара кереп чыгарсың әле. Озак йокламасыннар. Юл кешесенең юлда булганы яхшы.

Җил капка төбендә Газинурны энесе Рөстәм каршы алды.

 — Абый, — диде ул, бик зур сер итеп әйткән шикелле әкрен генә, — әйдә тизрәк. Кунак апалар гөбедә май язалар, ә майлары төшми. Әни көлә, үзләре көлә. Әти дежурга китте. Рөстәм абыйсының кызык яратучы кеше икәнен белгәнгә генә чакырган. Ә пилмән әле пешеп өлгермәгән. Аны әле казанга да салмаганнар.

Газинур ишекне ачканда Гөлләр җиз кыршаулы гөбедә тырышып-тырышып май яза иде. Гөбе эчендәге аталгыч бер югары күтәрелә, бер түбән төшә, аның саен кызның кояшта янган куллары да бер күтәреләләр, бер түбән төшәләр. Кыска сары чәчләре тузгып маңгаена сибелә. Ул аларны кул аркасы белән артка сыпыра да тагын озын саплы аталгычка тотына. Газинурны күргәч, Гөлләр эшеннән туктады.

— Уф, арыдым,—дип ул, елмаеп, сәке кырыена утырды.

— Казанда май сатып алган чагында аның шундый коточкыч хезмәт белән табылуын исемә дә китерми идем.

— Газинур, сиңа юлга май атлыйлар бит, — диде мич янында казан асып маташкан әнисе.

— Бер сәгать булыр инде газапланалар, мескеннәр. Мин үзем генә языйм дим дә — бирмиләр.

— Бәлки, юлда ашаганда безне бер исенә төшерер, дип тырышкан идек тә, булдыра алмадык, — диде Гөлләр һәм Фатыймага карап алды.

— Югыйсә, Газинур китәр дә, безне бөтенләй онытыр.

— Сезне онытмас өчен, маема кагылып та карамас идем, — дип көлеп куйды Газинур. Кызлар пырхылдашып көлеп җибәрделәр. Газинур, кулларын ышкып, аталгычка тотынды. Ул инде чүпрәкләрен алып ташлаган иде.

— Карап-карыйк әле, нигә ул чыгымлый. Кызлар Газинурның эшен кызыксынып күзәтә башладылар. Ул бер дә көч куймый, шаярып кына эшли кебек. Ләкин хәрәкәтләре җитез, тигез.

— Күз тидерерсез, болай туры карамагыз, — диде ул кызларга һәм көтмәгәндә җырлап җибәрде: 

Басу капкасын чыккач та,

Уңга киткән юл булыр:

Чыгар кояш, сибәр нурын,

Бездән сәлам шул булыр.

Ул арада пилмән дә өлгерде, май да язылып бетте. Кызлар, гаҗәпләнеп, гөбегә карадылар.

— Газинур, син нишләдең соң? Нигә без бер сәгать язып та май булмады, син унбиш минутта май төшердең?

— Сере һәм догасы бар аның,—диде Газинур, әнисенә гөбене биреп. Пилмән ашаган чагында каядыр югалып торган Рөстәм ишектән атылып керде дә, бөтен кешегә ишетелерлек итеп:

— Гали абый клубка китте!—дип кычкырды.

— Ут чыкканмыни, нигә шул хәтле акырасың, — диде әнисе, ачуланып. Кызлар пилмәннәрен тиз-тиз ашап бетерделәр дә клубка җыена башладылар.

— Ашыкмагыз, хәзер чәй дә өлгертәм, — диде Хәдичә түти, — безнең халык алай ашыгып җыела торган түгел.  

— Әни, син үзең генә ашыкмый торган кеше,—диде Рөстәм авызына пилмән артыннан пилмән тутыра-тутыра.

—Клубта инде уты-ыр-ырга урын да ка-маган. Сабирҗан бабай белән Галәк бабай да андалар.

— Төелеп үләсең ич, кая бу кадәр кабаланасың, — диде Хәдичә түти.

— Сөякләре коелырга торган Галәк бабайга ни калган тагы анда?

