ЙӨЗМӘ ГОСПИТАЛЬДӘ
Г.ХАЛИК-САДРИ
ЙӨЗМӘ ГОСПИТАЛЬДӘ
(Фронт истәлекләреннән)
I
1942 нче ел... ВКП(б) ның Казан шәһәр комитеты чакырган актив җыелышы соң бетте. Шәһәр караңгылык эчендә. Ник бер генә ут күренсен. Урамнар да, тыныч еллардагыча, гөрләми. Әллә нигә бер ашыгып үтүче кеше күренә дә, яңадан урам буп-буш кала. Ләкин шәһәр киеренке тормыш белән яши. Кайдадыр, икенче урамнарда, машиналар гөрелдәве ишетелә. Мин туктап тыңлыйм. Мөгаен, вокзалга таба танклар уза. Танклар! Минем йөрәгем кысыла. Гражданнар сугышында мин военком идем. Ә Бөек Ватан сугышына алмыйлар. Яшең олы, диләр. Яшем олы! Яшь белән санашыр чакмыни. Минем көчем бар, минем тәҗрибәм бар. Юк, мин фронтта булырга тиешмен. Шулай дип уйлыйм, шуның белән яшим. Ә көннәр һаман үтәләр.
Менә кышның, беренче сугыш кышының, салкын айлары, каты бураннары, ачы җилләре үтеп китте, карлар эреде. Язның җанга рәхәт, күңелгә өмет ташып торган чаклары башланды. Көннәр озайды, җылынды, күк йөзе аяз һәм үтә зәңгәр, язгы мул сулар котырып-котырып актылар да яңадан тынычландылар.
Минем ял сәгате иде, тәрәзәләрдән кергән якты кояшның җылылыгы астында мин, яңа гына килгән газеталарны укып, Совинформбюро сводкасын карап, стенадагы сугыш картасына күз салдым; Советлар Союзының никадәр зур өлеше дошман кулында. Ленинград камалган хәлдә...
Минем бөтен аңлы тормышым Ленин — Сталин партиясе сафында үтте. Әле Бөек Октябрь революциясенә кадәр үк мин большевиклар партиясенә кердем һәм чирек гасыр буенча шушы бөек партия сафларында туган илемдә социализмны төзештем. Ә менә бүген, шушы якты илем куркыныч астында чакта, мин армия сафында түгел! Беләм, Советлар Союзында корал тотып сугышыр өчен яшьләр дә күп. Ләкин кайчан, кайчан картая соң большевик йөрәге?! Бер көнне, тымызык апрель кичендә, кызу атлап ишектән озынча буйлы, кызыл чырайлы, гимнастёркасын яңа каеш белән кысып буган бер кызылармеец килеп керде.
— Сезне райвоенкоматка чакыралар, — дип бер кәгазь сузды ул миңа. Мин аягүрә бастым һәм, күзлегемне киеп, повестканы укыдым. «1942 нче елның 27 апрелендә иртән сәгать 10 да...» дип язылган иде анда. Мин, кулларымны аркама куеп, идән буйлап бер әйләндем дә, тынып калган хатыныма карап:
— Анасы, хәрби гимнастёрка белән шинелемне хәзерләсәңче,— дидем. — Синең ул киемнәрең сугыш башланган көннән бирле әзерләп куелган, — диде хатын. Иртәнге көн болытлы иде. Әз-әз генә яңгыр сибәләп тора. Шәһәр урамнары сугыш вакытына хас булган күренешләр белән тулы.
Кызылармеецлар төялгән автомашиналар гөжләп узалар. Көчле музыка тавышы астында кызылармеецлар вокзалга төшәләр. Стеналарда төрле лозунглар, плакатлар, «Бөтен нәрсә фронт өчен!» — дип язылган өндәүле белдерүләр, зур карталар... Ун тулганда мин өлкә хәрби комиссариатына килеп кердем. Шуннан яңадан минем хәрби тормышым башланды. Дөрес, мин турыдан-туры фронтка эләкмәдем. Берникадәр хәзерлек үткәннән соц мине яца төзелгән хәрби суднога, йөзмә госпитальның комиссары итеп билгеләделәр.
— Хәзер үк пристаньга төшегез, — диде полк комиссары иптәш Евдокимов, — судноның мөмкин кадәр тизрәк вакыт эчендә рейска чыгу чарасын күрегез.
— Курс? — дип сорадым мин. Евдокимов минем күзләремә карап, бераз тын торды да:
— Сталинград! — диде.
II
Идел өсте әкрен генә тирбәлеп тора. Кояшның җылы нурлары дулкын сыртларында җем-җем итеп, күзләрне чагылдыра. Без Казан пристанена төшкәндә, яр буена пароходлар тезелгән, аларның өстенә кызыл хач байраклары күтәрелгән, хәзер китәргә торгансыман морҗаларыннан куе төтен, сиртмәле дулкынсыман, һавага табан сузыла иде.
— Менә шушы инде 50 нче номерлы хәрби-санитар пароход, — диде мине алып килүче Казан эвакопункт комиссары, озын буйлы, үткен күзле Сергей Иванович Курочкин. Палубада безне зур гәүдәле, чәч-сакалына чал кергән, киң маңгайлы, куе кашлы, зәңгәр күзле капитан каршы алды. Без күрештек. Ул үзенең фамилиясен әйтте һәм безне каютасына чакырды. Дмитрий Иванович Дурашин Идел пароходларында 35 еллар чамасы инде капитан булып эшли. Идел ярларының һәрбер метры аңа таныш, суның сай яки тирән урыннары, кискен переваллары аңа ачык билгеле, соңгы елларда ул «Мулланур Вахитов» исемендәге пароходта баш капитан булып хезмәт иткән. Эвакопункт комиссары, безнең белән бераз утыргач, эшләренең күплеген әйтеп, кайтып китте.
Капитан каютасында без икәү генә калдык. Берникадәр вакыт, бер-беребезне сынаган кебек, эндәшми тордык. Аннары капитан чак кына көлемсерәп куйды.
— Мин уйлаган идем, минем комиссарым яшьрәк булыр дип. Димәк карт гвардия...
Мин дә көлемсерәдем һәм урынымнан тордым.
— Сез команда белән танышырга телисездер?
— Әйе.
Без чыгып китәргә дип торганда гына, кемдер ишекне шакыды.
— Рәхим итегез! Керегез!—дип җавап бирде капитан. Каютага, шулай ук шактый олы, ләкин сакал-мыегын чиста итеп кырган, соргылт күзле, хәрби киемдәге бер кеше килеп керде.
— Госпитальның баш врачы Николай Петрович Крылов,—дип тәкъдим итте ул үзен. Аның күрешүендә гражданлык ярылып ята иде. Без ирексездән, капитан белән берберебезгә мәгънәле итеп карап алдык.
