ЯКТЫ ЯР
Бишенче бүлек
ҖӘЙ
Нинди җәй булды бу! Кайбер урында корылык, кайбер урында чамасыз яңгыр ява, — бик начар җәй! Иген уңар әле дип, өметләнеп көтәргә дә калмады хәзер, — халыкның кирәк кадәрле икмәк җыеп ала алмаячагы күренеп тора; хәзер сакларга мөмкин булганны саклап калырга кирәк, бәладән шулай котылырга гына калды. Эх! Каешны тагын бер тапкыр катырак кыса төшәргә туры киләчәк. Мондыйлар гына булдымы соң, бу бәладән дә чыгарбыз. Совет дәүләте халыкны ач итмәс. Иптәшләр, безнең төп бурычыбыз шул — без бернәрсәгә дә карамастан, совхозны тиешле югарылыкка күтәрик. Терлеккә күбрәк силос хәзерләргә кирәк, силос. Яңа үлән үсеп чыгар, чәчәккә бөреләнер, менә шунда без аны чабып алырбыз. Кәбестәне дә җыеп, силос итәрбез. Безнең җирләрдә көнбагышлар кеше буе булып үсә, башлары быел да — искиткеч зур! — бары тик өлгереп кенә җитми, — көнбагышларны да силоска. Кыяклы үләннәр дә силоска китәчәк. Чөгендер яфраклары да. Саламыбыз, кибәгебез җитәрлек булыр. Печәнебез аз дип зарланырлык түгел. Көрпәбез дә бар...
Юрганыбызга карап, аягыбызны сузарбыз. Тагын бәла килеп чыкты: безнең силос башняларыбызның һәркайсы өчәр йөз тонналык итеп эшләнгәннәр, әмма практикада аңа бары ике йөз тонна гына салырга мөмкин. Башиялар искергән, өске өлешләре кипшенгән, ә быел инде без аларны ремонтлап өлгерә алмыйбыз... Терлек караучылар, сыер савучылар, аш пешерүчеләр, конторада эшләүче хатын-кызлар, хезмәтләреннән бушаган механиклар, администраторлар, идән себерүчеләр, көтепханә мөдире, балалар бакчасындагы нянялар, район үзәгендәге комсомолецлар — барысы да, барысы да силос хәзерләүгә! Прогнозлар бюросы хәбәр итә: өзлексез яңгырларның булуы көтелә, ди. Тресттан да шалтыраттылар: печәнегезне тизрәк җыеп алыгыз, яңгырга эләгәчәк, диделәр...
Менә бит ул ничек! Аш пешерүчеләр, конторадагы хатынкызлар, терлек караучылар, хезмәтләреннән бушаган механиклар, администрация работниклары, эшчеләр комитетында эшләүчеләр, нянялар, шәһәр комсомолецлары — барысы да шимбә өмәсенә, печән җыярга! Атлы тырмавычларны да, кул тырмавычларын да, кибән өйгечләрне дә, тарттыргычларны да — барысын да ходка җибәрергә кирәк!
Эшчеләр комитеты председателе, тырмавычың култык астына кыстырып, дәгъва белән килә: ни өчен кайнаган су юк? — ди ул. Ах син, менә бит миңгерәүлек, бөтен нәрсә искә алынган — ә кайнаган су онытылган. Иптәш Гирина, дускай, тарттыргычыңны ташла да, хәзер үк атың белән бакларны алып кил, ашханәдә суны кайнатып бирсеннәр, югыйсә мина эшчеләр комитеты көн күрсәтәчәк түгел. Кибәннәрне куеп, башларын салам белән каплап кына өлгерделәр» шуннан күк йөзен каплап, бер атна буе өзлексез яңгыр явып торды. Башка җирләрдә бер тамчы да яңгыр юк, диләр, ә бездә коя да коя. Көлке түгел. Игеннәр егылды...
Коростелевның әбисе астрономияне өйрәнә... Табигатьтәге бөтен күренешләр кояштагы таплардан килеп чыга дип, әйткән идем бит мин сиңа, ди. Әгәр кояштагы таплар шулай яңгыр яудыралар икән, кадалып китсен иде алар!
Яңа бозау абзарларының нигезен узган җәй үк салганнар иде, хәзер аларның стеналарын күтәрәләр. Абзарлар эшли торган урында хуш исле яңа йомычка исе аңкып тора. Төзелеш эшен Алмазов алып бара. Хәзер эчми инде ул. Моннан соң аракыны авызыма да алачак түгелмен, дип Тосяга сүз биргәннән соң, эчеп караганы юк. Ул күңелсезләнеп, кашларын җыерып йөри — шаярмый да, елмаймый да. Коростелев аны күзәтә-күзәтә: «Аңа нәрсәдер ошамый, — дип уйлады. — Безнең хуҗалык ошамый микән әллә, әллә хатыны белән тынышмый микән, бәлки, эшен яратмый торгандыр?» Юк, эшен ярата булса кирәк: Алмазов менә дигән яхшы төзүче, яшьләрне дә яхшы өйрәтә, ул җитәкчелек итә башлагач, эш кызурак һәм яхшырак бара башлады. Ул төзелешнең гомуми планын күрсәтүләрен үтенде.
Коростелев аңа сметаларны һәм чертежларны алып килеп күрсәтте.
— Сметаларны аңламыйм мин, — диде Алмазов. — Объектлар белән, аларның саннары һәм күләмнәре белән генә кызыксынам. Терлек абзарларын быел салырга дип проектлаштыргансыз, ә зур терлекләр өчен ишек алларын кырык җиденче һәм кырык сигезенче елларга планлаштыргансыз. Моны, нәрсәдән чыгып болай эшләдегез соң?
— Яшь терлекләр өчен беренче чиратта кирәк.
— Ишек аллары да шулай ук начар хәлдә бит. Ремонтлавы авыр булачак. Бик күп материал һәм бик күп көч кирәк булачак. Файдасы юк.
— Ремонт ясатмыйча ярамый.
— Аңлыйм. Сез терлек абзарларының көзгә өлгерүен телисезме?
— Әлбәттә. Профилакторийны һәм тудыру урынын беренче сентябрьдән дә калмыйча өлгертергә кирәк.
— Әгәр ай ярымга соңрак өлгертсәк? Аның каравы кырык җиденче һәм кырык сигезенче елның планын киләсе сезонда үтәячәкбез.
— Ничек киләсе сезонда?
— Мин шулай исәплим. Хәзер үк барысын да, бозаулар өчен һәм сыерлар өчен кирәк булган объектларны да салырга кирәк. Төзелеш сезоныннан файдаланып калырга кирәк.
— Өлгереп булмас бит.
— Өлгерергә мөмкин. Стеналарын күтәреп, түбәсен ябарга.
— Ә эчке эшләре? Анда никадәр күп нәрсә эшләргә кирәк икәнен беләсезме сез? Араннар, сыек тирес җыела торган урыннар, бүлемнәр, утлыклар эшләргә кирәк бит.
— Эчке әтиләрне абзарларның түбәсен япкач, салкыннар башлангач эшләрбез. Аларны кыш буенча эшләргә була. Кыш көне рамалар куярга
да, штукатураларга да мөмкин. Кырык җиденче елның җәендә бөтен эшне тәмам итәрбез. Минем тәкъдимем шундый.
— Монда нәрсәдер бар,—диде Коростелев.
— Уйлап карыйм әле мин. Алмазов үзенең кыска, эшлекле сөйләве, һәрбер эшкә хуҗаларча каравы, бигрәк тә эшенең пөхтәлеге белән ышаныч казандыра иде. Ләкин шулай да аның бу тәкъдиме куркынычлы. Стеналарын корырбыз, ләкин тәрәзә рамаларын куярга өлгермәбез, бозаулар яңадан иске профилакторийда кышларлар, сыерлар иске, яраксыз тудыру урыннарында 'бозауларлар. Иконников Алмазовның бу проектын һич тә кабул итәргә теләмәде. Сөйләп торасы да юк, бернәрсәне дә рәтләп бетермичә калырбыз, ул чагында трест нәрсә әйтер? Мондый җаваплылыкны үз өстеңә нигә алырга кирәк? Юк инде, башлаган эшне генә тәмамлыйк, сентябрьдә отчётка, «профилакторий эшләнеп бетте», дип язарлык булсын. Планда күрсәтелгәннән артыкны эшләмәсәк, — ник эшләмәдегез дип бездән сорамаячаклар, ә планны үтәмәсәк, — бик зур күңелсезлекләрнең килеп чыгуы мөмкин... Ләкин Бекишев Алмазовны яклады: уйлап эшләнгән, хуҗаларча караштан чыгып төзелгән проект, диде; төзелеш срокларын бер елга кыскарта, зур суммага экономия ясый. Сезонлы эшчеләрне Алмазовка бирергә кирәк, менә, мәсәлән, веттехникумда укучы малайлар каникул вакытында бездә эшләргә ризалык бирәләр, аларны оформить итәргә кирәк...
Коростелев Алмазовка, тәкъдимең кабул ителде, бер-ике көннән соң сиңа яңа эшчеләр киләчәк, диде. Алмазов бу сүзләрне тыныч кына тыңлады. Ул нәрсә беләндер авырый шикелле: ябыкты, яңаклары батып керде.
— Иптәш Алмазов, бәлки, сезнең үпкәләрегез начардыр? — диде аңа Коростелев.
— Рентгенга барып килергә кирәк иде.
Өстенә иске гимнастёркасын кигән, билен бернәрсә белән дә бумаган Алмазов, папиросын юка иреннәре арасына кыстырып, аның алдында басып тора; папирос төтене тигәнгә бераз кысыла төшкән күзләре белән Коростелевка күңелсез генә карый.
— Юк, мин сау-сәламәт, — диде ул һәм кулына рубаногын алды. Аның кечкенә генә кулларындагы тимердәй нык зәңгәрсу тамырлары күпереп чыкты. «Бәлки, аракыны сагына торгандыр ул», — дип уйлады Коростелев һәм әйтте:
— Менә, төзелешне бетерербез дә — бәйрәм итәрбез, эчәрбез.
Алмазов өзек кенә итеп әйтеп куйды:
— Эчмим мин, рәхмәт. Ташладым.
Аның белән бергә эшләүче кешеләр кайчакларында аның, сәер гадәтен күреп, гаҗәпкә калалар: кайбер көннәрдә ул кинәт кенә эшен ташлый да кырга таба китеп бара, бераз шулай барганнан соң туктый, кирәк эше булганга түгел, болай гына туктый: кулларын кесәләренә тыгып, башын артка ташлап, нәрсәдер тыңлагандай озак басып тора, аннары, башын түбән иеп һәхМ бик күңелсезләнеп, яңадан әйләнеп кайта.
— Контужен булган ул, — диләр кешеләр үзара.
— Контужен булган кешеләр нәрсә генә эшләмиләр алар.
Алмазов гомер буе балта остасы булып эшләде, столярлык итте — төзеде. Үз профессиясен яратты ул. Аның кулы белән эшләнгән нәрсәләрдән дәүләткә күренеп торган файда килгәнлеге ошый иде аңа. Озак гомер
итә торган нәрсәләрне эшләргә ярата иде ул. Берәр нәрсәне эшләп бетергәннән сон, бер сүз дә әйтмичә, үз эшенә бик тиз генә карап ала торган иде, аннары, үзүзеннән канәгатьләнеп, көлемсерәп куя торган иде.
— Шуннан соң яңадан үз эшенә тотына иде. Аны армиягә алганнан соц, хәрби эшкә күнегә алмам, дип уйлады ул; башкаларга караганда, болай, начар солдат булуын булмам, әмма солдат тормышына күнегә алмам, диде ул. Ләкин ул бик тиз күнекте. Гади гадәтле һәм батыр йөрәкле, сау-сәламәт кеше булганга күрә ул сугышның барлык авырлыкларын — эссесен, салкынын, ару-талуны, йортсыз-җирсез яшәүне — барысын да җиңел үткәрде. Тыныч заманда үз эшен ничек төгәл, пөхтә итеп эшләгән булса, анда да ул шулай җиренә җиткереп хезмәт итте. Хәтта аңа хәрби тормыш ошап та китте, чөнки ул кирәкле эш эшлим дип уйлый, үзен армиядә кирәкле кеше итеп саный, тугай илнең бу сугыштан җиңеп чыгуы һәм бөтен дөньяны фашизмнан саклап калу эше шулай ук аның хезмәтенә дә бик нык бәйләнгән икәнен төшенә иде ул. Беренче яралануы зур булмады аның, ул яралары белән санбаттан ары китмәде. Башкалар ничек хезмәт итсәләр, ул да шулай хезмәт итте. Өеннән хатлар алды һәм сирәк-сирәк кенә аларга җавап язды (хат язарга яратмый иде ул).
Привалларда газета укый, чыланмасын өчен тәмәкесен бик кадерләп, саклап тота һәм кемнең дә булса гармоньда яисә гитарада уйнаганын тыңларга ярата иде ул. Шулай итеп ул үзенең балта остасы икәнен онытканнан-оныта барды һәм солдат булып әверелде. Үзенең элекке тормышыннан — йортыннан, семьясыннан, эшеннән ераклашканнан-ераклашты. Аның туып- үскән җире дә еракта калды: Алмазов Австрия җирендә сугыша иде инде. Венада аның башы һәм ике аягы каты яраланды. Бер ай ул бернәрсә дә күрмәде, бернәрсә дә ишетмәде, бернәрсә дә аңламады. Бары тик сызлауны гына сизде. Аннары күрә һәм ишетә башлады. Аны каядыр алып киттеләр: носилкалардан койкага, койкадан носилкаларга сала-сала, бик күп поездларга утыртып, бик күп госпитальләр, бик күп әрнүләр һәм газаплар аша үткәреп, аны каядыр алып бардылар, алып бардылар да Уралга китереп җиткерделәр.
Бер госпитальдә ул бик озак ятты. Башындагы яралары төзәлде; ләкин аяклары һаман да бик каты сызлауларында дәвам итә иде әле. Аякларыңны син могҗиза белән генә саклап калгансың, алар төзәләчәк, диделәр аңа докторлар. Алмазов ышанмады: аның аяклары ничек төзәлсен, череп бара бит алар. Ул чиркана торган кеше иде, үлек исенә һич тә күнегә алмады, бу ис аны сызланулардан да катырак газаплый иде.
...Сугыш инде бетте, кешеләр өйләренә кайтып киттеләр, ә син койкаңда ят та акылыңнан язганчы шашка уйна. Палата уртасында сестра утыра һәм ул, кечкенә балаларга укыгандай, кычкырып китап укый. Сине я перевязкага, я ваннага, я ниндидер лампа астында яткырырга йөртәләр, үзеңне шул дәрәҗәдә кеше итеп сизми башлыйсың, хәтта ялангач калган чакларыңда хатынкызлардан да оялмыйсың. Тормышым инде харап булды, минем беркемгә дә кирәгем юк, мине тик кызганганга күрә генә шулай карыйлар, бик ихтимал, сестралар да инде» минем бинтларымны бер чишеп, бер бәйләп, туеп беткәннәрдер... дигән уйлар ирексездән башка килә. Миннән туйганыгызны ни өчен яшерәсез икән сез, дип ул хәтта сестраларга ачуланды да; нигә бу кадәр кызганырга! Ләкин менә вакыты килеп җитте, ул урыныннан торды һәм, култык таякларына таянып, башта палата буенча, аннары коридор буйлап, куркып кына һәм уңайсыз гына атлап китте. Аннары аңа бакчага чыгьщ
йөрергә рөхсәт иттеләр. Яралыларга бакчада гына йөрүе күңелсез иде, алар койманы тиштеләр һәм шул тишек аркылы урамга чыга башладылар. Алмазов та урамга чыкты. Госпиталь шәһәр читендә иде. Сугышка кадәр ул культура йорты иде. Авыл өйләренә ошаган кечкенә генә йортлар арасында бер үзе калкып тора иде ул. Бистә йортлары бакча эчендә иде. Тәрәзәләрдә челтәрле пәрдәләр эленеп тора, тәрәзә төпләрендә гөлләр. Шундый йортларның берсенә Алмазов үзенең яралы ике иптәше белән керде, һәм су эчәргә сорадылар. Аларның эчәселәре килми иде; кайчандыр алар да шулай яшәгән иде, хәзер инде алар бу тормышны онытканнар иде. Менә шул тормыш белән кем яши икәнен күрәселәре килде аларның...
Аларны коңгырт толымнарын башына калын итеп ураган бер хатын каршы алды. Хатын аларга су бирде, кем икәнлекләрен, кайдан икәнлекләрен сорашты. Алмазовка хатынның сөйләшүе ошады. Госпитальгә кире кайткан чагында аның иптәшләре, ирләрчә ачыктан-ачык итеп, хатынның буен-сынын тикшерергә керештеләр, ләкин бу тикшерү Алмазовның ачуын китерде...
Берничә көн үткәннән соң, Алмазов ул хатын янына ялгыз гына керде. Ни өчен кергәнен дә белмәде ул: култык таяклары шул хатынның капкасына таба үзләреннән-үзләре алып киттеләр... Хатын аны таныш кешене каршылагандай каршылады. Утырып тордылар, бер-берсенә үзләре турында сөйләделәр: Алмазов Тося турында һәм балалары турында, хатын да шулай ук үзенең ире еракта, Москвада, госпитальдә икәнлеге турында сөйләде; хатын заводта — мотор җыю эшендә эшли икән. Алмазов аңа ешрак керә башлады һәм, ниһаять, аны госпитальдән чыгаргач, — аның янына тагын барды һәм шунда калды да. Бу төнне ул киң, йомшак кроватьта йоклап китте. Хатынның җып-җылы кулы аның күкрәгендә ята иде. Бу кулда ниндидер тынлык, сине яклый торган көч, ана мәхәббәтедәй мәхәббәт, тормыш вәгъдә итү, — сине бүләкләргә теләү, сиңа тынычлык бирү, туган-үскән җирдәй якынлык,— синең йортың бар иде шикелле анда. Өй эче җып-җылы; яңа гына пешкән ипи исе аңкып тора; мич артында чикерткә сайрый...
Алмазов хатын-кызлар белән бервакытта да чуалмады. Тося белән бергә гомер буе. шулай тату, тыныч яшәрмен дип уйлый иде ул, аларның ялкынлы мәхәббәтләре шундый тынычлыкка, татулыкка әверелгән иде инде. Шундый көчле итеп сөяргә мөмкин икәнен белә идемени соң ул? Нинди дә булса бер хатынның дөньядагы барлык кешеләрдән дә сиңа якынрак булып китәсен белә идемени ул? Бер үк вакыт ул сөйгән хатын да, анаң да, якын иптәшең дә, сөекле балаң да булып китә икән. Әгәр ул көлә икән — синең дә күңелең күтәрелә, сиңа да рәхәт; ул күңелсезләнә икән — сиңа тагын да күңелсезрәк... Өйләнгән, балалары булган, зур һәм тиешле бурычны үтәргә тиеш булган кешенең күңеле нигә шулай ярсый икән? Бәлки, яшь чагында да мондый хәлнең булганы юктыр? Күңелдә шундый мәхәббәтнең үсеп җитүе өчен, бәлки, ирләр уза торган барлык юлны узарга кирәктер?
Әлеге беренче төннән соң иртә белән Алмазов уянганда, хатын йоклый иде әле; Алмазов гимнастеркасын, хатынның сырмасын киеп җибәрде — үзенең шинелен киясе килми иде аның. Һәм ишек алдына чыкты.
Болдырда басып торган килеш тәмәкесен кабызды. Кар белән капланган портлар өстеннән алсу нурлы салкын кояш күтәрелеп килә... Кинәт ул ачык саранда, утыннар янында аунап яткан бер балтаны күреп алды. Балта оста кеше өчен иң кирәкле корал, тормыш өчен иң кирәкле әйбер! Алмазов, болдырдан төшеп, балтаны кулына алды һәм көлемсерәп куйды: бик начар сапланган иде; хатын-кызлар саплаганы күренеп тора...
Ул аны яхшылабрак саплады. Балтасын бик канәгатьләнеп селки-селки, нәрсә ясарга икән дип эзләнеп, ишек алды буйлап китте. Бер колашаның начар гына эләгеп торганын күрде, ныгытты. Утыртма койманың казыгы чалшайган икән, аны кагып куйды: аннары сарайга утын ярырга кереп китте. Хатын, утын ярган тавышка уянып, болдырга чыкты; кызарып атып килгән таң төсле, алсу һәм шат йөзле иде ул.
— Уянып китсәм, ни ишетим — кемдер ишек алдында эшләп йөри. Йокы аралаш тиз генә аңлап та бетерә алмадым...
... Алмазов аның белән бергә, аның йортында өч ай яшәде, — бу солдат белән бу солдаткадан бәхетле кеше дөньяда да булмагандыр! Хатын аңа көннәнкөн сөеклерәк була барды (аннан да сөеклерәк кеше юк иде шикелле аңа!) һәм ул, үзенең дә хатынга көннән-көн якынрак, сөеклерәк була барганын сизеп, шатланганнан шатланды... Менә аның иреннән хат килде. Ул үзенең бер кулын шулай да кискәнлекләре турында яза, — бер кулсыз кешене кабул итәрсеңме икән дип сорый иде. Әллә башка җиргә китеп, бер үземә генә үз тормышымны башлап җибәрергәме икән, ди.
Алар аерылыштылар. Хатын, идәнгә тезләнеп, агач сандыкка аның әйберләрен тутыра; ул үз кулы белән аның әйберләрен яңадан юды, өтеләде, ямады. Бик кыйммәтле нәрсәләрне тутырган шикелле, аларны сакланып кына сандыкка тутырды, ә үзенең яңаклары буенча саф күз яшьләре ага һәм аның сандыгына тама. Алмазов урындыкта аңа карап утыра иде.
— Я, ничек яшәргә тиеш инде мин? Әйт — ничек яшәргә? — диде ул. Хатын үзенең калтыранган тавышы белән шыпырт кына итеп әйтте:
— Ничек кирәк булса, шулай яшәрбез. Әгәр инде безнең мәхәббәтебез барып чыкмаган икән — анда, синең белән миннән башка, берәүнең дә катнашы юк...
— Безнең катнашыбыз бик зур шул, менә бит эш нәрсәдә, — диде Алмазов бик арыган тавыш белән.
