Логотип Казан Утлары
Хикәя

МЕДАЛЬОН


I Май аенда, табигать, кышкы йокысыннан уянып, язгы тантанасын үткәргәндә, авыллар шомырт чәчәкләренә күмелгән бер чакта, ачык йөк машинасында, аңа кадәр бербереңне бер дә күрмәгән-белмә- гән юлчылар белән бергәләп, Казаннан — Татарстанның якындагы районнарыннан берсенә, әйтик — Телә- чегә яки Мамадышка сәфәр чыкканыгыз бармы сезнең? Моның нәрсәсе бар, дисезме? Мин үзем дә шулайрак карый идем, • ә менә нәрсәседер бар икән шул. Иң элек шул турыда сөйләшеп куйыйк, бер башлагач сораулар бнреп бүлдермәгез, мин сезне, безне алып барган елдам шофер кебек, яшелдән төренгән урманнар, җәелеп яткан Мншә болыннары, көтүләр һәм каз бәпкәләре буеннан, барысын да күрсәтеп, ләкин берсе турында да авыз ачып, сүз әйтергә ирек бирмичә, җилдәй очырып алып барырга телим. Без көләрбез, җыр җырларбыз, кызу барган шәпкә эшләпәбез очып китсә, аны тиз генә төшеп алырбыз да, тагын китәрбез, тагын җырларбыз, тагын көләрбез, авыл малайларына кул селкербез, яшь колыннар күреп үтәрбез, безнең артта телеграмм баганалары тезелеп калыр, тирә-юньдә бодай басулары, авыллар, колхоз станнары, трактор вагоннары калыр, өстебездә туй кыңгыравы кебек тургай җыры яңгырап барыр, югарыда зур кояш, зәп-зәңгәр күк булыр... Ни өчен күк шул чаклы зәңгәр, дип сорамагыз, чөнки, сорауларны соңыннан бирергә, дип башта ук сөйләшеп керештек. Әгәр 
сораулар бирмичә генә аңлашыла икән, анысы инде бигрәк тә шәп. Шул рәвешчә, яз һавасын урталай ерып, тирә-юнебезгә җыр һәм шуклык таратып, җилдәй очып барганда, юлыбыз ике тау арасындагы бер үзәнлеккә туры килде. Анда, хәтфә келәм япкандай, яшеллек иде, талгын яз һавасы биткә бәрелеп тора иде, тау астыннан челтерәп чишмә ага иде, шофер машинаны нәкъ чишмә буена китереп туктатты. Без — пассажирлар — барыбыз да машинадан төшеп, яшел «келәм» өстенә сибелдек. Кайсыбыз чишмәдән битен юарга тотынды, кай- берләребез, чалкан ятып, зәңгәр күкне күзәтә башлады, кайсыларыбыз өстенә май ягылган икмәк белән бик тәмләп тамак ялгап алырга кереште, ә арабыздагы аеруча шат күңелле һәм юл буе әле такмаклап, әле уен-көлке сөйләп килгән ир урталарындагы кеше, чемоданнан патефон чыгарып, аның колагын бора башлады. Бу киңлек һәм мең төрле авазлардан җыелган язгы симфония астында аның бу «сыбызгысы» берәүне дә әллә ни шаккатыра алмады, шулай да иптәшкә хөрмәт йөзеннән башларыбызны селеккән булдык: янәсе, кара әле бу әкәмәтне, тургайлардан калышмаска тырышып кыланган була! Шулай да шофер бик кырыс кеше туры килде безнең, үзе сөйкемле, үзе кырыс — чын шоферлар матурлыгы. Безгә онытылып китәр
68 
 
гә ирек бирмәде ул, бөтен үзәнне яңгыратып. гудок кычкыртты, күз ачып йомганчы без инде машинада идек. Ләкин машина кузгалып китәргә өлгерми калды, шуннан, яшел үзәннән үсеп чыккан кебек булып, блузалы бер кыз килеп чыкты. Аның култыгындагы капчыктан тимер кисәкләре тертәеп тора, ниндидер детальләр иде булса кирәк, безнең барыбыз кебек, бу кызның да эш белән йөргәнлеге ачык иде, ләкин шулай да безнең күбебез ул кызга аерым бер игътибар юнәлтте. Кояштан һәм җилдән каралган, җитмәсә тагын мазутка да яхшы ук нык буялган бу кызның күзләрендә, үзен тотышында, сөйләгәндә елтырап күренеп кала торган тешләреңдә үзенә бертөрле сөйкемлелек, сәфәребезгә өстәмә ямь бирүче үзенчәлек бар иде. Хәер, безгә аның матур тешләренә сокланып торырга бик үк туры килмәде, шофер белән бер- пке авыз сүз алышканнан соң, кыз, җиңел генә сикереп, машинага менеп утырды. Без юлыбызны дәвам иттек. 
