ТЕЛ ГЫЙЛЕМЕНДӘ МАРКСИЗМ ТУРЫНДА
И.СТАЛИН
ТЕЛ ГЫЙЛЕМЕНДӘ МАРКСИЗМ ТУРЫНДА
Миңа яшьләрдән бер группа иптәшләр, тел гыйлеме мәсьәләләре буенча, бигрәк тә тел гыйлемендә марксизмга кагылышлы мәсьәләләр буенча үземнең фикеремне матбугатта белдерүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мин тел галиме түгел һәм, әлбәттә, иптәшләрне тулысынча канәгатьләндерә алмыйм. Ә инде тел гыйлемендә, шулай ук башка иҗтимагый фәннәрдә марксизмга килгәндә, бу эшкә минем турыдан-туры мөнәсәбәтем бар. Шунлыктан мин иптәшләр тарафыннан куелган байтак кына сорауларга җавап бирергә риза булдым.
СОРАУ. Телне базис өстендәге өскорма, дию дөресме?
Җавап. Юк, дөрес түгел. Базис — җәмгыять үсешенең билгеле бер этабында җәмгыятьнең экономик строе. Өскорма — җәмгыятьнең политик, хокук, дин, сәнгать, философия карашлары һәм аларга туры килә торган политик, хокук учреждениеләре һәм башка учреждениеләр. һәртөрле базисның үзенә туры килә торган өскормасы була. Феодаль строй базисының үзенең өскормасы, үзенең политик, хокук һәм башка карашлары һәм аларга туры килә торган учреждениеләре бар, капиталистик базисның үзенең өскормасы, социалистик базисның үзенең өскормасы бар. Әгәр базис үзгәрә һәм бетә икән, аның артыннан аның өскормасы үзгәрә яки бетә, әгәр яңа базис туа икән, аның артыннан шуңа туры килә торган өскорма да туа. Бу яктан алганда тел өскормадан тамырдан ук аерылып тора. Мәсәлән, рус җәмгыятен һәм рус телен алыйк. Соңгы 30 ел эчендә Россиядә иске, капиталистик базис бетерелде һәм яңа, социалистик базис төзелде. Шуңа ярашлы рәвештә капиталистик базис өстендәге өскорма бетерелде һәм социалистик базиска туры килә торган яңа өскорма төзелде. Димәк, иске политик, хокук һәм башка учреждениеләр яңа, социалистик учреждениеләр белән алыштырылдылар. Ләкин, шуңа карамастан, рус теле Октябрь переворотына кадәр нинди булса, нигездә шундый булып калды. Бу чор эчендә рус телендә нәрсә үзгәрде соң? Рус теленең сүзлек составы билгеле дәрәҗәдә үзгәрде, яңа социалистик производствоның барлыкка килүе, яңа дәүләтнең, яңа социалистик культураның, яңа җәмәгатьчелекнең, моральнең барлыкка килүе уңае белән, ниһаять, техниканың һәм фәннең үсүе уңае белән барлыкка килгән шактый күп яңа сүзләр һәм әйтелмәләр белән тулылану мәгънәсендә үзгәрде; күп кенә сүзләрнең һәм әйтелмәләрнең мәгънәсе үзгәреп, алар яңа мәгънә алдылар; байтак сандагы искергән сүзләр сүзлектән төшеп калды. Ә инде рус теленеп. нигезе булган төп сүзлек фондына һәм грамматик төзелешенә килгәндә, капиталистик базисны бетергәннән соң алар бетерелмәделәр һәм телнең яңа төп сүзлек фонды һәм яңа грамматик төзелеше белән алыштырылмадылар гына түгел, бәлки, киресенчә, бөтен килеш сакландылар һәм нинди дә булса җитди үзгәрешсез калдылар,— нәкъ менә хәзерге заман рус теленең нигезе булып сакланып калдыла. Аннары. Өскорма базистан туа, ләкин бу, һич тә, ул базисны чагылдыра гына, ул үз базисының язмышына карата, сыйныфларның язмышына карата, стройның характерына карата пассив, нейтраль, барыбер итеп карый дигән сүз түгел. Киресенчә, дөньяга килгәннән соң ул гаять зур актив көчкә әверелә, үз базисына формалашырга һәм ныгырга актив булышлык итә, иске базисны Һәм иске сыйныфларны кыйнап бетерүдә һәм юк итүдә яңа стройга булышлык итү өчен барлык чараларны күрә. Башкача булуы да мөмкин түгел.
Базис өскорманы үзенә хезмәт итсен өчен, үзенә формалашырга һәм ныгырга актив ярдәм итсен өчен, гомере бетеп бара торган иске базисны һәм аның иске өскормасын бетерү юлында актив көрәшсен өчен тудыра да. Өскорма үзенең шушы хезмәт итү роленнән баш тарту белән үк, өскорма үз базисын актив яклау позициясеннән аңа барыбер итеп карау позициясенә, сыйныфларга бертигез караш позициясенә күчү белән үк ул үзенең сыйфатын югалта һәм өскорма булудан туктала. Бу яктан алганда тел өскормадан тамырдан ук аерылып тора. Тел мәгълүм җәмгыятьнең эчендә теге яки бу базистан, иске яки яңа базистан тумаган, бәлки гасырлар буена җәмгыять тарихының һәм базислар тарихының бөтен барышыннан туган. Ул нинди дә булса бер сыйныф тарафыннан түгел, бәлки бөтен җәмгыять тарафыннан, җәмгыятьнең барлык сыйныфлары тарафыннан йөзләрчә буыннарның тырышлыгы белән тудырылган. Ул нинди дә булса бер сыйныфның гына түгел, бәлки бөтен җәмгыятьнең, җәмгыятьтәге барлык сыйныфларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тудырылган. Нәкъ менә шунлыктан ул җәмгыять өчен бердәм һәм җәмгыятьнең барлык членнары өчен гомумхалык теле итеп тудырылган. Шуңа күрә кешеләрнең аралашу чарасы буларак телнең хезмәт итү роле башка сыйныфларга кимчелек китереп, бер сыйныфка гына хезмәт күрсәтүдә түгел, бәлки бөтен җәмгыятькә, җәмгыятьнең барлык сыйныфларына бертигез хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт.
Телнең үлеп бара торган иске стройга да, шулай ук күтәрелеп бара торган яңа стройга да, иске базиска да, шулай ук яңасына да, эксплуататорларга да, шулай ук эксплуатацияләнүчеләргә дә бертигез хезмәт итә алуы асылда шуның белән аңлатыла да. Октябрь переворотына кадәр рус теле рус капитализмына һәм рус буржуаз культурасына яхшы хезмәт иткән кебек, хәзер социалистик стройга һәм рус җәмгыятенең социалистик культурасына шулай ук яхшы хезмәт итү факты ук беркемгә дә сер түгел. Украин, белорус, үзбәк, казах, грузин, әрмән, эстон, латыш, литва, молдаван, татар, азербайҗан, башкорт, төркмән һәм совет милләтләренең башка телләре турында да шуны ук әйтергә мөмкин, алар да, б\ милләтләрнең иске, буржуаз строена яхшы хезмәт иткән кебек, яңа, социалистик стройга шундый ук яхшы хезмәт итәләр.