Хатын, сандыкка әйберләрне тутырып бетергәч, аның өстенә чиста чүпрәк җәйде дә шул ук калтыранган тавышы белән шыпырт кына итеп әйтте (әйтерсең, аның тавышы бөтенләй беткән иде инде):
— Менә мин сине юлга ничек иттереп хәзерләдем, безне аера торган юлга. Алмазовның хатынга күтәрелеп карарга көче җитмәде, өйдән чыгып китте. Апрель иртәсе иде, агачлардагы бөреләр тулып кына килә; күк йөзе болытсыз, яп-якты...
Алмазов йорт тирәләй әйләнеп чыкты, үзенең колашасын карады (колаша астында чип-чиста ак ташларга куелган кисмәк тора иде), сарайдагы балтасын кулына алып тотып торды, бөтен нәрсә белән саубуллашты... Һәм аның күз аллары караңгыланып китте: нәрсә дип, ни өчен мин моннан китәргә тиеш? Кем кушты миңа моны? Кешеләр үз-үзләрен шулай газапласыннар дигән приказның да, законның да булганы юк!.. Ул шулай уйлый-уйлый өйгә керде һәм, аны кочып алып, кабатлап әйтте:
— Ни өчен китәргә тиеш мин?.. Хатын аны, иңбашларыннан тотып алып, үзеннән бер читкә таба этте, урындыкка утыртты һәм әле күптән түгел генә әйткән сүзләрен пышылдап кына сөйләргә кереште:
— Ярамый, ярамый, җаным. Балаларың көтә сине, биш ел буе көтәләр инде алар... Минеке дә кулсыз кайтып киләчәк, кая куйыйм мин аны, үземнең намусымны кая куйыйм мин?.. Кеше булырга кирәк, кеше булырга кирәк, иң соңгы шатлыгым син минем...
Аның тавышы әкренәйгәннән-әкренәйде, кайгыдан күзләре йомылды. Алмазов, тешләрен кысып, хатынны үзенең күкрәгенә алды һәм соңгы мәртәбә үзенең башын аның йомшак, җылы, искиткеч сөйкемле булган иңбашына куйды... Аннары ул, артына да әйләнеп карамыйча, чыгып китте, урам чатына барып җиткәч, ихтыярын югалтып, борылып карады: хатын калитка төбендә басып тора иде; шулай итеп ул икенче урамга борылды, аның бәхете шунда, артта калды, — аннары аны поездлар еракка-еракка алып киттеләр, — аларны инде искә төшерергә кирәкми: тормышта андый нәрсәнең булмавы яхшы. Тосяга рәхмәт, кайтып килеп керү белән үк шатлыгыннан аны аракы белән коендырырга тотынды; югыйсә кем белә, нишләмәгән булыр иде Алмазов. Бәлки, ул поездга утырып, китәр дә барыр иде. Бәлки, җәяү дә китәр иде...
Акылсыз баш, ничек итеп китәргә кирәк? Сиңа шундый ышанып: «Әти кайтты!» — дип карап тора торган балаларның күзләреннән ничек китәргә кирәк? Сине дүрт ел буе сагынып көтеп торган Тося яныннан китәргәме?.. Һәм кая китәргә? Анда инде урын буш түгел: синең алдыңда бернәрсә белән дә гаепле булмаган, синең шикелле үк солдат булып хезмәт иткән кулсыз кеше утыра анда...
Коростелевка килгән почтаны кертеп бирделәр: тресттан килә торган корреспонденцияләр — инструкцияләр, отчёт формалары иде алар. Алар арасында «Якты яр» совхозында печән җыю эшенең югары темплар белән үткәрелүен күрсәткән приказдан күчермә дә бар иде. Коростелев Аспазия турында аңлатма язуы язып җибәргәннән соң, аңа бер сүз дә әйтүче булмады. Күрәсең, Даниловны ул язу канәгатьләндергән булса кирәк.
Бу хат кемнән икән? Ә, Иван Николаевич Гречкадан! «Сөекле дустым! — дип башлаган иде ул хатын.
— Ничек яшисең? Нәрсәләр эшлисең? Сиңа күптән хат язарга теләгән идем дә, ләкин, вакыт булмаганлыктан, һаман да тотына алмадым. Корылыкның безнең басуларыбызга таба якынлашканын күргәч, быел җәйне бик борчылып үткәрергә туры килде.
Табигать безнең сөекле Ватаныбызны иркәләми, сугыш беткәннән соң икенче елда ук безне корылык белән аптыратты! Гәрчә анабыз җиргә һәр уч иген өчен баш ияргә туры килсә дә, ләкин туп-туры итеп әйтим, — үз вакытында партизаннарны фашист ерткычлардан яшереп торган безнең тирәдәге данлыклы урманнар игеннәребезне дә дәһшәтле бәла-казадан саклап калды, һәм без бик нормаль күләмдә уңыш алдык, шулай итеп дәүләткә дә икмәк бирәчәкбез, үзебезгә дә җитәрлек калачак. Ә хәзер менә мин сиңа түбәндәгеләрне языйм әле. Күптән түгел генә мине обком секретаре үз янына чакырып алды Һәм минем миемне төзәтергә кирәк тапты; колхоз көтүе өчен синнән бозау алып кайтуымны партизанлык итү дип атады ул. Обкомнан кайткан чагында минем башыма шундый уй килде: бәлки, мин әйтәм, минем аркада ул да күңелсезлеккә очрагандыр, әгәр шулай икән, мин бик борчылачакмын, хәтта кайгырачакмын да, чөнки сине мин үземнең бик якын дустым итеп саныйм һәм синең белән бик күңелле, культуралы итеп сөйләшеп утырган сәгатьләребезне сагынам. Хат яз әле! Хөрмәтле әбекәйгә сәлам әйт.
Аспазия мәсьәләсенә килгәндә, ул бик сау-сәламәт яши, үлчәве нормаль рәвештә арта һәм үзебезнең туган илдә тәрбияләнеп үстерелгән нәселле сыерларны арттыру эшенә киләсе елда хезмәт итә башлар дип өметләнәбез. Сиңа иптәшем Алена Васильевна һәм улым Петрусь белән кызым Галя үзләренең сәламнәрен җибәрәләр. Сиңа хөрмәт белән II. Гречка».
«Ах, Иван Николаевич белән Алена Васильевна нинди булдыклы кешеләр! — дип уйлады Коростелев, күңелле генә итеп.
— Кинәт менә — Петрусь тә, Галя да... Орденнарына карап тормаганнар, егетнең, миен төзәтеп алганнар»...
Ул, кулына каләм алып, җавап хаты язарга тотынды: «Хөрмәтле Иван Николаевич! Иң, башлап сине котларга телим. Синең семьяңны күрәсе иде...» Һәм уйга калды: Гречка үзенең дуслык хисләре турында дөресен әйтәме икән, әллә ялганлыймы икән? Бер күрешү белән генә дус булып китәргә мөмкинмени? Ләкин аның менә Гречканы күрәсе, аның белән сөйләшәсе килә бит, әгәр вакыты булса, Белоруссиягә бик рәхәтләнеп барыр иде һәм Гречканың ничек торганын, ничек эшләгәнен күреп кайтыр иде. Дуслык шулай башланып китә булса кирәк, ни өчен Гречкада да Коростелевка карата шундый кызыксыну һәм ярату булмаска тиеш? Телеграмма кертеп бирделәр: Данилов бик тизлек белән трестка килергә приказ биргән иде.
— Тапканнар вакыт, — диде Коростелев. — Игенне урын-җыю эше башланды бит монда...
«Каһәр төшкән әлеге бозау турында сөйләшерләр микән инде тагын? Өч ай буенча ул турыда бернәрсә дә әйтмәгәннән соң, приказдагы шундый мактау сүзләреннән соң, сөйләшмәскә тиешләр... Нинди дә булса киңәшмә була торгандыр». Иконников белән Лукьянычны чакырып алды да, аларга совхозның бүгенге хәле турында оператив тәртиптә отчёт хәзерләргә кушты. Ә үзе кемгә һәм нинди эшләр кушып калдырырга икәнен язарга кереште. Гречкага яза башлаган хаты язылып бетмичә калды.
Трест бинасын соргылт алсу төскә буяганнар, ишек янында алтын хәрефләр белән язылган яңа пыяла такта эленеп тора, ишек пыялалары яп-якты иттереп сөртелгән, югары менә торган баскыч бик чиста себерелеп чыгарылган. Бөтен нәрсәдә Даниловның пөхтәлеге күренеп тора. Коростелев директорның кара клеёнка белән тышланган ишегенә таба бара-бара: «Тәртип урнаштырып өлгергән икән инде, — дип уйлап алды. — Аккуратный кеше». Данилов, аны каршылап, урыныннан торды. Аның өстендә погонсыз китель иде; кителе шундый чиста, шундый яңа иде, әйтерсең, ул әле кичә генә яңа обмундирование алган иде. Сакал-мыегын һәм чәчен яп-якты иттереп кырдырып алдырган.
— Утырыгыз. Ничек килеп җиттегез? Коростелев салкынлыгы сизелеп торган клеёикалы креслога утырды.
— Эшләр ничек?
— Игеннәрне урып-җыябыз. Сигез йөз меңенче кирпечне тәмамлап киләбез. Менә, үзем белән бергә тулы отчёт та алып килдем. Данилов, Коростелев биргән кәгазьләрне актара-актара:
— Отчет, — яхшы нәрсә ул, — диде, — ләкин барысы да язылып бетмәгән шикелле. Кешеләр ничек эшлиләр, аларның иастросниеләре нинди?
— Настроениеләре яхшы түгел иде, яңгырлар урып-җыюга комачаулык итәр дип курыкканнар иде.
— Ә хәзер?
— Рухлары күтәрелеп китте. Безнең коллектив — нык коллектив.
— Печәнне үз вакытында җыеп алып, яхшы иттегез сез, — диде Данилов.
— Әгәр үз вакытында җыеп алмаган булсагыз, совхоз өчен бик зур бәла булган булыр иде. Трестның сезнең турыда приказы да булды, күчермәсен алдыгызмы?
— Алдым. Күчермәләрне күп алабыз без.
— Кәгазь аша җитәкчелек итү димәкче буласызмы?
— Ә шулай түгелмени, Иван Егорыч? Шушы ярты ел эчендә тресттай безнең янга бер җаи иясенең дә килеп караганы булмады бит.
— Начар, әлбәттә. Ләкин шуны искә алыгыз, трест аппаратының шушы көнгә кадәр әле һаман да тутырылып җиткәне юк. Министерство вәгъдә бирүен бирә, әмма хәзергә кадәр берәү дә күренми әле. Безнең шундый совхозларыбыз бар, ул совхозлардан һич тә чыкмыйча ятарга туры килә, анда нинди дә булса бер тәртип урнаштыру өчен, кулыбызга тырмавыч алып, үзебезгә эшләргә туры килә. «Долинка» да печән җыю эшен тәмам харап иттеләр... Башкалар белән чагыштырганда, сезнең совхозыгыз бик яхшы хәлдә. «Юк, — дип уйлады Коростелев, — Аспазия турында сүз булачак түгел».
— Ләкин шулай да, иптәш Коростелев, җинаять эшләргә берәүгә дә хокук бирелгәне юк.
Коростелев бөтен тәне белән сискәнёп китте, креслоның кулчасын кысып тотты:
— Менә нинди формулировка?
— Әгәр директор үзенә дәүләт тарафыннан ышанып тапшырылган милекне үз белдеге белән тарата икән, нинди формулировка бирергә кушар идегез соң сез?
— Ничек инде ул — тарата икән? — диде Коростелев, тавышын күтәреп.
— Андый хәл бер генә мәртәбә булды, ул да гадәттән тыш шартларда гына.
— Шартларын беләм. Сезнең аңлатма язуыгызны аркылыга һәм буйга өч тапкыр укып чыктым. Бу эшегезне закон каршында акларлык берәр нәрсә табарга тырыштым.
— Бернәрсә дә тапмадыгызмы?
— Бернәрсә дә. Данилов, киң күкрәген стройдагыдай киереп, һәйкәл кебек утыра иде.
— Шулай итеп һичбернәрсә дә тапмадыгызмыни?
— Таптым, йомшак күңелле һәм бик юмарт кеше икәнлегегезне белдем. Хуҗалык итүче кеше өчен бу нәрсәләр генә җитми. Коростелевның ачуыннан тыны кысылды.
— Чөнки сез фронтовик түгел, — диде ул.
— Сезне бөтен сугыш буенча санитар поездда — тылдагы поездда замполит булып йөреп үткәргән дип сөйлиләр. Ә батырлыкның ни дәрәҗәдә кадерле икәнен һәм партизаннар колхозының нәрсә икәнен аңлар өчен, фронтны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Данилов кимсетеп әйтелгән бу сүзләрне тыныч кабул итте — анын чуендай нык иңбашлары селкенмәде дә; бары тик бераз кызарды гына.
— Сез ничек уйлыйсыз соң, сезнең юмартлыгыгыздан башка, партизаннар колхозы авырлыктан чыга алмас дисезмени? Ул колхоз турында берәү дә кайгыртмый, бары иптәш Коростелев кына кайгырта, алла аның гомерен озыи итсен димәкче буласызмы?.. Коростелев та кызарды, — хәтта аның маңгае кып-кызыл булды.
— Гречка әйтә...
— Гречканың нәрсә әйткәнлеге минем өчен һич тә әһәмиятле түгел.. Ул безнең башка совхозларыбызда да булган; әмма эше барып чыкмаган — бирмәгәннәр... Азат ителгән районнарга дәүләтнең нинди ярдәм күрсәткәнлеген беләсезме сез? Анда күпме терлекнең, инвентарьның, төзү материалларының җибәрелгәнлеге турындагы цифрларны күрсәтермен мин сезгә. Гигант масштабтагы торгызу эшләрен, планлы тәртиптә алып бармаганда, тормышка ашыру һич тә мөмкин түгел. Ә сезнең хәер күрсәтүегез бернәрсәгә дә тормый ул. Берәүгә дә кирәк түгел һәм бернәрсәне дә хәл итми. Моның җинаять икәнен сөйләп тормыйбыз инде, бу җинаять өчен партиядән чыгарырга кирәк иде. Сезне дә, Гречканы да. Коростелевның күз аллары караңгыланып китте; чигәләренә эре-эре тир тамчылары чыкты, партиядән чыгарырга!
— «Юк, чыгарырга кирәк иде» — дип әйтте шикелле ул. Әйе, әйе, ул шулай диде — «иде», диде...
— Сез терлекләрне бүлеп бирү үзәкләштерелгән тәртип буенча. Племзаготскот аркылы эшләнгәнлеген белә идегезме? Сезгә ышанып тапшырылган халык милке өчен башыгыз белән җавап бирергә тиеш икәнегезне белә идегезме сез? Безнең хуҗалыгыбызның социалистик хуҗалык булганын, ә аерым кешенең кибете түгел икәнен белә идегезме сез? Данилов бу сүзләрне, үзенең юка иреннәрен кырыс кына кыймылдатып, әкрен генә сорады. Аның авызындагы алтын теше ялтырап-ялтыpaп китә иде...
— Хәрби часть тарафыннан бирелгән рекомендацияләрдә сезнең дисциплиналы булуыгыз турында әйтелә. Сугыш беткән икән, дисциплина да бетәргә тиеш дип уйладыгызмы сез? Сезгә ачык итеп әйтергә кирәк, иптәш Коростелев, әлеге шул көннән соң сез кыл өстендә генә тордыгыз. Башта мин сигналлар алдым, аннары сезнең аңлатма, язуыгыз килде, бу турыда министерствога хәбәр иттем, Һәм без сезне, сынарга карар бирдек: җәйге сезонны намус белән үтәп чыга икән — совхозны терлек азыклары белән тәэмин итә икән, терлекләрне тагын да үрчетү өчен нигез сала икән, — гаебегезне җиңеләйтергә, партиядән чыгару мәсьәләсен куймаска булдык. Әгәр шуларны үтәмәсә, Һич тә кызганып тормыйча мәсьәләне куярга дидек. Бәхетегез — барысын да үтәдегез. Коростелев, яулыгын чыгарып, битен сөртте.
— Ләкин шулай да партия инстанцияләрендә бу турыда сөйләшергә туры килер әле. Башкалар кызыкмасыннар өчен, сезнең бу эшегезне җәзасыз гына калдырырга ярамый. Ул бозау турында инде барлык совхозлар беләләр. Уенмыни!
— Брильянтова кызы бит ул. Брильянтова югары продуктлы терлекләрнең Бөтенсоюз кенәгәсенә язылган... Бүген Гречкага карата күңелегез йомшарган икән, иртәгә тагын кемгә булса да башка берәүгә карата күңелегезнең йомшарып китүе мөмкин. Мин исә үземнең трестымда нәселле терлекләрне таратуга юл куя алмыйм. Коростелев, кулындагы яулыгы белән яңакларын Һәм муенын үзе дә сизмичә сөртә-сөртә, аның сөйләгәнен тыңлап утырды. Аның миендә куркынычлы сүзләр яңгырый иде: партиядән чыгарырга, партиядән чыгарырга...
Данилов август аенда килде. Совхозда өч көн булды, бөтен нәрсәне: ындырларны, ындырлардагы ашлыкларны, каралтыларны һәм кирпеч заводын карап чыкты. Киләсе сезонга совхозга черепица эшли торган станок бирербез дип вәгъдә итте, бу станок турында Ленинград заводы белән сөйләшү алып барылган икән. Төзү материаллары бирергә дә вәгъдә итте. Көтүлекләрдә булды, көтүне карап чыкты, елга аръягында көтүчеләр белән бергә кич кунды. Даниловны инде совхозда бик күптән, сугышка кадәрле вакыттан бирле беләләр, гәрчә ул кырыс табигатьле булса да, аны яраталар иде. Коростелев, карт работникларның Данилов белән бик гади мөнәсәбәттә булганлыкларын күреп: «Бер мин генә аның белән шундый киеренке мөнәсәбәттә ахры, — дип уйлады, — башкалар өчен ул бик дә онытып, ишек янындагы урындыкка әкрен генә килеп утырды. Зур мәсьәләләрдән: райондагы ашлык сугуның барышы, элеватор эше турындагы мәсьәләләрдән башладылар. Данилов туп-туры утыра, кешеләрнең сөйләгәннәрен тыңлый, блокнотын тезенә куеп, ниндидер катлаулы бер чертёжны сызгалый. Аңа нәрсә, шулай тыныч кына утырырга һәм чертёж сызгаларга да мөмкин... Бүлмәдә таныш кешеләр утыра, Коростелевның инде аларны монда күп мәртәбәләр күргәне бар. Яз көне, моннан берничә ай элек, ул алар арасында үзен бик тыныч тоткан, үзенең хуҗалык эшләре турындагы фикерләре белән горурланып, алар белән бертигез хокуклы кеше булып сөйләшкән иде. Ә менә хәзер ул агарынып һәм башын аска иеп утыра. Бу кешеләр, үзләренең әһәмиятлерәк булган эшләрен бетереп, Коростелевка игътибар итәчәкләр һәм аның эшен караячаклар...
Нәрсә дип бәя бирерләр икән алар? Хата дипме, ялгышу дипме, җинаять дипме? Аның бу эшенә нинди бәя бирерләр икән алар? Горельченко нинди бәя бирер икән? Ишек ачылды. Бекишев килеп керде; Коростелев янына килеп утырды. Ох, элеватор мөдире булган бу инженер нинди озак сөйли. Тизрәк бетерсен иде. Коростелевиың язмышы тизрәк хәл ителсен иде. «Партиядән чыгаралар икән — дөньяда тормыйм», — дип уйлады Коростелев. Менә инде инженер сөйләп бетерде, башкалар да сөйләп бетерделәр, элеватор турында әйтеләсе сүзләр әйтелеп бетте, — мәңгегә сузылгандай озак булды ул.
Ул совхозда быел нәрсәләр эшләнгәнен әкрен сезлекләрие күрсәтеп үтә. Беренче чиратта торган гына сөйләп бйрә. Коростелев аның сөйләгәнен, әйткән сүзләрнең мәгънәсенә төшенүдән бигрәк, интонациясенең мәгънәсенә төшеиәрәк бирә... Менә шулай итеп, иптәшләр, без «Якты яр» да безнең бөтен тәртипләребезне күрә торып бозу фактының, номенклатуралы терлекне тарату фактының булганын күрдек. Бу фактны мин сезнең игътибарыгызга җиткерергә тиеш. Каты ноталар, ачулы ноталар. Хәзер бу ачу бөтенесенә күчәчәк. Сүз менә нәрсә турында бара: Аспазия исемле бозауны, барлык агыидәләрне бозып, Белоруссиядәге бер колхозга законсыз сатканнар,
яхшы күңелле мужик, үз кеше». Өч көннән соң Коростелевны райком бюросына чакырдылар. Коростелев бюро бүлмәсенә барып кергәндә, Данилов инде почмакта, диванда утыра иде, — Коростелев шунда ук Аспазия турындагы эшкә бүген нокта куелачагын аңлап алды. Беренче минутларда ул шатланды да: нокта куелса куелсын инде; нинди җәза бирергә тиешле итеп тапсалар, шуны бирсеннәр, — һәм шуның белән чик куелсын. Моннан соң ул эш кабатланачак түгел. Ләкин кинәт аның уена килде: әгәр партиядән чыгарсалар? Горельченко текә характерлы» һич тә көтмәгән нәрсәләрне эшли торган кеше... Коростелев, агарынып һәм исәнләшергә
— «Якты яр» совхозы турындагы информация. Сүз иптәш Даниловка бирелә. Коростелев, бюро членнарының Даниловка ничек карагайлыкларын, аның сүзен ничек тыңлаганлыкларын күреп, Даниловны мондагы кешеләрнең барысы да белә икәнен аңлады. Данилов ничек әйтсә, шулай булачак. генә сөйли. Җитеш-бурычларны кыска тыңлый, ләкин, ул кыска гына итеп әйткәндә, бозауны араннан чыгарганнар, йөк машинасына күтәреп салганнар һәм, коллективны аптырашта калдырып, алып китеп барганнар.
Чкалов исемендәге колхоз председателе, бармаклары белән өстәлне шакылдата-шакылдата, әйтеп куя:
— Оста эшләгәннәр! Менә нинди оста эшләгәннәр! Данилов Коростелсвның аңлатма язуын укып чыга.
— Хәзер сезгә иптәш Коростелевиың нинди теләк белән эшләгәнлеге ачык булса кирәк. Шәхси максат булмаган. Әмма шуңа карамастан, бу фактның моңа кадәр бервакытта да булмаган факт икәнен истә тотып, нәтиҗәләр чыгармыйча калырга мөмкин түгел.
