Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯЗ ХИКӘЯСЕ

ФАТИХ ХӨСНИ

ЯЗ ХИКӘЯСЕ

Бик яхшы китаплар бар безнең совет әдәбиятында. Укыйсың—яңа дуслар табасың. Укыйсың — яңа серләр ачасың. Укыйсың— яңа авазлар, яңа музыка тавышы ишетәсең. Г. Гулианың «Сакен язы» XI дигән китабы, минемчә, әнә шундый китапларның берсе. Китапның һәр юлыннан, һәр битеннән яз һавасы бөркелеп тора кебек. Язучы безне Кавказның үзенә хас язы, күбекләнеп агып яткан тау чишмәләре аркылы үткәреп, нпдидер бәйрәмгә алып барган кебек, баш очыбызда үзенә хас юмор кыңгыраулары уйнатып, ерак абхаз авылына, Саңенга алып китә.

Сакен дигәннән... кайда соң ул Сакен? Шулай бик жиңелмени аңа барып төшү? Язучы иң элек күңелле чигенүләр, Кавказ юллары кебек, бормалы юллар ясап, әле көлдереп, әле уйландырып, безне Сакенның географиясе белән таныштыра.

«... Бик матур һәм һичшиксез игътибарга лаек булган бу авылны табигать үзе шулай мөмкин кадәр ераграк яшерергә карар биргән, диярсең. Үзегез уйлап карагыз: көньягыннан аны Кавказ тавының текә тармаклары ышыклап тора, көнчыгыш ягында — биек һәм караңгы чырайлы Гуагуа тавы, көнбатыш ягында исә — Кылычтау — кирәк була-нитә калса дигәндәй, үзенең куенында һәрвакыт калын кар лавасы саклый торган мәкерле тау ул... Сез инде: көньягы калды бит әле, диярсез. Ләкин көньягыннан да Сакен юлын тугыз тау сырты һәм сигез тау елгасы киртәләп торалар — берсеннән-берсе коточкычрак киртәләр алар».

Тәэсир тулырак булсын өчен тагын бер белешмә китерик. Рус-япон сугышы башлану турындагы хәбәр бу авылга нәкъ өч ел килгән. Менә шул инде ул Сакен! Агач башында асылынып торган кош оясы кебек, кыя таулар башында асылынып тора торган абхаз авылы ул. Язучы безне Сакенның 1947 елгы язы белән таныштыра. Китапның идея пафосы да шунда: иҗат һәм көрәш дәрте белән тулы совет тормышы кыя таулар арасында яшеренеп утырган менә бу Сакен авылында да бөтен көченә гөрли, барлык бизәкләре белән балкып тора, ди безгә автор. Китапны уку дәвамында без моның шулай икәнлегенә үзебез дә ышанабыз: әйе, бу шулай.