Башкача булуы да мөмкин түгел. Тел кешеләрнең аралашу коралы сыйфатында бөтен җәмгыятькә хезмәт итү өчен, җәмгыять членнарының сыйнфый хәлләренә карамастан, аларга бер үк дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүче, җәмгыять членнары өчен гомуми һәм җәмгыять өчен бердәм тел булу өчен яши һәм шуның өчен тудырылган да. Тел шушы гомуми халыкныкы булу позициясеннән читкә китү белән үк, тел җәмгыятьнең башка социаль группаларына кимчелек китереп, нинди дә булса бер социаль группаны өстен кую һәм яклау позициясенә күчү белән үк ул үзенең сыйфатын югалта, җәмгыятьтә кешеләрнең аралашу чарасы булудан туктала, ул бер социаль группаның жаргонына әверелә, артка китә һәм үзен бетүгә дучар итә. Бу яктан алганда тел өскормадан принципта ук аерылып тора, ләкин производство коралларыннан, әйтик, капиталистик стройга да һәм социалистик стройга да бертигез хезмәт күрсәтә ала торган машиналардан аерылмый. Аннары. Өскорма — мәгълүм экономик базис яши һәм эш итә торган бер эпоханың продукты. Шунлыктан өскорма озак яшәми, тиешле базис бетү һәм юкка чыгу белән ул да бетә һәм юкка чыга. Ә тел, киресенчә, күп эпохаларның продуктысы булып тора, шул эпохалар дәвамында ул формалаша, байый, үсә, шомара. Шуңа күрә тел теләсә кайсы базиска һәм теләсә кайсы өскормага караганда чагыштыргысыз озаграк яши. Бер базисның һәм аның өскормасының гына түгел, бәлки берничә базисның һәм аларга туры килә торган өскормаларның туулары һәм бетүләре тарихта телнең бетүенә, аның структурасы бетүгә, яңа сүзләр фонды һәм яңа грамматик төзелешле яңа телнең тууына китермәве асылда шуның белән аңлатыла да.
Пушкин үлгәннән бирле йөз елдан артык вакыт үтте. Бу вакыт эчендә Россиядә феодализм строе, капиталистик строй бетерелде һәм өченче, социалистик строй барлыкка килде. Димәк, ике базис һәм алариың өскормалары бетерелделәр һәм яңа, социалистик базис һәм аның яңа өскормасы барлыкка килде. Ләкин, мәсәлән, рус телен алсак, бу зур ара эчендә ул аз гына да ватылмады һәм хәзерге замандагы рус теле үзенең структурасы буенча Пушкин теленнән бик аз аерыла. Бу вакыт эчендә рус телендә нәрсә үзгәрде соң? Бу вакыт эчендә рус теленең сүзлек составы җитди тулыланды; сүзлек составыннан күп кенә искергән сүзләр төшеп калды; шактый күп сүзләрнең мәгънәсе үзгәрде; телнең грамматик төзелеше яхшырды. Ә инде Пушкин теленең структурасына, аның грамматик төзелешенә һәм төп сүзләр фондына килгәндә, ул хәзерге заман рус теленең нигезе буларак, аның бөтен әһәмиятле яклары сакланды. һәм бу бик аңлашыла да. Чыннан да, һәр перевороттан соң, гадәттә өскорма белән булган кебек, телнең яшәп килгән структурасын, аның грамматик төзелешен һәм төп сүзлек фондын бетерүнең һәм яңа белән алыштыруның нигә кирәге бар. «Су», «җир», «тау», «урман», «балык», «кеше», «йөрү», «эшләү», «җитештерү», «сәүдә итү» һ. б. сүзләрнең су, җир, тау һ. б. дип түгел, ә ничектер, башкача аталулары кемгә кирәк соң? Телдә сүзләрнең төрләнүләре һәм җөмләдә сүзләрнең төзелүе яшәп килгән грамматика буенча түгел, бәлки бөтенләй башка грамматика буенча эшләнүе кемгә кирәк соң? Телдә шундый переворот ясаудан революция өчен нинди файда бар? Тарих нинди дә булса җитди нәрсәне бик үк кирәге булмаганда гомумән эшләми. Әгәр яшәп килә торган телнең һәм аның структурасының яңа строй ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен нигездә яраклы булуы исбат ителгән икән, телдә шундый переворотның нигә кирәге бар соң? Җәмгыятьнең җитештерүче көчләренең үсешенә кпң юл бирү өчен берничә ел эчендә иске өскорманы бетерергә һәм аны алыштырырга мөмкин һәм кирәк, ләкин, җәмгыять тормышына анархия кертмичә, җәмгыятьнең җимерелүе куркынычын тудырмыйча, яшәп килә торган телне берничә ел эчендә ничек бетерергә һәм аның урынына яңа телне ничек төзергә? Дон-кихотлардан башка кемнәрнең үз алларына шундый бурыч куюлары мөмкин? Ниһаять, өскорма белән тел арасында тагын бер төп аерма. Өскорма турыдан-туры җитештерү белән, кешенең җитештерү эшчәнлеге белән бәйләнмәгән. Ул җитештерү белән тик читләтеп кенә, экономика аша, базис аша гына бәйләнгән. Шунлыктан өскорма җитештерүче көчләренең үсеш дәрәҗәсендәге үзгәрешләрне шул вакытта ук түгел һәм турыдан-туры түгел, бәлки базистагы үзгәрешләрдән соң, җитештерүдәге үзгәрешләрнең чагылышы аша, базистагы үзгәрешләрдә генә чагылдыра. Бу — өскорманың хәрәкәт сферасы тар һәм чикләнгән, дигән сүз.
Тел исә, киресенчә, кешенең җитештерү эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйләнгән, һәм җитештерү эшчәнлеге белән генә дә түгел, бәлки кешенең производстводан базиска кадәр, базистан өскормага кадәр эшенең барлык сфераларында аның һәртөрле башка эшчәнлеге белән дә бәйләнгән. Шунлыктан тел, базистагы үзгәрешләрне көтеп тормастан, җитештерүдәге үзгәрешләрне шунда ук һәм турыдан-туры чагылдыра. Шунлыктан телнең кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрен эченә ала торган хәрәкәт сферасы өскорманың хәрәкәт сферасына караганда шактый киң һәм күпьяклырак. Ул гына да түгел, бу сфера чикләнмәгән диярлек. Телнең, асылда аның сүзлек составының өзлексез диярлек үзгәреш хәлендә булуы, иң элек, шуның белән аңлатыла да. Промышленностьның һәм авыл хуҗалыгының, сәүдәнең һәм транспортның, техниканың һәм фәннең өзлексез үсүе телдән үзенең сүзлек составын аларның эше өчен кирәкле яңа сүзләр һәм әйтелмәләр белән тулыландыруны таләп итә. һәм тел, шушы ихтыяҗларны турыдан-туры чагылдырып, үзенең сүзлеген яңа сүзләр белән тулыландыра, үзенең грамматик төзелешен яхшырта. Димәк: а) марксист телне базис өстендәге өскорма дип саный алмый; б) телне өскорма белән буташтыру — җитди ялгыш ясау, дигән сүз,
СОРАУ. Тел һәрвакыт сыйнфый булды һәм шулай булып кала, җәмгыять өчен гомуми һәм бердәм тел, сыйнфый булмаган гомумхалык теле юк, дию дөресме?
Җавап. Юк, дөрес түгел. Сыйныфлар булмаган җәмгыятьтә сыйнфый тел турында сүз дә булырга мөмкин түгеллекне аңлау кыен түгел. Борынгы община-ыруглык строе сыйныфларны белмәгән, димәк, анда сыйнфый тел дә була алмаган, — анда тел гомуми, бөтен коллектив өчен бердәм булган. Сыйныф дигән сүздән һәртөрле кешелек коллективын, шул исәптән борынгы община коллективын да аңларга кирәк, дигән каршы чыгышлар — алар каршы чыгыш түгел, бәлки кире кагып торырга да кирәк булмаган суз уйнату гына. Ыруг телләреннән кабилә телләренә, кабилә телләреннән халыклар телләренә һәм халыклар телләреннән милли телләргә таба тагын да үсүгә килгәндә исә, тел һәркайда, үсешнең барлык этапларында җәмгыятьтә кешеләрнең аралашу чарасы буларак, җәмгыять өчен гомуми һәм бердәм булды һәм социаль хәлләренә карамастан җәмгыять членнарына бертигез хезмәт күрсәтте. Мин монда коллык һәм урта гасыр чорлары империясен, әйтик, Кир һәм Бөек Александр империясен яки Цезарь һәм Бөек Карл империяләрен күздә тотмыйм. Аларның үз экономик базалары булмаган, алар вакытлы һәм ныксыз хәрби-административ берләшмәләр булганнар. Бу империяләрдә империя өчен бердәм һәм империянең барлык членнары өчен аңлаешлы тел булмаган гына түгел, була да алмаган. Алар үз тормышлары белән яшәгән һәм үз телләре булган кабиләләрнең һәм халыкларның конгломераты булганнар. Димәк, мин бу һәм шуңа ошашлы империяләрне күздә тотмыйм, бәлки империя составына кергән, үзләренең экономик базалары булган һәм күптәннән барлыкка килгән телләре булган кабиләләрне һәм халыкларны күздә тотам.