— Сораулар бармы? — ди Горельченко. Сораулар юк — Данилов сүзләреннән һәм аңлатма язуыннан барысы да аңлашыла. Бары тик Чкалов колхозы председателе генә сорап куя:
— Шулай итеп, чыгарып салганнар да алып киткәннәр диген, ә?
— Кем сүз алырга тели? Бекишев сүз сорый. Ул бозау турында сөйләми: ялгыз җаваплылык турында, өскә йөкләтелгән бурыч турында, ихтыяр турында сөйли. Горельченко үзенең кара күзләре белән бер Бекишевка, бер Коростелевка карый, ләкин Коростелев Горельченконың нәрсә теләгәнлеген аңлый алмый.
— Иптәш Коростелев. Коростелев эндәшми.
— Берәр сүз әйтергә теләмисезме? Коростелев урыныннан тора, аның чырае качкан.
— Нишләмәк кирәк... — ди ул, тирән сулу алып.
— Законны боздым, производствога зарар китердем...
— Димәк, партия сезгә җәза бирергә тиеш икәнен аңлыйсыз?
— Әйе, — ди Коростелев. Хәзер инде ул, тискәрелеге беткәннән соң, башта ук — Гречка утырып киткән йөк машинасы артыннан карап калган минутта ук үзенең гаепле икәнен төшенгәнлеген аңлый... Тирә-юньдә әйтелгән сүзләр арасында «шелтә» сүзе аермачык булып ишетелә. Аннары «каты шелтә».
— Кем риза, кем каршы, кем тавышка катнашмый?.. Карар бирдек — иптәш Коростелевка каты шелтә язарга...
...Коростелев коридорга чыга, ишекне япкач, ялгыз гына калгач, ул, үзеннән-үзе оялып, күзенә килгән яшен — кайгы аркасында һәм бушану аркасында килгән күз яшен сөртеп ала...
Утырыштан соң Горельченко Даниловны үзенә кунарга алып китте. Бакча аркылы үттеләр (Александр Локтев һәйкәле тирәсендә яшьләр күн ел ачып йөриләр иде) һәм Зур Москва урамы буйлап киттеләр. Коймалар һәм читәннәр өстеннән тузанга баткан куе яфраклы яшел шомырт агачлары салынып тора. Караңгы төшеп килә.
— Егет бик кайгыра, — диде Горельченко.
- Кайгырса — файдасы булыр, — диде Данилов.
— Кайнар табигатьле. Кайнар йөрәкле булганга күрә шулай эшли ул.
— Менә нәрсә, — диде Данилов. — Андый кешене каты тотмыйсың икән, әллә нәрсәләр эшләп ташлавы мөмкин. — Үзе ул начар егет түгел. Яшәячәк.
— Яшәячәк. — Әзергә хәзер булып килгән, — диде Горельченко. — Планлы хуҗалыкның ничек төзелгәнен, аның өчен никадәрле көрәшкәнне, тир түккәнне, корбаннар биргәнне һәм башка шундый нәрсәләр эшләгәнне күргәне юк аның.
— Әйе, барысы да булды, — диде Данилов. Һәм алар, һәркайсы үз истәлекләренә бирелеп, тынып калдылар. Иллегә якынлашып килә торган коммунист кеше өчен уйларлык нәрсәләр бик күп.
Тагын, төн уртасы булуга карамастан, бөтен тәрәзәләр яп-якты, өйдә йокламыйлар күрәсең, әллә Гречка килдеме икән? Килеп тә чыгар ул. Менә инде вакытын таһкан дисәң дә тапкан... Коростелев хәтта туктап калды: өйгә керергәме, әллә, совхозга китеп, кабинетта гына кунаргамы? Берәүне дә күрәсе килми иде аның. Үз-үзенә ачуланды ул: нигә кешедән куркырга? Нәрсә инде бу тагы? Йөзенә гамьсез төс чыгарырга тырышып, өйгә керде. Өйдә берәү дә юк, бары анасы гына иде. Анасы, яңагына таянып, арыган кыяфәт белән утыра. Аңа инде күптән ятарга кирәк иде, ә ул утыра, аны көтә. Бик сирәк хәлләрдә генә шулай утыра иде ул. Димәк, белә икән инде. Өстәл өстендә сөт тора һәм бер чиста стакан йөзтүбән капланып куелган. Анасы, борылып, улына карады. Улы аның янына килеп утырды. Бераз сүзсез тордылар.
— Сөтне эчеп җибәр. Аш ашамагансың бит?
— Өлгермәдем.
— Теләсәң, ботка җылытып бирәм.
— Кирәкми. Мин сөтне генә...
— Я алайса, эч инде.
— Менә бит, әни, нинди-нинди эшләр, — диде улы кинәт. Алар бервакытта да хискә бирелеп сөйләшмиләр иде. Бер караганда, ана белән ул арасында зур якынлык күренми иде, алар икесе дә үз тормышлары белән яшиләр шикелле иде. Төрле вакыт эшкә чыгып китәләр, төрле вакыт кайталар, шулай итеп, өйдә очрашмыйлар да иде. Эштә генә очрашалар, эш турында сөйләшәләр, анасы исә аны «директор» дип атый иде. Коростелев кечкенә чагында анасы аны иркәли һәм сөя иде. Аннары анасы, бала турындагы барлык кайгыны әбисенә тапшырып, зур тормышка кереп китте. Коростелев моны шулай кирәк дип санады. Әбисе аның штаннарын ямый һәм аңа әкиятләр сөйли иде. Аның әбисе башка бернәрсәгә дә ярамый иде, анасы исә ярый иде. Анасына орден бирделәр. Коростелев моның белән бик горурланды. Коростелев анасын болай гына, иркәләмичә генә ярата иде: анасы көчле, таза хатын, көче белән аңардан һич тә ким түгел, аңа ул иркәләүләр нигә кирәк? Коростелевка башка кешеләр белән бергә булу кызыграк иде. Хәтта кайчакларында ул анасын оныта да иде. Моның өчен аның күңеле борчылмый да иде, чөнки ул анасының да кайчакларда аның турында онытканлыгын һәм аңа да, улы белән бергә булуга караганда, башкалар белән бергә булуы кызыграк икәнен белә иде. Моны да ул шулай ук дөрес дип санады. Ләкин тормышларының бик мөһим минутларында аларның уйлары берберләре турында була иде. Коростелев, фронтка киткәндә, анасы белән саубуллаша алмавы өчен бик борчылды. Бөтен сугыш буенча борчылды — Һич тә көтмәгәндә аның йөрәге әрнергә керешә иде: «Әни белән саубуллаша алмадым...» —дип уйлый иде ул.
Демобилизациядән соң, ул туп-туры аның янына кайтты, аны күргәннән һәм кочып алганнан соң гына күңелендәге авыр таш югалды... Менә хәзер дә Коростелевның аның янында утырасы килә иде.
— Шулай да хәтерне калдырдылар, — диде Коростелев. Анасы йомшак кына итеп җавап бирде:
— Ни чәчсәң — шуны урасың, улым.
— Бераз сизгеррәк мөнәсәбәттә дә була алырлар иде бит. Печән остен без әнә ничек үткәрдек. Шелтә генә дә бирә алган булырлар иде. Әгәр мин үз кесәмә салган булсам...
— Бу турыда сөйләмә дә инде, — диде анасы. — Ул бөтенләй икенче нәрсә. Үз кесәңә салган булсаң, — ул чагында синең белән бюрода икенче төрле сөйләшкән булырлар иде, мин дә икенче төрле сөйләшер идем. Коростелевка оят булып китте; ул төзәтеп әйтеп куйды:
— Яисә частный кешегә саткан булсам.
— Ничек итеп син частный кешегә сатарга батырчылык итәр идең. Нәрсә сөйлисең син, Митя. Брильянтованың кызын — частный кешегә. Моның булуы мөмкин түгел, сине кечкенә чагында андый эшкә өйрәтмәделәр. Мөмкин булмаган нәрсә турында сөйләп торырга да кирәкми. Анасы тыныч кына, ләкин бераз арган тавыш белән сөйли иде. — Син бөтенләй икенче нәрсә турында уйлыйсың. Белмим, башыңда әллә нәрсәләр бар синең, ә бу эш ап-ачык: шелтәне алсыннар өчен, партия алдында хезмәт күрсәтергә тиеш син. Менә синең юлың шул; үпкәләү, хисаплашып тору, әллә нәрсәләр уйлап чыгару — партиядә юл түгел ул... Менә мин ничек уйлыйм, син начар хозяйственник түгел, әмма һич тә көтмәгәндә, бернәрсә дә уйламыйча, эшкә зарар китерерлек нәрсәләр эшләп ташлыйсың, — каян килгән бу сиңа? Синең бу гадәтең сугыштан калгандыр дип уйлыйм мин.
— Ничек инде ул?
— Сугыш вакытында бик күп хуҗалыклар әрәм булды. Санап торырга да, кызганып торырга да вакыт юк иде. Немецларны куып чыгару өчен, үзебезнең шәһәрләрне утка тотарга туры килде. Соңгы елларда бик бай сугыштыгыз: сез йөз снаряд атасыз — эшчеләр сезгә мең снаряд җибәрәләр иде; бәреп төшерелгән бер самолёт урынына — яңа ун самолет ала торган идегез... Сез анда бик шәп җәелеп сугышып ятканда, без монда һәр бозау өстендә калтыранып тордык, үзебезнең юбкаларыбызга төреп җылыттык аларны, паёкка алган оныбызны Брильянтовага ашаткан чаклар да булгалады, сезнең өчен, армия өчен һәр грамм игенне, һәрбер тамчы сөтне саклап тоттык...
Каты шелтәне дөрес биргәннәр. Гадел хөкем иткәннәр. Үзебезнең байлыкны тота белергә өйрән... Сөтеңне эчеп җибәр инде, көн буе ач йөргәнсең бит.
— Сугышка сез — бик тә тирәнтен карыйсыз, — диде Коростелев, кашларын җыерып. — Дөресен генә әйткәндә, мин бу Аспазия белән юләр саттым. Үземнең юләр сатканымны танымыйммыни мин. Бары тик шуны гына әйтәм: кечерәк җәза да бирә алган булырлар иде, дим.
— Ярамый сиңа, Митя, кечерәкне бирергә ярамый. Синең характерың шундый — сине бик каты кыйнарга кирәк. Югыйсә син кашынырсың-кашынырсың да шунда ук онытырсың. Сине бөтен гомерең буенча бик каты кыйнаячаклар, моны күреп торам мин.
— Шундый яхшы нәрсәне алдан әйткәнең өчен рәхмәт, — диде улы күңелсез генә. Туган анасы да аңа каршы. Туган анасы да шуны әйтә: «Катырак кыйнарга кирәк сине», — ди. Тынычлан Коростелев, сөтеңне эч.
Таң беленеп килгәндә, Коростелев, атка атланып, өченче фермага китте. Китәр алдыннан Тосяга хәзер булып торырга кушты: Данилов хәзерләнеп бетү белән үк, аны станциягә илтеп куярсың, диде.
Өченче фермада чәчүлек бодаен җилгәрәләр иде. Ике җилгәргеч, бер триер эшли. Җилгәргечләрне бик пөхтә итеп себерелгән чип-чиста ындыр табагына куйганнар, ә триер ябык бина эчендә. Триер астыннан чыккан орлыкларны амбардагы бураларга ташыйлар. Җилгәргечләр янында эшләүче хатын-кызлар орлыкларны аеруча тырышып, кадерен белеп җыялар һәм капчыкларга тутыралар. Коростелев бурага күтәрелеп карады һәм, андагы, чиста, эре, ялтырап яткан бодайларны күреп, сокланып торды. Әйе, яңадан чәчәрбез һәм басуларда яңадан игеннәр шаулап үсәр, — тормышның яңа әйләнеше, мәңгелек әйләнеше яңадан кабатланыр... дип уйлады ул. Ул авыр, салмак орлыкларны бармаклары аша үткәрде һәм кемчеңдер амбарга килеп кергәнен сизми дә калды. Кемдер кулы белән аның иңбашына орынды, Коростелев бары шунда гына әйләнеп карады. Бекишев икән.
— Сокланып карап торасыңмы? Коростелев салкын гына исәнләште.
— Белмисезме, Данилов киттеме икән? — дип сорады ул аннан.
— Китте. Сезне сорады.
— Нәрсә кирәк иде аңа?
— Болай гына, саубуллашырга гына теләгән иде. Сәлам әйтергә кушты.
Коростелев бары борынын гына тартып куйды. Башта шелтә, аннары сәлам. Тактика... Башта аңа Бекишевның аның артыннан килеп җитүе һич тә ошамады. «Кәефемнең ничек икәнен белергә тиеш иде бит ул. Бәлки, минем ялгыз гына буласым килә торгандыр». Бекишевның сорауларына ул кыска-кыска гына җавап бирде, башка кешеләр белән сөйләшүендә булды, аңа игътибар итмәде. Ләкин Бекишев моны күрмәмешкә салыша, үзен бик гади, тыныч һәм дусларча тота иде, һәм Коростелев акрын-акрын йомшарды. Ә төш вакытларында инде, хәтта Бекишевның аны кәефе бик начар вакытта ялгыз гына калдырырга теләмәве һәм аңа үзенең дуслыгын бик тактлы гына итеп күрсәтүе ошый да башлады. Кырга1 барып, туңга сөрүчеләр яныннан әйләнеп кайткач, Коростелев Бекишев белән бергә фермадан өйгә таба кайтып барганда: «Яхшы егет ул Бекишев», — дип уйлады аның турында. Алар турыдан гына, камыллар өстеннән генә киттеләр һәм елга буена барып чыктылар. Елганың салкынча дымлы һавасы килеп бәрелде.
— Коенып алмыйбызмы? — диде Бекишев.
— Мөмкин... Атларын бәйләп, өянкеләр күләгәсендә чишенделәр. Елга буенда кеше аз иде. Бары тик алардан йөз метрлар чамасы ераклыкта гына бер көтү коңгырт тәнле ялангач малайлар сикерешә-сикерешә, бер-берсенә сибешә-сибешә су коеналар иде. Коростелев ярдан йөгереп барып суга чумды, су астыннан чыккач, кроль стиле белән бик матур гына йөзеп китте. Бекишев аның белән янәшә чалкан йөзә, күзләрен бик рәхәтләнеп йомгалый иде.
— Ах... нинди рәхәт! — диде ул. Судан чыкканнан соң, алар тәннәренең сафланып, җиңеләеп киткәнен, тамырлары буенча каннарының бик кызу йөргәнен сизделәр. Коростелев комга йөзтүбән сузылып ятты.
— Нинди рәхәт!—дип кабатлады Бекишев. Коростелев, иркәләнеп китеп һәм яңагын комга куеп:
Һәр көн бер-ике мәртәбә шулай коенып чыксаң иде, бертөрле дә курортның кирәге булмас иде, — диде. Мин һәр көнне коенам.
— һәр көнне? — диде Коростелев.
— Нәрсәсенә гаҗәпләнәсез аның?
— Һәр көнне коенырга ничек вакыт табасыз. Мин иртәдән башлап эшкә бирелеп кнтәм дә — бөтен кешеләр йокларга яткач кына аңыма киләм. Кайчакларында уйлап куям: эх, елгага барып, коенып кайтсаң иде! – дим — һич тә вакыт таба алмыйм. Бекишев, өстенә киенә-киенә, елмаеп:
— Менә вакыт таптык бит, — диде. Ак күлмәгенең җиңнәрен терсәгеннән югарырак итеп сызганып җибәргән, тәбәнәк буйлы, таза гәүдәле Бекишев Коростелев белән янәшә утыра, карамыйча гына, бармаклары белән ком арасыннан түгәрәк бака казаннарын сайлап ала һәм, ниндидер, үзенә билгеле булган ноктага төбәп, аларны суга ыргыта.
— Белмим,—диде Коростелев озакка сузылган ялкау паузадан сон, — болай мин үзем дөрес тормыш алып барам шикелле...
— Сезгә генә ул шулай тоела, — диде Бекишев һәм, төбәп, кулындагы бака казанын ыргытты.
— Сезнеңчә, мин дөрес тормыш алып бармыйммыни?
— Һич тә дөрес тормыш алып бармыйсыз.
— Нигә алай дисез?
— Хәтта су коенырга да вакытыгыз юк. Нинди дөрес тормыш алып бару булсын ул? Анысы, коенуы — бәланең яртысы гына әле, кечкенә мәсьәлә; ә менә инде сезнең укымавыгыз, анысы инде һич тә дөрес тормыш алып бару түгел, хәтта җинаять тә. Бу уй Коростелевның үз башына да килгәли иде, борчый торган уй иде ул һәм ул аны исенә төшермәскә тырыша иде. «Кайчан укыйм соң! — дип уйлый иде ул.
— Менә эшләремне рәтләрмен дә, шул чагында укырмын».
Хәзер дә ул шуны әйтте:
— Совхозыбызны чәчәк атып торган хәлгә китермичә торып, укырга вакытым юк минем.
— Ә сез, укымыйча торып, совхозны чәчәк атып торган хәлгә китерә алуыгызга ышанасызмы соң?—дип сорады Бекишев аннан.
— Тормыш алга бара бит — артта калудан курыкмыйсызмы?
Коростелев, бик тиз генә урыныннан торып:
— Ә безнең практика? — диде. — Практиканы сез бернәрсәгә дә санамыйсызмыни?
— Практикасыз теориягә ышанмыйм мин, — диде Бекишев.
— Теориясез практикага да ышанмыйм. Биш елдан соң сез совхоз белән җитәкчелек итә алмаячаксыз.
— Һәр фразаны әйткән саен ул бик тиз генә һәм кискен генә итеп бака казанын ыргыта иде.
— Ун елдан соң сез үзегезне балласт итеп хис итәчәксез... Киттекме?
«Ул хаклы, сүз әйтерлек урын юк, — дип уйлады Коростелев, өстенә киенә-киенә. Аның белән бергә елга буйлап кайтып барган чагында да уйлавында дәвам итте:
— Укырга кирәк, укырга кирәк! Быел гариза бирергә соң шикелле инде; әмма киләсе елны бирәчәкмен... бирми калачак түгелмен! Югыйсә, чыннан да, артка калырсың, чамасыз артка калырсың, харап булырсың, Коростелев!»
Җәйге тормыш бөтенләй нурлы тормыш булып әверелә. Җәй көне кеше елгада су коена, аннары яр буена чыгып ята һәм, төйгән сохарида әвәләнгән котлетсыман, ком өстендә ауный, комнан крепостьлар, шәһәрләр кора, аннары тагып суга кереп китә, яр буендагы озын аяклы бакалар да аның артыннан суга сикерешеп төшәләр, ә кояш астында бөтенләй алтынга әверелгән чикерткә, ботак очына кунып, йокымсырап утыра һәм ботак белән бергә чак-чак кына тирбәнә.
Кыш көне бик ерак булып тоелган урман — җәй көне бөтенләй өй янында гына шикелле булып китә; Серёжа шул урманга көн саен бара. Анасы аңа урманга, зур кешеләр булмаганда да, малайлар белән барырга рөхсәт итте: бу аның шундый беренче җәе иде. Зур кешеләрсез генә йөрүнең, нинди рәхәт икәнен белсәләр иде алар! Җәй көне ботинканың шнурын бәйләп торасы да, чишеп торасы да юк (кешеләрне газаплар өчен генә уйлап табылган кирәксез эш ул), гомумән киенер һәм чишенер өчен дә вакыт әрәм китми: бер трусиктан гына йөгереп йөрисең, бары тик кич белән генә әти болдырга чыгып кычкыра:
— Серёжа, кайда йөрисең син, бар күлмәгеңне ки, салкынайткан бит инде! — ди. Һәр көнне ул яңадан-яңа нәрсәләрне белә, яңадан-яңа шатлыкларны башыннан кичерә. Быел җәй Серёжаның иң зур шатлыгы карга баласы үстерү булды. Васька бер карга баласы алып кайтты. Аның авызы сап-сары иде, оча белми иде ул, идәндә абынып-сөртенеп, койрыгын өстерәп кенә, көч-хәл белән йөри иде.
— Кайдан таптың син моны? — диде Серёжа.
—Үзебезнең бакчадан, җирдән, — диде Васька. — Оясыннан егылып төшкән.
— Ә нигә син аны яңадан оясына салмадың?
— Кайсы оядан төшкәнлеге язылмаган бит анда. Карга оялары анда санап бетергесез. Әгәр үз оясына салмасаң, алар аны талап үтерәчәкләр. Карга баласы, авызын ачып, «карр!» дип кычкырып куйды.
— Аның ашыйсы килә, — диде Васька. Серёжа кулындагы пәкесе белән канәфер куагы астындагы җирне казыды, берничә суалчан тапты һәм аларны карга баласына бирде; Ул, комсызлыгыннан йотлыга-йотлыга, суалчаннарны йотып җибәрде дә тагын да катырак кычкыра башлады: «карр! карр!».
— Миңа бир, — диде Серёжа.
— Ә син аның өчен нәрсә бирәсең? — диде Васька. Серёжа, Васьканың аны хәзер талаячагын сизеп, күңелсез генә итеп әйтте:
— Белмим шул. Васька әлеге бу карга баласының ни бәя торганлыгын тиз генә уйлап җиткерә алмады:
— Ярар, килешербез, — диде. — Син иң элек шуны бел: аны бик яхшылып ашат, югыйсә ул ачтан үләр. Алар, каргалар, бик комсыз булалар. Васька китте, ә йоннары тырпайган, өзлексез кычкыра-кычкыра башын төрле якка боргалый торган карга баласы Серёжа янында калды. Карга баласы тавышына уянган Зайка, киерелә-киерелә, террасага килеп чыкты һәм сакланып кына иснәнә башлады:
— Тиясе булма! — дип кычкырды аңа Серёжа.
— Тиеп кенә кара! Кирәгеңне бирермен мин сиңа!
— Ох, Серёжа, үзеңә нинди мәшәкатьле эш тапкансың... — диде Марьяна. Хәзер инде Серёжа иртәдән алып кичкә кадәр эшли: җир казый, карга баласына суалчаннар җыя. Карга баласы аның бүлмәсендә, уенчыклар тартмасында тора; уенчыклар тартмасының эченә йомшак кына итеп чүпрәк белән мамык салынган. Карга баласының ашарга сорап кычкырган тавышы көн озын бөтен өйне яңгыратып тора. Вакыт-вакыт аңа су эчерергә дә кирәк: ул башын күтәрә дә авызын ача, Серёжа аның авызына балкашыгы белән су сала. Зайка кермәсен өчен, бүлмәнең ишеген һәм тәрәзәсен саклап кына торырга кирәк иде.