II Район үзәгенә җитәргә җиде-си- гез километр чамасы калганда, кечерәк кенә бер авыл башында безнең ул кызыбыз төшеп калды. Авылдан шактый арырак, түбәлектә, ерактан уенчык тартма кебек кенә булып трактор вагоны һәм аннан ерак түгел ике тракторның җай гына эшләп йөргәне күренә иде. Кызның, авылга сугылмыйча узып, шул тракторлар ягына таба ашыгуын күреп, «’шуларның берәр- седер, күрәсең» дип уйлап куйдым. Таза гәүдәле, түгәрәк йөзле, чая кара күзле һәм көлгәндә бит урталары чокыраеп, ап-ак булып тешләре елтырап кала торган бу яшь иптәш турында мин әлбәттә тулырак мәгьлүмат алырга һәм аның белән озаграк утырып барырга да бик риза булган булыр идем. Баш әйләнүдән түгел һәм мин, мактана дип уйламагыз, алай тиз башы әйләнеп китә торган кешеләредәй дә түгел. Тормышны шактый күп күрдем дни уйлыйм, һәрхәлдә язмышыма үпкәләрлек урыным юк. Инде шулай да ул җитез хәрәкәтле кыз минем игътибарымны бнк нык җәлеп иткән икән, моның ике сәбәбе бар. Соңыннан 
аңлашылмау чыкмасын өчен, бу турыда сөйләшеп үтик. Беренчесе һәм мине иң нык тетрәткәне — аның күзләре булды. Юк, алай түгел, аның күзләре түгел, аның күзләренә ошаган күзләр. Бу урында без алты-җиде ел артта тарихта калган,ләкин халкыбызның һәм аерым кешеләрнең хәтерләрендә мәңге югалмаслык урын алган зур вакыйгаларга — Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына китәргә мәҗ- бүрбез. Күпме юллар йөрелмәде, күпме кешеләр белән очрашырга туры килмәде ул елларда! Куркыныч астында калган Ватан яше- карты белән исәпләшеп тормады, барыбызны да аякка бастырды. Мин ул чагында Художественное училищеның III нче курсында укучы яшь кенә бер комсомолец идем, этюдлар ясаган була идем, Рембрандт һәм Тургенев белән мавыга идем, барысын да калдырып торып, үзем теләп солдат булып киттем һәм әнә шунда, авыр сугыш юлында, бик кыска гына бер вакыт эчендә миңа аның белән очрашырга , туры килде. Кем белән, дисезме? Тулы биографиясен сорашып торырга туры килмәде, чөнки вакыты бик кайнаган вакыт иде. Днепр елгасын беренче булып кичеп, беренче плацдарм яулап алган солдатлар арасыннан авыр яраланган карт бер татар солдатын, кыр госпиталенә алып барышлый, анабыз җиргә куеп калдырырга туры килде миңа. — Мин алардан аласымны алып бетереп китәм, — диде ул, ачулы күзләрен көнбатышка, чигенүче фашист армиясе частьлары ягына текәп, — инде шулай да бу дөньяга болай зур итеп карыйм икән, комсызлыктан дип уйлама, брат. Дөньяда минем йөрәкнең ике тамчысы кала: тормыш өчен безнең кебек зәһәр көрәшүчеләр чыгармы шулардай? Ул сүзләрен әйтеп бетерә алмады, аның күзләрендә эре булып, ал
69 
 
маз ташы кебек саф булып, ике тамчы яшь күренде. Ә бер нәрсәгә дә ошатып булмый торганы, мәңгелек искәртү һәм мәңгелек дога булып күңелдә утырып калганы — анысы аның безнең белән, көрәшкән чакта тагын да кыюрак, эшләгән чакта тагын да намуслырак булырга чакырып, безнең күңелдә яши. Соңыннан аларның барысына да Советлар Союзы Герое дигән мак- j таулы исемне бирделәр, минем якташым зур дәрәҗәле ул исемне үлгәннән соң алды. Ләкин менә бу уйнаклап торган май иртәсендә, һич тә уйламаганда очраткан әлеге тракторчы кызның тирән мәгънә сирпеп карый торган чая күзләрендә ул карт солдат минем алга яңадан әйләнеп кайткан кебек булды. Бу шаян иртәне минем