Тарих күрсәткәнчә, бу кабиләләрнең һәм халыкларның телләре сыйнфый булмаган, бәлки гомумхалык теле, кабиләләр һәм халыклар өчен гомуми һәм аларга аңлаешлы телләр булган. Билгеле, шуның белән беррәттән диалектлар, җирле сөйләшләр булган, ләкин кабиләнең яки халыкның бердәм һәм гомуми теле алардан өстен торган һәм аларны үзенә буйсындырган. Соңыннан, капитализм килеп чыккач, феодаль таркаулык беткәч һәм милли базар барлыкка килгәч, халыклар милләт булып, ә халыкларның телләре милли телләр булып үскән. Тарих күрсәткәнчә, милли телләр сыйнфый телләр түгел, бәлки милләтләрнең членнары өчен гомуми һәм милләт өчен бердәм булган бөтен халык телләре. Югарыда әйтелгәнчә, җәмгыятьтә кешеләрнең аралашу чарасы булган тел җәмгыятьнең барлык сыйныфларына бертигез хезмәт күрсәтә һәм бу яктан алганда сыйныфларга үзенә бертөрле аермасыз карый. Ләкин кешеләр, аерым социаль группалар, сыйныфлар телгә һич тә аермасыз карамыйлар. Алар телне үз интересларында файдаланырга, аңа үзләренең аерым лексиконнарын, үзләренең аерым терминнарын, үзләренең аерым әйтелмәләрен көчләп тагарга тырышалар. Бу яктан алганда бай сыйныфларның халыктан аерылган һәм халыкны дошман күрүче өске катлаулары: дворян аристократиясе, буржуазиянең өске катлаулары бигрәк тә аерылып торалар. «Сыйнфый» диалектлар, жаргоннар, салон «телләре» барлыкка килә. Әдәбиятта еш кына бу диалектларны һәм жаргоннарны, ялгыш — тел дип, «пролетариат теле»нә, «крестьян теле»нә капма-каршы булган «дворяннар теле, буржуазия теле» дип, ялгыш квалификациялиләр. Никадәр генә гаҗәп булмасын, шушы нигездә безнең кайбер иптәшләребез, милли тел юк нәрсә, реаль рәвештә сыйнфый телләр генә яши, дигән нәтиҗәгә килделәр. Минемчә, мондый нәтиҗәдән дә ялгышрак нәрсә юк. Бу диалектларны һәм жаргоннарны тел дип санарга мөмкинме? Әлбәттә, мөмкин түгел. Мөмкин түгел, чөнки, беренчедән, бу диалектларның һәм жаргоннарның үз грамматик төзелеше һәм төп сүзлек фонды юк, — болар- ны алар милли телдән күчереп алалар. Мөмкин түгел, чөнки, икенчедән, диалектлар һәм жаргоннар теге яки бу сыйныфның өстен катлавы членнары арасында тар даирәдә генә йөриләр һәм, кешеләрнең аралашу чарасы сыйфатында, гомумән җәмгыять өчен һич тә ярамыйлар. Аларның нәрсәләре бар соң? Аларның: аристократиянең яки буржуазиянең өске катлауларының специфик зәвыкларын чагылдыручы кайбер специфик сүзләр җыелмасы бар; кыланчык һәм нәзакәтле булулары белән аерылып тора торган һәм милли телнең «тупас» сүзләреннән һәм сөйләм әйләнмәсеннән азат булган беркадәр сандагы сүзләре һәм сөйләм әйләнмәләре; ниһаять, беркадәр санда чит тел сүзләре бар.
Бөтен төп нәрсә исә, ягъни сүзләрнең гаять зур күпчелеге һәм грамматик төзелеш гомумхалык теленнән, милли телдән алынган. Димәк, диалектлар һәм жаргоннар — алар гомумхалык милли теленең тармаклары, аларның тел булу ягыннан нинди дә булса мөстәкыйльлеге юк һәм алар катып калуга дучар ителгәннәр. Диалектлар һәм жаргоннар милли телне кысрыклап чыгарырга һәм алмаштырырга сәләтле мөстәкыйль тел булып үсә алалар, дип уйлау — тарихи перспективаны югалту һәм марксизм позициясеннән читкә китү дигән сүз. Маркска таянмакчы булалар, аның «Изге Макс» дигән мәкаләсеннән: буржуаның «үз теле» бар, бу тел «буржуазия продукты»; ул меркантилизм һәм сату-алу рухы белән сугарылган, дигән урынны китерәләр. Кайбер иптәшләр бу цитата белән Марксның гүяки телнең «сыйнфыйлыгы» ягында торганлыгын, бердәм милли тел булуын аның инкарь иткәнлеген исбат итәргә телиләр. Әгәр бу иптәшләр эшкә объектив төстә караган булсалар, алар шул ук «Изге Макс» мәкаләсеннән икенче бер цитатаны да китерерләр иде. Анда Маркс, бердәм милли телнең барлыкка килү юллары мәсьәләсенә кагылып, «Экономик һәм политик концентрация нигезендә диалектларның бердәм милли телгә туплануы» турында әйтә. Димәк, Маркс югары форма булган бердәм милли телнең кирәклеген һәм түбән формалар булган диалектларның моңа буйсынганлыкларын таныды. Алай булгач, Маркс сүзләре белән әйткәндә, «буржуазия продукты» булган буржуа теле нәрсә соң? Маркс аны үзенә аерым тел структурасы булган милли тел кебек бер тел дип санаганмы? Ул аны шундый тел дип саный алганмы? Билгеле, юк! Марксның әйтергә теләгәне шул гына: буржуалар бердәм милли телне үзләренең сәүдәгәрлек лексиконы белән шакшыландырдылар, димәк, буржуаның үзенең сәүдәгәрлек жаргоны бар. Димәк, бу иптәшләр Маркс позициясен бозып күрсәттеләр. Ә алар аны шуның өчен боздылар, чөнки Маркстан цитаталар китергәндә марксистлар кебек түгел, бәлки эшнең асылына төшенмичә хәреф ятлаучылар кебек эш иттеләр. Энгельска таянмакчы булалар һәм аның «Англиядә эшчеләр сыйныфының хәле» дигән брошюрасыннан түбәндәге сүзләрен китерәләр: «...Англия эшчеләр сыйныфы заман үтү белән Англия буржуазиясенә караганда бөтенләй башка халыкка әверелде», «эшчеләр буржуазиягә караганда башка диалектта сөйлиләр, аларның идеяләре һәм карашлары башкача, аларның холыклары һәм әхлак принциплары башкача, дине һәм политикасы башкача». Шушы цитата нигезендә кайбер иптәшләр: Энгельс гомумхалык теленең, милли телнең кирәклеген инкарь иткән, димәк, ул телнең «сыйнфый» булуы ягында торган, дигән нәтиҗә ясыйлар. Дөрес, Энгельс монда тел турында түгел, бәлки диалект турында сөйли һәм милли телнең тармагы сыйфатында диалектның милли телне алыштыра алмавын тулысымча аңлый. Ләкин бу иптәшләр, күрәсең, тел белән диалект арасында аерма барлыкка бик үк теләктәш түгелләрдер...