— Бик әшәке кош! — диде Иконников. — Гаҗәпләнәм, Марьяна Фёдоровна, ничек итеп сез аңа рөхсәт итәсез? Әгәр Серёжа бу кошка күнеккән икән, ничек итеп рөхсәт итмәскә кирәк? Серёжа, кечкенә уенчык чиләгенә суалчаннар тутырып, ишек алдыннан керә-керә:
— Карр-Карр! — дип кычкыра, һәм карга баласы бүлмә эченнән ана: «Карр!» дип бик каты кычкырып җавап бирә. Ул аны:
— Үсскенем! Ачыккансың! Я, аша-аша, Карр-Карр-Карр! — дип көйлпкөйли ашата.
Шулай итеп ул аны үзенең исеменә өйрәтте. Ике атналап вакыт үтте, һәм карга баласы уенчыклар тартмасында утырырга теләми башлады. Ул үзен һавага чыгаруны сорый иде. Серёжа ишекне ачты. Карга, башын боргалый-боргалый, кечкенә төймә шикелле түгәрәк күзен ялтырата-ялтырата бусага аркылы үтте, аш бүлмәсенә барып керде һәм аннан террасага чыкты. Анда, урындык астында, Зайка ялкауланып ята иде. Ул, бер күзен ачып, карга баласына карап алды Карга баласы, күкрәген киереп, аның янына барды, кычкырып җибәрде һәм мәченең күзен чукып алды — Зайка чак кына күзен йомып өлгерде...
Зайка торып утырды һәм берникадәр вакыт карга баласын күзәтеп торды, аннары, бәйләнмәвең яхшырак дип уйлап булса кирәк, күңелсезләнеп һәм үпкәләп өйгә кереп китте. Карга баласы үскәннән-үсте. Ул бик эшлекле адымнар белән генә, як-якка чайкала-чайкала һәм сикерә-сикерә, өйдә һәм ишек алдында йөри иде. Канәфер агачлары астындагы җирне казый, — суалчан эзли. Аш ашап утырган вакытларда өстәлгә очып килеп менә, тәлинкәләрдән токмачларны, кәбестә кисәкләрен кабып алып китә. Аннан Зайка да һәм Букет исемле эт тә курка иде: ул аларның башларына очып килеп куна да чукып ала. Тавыклар исә, аның килгәнен күргәч, кая керәселәрен белмичә айкалышырга тотыналар. Ул ялтыравыклы нәрсәләрне урлый башлады: балкашыклары югалды.
Марьянаның кечкенә генә кайчысы юкка чыкты. Аларны карга баласының оясыннан эзләргә кирәк икәнен тиз генә сизмәделәр (ул һаман да, электәгечә, Серёжа янында, аның уенчыклар тартмасында йоклый иде). Тётя Паша күзлеген салырга да курка башлады: өстәлгә яисә тәрәзә төбенә салып куярга да өлгерми, шунда ук карга баласы, үзенең караклыгы беленеп торган күзләрен ялтыратып, аның күзлеген урларга дип, кырын-кырын, сикерә-сикерә килә башлый.
— Аны читлеккә утыртырга кирәк! — диде Иконников. Ләкин берәү дә моңа риза булмады: бу йортта моңа кадәр бервакытта да читлектә кош тотканнары юк иде. Ерак урам малайлары бу карга баласын бик яраталар иде. Көн озын аларның:
— Карр-Карр! — дип кычкырган тавышлары бөтен урамны шаулатып тора.
— Карр! — дип җавап бирә иде аларга карга баласы, ләкин чит кешенең чакыруына чыкмый иде ул, Серёжа аның шундый булуы белән аеруча горурлана иде. Карга баласы Серёжа белән бергә урамга да чыгып йөри. Серёжа урам буйлап бара, аның тирәсенә әллә никадәрле малайлар җыела, ә карга баласы аның иңбашында утыра. Көннәрнең берендә карга баласы югалды. Серёжа: «Карр-Карр!» — дип кычкыра-кычкыра бөтен шәһәр буенча йөгереп йөрде. Карга баласы беркайда да юк иде. Серёжа елый-елый, аның исемен кычкыра-кычкыра эзләде. Кич белән Марьяна аны көч-хәл белән генә өйгә алып керде һәм урынына яткырды. Серёжа, комод өстендә торган
буш тартманы күргәч, тагын елап җибәрде. Кинәт тәрәзә каршындагы канәфер ботаклары селкенеп китте һәм бүлмә эченә — туп-туры Серёжа янына карга баласы очып килеп керде! Серёжа:
— Карр-Карр! — дип кычкырып, урыныннан сикереп торды. Карга баласының аягына чүпрәк кисәге бәйләнгән иде.
— Кара әле, Серёженька, — диде Марьяна, — аны бәйләп куйган булганнар, ә ул, чүпрәген өзеп, синец янга кайткан! Аннары шулай да карга баласы Серёжаны ташлап китте. Аның янына икенче карга килә башлады, алар икәү бергә ишек алдында йөриләр һәм нәрсә турындадыр киңәшәләр иде.
— Алар бездән китәчәкләр, — диде Марьяна. — Алар оя корырга уйлаганнар. Оя корырга уйласалар, Серёженька, бернәрсә дә эшләтеп булмый. Кош оя корырга тиеш. Һәм шулай итеп карга очып китте. Бу бик авыр кайгы булды, ләкин бернәрсә дә эшләп булмый, — бернәрсә дә эшләп булмаганын Серёжа аңлый иде. Карга ике тапкыр кунакка килеп китте. Террасада йөрде, Зайканы куркытты, аштан токмачларны чукып-чукып алды, ә икенче карга исә бу вакыт агач башында утыра һәм дустының кунакта килешмәгән нәрсәләр эшләгәнен карап тора иде. Аннары алар килми башладылар. Алар оя кору эше белән бик мәшгуль иделәр булса кирәк, кунакка килеп йөрергә вакытлары юк иде күрәсең.
Алтынчы бүлек
КӨЗ
Менә мәктәп. Әле аны яңа гына салып бетерделәр. Аның ялтырап торган кызыл кирпечләреннән алсу тузаннар да очып бетмәгән. Мәктәпнең ике морҗасы бар. Ике морҗасыннан да төтен чыгып тора: гәрчә салкыннарга ерак булса да, — алтындай матур аяз көннәр торса да, мичкә ягалар; мәктәп бинасы тизрәк кипсен дип ягалар аны. Бу мәктәпне салганда төрле төстәге бик күп буяу тотылды: түбәсен яшелгә буядылар, идәнен сарыга, классларны — аксыл-сары төскә, коридорны зәңгәргә буядылар. Буяуларның барысыннан да бертөрле ис килә: яңалык исе, бәйрәм исе, өметләнеп көтү исе. Җиһазлар алып кайттылар: парталар, урындыклар, өстәлләр, шкафлар, зур-зур класс такталары, күк төстәге ике түгәрәк глобус һәм су салыр өчен баклар: борынын бору белән үк, кечкенә генә фонтан булып, синең авызыңа су бәреп керә.
IV нче класска шкафны алып керделәр, шкаф керергә теләмәде, ишек яңакларын тырнап бетерде, әле яңа гына буялган идәндә үзенең тупас агач аягы белән буйдан-буйга эз калдырды. Буяучы килде, шкаф эзләрен яңадан буяды һәм, IV нче класска ике көн берәү дә кермәсен, диде. Мәктәп тирәсендәге бушлыкны йомычкалардан, кирпеч ватыкларыннан арчыдылар. Чүп-чарлардан арчылган җирдә көрәкләр, кечкенә казыклар, киндерәләр белән үлчәп, булачак аллеяларның урыннарын, киләчәктә ясалачак клумбаларның, җиләк утырта торган урыннарның, тәҗрибә түтәлләренең контурларын билгеләделәр. Мәктәпкә бер-бер артлы комиссияләр: төзүчеләр, врачлар, укытучылар килеп торды. Район башкарма комитеты председателе белән партиянең район комитеты секретаре Иван Никитич Горельченко да килеп китте. Алар әле беркем тарафыннан да язылмаган зур кара такта алдына тезелеп куелган, әле беркем дә утырып карамаган кечкенә генә
парталарга, уңайсыз гына килеп утырдылар, һәм шул чагында аларның йөзләре кызарып китте, чөнки бу минутларда алар үзләренең мәктәптә укыган чакларын исләренә төшерделәр, шуның аркасында аларның күңелләре нечкәреп китте һәм бу күңел нечкәрүне алар яшерергә теләделәр. Бер Иконниковның гына күңеле нечкәрмәде.
— Я, синеңчә ничек? — дип сорады Коростелев аннан. — Мәктәп яхшы бит?
— Буяу исе бик килә. — диде Иконников һәм, ап-ак яулыгын җилпижилпи, бик тиз генә саф һавага чыгып китте... Чәнчелеп китсен ул. Бүген, бөтен нәрсә яңа бәйрәмчә булганда, нәрсәдер көткәндә, Иконников турында сөйләшеп тормыйк. Аның турында икенче тапкыр, һава бозылган көннәрдә һәм кәефебез начар вакытта сөйләшербез. Августың сонгы көннәре. Мәктәпкә ага-аналар килә, балаларын алып киләләр, аларның метрикаларын һәм чәчәк салынганлыгы турындагы белешмәләрен китерәләр. Ике ана канцеляриягә кереп китте. Ике бала — бер кыз белән бер малай — аларны коридорда көтеп торалар.
— Миңа инде күптән җиде тулды,— ди кыз бала.
— Мин мартта туган. Ә син кайчан? Кыз баланың кечкенә генә кызгылт толымнарын, клиндер кебек түгәрәкләп, колаклары янына бәйләп куйганнар, күзләре кап-кара, янып тора. Малай аңа нәрсә әйтергә дә белми.
— Мин пароход рәсемен ясый беләм, — ди малай. — Фу, пароход! — ди кыз.
— Пароходны аны юләр дә ясый белә. Ә син менә ат рәсеме ясый беләсеңме? Бер өем китаплар күтәреп, Марьяна узып китә.
— Әгәр ул мине идәнгә тезләндерергә тели икән, мин барыбер тезләнмим,— ди малай.
— Идәнгә тезләндерәчәк түгел ул безне, — ди кыз бала.
— Ул безне класстан гына куып чыгарачак. һәм алар Марьяна артыннан озак карап калалар.
...Беренче сентябрь, яңа уку елының беренче көне. Сентябрьнең иртәнге кояшы кыздырмый гына яктырта, һавадан, өчпочмаклавын тезелешеп, торналар узып-узып китәләр. Балалар да, сумкаларын селки-селки, кырлар буенча киләләр.
— Нәрсә булды анда сезнең, балалар?
Фима, кап-кара күзләрен ялтыратып:
— Ул минем резинканы аллы, бирми! — диде. — Урыныннан тор!—диде Марьяна.
— Укытучы сиңа мөрәҗәгать иткәндә, аягүрә торырга кирәк. Фима аягүрә басты.
— Хәзер инде җавап бир.
Фима бу юлы тыныч кына итеп әйтте:
— Ул минем резинканы алды, ләкин бирми.
— Резинкаларыгызны, гомумән барлык әйберләрегезне, парта астына куегыз, — диде Марьяна.
— Парта бетендә бернәрсә дә булмасын. Кулларыгызны артка куегыз, менә шулай. Миңа карагыз һәм игътибар белән тыңлагыз, чөнки хәзер мин сезгә сөйли торган нәрсә — бик әһәмиятле. Балалар кыймылдашып куйдылар Аларга укытучының кушканнарын үтәү ошый иде, аларның урыннарыннан кузгаласы да килә иде инде, — һәм алар үзләренең әйберләрен парта астына куя башладылар. Алар мәктәпкә резинкалар, буяулар, төрле төстәге карандашлар алып килгәннәр һәм аларны бер-берләренә күрсәтәләр иде. Күк тә, кызыл да һәм яшел дә яза торган бик юан карандаш алып килгән малай янына, аның шул бик кызыклы карандашын күрергә дип, дәрес арасында хәтта икенче класслардан да килделәр. Алар укытучының бик мөһим нәрсә турында сөйли икәнлегенә ышаналар иде, бары тик озак тыңлый гына алмыйлар иде. Әнә кайсыныңдыр кечкенә генә авызы «о» хәрефе төсле булып ачылды һәм ул сузып кына иснәде; шунда ук башкалар да исни башладылар. Арттагы парталарда пышылдап сөйләшергә тотындылар, балалар башларын селкеткәли башладылар, аларның күзләре инде Марьянадан бер читкә юнәлде. Зәңгәр, соры, чем-кара һәм карасу күзләр — инде Марьянага таба карамый башладылар...
Уң якта, алдагы партада утыра торган кызның икенче дәрес вакытында юклыгы кинәт беленде. Марьяна аны эзләргә чыгып китте һәм аның укытучылар бүлмәсенең ишеге төбендә торганын күреп алды.
— Монда нишләп торасың? — дип сорады ул аннан.
— Нигә класска кермисең?
— Кая барырга кирәк икәнен оныттым, — диде бала. — Адаштым. Алар класска таба киттеләр. Класстан аларга каршы икенче бер кыз килеп чыкты һәм, Марьянаның юбкасына ябышып, аның белән янәшә китте.
— Апа, минем эчәсем килә, — диде ул. Икенче дәрестән соң Марьяна балаларны кырга алып китте, алар белән уйнады. Вадик исемле малай һаман бер читкә китә һәм кыз балаларга балчык ыргыта иде. Аннары Марьяна, үлән өстенә утырып, аларга кычкырып китап укыды. Китапны яратып тыңладылар, бары тик Вадик кына соңга таба йоклап китте. Шунда ук унлап бала:
— Вадик йоклый! Вадик йоклый! — диделәр.
— Уятмагыз, — диде Марьяна. — Ял итсен. Вадик барысына караганда да күбрәк арыган иде — ул бик күп йөгереп йөрде, шаярды, кычкырды. Йоклаган чагында аның йөзеннән саф күңеллелеге һәм сабырлыгы аңкып тора иде; керфекләренең күләгәсе бит алмаларының уртасына кадәр төшкән. «Волар барысы да кеше булачак,—дип уйлады Марьяна. — Ләкин әле аңа бик ерак, хәзер аларның кайберләре хәтта дүшәмбедән соң сишәмбе көн була икәнен дә белмиләр...» көннәре дип аталган, уку сәгатьләренә бүленгән эш көннәре бер-бер артлы үтеп торды.
Дәрес сәгатьләре, гадәттәге сәгатьләргә караганда, унбиш минут кыскарак. Әмма ул Марьянага я бик озын булып, я бик кыска булып тоела: балаларның игътибарын үзенә каратып та өлгермисен, алар сине игътибар белән тынларга гына керешәләр, сөйләгән сүзләреңне аңлый гына башлыйлар, шунда ук звонок шалтырый, балалар башларын ишеккә таба боралар, кайсыдыр шунда партасыннан сикереп тора, һәм дәрес тәмам була. Балаларны инде ул кайбер нәрсәләргә өйрәтте. Ул килеп кергәндә, балалар шунда ук урыннарыннан бердәм торалар һәм исәнләшәләр. Алар шундый тырышып исәнләшәләр, аларның исәнләшүләре тәртипсез кычкырган «ура» тавышына охшый.
— Акрынрак исәнләшергә кирәк, балалар, акрынрак. Ул инде балаларның исемнәрен, фамилияләрен белә, кайсыларының бирелгән дәресләрне укыячакларын, кайсыларын бик ныклап күзәтеп торырга кирәк икәнен белә.
Дәрестән соң ул я бер укучысына, я икенче укучысына кергәләп чыга; укучысының ничек яшәгәнлеген карый, аның дәрес хәзерләр өчен махсус почмагының барлыгы-юклыгы турында белешә, семьядагы кешеләр белән таныша, һәрвакытта диярлек я пальтога, я утынга ордер алып бирергә кирәк булып чыга, яисә, укучыны бала карау эшеннән азат итәр өчен, аның энесен балалар бакчасына урнаштырырга кирәк була иде... Һәр баланың үзенчәлекләре бар. Саша — художник, фантазия корырга ярата. Дәфтәренә таяклар сызгалап утырганда, кинәт ана күңелсез булып китә, шул таякларны ул төтене чыгып торган трубалар итеп ясый, ә астына пароход рәсемен төшерә. Кызгылг чәчле Фима «арихметика» дип әйтә. Аның шулай әйтүен һич тә үзгәртеп булмый.
— Арифметика!—ди Марьяна аңа. — Тыңлап тор: арифффметика! —Ул бөтен көче белән «ф» хәрефенә басым ясап әйтә. Фима исә, бөтен көче белән «х» хәрефенә басым ясап, бик тырышып кабатлый:
— Ариххххххметика! Вадикны вакыт-вакыт урыныннан кузгатырга: я берәр нәрсә алып килер өчен жибәрергә, я форточканы ачарга кушарга кирәк. Югыйсә ул йоклап китә яисә дәрес барган вакытта шаярырга керешә. Алар «а» хәрефен язалар иде. Марьяна такта буйлап өч сызык һәм берничә кыек сызык сызды.
— Менә, балалар, бу «а» хәрефе. Язма «а», кечкенә «а». Хәзер без бу хәрефне язарга керешәбез. Минем кулымның ничек йөргәнен бик тырышып карап торыгыз. Менә моннан, уртадагы сызыктан башлыйбыз. Кулны өскә, югары сызыкка таба йөртәбез. Аннары сулга, түбәнгә, иң астагы сызыкка кадәр, аннары уңга һәм өскә таба йөртәбез. Без «с» хәрефен язганда кулыбызны шулай йөртәбез. Хәзер югарыдан түбәнгә таба, каләмебезне баса төшеп, бер таяк сызабыз, аның койрыгын кәкрәйтеп куябыз. Сез дә бит хәзер мондый таякларны яза беләсез. Менә шулай итеп «а» хәрефе килеп чыкты. Тагын бер тапкыр язып карыйк: югарыга, сулга, унга, аска, өскә... һәм бер таяк куябыз. Аңлашылдымы? Тәртипсез әйтелгән «ура» тавышына охшап:
— Аңладык! — дигән тавышлар ишетелде.
— Барыгыз да аңладыгызмы?
— Баррррыбыз да!
— Языгыз, — диде Марьяна. Каләмнәр шыгырдый башлады. Марьяна тактага зур-зур һәм бик матур итеп берничә «а» хәрефе язганнан соң, акбурын куеп, балалар ничек язалар икән дип, парта араларына кереп киткән иде, дәфтәрләренә карагач, куркып китте.
Каян яза башларга кирәк икәнен барысы да оныткан диярлек иде. Кайсы югарыдан, кайсы түбәннән яза башлаган. Каләмнәре белән югарыга таба сызганда, каләмнәре шытырдый, кәгазьгә төртелә һәм дәфтәр битенә кара чәчри. Хәтта Вадикның битенә дә кара чәчрәгән иде... Яңа хәрефнең «с» хәрефе белән таяктан торганын (ул таякны инде без яза беләбез) бөтен класста бары унбер-унике бала гына үзләштергән иде. Хәрефләр бөтен якка таба чалшайганнар, күбесенең сызыклары дулкынланып тора, таякның койрыгын исә, бик оста гына итеп, кәкрәйткәннәр иде. «Нәрсә язалар соң болар, чыннан да моны язу шул кадәр кыен микәнни соң?..» — дип уйлады Марьяна, борчылып. Балалар бөтен көчләре белән тырышалар иде. Марьяна башларын партага игән балаларга, аларның җыерылган маңгайларына һәм, бик тырышып язганнан соң, дәфтәрләрендә туган гаҗәп хәрефләргә карап торды да беренче тапкыр «а» хәрефен язуы чыннан да бик кыен икәнен кинәт төшенде. Ул, Вадик янына утырып, аның тырналып, карага буялып беткән кечкенә генә кулын тотты һәм аны, дөрес яза башлаганга кадәр, дәфтәре өстендә йөртте. Аннары ул Катя янына, аннары Саша янына... барып утырды. Бу эшкә берничә дәрес вакыты китте; «а» хәрефе шул кадәрле туйдырды — Марьяна хәтта аны төшендә дә күрде.
Олы юл буйлап авыр-авыр һәм зур-зур итеп төялгән олауларның шытырдап узганы ишетелә. Станциягә таба өч тонналы һәм биш тонналы йөк машиналары чабып узалар: колхозлардан шәһәрләргә, иген уңмаган өлкәләргә яңа икмәк ташыйлар. Урмандагы агачлар яфракларын очырып бетереп киләләр, кошлар инде урманны ташлап кигтеләр, алтын төсле көзге яфракларга карасу тутык төшеп килә. Кыш якынлашканын белдереп, һава ап-ачык, саф төскә кергән; балта тавышлары, паровозларның кычкырганнары саф һавада бик еракка кадәр ишетелеп тора. Җәй көне ямь-яшел булып торган мул яшелчә бакчалары казылып беткән, һәм карасу төскә кереп барган яшелчә яфраклары өем-өем булып, тәртипсез сибелеп ята. Бары тик ямь-яшел уҗым басулары гына япьяшь һәм бик матур булып җәелеп яталар. Яна мәктәпнең беренче классында, укытучы Марьяна Фёдоровнаның укучылары, инде ун хәрефне өйрәнделәр. Балалар, бармакларын әлифба бите буенча йөртеп, бик сәер генә эчтәлекле кечкенә хикәяләр укыйлар: «Рома мал. Он малыш. У мамы мыло. Мама мыла Рому». Әлифбадагы әни һәрвакыт кемне дә булса юа иде. Егерменче биттә ул Шура белән Яушаны юды. Егерме өченче биткә күчкәч, балалар: «У мамы мыло. На, Саша, мыло. Саша сам мыл нос», — дигән сүзләрне укыдылар һәм пышылдашырга керештеләр: «Үзе юган! Үзе!». Ананың шундый чисталыгы турында укый-укый арыган балалар бер хәйләне үзләштереп алдылар. Алар әлифбадагы бу гади текстларны искиткеч тиз арада күңелләреннән биклиләр һәм нинди текстның кайсы биттә икәнен бик яхшы хәтерлиләр иде. Моны рәсемнәргә карап беләләр иде алар. Әлифба биченең югары өлешенә өч шөпшә рәсеме төшерелгән биттә: «Осы, росы, сыр, сор, сом», дип язылганлыгы һәм аннары: «Сыр у Ромы, а сом у мамы», дип язылганлыгы билгеле иде. Уйлап, хәрефләп укырга тырышмаган бала ул битне күңеленнән генә шатырдатып чыга иде: «Сыру Ромы, а сому мамы. Мама, Саша, сало, сын» Светлана, рәсемгә карамыйча гына, «соң сын», дип укыды, әмма бу урында сабын рәсеме ясалган (һаман да шул сабын) һәм анда: «у Шуры лом» дип язылган иде. Менә шунда инде Марьяна аның хәйләсен
— Нәрсә укыйсың син? — диде ул. — Кай урыннан укыйсың син? Светлана, ана буйсынып һәм көрсенеп, пышылдап кына әйтте:
— Моннан. Монда «у Шуры лом» дип укырга кирәк. — Син «у Шуры лом» дип язылган икәнен күрәсеңдер бит?
