Поэзия
ӘХМӘТ ИСХАК
★ ӘФӘНДЕЛӘР, САТАШМАГЫЗ!
Без өйләргә кайткан идек
Биш ел элек бу юлдан, —
Кем — Венадан, кем — Прагадан,
Бик күбебез — Берлиннан.
Кайткан идек тар-мар итеп
Дошманны үз өнендә,
Кабат торалмаслык итеп,
Кулын сузалмаслык итеп
Безгә каршы гомердә.
Үткән идек сугыш эзе
Әле исән җирләрдән, —
Яндырылган авыллардан,
Җимерелгән шәһәрләрдән...
Биш ел элек!.. Хәзер монда
Җимерек биналар урнында
Гүзәл шәһәрләр тора.
Элеккедән зуррак бар да,
Яхшырак, матуррак бар да, —
Туймассың карап кына!
Ялгыз морҗалар урнында,
Ерактан ук күренеп,
Торалар яңа авыллар,
Чәчәкләргә төренеп.
Без торгыздык һәммәсен дә
Шундый аз вакыт эчендә
Таза, уңай, нык итеп, —
Бер ел түгел, ун ел түгел,
Йөз ел түгел, мең ел түгел, —
Мәңге торырлык итеп!
Дошманнар тагын шуларга
Хыяллана кул сузарга.
Тели алар без төзгәнне
Яңадан җимерергә,
Безнең аяк һәм кулларга
Богаулар кидерергә.
Яный алар сугыш белән,
Ләкин без курыкмыйбыз: —
Сезнең бу хыялларыгыз
Барып чыкмас, юк! — дибез.
Без әйтәбез аларга,
Тере форрестолларга: —
Әфәнделәр! Саташмагыз,
Юкка гына маташмагыз,
Берни булдыралмассыз:
Ничаклы тырышсагыз да,
Никадәр көч куйсагыз да,
Тарихны боралмассыз!
Без — тынычлык армиясе! —
Киң безнең сафларыбыз.
Горур карап алдыбызга,
Без барабыз коммунизмга, —
Йөз миллионнар хәзер безнең
Дус һәм юлдашларыбыз!
Безнең дуслар —
Дунайда, Безнең дуслар —
Кытайда, Берлинда да,
Пхеньянда да, Польшада да,
Вьетнамда да, —
Безнең дуслар — һәркайда!
Барлык илләрдә дә алар
Көннән-көн арта баралар!
Җиңә алмас ул сафларны
Бернинди коралыгыз,
Көчсез аларның алдында
Атом бомбаларыгыз!
Карамый улавыгызга,
Без барабыз коммунизмга!
Якынлаша гомрегезнең
Соңгы сәгатьләре сезнең!—
Белегез сез шуны нык:
Бернинди көч юк дөньяда
Тик бер секундка булса да
Вакытны туктатырлык!