Күренә ки, цитата урынлы китерелмәгән, чөнки Энгельс монда «сыйнфый телләр» турында түгел, бәлки башлыча сыйнфый идеяләр, карашлар, холыклар, әхлак принциплары, дип, политика турында әйтә. Буржуаның идеяләре, карашлары, холыклары, әхлак принциплары, дине, политикасы пролетарийларныкына капма-каршы дигән сүз бик дөрес. Ләкин монда милли телнең яки телнең «сыйнфыйлыгы»ның ни катнашы бар? Җәмгыятьтә сыйнфый каршылыкларның булуы телнең «сыйнфый» булуы файдасына яки бердәм милли телнең кирәклегенә каршы дәлил булып хезмәт итә аламыни?
Милләт эчендә сыйнфый каршылыклар барлыкны яхшы белгән хәлдә, марксизм, телнең гомумилеге — милләтнең иң әһәмиятле билгеләреннән берсе, ди. Югарыда әйтелгән иптәшләр бу марксистик тезисны таныйлармы икән? Лафаргка таянмакчы булалар һәм Лафарг үзенең «Тел һәм революция» дигән брошюрасында телнең «сыйнфыйлыгын» таный, ул гүяки гомумхалык теленең, милли телнең кирәклеген инкарь итә, диләр. Бу дөрес түгел, Лафарг чыннан да «дворяннар» яки «аристократлар теле» турында һәм җәмгыятьнең төрле катлауларының «жаргоннары» турында сөйли. Ләкин бу иптәшләр шуны оныталар: Лафарг, тел белән жаргон арасындагы аерма мәсьәләсе белән кызыксынмыйча һәм диалектларны я «ясалма сөйләм» дип, я «жаргон» дип атап, үзенең брошюрасында ачыктан-ачык болай ди: «Аристократияне аерып тора торган ясалма сөйләм... буржуалар да, һөнәрчеләр дә, шәһәр дә, авыл да сөйләшә торган гомумхалык теленнән килеп чыккан».
Димәк, Лафарг, гомумхалык теленең барлыгын һәм кирәклеген таный, «аристократлар теле»нсң һәм башка диалектларның һәм жаргоннарның гомумхалык теленә буйсынулы характерын һәм бәйлелеген тулысынча аңлый. Димәк, Лафаргка таяну максатка туры килми. Заманында Англиядә Англия феодаллары «гасырлар буена» француз телендә сөйләшкәннәр, ә Англия халкы инглиз телендә сөйләшкән һәм бу хәл янәсе телнең «сыйнфыйлыгы» файдасына һәм гомумхалык теленең кирәклегенә каршы дәлил була диләр. Ләкин бу дәлил түгел, ниндидер анекдот кына.
Беренчедән, ул чагында француз телендә барлык феодаллар түгел, бәлки Англия феодалларының король сараендагы һәм I рафлыклардагы бик аз сандагы өске катлавы гына сөйләшкән. Икенчедән, алар ниндидер «сыйнфый тел»дә сөйләшмәгәннәр, бәлки французларның гади гомумхалык телендә сөйләшкәннәр. Өченчедән, мәгълүм ки, француз теле белән бу шаяру соңыннан эзсез югалып, үзенең урынын инглизләрнең гомумхалык теленә биргән. Әллә соң, Англия феодаллары һәм Англия халкы «гасырлар буена» бер-берсе белән толмачлар аркылы аңлашканнар дип, алар инглиз теленнән файдаланмаганнар, ул чагында инглизләрнең гомумхалык теле булмаган, ул чагында Англиядә француз теле Англия аристократиясенең өске катлавының тар даирәсендә генә йөргән салон теленә караганда ниндидер зуррак нәрсә булган дип уйлыйлармы бу иптәшләр? Мондый анекдот «дәлилләр»гә таянып, гомумхалык теленең барлыгын һәм кирәклеген ничек инкарь итәргә мөмкин булсын? Бер заман рус аристократлары да патша сараенда һәм салоннарда француз теле белән мавыктылар. Алар русча сөйләшкәндә французча сакауланулары белән, русчаны француз акцентлап кына сөйли белүләре белән масайдылар. Бу, Россиядә ул чагында русларның гомумхалык теле булмаган, ул чагында гомумхалык теле фикция, ә «сыйнфый телләр» реаль телләр булганнар, дигән сүзме?
Монда безнең иптәшләребез ким дигәндә ике ялгыш ясыйлар. Беренче ялгыш шунда ки, алар телне өскорма белән бутыйлар. Алар, өскорма сыйнфый характерда икән, тел дә гомумхалык теле булмаска, бәлки сыйнфый булырга тиеш, дип уйлыйлар. Ләкин, югарыда инде әйткәнемчә, тел белән өскорма икесе ике төрле төшенчә, марксист аларны буташтыра алмый. Икенче ялгыш шунда ки, бу иптәшләр буржуазия һәм пролетариат интересларының капма-каршылыгын, алариың рәхимсез сыйнфый көрәшен җәмгыятьнең таркалуы дип, дошман сыйныфлар арасында һәртөрле элемтәләрнең өзелүе дип аңлыйлар. Аларның фнкеренчә, җәмгыять таркалган һәм бердәм җәмгыять юк, бәлки сыйныфлар гыиа бар икән, ул чакта җәмгыять өчен бердәм телнең дә кирәге юк, милли телнең дә кирәге юк. Әгәр җәмгыять таралган һәм гомумхалык теле, милли тел юк икән, ул чакта нәрсә кала соң? Сыйныфлар һәм «сыйнфый телләр» кала. Аңлашыла ки, һәрбер «сыйнфый тел»нең үзенең «сыйнфый» грамматикасы — «пролетар» грамматика һәм «буржуаз» грамматика булачак. Дөрес, табигатьтә андый грамматикалар юк, ләкин бу хәл ул иптәшләрне аптыратмый: алар мондый грамматикаларның килеп чыгачагына ышаналар. Бездә бер заман, безнең илдә Октябрь переворотыннан соң калган тимер юллар буржуаз юллар дип, безгә, марксистларга, алардан файдалану килешми дип, аларны сүтәргә һәм яңа юллар, «пролетар» юллар төзергә кирәк, дип сөйләнүче «марксистлар» бар иде. Моның өчен аларга «троглодитлар» дигән кушамат бирелде...
Аңлашыла ки, җәмгыятькә, сыйныфларга, телгә мондый примитив- анархпетик карашның марксизм белән бернинди уртаклыгы юк. Ләкин мондый караш һичшиксез бар һәм безнең кайбер буталып беткән иптәш- ләребезнең башларында яшәвен дәвам иттерә. Бик каты сыйнфый көрәш булганлыктан җәмгыять гүякп бер җәмгыять эчендә экономик яктан бер-берләренә инде бәйләнешләре булмаган сыйныфларга бүленде, дигән сүз дөрес түгел, әлбәттә. Киресенчә. Капитализм яшәгәндә буржуалар һәм пролетарийлар, бердәм капиталистик җәмгыятьнең өлешләре буларак, экономиканың барлык җепләре аркылы үзара бәйләнгән, булачаклар. Ялланган эшчеләре булмаганда буржуалар яши һәм байый алмыйлар, пролетарийлар капиталистларга ялланмыйча үзләренең яшәүләрен дәвам иттерә алмыйлар. Алар арасында һәртөрле экономик элемтәләрнең тукталуы һәртөрле производствоның тукталуы дигән сүз, һәртөрле производствоның тукталуы исә җәмгыятьнең һәлак булуына, сыйныфларның үзләренең һәлак булуларына китерә. Аңлашыла ки, бер генә сыйныф та үзен бетүгә дучар иттерергә теләми. Шунлыктан, сыйнфый көрәш, ул ничек кенә кискен булмасын, җәмгыятьнең таркалуына китерә алмый. Марксизм мәсьәләләрендә надан булу һәм телнең табигатен бөтенләй аңламау гына безнең кайбер иптәшләребездән җәмгыятьнең таркалуы турында, «сыйнфый» телләр, «сыйнфый» грамматикалар турында әкият сөйләткән. Аннары Ленинга таянмакчы булалар һәм Ленинның капитализм заманында ике культура, буржуаз һәм пролетар культура барлыкны, капитализм заманында милли культура лозунгысын милләтчелек лозунгысы, дип таныганлыгын искә төшерәләр. Болар барысы да дөрес һәм монда Ленин абсолют хаклы. Ләкин телнең «сыйнфый» булуының моңа ип катнашы бар? Күрәсең, бу иптәшләр, Ленинның капитализм заманында икс культура турындагы сүзләренә таянганда, укучыны, җәмгыятьтә ике культураның, буржуаз һәм пролетар культураларның булуы — тел дә икс булырга тиеш, чөнки тел культурага бәйләнгән, димәк. Ленин бердәм милли телнең кирәклеген инкарь итә, димәк, Ленин «сыйнфый» телләр ягында тора, дигән сүз була дип ышандырмакчы булалар. Монда бу иптәшләрнең ялгышы алариың телне культура белән бер итеп карауларында һәм аларны буташтыруларында.