— «Сыр у Ромы» дип язылгандыр днп уйладым мин, — диде Светлана.
— Ничек инде ул — уйладым? Уйларга кирәкми, ә хәрефләп укырга кирәк. Син һәрвакыт шулай укыйсынмы?
— Һәрвакыт шулай, — диде Светлана, тирән көрсенеп.
— Әгәр син нәрсә язылган икәнен карамыйсын, икән, нигә соң ул вакытта бармагыңны юл буенча йөртәсең.
— Чөнки сез бармак белән төртеп күрсәтергә куштыгыз, — дип җавап бирде Светлана. Нәрсә килеп чыга соң бу? Димәк, алар аңлап укырга өйрәнмиләр, ә күңелләреннән генә укыйлар, хәтерләрен чыныктыралар. Аларның хәтерләре болай да бик яхшы. Шигырьләрне һәм җырларны алар бер укуда ук отып алалар. Шигырьләрдән һәм җырлардан бервакытта да туймыйлар алар. Китап укысаң, сәгатьләр буенча тынлап утыралар. Кайберләре тыңламый да диярсең: бер читкә караган да, сслкснгәләп хтыра. күзләре каядыр төбәлгән; әгәр укуыннан туктап: «мин нәрсәдә туктадым әле?» — дип сорасаң, һич тә тотлыкмый җавап бирә...
Беренче чирекнең ахыры күренә инде. «Минем беренче чирекнең йомгагы ч ы н һәм тәҗрибәле укытучыларныкыннан ким булмаячак. Әнә нинди оста укыйлар», — дип Марьяма горурланып уйлады. Алар укымыйлар икән, ә күңелләреннән генә сөйлиләр икән. Гаять зур җаваплылыкны сизү хисе Марьянаны тәмам аптырашта калдырды. Халык укытучысы. Халык аңа утыз ике җанны, утыз ике язмышны ышанып тапшырган. Халыкны күз алдына китерергә тырышып карады, ләкин аның күз алдына, зур шәһәр демонстрациясендәге кебек, бик күп кешеләр килеп басты: таныш кешеләр — үзен укыткан укытучылар, канчандыр аны комсомолга алган егетләр һәм кызлар, Чкалов колхозында печән җыйган вакытта бергә эшләгән хатыннар... Алар шулай аның күз алдына килеп бастылар да шунда ук югалдылар... Ләкин менә ана бик таныш булган бер кеше (аны ул бары тик рәсемнәрдә генә күргән иде) аның күз алдына килеп басты, һәм Марьяна күңеленнән аның белән сөйләшергә кереште: «Иптәш Сталин! — диде ул. — Бу эшнең нинди авыр икәнен мин аңлыйм. Мин бөтен көчемне бирәчәкмен...»
Беренче фермадагы профилакторий эшләнеп бетте, өстән тау төшчән төсле булды. Настасья Петровна үзенең бозауларын шунда күчерде. Профилакторий яна тудыру урыны белән якты, җылы коридор аша тоташкан иде: уңай да, матур да. Кирпечтән салынган, зур-зур тәрәзәле бу бина больница корпусына охшап-тора иде. Тагын ике бозау абзары һәм эре терлекләр өчен бер ишек алды салынып бетле (аларны бүрәнәдән генә салдылар), түбәләре ябылды, хәтта түбәләрен буядылар да, ләкин әле аларның тәрәзәләре дә, ишекләре дә, идәннәре дә юк иде, барысын да эшлисе бар иде. Иконников ничек әйгкән булса, шулай килеп чыкты: калган ике ишек алды эшләнеп бетмәде: яңадан тоташ яңгырлар китте, ачык һавада эшләргә мөмкин түгел иде. Юллар бозылды — җәяү дә, ат белән дә йөрерлек түгел; басулар күперенде. Бозау караучылар бозаулар янына пычрак алып кермәс өчен, юбкаларын күтәреп кыстырып, озын балтырлы итек киеп йөриләр. Эшләнеп бетмәгән каралтылар бүртенәләр, хәтта аларга каравы да күңелсез.
— Шулай буласын белгән идем мин! — ди Коростелев Алмазовка. Алмазов соргылт күк йөзенә күңелсез генә карап ала да:
— Мәңге явып тормас әле, — дип җавап бирә.
— Туктар.
— Салкыннар башланыр.
— Салкыннарга кадәр бетерәбез. Алмазов бушап калган иске профилакторийда мастерской оештырып җибәрде: моторлы станок куйды, механик пычкы урнаштырды һәм эшли башлады. Бригадаларның берсе яңа каралтылар өчен рамалар, ишекләр, бүлемнәр хәзерләсә, икенчесе ремонт белән һәм төрле вак-төяк эшләр белән шөгыльләнә иде: поселоктагы йортларның идәннәрен һәм болдырларын төзәттеләр, йөк машинасына ящик ясадылар, хәзер инде печән ташыр өчен чана хәзерлиләр: кышка ерак түгел, хәзер килеп җитәр...
Көндезге тәнәфес вакытында Алмазов мастерскойда ялгызы гына кала. Аның өе ерак түгел, посёлокта гына; ашханә дә якында гына. Ләкин Алмазов бер генә сәгатькә булса да ялгыз калырга тели. Коралларын салып килгән клеенка сумкасыннан азыгын ала, мич алдына утырып, ашарга керешә. Мич эчендә йомычкалар яп-якты булып һәм бик күңелле генә яналар. Ялкын сүрелә төшкән вакытларда Алмазов, урыныннан тормыйча гына иелеп, идәннән бер уч йомычка ала да мичкә ыргыта. Мичтәге утның яңадан, яп-якты булып, күңелле генә яна башлаганын карап тора. Тося ирен күрергә дип килде. Гаепле йөз белән генә килеп керде; ул аның һәрвакыт тын гына йөрүеннән һәм күз карашларының күңел- сезлегеннән курка башлаган иде инде. «Бәлки, контузиядән соң ул шулай бераз акылын югалткандыр?» — дип уйлый иде ул кайчакларында. Ул аңа сөт һәм елысы сизелеп торган, яңа гына пешкән эремчек пәрәмәче алып килгән иде. Тося пәрәмәчне аның тезенә куйгач:
— Син моны юкка алып килгәнсең, — диде.
— Баллы әйбер ашарга, кечкенә баламы әллә мин? Балаларга калдыр.
— Баллы түгел ул, — диде Тося, — йомырка белән майлаган идем, шуңа күрә алсуланып киткән. Тося аның янына утырды һәм аңа карады. Тося белән сөйләшергә кирәк иде... Ләкин Алмазов сүзсез генә ашавында дәвам итте.
— Менә мин нәрсә уйладым әле... — диде Тося сүзен башлап.
— Беләсеңме нәрсә, мин уйладым-уйладым да, Надяга хәзер яңа күн итек алмаска дигән фикергә килдем, чөнки озакламыйча инде ул киез итек киеп йөри башлый. Ә кыш көне аның аягы барыбер үсә...
— Ярар, — диде Алмазов.
— Ә менә сиңа яңаны алырга кирәк. Күрәмсең, нинди тузган.
— Ямап җибәрермен әле.
— Монысын да ямарбыз, яңаны да тектерик.
— Ташласана, зинһар! — диде Алмазов.
— Кая барасым бар минем! Тосяның бертуктаусыз аның турында кайгыртуы Алмазовның ачуын китерә иде. Аны яхшы ашатыр һәм киендерер өчен, балаларга бернәрсә алмаска да хәзер ул. Нигә кирәк аңа күн итек. Ямалган күн итек киеп йөри бит әле һәм шуның белән йөри дә бирер.
— Балаларны яхшырак кара, — диде Алмазов, ачуын басарга тырышып.
— Кешеләргә карасаң, бөтен яхшы нәрсәне балаларына бирәләр; ә син үги ана шикелле.
— Минме үги ана шикелле?.. Бу шул кадәрле урынсыз һәм каты гаепләү иде, хәтта Тося баштарак хурланмады да; ул, аптырап калып, аның аңлатып биргәнен көтте. Мичтәге йомычкалар янып бетте. Алмазов, кулындагы таягы белән күмерләрне болгатып, яңадан йомычкалар ташлады; мич яңадан гөрләп кабынып китте. Аннары ул, калган азыгын газетага төргәләп
сеткасына салды. Тәмәкесен кабызып җибәрде. Күрәсең, ул әйткән сүзен анлатып бирергә җыенмый иде. Тося бик ачуланды.
— Минем белән сөйләшергә сүзец дә юк синең, — диде ул. — Ачуыннан гына бәйләнәсең син. Башкалар үз балалары өчен минем шикелле кайгыртсыннар иде әле. Әгәр балаларым булмаса, бәлки... Ул сүзен әйтеп бетермәде, уйга калды...
— Я, нәрсә әйтмәкче буласың? — диде Алмазов.
— Әгәр балаларың булмаса, нишләр идең?
— Бәлки, синең белән тормаган да булыр идем, — диде Тося.
— Нигә торырга миңа?.. Минем бөтен эшем өчен, түземлегем өчен, бары синең турыда гына уйлаган өчен...
— Менә шул-шул, минем турыда азрак уйла, — диде Алмазов.
— Балалар турында уйла син. Син кайгыртмасаң да яшәрмен мин. Тышта аяк тавышлары ишетелде. Алар тынып калдылар.
— Һәрхәлдә, мондый сүзләрне сөйләшә торган урын түгел бу, — диде Алмазов бераз торганнан соң.
— Хәзер егетләр аштан килеп җитәрләр. һәр минутта кемнең дә булса килеп керүе мөмкин. Тося урыныннан торды һәм, бер сүз дә әйтмичә, ишеккә таба китте. Алмазов аны кызганып җибәрде, аңа нинди дә булса бер җылы сүз^ мәсәлән: «Сөт китерүең әчеп рәхмәт», — дип әйтеп каласы килгән иде аның. Ләкин ул бернәрсә дә әйтмәде. Моны һичбер сүз белән төзәтерлек түгел иде...
Әллә инде Коростелев арыды, әллә инде начар һава аның нервларына тәэсир итә иде, — берәр кечкенә генә эше барып чыкмаса, ул шунда ук пошына һәм борчыла башлый. «Хуҗалык белән җитәкчелек итү — бик мәшәкатьле эш», — дип ул уйлаганнан уйлый башлады. Теге я бу эшнең тиешенчә эшләнмәвенә генә түгел, бәлки зур-зур күңелсезлекләр, юри эшләгәндәй, бер-бер артлы өелеп килеп кенә торалар. Яңгырларның өзлексез явып торуы беренче зур күңелсезлек булды. Икенче күңелсезлекне Чкалов исемендәге колхоз председателе эшләде. Көннәрнең берендә Чкалов колхозчылары заводка эшкә чыкмадылар. Нигә чыкмаганнар соң алар? Чкаловчыларга бу сезонга инде кпр^ печ артык кирәкми икән, ә киләсе яздан башлап аларның үз заводларьь эшли башлый икән. Коростелев ялкауланып тормады — колхозга китте.
— Болай эшләмиләр. Мәсьәләне мин райкомга куям.
Чкалов исемендәге колхоз председателе (шайтан!) күзләрен генә кыса төште:
— Ә сез, иптәш Коростелев, колхозлардан сезгә эшчеләр җыярга рөхсәт ителмәгәнне беләсезме? Заводка эшчеләр каян алырсың икән, эзлә инде хәзер. «Веттехник булып эшләве бик күп җиңелрәк булыр иде. Әнә безнең Толя, сөйкемле җан, җәннәттә торган шикелле тора — культура йортына танецларга да йөри, үзешчән түгәрәге өчен пьесалар да яза, бөтенесенә вакыты җитә. Укыганиарымны мин монда барысын да диярлек исемә төшердем, мин дә веттехник була алыр идем...
Пьесалар да язар идем. Ә директорлык урынын тәҗрибәлерәк һәм салкын канлырак иптәш ала бирсен». Егерме бишенче Октябрьда рекордистка Мушка бозавын төшерде. Ул бишенче тапкыр бозауларга тиеш иле. Моңа кадәр яхшы бозаулаган иде. Веттехник Толя, сөйкемле җан, ап-ак булып килеп керде
һәм Мушкага силос порциясен чамадан артык биргәнгә күрә бозавы төшкәндер, диде. Коростелев, Толяның сүзен бүлеп:
— Ана силос бирергә кем рөхсәт итте? — дип сорады.
— Рационга Бекишев кул куйган.
— Я әле, аны чакырып кил. Бекишев командировкага киткән Иконников урынында эшләп тора иде.
— Бекишев, Бекишев! — диде Коростелев.
— Ничек килеп чыкты соц бу? Бик элементар әйбер бит: бозауларга ике атна калгач та, сыерларга силос бирми башлыйлар.
— Мин гаепле, — диде Бекишев. Аның яцак сөякләре нервлы хәрәкәтләнергә тотынды.
— Э-эх-ма! — диде Коростелев, тирән көрсенеп. Бекишевны гаепләп булмый иде, чөнки ул моны эшкә салкын караганга түгел, бәлки тәҗрибәсе җитмәгәнлектән эшләгән иде... Аңа шундый зур көтү өчен гомерендә беренче мәртәбә рацион төзәргә туры килгән... Мушканы савучы Нюша Власова да бик яшь... Юк, ветеринар булу тынычрак. Өйгә кайткач, итеген салганда, Коростелев, борчылып, шул кадәр уфылдады һәм пошынды, хәтта Настасья Петровна аңа:
— Я, тукта инде зинһар, — диде.
— Ничәдә инде син?
Тәрәзәне шакылдаттылар. Почтадан килгәннәр икән: телефонда сөйләшергә чакыралар, өлкә үзәгеннән шалтыратачаклар. Коростелев, бөтен нәрсәне ләгънәтләп, юеш итеген яңадан киде дә чыгып китте. Телефонда Данилов тавышы иде:
— Иптәш Коростелев, туңга сөрүне бетерүегез турында нигә рапорт бирмисез?
— Чөнки әле минем бетергәнем юк,—дип җавап бирде Коростелев.
— Ни өчен бетермәдегез?
— Чөнки яңгырлар сөрергә ирек бирмәде.
— Димәк, килеп тыгылгансыз икән алайса?
— Әйе, тыгылдык! Шунда ук шелтәләп һәм кискен итеп сорады да: «Кайчан бетерәсез соң?..» Коростелев, өенә кайта-кайта: «Ветеринарлыкка, ветеринарлыкка!» — дип уйлады. Бу җилле караңгы төндә шәһәр бик каты йоклый иде. Тик кайбер тәрәзәләрдә генә якты күренә. Мондый караңгыда һәм пычракта бу урамнар буенча кайтыр өчен, аларны Коростелев кебек яхшы белергә кирәк. Коростелев, кая басарга кирәк дип уйлап тормыйча, кызу-кызу кайтуында дәвам итте, — җиргә салынган барлык такталарны һәм чокыр-чакырларны күңеленнән белә иде ул. Җиргә салынган тар гына такталар буйлап, кулына таяк тотып, әкрен генә атлап баручы озын буйлы бер кешене куып узды. Күтәрелеп карагач, аның Горельченко икәнен таныды. Исәнләште.
— Кайдан кайтып киләсең? — диде Горельченко. Коростелев аңа кайда булганын сөйләп бирде.
— Кабыргаларыңны бик нык йомшарттымы?
— Әйтерлек тә түгел.
— Я, ул синең кабыргаларыңны ничек йомшарткан икән, яхшылап сөйләп бир әле. Коростелев яхшылап сөйләп бирде.
— Ул абсолютно хаклы, — диде Горельченко.
— Карчыклар җылысы беренче сорт иде, яңгырларга кадәрле бетерә алган булыр идең. Тиешенчә җитәкчелек итәргә өйрәнгәнче, сиңа әле мондый күңелсезлекләрне бик күп үткәрергә туры киләчәк.
— Күңелсезлекләр җитәрлек булды инде! — диде Коростелев.
— Кадалып китсен, еллык отчетны биргәч тә, мине ветеринар итеп билгеләгез. Җитәкчелек итәргә теләмим. Горельченко киң, зур йөзен аңа таба борды: караңгыда ул ак тап төсле булып, тонык кына күренә иде.
— Ах, җитәкчелек итәргә теләмисеңме? Ә нишләргә телисең соң? Ярты литрны теләмисенме тагы? Әллә шигырьләр язарга телисенме? Чыпчыкның кайгысы да, эше дә юк, дисенме? Кара син аны, ә! Алар караңгы урам буйлап, тәрәзә капкачлары ябылган йортлар тирәсеннән берникадәр вакыт сүзсез генә бардылар. Урам чатына барып җиттеләр. Фонарь яктысында, алар алдында, диңгездәй пычрак җәелеп ята иде. Горельченко туктады, таягы белән юлны эзләштергәләргә кереште һәм икенче тон белән, күңелле генә итеп әйтте:
— Куян икәнсең син.
— Мондый рухта сөйләшергә теләмим, — диде Коростелев. — Бюрода сөйләшербез.
— Әйдә монда сөйләшик Нинди диктатор, бөтен нәрсә син теләгәнчә булсын, имеш. Җитәкчелек итәргә — «теләмим», сөйләшергә — «теләмим». Сөйләшүдән тыярсыңмыни син мине? Коростелев, кызып китеп:
— Минем теләкләрем белән хисаплашырга тиешләр, минем аңа хакым бар, — диде.
— Нинди хакың бар соң синең? Алар шулай урам чатында басып тордылар. Урам аша пычрак сөрел үтү — игътибарны сорый торган һәм озакка сузыла торган эш иде; аларның игътибарлары бер-берсенә юнәлгән иде.
— Конкрет итеп әйт, ул хокукка ничек ирештең соң сип?
— Дүрт ел сугыштым мин.
— Миллионнарча кеше сугышты, — диде Горельченко каты итеп.
— Шуннан соң тагы?
— Шуннан соңмы? Шуннан соң — күңелемә ошаган эшне эшләргә телим.
— Тукта, әйдә сугыш турында сөйләшүне ташлыйк. Синең ничек соң, сугышка шулай күнелең бик яткан идемени?
— Демагогия, Иван Никитич.
— Психология. Синең кәефенне психологик яктан тикшерергә кызыгам. Сугыштык, чөнки сугышырга кирәк иде; чөнки — әгәр син дә бармасаң, мин дә бармасам, ул да бармаса, алар да бармасалар — хәрап булган булыр идек без. Совет дәүләте дә бетәр иде, барлык төзелешләребез харап булыр иде, барлык өметебез, таянычыбыз юкка чыгар иде! Менә шуның өчен сугыштың син! Ә хәзер ул күкрәген орденнар беләк тутырган да әйтә: менә ул мин — герой, рәхим итеп минем белән хисаплашыгыз, мин тегесен дә, бусын да теләмим, ди... Ә партия!—диде Горельченко, тавышын тыя төшеп.
— Бөтен дөнья атмосферасы шундый кызган чагында, шундый халыкара шартларда коммунизм төзүче партия! Аның турында уйлыйсыңмы син? Аның белән исәпләшәсеңме? Партиягә ни өчен кердең син? Җил фонарьны селкетеп куйды, фонарь яктысы урам буйлап йөгереп үтте һәм яңадан әйләнеп кайтты...
Горельченко, Коростелсвка туры карамыйча гына:
— Бөтен көч бергә тупланган!—диде. — Шагыйрьләр ялганлыйлар, бик җиңел бу, диләр. Янәсе бездә тоташтан бәйрәм, таң атканчы биеп кенә үткәрәбез. Ялган: бик авыр. Ләкин халыкта шундый хезмәт күтәрелеше, шундый зур ышану, шундый зур максатлы омтылыш! Ә син, куян җан, авырлыкны чак кына сынап карадың да — шунда ук анаң, вың сине күтәреп йөрүен сорый башладың...
— Яптыр өчен җавап бирергә теләмим мин,—диде Коростелев.
— Тәмам туйдырды.
— Ә менә мине бу нәрсә туйдырды! — диде Горельченко һәм таягы белән җиргә сукты — пычрак чәчрәп китте...
— Менә, аңлыйсыңмы шуны, таш төзү эше планда да расланган, акча да бар; ә эшчеләр юк! Сине директорлыктан алып, урамга таш тезәргә куйыйкмыни? Шулай ук син монда да теләмим диярсен...
— Ул Коростелевка арты белән борылды да, аяк астына карыйкарый, сакланып кына урам аша кичә башлады. Горельченко, почмакның каршы ягына җиткәч, яңадан туктады:
— Синең хәзер нәрсә уйлаганыңны әйтимме, беләсең киләме? — диде.
— Менә син нәрсә уйлыйсың: сугышта мин зур батырлыклар күрсәттем, ә сугыштан кайткач, эх, миңа, партиянең яшь членына, тиешенчә игътибар итүче дә, хәлемне белергә теләүче дә юк, хәтта минем оешманың җитәкчесе дә бу моментта минем нәрсәгә омтылганны белергә теләми, дисең... Шулай уйлыйсың.
— Беркадәр шулай.
— Менә нәрсә, мин дә сиңа шундый ук дәгъва белән килә алам: ә син минем турыда нәрсә беләсең? Нинди урында хезмәт итүемне һәм фамилиямне генә беләсең бит. Ә бәлки мин, иптәшләрнең минем белән кызыксынуларын, минем ничек яшәвемне һәм нәрсәгә омтылуымны белүләрен телн торганмындыр. Син мина эш белән генә киләсең; киләсең дә, шунда ук кесәннән кәгазьләреңне чыгарасың, мин сиңа өстәл аркылы гына карыйм. Безгә иркенләп, чын күңелдән сөйләшеп утырырга кирәк иде.
