Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОРИГИНАЛГА ЛАЕКЛЫ ТӘРҖЕМӘ КИРӘК

ЗЫЯ МАНСУРОВ

ОРИГИНАЛГА ЛАЕКЛЫ ТӘРҖЕМӘ КИРӘК

Безнең алдыбызда атаклы рус язучысы Алексей Толстойның балалар өчен язылган китабы — «Алтын ачкыч яки Буратиноның күргәннәре». Сирәк очрый торган алым белән язылган балалар әкияте бу. Үзенең кызыклы булуы белән дә, тирән мәгънәле булуы белән дә, шулай ук югары художество чаралары кулланып язылуы белән дә укучыны дулкынландыра. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, ул икегә, яисә өчкә бүлеп укый торган китап түгел, ул үзенә шул кадәр җәлеп итә, аны бер укый башласаң, азагына җитмичә туктый алмыйсың. Көннәрдән бер көнне Джузеппе исемле столярның кулына сөйләшә торган агач эләгә. Балта белән юна башлагач, агач чыелдап җибәрә: — Ай, ай, зинһар акрынрак!.. 

Джузеппе ул агачны дусты Карлога бүләк итә.

— Пычак ал да шушы агачтан курчак яса, аны төрле кызык сүзләр сөйләргә, җырларга һәм биергә өйрәт, — ди. — Аның белән өйдән өйгә йөрерсең. Шулай итеп, бер кисәк икмәклек акча табарсың, — ди.

Карло курчак ясый. Ләкин курчак башта аның авыр тормышына ярдәм итә алмый, сәяхәткә чыгып китә. Сүз художнигы Алексей Толстой Буратиноны Италиянең төрле урыннарында йөртә, төрле кешеләр, төрле җәнлекләр белән очраштыра. Батыр Буратиноның кайгылы чакларын да, шатлыклы чакларны да, дуслары өчен утка-суга ташланган вакытларын да күрсәтә. Аның сәяхәтләре һәм маҗаралары аша исә капиталистик илдәге көнкүрешнең социаль якларын мастерларча ачып сала, рәхимсез хуҗалар тарафыннан җәберләнеп урамга ташланган ирексез һәм эшсез калган кешеләрнең, яисә эштә булып, үзләренә яшәү шартлары тудырырлык эш хакы ала алмаган кешеләрнең язмышларын чагылдыра. Алексей Толстойның бу китабы беренче мәртәбә моннан егерме ел элек басылуга карамастан, ул үзенең тәрбияви көчен аз гына да югалтмаган. Ул әле бүген генә язылган яңа китап кебек әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрә. Алексей Толстой Буратиноны, аның дусларын һәм киңәш бирүчеләрен аеруча җылы тасвирлый. Буратино шаян да, кыю да, акыллы да һәм бик тапкыр да. Аның әйткән сүзе бервакытта да эштән аерылмый. Бертөрле авырлыктан да курыкмый ул. Шуның нәтиҗәсендә гомер буе сакланган алтын ачкыч серен ача. Үзенә һәм үзенең якын иптәшләре өчен күптән көтелгән матур якты дөньяның ишеген ачып җибәрә.

Буратино образы аша язучы, әкият алымнары белән, азатлыкка омтылучы һәм үзенең тырышлыгы, куркусызлыгы, акыллы кешеләрдән киңәш ала белүе нәтиҗәсендә бәхет ачкычын кулына төшерүче кешене күрсәтә. Китапны укып чыккач, үзеңдә тирәннән дулкынлану һәм канәгатьләнү сизәсең. Бу гүзәл китап Бөек Ватан сугышына кадәр үк, иптәш А. Камский тарафыннан татарчага тәрҗемә ителеп, 1941 елда Татгосиздат тарафыннан бастырылып чыгарылган иде. Быел исә шул ук тәрҗемәдә аның икенче басмасы чыкты. Безнең китап шүрлекләрбездә татар телендәге китаплар арасында тагын да бер бик күңелле әсәр артты дигән сүз бу. Ләкин тәрҗемәнең сыйфаты, башта ук әйтергә кирәк, канәгатьләнерлек түгел.