Хәлбуки, культура белән тел икесе ике нәрсә. Культура буржуаз һәм социалистик булырга мөмкин, ә аралашу чарасы булган тел һәрвакыт гомумхалык теле була һәм ул буржуаз культурага да, социалистик культурага да хезмәт итә ала. Рус, украин, үзбәк телләре Октябрь переворотына кадәр үзләренец буржуаз культураларына начар хезмәт итмәгән кебек, хәзер дә бу милләтләрнең, социалистик культурасына шулай ук хезмәт итүләре факт түгелмени? Димәк, бу иптәшләр, ике төрле культураның булуы ике төрле тел килеп чыгуга һәм бердәм телнең кирәклеген инкарь итүгә китерә, дип әйтүләре белән тирәнтен ялгышалар. Ике культура турында сөйләгәндә Ленин менә мондый положениене күздә тотты: ике культураның булуы бердәм телне инкарь итүгә һәм ике тел барлыкка килүгә китерә алмый, тел бердәм булырга тиеш. Бундчылар Ленинны милли телнең кирәклеген инкарь итүдә һәм культураны «милләтсез» итеп аңлатуда гаепли башлагач, Ленин, мәгълүм ки, моңа каршы кискен протест белдерде һәм үзенең милли телгә каршы түгел, бәлки буржуаз культурага каршы сугышуын һәм милли телнең кирәклеген бәхәссез дип санавын әйтте. Гаҗәп хәл, безнең кайбер иптәшләр бундчылар артыннан киттеләр. Бердәм телнең кирәклеген Ленинның, имештер, инкарь итүенә килгәндә исә, Ленинның түбәндәге сүзләренә колак салырга кирәк иде: «Тел—кешеләрнең аралашуында бик әһәмиятле чара; телнең бердәмлеге һәм аның тоткарсыз үсүе — хәзерге заман капитализмына туры килә торган чыннан да ирекле һәм киң сәүдә әйләнешенең, барлык аерым сыйныфлар буенча халыкның ирекле һәм киң группалашуының иң әһәмиятле шартларыннан берсе».
Димәк, хөрмәтле иптәшләр Ленинның карашларын бозып күрсәттеләр. Ниһаять, Сталинга таянмакчы булалар. Сталинның: «буржуазия һәм аның милләтче партияләре бу чорда шундый милләтләрнең төп җитәкче көче булдылар һәм булып калалар» дигән сүзләрен цитата итеп китерәләр. Болар барысы да дөрес. Буржуазия һәм аның милләтче партиясе чыннан да буржуаз культурага җитәкчелек итә, шулай ук, пролетариат һәм аның интернационалистик партиясе пролетар культурага җитәкчелек итә. Ләкин телнең «сыйнфый» булуының моңа нинди катнашы бар? Милли тел милли культураның формасы икәнлеге, милли телнең буржуаз культурага да, социалистик культурага да хезмәт күрсәтә алуы бу иптәшләргә мәгълүм түгелмени? Марксистларның, хәзерге рус, украин, белорус культуралары һәм башка культуралар эчтәлеге белән социалистик, формасы белән, ягъни теле ягыннан милли, дигән мәгълүм формуласы белән бу иптәшләр таныш түгелме икәнни? Алар бу марксистик формула белән килешәләрме? Монда безнең иптәшләрнең ялгышы шунда: алар культура белән тел арасындагы аерманы күрмиләр һәм культураның җәмгыять үсешенең һәрбер яңа чорында үзенең эчтәлеге ягыннан үзгәрүен, ә шул ук вакытта телнең нигездә берничә чор буена шундый ук тел булып калуын, яңа культурага да, иске культурага да бер үк дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүен аңламыйлар.
Димәк: а) тел, аралашу чарасы буларак, һәрвакыт җәмгыять өчен бердәм һәм аның членнары өчен гомуми тел булып килде һәм шулай булып кала; б) диалектлар Һәм жаргоннар булу гомумхалык теле барлыкны инкарь итми, бәлки раслый; диалектлар һәм жаргоннар — гомумхалык теленең тармаклары булып, аңа буйсыналар;
в) телнең «сыйнфыйлыгы» турындагы формула — марксистик формула түгел, ялгыш формула.
СОРАУ. Телнең характерлы билгеләре ниндиләр?
Җавап. Тел — җәмгыять яшәгән бөтен вакыт буена хәрәкәт итүче иҗтимагый күренешләр исәбенә керә. Ул — җәмгыять туу белән туа һәм җәмгыять үсү белән үсә. Ул — җәмгыять үлү белән бергә үлә. Җәмгыятьтән тыш тел юк. Шуңа күрә телне һәм аның үсеш законнарын тел җәмгыять тарихы белән, өйрәнелә торган телнең иясе, бу телне иҗат итүче һәм гәүдәләндерүче булган халыкның тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә өйрәнелгәндә генә аңларга мөмкин.
Тел — кешеләргә бер-берсс белән аралашырга, фикерләр алышырга һәм үзара аңлашуга ирешергә ярдәм итә торган чара, корал. Фикерләү белән турыдан-туры бәйләнештә булганлыктан, тел сүзләрдә һәм җөмләләрдәге сүзләр берләшмәсендә фикерләү эшенең нәтиҗәләрен, кешенең танып-белү эшенең уңышларын терки һәм беркетә һәм, шулай итеп, кешелек җәмгыятендә фикер алышу мөмкинлеген тудыра. Фикер алышу — тормыш өчен һәрвакыт кирәк нәрсә, чөнки шунсыз табигать көчләренә каршы көрәштә, кирәкле материаль байлыкларны җитештерү өчен көрәштә кешеләрнең бергәләп эш итүләрен җайга салу мөмкин түгел, җәмгыятьнең җитештерү эшендә уңышларга ирешү мөмкин түгел, — димәк, иҗтимагый җитештерүнең үзенең дә яшәве мөмкин түгел. Димәк, җәмгыять өчен аңлаешлы Һәм аның членнары өчен гомуми тел булмаганда җәмгыять җитештерүне туктата, таркала һәм, җәмгыять буларак, яшәүдән туктала. Бу мәгънәдә тел, аралашу коралы булу белән бергә, көрәш коралы Һәм җәмгыятьне үстерү коралы. Мәгълүм ки, телдә булган сүзләрнең бөтенесе бергә телнең сүзлек составы дигән нәрсәне тәшкил итә. Телнең сүзлек составында иң әһәмиятлесе — төп сүзлек фонды; барлык тамыр сүзләр дә шул фондка керәләр Һәм аның ядросы булалар. Бу фонд телнең сүзлек составына караганда шактый таррак була, ләкин ул бик озак, гасырлар буе яши һәм телгә