— Шулай итеп, карт гвардия тулысынча сборда, — диде капитан.— Ә хәзер әйдәгез обход ясыйк. Югыйсә вакыт бик тар. Башта без врачлар, ординаторлар, сестралар, санитарлар һәм эчке саклык өчен куелган кораллы кызылармеецларның исемлекләрен тикшердек, яралылар өчен хәзерләнгән ятак урыннарын, медикамент, аптека, кухня һәм запас продуктлар складын карадык. Аннары мине пароход хезмәткәрләре, матрослар составы һәм пар хуҗалыгы белән таныштырдылар. Машинныйда капитан миңа үзенең ярдәмчесен тәкъдим итте:
— Менә безнең икенче капитан Салих Саттарович Әхтәмов, — диде ул, һәм кап-кара кашлы, куе керфекле, кара күзле, ак чырайлы яшь бер кешене күрсәтте. Әхтәмов баштан-аяк үзенә килешеп торган җәйге капитан киемендә иде. Ул безгә честь биреп күреште. Мин кешеләр белән тиз аралашырга яратам. Пароходны карап чыгуга мин бу кешеләрне бик күптәннән беләм шикелле тоела башлады. Алар турында минем беренче тәэсирем яхшы иде. Ләкин бу беренче тойгы күп вакытта ялгыш булуы да мөмкин. Кешенең чын йөзен бары тик хезмәттә, көрәштә генә белергә мөмкин. Ә безнең алда чиксез зур сынау — Сталинград тора иде. Мин үземә төп бурыч итеп кешеләр белән ныграк танышуны куйдым. Политик-тәрбия эшләрен кичектермәстән башлап җибәрергә кирәк. Коммунистлар белән комсомолецларны иң җаваплы урыннарга куярга кирәк...
Озакламыйча пароход эчендә хәзерлек тәмам булды. Без кузгалып китү турында боерык кына көтә идек. Бер-ике сәгать үтүгә боерык килеп тә җитте. Анда тагын үзебез белән Сталинградка баручы врачларны сестра һәм курс бетергән санитарларны утыртып алып барырга кушылган иде. Пассажирларны утырткач, соңгы саубуллашу өчен капитан гудок бирде. Аннары:
— Тихий, вперед! — диде. Без Николай Петрович Крылов белән капитан күперчегенә мендек.
— Хәерле юл, — диде доктор.
III
Пароходта баручыларның кайберләре, барьерларга сөялеп, яр буйларын күзәтеп баралар. Сестралар югары палубага менеп киттеләр. Мин дә, барлык коммунистлар һәм комсомолецлар белән танышканнан соң, өске палубага чыккан идем. Минем яныма доктор Крылов килде.
— Бигрәк матур безнең бу Идел буйлары, шуңа күрә бик күп юлчылар, төрле эш белән йөрүче илгизәрләр, аны сәер итеп мактап узганнар. Художникларга, композиторларга, язучыларга ул матур уй, бай фантазия биргән. Максим Горький аннан үзенә көч һәм матур илһам алган...
Танышуыбызга бик аз вакыт үтүгә карамастан, мин Николай Петровичның тормыш юлын шактый тулы белә идем инде. Ул Себердә туган һәм күп еллар анда эшләгән Сугыш башлану белән үк фронтка киткән һәм дошман уты астында яралыларга күрсәткән ярдәме өчен хөкүмәтебез аны Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләгән.
— Сез үзегез дә художник түгелме соң? — дидем мин аңа, күз кырыйларым белән карап алып. — Яшь чагымда шигырьләр язгаладым, әмма рәсем белән шөгыльләнмәдем, — диде ул һәм кинәт минем кулымнан тотты.
— Чү, әнә җырлыйлар. Ишетәсезме, салда, җырлыйлар.
Без әкрен генә агып барган салны куып җиттек. Ак яулыкларын артка кысып бәйләгән татар хатын-кызлары, сал өстендәге учак янында, әкрен генә җырлыйлар иде:
Идел бит ул, озын бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул,
Ярларында кыя ташлар,
Диңгезләргә тиң бит ул...
— Сүзләрен аңламыйм, әмма көйләре әйбәт, — диде Крылов.
— Идел турында булса кирәк.
— Әйе, — дидем мин. Һәм җыр турында сөйләп бетерә алмадым, һавада самолёт үкергән тавыш ишетелә башлады. Бөтен судно буенча сугышчан тревога сигналы яңгырады. Мин капитан янына йөгергәндә, әллә кайдан, болытлар арасыннан, беренче бомба чинап төшә башлаган иде инде. Мин туктадым. Әгәр комиссарның җан-фәрманга чабып баруын күрсәләр, миңа буйсынган кешеләр минем турыда нәрсә уйларлар? Бу без күргән беренче бомба иде. Ә беренче бомба тимәсә дә хәтәр. Секундның ниндидер кечкенә бер өлешендә мин шулай дип уйларга өлгереп калам. Аннары кинәт барысы да юкка чыкты. Бәлки, мин шуннан сон бер-ике адым атлаганмындыр, бәлки, баскан урынымнан да кузгалм агаймындыр. Күземне ачканда, һавага су тавы күтәрелгән һәм ул, кояш нурында ялтырап, әкрен генә түбән төшә иде. Аннан соң пароходтан ерак түгел генә Идел уртасында су берничә секунд казан кебек булып чокыраеп торды, ә пароход су белән бергә чайкала башлады. Дошман самолеты исә ерак китеп күздән югалды, безнең пароходта корал булмау сәбәпле без аңа бертөрле дә каршы тора алмадык.
«Юк, коралсыз ярамый! Фашистлар безне коралсыз дип кызганып тормаячаклар», — дип уйлап алдым мин һәм капитан янына киттем.
— Дошман безне күрде, ә бер күргәч ул, әлбәттә, тагын киләчәк, без пароход өстендә сугышка каршы торырлык кайбер хәзерлекләр, яңа чаралар күрик, — дидем. Капитан минем белән килеште һәм без аның белән конкрет план төзергә тотындык. Баш хирургны да чакырттык. Шуның белән көн узды.
Иртән, политинформация үткәргәннән соң, мин өскә күтәрелдем. Безнең пароход суның түбән агышына таба бик шәп бара. Кояшның кичке нурлары пароход өстснә яктылык сибә, Жигули таулары ягыннан искән жил су өстен сиртмәләндереп тора. Пароход артында акчарлаклар төркеме, алар бер югары, бер түбән очып балык аулыйлар. Пароходны Салих Әхтәмов алып бара. Мин аның янына, күперчеккә менәм.
— Хәерле иртә, капитан.
— Хәерле иртә, иптәш комиссар.