Рөстәм бу мәгънәсез сорауга җавап биреп тормады. Ул бүген аеруча шат иде. Чөнки бүген җыелышны хәзерләүдә аның катнашы бик зур. Ул, Гали абзый кушуы буенча, белдерү язып, аны правление ишегенә ябыштырып куйды. Аннары үзе кебек иптәшләре белән бергә, өйдән өйгә кереп, колхозчыларга җыелыш буласын белдереп йөрде. Гөлләр аңардан җыелыш башланыр алдыннан чертёжларын, схемаларын һәм үзе белән алып килгән кечкенә электростанция макетын сәхнәгә чыгарып. элеп куюларын үтенде. Рөстәмнең түбәсе күккә тиде. Зал чыннан да шыгрым тулган иде. Кызларны, юл биреп, алга үткәрделәр. Аларга ияреп Газинур да алга узды. — Килдегезме, кызлар, — диде Гали абзый һәм кунакларны сәхнәгә, кызыл комач япкан өстәл янына чакырды. Аның өстендә һәрвакыттагыча яшел гимнастёрка, билендә каеш, аякларында күн итекләр иде. Күкрәгендә Кызыл Байрак ордены һәм тагын ниндидер значок ялтырый иде. Аның белән бергә сәхнәгә колхоз председателе Хәнәфи дә атлады. Фатыйма сәхнәгә менмәде. Ул Гали абзый торып киткән урынга утырды, Газинур Хәнәфи торып киткән урынга утырды. Рөстәм сәхнәдә Гөлләр янында бөтерелә иде. Менә ул Гөлләрнең колагына нәрсәдер пышылдады, аннары сәхнә артына чыкты, яңадан керде һәм алдан хәзерләнгән кадакларга Гөлләрнең чертёжларын, схемаларын элә башлады. Кечкенә өстәлгә өсте ак җәймә белән ябылган ниндидер бер серле әйбер китереп куйды. Бу вакытта аның кояшта каралып беткән йөзе шундый тантаналы һәм шундый бәхетле бер төс алган иде, әйтерсең, бүгенге кичәдә Рөстәм иң-иң беренче кеше һәм залда утыручылар барысы да аның сүзен тыңларга җыелганнар. «Кара, абыйсыннан алда, тәбегә баса бит, кара бөрчә», дип уйлады Газинур һәм, артына борылып, күзләре белән Гыйльмурины эзләде. Бая ишектән кергән чагында аның чуар яулыгы күзгә чалынып калган иде, ә хәзер бер җирдә дә күренми.

— Иптәшләр, — диде Гали абзый һәм шау-шу берьюлы басыла башлады.

— Бүген безнең алдыбызда Гафиятулла бабайның, — ул күзләре белән картны эзләде. Гафиятулла карт дежурын иптәшенә биреп, үзе монда килгән һәм иң алдагы рәтләрнең берсендә утыра иде,

— Казаннан килгән кунак кызлары бар. Менә Гөлләр, — ул уң ягында утырган кызга башын иде, — безгә колхоз электростанцияләре турында сөйләячәк, ә Фатыйма, — ул Галәк бабай белән Газинур уртасында, беренче рәттә утырган кызга ымлады,— сөекле шагыйребез Һади Такташның шигырьләрен укыячак. Шауламыйча, игътибар белән генә тыңлап утыруыгызны үтснәм. Суз Гөлләр иптәшкә бирелә. Гөлләр, чәнчә бармак юанлыгындагы чыбыкны ике кулы белән ике башыннан тотып, сәхнә кырыена килеп басты. Ул кыска җиңле ак күлмәктән, биек үкчәле ак туфляләрдәи иде. Буе зифа, биле өзеп алырдай нечкә. Сары бөдрә чәчләре иңнәренә тиеп торалар. Халык, бигрәк тә яшь егетләр, аңа сокланып карады. — Иптәшләр, — диде ул сөйкемле ачык тавыш белән. Утыручыларга бу гадәти сүз бик табигый, бик тыныч әйтелгән кук тоелды, ә Гөлләр искиткеч каты дулкынлана иде. Ул авылда үзенең диплом эшеи аз-маз караштыргаларга гына исәпләгән иде. Гали абзыйның тәкъдименә ул ашыгыбрак җавап бирде. Колхозчылар алдында чыгыш ясауның никадәр җаваплы булуы турында уйламаган иде ул. Шул турыда уйлый башлагач, төи йокылары качты. Ул бит бары тик студент кына әле. Ә колхозчылар өчен электр станцияләре кызыклы фән яңалыгы гына түгел. 