яңа сүзләр тудыру өчен база бирә. Сүзлек составы телнең нинди хәлдә булуын чагылдыра: сүзлек составы никадәр бай һәм күпьяклы булса, тел шулкадәр бай һәм шулкадәр алга киткән була. Ләкин сүзлек составы, үзен генә алганда, тел түгел әле,— тел булудан бигрәк ул тел өчен төзү материалы. Төзү эшендә төзү материаллары, гәрчә алардан башка бина төзү мөмкин булмаса да, бинаның үзе түгелләр; нәкъ шуның кебек үк телнең сүзлек составы да, гәрчә аннан башка бернинди тел мөмкин булмаса да, телнең үзе була алмый. Ләкин телнең сүзлек составы, тел грамматикасы карамагына кергәч, бик зур әһәмият казана. Грамматика сүзләрне төрләндерү кагыйдәләрен, җөмләләрдә сүзләрнең бәйләнү кагыйдәләрен билгели һәм, шул рәвешчә, телгә төзек, мәгънәле характер бирә. Грамматика (морфология, синтаксис) ул — сүзләрне төрләндерү һәм җөмләдә сүзләрне төзү турындагы кагыйдәләр җыелмасы. Димәк, нәкъ менә грамматика аркасында тел кеше фикерләрен материаль тел сүрүенә төрергә мөмкинлек ала. Грамматиканың аермалы билгесе шунда ки, ул, конкрет сүзләрне түгел, бәлки бернинди конкретлыктан башка гомумән сүзләрне күздә тотып, сүзләрне төрләндерү турындагы кагыйдәләрне бирә; ул, нинди дә булса конкрет җөмләләрне, әйтик, конкрет ияне, конкрет хәбәрне һәм башка шундыйларны күздә тотып түгел, бәлки, теге яки бу җөмләнең конкрет формасына кагылмастан, гомумән һәртөрле җөмләләрне күздә тотып, җөмләләр төзү кагыйдәләрен бирә. Димәк, хосусыйдан һәм конкреттан абстаркцияләп, сүзләрдә дә, аерым җөмләләрдә дә, грамматика, сүзләрне төрләндерүнең һәм җөмләләрдә сүзләрне төзүнең нигезендә ята торган уртак нәрсәне ала һәм шуннан грамматик кагыйдәләр, грамматик законнар төзи. Грамматика — кеше фикерләвенең озак вакытлар абстракцияләү эшенең нәтиҗәсе, фикерләүнең бик зур уңышлары күрсәткече. Бу яктан грамматика геометрияне хәтерләтә; геометрия үзенең законнарын конкрет әйберләрдән абстракцияләп бирә, әйберләрне конкретлыктан мәхрүм җисемнәр итеп карый һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләрне фәлән төрле конкрет әйберләр арасындагы конкрет мөнәсәбәтләр итеп түгел, бәлки гомумән һәртөрле конкретлыктан мәхрүм җисемнәрнең мөнәсәбәтләре итеп билгели. Җитештерү белән турыдан-туры түгел, бәлки экономика аша бәйләнгән өскормадан аермалы буларак, тел, кеше эшчәнлегенең барлык сфераларында барлык башка эш белән ничек бәйләнгән булса, кешенең җитештерү эшчәнлеге белән дә турыдан-туры бәйләнгән. Шунлыктан телнең сүзлек составы, үзгәрешләргә иң сизгер буларак, өзлексез диярлек үзгәреп тора, шуның белән бергә телгә, өскормадан аермалы буларак, базисның бетерелүен көтәргә туры килми, ул үзенең сүзлек составына үзгәрешләрне базис бетерелгәнче һәм базисның нинди хәлдә булуына карамыйча кертә. Ләкин телнең сүзлек составы өскорма кебек үзгәрми, искене бетерү һәм яңаны төзү юлы белән үзгәрми, бәлки яшәп килә торган сүзлекне социаль стройның үзгәрүе, производствоның үсүе, культураның, фәннең һ. б. үсүе уңае белән туган яңа сүзләр белән тулыландыру юлы белән үзгәрә. Шунын. белән бергә, кайбер искергән сүзләр гадәттә телнең сүзлек составыннан төшеп калуга карамастан, сүзлек составына шактый күбрәк санда яңа сүзләр өстәлә. Төп сүзлек фондына килгәндә исә, аның бөтен төп нәрсәсе саклана һәм телнең сүзлек составының нигезе итеп файдаланыла. Бу аңлашыла да. Әгәр төп сүзлек фондыннан күп кенә тарихи чорлар дәвамында уңышлы файдаланырга мөмкин икән, аны бетерүнең бернинди кирәге юк; әйтеп тә торасы юк, гасырлар буе тупланган төп сүзлек фондын бетерү, кыска гына вакыт эчендә яңа төп сүзлек фондын төзү мөмкинлеге булмаганлыктан, телне параличка китерер иде, кешеләрнең үзара аралашу эшен тәмам чыгырыннан чыгаруга китерер иде Телнең грамматик төзелеше, аның төп сүзлек фондына караганда, тагын да акрынрак үзгәрә. Эпохалар дәвамында эшләнгән һәм телгә тәмам кереп урнашкан грамматик төзелеш, төп сүзлек фондына караганда, тагын да акрынрак үзгәрә. Ул, әлбәттә, вакыт үтү белән үзгәрүләргә дучар була, ул камилләшә, үзенең кагыйдәләрен яхшырта һәм төгәлләндерә, яңа кагыйдәләр белән байый, ләкин грамматик төзелешнең нигезләре бик озак вакытлар дәвамында сакланып килә, чөнки алар, тарих күрсәткәнчә, күп кенә эпохалар дәвамында җәмгыятькә уңышлы хезмәт күрсәтә алалар. Шулай итеп, телнең грамматик төзелеше һәм аның төп сүзлек фонды телнең нигезен, аның спецификасының асылын тәшкил итәләр. Тарих телнең зур тотрыклылыгын һәм аңа көчләүле ассимиляциягә гаять нык каршы торучанлыгын күрсәтә. Кайбер тарихчылар, бу күренешне аңлату урынына, гаҗәпләнү белән чикләнәләр. Ләкин биредә гаҗәпләнерлек нигезләр юк. Телнең тотрыклылыгы аның грамматик төзелешенең һәм төп сүзлек фондының тотрыклылыгы белән аңлатыла. Төрек ассимиляторлары йөзләрчә еллар буена Балкан халыкларынын телләрен имгәтергә, җимерергә һәм бетерергә тырышып килделәр. Бу чор эчендә Балкан телләренең сүзлек составы җитди үзгәрешләргә очрады, күп кенә төрек сүзләрен һәм әйтелмәләрен кабул иттеләр, «кушылулар» һәм «аерылулар» булды, шулай да Балкан телләре каршы тора алдылар һәм исән калдылар. Ни өчен? Чөнки бу телләрнең грамматик төзелеше һәм төп сүзлек фонды нигездә сакланды.