... Салихларның фатирлары Кабан күле буенда булган. Малай чакта ул һәр көн диярлек Кабанда кәгазь белән агачтан ясалган уенчык көймәләрне йөздерергә, су буенда уйнарга яраткан. Ә үсә төшкәч, зур көймәләрдә көрәк белән ишеп һәм руль тотып йөрүне яраткан. Соңга табан судоверфьта комендант булып эшләүче атасы Саттар Әхтәмов янына, һөнәр мәктәбенә укырга кергән. Аннары су юлчылары техникумында укып, ә ахырдан, водниклар институтын бетереп, менә инде икенче ел пароходта ярдәмче капитан булып эшли.
Салих безнең гүзәл совет тәрбиясен алган егет. Башта ул пионерда, аннан комсомолда тәрбияләнә. Комсомол аны партиягә хәзерли. Аның шәхси тормышында авыр бер фаҗига булган. Бу турыда Салих үзе берни дә сөйләмәде. Бу турыда миңа санитаркалар сөйләде — хатын-кыз гаҗәп сизгер бит, аларның белмәгән нәрсәләре юк. Студент чагында Салих Зөлфия исемле бер кызны сөя. Чын күңелдән, бөтен йөрәге белән сөя ул. Кыз да аны ярата. Алар «мәңге аерылмаска» дип бер-беренә вәгъдә бирешәләр. Ләкин бәхетсезлеккә каршы Зөлфия салкын тидерә һәм күп тә тормый, үлеп китә. Бу хәлне Салих бик авыр кичерә, үз эченә бикләнә, аз сүзле булып китә.
— Моннан соң мин һичкайчан, һичбер кызны сөймәячәкмен, — дип әйткән, ди Салих. Белмим, бу сүзләрне ул чыннан да әйткәнмедер, юкмыдыр. Әмма сестралар аның нәкъ шулай әйтүенә мине чын күңелдән ышандырырга тырыштылар. Хәер, кызлар ни сөйләсәләр дә, аларга килешә. Алар да безнең белән бергә ут эченә баралар бит. Нигә аларның кечкенә генә шуклыкларына ачуланырга? Без Салих белән рубкада басып торганда, беренче класс каютасыннан бик нәфис тавыш белән хатын-кыз җырлаганы ишетелде. Капитан тиз генә миңа карап алды һәм елмайды. Бу караштан соң мин кызлар сөйләгәннәрнең барысы да никадәр беркатлы икәнен берьюлы аңладым. Җыр һаман дәвам итә иде. Мин түбәнгә төштем. Узып барышлый ачык тәрәзәдән каюта эченә карадым. Анда ялгыз гына барган бер кыз, үзе пианинода уйнап, үзе җырлый иде:
Иртә таңда җилләр куа
Агыйделнең күбеген.
Шаян сүзне чынга алма,
Синдә минем күңелем.
Бу яшь кенә кыз, без
Казаннан утыртып алып килә торган пассажирларның берсе иде. Мин анык исемен дә, фамилиясен дә белми идем.
Пароход Сталинградка якынлаша. Безнең хезмәттән буш булган барлык кешеләребез диярлек югары палубада. Каршыдагы маяк һәм створ баганалары турысында, еракта-еракта, Сталинград шәһәренең озын-озын завод морҗалары, биек башнялары күренә. Без доктор Крылов белән янәшә басып тора идек. Сталинградны олылап икебез дә баш киемнәребезне салдык. Сталинград якыная барган саен безнең йөрәк кызурак тибә башлады, әллә ничек күңелләр җилкенеп китте. Шушындый олы һәм гүзәл шәһәрне дошманга бирү табигатькә каршы бернәрсә булыр иде кебек тоелды, һәм мин күңелемнән: «Юк, Сталинград һичкайчан дошманга бирелмәс!» — дип уйладым. Пароход, Сталинградны сәламләп, озын гудок бирә башлады.
IV
Сталинградта пароходны коралландыру турында приказ алдык. Вакыт бик кыска бирелгән иде. Без ашыгыч рәвештә эшкә керештек. Өч көн, өч төн йокламыйча эшләдек. Пароходның палубасына тимерләр каплап, ком тутырылган капчыклар өйдек. Аларны калын агач балкалар белән дошман пулясы үтмәслек итеп ныгыттык. Пароходның өстен, кара һәм зәңгәр буяулар белән буяп су һәм дулкыннар төсенә керттек. Капитан Дурашин мине һәм үзенең ярдәмчесе Әхтәмовны «Баррикада»га корал өчен җибәрде. Завод капкасына килеп җиткән чагында, безгә өч шпаллы өр-яңа гимнастёрка кигән, биленә киң каеш бәйләгән бер хәрби кеше очрады. Ул, колачларын киң җәеп:
— А-а-а, Әхтәмов! — дип кычкырды.
— Ничә айлар, ничә еллар. Кайдан болай җил ташлады... Кара син аны, моннан 5 кенә ел элек Москвада укыганда бөтенләй малай гына идең бит, ә хәзер! Ай- һай... Әллә капитан инде?
— Максим Петрович, сезме бу? Менә нинди күңелле очрашу! Киң маңгайлы, таза гәүдәле, куе кара кашлы бу кеше полковник Галактионов иде. Салих мине аның белән таныштырганда, бергә укыганлыкларын әйтте.
Полковник Галактионов укчы полк командиры икән. Ул да безнең кебек, йомыш белән, заводка бара. Сугыш хәлләре турында, фон Паулюс армиясенең һаман саен Сталинградка таба омтылуы турында, шәһәргә бик зур куркыныч янавы турында сөйләшәсөйләшә бергәләп завод территориясенә кердек. Без әле ул вакытта Гитлерның Сталинградны 1942 елның 25 июлендә алырга дип приказ бирүе турында берни дә белми идек. Безгә бары тик фронттагы гомуми хәлләр генә берникадәр билгеле иде. фон Паулюсның армиясе һәм фон Готның дүртенче танк бригадасы, Кантемировка Миллерово ягыннан һөҗүм итә. Тихорецкая — Морозовская —Сталинград тимер юлы буенда фельдмаршал Манштейн армиясе тупланган. Дон ягыннан дошман танклары бәреп керергә хәзерләнәләр, фельдмаршал фон Клейст Ворошиловград шәһәренә ыргыла. Дошман Сталинградны алыр өчен ярты миллион гаскәр туплаган...
— Әллә татарларда, әллә казахларда, керүдән элек чыгуың турында уйла, дигән акыллы мәкаль бар,— диде Галактионов, елмаеп.
— Безнең дошманнар бу мәкальне белмиләр булса кирәк. Алар моннан алга да, артка да китә алмаячаклар! Галактионов үзенә хас юмор һәм тирән ышаныч белән сөйли иде. Мин аны сокланып тыңладым. Аерылганда дуслар булып аерылдык. Завод ишек алдында танклар, туплар тезелгән. Халык ополчениесеннән оештырылган артиллерия полкының командиры, олырак яшьләрдәге майор, заводның директоры алдында полкның сугышка хәзер булуы турында рапорт бирә. Өстенә хәрби кием кигән, таза гәүдәле, яше илледән узган завод директоры тупчылар алдына килеп басты.