...Тарлавыклар арасында, чылтырап аккан тау чишмәсе буенда, язгы яшеллеккә төренеп, утыз яшьләр чамасындагы бер кеше утыра. Аның өстендә, бнектә-биектә, юып куйган кебек зәңгәр күктә, көтүдән аерылып калган ак бәрән кебек, чеметем генә ак болыт кисәге йөзә, егетнең якынында үрмәле үләннәр белән капланган кыялар, шунда ук тагын куаклар купшыланып басып торалар, барысы да, барысы да егетне шаккатырырга торган кебек. Ә егетнең шаккатасы килми. Ул чишмә буенда утыра һәм, «фәкать вакыт уздыру өчен генә булса кирәк, артык игътибар бирмичә, таяк шомарта». Игътибар иттегезме, егетнең «юып куйган» күктә әлләнп йомышы юк. Таякны да ул тик «вакыт уздыру өчен» генә шомарта. Димәк, аның нинди дә булса башка берәр әһәмиятлерәк эше булырга тиеш. Әйе, бу шулай. Ләкин, эше белән танышканчы, иң элек без аның үзе белән танышыйк. Ул Сакен авылының бер егете, күптән түгел генә фронттан кайткан, өстендә төсе уңа башлаган гимнастерка, билендә солдат каешы, исеме аның — Кесоу, фамилиясе — Мирба. Соңыннан, 132 битле повесть дәвамында күп кенә яклары белән безнең алдыбыздан үтәчәк һәм Сакен авылында күп кенә эшләр әйләндерәчәк фронтовик егет Кесоу Мирба менә шушы була инде. Бик күп эшләр әйләндерәчәк, дидек. Шулай да нәрсәләр әйләндерә соң ул? Барыннан да элек, үзенең чын күңелдән икърар итүе буенча, тик күкрәгендәге орденнары һәм медальләре өчен генә авыл советына председатель булып эләккән һәм анда «казанга барып төшкән тавык кебек» кайный башлаган, ләкин үзе ул эшне белеп тә, өнәп тә җиткерми торган, шуның өстәвенә тагын Кесоуның мәгъшукасы Кама дигән кызга бер читтән гыйшык тотып тәкате корып беткән аучы егет. Никуала белән очрашырга, кискен мөнәсәбәткә керергә кирәк була ана. Җитмәсә тагын нәкъ шул көннәрдә «шинелен башлыксыман итеп, башына бәйләү әмәлен тапкан» һәм авылга керешли үк: кем урамы бу? Кемнең йорты бу? дип шаулап җырлый-җырлый керүче, кайтышлый үк авыл кибетенә кереп үзенең бутылкадашларын табучы, шулар белән аралашып китеп, ике тәүлек буена өенә кайтып җитә алмыйча типтереп йөрүче һәм шунда беррәттән (әле һаман да өенә кайтып җитә алмаган килеш!) колхозның парник хуҗалыгында эшләүче кызлар янына туктап, өченче кеше буларак, Каманың матур күзләренә гашыйк булучы Рәшит уралып килеп чыга. Җитмәсә тагын каралты-кураны, өнне рәтләргә кирәк дип әтисе карт сөйләнеп маташа. Ләкин Кесоу да ялгыз түгел. Аның белән — яңалыкны тиз сизүче, кызу йөрәкле Кама. Аның белән — партия оешмасы секретаре Константин. Аның белән тырыш колхозчы Гудал. Гудалның улы — оялчан, ләкин һәрвакыт нинди дә булса берәр яңалык эшләп торучы Смел. Анын ягында райком секретаре Александр Иванович. Аның ягында фән. Аның ягында, аларга — колхозның алдынгы кешеләренә — үзенең табигый байлыгын — фосфорит онын бирергә әзер торучы Шәфкать кыясы...

Менә шуларга таянып, Кесоу зур эшкә —моңа кадәр Сакен кешеләренең төшенә дә кермәгән югары уңыш: гектарыннан 500 пот кукуруза уңышы алу өчен көрәшкә тотына. Башланып китеше үк бик кызык бу эшнең. Берберенә мәхәббәт тотучы ике яшь кеше — Кесоу һәм Кама — язгы күренешләр белән тулы үзәнлектә, әйтергә була — Мәхәббәт үзәнлегендә, кинәт бер 
беренә серне ачып ташлыйлар. Биредә мәхәббәт эшне көтеп торамы, әллә эш мәхәббәтнеме? Әйтүе кыен. Дөресрәге, алар берсе дә көтеп тормый, мәхәббәт һәм эш ничектер бергә башланып китә, һәм бу мәхәббәт белән эшнең бердәмлеге мәхәббәткә яңа бизәк, үзенә бертөрле шигъри җиңеллек бирә, шул ух вакытта эш үзе дә мәхәббәт белән бергә үрелеп башланудан җиңелрәк, дәртлерәк булып китә.

«Китәм мин бу җирдән,

Китәм мин бу җирдән —

Мәңгегә аерылам...

Ә иртән чык булып,

Эх, иртән чык булып,

Кайтам яңадан!

Кесоу бу җырны кызык итеп, көен бозып җырлап күрсәтте. Аннары, кинәт бүленеп, Камага кырт кына сорау бирде:

— Кама, могҗиза күрәсең киләме?

Кыз иңбашларын җыергалап куйды. Нәрсә әйтергә тели соң бу егет?