Болардан шундый нәтиҗә чыга: телне, аның структурасын нинди дә булса бер эпоха продукты дип карарга ярамый. Телнең структурасы, аның грамматик төзелеше һәм төп сүзлек фонды — күп эпохалар продукты. Хәзерге заман теленең элементлары бик борынгы заманнарда ук, коллык эпохасына кадәр үк салынган дип уйларга кирәк. Бу тел катлаулы булмаган, аның сүзлек фонды да бик ярлы булган, ләкин аның үзенең грамматик төзелеше булган, дөрес, примитив төзелеш, ләкин, шулап да, грамматик төзелеше булган. Җитештерүнең тагын да алга китүе, сыйныфлар килеп чыгу, язу килеп чыгу, дәүләт туу һәм аның идарә итү өчен азмы-күпме тәртипкә салыш ан язу эшенә мохтаҗ булуы, тәртипкә салынган язу эшенә тагын да күбрәк мохтаҗ булган сәүдәнең үсүе, китап басу станогы барлыкка килү, әдәбиятның үсүе, — менә болар барысы бергә телнең үсешенә зур үзгәрешләр керткәннәр. Шушы вакыт эчендә кабиләләр һәм халыклар вакланганнар һәм таралганнар, аралашканнар һәм кушылганнар, ә аннары милли телләр һәм дәүләтләр килеп чыккан, революцион переворотлар булган, иске иҗтимагый стройлар яңалары белән алышынган. Болар барысы да телгә һәм аның үсешенә тагын да күбрәк үзгәрешләр керткәннәр. Ләкин телнең үсеше нәкъ өскорма үсеше кебек: яшәп килгәнне бетерү һәм яңаны төзү юлы белән барган дип уйлау тирән ялгыш булыр иде. Чынлыкта телнең үсеше яшәп килүче телне бетерү һәм япаны төзү юлы белән түгел, бәлки яшәп килә торган телнең төп элементларын җәелдерү һәм камилләштерү юлы белән барган. Шуның, белән бергә телнең бер сыйфатыннан икенче сыйфатына күчү шартлау юлы белән түгел, искене берьюлы бетерү һәм яңаны төзү юлы белән түгел, бәлки телнең яңа сыйфаты, яңа структурасы элементларын акрынлап һәм озак туплау юлы белән, иске сыйфат элементларының акрынлап үлүе юлы белән барган. Телнең стадияль үсеш теориясен — марксистик теория, диләр, чөнки ул теория телнең иске сыйфаттан яңа сыйфатка күчү шарты рәвешендә кинәт шартлаулар кирәк дип таный, диләр. Бу, әлбәттә, дөрес түгел, чөнки бу теориядә марксистик булган берәр нәрсәне табу кыен. Әгәр стадияль теория чыннан да телнең үсеш тарихында кинәт шартлауларны таный икән, бусы аның өчен тагын да начаррак. Марксизм телнең үсешендә кинәт шартлауларны, яшәп килүче телнең кинәт үлүен һәм яңа телнең кинәт төзелүен танымый. Франциядә «1789 һәм 1794 еллар арасыда кинәт булган тел революциясе» турында сөйләгәндә Лафарг хаклы түгел иде (Лафаргның «Тел һәм революция» исемле брошюрасын кара). Ул вакытта Франциядә бернинди тел революциясе, җитмәсә тагын кинәт ясалган революция, булмады. Билгеле, бу чорда француз теленең сүзлек составына яңа сүзләр Һәм әйтелмәләр өстәлде, кайбер искергән сүзләр төшеп калды, кайбер сүзләрнең мәгънәсе үзгәрде, — тик шул гына. Ләкин мондый үзгәрешләр телнең язмышын берничек тә хәл итмиләр. Телдә иң әһәмиятлесс — аның грамматик төзелеше һәм төп сүзлек фонды. Ләкин француз теленең грамматик төзелеше һәм төп сүзлек фонды француз буржуаз революциясе чорында югалмадылар гына түгел, бәлки җитди үзгәрешсез сакландылар һәм сакландылар гына түгел, бәлки хәзерге француз телендә бүгенгә кадәр яшәп киләләр. Мин инде әйтеп тә тормыйм, яшәп килүче телне бетерү һәм яңа милли тел төзү («кинәт ясалган тел революциясе»!) өчен биш-алты еллык срок көлке дәрәҗәсендә аз,— моның өчен йөзләрчә еллар кирәк. Марксизм, телнец иске сыйфаттан яцага күчүе шартлау юлы белән түгел, яшәп килә торган телне бетерү һәм яңаны төзү юлы белән түгел, бәлки яңа сыйфат элементларының акрынлап туплана баруы юлы белән, димәк, иске сыйфат элементларының акрынлап үлә баруы юлы белән була, дип саный. Гомумән шартлаулар белән мавыгучы иптәшләр игътибарына әйтергә кирәк: шартлау юлы белән иске сыйфаттан яңага күчү законы телнең үсеше тарихына карата гына түгел, бәлки бу закон шулай ук базис яки өскорма тәртибендәге башка иҗтимагый күренешләргә карата да ул һәрвакытта да кулланыла алмый. Ул дошман сыйныфларга бүленгән җәмгыять өчен мәҗбүри. Ләкин ул, дошман сыйныфлар булмаган җәмгыять өчен һич тә мәҗбүри түгел. Без илебезнең авыл хуҗалыгында 8—10 ел эчендә буржуаз индивидуаль крестьян строеннан социалистик стройга, колхоз строена күчүне тормышка ашырдык. Бу — авылда иске буржуаз хуҗалык строен бетергән һәм яңа, социалистик строй төзегән революция иде. Ләкин бу переворот шартлау юлы белән түгел, ягъни яшәп килгән властьны бәреп төшерү һәм яңа власть төзү юлы белән түгел, бәлки авылда иске буржуаз стройдан яңа стройга акрынлап күчү юлы белән эшләнде. Ә моны эшләү шуның өчен мөмкин булды, чөнки ул югарыдан ясалган революция булды, переворотны яшәп килә торган власть инициативасы буенча крестьяннарның төп массасының ярдәме белән ясарга мөмкин булды. Телләрнең кушылуларының тарихта булган күп санлы фактлары — телләр кушылганда шартлау юлы белән, иске сыйфаттан кинәт яна сыйфатка күчү юлы белән яңа тел барлыкка килә, дип уйларга нигез бирә, диләр. Бу бөтенләй ялгыш. Телләрнең кушылуын берничә ел дәвамында үзенең нәтиҗәләрен бирә торган бер хәлиткеч удар акты дип карарга ярамый. Телләрнең кушылуы йөзләрчә еллар дәвам итә торган озак процесс. Шунлыктан монда бернинди шартлаулар турында сүз булу мөмкин түгел. Аннары. Әйтик, ике телнең кушылуы нәтиҗәсендә, кушылган телләрнең берсенә дә ошамый торган һәм алардан сыйфаты белән аерылып торган яңа, өченче тел килеп чыга, дип уйлау бөтенләй дөрес булмас иде. Чынында исә кушылганда гадәттә телләрнең берсе җиңеп чыга, ул үзенең грамматик төзелешен саклап кала, үзенең төп сүзлек фондын саклап кала һәм үз үсешенең эчке законнары буенча үсүен дәвам иттерә, ә икенче тел акрынлап үзенең сыйфатын югалта һәм акрынлап үлә бара. Димәк, кушылу ниндидер яңа, өченче тел китереп чыгармый, бәлки телләрнең берсен саклап кала, аның грамматик төзелешен һәм төп сүзлек фондын саклап кала һәм аңа үз үсешенең эчке законнары буенча үсәргә мөмкинлек бирә. Дөрес, бу хәлдә җиңеп чыккан телнең сүзлек составы җиңелгән тел исәбенә беркадәр байый, ләкин бу аны көчсезләндерми, бәлки, киресенчә, көчәйтә.
Мәсәлән, рус телендә шундый хәл булды. Телнең тарихи үсеше барышында рус теле белән күп кенә башка халыкларның телләре кушылды һәм рус теле һәрвакыт җиңеп чыкты. Билгеле, бу хәлдә рус теленең сүзлек составы башка телләрнең сүзлек составы исәбенә тулыланды, ләкин бу рус телен көчсезләндермәде генә түгел, бәлки аны тагын да баетты һәм көчәйтте. Рус теленең милли үзенчәлегенә килсәк, аңа аз гына да кимчелек килмәде, чөнки, рус теле, үзенең грамматик төзелешен һәм төп сүзлек фондын саклап калып, үз үсешенең эчке законнары буенча алга баруын һәм камилләшүен дәвам иттерде. һич шик юк, кушылу теориясе совет тел гыйлеменә берәр җитди нәрсә бирә алмый. Әгәр тел гыйлеменең төп бурычы — тел үсешенең эчке законнарын өйрәнү, дигән сүз дөрес икән, шуны танырга кирәк ки, кушылу теориясе бу бурычны хәл итми генә түгел, хәтта ул аны куймый да, ул аны күрми яки аңламый.
СОРАУ. Тел гыйлеме мәсьәләләре буенча ирекле дискуссия ачуы белән «Правда» дөрес эшләдеме?