Ул — алар өчен тормыш мәсьәләсе, ул аларның иртәгәге көне. Менә шуңа күрә дә, алар клубка шулай шыгрым тулганнар. Шуңа күрә дә йөз яшәр Галәк бабай да урыныннан кузгалган һәм, уң кулын колагына куеп, Гөлләрнең һәр сүзен игътибар белән тыңларга әзер тора. Ә Газинурны, аның кебек атлыгып, янып торган уннарча яшьләрне әйтмисең дә инде. Алар әллә нихәтле. Күзләре ничек очкынланып яналар. Гөлләр Совет хөкүмәтенең һәм большевиклар партиясенең киләчәктә авылларны электрлаштыру эшенә никадәр зур әһәмият бирүе турында кыска гына сөйләде дә, докладының иң авыр өлешенә — колхоз электр станциясенең ничек корылуына күчте. Әллә инде Гөлләр электричество белән һичбер танышлыклары булмаган кешеләргә дә шуны аңлаешлы итеп сөйләп биргәнгәме, әллә «бу кызый менә нинди хикмәтләр сөйли, каян аңлап бетерәсең барысын да», дип кешеләр үзләре аптырап калдылармы— аны һич бүлдерми-нитми тыңладылар. Ул үзенең чертёжларын, схемаларын күрсәтте, ак җәймә япкан һәм барысын да бик сәер- сендергән әйбернең өстен ачып күрсәтте. Уенчык өйгә ошаган бу әйберне Гөлләр «макет» дип атады. Аннары шундый электростанцияне салыр өчен күпме материал, күпме вакыт, күпме акча кирәклеген бәйнә-бәйнә төшендереп бирде. «Красногвардеец»ның үзендә электростанция салу мөмкинлегенә күчкәч, халыкның кызыксынуы тагын да арта төште.

— Электр чыгару өчен су кирәк, дидегез. Бездә ат эчерерлек тә су юк ич, — дип кычкырдылар залдан. Гөлләр тавыш басылганны көтте дә, бераз елмайган хәлдә:

— Су бар, иптәшләр, суны Газинур табып бирде, — диде. Халык үрелеп Газинурга карый башлады. Шау-шу купты. Ниткән су ул, «Красногвардеец» җире билгесез җир түгел лә. Ул уч төбендә, аның һәр чишмәсе, һәр чокыры картага төшерелгән. Һәй Газинур, Газинур, ачкансың Казан каласын! Гали абзый халыкны тынычландыргач, Гөлләр сүзен дәвам иттерде.

— Дөрес, иптәшләр, сезнең үз территориягездә су юк, ләкин сезнең күршегездә — «Прогресс» колхозында ике электростанциягә дә җитәрлек су бар. «Прогресс»ның фермалары турысыннанрак 300—400 метрлык канау казып, суның биеклеген 3—4 метрга күтәргәндә, сезнең үз җирегездә менә дигән плотина эшләп була.

Бу фикер халыкка бик тиз барып җитте. Хәнәфи, Гали абзыйның колагына пышылдап:

— Разведка сведениеләре начар түгел бит. Бу турыда чынлап уйлашырга да кирәк булыр,—диде. Доклад һәм сораулар шактый озынга сузылды. Галәк бабай: «Электр йортыгызны миңа күрсәтегез әле», дип сәхнәгә үк менде. Залдан аңа: «Яхшырак кара, Галәк бабай, электростанция салгач, сине анда главный инженер итеп куярбыз», дип кычкырдылар. Сәгать уникенчегә киткәч, Гали абзый Гөлләрне кызганды булса кирәк, сорауларны туктатты.

— Гөлләр белән соңгы очрашуыбыз түгел, иптәшләр. Ул бездә җәй буе торачак, — дигәч, халык тына калды. Сүз Фатыймага бирелде. Ул сәхнәгә чыкты да, тавыш басылганны көтеп, бераз башын түбән иеп торды. Аннары башын арткарак ташлап, Һади Такташның сугыш уты кабызырга теләүче «Англиянең мәгърур лордына» язган нотасын укырга көреште. Укыган саен аның тавышы көчәя, катылана барды. 

Мин нотамны сиңа «җәнап гали»

Фәлән-төгән диеп башламыйм.

Мужик булып язам, Йөрәктә дә

Англиягә ачу сакламыйм... 

Шагыйрьнең янган йөрәгеннән чыккан нәфрәтле сүзләрен Фатыйма мөмкин кадәр көчлерәк пафос белән укырга «тырышты һәм ул мона иреште. Аның сүзләре тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керерлек рәвештә көчле яңгырадылар. 

Сиңа каршы булган аэропланнар

Гади алюминнан коелыр. Ләкин...

Шул тиеннәр биргән миллионнарны

Сугыш ачсаң, сугыш сафында

Очратырсың әле тагын да!

Фатыймага бик озак кул чаптылар. Аннары ул сөекле шагыйребезнең тагын бик күп шигырьләрен укыды. Аңа тагын кул чаптылар. Ә Газинур, сәхнәгә үк йөгереп менеп, чиксез дулкынланган тавыш белән: «Рәхмәт, Фатыйма, рәхмәт Такташ абыйга да!» диде һәм кызның ике кулын кысты. Кичә тәмам булгач та картраклар тарала башладылар, ә яшьләр уенга калды. Скамьялар тышка чыгарылды. Кызлар, идәнгә су сибеп себереп алдылар. Клуб уртасына куелган ике урындыкка ике гармоньчы утырды һәм бию көен сыздырып җибәрделәр.