— Иптәшләр! — диде ул, — дошман Сталинградны күрмәскә тиеш! Сезнең, күбегез гражданнар сугышы чорында иптәш Сталин җитәкчелегендә бу шәһәрне явыз дошманнан бер тапкыр саклап калдыгыз, ә хәзер шул ук шәһәргә бандитларны кертмәс өчен яңадан кулыгызга корал алдыгыз. Иптәш Сталин безгә, сталинградлыларга ышана... Директор сөйләп бетерүгә команда яңгырады:
— Шаго... м... марш! Автомашиналар, ярсу атлар, авыр тупларны тартып, урамга чыктылар. Салих белән без, киң ишек алды аша узып, заводның баш инженеры кабинетына юнәлдек. Ул безне тоткарсыз кабул итте һәм йомышыбызны да тоткарлыксыз үтәргә вәгъдә итте. Ир уртасы бер кеше булуына карамастан, чәче ап-ак булып агарган бу инженер, йокысызлыктан арыган күзләрен кулы белән сыпырып алды да, яңадан күзлеген киде. Аның өстәлендә әллә никадәр телефон аппаратлары иде. Алар бертуктаусыз диярлек шалтырыйлар. Инженер аларны ала һәм әзрәк карлыккан, ләкин тыныч тавыш белән жавап бирә:
— Яхшы, үтәрбез! Бераздан безнең суднодан автомашина белән матрослар килеп җитте. Без складтан үзебезгә тиешле коралларны алдык та, шунда ук кайтып киттек. Бу вакьпта дошман самолётлары Сталинградны өзлексез рәвештә бомбага тота башлаганнар иде инде. Шәһәрнең әле бер, әле икенче почмагында көчле шартлаулар яңгырый. йортлар яна. Күктә һава сугышлары бара. Пристаньга килеп җиткәч, Әхтәмовка авыр хәбәр тапшырдылар. Аның әтисе, әнисе һәм энесе соңгы вакытларда Сталинградта яшәгәннәр икән. Әтисе пристаньда дебаркадер начальнигы булып эшли. Ул, улынып килүе турында ишетеп, аны эзләп килгән, һәм ул ук Салихка моннан өч көн элек кенә әнисенең сыныклар астында һәлак булуын, ә энесенең үзе теләп эшче батальонга язылуын әйткән. Мин күргәндә Салихның йөзендә кан әсәре юк иде. Ул тешләрен нык кыскан, күз карашы ачулы.
— Мин корыга төшәргә һәм алгы сызыкка китәргә уйлыйм,— диде ул,— йөрәгем яна, иптәш комиссар. Мин аны тынычландырмадым да, юатмадым да. Ир кеше өчен боларның берсе дә кирәк түгел. Мин бары тик аңардан:
— Кораллар куелдымы?— дип кенә сорадым.
— Урнаштырдык,— дип җавап бирде ул. Югары палубага менгәч, мин пароход өстендә бөтенләй яңа нәрсә күрдем. Алда һәм артта ике туп, уртада зенит батареялары, ә алар арасында пулемёт тора. Позиция, ком тутырылган капчыклар белән уралган. Шуларны тикшереп йөргәндә, кинәт дебаркадер алдына автомашина килеп туктады. Машинадан полковник Галактионов төште һәм пароходка ашыгып атлый башлады. Мин аңа каршы киттем.
— Яңадан очраштык бит,— диде ул елмаеп.
— Капитан кайда? Миңа капитан һәм сез кирәк.
Капитан янына кергәч, Галактионов безгә пакет сузды. Приказда Галактионовның частен ныгыту һәм тулыландыру өчен аңа өстәмә булып килгән гаскәрне Иделнең аргы ягына чыгарырга кушылган иде. Приказны укыгач, Дурашин сынын турайтты.
— Минем пароходым гаскәр кабул итәргә хәзер, — диде ул. Шуннан соң без хәрәкәт итү планы, һавадан саклану планы турында сөйләштек. Безнең тәҗрибәле зенитчыларыбыз юк иде. Галактионов үз зенитчыларын җибәрергә сүз бирде. Без капитан янында сөйләшеп торган арада пароходның пулемётлары, зенитлары ата башладылар. Мин йөгереп чыгып киттем. Пристаньга бомбалар ява. Җир авыр гөрселди һәм ыңгыраша, пароход чайкалып-чайкалып куя. Бомбаларның кайберләре суга төшәләр, кайберләре пристань корылмаларын ватып китәләр. Дебаркадерның басмасы яна башлады. Пароход янына якын төшкән өченче бомба манара кебек су вулканы күтәрде. Чалка баулары өзелде, дебаркадер аша пароходка ут үрли башлады.
— Иптәш полковник, дебаркадерның, басмасы янып беткәнче сез тизрәк ярга чыгыгыз,— дип кычкырды Дурашин,— ә мин пароходны Идел уртасына күчсрәм. Полковник әллә аның сүзен ишетмәде, әллә төшәргә теләмәде — зенит точкаларына таба йөгерде. Күктән бомбалар өзлексез ява, снаряд һәм пулялар сибеләләр, аларга каршы пароходның бөтен ут кораллары ярсып җавап бирә. Ләкин куркыныч һаман саен арта бара; сержант Дудин һәм тагын берничә матрос яраланып егылды. Бу безнең пароходтагы беренче яралылар иде. Мин бөтен көчем белән тынычлык урнаштырырга керештем. Сестралардан Маруся Тарасова, Тамара Трухова һәм Хәдичә Хәкимова сугышчыларның яраларын бәйләп, түбәнгә алып киттеләр. Атышлар басыла башлады. Капитан Дурашин, маневр ясап, пароходны әле һаман да бер алга, бер артка йөртә иде. Пароход әле 8 ле номерсыман эз ясап бара, әле бер якка таба кызу гына китеп омтыла да кинәт кенә туктап кала. Бомбалар аның әле бер ягында, әле икенче ягында, әле алдында, әле артында ярылалар. Полковник Галактионов зенитчыларга җитәкчелек итә. Менә алар дошман самолетларының берсен зарарлап та өлгерделәр. Ул һавада яна башлады һәм ялкынга уралып су өстеиә килеп төште. Бу самолётны бишенче зенит батарсясы командиры Тимофеи Иванович Колесников бәреп төшерде. Минем белән янәшә доктор Крылов басып тора иде. Ул үзен тыныч тота. Санитарларга ара-тирә күрсәтмәләр бирә һәм яңадан, башын күтәреп һавага карый.