— Без синең белән бервакыт шулай утырдык, — диде Коростелев.
— Син минем тәмәкене тарттың, мин синең спиртеңне эчтем, Н*** вокзалында шулай утырдык без. Эш өчен эчтек.
— Син иленмени ул? — диде Горельченко.
— Ә син ул вакыт миңа ошамадың. Миңа бик яхшылап сөйләшеп утырырга кирәк иде, ул вакытта минем күңелемдә... ах, минем күңелемдә шундый әрнү иде! Ә син миңа бик күңелсез генә җавап биреп утырдың.
— Минем аякларым сызлый иде, — диде Коростелев, — йокым да килгән иде.
— Син гаҗәп дәрәҗәдә иркә табигатьле, директор иптәш, — диде Горельченко.
— Төрткәч, увалырга торасың. Тартырга бир әле. Коростелев папиросын чыгарды.
— Ә синең теге бик ачы тәмәкең кайда?
— Аралаштырырга һич тә вакытым юк.
— Фронтта вакытың бар идеме?
— Фронтта — бар иде. Ерактан, урамдагы раднорспродуктордан Кремль курантларының сукканы ишетелде. Коростелев, кулын күзләре янына китереп, сәгатен дөресләде. Курант тавышлары я бик ачык ишетеләләр, я каядыр китеп югалалар иде, — аны жил алып китә иде.
— Москва! — диде Горельченко. Коростелев шырпысын кабызды һәм, учлары белән томалап, Горельченкога папиросын үрләтергә бирде. Җил белән озын-озын чаткылар сибелде. Җил, кырлар һәм урамнар буйлап, һич тоткарсыз исә, папирос утын үрләтеп-үрләтеп җибәрә, очсыз-кырыйсыз күк йөзе буйлап, гимнның тантаналы тавышларын еракка-еракка алып китә.
— Бу сәгатьләргә карап без, гомеребезнең иң соңгы көннәренә кадәр үзебезнең сәгатьләребезне дөресләячәкбез, — диде Горельченко — һәм бу музыка астында без гомеребезнең иң соңгы көненә кадәр атлаячакбыз да... Миңа турыга, ә сиңа кая?
— Миңа монда, Октябрьскийга.
— Я, хуш. Менә нәрсә: син минем янга иртәгә кич белән кил әле. Син нәкъ менә үзен эшли торган эш өчен яратылган: мин сиңа шуны исбат итәрмен; ул эш тә синен өчен яратылган. Ике урында ике дүрт булган шикелле, бу да шулай. Өйгә кил. Коростелев тайгак такталар өстеннән кулларын селки-селки, ашыгып-ашыгып атлап китте. «Шулай ешрак бәйләшәсе иде, — дип уйлады ул, — югыйсә, чыннан да, һәрвакыт эш турында гына...»
Ул туктады һәм Ерак урамга таба борылды. Нигә кирәк иде бу аңа? Кайчандыр ул жәп көпе, шушы Ерак урам белән барганда, Марьянаны очраткан иде; ул калитка төбендә басып тора иде. Коростелев аның белән исәнләшеп, узып китте, ә узып киткәннән сон. әйләнеп карыйсы килде. Марьянаның күзләре моңсу иде, ул бөтенләй нурга чумган төсле иде... Ләкин ул көндез иде, әллә син хәзер дә аныц, шушы салкын төн уртасында да, калитка төбендә һаман да шулай басып тора торгандыр дип уйлыйсыңмы? Әллә син, аларның ишекләрен шакылдатып, өйләренә кермәкче буласыңмы? Ул бернәрсә дә уйламый иде һәм аның бертөрле дә нияте юк иде — ул болай гына, аның тәрәзәсе яныннан гына узып китте. Тәрәзәләре караңгы, ә тәрәзә капкачлары ябык. Коростелев бер генә минутка туктады: бәлки, кинәт ут кабызырлар? Кинәт фортокча ачылып китәр, аныц йөзе күренер?.. Ут та кабызмадылар, форточка да ачылмады, аларның порты тыныч, тирән йокыга чумган иде. һәм Коростелев үзләренә таба, Октябрьский урамга таба китеп барды.
Җиденче бүлек
НАСТАСЬЯ ПЕТРОВНА
Коростелевның әбисе үзенең белемен арттыра. Аш пешкән арада ул, күзлекләрен киеп, мич янында баскан килеш китап укый. Аны кызы, Настасья Петровна, үз тәрбиясенә алганнан соң укырга өйрәтте; аннары ул ликбезга йөрде. Романнар укырга яратмый иде ул, — фәнне ярата иде. Культура йортының көтепханәчссе һәр чәршәмбе көнне көтепханәгә ябык гәүдәле һәм урынсыз һавалана торган, кечерәк кенә буйлы карчыкның киләчәген һәм нинди дә булса фәнни-популяр китап сораячагын белә иде; көтепханәче, чәршәмбе көнгә дип, нинди дә булса берәр брошюраны, мәсәлән, нефтьне эшкәртү, бал кортларының тормышлары яисә Мичуринның эшләре турындагы брошюраны алдан ук хәзерләп куя иде. Әби барыннан да бигрәк авырулар турында укырга ярата. Әгәр мине яшь чагында, хәзер укыткан кебек, укыткан булсалар, мин мәшһүр врач булган булыр идем, ди ул. Берәр авыру турында укыганнан соң, ул шунда ук бу авыруны үзендә таба һәм аның көчәйгәннән-көчәя баруын кызыксынып күзәтә башлый. Шулай итеп, ул бик озак вакыт бавыр шешүе белән авырды, аннары, гипертония турында укыганнан соң, үзенец нәкъ менә шул гипертония белән авырый икәнен бел ис һәм, Коростелев әйткәнчә, тулысынча шул гипертониягә күчте. Аннары» йөрәк авырулары белән шөгыльләнә башлап, гипертониягә дә хыянәт итте.
Врачларга күренми иде ул, хәер, моның кирәге лә юк иде, чөнки ул, өлкән яшьтәге карчык булуына һәм электә авыр тормыш алып баруына карамастан, тимердәй таза иде. Хәзер ул астрономия белән мавыга Мәгънәләре аңлашылмый тор. ган матур сүзләрне: галактика, космос, спектральный анализ кебек сүзләрне бик ярата. Чөнки бу сүзләр, сепис, инфаркт, психостения кебек авыру исемнәренә караганда, тагын да мәһабәтрәк. Әби тирән мәгънәле сүзләр һәм табигатьнең гаять зур күренешләре дөньясында үзен бәхетле итеп саный иде. Аның фән белән шөгельләнүе хуҗалыкка да уңай тәэсир итте, йорт янында әбинең бакчасы бар. Ул аны фәнни методлар белән карый һәм үзенең яшелчәләре, күршеләренең яшелчәләренә караганда, эрерәк тә, матуррак та булуына горурлана. Кыярны да ул фән кушканча гына тозлый. Бик күп төрле серле эшләрне белә ул — мәсәлән, мендәрләр тулып һәм йомшак булып күпереп торсын өчен, мендәр йоннарын ничек юарга һәм аларны ничек сайлап тутырырга икәнен белә; ватык чынаяк табагының ватык урынын сизелмәслек итеп ябыштыра; варенье кайнаткан чагында да, вареньены әчемәслек һәм шикәргә әверелмәслек итеп кайната белә.
Әби аллага ышанмый иде: «Дин — юк-барга ышану, мин аллага ышанмыйм һәм алланың анасына да ышанмыйм, шулай ук кыямәт көненә дә ышанмыйм», — ди ул. Әмма шул ук вакытта, төнлә белән эт улаганын ишетсә, яисә көзге төшеп ватылса, куркып, чукынырга тотына. Икмәкнең өске ягы аста ятканын күрсә, шунда ук бик пошынып: «Болай булгач, билгеле инде, өйдән бәрәкәт кача!» — ди һәм икмәкне өсте белән әйләндереп куя.
— Әни, син үзең шундый акыллы кеше, әмма юк-барларга ышанасың,— ди Настасья Петровна аңа. Анасы исә аңа бик эре генә җавап бирә:
— Юк-барга ышану түгел ул, ә халык тәҗрибәсе. Чыннан да, аның кайбер шундый тәҗрибәләренә ышанырга да мөмкин иде. Ул һәр көнне кич белән кояшның ничек батканын карарга чыга, аннары өйгә керә дә әйтә:
— Кояш болытка күмелеп батты, яңгыр булачак, — ди. Яисә:
— Кояш баеганда күк йөзе шундый кызыл, шундый кызыл иде, иртәгә җил булыр, — ди. Ул нәрсә генә әйтмәсен, туры килә. Өйдә әбидән көләләр, ләкин яратып көләләр. Аны ихтирам итәләр һәм картлык көнендә аны тыныч кына яшәтә алуларына шатланалар. Асылда исә әби бөтен өйгә баш иде: әгәр ул булмаса, өйдә кем аш пешереп торыр иде дә, кем сыерны савар иде, кем ертык-тишекләрне ямар, кем өйне җыештырыр иде. Шуның өстенә әле ул фән белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Әби түгел, ә ут.
— Настя, син коточкыч аз укыйсың, — ди ул кызына. — Миңа нәрсә укырга кирәк булса, мин шуны укыйм, әни. Настасья Петровна Сталин речьләрен укый. Ул речьләр аңа тормышта юл күрсәтәләр. Сталин речен укыганнан соң, аңа үзенең дә инде бик күптән нәкъ Сталин шикелле үк уйлаган, ләкин аның шикелле яхшы итеп әйтеп кенә бирә алмагандай булып тоела. Гомумән, укырга аның вакыты җитми пде, шуның каравы ул кызыл почмакта үткәрелә торган лекцияләрне һәм политинформацияләрне ярата: берәр акыллы кеше, синең өчен кирәкле газеталарны һәм китапларны укып килеп, барысын да сөйләп бирә, моннан да яхшы нәрсәнең булуы мөмкин түгел. Иптәшләрең арасында утырасың, укып, күзеңне талдырмыйсың, әгәр аңлашылмый торган нәрсәләр була икән — шунда ук сорыйсың. Кайчандыр ул, үзенең ярлы тормышыннан туеп, китапларны яратып укый иде; хәзерге тормыш инде аны китаплардан да артыграк кызыксындыра.
Сугыш башланганда Настасья Петровна Москвада» Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә иде. Ул елны күргәзмәгә «Якты яр» совхозының дүрт сыеры куелды; шул сыерлар арасында яшь, ләкин инде азаклы булган Брильянтовая да бар иде. Москвага сыерлар белән бергә делегация дә барды. Делегации сыер савучы ике хатыннан, Настасья Петровнадан һәм делсгациянең башлыгы өлкән зоотехник Иконниковтан гыйбарәт иде. Настасья Петровнаның Москвада беренче булуы иде. Ул электә дә Советлар Союзының бик зур икәнен белә, ләкин аны ничектер күз алдына китерә алмый иде. Ә монда — гаять зур, шау-шулы вокзалга килеп төшкәч, төрле яктан вокзаллар белән уратып алынган искигкеч зур мәйданга килеп чыккач, мәйдан буенча автомобильләрнең чабып узуларын, кешеләрнең ташкындай агып торуларын күргәч,— аның зарлыгына тәмам төшенде: менә ул ипчек икән!..
Күргәзмәгә барды, чәчәкләр утыртылган түтәлләр яныннан узып китеп, паркка барып керде. Музыка уйный иде; искиткеч матур сарайлар һаваларга ашып тора; ул сарайларны — павильоннар дип атыйлар. Кешеләр шул кадәр күп—төньяктан да, көньяктан да җыелганнар, зк тәнлеләр дә, бакыр төсле кара тутлылары да бар; төрле телдә сөйләшәләр, төрлечә киенгәннәр. Әнә анда, күрәсеңме, Рязань өлкәсеннән килгән зәңгәр күзле, озын буйлы кешеләр арасында өстенә мамыктан сырган буй-буй халат (эссе түгелме икән аңа), башына алтынлап чиккән түбәтәй кигән ниндидер бер кеше басып тора һәм нәрсәдер сөйли, русча сөйли булса кирәк, чөнки Рязань кешеләре аның сөйләгәнен тыңлап торалар һәм аңа җавап бирәләр; әнә анда кояшта шоколад төсле каралган, браслетлы бер хатын узып китте, киемнәре шундый ялтырый — патша хатыны диярсең, ә ул Казахстанның атаклы мамык үстерүчесе икән. Настасья Петровнаның башы әйләнеп китте. Ул бер павильонга барып керде; өзлексез хәрәкәтләнеп торган лентага төрле төстәге мехлар куелган иде. Ак төлке тиреләрен тау шикелле итеп өеп койганнар, ә тау башында, кулына мылтыгын тотып, зуп-зур бер аучы басып тора. Яисә ул, кар шикелле ап-ак булып, мамык сабаклары үсеп торган павильонга барып керә; мамык сабаклары йоп-йомшак, түп-түгәрәк мамыклар белән капланган. Яисә ул аяк киемнәре павильонына керә: анда пыяла артына я зәңгәр, я кызыл күннән тегелгән, ефәк һәм көмеш белән чигелгән күн итекләр, туфлялар куелган, — нинди оста кешеләр теккәннәр икән моны, һәм бу аяк киемнәре кемнәргә дип тегелгән икән? Әрмән павильоны янына килгәч, Настасья Петровна аның ишегендәге нечкә генә алтын челтәрне тотып карады. Чәйханәгә керде һәм плау ашады, бу ашамлыкны аның моңа кадәр һич тә ашаганы юк иде һәм хуш ис килеп тора торган күк чәйне шикәрсез генә эчте» бу чәйне дә аның эчеп караганы юк иде; ул, чишмә суыдай, хәл кертеп җибәрде. Чәйханәдә эшләүче хатын-кызлар белән русча сөйләште, алар ана плау пешерергә өйрәттеләр һәм чәйнең ни өчен күк булганын русча аңлатып бирделәр. Эсседә йөреп арыганнан соң, юл буендагы скамьягә утырып ял итте, узган-барганнарны карап торды һәм музыка тавышын, кешеләрнең, сөйләшкәнен тыңлады. Каймакларында ул, автобуска утырып, шәһәргә чыгып китә иде.
Революция музеенда булды, Кремльне һәм Кызыл мәйданны карады, Ильичка башын иде. Башка делегатлар белән берлектә аны икс тапкыр театрга алып барлылар. Метро аңа театрдан да бигрәк ошады. Бик тиз йөрткәнгә күрә ошады ул ана; беркемнән бернәрсә турында да сорашып торасы юк — язуга карыйсын да аңлыйсың; чиста, матур һәм бик мәһабәт. Җир асты станцияләренең биек мәрмәр колонналарына горурланып карап: «Мәңгелек итеп төзәбез! — дип уйлады ул.
— Бик күп гасырларга калачак!» Числоның егермеләрендә күргәзмә делегатларын Кремльдә кабул итәчәкләр икән, дип сөйләделәр; барысы да бик дулкынланды — кабул итү вакытында Сталин булырмы икән, юкмы икән? Настасья Петровна ул көн өчен үзенең иң яхшы сатин күлмәген (моңа кадәр әле киеп тә карамаган, чәчәкле яңа күлмәген) һәм моңа кадәр әле бер мәртәбә дә бәйләмәгән, бэрчек-бөрчек вак бизәк төшкән яулыгын хәзерләп тора иде... Каһәр суккан 22 нче июнь— кара көн барысын да харап итте; беркайчан да онытылачак түгел ул көн.
...«Якты яр» делегатлары Москвадан чыккан көнне түзә алмаслык эссе иде. Тимер юл буендагы чабылмаган үләннәр эсседә әлсерәп үсеп торалар, кызу тузан күзләрне һәм тамакларны өтеп ала. Хатын-кызларның ак яулыклары һәм Иконниковның Москвада сатып алган, украинча чиккән күлмәге күз ачып йомганчы кап-кара булды. Алар күзне чагылдыргыч рәшә эчендәге кечкенә генә сары йортлар яныннан, җилсез һавада башларын иеп торган агачлар яныннан узып-узып китәләр. Кояшта каралган битле кешеләр, кулларын маңгайларына куеп, карап калалар...
Настасья Петровна шуларга карады да, мондый эссе көн бервакытта да булмагандыр, бу эссе бары сугыш башланганга күрә генә шулай көчәйгәндер, дип уйлады, ә Митяны. бәлки, инде сугышка да алганнардыр, ана мондый эсседә әйберләрен, коралларын күтәреп йөрүе бик читендер... Алар бик акрын кайттылар: разъезд саен туктадылар, я каршылан поезд килә, я кешеләр белән шыгрым тулган, фронтка бара торган озын-озын поездлар, җил шикелле, куып узып китәләр. Кызыл вагоннарның ишекләре ачык; ишек янында, төркемләшеп карточкага төшкәндәй, кешеләр я басып, я утырып торалар, — солдатлар, солдатлар! Барысының да өсләрендә бертөсле яшел кием, ә йөзләренә карасаң, төрлесе төрле төстә: берсе аксыл чәчле, икенчесе бакырдай кара тутлы... «Митя да шулай узып китәр, күрми дә калырмын», — дип уйлады Настасья Петровна (Митя Коростелев, сугыш алдыннан Архангельск янындагы ерак бер совхозда веттехник булып эшли иде). Станцияләрдә бик күп сәгатьләр буенча көтеп торырга туры килде. Андый чакларда сыер савучылар һәм Настасья Петровна тирә-якка эзләнергә китәләр, сыерларга яшел печән алып кайталар. Иконниковны сыерларны карарга калдыралар. Ул, тирләп-пешеп, бернәрсәгә дә игътибар итмичә, вагон янында тик кенә басып тора. Хатыннар кайтканнан соң, ул станциягә китә, совхозга телеграмма бирә. Сыерлар эссегә түзә алмыйлар, еш кына яталар, авыр-авыр сулыйлар, сөтне дә азрак бирәләр; Брильянтовая исә күз алдында ябыга башлады. Сыер савучы хатыннарның берсе чирләде; аны Ярославльда больницада калдырырга туры килде. Икенчесе дә шулай ук сафтан чыкты. Сугышның беренче көненнән үк ул, мин кайтканчы ирем фронтка китәр, мин аны озата алмый калам дип, еларга кереште; ә инде өйгә тиз генә кайтып җитә алмаячакларын белгәч, тагын да катырак еларга тотынды, начар төшләр күрде; Настасья Петровна аңа:
— Болай елап торганчы, бездән алда кайтып китәргә тырыш, мин монда ничек булса да үзем башкарырмын,—диде. Сыер савучы хатын, Настасья Петровнәга рәхмәт әйтә-әйтә, елап җибәрде һәм аның аягына башын орырга да теләгән иде. Настасья Петровна исә аңа: Башлыктан сора, ул җибәрер микән әле, — диде.
— Ах, теләсәгез нәрсә эшләгез, — дип Иконников кулын гына селтәде.
— Әйтерсең, хәзер инде барыбер түгел! (Иконников берничә көн эчендә үзенең бөтен мәһабәтлеген югалтты, бернәрсә белән дә кызыксынмый башлады, — бик борчыла иде ул). Сыер савучы хатын, пассажирлар поездына утырып, китеп барды. Сыерлар янында Настасья Петровна белән Иконников кына калды.
— М-да, — диде Иконников, — бик күңелсез хәлнең булуы мөмкин бит әле: миңа анда повестка китерерләр, ә мин монда кайта алмый ягам.
— Ә без синең хезмәт буенча кайта алмый ятканыңны исбат итәрбез,— диде Настасья Петровна.
— Кайда сез моны исбат итәрсез? — диде Иконников, аксыл керфекләрен күтәреп җибәреп.
— Кайтып өлгерер өчен җитәрлек тырышмаган, явыз ният белән кайтмый торган, диярләр, һәм, дезертир итеп санап, атарлар. Настасья Петровна бераз уйлаганнан соң:
— Нишлик соң, әгәр шундый хәл икән, сез дә алдан кайтып китегез, — диде.
— Әгәр мине шул җаваплылык мәҗбүр итмәсә, мин сезне ташлап китмәс идем, — диде Иконников.
— Нәрсәләр эшләнгәнне сводкалардан ишетеп беләсез бит. Хәзер корал тота ала торган һәрбер кеше учетта. Икенче көнне ул да, пассажирлар поездына утырып, өлкә үзәгенә, трестка, бронь турында кармак салырга дип уйлап, китеп барды. Настасья Петровна үзе генә калды. Ул станцияләрдән бер читтә болында басып тора. Аның тирәсендә сыерлар ашап йөри. Күк йөзе чамасыз эссе; ә җир, станция, аның тирәсендә аунап, өелеп яткан тимерләр, күмер, тузанлы һәм керле тән тагын да эссерәк. Иконниковны алып киткән поезд инде бик еракта — офыкта аның бары кечкенә генә төтене күренә. Икенче поезд, шау-гөр килеп, пар сибеп, ут сулап, брезентлар белән томаланган орудиеләр төяп станциягә якынлашып килә...
Настасья Петровнаның вагоны башка бәхетсез вагоннар белән бергә тупикта тора; ул вагоннарның кайчан китәселәре билгеле түгел. Әле күптән түгел генә диспетчер:
— Иртәгә китәрсез, ә бәлки, берсекөнгә китәрсез, — диде. Ул Настасья Петровнага үзенең йокысызлыктан тоныкланган күзләре белән карады.
— Ә бәлки, бер атнадан китәрсез, каян белим мин аны. Барыгыз, сезнең сыерларыгызда эшем юк минем. Сыерлар тышауланган аякларын әкрен генә кузгаталар, болындагы үләнне ашый-ашый, авыр-авыр сулыйлар. Алар да арыган, алар да күңелсез.
— Брильянтова!—дип Настасья Петровна әкрен генә эндәште. Брильянтова, башын борып, аңа күңелсез генә карады һәм ачулы этеп пошкырып куйды. Настасья Петровна көлеп җибәрде.
— Кадерлем, — диде ул, — синең алдыңда минем нинди гаебем бар соң... «Аларны ияртеп, җәяү генә китим әле, саф һавада барырмын да барырмын, — дип уйлады ул.
— Ничә көннән бирле туктап, көтеп торабыз, бу вакыт эчендә инде мин әллә кайда булыр идем...
Тимер юл буйлап китеп, Костровага кайтып җитәрмен. Әгәр кирәк була калса — тимер юл янәшә генә, документларым да үземдә». Ул, станциягә барып, формалы фуражка кигән кыздан сорады:
— Костровога кадәр сездән ничә километр? Кыз Костровоның кайда икәнен белми иде. Настасья Петровна аңа аңлатып бирде. Алар икәү санап чыгардылар: ике йөз километрлар чамасында икән.