күз алдымнан тиз арада гына чагылып узган ул сөйкемле кыз белән кинәт болай мавыгып китүемнең икенче сәбәбе тагын шунда — яхшымы- яманмы художник кеше мин. Фронттан кайткач, өзелеп калган укуымны дәвам итеп, Училищены тәмамлап чыктым, ә менә быел Ленинградка, Художество академиясенә китәргә җыенам. Әле бу кайтуым да юл уңаеннан авылдагы туган- тумачаны күреп, колхоз алдынгыларының кайбер эскизларын ясау өчен иде — Ленинград чаклы Ленинградка буш кул белән барасым килми. Ә, әйе, өченче сәбәбе дә бар икән, яхшымы-яманмы, өйләнмәгән егет мин. Ә безнең халык турында, ишеткәнегез бардыр: 
Алыйм дисәң, ал бетәрме каршындагы кибеттә, Ни эшләсә, шул килешә өйләнмәгән егеткә, — дип җырлыйлар. III Моңа чаклы кешеләрдә әллә ни зур ялгышканым юк иде, бу юлы да шулай булып чыкты. Теге кыз, чынлап та, тракторчы кыз икән, әле җитмәсә нинди генә тракторчы! Район агайларына барып, үземнең нинди максат белән йөрүемне (әлеге теге эскизлар турында) сөйләп биргәч, тегеләр үз районнарындагы алдынгы кешеләрне санап киттеләр. О, юк, аларның ул кешеләрен барысын да күрә һәм барыннан да эскиз ясый китсәң, җәең җитмәс, 
минем янга тагын берничә художник кирәк булыр. Күңелле факт, үз эшен сөеп эшләүче алдынгы кешеләр һаман ишәя бара бездә! Әнә шул күбәүләр арасында чияле МТСыннан Ибраһимова дигән тракторчыны телгә алганда, әллә ничек, инстинктив рәвештә диярлек, колагым торды. Чияле МТСыннан. Тракторчы. Фамилисе — Ибраһимова. Тукта әле, тукта! Теге чагында Украина туфрагында минем тезләремә башын куеп мәңгелеккә күзләрен йомган карт солдатның фамилиясе дә Ибраһимов иде түгелме соң? Минем бу Ибраһимова дигән тракторчы кыз турында җентекләбрәк сораша башлавымны һәм җилкәннәремне ачыктан-ачык шул якка җайлап корырга теләвемне күреп, район агайлары мыек астыннан гына көлеп куйганнар иде, тикмәгә көлмәгәннәр икән. Ул Ибраһимова дигән тракторчы кыз чынлап та бик чая нәрсә булып чыкты. Иң элек мин аны туры китерә алмый йөдәдем, менә фәлән колхозда диләр, барып җиткәнче, алар инде анда эшләрен бетереп, икенче колхозга яки икенче басуга күчеп киткән булалар. /Миңа тик аның турында яхшы сүз генә кала: әйбәт эшләделәр, коры тоттылар эшне, кыскасы, ярый торган кешеләр. Кеше турында, бигрәк тә үзең эзли торган кеше турында яхшы сүз ишетү, әлбәттә, күңелле нрреә, ләкин шулай да минем эскизым өчен сүз генә җитми. Дөресен әйтим, минем асфальт урамнар таптар өчен генә яралган ботинкаларыма байтак кына басу балчыгы иярде ул чагында. «Кызыл Байрак» дигән колхозның кырында, иртәнге сәгатьләрнең берендә (иртәнге сәгатьне хәерле сәгать була диләр), ниһаять, мин аның каршына килеп бастым. Шул үзе, теге көнне юлда безгә очрап, бераз җирне безнең машинага утырып барган
70 
 
җиңел сөяк. Хәер, биредә, үз җирендә. ул алай түбәнгә карап, авызына су кабып тора торганнардан түгел икән. Әйбәт кенә итеп сәламемне алды, ачык йөз белән исәнләштек, берничә авыз сүз белән эшләре турында сөйләп бирде (сүз арасында минем ботинкаларыма да күз төшереп алды) һәм әнә шулар- ныц барыннан да соң, мин аңа үземнең нинди максат белән йөрүемне (әлеге теге эскизлар турында) әйткәч, кызый, ап-ак тешләрен бөтен матурлыгы белән минем алдыма тезеп куеп, шаркылдап көләргә тотынды. — Кеше монда вакытында эшне бетерергә, кызыл