— Бомбаларын яудырып бетерделәр,—ди ул һәм, кулларын аркасына куеп, үзенең каютасына атлый. V Идел өсте кайный. Кискен җил белән дулкыннар тирбәләләр, караңгы төн. Тирә-якта берни күренми. Сталинград арты талгын гына яна. Без полковник Галактионовның сугышчыларын бортка алып, Идел аркылы Сталинград ягына илтәбез. Капитан саклык белән генә, пароходның утларын кабызмыйча, машиналарын әкрен тавыш белән эшләтеп, пароходны Идел уртасыннан алып бара. Капитан күперендә, капитан белән янәшә 62 нче армиянең командующие генерал-лейтенант Чуйков баскан. Ул пароход кузгалыр алдыннан гына үзенең адъютанты белән килеп утырды. Генерал Чуйков белән без иске танышлар идек. Гражданнар сугышы вакытында Идел буенда акларга каршы бергә сугыштык. Аннан соң күп еллар үткән булса да, без икебез дә бик нык үзгәргән булуыбызга да карамастан, ул мине бик тиз танып алды. Без аяк өстән генә үткән көннәрне искә төшереп алдык. Ләкин хатирәләргә бирелеп торыр чак түгел иде. Чуйков, пароходта Галактионовның барлыгын белгәч, аны үз янына чакыртты. Полковник шунда ук килеп тә җитте.
— Исәнмесез, иптәш полковник? — диде Чуйков, Галактионовның рапортын тыңлагач, һәм аңа кул бирде. Аннары ул үзенең әле яңа гына 62 нче армия командующие итеп билгеләнүе, Галактионовның часте да шул ук 62 нче армия составына кергәнлеге турында әйтте һәм полковниктан частьның сугышчан сәләтлелеге турында сөйләвен сорады. Капитан Дурашин алга карап барган урыныннан артына борылмыйча гына:
— Иптәш генерал, килеп җитәбез...— диде. Пароходны кирәгеннән артык бер генә минут та яр янында тотарга ярамаганлыгы һәркем өчен ачык иде. Сугышчыларны ярга төшерү эшенә полковник үзе җитәкчелек итте.
— Тизрәк, тизрәк! Тоткарланмагыз! — дип ашыктырды ул сугышчыларны. Караңгыда сугышчыларның йөзләрен күреп булмый, алар, барысы да бертөсле булып, очсыз- кырыйсыз агым булып, тар басмадан ярга төшәләр. Берәү дә сөйләшми, тавышланмый. Пароход чак кына селкенеп, тирбәлеп тора. Менә пароходтан соңгы сугышчылар чыгып, төнге караңгылыкта югалдылар. Генерал Чуйков та, полковник Галактионов та китеп бардылар. Без кайтырга чыктык. Сталинград өчен авыр көннәр башланды. Дошман берөзлексез һөҗүм итеп тора. Немецлар күп санлы авиация ярдәме белән сугышка йөзләрчә танклар җибәрделәр. Аларның ярсулы атакалары, безнең кискен контратакалар көн-төн дәвам иттеләр. Шәһәр бөтен яктан яна. Анда ут диңгезе. Ләкин сугышчылар баскан урыннарыннан кузгалмыйлар. Ташлар тетелеп тузан була, тимер эреп сыгыла, ләкин безнең сугышчылар һаман тора. Немецларның шәһәрне яшен тизлеге белән алу исәпләре барып чыкмады. Шуннан соң алар, үзләренең көчләрен үзгәртеп оештырып, яңа һөҗүмгә күчтеләр. Алар һөҗүмгә үзләренең резервларын да ташларга мәҗбүр булдылар. Ләкин барыбер Сталинградны ала алмадылар. Гаять зур югалтулар исәбенә, 23 августта фашист гаскәрләре Сталинградтан төньяктарак Иделгә чыга алдылар. Ләкин Сталинградтан көньяктарак аларның һөҗүме барып чыкмады. Котырынган гитлерчылар бу көнне Сталинградка 4 нче һава флотының бөтен авиациясен диярлек ташладылар. Бөек рус елгасының яр буйларын кара төтен каплады. 13 сентябрьдә Сталинградның көнбатыш читләрендә каты сугышлар башланды. Шәһәрне саклауга 62 нче армия басты...
Безнең пароход һаман ике яр арасында йөреп торды. Хәзер инде безнең өскә бомбалар гына түгел, дошман снарядлары да ява башлады. Безнеке шикелле пароходлар Иделдә йөзләрчә иде. Көн саен без әле берсенең, әле икенчесенең батырылуы турында ишетә идек. Безнең пароход исә, санитарка кызлар әйтмешли, «бәхетле» иде. Ул һаман зарарланмыйча ут астында йөри бирә. Без данлыклы Родимцев дивизиясенең сугышчылары белән әллә ничә тапкыр Иделне кичеп чыктык.
VI
Сызылып кына таң ата, салкынча җил
исеп тора, су өстендә дулкыннар тирбәлеп уйныйлар. Фронтта бик сирәк була торган тын минутларның берсе. Эвакопункт һәм хәрби штабтан яңа приказ килде. Приказга 62 нче армиянең командующие генераллейтенант Чуйков кул куйган иде. Аида безнең пароход Сталинградтан, яралыларны алып. Астраханьга барырга тиеш, дип күрсәтелгән иде. Яралыларны кабул итү өчен ашыгыч хәзерлек башланды. Караңгы төшү белән үк дебаркадер янына яралылар төягән санбат машиналары килеп туктады. Аларны мәһабәт сынлы доктор Крылов, ак халат кигән ябык кына ординатор, сестра һәм санитарлар яр башында каршы алдылар. Капитан Дурашичның боерыгы буенча барлык матрослар ярдәмгә чыктылар. Аларның кулында йомшак мендәр куелган носилкалар, култык таяклары һәм күтәрергә уңайлы итеп ясалган урындыклар. Мин дә алар янына килеп бастым һәм старшина Морозенко, комсорг Янова белән өчәүләп яралыларның документларын тикшерә башладык. Аларның авыр яраларына карап урыннар билгеләдек. Иң беренче булып пароходка куллары, битләре һәм бөтен тәне пешкән бер очучыны алып керделәр. Палубага менгәч, ул үзен алып барган санитарларга туктарга куша да:
— Мине Сталинград ягына борыгыз,— ди һәм башын күтәреп, янып торган шәһәргә карый.
— Сталинград яна, ләкин ул дошманга биреләчәк түгел. Хуш, Сталинград!
Хәкимова белән Тарасова ике аягы да яраланган яшь кенә бер сугышчыны күтәреп алып киттеләр. Яралары каты сызлауга карамастан, ул үзен күтәреп барган кызларга шаян сүзләр әйтә башлады. Калкыбрак торган яңаклы бер казах егетенә култык таяклары бирделәр. Аны сестра Мария Трухова җитәкләп алып китте.