«Кайтып җитә алам, — дип уйлады Настасья Петровна.
— Ул кадәр ерак түгел икән». Ул, үзенең вагонына кереп, икмәген, тозын төенләде, төенен сөт чиләгенең тоткасына бәйләде: кыргычын, щёткасын алды; калган әйберләрне багажга тапшырды — башта алырга теләмәгәннәр иде, аннары алдылар, рәхмәт яусын үзләренә. Станция начальнигы янына керергә дә уйлаган иде, ләкин аңа чират бик зур булып чыкты; Настасья Петровна көтеп тормады, формалы фуражка кигән әлеге кызга әйтте:
— Анда безнең вагон бушады хәзер, файдаланыгыз; ә без киттек.
— Алайса, хәерле юл сезгә, — диде кыз.
— Рәхмәт, — диде Настасья Петровна.
— Сиңа да бәхет телим.
Ул сыерларны, тышауларын чишеп, тимер юл буйлап акрын гына куып китте. Ул шулай бер көн барды, ике көн, өч көн һәм бик күп көннәр барды. Сыерлар күңеллеләнеп киттеләр, үләнне яратып ашый башладылар, Настасья Петровна аларны савар өчен туктатканда, тыныч кына тора торган булдылар. Юлда сулар очрый — ул аларны туктатып эчерә һәм үзе дә эчә. Йорт-фәлән очраган вакытларда, ул сыерларын аларга таба куып китә, кешеләр аны ашатып-эчереп һәм кундырып чыгаралар. Әгәр инде якын-тирәдә кунып чыгарлык урын булмый икән — җир өстендә генә, ачык һавада йоклый. Көндезләрен кояш бик каты кыздыра, ә төннәр бераз салкынчарак иде; поездлар көн-төн өзлексез узып тора — вагоннарның ачык ишекләре янында солдатлар өелешеп басып торалар. Сугыш! Москва — күргәзмә, метро, музыка, андагы бәйрәм — барысы да, әллә кайчан күргән төш шикелле, артта калды...
Хәзер инде Настасья Петровна күргәзмә турында да, үзенең Митясы турында да, узган гомере турында да, киләчәге турында да уйламый, бары тик ул бүгенге көн турында гына уйлый: алга таба барырга, су буена барып җитәргә, сыерларны вакытында саварга, аларны сакларга, совхозга алып кайтып җиткерергә кирәклек турында гына уйлый...
Көндезләрен һава бик эссе, ә төннәрен бераз салкынчарак иде; солдатлар һаман узып-узып китәләр. Көндезен ул башына яулыгын бәйли, ә кич белән, кояш баегач, яулыгын чишеп җибәрә дә ялан баш кына бара. Кояш баеганнан соң чыккан җиңелчә җил аның чал кереп барган чәчләрен җилфердәтә. Шулай итеп ул бик күп көннәр барды һәм «Якты яр» га кайтып җитте, сыерларын да алып кайтты.
Сугыш бетте, сугыштан соңгы беренче ел да — мең тугыз йөз кырык алтынчы ел да узып бара.
Яшь сыер савучы Нюша Настасья Петровна янына йөгереп килде дә, Грация борчыла башлады бугай, диде. Соңгы көннәрдә Нюша әледән-әле терлекләрнең тудыра торган урыннарына йөгереп килеп китә иде: ул Грациянең да Чушка төсле булуыннан курка. Чөнки Грациянең бозаулавы Нюшаның күңелендә йөрткән теләкләрен тормышка ашыра башлау белән бәйләнгән иде.
— Борчыла, — диде Нюша.
— Я урыныннан тора, я ята, я яңадан тора. Дмитрий Корнеевич, Анатолий Иваныч, Бекишев — барысы да партия комсомол активына киттеләр. Бары тик Иннокентий Владимирович кына өйдә. Әллә аның янына йөгереп барып килимме?
— Тукта, — диде Настасья Петровна.
— Кайчан барырга кирәк икәнен әйтерләр сиңа. Киттек. Настасья Петровна профилакторийда эшли иде. Бозаулар тугач та ун көн аның карамагында булалар. Бу — бозауларның иң четерек вакыты, бу вакыт эчендә аларны саклап калу аеруча читен. Настасья Петровна аларның йөз процентын да исән-сау саклап килде. Хәтта иң авыр сугыш елларында да аның бозаулары үлмәде, алар нормадан артыграк үстеләр. Менә ул шушы эше белән дан казанды һәм аның белән горурлана да иде. Аның эше — чиста эш. Профилакторийның идәне коры, аңа пила чүбе сибелгән; саф печән исе һәм яңа сөт исе аңкып тора. Настасья Петровна эшләгән чагында өстенә ак халат кия, башына өчпочмаклы ак яулык бәйли. Ул халатын салды да, толыбын иңбашына гына элеп, яп-якты коридор буйлап Нюша белән бергә Грация янына китте. Бу вакыт тудыру урынында сыерлар аз иде; анда терлек караучы дежурный хатыннан башка беркем дә юк иде. Дежурный хатын, җиңнәрен сызганып, Грацияне креолин белән юа иде.
— Менә тагы, сезне дә алып килеп җиткергән икән инде! — диде ул яратмыйча гына.
— Әйтерсең, үзем генә башкара алмыйм.
— Чакырса — нәрсә булган, мин булышырмын, — диде Настасья Петровна.
— Бөтен нәрсәгез дә әзерме? Нюша, тантаналы вакытның җиткәнен сизеп, калтыранып:
— Барысы да әзер, — диде. — Мин Иннокентий Владимировичны чакырып килим.
— Әйтерсең, патша баласын тудырырга хәзерләнәбез, — диде дежурный хатын.
— Киндерең кайда? — диде Настасья Петровна.
— Иннокентий Владимировичны чакырганчы — киндереңне китер.
— Синең Иннокентий Владимировичың килеп тә караячак түгел,— диде дежурный хатын.
— Ул безнең бик аккуратный, чиркана торган кеше. Әгәр ул терлек янына килә икән — шуннан соң ике сәгать буенча кулларын юа һәм одеколон сөртенә.
— Настасья Петровна, — диде Нюша, агарынып калган иреннәре белән, — әгәр Грациягә берәр нәрсә була икән, үләрмен мин.
— Креолинны тот! — диде Настасья Петровна аңа. Грация сау-сәламәт сыер иде, өченче тапкыр бозаулавы иде инде аның, бозавын җиңел тапты. Бозау алгы аяклары белән килде, — башы алгы аяклары өстендә ята иде. Настасья Петровна аны кулы белән тотып алды, йонын коры печән белән һәм киндер белән сөртте...
Менә тагын бер бозау. Унбиш ел эчендә аның кулы аша шундый кеп-кеч- кенә гәүдәле, ефәк кебек йомшак йонлы, тугач ук күрә башлый торган күзле ике мең ярым бозау үтте. Нюша, өзек-өзек кенә итеп, пышылдап кына әйтте:
— Нинди матур! Борыны ап-ак...
— Фрсся, Грацияне кара, — диде Настасья Петровна.
— Ә син, Нюша, бар, Иннокентий Владимировичка әйт, прививка ясарга килсеннәр. Аны кара — угызны вакытында китер, соңга каласы булма. Настасья Петровна бозауны, толыбына төреп, профилакторийга күтәреп алып кереп китте. Аның яңа туган бозау өчен инде креолин белән юылган, идәннән салкын бәрмәсен өчен, биек урынга куелган яшигы хәзерләнгән иде. Яшик эченә чиста печән салынган, печән өстенә байковый одеал җәелгән. Настасья Петровна икенче одсалны бозауның өстенә япты. Тагын өч яшикта өч бозау йоклап ята; ул аларның сулыш алуларына колак салды — алар, балалар кебек, тигез-тигез сулыйлар иде...
...Пила чүбе сибелгән идәндә кайсыныңдыр аяк тавышы ишетелде: Нюша угыз китергән икән. Безне инде кенәгәгә дә язып куйдылар, — диде ул. — Иртәгә исем бирәчәкләр. Иннокентий Владимирович әйтә: Анатолий Иванымны кайту белән үк прививка ясарга җибәрермен, ди; төнге икедә кайтса да, җибәрмәкче булды. Менә без нинди эре.
Настасья Петровна, угызны имезгечкә салып, бозауга бирде. Беренче секундта бозау аның нәрсә икәнен һәм үзенең нишләргә тиеш икәнен аңламады; аннары борын канатларын киерде, уйчан күзләрен йөртеп аллы һәм, күптән өйрәнгәндәй, имезгечне суырырга тотынды. Ишек янында басып торган Нюша (Настасья Петровна бозаулар янына килергә рөхсәт итми иде) пышылдап кына:
— Нинди белдекле, — диде. — Борыны ап-ак, Акбаш дип, яисә Аппагым дип, я булмаса Аппак дип атыйсы иде... Аңа менә «р» хәрефе белән башланган исем бирерләр.
Нюша — терлек караучы Степан Степанычның кызы иде. Совхозга ул сугыш вакытында, атасы фронтка киткәч керде. Башлап ул терлек абзарын җыештыручы булып хезмәт итте, аннары аны бераз өйрәттеләр дә сыер савучы итеп куйдылар. Ул сыер савучылар арасында иң яше һәм иң тәҗрибәсезе иде. Әгәр аңа өлкән сыер савучылар сөйләшкән чагында сүзгә кушылырга туры килсә, бервакытта да аның сүзен бүлмиләр, бары аның сөйләшкәнен ишетмәмешкә генә салышалар: бала гына әле, — аның белән нәрсә сөйләшәсең. Аны бары өйрәттеләр генә, барысы да өйрәтте, кем иренмәсә — шул өйрәтте.
«Өйрәтүегез җитмәде, микән инде? — дип уйлады Нюша.
— Мин инде сезнең курсыгызны тулысымча үттем шикелле. Туктагыз әле, вакыты килеп җитәр, югары уку йортына керермен, сезнең янга өлкән зоотехник булып кайтырмын. Иннокентий Владимировичны трестка күчерерләр, ә мине аның урынына. Мин сезне аның кебек кенә кыздырмам...»
Бер көнне ул, батырлыгын җыеп, директор янына барды да, миңа иң яхшы сыерлар бирегез, диде. Директор яңа кеше иде — Дмитрий Корнеевич Коростелев иде. Директор аның сүзләрен игътибар белән тыңлады, һәм бу Нюшага бик ошады.
— Безнең беренче фермада бик яхшы сыерлар бар, — диде Коростелев.
— Яхшысын яхшы, — диде Нюша, — әмма элита-рекордларны башкалар алып бетергәннәр. Хәтта элиталарны да.
— Ярар, — диде Коростелев. — Карарбыз, сиңа нәрсә дә булса бирербез. Коростелев, чәчү эшенә бирелеп китеп, бу турыда бөтенләй онытты. Ләкин ничектер бервакыт, дүртенче бригада янына кергәч, Нюшаның аңа ачуланып һәм әрнеп караганын сизеп алды. Коростелевка оят булып китте, чөнки ул аның турында оныткан иде.
— Хәтеремдә, хәтеремдә! — диде ул бара-бара. — Ә синең комплектың нинди хәлдә соң?
Нюша ашыгып җавап бирде:
— Тулы түгел. Минем комплектка өчәү җитми.
— Уйларбыз, — диде Коростелев. Җәй ахырында өченче бригададагы көтүләрнең берсен бүлделәр. Нюшага шул көтүдән өч сыер бирделәр: өчесе дә
— Мушка, Грация һәм Стрелка да — «элита» сыерлар иде. Монда да аның бәхете булмады. Мушка барысына караганда да элегрәк бозауларга тиеш иде, Нюшаның бөтен өмете шунда иде. Ләкин Лушка бозавын төшерде.
«Мин нинди бәхетсез» — дип уйлады Нюша. — Башкалар бәхетле, ә мин бәхетсез. Ләкин мин бу бәхетсезлекне җиңәчәкмен! Мин аңа һич тә бирешәчәк түгелмен!»
Мушканың силос ашаганга күрә генә бозавын төшерүенә ышанмый иде. Мушка яхшы, гади сыер, ул бертөрле дә әкәмәтләр ясамый; силостан аца бернәрсә булмаска тиеш ндс. Монда нинди дә булса башка сәбәп булса кирәк. Җыелышта, шул каһәр төшкән силос өчен Бекишевны тәнкыйтьләгәндә, Нюша сүз сорап алды һәм үзенең фикерен ейгте. Ләкин сыер савучы хатын-кызлар: «Син нәрсә беләсең соң! — дип кычкырдылар.
— Әгәр белә торган булсаң, сыерга бозаулаганчы ун көн элек силос бирмәс идең, Бекишевның ялгышуын төзәткән булыр идең», — диделәр. Нюша куркып калды — менә хәзер Мушканы инде аның кулыннан алырлар, шуның белән бергә Грацияне дә, Стрелканы да алырлар, дип уйлады. Ләкин директор Дмитрий Корнеевич әйтте: Нюша бу сабакны исенә алыр, диде; ул — тырыш работник, иптәшләр, диде...
Алгын кеше ул директор Дмитрий Корнеевич. Хәзер Нюша бик дулкынлана иде.
— Сезнең янда мин бераз гына утырып торьпьм әле, — диде ул Настасья Петровнага. — Мөмкинме?
Грацияне ул ике төн саклады. Һәм менә бик яхшы булып бетте, хәзер инде өйгә кайтып китәргә дә ярый. Ләкин өйдә инде йоклыйлар, хәер, анда көндез дә сөйләшерлек кеше юк, барысы да үз эшләре белән мәшгуль. Ә Нюшаның сөйләшәсе килә — Настасья Петровна аның нәрсә турында сөйләшергә теләгәнен белә.
— Утыр, утырып тор.
Ул Нюшага артсыз урындык китереп бирә. Нюша ишек янына утыра, ябык тезләрен куллары белән кочаклап тотып, ерактан алып сөйли башлый: бик кызык бит, бу бозауга нинди исем бирерләр икән, бозауларга бер ел буенча «р» хәрефе белән башланган исемнәр бирделәр, хәзер инде андый исемнәрне уйлап таба алмассың. Менә күптән түгел генә Разводящий, Рея һәм Рогнеда дип атадылар. Хәзер тагын нинди исем биреп була икән...
Түгәрәк калай белән капланган лампочканың яктысы Нюшаның югарыга таба күтәрелгән, карап торырга матур булмаган йөзенә төшә, лампочка яктысы аның йокысыз үткәргән тәннәр аркасында эчкә батып кергән күзләрендә чагыла. Настасья Петровна аңа, «Исемнәр беткәнмени, уйлап табарлар әле...», — дип җавап бирә һәм эченнән генә елмая: Нюшаның югарыга күтәрелгән йөзендә, хисле күзләрендә барысы да язылган. Хәзерге бозау исемнәре турында гына сөйләшик, аннары башкасына күчәрбез. Менә Нюша комсорг Таня турында сөйли, Таня Бекишевка гашыйк булган, ди, моны инде бөтен кеше белә, ди.
— Бәлки, гайбәт кенәдер, — ди Настасья Петровна.
— Кая гайбәт кенә булсын! — дип Нюша кызып әйтеп куя. — Әгәр бөтен кеше шулай ди икән. Алар шыпырт кына сөйләшәләр — бозаулар йоклый, кычкырып сөйләшергә ярамый.
— Эше начар икән аның, — ди Настасья Петровна. — Бекишев хатыны белән бик яхшы тора. Таняның бернәрсәсе дә барып чыкмас, күз яшьләрен генә кояр. — Ә менә шуны беләсе иде, мин кайчан да булса берәүгә гашыйк булырмын микән, әллә юк микән? — ди Нюша.
Сөйләшергә кирәк булган сүзнең иң кирәклесенә җиттеләр. Нюша, түбәгә таба карап, урынында утырган килеш як-ягына селкенә-селкенә әйтә:
— Бөтен кешеләр дә шулай гашыйк булырга тиеш микән? — ди.— Мин моңа ышанмыйм.
Настасья Петровна, урыныннан торып, яна туган бозауны карарга китә. Бозау тыныч кына йоклый; ул аның өстендәге одеалны рәтләп яба һәм яңадан әйләнеп кайта.
— Йоклыймы? — ди Нюша.
— Йоклый, күзләрен ачып карады да яңадан йокыга китте.
— Менә мин нәрсә уйлыйм, — дип Нюша сүзен дәвам иттерә,— ихтимал, бөтен кеше дә гашыйк булмый торгандыр, дим. Бик горур кешеләр һәм эш белән бик мәшгуль кешеләр бар, — алар гашыйк булмый торганнардыр.
Нюша тагын нәрсәләрдер сөйли. Настасья Петровнаның тыңлыйсы килми, иренә, ул Нюшага карый да уйлый; менә син ничек янасың икән, кызыкай; бәлки, Митяга әйтергә кирәктер? Болай матур да түгел, бераз дуамалрак та, — булса соң? Бәлки, шушы котсыз һәм бераз дуамалрак кыз белән ул гомер буе бәхетле үткәрер. Матурлыктамыни соң эш... Юк, Митяга әйтеп торуның кирәге юк: ул үзе эзләсен һәм үзенә кирәген тапсын...
— Мин бервакытта да гашыйк булмам шикелле, шулай сизәм, — ди Нюша, урыныннан торып. — Мин чамадан тыш горур.
Ул шәлен башына урый, аның маңгай өстендәге чәчләре һәм кура жиләге төсле колак алкасын таккан кечкенә генә колагы ачык кала: шәл почмакларын куллары белән күкрәгенә кысып тотып, таза гына итеп басып тора; күзләре алмас төсле ялтырый...
«Ох, ничек кенә сөярсең әле, — дип уйлый Настасья Петровна, — сөярсең һәм йөрәгең басылганчы сөярсең...»
Ниһаять, Нюша китә. Настасья Петровна, веттехникның килгәнен көтеп, профилакторий буенча әйләнгәләп килә дә ишек алдына чыга, йолдызлар жемелди; жир өсте, тоз сибелгәндәй, агарып килә: кырау төшкән, кыш якынлаша. Нюшаның мәхәббәт турындагы сүзләре Настасья Петровнаның күңелен нигәдер кузгатып жибәрде — нигә кузгалды икән ул? «Хәзер инде мин гомеремдә дә сөячәк түгелмен, — дип уйлый ул. — Карт инде мин». Картмы икән? Ә нәрсә ул картлык? «Ләкин мин бит картлыкны сизмим, — дип уйлый Настасья Петровна.
— Минем эшлисем дә килә, жиңел генә йөрим дә, рәхәтләнеп көләм дә. Нәрсә соң ул картлык? Кайда ул? Кайчакларында билнең сызлавындамы? Яшьләр әллә беркайчан да сызланмыйлармы? Менә минем кулларым — алар элеккегә караганда начармыни?
— Яшьләр минем янга киләләр, мин аларны эшкә өйрәтәм... Менә минем акылыма килгәндә — ул, элеккегә караганда зуррак. Ә минем йөрәгем — сүнгәнмени инде ул? Ул яна да, сызлана да, элеккегә караганда да ныграк шатлана!..»
Кемдер профилакторийга таба бар хәлгә йөгереп килә. Йөгереп килешли ул Настасья Петровнага чак кына килеп бәрелми. Нюша икән.
— Ой, сезмени бу, Настасья Петровна.
— Кире килдеңмени? Әллә берәр нәрсә турында сөйләп бетермәдеңме?
— Алкамны югалттым, сездә калмаган микән?
— Нинди алкаңны?
— Шул инде — колак алкасын, кыстырып куя торган алка, йокларга гына яткан идем — ни күрим, алкамның берсе юк. Сездә генә булса ярар иде.
— Эзлә, эзлә.
Нюша профилакторийга йөгереп кереп китә, анда бераз торганнан соң, яңадан атылып килеп чыга.
— Аллага шөкер, шунда икән. Артсыз урындык астында ята иде. Фу, аллага шөкер. Шул кадәр курыккан идем. Мина аны Таня Москвадан алып кайткан иде...
— Ярар, бар йөгер. Настасья Петровна, Нюшаныц ераклашканнан ераклаша барган җитез аяк тавышларын бер минут чамасы тынлап басып тора. Йолдызлар салкын гына җемелдиләр. Ишек алды, тоз сибелгәндәй» агара. кыш килә.
Сигезенче бүлек
КЫШ
Бик зур итеп төялгән дүртпочмаклы печән олаулары килә. «Якты яр» совхозына трактордар белән болыннан печән ташыйлар. Тракторчы хыялга чумган, каршыга килгән «газик»ны да күрми. «Газик» туктый һәм сигнал бирә. Тракторчы сискәнеп китә һәм машинасын бер якка, юл читенә бора. «Газик» сакланып кына узып китә, ишегенең тоткасына бер уч печән эләгеп кала...
Саесканнар һичнәрсәгә игътибар итмичә юл аша үтәләр, машиналардан да, атлардан да курыкмыйлар. Тип-тигез булып сузылган җир өстен каплап торган күк йөзе, дөньяны кар белән күмәргәме икән, әллә бераз көтәргәме икән дип уйлагандай, хыялга чумып тора. Кар белән күмәргә дә вакыт җиткән инде; кышның якынлашканын белдереп, салкын җил чыккан иде; бераз искәннән сон. туктады; һәм соргылт күк йөзе якадан тын гына йокымсырарга кереште.
Офык буйлап киц кара катлау сузылган: урманмы ул, әллә кара болытмы? — белеп булмый. Шул кара катлау фонында соргылт такта белән уратылган силос башнялары, кара кургашыңдай, ялтырап күренәләр. Ерактан алар крепость башняларына охшыйлар...