— Син бервакыт үзең, дөньяда бернинди дә могҗиза булмый, дигән идең. Мәктәптә дә безне шулай өйрәттеләр.

Кесоу, сабырсызланып, кулын селкеп куйды.

— Мин сораганга җавап бир син.

— Нәрсә эшләргә җыенасың соң син?

— Минме? — Кесоу, аякларын киң итеп аерып басып, бөеренә таянды.— Тыңла. Председатель яз турында бик күп сөйли, ә мин шундый нәрсә хәзерлим... Гектардан бишәр йөз пот кукуруза алырга әзерләнәм мин. Я, ничек?»

Гектарыннан биш йөз пот куку руза! Бу, әлбәттә, Кесоуның башында җил урынына уйнап йөри торган буш хыял гына түгел. Моны алу өчен Kecoу, югарыда әйтелгәнчә, тырыш колхозчыларга, үзенең ихтыяр көченә, партиягә таяна. Бригадасын актив эшкә күтәрә, җирне яхшы итеп эшкәртергә, хезмәтне һәм көчне кызганмаска чакыра. Шуның янына тагын күршедә генә орынып торган Шәфкать кыясына күз ташлый ул.

Туктагыз, бу кыя турында бераз сөйләшеп алыйк. Кайчандыр, моннан кырык-илле еллар элек, Сакен авылына Сухуми шәһәреннән бер сырхау кеше килеп, «саф һава һәм арзанлы кәҗә сөте белән» дәваланып яткан җиреннән, «Саксн җирендә табигый фосфоритлар» дигән гыйльми-тпкшеренү эше калдырып киткән була. Бу кулъязма, кулдан-кулга күчеп байтак кына йөргәннән соң, «бик матур хәрефләр белән язылган булуына карамастан», Сакен кешеләре тарафыннан тәмәке кәгазе урынына файдаланылып беткән була. Тик бер бите генә аның Сакендагы өйләрнең берсендә, стенага ябышып кала. Бәхеткә каршы, бу бер өй — Кесоулар өе була. Әлеге исәп калган биттә язылган сүзләр малайның күңеленә кереп урнаша. Фронт елларында, юеш окопларда ятканда, Кесоу моны әледән-әле исенә төшерә һәм, исән-сау Сакенга борылып кайтса, Шәфкать кыясының фосфориты белән җирне ашлап, югары уңыш алу хыялын башында йөртә башлый. Бәхеткә каршы, Кесоу исән. Кесоу әйләнеп кайтты, Кесоу эшкә кереште һәм әле ничек кенә кереште! Яз булгач, яз булсын, эш булгач, эш булсын. Нигә ана, чынлап та, Шәфкать кыясына мөрәҗәгать итеп карамаска? Дөрес, кайберәүләр Кесоуның бу сүзләреннән бот чабып көләләр, имештер, җиргә таш валчыгы сибеп кукуруза ал. Ләкин үзсүзле Кесоу бирелми, бригадасындагы кешеләрне яхшылап эшкә кушу белән берлектә, «чал чәчле фәнне дә» Сакен кешеләренә булышлыкка чакырырга ниятли, һәм әнә шул яхшы ният белән, көннәрнең берендә, юл капчыгына Шәфкать кыясының ташларын тутырып, йөз километрдагы район шәһәренә китә. Шәһәрдә, райком секретаре Александр Ивановичның якыннан булышлыгы белән, мәсьәлә хәл кылына: анализдан соң, Шәфкать кыясының, чынлап та, кыйммәтле ашламалардан торганлыгы беленә һәм Сакенга яна юллар ачыла, самолет китә, таш ваклый торган тегермән китә, Үзәк Комитетның данлыклы Февраль пленумы карарлары китә. Җиде тау, сигез су артында яшеренеп утырган Сакенда совет кешеләренең ижаг дәрте, хезмәт ашкынуы белән тулы яз тагып да шәбрәк гөрли башлый...