Машинадан носилкалар белән тагын бер сугышчыны төшерделәр. Ул мөгаен саташа. Мин аның ярым көйләп әйткән:
Агыз адоң Гөлбадәм,
Күзләремне уйнадам... дигән сүзләрен ишетеп калам. Аның документларын комсорг Янова карый. Таңга кадәр без пароход бортына яралылар кабул итәбез. Яралылар өчен билгеләнгән каюталар гына түгел, бөтен палуба, салон һәм матрос, сестраларның барлык каюталары диярлек тулды. Хәтта капитан Дурашин каютасына да яралылар урнаштырылды. Мин дә үз каютамда ике кызылармеецка урын бирдем. Яралылар, безне көтеп, озак вакыт җир асты подвалларында ятканнар. Аларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә кирәк, аларны ашатыргаэчертергә кирәк иде. Без шул эшкә керештек. Ул арада пароход кузгалып та китте. Астрахань: юлы гаять зур куркынычлар белән бәйләнгән иде. Аңа үтәр өчен пароход дошманның ут кордоны аша үтәргә тиеш. Аның Идел ярына куелган туплары үтеп баручы пароходларга бер наводка белән генә аталар. Шуның өстенә һавада домшан самолетлары берөзлексез асылынып тора. Бу участокта Иделнең күп урыны миналанган, ә Сталинградтан 130 километр түбән Бабаевский перевалы тирәсендә ике зур пароход һәм берничә баржа батырылган. Шул сәбәпле Сталинград белән Астрахань арасында пароходлар хәрәкәте бөтенләй туктаган иде. Болар барысы да безгә билгеле. Ләкин хәрби приказны һичбер вакытта да тикшереп тормыйлар. Ул һичшиксез үтәлергә тиеш.
Дурашинның йөзе артык җитди. Аның җитдилеге бүтәннәргә дә күчкән, һәркем нинди авыр һәм җаваплы юл икәнен аңлый һәм кулыннан килгән кадәр яхшырак эшләргә тырыша. Николай Петровичның эше аерата күп. Иң авыр яралыларны ул үзе карый. Аны әле бер врач, әле икенчесе консилиумга чакыра. Ординаторлар, хирургия сестралары, санитарлар аның янында бөтерелеп йөриләр. Сталинград ярларыннан без караңгылы-яктылы кузгалып киттек. Озак та үтмәде безнең өстә дошман самолётлары күренде. Алар берничә бомба ташладылар да китеп бардылар.
Аның каравы дошманның ярга якын торган туплары безгә каршы давыллы ут ачты. Без, барлык коралларыбыздан каршы җавап бирә-бирә һаман алга бардык. Бу вакытта мин өстә, ут позицияләрендә идем. Әйләнә-тирәбездә әллә нихәтле снарядлар, миналар ярылды. Осколоклар пароходның өске корылмаларын чәрдәкләп бетерделәр. Ләкин пароход зарарланмады. Ниһаять, атышлар басылгач һәм пароход киң Идел буйлап хәвефсез генә бара башлагач, һәркем җиңел сулап җибәрде. Ләкин шатланырга иртә иде әле. Алда Бабаевский перевалы. Мин яралылар янына төштем. Сталинград батырлары мине сагаеп каршы алдылар.
— Үттекме, иптәш комиссар? — дип сорады йөзен сакал-мыек баскан бер яралы. Аның башы, күкрәге һәм бер кулы ак марля белән уралган иде.
— Үттек! — дидем мин. Аның йөзе яктырып китте. Мин алар белән байтак вакыт сөйләшеп бардым. Алар арасында кемнәр генә юк иде: эшчеләр дә, колхозчылар да, студентлар да, укытучылар да, парикмахер да бар иде. Алар Сталинград турында горурланып сөйлиләр, командирларын мактыйлар, әмма үзләренең тиңсез батырлыклары турында бернәрсә дә әйтмиләр. Миңа авыр яраланган бер сугышчыны күрсәттеләр. Ул күкрәгенә гранаталар кысып, дошман таккысы астына ташланырга дип күтәрелгәндә каты яраланган. Аның тәненнән врачлар 47 осколок алганнар!
— Ул безнең парторг иде. Сугышка кадәр Москва университетында укыган,— диде аның турында бер сугышчы. Аның чәчләре аксыл, бөдрәләнеп торалар. Иягенә дә шундый ук аксыл бөдрә төкләр чыккан. Күзләре йомык, күз төпләре күгәргән. Иреннәре дә күгәргән. Ул тынын авырлык белән ала. Пароходта меңнән артык яралы бар. Ләкин алар арасында бер генә җиңел яралы да юк иде.
— Кулына корал тотып сугыша алырлык кеше Сталинградтан китми, — диде ике күзе дә марля белән уралган сугышчы. Ул пулемётта икенче номер булган. Беренче номерның уң кулы яраланган. Пулемёт атудан туктаган. Шуннан соң ул, күзләре сукранган икенче номерга пулемет гашеткаларын басарга кушып, үзе исән кулы белән пулемётны турылап торган. Сталинград батырлары арасында төрле милләт уллары бар иде. Кайберләре, саташып үз ана телләрендә нидер кычкыралар.
— Су... су...— дип ыңгыраша берсе, икенчесе аңсыз килеш, сөйгәненме, хатынынмы дәшә:
— Нино... Нино... Пароход Бабаевский перевалына якынлаша иде.
Мин палубага чыктым. Чыгуга яр буенда маякчы өе күренде. Аның тирәсендә берничә ир кеше басып тора иде. Алар миңа нигәдер шикле тоелдылар. Нигә алар көндез анда басып торалар: ни эшлиләр? Нигә бу тирәдә пароходлар күп баткан? Нигә алар кинәт кенә юкка чыктылар? Мин капитан белән сөйләшеп аңа пароходны шунда туктатырга киңәш бирдем. Безнең каршыдагы яр башына, иске заман писарьларына ошаган, бөтеренке озын кара мыеклы, керфекләре салына төшкән, күзләре түбән караган бер кеше килеп туктады:
— Сез кем буласыз?— дип сорый Әхтәмов, пароход палубасыннан кычкырып.
— Мин 322 иче бакенщик, Дианов,— дип җавап кайтара теге. Мин, ком тутырылган капчыклар артына яшеренеп аны бинокль белән кузәтәм. Ул минем уч төбендә генә. Мин аның борчылып, тирә-якка каранган күзләрен бик ачык курәм һәм шикләнүем бермә-бер арта.
— Алда юл ачыкмы?—дип сорый Әхтәмов. Бакенщик туры җавап бирми.