Совхозның барлык фермалары да беренче карашта бср-берсенә охшаган төсле: һәркайсыпда да күп кенә каралтылар бар, ул каралтыларның. күбесе агачтан салынган, ләкин араларында кирпеч каралтылар да юк түгел; кайберләренең түбәләре такта белән, ә кайберләренең калай белән ябылган. Ферманың һәркайсыпда да йортлар, терлек ишек аллары, бозау абзарлары, конюшнялар, гаражлар, складлар, кар базлары, яшелчә саклый торган урыннар, бакчалар бар, — ләкин хуҗалыкта һәркайсынын үз урыны, үз үлчәве бар. Мәсәлән, контора, тегермән һәм ашлык саклана торган төп складлар беренче фермада. Ярдәмче хуҗалык — сарыклар, дуңгызлар, тавыклар, казлар — икенче фермада. Ә өченче фермада исә — нәсел үгезләре үстерәләр, аннары ул үгезләрне Племзаготконторага тапшыралар. Фермалар бер-берләреннән еракта: берсеннән икенчесе чак-чак күренә, ул да әле аяз көннәрдә генә. Беренче ферма белән икенче ферма арасында, кыр уртасында ямь-яшел түбәле, өр-яңа таш мәктәп бинасы тора. Һәр көнне, эш көннәрендә дә һәм бәйрәм көннәрендә дә, таң ату белән үк, сөтле зур-зур бидоннар утыртып, совхоз йөк машиналары юлга чыгалар. Алар Костровога, сөт җыя торган пунктка баралар. Ул сөт Кострэводан иртәнге поезд белән сөт консервлары заводына озатыла. Завод — сөтле крайның нәкъ уртасында; бөтен тирә-юньдәге колхозлар һәм совхозлар аңа сөт ташып торалар...
«Якты яр» совхозының җире елганың икс ягы буйлап та сузылган: аны тар гына агач күпер то.таштырып тора. Елганың сул ягында — су баса торган болыннар, көтүлекләр, тукранбаш чәчелгән җирләр.
«Якты яр» совхозына исем бирүче кеше яз көне, су тулы чагында һәм кызыл таллар язгы кояш астында, алтындай ялтырап, тездән суда торган чагында, елганың, сул ягыннан уң ягына караган булса кирәк; яисә ул җәй көне, болыннар ямь-яшел үләннәр, аллы-гөлле чәчәкләр белән куе урман кебек тулып торган чагында, елганың, ун. ягыннан сул ягына карагандыр... Ләкин хәзер дә, кыш якынлашып килгәндә, күңелсез һәм салкын көндә дә, безнең елга буе бик Maтур! Ул соргылт төтенгә күмелеп утыра, төтен эченнән кызыл таллар, биек-биек кибәннәр күренә, ә таллар һәм кибәннәр артында — очсыз-кырыйсыз сузылган, искиткеч матур рус җире...
Веттехник Толя (шулай ук аны Анатолий Иваныч дип тә йөртәләр) кечкенә генә көзге алдында басып тора. Әле ул күптән түгел генә, техникумны бетереп кайтып, совхозга эшкә кергәч кенә Анатолий Иваныч булып китте. Хәзер инде ул үзенең бу яңа исеменә күнекте һәм, шул исемгә лаеклы булу өчен, кайбер корбаннар бирергә дә мәҗбүр булды: үзен эре генә тота; тәмәке тарта. Толя тәмәкене һич тә яратмый; әмма Анатолий Иванычка башкалар папирос тәкъдим иткән чагында: «Рәхмәт, тартмыйм мин», — дип әйтүе ничектер уңайсыз (Анатолий Иваныч бик яшь әле, малайлыктан да чыкмаган икән дип уйлаулары ихтимал). Ул үзенең специальностей ярата. Шулай ук ул пьесалар язарга һәм ул пьесаларда көлке рольләрне уйнарга да ярата. Ул анасын да ярата; анасы аның Саратовта тора, һәм Толя аңа хезмәт хакы алган саен акча сала. Танцовать итәргә дә ярата ул һәм яхшы гына танцовать итә. Ул озын, тулы керфекле, яхшылыкны аңкытып торган карасу күзле һәм балаларныкыдай йомшак иренле егет. Хәзер ул шәһәргә, культура йортына, Октябрьның XXIX еллыгына багышланган кичәгә барырга җыена. Анда, тантаналы бүлектән соң, концерт һәм танцалар булачак. Концертта өлкә үзәгеннән килгән артистлар катнаша. Танцаларда, бәлки, Марьяна Федоровна да булыр. Узган кичәдә Толя аның белән бергә танцовать итте һәм аннан:
— Сез алтынчы ноябрьда биредә буласызмы? — дип сорады. Марьяна кашларын җиңелчә генә җыерды һәм: «Бәлки, булырмын». — диде. Бераз уйлаганнан соң: «Белмим әле», — дип өстәп куйды. Ләкин шулай да ул «бәлки, булырмын», диде. Бу сүзләр Толяның кәефен бик нык күтәрәләр. Әгәр башка берәрсенсң төсе-бите аныкы шикелле булса, ул теләсә генә нинди матур кызны да, «бәлки, булырмын», дип түгел, ә «булам» дип әйтергә мәҗбүр итәр иде. Башка берәү булса, шул матур кызга комплиментлар әйтер иде, аны көлдерер һәм чытлыкландырыр иде. Толя андый нәрсәләрне эшли белми шул. Белмәгән нәрсәсен белә дип әйтеп булмый инде. Менә ул танцовать итә белә, аякларын бик оста, бик җитез йөртә. Бүген иртә белән ул күршесеннән, ферма управляющиснең хатыныннан, үтүк сорап алды һәм үзенең бәйрәм көннәрендә генә кия торган костюмын бик тырышып өтеләргә кереште. Ул аны менә дигән яхшы тегүчедән ким өтеләмәде. Толя үзенең костюмын юеш чүпрәк аркылы өтеләгәндә, чалбарга һәм пиджагының җөйләренә карап туярлык түгел иде. Әле яхшы юл катырган, күн итек киеп, чалбар балакларын кайтарырга кирәк түгел: чалбар балакларын кайтарып куясың икән аннары алар өтеләнгән төсле дә булмыйлар.
Толя галстугын бәйли. Аның галстугы яңа, запонкалары да яңа (кечкенә шахмат такталары төсле). Сәгатен кулына бәйли. Чиста кулъяулыгын кесәсенә тыга. Чәчне тагын бер кат тарап аласы гына калды инде; ул бер кулы белән тарын, ә икенче кулы белән аны, сыйпап» аргка яткырырга тырыша... Толяның шундый мәһабәт итеп, бәйрәмчә киенүенә Марьяна Федоровнаның игътибар итмичә калуы мөмкин түгел. Толя, мех якалы кышкы пальтосын киеп (бу яканы «электрик кролик» дип тә һәм «диңгез мәчесе мехына охшатып эшләнгән кролик» дип тә атыйлар), бүлмәсеннән чыга һәм ниндидер бер кешегә килеп бәрелә. Ул кеше аңа:
— Сезне анда өченче бригадага чакыралар, — ди. — Хәзер үк килергә куштылар, — ди.
— Нәрсә булган соң анда? — ди Толя.
— Печальница үләргә ята шикелле, — ди әлеге кеше.
Толя, Марьяна Федоровнаны онытып, коралларын кулына ала һәм, өстендәге яна киемнәрен дә салмыйча, терлек ишек алдына йөгерә. Печальница, башын артка ташлап, яны белән яткан, авыр-авыр сулый, бик азапланып гырылдый. Сыер савучы Гирина аның янында елый-елый басып тора.
— Күптәнме?.. — дип сорый Толя аннан. — Менә әле хәзер генә, — ди Гирина.
— Күши-күши ашаган иде, мин саварга килгәч кенә егылып, гырылдарга тотынды; кем белсен аны — нәрсә булгандыр...
Толя, пальтосын һәм пиджагын салып, өстенә халат кия һәм, чалбарының тез урыннарын күтәрә төшеп, сыер янына чүгәли. Сыер буыла, аның гаять зур корсагы Толя күз алдында, тау шикелле булып, бер күперә, бер басыла, күзләре атылып чыгарлык акая.
— Шулай итеп, суярга туры килер микәнни? — ди икенче сыер савучы. Алар бөтен бригадалары белән Печальница янына җыелганнар һәм аның үлгәнен куркып карап торалар.
— Асфиксия икәне күренеп тора, — дип мыгырдый Толя. — Ләкин сәбәбе? Шок микән әллә?.. Бернәрсәдән дә курыкмадымы ул?
Гирина инде кычкырып еларга ук керешә:
— Мескен сыер! Үзебезнең ишек алдында нәрсәдән курыксын соң ул!
— Зинһар өчен, акрынрак, — ди Толя. — Күрмисезмени, йөрәген тыңлыйм бит.
Аңа халат җиңе комачаулый, ул аны терсәгенә кадәр кайтарып куя, халат җиңе белән бергә ефәк күлмәгенең җиңен дә кайтара. Сыерның тамагын тикшерә һәм аның шешкән икәнен төшенеп ала. Нәкъ шул вакыт Коростелев килеп җитә; ул сакалын кырган чагында яңакларын кисеп бетергән: ул да шулай ук кичәгә барырга җыенган.
— Бугазы шешкән, — ди аңа Толя. — Трахеотубус үткәрергә туры килер.
— Ярамый!—ди Коростелев һәм аның янына чүгәли. — Ярамый, ярамый, ярамый... — һәм сыерның бугазын тикшерергә керешә. Анда ветеринарлык хисе уяна, Коростелевка хас булган кыюлык, азартлыкка кадәр барып җиткән кыю хис уяна. Ул үзенең озын бармаклары белән сыер тамагының ни дәрәҗәдә шешкәнлеген капшап карый-карый:
— Монда, ишек алдында, бертөрле хәзерлексез-нисез трахеотубус үткәрсәк, ни булыр дип уйлыйсың син?.. — ди. — Тамагы үлекләнәчәк бит аның. Бар, теркөмешле май алып кил.
— Ярар микән соң ул? — ди Толя. — Без авыруын гына көчәйтербез, куркынычлы бит, аннары ул...
— Барысы да куркынычлы, шулай да трахсотубуска караганда, куркынычсызрак. Бар, тизрәк бул, югыйсә безнең Печальницабыз иткә китәчәк. Толя теркөмешле май алып килә һәм алар шул майны Печальницаның тамагына сөртәләр. Шунда ук дип әйтерлек Печальницаның буылуы көчәя. Ул муенын сузып җибәрә, авызын зур итеп ача, куркып, коты чыгып, кан баскан күзләре белән түбәгә карый, бик каты һәм сирәк-сирәк кенә гырылдый. Сыер савучылар сабыр гына басып торалар, хәтта Гирина да елавыннан туктый.
— Я ничек? — ди Коростелев. Толя, сыерның йөрәген тыңлап:
— Аритмия, — ди.
— Кеше йөрәге күптән туктаган булыр иде инде, — ди сыер савучыларның берсе.
— Шундый азапка түзәргә дә кирәк бит. Сыер яңадан тынып кала һәм яңадан бик каты гырылдый, һәр гырылдаганнан соң аның үлгәнен көтәләр.
— Хәле яхшыра,— ди Толя.
— Шулаймыни? — ди Коростелев, өметләнеп. Печальница бер генә секундка башын күтәрә һәм кешеләргә карап ала. Кешеләр, җиңел сулап, елмаеп куялар.
— Миңа карады, — ди Гирина. — Мескенем, миңа карады...
Коростелев шешне тикшерә — шеш шактый кимегән.
— Яшәячәк, — ди Коростелев. Алар Толя белән бер-берсенә карашып торалар, икесе дә көлке кыяфәттә.
— Танцага барырга киенгән идеңмени? — дип сорый Коростелев аннан.
— Шулай, шулай. Кызың инде сине көтми, аңлыйсыңмы, көтми... Хәзер инде барып та йөрмә: барыбер аның алдында аклана алмассың. Безнең арада барысы да бетте, диячәк ул...
— Башланганы да юк әле, — ди Толя.—Ике тапкыр гына танцевать иттек.
— Анысы да ярый аның... Алайса, бар син. Эндоскопыңны калдыр да кит.
— Нишләргә икән соң?..
— Хәзер инде үзеннән-үзе күренеп тора — бер-ике сәгатьтән аягына басачак. Бәлки әле, мин дә концертка барып өлгерермен. Өйгә кереп, киенеп чыгам да барам.
Толя да шулай ук сыер озакламыйча аягына басар дип уйлый, әгәр Коростелев дежурлык итсә, китәргә дә мөмкин дип саный. Аның китәсе килә, ләкин китәргә уңайсызлана. Ул акланыр өчен әйтә:
— Дөресен генә әйткәндә, мин Марьяна Федоровнага, укытучыга, бүген килермен дип вәгъдә биргән идем, — ди.
— Менә күрәсеңме, — ди Коростелев, — берәр кыз янына барасыңны сизгән идем мин. Йөзеңнән үк күренеп тора.
Толя, ялганлаганы өчен үкенеп:
— Күрешергә түгел лә, — ди. — Бары тик болай гына...
— Бар, бар! — ди Коростелев.
— Ботинкаларыңны пычраткансың, — ди Гирина. — Китерегез, Анатолий Иваныч, сөртим.
Сыер савучылар Толяның кулын юдыртырга алып кереп китәләр, аңа киенергә булышалар, пальтосына ябышкан саламны алып ташлыйлар. Бу бригадада барысы да өлкән яшьтәге хатыннар иде, һәм алар аны, уллары шикелле итеп, бәйрәмгә озатып чыгарып җибәрәләр. Алар аны яшь булганга, яхшы булганга һәм Печальницаны саклап калганга яраталар.
Толя күңел ачарга китә. Ул тимердән каткан юл буйлап бара; көпчәк эзләренә ап-ак кар тулган. Еракта шәһәр утлары күренә; культур йорты ишек төбенә куелган транспаратның яктысы һавага төшкән. Толя уйлана-уйлана бара: әле яхшы, барысы да бик матур гына бетте, дип уйлый ул, — чыннан да, Марьяна Федоровнаның аны, борчак-борчак ак бизәк төшкән күк күлмәген киеп, танцы залында көтел торырлыгы да бар. Ә Коростелев Печальница янында кала. Сыер савучылар таралалар төнге каравылчы каравылга килә. Сыерларның, сузып-сузып сулаганнары, пошкырганнары, күшәгәннәре ишетелә. «Бөтен дөнья, бөтен нәрсә, — барысы да яшь егет белән зал буенча бөтерелер өчен яратылганмыни? — дип уйлый Коростелев.
— Син ул хатын турында әллә ниләр уйлыйсың, ә ул танцада егетләр белән очрашырга вакыт билгели».
— Коростелев үзенең дөрес уйламый икәнен аңлый; икенче, гадел тавыш көлемсерәп кенә әйтә: «Акылдан яздыңмы әллә син. — ди. — Япь-яшь хатын бәйрәм кичләрендә нишләргә тиеш соң?»
— «Белмим, өендә утыра бирсен, китап укысын; концертны тыңласын да, өенә кайтып китсен».
— «Аның өйдә ялгыз гына, үзенең, тол калуы өчен кайгырып утыруы нигә кирәк сиңа? Ул инде алтынчы ел тол хатын булып яши; тагын күпме шулай кайгырырга тиеш ул? Күңел ачсын, көлсен».
— «Белмим; әгәр аның күзләре шундый монлы икән, ул музыка тавышы астында егетләр белән сикергәләргә һич тэ тиеш түгел. Башкалар — сикерсеннәр; ә ул — теләмим, дисен».
Төнге уникедә Печальница аягына басты һәм бернәрсә дә булмагандай утлыкка сузылды.
Ел тәмамланып килә. Бу елны ничек тиеш булса, шулай үткәрделәр шикелле, намусларына яман тап төшермәделәр. Дәүләткә тапшырырга тиеш булган сөт, ит, йон һәм ашлык планын арттырып үтәделәр. Терлекләргә җитәрлек азык хәзерләделәр, дөрес, сугышка кадәрге, иген уңган еллардагыча бик күп итеп түгел, шулай да терлекләр туярлык хәзерләделәр. Профилакторийдан тыш, яңа терлек ишек алды һәм ике яңа бозау абзары салалар; Алмазов сүзендә торды, аларны беренче январьга тәмам итәчәк. Барлык сыерларны да диярлек бозаулаганнан соң сөтләрен арттырырга куйдылар һәм сөт бирешенең артуына ирештеләр. Моның өчен кайбер сыерларга сусыл һәм тупас азык бирәләр; кайберләренә концентратларны кызганмый ашаталар, — һәр сыерның, сөт бирешенә карап, үз рационы бар; менә нәтиҗәсе дә күренде — планлаштырылган санга караганда, сөт егерме жиде процентка артыграк алынды, ә сөтнең майлылыгы уннан дүрт процентка күтәрелде. Сыер савучылар һәм бозау караучылар үзләренә бер ел эчендә күпме премия акчасы җыелганын исәплиләр. Күпләргә җитәрлек җыелган, меңәр сум, хәтта артыграк та. Лукьяныч белән фермалар управляющие мең тугыз йөз кырык җиденче ел өчен производство-финанс планын төзәләр. Ә тимерче алачыгында чүкеч тавышы ишетелә, төтен белән каралып беткән түбәгә ут чаткылары атыла: гәрчә әле кыш хәзер генә җир йөзен үзенең юрганы белән каплаган һәм тыныч йокы теләгән булса да (бу йокы озак булачак), барыбер яз киләчәк һәм ак юрганны тартып алачак; шуңа күрә дә без йокысыннан уянган җир буйлап яңа буразналар сызарга һәм яна орлыклар чәчәргә дип, үзебезнең сабаннарыбызны, чәчү машиналарыбызны алдан ук хәзерләп куярбыз. Кич белән Лукьяныч үз өендә Чкалов исемендәге колхоз председателе беләи шахмат уйный.
Ул начар уйный. Чкалов исемендәге колхоз председателе исә аңа караганда да начаррак уйный; ул армиядә, Ватан сугышы вакытында гына өйрәнгән.
— Уйлагыз, уйлагыз! —ди аңа Лукьяныч. — Сез уйлаган арада, мин, әгәр рөхсәт итсәгез, газета укып алам. Ике ход арасында председатель үзенең ни өчен килгәнлеге турында сүз ача.
— Мин сезгә үтенеч белән, — ди ул. — Рәхим итеп, безнең еллык отчетны тиешенчә эшләп бирергә ярдәм итегез әле.
— Үзара гына әйткәндә, ат алай йөрми, — ди Лукьяныч. — Ат менә ул болай йөри яисә болай йөри... Белмим, ничек итеп мин сезгә ярдәм итәрмен икән? Үз эшләрем дә коточкыч күп.
Председатель, атны үз урынына куеп:
— Тиешле хакы — ничек билгеләсәгез, шулай булыр, — ди. — Без Пашенька белән бик тыйнак кешеләр, безгә күп кирәкми. Әгәр мин акча эшләргә кызыксынсам, башымнан алып аягыма кадәр акчага чумар идем.
— Шартыгызны әйтегез, без сезнең шартыгызны кабул итәрбез.
— Шах! — ди Лукьяныч.
Председатель шахтан котылырга маташып карый. Ләкин һәр яктан да шах ясалганлыктан, бирелергә мәҗбүр була. Ул, маңгай тирләрен сөртә-сөртә:
— Көчле уйныйсыз сез! — ди, һәм алар чәй эчәргә утыралар.
— Нинди җавап бирерсез икән? — дип сорый председатель чәй янында.
— Быел без өлкәдә беренче урынга чыктык. Оборотларыбыз миллионнар белән санала, безнең әйберләребез базарда иң күренекле урын тота, — безнең баланска аеруча игътибар итәчәкләр; бик ихтимал, безнең балансның Москвага да китүе мөмкин, — нинди җавап бирәсез соң, Павел Лукьяныч?
— Нишләмәк кирәк бит. Дус державага ярдәм итәргә туры килә.
— Ә хакы мәсьәләсендә?
— Хакы мәсьәләсенә килгәндә, миңа бүрәнә кирәк.
— Бүрәнә?
— Яңа каек эшләмәкче булам, искесе бик начар.
— Андый бүрәнәләребез бар, рәхим итеп алыгыз.
— Андый бүрәнәләрегезнең барлыгын беләм мин.
— Рәхим итегез. Аннан тыш, без сезгә балын, алмасын бирә алабыз.
— Әйе, балын, алмасын, тегесен, бусын алырга да мөмкин, — ди Лукьяныч игътибарсыз гына.
— Пашенькага күңел ачарга ярап куяр. һәркемнең дә еллык отчетын менә дигән итеп бирәсе килә. Отчёт, конфет шикелле, матур итеп хәзерләнеп бирелә икән, хуҗалыкка ихтирам булачак һәм аның белән кызыксыначаклар. Чкалов колхозындагы бухгалтер кыз, гәрчә тырыш кыз булса да, отчётны әле менә дигән итеп төзә алмый. Менә дигән итеп төзә алу өчен зур стаж кирәк, һәр елны беренче январь алдыннан районда Лукьянычка мохтаҗлык гаять зур.
Иконников, кулына отчёт кәгазьләрен тотып, Коростелев кабинетына килеп керде. — Дмитрий Корнеевич, — диде ул коры һәм эре генә итеп,— отчетка мин кечкенә генә комментарий өстәвегезне үтенәм. Нәрсә турында ул? — диде Коростелев.
— Мушканың бозавын төшерүе мин юк чагында булган икәнен язып куярга кирәк. Әгәр онытмаган булсагыз, ул вакытта мин командировкада идем. Рационны миннән башка төзегәннәр. Мин моны аерым искәрмәдә күрсәтүегезне бик нык үтенәм. Коростелев аңа төбәп карады.
— Кара әле, хәзер Мушка нинди хәлдә соң? — диде ул. Моңа жавап ала алмаячагын яхшы белә иде ул: Иконниковның терлекләр янында булганы, Мушка белән кызыксынганы юк, гомумән ул, үзенең тынычлыгыннан башка, бернәрсә белән дә кызыксынмый. Иконников бик аз гына уңайсызланды, ләкин Коростелевның күз карашына түзде.
— Хәзерге моментта аның турында миндә мәгълүматлар юк. Кичкә, рәхим итегез, — бирә алам. Кәгазь китереп бирәчәк. Үзеңнең тирә-ягыңны кәгазьләр белән тутырып, аларны кенәгәләргә, карточкаларга күчереп язачаксың, ә производствода эшләр ничек бара — анысына төкереп тә карамыйсың. О, җенем сөйми сине.
— Яхшы, — диде Коростелев, — искәрмәгезне язып китерегез. Бекишев жавап бирер. Иконников иңбашларын жыерып куйды:
— Үзегез уйлап карагыз, Дмитрий Корнеевич, әгәр мин Бекишев өчен жавап бирәм икән, бик сәер булыр иде ул. Әйтергә сүз юк: чыннан да, бик сәер булыр иде ул. Асылда бит Бекишев гаепле. Барыбер мин Бекишевны ихтирам итәм, ә сине женем сөйми, — бар, тизрәк күз алдымнан югал.
А. Тәүгилде тәрҗемәсе.
(Дәвамы киләсе санда)