Китапның тышында «төзәтелгән II басмасы» дип куелган. Ләкин аның беренче басмасы белән икенче басмасы арасында, кайбер сүзләрне алмаштырып куюны искә алмаганда, аерма юк. Җөмләләрнең төзелеше барлык урыннарда да беренче басмадагыча калдырылган. Китапның 19 нчы битендә «танау» сүзе «борын» белән, 3 нче биттә «Толстойга» дигән сүз «Толстаяга» белән алмаштырылган һәм кайбер башка шуның кебек вак-төяк төзәтмәләр кертелгән. Хәлбуки, тәрҗемәдә икенче басманы чыгарганда, төзәтелергә тиеш булган хаталар, кытыршылыклар бик күп. Мәсәлән, беренче басмада «чүп өемнәре» диясе урынга — «алма өемнәре», «бармаклары» урынына — «кармаклары», «180 градус» урынына — «170 градус» дип хата җибәрелгән булса, бу хаталар икенче басмада да шул килеш калганнар. Димәк, китапны чыгаручылар тәрҗемәдәге җөмлә кытыршылыкларын җентекләп төзәтү тугел, хәтта элементар хаталарга да игътибар итмәгәннәр. Ә җөмлә кытыршылыклары тәрҗемәнең буеннан-буена ярылып ята. Мәсәлән, А. Камский болай тәрҗемә итә: «Төлке Буратиноны урамнан ары алып китте...» «Урамнан ары», димәк, шәһәрдән яисә авылдан читкә дигән сүз. Ә вакыйга урамда бара. Төлке дә Буратиноны бары тик урам буйлап алып китә. «Алтын күзлекле симез ата мәче... ат башыннан егылып төште...» Оригиналда мәче ат башында түгел, кучер урынында утырып бара. Характерлырак булган тагын да берничә җөмләне алып карыйк: «Джузеппе җеп белән уратылган күзлеген киде, — чөнки ул күзлеге дә иске иде инде» (5 бит). Аңлашылганча, Джузеппе күзлекне иске булган өчен кия. Ә оригиналда «иске булганлыктан җеп белән чорналган» күзлекне кию турында сүз бара. Аннан соң «ул күзлеге дә» түгел «күзлеге» кирәк. Чөнки оригиналда башка күзлекләр турында бер сүз дә юк. Кайбер урыннарда, сузгә-сүз тәрҗемә итү нәтиҗәсендә, менә шундый көлкерәк нәрсәләр дә килеп чыга. Мәсәлән, «Папа Карло, бери молоток» җөмләсе «әткәй Карло чүкеч», дип тәрҗемә ителгән. «Карло» сүзеннән соң өтер куелса бер хәл булыр иде, ул да юк. Нәтиҗәдә җөмлә —«әткәй Карло нинди чүкеч?» дигән сорауга җавап булып чыккан. Яисә: «Ветер развивал его бороду» дигән җөмлә — «җил сакалын селкетте» (33 бит) дип тәрҗемә ителгән.

«Кәҗә рәхмәт әйтә, сакалын селкетә». Тукайның, бу сүзләре ирексездән искә төшәләр, һәм тәрҗемәгә карап: «Җилнең дә сакалы була микәнни?» дип уйлыйсың. 120 нче биттә, курчаклар ашарга сорый башлагач, «Карло сукранырга тотынды», диелгән. Оригиналда исә — «сокрушился». Димәк, Карло сукранмый, күңелсезләнә. Чөнки ул курчакларына бервакытта да ачуланмый, ул аларны бик ярата. Бер урында һөд-һөд кошының очып килүе турында: «мәж килеп оча» диелгән. Ничек инде кош мәж килеп очсын, ди. «Мәж» килеп нәрсә дә булса эшләргә мөмкин, ә кошка бу сыйфат бетенләй хас түгел. Тәрҗемәдә бер дә урынсызга рус сүзләре бик күп калдырылган. Мәсәлән: площадка, лечебное, подлец һ. б. Андый сүзләрне татарча тәрҗемә итеп бирергә кирәк иде.

Мондый һәм моңа ошашлы кимчелекләрне тагын да бик күп китерергә булыр иде. Ләкин китерелгән кадәресе дә тәрҗемәнең әле канәгатьләнерлек булмавын ачыклау өчен җитәр дип уйлыйбыз. Тәрҗемәченең хәзерге көндә исән булмавы бу яхшы китапны тәрҗемәдәге элекке хаталар һәм кытыршылыклар белән чыгарырга берәүгә дә хокук бирми. Мондый очракта редактор аеруча тырышлык күрсәтергә тиеш иде. Кызганычка каршы, югарыда күргәнебезчә, редактор иптәш Г. Галиев берничә сүзне үзгәртү белән генә чикләнгән. Мондый таләпчәнсезлек китапның авторына да һәм совет укучыларына карата да гафу ителмәслек игътибарсызлык күрсәтү дигән сүз. «Җаваплы редактор» дип кул куйган иптәш укучылар алдында үзен җаваплы итеп сизәргә тиеш иде. Татгосиздатның да һәм редакторның да оригиналга лаеклы тәрҗемә булдыру өчен бөтен мөмкинлекләре булган, ләкин алар ул мөмкинлекләрдән файдаланмаганнар.