— Ачыгын ачык, әмма ләкин хә зер алга узу сезнең, өчен хәвефле Дошманнар нәкъ шул вакытларда очып киләләр. Әнә сезгә кечкенә генә затон, шунда кереп төн уздырсагыз яхшы булыр. Иртән тыныч кына китәрсез!— ди ул. Мин шлюпка төшерергә куштык һәм үзем белән 7—8 матрос алып, Дпановнын будкасына киттем. Анын өендә биш кеше аракы эчеп җырлап утыра иде.
— Болар кемнәр?
— Болар безнең колхозчылар! — дип таныштырды Дианов, ләкин аларның берсе дә колхозчыга ошамаган иде. Куллары артык чисталар...
— Документларыгызны күрсәтегез?— дидем. Озын буйлы, кызыл борынлы, яңа костюм кигән шадра кешенең документларын карагач, мин уйга калдым.
— Ни өчен алдыйсыз, иптәш Дианов?— дидем мин, бакеищикка карап, — сез бит колхозчылар дигән идегез, ә бу кеше Владимир шәһәрендәге нефть базасының мөдире. Монда нишли ул?
— Бездә хәзер туй, ул туйга килгән кунак,— диде Дианов. Минем өчен мәсьәлә шактый ачык иде. Пароходка кайткач, «биредә калмаска, пичек тә булса алга узарга», кирәк дигән фикерне әйттем.
— Пароходта, меңнән артык кеше бар. Аларга без җаваплы,—диде доктор Крылов. Икенче капитан Әхтәмов:
— Утсыз, маяксыз төнлә чыгып китү зур куркыныч белән бәйләнгән,— диде. Без барыбыз да Дурашинга карадык. Ике якның да фикере ачык. Командир буларак мәсьәләне ул хәл итәргә тиеш. Ул урыныннан торды. Боз дә тордык.
— Мин кузгалырга карар иттем.— диде ул.— Һәркайсыгыз үз урыннарыгызга! Аннары җиз трубага авызын куеп:
— Тихий!—дип машинистка кычкырды һәм лоцманга карап:
— Рульне сулга!—дип куйды. Дөм-караңгыда безнең пароход Иделнең уң ягына чыгып, ярга тияртимәс кенә, әкрен генә алга таба бара башлады. Пароходның борынында өч матрос, озын таяклар белән суның тирәнлеген тикшереп баралар. Аларпың берсе вакыт-вакыт «маячить» ди, икенчесе «веер» дип капитанга хәбәр итә, ә өченчесе «табак» дип лоцманга кычкыра, ә лоцман аларның сүзенә карап, пароходны кирәк якка таба бора. Шулай без байтак вакыт бардык һәм бары тик 15—20 километрлар киткәч кенә куе агачлар үскән яр буена туктадык. Пароходны агачлар белән каплап, маскировать итгек һәм, төннең караңгылыгыннан файдаланып, бераз ял итеп алырга уйлаганда гына, кинәт һавада төнге самолёт тавышлары яңгырый башлады. Шуннан соң озак та үтмәде Идел агышының югары ягында зур шартлаулар булып, көчле ут вулканы күтәрелгәч, тирә-як энә табарлык булып яп-якты булып китте.
— Бу нинди хәл, ни булды, кайда яна?— дип уйлашып торганда, баш капитан Дурашип миңа таба борылды да:
— Бу янгын Бабаевский перевалда, әнә карагыз, перевалның створ баганалары ут эчендә ачык күренә,— диде ул. Иртән алынган хәбәрләргә караганда, 322 нче бакенщик Дианов безгә төн кунар өчен күрсәткән кечкенә затонда, буксир белән баржа яндырылган, аларга дошман самолетлары бомбалар ташлаганнар. Минем өчен мәсьәлә ачык иде. Бакенщикны бу килеш калдыру мөмкин түгел иде, һәм мин, тиешле урынга тапшыру өчен, кирәк документларны хәзерли башладым.
VII
Һичбер югалтуларсыз-нисез, бөтен яралыларны Астрахань госпитальләренә тапшыргач, яңа боерык алып, яңадан Идел үренә таба карап юлга чыктык. Сугышчан бурычны намус белән үтәгәннән соң, барыбызның да күңелләре күтәренке иде. Сержант Сергей Шатов гармонь
сыздырып җибәрде. Сестралардан Клара Трухова, Хәдичә Хәкимовалар биергә тотындылар.
Яшьлек кайда гына булмасын, үзенекен итә. Бу яшь кызлар, әйтерсең, ут астында да булмаганнар, әйтерсең, алар тәүлекләр буе яралылар яныннан китмичә эшләмәгәннәр дә! Сталинградка җитәргә 80 километр чамасы калгач, Ташлы яр Идел суын икегә аерган, шунда «Волжанка» башлана. Нәкъ шул урында дошман очучылары тарафыннан яндырылган пристаньның күмерләре күренә. Ә яр башында бер өстәл, ике урындык тора. Өстәл янында пристань начальнигы утырган. Аның кулында телефон. Ул кем беләндер сөйләшә. Безне күргәч, ул телефонын куйды да, ярга якын килеп, җиз труба аша:
— Туктагыз,— дип кычкырды. Соңыннан ул капитан белән миңа түбәндәгеләрне сөйләде. Моннан ярты гына сәгать элек Иделнең һәр ике тармагына күп итеп мина салынган, саксыз барганда минага эләгүе бик мөмкин. Начальник безгә ярдәм өчен хәрби катер чакырачагын әйтте. Ярты сәгатьтән кечкенә утрау янындагы куе таллар арасыннан кызу йөрешле катер килеп тә чыкты.
— Әйдәгез, без алдан барабыз!— диде ик орден, бер медаль таккан катер капитаны. Агымга каршы барганда безнең пароход сәгатькә егерме километрдан артык бара алмый, ә катер сәгатькә 80 километр китә ала, шуңа күрә ул ике-өч минут эчендә безне артка калдыра башлады. Сәгать көндезге өчне сукты, без суга һәм ялтырап торган кояшка каршы бара идек, дошман самолетларының килеп чыгуын күрми дә калдык. Алдагы катер шунда ук ут ачты, безнең зениткалар да эшли башладылар. Фашист самолетлары безнең өскә бомбалар ташлап, пулемётлардан атаата өч тапкыр әйләнеп үттеләр. Пулялар тиюдән пароходның трубасы иләк кебек булып тишкәләнде, барьер агачлары сынды, уң як борт актарылды.
Мин шушы куркыныч минутта команда кешеләрен күзәттем. Элекке ыгы-зыгылар, куркып калтырап төшүләр берсе дә калмаган. Кешеләр ниндидер эшлекле бер кыяфәт белән үз эшләрен башкаралар иде. Кинәт шатлыклы тавышлар ишетелә башлады:
— Бәрделәр, бәрделәр!