Җавап. Дөрес эшләде. Тел гыйлеме мәсьәләләре нинди юнәлештә хәл ителер, анысы дискуссия азагында билгеле булыр. Ләкин хәзер үк ииде дискуссиянең зур файда китергәнлеген әйтергә кирәк. Дискуссия иң элек шуны күрсәтте: үзәктә дә, республикаларда да тел гыйлеме органнарында фәнгә һәм фән кешеләренә хас булмаган режим хөкем сөргән. Совет тел гыйлемендәге эшләрнең торышын аз гына тәнкыйть итү дә, тел гыйлемендәге «яңа тәгълимат» дип аталган нәрсәне хәтта йомшак кына тәнкыйть омтылышлары да тел гыйлеменең җитәкче даирәләре тарафыннан эзәрлекләнде һәм туктатылды. Н. Я. Марр мирасына тәнкыйть белән караган өчен, Н. Я. Марр тәгълиматы белән аз гына килешмәгән өчен тел гыйлеме өлкәсендәге кыйммәтле работниклар һәм тикшеренүчеләр урыннарыннан алындылар. яки дәрәҗәләре киметелде. Тел гыйлеме эшлеклеләре җаваплы хезмәтләргә эшлеклелек билгеләре буенча түгел, бәлки Н. Я. Марр тәгълиматын һичсүзсез тану билгесе буенча күтәрелделәр. һәркемгә мәгълүм, фикерләр көрәшеннән башка, ирекле тәнкыйтьтән башка бер генә фән дә үсә һәм уңышларга ирешә алмый. Ләкин бу гомуми танылган кагыйдә игътибарсыз калдырылды һәм һич тартынмыйча кысылды. Кимчелексез җитәкчеләрнең тар группасы килеп чыкты һәм бу группа, үзен мөмкин булган һәртөрле тәнкыйтьтән саклап, үз белдеге белән теләсә нишли һәм башбаштаклык итә башлады. Менә бер мисал: авторның үзе тарафыннан бракка чыгарылган һәм яңадан басып чыгарылуы тыелган «Баку курсы» дигән нәрсә (Н. Я. Маррның Бакуда укыган лекцияләре) тар бер төркем җитәкчеләрнең боерыгы белән (иптәш Мещанинов аларны Н. Я. Маррның «шәкертләре» дип атый) яңадан басып чыгарылды һәм студентлар өчен тәкъдим ителгән кулланмалар исәбенә һичбер искәрмәсез кертелде. Бу, бракка чыгарылган «курс»ны тулы бәяле кулланма итеп күрсәтеп, студентларны алдадылар, дигән сүз. Әгәр мин иптәш Мещаниновның һәм тел гыйлеме өлкәсендәге башка эшлеклеләрнец намуслы икәнлекләренә ышанмасам, болай итү корткычлык белән бер дәрәҗәдә дип әйтер идем. Бу хәл ничек килеп чыкты соң? Бу хәл шуның өчен килеп чыкты, чөнки тел гыйлеме өлкәсендә тудырылган Аракчеев режимы җавапсызлык тудыра һәм шундый башбаштаклыкларны узындыра.
Дискуссиянең файдасы иң элек шунда булды, ул бу Аракчеев режимын көн яктысына чыгарды һәм аны тәмам җимереп ташлады. Ләкин дискуссиянең файдасы моның белән генә бетми. Дискуссия тел гыйлеме өлкәсендәге иске режимны ватып кына калмады, бәлки тел гыйлеменең бик әһәмиятле мәсьәләләрендәге карашларда фәннең бу тармагының җитәкче даирәләре арасында хөкем сөргән коточкыч буталчыклыкны да күрсәтте. Дискуссия башланганга кадәр алар дәшмәделәр һәм тел гыйлемендә хәлнең начар булуы турында бер сүз дә әйтмәделәр. Ләкин дискуссия башлангач инде дәшми торырга мөмкин булмады, — алар матбугат битләрендә чыгарга мәҗбүр булдылар. Шуннан нәрсә булды соң? Н. Я. Марр тәгълиматында күп кенә кимчелекләр, ялгышлар, ачыкландырылмаган проблемалар, эшләнеп җитмәгән положениеләр барлыгы мәгълүм булды. Бу турыда Н. Я. Марр «шәкертләре» ни өчен хәзер генә, дискуссия ачылгач кына сөйли башладылар соң? Ни өчен алар бу турыда элегрәк уйламаганнар? Ни өчен алар бу турыда фән эшлеклеләренә тиеш булганча ачыклык һәм намус белән вакытында әйтмәделәр? Н. Я. Маррның «шәкертләре», Н. Я. Маррның «кайбер» ялгышларын тану белән бергә, совет тел гыйлемен тик Н. Я. Маррның «аныкландырылган» теориясе нигезендә генә алга үстерергә мөмкин дип уйлыйлар һәм аны марксистик дип саныйлар икән. Юк инде, безне Н. Я. Марр «марксизмы»ннан коткарыгыз. Н. Я. Марр чыннан да марксист булырга теләде һәм тырышты, ләкин ул марксист була алмады. «Пролеткультчылар» яки «раппчылар» кебек ул марксизмны гадиләштерүче һәм вульгарлаштыручы гына булды. Н. Я. Марр тел гыйлеменә телнең өскорма булуы турында марксистик булмаган ялгыш формула кертте һәм үзен буташтырды, тел гыйлемен бутады. Ялгыш формула нигезендә совет тел гыйлемен үстерергә мөмкин түгел. Н. Я. Марр тел гыйлеменә телнең «сыйнфыйлыгы» турында марксистик булмаган икенче бер ялгыш формула кертте һәм үзен буташтырды, тел гыйлемен бутады. Халыклар һәм телләр тарихының бөтен барышына каршы килә торган ялгыш формула нигезендә совет тел гыйлемен үстерергә мөмкин түгел. Н. Я. Марр тел гыйлеменә марксизмга хас булмаган, тыйнаксыз, масаючан, тәкәббер тон, тел гыйлемендә Н. Я. Маррга кадәр булган нәрсәләрнең бөтенесен дәлилсез, җиңел чә уйлап инкарь итүгә китерә торган тон кертте. Н. Я. Марр, шау-шу күтәреп, чагыштырмалы-тарихи методны «идеалистик» дип яманлый, хәлбуки шуны әйтергә кирәк, чагыштырмалы-тарихи метод, җитди кимчелекләренә карамастан, һәрхәлдә Н. Я. Маррның чын идеалистик дүрт элементлы анализыннан яхшырак, чөнки беренчесе эшкә, телләрне өйрәнүгә этәрә, ә икенчесе мич башында ятуга һәм яман аты чыккан дүрт элемент тирәсендә күрәзәлек итүгә генә этәрә. Ы. Я. Марр телләрнең группаларын (семьяларын) өйрәнү юлындагы һәрбер тырышлыкны «баба тел» теориясенең күренеше дип тәкәбберләнеп кимсетә. Хәлбуки, мәсәлән, славян милләтләре кебек милләтләрнең тел кардәшлеген инкарь итәргә мөмкин түгел, һичшиксез, бу милләтләрнең тел кардәшлеген өйрәнү телнең үсеш законнарын өйрәнү эшендә тел гыйлеменә зур файда китерер иде. «Баба тел» теориясенең бу эшкә бернинди катнашы юклыгын мин әйтмим дә инде.
II. Я. Маррны һәм бигрәк тә аның «шәкертләрен» тыңлап карасак. Н. Я. Маррга кадәр бернинди тел гыйлеме булмаган, тел гыйлеме Н. Я. Маррның «яңа тәгълиматы» килеп чыгу белән башланган, дип уйларга мөмкин. Маркс һәм Энгельс күп тапкыр тыйнаграк булганнар: алар үзләренең диалектик материализмын фәннәрнең, шул исәптән философиянең элекке чордагы үсешенең продукты дип санадылар. Шулай итеп, дискуссия совет тел гыйлемендәге идеологии кимчелекләрне ачуы белән дә эшкә ярдәм итте. Минемчә, безнең тел гыйлемебез Н. Я. Марр ялгышларыннан никадәр тизрәк арына алса, аны хәзер ул кичерә торган кризистан шулкадәр тизрәк чыгарырга мөмкин булачак. Тел гыйлемендә Аракчеев режимын бетерү, Н. Я. Марр ялгышларыннан баш тарту, тел гыйлеменә марксизм кертү — минемчә әнә шул юл белән барганда совет тел гыйлемен савыктырырга мөмкин булыр иде.