байракны кулдан ычкындырмаска дип төн йокламый, ә сез әнә нинди эш белән... Аның чая тавышында ачыктан- ачык ирония яңгырады. Дөрес, ул әйтеп үк бетермәде, ләкин тавышы һәм шаркылдап көлүе: «ә сез әнә нинди юк эш белән» дип тора иде. Тик шулай да үз эше белән генә мавыгып, башкаларның эшен эшкә санамый торган берьяклы кешеләрдән түгел икән, үзенең ялгышын шунда ук төшенеп алды һәм гаять җитди бер төс белән, хәтта бераз пафоска бирелеп дияргә була, сөйләп китте: — Мин сезне аңлыйм, иптәш Бикчәнтәев, сез безне — кыр кешеләрен — менә шушы тузан-туфрагыбызга күмеп, әнә ул «корыч айгырларыбызга» (ул үзенең тракторына төртеп күрсәтте) атландырып, ничек бар — шулай итеп, төшереп алмакчы буласыз. Төшереп алмакчы һәм зур шәһәрләргә илтеп, матур залларга тезеп куймакчы. Янәсе, күрегез, менә нинди ул авыл. Туза- ны-чүбе үзе белән, җир тырный, икмәк үстерә, план үти һәм шуның белән вәссаләм... Мин сезне аңлыйм, ләкин шуның белән бергә, үземне дә җәберлисем килми минем. Юк, иптәшкәй, бүгенге авыл, совет авылы эшкә алай берьяклы карый алмый. Выстовкада торырга икән, башкалардан ким булып түгел, башкалар белән бердәй дәрәҗәдә торасым килә минем. Караган кеше әйтсен, эшли белә торган авыл үзен йөртә дә белә икән, дисен. Иртәнге кояш астында, җиргә нык итеп басып һәм үз көченә бик нык ышанып, минем күзләремәтуры карап сөйләүче бу тракторчы кызның сүзләре 
минем йөрәгемә шул кадәр үтеп керде, дөресен әйтим, мин бу чаклы булыр дип уйламаган идем. Кыскасы, мин ул көнне аларның бригадасында калдым, эшләре белән таныштым, вагоннарында булдым, суга дип киткән водовоз озаграк торып кайткач, Ибра- һпмованың аны ничек каты кыздыруын ишеттем, тургай җыры тыңладым, ләкин үз эшемә керешергә туры килмәде. Тагын бер штрих. Трактор вагоны киштәсендәге кө- тепханәчскпе актарып торганда, вак-төяк брошюралар арасыннан Лев Толстоиның «Анна Каренина» сы килеп чыкты. Китапның тышы майга буялып беткән, эчендә берничә урыннан битләре бөгелгән, берничә урында читенә тигез хәрефләр белән үз фикерләрен язып куйган. План буенча алар бу участокны иртәгә кичкә бетерергә тиеш булганнар, ә алар аны бүген бетерергә чамалыйлар. «План ул сәгатьле график кертелгәнче төзелгән иде» — диде Ибраһимова, бер сүз белән өзеп. Шулай да ул кызга минем бераз хәтерем калды, аларныкы график белән, ә миңа килгәндә, графиксыз да ярый булып чыга. Сорап та тормады ичмасам, әлеге шул йөрәккә үтеп керә торган зур кара күзләре белән минем күзләремә томырылып карады да, каршы килеп булмаслык итеп әйтте: — Күп дигәндә, ике көн... Язгы чәчүне төгәлләп, базага кайтырга җыенабыз. Анарчыга кадәр сез, безнең Түбән Тирмәи авылына барып, Ибраһпмоваларның икенчесе белән таныша торыгыз, анысы аның минем кебек тузанлы-туфраклы түгел. Димәк, Ибраһимовалар икәү булып чыга бу килештән. Бурыч тагын да катлаулана төшә дигән сүз, эле берсен тыңлатып булмый иде, ул да түгел, менә икенчесе... Шулай да миндә профессиональ кызыксыну көч ә й гә и и ә 11 - кө ч ә я бара. Көтмә- гәндә генә алар бертуган булып,
71 
 
икесе дә минем эскизларым өчен кулай геройлар булып чыксалар?.. Шуның янына тагын теге чакта минем кулымда үлгән сугыш герое да килеп баса. Дөресен әйтим, бу тракторчы кызның күзләре мине башта ук уйга калдырган иде. 