— Әйт шуны!—дип кычкырып, Газинур уртага сикерде һәм бармакларын шартлата-шартлата биеп тә китте. Ул оста һәм җиңел бии иде. Әле бер кулын, әле икенче кулын баш артына куя һәм шул уңайга көләч шадра йөзен әле уңга, әле сулга бора. Ә аяклары, әйтерсең, идәнгә дә тимиләр — очалар гына. Гөлләр каршында ул аеруча озак һәм кыланып биеде. Яшьләр аны төрле яктан кыздырып тордылар. Гөлләр арыган иде, ләкин шундый ихлас күңел белән биеп чакыруны илтифатсыз калдырырга көче җитмәде. Ул кулларын киң җәеп, түгәрәк буйлап бер әйләнде дә, уртага басып бии башлады...

Гөлләр, Газинурның иңбашына кулын салып утырган Һадины уртага чакырып алып, үзе аның урынына утырды.

— Гөлләр, — диде Газинур, ни өчендер ярым пышылдап. — Димәк, безнең колхозда чынлап та электр станциясе корып була? Мин бер үзем син әйткән теге 300 метрлык канауны казып бирер идем. Валлаһи газим, менә.

— Син китәсең бит.

— Хәзер мин китмәскә дип тә торам әле. Үзем бармасам, Хәнәфи абый мине көчләп җибәрми. Гөлләр аның колагына иелеп пышылдады:

— Юк, Газинур, син фикереңнән кире кайтма. Син анда монтерлык эшенә өйрәнергә тырыш. Биюләр җыр белән, җырлар биюләр белән алмашынды, һәм кинәт. Гөлләр сизми дә калды, Газинур каядыр юк булды. Аның урынында Һади утыра иде.

— Газинур кая китте? — дип сорады Гөлләр. Һади әкрен генә сызгырып җибәрде. Бу вакытта Газинур, читән аркылы сикереп төшеп, Гыйльмурннын тәрәзәсен чиертә иде.

— Гыйльмури, Гыйльмури,— дип пышылдады ул. Берничә чирткәч тә, Гыйльмури тәрәзә янына килде, күрәсең, ул көтеп торган. Ләкин йөзе ачулы, кашлары җыерылган.

— Ни кирәк сиңа, шадра шайтан? Бар әнә иреннәреңне турсайтып, кунак кызларыңа карап утыр. Газинур әкрен генә көлеп җибәрде.

— Ачуланма, Гыйльмури... Мәхәббәтем синдә генә бит. 

Кыз сызылып киткән кыйгач кара кашларын тагын да тирәнрәк җыера төште.

— Тасма телләнмә әле. Яхшылыкта кит, югыйсә чүмеч белән шадраларыңа кайнар су сибәчәкмен. Газинур яңадан сөйли башлаган иде, Гыйльмури авыз ачарга да ирек бирмәде.

— Күзләрен майландырып, муеннарын атаказ кебек сузып утыра бит, энекәем. Үләрсең кыланышларыннан. Кунак кызы белән колактан колакка сөйләшкән була тагын. Төкерә ул сиңа.

Нәрсә соң Гыйльмурины бу кадәр ярсыткан? «Мөгаен сүз ирештергәннәрдер», дип уйлап алды Газинур һәм тәрәзә төбендәге тамчылы гөлне бер читкәрәк этәреп куйды: ул аңа карарга җайсызлый иде. Гыйльмури гөлне яңадан уз урынына куйды.

— Кич буе, ичмасам, әйләнеп тә карамый...

— Карадым, син күренмәдең.

— Күренмәдем. Синең ат күзләрең мине күрерлекмени. Мин бит инә очы кадәр генә, мине күрер өчен зур күрсәтә торган күзлек кирәк.

— Җитәр инде, Гыйльмури. Бу ачулануларың белән дә йөрәкне теләсең.

— Булган ди син шадра шайтанда йөрәк. Бар, югал. Тәрәзәм төбендә өрәк кебек катып торма.

— Мин иртәгә китәм бит, Гыйльмури,—диде Газинур әкрен генә.

— Китсәң, юл такыр. Кинәт Гыйльмури, куллары белән йөзен каплап, артка тайпылды.