Дошман самолеты янып Волжанка ярына төште. Отбой. Доктор, ординаторлар кулларындагы медикамент, дару һәм приборларын аптекага кертеп куйдылар. Тирләп пешкән зенитчылар тупларын чистартырга тотындылар. Хәрби катер капитаны, соңгы тапкыр туп аркылы безгә салют биреп, саубуллашты да, Иделнең агышына таба юл тотты. Ә без үргә таба баруыбызны дәвам иттердек.
VIII
Бу юлы Сталинградта безне бик аз тоттылар. Без бортка сигез йөздән артык кеше алып, шул ук төнне кайтып та киттек. Без палубадан янып торган Сталинградка бик озак карап бардык.
— Рус данының каласы...— диде Дурашин уйчан гына. Ул погрузка вакытында яраланган булса да, постыннан китмәде.
—Ут диңгезе...
Буыннар онытмас. Монда кешелек язмышы хәл ителә. Без бик ерак киттек инде. Ә Сталинград утлары һаман күренә әле. Күкнең яртысын кара кучкыллы кызгылт шәүлә каплап алган. Анда авыр болытлар актарыла. Дурашин янында Крылов басып тора. Ул тәмам арыган, йончыган. Бер төн эчендә уннан артык операция ясады, әз дигәндә 70—80 авыруның ярасын тикшерде, йөзләп кешегә дару язды. Үзенә генә түгел ординатор, сестра һәм санитарларга да тынгылык бирмәде ул. Безнең бу рейс Казанга иде. Бу турыда белгәч без, казандылар, бик шатландык. Крылов аеруча сөенде.
— Кечкенә кызымны сагынам, иптәш комиссар,—диде ул миңа карап. Мин дә аңа балаларымны сагынуымны әйттем.
— Бала — бәгырь җимеше, диләр татарлар, — дидем мин. Николай Петрович:
— Бик дөрес әйтелгән, — диде. Аннары без түбәнгә, авырулар янына төшеп киттек.
— Я, нихәл иптәшләр? Бүген бик арымадыгызмы?— дип сорау бирдем мин сестраларга. Алар шат» рухлары күтәренке. Арымадык диләр.
— Сугыштан яңа хәбәрләр, дошман җиңелә,— дип сүз башладым мин. Кызларның күңелләре тагын да күтәрелде, йөзләре тагын да ачыла төште. Алар сугышның кайчан бетәсе турында миннән сораштыра башладылар. Мин, әлбәттә, сугышның кайчан бетәсе турында әйтә алмадым. Әмма Сталинград янында дошман һәлакәте башлануын ачык әйттем.
— Аның өчен дә бик зур рәхмәт, иптәш комиссар,— диде зәңгәр күзле Маруся Тарасова. Төнлә белән, яралылар йоклаган, тик капитан Дурашин белән мин иртәнге көн өчен план төзеп утырганда, безнең каютаның ишеген кактылар.
— Рәхим итегез! — диде капитан. Кызу-кызу атлап Тарасова белән Хәкимова керделәр.
— Иптәш капитан,— диде Тарасова,— пароходның артындагы бортта бер кеше ята, төн салкынча булса да, ул без биргән одеялны ябынмыйча, өстенә ак простыня ябына. Шикләнеп, без аны сынап тордык, кайчагында ул кызыл утлы электр фонарен да яндырып куйгалын. Берәр бандит, шпион түгел микән? Без капитан белән шунда ук кызлар күрсәткән җиргә киттек. Теге кеше һаман ак җәймә астында ята иде. Тикшереп караганнан соң, бу кешенең һич тә яраланмавын, бәлки башына канлы чүпрәк урап, ялган документ белән пароходка эләккәнлеге мәгълүм булды. Без аны тиешле органнарга тапшырдык. Соңыннан бу адәм актыгының фашист шпионы икәнлеге, Курск өлкәсеннән качып киткән бер князьнен малае булуы беленде. Ул сигнал биреп, безнең пароходны фашист самолётларыннан батыртмакчы булган. Ләкин совет кешеләренең сизгерлеге аның мәкерле планын өзде. Камышинга килеп җиттек.
Биредә безнең пароходка өстенә хәрби-диңгез формасы кигән яшь кенә бер кыз утырды. Бу безгә өченче капитан итеп җибәрелгән Зәйтүнә Зәбирова иде. Мин аның документларын карагач, аны кайдадыр күргәнлегемне әйттем. Ул елмайды.
— Мин сезнең пароходка утырып, Сталинградка килгән идем. Бәлки, шунда күргәнсездер,— диде.
— Ә, матур итеп җырлаган кыз сез буласыз икән,— дидем мин һәм кылт итеп исемә Салих килеп төште. Дөресен әйткәндә, бу минутта, алда нәрсәләр буласын һич белмәсәм дә, Салих өчен күңелемнән шатландым.
Язмыш бу батыр егеткә күп һәм авыр сынаулар куйган. Йөрәген авыр яралаган. Әнисенең һәлак булуы турында ишеткәннән соң, ул бигрәк тә нык борчыла иде. Бәлки, хәзер егетнең бәхете ачылып китәр! Зәйтүнәне өченче капитан каютасына урнаштырдык. Дурашин яралы булганга һәм доктор аңа эш белән шөгыльләнүне катгый рәвештә тыйганга, Зәйтүнәне пароход белән таныштыру эшен икенче капитан Әхгәмовка һәм миңа йөкләнде.
Ул бик тиз танышты. Моңарчы ул «Александр Невский» пароходында эшләгән һәм шактый тәҗрибәле капитан икән. Немецлар Сталинград янында «Александр Невскийны» яндырганда ул актык минуткача пароход белән идарә иткән һәм зур багырлык күрсәткән.
— Бик яхшы, бергә-бергә эшләрбез, — дидем мин. Казанга без хәвеф-хәтәрсез килеп җиттек. Яралыларны бушатканнан соң, без, чиратлашып, шәһәрдә булдык. Ә икенче көнне яңадан Сталинградка карап юл алдык... Сталинградта мин яңа назначение алдым. Мине 62 нче армиянең штабына күчерделәр. Мин соңгы мәртәбә пароходны әйләнеп чыктым, барлык иптәшләр белән саубуллаштым. Дурашин, Крылов, Әхтәмов, Зәбирова һәм башка иптәшләр мине озатып калдылар. Шуннан соң минем фронттагы яңа тормышым башланды. Ә пароход Идел суы бозланып катканчы Сталинград белән Идел буе шәһәрләре арасында йөргән. Берничә тапкыр Уфага, Молотовка барып кайткан. Аның командасыннан бик күп кешеләр орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Ә Иделдә боз каткач, ул Сталинградтан 15 километрлар түбәндәрәк, Красноармейский затонында кышлауга туктаган һәм стационар госпиталь булып эшли башлаган. Сталинградтагы җиңү көнен дә ул шунда каршы алган.