IV Түбән-Тирмән авылы, ' яшеллекләргә күмелеп, үзенчә яз ясап утыра, тавыклары гаҗәп шәп кытаклап күкәй сала, анда-санда яшь бозаулар күренеп кала, бакча балалары берсе белән икенчесе җитәкләшеп болынга чыгалар, ике катлы мәктәп башында — май бәйрәменнән калган дияргәме, имтиханнар башлану уңае белән кадаганнармы — зур кызыл флаг җилфердәп тора, мине барыннан да бигрәк сокландырганы — колхозның бакчасы булды. Болай да яшеллеккә шактый бай авыл, үзенең көнбатыш өлешендә колхозның өч гектарлы җиләк-җи- меш бакчасы белән тоташып, яшеллек диңгезе эчендә күмелеп калган һәм мин сездән авылның ул очына аеруча игътибар итүегезне сорар идем. Чөнки авылның ул очында безнең геройларыбыз тора икән. Дөресен әйткәндә, геройлар авылның башка очларында да җитәрлек: авылда югары белемле — дүрт, урта белемле алты укытучы, бер врач, бер ветфельдшер, барлыгы унҗиде коммунист бар, орденлы кешеләрне санап киттеләр — утыз өчкә җитә, Ватан сугышында бу авылдан бер Советлар Союзы Герое чыккан. Шулай да, боларга аерым-аерым тукталып тормыйча, мин сезне авылның аргы очына, яшел бакчаларга таба ашыктырам икән, моның бердәнбер сәбәбе — хикәямне тизрәк түгәрәклисе килүдә. Ничек без бакчалар очына барып чыктык, ничек без такта түбәле, тәрәзә төпләре гөлләр белән тулган өйнең ишеген кактык, ничек безне каршы алдылар, чәченә чал кергән, ләкин шулай да йөзеннән рәхимле тормыш нуры китеп бетмәгән ягымлы Шәмсениса түти ничек итеп безгә түрдән урын күрсәтте, ничек алар- ның җиз самовары бөтен тишекләреннән пар бөркеп өстәлгә килеп утырды, ничек итеп без баллап чәй эчтек — бу 
турыда озаклап сөйләп, сезнең игътибарыгызны алырга теләмим. Гайшә — Шәмсениса түтинең олы кызы һәм мактаулы колхоз бакчасының җаны — минем алда бер күренде дә, пар булып һавага очып киткән кебек, күренмәс булды. Бу бер күренүе дә бик ашыгыч, нәкъ хикәяләрдәге кебек килеп чыкты. Без әле Шәмсениса түти белән беренче самовар (үзегез беләсез, татар авылында чәйне чынаяклап түгел, самоварлап саныйлар) чәйне эчеп утыра идек, берни дә сизмәстән, ишекне зур итеп ачып, ул килеп керде. Аның алдында брезент алъяпкыч, җиңнәрен сызганып куйган, битенә берничә урынга балчык тигән, бер чеметем чәче, яулык астында сыеп торырга теләмиче, яңагына сибелгән иде. Өйдә ят бер ир кеше утыруын күргәч, аның бөтен йөзенә матур алсулык йөгерде һәм ул «белми дә торам, кунак бар икән» дигән сүзләр белән, ояла- ояла гына күрешкән булды. Озакта тормады, юк йомышны бар итеп, чыгып ук китте. Аның каравы Шәмсениса түти үзе, кызларының икесе турында да мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирергә тырышып, аларның төрле вакытта алган мактау грамоталарын, орден кенәгәләрен, ниһаять, орденнарының үзләрен күрсәтә-күр- сәтә, бер дә иренмичә барысы турында