— Гыйльмури, җаным, Гыйльмури, — дип дәште Газинур. Гыйльмури җавап бирмәде. Ул чыбылдык эчендәге мендәренә капланып елый иде.

... Икенче көнне, төш вакытларында, Газинурлар Бөгелмә вокзалында вагонга утырдылар. Газинур күңелсез иде. Гарәфи абзый да, Һади да, Газзән дә һәм башкалар да моңа игътибар иттеләр. Газинур юл буе әллә нинди моңлы җырлар җырлап килде. Аның күңелсезлегенең сәбәбен иптәшләре төрлесе төрлечә юрады. «Туган-үскән җирдән чыгып киткәндә, һәркемгә шулай ямансу була», — диде аз сүзле Газзән. Гарәфи үзенчә нәтиҗә ясады: «Әйттем бит, Газинур, пример, кунак кызы белән сак бул. Теге Казбек тавы башындагы боз белән йөрәгеңне катырды, ахры, ул синең». Газинур берсенә дә җавап бирмәде, акланган булып, төрле уен-көлке сүзләр дә әйтмәде. Атта килгәндә артка каерылып-каерылып карады. Вагонга кереп утыргач, ачык тәрәзә яныннан китмәде. Перронда халык кайный, кемнәрдер, соңга калам дип, җан-фәрманга йөгерә. Чәйнекләр, котомкалар шалтырый. Кемнәрдер саубуллаша, хат яз, онытма, диләр. Әнә алдарак берсе — ак чәчле карчык күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртә. «Аерылулар шушы инде», дип уйлап куйды Газинур һәм шунда, перронга күтәрелә торган баскычларда, аның күзләренә чуар яулык чагылып китте. Егет үз-үзен онытырлык дәрәҗәдә:

— Гыйльмури! — дип кычкырып җибәрде һәм акка-карага карамый, кешеләрне этә-төртә ишеккә ташланды. Көрәк сакаллы бер рус карты аның артыннан:

— Вот, ошалелый! — дип кычкырып калды. Перрон уртасында кая барырга белмичә, як-ягына каранып торган Гыйльмури янына Газинур, атылып килеп, ике беләгеннән тотты һәм очкынланып торган кара күзләре белән аңа карап:

— Гыйльмури, бәгърем! — диде.

— Газинур... — диде Гыйльмури.

— Уф, кичектем дип котым очты.

— Син ничек монда? Ничек килеп җиттең соң, Гыйльмури? Кыз озын керфекләрен түбән төшерде. Ничек килеп җитте соң ул? Анысы мөһиммени. Ул олы юлга кадәр өч километр чамасы җәяү йөгерде, аннары атка утырды, ат бик әкрен бара күк тоелгач, тагып Җәяү йөгерде, ә аннары аны автомобиль куып җитте...

— Килдем инде, — диде ул чак-чак тынын алып. Хәзер бу кызарган, чиксез дулкынланган Гыйльмури кичәге салкын, чәнечкеле Гыйльмурига бер дә ошамаган иде. Сөйкемле, оялчан, матур Гыйльмури! Ул Газинурга шундый өздереп карый, кулларын аның кулларыннан тартып алу түгел, үзе аңа ныграк сыена бара. Чаң суктылар. Халык вагон ишекләренә ябырылды. Гыйльмури куеныннан чиккән яулык чыгарып, оялып кына Газинурга сузды.

— Мә, бүләгем булсын, Газинур.

— Миңамы?— дип шатланып һәм гаҗәпләнеп сорады Газинур.

— Сиңа, — диде кыз әкрен генә.

— Син бит минем... бер генәм. Онытма. Газинур аны күкрәгенә кысты.

— Онытмам, бәгърем, онытмам! Паровоз озын итеп кычкыртты. Аннары поезд әкрен генә кузгала башлады. Газинур вагон баскычына сикерде.

— Хуш, Гыйльмури, хуш, акыллым! Гыйльмури зәңгәр яулыгын болгый-болгый вагон белән янәшә йөгерә. Вагон тәгәрмәчләре кызурак әйләнә. Газинур яңакларында салкынча, каты җилне тоя. Менә Гыйльмури туктады. Ул әле зәңгәр яулыгын болгый. Әнә ул бик кечкенә инде. Ә вагон тәгәрмәчләре һаман кызурак һәм кызурак әйләнәләр. Гыйльмури инде бөтенләй күренми дә. Поезд инде Бөгелмәнең соңгы йортлары яныннан чабып үтә. Алда очсыз-кырыйсыз киң кыр күренә.

— Хуш, Гыйльмури, сау булыгыз, туган җирләрем!—дип соңгы мәртәбә кычкыра Газинур.