Онытып бетермик, безнең бит әле икешәр-өчәр көн буена типтереп йөри торган мактанчык Рәшитебез бар. Югарыда без бу кешенең, Камага бик нык гашыйк булып, аның тирәсендә тыпырдап йөри башлаганлыгын белдергән идек инде. Әйе, чын кешеләр эш белән кабынып йөргәндә, үз-үзенә сокланып туя алмаган бу Рәшит җиңел юл белән Каманы үзенеке итмәкче була. Кесоу район шәһәрендә йөргән көннәрнең берендә ул, үзенең бутылкадашларын ярдәмгә чакырып, Каманы урлап кача. Янәсе, ата-баба йоласы, янәсе, тыпырчынып бер кая да китә алмас, аныкы булыр. Ләкин совет чорының һәм совет кешеләренең үз йолалары, үз романтикасы бар. Кыя таулары никадәр генә каглам-катлам булмасыннар, иске йолаларны яшереп саклый алмыйлар. Үз көчләренә һәм үз ирекләренә нык ышанган көчле ихтыярлы совет кешеләре» иске йолаларны куып, таулар арасына мәгърур рәвештә үзләренең яңа романтикаларын урнаштыралар. Бу бәйләнештә «урланган кыз» Каманың Рәшит каршында үзен тотуы бик характерлы һәм без китапның ул урынын күчереп китмичә булдыра алмыйбыз.

«— Калдыр аны, Кама... — диде Рәшит һәм кызга якынрак килергә теләде.

— Мина таба бер адым да атламаска! Ишеттеңме? Рәшит буйсынды.

— Тыңла әле,—диде ул бераз сүзсез торганнан соң, — син бөтенесен дә аңлыйсыңдыр, дип уйлыйм. Минем сиңа булган мөнәсәбәтемә, мәхәббәтемә тиешенчә бәя дә бирерсең, дип беләм. Синең өчен юләрлек эшләүләрем... бөтен тынычлыгымның юкка чыгуы... Барысы да синең өчен.

— Мин шуны белергә теләр идем, — диде Кама, аяк тибеп.

— Нинди заманда яшибез без? Кырык җиденче елдамы? Шулаймы? Хәтта шушы, аю өне шикелле, Сакенда да сезнең бу эшегез ахмак кәмит уенын хәтерләтә!

— Мин бабалардан килгән йоланы берничек тә хәкарәт итмәдем.

— Әйе, син аларны хәкарәт итмәдең, — диде Кама, — йолалар сине хәкарәт итте».

Шулай итеп, иске йолалардан башканы белергә теләмәгән кешеләр, үзләре мыскыл ителеп, юлдан читкә авып калалар, ә көрәш һәм ижат романтикасы белән сугарылган совет кешеләре, юлсыз тау араларыннан юл салып, алга узалар, яз алга уза, мәхәббәт алга уза...

Язучысы Г. Гулна иптәшкә зур дан китергән бу кечкенә китапны укып чыкканнан соң, күңелдә яна сөенечләр, яна өметләр кабына һәм бик тирән, бик саф рәхәтлек тойгысы белән бергә, андагы геройлар белән 
аерылышудан, күңелдә йомшак кына моңсулык кала. «Тукта, нишләп болай бик тиз бетте соң әле бу?» дип куясың.

Сталин премиясенә лаеклы булган бу яхшы китапны язучы Мирсәй Әмир иптәш, аның бөтен нечкәлекләренә — стиленә, теленә, энҗедәй җемелдәп яткан шуклыкларына — барысына да, барысына да тирән хөрмәт саклап һәм, шул ук вакытта, үз телебезне дә рәнҗетмичә, әйбәт итеп тәрҗемә иткән. Әсәрнең тәрҗемәсе, ана телендә язылган әсәр кебек, җиңел укыла. Шулай ук бу китапны бик соңга калдырмыйча басып чыгарып, Татгосиздат та яхшы эш эшләгән. Тик китапның тышкы оформлениесе (художник Э. Гельмс) әллә ничек төссез чыккан. Теге яки бу сәбәп буенча китапның русчасын укып өлгермәгән татар укучылары бу китапны алырга, укырга тырышсыннар — һичшиксез, күп нәрсә алачаклар.