да сөйләп бирде. Иртәгесен аларның тракторчы кызлары да кайтып җитте, өй эче тагын да җанлана төште. Өйдә ул чая кызның тавышы тагын да яң- гыраулырак чыга, беравык вакыт мин бу бертуган ике кызның бер- берсенә ошамауларын гаҗәпсенеп күзәтеп тордым. — Безнең апа шулай инде ул, җәйгә чыкса бакчасыннан кайтып керә белми, — дип сеңелесе апасына ташланып алды һәм шунда ук «нишләп болай тынып калдыгыз, җырлатыгыз Казанны» дип радпо
72 
 
ны тоташтырды. Шул ук вакытта үзе «һаман бертөсле китте эшләр» дип Татрадиокомитетны тәнкыйтьләп алырга да өлгерә, кичкә яңадан МТСка, сабан чәчүләрен бетерү уңае белән уздырылачак гомуми җыелышка кайтып җитәргә кирәк икәнен әйтеп, миңа тизрәк эшкә тотынырга вакыт икәнен дә сиздертә иде. Ул минут үткән саен яңа бер ягы белән ачыла бара, тулы тормыш белән яшәүче һәм, кешесе килеп чыкса, бик кайнар мәхәббәткә дә сәләтле булырга тиешлеге күренеп торган бу кыз янында мин эчке бер рәхәтлек, канатларны җәясе килү хисе тоя идем. Иртәнге чәйдән соң ул миңа, барлык күчмә «мастерскоемны» култыгыма кыстырып, бакчага барырга кушты. — Анда безнең иркенрәк, мин ничек тә апаны да кузгатырга тырышырмын, әгәр сез каршы килмә- сәгез, — диде ул, сөйкемле генә карап. Колхоз бакчасында яз үзенең бөтен бизәкләре белән балкып тора, яфракларда иртәнге кояш нур- ры уйный, алмагачларының коелып бетмәгән чәчәкләреннән җиргә әкрен генә «мамык» ява, беренче күбәләкләр уйнаклый, ә биектән- биектән дөньяны сөенечкә күмеп, тереклек чишмәсе кояш кыздырып тора иде. Мин, чемоданыма яртылаш янтайган хәлдә, аякларымны чирәм өстенә ташлап, рәхәт бер онытылу эчендә күмелеп утырганда, кинәт, бер дә көтелмәгән яктан, үтә ачык яңгыраган тавыш килеп җитте. — Менә хәзер без сезнең эшләгәнне карарга килдек, күрсәтегез һөнәрегезне... — Нигә шул чаклы кычкырып сөйлисен, Хәдичә, чукраклар юктыр бит монда, — дип аны шелтәләп куйды апасы. Ләкин Хәдичә аның саен арттырыбрак җибәрергә тырыша кебек күренә иде. — Кычкырса сон... Үзебезнең колхоз ла бу. Тавышым берәүгә дә ишетелми калмасын, дим. һәм ул, бакчаны шаулатып, көлеп җибәрде. Мин тиз генә аягыма бастым, чөнки шунсыз мөмкин түгел, чөнки каршымда, тау башында үскән яшь имән кебек, ул басып тора иде. Дөресен әйтмичә булдыра алмыйм, бер тын вакыт минем башым әйләнеп китте, шул кадәр төгәллек, шул кадәр 
килешеп тору, шул кадәр гармония булыр икән! Өстендә нинди иде, башында нәрсә иде — игътибар итмәдем, чөнки биредә аерым детальләр күзгә чалынмый, ул, барыннан да элек, үзенең төгәллеге, шушы җиргә, 'шушы яшь бакчага, көләч табигатькә килешеп торуы белән алдыра иде. — Нигә курыктыгыз? Эшли башлагыз, — диде ул, боерык биргәч тон белән. Апасы, аның өчен уңайсызланып, яңадан бер кат беләгеннән тотып куйды: — Хәдичә, дим... булырсың икән бу чаклы. — Юк, син белмисең, апа,—дип кызуланып апасына каршы төште ул, — сиңа кадәр бу иптәш минем хәтеремне калдырып өлгергән иде иңде. Янәсе, тракторчы булгач ул һаман шулай, юллыктан төшкән кебек, карага катып йөрергә тиеш. Кайдан килгән закон бу? Ә минем менә выставка залында юллыктан төшкән кебек торасым килмәсә нишләтерсең? Ышанмаслар дисеңме? Янәсе, тракторчы кыз һәм кинәт муенында алтын медальон. Янәсе, кайдан килгән артистка. Башта кай- берәүләрнең ышанмаулары бар, тора-бара ышанырлар, ышанмый хәлләре юк... Хәдичә бу тираданы шундый бирелеп, шундый кызуланып әйтте ки, миңа эшкә тотынудан башка әмәл калмады. Менә алар — бертуган ике кыз, берсенә-берсе орынып һәм, шул ук вакытта, Хәдичәсе балаларча аскы иренен кимергәләп, минем алдымда басып торалар, мин кәгазь өстенә штрихлар төшерәм. Яшел фон, агачлар, яфракларда уйнаучы нурлар һәм дуслык, яшьлек бөркеп торучы ике кыз. Бары тик Хәдичәнең муенындагы медальоны гына беркадәр шиккә калдыра: «Чыңлап та, артык пафос килеп чыкмыймы соң биредә?». Ә шул вакытта күңелнең кай җиредер куанычлы рас


 
лау белән раслый: «килешә, бик әйбәт килешә, батыррак бул», ди һәм мин штрих артыннан штрих, сызык арыннан сызык өстим. Медальон дигәннән, бервакытны күңелгә әллә кайдан икенче бер вәсвәсә төшеп, бу медальон минем ачуымны китерә башлады. Тыры- шуынтырышам мин бу нәмәстәкәй өчен, тукта, моның эчендә кем утыра икән соң, дим. Безгә бераз ял итеп алырга вакыт иде, кызларны киеренке хәлдән бушатып, ун минутлык тәнәфес игълан иттем һәм, шул форсаттан файдаланып, Хәдичәнең муенындагы медальонга бәйләнә башладым: — Ачып күрсәтегез, беләсем килә, кемне яшереп саклый икән бу кадерле савыт?—дидем мин, киле- шепкилешмәү белән исәпләшеп тормыйча. Хәер, Хәдичә назландырып тормады, медальонны ачып күрсәтте. Андагы баш рәсемендә моннан алты-җиде еллар элек минем теземдә мәңгелеккә күзләрен йомган герой солдатны танып, кинәт телсез калдым мин. 
— Сезгә нәрсә булды? — дип сорау биреп куйды Хәдичә, миндә булган үзгәрешне күреп. — Бу сезнең әтиегезме?—дип сорауга каршы сорау белән җавап бирдем мин. Кызларның, шуны раслап, икесенең берьюлы башларын селкүен күргәч, үзеннән-үзе телем ачылып китте; — Әгәр шулай икән, димәк, герой солдат үз балаларында ялгышмаган... һәм шуннан соң миңа тагын бер кат Ватан сугышы истәлекләренә китәргә, кызларның яшьле күзләренә карамаска тырышып, аларның әтиләре белән булган соңгы эпизодны сөйләп бирергә туры килде. Бу истәлекләрне уртаклашып бетергәндә, без барыбыз да аяк өстендә идек һәм безнең арабызда кинәт тынлык урнашты. Бөек Ватан өчен башын салган солдат ҺӘхМ ата образы алдында без сүзсез-нисез генә ант иттек. Моңа чаклы эшләгәнгә караганда күбрәк эшләргә,, тырышыбрак иҗат итәргә, кайнаррак сөяргә ант иттек без.